БЕЗГӘ НИЧЕК ХЕЗМӘТ КҮРСӘТӘЛӘР?
ңа көн тууга, без башкаларның хезмәтенә мохтаҗлык тоя башлыйбыз. Өйнең һавасы сафмы, җылымы, электры-газы бармы, суы-фәләне килеп торамы — боларның һәммәсе белән безне бү-тәннәр тәэмин итә. Яшәү рәхәт булсын өчен, кайбер эшләр айлар- еллар буе тукталмый. Шунлыктандыр, мөгаен, без тормыш ямен булдырудагы иң мөһим шартларга күнегеп үк киткәлибез. Ара-тирә, электр челтәрендә яки су, җылылык бирүдәге өзеклек килеп чыкса, «аһ!» итәбез, телефонга ябышабыз, гаеплене таптырырга ашыгабыз. Хәер, мондый өзеклек, әллә ни озакка сузылмастан, бетерелә. Без монысын да белеп торабыз. Шуңа күрә күпләрнең исе дә китми.
Әмма көн итәр өчен безгә бу төп шартлардан тыш та бик күп төрдәге хезмәтләрнең җиренә җиткерелеп башкарылуы, ул һөнәр ияләренең үз ва зифаларына намуслы мөнәсәбәте кирәк. Шактый еллар элек без яшәгән бер йортта ишегалды себерүче Хәмит абый бар иде. «Кешеләргә хезмәт күрсәтү ничегрәк тора икән?» соравына җавап бирердәй мисаллар туплый башлагач. хәтергә «кылт» итеп шул агай килеп төште. Эшкә китәргә дип ишектән чыгуың була, каршыңа Хәмит агай килеп баса. Ак киндер алъяпкычын буган, эшләпәсен кигән, сакал мыегын төзәткән. Кулында — себеркесе, йөзендә елмаю балкый.
— Хәерле иртә, Хәмит агай!
— Хәерле иртә, балакаем, исән-сау йоклап тордыңмы?! Ярый, ярый, бар. эшеңә соңара күрмә, хәерле сәгатьтә! Исән-имин эшләп кайт!
Белмим: шушы кечкенә генә йортның ишегалдын чиста тоткан өчен хезмәт хакы алды микән ул. Бәлки, түләгәннәрдер дә. тик аны иң шатландырганы — чүп җыйган өчен акча алу түгел, кешеләрне сөендерү иде кебек. Аның бу омтылышын бәяләп бетерү мөмкинме соң? Эшкә ашыгучы кешенең кәефен күтәрүен генә кара син аның? Ул озатып калган кеше көне буе тырышып эшләргә, башкаларның да кәефен күтәрергә теләячәк. Инде юлда бер юньсезенә тап булып, күңелеңне кырып куйсалар, киресенчә, кулдан эш төшә. Һич урынсызга иптәшләреңә дә тупаслык кылып куюың ихтимал. Кәефсез кешедән теләсә нинди хаталану көтәргә була. Башканың хәтерен калдырырга озакмыни?! Шагыйрә Клара Булатованың бу хакта шигыре дә бар:
...Күпме кирәк хәтер калырга соң?
Күпме кирәк күңел табарга!
Уйламый әйтелгән бер авыр сүз яки җан тынычландырырлык сүзнең әйтелми калган үкенечле очраклары турында хикәяләр, шигырьләр, җырлар языла. Әйе. язылуын языла, тик тормышта, көнкүрешебездә шул гади хакыйкатьне санга сугарга өйрәнеп җитә алмыйбыз. Бу хакыйкатьнең ка гыйдәсе һәркемгә мәгълүм: әгәр барыбыз да үз вазифаларыбызны җиренә җиткереп, кешеләрне шатландырырга тырышып башкарсак, тормышыбызга ямь өстәлер иде. Бик гади кебек. Чынбарлыкта исә без аны шулкадәр катлауландырабыз ки, җепнең очы әллә кайларга китә, һич эзләп таба торган түгел. Беренче карашка, вак-төяк булып күренгән көндәлек йомышлар артыннан йөри-йөри, еш кына җәфа чигәбез, әллә нинди гаделсезлек-
Я
ләргә тап булабыз. Иң күп йомышыбыз төшүчән кибетләрдә, ясау-төзәтү оста ханәләрендә, тегү ательеларында — санап кына бетерерлекме? — һич урынсызга тупас сүз ишетеп кыйналабыз, вәгъдәсезлектән интегәбез, рәнҗибез.
Безнең көнкүреш шартлары, үткәндәге егерме-утыз ел белән чагыштырганда, бик нык үзгәрде. Күпчелек гаиләләр күп уңайлыклары булган ташпулатларда яши. Безнең дә Хәмит агай карап-саклап тоткан йортыбыз урынына заманча салынган мәһабәт биналар калыкты. Утын ташып мич ягарга да. су ташырга да кирәкми. Яшәү рәхәт, җайлы, тик вакыт-вакыт... мичле, суын ерактан ташый торган, тәбәнәк, иске өебез сагындыра кебек. Ник дисәң, анда кеше кәефен кадерләргә тырышучы Хәмит абый бар иде. Бер-беребезгә гел яхшылык кына теләп яшәгәнгә, безгә көнкүрешнең кыен яклары сизелми кебек иде.
Яңа йортларда бары да бар: суның салкыны да, кайнары да, газы да, электры да. Көннәрдән беркөнне кран ватылды, суы өзлексез агып тора баш лады, йортлар идарәсе ярдәм итә алмады. Осталары юк икән. Айлык ялга киткән. Шулай да миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен әйттеләр. Янәсе, ул булыша ала. Чыннан да, берәү булышырга алынды. Минут эчендә эшен үтәде.
— Бер ярты! — ди бу миңа.
Күңелемнән генә кыйммәтсенсәм дә, унлыкны чыгардым.
— Мин сиңа ни дидем?! — «Остам* сөзгәк үгез кебек күзләрен алартып карады. — «Ярты» кирәк, акча минем үземдә дә буа буарлык...
Шунысы гаҗәп, әнә шушындый мәгънәсез тупаслыкка берничә тапкыр очрагач, без аларны гадәти хәлгә саный башлыйбыз. Безгә көнкүреш хезмәте күрсәтергә тиешле оешмаларга баруны кирәксенмичә, әлеге законсыз рәвештә көн итүче очраклы «осталар»ны эзләргә тотынабыз. Бер авыз пешкәч, салкын суны да өреп капкан шикелле. Телевизорыбыз күрсәтми башлагач, мин Островский урамындагы остаханәгә мөрәҗәгать иттем. Фәлән вакытта килер, диделәр. Килде. Карады. Төзәтте. Хәтта нинди детальне ал маштырганын да аңлатып бирде. Үзем карыйм, үзем тыңлаган булам, ә кулым алъяпкыч астындагы «күчтәнәч»не капшый. Уйлыйм: ярый инде, әле тупасланып ачуны китерми, дим, барыбер шул «ярты»ны сораячак бит бу.
— Күпме бирим? — дигән булам. Беләм бит инде бәяләрен, янәсе. Бусы да шул ук хакны таләп итәчәк.
— Юк, апа, телевизорыгызның гарантиясе бар, бер тиен дә кирәкми, — ди бу. — Киреләнсә, тагын чакыртыгыз. Фамилиям — Ногманов.
Менә сиңа мә! Ямьсез уйларым өчен оялып калдым. Егет ипләп кенә саубуллашып чыгып китте. «Карасана, болай да эшли алалар икән бит!» дип, сокланып калдым. Көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләрнең барысы да нәкъ шушындый булса, ничек рәхәтләнер идек без. Бер уйласаң, моңа ирешер өчен, бер тиенлек чыгым да кирәкми, бары тик һәркем культуралы иттереп үз хезмәтен башкарырга, бер-ике тәмле сүзен кызганмаска гына тиеш бит югыйсә.
Бу тармактагы җитешсезлекләрне ачып, эшне рәткә салуда үзебездән дә өлеш кертү максатыннан без кайбер язучыларга да мөрәҗәгать иттек, Казан шәһәрендәге көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмаларына карата фикер әйтүләрен үтендек. Түбәндә шул җавапларның кайберләрен урнаштырабыз.
Нәкый Исәнбәт, Татарстанның Халык язучысы. (Нәкый ага, көнкүрешебезнең бөтенлеген хатыным Нәҗибә апагыз юллап тора дигәч, сүзне Нәҗибә ханым дәвам итте.)
— Тормыш көнкүрешебездән без бик риза. Татарстан хөкүмәте, Нәкый агагызның хезмәтләрен олылап, безнең һәр ихтыяҗыбызны канәгатьләндереп тора. Әдипкә иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Аңа еш кына медицина ярдәме кирәк була. Хәбәрне ишетүгә, врачлар килеп җитә. Шәфкать туташларына йомыш төшсә, алары да бик инсафлы рәвештә, тиешле даруын биреп, уколын салып китәләр. Бәхеткә, күршеләребез дә врачлар, доцент Али Хөсәенович Терегулов, Нәкый аганың хәле ничек дип, гел кызыксына, кирәк булса, ярдәмгә керә. Монысы — безнең өчен иң кирәге инде.
Башкасы турында әйтеп тә тормас идем, алда бик зур эшебез бар шул. Күптән инде өебезгә ремонт ясалганы юк. Йортлар идарәсе, кагыйдә буларак, агарту-фәлән белән шөгыльләнми икән. Ә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында ремонт ясаучыларга зур чират тезелгән булып чыкты. Чиратын көтәрсең дә иде инде — андагы тәртип тә безгә ярарлык түгел. Алар-
дагы буяучылар, сылаучылар әзер мәйданга килеп, агартып-төзәтеп кенә китәләр. Кем безнең җиһазларны күчереп куяр? Буяу агып төшкән идәннәрне кем чистартыр да купкан таш-туфракны тышка кем ташыр? Комбинат кешеләре хезмәтендә мондый эшләр каралмаган. Бездәй олы яшьтәге кешеләр нишләргә тиештер, белмим.
Рәисә Ишморатова:
— Безнең йорт «Татнефтегазразведка» трестының торак-коммуналь конторасына карый. Башка квартираларда яшәгәндә бик интегә идек. Бу йортта шатланырга гына туры килә. Су краныбыз ватыламы, туалет бүлмәсенә берәр нәрсә кирәкме — телефоннан гына шалтыратам. Сәгатендә килеп җи-тәләр, «ялт» иттереп төзәтеп бирәләр.
Керләр юуда да шәп бер әмәл таптым. Казанның Бондюг урамында бик иркен бинага урнашкан «Химчистка» бар. Анда теләгән һәркем үзе кереп кер юа торган зал да булдырганнар. Кайчан кирәк — барасың да керәсең. Юасың, киптерәсең, үтүклисең. Барын да машиналар үти. Син салып-фәлән итеп кенә торасың. Шунда ук келәм, <лалас кебек зур күләмле әйберләрне дә чистарталар. Андыйларны машина белән өйгә килеп алалар, китереп тапшыралар.
Телевизор өчен хафаланмаска да бер юл бар: абонементка керергә кирәк икән. Киреләнә башласа, телефоннан хәбәр генә ит, килеп җитәләр, төзәтеп китәләр. Бик уңайлы.
Бөтен кеше көнкүреш хезмәте оешмаларыннан зарлангач, мин үз рәхәтемнең сәбәпләрен уйлаштырып йөрдем. «Аһ-зар» күрми яшәвемнең кечкенә генә бер серен дә ачтым кебек: мин йомышым төшкән кешедән тәмле телемне кызганмыйм. Елмаеп кына сүз кушам үзләренә, түбәнчелек белән үте-нечемне белдерәм, соңыннан рәхмәт әйтәм. Алар да шатланып калалар кебек. Кабат барганда, якын дусларын очраткан кебек, ачык йөз белән каршы алалар. Күп тупаслыклар, минемчә, бер-беребез белән юньләп сөйләшә алмау аркасында да башланып китә. Яхшы мөнәсәбәт, культуралы мөгамәлә кешенең үзеннән үк башланырга тиеш. Бигрәк тә безгә, язучыларга, бу хакыйкатьне бер мизгелдә дә онытырга ярамый. Без кешеләр арасындагы иң матур мөнәсәбәтләр үрнәген күрсәтергә тиешбез.
Әмирхан Еники:
— Андый оешмаларга зурдан кубып мөрәҗәгать иткәнем юк иде. Кухня белән санузелны кафель плитка белән тышлатырга ниятләгәч, Чернышевский урамындагы горбыткомбинатка киттем. Бик матур үрнәкләрен күрсәттеләр, яраттым. «Акчагызны түләгез, җитәрлек күләмдә кафель булгач, килеп алырсыз», — диделәр. Түләдем мин боларга акчаны. Белешеп тора башладым. Язучылар союзына барган саен керәм. Бер дә кердем, биш тә кердем. Юк кына. Еллар үтте. Кафель юк. Булса да, бик ямьсезе яки ватык- китеге генә калган. Алдым мин болардан акчаны кире.
Аннары, сүз иярә сүз чыгып, минем бу хәлне туганнар ишетте. Бик матур кафель тапканнар. Китереп тә бирделәр. Якында гына торучы бер оста ябыштырып та чыкты. Дөрес, акчасын хөкүмәткә түләнергә тиешле күләмнән шактый артык каердылар.
Нәбирә Гынматдинова:
— Хәзер мин күп эшләрне үзем генә ерып чыгарга тырышам. Дөрес, бик күп вакытым әрәм була. Эштән соң бала белән дә булырга кирәк, яңа әсәрем дә язылуын көтеп тора. Мин йорт эшенә кереп чумам. Кер ууларны, бүлмә җыештыруларны, тегү, бәйләүләрне әйткән дә юк — квартираны да үзебез ремонтладык. Кибет чиратында күпме вакыт исраф ителгәнне исәпләп бетерерлек тә түгел.
Шулай да берсендә, РСФСР язучылар съездына делегат булып сайлангач. Мәскәүгә барыр алдыннан, Бауман урамындагы югары разрядлы «Людмила» исемле ательега күлмәк тектерергә кердем. Казан тегүчеләренең да нын илгә таратыйм әле дип уйлыйм. Ниятем гел яхшылыкта гына иде. Съездга ерак-ераклардан киләләр бит. »АҺ!» итсеннәр әле дим. күлмәгемне күреп. Тукымам да шәп, фасонның да иң соңгы мода кушканын сайладым. Фәлән көнне киеп карарга килерсең дип, ышандырып кайтарып җибәрделәр. Барсам, тукымам киселмәгән килеш ята. Әллә кисүчесе, әллә тегүчесе авырган, имеш. Шулай башланып китте бу йөрүләр. Өмет иткән вакытка өлгертмәделәр. Фасоны да мин әйткәнчә килеп чыкмады. Тукымамны гына әрәм иттем. Үзәкләрем өзелде. Акча тотып йөреп тә үзең теләгән киемгә киенә алма инде?! Булсын иде бер урын: «Рәхим итегез!» — дип, кочак җәеп каршы алсыннар иде. Бәясеннән дә тормас идең. Болай күңелең кителеп кал-
гач, икенче тапкыр аяк та басасы килми. Өендә генә кабул итүче киң күңелле тегүчеләрне эзли башлыйсың. Андыйлар синең хәлеңә дә керә, кирәк чакта хәтта үзе синең янга килеп, үлчәп-нитеп китә. Хәзер ательеларда кием тектерү шактый кыйммәт. Тик кабул итүчеләре дә, кисүче тегүчеләре дә эш алымнарын һич үзгәртмәделәр.
Фәнис Яруллин:
— Тормышыбыз мулдан хәзер безнең. Аһ-зарларыбыз да элеккегеләргә охшамаган. Әмма шул муллыкка ямь өстәргә, матур иттереп яшәргә өйрәнәсебез бар әле. Бездә, мәсәлән, машина ватылса, телевизор күрсәтми башласа, зур мәшәкать туа. Кемгә ялынырга, турысын әйтсәм, акчаны кемгә бирергә белми аптырыйбыз.
Машинаны миңа дәүләт бирде. Аны хатыным Нурсия йөртә. Иөртүен- йөртә, әмма төзәтү-нитү аның кулыннан килми. Кечкенә генә чатаклык чыкса да, машинаны караучы кирәк безгә. Көне, сәгате кадерле. Казанда минем кебек инвалидларга ярдәм күрсәтергә тиешле «Автосервис» та оештырылган. Волочаевский урамында ул. Карап торышка рәсми төстә бары да бар. яхшы кебек.
Нурсия машинаның кечкенә генә бер детален алмаштырырга кирәклеген әйтүгә, мин телефонга тотынам. Хәлне аңлатмакчы булам. Тыңлап та бетермиләр:
— Машинаны монда китерегез! — Боерыклары шул. — Үзебез карыйбыз без.
— Ватык машинаны анда ничек илтик?..
Мондый вак-төяк сорауга алар җавап биреп тормыйлар. Беренче мәртәбә йомыш төшкәч, анда бардык без. Ялладык бер йөк машинасын, сөйрәтеп киттек. Капка төбенә барып кына туктавың була, эчкә алып кереп китәләр. Машина хуҗасын анда кертмиләр. Кай җире ватык икәнен дә сорашып тормыйлар.
— Бер айдан соң килерсез, эше беткән булса, алып та китәрсез, бәлки...
Инвалид кешеләр өчен күз тегеп көтеп алган җәй көннәрендә бер ай вакыт хәрәкәттән мәхрүм булып калу бик авыр бит. Монысын алар уйлап та карамыйлар. Үткән җәйдә шулай үзәкләр бик өзелгәч, телефоннан тупас җавап бирүче кешенең фамилиясен дә сораган идем.— «Идиятуллин»,— диде.
Миңа калса, сервиста инвалидларның өенә йөрүче дә билгеләргә иде!
Берсендә безгә «вкладыш» дигән нибары өч сум илле тиенлек деталь кирәк булып чыкты. «Автосервис»тан гел шул бер җавап ишетелә.
— Үзебезгә генә бирегез, бер сәгатьтә куялар бит аны, — дип тә карыйм.
— Без детальләр сатмыйбыз, — дип, горур җавап кайтаралар.
Гадәттәгечә, дус-ишләргә хәбәр салдык. Бер «рәхмәт төшкересе» теге тимерне 25 тәңкәгә китереп бирде. Шул сезнең сервиста эшләүчедән алдым ди. Икенче «яхшысы» эш сәгатендә, хөкүмәт гаражында төзәтеп бирде.
Төсле телевизорыбыз белән дә шул хәл. Ватылды. Мастер килде дә, караган өчен акчасын алып:
— Монда төзәтеп булмый, мастерскойга китерегез! — дип китте.
Телевизорның авырлыгы — 65 килограмм. Аны безнең кайсыбыз күтәрсен?! Тагын очраклы кеше эзләп китәргә мәҗбүр буласың.
Тагын бер мәсьәлә: Казанда патронаж тәртибендә эшләүче шәфкать туташлары булсын иде. Аларның игелекле хезмәте турында миңа Латвиядәге дусларым сөйләде. Алдан билгеләнгән көннәрдә килеп йөриләр икән алар. Дару-фәлән кирәкмиме, инвалидның башка үтенече юкмы — барын да со-рашып, тиешле җиренә җиткереп, ярдәм итеп торалар икән...
Шушы кыска гына җаваплардан да көнкүреш хезмәте күрсәтүдә аяныч җитешсезлекләр күзгә ташлана. Бүген, илебез халкы бердәм төстә үзгәртеп коруга йөз тотканда, үсеш, тизләнеш шартларында без бу кимчелек ләрдән дә мөмкин кадәр тизрәк арынырга тиешбез. Кайдан башларга? Кемнәр моңа беренче чиратта җаваплы? Гаеплеләрне кем җавапка тартыр? Кичекмәстән шушы сорауларны чишәргә һәм барлык башбаштаклыкларга чик куярга тиешбез.
Редакциядән:
Кадерле укучылар! Бу язмада күтәрелгән мәсьәләләр буенча алынган җаваплар журналның алдагы саннарында басылачак. Сездән дә көнкүрешебезне тагын да матурайту, уңайлырак итүгә кагылышлы файдалы фикерләр көтәбез.