Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧИКСЕЗЛЕККӘ БАГАМ


Мәл
Баш әйләнә чиксезлекне уйлап, Төпсез галәм түрләренә багам... Умырзая сабак турайтканы Ишетелә дымык урманнардан.
Бер карышка планетадан өстә Сулык-сулык килә кайнар йодрык — Минем йөрәк! — Ул җир белән бергә Йолдыз өермәсен бара ерып.
Үрел дә күр иде юл ахырын! — Өметләнеп чиксезлеккә багам. ...Томаннардан килеп чыгабыз да Югалабыз кереп томаннарга...
Чегем шарламалары
Биекләрдән су ыргыла аска —
Бәреп шәфкать белмәс гамьсез ташка, Җанын һәлак итә ләбаса! —
Мәгърур тауга — утлы манзара бу, Мәгърур күккә — шаулы тамаша.
Бәргәләнеп ташка, кайный-кайный Юлын дәвам итә исән-сау. һәм сөйли күк агым: «Вакыт — мин ул. Мең яшәрсең, миңа охшасаң!»
Биекләрдә көнен иткәннәрне
Куган язмыш төрле ярларга. Тик тынмаган.
ЗӨЛФӘТ (1947)—шагыйрь, -Язмышлар ярында», «Утлы бозлар» исемле китаплар авторы. Рус телендә аның ’Осенние костры» исемле китабы донья курде. Казанда яши.
Буйсынмаган һаман Җырындагы утлы шарлама.
Әнә шулай кичү кирәктер дә Язмыш дигән төпсез үткелне — Түбән ташланып та, исән калган Чегем шарламасы шикелле.
Эт тоту көне
(КӨНБАТЫШ СЕБЕРДӘГЕ ОЧРАШУЛАРДАН)
— Исемең кем, сеңлем?
— Гөлназ, абый...
— Синең этме соң бу?
— Түгел лә...
Мансылардан калган ятим эт ул. Исеме дә «Ятим».
Мине күрсә, Сырпалана килеп гел генә...
— Ә син аны яратасыңмы соң?
— Яратам дип... Жәллим мин аны. Обь ярына күчкән хуҗалары.
Ә ул, әллә инде үпкәләгән. Эзләп карарга да уйламый...
Бүреләргә барып караган ул, Яшимче, дип, сезнең өердә — «Синнән кеше исе килә»,— диеп. Талап кайтарганнар бүреләр. Чакырдым мин, яшә бездә, дидем. Ә ул... бераз гына тора да Әллә кемен эзләп чыгып китә һаман да шул кара урманга..
...Мин ишеткән идем: Бу төбәккә Сазлык-тайгаларны актарып, Дер селкетеп аю белән черки Кулда власть тоткан якларны, Килеп кергәч
Уйлый, эшли торган
Металл җигеп Яңа Замана — һәм боргычлап алгач Табигатьне Егып салырга ук чамалап.
Тайгасында чорлар кичкән халык, Шул алыштан качып, күрәсең, Аулаграк күргән
Кибет ишегендә белдерү:
•Серьгино урман хуҗалыгының Северный поселогында иртәгә эт тоту көне!
Хуҗасы булган этләр бәйдә торсын!
Саф дулкынлы, Җанга якын сулар тирәсен.
...Син адашып калдың мәллә. Ятим, Хуҗаларың нарта җыйганда?
Суыктыр бит сиңа, куркынычтыр Ялгызыңа кышкы буранда?
Металлистик Яңа Заман сине Үз иттеме әллә шулкадәр — Тайга кануннарын һәм хуҗаңны Онытырлык булгач син әгәр?
Кая баш төртергә белмичә син Йөрисеңме әллә чабулап — Дошманлашып әүмәкләшкән чакта Яңа Заман белән Табигать?
Кач урманга, кайтма ешлыкһардан. Әйткәнемне тыңла син, Ятим!
Яки... әйдә, киттек минем белән — Иртәгә бит, әнә, нинди көн!
...Күченүләр, аһ, бу күченүләр!
Оя тузгытуның җилләре Табигатьнең һәр нарасый җанын Уттан утка чөеп җилгәрде.
Ә ул җилләр
Халык язмышларын
Айкый-чайкый дулый, болгана! — Өрә-өрә ялгыз Ятим чаба, Көн суына бара дөньяда.
...Кузгалды да поезд, ары киттек. Тәгәрмәчләр тату келтери.
Күккә өреп ялгыз Ятим калды. Ак буранга чумды һәм югалды Ишектәге салкын белдерү.
Ат йокысы
Карт ат йоклый колын тошен күреп. Аягүрә йоклый эш атлары.
Төшкә керә олы юлның шавы, Сусыл исе яшел сукмакларның.
Дәшә аңа Асылбия-Ана:
«Дөлдөл улы! Кайда синеф чабыш?!» Нигә ташлады соң әле аны Йөрәк урынында талпынган кош?
Ул дөньяга килде Тулпар булып Якты таңда, дала түрләрендә — Елгыр ефәк канат иде сыртта һәм таң кошы иде күкрәгендә!
Көйсезләнде никтер нәни малай — Ул көткәнчә түгел иде колын... Юри әйтте әти кеше: «Юләр! Килбәтсез ат Тулпар була диләр. Канатлыдыр, бәлки, чү-чү, улым...»
Юш килгән лә иде юраганы Улын юатучы шул атаның...
Тик, нишлисең? — әүлиялар хәтта Күрми кала колын канатларын.
Җитте килеп камыт кияр көннәр. Тулпар-колын. тыңламадың шуны — Күпме әйтте Асылбия-Ана:
«Камыт үтерә,— дип,— канатлыны!»
Син малайны кызгандың ул көнне — Күрдең җанындагы пар канатны һәм аңладың: бүген — син киярсең, Иртәгә ул — сасы ыңгырчакны.
һәм уйладың: күкрәкләрдә безнең Талпынулы таң кошлары барда һич югында бер җилдереп калсын Дөлдөл үзе тарткан бу арбада!
...Күкрәктән кош озак китми торды - Талпынды ул күккә кабат-кабат.
һәм — муенда камыт! Ыңгырчактан Җанны тетрәндереп сынды канат.
Сүнде шулчак барлык аръякларга Томырылып чыгар очыш уты. Тынды шашып артка шуган дала, Мәңгелеккә тынды... Кинәт сукты Фәрман биргән иң беренче камчы! ...Аягүрә йоклый эш атлары.
Очып түгел, тартып үтелде шул Гомеркәйнең юлы, сукмаклары.
Көйсезләнгән нәни малай кайда? — Колын чакта күрде Тулпар, күрде һәм кешнәде шуңа беренче кат — Канатлыга җирдә сәлам бирде...
Канатташым. ник дәшмисең миңа? Үз иттеңме камыт-ыңгырчакны? Арбалыдан сындырттыңмы әллә Йолдыз моңы сеңгән пар канатны?
...Җил сызгыра абзар кыегында.
Дала түрләрендә яна утлар.
Колын төшен күреп карт ат йоклый — Тере алаша һәм үлгән тулпар.
Чык төшкәндә Парнас тавында...
(Хәсән ага Туфан истәлегенә)
Йолдыз нурларыннан елтырашып Чык төшкәндә Парнас тавына, Чакырадыр Туфан чордашларын Җылынырга Шигырь янында.
— Кая гына ашыгасың, гомер? Ашыкмачы, гомер, туктале — Дастан-дастан булып актарылып Укыла бу Вакыт китабы..
Әнә...
Тузанлы юл... Муенчаклы этләр Ике яктан ырлап барганда. Мәңгелекнең утлы бер төшендә Таң гөлләре яфрак ярганда. Юата бит Муса йөрәгендә Бөре төрткән яңа шигырен: «Юк, этләрдән мин талатмам сине. Без яшәргә тиеш, кадерлем!
Исемемне таласыннар этләр. Язмышымны кара ком бассын! — Мин курыкмыйм хәзер киләчәктән — Син бар. җырым, тугры юлдашым!...»
...Күз алдына китерәдер Туфан Эшафотта чагын Мусаның.
— Җырың хәбәр бирде...
Исемеңне
Эттән талатмабыз! Хуш, җаным...
...Йолдыз нурларыннан җемелдәшеп Чык төшкәндә Парнас тавына.
Чакыр, Туфан, безне — яшь буынны —
Җылынырга
Шигырь янында!
Яудан җиңеп кайткан ил батырын Сырып алган сыман малайлар. Язмышның нәкъ үзен күргән кебек Текәлгәнбез — саф моңнардан хасил Сабый күзле ап-ак бабайга.
...Сөйләгәнгә микән
Ялгыз гына
Җанындагы кайгы-шатлыгын һаман башын куеп ак каенга — Чәчләрендә каен аклыгы?
Елмая ул:
— Ни хәлләрдә яши
Бу дөньяның шагыйрь милләте? — Тукайстан дигән изге илдән Вәкаләтле илче гүяки...
Тукай, әнә, ябык иңнәренә Халык өметләрен күтәргән. Ярасын ул шигырь Вөҗданыңа, Намусыңа калкан итәргә.
Ишетәсезме, канлы Моабиттан Нәкъ сезгә бит Муса эндәшә:
— Эттән талатмагыз туган илне, Мин китәмен, Илем, син — яшә!
...Сынап карый безгә ил агасы, Карашында — зәңгәр томаннар: «Җыр хакына Гомер багышларга Кайсыгыз соң әзер, туганнар?..»
Болытлардан аста
Гилим Равил Фәхретдинавка
Җиргә сеңгән күләгәләр сыман Эз калмасмы безнең гомердән, Самолеттан төшкән күләгәдәй Шуып кына үтсәк бу җирдән?
Канат асларында — сөргән кырлар.
Талны назлап ага якты су.
Капша,
фотообъектив,
мәңгелекне,
Терелт
Фаҗигаләр Атласын!
Яра булып җиргә иңгән нигез Тирәннәрдә нинди төш күрә? Нигә генә Һаман телгә килми, Берни әйтми Аэрофотосурәт?
Уян, сөйлә, һәлак булган токым! Аваз килә тирән дәвердән:
— Самолеттан түгел,
коштан төшкән Күләгәдәй үттек без җирдән.
Сезнең самолетка караганда Кошның күләгәсе зур күпкә — Нәтиҗәләр чума тирәннәргә, Омтылышлар, юкса, гел күккә!
...Кара бәйдән типкән кан табыдай Сөргән кырда
кемнең нигезе? — Уят безне, уят, археолог, Кузгат караңгылык диңгезен!
Дастан моңнарына сеңгән көлне. Көлгә сеңгән моңын дастанның Без тоярлык итеп терелтергә Җаны җитәр микән,археолог. Күккә менгән фототасманың?
...Болытлардан аста —
ак самолет.
Оя кора җирдә пар тартар.
Микрофонын суза
Чал Тарихка
Чая археолог — репортер.