Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ХАТЛАРЫ


Хатлар. Саргая башлаган кәгазьләрдә сугыш елларында язылган хатлар. Шәхси
архивымны актарганда, алар кулыма эләккән саен, хәтер мине үзенең канатларында утлы,
михнәтле Бөек Ватан сугышы юллары буенча алып китә. Төрле вакыйгалар, аларның ачысы,
төчесе, фронтовик дуслар искә төшә. Күңел сугыш кырларында ятып калган һәм бергә газап
чиккән дусларга карата сагыну хисләре белән тула...
Менә кырык елдан артык инде ул хатлар минем истәлекле кәгазьләрем белән бергә
шкафта сакланалар. Шулар арасында күренекле язучы мәрхүм Габдрахман Әпсәләмов хатлары
да бар. Без аның белән 1943 нче елда бәйләнеш башладык. Яхшы хәтерлим: мин ул вакыСта
аның *Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан фронт көндәлеге белән таныштым. Ул
язма минем күңел кылларымны нык тибрәтте. Әпсәләмов дигән яшь язучының хикәяләрен
укыган булсам да. моңарчы аның үзен күреп, аның белән шәхсән танышканым юк иде. Аның
көндәлеге исә мине шулкадәр дулкынландырды, мин авторның адресын сорап. Казанга хат яз-
мый булдыра алмадым. Тиздән миңа аның Полевая почта адресын җибәрделәр, һәм шул ук көнне
мин Габдрахманга үземнең тойгы-кичерешләремне. аның көндәлеген укудан туган
тәэсирләремне язып хат юлладым. Тиздән ул да миңа хат язып җибәрде. Шулай безнең арада
хатлар аша бәйләнеш башланды. Бу бәйләнеш тора-бара дуслыкка әйләнде. Беребез
Заполярьеда, икенчебез Россия уртасында булуга карамастан, без кара-каршы утырып гәп
коручы дуслардай һич ара ераклыгын тоймастай якынайдык, сугыш тәмамланганчы элемтәне
өзмәдек. дуслыкка тугрылыклы булып калдык.
Түбәндәге хатларны укыган кешеләр, мөгаен. Габдрахман Әпсәләмовның нинди мөлаем,
дуслыкның кадерен бик белә торган, ярдәмчел кеше икәнлегенә игътибар итми калмаслар дип
уйлыйм. Ул сыйфатлар, минемчә, хатларда бик ачык чагыла. Әйе, ул акыллы да, чиктән тыш
тырыш та иде. Мин аны бары шулай гына хәтеремдә саклыйм.
Кызганычка каршы, безнең дуслык, сугыштан соң байтак кына вакыт дәвам итсә дә,
көннәрдән бер көнне өзелде. Мин хәзер узган еллар ераклыгыннан дөресен икрар итә алам:
монда Габдрахман да. мин дә гаепле түгел идек. Сәбәбен аңлату өчен бу сүз башы кысалары
гына тар. Аның өчен аерым бер моңсу әсәр язарга кирәк.
Атилла Расих
28.11.87
Расих дус!
Көтмәгәндә Сезнең хатыгызны алу мине гаять шатландырды. Чөнки безнең
яшь язучылар арасында Сезнең иҗатыгызга аеруча өметле итеп карый идем.
«Совет әдәбияты»нда эшләгән чакта (сугышка кадәр) Сезнең армиядән җибәр-
гән хикәяләрегезне керткән идек. Шуннан соң сез нәрсәләр язгансыздыр, нәрсә-
ләр бастыргансыздыр — миңа билгеле түгел. Чөнки 1941 елның август аеннан
бирле мин фронтта йөрим. Үз әдәбиятыбыз белән бәйләнешем бар барын — аз-
маз язгалыйм шунда — ләкин яңа чыккан әйберләрне укыганым юк. Хәтта үз
әйберләремне дә күргәнем юк. Дуслар күп күбен, ләкин берсе дә журнал
җибәрми.
Расих, нәрсәләр язасыз? Көндәлек дәфтәр алып барасыздыр, әлбәттә. Бик
кирәк нәрсә ул.
Инде миңа мәгълүм булган кайбер Казан хәлләре турында: М. Җәлил, Кутуй,
Хәким. Шамов. Ф Хөсни. М. Әмир. Г. Галиев армия һәм фронт газеталарында
эшлиләр. Бар да җылы якларда булса кирәк, безнен фронтта берәү дә юк. Г
Разинны1 автомобиль таптаган, мие селкенгән дип язганнар иде. «С. Ә.»
редакторы Газый Кашшаф мина хат язып тора. Язучылар союзында X. Хәйри.
Литфонда — М. Гали •С. Ә.» һаман ташбака тесле шуыша — кичегеп чыга.
Илдән, кызлардан хатлар аласызмы? Хат кетәм. Сәлам белән:
Г. Әпсәламов. 19/V — 43 ел.
Р S Минем адрес: Полевая почта 683.31 Д. Мина.
1 Гомәр Бәшировнын элеккеге әдәби псевдонимы
Расих дус!
Бүген сезнең хатыгызны алдым. Киләчәктә хатлар язышуны шулай дәвам
иттерсәк, ифрат күңелле булыр иде. Юкса ике ел сугыш кырларында йөри- йөри.
тәмам солдат булып беттем. Казанлы дуслар хатка аерата сараннар — ничә
бәйрәмдә бер хат җибәрәләр.
Беренче хатымнан соң Казаннан хат алганым юк. шуңа күрә «зур әдәбият»
турында һичнәрсә яза алмыйм.
Минем үз тормышым соңгы вакытта берникадәр үзгәрде Мине Политуправ-
лениегә чакыртып алып, безнең фронтта татар телендә чыга торган газета ре -
дакциясендә эшләргә җибәрделәр. Хәзер шунда «прикомандированный» булып,
вакытлыча эшлим. Бер нәрсә — редакциядә очраклы кешеләр, ләкин исемнәре
югары безнен кебек кечеләр түгел. Сез «сазлар» фронтында түгелме соң? «В
бой за Родину» яисә «Ватан өчен сугышка» газеталары сезнең кулга төшмиләр-
ме? Шул турыда тәфсилләп яз әле яме. Әгәр син бу газеталарны укымыйсын
икән, ниндиләрен укыйсың? Аңлагансыңдыр шаять.
Членлык турында- Мин членмы, түгелме үзем дә белмим. Официаль рә-
вештә гариза язганым юк. Бер хатларына караганда член итеп алганнар
шикелле. Членлыкның бер кечкенә генә файдасы булса, ул да гаиләнә ярдәм
итүләре мөмкин. Чөнки моңа аларнын фондлары бар. Мин Москвадан, әнкәйдән
хат алдым. Аңа Язучылар союзыннан 1500 сум акча биргәннәр һәм ашханәгә
беркеткәннәр. Формаль ягы ничек булгандыр, әйтә алмыйм.
Соңгы вакытларда безнең гаиләдә зур бәхетсезлекләр Бер-бер артлы ике
энем сугышта һәлак булганнар. Өченче энем яраланган, госпитальдә ята. Әнкәй
карчык берүзе тилмереп йөри. Мин дә синең кебек аңа материаль ярдәм күрсәтә
алмыйм. Чөнки 125 сум белән хәзер нәрсә эшләп була?!
Сугыш .эчендә синең шундый зур-зур хикәяләр язуың өчен чын күңелемнән
куанам. Башкалар аңламас, ә мин сугышта хикәя язуның нәрсә икәнен бик яхшы
беләм бигрәк тә урманда, землянкада. 42 нче елда мин. яраланып, госпитальдә
яткан чагында гына ике хикәя яза алдым Кыш көне, подразделение ялга чык кач,
бер дәфтәр күләмендә ике хикәячек яздым. Яг башы берникадәр уңышлырак
булды. Политуправление мине Илдар Маннанов (Советлар Союзы Герое) янына.
Балыкчылар атавына, җибәрде, һәм мин аның турында бер табак күләмендә
очерк яза алдым. Хәзер ул очерк Казанда ята.
Соңгы вакытларда тагы бер-ике хикәя язып ташладым. Менә шул. Басылып
чыккан әйбереңне күреп укый алмагач, күңел дә әллә ничек сүрелеп китә Синдә
•Совет әдәбияты.нын кайсы номерлары бар? Мин бары бер номерны күргән
идем N2 7.
Расих! Хатымның азагына таба «син» дип ычкындырганмын. Зинһар гафу ю
һәм моннан соң гомумән «син» булып калыйк
Сугыш башыннан бирле башыңнан үткәннәрне әзрәк яз але. Казаннан
хатлар аласыңмы? Нәрсә язалар?..
Моннан бер ун КӨН элек Казан кызларыннан бер хат алган идем. Хат эчендә
•Кр. Татария» газетасыннан кисеп алынган бер мәкалә бар иде Ул безнен агай -
эне турында. Сине дә әзрәк таныштырып үтим. Башта шагыйрь Ф Кәримне
мактыйлар. Ул ике тапкыр яраланган һәм бик матур (аларча) «Парень с Волги»
дигән поэма язган.
Г. Кутуй белән Нәфикъ Яһудин1 хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгәннәр.
Кутуй нәрсә алгандыр белмим Нәфикъ медаль (рәсемдә күрдем» Прозаиклар-
дан X. Госманны. А. Әхмәтне, шагыйрьләрдән С. Хәким. Ш Мөдәррисне телгә
алалар.
• Ватан очен»дә (Северо-западный фронт) X. Госман. Яһүдин. Мөдәррис.
Мирсәй Әмир нгглиләр «Ватан намусы өчен»дә (Калинин! Ерикәй Башка га -
зеталарда 111. Маннур. А. Әхмәт. А Шамов. Р Ишморат, Ә Фэйги. Г Хәбиб
эшлиләр
Менә мәкаләнең эчтәлеге һәм сине кызыксындырган нәрсәләр шул.
Син М. Гали белән хат алышасыңмы? Ул сине, ялгышмасам, яхшы белә иде.
Әгәр хат язсаң, миннән сәлам.
Безнең тәрәзәдән Ак диңгез күренеп тора. Еш-еш диңгез дулкыннарына
карап куям. Нәкъ шушы дулкыннар шикелле булды бит безнең тормыш.
Кәгазең бармы? Передовойда чакта мин кәгазьгә бик аптырый торган идем.
Әгәр кәгазь кирәк булса, яз, җибәрермен.
Ярар, бик күп яздым. Укый-укый арып беткәнсеңдер.
Көч һәм сәламәтлек теләп:
Г. Әпсәләмев. U/VI-43
1 Сүз СССР Язучылар союзына член итеп кабул ителү турында бара.
2 Сугышка кадәр матбугатта шигырьләр бастырган яшь шагыйрь.
Расих дус!
Кайнар сәлам сиңа. Озак-озак көткәннән соң, синең хатыңны алдым. Вакыт
табып язуың өчен бик зур рәхмәт. Хат килмәгәч, мин. чыннан да. әллә нәрсәләр
уйлап бетергән идем. Исән булуыңа бик шатландым.
Казаннан язган хатыңны1 алдым һәм аңа үз вакытында җавап язган идем.
Аннан соң да берничә хат язып салдым. Ахрысы һаман югалалардыр.
Казан абзыйлары бик сирәк язалар. Соңгы айда бер хат та алганым юк. Бары
Гомәр Разин гына үткән ай ахырларында бер ачык хат җибәргән иде. Ул радиода
эшли икән. Алар минем бер хикәяне радио аша тапшырганнар. Яңа хикәяләр со -
рыйлар. Ләкин алар агачта үсмиләр, сузылып алып кына булмый. Ә язарга вакыт
бик чикле. Сез юлга чыккансыз2 һәм бик уңышлы алга барасыз. Мин шатланып
туя алмыйм. Без дә әкренләп юлга әзерләнәбез. Вакыт инде, бик күп гомер
уздырдык. Казанда сыра эчәсе дә бар бит әле безнең.
«Совет әдәбияты»ның алтынчы номеры миңа килде. Синең әйбер 7—8дә
булырга тиеш бит. Мин ул номерларны бик көтәм. 8 дә минем дә бер хикәячек
булырга тиеш.
Иптәшләр бар да тик ятмыйлар, һаман яңа әйберләр язалар. Бу бик күңелле
хәл, сугыш безнең иҗат чишмәсен корыта алмады. Кутуй кайдадыр Брянск
юнәлешендә, күптән түгел бер шигырен күрдем. Башкалар иске урыннарында.
Синең үзеңнең хәл-әхвәлең ничек? Иң элек сәламәтлек ярыйсымы? Син
хәзер гаҗәп нәрсәләр күрәсең. Соңыннан алар бик кирәк булачаклар. Мин хә -
зергә күбрәк бер урында утырам. Дөресен әйткәндә, бу хәл шактый туйдырды
инде.
Я. хәзергә сәламәт бул. Үзеңне сакла, син татар әдәбияты өчен кирәк була -
чаксың.
Вакытың сыйдырганда, хат яз. Сәлам белән кулыңны кысып:
/'. Әпсәләм. 22/Х—43.
Командование мине яхшы хезмәтем өчен Казанга кайтып килү момкинлеге белән бүләк ләгән иде.
Мин өйдә. өч елдан артык күрешми торганнан соң, ун көн чамасы торып, яңадан частемә кай ттым.
‘ Сүз безнең форонтның «Курская дуга» дип аталган данлыклы һөҗүме турында бара.
Расих дус!
Ерак төньяктан кайнар сәламнәремне ал. Синең язган хатларыңны икесен
дә алдым. Исән-сау булуыңа чиксез шатландым.
Хатларың килгәнгә байтак көннәр булган инде булса кирәк. Ләкин мин
«өйдә» юк идем. Сәфәрдә йөреп кайттым. Безнең фронт бик зур бит. Йөри
башласаң, айлар кирәк.
Минем тормышта әллә нинди үзгәрешләр юк. Көннәр шаулап аккан елгалар
кебек, һаман агалар да агалар. Тышта чатнап торган салкын кыш. агачлар ап-ак
бәс белән уралган. Кояш бары берничә сәгатькә генә күренә дә яңадан югала.
Ләкин төннәр якты. Еш-еш карасу зәңгәр күктә төньяк балкышы уйный. Андый
чакларда тирә-як әллә нинди тылсымлы, хыялый бер төскә керә. Гүя сугыш та,
караңгы землянкалар да күптән беткәннәр, югалганнар...
Мин бик еш Казанны, дусларны сагынам. Ләкин дуслар артык якынлык
күрсәтмиләр. Соңгы ике-өч айда алардан бер хат та алганым юк. Мин сәфәрдә
чакта «Сов. әдәбияты»ның 7 нче. 8 нче номерлары килгән. 8 нчедә синең
«Ютазы егетең»1 басылган. Мин аны укый башладым. Әле укып бетергәнем юк.
Башлануы
оригиналь. Яхшы тәэсир калдыра. Гомумән, син язарга тиешсен. Безнең кайбер
агай-энеләр тылда торып та кулга алырлык әйбер тудырганнары юк әле. Ә
аларнын мөмкинлекләре безнен мөмкинлекләргә караганда чагыштырмаслык
р әвештә зур бит.
Шушы араларда Татгосиздаттан да бер хат килгән иде. 44 нче елга тематик
план төзиләр икән. Нинди әйберләрен бар дип сораганнар. Хәзергә әле язган
әйберләрем юк, шулай да планга берәр нәрсә кертергә туры килер.
Ихтимал, син дә шундый ук хат алгансыңдыр. Алмаган булсаң, Гомәргә хат
яз.2 Минемчә, 44 нче елда синең аерым китабың чыгарга тиеш. Шулай бит?
Күптән түгел Афзал Шамовтан хат алдым. Ул Казанда булган. Ватан сугышы
кырларында безнең кайбер иптәшләр һәлак булганнар: Рахман Ильяс. М. Вәдүт,
Бендецкий, К. Вахит. Рахман Ильясны үлгәннән соң Кызьы Байрак ордены белән
бүләкләгәннәр. Мәрхүм зур батырлык күрсәткән ахрысы. Сибгат Хәким укуда. Ул
икс тапкыр орден белән бүләкләнгән?
Башка иптәшләр учреждение эше белән мәшгульләр. Сиңа истәлек итеп
Илдар Маннанов турындагы очергымны җибәрәм Вакытың булса укырсың. Ва-
кытын сыйдырганда, хат яз. Дусларча кулыңны кысып, сәлам белән
Г. Әпсәләм. 9 fXII—43.
' Сүз минем озын хикәям турында бара. Ул бер китабыма да кертелмәде, бары
журналда басылган килеш кенә донья күрде.
1 Абдулла Гомәр — Татнздатның ул вакыттагы матур әдәбият редакциясе
модире. тәрҗемәче, журналист.
1 С. Хәким 1943 елны Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә
...укучыны әзрәк алдагансың.VI VII Укучы баштан ук Фатих дошман тылына
нинди эш белән килә, дошман тылында ул ничек хәрәкәт итәр дип көтә, ә хикәядә
бу турыда бик томанлы рәвештә естән-өстән генә әйтелә дә бөтен игътибар
икенче якка юнәлдерелә. Шуңа күрә хикәянең экспозициясе артыграк шикелле
тоела. Гомумән, хикәяң җиңел укыла һәм тәэсирләндерә.
Син дөрес әйткәнсең: без киләчәктә язучы булырга хәзерләнәбез. Бик авыр
поприще. Шулай да, мин уйлыйм: тырышсак, ташка кадак кагарбыз. Мин синең
өчен куанам, ышанырсыңмы, юкмы, мин синең әйберләреңне аеруча күзәтеп ба -
рам. Әгәр дә кайчан да булса бер очрашырга насыйп булса, барысы турында да
сөйләшер идек һәм мин уйлыйм, хатларда гына түгел, тормышта да дус булыр
идек. Мин |сине| бары бер тапкыр күрдем. («Совет әдәбияты»нда) һәм килеш
килбәтеңне бик тонык хәтерлим. Әниеңне берничә тапкыр күрдем (1941 нче
елда) Һәм аны яхшы хәтерлим. Ә син мине бөтенләй белми торгансыңдыр инде
Тагын бер нәрсә. Кәшшафтан озын хат алдым.2 Правленненең отчетын җи-
бәргән (син дә алгансыңдыр). Зур күләмле әсәрләр мәсьәләсен күтәргәннәр Ва
кыт, әлбәттә. Татар әдәбияты киң мәйданга чыгарга тиеш һәм ул чыгар да.
Обкомның бик яхшы карары бар ди. Гонорар мәсьәләсен дә рәтләгәннәр буган.
Ни әйтсәң да иҗат өчен аның да зур әһәмияте бар.
Ярар, бу дөнья мәсьәләләре турында шуның белән туктатып торыйм. Укый
укый аргансыңдыр. Үзеңдә ни хәлләр бар? Кәефең, сәламәтлегең ничек? Гафу
итәсең, синең иптәшең яисә йөрәк дустың бармы? Мораль ныклык саклау өчен
моның шактый әһәмияте бар. Мәхәббәт каләмгә дә көч һәм куәт бирә, шулаймы’
Сер булмас а яз әле
Минем көннәр кәгазь буяп үтәләр. Эш шул кадәр күп һәм шул кадәр ардыра,
иҗат игәр өчен рәт тә калмый, һавалар бездә быел бик йомшак Төньякта мондый
(хәл| сирәк була диләр.
Сәламәтлек ярыйсы. Кайчагында эч кенә поша, ләкин монысын да җиңәрбез.
Хат яз. Хуш. Сагынып
Әпсәләм. 4 II 44
хатның баш өлеше югалган. Әһәмияткә ия дип мин аны шул көенчә тәкъдим
итим. Сүз минем «Совет адәбнятыанда басылган •Дошман тылында* исемле
хикәям турында бара.
VII Тәнкыйтьче, ул вакытта Язучылар союзы җитәкчесе Гази Кашшаф
Расих дус!
Бүген синең хатыңны алдым О «ак хат язмауның сәбәбе үпкәләүдән түгел I

Соңгы вакытларда бездә кайбер үзгәрешләр булды. Кешеләр алмашынды. Мин
язган идем бугай инде. Әхмәт Фәйзи белән очраштык. Ләкин ул берничә көннән
|соң| Москва карамагына китте. Минем хуҗам хәзер Г. Хәбип. бәлки белә
торгансыңдыр.VIII Элек «К. Татарстан»да эшләгән кеше.
Бездә һаман әле кар. әле яңгыр ява. Салкын. Алдынгы сызыкта да тынлык.
Туйдырды инде болай тик яту.
Гомер вагонда үтә. Кайчагында күңел бик ямансулый башлагач, элек заман-
нарда поездларга утырып йөргән чаклар искә төшә һәм йөрәк сагышын башка-
ларга сиздермәс өчен күктә йөзгән болытларга карый башлыйсың.
«С. Ә.» 11, 12 саннарын мин дә алдым. Бүтәннәре юк әле. Бик соңга калып
чыга. 2—3 саннарда минем бер хикәячек булырга тиеш. Синең бармы? Әле
шушы араларда Гомәрдән хат алдым2. Хаты өч-дүрт юл. Минем китабымны
җибәргән. Анысы да. хәерсез, 1 экземпляр җибәргән, шуңа күрә сиңа да җибәрә
алмыйм. Авторскиларын сорап яздым, ләкин Казан җавап кайтарырга гомумән
ашыкмый.
Хәниф Кәрим3 шигырьләрен укыдыңмы? Көчле яза, безнең шагыйрьләрдән
уздыра.
«С. Әдәбиятымның иске һәм яңа саннарын барысын да фронт буйлап сәяхәт
игтерәм. Әле шушы көннәрдә бер хат алдым. Заполярье таулары арасында
синең «Ютазы егетеңне» укып чыкканнар һәм гвардиячеләргә ул бик ошаган.
Димәк, безнең скромный хезмәтләр дә уз эшләрен эшли.
Марусянең4 сәламенә каршы миннән дә аңа күп сәлам әйтегез. Мин,
билләһи, аны хәтерләмим. Кем соң ул? Рогачевта минем булганым юк.
Мин Әширә Кәтиева белән хат алышам. Шагыйрә ул, бер институтта укы дык.
Хәзер Москвада. Әйбәт кеше. Күрешергә насыйп булса таныштырырмын
Иптәштән озак хат юк.5 Әллә инде... онытты. Хат көтәм. Моннан соң аккурат-
ныйрак булырмын. Ачуланма.
Бер күрергә зарыгып.
Г. Әпсәләм. 7IV—44.
Расих! Әгәр дә берәр кечкенә хикәяң булса миңа, газета өчен, җибәрсәң бик
яхшы булыр иде. Берәр очерк, зарисовка булса да ярый. Вообщем үзең кара.
Ләкин соравымны бушка куйма. Ярыймы? Гонорар үзеңнән күп алмабыз. Шул.
VIII Язучы Абдулла Гомәр.
' Хәниф Кәрим — башкорт шагыйре.
Маруся — хәтерем ялгышмаса. безнең полкта телефонистка булып хезмәт иткән кыз. ул
Габдрахманны яхшы белгәнлеген миңа сөйләде.
' Габдрахманнын хатыны, ул чорда Үзбәкстанда яшәгән Маһинур ханым (кыз фамилиясе Чумарнна).
Расих дус!
Озак көткәннән соң бүген синең 20 майда язылган хатыңны алдым. Исән-
легеңә чиксез шатландым.
Мин яңарак кына «сәфәрдән» кайттым. Анда, ерак төньякта, әле кар, таулар
ап-ак. уйсулыкларда күксел томан. Ара-тирә кар яугалый. Салкын.
Татар егетләре күп. Мин һәрвакыт үзем белән Такташны һәм «Со вет
әдәбияты» журналын сумкама салып йөртәм. Землянкаларда бергәләшеп
укыйбыз. Синең әйберләреңне, бигрәк тә «Якташлар»ыңны яраталар. Мин ул
турыда фронтның төрле почмакларыннан отзывлар алам. Отзывлар
җибәрүчеләр арасында гвардияче Кашшапов та бар. Ул үзе тел-әдәбият
укытучысы булган, югары белемле кеше. Аның отзывының (шулай ук
башкаларның да) төп фикере: синең хикәяләрен укучыда көчле тойгылар
тудыра, аларны дулкынландыра, ашкындыра, көрәшкә өнди.
Әхмәт Фәйзи белән очраштык та. бер көннән аерылыштык та. Ул Москвага
китте, аннан 4 Украин фронтына җибәргәннәр дип ишеттек.
Озаклап сөйләшеп булмады. Мин аны күптән белсәм дә, якыннан таныш
түгел. Пассивлыгының сәбәбе үзе әйтүенчә: фронт условиясендә язарга
мөмкинлек юклыктан килә. Алар зур халык бит, тын кабинетларда язарга
өйрәнгәннәр. Аннары ул театр китаплары яза, ә алар, үзең беләсең, сәхнәдә
куела, китап булып басылмый.
Гомәрдән яңадан хат алганым юк. Бик койрыксыз кеше ул. Китап — минем
хикәяләр җыентыгым. Исеме «Төньяк балкышы». Аны 1943 елда издательст вога
тапшырган идем, 1944 елда чыкты. Анда минем сиңа мәгълүм булган
хикәяләрем тупланган.
Шунысы кызганыч: бары бер экземпляр җибәргәннәр. Берәүгә бер җибәреп
булмый.
Симоновның һәм шул характердагы башка хикәяләрне укыдым. Ошадылар.
Синнән дә шул юнәлештәге хикәяләр көтәбез Галәветдиновынны1 яна баштан
эшли башлагансың. Бу турында нәрсә әйтергә дә белмим. Ничек кирәк тапсаң,
шулай эшлә. Чөнки үз язганыңа үзең риза булмасаң. аны дөньяга чыгарудан ни
файда.
Синнән пакет көтәм. Әгәр җибәргән булсаң, шушы көннәрдә килеп җитәр. Бу
безнең өчен зур шатлык булачак
«Совет әдәбияты* нигәдер бик кичекте. Әле булса 1 номеры килгәне юк.
Әллә инде мина гына җибәрмиләр
Иҗат яңгырларым яумый. Соңгы айларда бернәрсә дә язганым юк. Үземә-
үзем ачуланып йөрим шунда.
Марусяга сәлам. Ләкин зинһар аның кем икәнен ачыграк яз. Мин бөтенләй
хәтерли алмыйм.
Ярар, күп сызгаладым. Үзең яз. Сагынычлы хөрмәт белән:
Г Әпсәләм. 8/VI—44
1 Ул әсәрисн исемен шулай атап ялгыша. Сүз мин язып ята торган «Шат күңелле Галләметдин»
исемле повесть турында бара
Расих дус!
Хатыңны алып чиксез шатландым. Ул күптән инде килгән булган, ләкин мин
«өйдә» юк идем. Хәзер бездә дә урак өсте бит. Заполярьены дошманнан
тазартуны төгәллибез. Әле яңа гына шуннан кайттым.
Соңгы вакытларда бик еш чыгып йөрергә туры килгаләде. Шунлыктан һич-
нәрсә яза алганым юк. Әлеге «Батырлар китабы» өчен бер егет турында яза
башлаган идем, белмим, бетереп булырмы икән. Ә язасы иде. Чөнки без
язмасак. бүтәннәр язмаячак инде Язсалар да күреп түгел, ишетеп язачаклар. Ә
ишетеп язу ул инде үзе генә дә кимчелек.
Син. әлбәттә, яз. Үз частегездә герой булмаса. башка часть герое турында
яз. Мин синең бер очергыңны да укыганым юк әле. Шулай да өметем зур. Хикәя
ләрең моңа зиаһитләр.
«Язылачак хикәяләр» һәм «Сагынылган мәхәббәт» турында1 мин сиңа
моннан алдагы хатларымда язган идем. Бәлки алгансыңдыр Бу хатымда шуны
гына әйтәм: һәр ике хикәяңдә дә җанлы тормыш һәм зур йөрәк тибеше сизелә.
Аларны рәхәтләнеп, бирелеп укыйсың. Укыйсың һәм тәм табасың. Төп тойгы
шундый. Эзәр дә исән булып, бер күрешергә туры килсә, бу турыда һәм гомумән
әдәбият мәсьәләләре турында киң сөйләшер идек. Хатта, бигрәк аяк өстән язган
хатта, күп итеп, киң итеп тукталып булмый.
Үзем хәзергә исән-сау. Туган илне бигрәк сагындым. Син ичмасам Казанга
бер кайтып килдең. Мин ул бәхеткә ирешә алмадым, һәм сугыш беткәнче ирешә
да алмам.
Яза башлаган повестым тукталып тора. Союзга яңа елга эшләп бетерермен
дип вәгъдә биргән идем бирүен, әмма сугыш безнең белән хисаплашмый, һәр
көн үз таләпләрен кигереп куя һәм иҗад эше көннән-көн артка калдырылып
киленә.
Үзеңдә ни хәлләр? Әүвәлге урыныңа кайткансың һәм поляк кызларын макта
зансың. Ә без бер генә граждан кешесен күрергә дә зарбыз. Урман, таш-тау. кар
һәм боз менә безнең мохит. Заполярье!
Синнән хатлар көтәм. Исән бул. тузан. Сагынып
Әпсәләм. I7/X—44.
I Сүз 1944 елда «Совет әдәбиятымзда басылган минем хикәяләрем т* рында зшра
Расих дус!
Хатыңны алдым. Исәнлегеңне ишетеп чиксез шатландым Беләсеңме, ерак
Заполярз*еда йөргәндә, салкын ташка сыенып аягүрә төн үткәрзәндә
Казанымны, дусларзп-* сине бик күп тапкыр исемә төшердем
Хат злрЫННЫ алып торам. Үзем дә язам, ләкин минем хатларым я кире
кайталар, я кайлардадыр югалып калалар. Шуңа күңелем әрни. Бу хатым да
бәлки сиңа барын өрешмәс. Шулай да өмет итегг язам әле
Шушы көннәрдә Әнәстән һәм Кәззззиафтан хатлар алдым. Казан хәлләре
турыилэ һич ни язмыйлар. Бөтезз хатлары минем «Зәңгәр күзләр» исемле
хикәям
турында бара. Алар аны уңышсыз дип тапканнар һәм шуның өчен гүя гафу үтен-
гән сыман, хатлар язганнар. Начар хикәя өчен әйбәтләп пешерергә кирәк.
Югыйсә без «шаяра» башлыйбыз, шулай түгелме?
«Батырлар китабы» өчен Советлар Союзы Герое Фәхри Заһидуллин турында
бер очерк җибәрдем. Белмим, ничек чыккандыр тагы. Бүтән бернәрсә дә язган
кж. Гел алда булдым, һәм газета өчен вак-төяк әйберләр сызгаладым.
Үзеңнең хәлләр ничек, дускай? Кайчан Казанга кайтабыз да. кайчан Акаде-
миядә бергәләп утырабыз инде?!
Нәрсәләр язасың? Ничегрәк урнаштың? Казаннан хатлар аласыңмы?
Хат яз. Бик көтәм. Хөрмәт белән:
Г. Әпсаләм. 2/Х1—44 ел.
Хәбиб Казанда булып кайтты. Агай-энене курган. Ләкин сәламнән башка
берни да алып кайтмаган. «Совет әдәбиятымның 7-8 номеры гына килде. Эч
пошыргыч дәрәҗәдә әкрен кыймылдыйлар.
Үзендә ни хәлләр бар? Кинәшмә күңелле үттеме? Тагын кемнәр бар иде?
Нур кайда хезмәт итә?3 Шигырь язамы, әллә «карт прозага» күчкәнме? Сәлам
әйт үзенә.
Хат кетәм. Сәламәт бул дускай. Хөрмәт белән:
['. Әпсәләм. 15/1—45.
1 Сүз безнең фронт газетасы «Фронт хакыйкате» турында бара. Ул көннәрдә шул газета
редакциясендә безнең фронттагы татар иҗатчылары очрашты Редакциядә Шәрәф Мөдәррис һәм
Гамир Насрый хезмәт итте. Газетада безнең (X. Госман. Нур Гайсин һәм мин) фоторәсем басылган иде
'Сүз Польша җирендә языла башлап. Берлин янында төгәлләнгән маҗаралы повесть («Бә хет
орлыклары») турында бара.
' Шагыйрь Нур Гайсин.
Расих дускай!
Синнән бик озак хатлар юк. Көтә-квтә аптырап беткәч, тагын язарга булдым.
Моннан алда язган хатымны, бәлки, алгансыңдыр.
Шуннан бирле минем тормышта үз)эрешләр булганы юк. Моннан бер-икс
атна элек «Совет Заполярьесын саклау өчен» медале алдым. Ул минем өчен
бүтән бүләкләргә караганда да кыиммәтлерәк булачак.
Хәзер буш вакытым күп. Мөмкин кадәр аны әрәм итмәскә тырышам: укыйм
һәм язам. «Ут сызыгында» дигән повестемне1 тәмамлау турында сиңа хәбәр
иткән идем бугай инде. Шушы көннәрдә Гомәргә тагы бер җыентык җибәрдем
«Зәңгәр кыя» исемле ул җыентыкка җиде хикәя һәм уннан артык очерк һәм
сызмалар тупладым. Барысын да почта аркылы җибәрдем, барып җитсә ярый
инде, югыйсә бик борчылам.
Хәзер яңа бер повесть өстендә эшли башларга уйлап торам.2 Ватан сугышы
көннәрендә бер татар гаиләсенең тарихын күрсәтергә уйлыйм. Син моңа ничек
карыйсың?
Үзеңдә эшләр ничек? Сездә хәзер бик шаулы көннәр:' язарга бер дә рәт
юктыр. Берлинның капкасын шакыйсыз бит. малай.
Октябрьне Казанда каршы алырбыз дип торам әле. Бергә утырып, рюм-
каларның төбен тишсәк дөньясы җәннәт булыр иде без солдатларга!
«Совет әдәбияты»ның 7 8 номерыннан башкасын күргәнем юк. Казан ифрат
окрен кыймылдый. Әллә чыгып та миңа җибәрмиләрме икән.
Әһелләрдән бер хат та юнаным юк. Берсе бер язмын
Синнән хатлар кетәм Тизрәк яз, дускай.
Хөрмәт белән:
Габдрахман. /5/11—4.5.
1 «Ак төннәр» повестснен беренче варианты турында сү • бара булса кирәк
1 Сүз «Алтын йолдыз» романы турында бара. Минем белүемчә, ул әсәр язылып. Габдрахман армиядә
чакта ук Казанга җнбарелин иде. Тик аны башта онамәдсләр. ул озак вакыт басыла алмады.
' Мин хезмәт иткән 3 нче армия бу көннәрдә Кончыгыш Пруссия дә бик авыр сугышлар алын бара
иде.
Гүзәл дустым Расих!
Мөбарәк хатыңны алып, чиксез шатландым. Синнән бик озак хатлар
булмагач, мин дә. синең кебек үк, борчыла башлаган идем
Минем моннан алда япан хатларым сиңа ирешмәгәннәр икән. Мин аларны
03560 X га язган идем, хәзер адресын үзгәргән икән Ә мин һаман шул бер жңрдә.
Заполярьедан киткәндә, сезнең якларга барабы> дигән хәбәр бар иде. гамәлгә
ашмады. Менә өч ай инде Идел буендагы шәһәрләрнең берсендә ре зервта ягып
икмәк ашыйбыз һәм радио тыңлыйбыз һәм кызларны гыйшык утында яндырабы
) Бүтән эш юк. Мин бераз язгала) ан идем, ләкин уңышсызлыкка очрадым. Казан
әһелләре повестымны1 тетеп салганнар.
Дөрес, үзләреннән хат та. рецензия дә алганым юк. Казанда булып кайткан
шагыйрь Мостафа Ногман гына сөйләде. Мостафа белән биредә очраклы
рәвештә таныштык Хәзер ул Мәскәүга укырга китә буган.
«Совет әдәбияты»ның бары 9 нчы номерын гына Мостафадан алып укыдым.
Бүтәннәрен күргәнем юк. Җәләйнең мәкаләсе2 турында сиңа язган идем инде.
Әлбәттә, ул дөрес фикерләр күтәргән. Тел чатаклыгы бездә зур. Без алардан күз
йоммаска тиешбез. Тик Җәләй куйган тар рамкага кысылып калу да без
прозаиклар ачен ярамый. Без бит җанлы тел вәкилләре. Шуңа күрә иске
грамматика кануннарына сыеп бетми торган җөмләләр бездә күп һәм күп
булачаклар да. Болардан куркырга ярамый.
Бу турыда сиңа киңрәк язасы килгән иде. тик журнал кулда булмагач, гомуми
замечаниеләрдән башка нәрсә әйтеп булмый.
«Шат күңелле Галләметдинеңне» көтәм.’ Әгәр дә журналны табып укый
алсам, фикеремне һичшиксез язачакмын.
Мин берничә хикәя язган идем. Бүгенгә кадәр ләм-мим дигән җавап алганым
кж. Редакциядә утыручылар гаҗәп каты күңелле бәндәләр булып чыктылар. У н
хатка бер җавап язмыйлар.
Фатих Әмирхан хикәяләрен укып чыктым — бер хаят! Каюм Насыйриның
Әбугалисинасын укыдым — халыкның хыял киңлегенә таң калдым.
Син журналлар аласыңмы? Расих дускай, син бәхетле! Көнләшәм.
Каһәрләнгән мимеч җиренә аяк баскансыз. Ә мин... белмим, канчан бу резервтан
баш чыгар!
Хуш, сәламәт бул. яшә. Хатлар көтәм. Сәлам белән:
Габдрахман. 25/Н1—45.
1 Сүз «Алтын йолдыз» турында бара булса кирәк.
' Күренекле тел галиме профессор Латыйф Җәләйнең минем «Сагынылган мәхәббәт» турында язган
тәнкыйть мәкаләсенә. Бу минем иҗатыма карата беренче тәнкыйть сүзе иде. Мин аны ул вакыт
күрәсең, яшьлегем аркасында һич тиешсезгә бик авыр кичердем.
’ Мин төгәлләнми калган бу юмористик повестымнын беренче главасын Ф Хөснигә ис тәлек итеп
(бастыру өчен түгел) җибәргән идем. Тик Фатих аны журналда бастырып чыгарган. Сүз шул турыда.
Расих дус!
Моннан берничә көн генә элек сиңа хат язып салган идем. Бүген 3 нче мартта
язган мөбәрәк хатыңны алып, чиксез шатландым. Бу «эшсез» күңелсез көннәрдә
синең хатларың миңа зур көч бирәләр. Югыйсә фронттан меңнәрчә километр
читтә, тирән тылда адашкан бер шәһәрдә яшәргә мәҗбүр булуы бәгырьне
телгәләп бетерә. Хандра бәласенә чумып беттем. Түзәрлек тәкать калмады.
Перспектива да хәзергә томанлы. «Байкал күле балыклы» дип җырлап йөрергә
туры килмәгәе әле дип борчылып йөрибез әле.
Хәер, язганны узган юк диләр. Күрербез. Җәләйнең мәкаләсе турында
элекке хатларымда язган идем инде. Җәләй — академизм вәкиле (бу сүзнең
начар мәгънәсендә). Ул яңа шытып килгән чәчәкләрдән курка. Дө рес, чәчәкләр
арасында әремнәр дә күп. Тик без аларны утарбыз, йолкып бетерербез. Ә чә -
чәкләр чәчәк булып калырлар.
Синең иҗад уңышларыңа шатланып туя алмыйм. Яз, туган, яз.
Күңелләребездә шәп өмет йолдызы кабыздың — сүндермә! Без үзара җыелып
еш кына әдәбият мәсьәләләре турында гәпләшәбез Бездә әдәбиятны яхшы
аңлый торган егетләр бар. Шуларның берсе белән сине таныштырам Аның
фамилиясе Габидуллин, исеме Гыйззулла. Псевдонимы мөгезле — Гиз-эль-
Габид (Безнең шаян телдә: Гиз-эль- Гыйфрит). Үзе шигырьләр язгалый
Шигырьләре югары культуралы, хисләргә бай. Татар телен, рус телен яхшы
белә. Оренбургның Тел-әдәбият институтын бетергән кеше.
Ул да синең хикәяләрең турында яхшы фикердә (монысы комплимент өчен
әйтүем түгел). «Совет әдәби яты» ның унынчы номерын һаман күргәнем юк.
Казанга унлап хат яздым, берсенә бер җавап алганым юк. Бу кадәр җансыз кеше-
ләр булырлар да икән!
Киңәшләрең өчен рәхмәт. Ләкин мин язуны ташладым. Әллә нигәдер канат -
ларым салынып тора. Язган әйберләрнең дә язмышлары караңгылык эчендә.
Бер-бер этәргеч булмый торып язып булмас ахрысы. Ул этәргеч кайдан
килер — белмим. Тик киләсенә ышанам. Әгәр язмасам, минем өчен тормышның
мәгънәсе дә калмаячак.
Бу хатым бәлки сине Кенигсбергта, бәлки Данцигта, яисә Померани?
җирләрендә куып җитәр. Сатамәт бул, туган. Сугыштан соң шатлык белән
күрешү насыйп булсын да бер өстәл артында, бер самавырдан баллап-
вареньелап чәй эчәргә, язган әйберләребезне кайнар көенчә бер-беребезгә
укырга насыйп булсын!
Хатларыңны туктатма. Кулларыңнан кысып:
Габдрахман. 26/111—45.
Расих, кадерлем!
Каһәрләнгән мимеч илләреннән язган озын хатынны алып, бик шатландым.
Синен янып ашкынуын миңа көчле тәэсир итте. Югыйсә моннан элеккеге
хатымда юганымча, канатларым салыныбрак тора иде. Хәзер бу мәгънәсезлек
үтә шикелле, бүген берничә бит язып та ташладым.
Бер-бер артлы өч энекәшнең фронтта һәлак булуы, әнкәйнен шактый авыр
хәлдә яшәве, хатыннан озак хатлар килмәве, Казан әһелләренен аңлашылмас
игьтибарсызлыгы (язган әйберләргә һичбер төрле җавап бирмичә
эндәшмәүләре) һәм башка күп күңелсезлекләр барысы бергә җыелып, кәефне
кырганнар, хәтерне калдырганнар иле. Өч ай буенча һичнәрсә язмый тордым.
Шунысы үкенеч: вакытым була торып язмадым, дөресрәге — яза алмадым. Ә
синдә, сокланып әйтәм, дәртле теләкләр кайный.
Әлбәттә, татар әдәбиятын дөнья күләмендә күтәрү өчен бик күп, бик күп
язарга кирәк. Хәзерге темп һич кенә дә ярамый. Шушы араларда Мирсәй
Әмирдән хат алдым. Ул кайбер әдипләребезнең зур-зур романнар өстендә
эшләүләре турында әйтеп китә. Мәсәлән, Разин — «Намус», Кави Нәҗми —
«Туган ил», Мирсәй Әмир «Ут эчендә* романнарын төгәлләп киләләр. Бу бик
шатлыклы хәбәр бит Моңа синдә, минем кебек үк, куанырсың.
Хатынны яз белән, төнлә ишетелгән җыр белән башлагансың Мин дә язны
һәм җырны яратам. Язда бөтен җиһан, бөтен тереклек яңара, язнын һәр тамчысы
мәхәббәт, тормыш, азатлык һәм бәхет турында җырлый. Кайчагында мин
күзләремне йомам да, бала чагымны, кардан ачылган болыннарда,
кашлыкларда сарыклар көтеп йөргәнемне, боз акканын карарга баруларны
хәтерлим һәм йөрәк әллә нинди, гомергә кабатланмас бер моң, бер сагыш белән
кысыла. Гүзәл сабын чаклар!
Үткән елнын декабрь аенда, салкыннан барлык агачлар бәскә төренгән
иртәдә, алгы кырыйдан кайтканда, төньяк шәһәрләренең берсендә радиода
татарча җырлаган таныш ишеттем Мин бик арыган һәм т уңган идем. Җыр
тавышын ишеткәч, яңадан туып киткән шикелле булдым. Кая китте аруларым -
талуларым!
Капитан,— дидем иптәшемә,— бу Рахманкулова җырлый бит.
Рахманкулова!
— Җырласын. — диде капитан. Ул рус булганлыктан, аңа бу җыр гади бер
жыр иде, ә мин Рахманкуловага бу гүзәл минутлары өчен мең рәхмәтләр укыдым
Аның көчле аһәңе киң кырлар, тын урманнар өстенә җәелде. Яңа күтәрелеп
килгән кояшның тәүге нурлары белән тоташты. Гүя җырчы гына түгел, бөтен
табигать җырлый иде. Бу иртәне мин бик озак, гомер буе оныта алмам.
Җәләйнсң тәнкыйте турында мин сина берничә тапкыр яздым иште Үт -
кәннәрне кабатламас өчен шуны гына әйтәм: Наиләнең1 куелган бурыч турында
уйлавы дөрес. Бурычны үтәгән минутларда үзең турында, якыннарның һ. б.
турында уйларга вакыт булмый. Үзеңне саклау бары инстинкт буенча гына
эшләнелә. Ә аңа кадәр, ягъни бурычны турыдан-туры үти башлаганга кадәр,
Наилә, әлбәттә, үзе турында да, үлем турында да уйлый алыр иде. Аннары
шунысын онытырга ярамый психологик яктан и»< кыен минутлар бурычны үтәү
процессында түгел, ә аңа кадәр булган вакыт эчендә. «Болай газапланганчы
тизрәк башлансын ңде», - дибез бит без.
Мин сиңа хат язып торганда. Гиз Габид синен хатыңны һәм хикәяңне укып
чыкты. Ул безнең бик чая егет. Җәләйнең тәнкыйте турында болай диде «Эт
ерер. бүре йөрер». Чыннан да. тәнкыйтьне ул кадәр авыр кичермә син. Үзең
дөрес дин тапкан урыннарын төзәт, ә калганы калсын. Шул
Ярар, бу турыда шуның белән тәмамлыйк. Дөнья хәлләренә күчсәк, эш
болай тора: «Совет әдәбияты»нын 10 нчы санын күргәнем юк. Ә күрәсе, укыйсы
бик килә. Редакциягә вак-төяк әйберләр җнбәргәләгэн идем — җавап алганым
юк Үзем һаман да әле Волга буенда, салкын вагонның өченче сәндерәсендә
гомер кичерәм Күңелсез, кысынкы, эч поша.
Нурга миннән сәлам яз. Ул мине белергә тиеш. Чыннан да, ул беркатлы,
кызык кеше. Ягарлык дәрте бармы сон?
Шулай ук Хатынпка да сәлам яз. Мин аның «Ялкынлы йөрәген» укып чык
тым. 42 нче ел өчен ярыйсы әйбер, бүгенге көн өчен гаять йомшак.
Синен тормышларың җайлы булуга мин бик шат Әйе. атлар кешеләр түгел
алар Авырсалар да, сөйләргә телләре юк ич аларның!
Менә сиңа «аванс*. Бәләкәй генә рәсемемне җибәрәм Үзең дә җибәр, яме.
Казаннан хатлар аласыңмы? Ярар, хәзергә хуш. Габид сиңа күп итеп салам
җибәрә. Уңышлык теләп, сагынып:
Л IV 45.
1 ('ү | .С.11 ынылган мәхәббәт» хикәясендәге персонажның кичерешләре турында бара
Расих дус!
Шатлык эчкә сыймый. Гасырларга калачак, буыннардан-буыннарга бәйрәм
ителәчәк беренче җиңү көнен үткәрәбез. Котлы булсын бу гүзәл бәйрәмебез,
туган! Без исән, халкыбыз исән. Ватаныбыз данга күмелгән. Яшибез, яшибез!
Башка әллә нинди матур, серле уйлар килә. Чын-чынлап иҗат эшенә чумасы
көннәр якынлаша. Кем белә, бәлки алда тагын зур көрәшләр тора торгандыр. Тик
шунысы ачык, иң явыз, иң мәкерле дошман юк ителде инде.
Синең мөбәрәк хатыңны алдым. Аның өчен зур рәхмәт. Моннан алда сиңа
хатлар язган идем. Монысын бик ашыгыч язам. Озакламый паровоз тагарга
тиешләр. Юл ачык инде. Кая икәнен үзең төшенә торгансың инде.1
Казаннан яңа бер әйбер алган юк. Хәер, алар безне үзебезне көтә торган-
нардыр инде. Хатлар яз.
Якын арада күрешүне теләп:
Габдрахман. 10/V—45.
' Габдрахман үзләренең японнарга каршы сугышка китәчәкләренә ишарәли.
Расих дус!
Синнән бик күптәннән инде хат алганым юк һәм тиз генә ала да алмам. Соңгы
вакытларда бик күп үзгәрешләр булды. Язмышның җиңел канаты мине Тын океан
буйларына китереп ташлады. Син хәзер кайда? Бәлки син дә бу яклардадыр? Яз
әле. Иртәгә командировкага чыгып китәм. Беренче командировка. Безнең газета
чыга башлаганы юк әле. Тиздән чыга башлар дип әйтәләр. Яңа жңрләрдә каләм
ничек тибрәнер икән — белмим. Татарстанга кайтасы бик килгән иде. Бәйрәм бит
анда. Ләкин кайтып булмады. Бәлки син ул бәхеткә ирешкән- сендер.
Бу хатны үземнең яңа адресымны белдерү һәм синең кайларда икәнеңне
белү теләге белән язам.
«Совет әдәбияты* һәм бүтән әдәбият яңалыклары турында һичбер хәбәрем
юк. Әгәр сиңа бер-бер нәрсә билгеле булса, яз.
Хәзергә исән бул, дускай. Минем моннан элек язган хатларымны алдыңмы?
Сагынып:
Әпсәләм. 16/VI—45.
Расих дус!1
Көтеп-көтеп арганнан соң, бүген һич тә уйламаганда, синең 27.07 дә язылган
хатыңны алып чиксез шатландым. Югыйсә әллә нәрсәләр юрап беткән идем.
Безнең баштан тагын бик давыллы көннәр үтеп китте. Маньчжуриянең иңен
иңләдем, буен буйладым дигәндәй. Бик күп тәэссоратлар алдым, бик күп
материаллар тупладым. Тик шуларны рәткә саласы гына бар. Синең Казанга
кайту ихтималыңа мин бик шатланам. Син агроном буларак кайткансың да инде
бәлки. Шуңа күрә бу юлы ике адресың белән дә хат язам. Берсе җитмәсә, берсе
җитәр әле.
Минем хәлләр ярыйсы күңелсез. Безнең газетаны окружной итәләр һәм
шушы Ерак Көнчыгышта калдыралар. Димәк, тагы билгесез вакытка кадәр
шушында калырга туры килә. Бу минем өчен тереләй үлү белән бер. Әдәбияттан,
культурадан, иптәшләрдән читтә яшәп, бигрәк тә утырып эшләр өчен минималь
мөмкинлегең булмаганда, нәрсә генә язарга мөмкин?
Язучыларны кире кайтарырга тиешләр дигән хәбәр бар диләр. Тик моның
өчен Казанның кайгыртуы кирәк. Ә анда хәзер дуслар юк минем, тиешле
документларны кем рәтләр икән. Берәү дә рәтләмәс. Берәү дә уйлап та карамас.
Байтак кына иптәшләргә һәм Союзга рәсми рәвештә язып карадым. Җавап
көтеп торам әле.
Әгәр дә син Казанга кайту бәхетенә ирешсәң, мине онытма әле. Югыйсә
моннан ычкыну юк безгә. Мин бит — бәләкәй генә булсам да — офицер кеше,
һаман тота бирерләр.
Ихтимал татар газетасы булмас та, ул вакытта «син русча яхшы беләсең»
дип. я рус газетасында калдырырлар, я берәр хәрби чиновник итеп куярлар.
Менә шуннан соң сайра инде.
Шул, Расих туган! Әгәр Казанга кайта алсан, онытма. Биредә бер әйбер да
юк бит. «Совет әдәбияты»нын икенче номеры килде дә вәссәләм. Татарча бер
китап укыган юк. Тәмам наданланып беттем.
Әниләреңә, дусларына сәлам. Хөрмәт белән:
Г. Әпсәләмов 15/1Х—45.
' Бу хатмын азагына әнием «5/Х ндә алдым» дип язып куйган. Димәк, хатны Габдрах- ман мин
Казандадыр дип уйлап җибәргән. Хәлбуки мин демобилизацияләнеп Казанга бары кырык бишенче
елнын ноябрендә генә кайтып төштем
Расих дус!
Сиңа зур рәхмәт. Бүген беренче сентябрьдә язган мөбәрәк хатынны алдым
Синең өчен никадәр шатмын. Бу хатны бер дә шикләнмичә Чеховка язам. IX Үткән
хатымны бер үк вакытта ике адрес белән язган идем: Казанга һәм Берлинга.
Монысын алай итүнең кирәге юк. Соңгы указ сиңа бөтен яктан юлны ача.
Минем исә эшләр шәптән түгел, малай. Офицерларны кайтару турында ләм -
мим [сүз] юк. Шуның белән бергә сугыштан соң бу диңгез ярларында калуның
минем өчен һичбер төрле кызыгы юк. Сугыш еллары башында тупланган
материаллар, кичерешләр, тойгылар, күзәтүләр шулай ук барысы да әрәмгә
китәр микәнни. Моңа кадәр язылганнар — диңгездән бер тамчы гына бит Их,
шундый дәрт һәм ярсу белән эшлисе килә. Ә биредә вак-төяк эшкә бөтен көч тә
китә, ә иҗат эше икенче, өченче пландагы эш итеп карала. Алай гына да түгел,
татар язучысының эшенә аерым кешеләр «вакыт үткәрү генә» дип карый лар.
Утырсаң, торып басарлык урын булмаган тар вагон купесы, язар өчен бер
өстәлнең дә булмавы, болар барысы да иҗат эшен тоткарлыйлар. Сугыш дәвам
иткән чакта мин башны бик югары тотсам да, хәзер ничектер йомшарып киттем.
Язучыларны кайтару юлы бар дип сөйлиләр. Союзга язып карадым, ләкин игъ-
тибар итәрләр микән — белмим. Әгәр син анда булсаң, минем мәсьәлә буенча
кызыксын әле.
Хикәя язган юк. Ә моннан берничә көн элек «Маньчжур сызмаларымны»
җибәрдем. Шактый озын булды (55 бит) Минемчә, укучылар өчен бик кирәкле
Синең дә Берлин турындагы бер очергыңны укыйсы килә. Ишморат һәм Г
Насрый очерклары бик йомшаклар. Аларның очерк ларындагы фактлар
үзләреннән-үзләре әһәмиятле булганлыктан гына журналга кергәннәр.
Хәзер бездә төнге ике сәгать, сездә кичке алты. Мин киҗүдә- Тәүлек буенча
йокламаска Ә йоклыйсы килә. Хәзер дә менә күхзәр йомыла Шунлыктан хатны
тәмамлыйм. Барыбер барысын да хатка язып бетереп булмый
Сәламәт бул. Эшеңдә, иҗатыңда һәм сагыныдгаи мәхәббәтеңдә уңышлык
телим. Алла кызның яхшысын бирсен үзеңә. Хат яз. Хөрмәт белән:
Г. Әпсллам. 29ЦХ—45.
IX