Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ИЛ ХИСЕ

Яңа гына унны бетереп, уэемнең истәлек дәфтәренә ген» шигырьләр язып, кулыма эләккән бетен газета-журналлардан. китаплардан комсызланып «поэзия эчеп» йөргән чак иде. Безнең Ленниогорск районы «Ильич васыятьләре» газетасыннан еш кына Шамил Маннапов дигән авторның солдат хисләрен чагылдырган шигырьләрен укыйм Безнең газетада алар 1959—60 елларда аеруча күп басылдылар Соңыннан белүемчә, Шамил Маннапов бу елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән һәм «Ильич васыятьләре» газетасы каршындагы әдәбият-иҗат түгәрәге җитәкчесе Шамил Бикчурин белән хат алышып торган икән Менә шул чордан бирле мин Шамил Маннаповны совет кешесенең, аеруча бүгенге яшь кешенең патриотик хисләрен җырлаучы, катлаулы тормышыбызның фәлсәфи тирәнлекләренә омтылучы, табигатьне, кешеләрне, тормышны яратучы шагыйрь итеп белем. Бүгенге көндә Шамил Маннапов — киң катлау татар укучыларына билгеле булган, әсәрләре белән поэзия, җыр сөючеләрнең күңеленә үтеп кергән, үзәк нәшриятларда җыентыгын чыгарып, аерым әсәрләре илебезнең тугандаш халыклары телләренә тәрҗемә ителгән, иҗади яктан актив шагыйрьләребеэнең берсе. Шул ук вакытта ул әдәби тәрҗемә, проза, сатира-юмор өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килә • Ул үзенең әсәрләрендә «тамырлар» образына еш мөрәҗәгать ите. «давылдан соң актарылып чыккан тамырларга башын иеп» уйлана. Чыгышы, тормыш юлы аның үз иҗатын да яшәү көче белән туктаусыз сугара Шамил 1938 елның 1 январенда Татарстанның Әлки районындагы Татар Мулла авылында дөньяга килә Әтисе — Мәгыйзь абзый — гомергә солдат булган кеше Беренче бөтендөнья сугышында, аннары Гражданнар сугышында катнашкан ул Легендар Чапаев дивизиясендә йөргән чакларын улына горурланып сөйли торган булган . Бөек Ватан сугышында Мәгыйзь абзый артиллерия туплары таккан атлары белән Берлингача барып җиткән Абыйлары да —солдатта булган ир-егетләр Шулар естенә әнисе Сәрмәдия ала — авылның шагыйрәсе. Шамилнең күңелендә балачактан ук шигърият орлыклары шыта башлый Унъеллык белем алып, совхозда механизатор булып эшләгәндә дә. аннары Совет Армиясендә хезмәт иткәндә дә аның шигырьләре район һәм республика газеталары битләрендә күренгәли Солдат тормышы авылдан килгән яшь егеткә тирән тәэсир ясый, һәм ул дәртләнеп яңа рухтагы шигырьләр яза башлый. Шамил Маниаповның киләчәктәге иҗади юлының иң матур бер сукмагы нәкъ менә шул солдат елларыннан, шул чактагы әдәби тәҗрибәләреннән башлана дисәк, һич кенә дә хата булмас Инде торәбара «Казан утлары» журналында, республика газеталарында зур-зур циклларын нәшриятта үзенең аерым шигъри китапларын бастыра башлагач та шагыйрьнең патриотизм, каймакта оптимистик юмор белән сугарылган солдат шигырьләре һәр циклда, һәр китапта аерым урын алып торды. Аның җыентыкларында һәрвакыт диярлек солдат шигырьләре тупланган аерым бүлек була Татар әдәбияты гомумән дә хәрби темага бик бай. Атаклы рус шагыйре Алексей Сурков юкка гына татар поэзиясен солдат поэзиясе дип атамагандыр Гражданнар сугышы елларындагы Ибраһим Иосфилар, Шамун Фидаилар башлаган бу тема Беек Ватан сугышы елларында аеруча күтәрелеп китте. Татар әдәбияты бу тема белән дөньяга Муса Җәлилне бирде. Ул чакларда сугышта катнашкан, яки сугыштан соң гына әдәбиятка килгән бик күп шагыйрьләребез Беек Ватан сугышы темасын зур итеп, калку итеп күтәрделәр Шунысы кызык, сугыштан соң әдәбиятка килгән һәм армиядә хезмәт иткән байтак шагыйрьләребез күбесенчә үзләренең солдаттагы хезмәте турында түгел ә совет солдатының Я Беек Ватан сугышында кылган батырлыклары турында яздылар. Әйтасе дә юк — Бөек Ватан сугышындагы фидакарьлек гомум совет әдәбиятына биниһая зур темалар калдырды. Шамил Маннапов татар әдәбиятындагы хәрби тема традицияләрен уңышлы дәвам итте, узенең чордаш шагыйрьләре арасында бердәнбер буларак бу теманы иҗатының төп үзәне итеп алды. Алтмышынчы еллар совет солдатының татар поэзиясендәге иң калку образын ул иҗат итте. «Чехолдагы ракеталар». «Солдатта булган диләр. » кебек әсәрләренең чын мәгънәсендә халыклашып китүе моның ачык мисалы булса кирәк. Ялгыш очып китмәсеннәр диеп, Башларына чехол кигездек. Ракеталар, Чик буенда без тотабыз сезне, Сез тотасыз безне ирексез. («Чехолдагы ракеталар») Билен кысып буган диләр, Бигерәк уңган диләр. Әллә каян күренеп тора — Солдатта булган диләр. («Солдатта булган диләр...») Язылу манералары белән бер-берсеннән гаять ерак торсалар да (беренчесе — фәлсәфи лирика, икенчесе — шаян җыр), бу ике әсәр уртак образны — бүгенге көн совет солдаты образын, аның чын мәгънәсендәге тирән фикерле. Җирдә тынычлыкны саклауда бөтен дөнья каршындагы олы миссиясе булган («без тотабыз сезне, сез тотасыз безне ирексез»), тыныч тормыш коруны максат ител куйган («комбинезон алган диләр. шинелен салган диләр») образын күз алдына бастыралар. «Тыңланмаган моңнар», «Увольнениегә чыккач», «Сакта», «Карт солдат», «Хат яз дигән идегез» һ. б. шигырьләрдә дә автор шушы мотивны үстерә, бүгенге совет солдатының уй-хисләрен җырлый. Совет Армиясе сафларыннан әйләнеп кайткач та Ш. Маннапов солдат тормышы турында язуны төп максат итеп саный. Армиядән кайткан елны ук ул В И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Рус, татар, чит ил әдәбиятлары белән чынлап таныша, илебезнең иң өлкән югары уку йортларының берсе булган Казан университеты тормышы, андагы татар әдәби иҗат берләшмәсендәге чын иҗади мохит яшь шагыйрь иҗатын тагын да активлаштырып, әсәрләренең колачын киңәйтеп җибәрә. Шушы еллардан Ш Маннапов иҗатында фәлсәфи-лирик агым өстенлек итә башлый. Иҗатының башлангыч чорында бөтен иҗади көчен бер теманы эшкәртүгә багышлаган шагыйрьнең әсәрләрендә теманың төрлеләнә, ә жанр ягыннан фәлсәфи лириканың ныгый баруы күренә. Күккә түгел, һаман җиргә ябышып. Җирнең үзәгенә үсә тамыр. Бәлки, шуңа ботак, яфраклардан Гомере аның күпкә озын дадыр. Тик яшәми үзе өчен генә,— Яңа буын үсә аннан гөрләп. Ул аларны күккә ашкындыра Яңгыр тамчысының тәмен сөйләп... («Тамырлар») Чыннан да, Ш. Маннапов соңгы 15-20 елда шигырьдә фәлсәфи башлангычка, тормыш- көнкүреш, табигать һәм кеше, аларның үзара мөнәсәбәтләре, тарих һәм бүгенге көн турында уйлануларга, шигърияттә шушы юнәлештәге эзләнүләргә күбрәк урын бирә. Бу юнәлеш аның традицион солдат темасына да, туган як, туган ил. туган халык, заман һәм замандашларга багышланган әсәрләренә дә бердәй тәэсир итә. Үзе дә шигъриятебездә фәлсәфи тирәнлеккә өстенлек биргән куренекле шагыйрь Әнвәр Давыдов әле 1968 елда ук Ш. Маннапов поэзиясендәге шушы башлангычны тоеп алган иде «Туган ил хисе аңарда бөтен чишмәләрнең чишмәсе — елгалар, диңгезләр чыганагы кебек тирән ята...» — дип язды ул. («Татарстан яшьләре», 1968 ел. 25 март саны). Поэзиядәге фәлсәфи уйланулар, фикри тирәнлеккә омтылу кайчакларда Ш. Маннапов шигырьләренең бизәкләргә саранлануына, образларның катлаулануына да китерә. Ленин бу күренеш шагыйрьнең төсмерләргә бей. кабатланмаган-таушалмаган бизәкләр эзләүгә, шигъри сүзләре саллы, күп мәгънәләргә ия булган яңа образлар иҗат итәргә омтылуыннан килә. Ш Маннапов үзенең иҗатында яңача фәлсәфи агым һәм халыкчан- традицион шигырьләрнең синтезына ирешүне максат ител куя, һәм бу алым аның әсәрләренә үзенчәлекле төс бирә. «Йомык» боҗра эчендә». «Ташкүмер уйлары». «Күпләр чакыра мине үзенә генә...», «Аерылышу», «Бу хакта киекләр уйланмас» һ. 6. шигырьләрендә без шагыйрьнең зур темаларга катлаулы шигъри алымнар белән мөрәҗәгать итүен күрәбез. Ш. Маннаповның мондый омтылышын бүгенге татар поэзиясенең гомуми үсеш тенденцияләре белән бәйләп карарга кирәк, әлбәттә. Шамил Маннаповның юмор-сатира өлкәсендәге эзләнүләре турында аерым әйтеп үтәсе килә. Хәлбуки, аның чордаш шагыйрьләренең күбесе үз иҗатларында халкыбызның, татар әдәбиятының бу иң популяр һәм күркәм җанрына бөтенләй күз йомдылар Гомумән. 60-70 нче еллардан соң поэзиягә килгән шагыйрьләребез арасында әлеге жанр нык сүрәнләнде. Моннан үзгә буларак. Шамил Маннапов үз иҗатының буеннаи-буена юмор- сатира жанрында каләм тибрәтүен ташламады. Дөрес, юмор аның төп жанрына әверелеп китмәде. Шулай да Ш. Маннапов татар әдәбиятына бик күп әйбәт юмористик әсәрләр бирде. «Грипп һәм гадәт». «Карт солдат», «Малайлар гына җитсен ..», «Маһруй әби теләге». «Мишәрләрем» һ. б. шигырьләре әнә шундыйлар Солдат тормышы турындагы әсәрләренең дә байтагына халыкчан шаянлык күркәм бер рух сирпеп тора. Шамил Маннаповның лирик герое без эшләгән, йөргән, ял иткән, укыган һ. 6. урыннарда үзара очрашып торган замандашларыбыз кебек уйлана, фикер алыша, борчыла, шатлана, моңлана, үзенчә нәтиҗәләр ясый Ләкин бу лирик геройның без очрашып торган кешеләрдән бер аермасы бар —ул берүзе бик күпләр уен уйлый, бик күпләр шатлыгын яки кайгысын кичерә, бик күпләр хыялы белән хыяллана Әйе. Шамил Маннапов — заман гаме белән яшәүче, замандашларыбыз хисләре белән янучы шагыйрь. Бүгенге көн проблемаларын, замана үзенчәлекләрен шигырьдә ачып салу никадәр зарури булса, шулкадәр үк катлаулы да. Инде үзе дә ир уртасы булып өлгереп җиткән, поэзиябездә солдатча ныклык белән атлап баручы шагыйрь Шамил Маинапоака бу юлда без киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар телик. Мәскәү