ЯЗУЧЫ МИРАСЫНДА НИЛӘР БАР?
Кеше. иле турында .кайгыртып, гомерен намуслы хезмәт белән бизәп үт- Пд' кәрә икән, җирдә аның яхшы аты. исеме кала, халык аны онытмый Бу хикмәт әдәбият-сәнгать әһелләренә икеләтә карый. Аларның һәркай- сы үзләре иҗат итеп калдырган мирасларында яши Ченки һәр авторның дөньяга карашы, изге теләкләре, якты хыяллары, киңәшләре әсәрләрендә чагылган була Шуңа күрә алар дөньяны тагын да матуррак итеп күз алдына китерергә. аның гүзәллекләре белән канатланып яшәргә, сөяргә, кеше дигән бөек затның кадерен белергә, намуслы булырга әйдиләр Г Минский да әсәрләре аша арабызда яшәвен дәвам итә Быел сентябрьдә аңа сиксән яшь тулган булыр иде Кулына бик яшьли каләм алган Габдрахман совет чоры татар әдәбиятының революцион идеяләр белән рухланып күтәрелгән вакытында мәйданга чыга 1926 нчы елда Казанга килгәч, аның бер-бер артлы китаплары басыла, пьесалары сәхнәләрдә куела Г Ибраһимов. Һ. Такташ. Г Кутуй яшь язучының әсәрләренә уңай бәя бирәләр һәм аңа зур өмет баглыйлар. Г Минский шул заманның алдынгы көчләре белән әдәби процесста, культура, театр эшләрендә актив катнаша, газета редакцияләрендә эшли. 1930 елда ул Казаннан аерылып. Уралда яши. яңа корылып яткан Чиләбе трактор заводы каршында чыккан • Төзү ударнигы* газетасы редакциясенең секретаре була Мәскәүдә Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтында укып, сценарий факультетын тәмамлагач әзербайҗанлы дуслары аны үзләренә эшкә чакыралар, ул анда Баку киностудиясендә эшли Артем атавы- -Яңа тормыш үзәне» исемле документаль картиналар чыга. Ватан улы • дигән нәфис фильм эшләнә.— аларның авторы Г Минский Бөек Ватан сугышының башыннан ук ул фронтта була Тамань ярымутравын азат итүдә катнаша Кырымны азат итү өчен барган каты сугышларда авыр контузия ала Госпитальдә дәваланганнан соң. чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә 1946 елда демобилизацияләнгәч. Бакуда эшли 1952 елда ул яңадан Казанга кайтып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеге белән яши Озак еллар дәвам иткән иҗатында ул «Карт имән». Ана мәхәббәте-. «Язның беренче көне - - Яшенле яңгыр- кебек матур-матур хикәяләр, повестьлар бирде Аның актуаль темаларга язылган пьесалары вакытында театр сәхнәләрендә куелды, сатирик парчалары, очерклгры басыла килде. Азербайҗанның күренекле язучыла- рыннан Җ. Җаббарлының Айдын- М Хөсәеннең «Апшерон* романнарын татар теленә тәрҗемә итте Габдрахман Минский данлы чорыбызның алдынгы омтылышлары белән яшәде һәм истә калырлык матур әдәби образлар иҗат итте Авторның әдәби архивы да бай Анда татар әдәбиятының башка милләт язучылары белән элемтәдә яшәүләре. М Горькийның Казанга килүе, аны каршылаудагы шатлыклы минутларны сөйләгән язмалар. Башкортстанның халык шагыйре С. Кудаш истәлекләре. И Хәйруллин көндәлекләре. Һ Такташның кайбер әсәрләренең караламалары, X Мөҗәй. К Нәҗми һәм башка бик күп танылган язучыларның, культура эшлеклеләренең хатлары, Назим Хикмәт. Чыңгыз Айтматов кебекләрнең автографлы бүләк китаплары бар Болар барысы да. әһәмиятле документлар буларак, киләчәктә өйрәнелер дип өметләнергә кирәк , Г Минский дөньяны тормышны сөеп яшәде, ул кешеләрне яратты Урамда каршына килгән һәр сабыйга елмаеп үтүендә олы җанлы Габдрахман Минскийның кечкенәли дөньядан киткән сөекле Фәрхадына булган мәхәббәтенең гомере буена сүрелмәгән чагылышы булган икән Язучының сугыш елларында язылган ике хаты укучыларга тәкъдим ителә Шакир АВИЛОВ. Расемдл. ГабЛралман Минский (сулдан беренче утырган) бер төркелг татар adun- ларе белән көннән алып, миңа бик ашыгыч һәм чын-чыннан яхшы докторлар ярдәме башланды. Иң элек оч кон буенча күзләремне юып даруладылар Алар бик начар күрә, уң күзем бөтенләй күрми иде Доктор авыру тарихына, тәнендә өлешчә травматик контузия, уң як күзе һәм кулы имгәнгән, дип язып куйды Дәвалану процедуралары бик күп Дәвалавы бик яхшы, врачлар да бик ягымлы Мине Шазали дигән врач дәвалый Бер тапкыр профессор Теситта булдым (ул — атаклы Клара Цеткинның улы) Докторлар әйтүенә караганда мин әле бер ай ярым дәваланырга тиешмен.. Аннан икенче бер хәрби формированиегә эләгүем мөмкин Мин бит синең килеп китүеңне дә телим, ләкин Фәрхад белән килеп булмас дип икеләнеп торам Килгәндә, үзеңнең һәм Фәрхадның икмәк карточкаларын алып кил Монда башкасын табып була диләр Билет ала алсагыз, әни дә килсен Бер өч-дүрт көн торып китәр идегез Әгәр дә инде бала белән килү авыр була дисәң, кузгалып та торма, я юлда Фәрхад авырып китүе ихтимал, чөнки хәзер вагонда чисталык юк. һавасы начар.. Мин хәзер үземнең частемнан аерылдым, ялгыз калдым инде егетләрнең күбесе үлеп таралып беттеләр Әгәр мине яңа формированиегә җибәрсәләр, бөтенләй яңа частька эләгәм булып чыга . Сездән бернинди хәбәр юк. һәм тагын да хәбәрсез калырмын, ахры, чөнки синең бирегә язган хатың килеп җитә алмас кебек сизенәм. Әгәр дә терелеп чыгып, китеп барсам, яңа урыннан хат язып салырмын Хәзергә хуш-сау булып торыгыз Бу хатны алгач. Фәрхадның саулыгын белдереп телеграмма бирерсең Апушың. W 18.ХП.44. Сиңа бик күп сәлам Башың сау булсын Кадерле Фәрхадыбызны1 җирләгәнсез икән Әнисе дә. син дә бик көчле яратадыр идегез шул үзен Ярату-мәхәббәт. бик көчле булса, гомерсез була Фәрхад белән Ширин мәхәббәте көчле булганы өчен кыска гомерле булган Нишләмәү кирәк, язмышка каршы барып булмый Шулай да булса, сугыш белән авырайган өч ел гомерегездә сезгә (ул) бик юаныч һәм шатлык булып яшәде Тик мин генә рәхәтләнеп, бер туйганчы юана алмадым, кочаклап сөя алмадым, култыгыма алып йоклый алмадым, кулыннан тотып йөри алмадым Минем өчен ул бала бер матур рәхәт төндә күргән матур, рәхәт төш кебек (кенә) булып калды Бүген Фәрхадымның тәттәсе Әминә4 янына китүенә кырык көн Кайгыгызны шул кырык белән озатып җибәрегез Бик озак кайгырырга ярамый Фәрхадка булган мәхәббәтегезне бер-берегезгә бәйләгез дә яхшы гына, әниле-кызлы булып яшәгез Авыр еллар бетәргә куп калмады инде Алдагы елларыбыз җиңел булсын Тизрәк мин кайтып, бергә шат-бай яшәвебезне теләп дога кыл Сәлимәгә дә әйт. бик артык кайгырмасын, үгетләп, үзенең күңелен ач... Үзегезнең ничек яшәвегезне белдереп, миңа хат яз Нинди теләкләрең, сүзләрең булса, әйтеп яз. Авырмыйсызмы, туңмыйсызмы, ач тормыйсызмы? Сез анда көн-төн кайгырып, аш-суыгызны онытмагыз. Мине көтегез. Мин кайткач. насиб булса, яхшы булыр Хәзергә хуш-сау бул Миңа хат яз Углыц Габдрахман. 1 Сәлимә Җиһанша кызы Алимова Г Минскийиын хатыны * Әнисе — Калбибн Хажимохәммәл кызы күра а* архая 1941 мныи 23 окткбрендә ләимгә килеп 1944 ел и ык 8 нчг ноябрендә үлгән