ЙӨРӘККӘ ТАМГАН ЯЗГЫ ТАМЧЫЛАР
Сугыштан соң Фатыйма зарыгып китеп алган беренче яз килде Башта ул мона игьбибар итмәде. Кичтән һавада дымсулык артты, эңгер иңүгә, күк йезен куе болыт томалады Ишегалдында йөргән Фатыймага күрше карчыгы әйтә салды: Язгы ләйсән яңгырына бу. килен Күрше карчыгының колак очына эләгеп калган бу сүзе, иртән күзен ачкач. Фатыйманың янә хәтерен.» кил де Фатыйма тыштагы үзгәрешкә колак салды Чынлап та өй кыегыннан тып-тып тамчы тама иде. Бераздан тәрәзә башына кунарга кергән чыпчык кыштырдар) а тотынды «Нигә инде хет сиңа йокламаска, ни кайгың Фатыйма Аннары Нигә алай дим әле мин аңа? Бәлкырыклап ир-егет, печән өстеннән диярлек, колхозның «полуторка»сына утырып. Бөгелмәгә китте Хатыннар ирләрен хәтта станцаГа хәтле булса да озата бара алмады Ирләрнең күбесе шул китүдән әйләнеп кайтмады Ике атна үткәч. Харисның «Смоленск шәһәре тирәсендә сугышабыз». - дигән беренче хаты килде. Ай үтүгә алган икенче хат Харис кулы белән язылмаган иде Фатыйма ул көнне кырга эшкә килгәч, үзе сөргән кара җир өстенә ятып, үксеп-үртәлеп елады Сабанчы хатыннар аны юатмады, сугышка киткән ир турында «Хәбәрсез югалды» - дигән кәгазь алу җиңел түгел икәнен беләләр иде. Сабанга җиккән атлар гына, гаҗәпләнгәндәй пошкырынып, башларын чайкап тордылар. Шул хәлдән соң өч ел гомер узды, дүртенче яз Жиңү язы килде. Сугыштан авылга берән-сәрән ирләр кайта башлады. Сугышга югалу хәбәреннән гайре Харңс турында һични ишетмәгән Фатыйманың күңеле, язгы ташкынга эләккән йомычкадай тулганды Ахырда, өметен өзмәскә теләп: «Азмы аның МӨСӘГЫЙТ ХӘБИБУЛЛИН (1927) - прозаик, «Чоңгыллар». «Сулар үргә акса да», • Кубрат хан» романнары һәм күп санлы повестьлар, хикәяләр авторы. Татарстанның атказанган культура хезмәткәре. Татарстан Язучылар союзы идарәсе секретаре Казанда яши. кем. аның да яз килүен сизүедер, саласы сипкелле күкәйләрен, томшык төртеп чыгасы сары авызлы кошчыкларын күз алдына китерәдер Күрше өй кыегында гомер иткән күксел кара бүрекле чыпчыкның былтыр нәкъ шушы вакыт җиткәч үзе тирәсендә чырылтый чыркылтый уралуын исенә төшерүе дә ихтимал Чыпчыклар яз кавыша, көз җитеп, балаларын очыруга, яңадан төрлесе төрле якка тарала ди бит» а Фатыйма, гәүдәсен турайтып, киерелеп-сузылыи алды, теләсә-теләмәсә дә: Их-ма' дип куйды Мәгънәсе Фатыймага билгеде дә. түгел дә бу хикмәтле сүзне Харис бигрәк тә иртән уянгач һәм бераз дөнья хәлләре турында сөйләшеп яткач әйтер иде Шулай дип әйтер иде дә. Фатыйманың тын буе сүрелеп җитмәгән кайнар битләреннән үбеп алыр иде Алар нибарысы елга якын бергә торып калды Харис кебек ирләр сугыш башланыр көннәрдә печән чабарга йөрде, хатыннар чүмәлә куйды Әле булса күз алдында Фатыйманың, сугыш хәбәре килүгә. кебек хат-хәбәрсез сугышта югалучылар һәм көтмәгәндә исән-сау әйләнеп кайтып төшүчеләр».— дип үз-үзен юатты Ә үзе һаман көтте, сабыр итте Харисы салып калдырган өйдә берьялгызы яшәде Кайчак ана өерләре белән солдат калар килеп керде, җыелышып монсу җырлар җырладылар аннары ялгызлыкларыннан зарлана-зарлана. фашистларны, кабахәт Гитлерны каргадылар Беренче тынычлык язынын чалт аяз күгендәге кояш мул итеп нурларын сипте. Нурлы, якты иде дөнья Әйтерсен илдә фаҗига да булмаган иде. Фатыйма, тәрәзә пәрдәсен күтәреп, урам якка карады Шунда аның йөрәге жуу итеп китте. Урам тутырып, әсир немецларны куалар нде Әсирләр артыннан адым да калмый диярлек яланаяк авыл малайлары ияргән, кулларын болгый-ботгый нидер сөйләнәләр, кычкырышалар Ә немецларны озатучы солдат шау-гөр килеп торган балалар төркемен кугалый. ләкин малайлар бераз гына тукталып калалар да янә әсирләр артыннан тагылалар Урам тулып килгән әсирләрне күрүгә, Фатыйманын күнеле әллә нишләде, тере немец солдатын анын беренче тапкыр күрүе иде Немецлар барысы да сары чырайлылар. ямьсезләр кебек күренде ана. Кая куалар икән үзләрен’ Ул арада, сулышына кабынып, каршы як күршесе Камилә килеп керде — Ахирәткәем, Фатыйма, күрденме. әсир нимечләрне куалар. Бездә эшләячәкләр ди. Актауга әсфәлт юллар салдырачаклар ди үзләреннән Барак корганчы кайберәүләрен фатир таратачаклар ди Шул гына җитмәгән тагын Өемә нимеч кертәм ди' Бәлкем ул минем Харисымны үтергән нимечтер Мин ул кабахәтне үз кулларым белән буып үтерәчәкмен Фатыйма, бармакларын тырпайтып. Камиләгә таба кузгалды - Кит, тиле, нишләвен бу? Ниемә шулай күзләрең яна башлады’ Нимечме әллә мин сиңа’*. Камилә чыгып киткәч, Фатыйма морҗа буендагы эскәмиягә күчеп утырды да. хәлсезләнеп китүен тоеп, күзләрен йомды Шул чакта тәрәзәдән бригадир: Фатыйма, бүген фермага салам ташырга барырсың* дип кычкырып, эшкә дәшеп китте Фатыйма юында-кненде дә. чиләк көянтәләрен алып, беренче нәүбәттә суга китте Бизәкле көянтә чиләкләрне аңа Хариска чыкканда әтисе алып биргән нде Харис чишмә суын ярата нде. шуны белгәнгә. Фатыйма, ераграк булса да. суга чишмәгә йөрде Чишмә тау астыннан тибеп чыга, кояш чыгышына каршы торгангамы, аны Таң чишмәсе дип йөриләр Таң чишмәсенең суында чәй әйбәт чыга, хуш исле була Харис яратыр нде Тап чишмәсе суыннан кайнатылган куекара чәйне баллап эчәргә Фатыйма, кечкенә күперчекне чыгып, тау итәгенә таба юнәлде Чишмә өстендә сыек томан тулгана, томан эчендә әкият кызлары бии сыман Юк. алар салкын чишмә суы белән алсу битләрен юалар имеш Шулай юса. Фа тыйманын да ефәк шикелле була торган нде чәчләре Харис андый чакта борынын төртер иде дә: - Тукта, зинһар китми тор Бу чәчтә, билләһи дип әйтәм. мен төрле хуш ис бар. ди торган иде. җүләркәй Якыная төшкәч, абайлады Фатыйма. Таң чишмәсе янында әкият кызлары түгел, ә бая урамнан узган әсирләр утырышкан, үзләренең ят телендә гөж ләшәләр. яшел кәтәлүкләренә су алганнар да тәмләп чишмә суы эчәләр. Арада берәүсе чишмә янындагы зур таш өстенә менеп урнашкан да тырыша- тырыша авыз гармуны уйный Иңбашы аша көянтә салган, бизәкле туй чиләкләрен кулы белән тоткан Фатыйма килеп чыгуга, әсирләрнең барчасы ла шым булды, күктән төшкән алиһә күргәндәй, бөтенесе дә ана текәлеп катып калды Фатыйманың гүя аяк лары җиргә ябышты «Кая китте икән теге яшь сотдат. нигә болар үзләре генә Таң чишмәсе янында. Актау халкы өчен изге урынны хәрамлый?'» Фатыйманың миеннән мнзны уйнарга кушты - Казер — Карале, моның һансы татарча сөйләшә башлаган бит. диде Камилә иңгәиң орынып утырган Төхфәтенә төртеп Фатыйманың күкрәк челтәрендә нидер чатнап китте, ул үтергеч карашы белән ахирәтенә карады, торды да. ялт кына чөйдәге шәлен эләктереп, ишеккә ташланды. Бу төнме? Бу төн көзнең ямьсез вә шыксыз бер төне иде Төньяктан ачы җил исә. карлы яңгыр ява. аяк астында мәте лыҗырдый «Аһ. бу Камиләне, күрче, үзенә ир табып алган да кеше җанын кыйный, үтереп мыскыл итә. мәсхәрәли» Кайтты да түр якка кереп бикләнде һәм. караватына капланып, туйганчы, күз кабаклары әчеткәнче елады Шуннан соң ул Камиләләргә бер тапкыр да кермәде, эштә дә аңардан бер читтәрәк булырга тырышты Камилә эчтән көя. әйткәненә үкенә, үртәлә нде күрәсең, гел аның тирәсендә уралды, хәл-әхвәлен сораштырган булды, әмма Фатыйманың аңа барыбер җаны эремәде Беркөнне һанс эштән берүзе генә кайтып керде Иптәшең кая? — дип сорады Фатыйма Ул немецка ачулана алмады, җаны Камиләгә генә әрнүле нде Госпиталь ята. диде һанс Чүрли ...Көн кичкә авышып килә, күк чалт аяз. салкынча. карлы янгыр язганнан соң. янәдән аяк астын туңдырып җибәрде, тәрәзәдән кояш үрелеп карый, табын әзерләнгән өстәлгә төшә, күңелләргә җылы иңдереп, әллә ниткән өмет чаткылары өсти нде һанс алгы якта гармун тарта. Харис Фатыймага багышлап җырлаган көйне уйный Берме, икеме генә җырлаган нде Фатыйма югыйсә, отып алган тагын үзе. Гаҗәеп җнңел нтеп уйный. Фатыйманың йөрәге сулкылдап, ярсынып тибеп тибеп куйгалады «Ннләремә болай ярсуланам соң әле. Днмкасы да кайтмый ичмасам!» дип үз халәтенә үзе төшенә алмас бер хәлдә өстәлен җыештырды Фатыйма Ут кабызып. Димканың китабын укыр1а кереште Ләкин укый алмалы Йокларга ятты Тәрәзә башындагы чыпчык кыштыр кыштыр килә, шылт нтеп. өй бүрәнәләре утырып куя. өй кыегына кагылып, җил йөгереп узып китә Бер чиратып, бер йомшартып торган язгы көндә Харис аны кнч клубка спектакльгә алырга килгән нде Дәшми тынмый гына җыена башлаган кызына әнисе «Пөрмәсәң дә ярар иде инде, кызым», диде Фатыйма белә бу әни сенең, «Бар-бар. кызым, тик ипле йөр», дигән сүзе иде Капка төбендә аны Харис көтеп тора иде. Фатыйманың чыгуы булды, егет аны кулына күтәреп алды да йөгерә-атлый олы юлга алып чыкты «Җүләрем. егасың бит Беләсеңме, мин ничә пот?» «Җил син, мамык син минем өчен, Фатыйма Мин синең белән күккә оча алам», диде Харис, сулышы кабып Сер бирергә яратмый иде. бахыр ' Төн бик акрын уза. башка әллә ниткән уйлар тула Фатыйманың зиһенен йокы пәрәвәзе ураганда «Ишекне бикләдемме?» — дигән уй килә, ләкнн йокы сөреме көчлерәк тәэсир итә Шундук төш күрә башлый Ул. гүя. көймәдә икән. Ыкның аръягына йөзеп чыкмакчы. җил дә юк. кулда ишкәк тә юк. агымсу көймәне түбән таба алып китә Фатыйма курыкмый. көймә аккан җайга бара бирә Шунда көймәнең койрык очыннан Харис күтәрелә, көймә төбендәге йом шак печәнгә сузылып яткан Фатыйма янына килә. Тик нигәдер иренең чәче дә. кашлары да ап ак. «Нишләдең син. Харис?» дип сорый Фатыйма Ире җавап бирми, бармаклары белән Фатыйманың күкрәген капшый, иңнәренә кагыла, түшенә башын салып, тынып кала «Картайдыңмы шулай, чәчләрең гелән апак булган. Харис җаным? - дип сорый Фатыйма Күзләреңдә уңган сыман Картайгач. күзләр дә уңа микәнни. Харис? Нигә дәшмисең?! Китче, кая йөрдең моңа кадәр, нигә туры Актауга кайтмадың?. Әсир төшсәң соң. Әнә миндә дә торалар бит әле. тиздән аларны да кайтарып җибәрәләр ди. Соң шулай дими, исән булгач, менә кайттың бит Кысма мине, үпмә шул тиклем, көймә-капланса нишләрбез, җүләрем...» Фатыйма сискәнеп уянып китә. Тын Күкрәгендә кемнеңдер кулы ята сыман юрган бөкләнгән икән Тынычланып, стенага таба әйләнеп ята һәм кинәт аңа $арават янында берәү басып тора шикелле тоела башлый Зиһене сафлана, әйләнеп карый — Кем бар монда? «Беркем дә юк Нишләвем бу? Саташам инде әллә?» Әкрен генә тора, шәлен җилкәсенә сала, тышка чыгарга җыена, һансны уятмас өчен, ишекне сак кына ача Алгы якта караңгы, иске агач карават шыгырдап куя «Ул миңа тимәс, җүләр түгел бит Миңа кагылса, аны атарлар»,—дип уйлый Фатыйма баскычтан төшкәндә. Ләкин әйләнеп кергәндә аның һанска дәшәсе килеп китә, ул хәтта бер мизгелгә ишек янына туктала, салкын корычтан ясалган тоткага кулын салгач кына, айнып китә, кабаланып түр якка уза. ишек келәсен төшерә Йөрәге дөпдөп тибә, колак янында нидер гөжли, дулкынланудан шулай бу «Тиле дә соң үзем, башы ике мәллә анын миңа тияргә!» Фатыйма тынычлана, урынына ята Иртән ул торганда һанс эшкә киткән иде ннде. Яулык япкан аккордеонга кагылып алгач, нишләптер аның бөтер тәне кымырҗып китте. «Уф аллам, нигә шулай куркам соң әле мин бу нимечтән? Миндә гаме дә юк ич аның! » Кич эштән кайткач, аш пешерде.тамак ялгады, һанска бер тәлинкә аш чыгарды, аккордеон шыгырдатып утырган немец, ризыкны күрүгә, ни әйтергә белми аптырап калды. — Миңгә? — Әйе. аша. диде Фатыйма Әпәең бармы? Иптәшен кая соң? — Баг-баг Казер кайта. — Баг түгел, бар Баг. барр. дип. һанс нечкә бармаклары белән кашыкка тотынды Сәер итеп тота иде немец кашыкны, авыр көрәк тоткан сыман, учлап, йомарлап «Кашык та тота белми, бигрәк ят инде, бичара» Холкына сынмаган нәрсә булса да. Фатыйма бер заман немецка күнегә башлады Димка ике көнгә бер генә куна-кайта йөрде — Син начур йукладың. әйе? — диде беркөнне иртән һанс Фатыймага. — Саташтым Син тиледән куркып яттым — Син түкел, мин курка синнән. «Курка, куркытырсың син мөртәтне». — дип уйланды Фатыйма. Ашагач, һанс ишегалдына чыгып китте, мунчага таба юнәлде, ул анда бик шакылдый башлагач. Фатыйма да шунда килде. — Нишлисең син монда? — Ишек салынган. Ясау кәрәк Чынлап та ишекнең бер күгәне суырылып чыккан, шуңамы, әйбәтләп ябы лып җитми иде һанс ишекне күтәреп алды да. күгән тишегенә агач чөй ясап тыкты, күгәнне балта түтәсе белән сак кына кагып куйды, аннары ишекне элде, ябып карады — Гуд Якшы булдым Фатыйма үз-үзен тнрги-тирги өйгә атлады Бу тырыш кеше җегәрен кая куярга белми интегә, мин. тиле, аның артыннан аптырап йөдәп йөрим Өйдә эш беткәнме? Бүген ул кырга сабанга чыккач, тургай сайраганны ишетте Атларын тук татып, кошчыкның моңын һушы китеп тыңлады Зеңгер-зеңгер кояр да кояр моңын кыр өстенә мескен кошкай Кемгә шулай дәртләнеп-өзгәләнеп сайрый, кемне чакыра икән? Бәлкем, ул да минем кебек япа ялгыздыр. сайрыйсайрый иптәшен эзлидер Ә тегесе еракта еракта, кайтмый да кайтмый Бер тапкрр көлтә бәйләргә килгәч. Харис аны шушы басуда утыртып куйган көлтәләр ара сына алып кереп үпкән иле Лобогрейкада эшләгәнгәме. Харистан тир исе килә, сулышы кайнар, иреннәре каты иде Шундагы көлешү, уртәшү-шаярту- ларны. яшерен генә каш сикертүләрне, күз кысуларны, кибән артына качып, мыштым гына иреннәрне көйдергәнче үбешүләрне онытып буламы, онытырлык хәлләрме алар Кичке ашка ул һансны үз өстәле янына дәште Итле аш иде. әсир ике тәлинкәгә якын ашады, ике-өч чынаяк чәй эчте Бу ишек ясаган үчен, әйе? — диде ул көлемсерәп Нәрсә-нәрсә. ипи, тоз. чәй, ишек, савыт, кашык кебек сүзләрне һанс нәкъ татарча итеп әйтә башлаган иде «Әйе»не ул сүз саен әйтә, «әйе» аның өчен килешүне дә. сорауны да, тагын әллә нинди мәгънәләрне аңлата иде. күрәсең Аннары ул аккордеон уйнады, татарча җырларга тырышып карады Фатый ма аңа карап, бәйләү бәйләп утырды Урын жәя башлауга, һанс чыгып китте, бик озак алгы якта йөренде Фатый ма ятты Йокыга китәр алдыннан тагын «Ишекне әллә бикләдем, әллә юк», дип уйлап алды Мәгәр торып карарга ихтыяры җитмәде, ару тәмам хәлен бетергән иде. Бүген ул гектарга якын җир сөрде, хисапчы аксак Төхфәт «Беренче урын синдә. Фатыйма'» дип мутланды Эштән кайтканда идарәгә керде, күзенә ташлануы сәбәп булдымы, күптәнге нияте идеме, күкрәгенә орден нар. медальләр таккан яңа председатель Галләм Кыямов Фатыйманың терсәгеннән алды да Фатыйма, без сине сыер саварга күчерергә булдык бит әле. ничек уйлый сын’ диде Сабан сөрүне тракторларга, ирләргә бирер вакыт җитте кебек Ярый соң, диде Фатыйма килешеп Сабан сөрү аңа чынлап та бик авыр иде Фатыйма һичкайчан зарлану-сыктану дигән нәрсәне белмәде, сугыш елла рындамы. соңыннанмы, нужа арбасын иң төпкә җигелеп тартты олысы кечесе аны хөрмәт итә, яхшы яктан гына телгә ала. яманлыгын күрүче булмады Юантыграк балтырлы, ирләрнекенә генә хас зуррак куллы, карсаграк гәүдәле, тулы янбашлы, кыскарак билле хатында чынлап та көч гайрәт мөлдерәп тора иде шикелле Күзләрен йомуы булды тагын шул көймә. «Нигә көймә? дип уйлады Фатыйма Алар Харис белән печән эчендә йоклаганнар иде ләбаса, нигә бу көймә һаман күз алдына килә икән?» Ни генә булмасын, көймә эченә ятып йокыга китүе рәхәт иде Тизлән янына Харисы килер, кочар, иркәләр, назлар, сөяр Аннары рәхәт-рәхәт булып китәр Тик чәчләре генә нигәдер ак бу Харисның, кашлары да уңган сыман capiaftrari. тырпаен торалар Көймә чайкала. Фатыйма янына янә Харисы килә «Харис, нигә син болан бик озак кайтмый йөрдек3 Мин бит сине бик тә. бик тә сагындым, җанкисәгем Әй. белсәң икән ялгыз яшәүләрнең кыенлык ларын, Харисым Кочакла, кочакла, нык кысып кочакла Их. Харис* Бу кадәр булмастыр инде Кай арада кайттың соң әле снн Камилә әнә Төхфәткә кияүгә чыкты, ә мин сине көпем Көттем дә көттем Кайта икән ул ирләр бнк көт кәч. Менә кайттың ич Берәү дә күрмәсә ни. иртәгә үк ишетерләр, күрер ләр Хәтереңдәме, бер тапкыр печән чүмәләсе төбендә кунган идек Шул мәлләрне сагыныпмы, кочак » Фатыйма үз тавышыннан үзе куркынып уянып китте Куллары белән юр глины бөтәрләп кыскан, бөтен тәне калтырана, аркасында салкын тир Әй. ходаем, бу нинди төш инде таг ын'- 1 Нй эче тыныч, әмма алгы якта кемдер йөренә кебек Бер тын яткач, күргән хәлләре бары тик төш кенә икәненә инангач. Фатыйма торды, юынды, киенде дә казан астына ут салды Иртән кояш чыгып, ишегалдына аяк басуга. Фатыйма нигәдер өй кыегында утыручы чыпчыкка игътибар итте Чыпчык тырыша, тырыша үзенчә сайрый, кем иелер үз янына дәшә иде Ә инде бүрекле иптәше янына килеп кунгач, канатла рыи җәеп. йоннарын кабартып, чыр чыр килен кинәнә башлады, ахыр килеп ни кыланырга белми, бөтерелергә тотынды Фатыйма көянтә-чиләк алды да чишмәгә суга китте Урамга чыгуы булды, югары очта әсирләр төялгән машинаны күреп алды. Ул кемнеңдер өй каршына туктаган иде. Фатыйманың нишләптер йөрәге жуу итеп китте. Әрҗәдә — әсир немецлар Алар арасында һанс та күренде. Ул Фатыймага кул болгый, туктарга кушамы, әллә нишли шунда. Әмма Фатыйма туктап тормады, тнз-тиз атлап, чишмәгә юнәлде. Җай гына, көйле генә чишмәдән кайтып килгәндә, өе каршына туктаган машинаны күрүгә. Фатыйма үзе дә аңлап бетермәгән тәэсир хафасында адымын тизләтте. Ни булыр бу? Нигә аның капка төбендә тора ул машина! Әллә соң? Ходаем!.. Фатыйма килеп җитүгә, капкадан Димка-солдат килеп чыкты. Фатыйма апа. коткарабыз үзеңне немецлардан, илләренә китәләр. Котыласың... Фатыйма көянтә-чиләкләрен җиргә куйды да, ни әйтергә белми, катты да калды Аның янына һанс килде. — Эчү ярый,— диде ул Фатыйманың күзләренә туры карарга тырышып. Фатыйма сизелер-снзелмәс кенә ияк какты һанс җиргә тезләнеп, чиләкне чак кына аудара төшеп, салкын һәм саф чишмә суын эчте. Озак, бәлзәмдәй тәмләп эчте. — Монда су тамлы, дуньяда юк! Сыйн да дуньяда берау гына, Фатыйма. мин сыйне йурагым болан алып китам.. — Рәхмәт сезгә, Фатыйма апа. Мең яшәгез,- диде Димка һәм Фатыйманың кулын кысты, һанс та аңа таба бер адым ясады. Әмма Фатыйма чак кына артка тайпылгандай итте. Немец моны сиздеме, машина әрҗәсендә бөк- шәеп утырган иптәшләреннән яхшысынмадымы, китәргә дип борылды, мәгәр ике адым ясамады, каерылып — Сыйн айтсаң, мин кала, Фатыйма,— диде. Ул арада шофер машинасын кабызды, әрҗәдәге немецлар шаулаша башладылар Фатыйма, һанс аңларлык кына итеп, башын чайкады. Менә машина кузгалды, ул ерагайганнан-ерагая барды, ә Фатыйма һаман бер урында басып торды Бары тик йөрәге генә, күкрәк читлеген җимереп чыгарга җитешеп сикеренде, ни кылырга белми бәргәләнде