ШӨБҺӘЛӘНЕРЛЕК БУЛМАСЫН!
оңгы елларда татар тел гыйлеме күзгә
күренерлек уңышларга иреште. Моның
шулай икәнен раслау өчен дистәләрчә тел
галименең фамилиясен атарга, аларның
хезмәтләрен санап чыгарга кирәк булыр
иде. Максатыбыз тел гыйлеменең гомуми каза-
нышлары хакында сөйләү булмаганлыктан, ал арны
атал-санап торуның кирәге юк. Урта гасыр болгар-
татар теленең җәүһәре саналган «Кыйссаи Йосыф»
китабының бик матур итеп басылып чыгуы, татар
теленең өч томнан торган аңлатмалы сүзлеге дөнья
күрүе кебек культурабыз тарихында вакыйга бу-
лырлык хезмәтләрне атау гына да тел гыйлеме
өлкәсендә фундаменталь эшләр башкарылуы
турында сөйли
Әйе. татар тел гыйлеменең лексикология
өлкәсендәге уңышлары шатлыклы. Бигрәк тә моңа
кадәр игътибар ителми килгән тармак — ялгызлык
исемнәр (җир- су, авыл атамалары, кеше исемнәре
һ. б.) буенча башкарылган хезмәтләр куандыра.
Болай дигәндә, без соңгы биш-ун ел эчендә генә
басылып чыккан топонимик атамаларга караган
хезмәтләрне, гидро- нимнар сүзлеген, татар
исемнәре сүзлеген һ. 6. күздә тотабыз. Аларның
кайсын гына кулга алсаң да бер исем —профессор
Гомәр Саттаров исеме белән очрашасың. Аның
фамилиясе республикабызда чыга торган газета-
журналларны укып баручыларга да бик таныш.
Гомәр Фә- езович тел гыйлеменең бу өлкәсендә
гаять зур һәм бик кирәкле эш алып бара. Туган
телебезгә, туган төбәгебезгә, тарихыбызга һәм
культурабызга мәхәббәт тәрбияләүдә зур
әһәмиятле эш башкара.
Татар тел гыйлеменә, әдәбиятына бәйле һәм үз
төбәген яраткан кеше буларак, миңа Гомәр иптәш
Саттаровның һәр китабын, газета-журналларда
басылган һәр мәкаләсен игътибар белән укып
барырга туры килә Аннан соң мине моңа икенче бер
максат та мәҗбүр итте. Мин озак еллар буе үземнең
туып-үскән Шөгер-Лениногорск якларының,
гомумән, Кама аръягы Көньяк-Көнчыгышының
тарихы буенча материаллар туплап килдем һәм
үземчә аларны бер системага салдым. Бу эшне
башкарганда, әлбәттә, авыл исемнәрен читләтеп
узу мөмкин түгел. Шуңа да, Г Ф. Саттаров
хезмәтләрен кат-кат карарга, өйрәнергә һәм. еш
кына, күңелдән генә автор белән бәхәсләшергә
туры килде. Бу мәкаләдә әнә шул бәхәсле уйларым
белән уртаклашасым килә дә инде минем.
Профессор Г. Ф. Саттаров эзләнүләренең
әһәмияте турында югарыда әйтелде инде. Шунысы
аяныч, аның топонимик атамалар өлкәсендәге
хезмәтләре әлегә укучыларны канәгатьләндереп
бетерми дип әйтәсе килә. Эш шунда ки, безнең
хөрмәтле профессорыбыз теге яки бу авыл
исеменең килеп чыгышын аңлатканда, күбрәк,
«алай түгел микән», «болай түгел микән», «шулай
булырга тиеш», «тегеләй булырга тиеш» дигән
кебек фараз кылулар белән эш итә. кисеп кенә
раслаудан кача, димәк, уз гипотезасына үзе дә
шөбһәләнә. Авыл исемнәрен болай икеле-микеле
аңлатулар еш кына, файдадан бигрәк, зыян китерүе
мөмкин. Нигә дисәң, башка төбәкче-
тарихчыларның, татар теле, тарихы белән
кызыксынучыларның, теге яки бу авыл-кала
хакында сүз йөрткәндә: «Әнә ич, профессор шулай
дип әйткән — димәк, шулай, .— дип эзләнүләрне
туктатулары, чын хакыйкатькә барып җитмәүләре
бар.
Ни өчен болай килеп чыга соң? Ни өчен авыл
исемнәре шөбһәләнеп кенә, алай түгел микән,
болай түгел микән дип аңлатыла, төрле гөман-
фараз итүләргә, гипотезаларга кайтып кала?
Минемчә, төп бәла шунда: авыл исемнәрен аңлату
башлыча сүзнең тышкы формасына, теге яки бу
сүзнең бүгенге көндә нинди мәгънә белдерүенә
карап кына башкарыла. Автор ашыга, ул төрле
тарихи чыганакларга, борынгы китапларга, архив
материалларына бик сирәк, очраклы диярлек кенә
мөрәҗәгать итә. Өстәвенә, үзе туган төбәктән
башка, авыл аксакаллары белән киңәшүне кирәк
дип тапмый. Ә бит Татарстанда яңа авыллар, ягъни
шушы гасырның егерменче- утызынчы елларында
гына күчеп утырганнары да байтак, хәтта аларга
башлап күчеп утыручыларның исән-иминнәрен дә
очратырга була.
Дөрес, Гомәр Фәезович, тел галиме буларак.
теге яки бу сүзнең башка төрки телләрдәге
мәгънәләренә игътибар итә. чагыштырып карый
һәм, шулардай чыгып, билгеле бер нәтиҗәгә килә.
Ләкин, укучы игътибар иткәндер, авторның
чагыштырулары, башка төрки телләргә мөрәҗәгать
итүе, теге яки
С
Реплика
бу авып исеменең алдан фараз ителгән аңлатмасын
расларга омтылу гына икәне сизелеп тора, укучыны
бик үк ышандырмый. Кыскасы, фән белән шаяру
сыманрак килеп чыга. Мин бу ысулны бөтенләй
инкарь итәргә җыенмыйм. Аерым очракларда, бигрәк
тә Казан «кындагы борынгы татар авыллары исем-
нәрен аңлатканда, ул үзен аклый булыр Чөнки һәр
авыл исемен фәнни нигезләгән тарихи
документларны табып бетерү мөмкин түгел.
Аксакаллар да һәрчак дөресен генә әйтеп бирмәве
бар. өстәвенә аларның күбесе үлеп беткән. Алай да,
безнеңчә, мондый әһәмиятле эшкә тотынган кешегә,
башлап язма чыганакларга, архив материалларына,
авыл аксакалларына мөрәҗәгать итү фарыз Теге яки
бу авыл исеменең килеп чыгышын ачыкларлык
тарихи чыганаклар, архив материаллары, яки
авылның атамасын төгәл белүче картлар булмаган
тәкъдирдә генә төрле чагыштырулар, фараз-гөман
итүләр, гипотезалар эшкә җигелергә тиеш.
Югарыда әйткәннәребез коры сүз генә булып
калмасын өчен, берничә мисал китерик. Дөрес, мин
мисалларны бөтен Татарстан буенча алырга
җыенмыйм, үземә яхшы таныш булган Лениногорск
районы авылларына гына мөрәҗәгать итәм.
Мәсәлән, «Социалистик Татарстан» газетасының
1985 ел ,5 май санында басылып чыккан
мәкаләсендә иптәш Саттаров безнең райондагы
Сугышлы авылының исемен болай дип аңлата:
«Элек шул төбәктә булып үткән тарихи вакыйгаларга,
шул исәптән сугыш-орышка мөнәсәбәтле рәвештә дә
җирле географик атамалар барлыкка килгәннәр...
Сугыш һәм орыш сүзләренә әйбернең, билгенең
булуын белдерә торган -лы кушымчасы кушылу юлы
белән Сугышлы һәм Ормышлы авылларының ата-
малары барлыкка килгән булырга тиеш».
Беренче карашка, өстән-өстән генә фикер
йөрткәндә, шулай, бар да дөрес — исемгә сыйфат
ясый торган -лы кушымчасы ялганган да. шуннан
авыл исеме барлыкка килгән. Әмма архив
материаллары һәм тарихи әдәбият актара торгач,
мәсьәләнең шактый катлаулы икәне ачыкланды.
Әйтик, хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш
районнарында, ягъни Оренбург губернасы Уфа
провинциясе Казан юлының Нәдер волостенда 1746
елда үткәрелгән беренче перепись (чираттагы
Икенче ревизия) документларына (ЦГАДА — Борын-
гы актлар үзәк дәүләт архивы, 350 ф.. 2 тасв., 3793
китап, 19—34 битләр) караганда, хәзер Сугышлы дип
телгә кереп киткән авылның ксугыш» сүзенә
бөтенләй катнашы юк икән. Без югарыда телгә алган
документта, ягъни 1748 елда төпләп куелган «Книга
переписная ясачных крестьян татар» фолиантында
акка кара белән: «В деревне Надырово. что на речке
Сагушлы» дип язылган һәм башлап килеп
утыручыларның исем-фамилияләре теркәлгән 1762
елда үткәрелгән Өченче ревизиядә дә сүз
«Сагушлы» елгасы хакында бара. Архив
материалларының башкаларында да бүгенге көндә
Алешкино һәм Кузайкино дип аталган авылларның
«Вершина речки Сагушли» (Алешкино) һәм -
Мордовское Са- гушле» (Кузаикино, Сугышлы
җиренә килеп утырганга башта шулай дип йөртелгән)
дип язылулары мәгълүм. Күренә ки. сүз сугыш
хакында түгел, гап-гади «сагыш», ягъни «Сагышлы»
елгасы хакында бара икән. Бүгенге Сугышлы
авылының исеме нәкъ менә әлеге сагышлы елгасы
исеменнән (бозып язу һәм фонетик үзгәрешләр
нәтиҗәсе) алынган да инде. Бу хәл исә шактый соң,
Әлмәт районындагы Яңа Нәдер авылы барлыкка
килгәч кенә, ике авылны бутамау йөзеннән булган.
Аңа хәтле исә. хәтта революциягә кадәр, бүгенге
Сугышлыны «Нәдер» дип, соңрак, «Иске Нәдер» дип
йөрткәннәр.
Гомумән, бу авылның тарихы бик кызыклы. Аңа
нигез салучы — Нәдер волостеның (бу волостька
заманында хәзерге Әлмәт. Лениногорск, Бөгелмә
һәм өлешчә Азнакай районнарындагы авыллар
кергән) старшинасы, Россиядә беренче булып
нефтьне эшкәртеп, керосин алырга маташкан, шул
максат белән завод корган Нәдер Урәзмәтов. Сугыш-
лы гына да түгел, Куйбышев өлкәсе җирендәге
Нәдеравыл (Надыровка, ул хәзер Сер- геевск
шәһәре территориясендә калган) һәм Әлмәт
районындагы Яңа Нәдер авылларының барлыкка
килүләре дә Уразмәтов исеме белән бәйле. Бу
тынгысыз старшина, һичшиксез, Шушма елгасы
буендагы, ягъни хәзерге Сугышлы, Шөгер
урыннарындагы нефтьле чишмәләрне, дегет
базларын да белгән, һәм аларны файдалану нияте
белән Сок елгасы буендагы Нәдер авылында яшәүче
эшчеләрнең бер өлешен Сагышлы елгасының
Шушма- га койган җиренә, ягъни бүгенге Сугышлы
авылы урынына китереп утырткан. Шуңа да анда
башлап килеп төпләнүчеләрне «зимагурлар» дип
йөрткәннәр. 1746 елгы ревизия документларыннан
күренгәнчә, авыл башлыгы үзе дә «Зимагур
Шәмгунов» дип теркәлгән. Шунысы да кызыклы.
Россиядәге азатлык хәрәкәте җитәкчесе Батырша
явы җиңелгәннән соң, 1755-56 елның рәхимсез
кышында, шәкерте һәм көрәштәше Яхъя белән шу-
шы Иске Нәдер (Сугышлы) авылының мәчет базында
качып яткан. Инде килеп, Сугышлы авылында
Акулина бәете тууын, аның геройлары Акулина
(Хәдичә) белән Җамалетдинның, Акулинаның шулай
ук татар егетенә кияүгә чыккан сеңлесе Анастасия
(Гайшәнең) шушы авылда гомер сөрүләрен дә әйтеп
китик. Безнең чорга килсәк, бу авылда ике Советлар
Союзы Герое (шул исәптән Газинур Гафиятуллин),
ике Социалистик Хезмәт Герое туып үскән.
Инде шул ук «Социалистик Татарстан» га-
зетасының 1985 ел 3 апрель санында басылган (ул
твГе мәкаләнең дәвамы) язмага килик. Анда
Лениногорск районының Кирлегәч авылы исеме
түбәндәгечә аңлатыла: «1. Электә бабаларыбыз
Кирлегәч дип тауның түш кебек киерелеп, алга чыгып
торган урынын атаган
булулары мөмкин (?) Шундый урында барлыкка
килгән авылга Кирлегәч исеме кушылган булуы бар
2. Борынгы төрки телдә кир- пик сузе кир-кер «грязь»
сүзенә -лик/-лек кушымчасы кушылып ясалган
«пычрак» (русча «грязь») мәгънәсен белдергән.
Кирлегәч терминының «пычрак урын, баткаклык-
мәгънәсен аңлату ихтималы бар булып чыга»
Күренә ки. бу аңлатуларда бернинди дә
фәннилек юк Кирлегәч сүзен «киерелү»гә охшату бу
әле фәнни нәтиҗә ясау түгел. Инде Кирлегәч
авылының «борынгы төрки тел» заманында түгел,
бәлки XVIII гасырның 30 елларында нигезләнүен
искә алсак, икенче аңлатуның бернинди «ихтималы»
булмавы, авторның бары тик кабинетта, өстәл
артында утырган килеш, «алай булуы бар», «болай
булуы ихтимал- дип фараз кылуы гына ачыклана. Ә
топонимик атамаларны кабинетта утырып кына
аңлатырга маташуларның никадәр күңелсез
нәтиҗәләргә китерүен беләбез инде. Мәсәлән, В А.
Никонов төзегән «Краткий топонимический
словарь»да (М , 1966) Бөгелмә термины «Бугульма
— возможно, из тюркского буга «бык» дил аңлатыла.
Ә бит әле XVIII гасырда ук Россия Фәннәр
академиясенең беренче член-кор- респонденты П. И.
Рычков үзенең 1762 елда басылган (аннан соң ул
китап тагын берничә мәртәбә күчереп бастырыла)
«Оренбург топографиясе» дигән хезмәтендә үк
Бөгелмә шәһәренең исеме Бөгелмә елгасы исемен-
нән алынуы, «бөгелмә»нең исә төрки сүз булып,
бөгелү-борылуны аңлатуын язып калдырган. Бу
китапта шулай ук В. А. Никонов «этимологиясе
билгеле түгел» дип мөһер суккан «Бугуруслан»
шәһәр исеме һәм башкалар да аңлатыла... Күренә
ки. бүгенге галимебез XVIII гасырда яшәгән коллега-
сының хезмәтенә дә күз салмаган икән
Кирлегәч авылы исеме аңлатмасы белән дә
шундыйрак хәл килеп чыккан Ә бит 1746 елда
үткәрелгән Икенче ревизия документларына күз
салсаң, бернинди фаразның да кирәге калмый. Анда
бик ачык итеп «Деревня Сеитово на речке Карлигач»,
диелгән. Сәет сүзе билгеле, ул беренче килеп утыр-
ган кешенең исеме — анысын иптәш Саттаров та
шулай яза. Ә менә башта бернинди Кирлегәч тә
булмаган, авыл кырыеннан Карлыгач елгасы аккан
Ярына бик күп яр карлыгачлары — керәшәләр
оялаганга шулай дип аталган ул. Димәк, Кирлегәч
бернинди дә «пычрак, сазлы урын» түгел.
»Карлыгач«- ның фонетик үзгәрешләрдән соң
барлыкка килгән варианты гына икән
Керкәле авылына килсәк тә шул ук хәл. Иптәш
Саттаров аның исемен «Керкә» геофизик
терминының «саз, түмгәкле урын» төшенчәсен
белдерүе башкорт телендә сакланган»,— дип
аңлата. Әмма уйлана-тикше- ренә торгач, эшнең
бөтенләй башкача торуы ачыклана. 1781 елда
Бөгелмә өяз каласы итеп раслангач, аның гербы да
булдырыла Ала балыкка (безнең якта аны «керкә»
дип йөртәләр) гаять бай якта, елгаларның берсе
аның исеменә бәйле рәвештә Керкәле дип атала
икән, аның ни гаҗәбе бар.
Мисалларны тагы да дәвам итәргә мөмкин.
Ләкин максат аларны санап чыгу түгел. Хәл болай да
аңлашыла булыр Халык яши торган 80 гә якын торак
пункты булган бер райондагы географик атамаларны
аңлатуда гына да никадәр төгәлсезлек! Ә Татарстан
буенча һәр авылның исемен чын фәнни нигездә
ачыклый башласаң, хәлнең тагы да аянычлыгы
ачыкланыр иде. Димәк, нидер эшләргә, бәлки
республикабыздагы топонимик атамаларга тулы
ревизия ясап, аларның аңлатмаларын дөресләүне
оештырырга кирәктер. Бу исә бер кеше кулыннан
гына килә торган эш түгел. Моңа тулы бер коллектив,
ягъни барлык тарихчылар, төбәкчеләр, телчеләр,
язучылар, журналистлар — кыскасы, киң
җәмәгатьчелек җиң сызганып тотынганда гына
максатка ирешергә мөмкин.
Авыл исемнәрен аңлатуның нигезе итеп иң элек
язма чыганаклар, архив материаллары. белешмәләр
каралырга тиеш Алар исә җитәрлек Әйтик, мин
югарыда телгә алган ревизия документлары Архивта
һәр фолиантның ахырында чиста бит бар. Анда
документлардан файдаланган кешеләрнең
фамилиясе языла Мин караган фолиантларда татар
фамилияләре юк диярлек. Димәк, аларны әле безнең
Казан галимнәре күрмәгән, яки ныклап
файдаланмаган. Мәгълүм булганча, күптән түгел, 60
елларда Уфа дини нәзарәтенең архивы БАССР Үзәк
дәүләт архивына тапшырыла (295 фонд) Анда Та-
тарстан. Башкортстан һәм Оренбург җирендәге
мәчет-мәдрәсәләр турында материаллар тупланган.
Шул уңай белән күп кенә авылларның тарихлары да
яктыртыла. Иренми актарынганда, алар топонимия
фәненә дә зур ярдәм итә алырлар иде. Россиядә
даими рәвештә ел саен чыгарылып килгән «Адрес-
календарь»лар. губерна үзәкләрендә шулай ук ел
саен чыгыл килгән -Памятная книга»лар (Казан.
Оренбург һәм Уфа губерналары буенча X системалы
рәвештә бастырылып торган «Россия империясенең
халык яши торган урыннары исемлеге»
белешмәләре. XVIII гасырда яшәгән галимнәрдән
Паллас, Лепехин, Рычков хезмәтләре һ. б.. һ. б
дистәләрчә архив материаллары, күп кенә авыллар-
ның исемнәрен ачыклауда төп чыганак булырлар иде
Хәзергә исә, күргәнебезчә, аларга кул тимәгән
диярлек Инде эш кузгатылган икән, әйдәгез, аны чын
фәнни нигезгә күтәрик, төрле шөбһәләнүләргә урын
калдырмыйк!