Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭШЧЕМЕ, ГАЛИММЕ?


рак җирдән килгән бер укымышлымы мин Казанда ике иптәшем белән таныштырган идем,
һәркайсының ейләренә бардык, иркенләп әңгәмә корып утырдык Озакламый кунагым туган
ягына кайтып китте һәм миңа, кызыклы кешеләр белән таныштыруым өчен рәхмәт әйтеп, хат
салды. Ул анда фән кандидатын түгел, слесарь иптәшемнең исемен атап. «Галим Хәмит
Вәлиевкә зинһар сәламемне тапшыр. Белем иясе ул!» дип язган иде
Гаҗәпләндем Сәер ич дипломлы фән кандидатын түгел, урта мәктәпнең кичкесен генә
тәмамлаган эшчене алга чыгарсын әле! Дөрес, Хәмит әйбәт егет. Слесарьлыгы өстенә буяучы һөнәрен
дә үзләштерде һәвәскәр фотограф, бакчачы, шахматчы. Гаилә җанлы, ике матур кыз үстерде Болар бар
да дөрес Әмма мондый кешеләр әзмени илдә?
Хәер, ул телгә дә оста ич әле. Юк. күп сөйләнә торган кеше түгел, сүз байлыгы мул. дип кенә әйтүем .
Сөйләсә, мәгънәле итеп сөйли инде ул Белеп, иптәшләренә нинди дә булса яңалык ачып. Балның
шифасы турындамы, аквариум балыкларының үрчүе хакындамы. Ибн Халдуи фәлсәфәсе яки берәр
техник ачыш тарихын таныштырыпмы — кызыклы һәм файдалы итеп Уйлап карасаң, бу кадәр
мәгълүматны урта мәктәптә көндез укыган, хәтта анда укыткан кешеләр дә белеп бетерми ләбаса!
Бик яшьли ата-анасыэ кала ул. Казанга килеп һөнәр училищесын бетерә дә Авиация берләшмәсе
цехына килеп керә Утыз елдан артык бер урында, бер үк эштә. Роботка әйләнерлек, билләһи. Ә гез
сөйләшеп карагыз Хәмит белән!
— Шәхси китапханәмә Г. Тукайның «Шигырьләр»е мая булды,— ди Хәмит — Туганнан туган абыем
бүләк иткән иде. Кат-кат укыдым, ятлап бетердем мин аны Шуннан соң бүтән шигырь китапларына да
юл ачтым. Яхшы китап якын сердәш, дус кебек икән ул, аннан аерыласы килми. Шуңа күрә мин бер
заман үземә ошаган әсәрләрне сатып алырга. җыярга тотындым «Казан утларыина язылгач, шәхси
китапханәм журналлар исәбенә дә ишәя башлады Шигырьдән хикәя, повесть, романнарга, аннары —
фәнни-популяр хезмәтләргә күчтем. Татарчадан — бүтән телләргә Хәзер мин кая барсам да. әүвәл китап
кибетенә йөгерәм. Былтыр Анапада Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына тап булдым Бөтен
ялыма ямь өстәде бу китап, рәхәтләндем укып. Ата-бабаларым рухы белән сугарылгандай.
Татарстаным кочагында иркәләнгәндәй булдым.
Хәмит Вәлиевнең шәхси китапханәсендә берсеннән-берсе кызыйлырак китаплар тезелеп тора
Андерсен. Стендаль. Эренбург томнары. Ә. Кәримуллин, М. Госманов. О Сөләиманов. В Бартольд
тикшеренүләре, сәнгать альбомнары, тарихи хезмәтләр, энциклопедик белешмәләр һәм, әлбәттә, татар
әдәбиятының барлык җәүһәрләре
— Элек сукыр булганмын икән.— ди Хәмит.— Шул кадәр кызык дөньяның барлыгын
искәрмәгәнмен Без бала чакта «Кем ул? Нәрсә ул?» китабы к ебек матур бизәл гән бай эчтәлекле
белешмәләр туган телебездә басылмый иде Хәзер шуны сатып ал п шатландым, оныкларыма ярап
куяр. Гаҗәп бит яңа китап укыган саен күпме каһарман якын дустыңа әйләнә, ерак илләр якыная, күңел
офыклары киңәя бара. Хәзер мин «Үткәннең фикер ияләре- сериясен җыя башладым әле. Ибн Рөшди,
Гегель, Берон. Эл- Бируни.. — бөек галимнәр турында Бу китаплар кешенең ничек үсүен, аның сәләте
ничек ачылуын сурәтли, гомер итәргә үрнәк бирәләр «Фән һәм техника иҗатчылары» сериясе дә бай
эчтәлекле Шулай да иң яраткан китабым — Н Исәнбәт чыгарган «Гатар халык мәкальләре- Андагы
фикер байлыгы, чичәнлек! Аннары «Кабуснамә». Әллә кайчан язылган әсәр ул, ләкин бер дә
искермәгән, әле бүген дә киңәшче була ала. Гомумән китап кибетенә керми торган кешеләрне мин
караңгы базда гомер итүчеләр саныйм Китапны бернинди телевизор, радио, кинофильм алыштыра
алмый Бүләккә китап сайлаудан да мәгънәлерәк эш юк кебек
Китаплар, китаплар. Татарча, казакъча, үзбәкчә, русча. Аерым шүрлектә—автографлы басмалар.
Үз әсәрләрен, җыентыкларын X Туфан, Ф Хөсни. Ә Еники, Н. Фәттах. М Мәһдиев кебек күренекле
язучылар матур теләкләр тели-тели бүләк иткән -Сиңа әдәбият турында бик яхшы сөйләгәнең өчен
рәхмәт!» дип язган Г Ахунов «Синдәй кешеләр дөньяда яшәгәндә сәнгать уты сүнм әс», дип сокланган
Ф Шәфигуллин «Хәмит дуска, әйбәт якташка, яхшы күңелле кешегә, яратып.., дип имзасын салган Т
Миң- нуллин.
Хәмит бу китапларны аеруча кадерләп саклый. Ләкин бикләп тотмый, дусларына, күршеләренә дә
укыта, һәркайсының берәр мавыктыргыч, кызыктыргыч ягын әйтеп тәкъдим итә. Йөзләгән томның.
Чынлап та. эшче Хәмит кенә түгел, галим Хәмит ул!
Т РАМАЗАНОВ