КӨМЕШЧЕЛӘР ИҖАТЫ
Балык Бистәсе авылы ювелирларының тирә-юньгә таралган даны турында безнең
коннәргә килеп җиткән тарих ядкарьләре һәм истәлекләре ачык сөйли. Аларның
берсендә, мәсәлән, сәнгатьнең чын бәһасен белгән кешеләрнең ниндидер оста ясаган
йөзекне... дөягә алыштырып алулары турында сөйләнә. Бу риваять, хәзергечә әйткәндә,
реклама вазифасын да үти: анда ювелирларның осталыгы, алар ясаган әйберләрнең
затлы булуы пропагандалана. Ә Кама буе көмешчеләре (алар үзләрен шулай дип
атаганнар) ясаган зиннәтләрнең Урта Азия һәм Себердә генә түгел, Германия, Англия,
һәм хәтта Америкада да таралуы мәгълүм.
Татарлар, кыргызлар, казахлар, чувашлар, марилар өчен милли бизәнү әйберләре
иҗат иткәндә Балык Бистәсе зәркәнчеләре металл эшкәртүнең Идел буенда Болгар
заманыннан ук ящәп килгән традицияләренә таянганнар. Нәкъ менә шул болгар-татар
мотивлары аларга кабатланмас төсмер биргән дә инде.
• Памятная книга Казанской губернии на 1863 год» дигән китапта Балык Бистәсе
турында мондый мәгълүмат китерелә: «...монда беренче килеп утыручы лар балыкчылар
булганнар. Балыкны, мөгаен, Казан патшалары сараена җибәр тәннәрдер». XVI
гасырның азагында патша өстәленә балык җибәрүнең хаҗәте калмаганнан соң. авылда
яшәүчеләр көмешчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Ювелир промыселы биредә
шактый озак — XX гасыр башларына кадәр яши, ә аеруча актив чоры үткән йөзнең
икенче яртысына туры килә.
Зәркәнчеләр аерым заказлар үтәү белән шөгыльләнмәгәннәр диярлек, алар з иннәтле
әйберләрне ярминкәләрдә тулаем сатуны, яисә арадашчы сәүдәгәрләргә тапшыруны
өстен күргәннәр. Нигездә арзанрак металлар: бронза, бакыр, җиз, мельхиор һәм көмеш
кулланылган. Бизәү өчен Бохара һәм Австрия дән китерелә торган сердолик, төсле пыяла,
фирәзә һәм мәрҗән файдаланылган. Төрле алкалар, балдак һәм йөзекләр, каптырма,
төймә, чулпы, беләзек кебек әйберләр кою. чүкү, каралтып нәкышлау ысуллары белән
ясалган. Металл чыбыкларны үреп зшләү һөнәрчеләрдән аеруча зур осталык таләп
иткән.
Балык Бистәсендә 1909 елда еәнгать-һөнәр остаханәсе ачылу ювелирларның
профессиональ осталыгы үсүгә яңа этәргеч ясый. Һөнәрчеләр бөтерчекләнгән зиннәтле
эмаль каплау ысулын татар халык сәнгатендә беренчеләрдән булып үзләштерәләр, аны
көнкүрештә кулланыла торган вак кирәк яраклар: тоз савыты, шырпы савыты, сөлге
боҗралары һәм бизәнү әйберләре ясауда файдалана башлыйлар. Модерн стилендә
башкарылган һәм урта буржуа зәвыгына исәплән- ган бу әйберләр берникадәр вакытка
шәрык мотивларын да каплап китә.
Халык сәнгате осталарының эшчәнлеге егерменче-утызынчы елларга кадәр
кооператив башлангычында оешкан промыселларда дәвам итә.
Балык Бистәсе осталарының гүзәл хезмәте — аерым алганда, Татарстан сынлы
сәнгать музеенда сакланучы зиннәтле әйберләре — аларның югары ка миллеккә ирешкән
осталыгы, бай иҗат фантазиясе турында сөйли.
Людмила КОРОБЦОВА.
Татарстан сынлы сәнгать музее
фәнни хезмәткәре.