Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ИСЕМ — ЯҢА СҮЗ

АЛСУ ГАЙФУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ ТУРЫНДА

Шагыйрьләр мәйданга терлечә чыга Бер төрлесе, әйтерсең, күккә фейерверк төсле атыла да. бөтен тирәне сокландырып, бөтенләй га онытылыр очен. яки исә күңелләрдә мәңгелеккә балкып калыр өчен. тиз арада кжка чыга Икенчесе йокымсырап утырган залда мылтык атылгандай яңгырап сискәндерә. Өченче төрлесе тезелеш мәйданындагы корыч арматуралар. каркаслар, яңа йорт, яңа урамнар тесле бетон һәм комны, балчыкны аралап калка. Кемнеңдер авазы көзге һәм кышкы җил сыман ждн сызлатып, яисә жәйге урман, кыр сулышы, чишмә агышы, үлән үсеше сыман ишетелер-ишстелмәс башланып, тиз арада күмелеп, тынып кала, яки әкертен-әкертен үзеНең моңлы серенә күңелләрне буйсындыра Бүтәнчә булулар да ихтимал. Менә яңа сүз. яңа исем — Алсу Гайфуллина Аны шигъри мәйданнарда очратканым булды. Чәчрәп килеп чыкмады, шауламады. Авыл кызларына хас булганча, тыйнак, басынкы гына килеп чыкты Шулай да без аны күрдек, ишеттек Журналда басылган әсәрләре беренче тәэсирне куәтлмеләр. Алсу беркемгә дә әйте.-ми торган серләрен Ш толымнарына кушып үрә белә. Татымнар сү телеп, серләр чишелгәч, үкенә. ояла, кичерә белә. Бу инде — кешедә лирик тоемлау бар дигән сүз. Әлбәттә, лирика — барлык проблемаларны берьюлы хәл итә торган кодрәт түгел. Анын альбом тынлыгына сыеп бетүе, ишетелми калуы, чын кичерешләрнең сентиментальлек белән алмашынуы, ялган булып чыгуы ихтимал. Шәхсилекне саклаган хәлдә. зуррак мәнфәгатьләр белән яшәгәндә генә, шагыйрь дөнья киңлегенә чыга ала. Шигырьнең халык алдында, дөнья каршында мәңгелек бурычлары бар. Шагыйрь, үзе теләп, тормышны, кешене, аның җанын камилләштерә, үзгәртә, төзекләндерә бару эшен үз өстенә ала. Югары поэзия — мәңгелек матурлыкның сизелерлек күренешләргә әйләнә барган хәле, жан хезмәте, тойгылар хәрәкәте. Хезмәт итмәгән күңел юкка чыга. Шундый таләпләрне искә төшереп, шигырьләргә әйләнеп кайтабыз: Ин йомшак күңелгә Кадаклар кагылган. Ин изге кешегә Гайбәтләр тагылган... Бу хисләр мина да бик яхшы таныш. Димәк. Алсу, үз дөньясыннан чыгып, башкалар турында кайгырта башлады, кешелек сыйфатлары, яхшылык һәм яманлык турында. гаделлек һәм гаделсезлек турында уйлана башлады дияргә мөмкин. Бүтәннәрнеке белән чагыштырганда сизгеррәк, кискенрәк булган гаделлек тойгысы шагыйрь итә кешене. Шагыйрь — халыкның вөҗданы. Кайчакта, әлбәттә, киресенчә дә булгалый: халыкның вөждансызлыгы дип аталырга тиешле кешеләр дә шагыйрь яки язучы исемен йөрткали. Курыкмыйча турысын әйтсәк, болар — ялган геройлар. Яшьләргә мин тормышның, шул җөмләдән әдәби хәрәкәтнең дә идиллия түгеллеген искәртергә, изгелек чапаны кигән яманлыкны таный белергә, аларга каршы көрәшергә өйрәнегез дип киңәш итәргә теләр идем. Үз дәверенең вөҗданына кагылырлык сүз әйтә алса, шагыйрьгә башка бурыч йөкләмәскә дә мөмкин дип исәплим. Әлбәттә. беренче шарт — сәнгать ысулы. Шул онытылмасын. Кешенең күңел эше тасвирлансын. рухи портреты барлыкка килсен — тәне дә булсын, җаны да. Без бит инде теләсә кем иҗат итә алган купшы һәм ялган декларацияләрдән байтак ары киттек. Литва шагыйре Э. Межелайтис декларативлыкны сәнгатьнең сабыйлыгы* дип атый Сабыйлыктан ераграк иткән саен, тормыш катлаулана, әсәр язу кыенлаша. Кайчандыр кешенең кияр киеме булса, ертык булмаса. һәм ул шуның белән канәгать булса, хәзер ана оригиналь фактура — сирәк төсләр, затлы бизәкләр кирәк. Тегелеше дә ин соңгы мода кимәленда булсын. Сәнгать — ярату дибез. Сәнгатьтә нәфрәт тә ярату хакына була дибез. Ләкин пассив ярату гына җитми, хәзер аны гамәл белән — поступоклар белән — ә сәнгатьтә конкрет сурәт, күренеш, сәбәпле хал. вакыйга белән расларга кирәк. Исбатсыз фикер, гәрчә бик дөрес булса да. безгә инде тәэсир итә алмый, ышандыра алмый. Хәтта әсәрнең эчтәлеген тәшкил иткән. анын тирәнлеген билгеләгән югары философия дә поэзия өчен ахыргы максат түгел, бары тик чара гына. Сүзләрдән очкыннар чәчелә — Берешәр. икешәр, өчешәр! Очкыннар шикелле уйларым: • Мин сезне яратам, кешеләр!» Ярату турыдан-туры әйтелсә дә, монда без аның төсен, рәвешен очкыннардан гыйбарәт икәнен дә күз алдына китерә алабыз. Икенче урында төннең портреты, чалымнары. әйтер идем, хәтта холкы-фигыле төсмерләнә: Йолдыз-йолдыз сипкелләрен Балкытып елмайды төн. Ишетү дә әйбәт, ләкин күз белән күргәнгә ышану җиңелрәк шул. Шунысын да өстәргә онытмыйк: образлы сүз шулай ук шигырь өчен үзмаксат түгел, ә бары тик фикер һәм настроение тудыру өчен чара гына. Образ гадәттә карыша — шигъри идеягә әверелмәскә, бөтенлеккә зыян китерергә тырыша. Образлар каршылыгын җиңү өчен, поэтика белгечлеге. тәҗрибә таләп ителә. Алсуның кайбер шигырьләрендә әле тәҗрибә җитмәү шактый сизелә. Бөтенлек, табигыйлек, ә аннары музыкальлеккә тоташасы иҗади киеренкелекнең гомерлек мәшәкатьләре алда, әлбәттә, күп булачак. Ләкин яшь шагыйрәнең иң төгәл юллары һәм шигырьләре киләчәктә аның материаль каршылыгын уңышлы җиңә барачагына өмет һәм ышаныч тудыра. Дәлилләрнең берсе сыйфатында «Тынычлык дәресе» шигырен күрсәтер идем. Җыйнак һәм хәрәкәттәге сурәткә өлгешкән бу шигырь авторның яшьлегенә дә. аның әйбәт ниятләренә, ныгый барачак гражданлык сыйфатларына да дөрес ишарә итә дип уйлыйм. Тормыш катлаулы булып кала. Җир йөзендә зәңгәр әләм тоткан Кабил дә, кара флаг тоткан Һабил дә йөри бирә. Тормыш атом энергиясенә каршы тора алырлык рухи көч таләп итә. Заман шагыйрьдән шундый сүз көтә