БАЛКЫШ яки Хәйретдин Мөҗәйнең сугыш язмаларыннан юллар
ПОЭМА-РУЛАДА
Автордан
Рулада Җырның бик гиз башкарыла торган өлеше музыкантлар телендә шулай атала Көн агышының тизләнүе күбесенчә азактарак була Гомер җырының руладасы кешедә кайчан башлана' Язмыш толлары ахырына табамы' Шулайдыр Төпкә кадәр янган шәм дә екты балкыш «сал сүнә Вакыт тарафыннан билгеләнгән соңгы гомер чиге агасында, имеш, һәркем хыялый тизлектә балачак сукмакларыннан йөгереп кайтыр Сугыш фаҗигасе күпләрнең гомер агышын тизләтте һәм яшен яшәмәгән яшьләрнең дә чәчен агартты Кырык чиген узып киткәч, гадәттә, еллар болам да ашыга башлый Ниндидер катализатор вакыт агышын тизләтә шикелле «Минем җилкәдәге кырык яшь • Данпынпы полк командиры полковник Моҗәһит Хәйретдииоәка да гомеренең соңгы өч елында аеруча тыгызга килгәндер Соңгы чиккәчә кысылган шушы вакыт аралыгында ул үзе бер гомергә торырлык еллар кичкән Бетен гомер буена янучы йөрәге Да»ау миченә дөрләгән хәлдә кергән! Гомер җыры руладасы Яшьнәп үткән еллар Рәхимсез сынау вакыты Цейтнот ззәрлекләве Йөрәкнең бөтен барлыгына янып балкуы! Кыскасы әлеге әсәр Ватан солдаты шагыйрь коммунист Хәйретдин Меҗәй турында һәм башкалар хакында да I -Монда MJ к Ә б< гм«'ң Ык елгасы ЛуеиОи.'ы ксЛгк. кара йор.н'.'зн I/»|CUH Бу.сн көн буе куаклир арасынгһг бор- Л1*/.тн ашап uiiprltK Барлшк.тарых г)и. ирекмаргм <!л бирле/лн тислг ку м-кук булды ‘
ЗИННУР МАНСУРОВ //.«М.*» ши.ыйрь. .Аул бирзя». ./Гел суы» исемле татарча һ»м русча I»Тысячелистник»! китаплар авторы Одлби глнкыйгь лссеисгика илклсендл дл 'шли Камнда яши
Әгәр төштә ашап йөрсәм берлегемнең каресын, әнкәй мәрхүм сыгар иде күзендәге бер яшен
><И ходаем! Хәтәр хәвеф килмәгәе илләргә » Кулларымның каралуын юрар әллә ниләргә!
«Нишләтмәкче кара язмыш кара җиләк йоттырып?
Юкка гына алар шулай уңмаганнар котырып...»
Үзе булса, «Кагылма!» дип. сугар иде кулыма.
Төштә түгел, өндә ашыйм — аермасы шул менә.
Нигә юрап торуларың, килгән инде киләсе...
Ачыттыра кара җиләк — тамган мәллә ил яше?!
Соңгылары күңелемә ятышмады бигрәк тә.
Шундый тойгы: җиләк каптым үзем яткан зиратта (?!).
Әллә сугыш сыйламакчы мине шундый сый белән?!
Куакларга җиләк түгел, кара күмер сибелгән..
Мондый хәлне ни дип юрыйм — бәлки, йөрәк сизәдер?!
Җиргә кара җиләк булып кайтырга да без әзер...
Куйчы әле — ватандарның буламыни үз гаме;
бөрлегәнгә кунган бары олы юлның тузаны.
Безне күмер хәлендә дә танучылар табылыр.
Бөек Җиңү табынында... кара җиләк тә булыр
..Соңгылары күңелемә ятышмады бигрәк тә. Шундый тойгы: җиләк каптым үзем яткан зиратта...
2 -Минем блиндаж янында бертуктаусыз снарядлар ярыла Башны күтәреп-күтәреп карыйм Менә окопта аягы өзелгән ак әтәч тыпырчына
I» »«
3 Басудагы эскертләргә ут төртеп, төтен каплавы астында Журовкага кадәр китәргә булдык-
19.9 41
Ничек инде ышанмыйсың Рәңҗемәгез, эскертләрем,—
сезләрдә дә җан барга. кемдер тиеш янарга!
Әллә ниләр хәтерләтеп, әйләнде дә тулганды.
Бакчасарай тарихында шундый бер хәл булган ди.
Дошман явы якынлашкан шушы гүзәл мәркәзгә Килеп җиткәч, кем әйтмешли, «очраган ди бер тазга»...
Сукранганнар: «Җенле урын!
Әйләндереп йөретте..
Килгәчтен дә табып булмый, әллә үзен җир йотты?!»
Хан сарае табылмаган, кайнап ташкан яу үче. һәм шулвакыт ишетелгән «сатлык» әтәч тавышы...
Манаралы түбәләрен бакчаларга күмгән дә.
утыра ди Бакчасарай, оеп тирән үзәндә..
Туган йортны искәрмәстән була икән сатып та.
. Яраланган әтәчебез тыпырчына окопта.
Ярый әле баш өстендә канат җилпеп очынмый; дошман күзе ак әләмгә охшатмасын өченме?!
Җәрәхәтле гаярь кошкай кызганыч та, кызык та, гыйбрәтле дә: әтәчләнеп булмый алгы сызыкта!
Бөркетләрем!
Әтәчлектән — куркаклыкка бер адым...
..Сугыш коштан корбан чалды — исәнлеккә юрадым.
Тәрәккыят паровозы алга бармый һич кенә, Лазо төсле фидакярләр ташланмаса миченә
«...Атсаң, яндырсаң да. ■
Немчурага җавабымны шулай әйттем шигырьдә Вөҗдан кушып яздырганда алдаламыйм мин бер дә
Кирәк икән, утка каршы кабынырмын ут булып. Төтен очар, көлем калыр Җир шарына йотылып
Эскертләрем, менә шулай утырыгыз җай янып. (Илеңдәге төтенгә дә була икән таянып!)
Төрекмәнем Урта басу Шулкадәрле үз инде
Авылыма чигендереп, каралтсагыз йөземне?!
Кара мунча төтененә качырмагыз сез мине!
Мәсләгемнән тайпылмыйча, кичтем күлме төн-көнне Исерталмас теге яктан кергән ладан төтене!
Гүрдән атам-анам каргар «Ватанга да син үксез!* Адашмаска! Туган йортка кайта алмыйм җиңүсез
...Тотынырга сыңар салам калдырмыйча үзенә төтенеңнең очкынлысын җибәр фашист күзенә!
Мәңгелеккә томалансын — уртак максат шушы ла Сезнең төтен Жанна д Арк һәм дә Болгар тәрәккые төтененә кушыла
Әнкәй яккан коймак миче төтенен дә табарсыз Ә хәзергә озатыгыз Журовкага кадәр сез.
■I *Тац ата Ал гына ятып аласы килә Яга.и, ләкин куаллр йожыллтый, баш һа мин уйлавын длвам ит» Кайчагында бетен гәүдә кисәк-кигәк сикереп криган тосле була*
30»<1
Тәүлек буе башым уйда — татым беткән йокларга. Вакыт әрәм — черем итү кебек җыен юк-барга
Инде менә ничә атна итекләрне салган юк. Сәгатемдә минут угы гына йөри әйләнеп
Салмак аккан вакыт хәзер шарлавыктай ишелә!
Сәер халәт уяу килеш әллә нинди төш килә
Күкрәгемдә йөрәк типми, ә сәгатьле шартлаткыч!
Мандолинам кыска көйләр генә уйный — шаккаткыч
Янар көчкә ашыктыра — башка вакыт үлчәве
Арттан дулап килгән чалгы кыеп ала үкчәне Вакыт белән санлашмаган чак та булды югыйсә Ә сәгатең шартлаткычта гомереңә чик куйса!!
Үкенечле салмаклыкта башкарылган ней башы
Көндәлеккә әллә нокта, әллә өтер куясы!!
Мәрьямемә «Исән!» сүзен язарга дип мең кыздым Хатың килсә — нуры төсле инде сүнгән йолдызның!!
Булсын шундый тизлегендә гомер атлы көй-агыш!
Изсә дә ул үзебезнең тегермәнгә коя ич.
Җилкәдәге кырык яшем җитәр әле хуш, әйдә, ахыр чиктә газиз халкым гомеренә кушөрга
5 . Күзәтү урыны ечен җил тегермәненең эчен һәм эшләнүен карадым Мин ул тегермәннәрне бик куп очраткан булсам да, эченә кереп караганыл юк иде яле Онга буялып чыктыж
• I» 41
Яшәү утын көчәйтергә ташы күпме ут биргән. Нигезенә көнләп-еллап он тузаны утырган. .
Онта белән ныгытылган — кальгәләргә торырлык!
...Ничек күзләү торбасына керә алган бер орлык?!
Карап туймыйм — шуннан гына тора, имеш, бар эшем Олуг икмәк күзе аша күзлим сугыш барышын.
Ачлык явы тылдан бәрсә?! — җиңү авыр монысын..
Тегермәндә дары исе баса төште он исен
Миндәй авыл баласына иң авыры шул хәзер.
Безнең өчен сугыш исе. бәлки, шундый буладыр Бутамаска иде бергә дары белән он исен! Тегермәннең канатына Дон-Кихотның сөңгесен кадап, җиргә егылудан файда килә кем өчен?
Икмәк атлы хакыйкатькә кадый, җыеп бар көчен...
Дурбин'дагы бөртек аша күзлим һөҗүм барышын
Бәлки алар сугыш ачкан синең өчен җир даулап?! — Авыр сорау төсле орлык тора мием бораулап.
...Туган йортта мине көткән икмәк хәзер таш инде...
Ризык — булыр, әгәр сугыш ашамаса башымны.
Ятып калсам, шытып чыгар кесәмдәге арышым.
Яуга икмәк аша карыйм — шуннан тора бар эшем...
6 -Эчтем, бераз узел дә кыздым •
24 II 41
Йоттым шул. тахилгә генә эчкән ди бит тавык та. Яшәү өчен күтәрдем мин утырсам да табутта
Юк, әҗәлгә каршы дару салып эчмим касәмә.. Сугышта син көн дә үләр куркак булсаң — яшәмә!
Халыкларның канын эчеп, исергәндә паразит, көн дә үлем исереклеге белән йөрү — хәрәм бит!
Эчми исерек булырлар ди мәхшәр-үлем күзендә.
Ә мин аеклыктан гаҗиз,— нигә? Белмим үзем дә.
Шәраб сорап тилмерттеме җанымдагы хәйямлык?!
Бераз кыздым, әмма җебеп — мәлҗерәргә чамам юк!
Юк, кыюлык өчен түгел,— кыз катына ашкынмыйм; шулай ук җан сызлавын да хәмер белән басмыйм мин.
Тиредән үк чыга-чыга, бер сөйләшер өчен дә эчмәдем мин. Болай да сүз тоткын түгел эчемдә.
Шундый афәт вакытында түгел күңел ачуым Бу башыма йөз ләззәттән өстен бер уй баш бүген.
Риза: янып үләргә дә, булсын хәерхаһ кына. Эчтем гомер шәрабымны Ватанымның исәнлеге хакына!
7 -Бүген мунна кердем ■
Юындырды каен кызы! — әйләндем күк сабыйга. Карт тәнемә төште бугай себеркенең сабы да.
Без бит сөттә коенмаган,— ник яшерим мин аны?! Юк, үзең дә керләнмичә пакьләп булмый дөньяны
Ләйсән, үзе пычранмыйча, җирне ничек агартсын?! Дөлдел түгел,— тапсыз тотып булмый мирнең ак атын
Кызу сугыш үзе үк, дим, кара мунча түгелме?
Йокса йоксын тәнгә корым — каралтмасын күңелне!
Ә мин, бәлки, уз мәетен үзе юган үлемдар?!
Җирне мунча кертешергә әле гомер түлем бар!
Пычрануга түзалырмын ант пакьлеге хакына. Тик төшмәсен ил алдында йөзгә нахак тап кына.
Җанга — мунча?! Сафлануның бардыр башка юлы да Халкың өчен фида булсаң, барысы да юыла
Я -Ат бер юрта, бер атлый
Кучер 39 яшендлге бер кызылармеец. аныц узе д->, тавышы да акрын, бер д» минем гадәткә дә. минем әтәйнең гадәтенә дә охшамый Акрын хәрәкәтенә зч кенә поша •
Атның салмак атлавыннан җаным өшеп, кан катты. Бәгыремнән өстерәлә салпы чана канаты.
Әгәр өйсәм алашага иңемдәге бар йөкне!..
— Дошман угы каршысына коштай очып барыйкмы?!
Эчпошыргыч үшән кучер әнә шулай ду килә Ә мин ярсыйм: «Соңгарырга ярамый,— дип,— дуэльгә!»
— Бүлдерергә теләмисең йоклап барган ат төшен...
— Ашыктырмыйк, Хәиретдиныч, алгыр вакыт агышын.
Әллә сәгать туктап калган — салып карыйм учка да. Кыймылдамый утырамдыр сыман кара мушкада
Әллә инде, тирбәткәләп, саташтырды ат мине?! Шушы мыштыр кучеремдә күрем Сапый абзыйны.
Ябык чана зинданында Апуш бара Җаекка!
Үрсәләнә янәшәдән йөгерерлек җаи юкка
Шулай урап чыгуымы тәкъдирендә язганны? Әллә ясый маневрлар алыр өчен Казанны?
Атышырга ашыгамы
Кара елга катына?
Шул ук канлы чана бугай, башка, ахры, ат кына
Кемгә икән, кемгә икән артка таккан чанасы?!
Бетен илгә яный бүген бароннарның яңасы
Буран булып сукты оран «Патроннарны не жалеть! ■>
Юк, җәяүле йокы, җитте — бишегеңдә син ял ит!
Яный барлык шагыйрьләргә бәрелешнең яңасы Ватан исән калсын өчен кемнәргәдер — атыласы, кемнәргәдер — асыласы, кемнәргәдер — янасы
Әкренлектән йөрәк сызлый, кучеремнең — янбашы Төштәй кыска гомеренә гасырларны сыйдыралган Тукайҗанның чанасы алсачы!
9 «Бүген бер фотокорреспондент мине. ак халат киер-теп. фотога төшерде»
15 2 42
Гасырлардан: «Төш, төш!—диеп, киңәш бирә Кол Гали.— Сүздән сурәт ясаучылар сурәтсез дә калгалый...»
Канкай углы Бәхтиярдан ишетмәдем хаклау ник? «Дастан булып калучыга сурәт нигә, полковник!..»
Мәгълүм инглиз китапчысы сорап язгач фотосын, Шиһабетдин Мәрҗанидән галим ник бер хат алсын...
Мондый ядкарь таратуны, бәлки, чүпкә саныйдыр: «Хәтердәге сурәтеңнән гайреләре фанидыр!..»
Сукыр Каюм: «Минем кебек сурәт-сынсыз калма, дим!., һич югында охранкадан төшерттерә алмадым...»
Шаярткандай итте шулай «академик» Насыйри. Фанатиклар кычкырышты: «Сурәт — харам — җан сорый!» Фото-маһир Ксенофонтов биләп алды бар гамем. Бреслауда төшермәкче булган фашист мәргәнен...
«Истәлеккә» калдырырга ниятләгән ул аны.
һәм төшергән... йөрәгенә очып килгән пуляны...
Сурәтчене аткан фашист, аткан, димәк, үзен дә.
Кара шәүләң катып калса үлмәс халык күзендә?!
Аермачык күзаллана Кол Галидәй зур затлар. «Мәңгелекнең суларында агып китте сурәтләр, агып китте сурәтләр...»
...Ә фотокорр ашыктыра, алдырмыйча сулыш та: «Моңланмагыз — Сезне ташка басыйк әле шук төстә...»
Юк, рәсемгә уйсыз гына төшеп булмый сугышта.
10 "Сугыш башланганчы хатын-кызга минем караш бик ялгыш булган Мин хатыннарны сугышта паника күтәрергә генә ярый торган кешеләр дип саный идем»
9 11.
«Бүген Настя белән (без торган квартирада торучы 21 яшьлек кыз. кара чәчле, мөлаем йөзле, аның белән ни сөйләшсәң дә хәтере калмый) «Мин бу Скородноеда үлсәм, минем исемгә бер колхоз гозергә» суз бирештек»
21 11 41
«...Әтәч менгән читәнгә, «Кик-ри-күк!» итәргә. Әтәчкә дә хәбәр килгән Армиягә китәргә».
Көйли-көйли киткән идем шушы никрут җыруын. Итегемне әле һаман сала алмый йөрүем.
Җиңеп кайткач басмачыны — әллә ничә бәк явын, мине күпме үгетләде Хаҗуафа апаем.
«Кал», дип. кызлар кочагына кертмәк булды җим белән.
Имеш, гыйшык гашрәтендә сәргаскәрләр җиңелгән!..
Йотылырсың — әгәр язса юха кыздай зәһәр яр.
«Китәм,— дидем,— өйдә ятып, алып булмас шәһәрләр...»
Ымсындыргыч «Калчы!..» сүзе агып тора баллары...
Сугышта да очраштырды арзан ишек баулары.
Гыйбрәтләрнең төрлеләрен күрдем сугыш юлында: Мәхәббәттән нәфрәткәчә төшкән гаурәт колын да,
«Илем, анам, ярым!» диеп, янган йөрәк көлен дә
«Зәгыйфь затлар» аркасында чыккан кайчак сугыш та Юк, юк, мондый нәтиҗәгә килмәм соңгы сулышта
...Бүген Настя әйтеп куйды үзәгемне өзәр сүз Ярый, кызлар, исемемне кушып колхоз төзерсез
Ташбилгем дә калмас, бәлк> ядка алып еларга Яратудан янды диеп я-ра-ту-дан ян-ды, диел аңлатырсыз елларга
II - Минем үлемем — минем Ватаным. .кине.м сый- нъибым үлүе түгел ич Шулай булгач. без -Без.л үлем юк'- — дибез-
Үзен-үзе утка бирер әкияти феникс — янә көлдән яралучы мәңге үлмәс фани кош
Шушы җанкай әллә ничек төшкә кереп йөдәтә.
Нигә язмыш катгый сүзен читләп-читләп йөз әйтә?!
Юраунамә, чегән төсле, матур алдап көл миннән Без яңадан яралганнар мәгъмүр Болгар көленнән!
Шэһре Болгар каласында Колбиконең коесы тирән, суы юк Шэһре Болгар каласының иселе калган, yjc юк
Хәтта нәсел агачының көле күккә очса да, халык рухы, феникстан, яңарырга көч таба!
Кат-кат янган Идел-иортын яңабаштан гөл итә. Хәрабәдән Мәрьям ана булып калка Көлбикә
Утка каршы фидаича януыңны ил көтә!
Синнән тимер бөти генә торып калса көллектә?! Мәңгелекнең балдакланган кошы булу язганмы? Башка уйлар эзәрлекли әле бүген абзаңны
Фашизмның каракошы янар — тынмас җан һаман Әллә ничә башлы булып терелмәсме яңадан'
Тагын гайрәт иңдерсәләр, авызына салып кан?!
Җирдә күлме мәдәният, янып, кабат калыккан
Җирең янса. Кояш улы янган төсле яшендә,— көлгә җан-pyx өрер өчен ярдәм итмәс әфсен дә
Миләремне изә вакыт — тыгызланган бигрәк тә. Тамырларым, бикфорд кебек янып килә йөрәккә!
фидаича
күңел кошы дип җилкетә, дип җилкетә!
Утка каршы януыңны ил Йөрәккәйне «Үлем юк!» «Үлем юк!»