ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА
Вакыт кешене дәвалый- диләр, авыр истәлекләрдән арына алган кеше рәхәт яши диләр Гасырлардан-гасырларга күчеп килгән бу сүзләр белән килешергә дә мөмкин һәм алар белән бик үк ризалашып бетмәскә дә була Ләкин, ничек кенә булмасын, халыкнын әхлакый йөзен барлыкка китерүче бөек Хәтер каршында бу хакыйкать көчсез Нәкъ әнә шул Хәтер безне халык дигән олы бердәмлеккә берләштерә Нәкъ әнә шуңа күрә кырык беренче елның салкын кышындагы Мәскәү яны сугышлары, чолганышта калган Ленинград каһарманлыгы хәтердә. Сталинградны һәм Севастопольны яклаучыларның батырлыгы онытылмый Бөек Ватан сугышы еллары һәр совет кешесенең шәхси язмышын ил язмышы белән тыгыз итеп үрде Совет халкы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә башкалабыздагы «Советский писатель* нәшрияты күренекле татар язучысы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында* исемле китабын рус телендә бастырып чыгарды Үзенең беренче шигырьләрен инде 1931 елда ук матбугатта күрсәткән авторның исеме укучыга яхшы таныш иде Ә 1957 елда беренче мәртәбә Казанда басылган әлеге повесть исә язучының яңа жанрда чыгыш ясавы иде һәм ул уңышлы булды — әсәр күп мәртәбәләр дөнья күрде, укучының яраткан китабына әверелде Шуңа күрә повестьның башкала нәшриятында басылуы әдәби җәмәгатьчелектә дә. укучылар арасында да яңа кызыксыну дулкыны уятты «Яшәү белән үлем арасында* повестен укыганда, тагын бер кат шул хакыйкатькә ышанасың, совет халкының сугыш чорындагы батырлыгы, аның рухи көче, җиңүгә омтылуы — чыннан да. күп милләтле совет әдәбияты өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икән1 Әсәр бик үзенчәлекле, гаять күп кырлы Ул фашизм белән корәшнең чагыштырмача азрак билгеле булган сәхифәләрен дә ача. шул ук вакытта, кырык беренче елның җәендә хәбәрсез югалып, нацистларның концентрацион лагерьларына эләккән, әмма сынмаган, рухи яктан җиңелмәгән солдатлар язмышын да яктырта. Нәби Дәүли — фашист тоткынлыгының коточкыч газапларын үз башыннан кичергән язучы Бу китапка кергән әсәрләрдән «Яшәү белән үлем арасында*ны укыйсыңмы, яисә • Җимерелгән бастион»га тукталасыңмы — һәр икесендә йөрәк каны белән язылган юллар, күңел түреннән әрнеп чыккан сүзләр күрәсең Автор укучыны үзе кичергән җан тетрәткеч хәлләр белән таныштыра Ә шулай да кечерәк кенә күләмле «Яшәү белән үлем арасында* повесте язучы иҗатында аерым урын алып тора Хәер, бу әсәрнең повесть дип билгеләнүе белән бик үк килешеп тә бетәсе килми Чөнки, гадәттә, әлеге жанр автор фантазиясе булуны күздә тота, аңа шактый урын калдыра Нәби Дәүли әсәре исә бу гадәти билгеләмәгә генә сыя алмый Ул — аяусыз әдәбн документ Аның каршында теләсә генә нинди фантазия дә калыша Бу уңайдан П. В Палиевскийның «Әдәбият һәм теория* исемле китабында язылган түбәндәге сүзләр хәтергә килә Бүгенге әдәбиятта документ уйнаган роль турында уйланып һәм сугыш турындагы әсәрләрдә документның иҗат фантазиясен.) караганда һичшиксез зуррак әһәмият ала бару тенденциясен билгеләп, ул болан дип яза «Әлеге сугыш вакытында, чыннан да. кешенең мөмкинлекләре һәр ике якка да бик нык зурайдылар — алар язучы уйлап чыгара алырдай дәрәҗәдән бик узып киттеләр һәм ниндидер иң чик. иң кырый ноктага диярлек килеп җиттеләр Мисал өчен әгәр кино режиссеры тамашачыга Хиросима турында әйтергә тели икән — ул бернинди аңлатусыз-нисез документаль кадр гына күрсәтә Ә анда исә янып В беткән күзләр, үзенңән-үзе кубып торучы баш тиресе, чәчләр. Менә болардан да ары инде бернинди дә образлылык була алмый, моннан да узарлык мәхшәрне инде бүтән күрмәсәк иде дияргә генә кала» «Яшәү белән үлем арасында» китабы—корбан булганнарга һәйкәл, ә фашцст канэчүчеләрне гаепләү, нәфрәт авазы. Моның ише әсәрләрнең укучыга тәэсир кече гаять тә зур. чөнки алардагы һәр юл. һәр сүз артында әдәби герой гына түгел, ә конкрет кеше тора Безнең илебезнең күпмилләтле әдәбияты бу темага багышланган байтак кына яхшы әсәрләрне белә Мисал өчен Михаил Шолоховның “Кеше язмышы»н һәм Василь Быковның «Альп балладасы»н күрсәтергә мөмкин Соңгы елларда А. Адамович белән Д. Гранин язган «Блокада китабы» һәм С Алексиевичның «Сугыш — хатын-кыз эше түгел» әсәре шушындыйлар рәтенә килеп кушылды Н. Дәүлинең без сүз алып бара торган повестьлары да алар арасында үзенең лаеклы урынын ала. Китапны укыганда, андагы аяусыз дөреслек тетрәндерә, йөрәк түреннән чыккан һәм һәрбер аерым очракта гаять көчле гәүдәләнүче нәфрәт тәэсир итә. Фашизмга нәфрәт хисе лагерь комендантын яисә «йомшак күңелле» фрау Яковны күргәндә дә. сатлык староста белән очрашканда да— һәрвакыт безнең күңелне биләп ала. Болар барысы да кешене һәм кешелекне буйсындырырга, тыңлаучан җан иясе итәргә теләгән һәм шул максат белән гаять зур көчләү системасы төзегән фашизм идеологиясенең төрле кыяфәте генә бит! Китапны укыганда, эсэс мундирының кара формасы күп явызлыклар символы булып гәүдәләнә. Бу уңайдан «Вопросы литературы» журналының 1984 елгы 6 санында басылган Алесь Адамович мәкаләсе искә тошә. Бүгенге бер кыланчык кызның. «Миңа менә аларның формасы ошый» —диюенә борчылып, ул анда болай яза: «Кемнәр турында, нәрсә турында әйтелә соң бу сүзләр9! Кызганыч, әлеге яшь кыз кинода гына күргән эсэс мундиры турында ул сүзләр Аларны ишеткәндә, үзебездә туган ачу килү, ярсу хисен бераз тыйыйк та — ул сүзләр әйтелүнең сәбәбен тикшереп карыйк Яшь кыз аңында бер үк күренешнең эчтәлеге белән формасы ничек алай икегә аерыла алган соң9 Бу бит сугышны үзе күргән өлкәннәр өчен үтә гади хакыйкать! Моңа кем, нәрсә гаепле — ул кыз үземе, әллә бик күп санлы һәм җиңел генә эшләнгән маҗаралы кинолармы, детектив әдәбиятмы9 Күп санлы әнә шундый җиңел әсәрләрдән һич уйламаганда әлеге начар нәтиҗә килеп чыкканмы әллә?» Тыныч чорда туып үсеп, дошманны кинода гына күргән әлеге кызга үз вакытында Нәби Дәүли повесте кебек әсәрләр килеп эләкмәгән шул1 Мин шулай уйлыйм — бу китап алданрак басылган булса, әлеге яшь кыз сыман байтак укучылар үзләренә онытылмаслык рухи сабак алырлар иде. Без алдарак күреп киткән җан өшеткеч сүзләр дә ишетелмәс иде Әлбәттә, биредә әдәбият үзе генә мәсьәләне тулысыңча чишеп бетерә алмый Ләкин әдәбият ул тормыш китереп чыгарган проблеманы хәл итү юлын күрсәтә ала Бу яктан караганда да Нәби Дәүли китабы иң яхшы мәгънәсендә тәрбияви көчкә ия — ул дөньяга дөрес караш тәрбияли. Мещанлык һәм әхлакый битарафлык — фашизмны үстерү өчен, аның агулы агачы өчен уңдырышлы туфрак булды Әсәрдә сурәтләнгән фрау Якобның «үрнәк» хуҗалыгы һәм анда эшләүче тоткыннар тормышы белән танышканда, моңа тагын бер мәртәбә ышанасың. Биредә барысы да тыныч кебек — кешене җәзаламыйлар да, үтермиләр дә. кайвакытта хәтта әйбәт кенә ашаталар да Ләкин бу, барыбер — физик көчне генә санга сугуга көйләнгән мохит, шәүләләр кебек яшәүче обыватель дөньясы Шуңа күрә, биредә күпмедер вакыт эшләгәннән соң, тоткыннарның яңадан үз иптәшләре янына, чәнечкеле тимер чыбык артына кайтуы — әсәрдә үзенчә бер иркенлек сыман кабул ителә. Ерактагы азатлыкның бер кечкенә генә кисәкчеге сыман . Повесть лирик геройның үзендә һәм әйләнә-тирәдәгеләрдә кешелек хисен, кешелек тойгысын саклап калу өчен барган көрәш турында Анда лагерьдагы яшерен оешма хакында да. кыю планнар кору һәм качу турында да язылмый Ләкин китапның һәр юлы. һәр бите көрәш хакында Көн саен, сәгать-минут саен бара торган каршылык турында. Чөнки лагерьдагы һәр үлем батырлык булса, исән яшәлГән һәрбер көн — икеләтә батырлык. Нәби Дәүли геройларының башыннан кичкән хәлләр — совет халкының җиңелмәс рухын һәм көчен күрсәтүче дәлилләр. Лагерьдагы коточкыч хәлләр, гадәти кеше күз алдына да китерә алмастай яшәү тоткыннардагы өметне һәм тиздән килеп җитәчәк җиңүгә булган ышанычны сүндерә алмый Чыдап булмаслык ачлык, әллә нинди газаплы авырулар, эчке борчулар да аларның рухын сындырмый. Сатлык җан власовчыларның үгетләве дә файда итми Тоткыннар йөрәгендә илгә булган тугрылык хисе кимемичә яши бирә Әлбәтчә, тормыш булгач, арада төрлесе очрый. Автор андыйларга да күз йоммый. Мәсәлән. Поляков дигән адәмнең куркудан илен сатуы һәм ахырда үз-үзен үтерүе — әсәрдә закончалыклы күренеш итеп тасвирлана. Чөнки ул үзе утырган ботакка үзе балта чапкан, моңа кадәр көч. өмет биреп торган чыганагын югалткан Аның инде бүтән юлы юк Әмма баш бирмәс һәм буйсынмас кешеләр повестьта чагыштыргысыз дәрәҗәдә күп Алар —Василий Петрович дигән доктор. Никита Лазарев дигән гади солдат һәм тагы бик күп исемсез батырлар Нәкъ менә алар, дошман кулында калуга карамастан. кон саен үзләренең тыныч батырлыкларын эшлиләр, әйләнәтирәдәгеләрнең рухын күтәрәләр, хәле авырракларга соңгы кисәк азыкларын бүлеп бирәләр, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышалар Автор үз повестьларында икенче бер мөһим моментка да басым ясап бара Ул — тоткыннарга төшкән мораль җаваплылык, үзләрен ил каршында гаепле итеп тою Еракта, алардан кэнчыгыштарак яткан сугыш кырында, үз иптәшләренең, кулларына корал тотып, фашистларга каршы көрәшүен белү, ә биредә чәнечкеле тимер чыбык эчендә тешне кысып нәфрәтләнергә генә мөмкин булу тоткыннарны җан газабына сала. Әнә шундый газаплы уйлардан соң күпләр котылуга һәм исән калуга бөтенләй диярлек өмет күренмәсә дә — качып карыйлар Яшәү белән үлем арасында»- ның 71 битендә әлеге тәвәккәл адымнарның берсе болай сурәтләнә «Безне Никита үлекләр белән бергә каберлеккә алып чыгарга җыена Без. төн җиткәч, кабердән чыгып качарга тиеш идек Чөнки каберлекне урап алган тимер чыбык койманы узарга авыр түгел Анда төнлә белән сакчылар да тормый Лагерьдан качар өчен бу. әлбәттә, бердәнбер юл иде. Ләкин куркыныч иде бу Берничә сәгать үлекләр белән бергә, янәшә, кабердә ятарга кирәк булачак» Әйе. тоткынлыктан котылып, фронт сызыгына таба якынлашу һәм үзебезнекеләр ягына чыгу өчен солдатлар барысына да түзәргә риза вакытлыча җир астына күмелергә дә. сап-салкын гәүдәле үлекләр белән янәшә ятарга да — тик котылу гына һәм яңадан корал тотып газиз Ватан өчен сугышу гына мөмкин булсын1 Әнә шул уй. шул өмет күпләрне, бик күпләрне җилкендерә, күпләр кача Ләкин үзебезнекеләргә хәтле сирәкләр генә кайтып җитә Фашизм совет кешесен җиңә алмады, аннан көчсезрәк булып чыкты Фашизм сугыш кырында да һәм хәтта кулында коралы булмаган тоткын солдатка да оттырды Шуңа күрә совет солдатының ныклыгы социалистик Ватанга бирелгәнлеге турындагы түбәндәге ялкынлы юллар һич тә риторика гына түгел, ә фашист тоткынлыгында дүрт ел тилмергән кешенең йөрәк каны белән язылган юллар Алар дүрт ел буе кичергәннәрдән, күргән газаплардан соң бер олы нәтиҗә ясал әйтелгән сүзләр «Фашистлар өчен совет солдаты — иң куркынычлысы Совет кешесе — үзенең мылтыгы белән генә түгел, җирдә яшәве белән дә фашизмга дошман Моның сәбәбе әлбәттә, аңлашыла Совет кешеләре Ленин акылы белән коралланганнар, ә бу коралны беркайчан да кулдан сугып төшерергә мөмкин түгел Совет солдаты — үзенең җирдә барлыгы белән генә дә кызыл пропагандист* Ә кызыл пропаганда киртәләрне белми Чөнки ул хаклык' Ә хаклык ул үлми, үлми генә түгел, ул үсә. тарала Гитлер менә шуннан бигрәк тә курка иде Курыккан саен, аның ерткычлыгы да арта бара Шуңа күрә фашист инде кулыннан коралы алынган яраланган, хәлсез әсирләрдән дә өркә» Дошман совет кешеләренең куп кенә адымнарын аңлый алмый Күпләрнең үз тормышын куркыныч астына куеп, бүтәннәрне коткарырга, яшәтергә тырышуын да төшенә алмый фашизм Мәсәлән, тоткыннарга ипи һәм кием ыргытырга теләгәндә, фашист солдаты тарафыннан атып үтерелгән Дуся исемле кыз турындагы онытылмаслык эпизод әнә шундый Инде йончыган һәм хәлсез ат үзенең хуҗасын танып алганнан соң. фашистларның аны суярга кушкан приказлары үтәлмәү дә —дошманны сәерсендсрә, алар кешедәге моның ише хисне аңлый алмый Шулай ух совет солдатының үзе билгесез булып калса да. ни өчен соңгы тамчы канына кадәр сугышуын да төшенә алмый дошман Менә шушындый күп күренешләр безнең укучыга ике төрле яшәү, ике төрле караш хакында бик ачык сөйли Нәби Дәүли әсәрләренең теле гади һәм хәтта документлардагыча берникадәр корырак та дияргә мөмкин Бу хакта әсәрләрнең бүлек исемнәре дә әйтеп тора Менә беренче повестьтагы кайбер бүлекләр «Титан»ның үлеме». -Стенага язылган тарих» •Рус җыры*. «Немец чабата кияме’» Әлеге бүлекләр эчтәлекләре буенча да аерым бер трагик новелла сыман укыла Шулай ук аларның һәрберсе зур күләмле әсәр нигезенә дә ята алыр иде Ләкин биредә автор бары тик хакыйкатькә нигезләнгән әсәр язуны гына максат иткән Алдарак без Нәби Дәүлинең документальлеккә якын стильдә язуын билгеләп үткән идек Ләкин шунысы кызыклы бу стиль белән сурәтләнгән күп кенә эпизодлар тәэсир көче ягыннан югары сәнгать дәрәҗәсенд.з килеп чыкканнар Мөгаен биредә эш шундадыр — яларга югары трагик пафос хас. алар әсәрне укыган һәркемнең җанын актарырлык итеп язылганнар Түбәндәге күренеш әнә шундыйлардан берсе • Бүген бер төркем әсирләрне лагерьдан эшкә алып чыктылар Алар арасына мин дә эләктем Безне җимерек урамнар аша шәһәр читенә үк алып килделәр. Без биредә тәрәзәләре тетен белән каралып беткән, бер як стенасы җимерелеп төшкән бер таш бина күрдек. Немецлар әсирләрнең бер өлешен шунда күчерергә уйлыйлар булса кирәк Чөнки без килеп җиткәндә, монда чәнечкеле тимер чыбык төягән ике машина туктап тора иде Безне бина эченә алып керделәр Бүлмәләрдән көйгән ит исе чыга Шундый авыр ис иде бу. безнең бер иптәшебез шундук укшый башлады Немец бер кулы белән борынын кысып, икенче кулы белән идәнгә төртеп күрсәтте Идәндә янып күмергә әйләнгән кеше сөякләре ята иде Аларны кеше сөяге дип әйтерлек тә түгел Дөресрәге, бу сөякләр инде көлгә әйләнгәннәр бары тик баш сөякләре генә үзләренең формаларын җуймаганнар Ләкин алар да. кул тию белән, сибелеп китеп, күз алдында юкка чыгалар Шул сөякләр янында агач түтәләре янып беткән мылтык көпшәләре һәм кул пулеметлары ауный Идәнгә бик күп гильзалар сибелгән. Алар янып кып-кызыл булып калганнар, әйтерсең, әле хәзер дә кызып торалар кебек Һәр тәрәзә турысында идәнгә җәелеп калган тапка карап, бу урында сугышчы яткан икәнлеген аңлап була иде Моннан атна-ун көн элек менә шушы бинада безнең кызылармеецлар батырларча сугыш алып барганнар Бу таш бина героик бастионга әйләнгән һәм аның бусагасыннан атлап узардан элек, меңләгән фашист башсыз калган. Батыр совет солдатлары үзләренең соңгы сулышларына кадәр көрәшкәннәр Алар дошман снарядлары бина стеналарын җимергәндә дә. бүлмәләрне ялкын урап алганда да чигенмәгәннәр Бәлки кайчан да булса бер вакыт бу бинаның стенасына аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылыр Алар билгесез калмаслар. Ә хәзер. Ә хәзер безнең алда аларның көлгә әйләнгән сөякләре генә ята Моны кем генә күрсә дә, совет солдатларының батырлыкларына сокланыр иде Без шул көлгә әйләнгән сөякләрне җыярга тиеш идек Кемдер бер калай тартма алып килде Без сөякләрне шул тартмага тутырдык* Менә бу өзекне бер генә кеше дә тыныч күңел белән укый алмый. Әлеге күренеш сугыш дигән явызлыкның чын йөзен ачып сала. Тагын шунысын бик яхшы төшенәсең мондый кичерешләр үзенең егерме миллион улын һәм кызын югалткан совет халкы өчен бигрәк тә аңлашыла Күрәсең, әнә шуңа күрә дә автор үз әсәрләрендә гади һәм бераз корырак стильне сайлый. ■Совет халкының 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенә 40 ел тулуны билгеләү турында*гы КПСС ҮК карарында түбәндәге юллар бар иде • Сугышка багышланган матур әдәбият, документаль һәм мемуар әсәрләрнең иң яхшыларын үз вакытында бастырып чыгарырга» “Советский писатель» нәшрияты да Нәби Дәүли әсәрләренә тукталып дөрес эшләгән — алар чыннан да. талантлы повестьлар. тирән уйларга тарта торган әсәрләр Бу китапта зур күләмле әлеге ике әсәрдән кала тагын кечерәк күләмле «Булган ди бер кеше* хикәясе дә урнаштырылган Ул да сугыш чоры турында һәм шул ук вакытта бу хикәя теманы йомгаклап та куя сыман Ялгыз картның буранлы көнне басуда калып, катып үлүе — шулай ук фашизмның гаебе. Бу да фашизм эшләгән күп җиңаятьләргә килеп кушыла. Нәби Дәүли җыентыгына кергән әсәрләр күңелне тетрәндерерлек әнә шундый хәлләр турында Андагы геройлар бик авыр ситуацияләрдә калалар Ләкин шунысы бар ул геройлар, ул кешеләр безгә беркайчан да мескен булып тоелмыйлар. Алар уку- ■ чыда фашизмга карата нәфрәт уяталар Бүгенге көндә — Көнбатыш Европаның кайбер илләрендә фашистларның яңа төре баш калкытырга маташканда — мондый китаплар безнең өчен бигрәк тә әһәмиятле Алар халыкларның изге көрәшендә ярдәм итә. фашизмның нәрсә икәнен, нинди икәнен гел искә төшереп тора. Әйе илебез халкы үткән сугышта күп корбаннар бирде Ләкин совет кешеләре барыбер буйсынмаган килеш фашизмга тез чүкмичә, рухи яктан нык калып үлделәр Чөнки аларга безнең гүзәл Ватаныбыз көч бирде Алар барысы да кыю рухлы ватандашлары Муса Җәлил сыман болай дия алырлар иде: Кайгырма. дус яшьли үләбез дип. Без алмадык сатып гомерне. Үзебезчә яшәп, үзебсзчә Без чиклибез аны түгелме?! • Нәби Дәүли китабындагы геройлар да шундый ышаныч белән яшиләр һәм көрәшәләр Без. укучыларга алар -Кешеләр, онытмагыз'• —диләр һәм без онытмаска тиеш! Масхәу