Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢА КҮРШЕЛӘР

Хөрмәт төштән сон ярты гына сәгать булса да черем итеп алырга күнеккән иде. Барып чыкмады бүген Ул башын мендәргә төрткән генә нде. күршеләр тарафыннан ниндидер авазлар ишетелде Ни бар тагын анда? диде ул инде тәрәзәгә барып капланырга өлгергән хатыны Асылбикәгә -Күченеп килделәр ахры Яна күршеләр Асылбикә юан гәүдәсе белән тар тәрәзәгә кереп китәрдәй булып карана, ул менеп баскан урындык яман шыгырдый, таралып төшәргә әзер иде - Идәнгә кадаласын бит инде! диде тәмам кәефе кырылган Хөрмәт Өйдә хәзер алар пенсиядәге Асылби Чәнчелеп киткерләре' Бар икән әле күрәселәр' Хөрмәт, сукрана сукрана, ишеккә таба киткән иде дә. шулчак нидер чартлап сынган тавыш ишетелде Ашыгып, мич арасына керсә, бөгеп ясалган борынгы урындык, алты потлы Асылбикәне күтәрә алмыйча, тәки изелеп төшкән, ярын әле үзе мәтәлеп китмәгән, бәрелгән тезен уып маташа иде - Әткәй мәрхүм төсе урындыкны Бу кадәр бегемот булырсың икән! диде Хөрмәт Мондый чакта бер дә жаваисыз калмый торган Асылбикә бу юлы әйт кәләшен тормады Тагын күршеләрен сүз итте Ул килеш-килбәтләрен күрсәк Ире бер кара шадра, битендә женнәр борчак суккан диярсең Ул хатыны, хатыны Хөрмәт артыгын тынлап та тормады Хатынының инде жилкапканы тиз генә япмасын белә иде Эшнең асылы килеш килбәттә түгел әле монда - Син торып тор Мин үзем генә разведка салып керим әле днде ул һәм ишеккә китте. Сәрбижамал әбинең өе авылның иң читендә, әби үзе инде күптән вафат, балалары бар да калада, йорты тузган, капкасы янтайган, койма такталары кайсы кая бару юлына чыккан иде Менә хәзер шушы йорт янында ике ма шннадан йөк бушатып мәш киләләр РАДИК ФОНДОВ (1931) прозаик. «Беренче адымнар». «Юлда». «Бәхет» һәм бүтән кыска хикәя китаплары акторы Татарстанның атказанган культура хезмәткәре «Комму низмга» район газетасы редакциясендә этли. Арча эшчеләр поселозында яши кәсе белән икәү генә.картлы-карчыклы ун як күршеләр тарафыннан шылт та юк. сул якларындагы йорт иичәмә еллар буш тора тынычка, тәртипкә тәмам ку неккәннәр иде Шайтан алгыры, инде кемнәрне генә жил ташлады икән Кемнәр анда, нинди бәндәләр? - диде ул киенә-киенә — Ирле хатынлы Балалары да бармы тагын? Ниткән булмаган! Берәү, икәү уф. жаным. бишәү! - дип хәбәр бирде Асылбикә. Артистлык та ярыйсы гына бирелгән иде Хөрмәткә Капкадан килеп чыкканда. инде аның төсендә кәеф кырылуның әсәре дә юк, түгәрәк яңакларында елмаю, кашлар югары күтәрелгән иде Ул, буй-сынны бик төз тотып, дәрәҗә саклап кына якын килде. — Әһә, яңа күршеләр. Хуш киләсез! Гаилә башы - ак лампаслы зәңгәр трико кигән ир. төенчеген куеп, аңа кулын бирде: — Нургаян Яше белән инде Хөрмәтне куа килгән, буйга таманча, әмма бик киң иңсәле, авыр сынлы бер агай иде бу Яңакларына әллә кара чәчәк кагылган, әллә башка берәр ни — шактый эре бөрчекләр бар. уртасы батмалы ияге алга чыгып тора Бөтен кыяфәтеннән инде эшләп ватылган, дөнья басып килгән бер кеше икәне күренә Тик менә аның күзләрендә генә егетләрчә дуамаллык, ниндидер бер дәрт бар. шаян чаткылар уйнап ала иде Хөрмәт эченнән генә нәтиҗә чыгарып куйды белеп булмый мондый кешеләрне — Хатыным Гөлбикә,— диде Нургаян, өстенә шулай ук трико гына кигән, бик тулы гәүдәле хатын ягына ым кагып Анысы кулындагы әйберен куймыйча гына Хөрмәткә таба борылды, башын иеп кенә сәлам бирде. Түмтүгәрәк йөзле, сызылып киткән кашлы, ярыйсы гына ханым икән — Уһу, бикәләр ишәйде алайса безнең түбән очта Минеке — Асылбикә. Үзем Хөрмәтулла булам. — дип таныштырды Хөрмәт — Әнә булышчылар да үсә,— дип сөйләп китте Нургаян, шау-гөр килеп төенчекләр ташып йөргән малайларга-кызларга күрсәтеп Инде өчесе башка чыгып яши. менә бу тырпайган чәчле үсмер быел унынчыга керәсе, ә кече кыз ларына быел алты гына тула икән.—Сигезне үстердек, күрше, сигезне. Тулы бер отделение! — диде Нургаян. Отделение түгел, хет взвод үстер идең, тик менә монда төянеп килүләрен Алай да Хөрмәт күрми калмады әлегә тәртипле генә күренә бу гаскәр. Менә тора-бара ни булыр? — Кайсы яклардан үзегез? — Шәһәрдән кайттык Шахтер мин, пенсиягә чыктым, —диде Нургаян - һ — дип көйләп куймасынмы' Ни арада килеп ирешкән диген. а. Уңмады Хөрмәт яңа күршеләрдән Асылбикә инде икс ел пенсиядә, өйдә көнозын ялгызы интегә иде Менә хәзер апа шөгыль табылды Ул мич арасындагы тәрәзә турысына иске булса да аюны күтәрерлек имән өстәл кертеп урнаштырды Аннары аңа ястык салды күзәтү пунктының кәттәсе әзер! Улларыннан калган иске бинокль белән коралла нып алды да көн саен кичен хәбәр итә торды тегеләр лапаска яшеренеп кенә ниндидер шахыр-махыр ясап маташа Лапаска җыен иске тимер томыр, калай кисәкләре ташыйлар, аннан көнозын чыңлаган тавышлар ишетелә Ул да булмады. әлеге лапас ягыннан бик тә әшәке буяу исе аңкыды, бөтен ишегалдын тутырды, ишек ачкан саен, өйгә ияреп керде Баш миләреңне сыеклый торган ис иде бу — Нинди завод фабрикалар ачты алар анда? Ни кыра инде алар? — дип төпченде Хөрмәт хатыныннан Ә тегесе үзе гаҗиз иде - Соң ул кадәресен үк кайдан белим ди инде мин? - Син бит сакта Бинокльләр тагып . Күзле бүкән булмасаң! дип җен ләндс Хөрмәт һич югында үзләренә кереп чыгарга иде! Беткәнмени йомыш?1 Кереп тә караган инде. Капкага килеп җитмисең. Гөлбикәсе үзе каршыңа чыгып баса бит аның, дип акланды Асылбикә һе, син алпан-тилпән килгәнче, әлбәттә Әнә кеше хатыннары пенсиядә дә эшләп йөри Сиңа да гөнаһ булмас иде Җиңеләер идең азрак һай. җаным! Әллә ниләр сөйләнә башладың. Үзең зур эш кырган бер кешедәй Ничек мин эш кырмаган?! — диде Хөрмәт кыза башлап Кеше эшләгәнне генә чутлап, кәнсәләрдә утыру нинди эш кыру ул. җаныем3 Ир башың белән, гомер буена, дип кызды Асылбикә дә Бу Хөрмәтнең авырткан төше иде Бүтән ирләр тракторда, комбайнда эшләгән бер заманда үзенең хисапчы булып калуыннан ниндидер үкенү, ким сенү бар иде аның күңел түрендә. Тик инде хәзер ни кырмак кирәк? Инде гомер үтеп бара Шуңа күрә ул хатынының бу чәнечкеле сүзләренә кулын гына селтәде Тынлык китте йорттан Бераздан председатель Ханнан Хөрмәтне үз янына дәштереп алды Председатель әле яшь кенә, тиешле урында тапкыр сүзне, уен көлкене дә ярата торгай кеше иде Бусагадан бик авыр атлап үтте Хөрмәт Сезнең теге яңа күршене әйтүем әле. Хөрмәтулла абый Ниндирәк кеше күренә үзе? диде ул. Нәрсә дип кенә әйтим диде Хөрмәт сак кына - Болай тәртип, салу яклары дигәндәй Әлегә анысы-монысы сизелми Алай да. Ханнан Васнлович. бнк төпле кеше түгел ул. диде Хөрмәг Председатель, күзләре белән генә көлемсерәп, аңа карап алды Аның бер гөрләтеп, рәхәтләнеп көлеп җибәрәсе килә, тик олы кешегә ихтирам йөзеннән генә үзен тыеп тора иде — Миннән эш сорап килде әле ул күршең Менә монысын инде Хөрмәт һич көтмәгән, уйламаган иде, — Шулаймы5 Кара син аны, ә. Монда чынлап ук төпләнергә микәнни исәбе? Пенсиядә диюем, шәһәр кошы Ана ышанып, бер-бер эш тапшыруың да инде,— диде ул, шактый буталып. — Ә ник әле ышанмаска!—диде Ханнан нык итеп.— Теләге бар икән, бездә бит эш җитәрлек Әнә фермага куябыз аны. оператор итеп. Шәһәрдән кайткан һәрбер кешегә бездән аерым игътибар кирәк, Хөрмәтулла абый. Шәхси мәнфәгатьләрне азрак тыя төшеп Без бит сезнең белән шушы колхозны җитәкләп баручы кешеләр.— дип төгәлләде сүзен председатель шактый мәгънәле итеп. Аның кайсы якка төрттерүен бик сизсә дә, председатель яныннан чык канда Хөрмәтнең күңелендә тантана иде Димәк ки оператор! Бик әйбәт Бу заманча сүзнең ни аңлатуын бик белә хисапчы. Шул ук маллар астыннан тирес көрәүче, салам-силос ташып чиләнүче инде ул оператор Башка берни дә түгел. Аның куйган механизмнары, транспортерлары эшләп кенә торамы әле сиңа Вәт, бик әйбәт, менә күрсәтеп карасын әле үзен Нургаян фермага менеп эшли башлаган гына иде, ул тарафтан да яңа хәбәрләр килде Фермага менүенең беренче көнендә үк төнлә өенә кайтмаган. Төне буе шунда казынып, тирес чыгара торган транспортерны төзәткән. Иртән эшкә килсәләр, абзардагы чисталыкка, андагы тәртипкә исләре киткән сыер савучы апайларның Телгә тапкыр апайлар тиз арада аны Нургаян дип түгел, Нурлыгаян дип йөртә башладылар Җитмәсә, үч иткәндәй, әледән-әле идарәгә килеп сайрый тордылар: — Вәт ичмасам Нурлыгаян! Безнең фермага да кулы булган бер ир кеше килде ичмасам. Бөтен эчергечләрне, краннарны гөл итте бит — Беләсезме, Хөрмәтулла абый, «бу — синеке, бу — минеке» дип торуны да белми ул Нурлыгаян Теләсә нинди эшне ялт итә дә куя. — Булган кеше шул. булган кеше! Безнекеләр ише салган баш кына түгел. Хөрмәт хатыннарның бу сүзләрен җөпләп елмая, ә үзен эчтән генә һаман бер уй кимерә иде: төпләнә ахры авылда теге кыбырсык, тамыр җәя. * ♦ * Тәмам да ал-ялны белми торган ниндидер тимер кеше, хыялый бәндә булып чыкты бу яңа күрше Фермада хәзер ике смена, операторлар, бер көн эшләсә, икенче көнне ял итә Андый ял көннәрендә Нургаян һич тик тормады. Үз бакчасына да, Хөрмәт өлешенә дә яшь алмагачлар утыртты, малайлары белән бергәләп лапасында ниләрдер майтарды. Бер заман өй түбәсендә төрле рәвешкә кереп чабып барган пошилар, боланнар, кабан дуңгызлары, аркаларына балалар утыртып очкан аккошлар чикләвек ярып утырган тиеннәр, тагын әллә нинди җәнлекләр калкып чыкты Урам як койма буе да тора-бара чын бер әкияти дөньяга охшап калды. Нургаянның үзе шикелле елтыр күзле, тырпа чәчле малайлары ул җирне яхшылап тигезләделәр, ком китереп җәйделәр Бүрәнә башларыннан шлемлы баһадирлар, шүрәлеләр, бу дөньяда бөтенләй дә булмаган хыялый җанвар сыннары юнып, шунда урнаштырдылар Алар арасына ниндидер матдә сеңдереп, бик матур итеп ясалган тиеннәр, куяннар эленде, кошлар өчен җимлекләр куелды. Монда Нургаянныкылар янына бөтен авылның балачагасы җыела башлады, чыр-чу китте. Бу могҗизалар кичләрен дә күренеп торсын өчен, Нургаян капка түбәсенә баш чаклы электр лампасы чыгарып элде. Кыланышларына чик-чама калмады бу кешенең. Көннәрдән бер көнне Асылбикә сүз кузгатты: — Хөрмәт дим, мин шуны уйлап йөрим әле... Әллә, мин әйтәм, без дә күченеп китәбезме? Тегесе берни төшенмәде. — Ничек инде китәбез? Кая китәбез? — Ник. әнә югары очка. — Анда ни пычагым калган безгә? Асылбикә, алъяпкычына капланып, елап ук җибәрде. — Тора алмыйм мин монда Теләсәң ни эшләт. — Туктале, ни сөйлисең син? — Җык чиккәннәремне сөйлим! Үткән-сүткәне күзен бәрәңгеләндерә дә шушында туктый. Ишегалдына чыксам, керләр элсәм... Колагымда көнозын балалар чыр-чуы Ичмасам, инде кичкә кергәч тә тынычлык юк бит миңа Әнә үзең тыңлап бак әле бер,— диде тегесе үкси биреп Соңгы елларда колакка яхшы ук катыланган Хөрмәт юри тышлап торды Чыннан да. урам ягыннан балалар көлгәне, төрле авазлар ишетелә иде Тик алай да моңа карап кына, инде гомер иткән ата баба нигезен ташларга дигәнмени? Мөмкин эш түгел бу. — Югары очта ничәмә йорт буш тора. Паравой кертелгәннәре.— дип һаман үзенекен сукалады Асылбикә • - Ж.анкисәгем! Ул йортларны колхоз синең белән минем өчен дип сал- ♦ маган Авылыбызга яшь белгечләр килсен, яна семьялар күбрәк оешсын дип = салган. Синең белән мин нәрсә хәзер5 Сөте беткән карт кәҗәләр бит инде без * — Сорасаң, сиңа да бирми калмаслар иде әле Гомерең буе шунда чалбар = төбе туздырып. — Вәт нәрсә. Әгәр дә тавыш сөймисең икән, ’колагыңны мүкләп куй Әнә < сиңа мамык! — дип җене кузгалды Хөрмәтнең. ; Карлар ятып, кышлар җиткәч, капка төбендәге балалар тавышы тына = төште Нургаян үзе дә, башкаларга ияреп. Кустанай якларына салам әзерләргә 4 китте Хөрмәт белән Асылбикә иркен сулап куйдылар х Кышкы бер таңда Хөрмәт төшләнеп ята иде. Имеш, ул үзе армиядә хезмәт = иткән Урта Азия якларында икән Ниндидер елга яры буйлап атлый иде. кисәк кенә аның каршысына фил чаклы искитмәле бер ишәк килеп чыкты Ул & ишәк аны йотарга теләгәндәй, авызын кеше сыярдай итеп ачты да иләмсез тавышлар белән бакыра башлады Бу хәлдән когы алынган Хөрмәт уянып китте һәм шунда. төшендәгедәН дә битәр курыкты Елга дигәнең дә. Үз- бәкстанның зәңгәр күге, фил чаклы ишәк тә юк. Хөрмәт үл өендә юрган астында ята. ә менә ишәкнең акырганы һаман да ишетелә иде Тәрәзә пыялалары зыңгылдап тора бу тавыштан Армиядә дә гарык иткән бу иләмсез авазларны гомерендә онытасы юк Хөрмәтнең Ул арада Асылбикә дә уянды, соң дәрәҗәдә куркып пышылдады: Хөрмәт дим. тагын нинди афәтләр килде безгә? Монысы нинди ерткыч инде тагын? - һе. ерткыч имеш Ерткычларың бер якта торсын хәзер, җанкисәгем. Ишәк була бу. бик беләсең килсә Озын качаклы, бакыр бугазлы ишәк' Аның акырулары бөерләреңә төшеп җитәр әле Китче, нинди ишәк булсын дн монда! Нургаян ияртеп кайткандыр инде Кустанай якларында иде бит Иш ишен таба, билләһи! дип. идәнгә төкерде Хөрмәт һәм ашыгып киенә башлады Юк, булмый бу болай хәзер Чынлап сөйләшер вакыт килеп җитте бу бәндә белән Ул чыкканда. Нургаян да инде аяк өстендә, капка төбендә кар көри иде Бу нинди эш була инде бу, күрше, җә! диде Хөрмәт исәнлек-саулык та сорашып тормастан Ни бар. күрше? Бүтән кыланышларыгыз җитмәгән идеме5 Инде ишәк тә булсын диде гезме? Нургаян эшеннән тукталды, каршысында еламсырап торган бу тәбәнәк кенә, түгәрәк кенә кешегә текәлде. Кисәк аның күңелендә ургылып ачуы ку тәрелде, күзләрендә гөрләп нәфрәт кабынды Хөрмәт хәтта артка чигенеп кунды Тик ул арада Нургаян үзен тыеп өлгерде Әйе. күрше, ишәк тә булсын дидем, диде ул Ни кырырсың инде син шул ишәк белән5 Хуҗалыкта ярдәме тими калмастыр һе. ярдәме Соң. тормый бит ул бездә Ката ул безнең як суыкларында Кәкрәеп ката, боерган булса ,) бачки катмас5 Шул тәҗрибәдән алып кайттым да инде мин аны. күрше Бүтән урыннарда яшәгән ишәк инк безнең якларда да булмаска тиеш әле? Менә бит нәрсәсе кызык, диде Нургаян ихластан Соң. тәҗрибә 1ИП Син шул хайванны ашатып ятарсыңмы5 Карт ишәк бу. күрше Инде үсүдән тунлап Гамагы да шул гына анын Тәмам да гаҗиз булган Хөрмәт бх сүзгә чат ябышты Әһә. карт ишәк дидеңме5 Алайса син. күршекәем, авылга авыру алып кайткансың Хайван авыруы Нургаян сүзсез генә капка баганасына үрелде, түбәдәге утны кабызды Куен кесәсеннән бер кәгазь алып, аны күршесенә сузды «Белешмә Авыл Советы Нургаян Газизовның Филлип Филлнповнч Вальхер хуҗалыгын нан сигез яшьлек ишәк сатып алуын раслый Ишәк ветеринария каравын үткән, сау-сәламәт, аны бер өлкәдән икенчесенә күчерү рөхсәт ителә.» Жен ачулары чыкты Хөрмәтнең моны укыгач Нпнди ләззәт белән бу кәгазьне умырып, вак кисәкләргә теткәләп ташлар иде ул. Хәтта аның күңелендә бер кыргый омтылыш кузгалып та куйды Тик янында күршесе басып тора, ә аның кулында көрәк кем белә ул бәндәне? Хөрмәт тәртәне икенче якка борып карады: — Соң, күрше, үзең уйлап кара әле. Үләчәкбез бит без ул ишәк тавышыннан. Әнә күршең Асылбикә ярты мәет инде. Менә монысы өчен, күрше, гафу үтенәм. Зинһар кичерә күрегез! — диде Нургаян бик борчылып. Тик сүз бирәм тагын өч көннән ишәкнең тавыш- тыны чыкмас. Яна урынны яратмый әле ул. Карт ишәк нәкъ өч көндә ияләнә. Монысына мин тулы гарантия бирәм. — Тфү дә кеше икәнсең син үзең, күрше! —.диде тәмам чыгырыннан чыккан Хөрмәт — Шулайрак шул. күрше Ни хәл итәсең,— диде Нургаян һаман да тыныч калып Тиз арада чыннан да тынды ишәкнең тавышы. Тавышы аның тынды тынуын да... Чалт иткән аяз. салкын бер көндә Нургаяннар капкасы ачылып китте һәм аннан чанага җигүле ишәк килеп чыкты. Шомырт карага буялган чанада келәм, аксыл төстәге зур ишәкнең йөгәне, шлеясы җиз тәңкәләр белән бизәлгән, тәртәдән кызыл тасмалар асылынып төшкән, сырлы дугада көмеш кыңгырау челтери иде. Чана башында ияген алга сузган Нургаян үзе утыра, аның артында балалары Бу әкәмәт экипаж югары очка юнәлде. Ярты сәгать тә үтмәде, авылның барча бала-чагасын ияртеп, кире әйләнеп тә кайтты Менә балалар уртасына Нургаян чыгып басты Ул бүреген егетләрчә кырын салган, кыска тунының төймәләрен чишеп җибәргән иде. — Яле, кемнең ишәккә утырып йөрисе килә? Рәхим итәсез! — диде ул, кулларын киң җәеп. Күз ачып йомганчы балаларның озын чираты тезетде. Нургаян чана башына менеп утырды, нәкъ паровоз кебек итеп гудок салды, һәм бала-чага тулы чана кузгалып та китте Балаларның куанычына чик-чама юк. алар шаугөр килә ләр, әүмәкләнеп чанадан карга тәгәриләр, тагын сикереп менәләр иде. Менә язлар житте, көннәр җылынды Кояшлы бер көндә Асылбикә тәрәзәләрне көздән сыланган кәгазьләрдән арындырып, киң итеп ачып куйды. Алар көндезге аш янына утырганнар гына иде, тәрәзәдән безелдәп бер бал корты очып керде Очып та керде. Хөрмәтнең нәкъ борын очына килеп тә кунды Асылбикә утырган җиреннән генә тастымалга үрелде. • Кузгаласы булма! — дип боерды Хөрмәт хәтәр пышылдап — Селкенә дә күрмә, ишетсен колагың! Ул гәүдәсен уклау йоткандай төз тотып, берара урынында көтеп утырды. Очып китми бит каһәр корт' Алай булмагач, мең төрле саклык белән урыныннан торды, нәкъ акрынайтылган кинодагы кебек кенә атлап, тәрәзә янына килде. Әгәр дә бал корты сиңа кунып, афәткә таргансың икән, җансыз кал. үрә кат, әмма селтәнә күрмә инде син, җаныкаем Кулыңны күтәреп өлгермисең. китерә дә чага ул сине. — Умарта алып кайтканнар Бнш оя1 — дип хәбәр салды Асылбикә үзенең күзәтү пунктыннан. Шул кичтә үк озак утырып, озын итеп гариза язды Хөрмәт. Авылның теге очындагы буш торган йортларның берсен үзенә бирүләрен үтенеп. Бер генә сүз кыстырып та үзенең яңа күршеләреннән зарланмады ул Инде карчыгы белән икәүләп картаеп килүләрен, торган йортларының тузып баруын, ягулык әзерләү мәшәкатьләрен, пар белән җылытыла торган йортка күчәселәре бик килүен бәйнә-бәйнә аңлатып язды. Идарәдә аның бу гаризасын Ханнан үзе дикъкать белән укып чыкты. Председатель һаман да җитди, тик бер гөрләтеп көлеп җибәрәсе килүе әллә кайдан күренеп тора иде. * — Яна күршеләрдән дә уңмадык инде, Ханнан Василович. Әллә ниткән, адәм төшенмәслек бәндәләр булып чыкты алар, дип. телдән өстәмә кертүне кирәк тапты Хөрмәт Ханнан аны-моны дәшмәде, гариза өстенә: «Канәгатьләндерергә!» — дип сырлады да имзасын салды