Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИДАКАРЬЛӘР ФИДАКАРЬЛЕК КӨТӘ


Бер гасырлык юбилейлар Көттереп зарыктырып кына килә андый түгәрәк бәйрәмнәр Ә сонгы елларда исә без моңарга беркадәр ияләнеп, хәтта күнегеп үк киттек кебек. Гасыр башындагы революцион күтәрелеш чорында халык бәгыреннән, аның рухи җегәрен- нән ярсу ташкын сыман бәреп чыккан талант ияләре каһарман рухлы, нечкә әдәби зәвыклы олы художникларга йөзәр яшь тулды Г Тукай һәм Г Ибраһимов Ф Әмирхан һәм Г Камал. Г Колахметов һәм III Камал. М Галәү һәм К Тинчурин Исемнәрен атаганда гына да күңелгә горурлык хисе оермә булып керә Һәм күпләренең бер гасырлык түгәрәк бәйрәмнәре республика һәм илебез җәмәгатьчелеге тарафыннан лаеклы рәвештә билгеләп үтелде
Бу коннәрдә исә профессиональ татар әдәби тәнкыйтен нигезләүчеләрнең күренекле вәкиле—тән кыйтьче һәм әдәбият галиме, тел белгече һәм фольклорчы Җамал Вәлидинец тууына 100 ел тулды Әдәбият белгечләре өчен бу исем таныш һәм гыйльми даирәдә ул үзгә бер хөрмәт белән искә алына. Әмма аның исеме берни сойләмәскә дә момкин. Һәм гаеп да әлигә бик аз беләбез булса кирәк
1887 елның 13 октябрендә Апае авылында туып, үз чорының иң алдынгы уку йортларыннан берсе булган Иж Буби мәдрәсәсендә белем алган Җамал Вәлиди хез мәтләрендә күтәрелгән мәсьәлә һәм проблемалар әле дә үзләренең әһәмиятләрен Югалтмаган Чын әдәбият мәңге актуаль һәм мәңге искермәс булганы кебек, тулы мәгънәсендәге әдәби тәнкыйть тә озын гомерле Бөек рус тәнкыйтьчесе В Г Белинский һәм Җ Валиднләрнең вакыт җилләреннән дә тоныкланмый чыккан бай әдәби-эстетик мираслары гыйбрәтле үрнәкләре Вәлиди тәнкыйте һәм эстетик карашлары
системасында үзәк урын биләп торган тормышчанлык һәм холыкчанлык, һәр милли адабилтның донья халыклары әдәбиятларының алдынгы үрнәкләре белән багланышы һәм әдәби осталык мәсьәләләре бүген дә үзләренең актуальлекләрен югалтмады киресенчә, сонет әдәбияты һәм культурасының аеруча әһәмиятле принциплары буларак яши бирәләр
XX йөз башы әдәбиятыбызның классик дәвере дибез Ә зур әдәбият лаеклы шартлар һәм үзенә лаек, әйдәп барырга сәләтле идея-.хтстнк чынбарлыктан башка тумый Әлбәттә, тәнкыйть остенә үтә зур җаваплылык төшә Һәм ул елларда әлеге җаиаплылыкны җилкәгә салучыларның күренекле вәкиле Җ Вәлиди була
Анык иң элекке әдәби тәнкыйть мәкаләсе Г Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр-е ДПН1.И1Н чыгу уңае белән языла Беренче тәҗрибәсе генә булуга да карамастан
киң катлам укучылар өчен
укучыда түгел!
Татар совет әдәби тәнкыйте һәм эстетик фикере үсешенә Октябрьгә хәзерлек елларында тупланган идея-эстетик мирас ышанычлы нигез булды Безгә бу чорның күренекле әдипләре Г Тукай. Ф Әмирхан. Г Ибраһимовларның зшчәнлеге инде шактый яхшы мәгълүм Ә менә әдәбият һәм сәнгатьнең аеруча актуаль һәм принципиаль мәсьәләләренә мөнәсәбәттә алар белән бер үк сафта торган, аларны үзенең кайгырту- чан һәм дәрәҗәле тәнкыйть сүзе белән яңадан-яңа иҗат биеклекләренә рухландырып килгән, урынсыз авыр сүз һәм ят күзләрдән аралап барган киң эрудицияле профессиональ тәнкыйтьчебез Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов (1807 1932) турын
тәнкыйтьче әсәрнең идея-эчтәлегенә. әдипнең әдәби осталыгына принципиаль һәм җитди анализ бирә әдәби җәмәгатьчелекне үзенең фикри тирәнлеге һәм зәвык нечкәлеге белән җәлеп иттерә Авторның Г Ибраһимов иҗатына аеруча характерлы булган социаль активлык, психологик тирәнлек һәм романтик хикәяләү үзенчәлекләрен тоеп, тепле фикер йөртүе хәтта хәзер дә хәйран калдыра Әйтерсең лә. яшь тәнкыйтьченең моннан сигез дистәгә якын ел элгәре әле яңа басылып чыккан әсәр хакында язган тәҗрибәсе түгел, ә тарих сынавын узган әсәр хакында бүгенге белгеч язган хезмәт Гомумән Г Ибраһимовның зур талантын беренчеләрдән булып таныган тәнкыйтьче аның күптармаклы иҗат эшчәнлеген озак еллар дәвамында күздән кичереп барды Әмма бу дәвамлылык танылган әдипнең һәр язганын хуплап бару аларга мәдхия җырлау түгел, ә чын мәгънәсендәге принципиаль тәнкыйть була Октябрьгә кадәр һәм егерменче елларда да Г Ибраһимов белән Җ Вәлиди арасында җитди, принципиаль бәхәсләр булып уза Әдәби-эстетик фикер үсеше процессында кон тәртибенә килеп баскан, эзләнүләр юлында очраган проблемаларга капма-каршы мөнәсәбәттә торган чаклары да була аларның Чын профессиональ бәхәс була бу. әдәби тәнкыйтебезгә әле дә үрнәк булып саналырга лаек бәхәсләшү һәм полемика мәктәбе Ләкин әлеге профессиональ бәхәс ни дәрәҗәдә генә кискенләшмәсен, ике шәхес арасындагы мөнәсәбәтләр элеккечә үк сәламәт кала бирә Г Ибраһимов тәнкыйтьче замандашының иҗатын олылаудан туктамый Берничә мәртәбә, аерым алганда. 1913 һәм 1918 елларда. Җ Вэлидине татар әдәби тәнкыйтенең иң күренекле вәкиле дип язып та чыга
Җ Вэлидине. икеләнүсез тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләребездән беренче тукайчы дип санарга була Ул тәнкыйть эшчәнлегенең таңында ук. Г Тукай шигырьләре белән рухланып, аларның татар халкының күңеле көзгесе булуын кат-кат билгеләп узды Бөек шагыйрьнең һәр яңа басылып чыккан китабы хакындагы иң җитди сүзне, кагыйдә буларак, ул әйтте. Тукай шигырьләре тирәсендә бәхәсләр куерса, иң соңгы һәм авторитетлы сүзне шулай ук Җ Вәлиди язып чыкты
Җ Вәлиди Тукайның замандашы иде Шуңа күрә ул аның иҗатын үсештәге хәрәкәттәге җанлы әдәби процесс буларак кабул итте, күп кенә замандашларыннан аермалы буларак, аны күккә чөю һәм тоташтан идеаллаштыру юлыннан да бармады Тукай — шагыйрь' Әмма бу шагыйрь язмышы татар халкының үз язмышыдай, чөнки ул ахыргача туган халкының кайгы-шатлыкларын уртаклашып иҗат итте һәм аның иҗтимагый-политик аңы да халкыныкы белән бергә үсә. камилләшә барды дип саный тәнкыйтьче
Халык шагыйре Г Тукай иҗатын аның дөньяга карашы һәм идея-эстетик эволюциясе яктылыгында өйрәнүне Бөек Октябрь революциясеннән соң фәнни нигездә башлап җибәрүче шулай ук Җ Вәлиди булды Тәнкыйтьченең 1918 елда дөнья күргән -Габдулла Тукаевның мәҗмугаи әсәре» һәм 1923 елда Мәгариф- журналында басылган -Тукайның шагыйрьлеге» хезмәтләре бүген дә шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләр өчен җитди чыганак булып кала бирәләр
-Габдулла Тукаевның мәҗмугаи әсәре»ндә Җ Вәлиди беренче тапкыр шагыйрь иҗатын чорларга бүлеп, аның үсеш баскычларын күрсәтте, гыйльми биографиясен тудыруга беренче һәм җитди омтылыш ясады. Тәнкыйтьченең Тукай турында инде ун ел чамасы төрле вакытлы матбугат органнарында чыгып килгән мәкаләләрне туплап, аларга күзәтү ясавы да үз чоры очен гаять зур әһәмияткә ия була Әлеге хезмәттә ул Тукай поэзиясе турында сөйләшүне традициягә кереп барган халыкчанлык турында сөйләшү белән генә чикләмичә, аның лирикасына, сатирасына, балалар өчен язылган әсәрләре һәм тәрҗемәләренә аерым-аерым тукталып һәркайсында шагыйрь ирешкән уңыш һәм кимчелекләрне күрсәтеп чыга Тукай үзенең мирасы белән рус шагыйрьләреннән бигрәк Лермонтовка охшый Ләкин ул иҗтимагый урыны вә иҗтимагый мәсьәләләргә мөнәсәбәте ягыннан Некрасовка охшый төшәдер, ул да Некрасов кебек поэт-гражданиндыр •—дип яза тәнкыйтьче
Ш Камал әсәрләре исә Җ Вэлидине үзләренең тормыш дөреслеген бөтен нечкәлекләре белән күрсәтеп, социаль вакыйгаларның гади күзләрдән яшеренгән «төн ягын» яктыртып килүләре белән җәлеп итә Тәнкыйтьченең үз сүзләре белән әйткәндә Ш Камал вакыйгаларның тышкы барышын, тышкы төзелешен түгел, бәлки эчке ягын — психологический ягын әсас итеп тотадыр Язучы үзенең хикәяләрендә нинди дә булса бер вакыйганы башыннан ахырына кадәр җентекләп сөйләп чыгу бурычы куймый мәгълүм бер халәте рухия (психологический момент) ны эләктереп алып, шуны бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра» Ш Камал әсәрләренең эчке хасиятен тирәнтен аңлап әйтелгән бу фикерләр бүген дә камиллеккә ирешкән тәнкыйть булып кала бирә Шуның белән бергә Җ Вәлиди үзенең Ш Камал иҗатын анализлауга багышланган хезмәтләрендә татар әдәби тәнкыйте һәм әдәби-эстетик фикере тарихында иң элгәрге булып психологик анализ һәм әдәби геройларның психологиясен күрсәтүнең зарурлыгы, әһәмияте мәсьәләләрен күтәреп чыкты Халык- 140
чанлык һәм реализм юлыннан үсеп барган әдәбиятыбыз тарихында игътибарга лаеклы вакыйга була бу
Ж Вәлиди әдәби тәнкыйть мәйданына килгән еллар милли әдәби-эстетик фикернең реализм мәсьәләләрен аңлауда Җитди эзләнүләр алып барган тәнкыйтьнең теоретик фикерләргә һәм фәлсәфи-эстетик принципларга игътибары күзгә күренеп үскән чорга туры килә Шуңа күрә дә ул үзенең хезмәтләрендә аерым автор аерым китап хакында сүз алып барудан бигрәк кон тәртибенә килеп баскан җитди теоретик һәм практик проблемалар тәнкыиди һәм эстетик концепцияләрне ачыклый һәм хәл итә баруга йөз тотты. Әдәби тәнкыйтебезнең формалашу чоры гына булуны да искә алсак, моның үз вакыты өчен ни дәрәҗәдә җитди һәм катлаулы хезмәт булуын күз алдына китерү кыен булмас Шулар «стенә Россиянең дистәгә якын каласында чыгып килгән татарча вакытлы матбугат органнары һәркайсы әдәбият һәм милли культура үсеше проблемаларына үз мөнәсәбәтен белдереп килгән еллар Әдәби-эстетик зәвык һәм культура ягы төрлечә, кайбер очракларда шактый ук түбән булган авторлар да кул кушырып утырмаган һәммәсе халык исеменнән, милләт исеменнән кай гыртып купшы-олы сүзләр сөйләгән Ислам дөньясы һәм Көнбатыш Европа илләрендә туып, күзгә чалынган теләсә нинди фәлсәфи-эстетик карашны үз халкына, татар культурасына көчләп тагарга ашкынучылар да аз булмый Кыскасы, гаять каршылыклы һәм җаваплы чор
Милли әдәби-эстетик фикер үсеше өчен үзен соң дәрәҗәдә җаваплы дип хис иткән тәнкыйтьче боларның һәммәсен күзәтеп барырга, кайгыртырга, бәхәсләшергә, кире кагарга, якларга тиеш була Г Тукай. Ф Әмирхан һәм Г Ибраһимов кебек фикер ияләре белән бер сафта торган Ж Вәлиди үэ-үзен аямыйча нҗат итә чын мәгънәсендәге революцион-демократик әдәби-эстетик фикернең өскә чыгуы өчен принципиаль корәш алып бара XX йөз башы татар әдәбияты һәм әдәби-эстетик фикере үсеше юлында кузгатылып та Ж Вәлиди катнашмый калган полемика һәм бәхәсләр, гомумән, юктыр кебек. Үзенең беренче күләмле хезм.ич -«Татар әд.Лия- тының барышы» дип исемләнгән китабында ук ул әдәби хәрәкәтнең иҗтимагый тормыш һәм тарихи чынбарлык белән турыдан-туры бәйләнештә булуына басым ясап, бары тормыш дөреслеген чагылдырган әдәбият кына укучының күңелен били, аңарда эстетик ләззәт тудыру сәләтенә ия була дигән нәтиҗәгә килә һәм шул башлаган юлыннан һичкайчан тайчанмый, реализм һәм халыкчанлык принципларына нигезләнгән әдәбиятның теоретик нигезләрен салыша Бу юлда ул рус революцион- демократик әдәби тәнкыйте һәм эстетикасы традицияләреннән гаять бәрәкәтле үрнәк ала Агымдагы әдәбиятның күп кенә уңышларын һәм кайбер җитешсеалекләрен турыдан-туры рус әдәбиятының классик үрнәкләре белән янәшә куеп чагыштырып анализлый, әдәби хәрәкәткә юнәлеш бирә Вәлидинең бөек рус шагыйре А С Пушкин иҗатына мөнәсәбәте дә әлеге эстетик карашлардан чыгып аңлатыла Ул Пушкин шигырьләрендә туган илгә, аның табигатенә һәм рус халкына булган эчкерсез яратуның чагылышын күрә «Пушкиннан рус әдәбиятының яңа дәвере башлана, дип яза тонкыйтьче - Чөнки аңа кадәр чын-чын гүзәл вә тугры хокәмә бирерлек әсәр юк дәрәҗәсендә иде Ниһаять. Пушкин ул дәвернең капкасын бөтенләй ябып, рус әдәбиятын икенче дәвергә (табигый һәм хакыйкатькә якын бер гүзәллек дәверенә) кертте»
Шул рввешле. рус әдәбияты һәм әдәби-эстетик фикере аңарда барыннан да шек. үзендә күтәрелгән мәсьәләләрнең тормышыбызга якынлыгы әдәби процесска үрнәк булуы белән җитди кызыксыну уята Бер үк вакытта ул рус әдәбиятының гасырлар дәвамына Көнбатыш культурасыннан билгеле кадәр читл.киебрәк килгән цдабиятыбыз өчен арадашлык функциясе үтәвен дә аңлап аш итә «Руслар безгә Европаны каплый торган пәрдә түгел Бәлки ачыграк итеп, якынрак китереп күрсәтә торган бер телескоптыр*.— дип яза ул 1912 елда ук һәм шушы уңайдан татар вакытлы матбугатында булып узган принципиаль бәхәсләрдә ныклы какшамас позициядә торн Н Думавнның «Шәрыкмы. Гаренме’ • дип куйган соравына төпле һәм аяусыз җавап белән ул каршы чыга Әдәбият һәм сәнгатьнең, әдәби-эстетик фикернең Гарепка яки Шәрыкка мөнәсәбәте нинди дә булса мода*га иярү яисә Немнец дә булса теләге, тырышлыгы белән генә тормышка ашырыла торган күренеш ДИП санаучылар ялгыша - Мөһим вә олуг тарихи яңаруларга «мода» дип карарга ашыгырга ярамый Аңар тарихи вә иҗтимагый канун тудырган мәҗбүр итеп карарга кирәк* дип яза тәнкыйтьче («Аң*. 1916 4 сан. 69—70 битләр)
Принципиаль һәм туры сүзле тәнкыйтьченең иҗат эшчәнлегенә аның замандашы Г Ибраһимопның ихтирам белән караны хакында сүз булган иде инде Тәнкыйтьче һәм фикер иясе буларак аның исеме Г Тукай. Ф Әмирхан. Г Камал кебек классикларыбыз тарафыннан да хөрмәт беден искә алына Күренекле әдәбият галиме Г Сәгъди дә тптар идоби тәнкыйте тарихына караган хезмәтендә бу иҗатка югары бәя бирә:
Шул вакыттагы татар әдәби тәнкыйтьчеләре арасында әдәби әсәрләргә бигрәк акыл мантыйк ноктасыннан торып һәм иҗтимагый-әхлакый якларына күбрәк кагылып анализ ясаучы, аларга бигрәк шул яктан бәя куярга тырышучылардан берсе — Җ Вә- тиди иде Татар тәнкыйтьчеләре арасында ул вакытта иң сабырлысы, уртача тем- пераментлысы да шул булды Үзе «фәлсәфи тәнкыйть- нигезен алган иде*.— дип язып чыкты (Г Сәгьди. Бездә әдәби тәнкыйть Казан. 1927. 18—19 битләр)
-Шура- журналының 1915 елгы беренче санында, әле тәнкыйтьченең яңа танылып кына килгән чорында, агымдагы әдәби тәнкыйтькә анализдан гыйбарәт булган мәкаләдә дә игътибарга лаек юллар бар. Җамалетдин әфәнденең тәнкыйть яза башлавына һәм тәнкыйтьче булып танылуына ике ел гына әле Шулай булса да бу тәнкыйтьчебезне халык яратып каршы алды Чөнки моның бердән, гыйльми вә адәбм көче әдәби зирәклеге яхшы ук киң икенчедән, бу зат үзен булдыра алганы кадәр вөҗдан вә гаделлек юлы белән алып барырга, шәхсыятькә тукынмаска ва тойгысына әсир бирелмәскә тырыша Турысын әйтсәк, кода-кодагыйлык, дус-ишлек. ага-энелек хәтерен саклау кебек шәхси эшләрне тәнкыйть язган чагында бераз онытып яза Үзенең гыйльми вә әдәби күзе күрә алган кадәресен генә гомумгә тәкъдим итә Менә шуның өчен дә ул үзен әз вакыт эчендә гомумгә ышанычлы кыяфәт белән таныта алды ( .)
Сүзебезнең ахыры буларак. Җамалетдин әфәнденең гаять зур камиллеген дә танып үтәбез, ки ул әдип вә шагыйрьләребезне үлчәүдә бик дөрес һәм тугыры бер бизмәнгә маликтер Сез карагыз аның ( ) Ризаэтдин хәзрәт. Фатихлар. Шәриф Камал. Дәрдмәнд. Габдулла Тукаев һәм Сәгыйть Рәмиевләр хакындагы сүзләрен Менә болар бит гаять дөрес һәм бик чыннан төшенелеп, аларның әдәби дәрәҗәләрен бик тугыры үлчи белеп сөйләнгән сүзләр . •
Бу юлларны китерүнең максаты, аңлашылса кирәк. Җ. Вәлиди иҗатына замандашларының. шул чордагы вакытлы матбугатның мөнәсәбәтен ачыграк һәм тулырак күз алдына китерү омтылышыннан Кемгәдер бу бәяләрдә беркадәр комплементар рух бар сыман тоелырга мөмкин Ләкин һич алай түгел, шул ук мәкаләдә Җ Вәли- динең тел һәм стиленә кагылышлы күп кенә тәнкыйть фикерләре дә әйтелә Ә инде тәнкыйтьченең объективлыгы, принципиальлеге туры сүзлелеге хакындагы бәяләргә аның үз замандашлары да һичкайчан һәм һичбер уңайдан шик белдермәде Чөнки Җ. Вәлиди тәнкыйтьче шәхесе өчен аеруча кыйммәтле булган, ә безнең өчен — бүгенге әдәби тәнкыйтьчеләребез өчен - бик тә җитешмәгән, әлеге сыйфатларга чын-чынлап ия була
Әйе. Җамал Вәлиди татар әдәби тәнкыйте һәм әдәби-эстетик фикерен нигезләүчеләрнең күренекле вәкиле. Октябрьгә кадәрге әдәби процессның аеруча авторитетлы фикер ияләреннән Татар әдәбияты, әдәби тәнкыйте һәм эстетик фикеренең Совет дәверенә җитлеккән һәм бәй рухи мирас туплап килүендә аның ихтирамга лаек зур өлеше бар Шуның белән бергә ул Совет власте елларында да әдәбият, культура һәм аеруча халык мәгарифе өлкәләрендә эшләвен актив дәвам итә. тарих, әдәбият, фольклор һәм тел мәсьәләләренә караган хезмәтләр яза Мисал итеп, аның «Татар теленең аңлатмалы тулы сүзлеге»н хәзерләүче булуын гына да искә алу җитәр
Дөрес, егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында аның әдәби тәнкыйть зшчәнлеге, әдәби-эстетик эзләнүләре беркадәр сүлпәнләнә сыман Ләкин моны һич кенә дә тәҗрибәле һәм югары зәвыклы тәнкыйтьченең әдәбият мәсьәләләренә битарафлыгы белән аңлату ярамас Матур әдәбиятның тормышчанлыгы һәм халыкчанлыгы. сәнгать әсәре буларак камиллеге, әдәби осталык критерийлары элеккечә үк аның игътибар үзәгендә була Кулыннан килгән кадәре ул татар совет әдәбияты һәм әдәби-эстетик фикеренең нигезләрен салышуга да өлеш кертә, әдәби осталык һәм сәнгатьлелек принципларын кайнар яклап бәхәсләрдә дә катнаша Әмма, шуның белән бергә, беркадәр икеләнеп, уйланып калган чаклары да була, әдәбият-сәнгатькә мөнәсәбәттә формалашуга юл тоткан һәм үзен сиздерергә керешкән социологик берьяклылыкларны кабул итә алмый ул. дистә еллар һәм гасырлар дәвамына туплана килгән үткәндәге рухи байлыкларны кадерсезгә чыгарырга омтылучыларны күреп күңеле рәнҗи
Ләкин педагог һәм тел галиме, фольклорчы буларак армый-талмый эшләвен дәвам итә. әдәби һәм гыйльми алмаш тәрбияләүгә зур көч куя 1921 елда ул Казанда Көнчыгыш Академиясендә укыта башлый. 1921—1922 елларда Татарстан Җир эшләре халык комиссариаты каршында мөдир урынбасары һәм терминология комиссиясе председателе булып эшли. 1922—1925 елларда татар рабфагында укыта. 1923—1931 елларда Көнчыгыш педагогия институтында доцент булып эшли.
Тынгысыз иҗат, фидакарьлеккә тиң эшчәнлек, кызганычка каршы, вакытсыз һәм бик иртә туктап кала, өзелә Җ Вәлиди шәхес культы корбаны булган татар әдәбияты вәкилләреннән иң элгәргесе Очраклы рәвештәме-түгелме аңардан — күре
некле тәнкыйтьче һәм фикер иясеннән башлана 1931 елнын маенда ук ул бөтен көчен һәм язмышын багышлаган әдәбияттан йолкып алына һәм 1932 елнын 30 ноябрендә вафат була
Әлбәттә, йөз еллык көннәрендә бу хакта сөйләшү бигүк урынлы да тоелмаска мөмкин Шулай да Җ Вәлидинең бай әдәби-эстетик мирасы хакында сүз чыккан икән әйтәсе килгән кайбер фикерләрем белән уртаклашып узасы килә Менә ничә еллар инде без үзебезнең агымдагы әдәби тәнкыйтебездән канәгать түгел Укучылар гына түгел, әдәби җәмәгатьчелек үзе дә Ләкин бу жанр хакындагы сүзләр, кагыйдә буларак, зарланулардан ары узмый, бу зәгыйфьлекнең табигате һәм сәбәпләре хакындагы сөйләшүләрдән читләшеп киләбез Миңа калса, безнең тәнкыйтьчә үткәндәге бай әдәби-эстетик мирас белән злемтә юк ул өзелгән Тамырсыз агачны хәтерләтә ул Соңармый нәтиҗә ясап, безгә Курсави һәм Мәрҗаниләрдән башланып күп гасырлар дәвамында формалашып килгән гаять бай әдәби-эстетик фикеребезгә йөз белән борылырга вакыт Мәктәптә әдәбият дәресләрендә һәм югары уку йортларының гуманитар факультетларында халкыңның әдәби тәнкыйть һәм фәлсәфи-эстетик фикере тарихын тиешле дәрәҗәдә һәм эзлекле рәвештә өйрәнми торып чын мәгънәсендәге белгеч яисә галим, тәнкыйтьче яисә язучы булып буламы икән? Әлеге өлкәләргә караган гыйльми хезмәтләр белән генә чикләнмичә, үткәндәге фәлсәфи һәм тәнкыйди-эстетик мирасның үзен хрестоматияләр рәвешендә дә дөньяга чыгара башларга вакыт инде Әмма ни сәбәпледер авыр кымшанабыз һәм авыр кыймылдыйбыз. берәүнең дә үз өстенә җаваплылык аласы килми «Моңарга кадәр басылмаган икән, нигә әле без басарга тиеш’ Аларсыз да яшәп киләбез ич әле • дип фикер йөртү дәвам итә Моннан берничә ел элек Җ Вәлидинең йөз еллыгыңа аерым хезмәтләрен җыеп китап итеп чыгару мөмкин булмасмы дигән өмет белән йөргәндә, минем үземә дә кристаллашып каткан ташка әверелгән шундый позициягә барып төртелергә туры килде
Ә вакыт үтә Вакыт көтми1 Халык рухының җегәре аерылмас һәм югалмас мирасы булырга тиешле хезмәтләр архив шүрлекләрендә кала бирә Фидакарьләр бездән дә фидакарьлек көтә
Р S Түбәндә укучылар игътибарына Җамал Вәлидинең иң элгәрге тәнкыйть тәҗрибәләреннән кайбер үрнәкләр тәкъдим итәбез