АК БҮРЕ
ичен син безгә килеп чык әле,— диде Аня, язу ма-шинкасына чиста кәгазь бите кыстыра-кыстыра,- бүген безгә Тау Капланы кунакка килергә тиеш.
— Чынлапмы? — дип колагын торгызды Сергей.
— Әйе. ала каплан. Әнә. теге минем туным кебек,— дип. Аня ишек катындагы элгечкә ым какты. — койрыгы да бар.
— Я, я, үпкәли дә башлады инде. Юньләбрәк аңлатып бир әле
— Әй, журналист исемен күтәреп йөргән буласың шунда. Спорт бүлеген алып бара бит әле Ж.ИТМӘСӘ...
— Нәрсә?
— Дуремарыңиы беләсең ич инде. Тагын шикләнеп карый башлар...
— Исемен бозмасаң ярамыймы? Теләсә кемнән көләргә генә торасың. бер дә бизәми бу сине, Сережа Ә Нуриманның сиңа ни начарлыгы тигәне'бәр? Авыз ачып бер сүз әйткәне юк, ә син менә...
— Миңа ни булган? Соң, ул үзе, авызына су капкандай, бер сүз әйтми, күзенең агы белән тик карап утыра.
— Дәшмәү — дошманлык билгесе түгел ич әле. Ул болай да күп сөйләшә торган кеше түгел.
— Көнләшә бугай ул бездән, Аня.
— Куйсана, булмаганны.
— Куйдым, куйдым, бетте. Күптән шул Зырянов турында язарга кулым кычытып йөри иде. Эш беткәч уйнарга ярый ди: мин сезгә
ӘХӘГ МУШИНСКИИ (1951) —прозаик. Рус телендз Татарстан китап нәшриятында чыккан «Треугольники* дигән китап авторы Казанда яши.
Аһ. шайтан, шулай бит әле! — Сергей маңгаена сугып куйды: Аняларда бер төркем альпинистлар жыелырга тиеш иде ләбаса. Шунда илдәге иң зур пикларның дүртесен яулаган әлеге «Тау Капланы» да килергә тиеш иде.— Зырянов килгән, димәк?
— Кичә иртән самолет белән килеп төште Тукталуын бездә тукталды.
- Шәп булган бу,— дип Сергей кулларын уып алды,- күптән койрыгыннан тотарга йөри идем мин аның.
— Киләсеңме соң?
— Әлбәттә! Тик менә...
кунак рәвешендә түгел, ә «коен куйган» корреспондент буларак кына барырмын Каплан белән очрашу өчен. Кемнең ничек каравында минем ни эшем бар?
Акыллы кешедән акыллы сүз чыга Карале, хоккееңны канчан кертәсең? Сәгать биштә мин таям, машинкада үзең басарсың, безгә кунаклар килә
Чатым' Сәгатеңә каран куй. ун минуттан текстны колагына тукый башлыйм. *
Сергей шкафтан язу кәгазьләре алып. Аняга күз кысты да у з- ләренә чыгып йөгерде
Яшьләр газетасының спорт бүлеге мөдире Сергей Матушкнннан кала, бер йөз унберенче бүлмәдә тагын культура бүлеге мөдире Бельский. авыл буенча хәбәрче, әле университет бетереп кенә килгән Красно перов һәм кырык биш яшьләрендәге, һәрчак көләч. тү!әрәк йөзле Гөлсинә Шакирова да утыра иде
Матушкин йөгереп килеп гә керде, утырып, автокаләмен кәгазь буйлап сәяхәткә д.« җибәрде Алканы кем. ничек, нәрсә белән кап кага керткәнен уйлап торасы юк. мең тапкыр язылган инде репортаж очерк түгел ун минут, күп дигәндә унбиш минуттан эш бет кәй булырга тиеш Кеше сөйләшкәне аңа комачауламый, ул хәтта үзе дә сүз кыстыргалап ала иде. яисә ул аны бөтенләй ишетми, беркемне дә күрми дә. материал гына кызык булсын Бүген исә ул яза да ала. сораганга җавап бирергә дә әзер, үзе дә сораштыра ала
- Сережа, хоккейчылар «анодка акча алырга гына киләләр икән, әйсме?
Монысы Гөлсинә инде, башка берәү дә алай димәс
Беркатлы кеше дә инде син. валлаһи Уйлап кара аларнык кыш буе уеннан, күченеп йөрүдән башлары чыкмый, ә җәен грениров ка, җыелулар, ял Я. кайчан панок артына бассын ди алар?
Нинди билет ди тагын, мин сиңа кассир түгел ич. дни телефон трубкасына Бельский кычкыра
Әй. Бельский, карале, син миңа премьерага ике билет табам дигән илен
Соң. ходаем. Сережа, бар да ал. билетлар иркен бнг Билетлары иркен булгач, нинди премьера инде ул?
Матушкинга ни якын утырганы Дима Красноперов иде Ул. җилкә се белән трубканы яңагына кысып, беренче биткә турыдан туры хәбәр алырга тырыша, вакыт вакыт
Күпме, күпме? дип гаҗәпләнеп сорый Кнтегезче. андый ук савым булыр микәнни* Гуктагыг бер генә минут Сережа, ничек синеңчә?
Дима бәгърем, эре мөгез лел әрдән башка теләсә нәрсә хакында сора әйг.гм ь> бнрәм Ә нларны белмим
Ашаганда беләсеңдер бнг?
Ашаганда беләм Аеруча сарык итеннән кәбаб яратам мин Матушкин сөйләшә торды, яза торды Аның йөгерек алтын калә мен редакциянең иң каныгучан кешесе җаваплы секретарь, ку итекле Хафизон кына туктатса туктата алыр нде Бүлмәгә ул көтмәгәндә МЫШТЫМ 1ЫП.Г кип II К« р.» -пн ҖНбӘрГӘН UT8 •' ц и ин м nii.i.i lun.i. болан ягарга ярамаганлыгы» аңлата башлый Әгәр аның белән мәгънә сез бәхәскә керсәләр, ул кычкырынып, үзенең тоткан урыны белән масаймас, «сыгын ташлыйм, бетте-китте* димәс. ә бәлки эчтән генә тулар, «чг.ш генә тантана итәр Тыштан ис.» бу халәт күллек тәрг.кен ешрак 1НГЛ1КЛ.1И башлавында һәм юл санын үлчи торган линейка бсл.ш янбашына шапылдатырга готынуынла күренә нде
Сережа, мин материалга мондый исемнәр куймаска үтенгән идем бит АЬ и.» тагын
Алтын каләм сөрлеккәндәй булды. Матушкин урындык артына сөялеп турайды. Хафизов тыныч кына дәвам итте:
— Үткән атнада син язманны «Кунакта югалткан алка» дип исемләгән идең. Астарлы шинель турында язганыңны гаепләп тормадым Син солдат боткасы ашаган кеше түгел, шинельнең бернинди астар лыгы булмаганын белмисең Голлар, очколар турында суз барганда, бөтенләй башка эш стилистика!
Бу — перчаткага шап итеп сугып тавыш чыгару гына түгел, ә касыкка кундырып, астыртын нокаутка җибәрү! Монда ык-мык итеп тора алмыйсың инде.
Матушкинның аклануы бик сыек килеп чыкты Соңыннан дикъкатен туплый алмый озак азапланды, яза башлагач та каләме җөмлә саен төртелде Вакыт соң иде инде материалын да үзенә түкелдәтергә туры килде
Аняларга ул сәгать җиденчедә генә китеп барды Күңелендә үпкә чел бер хис тә бар иде репортажын күтәреп машбюрога килеп кермәгәч. ни булды икән дип. китәр алдыннан Анн кызыксынып керергә тиеш иде кебек тоелды Лифтта төшеп килгәндә «Бармыйм!» дип тә уйлаган иде. урамга чыккач, салкынча саф һавада бу фикердән җилләр очты Аняларга ун минутлык кына ара иде һәм ул. каршц бәргән җилгә йөзен куеп, аларга таба йөгерде Аня чакырды ич анц.. һәм ул киләп сарырга түгел, ә эш белән бара аларга, Нуриман бел.ец, торсын моны!
2
Аня Сабировага Матушкин ярты ел элек гашыйк булган иде. Аның чираттагы ялга китеп барышы, ә яңа машинистка Лияның ул көнне редакциядә беренче эш көне иде Аня редакторның бер үк ва кытта машбюро хезмәтен дә үтәгән кабул итү бүлмәсендә нидер басып утыра Алар озак кына бер-берсенә кызыксынып карап тордылар, хәзер инде юньләп искә дә төшереп булмый торган, танышканда әйтелә торган бер-нке юк-бар сүз алмаштылар һәм аерылыштылар. дөресрәге, ул чыгып китте, ә Аня эшләп калды.
Көннәрнең берендә ул җитди генә сәбәп табып, машбюрога керде, һәм тагын Аня аны сөенеп каршылады, алар озак кына сөйләшеп утырдылар. Дүртенче көнне ул җомга көн иде Аня:
— Нәрсә соң әле. Сергей, без һаман эш арасында гына сөйләшәбез? Әйдәгез, бүген безгә барабыз? Нуриман да синең белән танышуына шат булыр,—дип әйтеп куйды
— Ә кем ул Нуриман?
— Ирем
Үзенең чирек гасырлык гомерендә спорт журналисты Сергей Матушкин үз капкасына гарьләнерлек шайбаларны шактый кергтерде керттерүен. әмма бу кадәресе булганы юк иде шикелле әле \ны әзерлек группасына яңа килгән бер малайны шаярткандай, кәкре каенга терәткәннәр булып чыга түгелме соң бу?
Ирең бармыни синең. Аня? - «Ир» дигәне аның башына сый мый иде
Аня елмаеп:
- Белмәгән булып кыланмасана! диде
Мондый ихтималны Матушкинның уйлап та караганы юк иде
- Юкка гына Сабирова түгел икәнсең шул
— Кияүгә чыкканчы Стрельникова идем мин Син чынлап га минем кияүдә икәнемне белми идең мәллә?
Сергей башын чайкады каян белсен ди? һәм аны дачага чакы рырга ниятләгәнен, әнисенең дә бу хакта белеп калганын әйтте. • ул. 54
менә синз мә. ир хатыны икән ләбаса! Лня көлде генә дачага Нуриман ны да чакырса, бу эш барын чыкмаслык түгел, янәсе
Яхшы, икегезне дә чакырам, диде Матушкин
Шул көнне ул Лияның ире белән танышты
Озын буйлы, җилпучтай җилкәләре өстенә шакмак башы менеп кунаклаган Нуриман арык спорт бүлеге мөдиренең күңеленә бер дә хуш килмәде Буйлары болай бер чама та чамасын, арыклык каһәр, аны Нуриман янында бер малай-шалай итә дә калдыра шул Ишек катында алар кул биреп күрештеләр. Матушкин үзен иркен тотарга тырышкан булды, кем белән генә танышырга туры килмәде ана космонавтлар белән дә, чемпионнар белән дә Анын һөнәре танышу Ул хәтта Сабировнын җилкәсеннән дә кагып куйган булды Нуриман исә хатыны сүзенә караганда аның яңа дусты булган әвәл.» неп җитмәгән газетчыны күреп, артык соклану галәмәте чыгармады, бары теләр-теләмәс кенә «Бик әйбәт», дигән булды
Сабировлар бер бүлмәле фатирда тора иде Бүлмәсе зур Аны китап киштәсе икегә бүлгән түр ягында кнн тахта, бирге якга язу өстәле куелган Шулай итеп, монда йокы бүлмәсе дә. кабинет та. кунак бүлмәсе дә бар дияргә була. Стеналарның бер генә буш урынын кал дырмыйча карлы тау түбәләрен сурәтләгән эреле ваклы фоторәсемнәр ябыштырылган Почмактагы телевизор астында боз чаба торган балта никеле ялтырый
Матушкин кызыксынып китеп: «Син альпинист мәллә. Нуриман^» диде Нуриман бер сүз дә әйтмәде, ул язу өстәлендәге кәгазьләрен, китапларын рәтләштерә, әйбәт кенә эшләп утырган лыгырдык бер журналист дачасына киләп сарырга чык та кит. имеш, анын бәген кыяфәте шуны әйтеп тора иде
Лня:
Әйе шул. ул мастерлыкка кандидат, ә минем беренче разряд, дип мактанып алды Нәрсәсенә шаккаттым анын?
Матушкиниын кыяфәте чынлап та сәеррәк булгандыр әхры. чөнки Нуриман да йомшап
Ыы. тощно, дип кунды Ул татар акценты белән <ц»ны «с» дни. «ч»ны «ш» дип әйтә иде
Лня:
Ул безнең физика математика фәннәре кандидаты да әле, дип өстәп куйды
Ләкин Матушкин үзен кулга алып өлгергән иде инде һәм бу белдерүне гамьсез генә кабул итте. Нуриман, монысы нигә кирәк инде тагын дигәндәй, хатынына үпкә белән озак кына карап торды
Тынычлан. Нурым, кызма, күз нурым' Лня аны иркәләп шу лай «Нурым» дип йөртә иде
Матушкиннын йөрәген көнчелек хисе телеп узды, ул киштәдән ниндидер бер китап алды, укыштырган булды «Ике тапкыр кандидат бит әле җитмәсә, дип ачу белән уйлады ул. өстәвенә Нуриман Д ' түгел. Нурым Инглиз ХиллариI диярсең, шайтан алгыры'»
Икенче көнне Нуриман, эшләр бар дип. Лияны дачада калдырып, шәһәргә кйтеп барды
Шулай игеп, якшәмбе көш • алар дачада, әнисен санама!анда икәүдән икәү генә калдылар Төштән сон. туйганчы кояшта кызынып сулар коенгач, Матушкин \няны юмбә җыяр! а дип алып киме \лар урманга байтак эчкәре кериннәр иде ахры, егет шөбһәләнә калды кая карама урман да урман, бер ачыклык күренми Ә бит кич якынлашып килә, аяклар да аныранды. әйтә. шәһәргә кайту ятын та карыйсы бар Лня. анын в.нвәсәегн күреп, бер кычкырып көлде дә озакламый
I Эдм>пл Хиллари М||.1 <■ >ч <ня mitiiHHiu to Эперепка бс-ргнп з »|» 1 .
i.m кеше < Лншр тк.»рм.м<)
яр буена алып та чыкты Алар талчыгып җылы комга хтырдылар. кояшның елга аръягына төшеп баруын күзәттеләр. Су өсте киңлеге ялкау гына дулкынлана, каршыдагы шул киңлектә тынычлык тантана итә иде Аня
Дөньяда шушы Иделдән дә матуррак җир бармы икән? — дип әйтеп КУЙДЫ
Ә таулар соң? - диде Матушкин Ул һаман да Аня белән альпинизмны янәшә куеп карый алмый иде Ничек инде шундый зифа, нәфис Аня кыя-ташлардан үрмәләп йөрсен ди!
Таулармы? - дип кабатлап сорады АняТаулар ул башка,- Аның тавышы уйчанланды, ә карашы кояш баен бара торган алсу- зәңгәр офыкка төбәлгән иде Матушкин әле елга аръягына, әле кояш баешына, әле Аняның йөзенә, кояш баешы чагылган күзләренә карады, һәм аның шушы янындагы матурлыкка кушылып китәсе килде һәм ул яңагын Аняның чигәсенә тидерде.
Аня читкә тайпылды
Бусы нигә инде? Шунсыз гына булмыймыни?
Матушкин ни дип әйтергә дә белмәде. Гөнаһсыз бер хәрәкәтне нишләп әле теләсә ничек аңларга мөмкин икән бу дөньяда? Аның бит Аняга фәкать орынып кына карыйсы килгән иде. Ә нәрсә килеп чыкты ул. имеш, ир хатынын юлдан яздырырга тели икән ләбаса Оялудан Матушкин баеп бара торган кояштай кызарып чыкты.
Аня. чебеннән фил ясарга тырышуын аңлаптырмы, гаепле сыман Үпкәләмә. диде һәм кулын аның ут янган битенә куеп торды
Якшәмбе сәяхәтеннән соң алар арасында ирләр белән хатын-кыз арасында сирәк очрый торган дуслык мөнәсәбәте урнашты. Андый дуслык ике якның берсе аз гына йомшаклык күрсәттеме, хәзер уалырга тора Егет үз хисләренә хуҗа була белмәсә. яки хатын-кыз заты тойгылары тулып ашкан бер мәлдә үтенечле карашка таба беренче адымын атласа, бу дуслыкның эзе де калмый.
Аняның ире аз сүзле, һәрчак үз эше белән мәшгуль, күңелсез бер адәм булып тоелды Матушкинга. Ул язу өстәленә тәртип белән салынган кәгазьләреннән башка хатынын да. аның дустын да күрми иде кебек, һәм Матушкин. Аня ничек үзенә урын таба икән, ничек тора ата икән ул бу утын агачы белән дип гаҗәпкә кала иде. Хәлбуки. Нуриман вакыт-вакыт аларга авыр караш ташлап ала. һәм Матушкин ул караштан «Аня. нәрсә таптың син шушы кәгазь бите буяучыдан?*, яки «Әйдә. әйдә, вакыты килеп җиткәнче гөрләшегез әле » — дигәнрәк мәгънәне укый иде Ә кайвакыт бу караштан: «Җитте сиңа, туганкай, канны кыздырма - дигәнне дә аңларга була Шуларны тойган минутларында Матушкин үзен үзе иң соңгы сүзләр белән битәрли. «Вәссәлам. монда минем соңгы тапкыр аяк басуым».— дип антлар эчә. Аз гына күрми торса, тагын Аняның нурлы да. йомшак та. чакырулы да күзләрен сагына һәм аяклары үзеннән-үзе Сабировлар ягына тарта баш лый торган булды
һәм менә тагын ул җил кенә-җнл кенә аларга чаба Аңа Зырянов белән күрешеп, үзебезнең моңарчы караңгыдарак кала килгән альпи-нистларыбызны «яктыртырга» кирәк. Аннары, дөресен генә әйткәндә, альпинизм турында аның юньләп язганы юк. Әнә. газета укучылар бер мәкаләдән соң хәтта «Идел буенда нинди альпинизм булырга мнм- кин?!» — дип хат җибәргәннәр.
Шуларны уйлый-уйлый. Матушкин, декабрь карын шыгырдатып. Анялар фатирына ашыга. «Кызык,—дип уйлады ул. ниндирәк кеше икән бу Тау Капланы? Аның белән әйбәт кенә интервью эшләргә кирәк. Юк. очерк язу хәерлерәк булыр Җентекләп сорашырга һәм шундый итеп язарга кирәк ки' Хафизовның күзлеге маңгаена менеп утырырлык булсын! Афәрин. Матушкин, менә сиңа җилкендергеч яңа бер эш күренеп тора...» 56
3
Тау Капланы тәбәнәгрәк буйлы бер адәм булып чыкты Ул встал түрендә башкаларны тынлап утыра иде Чалара башлаган чәчләре кашына кадәр төшеп тора, ә каш астында бик эчкәртен кереп урнашкан үткен күзләре я әңгәмәдәшенә төбәлә, я уйчанланып кала Табын * янындагы һәр сүз аның монда икәнлеген истә тотып, кычкырып, махсус ? аның өчен, мондагы иң хнрмәтле кунак өчен әйтелә иде
Тау Капланы - Зырянов Юрий Степановичка сүз бирделәр Ул * болай диде: *
Ак ашъяулык бнркәлгән табын янында без елга бер тапкыр. - ике сезон арасында гына җыелабыз Касәләрне дә менә шушылай итеп. х елга бер генә күтәрәбез буган Галстук таккан килеш сезнең барыгызны = бергә шулай ук елга бер генә тапкыр күрәм Аны таккач, сез үзегезгә 5 түгел, әллә кемгә охшап каласыз кебек, хәерле булсын Быелгы тау J менүләрне йомгаклап, алдагыларын билгеләгәндә, әйдәгез, бу ген безнең ' арада булмаган кадерле дустыбызны искә алыйк
Матушкин әкрен ген.» итеп. Анядан
- Ә кем ара да юк? дип сорады
Зәйтүнә Даутова
Ә канда соң ул хәзер?
Кавказда һәлак булды
Ничек?
Соңыннан аңлатырмын, диде Аня тыңла.
Зырянов сөйли иде Аның тавышы карлыкканрзк. тәмәке тарткан нандыр дип уйларга мөмкин иде. Әмма ул тәмәке тартмый, димәк, сәяхәтләр вакытында тавышына салкын тидергән Матушкин Капланны күзәтә һәм уеннан аның сурәтен ясарга эпитетлар эзли, ул тауга менгәндә җил давылларның көчсез булып калуын күз алдына китерергә тырыша иде.
Я. егетләр. Коммунизм пигын уздык, диде Зырянов Безне хәзер Тянь -Шаиь һәм тагын нр-яңа икс биеклек көтә
Тагын Терскей-Алатаумы? - дип сорады Матушкин каршында утырган җирән сакаллы иптәш
Юк. аны без инде аркылыга-буйга йөреп чыктык Уырянов нын тоныннан, тнрәдәгеләрнең аны игътибар белән тыңлавыннан Ма тушкин республика җыелма командасы членнарының чиратта!ы экспедициясе җитди булачагын аңлап алды
Күкҗалга менәбезме?
Күкҗал гүзәл тау. тик ул бераз көтсен иле Шулай бит Нури ман?
Әйе. дип җөпләде Нуриман Безне Иркен Кылыч күбрәк кызыксындыра
Шулай, диде Зырянов. Иркен Кылыч җитди сырт
Кайсы сыртка караганда җитдирәк дип. җирән сак ә i ф.м сәфагә бирел мәкче иде. аны Зырянов бүлдерде
Җитди булмаган тл\ булмый ул llhpt Минем МОНЫ • тапкыр әйткәнем бар Иркен Кылыч тапталмаган, шунысы әйбәт тә Бөтенесе дә Җиңү пигына карый. Хан Тәңрегә ашкына яки Терек- й Алатауны сөрә Бу нәкъ мен.» шулармын уртасында nepr.iлегтлн
карап узу рәхәт, ә тәпи тәпи барырга ераграк
Зырянов ашыкмыйча гына өстәл якындагыларны карашы б« 1ән сөзеп чыкты Нуриманнан башка берәүнең дә ул тирәдә булганы юк. шуңа күрә берәү дә сүз әйтә алмый тора иде Беравыктан Зырянов дәвам итте
Хозурның хозуры ике пик' һәркайсы алты мен тнр.к» Бер-<
Ак Бүре бик яман нәрсә lypi ы чямясм мек шунда ик< грузнн альпинисты һәлак булды. Ә икенчесе, анысының исеме юк. төп сыртта Күкҗа I белән Ак Бүре арасында, тегеләрнең икесе белән дә басма
кебегрәк кичү белән тоташкан Үзенә күрә өчпочмак кебегрәк. Зырянов кулы белән ясап күрсәткәндәй итте Бөтенесе дә аңладылар, бер Матушкин гына аңламады Аңа күңелсез иде Ул монда шаккаткыч вакыйгалар ишетермен дип килгән иде. хәзергә бар булганы исемнәр дә атамалар гына һәм бу озакка киткән сүзләр, табыннан бигрәк, производство киңәшмәсенә охшап калган кебек иде
Ә ул исемсез түбәгә менеп тору кирәкме икән соң? дип сорап куйды Җирән (аның Шура Шитов дип кул бирүе Матушкинның исенә төште). Тасвирламасын язасы-нитәсе була Вакыт әрәм итеп!
Зырянов аны ишетмәде дә диярсең:
Шәп таулар Икесе дә. Аеруча исемсезе. Чибәр дә чибәр, ул да чибәр! Яшь чак булса, анда сезне үзем алып менгән бу лыр идем. Билләһи, искитәрлек түбә ул Күкжалдан тәбәнәгрәк, ә Ак Бүредән биегрәк. Урталарында зифа манара күк утыра Зәйтүнәбез ачуланмаса. без аңа аның исемен кушар идек Зәйтүнә Даутова пигы, ә? Аның исемендәге урам бар. ә нигә тау да бул .маска тиеш әле!
Табын дәррәү шаулый башлады Фикер һәркемгә ошады. Матуш кин да исенә килде. «Кызык бу информация», дип уйлап алды ул һәм янында утырган озын буйлы, бөркет кыяфәтле егеттән (исемен бу кадәр кеше арасында исендә калдыра алмаган иде):
- Карале, кая соң ул Даутова урамы? дип сорады.
Олы Утарда, диде тегесе борылып та тормастан. Аның үз уйлары ун иде.
Ак Бүредә. Юрий Степанович, берәрсе язу язып тур калдыр магандыр дисезме: «Монда без фәлән-фәләннәр булдык, термостан чәй эчеп утырдык»,- дип?
Юк. Тауның исеме булса да. аның түбәсендә берәүнең дә булганы юк әле Бүре дип аңа әллә кайчан, альпинизм барлыкка килгәнче күп элек исем кушканнар
- Ә грузиннар?
Алар, үткелне кичеп, түбә төбеннән кире борылганнар. Нык әзерләнеп, тылны да ныгытып куйганнар югыйсә Мәгарә казып, бензинын, ризыгын, аяк киемнәрен калдырганнар. Тик өлкәне үпкә белән авырын киткән дә ике көннән вафат булган Иптәше дусты нын гәүдәсен бивакка алып кайтырга тырышса да. хәленнән килмәгән Аларны Ак Бүре белән исемсез түбә арасындагы әлеге үткелдән тапканнар
Мин аларның берсен беләм. диде Нуриман, Михаил Чаурия. шәп альпинист иде.
Туктагыз әле. ник соң алай? Нәрсә хакына? дип уянып киткәндәй булды Матушкин. Даутова да Ни өчен?..
Алар үлемгә дип түгел, тау менәргә дип чыкканнар лабаса,- диде Док, тәлинкәсенә винегрет өсти-өсти. (Команданың докторы Ринат Вәлнев кул биргәндә үзен шулай дип таныштырган иде).
- Бу теманы туктатыйк әле. - диде Аня. Сережа, син үзең дә нигә икәнен яхшы беләсең бит
Акылым белән аңлыйм да бит, ә менә күңел Гомерләре өзелер булгач, нигә шулай ашкынырга?
Романтика.— дип куйды Док.
Шулай.— дип килеште Матушкин. кеше үзе романтика инде \.| Жан ияләреннән бары кеше генә үз тормышын үзе катлауландырырга сәләтле.
Бу таш безнең бакчага инде. - дип көлеп куйды Шитов.
Кыек атып туры тигезде, дип өстәде кемдер
Без кешедәге мөмкинлекләрне сынаучылар. - дип икърарлады өченче берәү.
— Куйчы әле! дип кул селтәде аңа каршы Шитов. 58
Ниндидер бер көч Матушкинның теленнән тарта иде. Нинди көч икәнлеге мәгълүм инде - журналистлык шаукымы Хәзер ул үз эшенә керешкән, егетләрне кыздырырга тотынган иде
Принципта ул альпинистларның ни файдасы бар соң’ футболиста.ip бер хәл инде алар кассаны баеталар, ә сез сон? Го- мерегезне җилдә җилфердәтеп. шуның белән горурланасызмы? Гомумән. альпинизм мина шикле һәм нормаль булмаган нәрсәдер кебек i тоела. Рух көчегезне сынап карыйсыгыз киләме? Моны шәһәрдә дә * эшләргә мөмкин. Әнә күпме икейөзлелек, эшкуарлык, башбаштак- * лык. хулиганлык Мәйдан җитәрлек, җиңеңне сызган да сынал с
гына! Ул-бу була калса, инде монда сине бау ла. хәтта капрон = аркан да коткарып кала алмаячак. Егылсаң беттең днгән сүз. * Менә шул. Ә сез әллә кая Каф таулары артына. Тянь-Шань биек- = легснә сикерәсез.
Ү «еңнең тауларда булганын бармы соң3 дип сорады Шитов * Матушкин тыныч кына:
1Ок. диде.
Бер дәме? дип кабатлап сорады Шито» ?
Бер дә. ә нәрсә?
Шул Шундый журналистлар күбәйде хәзер
Ничек инде «шундый»?
Күрмичә белә, белмичә хөкем чыгара торган
«Ишә җирән кешеләр мыскыллаучан булалар икән?» дип уйлап куйды Матушкин. Ә Шитов, күзләрен хәйләкәр кысып, дәвам итүендә булды
Бер бәләкәй генә гауга, беренче категория кыенлыктагысына менеп карасагыз нде Бүрек чаклысына күтәрелгәнегез булса, башка чарак сөйләшер идек тә бит Ә болан. дип кулларын җәеп җибәрде ул. бер беребезне аңламыйбыз шул
Мен » алмас дип уйлыйсызмы?
Ә нәрсә монда сүл куертып торырга, ди? Тянь-Шаньнан булса да бер әйләнеп кайтыгыз Бер уңайдан җанашыгызга эдельвейслар та җыеп кайтырсыз Шитов шулай диде дә Лияга карап алды Матуш кин аның ниятен аңламады аңлавын, әмма Нуриманның башы аска иелгәнне күрде. Бу вакытта Шнтовның профессиональ журналист белән чәнчешүен бөтен табып тыңлый иде инде. Аларны Зырянов та күзәтә нде
Форсаты килеп чыкса, ник әле барып карамаска икән? диде Матуш кип
Әлбәттә, әлбәттә, дип кыланды Шнтов. ник барып карамаска ди? Тяпь Шань таулары безнең культура һәм ял паркындагылардан бер дә ким түгел Әйдәгез, безнең белән бергәләп сәйран кылырбыз Ничек. Юрий Степанович? Үзебез белән алабызмы егетне3 Шитов күңелле генә игеп Зыряновка карап алды Тегесе сүз катмады Берике тауга алып менәрбез, җөйләре сүтелмәсә. әлбәттә
Сүтелмәс, лиде Матушкин катгый гына Тик. кызганычка каршы, мин сезнең белән бара алмам контроль пункты җибәрмәс
Куркасынмы? тип йомгаклап кунды Шнтов
һич юк. әйтә.м бит
Ну. монысы чүп кенә аның. Юрий Степановичтан сорасаң, бернинди кирта-фәллн булмаячак Шнтов Матушкннга сынаулы карашын текәде Теләгең булганда
Бик рәхәтләнеп барыр идем дә бит. миңа газетчы буларак та кы <ык әле ул Аннары, минем күптән инде альпинизмның мәгънәсен аңлыйсым килеп йөри Ә кабинетта утырып кына аңа төшенеп булмый бит
<) ул мәгънә кгм1ә кирәк соң? дип. җилкәләрен җыерып куйды Док Мәгънә, имеш штанга күтәрү дә ни мәгънә, мәсәлән3
(окның соравын Матушкин җавапсыз калдырды, чөнки аның иң төи сорауга җавап бирәсе бар күзен дә алмыйча җирән Шитов аңардан сүз көтә. Аня да көтә Зыряновның дәшми утыруын аңлап булмый, ләкин бер нәрсә ачык монда күзгә төтен җибәреп кенә котылырлык түгел, үзеңнең куркакмы-түгелме икәнеңне турыдан-туры әйтергә кирәк иде
Юрнй Степанович, сез. зинһар, бәхәстә артык кызучан дип уйламагыз инде Бик күптәннән альпинистлар белән тауларга китәсе килен йөри иде. Сәяхәт тәмен үз җилкәмдә татыйсым килә Китаплар куп укыдым, фильмнар карадым һәм һәрвакыт үз-үземә: «Миннән булыр иде микән? » дип сорау куя идем Аннары сез сөйләгәннәрдән чыгып кына түгел, кем әйтмешли, натурадан язасым килә Юрий Степанович, үзегездән калдырмасагыз. мин шундый материал умырып ташлар идем' Эш материалда түгел' дип җавап кайтарды Зырянов.
Нәрсәдә соң?
Нәкъ әнә теге «мәгънә» дигәнегездә: сезгә кирәкме икән соң ул?
Дөресен генә әйткәндә мин монда шуның өчен дип килдем дә Сүздә генә башкачарак килеп чыкты Матушкин Шнтовка карап алды. Бер яктан караганда, яхшыгадыр да әле бу мин нәрсәдәй башларга икәнен белмичә аптырап йөри идем. Эш шунда ки. альпинизм турында очерклар циклы язып, спортның бу төрен һәр яктан капшап карамакчы идем Үзегез дә килешәсездер: журналистлар сездән шактый ерак тора Тау түбәсенә менү турында радиодан да. телевидениене әйткән дә юк инде, турыдан-туры репортажлар тапшырмыйлар әлегә.
- Анысы шулай, диде Док.
Менә сез зур нәрсәгә оеткы салгансыз, дип дәвам итте Матушкин. - беренчеләрдән булып тау түбәсен алу. Ә моны кемнәр беләчәк соң? Кайткач язылган бер ике мәкалә кисәге эшләнгән эшнең йөздән берен дә күрсәтә алмаячак Экспедициянең тәрбияви әһәмияте хакында әйтеп тә тормыйм инде. Анысы ачык нәрсә. Ләкин сезнең йомыкый компаниягезне, бигрәк тә аның хезмәтен, романтикасын күпчелеккә аңлатасы иде. Шулай булгач, йөз мен тиражлы безнең газета трибунасын санга сукмау гөнаһ булыр иде Юрий Степанович, команда һәм газета дигән сүзләр - сүз генә түгел, безнең уртак эшебез дә бит әле. Мин бер нәрсәдән генә куркам: ризалык бирсәгез, мин сезгә җәфа гына булмам микән?
Матушкинның сүзе бетге Табын да сүзсез калган иде. Зыряновка ни булса да киңәш итү, аннан үтенү, аны ышандырырга тырышуның кирәге юк иле ахрысы Зырянов ашъяулыкны сыпыргалады. ипи вал чыкларын чүпләгәндәй итте
- Юк. җәфа булмассың, диде ул, ниһаять, башын күгәреп тор мыйча гына.
- Димәк, сез Мине дә алачаксыз?
Зырянов башын күтәрде:
- Уртак эш хакына. Сергей.
Ничек була соң әле бу? дип гаҗәпләнде Матушкин Мед осмотр үтмичә, капыл гына? Гади бер алла бәндәсе сезнең белән тау менәрме?
Жавап булмады. Аня. аны кочаклап, битеннән үпте, бөркет борын касыгына нык кына төртеп алды да. габын дәррәү гөрли башлады. Матушкин үзен герой итеп сизде. Хәтта Шитов та үзгәрде:
Курыкма, егет,— диде ул.— Тауларда калага караганда да хә-вефсезрәк.
Бер ун минутлап Матушкин игътибар үзәгендә йөзде дә. аннары сүз әүвәлге эзенә төште Өстәл уртасындагы коньяк муенын сузып утыра бирде, ә компания аны бөтенләй күрмәгәндәй, тырнаклар1, ка-
Тырнак тау бозлыгында альпинистлар ботнцкасыир кидсрсла торган очлы тешле металл «канланма
рабиннар, ыргаклар конструкциясе, курткалар һәм йокы капчыкларын ничек тегү, корыч һәм титан, тавык һәм гага мамыгы сыйфаты турында фикер алыша иде Чиратлашып, кычкырмыйча гына вәкарь белән сөйләделәр Матушкин, күпме тырышмасын, кызыксынып тыңлый алмады, аңа күңелсез булып калды, гүя ул инженер һәм фән кандидатлары, разряд ф ияләре һәм спорт мастерлары кызыклы, көчле, күлне күргән кешеләр _ белән түгел, ә берни аңлап булмый торган бер баптистлар янында утыра - диярсең ®
Үткән елгы тырнаклар юньле булып чыкмады.-- дип сөйли иде # Шитов Уйлап, баш ватып карагач. Док белән без алгы тешләрнең с почмагын киметергә булдык Ул кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь = тартып чыгарды (сызымдыр, күрәсең) Барысы да аның ижат жимешен ? карарга сузылды Матушкин да тыгылмакчы булып караган иде. бер = дә кызыгын тапмыйча. Аня янына кухняга чыкты
Я. Аня. мине Тянь-Шаньга аласыңмы? ;
- Алам
Матушкин аның жилкәсен кагып алды Аня бәрәңгесе чыжлый ~ башлаган табага иелде
Сережа, бар егетләр янына чык.
Матушкин китте
Ул арада тегеләр томат соуслы килька хакында, анын ерак сәфәрдә бүтән һәртөрле консервага караганда әйбәтрәк «үтүе» турында гәпләшә иде инде
Майлы консерва. бәлки, бөтенләй алмаскадыр'-* тиде Док
Юк, дип ж.авап кайтарды Нуриман. ассортиментны чикләмик Сөйләгән арада Нуриман әле генә кухня ягыннан кнлеп чыккан Матушкинны күзләре белән килька урынына ашый иде \ з согындагы килька урынына Дөресрәге, кипкән килька урынына «Карап карарбыз, дип уйлап куйды Матушкин. чебешләрне гау башына менгәч саныйлар»
4
Икенче көнне йөз унөченче бүлмәдә Матушкиннын тауларга китүен тикшерүдән дә зуррак эш булмады
Киселерсең, картлач, дип сагайтты Бельский Снндәйләр кулыннан килә торган эшме соң. кара инде үзенә эчеңдә жаның гына калган бит Аннары анда, биектә, эчтә яткан бөтен чирен өскә калкын чыгачак бит Менә, әйтик, син монда чакта язваң барлыгын белми йөрисең ди. ә тауларда бит килдечыкты булыр һәм вәссәлам Кайдандыр укыган идем әле. анда гади генә ангина кешене сындыра да кабергә дә кертә икән Ангина түгел <адн генә томау да хәтта’ дип Бельский елмайгандай итте
Ой. ой, алай димә, юрама, диде куркып куйган Гөлсинә Сережа, ә редактор нәрсә ди?
Ә редактор. Гөлсинә ханым, ял бирә, аңа тагын ун көн командировка өсти бар. Сергей Матушкин, тауларыңа, жый зо-ль вейсл арыңны ди
Алай, дип кабатлады сокланган Красноперов Алай. Сережа' Бельский кызыксынып
Ә әжерен ничек кайтарырсың? диде
Очерклар белән Хәзер үк башымда фикерләр кайнап тора Кайбер бүлмә ияләрен.» күрмәгәннәрен күрсәтәм әле Матушкин имән бармагы белән жавап.ты секретарь утырган якка төртеп алды Ничек эшләргә кирәген күрсәтәм әле бер
Матушкин мөрәжәгатен ишеткәндәй, ишектән Хафизов килеп керде Сережа, син Тянь-Шаньга жыенасың икән, дип. ул күллек дугасын рәтли башлады
Шулай шул Эдельвейска барам
- Шәп нәрсә. Кайчанрак соң?
— Дүртенче июльдә Пржевальскига очам.
— Әзерләнә башларга кирәк.
— Иртәгәдән күнегүләрне башлыйм.
— Юк. мин ул хакта түгел. Шәп кенә сораулар белән берәр анкета әзерлисеңме шунда. Альпинистларың кызыклы җавап кайтарырлык итеп.
— Әйтик, тау менгәнче төшүеңне уйла дигән әйтем дөрескә туры киләме? — дип теш шомартты Бельский.
— Нигә, андый сорау да булырга мөмкин. Шәп сорау,— диде Хафизов — Альпинистлар җавабын табар. Тагын нинди сораулар куярга мөмкин икән, уйлашыйк?
— Җәмәгать, баш ватмагыз,—дип сүзне бүлдерде Матушкин,— үзем уйлармын - Шулай диде дә, үзләреннән чыгып, күршедәге хатлар бүлегенә керде, аннары Аня бүлмәсенә таба атлады.
Аня машинкада Красноперовның «боламыгын» басып утыра иде. Бераз тын утырганнан соң Матушкин: «Кичәгедән соң кәефләр ничегрәк соң?»— дип сорады
— Әйбәт, диде Аня. - син киткәч, без әле Памир слайдларын карап утырдык Бераз арытты инде, өчләр тирәсендә генә яттык.
— Күзәтүемчә, сезнең компания аз эчә. күп ашый икән, аеруча Док.
— Анысы бар инде Ул үзендә «ашказаны чокыры» дигән авыру бар дип әйтә.
Матушкин көлемсерәде, аннары бераз уйланып торгач, беләгеннән тотып:
— Нуриманга минем сезнең белән бару ошамый бугай? — диде.
— Әйе. диде Аня, эшеннән туктап, — ул Зыряновның синең хактагы фикерен иртәрәк дип уйлый Бернинди күнегүләрсез... Уен эш түгел бит.
— Ә нигә ул аны әйтмәгән соң?
- Чөнки Зырянов белән бәхәстән файда юк Барыбер ул хәл иткәнчә булачак Өчебез генә калгач, Нуриман шиген әйтте аңа. Тик... ни файда
— Зырянов — егет кеше, ә синең карткаең көнләшүеннән тиресенә сыя алмый.
Аня җавап бирмәде. Ул тагын машинкасын шыкылдата башлады
5
Матушкинны Нуриман бер күрүдә сөймәде Ниндидер эленке- салынкы. таркау, әйтерсең, модалы кием астында ниндидер бик кирәкле гайкасы ычкынган, үз бәясен үзе белә торган, чибәр генә йөзле, солитер кебек юка һәм аксыл Матушкин аның саруын кайната иде. Акыллы һәм зирәк, фальшьны бик тиз тотып ала торган Аня Матушкинда боларны сизми, күрәсең Матушкинның көзге алдында чуалуыннан, шкаф ялтыравыгыннан да үз кыяфәтен эзләвеннән үк аның Нарцисс икәнлеге күренеп тора бит һәм ул икенче бер кеше хакына үзен корбан итәргә дә сәЛәтле кеше түгел. Андый кеше белән тауларга юл тотарга ярыймы соң? Кәкре каенга шәп терәтте ул үзләрен: альпинизмны спорттан атып ташлый торган софизмнардан башлады да, аңа булган кайнар мәхәббәте белән тәмам итте. Хәтта экспедициягә чыгарга рөхсәт тә алды. Башта бит юкса Шитов аңардан куркаклыгын таныта язган иде инде. Коры чыкты судан - профессионал шул, ни әйтсәң дә журналист. Юк, Матушкин, анысы, ир кеше түгел дә түгел инде. «Ә. бәлки,— дип уйлады Нуриман — Бу аңа гына шулай тоела торгандыр Башкалар өчен ул егеттер Аня өчен дә, бәлки. Бәлки, иң элек аның өчендер дә әле».
Юк. ул Аняны аңлый алмый Эштә үз бүлегендәге кырык сигез хезмәткәрне аңлый ала. ә менә өйдә үз хатынын аңлар әмәле юк.
Нуриманның Аня белән танышуы ел ярым элек Памирдагы «Варзоб* лагеренда башланган иде Әллә нне булмаган бер тау түбәсеннән төшеп килешли, бивакка кайтып җиттеләр дигәндә генә, инде бауларны иңнән салып, чорнап куйгач, аягы таеп, Аня ком таш өсләтеп тәгәрәп китте Аста трамплин кебек текә кыялар түбәсе Нуриман аның артыннан сикерде. Алар трамплинга икесе берьюлы диярлек килеп чыктылар һәм * Аня, Нуриман аны билбавыннан эләктереп алганда, һавада иде инде j Үзе кәрнизгә ничек кирәк алай ябышкан килеш, бер-ике секунд ул аны “ шулай тотып торды да әкренләп өскә таба өстери башлады Анянын ' умрау сөяге сынган, каты бәрелүдән ул шактый курыккан иде
Шушы вакыйгадан соң Аня гел Нуриманга ияреп йөри башлады = Нуриман башта мондый көтелмәгән игътибардан кыенсынып йөргән f иде, иптәшләре ачыктан-ачык көлә башлагач, анын белән, гомумән. = очрашмаска тырышты Әмма һичнәрсәдән бәйсез нормаль ир кеше. = акыллы һәм чибәр кыз аны мәхәббәте белән бәхетле итәргә торганда. * нишли алсын ди Яман авызлар, үзен коткарып калган өчен Аня Нури ' манны шуның белән ризалаткан икән дип лыгырдадылар Яшьләр - үзләре исә. Варзоб вакыйгасын искә бик төшермичә, тату гына яшәү - ләрендә булдылар, һәм Нуриман, сабыр табигатьле кеше буларак, хаты нын көннән көн ныграк ярата барды
һәм менә Аня янында көннәрнең берендә Матушкин пәйда булды Теге кичәнең икенче көнендә Аня
Ник син аны шулкадәр сөймисең? дип сорады
Нуриман никадәр генә сабыр булмасын, үзсүзле һәм башбирмәс көнчелеген никадәр генә эчкә яшерергә тырышмасын, бу юлы ул хис аның күз карашында гына түгел, ә уйлаганын ачыктан-ачык әйтеп салуда да чагылды
- Аны син яраткан да бик җиткән!
Яче, зинһар Ул миңа иптәш кенә. Эшем буенча Бары шул
— Артыграк түгелме5
— Түгел.
Ярый, диде тынычланган йомшак тавышы белән Нуриман, ярый Тик берәр нәрсә сизсәм Әгәр белсәм, мин аны
Нәрсә? Нишләтмәкче син аны?
Бернишләтмим, диде Нуриман салкын гына
Ул башка бер сүз дә әйтмәде Язу өстәленә җәеп салган сызымы өстендә карандашын йөртте, һәм аның бу бертөрле хәрәкәтләрендә ннн дидер хәвеф һәм мәҗбүрият бар кебек тоела Анянын ирен беренче тапкыр шундый кыяфәттә күрүе иле
6
Киләсе көннән Матушкин, Хафизовка вәгъдә бнргәненчә. ныклап әзерләнергә тотынды Болытлар өстендәге Тянь Шань түбәләренә экспе днцнягә чыгу ул. чыннан да. «Динамо» стадионындагы футбол матчына бару гына түгел Бельский хаклы күнегүләрсез анда бик тиз сыгылып төшәрсең Матушкин, үзенең мөмкинлеген истә тотып, физик күнегүләр планын җентекләде, альпинизм буенча әдәбият исемлеге, туклану пам гомумән, яшәү режимы төзеде Ул лифтта йөрми башлады сигезенче этажда (эш бүлмәсенә) һәм уникенчегә (өйгә) ракета кебек кабынып килеп керә, бик җитдиләнеп пульсын тотып карый һәм һәртөрле сөй ләшүне тау араларында кислород җитенкерәмәү темасына күчерә торган булып китте Февраль буранындамы, апрель пычрагы яисә июнь челлә сендәме аның Ка занка су ы дамбасыннан юыртканын, иртәнге якта пляж турникларында тартылганын һәм алдагы экспедициягә кагылышлы бөтен мәсьәләләр тикшерелә торган альпинист «чәршәмбеләре»ндә утыруын күрә иделәр Апрель ахырында киләчәкнең тау менәре балконда Шитов биргән йокы капчыгында берничә төн үткәрде Капчыкта алай салкын
түгел, әмма бик җайсыз иде Алда вакыт күп әле дип. Матушкин кабат бүлмәгә кереп, жылы урынында йоклый башлады
һәм менә дүртенче июль — юлга чыгу көне дә килеп житте.
Иртәнге сәгать тугызда әнисе Евдокия Ефимовна рюкзакны тутыра башлады
Саубуллашу ашына Красноперов белән Гөлсинә килеп житте. Бер ун минуттан Хафизов та килеп керде. Матушкин рас уйлаган булып чыкты эшем кешесе Бельский иптәшен озатырга вакыт таба алмады Башка чакырылган кеше юк иде Матушкинның исәп-хисапсыз дуслары аның маҗаралары хакында газетадан укып белсеннәр әйдә.
Спорт киемнәре кигән Матушкинны иптәшләре һәм әнисе озата чыктылар Рюкзакны Красноперов күтәргән. Ул үзе мышный, үзе трол-лейбуска чыкканда адым саен:
- Сережабыз шушы кадәр йөкне тауга күтәреп менәчәкме инде?! — дип туктаусыз гажәпләнә иде
Троллейбус озак килми торды. Яңгыр сибәли башлады. Евдокия Ефимовна хафаланып зонтигын ачып җибәрде.
Менә күрдеңме инде, зонтсыз нишл'эмэкче буласың анда? — дип аны улына сузды.— Бер дә артык булмас ул анда.
Сережаның ачуы чыкты:
— Я инде, әни!
Озак көткән троллейбус, өсләренә пычрак сибеп, туктамыйча да узып китте Такси тотарга туры килде.
Аэропорт Экзотик альпинистлар төркеме гомум игътибар үзәгендә иде. Аларнын төрле төстәге киемнәре дә, ялык-йолык килеп торган боз кәйләләре дә, ат сыртына гына салырдай авыр йөкләре дә вокзал халкын кызыксындыра иде Матушкин килеп исәнләште дә танырлыклары калмаган иптәшләрен карый башлады Беренче итеп, ул, әлбәттә. Аняны күрде. Спорт киеме — чалбар, майка аның сыгылмалы, альпинистларча көчле буеның зифалыгын яшерми генә түгел, киресенчә, көчәйтебрәк күрсәтә һәм бу хәлдән Матушкинның пульсы бермә-бер ешаеп китте Ул экспедициянең бүтән катнашучыларын да күздән кичерә иде. Әнә Шитов — су үткәрми торган чалбар кигән, француз боз кәйләсен кочаклап Док утыра Ә Матушкинның уе Аняны ташлап китә алмый, һаман шул тирәдә бөтерелә. Әйе, ул аны сөя! Сөя һәм шуңа күрә генә дөньяның аръягына юлга чыкты да Аняга якын булган бу компаниядән, аның барлык дусларыннан ким булмавын ул, ниһаять, исбат итәргә тиеш Ул аңа үзенең ялтыравык буш курчак түгеллеген раслап күрсәтер. Менә бер ел инде Аня аны үрти дә, газаплый да, ә үзе кул белән орынырга да рөхсәт итми Иренә тугрылык саклыймы? Аның кияүдә, ә Сережаның егет башы белән аңа гашыйк булуына кем гаепле соң? Шул Нуриманнан — нафталин исе килеп торган аяклы сандыктан нәрсә тапкан Аня? Бер генә дә үз фикере юк бит аның ичмасам Үзе фәннәр кандидаты булып йөргән була бит әле тагы, лаборатория мөдире, имеш!
Нуриман турында уйлаганда. Матушкин аның рейс расписаниеләрен карап торганын күрде. Әгәр кичә аңа Сабировның сәфәр киемендәге якынча кыяфәтен сурәтләп бирергә кушсалар, Матушкинның бу эше барып чыкмаган булыр иде Бу очракта хыял байлыгы да, альпинистик әдәбияттан алган тирән гыйлем дә ярдәм итмәс иде, мөгаен
Спорт мастерлыгына кандидат Нуриман Сабиров «кырык ямаулы» шакмаклы фланель күлмәк, чалбар диярлеге калмаган трикотаж спорт чалбары кигән иде Бу нык уңган, тезләре чыккан чалбарны озын ыштан дисәң, дөресрәк булыр иде. Нуриман сул кулын су үткәрми торган зәңгәр материалдан тегеп куелган арткы кесәсенә тыккан, ә уң янбашында сүтеп алынган кесә урыны уңарга өлгермәгән, ул кара тап сыман чекерәеп тора Шушы Нуриман өендә язу өстәле янында галстук киеп утыра диген! Әллә юри шулай киенгән микән-*
Матушкин үзенең зәңгәрле-кызыл л ы-аклы кроссовкасына карап алды юк. ул Нуриман кебек карачкы хәлендә түгел
Рюкзакларын, тартмаларын, капчыкларын күтәреп, ишеккә таба юнәлделәр Аларга озатучылар иярде
— Сереженька, берүк сак була күр1
— Газета йөзенә тап төшермә, Сергей’ *
— Эйдельвейс алып кайтырга онытма!
— Сау бул. әни. хушыгыз, егетләр!
7 ♦
Пржевальск кечкенәрәк кенә, тузанлы, бер этажлы шәһәр икән Алма- х Ата аэровокзалында кунып. Пржевальскига килеп төшкәннең икенче = көнендә команда көн буе такта басмалар буйлап бер азык кибетеннән z икенчесенә йөгерүдә булды Азык-төлек башлыгы итеп Нуриман бил ” теләнгән иде Ул. блокнот ручкасын кулына тоткан килеш, кемгә нәрсә алырга, нәрсәне кая куярга, кемгә нәрсәне карарга кирәклегенә боерык - лар бирә Алынган әйберләр күплегенә сатучылар бер дә шаккатмый ' бу шәһәрдә альпинистлар шаукымына күнеккәннәр инде
Кибет ыгы-зыгысы Матушкинны кыбырсыта башлады Пржевальски- ның үзеннән торып тауларны бөтенләй диярлек күреп тә булмый Берен че тапкыр ул аларны Алма Атадан очканда самолет иллюминаторыннан күргән иде Уенчык кебек кенә булып шәйләнсәләр дә. алар өстендә кар ята. болытларны тишеп чыккан тауларның очы кырые юктыр сыман Җиргә килеп төшкәч, эсселек, кибетләр, кырмыска кебек чабулар башлан ды Төш вакытына Матушкинның тәне дә. жаны да тәмам арыган иде
Озакламый Кыргызстанга поезд белән баручы төркем килеп житте. Алар арасында башкомандующий Зырянов та бар иде. Ул «По коням'» дип кычкыруга, команда брезент япмалы ике грузовикка менеп төялде дә тауларга карап юлга чыкты
Машиналар көчәнеп, үкерә-үкерә бормалы сырмалы тау юлыннан һаман үргә менәләр Машина менә менә упкынга очар кебек тоелган текә борылышларда, кайнап-шаулап аккан тау елгаларын кичкәндә Матуш кинның жаны табан астына төшеп киткәндәй була, тәннәре чымырдап китә Ул биредәге шоферларның тәҗрибәле халык икәнлекләрен белә һәм бу бормалы юлларда аларның үзләрен кала урамындагыдан иркен рәк сизгәннәрен дә аңлый, тик уй дигәнне нишләтәсең аны Руль тотмаса яки шофер берәр борылышта авызын ачып калса, нәрсә буласын Матушкин бик ачык күз алдына китерә нде
Ниһаять, бәрелә-сугыла өч сәгатьләп баргач, туктадылар Матуш кин оеган аягында көчкә басып тора иде Әйберләрне бушату бер сәгать чамасы вакытны алды Машиналар җиңел сулап куйгандай фырыл дан китеп баргач кына, ул тирә ягына каранып алды
Тау түбәләренә кояш соңгы нурларын сибә нде Ә монда үткел төбендә, кар суларыннан котырган елга янында. Тянь-Шаньның шәм сыман чыршылары астында салкынча иде инде Егетләр, мамык куртка киеп, палатка куя. ризыкларны тәртипкә сала башладылар Зырянов ноль ноль сәгатьтә генә ятарга команда бирде, ләкин барыбер күп нәрсәгә куллары жнтмн калды
Төн Ай йөзә Подрык кадәрле йолдызлар һәр тарафта кара тау диварлары төсмерләнә Тынлык Елга гына, ай нурында елтырап, палат калар яныннан үкереп ага
Матушкин, йокы капчыгын каптырып, кү зен йомды Ләкин мондый коточкыч үкерү астында йоклап була димени? «Урынын да таптылар соң' Елгадан ике адым читтә, төнлә бөтенебезне юып алып китмәсә ярын» дип уйлады ул Күзгә йокы керми юкка гына, «йокы капчыгы» дип атаганнар моны. Рәхәтләнеп өйдә, йомшак мендәрдә ятасың килмәгәч, газап чик әйдә'
Ул үз тавышыннан үзе куркып уянып китте Күршеләре Шитов белән Док мышнап йоклыйлар «Төшен дә әйтер идем инде!» - дип көрсенде Матушкин Имеш, редакциягә Матушкин тәнкыйтьләп язган пилмән ханә мөдирәсе килеп кергән дә озын кухня пычагы белән аныц бармакларын турамакчы икән Янәсе, кәгазьне дә пычратмасын, кешеләргә дә кара якмасын...
Матушкин палаткадан чыкты. Лагерь томан эчендә. Кухняда кизү ләр табак-савыт шалтырата Матушкин чүгеп тезләрен язып алды, бар макларын селкеткәләде Бу аның тау арасында каршылаган беренче иртәсе иде Нинди сынаулар әзерләп куйдың икән син. килер көн?
8
Кояш нурлары турырак төшә башлагач, томан, сөт кебек куерып, чык булып үлән арасына иңде. Ә сәгать тугызларда. Ыссык Күл ягь|н- дагы таулар артыннан кара болытлар чыгып, үткелне бик тиз каплап та алдылар. Үлән арасында авыр тамчылар шыбырдашты, палаткаларга шак-шок бәреп, томалап ява да башлады Егетләр, һәркайсы үз «өенә» кереп, зифа чыршыларга ышкылып яуган яңгыр җепләренә моңсу гына карап утырырга мәҗбүр булдылар
Нәкъ сәгать унда, расписание таләп иткәнчә, Зыряновның фәрманы яңгырады һәм команда палаткалардан чыкты да тау сукмагы буйлап сәфәргә кузгалды
Астан караганда яшел массив арасыннан калкып торган кыялар Матушкинга чүмәлә кебек кенә тоелган иде дә, чынлыкта исә алар яулыйсы түбә кул җитмәс ныгытмага тиң иде. Егетләр, тыл ягыннан чыгып, аны тиз «иярләделәр», саклык бауларын беркеттеләр һәм менә беренчеләр текә таш стена буйлап өскә үрмәли дә башладылар.
— Әй-ей-ей! — Аязып өлгергән күктән Аняның ачык тавышы яңгырады Ул кыя очына ук басып кулын болгый иде.
— Сиңа бу,— дип Шитов Матушкинның касыгына төртеп алды — Төшүенә эдельвейслар җыеп куй, бирерсең.
— Каян чыгып әйтәсең аны?
— Бездә алай бакырмыйлар. Ул син булган хөрмәткә кычкыра. Карале, нинди эдельвейс!
— Шушы мени инде ул эдельвейс?
— Сорап торасың тагы! — Шитов йолдызга охшаган зәңгәр гөлчәчәк өзеп алды — Аның мондый эреләре фәкать Тянь-Шаньда гына үсә Ә. беләсеңме, кыргызларда кияү егете эдельвейслар бүләк иткән кәләш кенә бәхетле була дигән йола бар икән
- Мин кияү кеше түгел ләбаса.
— Барыбер инде.
Матушкин, тыңлап тормадылармы икән дип. як-ягына каранып алды Ул эрерәк таҗлы биш эдельвейс өзеп алды да Аня төшеп җиткәнне көтә башлады Чәчәкләр әллә соргылт, әллә яшькелт иде, ә бәлки зәңгәр булгандыр, һәрхәлдә, үлән арасында алар кычкырып, күзгә кереп тормыйлар иде.
Тагын бер маршрут буйлап, ябышыр урынын озаклап капшый- капшый. Нуриман шуыша иде.
- Кыя менү өчен авыррак санлы күренә, ә шулай да әйбәт үрмәли,— дип әйтеп куйды Матушкин.
— Әйе шул,— дип килеште Шитов һәм бераздан өстәде: — Берничә ел элегрәк шушындый ук күнегүләр вакытында ул. ычкынып китеп, кыя итәгенә кадәр очып төшкән иде Бер-ике ташка бәрелгән, җиргә килеп сыланыр алдыннан гына бау тотып калган Андый хәлдән соң тауларга бөтенләй дә кул селтиләр.
Нуриман озын тау ярыгыннан, кәрниз янлатып. аннары тагын ярык буйлап, кыяга сеңәрдәй булып, әкрен-әкрен өскә үрмәли иде. Бер 66
мизгелгә катып кала да тагын кузгала Менә ул тау башында! Матушкин артында кемдер җиңел сулап куйды. Бу Аня иде Матушкин анын төшеп, үз янына килеп басканын сизми дә калган иде
— Сиңа, дип. Матушкин аңа чәчәк бәйләме сузды — Хәлбуки, мина да үземне сынап карарга вакыттыр Шулай бит. Юрий Степанович’
Зырянов, күзен кыса төшеп, баш какты *
— Әйдә, тәвәккәлләп кара |
Матушкин кыюланып китте. Аның кай җире Нуриманнан ким? Бер j дә ким түгел. Ул юкарак, җиңелрәк. елгыррак та әле Матушкин чүкте. * торды, тирән итеп сулыш алды Аның бәйләрен чорнадылар, карабинга * бауны чартлатып керттеләр дә «Әйдә'» — диделәр
һәм ул кузгалып китте. Әлбәттә, сантиметрларны сәгать теле тиз- ж легендә үтүне бару дип әйтсәң генә бару иде бу Ярап торыр иде дә = әле. тик бераздан Матушкин бөтенләй туктап калды Менә аңа аркылы г төшкән нәрсә яңгыр һәм җил шомартып ялтыраткан таш киртә Матуш- * кин. шома ташны кулы белән капшап, калтырана калтырана, нинди дә * булса берәр ярык, тотыныр урын эзли Аста аның өчен борчылалар - «Сулгарак. сулгарак ал!»—дип кычкыралар. Сулда да шоп-шома таш £ Бармак очлары белән генә бер чыгынтыга ябышкан ун кулы да оеп бара Ләкин ул үз күзе белән күреп торды бит аңа кадәр моннан үттеләр ләбаса, үттеләр! Берни тоймаслык булып каткан кулы ычкынды да Матушкин стенадан аерылып, чалканып китте һәм. сак бавында асылынып калды Аны җайлап кына җиргә төшерделәр.
Күңелдә үкенү, ачу. Яңадан һөҗүмгә ташланасы килү теләге Ләкин чират бүтәннеке инде Маршрутка команда повары Илдус Исмә гыйлев чыккан иде Ул темпны әйбәт алды һәм Матушкин тукталып калган урынны җәфаланмыйча гына узып китте
Матушкин хәл алды. Шитовнын маршрутны ничек узуын карап торды. Әллә ние юк. үтәрлек икән үзе Ул җилкенеп тагын менеп китте, һәм тагын аны аска тартып төшерделәр Шул кадәр шаһит лар алдында. Аня карап торганда. Магушкинның мондый җиңелү ачысын татыганы, бу кадәр хурлыкка калганы юк иде әле
Лагерьга борылып кайтканда ул иң артта сөйрәлә иде Янында гына Аня бара Ул. аны юатырга теләп «Кайбер тау түбәләренә алыш ннстлар кыялардан шуышып тормыйча гына менәләр», дигән була Матушкин гарьлегеннән нишләргә белми, кая керер тишек тапмый
Юлда аларны Нуриман куып җитте Ул Матушкинның кайту белән кухнядагыларга булышырга тиешлеген әйтте. Начпрод буларак әйтте Калган кешеләр исә алдагы көн өчен кирәк-яраклар әзерләп куярлар
«Дөрес, дип уйлады Матушкин, минем урын — кухняда, мин кыяменәр түгел, ә йомышчы малай»
Яшь бәрәңге вак иде Матушкин үзе бәрәңге әрчи, үзе «тырнак» ларны үткерләп, бауларны рәтләп маташучы егетләргә карый Егетләр Аю-Тер үткеленә күчеп, анда булачак беренче тау менү күнегүләре үткәрергә әзерләнәләр Бер Нуриман гына юк. ул елга буенда таш актара иде
Нишли ул анда? дип сорады Матушкин кизүдәше Шитовтан
Тегесе, суган турый турый, күз яшьләрен сөртеп
Мунча ташы салырга җыена, диде Син бәрәңгене алай каезлама, яшь бәрәңге бит. кабыгын кыр гына
Моның бер азагы булырмы икән, юкмы! Бөтенесе сине өйрәтә дә өйрәтә
Кичен ашап, савыт сабаларны юганнан соң. Шитов гитара уйнап утырыйк дисә дә. Матушкин барак палаткада калмады, туп туры үзләренә кайтып, капчыгына кереп ятты Ана ямансу иде 1 Карабин СИК.1ЫК баки бел.ж «шлаг лидә клгаү өчен кулланыла торган металл б\ын
У 67
Чынлап торган кояшлы иртә. Тугыз сәгатьлек каты йокыдан сон Матушкин палаткасыннан бик дәртләнеп килеп чыкты Кырынып, елгада бозлы су белән юынгач, битләре рәхәтләнеп китте Аннары ул фото аппаратын корырга дип кереп китте.
— Хәерле иртә. Сережа! — Палаткадан Анянын тузган башы күренеп тора иде — Нигә качтың кичә?
— Йокы килде
— Беләм Мин сезгә сугылган идем дә, син йоклаган идең инде
— Әйе шул, кичә бик арыткан иде.
— Мин кәефең кырылган ахры дигән идем. Алай кирәкми, күрче нинди матур иртә!
— Искитмәле!
— Әйдә гөмбәгә барабыз Аю-Тер бераз сабыр итәр — кирәк-яраклар әзер түгел. Зырянычның бик ачуы чыккан.
— Ә ярыймы соң?
— Ә без шыпан-шыпан гына Иртәнге аштан соң ук.
— Әйдә,— дип сөенеп куйды Матушкин
— Сергей! — дип дәштеләр шулчак.
Нуриман иде бу Ул азык-төлек келәте өчен куелган чатырдан кычкыра иде. Аның янында Зырянов та бар иде Тау Капланы, мичкә өстенә менеп утырган килеш. Матушкин кергәнне дә күрмичә сөйләнеп утыра иде:
— Егетләргә Аю-Тер алдыннан яна суйган сарык ите пешереп ашатырга кирәк Егерме биш метр җитәме аңа? Артыгын бирә алмыйм Бу бауны ничек тапканны үзең дә беләсең
- Мәмәтбәк кырыкны сорый,— диде Нуриман
— Ярый, хәерле булсын Тик син тәкәне үзең сайлап ал Үзен белән кемне аласың?
— Әнә, Сергейны
— Дөрес Зырянов Матушкинга карап куйды. Барып кил, Сережа, сарык итенең кайда үскәнен дә карарсың шунда Юкса, син шәһәр кешесе бит
Шундый матур башланган иртәдә — менә сиңа мә!
Көтүче Мәмәтбәк Әбдекадыйров тирмәсе лагерьдан ике сәгать ярым чамасы бара торган күрше үткелдә корылган иде Сөйләшми генә бардылар
Түгәрәк йөзле, таза кыргыз Мәмәтбәк кунакларны тирмәсе төбендә каршылады Сәлам бирештеләр Мәмәтбәк башта вәкарь белән Матушкинга ике кулын сузды, аннары Нуриманны дусларча кочагына алды:
— Сәлам, Нуриман!
— Саумы. Мәмәтбәк!
һәркайсы үз телендә сөйләшә башладылар Матушкин Мәмәтбәкнен кыргызча. Нуриманның татарча сөйләшкәнен төшенеп алды Алар бер- берсен дусларча әйбәт аңлап гәпләшәләр иде Көтүче авызын ерып, камчысы белән итек балтырына суккалап ала, Нуриман, гадәтенчә, башының арт чүмечен сыйпаштыра Алар тирәсендә бала-чага кайнаша
— Сезнекеләрме? — дип сорады Матушкин.
— Минекеләр,— диде Мәмәтбәк. ап-ак тешләрен күрсәтеп. Бу ел-маюдан анык кояш ашаган йөзе яктырып киткәндәй булды Тугызау,— дип бармакларын тырпайтып күрсәтте,— сигез җегет белән бер кыз бала. Кызны күргәнең юк әле, Нуриман Кыш көне туды Көтүче камчысын итегенә шартлатып сугып куйды — Нәрсә басып торабыз әле, әйдәгез, тирмәгә керик, кымыз эчик Байсылу, кунакларны каршы ал!
Тирмә ишегендә чәчен шома итеп тараган, кыска гына буйлы бер хатын күренде Ул тирмәнең киез чаршавын ачып-
— Керегез, кунаклар, керегез.— диде.
Тирмәдә ышык, җылы һәм рәхәт иде Идәндә дә. сәкедә дә. бишектә дә — бөтен җирдә бала-чага кайнаша.
Кергән шәйгә. ишек катында аяк чалып, киезгә утырдылар Матуш- кинның аркасын артта чыжлап янган тимер мич кыздыра Бичә касәләргә кымыз сала Беренче булып авыз иткән Нуриман, баш селкеп. * телен шартлатып
Яхшы. диде.
Матушкин бер тәмен дә тапмады Атаклы кымыз аңа бик әче * әйрән кебек тоелды *
— Ничегрәк? — дип сорады Мәмәтбәк
— Тешләрне камаштыра.— диде Матушкин. *
Мәмәтбәк көлеп җибәрде:
— Башта гел шулай була ул. Күнеккәч тәмен белә башлыйсың = аның.
— Әйдәгез, бөтен гаиләгезне рәсемгә төшерик әле,— дип тәкъдим s кертте Матушкин
Әбдекадыйров озак кыстатмады Тик җыену сузыла төште — Байсылу * киемен алыштырды, бишекне тышка алып чыктылар, тезелделәр Нури ман төшмәскә булды
— Гаилә булгач, гаилә кешеләре генә төшсен,— дип. ул бер читкәрәк барып басты.
Рәсемгә төшү бер тантанага әйләнде һәм ул Әбдекадыйровның күңеленә хуш килде Балалар фотограф абыйларын чорнап алдылар, ә Мәмәтбәк телен шартлатып куйды һәм хатынына комузын алып чыгарга кушты Ләкин бер малае, әнисеннән алданрак өлгереп мандолинага охшаган уен коралын күз ачып Йомганчы алып чыгып та бирде. Мә мәтбәк комузны нечкә генә муеныннан эләктереп алды һәм бөтенесе берьюлы аның тирәсенә җыелып утырдылар Байсылу: «Нәрсә җырлый быз?» диде.
Бекбекейне. диде Мәмәтбәк Ул да хатыны янына аягын чалып утырды Башын иде дә. кылларга чиертеп алды, аннан бөтен бармак лары белән берьюлы комузга китереп сукты да аның кулы өч кылдан гаҗәеп моңлы озын көйне суза суза тибрәнә, бии башлады Менә ул. гүя чабып барган, ярсыган аргамакны туктатып, кемнедер үзе белән алып китәргә теләгәндәй, түбәнрәк авазларга күчте, хатынына карады һәм тегесе җырлап җибәрде Байсылуның тавышы моңлы һәм җиңел чыга иде. Әйтерсең, ул үзе җырламый да. авызын гына ачкалый. ә җыр үзеннән үзе ирек хозурына түгелә иде
Матушкин җырны кырын ятып тыңлады Җыр аңа ошавын ошый, әмма ул аны ничек кенә тырышмасын, тотып ала алмый, сүзләрен дә аңламый иде, бары көйнең моңлы икәнен генә тоя иде Ул үткел төбендә шаулап аккан елгага, елга буеннан тирмәгә кадәр бөтен тау итәгенә сибелгән көтүгә карый һәм үзен җырны ишетеп тә аны һич аңларлыгы булмаган көтү сарыгы белән тиңләп елмаеп куя Ком уз соңгы аһларын әйтеп бетергәч. Матушкин
Нинди җыр булды бу? дип сорады
- «Бекбекей» бу. дип җавап бирде Мәмәтбәк. төнлә көтү көтә торган хатын турындагы җыр
Матур җыр. диде Матушкин һәм Казан урыслары әйткәнчә итеп: Бик якшн. дип өстәде
Тагын бер җыр җырлагач. Мәмәтбәк сарыкларын күрсәтәсе итте Тянь-Шаньның ите дә. йоны да шушында инде, дип сөйләнде Мәмәтбәк. чемченеп йөрүче мүкләк хайваннарның куе йоннарын сыпыр галап Ул бу нәселнең әйбәтлеге, көтүдәге барлык сарыкның һәм андагы шәхси куйларның саны турында аңлатып алды Малларны капшый- капшый хуҗаларча каравыннан барлык бу көтүнең дә. тирмәнең дә. көтү тирәсендә чабучы этләрнең дә. бу яшел үткел һәм шуның уртасыннан
ага торган елганың ла аның өчен дөньяда бернигә алыштырмас газиз тормыш икәнлеге сизелеп тора иде.
— Юк. өйдә генә утыра алмыйм мин,— диде ул.— Үткән ел ялымда Фрунзегә олы малайларга барган идем дә — кая ул бер айга түгел, бер атнасына да түзеп тора алмадым. Сыпырттым шушы дүрт аяклы малларым янына — Мәмәтбәк, юри усалланган булып, аяк астында чуалган сарыкның янбашына тибеп алды.— Ә мин китеп торган арада кайсылары суык тидереп тә өлгергән шуларның!
Башкалардан берние белән дә аерылып тормаган бөкре танаулы. гәүдәле генә сарык янында көтүче туктап калды:
— Менә. Нуриман, сиңа вәгъдә иткәнем шушы инде. Чатанлый башлады, каһәр Ә казанга салгач, егетләр аның аксаклыгына карап тормаслар, гуй.
Мәмәтбәк сарыкны, арт аягыннан эләктереп, өстерәп алып китте Теге бичарасы карышып та маташмады, авызында калган үләнне күшәп бетерүендә булды. Мәмәтбәк тыны кысылып туктады:
— Байсылу, табак алып чык әле.
Ул бил каешына таккан кыныдан хәтәр кәкрәеп торган очлы башлы пычагын тартып чыгарды да Нуриманга сузды.
— Мә, тот.
— Үзең генә башкарасыңмы әллә? — дип. начпрод баш тартып карады.
— Я, я! Егет бул әле. Бабайлар кушканча, кыйблага каратып куй да аллага тапшыр
Мәмәтбәк пычакны бирде дә, тазны сарык муены янынарак тартып, дәү куллары белән хайванның дүрт аягын чытырдатып тотты.
— Әйдә, Нуриман, тунавын үзем тунармын.
Сарык уйламый да тыныч кына ята иде. Начпрод муенына сызып җибәргәч тә кымшанмады диярлек Табак бик тиз кан белән тулды. Кара- борынлы бер малай аны күтәреп бәйдәге овчарка алдына илтеп куйды. Па-ры чыгып торган куе кызыл сыекчаны эт комсызланып эчәргә тотынды
Икенче табак тулып җиткәндә тәкә, ниһаять, тартышып куйды.
Ж,аны чыкты, диде Нуриман һәм пычакны Мәмәтбәккә кайтарды. Начпродның кулы канга баткан, йөзе тыныч иде: күрәсең, малны беренче тапкыр гына суюы түгел аның.
Ул арада Мәмәтбәк. сарыкны тунап, эчен-бавырын алгач, түшкәне турап, итен чиста табакка өя башлады. Байсылу килеп аннан берничә кисәген алып китте. Беравыктан ул табынга пешкән ит алып килде.
Мәмәтбәк, кулын сөртеп, кайнар ит кисәген авызын яндыра-яндыра тамагына озаткач: «Тәмле булган!»— диде.
Нуриман да сыйдан авыз итте Байсылу кулындагы тәлинкәсен Матушкинга сузды. Ул, олы бер кисәкне алып, әле кайчан гына үлән чемченеп йөргән хайванның тиресенә, табактагы кызгылт итләренә, эчәк- бавырына карый-карый чәйни башлады. Кайдандыр эч тирәнлегеннән бугазына дулкын кебек бер нәрсә килеп менде, ул сикереп торып чит- кәрәк китте дә укшый башлады.
Байсылу су алып чыгарга дип йөгерде, ә Мәмәтбәк көлеп җибәрде:
— Өеңдә ничек ашыйсың соң син итне! — диде.
Нуриман бер сүз дә әйтмәде. Читкә барып яткан Матушкинга балалар шаккатып карап торалар иде Аның хәле мөшкел иде — тәнендә җеп өзәрлек тә хәле калмаган Исенә редакциядә Красноперов белән сүз көрәштергәне килеп төште: «Ашаганда яратасың бит?!» «Ашаганда яратам. Аеруча шашлык яратам мин, сарык итеннән...»
Лагерьга кайткач. Матушкин палаткага кереп яткан иде дә, Аня кире чакырып чыгарды аны:
— Әйбәт ит алып кайткансыз, Сережа. Кичке аш бер дигән булачак. Ә хәзер әйдә гөмбәгә барабыз.
Алар ике бүрәнәдәй салынган басманы чыгып. Зырянов бер кочак яңгыр гөмбәсе төян кайткан тау итәгеннән өскә менә башладылар Тик аларның юлы уңмады, сулгарак каерган булып чыктылар һәм чәнечкеле арча куаклары арасында тукталып калдылар Тау битенә үрмәләп үсә торган карсак арча киемнәрне тарткалый да йолыккалый торгач. Матушкин белән Аня кире борылырга уйладылар Алар, елга буена * төшеп, яр буйлатып киттеләр.
— Нәрсә булды сиңа бүген? - дин сорады Аня Гөмбә юк бит. дигән булды Матушкин
Матушкин бүгенге «канлы» сәяхәт хакында, командада үзенә- ♦ үзе урын таба алмавы, беркемгә кирәк түгеллеге турында сөйләмәкче = иде дә кире уйлады. Бу үзеңнең көчсезлегеңне тану булыр иде. Ул. * башын югары чөеп:
- Мин көне-төне бер генә сорауга җавап эзлим, диде Синең “ бәгыреңне ничек, ни рәвешле йомшартып булыр икән дим Аннары > син кияүгә чыкмаган булсаң да, йөрәгең миңа карата шулай ейлкын s калыр идеме икән дим Әйтик, мин Нуриманнан алданрак очраган , булсам?. «
Тиле, диде Аня Кара, кояш ничек булып байый.
Нәкъ кояш баеган кебек инде Сүзне читкә борма әле син Юк, алай түгел Монда кояш баерга өлгермичә бата Ә кояшның чын-чынлап баеганын күрәсең киле.», тау башына бик биеккә менеп карарга кирәк
«Аня, мин сине яратам, ләкин мин бнеккә-бнеккә менә алмамдыр инде», димәкче булган иде Матушкин, дәшми калды. Ул уйлаган уйларының тамчысын да әйтмәде. Кояш тау артына тәгәри иде
10
Утыз көн узды да китте Утыз тапкыр каршылады Матушкин иртәнге, алсу битле Тянь-Шань кояшын Ерактагы Ж.иңү пигы артыннан балкып чыккан күк чырагын ул утыз тапкыр инде еш кына я болытлар артында, я томан эчендә булганы хәлдә мәг ърипкә озатып калды Бу вакыт нәрсә бирде соң аңарга? Барыннан да элек, ул ике блокнот язып тутырды. Гаҗәеп ямьле ландшафт уртасыннан күп чакрымнар үтте, тик әллә нн хозурлык кичермәде Ж.нде-сигез сәгать буе миеңне кайнатып чыгарырдай эсседә дә. чиләкләп яңгыр койганда да. борының тезеңә тигәнче бөгелеп, иләмсез рюкзакны өстерәгәндә як якка бик каранып барасы килми икән ул. Шунда ана. альпинистларны тауга әйдәүче көч ләрнең берсе табигать матурлыгы дисәләр, ул: «Шаярма, агайне, альпинист үз алдыннан баручының башмагыннан бүтән бер нәрсә дә күрми», дияр иде
Ә менә уникенче көнне күнегү тәртибендә «ГТО» пигына менеп, аста әле генә өсләренә яңгыр булып яуган болытларны, тирә якта йөзләрчә тау түбәләрен, иксез-чиксез зәңгәр күк гөмбәзен һәм искит кеч якында балкыган кояшны күргәч, беренче тапкыр ул үз алдына «Шушыны күрү хакына булса да. килергә ярый монда!» дип уйлап куйды
«ГТО» пигы карап торышка дөя өркәче кадәр генә, әлбәттә Ләкин бу чираттагы җиңүләрнең берсе иде Хәзер ннде Матушкин башлары күкләргә тигән Тянь-Шань гөмбә тәренең җилләр җилфердәткән карлы «тәмнәренә күзләрен кыса төшеп, озаклап карап тора
БабЛлар авазы бу. дип көлде бервакыт Шитов
Шулай шул. гажәп нәрсә бу таулар, дип. Матушкин фотоап наратын чертләтен ала һәм соклану сүзләре белән тула баручы өченче блокнотына сузыла Хәлбуки, еннләгәнебезнең төп вакыйгалары алдарак але Матушкин үзенең блокнотына бернәрсә дә диярлек я»а алмаган җирләрдә
Шулай итеп, климатка яраклашуга бирелгән утыз көн күнегүләр белән үтеп китте Терскей-Алатау сыртын ашып, өч зур күчеш ясаганнан соң. команда Ак Бүре белән Исемсез түбә итәгендәге бозлыкта чатырларын корды. Палаткалар куелган, тау-таш ишелгән урын шушы ике тауны тоташтырган «басма»ның нәкъ урта бер җирендә иде. Бер як читтә Күкҗал кәпрәеп утыра.
Зырянов команданы икегә бүлде: берсе- Исемсез түбәгә, икенчесе Ак Бүрегә менәргә тиеш иде Матушкин иң көчле икенче төркемгә эләкте. Аңа Шитов, Док, Аня Сабирова һәм тагын берничә кеше керде. Аларга «бүречеләр» дип исем куштылар.
Җитәкчеләре Нуриман иде.
Иртән иртүк бүречеләр, көньяк-көнбатыш ягыннан менәргә дип, Ак Бүре итәгеннән аның теге ягына юл тоттылар. Ә «басма» аркылы Исемсез түбәгә менәргә тиешле Зырянов җитәкчелегендәге төркем китте.
Төш вакытына бүречеләр тиешле урынга килеп җиткәннәр иде инде Алар тиз генә бивак корып, Ак Бүрене күзәттеләр, картага менү юлын төшерделәр, тауның түбәсе күренеп торырга тиешле ниндидер бер чыгынты хакында бәхәсләштеләр Матушкин гына катнаша алмады, аның вакыты юк иде - Нуриман аны кизү итеп куйды да менә хәзер ул, су буена төшеп, табак-савытларны ком белән ышкып юа-юа: «Ярый ярый, иртәгә мин барыбер тау башына менеп караячакмын. Зырянов шулай диде бит, Нуриманның аны тыңламаска хакы юк»,— дип юата иде
Экспедиция башланганнан бирле начпрод артык сүз сөйләшмичә генә, я кизү итеп билгеләп, я кирәкмәгән йомыш кушып, я юкка бәйләнеп, Матушкинның теңкәсенә тиде. Нуриман мәсьәләсендә ул ялгышмый иде. Аня белән гөмбәдән кайткандагы карашлары гына да ни тора иде бит аның! Котың очарлык Аулак урын булсамы, теге сарыкны суйган кебек, керфеген дә селкетми тотар да ботарлар иде.
— Сергей!
Бу ул иде. Хәзер менә тагын нинди дә булса берәр юк эш табар Аю-Тердә дә әнә буш банкаларны таптап, җиргә күмеп куярга кушкан иде.
Сергей, иртәрәк ят бүген. Иртәгә Шитов белән өчәүләп разведкага барабыз. Тору — сәгать дүрттә.
Матушкин, җелеккә үтәрдәй салкын суда соңгы мискәсен чайкап, өстәл итеп җайланган гранит плитә өстенә ыргытты да йокларга кереп китте. «Менә шулай, Нуриман туганкай, боерык боерык әле ул, иртәгә минем урынга башка берәр кеше дежур торып торыр» Матушкин палаткага керде, анда Шитов рәхәтләнеп йоклап ята иде инде. «Ничек итеп кеше шулай күзен йоммас борын йоклап китә ала икән? Исең китәр» Матушкин фотоаппаратын, запас кассеталарын карап куйды һәм, караңгы төшкәнче дип. блокнотына соңгы өч көн вакыйгаларын төшерергә ашыкты:
Палаткага Аня килеп керде:
— Иртәгә йокыдан мин уятачакмын. Иркәләнеп яту булмасын! — диде.
— Минем дежурлык сиңа эләктемени?
— Әйе. Иртәгә кухнядагы бөтен авырлык миңа төшәчәк.
Аня аның баш астын рәтләгәндәй итте Матушкин, блокнотын куеп, капчыгында җайлабрак ятты, күзен йомды Түзә торган түгел иде!
— Шитов, хырлама әле.
— Көнләшәсеңмени?
— Әйе. көнләшәм — Монда, тауларга килгәч. Матушкин үзенең йо- кысызлыктан иза чиккәнлеген белде Яңа биеклеккә күтәрелгән саен бу чир тагын да көчәя, тамырлана бара шикелле.
«Бер фил дә бер фил - ике фил. бер фил дә ике фил — өч фил».— Матушкин, үзенең йокы догасын күпме генә дәвам итсә дә. йоклап китә алмады.
Аня тагын пәйда булганда караңгы иде әле. Дөрес, ул үзе күренмәде. ә тавышы гына яңгырады
— Егетләр! Шура. Сережа, торыгыз!
Караңгыда кармалана кармалана Матушкин капчыгыннан чыкты ♦ Шитов фонарь кабызды Мышный-мышный, иренеп кенә киенделәр & Бигрәк озак юанасыз! Аш суына Моны тагын Аня кычкыра иде S Тышта салкын җил исә иде Матушкин калтыранып куйды Ул < йөгергәндәй итте, кулларын селеккәләде дә. өстәл янына килеп, чыжлап ♦ торган примуслар янәшәсендәге начпрод янына килеп утырды, гажәеп ® бер аппетит белән «геркулео дигән солы боткасын сыпырта башлады *
— Шура, палатканы алырга онытма,—диде Нуриман яннарына = килеп утырган Шитовка
Нигә ул?! Без нәрсә, кунмыйбыздыр бит5
- Зырянов аңлатып әйтте түгелме: палаткасыз аяк та атламаска s
диде Ишетмәдеңме әллә?! i
Курыкканга куш. дип мыгырданды Шитов Сузыла төшеп * ипи. кашык алды Ул күтәрәсе түгел шул аны Ашарга да ул кушканча алыргамы?
Нәкъ шулай өч көнлек итеп. Примус белән йокы капчыкларын да онытмаска
Иптәшләрен юлга озатырга дип. Док чыкты Ул Матушкннга юл капчыгын бәйләргә, төймәләрен каптырырга булышты Аның өс-башын энәсеннән җебенә кадәр Нуриман үзе карап чыкты Беравык уйлап торгач, рюкзагын бушатып яңадан тутырырга кушты
Шулай. дип килеште Шитов та. янчыгыңны тыгызлыйсы бар. Серега, юкса бик тиз камыт сугар Әйдә, булышам
Тизрәк, тизрәк булыгыз.- дип ашыктырды Нуриман хәзер кар эри башлый, яктырып та килә әнә
Сәгать алтынчы киткәч, разведчиклар Юлга чыктылар
Я. бүречеләр, дип. һәркайсының рюкзакларына шап-шоп сугып чыкты Док. кыздыра башлаганчы, кузгалыгыз Ак Бүре сезне көтеп тора.
- У-у-у. дип, Шнтов бүредәй улап куйды Лиядан калганнары барысы да кычкырып көлделәр
- Саграк булыгыз, диде ул Матушкин аның борчулы кыяфәтенә гаҗәпләнде. әнисенең аэропортта озатып калуы нигәдер исенә төште, һәм ул, саубуллашканда һәр хатын кыз шундый була торгандыр ахры, дип уйлап куйды
Юлга болай чыктылар алдан Нуриман, арттан Шнтов бара, урта да Матушкин Караңгыда бер берсен тонык адымнардан һәм боз чүкеч ләренен,ташларга бәрелеп, чыңлап китүләреннән генә беләләр иде Шнтов җиңелмә генә сүгенгәләп ала Никтер ул башкаларга караганда ешрак абына иде.
Төн тизлек белән эреп тарала барды Бер заман разведчиклар кар шында, караңгылык эченнән сөзелеп. пәһлевандай олы сынлы Ак Бүре калыкты Аның чал түбәсенә иртәнге кояш нурлары төшкән дә. асылташ лы таж кигәндәй, ул аллы гөлле булып балкый иде
Юк. бу аның түбәсе түгел әле. дип аңлатты Матушкннга Шитов, ә көнбатыш сырты гына Түбәне шул каплап тора Әнә теге чыгынтыга менгәч, дип Шнтов кулын сузып күрсәтте, ул ап ачык күренәчәк Сурәтен алдан да. уннан сулдан да ясап чын бүречеләр авызына ыргытырбыз Умырсыннар үзен
Тауны саулык өчен буйсындыралар шул. дип төрттереп кенә аны куәтләгән булды Матушкин
Юк. Серега, тауларны буйсындырып булмый Үгез мөгезенә кунган чебеннең «тауны иярләдем бит» дигән көненә калмыйк Бүген
син аның түбәсенә менәсең, ә иртәгә юк Исән-сау кире каиталсаң, рәхмәт диярсең. Миңа калса, тау ул хатын-кыз кебек, ерактан караганда гүзәл, каршына килсәң, ул сиңа төшеңдә дә күрмәгән холык- галәмәтләрен күрсәтеп куя
Киттек, ашыга төшик, диде тау түбәсенә сокланып онытыла язган Нуриман Кояш күтәрелгәнче, тәкә маңгайларына менеп җитәргә кирәк
Тәкә маңгайлары шомарып беткән кыя чыгынтылары Алар тау- таш кисәкләрен кар яткан урыннан аерып торалар Аларга менгәч, Нуриман белән Шитов бер-бсрсен саклык бавы белән тоташтырдылар Аны бушата җибәрә. Нуриман алдан китте. Шитов Матушкинны туктатып торды һәм. Нуриман бер унбиш метрлап киткәч, газетчы егетнең карабинын үзе белән әйдәп баручы арасына каптырды.
Хәзер атла инде.
— Сезнең уртада миңа, ике багана арасындагы чыбыкка бәйләнгән эт кебек, әрле-бирле йөрисе генә кала.
Сәяхәтче бака кебек диген, дип. Шитов кыбырсып билен уып алды.
Тагын кузгалды мәллә?
Авырга, хәшәрәт. Шитов кара күзлеген киде Син дә ки. кояш чыкканны көтмә
Җитешермен әле Ямьле дә соң. әй!
Кардан бара башладылар. Аның кетердәп каткан өслеге батмый иде Асфальттан баргандай атладылар. Ак Бүре сыртының уң ягыннан кояш килеп чыкты Аның туры төшкән нурларыннан күзләр чагылды, кар өсте кызыллы-яшелле, зәңгәрле-сарылы гөлләр кебек балкыды Матушкин кабыргалары шытырдаганчы киерелеп сулыш алды, күзлеген киде. Аңа ка pan манзара бозылмады кар һаман балкуында булды, тау түбәсе ялык йолык килде, аста бивак чатырлары сары тап булып җемелдәде.
Рәхәт тә соң! дип. Матушкин үз халәтенә үз бәя бирде — Шура, ә мин сезнең белән Коммунизм пигына менә алган булыр идем микән? Рухланган минутларында Матушкинның теленә салына торган гадәте көчәеп китә. Шура, нәрсә шаулый анда?
Тау ярыгы Аның төбендә су шаулый
Тирән микән соң?
Ярыклармы? Төрлесе була
Шулай да?
Дистә метрлар
Кызык Ә кайда соң ул ярык? Шавы бар. үзе юк
Син шуның өстендә, бөкедә басып торасың инде. Караңгырак полоса күрәсеңме?
Китче?! Матушкин курыкмаса да. бормаланып киткән көрәнсу полосадан читкә тайпылды — Шунда мин мәтәлгән булсам, нишләр идем?
Нишләр идең Аягыңны чылатыр идең,— дип елмайды Шитов.— Куркырлык түгел Әле сөйләгәннәр иде: бер-ике ел элек берәү егерме метрлап очкан да. ярты гәүдәсе боз арасына кереп кысылган. Ярыклар төпкә таба тарая бара бит Күпме тырышсалар да, бөтен килеш тартып чыгара алмаганнар
Кар кыры акрынлап тау битенә әверелде. Аяк тая башлады. Тырнакларны киябезме әллә? дип кычкырды Шитов.
Бераз сабыр итик, дип җавап кайтарды Нуриман, хәзер баскычлар ясыйм Ул боз чүкече белән селтәнә башлады Матушкинның өстенә боз пыяласы сибелде Бер ярчык битен сызып китте. Матушкин башын июгә, каскасына зуррак кисәк килеп төште.
Шитов Матушкинның аптыравын сизенде.
Ашыкма син. бераз аргкарак кал.
Матушкин аны тыңлады Нуриман бераздан уңгарак кыйгачлады. Боз кыйпылчыклары хәзер зыңгылдап яннан очып кигә башладылар. 74
Мену юлы һаман саен текәләнә барды Ләкин Нуриман чукып ясаган басмалардан бару җиңелрәк иде Аннары боз да җепшеп көпшәкләнә төште. таймый башлады Кояш күтәрелеп кыздырырга да тотынды Каска астыннан тир саркый, йөрәк ешрак тибә. авызЛар кибеп, тын җитми башлады Ләкин Матушкин хәзер ару турында уйларга ярамавын. ә барырга да барырга гына кирәклеген, кеше көченең чиксез икән- * леген белә иде Моны ул үз җилкәсендә татыды.
Бер-бер артлы разведчиклар сөзәгрәк мәйданчыкка күтәрелделәр ~ Соңгы кеше булып Шитов менде Сулавы нормаль гына булса да. кыя * фәте миләш капкан шикеллерәк иде *
Ни булды сипа, Шитов?— дип борчылып сорады Нуриман — = Тагын билме? ' *
Шул. каһәр Чыдар хәл юк.-- дип сыкранды Шитов Ул рюк- = загын салды, утырды Нуриман текәлеп аңа карады
— Бара алырсыңмы5 >
- Барам. - диде Шитов Ләкин торып языла башлагач, ул ике х кулы белән билен уа-уа көчкә тураеп баса алды £
Шура, бар син кире төш, диде Нуриман Ярты сәгатьтән - кайтып җитәрсең. Докның кулы шифалы аның
Сакалын умырып алырга теләгәндәй ачуланып, Шитов
Ярты сәгатькә алданракмы, бер сәгатькә соңракмы, ни аермасы бар инде аның, диде
Эш анда түгел. Төшкәндә авыртмый ул. ә менү дигәндә син хәзер артыгын менә алмыйсың Төшкәндә билгә җиңелрәк бит ул. Бир монда палатканы. Сүз озайтмый гына Үргә барысы сәгать ярымлык ара калды, без түбәне тиздән күрә алачакбыз Ә син әкрен генә аска төшә тор
Бәлки, мин Шураны озатып килермен5' диде Матушкин
Ташла әле. дип кырт кисте Шнтов Үзем дә төшеп җитәрмен
Җитәрсеңме? дип кабатлап сорады Нуриман
Әлбәттә, үз эшегезне карагыз.
Безгә әнә теге үркәчкә менеп җитәргә кирәк, Нуриман Матуш книга карап куйды
- Сүз дә юк. дип кыю җавап бирле Матушкин Мин Зыря нов белән шул урынга кадәр барыр(а дип сөйләштем дә Минем материал язасым бар лабаса, ә тау түбәсен үз күзем белән дә күрми торып, ничек язасың аны?
Әмма аның Нуриман белән икәүдән-икәү генә каласы да кнлми иде Юк. куркудан түгел, болай. дөресрәге сөйләшер сүзләре булмаудан Исендә әле акклиматизация вакытында бер күченгәндә ул. теле кычы тын, Нуриман белән сөйләшергә тырышып караган иде Тегесе шунда Беләсеңме, тауга мин ни өчен йөрим? дип сорады Зирәк бер сүз ишетергә әзерләнгәндәй. Матушкин кызыксынып
Юк. диде
Азрак сөйләшү өчен
Менә шул инде ул гади генә итеп әйтсәк бер береңә яраша алмау' Ике ир кешенең яраша алмавы һәм. әлбәттә, «гади генә» яраша алмау түгел инде бу Матушкин монысын шәп аңлый иде
Шитов, борылып та карамыйча, түбән төшеп китте Нуриман белән Матушкин, Ак Бүре түбәсен күрүне өмет итеп, әлеге үркәчкә таба ку.з галып киттеләр Юл тагын да кыенлаша төште беренчедән: Шнтов китү сәбәпле, рюкзаклар тагын да авырайды, икенчедән, кар тәмам җебеп, хәзер аяк балтырларына тикле бата бата атлый башладылар, аннары инде хәлләре дә элеккечә түгел Аяк. бил. иңбашлары, муен нар сулкылдап сызлый иде
Текә генә бер күтәрелеш алдыннан Нуриман ял игълан итте радиоэлемтә вакыты җиткән иде Матушкин гыжлый гыжлый рюкзагына терәлеп утырды, ә Нуриман рацияне көйли башлады
— База, база.— дип һаман бер тонда тәкърарлады ул.- мин раз ведка. тыңлыйм
Ниһаять, рациядән Док тавышы ишетелде.
Ул Шитовның бивакка якынлашып килүен, аларның исә әйбәт кү-ренгәнлеген хәбәр итте Киләсе радиоэлемтә вакытын нәкъ бер сәгатьтән дип килештеләр,— ул чакта разведчиклар, үр өстендә утырып. Ак Бүре түбәсенә карап хозурлана-хозурлана чәй эчәргә тиешләр иде. янәсе Шулай булып чыкты да Бер сәгатьтән Нуриман белән Матуш кин тиешле урында иделәр инде Ләкин чәй эчеп торырга гына туры килмәде.
12
Барып җиттек кенә дигәндә, күрше таудан, коточкыч тавышлар чыгарып, берьюлы диярлек ике ташкын ишелеп китте. Төтенсу-ак болыт өермәсе куптарып, күтәргесез таш кантарларын чөя-чөя. ватып-җиме- реп. тузанга чыгарып, кар силе аска шуышты. Коточарлык гүзәл күренеш иде бу Бозның ярылып кубып киткән урыны күзне камаштырырлык зәңгәрлек белән кояшта ялтырап калды Ә ташкын аста, тау итәгендә, тәхетеннән сөрелгән тиран кебек, әле һаман да сукрана сүгенә иде
Бөтен кассетасын «чертжләтеп бетергәч. Матушкин күрше тауның зәңгәрсу җәрәхәтен төшерергә дип төсле яңа тасма куярга уйлаган иде дә. Нуриман вакыт юклыгын, элемтәгә кергәнче, үргә менеп җитәргә кирәклеген әйтеп, тагын кузгалдылар
Ике ыргак кагып, күләгәле яктан текә боз кыясын «тырнак»лар ярдәмендә үттеләр Шәрә кыяга караганда бозлыкта Матушкинга рәхәтрәк иде - кыялы җирдә аннан башта ук рәт чыкмады Бозда бөтенләй башка эш. Боз чүкечеңнең борынын кадап. «тырнак»ларыңны батыр да шәрә стенада үрмәкүч кебек туйганчы эленеп тор кирәксә. Тыгыз кар исә тагын да шәбрәк. Бу яктан Матушкинның юлы уңды Ак Бүредә шәрә кыялар бөтенләй юк диярлек, бу баштанаяк кардан гына торадыр сыман иде
Кояшлы якка килеп чыктылар Тагын җепшек кар ярып бара баш ладылар Металл тырнаклар аякны туңдыра Нуриман туктады
— Бергшрунд,— диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә, ләкин аңларлык итеп
— Нәрсә?
— Әнә күрәсеңме, нинди ярык анда.
Матушкин үзләреннән нке-өч адымдагы киң генә кара-кучкыл тасманы шәйләп алды.
- Менә монда, шуның кырыена утыр. - диде, рюкзагын сала-сала Нуриман. - сакта торырсың — Ул боз чүкеченә бау бәйләп аны Матушкин артында тирән итеп карга батырды. Аннары шул бау белән юлдашының биленнән чорнап алды
— Ничек сакта торасын беләсеңме?
— Беләм. күнегүләрдә өйрәткәннәр иде — Матушкин бауны кулына тотты. Нуриман аның хәрәкәтләрен сынап күзәтеп торды
— Дөрес тотасың. - диде Нуриман һәм чүкече белән кар күпере нең ныклыгын чамалый-чамалый алга китте. Ярыкның теге ягына җиткәч, бауга бәйләп рюкзакларны тартып алды, аннары инде үзе. Матушкин кебек җайлы гына утырып, сакта торырга әзерләнде
— Йөр,— диде ул. җайлабрак урнашкач.
«Шахмат уйныймыни — «йөр», имеш, актан кара шакмакка».— дип уйлап алды Матушкин һәм төбендә җәһәннәм җәйрәп яткан кара кучкыл кар өстенә атлады
Ярты араны да үтмәс борын, кайдадыр өстә рәттән генә, сул кул- дарак колак тондыргыч шытырдау яңгырады Матушкин башын күтәреп карады Анда, өч йөзләп метр арырак, текә стена кебек торган таудан 76
хоккей мәйданчыгы зурлыгындагы боз кантары аска шуышып төшеп бара иде Бар тирә-як тетри, ташкын ягыннан кар күпере ярыкка убы лып килә иде Таң калган Матушкин бергшрунднын ачылып килгән авызына тагын бер мизгел карап торды, ә икенче мәлдә аның аяк астын дагы жир әллә кая китеп, ул үзе җәһәннәмгә очты Мәтәлчек атты, башы белән ташка бәрелде, аннан җилкәсе белән Якты дөнья белән * бәхилләшергә дә өлгермәде, бау тартылып, аның эчен китереп кысты. 5 сул боты бик нык авыртып китте бау аны кысып алган иде Маятник * кебек стенага килеп бәрелгәч. Матушкин тезе иягенә тиеп торган хәлдә * бераз янтаебрак, кыя каршында чайкалып калды *
Ярык киң. бик киң иде Аның шоп-шома яшькелт стеналарыннан = челтерәп эрегән кар суы ага Аска, як ягы кайдадыр бергә килеп * кушыла торган, карарга да котың очарлык төпкелгә ага Шитов әнә = шундый ярык турында сөйләгән дә иде инде Тик моннан Матушкннның | гәүдәсен тартып алу турында уйлыйсы да юк. чәчен дә күрмәячәкләр * аның. Төбенә үк төшеп китсә әле Ләкин иң мөһиме бау аны тотып s тора! Матушкин башын күтәреп өскә карады Анда шундый зәңгәр иркен күк йөзе һәм Нуриманның чырае киткән йөзе *
— Исәнме син?
Исән кебек - Матушкннның батыраеп, бәйсезрәк итеп әйтәсе килгән иде дә. ләкин мескенрәк аваз килеп чыкты бугай
- Курыкма, Сережа, бау ычкына торган түгел
«Курыкма, имеш' Бу җәһәннәмгә, бу бүре өненә син үзең килеп эләксәң, карар идек' Матушкин саклык белән аягын бушатты Күңелем сизгән иде. шушы такыр баш иблис белән бергә дөмегермен дигән идем аны!» Тыштан исә ул
Нуриман, чыгып булырлыкмы моннан. ә’ дип кычкырды Тик аның сүзләрен әле тынып та җитмәгән ташкын шавы күмеп китте Аның кайтавазы, ярыктан үтеп, кар күперенең соңгы калдык ларын да аска койды Бәйдән ычкынган боз һәм кар өеменең гөрелтесе тынгач. Нуриман тавышы ишетелде
Сережа, чайкалмас өчен стенага ябыш, тырнакларың, чүкечең белән Мин икенче бауны ыргытам
Ул әлеге бау белән, бозкиткеч. тырнаклар, кул-аяклар белән нишләргә кирәген аңлатты
Сережа, мин тарта башлыйм Әйдә
Матушкин өскә күтәрелә башлады Әкрен-әкрен. сантиметрлап кына Өскәрәк. өскәрәк Ике якның берсе команда бирсә, туктап ял иттеләр. Ниһаять, Матушкин ярга якынайды, өскә менде, терсәгенә, кулына таянды Нуриман аны. якасыннан эләктереп алып читкә өстерәде, һәм алар ярыктан ерак китеп кар өстенә аудылар
Баш бетүе шушы икән дигән идем инде. - диде Матушкин бер аз тын алгач Анын бөтен тәне калтырый, ул үзенең исән калганына ышанмыйчарак тора иде әле
Нуриман ике кулын ике тез арасына салындырып, каскасыз, баш лыксыз килеш авыр сулап утыра Төртеп чыга башлаган чәч төпләрендә тир бөрчекләре ялтырый Суга төшкән тавык кебек чыланган, калтырап торучы Матушкинга карап, ул беренче тапкыр елмайды
Бик җиңел түгел икәнсең бит син. әй. диде Бераз тын торгач Ә болай егет икәнсең үзең, булыштың Берүзем генә сине тартып чы тара алмаган булыр идем Ул рюкзактан термос алып, капкачына чәй салды да Матушкинга бирде Эчеңә җылы керсен, эчеп жнбәр Матушкин чәйне алып, тешләрен шакылдата шакылдата эчә баш лады Ә Нуриман ярык буйлап китте Кире килеп, икенче буйны карады, тагын борылып килде Матушкин, чәен эчеп бетергәч
Ә ничек кайтабыз? дип сорады
Нуриман җавап бирмәде
— Әйләнеп чыгабызмы?
Нуриман дәшми иде.
— Ник дәшмисең син?
Бауны чорный-чорнын. Нуриман ярыктан читкәрәк китте Матушкин ярыкка таба елышты. Нуриман аны кырыс кына үзенә таба тартты:
— Кит аннан, тагын ычкынып китүең бар
- Син шуны әйт миңа: бу упкын аркылы теге якка ничек чыгарбыз без?
— Берничек тә Җыен әйдә, кузгалырга вакыт
— Кая тагын? Ә ничек кире кайтабыз? Әйләнепме?
— Юк. - Нуриман башын селекте, — аны әйләнеп чыгарга көчебез җитмәячәк.
— Күреп торам шул.
— Шулай булгач..
— Нәрсә шулай булгач? Шундый тыныч сөйләшәсең син. әйтерсең. безнең алда сукыр тычкан казыган бер тыкрык диярсең.
— Әйдә, үргә меник, аннары күз күрер
Башка тәкъдим итәр сүзе булмагач. Матушкинга баш иясе генә калды
13
Разведчиклар үргә егерме минутка соңарып менеп җиттеләр Шулай да радиоэлемтәгә тиз керә алдылар. Күрәсең, Док рацияне бәла вакытында ташлап китмәгән, егерме минут буе өзлексез эфирга чыгып торган.
- Я. ничек. Ак Бүренең маңгае күренәме?— дип сорады ул берен че эш итеп
— Бар. күренә, дип җавап кайтарды Нуриман — Түбәсе әйбәт күренә Тик эш шунда . Кыскасы, безнең кайтыр юл киселде — Ул ике-өч сүз белән булган хәлне сөйләп бирде — Минем фикерем мондый һәм бердәнбер чара кебек Сережа белән безгә траверслап түбә аша кичәргә кала Анда, карап торышка, үрмәлисе җир юк кебек, төшүен теге якка, Зыряновлар янына төшәчәкбез. Әйе, басмага Ә сез хәзер үк шунда китегез һәм аннан безне алмага коткаручылар җибәрегез
Док бәхәсләшә китте.
Ул ярыкны ныклап карарга, исәпләргә кирәк, без хәзер Зиннатуллин һәм Исмәгыйль белән сезнең эздән китәбез
Зыряновтан кала, Нуриман командада беренче аксакал, ниһаять, төркемнең командиры, шуңа күрә соңгы сүз аныкы иде. Ул:
- Кадерле Док, җаным, мине тыңла,— диде Бергшрундка сезнең белән безнең генә көч җитәрлек түгел Сезнең монда килеп җитеп бу сүзләрнең дөреслегенә ышанганны көтеп торырга вакыт юк Безгә ашыгырга кирәк Зырянов инструкциясенә рәхмәт, тик барыбер безнең ашау күпмелек икәнен үзең беләсең. Көн әйбәт торса, җитәргә тиеш Бүген түбәне үтәрбез дип уйлыйм, иртәгә иртән басмага таба юл тотачакбыз.
Нуриман элемтә тәмам икәнне әйткәч, Матушкин
— Иртәгә беренче лагерьда булабыз алайса. - диде Аннары ул биноклен алып алга карады, куен дәфтәренә нәрсәдер төшерде.
— Сережа, бүген без тауга менеп җитәргә тиеш
— Аңлыйм,— дип җавап бирде Матушкин,— тик моны башта миңа әйтсәң дә була иде. Докка әйткәнче Миңа. Ни дисәң дә бергә-бергә атлыйсы бит.
- Кәефең бик шәптән түгел иде бит һәм син Нуриман сүз уртасында туктап, бер үк бауга бәйләнгән юлдашына карап торды торды да бөтенләй башка эздән алдырып әйтте:
- Әйдә болай килешик без монда бульварда йөрмибез Этикет, үпкә, горурлык дигәннәрне читкә куеп торыйк. Мин кушкан һәр нәрсәне син бәхәссез һәм җиренә җиткереп үтәргә тиешсен Минем һәр карарым, һәр боерыгым, күпме генә абсурд булып күренмәсен, ул закон, аңлашыламы? Ә хәзер рюкзагыңны монда бир
Матушкин дәшми генә рюкзагын өстерәп китерде Нуриман, аның * авызын чишеп. Шитов калдырган әйберләрне үзенекенә тутыра баш- j лады. e
- Нуриман, кемгә саныйсың син мине?— диде түземен җуеп * Матушкин. Синдә болай да палатка, боларын да үзеңә төямәкче *
Әле генә әйттем бит Карышмаска дип әйттем һәм борыныңа = кәгазь кисәге ябыштыр, тиресен салдырасың килмәсә *
Матушкин тешен кысып булса да түзде, әрнеп торган борынын = тотып карады, сүзсез генә Нуриманга рюкзагын кияргә булышты, үзе- | нең дә җиңеләеп калган капчыгын җилкәсенә салды һәм разведчиклар > тагын кузгалып киттеләр Хәер, алар хәзер разведчик кына түгел, ә ж бәлки ихтыярсыз рәвештә беренче тауменәрләргә әверелделәр £
Очы кырые күренмәгән карлы тау битеннән алар тыныч кына йокым- * сырап яткан иләмсез зур тау түбәсенә үрмәләделәр Матушкин нурда коенган Ак Бүре башына карап соклана, халыкның зирәклегеннән гаҗәплән) әннән - гаҗәпләнә бара иде Тау түбәсе яннан караганда чыннан да бүре башына, ә түбәсе сөзәк маңгайга охшабрак тора Хәтта колак лары да бар кебек ниндидер сәер кар өентеләре аңа сагаеп калган кыяфәт өниләр сыман
Ак Бүре йокламый иде. Ул корбанын көтеп ята Ә бу ике бәндә, бер бауга бәйләнгән ике мескен, кояшлы көнгә куана-куана, аңа якынайган булалар, аның авызына кермәкчеләр Табигать хакимнәре днп масайган ике тузан бөртеге
Грузиннар калдырган төенчекне Нуриман таба алмады Тау тишеге нең кайда булырга тиешлеген ул якынча чамалый чамалавын, бер-ике сәгать юанса. тапкан да булыр иде. мөгаен, ләкин икенең берсен сайлар га кирәк: төенчекне табып, шушында коткаручыларны тик көтеп утырыр га (ә төенчекне тапмавың да бар бит әле), яки көн әйбәт торганда Ак Бүрене кичәргә дә аннары, бер төнне артыграк кунсаң да. аның теге сөзәк ягыннан ничек тә булса басмага кадәр тәпиләргә
Эзләнүне туктатып, аннан моннан гына тамак ялгадылар да Ак Бүренең көньяк-көнбатыш кабыргасыннан кисәк өскә күтәрелә башла дылар. Шулай да Нуриманның исәпләве бик үк дөрес булып чыкмады кайбер урыннардан үрмәләп шуышырга туры килде Дөрес, алай ук кыен эш түгел иде бу Аннары Нуриман шундый ярыклар, шундый киштәләр таба торды ки. алардан Одессадагы Потемкин баскычыннан баргандагы кебек атлап була иде Ә менә биеклек дигәне Анысы үзен сиздерә башлады Сулыш кыенайды, рюкзак, адым саен бер таш өсти барган кебек, авырай!аннан авырая барды һәм аннары иң гаҗәбе үтереп ашыйсы килә! Ә Нуриман, механизмын борып куйган уенчык машина сыман, һаман өскә менүен белде Матушкин ачу белән бер төкергән иде. сулышы капты Төкерү дә кыенлашты
Ниһаять. Ак Бүре сыртына килеп җиткәч. Нуриман унгарак борылды Текә кабыргадан диагональ буйлап, сөзәк тау кикригенә таба юл алдылар Матушкин бу маневр турында күптән уйлап килә иде Ләкин Нуриман тау кабыргасына менүнең катлаулы булуына да карамастан, юлны кыскарту өчен, бар мөмкинлекне ахырынача файдаланды
Тау кикригенә дә аяк бастылар Радиоэлемтә өчен махсус туктап алдылар Ләкин рання тауменәрләрне күзәтчеләр белән тоташтырудан баш тартты Әллә ватылган, әллә батарейкалары утырган, ә бәлки, тауменәрләр радиоэлемтә зонасыннан чыкканнардыр
Тамак ялгадылар. Тәннәренә көч керә башлады Кәеф тә күтәрелеп китәргә тиеш иде матур булып кояш баеп бара, шагыйрәнә манзара
үзе. ләкин Матушкин ял итеп хәл алгач, моңарчы җиңелчә генә сагайтып килгән нәрсәнең чын-чынлап өркетә башлаганын тойды. Әйе. ул йокы капчыгы алмаган иде Шитовны тыңлаган булды «Нигә. имеш. миңа, капчык? Юлга ярты көнгә чыгабыз, ә бер атналык йөк алабыз Үз күләгәңнән үзең курку бу. мин алмыйм», янәсе. Ә төнлә нишләрсең? Хәзер үк суыта башлады.
Матушкин Нуриман артыннан сөйрәлә, колак ишетмәгән сүзләр белән үз-үзен тирги иде Нәрсә дип әйтер ул аңа? Зырянов инструкциясен мин белмим, юлга чыгар алдыннан әйткәннәрне ишетмәдем, дипме? «Диванадыр син, Сергей түгелсеңдер Дивана Матушкин Менә ул үзе. рәхим итеп карагыз, сәйранга чыккан!»
Саклык бавының тартылып-тартылып куюына буйсынып, моңсу уйга баткан Матушкин Мәмәтбәк пычагыдай үткен тау кикригенә аяк басты Монда җил хакимлек итә иде. Жил тамакка, үпкәгә килеп тыгылды Матушкин авызын ачып, тураеп басты да шашкан кебек күзләрен бер ачып, бер йомып тора башлады. Ә җил штормовка астыннан шуып керде, тирләп аркага ябышкан футболка салкыны арканы чымырдатты.
— Нәрсә, тынны капладымы әллә? дип кычкырды Нуриман Тавышы көрәйгән иде. Күрәсең, борыны монда чакырып китергән романтика җилен сизгәндер Ул сырт өстеннән ышыграк җиргә төшеп. Матушкинны да дәшеп китерде.
Бераз ял итеп, кием алыштырып алдылар Нуриман Матушкинга аркасы лычма су булган футболканың артын алга әйләндереп кияргә кушты.
— Тизрәк кибәр. Штормовкаңны да сал. дымланган. Свитер һәм м.амык курткаңны ки. биш минуттан салкын төшәчәк.
Матушкин рюкзагына тотынды. Сүзсез генә киенде. Башында бер генә уй иде: йокы капчыгы турында ничек сүз башларга? Соңгарак калдырып торасы итте Буласы булган инде. Хәзер аның менә тагын үтереп ашыйсы килә башлады, иң мөһиме шул иде
- Әллә бирәнем кузгалды инде, коточкыч! Нуриман, әллә капкалап алабызмы?
Әле генә ашадык бит әле.—дип гаҗәпләнде начпрод, ләкин каршы төшмәде: - Әйдә, алайса.— диде Ул килька банкасы алды, ипи белән берәр алма тартып чыгарды. Кайнар ашны тегендә ашарбыз инде,- дип. тау түбәсе ягына ым какты
14
Тау түбәсенә ым кагу бер хәл дә, аңа тәпиләп менүе бөтенләй башка нәрсә шул
«Тәпиләп» дип яратып Зырянов әйтә. Менә шулай Матушкин Нуриман артыннан тәпили
Ә җил көчәя бара Ул. бер дә өмет калдырмыйча, сызгырып ук исә башлады һәм менә астан, дошман өередәй булып, ертык-ертык яман болытлар очып чыкты Алар бик тиз кояшны да, тау түбәсен дә капладылар. тирә-юньне караңгылык чорнап алды Яңгыр ява башлады Ә төтенсыман сәләмә болытлар упкын төбеннән бер-бер артлы чыга гына тордылар Аларны өстә җил тулгандыра-тулгандыра да су тузаны һәм өстәмә караңгылык итеп җиргә бөрки Матушкин үзенең әйдәүчесен күрми башлады Бер-ике метр арада шәйләргә мөмкин әле. аннары ул көлсыман пар эчендә эреп юкка чыга Куркыта Жил вакыт-вакыт шундый итеп китереп бәрә, тау битеннән себереп алып, җәһәннәмгә олактырыр кебек тоела иде. Атлаган саен Матушкин бозкиткечнең сабын карга ныграк батыра барды Ул Нуриманның аяк эзенә басып барырга тырыша. Күзлекне су элпәсе каплап, юньләп күреп тә булмаган- лыктан. болай хәрәкәт итү бер дә ансат түгел иде. Ә әйдәүче әледән- 80
але бауны тарткалый Матушкин үзенчә генә атламакчы булып караган цде, ләкин бик тиз тыны кысылып, артка кала башлады һәм бау тагын тартылып-тартылып куйды Ниһаять, Матушкин атламас булды, күзлеген салды һәм бау тартылганга илтифат итмәде Нуриман килеп җитте.
Хәзер үк ки күзлегеңне' диде ул
Матушкин, ярдагы балыктай авызын ачып сулый-сулый. дымланган * күзлеген күрсәтте: ’ ' £
Нуриман:
Хәзер үк ки. сукыраясың'— дип кабатлады
- Болыт та, кояш та юк лабаса *
Нишләсен. Матушкин күзлеген киеп куйды Хәзер аның пыяласына = ак көрпә килеп сугыла Ешрак туктый башладылар Сүз катасы булса. х Матушкин Нуриманга кычкырмый, ә бауны гына кага
Бер тукталыштан соң Нуриман тагын
Бүген түбәне узарга кирәк. - диде
— Ә кайда соң ул? — дип гасабиланып сорады Матушкин - Менә 1 хәзер мин синең тавышыңны гына ншетәм. ә үзеңне күрмим ~
Нуриман җәптәшенең хәл җыйганын түземлек белән көтеп торды J һәм тагын алга атлады.
Көч беткәннән-бетә бара, ә тау сыртының очы-кырые юктыр кебек Матушкин бер тапкыр сөртенеп егылды, тик бау тартылмады. Нуриман сизми дә калды Матушкин тизрәк торырга тырышты, ике тапкыр кан дидат Сабиров каршында сер бирәсе килми иде аның. Дистанцияне урнаштырды. ләкин тыны бетте Хафизов карап торса иде хәзер. Бельский, редактор!.
Тиздән бу соңгы уйлар да әллә кая китте, башта соң дәрәҗәдә аңгыралык билгесе томан гына утырып калды
Өскәрәк менгән саен, һава җитми Ул хәзер суынып, өтеп ала торганга әйләнде, әле күптән түгел генә шыбыр тиргә батып барган нардыр дип башыңа да китермәссең Кул-аяклар күшегеп катты Ә җил тагын да котыра төште, бүредәй уларга, киектән ырылдарга тотын ды Кайдадыр гөрселдәп кар ишелде. Тагын бер адым, тагын, я тагын Кулындагы чүкече кар астындагы бозга бәрелеп чыңлады, таеп китте. Матушкин, чайкалып китеп, борыны белән карга төртелде Жайлы төште. Аска тәгәрәмәде тәгәрәвен. әмма торып баса да алмый иде
Нишлибез? диде ул янына килеп җиткән Нуриманга
Хәл алыйк, диде Нуриман
Ун минуттан тагын алга таба кузгалдылар Түбә итәгенә текә күтәрелеш башланды Нуриман басмалар чокырга, ыргаклар кагарга, култыксалар тарттырырга тотынды Хәзер инде ташбака адымы белән туп-туры диярлек күккә менә башладылар Матушкнннын өстенә боз пыяласы коела, каскасында барабан кага Матушкин чокылган басмада башын иеп басып тора, юлдашының боерыгын гына ишетә иде
Матушкин, бауга махсус кыстыргыч белән ябышып, өскәре менә башлый бау өчен ул бары бер йөк кенә иде. һәм бау өзелми ыргак тан ычкынмый, чыдый, күтәрә иде
Нуриман өчен дә ул шулай ук бер йөк кенә булгандыр инде
Матушкин баш түбәсе белән Нуриманга килеп төртелгәнче үрмәли дә туктап яңа команда көтә, һаваны йотлыгып сулый-сулый тагын кузгала Инде бу юлы Нуриман янына менеп җитә алмам дигәндә генә стена да бетте
Шәп балкон бу. яңа үр алдыннан бу мәйданчыкка аяк басканда Матушкин шулай дип әйтә алды
Балкон түгел бу. түбә итәге, диде Нуриман
Озак кына ял иттеләр Жил тынмады, һава температурасы төшкән нән-төшә барды, чыланган киемнәр катыланды, төн якынлашты
Бәлкем. шушында гына туктарбыз5 дип тәкъдим кертте Матушкин
- Юк,- диде Нуриман,— моннан безне җил «эһ» дигәнче себереп төшерәчәк. Жил бу якта уйный.
— Ә теге якта юкмы?
— Анда ышыграк.
— Каян беләсең аны?
— Кабыргада чакта флагтан1 чамаладым.
— Минем аяклар катты
— Тырнакларыңны салып тор. Бераз җылынып китәрсең.
Нуриман, бияләен салып, туңган бармаклары белән чияләнгән төенне чишәргә тотынды. Төенне чүкеч борыны белән казый-казый сөйләнде үзе:
— Илле метрдан да артык калмады, гел җитмеш булсын, ди.
Метрлар, километрлар Тауларда болар үлчәү берәмлеге түгел. Матушкин, бу юлның чиге булмаячагына әзерләнеп, бер сүзсез тагын алга сөйрәлеп китте.
15
Бүренең маңгае чынлап та сөзәк иде — басма чокыйсы да. култыкса тартасы да булмады Суыкта шытырдап ката башлаган кар өсләтеп тәпилисе булды Кул егылганда гына кирәк иде
Алда Нуриман, аның артыннан сузаеп Матушкин атлый. Күпме барганны, күпме ял иткәнне исәпләргә баш җитми иде.
Төн килде Ләкин, соры болытлар эчендә болай да караңгы бул-ганлыктан, бу хәл әллә ни зур үзгәреш кертмәде.
Көтмәгәндә җил бар тарафтан бөтерелә башлады. Матушкин мүкәләп алга үрмәләде, ә үр кебек нәрсә юк иде, сөзәге дә. текәсе дә - бернинди үр юк.
Аякларын аерып атлый-атлый Нуриман килде.
— Түбә бу!
— Берни күрмим — Матушкин торып басты
Алар, бөтен инструкцияләрне бозып, кулга-кул тотыныштылар да як-якка карый-карый атлап киттеләр Алардан өстә җир юк яңгыр белән бушлык кына иде.
- Тизрәк моннан төшәргә кирәк,—дип кычкырды Нуриман,—тизрәк
— Фоторәсемгә дә төшеп булмый бит. Кем ышансын инде миңа!
— Тизрәк!
Нуриман Матушкинны өстерәп алып китте. Ак Бүренең колаклары булып күренгән ике боз пирамидасын узып киттеләр һәм саклыкның бөтен кагыйдәләренә туры китереп, егерме метрлап түбәнгә — ышыграк урынга төштеләр.
Матушкин килеп утырды, ә Нуриман куну урыны эзләп китте. Кар ява башлады. Җил аны биткә дә китереп сылый, муенга да тутыра. Матушкин, күзен йомып, рюкзагы өстендә утыра һәм берни дә уйламый иде.
— Сережа, Сережа! Ник җавап бирмисең? Киттек.— Нуриман иптәшен күтәреп торгызды да, тагын сигез метрлап аска төшкәч, кечкенәрәк кенә тигез бер урынга туктадылар Нуриман палатка кора башлады.
— Булыш әле.
Матушкин Нуриман күрсәткән ниндидер бер бауны тотып торды, аннары икенчесен: аның башы әйләнә, тәне калтырый — хәле мөшкел иде
Ниһаять, торак әзер булды. Бу — махсус тау палаткасы иде. Ул ике ишек-җиңсәле. Нуриман — аның берсеннән, Матушкин икенчесеннән керергә булдылар. Керешли Матушкин палатканы тарттырган бауга
Флаг тау түбәсеннән жил себергән кар Ул. чыннан да. жнлфердәп торган әләмгә пппын
аягы эләгеп егылып китте Ташка уралган бау ычкынып китеп, чатыр кыегаеп калды Җиңсәдән башын тыккан Нуриман, иптәшен янында күргәч, иркенәеп сулыш алды да тагын тышка чыкты
Бәхетен бар икән әле,— диде ул. бауны янадан тарттыра- тарттыра. басмага кадәр тәгәрәп төшүең бар нде — Ул элмәкне ташка эләктерде Матушкин сүз катмады, рюкзагын палаткага тыгып. * үзе дә кереп китте Палаткада җәннәт кебек иде — кар да яумын. I җил дә юк. тын һәм тыныч; бураны да. ташкыны да тышта, еракта * калды Ал ардан хәзер курыккан юк Йокларга, тизрәк йокларга!
Ыргакларын зыңгылдатып. Нуриман килеп керде. Ул караңгыда * мышный мышный кыштырдады, аннары фонарь кабызды. s
— Ә син нишләп утырасың? — дип гаҗәпсенде ул — Әйдә, капчы * тынны ал да — ятабыз х
Капчык юк минем. - диде Матушкин.
— Аңламыйм
- Мин аны алмаган идем *
Нуриман Матушкинга күзләрен киң ачып карады
Мин кисәтеп әйттем бит Син инструкция белән таныш ич ' Мондый хәлдә калачакны кем белгән! — Матушкин моны ачулан буылып акырып салды ки. әйтерсең, бергшрундны кичкәндә кар күперенең ишелеп төшүенә дә. көн бозылганга да. Шитов киңәшенә дә Нуриман гына гаепле иде Синең белән юл уңмаячагын күңелем сизгән иде аны. Әле моның. Матушкин бармагын өскә төртеп кунды, башы гына икәнен белми дип уйлыйсынмы әллә син мине?
Нуриман Матушкинга аптырап карап торды да. башын иеп. рюк загын бушата башлады
Нәрсә телеңне йоттың мәллә? — дип гасабнланды Матушкин
Ярый. Сережа, тынычлан Минем капчык зур күңелең киң булса, икебез дә сыярбыз, диде Нуриман һәм капчыгын җәеп җибәрде Кереп ят. Аягыңа минем тире катаны ки. тиз җылынырсың, ә мин примус кабыза торам
Матушкин күзен йомды. Ә Нуриман ягымлы тавыш белән
Хәзер аш куям Көн буе ашамый йөр дә. билгеле инде Чәй дә куябыз Ашау җитәрлек Ашагач, тиз җылынасың ул
Матушкин башын селкеп куйды «Бу ни булды соң әле миңа5» Ул күзен ачты, әкрен генә ботинкасын салды
Ятканда оекбашыңны футболка астына күкрәгеңә куеп ят. дип киңәш бирде Нуриман примус белән кайнашкан арада, иртән гә кипкән булыр
Беравыктан Матушкин аңга килә башлады, аягына мең инә чән чегәндәй булды, куллары янды, ашыйсы килә башлады
Исе дә исе! Син. Нуриман, бер дигән аш-су остасы икәнсең Тот мискәңне.
Матушкин ике мискә аш шупырды, бер банка соуслы кильканы үзе генә сосып бетерде диярлек
Ә син ник алай? Аппетит юкмы әллә? дип ашый ашый Нури маннан сораган булды
Минем чәй эчәсе килә әле. дип тыныч кына җавап бирде начпрод. чәй яратам мин Ашагач, йокы капчыгына ябырылдылар Әлбәттә, ул ике кешегә исәпләнмәгән иде Шулай да ничек кирәк алай сыйдылар Нуриман ның капчыгы киңрәк нде Матушкин бик юан булмагангамы, хәтта «Молнии»не дә каптыра алдылар Дөрес, ятканда икең дә бер генә якка карап, кулларны җыеп ятарга туры килде Нуриман шундук йоклап китеп, аның кайнар тыны Матушкннның муен арты тирәсенә бәрә баш лады Ул гарасат уртасындагы палатканың отыры ныграк дерелдәвен дә. очып китәрдәй булып, канат кагынгандай шапылдый башлавын да ишетми иле «Ярабби, дип уйлады Матушкин, ярабби, бетәр микән †
† 83
бу. юкмы’» Ул йоклап китә алмый иде. Тормышың кыл өстендә булып, кыймылдый алмыйча да ятканда, ни җаның белән йоклап китмәк кирәк?!
Сулыш алуы кыенайды. Бәлки, шулай тоела гына торгандыр. Юк. пульс ешайган, чигәдә еш-еш һәм каты итеп кан тибә.
— Нуриман, нәрсә соң бу?
— Көрт күмеп киткәндер безне — Нуриман да йокламый, уянган ндс инде, ул замокны ычкындырып, капчыктан чыкты, арырак кыштырдый башлады.— Әйе шул. безне кар күмеп киткән. Казып чыкмыйча булмас.
16
Таңгача кар казыдылар. Иртән торакларының мәгарәгә әйләнеп кал-ганлыгын күрделәр. Нуриман разведкага дип чыкты да, биш минуттан кире әйләнеп кереп, юлны дәвам итеп булмаячагын әйтте.
Матушкин моны разведкасыз да — туктаусыз җил ыжгыруыннан да чамалый иде.
— һаман бер җырны җырлый - диде ул. тышка колак сала-сала — Нуриман, беләсеңме, хәзер без кемгә охшаган? — һәм. җавабын көтмичә үк дәвам итте — Сарыкларга Ике ахмак сарыкка, һәм Ак Бүре безне хәзер кабып йотарга тиеш. Теге көнне без тәкәне ялмаган кебек, кимерә-кимерә ашарга тиеш ул безне.
Сакал төкләрен ышкып. Нуриман көлемсерәп куйды:
— Хәтерең шәп икән синең. Тик син ул чакта итне ашамадың лабаса Гөнаһтан куркасың юк.
— Барыбер ашаячак. Акмы, сорымы, бүре бүре инде ул . Аерма юк.
— Әйтмәгәнең булсын. Сережа. Ак бүре бөтенләй башка ул. Ак бүре кыерсытырга тиеш түгел
— Карарбыз, карарбыз. — дип Матушкин кар баскан чатыр түбәсенә ишарәләп, ым кагып алды.
Нуриман, кирегә сукалауны сабыр гына тыңлып торды да. башлаган сүзен дәвам иттерде:
— Менә син тыңлап кара әле алай булгач. Тик мин чәй кайнатканчы капчыкка кереп ятып тор Безнең татарда һәм. гомумән, төрки халыкларның күпчелегендә, бүре изге зат булып, безнең баба- ларыбыздан исәпләнә Ә без — татарларда, гомумән, ул — халыкны коткаручы Бу турыда әкиятләр дә күп. Балачактан ук онытылып укый идем шуларны. Зоопаркка баргач та ак бүрене таптырып аптыратып бетерә идем Ә ак бүре юк. Сорылары, каралары, хәтта ниндидер кызыллары да бар, агы гына юк. Әти: «Ул безнең бабабыз бит. ул борын-борын заманда гына яшәгән булган», дип көлә торган иде. Мин үземнекен тукыйм: «Син бит аны тылсымлы бүре дигән идең, ә тылсымы булгач, үләргә тиеш түгел ул».
Нуриман, кайнап чыккан суга бер чеметем чәй салып, хуш ис иснәгәндәй «әх!» дип куйды.
— Хәзер була чәй Әйе. ак бүре турында әтидән дә кызыграк итеп сөйләүче юк иде. Китапта бик гади ул. ә әти озын итеп, тәфсилләп сөйли иде, һәм һәрвакыт төрлечә сөйли торган иде. . Борын-борын заманда безнең бабаларыбыз урман-таулар гизеп яшиләр икән, һәм аларның хаканы — хәзергечә Ак Кояш булыр иде — Ак Көнекәй дигән бер батыр була Бервакыт дошманнары, кысрыклап, боларны карурманга куып керткәннәр Беркая барыр юл юк икән: алда башы күк белән тоташкан тау. артта — дошман явы, имеш Шунда Ак Көнекәй кояшка карап дога кылган: «Әй. кояш-кояшкаем. үз исемеңне йөртүче бу баланы һәм аның ыругысын ач үлемнән коткарып калчы, шушы тауны кичәргә ярдәмеңне бир Ак Көнекәйне дошманга бирелү хурлыгыннан йолып калчы»,—дип ялварган. Кояш, әлбәттә, ялварган тавышны ишеткән
һәм нәкъ көн уртасында уктай төз нурын егетнең аяк астына текәгән Нур шунда ук Ак Бүрегә әверелгән дә егеткә: «Атлан минем сыртыма, дигән,— мин сине хәзер таунын теге ягына күчереп куям, безнең арттан нәсел-ыруың да шунда күчкән булыр»,— дигән Ак Көпекәй Бүрегә менеп атланып, аның ак ялына ябышкан һәм шул жанвар, батыр белән аның бөтен ыруын тауга менгезеп, * теге якка алып төшереп куйган ди
— Полный траверс икән, - дип йомгаклады Матушкин «Басмага» j ук килеп төшкәннәр, дисеңме? ' <
— Мин алай димәдем бит *
Барыбер, шәп уйлап чыгардың. Тик, кызганычка каршы, мин = татар түгел, һәм ак бүре мине коткарып маташмаячак
- Ярый, аның белән синең өчен мин сөйләшермен - Нуриман ике х кулын авызына куеп кычкырырга тотынды - Ак Бүре-е-е, Ак Бүре- ± е-е, ишетәсеңме мине5 Сергей Матушкин, татар булмаса да, шәп малай ~
Икәүләп көлеп җибәрделәр *
— Кәмит инде,— дип куйды яшь аралаш Матушкин
- Яле, мин аңа әкият сөйләдем, ә ул «кәмит» ди Әйдә, чәй * эчәбез.
Чәен нрә-өрә Матушкин
- Нуриман, әйт әле. ник син бу кадәр сәләмә кием белән йөри сең - ямау өстендә ямау? Яңаны алырга хәлең бардыр инде Шулай йөрергә оялмыйсыңмы? Ни дисәң дә. син Зыряновнын уң кулы бит, мастерлыкка кандидат, сиңа тигезләнәләр
Чапаев үзенең Петькасын тәрбияләгән кебек тәрбиялисең әле син мине
Шулай да булсын ди.
Начпрод авызын яндыра яндыра чәй уртлагандай итте Дәшми торды Бу минем киемем, Сережа Ничегрәк итеп аңлатырга икән сиңа?
Шушы кием белән моннан биш ел элек без Зырянов белән шушындый ук бер көнне Күкҗалда исән калган идек Ә бер җәйне, кыядан ыч кынын китеп, егерме метрлап очып төшсәм дә, исән калдым Аннан шушы киемнән Аня белән таныштык Варзобта Әйе Чыгарып ташлавы кызганыч Ямыйм да киям шунда
Ырымга ышанасың икән син, Нуриман - Ак Бүре, ямаулар Моннан котылсак, алыштырам Валлаһи, алыштырам!
Ашап алгач, чыгар тишекне киңәйтергә тотындылар Көрәксез эшләве кыен иде җайлырак булганда, чүкеч белән кар шакмаклары кисеп түбәнгә ыргыттылар, якн кул белән казыдылар Аз гына хәрәкәттән дә тын кысылып, хәл бетә иде Ә буранның туктарга исәбендә дә юк Җил котырып улын, аяктан егардай булып китереп бәрә Тирә якта кар да кар Болар күпме генә тырышмасыннар, кар астыннан палатканы чамалап булырдай түгел нде инде
17
Нуриман боерыгы белән Док килешмәгән иде Өлкән урынына калган булганлыктан, ул бергшрундка менәргә әзерләнергә кушты Аня каршы төште
Нуриман төп бивакка күченергә кушты, димәк, ул ярык янында безнең эш беткән Тизрәк Зырянов лагерена чыгып. Ак Бүрегә шуннан менә башлау ягын карарга кирәк
Шитов та Аня яклы иде Ныклы бер фикергә килә алмыйча бәхәсләшә торгач, болай хәл ителде Шитов белән Аня төп бивакка китәләр, Зыряновка хәлне аңлаталар, ә Док. Исмәгыйлен һәм Знинәтул- лнн бергшрундка менәләр
Басма янындагы бивакка Шитов белән Аня радиоэлемтәгә ярты сәгать кала килеп җиттеләр Ягъни, барысы да уйлаганча килеп чыкканда.
Зырянов белән Нуриман һәркайсы үз лагереннан торып алдан килеш кәнчә бер-берсе белән рация аша сөйләшә башларга тиешләр нде Зырянов башта Шитовны, ә аннан соң Аняны тыңлады, кашлары җыерыла барды Ул аларның хәрәкәтләренә бәя биреп тормады
— Көн бозыла диде, һәм тагы: — Көн бозыла, егетләр. - дип өстәде.
Иртән. Нуриман төркеме юлга чыгып киткәч, ул монда планны үзгәртмәкче — Исемсез түбәне разведка ясап тормыйча гына алырга уй-лаган иде. Аның нәрсәсен тикшереп торасың инде, әнә, ул болай да уч төбендә кебек ич.
Иртәнге сәгать сигездә штурм төркеме хәзергә әле картада гына күрсәтелгән маршрутка чыгып киткән, Аня белән Шитов килеп җиткәндә, егетләр Исемсез түбәдән әйләнеп кайтмаганнар иде әле.
Үзенең кызыл палаткасы янында командор Зырянов Аняга бүген Нуриманнарны алмага чыгып булмаячагын аңлатты
Әнә. ничек котыра бит' - Зырянов күзләрен күккә текәде. Күк йөзе төтенсыман соры пәрдә белән капланган, яңгыр коя. көчле җил өермәләп-өермәләп бөтерелә иде.
— Кайталар. - дип. Шитовның кычкырганы ишетелде. Ул дулап торган караңгылык эченнән килеп чыккан дүрт кешене беренче булып күреп алган иде Бивактагылар. бөтенесе дә бер сафка тезелеп, җиңү челәрне тәбрикләргә әзерләнделәр
— Зәйтүнә Даутова пигы алынды! Чал тауларны җиңүчеләргә ура' Башкалар белән бергә Аня да җиңүчеләрне котлады Командада бердәнбер хатын кыз буларак, ул аларны традицион кайнар компот белән сыйлады Тик аның күңеле Ак Бүредә, аның түбәсе белән әлеге ярык арасындагы кар баскан биеклектә иде — ул Нуриман белән Сережа турында уйлый Монда, тауларда, бер-береңне аз гы на яратып бетермәүнең дә тау менгәндә фаҗигагә әйләнүе мөмкин икәнлеген Аня белә иде Ә бит алар бер-берсен «яратып бетерми» генә түгел Зыряновка Сережа экспедициягә барырга теләк белдергән кичтә Нуриман әйткән коточкыч сүзләр исенә килеп төште. Ник кенә җибәрде икән ул аларны кичә? Ник йөрәк сизенүенә колак салмады? Хәзер менә көннең бозылып китүе тагын. Әнә, кар ничек бөтерелә-бөтерелә ишелеп ява, берни күрерлек түгел, Аня. күзләрен Ак Бүре ягына тегеп, үзен шул сораулар белән җәфалый, аның башында да хәзер кар яугандагы кебек үк, ап-ак буталыш иде...
Юк. Юк, Нуриман андый кеше түгел Аның чебенгә дә чирт кәне юк Әшәкелек эшли ала торган кеше түгел ул Үзе үлсә дә, кешене коткарырга тырышачак Сережа турында да: «Әзерләнмәгән кешене алырга ярамый, алай тиеш түгел, казалы булуың бар», дип кисәтте генә бит ул. Көнли, нибары шул, дип уйлаган иде Аня Чынлап та, яратамы әллә ул Сережаны? Нечкә күңелле, илһамына чумган, канатланып йөрүче Сережа Нуриманга капма-кар шы һәм Аня күңелендә вәсвәсә булсын өчен генә яратылган кебек иде Аның сабыйныкы кебек рыясыз җаны беркемгә дә яхшыдан башканы тели торган түгел. Аняның аңа котылгысыз тетрәүләр һәм үкенечләр җиле тидерәсе килми иде, киресенчә, алардан саклыйсы килә Чынында моны, Сережаның җаны турында гына түгел, ә тәне турында да кайгыртып. Нуриман эшләргә тырышкан булып чыга. Көчле җил Аняның йөзенә китереп бәрде, башыннан капюшонны суырып төшерде, тынына капланды. Җил аны Памирга, «Варзоб» лагерена алып киткәндәй, кыя террасасына алып менеп, упкынга бөтереп ыргыткандай тоелды...
Юк, Матушкинның пәйда булуы белән Аня мәхәббәтенә хыянәт итмәде Ул әүвәлгечә Нуриманына тугры иде Әмма шулай булу да ихтимал йөрәгендә берьюлы ике кеше йөрергә мөмкин икән
Тауменәрләр ышыкта компот эчкәннән соң Зырянов, барысын да чатырына җыеп, хәлне аңлатып бирде Иптәшләрне тыңлагач, үзенең карарын игълан итте
Бүген Исемсез түбәгә менгән дүрт кешелек төркем иртәгә иртән алты сәгатьтә бәладә калганнарны алмага чыга
18
Көн тагын да бозылып киткәнлектән, коткару отряды икенче көнне i юлга чыы алмады Гарасат басыла төшкәч бары тик бишенче нр ♦ генә кузгалып китә алды ул Алар хәзер алтау иде инде хәле бераз = җиңеләйгән Шитов белән Аня да кушылды Шушы биш көн. биш төн * эчендә Аня үзен кая куярга белми йөрде Ул хәзер Нуриман белән - Матушкин арасы турында да, аларга карата үз тойгы-хисләре турында да ~ уйламый, ул аларны зарыгып көтә генә иде. Икесен дә.
Ә Док үз кешеләре белән бергшрунд янында бивак корган иде , Егетләр теге көнне бергшрундны карап тикшереп чыкканда, һава тәмам - бозылган иде инде. Бишенче көнне, ялтырап чыккан кояш нурларында ; ярыкны кичү мөмкин түгеллегенә тәгаен ышангач, алар төп лагерьга ' юнәлделәр
Бишенче көнгә Ак Бүре башында да кар яумый башлады Нури ман белән Матушкин ояларыннан тышка чыктылар Күкҗал артыннан кояш күтәрелеп килә, җил әле үрсәләнсә дә. күк йөзе аязып, чистарып калган иде. Нуриман тирә-юньгә күз салгач.
Җыенырга вакыт, диде
Суыкта каткан әйберләрен ничек кирәк алай рюкзакларына тутыр гач, алар палатканы казый башладылар Матушкннның күз аллары караңгылана, әледән-әле ул егылып китә иде Менә ничәнче тәүлек, көнен төнен белми, ул кулы белән кар көрн
Палатканы бөкләп җыярлык түгел иде Чыланып каткан брезент бөгелгән җиреннән сынарга гына тора Ләкин Нуриман бирешергә уйламады Мышный мышный ул ничек тә булса аңа булышырга маташкан иптәшенә күз төшереп ала Тегесе һаман башы белән карга барып төртелә. Калайланган күзләреннән анык көч хәл белән генә аңын югалт мый торганлыгы күренә иде
Кояш Күкҗалдан тәмам күтәрелгәч кенә, алар Исемсез тубә янын нан Ак Бүрегә таба киттеләр Көчкә көчкә бөкләнгән палатканы рюкзагы өстенә куеп. Нуриман бик җайсыз күтәренгән иде Палатканы җил өстери, һәм Нуриман, җилкәнле көймәдәй, бер яктан икенче якка авыша, ыңгыраша, шыгырдый иде Эстәвенә әле яңа яуган калын карга бата бата эз салып барырга да кирәк Ул кар сарган төкләренә пошкыра пошкыра, туктала туктала аЛ1ә бара, башын күтәреп күккә, офыкка карый, бүре кебек һаваны исни Ул көннән курка әгәр тагын да бозылып китсә, ә монда Тянь-Шаньда бу бик мөмкин хәл. алар бу тозактан котыла алмаячаклар Нуриман бер генә тапкыр утырып ашарлык ризык лары, һәм дүрт кенә шырпылары калганлыгын, бензиннары тамчысына чаклы бетеп, шуңа күрә примусны атып ыргытканын да белә белгәнгә күрә сүзне икенчегә борырга тырыша нде Ак Бүредә үткәргән тәүлек ләрдә Нуриманның, ризыкны бик сак тотарга кирәк, дип тукуы сүздә генә булмыйча, чынында авызына юньләп тәгам ризык капма! айлыгын, шуның белән азык-төлекле вакытны икеләтә сузганын да Матушкин белми нде Нуриман аппетит юк. болай да май куп җыелды дигән булды, алдады юллады, һәм күпмедер ышандыра белде
«Паркинсон. Паркинсон Нәрсә соң мнн һаман аның белән саташам әле? Нуриман кар яра. боз чүкеченә бөтен гәүдәсе белән салынып, авыраеп хәл ала. һәм көчкә көчкә генә башын эшләтә Паркинсон Ә. әйе, Паркинсон законы бит .vie әгәр дә бәла киләсе икән ул килмичә
калмый, шулай бугай» Ул Матушкинга, тирә-юньгә карап ала. тагын кузгала.
һәм менә — бәла дигәне күренде: астан, басма ягыннан, кара-кучкыл болытлар агылып менә башлады Нуриман саклык бавын кыскартырга дип туктады «Бәлкем, болай гына үтеп китәрләр? Кысыр болытлардыр. бәлки?» Өстерәлеп Матушкин килеп житте һәм жил улавына аның саташулы сүзләре дә килеп кушылды:
Мин сине яратам. Аня Күптән әйтергә йөрдем, йөрәгем генә җитмәде Сүз кирәкмәгәнен үзен дә беләсең инде Бу газап күпмегә барыр? Нуриманмы5 Нуриман нәрсә? Әйтик аңа да...
Нуриман юлдашының саташулы-йокылы күзләренә карады, чуалган чормавык бауларын төзәткәләде һәм. бил тиңентен кар ярып, түбәнгә төшүен дәвам итте Ашыгырга кирәк иде. Биеклекне бик тиз кимет кәндә генә авыруны һушына китерергә мөмкин Кар ишә башлап, күзне генә томаламасын иде. Матушкин, нәрсә сөйләгәнен үзе белмичә, берничә адым арттарак бара. Нуриманга өзекөзек сүзләр ишетелеп куя:
— Синең өчен мин Аня Китә бирсен, мин үзем әйтәм аңа.. Әгәр дә Булсын, мин яратам икән. Монда да бит синең өчен. Ә. күпме алар! Бөтенесе дә ак... Бүреләр.. М-мә!..
Бау каты итеп тартылды. Үзен һәм сөрлеккән иптәшен тау яңагыннан шудырмый калу өчен, чүкечен карга батырып, аның өстенә ятарга әзер булса да. Нуриман аягүрә калды. Юк. Матушкин сөрлекмәгән, абынмаган һәм аны җил дә бәреп екмаган иде: ул ниндидер күзгә күренмәс бер дошманның бугазына ябышкан да. имеш, аның белән кар өстендә әүмәкләшә иде. Нуриман, рюкзагын салмыйча гына, карда аунаган Матушкин янына килде, аны аягына бастырып, каты гына җилтерәтте
— Сергей, аңына кил. Сергей!
Алар тагын әкрен генә киттеләр. Нуриман мыгырданып баручы иптәшен я култыклап ала. я тагын сукмак ярырга тотына, һәм андый чакларда Матушкин аннан бераз арттарак калып өстерәлә, я дүрт аякта мүкәйләп шуыша башлый иде.
Кояш тагын бар дөньяны баскан кара-кучкыл болытлар артында калды. Ләкин әле кар төшми һәм. чигенү юлына билгеләр куеп, алга барырга мөмкин иде. Алар өч-дүрт метр саен тын алырга туктый баш ладылар Ә бер егерме метрлап алда җннелчә тау ташкыны гөрселдәп ишелеп төшкәч. Нуриман хәзер шул хәвефле җирдә басып тормаулары өчен сөенеп. \ зләрсн тоткарлаган кар көртләренә эчтән рәхмәт тә укып куйды
Кар ява башлаячагын Нуриман алтынчымы, унынчымыдыр — үзе генә белгән бер тойгысы ярдәмеидә сизенде Бермәлгә җил тынган арада болытлар куерып киттеләр, тнрә-якны караңгылык сарды, һәм ишелеп кар ява башлады Әмма алар вакыт ягыннан отканнар иде. азмы-күпме алар түбәнрәк төшә алдылар, һәм бу Матушкинга да әйбәт тәэсир итте Ул һушына килде. Моны Нуриман Матушкинның бик озак мәгънәсез сөйләнүләреннән соң, кыска гына итеп: «Мин аякны өшеттем, ахры»,—дигән сүзләреннән аңлап алды.
Беренче кар бөртекләре артыннан ук күтәрелгән көчле өермә астында палатка кора башладылар Бу катлаулы эш булып чыкты палатка боз булып каткан иде һәм Нуриманга өтеп ала торган ачы җилдә бияләйләрен салып, ялан кул эшләргә туры килде. Моның нәрсә икәнен ул белә иде. әмма бүтәнчә чара күренми
Нуриман кулын өшетте. Примус та булмаган салкын, караңгы палаткада туңны кайтару мөмкин түгел иде Куллары, көрәнсу тап төшеп агарып каткан, ә бармак очлары каралып та чыккан иде Матушкин. аларга тире ката кидереп, бәйләп куйды, лагерьга барып җиткәнче аларга кагылмаска булдылар Каты гына итеп бау белән тукмагач. Матушкинның аягы бик сызлап җылына башлады, ул үрсәләнеп улады- улады да. капчыкта Нуриманны кочаклап яткач, тынычланып йокыга китте. 88
19
Кичкә кадәр йоклаганнар икән һаман жил улый, тик бу юлы палатканы көрт басып китмәгән иде Ике шырпысы сүнеп, өченчесен - нән Матушкин шәм кабыза алды Нуриман үзенең начпрод капчыгыннан сонгы ике кисәк сохарины, бер карамель конфетын һәм бодай боткасы * брикетын алырга кушты
— Менә бар булганы шул,— диде Нуриман, Матушкнннын сулган j йөзенә карап Ул йөз хәзер тагын да очлаеп калган, аксыл шома ' түгел, ә каралып тигәнәксыман төкләр белән капланган, яңакларыннан * тире элпәләре кубып, асылынып тора, бөтен битендә, иреннәрендә, буен 'г нан-буена тиресе яргаланган борыны өстендә кан бөртекләре укмашып * укмашып каткан Күзләре генә нурлы һәм тере иде Юк. Матушкин. = әлбәттә, үзенең шашуын оныткан. саГашып сөйләшүләрен дә. бүреләр * беләнме ни беләндер әүмәкләшүләрен хәтерләми Хәтерләми дә. хәтта Z белми дә Сережа, синең нык ашыйсың киләме?
Әйе. Нуриман, бик нык Көндез үлеп йокы килде, аяк өсте Z йокладым шикелле, ә хәзер менә ашыйсы килә
- Алайса мискәгә кар тутырып ал. Саграк бул. кулыңа ки. Менә шулай Кар алдыңмы? Хәзер шуны ялкын өстендә тот
Ботка пешерәбезме?
Нәкъ өстенә бастың. Савытыңны нстәрәк тот. юкса, утның файдасы булмый
Матушкин кулы белән мискәне тотып, буш кулына брикет алды.
Ничек пешерергә,— дип брикет кәгазен укый башлады, изәргә, су салырга, әйбәтләп болгатырга, кайнатып чыгарырга һәм егерме биш минуг буе пешерергә Моңа ничә шәм кирәк булып чыга соң әле?
Тот, тот, диде Нуриман
- Саклау срогы ун ай. дип соңгы язуны укыды да Матушкин мискә эченә бакты Кар бик тиз эри башлаган иде
Менә булды да
Ярты пачкасын су белән аша. Сережа, калганын кире тыгып куй
- Ә син?
Ашыйсы килми, бераз су гына эчәрмен
Матушкин сулы мискәне Нуриманга сузган иде дә, аннары исенә килеп, аны үз кулыннан эчерде
Капкалап алыр идең
Чын. ашыйсы килми
Матушкин, брикетны ачып, аны бер почмагыннан комсызланып кимерә башлады
Суга манып ал, дип киңәш итте Нуриман, әйбәтрәк барыр Ул төрүле кулларын берсе өстенә берсен куеп, чайкалыбрак утыра иде Утны сүндереп. Матушкин ашауны караңгыда түгәрәкләгәч, йок ларга яттылар Шәмне саклау кирәк иде әле
20
Иртән тау төшүне дәвам иттеләр Кар да яумый, жил дә тукта ган иде Күпкәме икән? Күкжал белән Исемсез түбәгә сырышкан болытлар тын калганнар
Җыенуын озак жыендылар Сүзне начар өйрәнгән актерлар янын дагы суфлер кебек. Нуриманга авызын ябып торырга да вакыт булмады Ул бичара кулларын күкрәгенә кушырып, нәрсә эшлисен әйтеп кенә торды Матушкин баш күтәрми аларны үти барды Сонгы шырпыны кабызып, су жылыгты. соңгы сохари кисәген, калган ботка катысын чыгарды Бу юлы Нуриман ярты сохари ашады
Тамак ялгап алгач, Матушкин әйберләрен җыештырды, палатка ны җыярга тотынды Аның баулары, җөйләре, элмәкләре кулны тын ламыйлар, Матушкин аларга абына, чуала, ачуы чыга. Нуриман аны тынычландыра, өйрәтәсен сабыр гына өйрәтә Матушкин тагын эшкә тотына.
Алар тигез җирдән, карлы киң платодан Ак Бүре аркасыннан баралар Текә җнр алдарак иде әле Аның рельефын, текәлеген Нуриман бик аз чамалый һәм бу аны борчып, хәтта куркыта да Ул үзенең хәлсез куллары хакында уйламас та иде, ә кәттәрәк берәр стенага юлыга калсаң, ничек итеп төшмәк кирәк? Анда Матуш книга киңәш биреп, әйтеп торулар белән эш майтарып булмаячак, бу инде сиңа палатка җыеп тору гына түгел. Ул, һава бозылып, кайдадыр, басмада ук төртелеп туктап калган коткару отряды хакында да уйламаска тырышты
Хәле бик авырайса да, Нуриман кар кабыгын бозваткычтай сыта- сыта тирән эз салып баруында булды Аның сыртында палатка күпереп тора да. сәлперәеп калган рюкзак селкенеп бара, ул килбәтсез кулларын билендәге бауга аскан.
Төш турысына үз вакытын онытмый гына җил күтәрелде, болыт лар бәйләреннән ычкынып Ак Бүрегә ябырылдылар, кар китереп иштеләр. Нуриман белән Матушкин ярты сәгатьләп кар таптап, палатка куяр урын әзерләделәр Менә бит нинди кыен хәл әйтеп тормасаң. Матушкин палатка терәвен дә озынайта белми, ә Нуриман Матушкнннан башка кечкенә хаҗәтен дә үти алмый иде.
Соңгы сохари белән конфетны ашадылар Ботинкаларын салмый ча гына капчыкка кереп яттылар.
Нишләп ак бүрең киреләнә сон. әле синең? - дип сорады Матушкин, әкияткә чынлап торып ышангандай.
— Курыкма.* диде Нуриман.
Минем курыкканым да юк, миңа барыбер
Кичкә кадәр сөйләшмәделәр Сөйләшер сүз юк иде. Аннары, сөйләшергә хәлләре дә беткән иде Ярым төш-ярым өн халәтенә чумды лар. Нуриман артына чумган Матушкннның сулышы туктагандай була. Нуриманга шом төшә Ул арада Матушкин тагын тын ала. Шулай озак кына яттылар Бөтенләй караңгы төшкәч кенә Матушкин кымшанып куйды:
— Куллар ничек, нык авыртамы?
- Түзәрлек, - дип җавап бирде Нуриман — Минем «молния»не ыч-кындыр әле.
- Мунча ташы кебек булгансың син! Каян болай бу? — дип гаҗәпкә калды Матушкин Мин катып үләм, ә син - Матушкин, куркып. ярты сүздә туктап калды Шушындый салкында, эчендә бер тамчы ягулык булмый торып, температура болай күтәрелү нормаль хәлмени?'
Йокла,— диде Нуриман, мин һәрвакыт шундый, кайнар инде
Авызларын йомдылар Иртәнгә чаклы сөйләшмәделәр дә. кыймыл-дамадылар да Тышта буран дулады, калын пыяланы шакыгандай палатка яңакларына килеп бәрелде Ерактан ишетелгәндәй тоелганга күрә, бу авазлар күңелне әллә ни борчымады.
21
Беренче булып Нуриман хәрәкәткә килде.
Яктырган инде. Сережа, тыныч торганда кузгалыйк.
- Кирәкме икән? — Матушкин аңлашылыр-аңлашылмас кына җавап кайтарды
— Монысы ни сүз тагын' -дип ачуланды Нуриман.— Ач капчыкны
- Барыбер басмага төшеп җитә алмыйбыз, ә төш вакытында тагын буран башланачак. .
— Кайдадыр шушы тирәдә грузиннар калдырган төенчек булырга тиеш - бензин да. продуктлар да
Менгәндәге кебекме?
Анда рәтләп эзләмәдек тә бит без
Хәзер, диде Матушкин, бер генә минут көт инде.
- Бер минут та көтү юк. *
Миннән булмый бит Хәл юк. Мин шыкраеп катканмын
- Сережа, ж,аным, әйдә. җыен. Безне көтәләр — Нуриман, кые- “ ганган палатка терәвенә карап, артында яткан Матушкннга әкрен, утыр- * ган тавыш белән, гомерендә беркемгә, беркайчан сөйләмәгән сүзләрне * сөйли Безне тере килеш көтәләр Без бит синен белән җиңүчеләр. = Сережа! Бу хакта синнән бүтән кем язсын?!
Матушкин борынын тарта тарта «молния»не ычкындырды һәм тышка = чыкты Нуриман да кузгалмакчы иткән иде. ләкин кинәт, кымшана да = алмаганын сизеп, куркына калды Аның бөтен тәне калтырый, шәрә * электр чыбыгы тоткандай беләкләре тартыша, чигәләрендә кан тибә. ? шуның басымы чорнаулы кулларында сулкылдап яңгырын
Сережа, булыш әле. бөтен тәнне нидер куыра
Әйтәм бит. синдә жар. авырыйсың, ә үзең «ярый, ярый» дисең, дип үртәшә-үртәшә Матушкин иптәшенә булышты Я. ничек, кузгалмак кирәк? Ятарга иде көчне әрәм итмичә Ничек тә безне тапмын калмаслар иде әле. Ул капчыктан арынып чыккан командирының өстен рәтләштерде. Тагын ыштаның ертылган Кайткач, ямауның чибәррәген сал. ялтырап торырлыгын
Ярый. Сережа, аңа синең исемеңне дә чигеп куярмын
Матушкин юлдашының свитерын бриджи эченә тыкты, каешын кысып тартты һәм кигергән курткасын кулыннан ычкындырмастан
Тышка чыгасың килмиме? дип сорады
Рәхмәт, чыгар нәрсәм калмаган
Алайса киттек Матушкин аның курткасын ныклап каптырды, башлыгын рәтләп кигерде. Палатка капкачын чишеп, мүкәләп карлы тышка чыкты Аның артыннан Нуриманның башы күренде Палатка жиңсәсеннән ул көчкә-көчкә үтте Матушкин күпме генә булышмасын, сызлаган кулы нәрсәгәдер эләгеп, авыртудан аңын җуя язды
Нуриман, гыйбадәт кылгандагыдай кулларын кушырып, карга тез ләнгән. күзләре киң булып ачылган Күзләрне чагылдырган ап-ак карны да. зән-зәңгәр күк йөзен дә. болытлардан котылган кояшны да. Ак Бүрене дә. Күкжалны да. хәзер инде мәрхүмә дуслары Зәйтүнә Даутова исемен йөртә торган атсыз түбәне дә күрми иде Нуриман Ул хәзер бөтенесен ишетеп, аңлап торса да. коточкыч авыртудан аңы томаланын, сүз катар, хәрәкәт итәр хәлдә түгел иде
Нуриман. Нуриман, дип җилкәсеннән тотып җилтерәтте аны Матушкин Бас әле аягыңа Ни булды сиңа? Торып бас Мин сине күтәрә алмыйм бит Ничек алып кайтыйм мин сине моннан. Нуриман? Матушкин аның яргаланган кытыршы битен сыйпап елап җибәрде
Булышчы. Сережа
Менә шулай, дип сөенде Матушкин. миңа таян
Нуриман тезләнеп тураеп басты Тыны беткән Матушкин чүгәләп утырды.
Битләре сыдырылып канаган Нуриман, күкрәген киереп, тирә юньгә бакты Ул бу яман өчпочмактан Күкҗалдан да Исемсез ту бәдән дә. Ак Бүредән дә өстәрәк һәм бнектәрәк иде, ул кулын Күкҗалга таба сузды Күкжалны кулына кигән тире ката каплады Иләмсез тау шул тире ката дан кайтышрак иде Нәрсә соң ул тау дигәнең' Кулы белән Нуриман кояш ны да каплый ала Ул кулын ку зенә якын кнтермәкче булган иде дә. кинәт сулкылдап авырту аны яңадан сабый бала кебек итеп күкрәккә кысарга мәҗбүр итте Якты нурлардан ку зе чагыла, ул еракка плато бетә торган якка карый, аннан, мөгаен. Зырянов бивагын күреп була торгандыр
— Нәрсә күрдең анда? —дип сорады Матушкин. Ул чүгәләп утырган, сулыш алган саен аскы тешләре ялтырый. Каралган битендә алар бигрәк тә агарып күренәләр— Грузин күчтәнәче мәллә?
— Юк.— дип җавап бирде Нуриман,— мин котылганыбызны күрдем!
Матушкин командирга текәлде: алай-болай ычкынмады микән бу. янәсе, бигрәк тантаналы итеп әйтте бит
— Әллә берәр яңа әкият уйлап чыгардыңмы?
— Юк. әкият түгел.
— Нәрсә соң?
— Бинокльне ал әле. Безне алмага киләләр.
— Кайда-а? — Матушкин торып басты.
— Кара,— Нуриман алга таба ымлады. Ул ялтырап яткан ап-ак платоның теге кырыенда бер-бер артлы пунктир булып тезелгән алты кара тапны аермачык күрә. Алар башта дүртәү иде. аннары тагын икәү пәйда булды,— бер бәй, димәк! Кемнәр булыр бу?
— Кайда? — Матушкин бинокль окулярын көйли иде,— Ә-ә! Күрдем! Алтысын да. Алда Шитов Аня да шунда! Мә. кара! — Матушкин бинокльне иптәшенең күзенә якын китерде. Ләкин Нуриман берни дә күрә алмады, чөнки, Матушкин кулында калтырап, бинокль я өскә менә, я аска төшә, я борынына килеп бәрелә иде.
— Рәхмәт,- дип башын читкәрәк алды Нуриман,— бераздан болан да танырбыз. Әйдә, әнә теге кантарлар янынарак, кар өстенә чыгып басыйк, алар да безне күрсеннәр.
Матушкин белән Нуриман, бер-берсенә сыенып, соры кыядан читкәрәк киттеләр Тыннары кысылды, кантарлар янына барып җитә алмадылар
— Әйдә, шушында гына утырыйк, ник кирәк ул кантарлар безгә? — дип тәкъдим кертте Матушкин — Кар өстеннән без әйбәтрәк күренәчәкбез.
Нуриман килеште. Матушкин палатканы кар өстенә алып бәрде, иптәшенә килеп утырырга булышты.
— Эсселәтә башлады, куртканы салыйм әле мин,— диде ул.
— Көн әйбәт булачак,— диде Нуриман.
Кантарлар белән кыялар сафы уртасында, иңне иңгә куеп, алар күзләрен авырттыра-авырттыра әкренләп үсә, зурая баручы кара тапларга карап утыра бирделәр
22
Грузиннар төенчеген табар өчен Нуриман белән Матушкинга нибары унбиш адым атлыйсы калган булган икән. Төенчек кантарлар янындагы тау тишегендә иде. Коткаручылар, боларны шунда алып килеп, беренче ярдәмне шунда күрсәттеләр.
Беренче ярдәм күрсәтә башлау бик гади булып чыкмады — күз яшьләре, куанып көлүләр, кочаклашулар, тегесен-монысын сорашулар китте...
— Без дә тораташ кебек яттык,— диде Шитов,— борынны чыгарырга да ирек бирмәде буран, палаткаларны сөйрәде. Безнең һич югы ашарга бар иде. ә сез соң ничек?.. Капчыгың да юк. .
— Ә без менә болай,— дип кешнәде Матушкин,— менә болай
Ул. бер кулы белән Шитовны, икенчесе белән Нуриманны кочаклап, елаган Аняга карап тешен ыржайта Аняның елаганын аның беренче тапкыр күрүе иде. Ул Аняга карый, аларның күзләре очраша һәм үз кыяфәтенең иләмсезлеге Матушкинның башына да кереп чыкмый иде. Борыны яргаланып, бөтен бите җәрәхәттән генә торуы өстенә. ул әле шешенеп тә чыккан иде.— Менә шулай, Шура, без монда курортта яткан кебек яттык.
— Күренеп тора Симереп беткәнсез, аеруча син, Сережа. Көзге бир әле үзенә, Аня, карап баксын...
- Кирәкми.— ди Аня. күзләрен сөртә-сөртә. аска төшкәч, анын эзе дә калмый. Борыны төзәлер, битләре, куллары да — Анын күзе Нуриман кулындагы тире катага төште Китәр алдыннан гына базарда сатып алганда, бу кырык өченче размерлы аяк киемен ул һич кенә дә ире кулына кигерергә алам дип уена китермәгән иде — Бөтенесе төзәлер, бөтенесе дә әйбәт булыр - Ул үзенең Нуры белән Сережасына * термостан салып кайнар чәй эчерә, бите буйлап исә күз яшьләре ага. Б ул аларны сөртә-сөртә сөйләнә — Барысы да әйбәт булыр, барысы да *
Кантарлар тирәсен егетләр кардан арындырдылар һәм грузиннар * калдырган ике юл капчыгын казып чыгардылар. Аның берсендә — бен- * зин. примус, шырпылар, икенчесендә азык-төлек иде Берничә ел кар = суыткычта яткан котлетларны жылытып ашадылар Матушкин белән * Нуриманга бирми тордылар Аларны башта чәй белән сыйлап, бераз = ботка ашаттылар Аня аларның җәрәхәтле йөзләрен мумие белән май- = лады һәм Ак Бүрене җиңүчеләр чүл гарәбләренә охшап калдылар > Нуриманның кулын кузгатмадылар, тире катада килеш калдырдылар 5 рациядән хәлне белешкәч. Док шулай кушкан иде
Авыруларны бивакка алып төшү биш сәгатькә сузылды. Шитов ' җилкәсенә таянган Нуриман, җае чыккан саен, колакларын торгызып кояшта мәгърур балкыган Ак Бүре башына күз ташлый иде Бу биеклек яуланган дип кем уйлар?
Аерыласы килмиме? дип сорады Шитов
Нуриман дәшми генә уйчанланып башын селкеде
Бер егерме метрдан соң плато вертикаль шәрә стена булып аска уба иде. Нуриман белән Матушкин, икесе генә булса, моннан төшә алачак түгелләр икән Башта җиңелрәк тә, кулы да эшләп торган Матушкннны тө шерергә булдылар. Аны. элмәк таганга утыртып, упкын янына китерделәр
— Сабыр итегез, дип үтенде шулчак Матушкин Ул. борылып, әле генә әҗәлем шушында икән дип уйлаган тау түбәсенә карады, аннары күкрәген тутырып сулыш алды да тамагы ертылганчы бар көченә сузып кычкырды
Ак Бүре, хуш. җаным!
Хуш. җаным дип аның сүзләрен кабатлады тау
Сәгать җиденче киткәндә Ак Бүре батырларын төп лагерьда каршы алдылар
Зур таш өстәл янында мәҗлес башланды Зырянов уймак тикле чәркәсен алтын тамыр салган эчемлек белән тутырды Шитовның җирән сакалына учак төтене урала кебек Док. гадәтенчә, нидер күши Ярты сәгать элек ул Нуриманның өшегән бармакларын дарулап бәйләде һәм тегесе хәзер Аня кулыннан ашап утыра Нуриманның температурасы югары иде әле. ләкин инъекцияләрдән сон ул төшә башлады Матушкин ның башы да бәйле иде Борыны, битләре, колаклары, ияге чорнаулы Матушкин, нпи кабып, шулпа эчеп җибәрергә авызын көчкә көчкә генә ача Чәйнәлеп бетмәгән ризыкны каз кебек муенын суза суза йотып, ул кояшның Ак Бүре артына кызарып кереп баруын күзәтә Менү нәтиҗә ләрен карап чыккач. Зырянов Ак Бүренең көтмәгәндә Күкҗал белән Даутова түбәсеннән биегрәк булып чыкканлыгын әйтте Бу турыда ул чакта әле исеме булмаган тау түбәсенә менеп җитмәс борын ук штурм группасы хәбәр иткән иде Бу. күрәсең. Матушкин бергшрундта чайкалганда булгандыр Нуриман белән Матушкин исә күз ачкысыз буранда бернәрсә дә күрә алмаганнар иде Хәер, тау ун метрга биегрәкме, тәбәнәгрәкме ни аерма? Исемсез тауны, мәсәлән. Матушкин гомерендә дә кичә алмаган булыр иде Өч түбәнең иң катлаулысы шул Күптән түгел генә исемсез булган, ә хәзер Зәйтүнә Даутова исеме кушылган түбәгә дә күз салды Аның зифа очы кояш баешында алсу-кызыл төскә кергән рәсемгә төшереп алын күрсәтсәң, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә гүзәл иде
- Чибәр! — дип буйсынмас авызын кыймылдатты Матушкин. Тик аның сүзен аңламадылар. Матушкин туңып китте һавада бозлыкның көндезге парлары йөзеп, ярыкларда сулар чылтыраса да, килер төн үзен сиздерә башлаган иде инде. Аның күрше тау башларыннан аккан салкын дулкыннары көннең соңгы җылыларын юып алып, лагерьны өшеткеч дым белән каплый башлаган иде Егетләр торып җилкәләренә мамык курт-каларын салдылар, сүзләр сөйләнеп беткән булса да, таралышырга уйла-мадылар Матушкин да торып курткасын алып чыкмакчы булды.
— Син кая? — дип сорады Нуриман
— Куртка алырга
— Утыр, утыр,—диде Аня — Хәзер алып киләм.
— Мин үзем,— Матушкин, авыру иптәшенә һәм аның хатынына мөмкин кадәр ягымлырак елмаерга тырышып, палаткасына таба китте
Палаткага кергәч, аның күзенә кемдер калдырып чыккан ап-ак кәгазь битләре чалынды Алар кызыл-зәңгәр белән канмаланган авиакон вертлар янәшәсендә ята иде Матушкин, бармакларын язып, авторучка эзли башлады Анысы да шунда ук — палатка кесәсеннән тырпаеп чыгып тора иде. Ничек итеп аны кулына алмыйча кәгазь битеннән сулдан уңга таба рәхәтләндереп йөздереп җибәрмичә түзмәк кирәк! Ә кемгә язасың? Нәрсә турында? «Әлбәттә, бөтенесе турында да,— дип уйлады ул,— бөтенесенә дә Энәсеннән җебенә чаклы. Болытлардан да өскәрәк менүе, үзенең хәзер бөтенләй башка кешегә әйләнүе хакында язарга кирәк».
«Кадерле әнием! — дип язылды кәгазьгә беренче сүзләр — Менә шул. Без кайтырга чыгабыз Юкка гына борчылгансың Экспедиция уңышлы үтте, мин тау чаклы материал җыйдым...»
«Красноперов, сәлам! — дип башлады ул икенче хатын - Миннән башка нишләп ятасыз анда, җен балалары? Газетаның карарлыгын да калдырмагансыздыр инде. Кайткач күрсәтәм әле мин сезгә егылып китә күрмәгез! Шунысын гына әйтәм, шәп йөрелде Табигать монда безнең культура һәм ял паркындагыдан ким түгел Таулар да бар Бульварлар гына бик төзек түгел һәм асылма юллар гына юк. Анын урынына эдельвейслар дөнья! Гүзәллекләренә исең китәр. Алып кайткач, күрерсең» Матушкин редакторга. Хафизовка, Бельскийга хәлләренең «О, кей!» икәнлеген һәм «дәвамы бар» дигән очерклары өчен урын әзерләп торуны әйтеп, берничә сүз сызгалады.
Аня килеп керде:
— Хат язасыңмы?
— Яздым инде. ■
— Ә без сине югалттык. Тот — Аня аңа кабыктан яңа чыккан тавык чебие кебек йомшак, ачык эдельвейс букетын сузды.
— Каян алдың моны? — дип гаҗәпләнде Матушкин.
— Аста чакта ук җыйган идем. Эшкәртеп тә алдым1. Соңгы көнгә ышанып торып булмый. Ал. ал. ансыз ничек кайтасың ди син?
— Җыярмын әле.
— Өлгермисең. Сережа, иртәгә иртән вертолет килә һәм Нуриман белән сез китәсез Кая, истәлеккә бер үбим әле үзеңне Ул аның кытыршы иренен үбеп алды.
— Нуриман янына киттем.
— Бар.— диде Матушкин,— аңа син кирәклерәк.
Аня китте
Матушкин палатка капкачын күтәреп куеп, капчыкка керде, бәйләнгән башын тышка, саф һавага чыгарып ятты. Салкынча һава башны әйләндереп исертә, оета иде Күзен йомуга йоклап та китте. Тирмәдән башларын ялтыратып бер-бер артлы далага сибелгән Мәмәтбәк оланнарыдай, аяз күктә һаман калкып торган йолдызлар, бик тә кызыксынып, аның йөзенә баккан иделәр.
1 Эдельвейсны кайнар