Мина белән солдат очрашуы
Бу сугышта булды. .
Күптән инде...
Онытылмаслар ахры ул еллар: Әле һаман Дары исен тоям.
Утлы көннәр чыкмый уемнан.
Иртә белән
Разведкага барам,
Нинди булыр алда язмышым?
Төтен белән
Утлар арасында
Югалганнар әллә азмы соң?
Тыныч иде әле тирә-яклар. Сугыш килә яңа уянып. Яраланган каен, башын иеп, Елый кебек авыр моңаеп.
Барам, барам,
Кинәт шартлау булды, Мина төште килеп каршыма. Шундый матур үзе, Көмеш башлы,
Җаны, күзе аның бар сыман.
Кемнәрдер бит
Ясап, булдырганнар, Исемнең дә шәбен биргәннәр. Үлемне дә бала төсле итеп, Биләүләргә салып төргәннәр...
Ярылмады мина.
Шуып килеп.
Туктап калды тыны буылып.
Мине үлем куып җитәр төсле, Йөгермәс лә кире борылып.
Тайпылсам да читкә, Күрер кебек, Ишетеп алыр минем сулышны... Бу атаклы нәләт
НӘБИ ДӘҮЛИ (1910) шагыйрь һәм прозаик. «Яшәү белән үлем арасында». «Мин җирдә калам». «Янгырау» һ. б. утыздан артык татар һәм рус телләрендә басылган шигырь, проза китаплары авторы Казанда яши.
Мыштым гына
Җилкәсендә тота сугышны.
Солдат белә,
Бу мәкерле бомба.
Мыскыллаган кебек котырта.
Тынлык белән кинәт
Күзне буа. Шартламыйча ныграк куркыта.
Таш шикелле басып
Катып торам.
Карап торам үлем йөзенә.
Хәзер үзем тере һәйкәл кебек Миңа дигән кабер өстендә.
Ялтыр борынын сузып Мина ята.
Кайчан шартлар, аны кем белә?
Икебез дӘ хәзер бетәчәкбез, Икебезгә язмыш бер генә.
Аңлашылды миңа
Шул мизгелдә,
Котылдым мин авыр уйлардан:
Миңа аткан
Дошман снайперы
Ориентирны дөрес куймаган-.
Вакыт узды.
Белмим ничә минут.
Ничә минут тордык карашып, Йөзгә-йөзне,
Күзгә-күзне текәп.
Бу билгесез җирдә адашып.
Белеп алдым,
Мина суынып бетте.
Алдан кудым үлем шәүләсен.
Тыныч кына атлап узып чыктым
Тимер тәнле фашист гәүдәсен.
Үлек төсле мина калды ятып, Ә мин киттем алгы тарафка, Офыклардан кояш чыгып килә. Кул бирергә килә солдатка.
Уздым кебек
Караңгылык аша
Аяк бастым яшәү ягына.
Минем белән бергә тормыш барды.
Ышыкланып минем яныма.
Барам, барам,
Үзем уйлыйм һаман: Бу нәләтне әле табарлар.
«Куркыныч юк,— диеп,— бу урында» Бер тактага язып кадарлар.
Тик беркем дә
Беркайчан да белмәс
Кемнең моннан узып киткәнен — Иң беренче булып разведчикның Куркынычны таптап үткәнен.
/975.
Ана тавышы
ҖЫР-ПОЭМА
Поездлар килә вокзалга, поездлар килә. Солдатлар төшә вагоннан, солдатлар төшә. Каршылый дуслар, туганнар, сөекле ярлар. Чал чәчле ана вокзалда баласын көтә.
— Минем улымны күрмәдегезме?
Сугышта бергә йөрмәдегезме?
Кайда калды ул, белмәдегезме?
2
Уздылар еллар, уздылар. Кайтмады улы, Көтте дә көтте анасы хәбәр килгәнен. Мөлдерәп акты яшьләре соңгы мәртәбә. Соңгы мәртәбә ахырда әйтте сүзләрен:
— Минем улымны күрмәдегезме?
Сугышта бергә йөрмәдегезме. Кайда калды ул, белмәдегезме?
3
Каеннар уйга калганнар авыр тынлыкта, Үләннәр үсә моңаеп кабер өстендә. Ана сүзләре күңелдә, йши йөрәктә, Ул сүзләр калды гомергә халык исендә.
— Минем улымны күрмәдегезме?
Сугышта бергә йөрмәдегезме. Кайда калды ул, белмәдегезме?
4
Ул сүзләр йөри телләрдә, илдән-илләргә, Йорттан-йортла^га тукталып зарын өләшә. Тыңлагыз, кешеләр, тыңлагыз, тынып тыңлагыз, Бөтен дөньяга сызланып ана эндәшә:
— Минем улымны күрмәдегезме? Сугышта бергә йөрмәдегезме, Кайда калды ул, белмәдегезме?
1984.
Истәлек агачы
Татарстанда Каракалпак әдәбияты квннәренэ карата язылды.
Булганым юк
Каракалпак җирләрендә. Ләкин мине
Ул якларга каным тарта: Истәлекләр
Калган тояк эзләрендә — Анда барган
Минем бабам аргамакта.
Бармаган ул
Тагып кылыч, мылтык асып, Кулларына
Китап белән акбур алган.
Колач җәеп. Азатлыкка җанын ачып.
Тормыш сүзен Йөрәгенә салып барган.
Ашыккан ул,
Сәхраларны уза-уза. Каракалпак
Дусты белән очрашырга.
Дөньяда бит
Бер үк төрле була нужа. Зары белән
Чакырып алып кавыштыра.
Килгән бабам
Китап, каләм, акбур алып, Кышлаклардан Кышлакларга җәяү йөргән. К араңгыда
Якты нурлар калган янып. Каракалпак
Остаз йөзен шунда күргән.
Өсләрендә
Ефәк чапан булмаса да.
Таныганнар
Мөгаллимне бик ерактан.
Каракалпак
Сәлам биргән бусагада. Бабам шулай
Үзенә дә ватан тапкан.
Сорамаган
Алтын-көмеш. хезмәт өчен, Риза булган
Әйрән куеп, нан бирсәләр.
10 «к. У • .* I.
Кызганмаган
Үз гомерен, дәртен, көчен, Рәхмәт, диеп.
Бер ягымлы сүз әйтсәләр.
Хәреф язып.
Күз ачтырган ул мөгаллим.
Китап укып.
Тел ачтырган ул мөгаллим.
Балаларга
Тәти биргән ул мөгаллим.
Аксакалга
Әти дигән ул мөгаллим.
Баш күтәреп
Җиргә баскан Каракалпак,
Богауларны
Өзеп аткан Каракалпак,
Г алим булган,
Шагыйрь булган, Каракалпак.
Ил төзегән.
Бакча корган Каракалпак.
Шул бакчада
Минем бабам агачы бар.
Истәлеккә —
Халык аны Дуслык дия.
Ул агачның
Балкып торган алмасы бар.
Ул алмадан
Бар кешегә өлеш тия.
А му-Дәрья
Гомер буе кая ага?
Дулкыннары
Зур диңгезгә юллар тота.
Саз чыңлатып.
Иделнең дә җыры кала
Гомер буе
Каракалпак торган йортта.
Булганым юк
Каракалпак җирләрендә.
Ләкин мине
Ул якларга каным тарта.
Чөнки анда •
Дусты белән янәшәдә. Мәңге бергә Тын кабердә бабам ята.
Ерак, ерак якта ниләр бар?
ҖЫР
Ерак, ерак якта ниләр бар?
Мин күрмәгән анда илләр бар.
Кояш та бар анда. Ай да бар.
Анда юк минем туган җирләрем, Үз халкым белән торган җирләрем...
Ерак, ерак якта ниләр бар?
Урманнар бар анда, күлләр бар.
Таулар да бар анда, диңгез бар.
Анда юк минем таныш сукмагым,
Каршыма чыкмас якын дусларым.
Ерак, ерак якта ниләр бар?
Бакчалар бар анда, гөлләр бар.
Талга кунган сандугач та бар.
Анда юк минем телем-сүзләрем. Мин сагышымны кемгә сөйләрмен?
Ерак, ерак якта ниләр бар? Гашыйкларга гашыйк тиңнәр бар. Ә мин кемгә гашыйк булырмын?
Син дә юк анда, мин дә юк анда, Безнең бәхетләр — туган Ватанда.
1985.
Икмәк телеме
Мин дәньяда
Бер хикмәт белом:
Космоска да
Очалар икмәк белән.
1985
Мин бәхетемне тоям йөрәгемдә. Икмәк тотса минем кулларым. Мин каравай кисәм телемнәргә. Шигырь булып туа уйларым.
Ә шигырьдә сүзләр гади түгел, Закон белән алар килешле. Каравайны олы итәм дисәң, Валчыкка да табыну тиешле.
Бер валчык та икмәк исемле ул, Изге зат ул гомер-гомергә.
Икмәк белән дусны, дошманны да, Бер мизгелдә мөмкин белергә.
Китсә кеше ерак язмышына.
Икмәк ала юлга чыкканда.
Икмәк белән мөмкин ант итәргә, Гаделлеккә иман тотканда.
Икмәк белән мөмкин яратырга
Туган йортны, туган илеңне.
Без йөреттек солдат капчыгында Патрон белән икмәк телеме!
Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы
А. С. ПУШКИННАН ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР
Һәйкәл
Кеше кулы ясый алмас һәйкәл салдым үземә, Үлән басмас аңа барыр халык сукмагын. Патша баганасыннан да ашып менде күгенә
Горур башы,— тиңе юк аның.
Юк, мин үлмәм бөтенләйгә,— лирасында җаным һаман уйнар, җәсәдемне кабер алса да,— Айлы күк астында яшәр минем үлмәс даным.
Тик бер шагыйрь җирдә калса да.
Киң таралыр яхшы атым чиксез бөек Русьта, Исемем йөрер кабатланып барлык телләрдә:
Зурлап сөйләр горур славян, кыргый зат тунгус та, Дала дусты калмык, финнәр дә.
Халык мине истә тотар,— аның йөрәгендә ' Мин лирамда яхшы-якты хисләр уяттым, Азатлык дип замананың авыр көннәрендә
Изелгәнне яклап юаттым.
Буйсын, шигырем, һәрвакыт тик тәңрең кушканнарга.
Кимсетсәләр дә каушама, дан да көтмә син. Бәхәс тотма ахмак белән, бер дә хуплауларга.
Хурлауларга исең китмәсен.
Мин хәтерлим гүзәл бер мизгелне: Әйтерсең лә күктән иңдең син. Кинәт күрдем алларымда сине. Саф матурлык күрке идең син.
Өметс^згә борчыганда сагышым. Шомлы, фани шау-шу эчендә. Чыңлап торды озак нәфис тавышың. Якты сының керде төшемә.
Еллар үтте, җил-давыллар узды Тузгытып бар хыял-моңымны.
Мин оныттым нәфис авазыңны, Фәрештәдәй гүзәл сыныңны.
10»
А. П. Кернга
Еракларда, сөргеннәрдә ялгыз Үтте көннәр тыныч — күңелсез. Алиһәсез һәм хәятсез — җансыз. Илһамчысыз, яшьсез, сөюсез.
Уяныр чак килеп җитте җанга: Насыйп булды тагын юлыгу.
Пәри заттай пәйда булдың алда. Саф матурлык күрке — чын сылу.
йөрәк типте шатлык белән шунда һәм балкыды кабат күңелдә Алиһә дә, хәят, илһ. мчы да. Күз яше дә, көчле сөю дә.
147
Хыяллардан тәмам җаным бизде. Күңелдә юк инде теләк тә, Тик газаплар гына борчый мине, Җан бушлыгы салып йөрәккә.
Явыз язмыш давылы харап итте Таҗга үргән чәчкә-гөлемне, Мин хәсрәтле, ялгыз көтәм инде Килерме дип соңгы көнемне.
Кышкы җилләр өне каушап кына Килә кайчак көзге салкында, Соңга калган ялгыз яфрак кына Ботагында тетри-талпына.
Ялвару
АҺ, әгәр чын булса, тын төннәрдә. Йоклаганда тере бәндәләр, Нурлы айдан тыныч каберләргә Төшә икән якты шәүләләр. Дөрес булса, нәкъ шул чагында Бар каберләр бушап кала икән,— Мин шәүләңне көтәм, Ләйләм-иркәм, Кил яныма, дустым, яныма!
Пәйда булчы, сөйгән шәүләм минем, Ап-ак йөзле салкын кыш сыман... Аерылганда син бит шундый идең — Соңгы газап җаның борчудан. Кил син йолдыз булып алдыма. Кил син шыпырт кына җилдәй шуып, Я коточкыч шомлы әрвах булып,— Барыбер миңа, кил тик яныма.
Мин чакырмыйм сине һәлак иткән Явызларга шелтә ясарга, Я күңелләр төшкән чакта шиккә, Я каберләр серен ачарга.
Чакырам, дәшәм,— җаным сагына, һаман сөям, мин синеке һәр дәм. Дип әйтәсе килә сиңа, Ләйләм, Кил яныма, дустым, яныма!
Нури АРСЛАНОВ тәрҗемәләре