Уйларны иреккә чыгарам
Кайвакыт — Елга бер, айга бер. Читлектән котылган хыяллар Биектә очканда күренер: һавада салават күпере Бөгелә-бөгелә сүз төзи. Кояшның нурына уралып. Мин очам — хыялда берүзем. Сүзләрдән очкыннар чәчелә — Берешәр, икешәр, өчешәр!... Очкыннар шикелле уйларым: «Мин сезне яратам. Кешеләр!» Көнләшү Йолдыз-йолдыз сипкелләрен Балкытып елмайды төн. Безнең бүген хыял тулы, Бәхетебез — бербөтен. йолдызларны карарга дип Текәлгән идек күккә, Ай елмаеп бер күз кысты — Күзәткән икән күптән! Ә мин читкә карадым да. Көнләдем сине айдан. Кем белә бит — күктәге ай Кызмы, яки малаймы0 Көзге төнгә үпкәләмик: Аерырга теләмәде. Яфрак-яфрак хыял очты — йөрәкләрне телгәләде. Болай да ким бәхетебез Берничәгә бүлгәләнде. Көз бер җырга чорнап барды Ү з төнендә йөргәннәрне. Йолдыз сипте бер кагынып Сары канат — бөтен күккә, һәм син миңа якын булдың. Әйтерсең лә сөям күптән. Үпкәләмик көзге төнгә, Аерырга теләмәде. Күңелдәге уйларымнан Ала күрмә күләгәңне... Остаханэ Йөгерә, йөгерә, йөгерә, Гасырны узарга тырышып. Вакытка үтәргә булышып. Бик тирән ала ул сулышын. Әйтерсең, бөтен Җир шарының һавасын сыйдырып бетерә! Й өгерә, йөгерә, йөгерә Кыз бала,— Финишта җыр көтә. Шомлы көннәр Бөек Җиңүнең 40 еллыгына Күктәтәй — Исәнме,— диярмен елмаеп, Җавабың өзгәләр күңелне: — Кайчандыр үзең үк мәңгегә Хушлашыйк, дип әйттең түгелме? Йөгереп китәрсең янымнан, Хәтерен әрнүгә түзалмый. Артыңнан кычкырып калырмын: — Күралмыйм мин сине, күралмыйм! Үткәнгә, хатама үч итеп, Еламам — янармын утымда. Кешелек бәхетле чак иде. Тик тиздән бары да үзгәрде: Кешеләр атарга өйрәнде — Бәхеткә аттылар үзләре. Күгәрчен — тынычлык билгесе — Кунмады корыган гөләпкә. Дәһшәтле көннәрнең ритмына «Ты-нычлык!» — дип типте йөрәкләр. «Сугыш» дип аталган бу афәт Анадан улларын урлады. Егетләр — Ватанның куллары, Ил данын күтәрде югары. Кап-кара күмергә әйләнгән Үләннәр яшәрде яңадан. Бүгенге көннәрнең сулышы Шул кара көннәргә ялганган. Ә Ана сагаеп күзәтә: Болытлар таралмый — карала, Ананың йөрәге бик сизгер: Яңадан яралар яңара. Күгәрчен — тынычлык билгесе, Кешеләр белән бер теләктә. Дәһшәтле көннәрнең ритмына «Тыныч-лык!» дип тибә йөрәкләр. Барыбер гөлләрем үсәрләр. Яп-якты ут янар йортымда. Берәү дә аңламас: Ни өчен Бакчамда үстерәм күктәтәй. Ул — минем хыянәт. Ул — безнең юксыну. Ул — синең күзләрең — Күктәтәй. Тынычлык дәресе Мин төшемдә серле дәрес күрдем: Бер класста дөнья кадәр халык. Укытучы сорау биреп торды — һәрберсенә җавап биреп бардык. Кемдер белми торса, ярдәм иттек.— Пышылдадык, мәктәптәге кебек. Арабызда шулчак кап-карадан Киенгән бер сәер кеше күрдек. Ул утырды озак кына посып, «Дуслык» дигән сүздән калтыранып. Тынычлыкка багышланган дәрес Кызыксындырмады бугай аны. Укытучы аңа сорау бирде: «Нәрсә җитми, нигә шомлы тормыш?» Мин: «Ты-ныч-лык!» — диеп пышылдадым, Ә ул әйтте: «Сугыш. сугыш, сугыш!»