Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Журналыбызның 2 санында тәрҗемә турында сөйләшү башланып киткән иде. Аннан соңгы саннарда М. Рафиков. Р. Кукушкин. Н. Арслан. Р. Юсупов. Ә. Баянов. Л. Хәмндуллин. Ә. Исхак. Р Гатауллин. Ф. Сад риев, Г. Мөхәммәтшнн мәкаләләре урнаштырылды. Бу санда сөйләшүне язучы Фәнис Яруллин һәм укучыларыбыз дәвам Фәнис Яруллин: Шигырь кеше күңеленә, кеше хисенә эмоциональ тәэсир аша керә. Һәр шигъри әсәрнең үзенең эчке бер музыкасы, ритмы, . моңы, кыскасы, җанга тәэсир итә торган компонентлары бар. Подстрочникка әйләндергәч шигырьнең әлеге компонентлары югала, ул коры информация чыганагына әйләнә. Рәис Сафаров үзенең •Киңәшергә кирәк» исемле мәкаләсендә подстрочник баш каручыны тәрҗемәче дип атарга кирәк ди. Сүз проза әсәрләре турында барганда, бәл ки. ул хаклыдыр да. Чөнки прозада «кара эш»нең бөтен авырлыгы подстрочник ясаучы өстенә төшә. Подстрочник яхшы эшләнгән очракта тәрҗемәчегә редакторлык роле генә кала. Ләкин прозада да күп кенә очракта тәрҗемәчегә әсәрне өр-яңадан, хәтта композициясеннән башлап, эшләп чыгарга туры килә. Ә инде шигырь подстрочниклары турында сүз барганда, подстрочник ясаучыны тәрҗемәче дип ата сак. һич дөрес булмас иде. Ни генә әйтмә, шигырь подстрочнигы — әле ул чимал гына. Образлырак итеп әйтсәк, сынчы художник кулына бирелгән үзле балчык. Ул үзле балчыктан сынчы (бу очракта тәрҗемәче) нәрсә ясар, аңа нинди юллар белән җан өрер, сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәр.- алырмы яки җансыз таш курчак кына ясап куярмы — бу яклары художникның осталыгына. үзе алынган эшкә ничек каравына һәм тагын бик күп нәрсәләргә бәйләнгән. Дөрес, укучы минем бу чагыштыруым белән килешмәскә дә мөмкин. Сынчы художник үзенең балчыгыннан теләсә нәрсә ясый ала. ә тәрҗемә итүче кеше оригиналдагы фикерне, оригиналдагы образларны сакларга тиеш дияр. Бер яктан караганда, ул шулай кебек. Ләкин художество әсәрен бер телдән икенче телгә күчергәндә, күп кенә образлар, идиомалар, фразеологизмнар, мәкаль яки әйтемнәр, бары тик бер халыкта, бер телдә генә кулланыла торган канатлы сүзләр төссезләнә яки бөтенләй беренчел мәгънәсен җуя. Кыскасы, шигырь киредән чималга әйләнә. Формасы да Югала. җөмлә конструкцияләре дә үзгәрә, эчтәлек тә тулысынча бирелеп бетми. Ә подстрочник эшләүче исә оригиналдагы образ ясаучы, шигырьне шигырь итүче деталь ләрне башка телдә ничек төгәлрәк бирү турында озак баш ватмый. Чөнки ул художестволы тәрҗемәнең сыйфаты өчен дә, подстрочникның сыйфаты өчен дә беркем алдында җавап бирми. Подстрочник яхшымы яманмы икәнлеген автор күп очракта тәрҗемәчеләр белән эшли башлагач. яки «кулъязмагыздагы әсәрләрнең күбесе безнең таләпләргә туры килмәде» дигән җавап белән подстрочникларны үзенә кире кайтаргач кына таныша. Дөрес, һәр автор подстрочникны кабул итеп алганда, аның белән танышырга тиеш. Минемчә, күп очракта подстрочник- ларның сыйфатсыз булуына әнә шушы җавапсызлык сәбәпче. Икенче бер сәбәбе — подстрочникларның очраклы кешеләр тара фыннан ясалуы. Хәзер яшәп килгән: «Под строчник ясар өчен, ике телне дә яхшы белсәң, бик җиткән»,— дигән тенденциянең дөрес түгеллегенә күңелебез белән инансак та. телне яхшы белүче әйбәт шагыйрьләр нең подстрочник ясарга алынмаулары арка сында теләсә кемгә бирергә мәҗбүр булабыз. Русчаны «су кебек эчкән» әдипләр дә һәр әсәренә үзе подстрочник ясап утыра алмый. Хәтта башкалар тарафыннан ясалган подстрочникны тикшереп чыгу өчен генә дә әдипнең күпме вакыты, күпме көче сарыф ителә. Ә бит әле әдипнең яңа әсәрләр дә язасы бар. Үз баласын институтка кертер өчен башкалага җитәкләп киткән ата ана кебек һәр язган әсәре артыннан үзе йөри башласа, авторның яңа әсәрләр иҗат итәргә вакыты да калмаячак. Менә шушы мәшәкатьләрен күз алдына китерә дә автор подстрочникларны рәтләп укымаган да килеш тәрҗемәчегә җибәрә. Тегенди-мондый җитешмәгән жирләрен тәрҗемәче ничек тә җиренә җиткерер дип өметләнә. Ләкин тәрҗемәче подстрочник тагы юк әйберне бар итә алмый. Киресенчә, әле ул подстрочниктагы байлыкның да ниндидер өлешен кертми калдыра. Менә шулай итеп төрле этапларда әкрен-әкрен энҗеләр югала. Укучының күңелендә: «Подстрочник алай бик үк әйбәт нәрсә булмагач, ансыз гына эшләп булмыймы соң?» — дигән сорау тууы бар. Әйе. турыдан-туры әйбәт тәрҗемә итүчеләр булса, югалтулар кими төшәр иде шикелле. Әмма нинди генә очракта да. минемчә, подстрочникны бөтенләй гамәлдән сызып ташлап булмый әле. Телләрне яхшы белү генә тәрҗемәнең сыйфатын гарантияли алмый. Подстрочник белән эшләгәндә дә бик әйбәт тәрҗемәләр туарга, «телне су кебек эчүчеләр» дә урта кул тәрҗемәләр бирергә мөмкин. Әдәбиятта моның классик мисаллары бик күп. Әйтик менә Жуковский «Одиссея»ны подстрочник аша тәрҗемә итә һәм уңыш казана Шул ук вакытта Россиядә яратып укыла торган немец шагыйре Генрих Гейнене немец телен яхшы белгән Тютчев тәрҗемә итә, ләкин уңыш казана алмый. Подстрочник — XIX гасыр җимеше. Элек, күбесенчә дворян тәрбиясе алган язу чылар. Европа телләрендә яхшы сөйләш кәннәр. Европа культурасын (рус әдәбияты вәкилләре турында сүз бара) ныклап үзләштергәннәр Безнең үзебезнең классик ларыбызны гына алсак та шул ук хәл. Шәрык телләреннән аларга беркем дә под строчник ясап бирмәгән. Ул телләрдә чык кан әсәрләрне алар оригиналда укыганнар. Тәрҗемәгә алыналар икән, оригиналдагы ниндидер идея, ниндидер яңалык аларнын күңелен тартканга, тәрҗемәгә тотынганнар. Октябрь революциясеннән соң хәл бөтен ләй үзгәрә. Элек үз язуы булмаган, әдәбият лары бары тик фольклор аша гына билгеле булган милләтләрнең язма әдәбиятлары туа башлый. Ә әдәбият тудымы — ул инде үзенең милли кысаларында гына кала алмый, киңрәк мәйдан яулый. Менә шуннан инде милләтләр, халыклар арасында әдәбият ал машу өчен чаралар эзләнә. XIX гасырда сирәк очракларда гына кулланылган под строчник егерменче гасырда әдәбиятта законлы прописка ала. Дөрес, үз вакытында подстрочиикка каршы төшүчеләр дә булмады түгел. Шул ук «Дружба народов» журналында тәрҗемә турында барган бәхәсләрдә «Подстроч ник — әдәбият кырында үсеп чыккан чүп ул»,— диючеләр булды. Минемчә, тәрҗемәне подстрочник ашамы яки турыдан туры башкару яхшыракмы дигән сорау бик үк урынлы түгел кебек. Боларның берсен икенчесенә каршы куярга ярамый. Әйбәт тәрҗемәне ничек эшләргә, сыйфатсызларын ничек булдырмаска — сүз шул турыда гына барырга тиеш. Подстроч никны чүп үләне кебек йолкып атып булмый әле. Әйтик, менә чуваш, мари, латыш, литва, эстон яки башка телләрдән шигырь тәрҗемә итәргә утырдык ди. Телләрне бел мибез, ә укучыны ул халыкларның әдә бияты белән таныштырырга кирәк. Мондый очракта ике юл бар. Беренчесе — бу халыкларның русча чыккан художестволы тәрҗе мәләре аша, икенчесе — әлеге дә баягы под строчник аша. Боларның кайсы яхшырак? һичшиксез, подстрочник аша эшләнгәне. Чөнки русчага тәрҗемә иткәндә, ул шигырьнең инде каеннарын — усакка, чыршыларын имәнгә әйләндереп бетергән була лар. Ә подстрочник аша эшләгәндә, әле оригиналдагы образларны сакларга, һич югы аңа тәңгәл детальләр табарга мөмкин. Ә русча тәрҗемә аша эшләгәндә, авторның акценты югалу куркынычы бар. Тәрҗемәдә иң мөһиме нәрсә соң’ Минем чә. әсәрнең рухын, җанын тою. Ләбиб Леро- новның мәкаләсендәге Әхмәт Фәйзи сүзләре белән бик килешәм мин. Тәрҗемә итәргә алынган әсәрнең пвторын. ягъни «...шәхесен, иҗат йөзен, хыял омтылышларын» белү тәрҗемәчегә бер дә артык түгел. Шунсыз ул аның иҗатына ачкыч таба алмаячак Әсәрнең рухын, җанын тотып алгач инде аны нинди формада бирүне тәрҗемәче үзе уй ларга тнеш. Чөнки татар шигъри калып лары руска яки башка телләргә бармаска мөмкин. Бер формада сүзләр очышын уңыш лырак биреп була, икенче формада мәгънәви тирәнлеккә басым ясау кулайрак. өченче формада шаянлык, җорлык элементларын кертеп җибәрү уңышка китерә. Әлбәттә, бер әсәрдә боларның һәммәсенә ирешеп булмый. Шуңа күрә тәрҗемә иткән кеше әсәр авторының стилен, образлар белән эшләү алым нарын, шигъри детальләрне үстерү юл ларын, гомумиләштерүдә нинди чаралар куллануын яхшы белергә һәм теге яки бу әсәрне тәрҗемә иткәндә, фикергә басым ясаргамы, шаянлык җорлыккамы, сүзләрнең йөгереклегенәме, кыскасы, әсәргә карап хәл итәргә тнеш. Ә әсәрнең рухын, моңын бирү өчен тәрҗемәчегә талантлы булу гына җитми. Талант өстено тәрҗемәченең үзе тәрҗемә итә торган автор белән рухи якын лыгы да кирәк. Билгеле, чынбарлыкта моңа ирешү авыр. Әйтик, менә безгә кайсы дв булса республика язучылары киләләр ди. Тиз арада аларның әсәрләрен тәрҗемә итәргә, матбугатта күрсәтергә кирәк. Язучылар союзына кочак кочак подстрочпиклар килеп төшә. Мондый очрвкт» берничә профессиональ тәрҗемәче ген., коткара алмый. Эшкә язучылар, шагыйрьләр тотына. Рухи якын лык турында уйланып утырырга вакыт калмый. Рәис Сафаровның: «Бездә күптәннән инде бер бик ялгыш фикер яшәп килә: имеш, танылган язучы, шагыйрь бер үк вакытта талантлы тәрҗемәче дә була ала. Шул хата фикердән чыгып, аларга тәрҗемә тапшыралар».— дигән фикере белән минем һич килешәсем килми. Минемчә, үзе әйбәт шагыйрь булмаган кеше әйбәт шигъри тәрҗемәләр дә бирә алмый. Үз шигырьләре белән артык танылмаса да. тәрҗемәченең җанында шагыйрь ятарга тиеш. Безнең Мәскәү нәшриятында чыккан күп кенә китапларыбыз ни ечен үзәк матбугат битләрендә рәтләп телгә дә алынмый? Чөнки аларны әлеге дә баягы тәрҗемәчелекне кәсепкә әйләндергән кешеләр эшли. Дөрес, яхшы шагыйрьләр дә кайчак начар тәрҗемә бирәләр, ләкин начар тәрҗемәчеләр нинди генә яхшы подстрочниктан да әйбәт шигырь тудыра алмый. Аерма менә шунда. Шуңа күрә, әгәр миннән: «Үз әсәрләреңне танылган шагыйрь тәрҗемә итүне теләр идеңме, әллә тәрҗемәчеме?» — дип сорасалар. һичшиксез, өстенлекне шагыйрьләргә бирер идем. Моннан берничә ел элек, каракалпак язучыларының бер җыентыгын тәрҗемә иткәндә. миңа да катнашырга туры килде. Дөресен әйтергә кирәк, подстрочникларны беренче тапкыр укып чыккач утырып еларлык иде. Ярый әле каракалпак дуслар әсәрләренең подстрочингын гына түгел, үз телләрендә чыккан оригиналын да җибәргәннәр. Икесен дә чагыштыра-чагыштыра (безнең телләр шактый якын) эшләгәч — матур гына, безнең үз әдәбиятыбыз югарылыгындагы китап килеп чыкты. Рәис Сафаропныц югарыда әйткән фикерен шушы мисал бе лән дә кире кагарга була. Чөнки бу китапны чыгаруда танылган язучылар, шагыйрьләр катнашты. Аннан элегрәк азәрбайҗан теленнән «Каспий дулкыннары» дигән шундый бер җыентык чыккан иде. Бу җыентыклар безнең әдәби процессыбызда ниндидер эз калдырган һәм укучылар күңеленә юл тапкан икән (ә ул китаплар тиз сатылып бетте), димәк, тәрҗемәчеләр, бу очракта язучылар, шагыйрьләр уз эшләрен югары профессиональ югарылыкта эшләгәннәр дип әйтә алабыз. Кайбер әдипләр, шагыйрьләр тәрҗемә эшенә теләмичә алыналар. Анысы икенче эш. Чөнки авырсынып тотынганда яки тәрҗемәне чын иҗат дип карамаганда, уңышка ирешү икеле. Ныклап тотынганда да әле әсәрнең рухына, стихиясенә кереп китү авыр. Бервакыт миңа В. Шукшинның «Энергичные люди» пьесасын тәрҗемә итәргә туры килде. Г. Камал исемендәге академия театры аны «Әшнәләр» исеме белән сәхнәгә куйды. Ләкин бу әсәр сәхнәдә озак бара алмады. Монда тәрҗемәче (бу очракта мин) гаебе дә булгандыр дип уйлыйм. Чөнки мин Шукшинның теленә ачкыч таба алмадым шикелле. Ә телгә ачкыч таба алмасаң, әсәрнең рухына төшенеп булмый. Шул ук әсәрне күпмедер вакыттан соң миңа Ленинград артистлары уйнавында карарга туры килде, һәм шунда мин аларга исем китеп утырдым. «Безнең артистларыбыз да бит талантлылар. димәк, әсәрнең канатсыз чыгуына мин сәбәпче булганмындыр».— дигән уй күңелне кимерде. Мин тәрҗемәмне яңадан укып чыктым, күп кенә урыннарда чынлап та уңышсыз калькалар киткән, үткен сүзләр үзенең үткенлеген югалта төшкән иде. Безнең иң авырткан җиребез — татарчадан русчага тәрҗемә итү мәсьәләсе дисәм, ялгышмамдыр. Союз укучысы башка милләт әдәбиятлары белән рус теле аша таныша, рус телендә чыккан тәрҗемә китаплардан чыгып, теге яки бу әдәбиятның зурлыгы турында фикер йөртә. Әдәбият казанында әзме-күпме кайнаган кеше белә: Мәскәүдә китап чыгару җиңел түгел. Күпчелек очракта Мәскәү нәшриятлары монда эшләнгән тәрҗемәләрне кабул итми, чөнки аларның үз тәрҗемәчеләренә эш кирәк. Шуннан инде автор, үз әсәрен кем тәрҗемә итәчәген дә белмәгән килеш, подстрочник хәлендәге кулъязмасын башкалага юллый. Кулъязма шактый еллар буена үз чиратын көтеп ята. чөнки Мәскәүдә китап чыгарырга теләүчеләр күп. Менә бервакыт аның подстрочник хәлендәге кулъязмасын әдәбият тирәсендә йөргән берәр кешегә эчке рецензиягә бирәләр. Ул әлеге халыкның традицияләрен, культурасын, милли үзенчәлекләрен белгән кеше булса ярый да — ләкин күп очракта алай булмый. Китапның язмышын бик үк әйбәт булмаган подстрочникларга карап, синең иҗат алымнарыңны, образлар белән эшләү юлларыңны төшенергә тырышып та карамаган очраклы кешеләр хәл итеп куярга мөмкин. Озак вакыт өметләнеп йөргәннән соң. кулъязмаң, таушалып, искереп кире үзеңә кайтып керә. Әйе, чын мәгънәсендә искереп. Чөнки ул әсәрләрне инде син моннан шактый еллар элек иҗат иткәнсең. Ни генә әйтмә, башта үз телеңдә китап чыгарыр өчен байтак чәч агартырга туры килә. Мәскәүгә барып җиткәнче әсәрең дә, үзең дә картая башлыйсың. Ә бит үз вакытында әйтелгән сүзнең генә кыйммәте бар. Талантлы кешенең таланты сүзне үз вакытында, үз урынында әйтүдә дә күренә. Әмма безнең күп кенә талантлы әдипләребеэнең сүзләре үз вакытында зур аудиторияләр аша ишеттерелми. Тәрҗемә ителми яткан әсәрләребездәге оригиналь идеяләр, яңа образлар башка әдәбиятларда күренә башлый. Шуннан соң гына без: «Кара әле. мондый характерлар, мондый проблемалар безнең әдәбиятта фәлән язучының фәлән әсәрендә күтәрелгән иде».— дип. шул әсәрне тәрҗемә итә башлыйбыз. Ләкин бу әсәр инде әллә ни зур яңгыраш ала алмый. Чөнки бөтенсоюз уку чысы өчен инде ул үтелгән этап була. Тәрҗемә эшенең үз агымына куелуы аркасында аерым авторлар гына түгел, безнең әдәбиятыбыз да күп югалта. Шул ук вакытта өлгерләр, ертлачлар, шомалар әллә нинди ярык-тишекләрдән узалар, ниндидер юллар белән китапларын чыгаралар. Биредә, Мәскәүдә чыга торган авторларыбыз барысы да шундыйлар гына икән дип аңла шылмастыр шәт. Әйе, әйбәт китаплар, әдәбиятыбыз йөзенә кызыллык китермәслек әсәрләр дә чыга. Алары күбрәк тә. Әдәбият тирәсендә йөрүче очраклы кешеләрнең әсәрләренә юлны ябу һәм зур тиражлар белән бөтенсоюз укучысына та ратмау өчен тәрҗемә эшендә ниндидер үзгәреш кирәклеге барыбызга да мәгълүм. Бу үзгәрешнең асылы нәрсәдән торырга тиеш — менә ансын бергәләп уйлашасы бар әле. Минемчә, яхшы әсәрләребезнең под строчнигы начар булуы аркасында гына кире кагылуын булдырмас өчен, нәшрият лар эчке рецензиягә биргәндә, үзе рецензия ли торган авторның иҗаты белән әзме-күпме таныш булган һәм шул милли әдәбиятның үзенчәлекле якларын башка әдәбиятлардан аера белә торганрак кешегә бирергә тиеш ләр. (Юкса рецензия белән генә кәсеп итеп йөрүчеләр кулына эләгеп, союз күләмендә яңгырарлык әсәрләребез дөнья күрми, яки күпмедер вакытка томаланып калуы мом кин). Беренче карашка бу булмастай эш кебек тоелса да. моңа ирешердәй юллар табар га мөмкин. Әйтик, безнең кайсы да булса язучыбыз яки шагыйребез Мәскәү нәшрия тына үзенең кулъязмасын җибәрә, а нәш рият ул кулъязманы (подстрочнигы белән оригиналын бергә) рецензияләү өчен кире үзебезнең союзга кайтара. Монда татарчаны да, русчаны да яхшы белгән язучылар эчке рецензия вакытында подстрочник белән оригиналны чагыштырып карап объектив бер нәтиҗәгә килә. Монда: «Мәскәү безнең рецензияләребез га карап кына нәшрият планнарына китабы бызны кертер микән соң?» — дигән сорау туарга мөмкин. Ә нигә кертмәсен икән?! Ә инде Мәскәү нәшриятлары белән безнең союз арасында кәгазь киртәләр калкып чык масын дисәк, Мәскәү нәшриятына теге якн бу әсәребезне баштан ук үзебезнең язучы - ларыбыздан рецензияләтеп җибәрергә кирәктер. Тәрҗемә әсәренең җаны калсын дисәк, минемчә, әсәрдәге һәр сүзгә ябышып ятарга ярамый. Тәрҗемә — ул әсәрне яңадан тудыру. Икенче тапкыр туган җан иясенең бераз башкачарак булуына гаҗәпләнмәскә кирәктер. К. Чуковский: «Точная, букваль ная копия того или иного произведения поэзии есть самый неточный самый лживый из всех переводов»,— дигәндә, мөгаен.карап торуга бөтен нәрсәсе булган, ләкин җаны гына булмаган тәрҗемә турында әйткәндер. Әйтик, Хәсән Туфан шигырьләренең моңын. Һади Такташның юморын, Җәлилнең читлеккә ябылган коштай талпынуын яки са гышлы елмаюын башка телләргә ничек бирергә? Әллә без бары тик татарча гына моңая, татарча гына елмая алабызмы? Тәрҗемә эше — зур эш, катлаулы эш. һәр съездда бу мәсьәләгә кагылышлы кай нар кайнар сүзләр сөйләнә. Ләкин йөк һа ман үз урынында кала бирә. Әсәрләребезне рус теленә генә түгел, башка тугандаш халыклар телләренә дә тәрҗемә итү турында уйларга вакыт. Моннан берничә ел элек казах телендә татар язучы ларының повестьлары, каракалпак телендә шигырьләр һәм хикәяләр җыентыклары чыккан иде. Мондый җыентыкларны бәй рәмнән бәйрәмгә (алар безгә, без аларга барганда) генә түгел, системалы рәвештә чы гару юлларын табасы иде. Грузин, әрмән, эстон, латыш әдәбиятлары кебек бай тради цияләре булган әдәбиятлар арасында иҗа ди күпер салынса, безнең әдәбият та, алар да отар гына иде. Чөнки безнең илебез халыкларына бер дә оялмыйча күрсәтерлек байлыгыбыз бар. • Казан утлары» тәрҗемә мәсьәләсенә кагылышлы дискуссия башлап җибәреп, бик күркәм эш эшләгән. Бу бәхәстә тәрҗемә эшен яхшырту турында уртак бер фикергә кнленер дип ышаныйк. Венера Вәлиева: Без, Татарстан язучыларының чират тагы съездына барган бер төркем кунак лар, Мәскәүгә кайтып килә идек. Поездда шу лай бит инде ул — һәммәсен сөйләшәсең, тикшерәсең, аңлашасың... Без дә юл буе үзебезнең фикерләребез, тәэсирләребез белән уртаклаштык. Казанда күзебезгә ча лынган яңалыклар хакында сөйләштек,- Әле дә булса исемдә: әдәби тәржгмә ту рында сүз чыккач, танылган яшь швгый рә болай дип әйтеп куйды — Шигъриятне башка телгә тәрҗемә итү бик тә авыр эш булып тоела миңа Аңа көчем җитмәс иде минем... Бигрәк тә тәрҗемә нтелерЛтиеш шигъри әсәрне нечкәләп тойган кешегә тәрҗемә итү авыр эш... Ул вакытта үземнең аңа ни дип жавап биргәнемне инде хәтерләмим, әмма бу сүз ләргә гаҗәпсенүемне онытмыйм. Бүгенге татар шагыйрәсенең шулай дип әйтүенә мин чын чыннан аптыраган идем әлеге әң га мәдә. Шигъри әсәрләрне тәрҗемә итү авыр мы? Безнең аксакалыбыз Нури ага Арсла новка үзенең яраткан шагыйре Пушкин нык түбәндәге юлларын татарчага тәрҗр мә итү авыр булгандыр: Күкне каплый җил дә давыл, Кар бурап, уйнап йөри. Бер бүре кебек улый ул. Бер бала кебек елый. Менә бу юлларны уку үзе генә дә шуның хәтле зур ләззәт бирә, ә ул тәрҗемәнең авторы булу әле ниндн бәхеттер?! Мин моңа чагыштыру да таба алмыйм... Әлбәттә, кыенлыклар да бардыр, ансыз булмас. Анысы табигый. Ләкин алар — кояшның күзне чагылдыруы, каты салкын көнне сулыш алу кыенлашу кебек — табигый кыенлыклар. Алардан куркырга кирәкми! Ә чыннан да телне белгән кешегә тәрҗемә итү авырракмЪ соң? Дөнья әдәбияты тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итсәк, күрербез: биредә телне белмәгән килеш, подстрочник аша гына тәрҗемә итү — мәгьнәсез эш санала. Оригиналны үз телендә уку, аңлау, тою биредә мәҗбүри таләп булып яши. Тик безнең татар поэзиясен тәрҗемә иткәндә генә, ни өчендер подстрочник аша да эшләргә мөмкин. Сәер! Хәтта әле үзебез, киресенчә, телне белү тәрҗемәчегә эшне авырайта дип торабыз. Фикерне раслау өчен әллә ни ерак барырга кирәк түгел. Шул ук Н. Арсланов мисалын алыйк. Пушкинны үз телендә укымаса, аңламаса, тоймаса — аның тәрҗемәсе шуның кадәр уңышлы килеп чыгар иде микән? Юк. мин алай дип ышандыра алмыйм! Әлбәттә, начар шигырьләр килеп эләксә. үзеңне мәҗбүр итү авыр. Ә менә подстрочник аша эшләүчегә мондый хәлдә үзеннән өстәргә мөмкинлек кала. Ләкин шунысы бар: әле мондый юл белән бер генә тәрҗемәченең дә яхшы поэзия әсәре китереп чыгарганы юк. Бу — урта кул поэзияне ишәйтү юлы гына. Чын чыннан поэзия әсәре булган шигырьне исә, һичшиксез. шагыйрьнең үзенчә тәрҗемә итәргә кирәк. Мисал өчен, әгәр дә Әнвәр Давыдов бер әсәрендә: Хәтерләмим, кайда соң Мин сине күргән идем? Охшап тулы айга син Төшкәме кергән идең? — дип яза икән, ул инде русча да нәкъ Әнвәр Давыдов сыман яңгырарга тиеш: Не припомню, где ты мне В первый раз явилась? Полною луною во сне. Может быть, приснилась? һәм инде укучыларга яхшы билгеле бул ган «Сабантуй» поэмасын далсак та, рус укучысы аның беренче юлларыннан ук татар шагыйре Ренат Харисның үзенчәлекле поэтик йөзен күреп алырга тиеш: Хорошо пройтись деревней на горячем скакуне, вызывая восхищенье яркой сбруей на коне, гривой, карим конским оком, звонким цоканьем копыт, как прилип народ у окон, у ворот народ стоит. Без, һәр шагыйрь үз йөзен саклап ка лырга тиеш днбеа. Ләкин бу үзенчәлекне, аерымлыкны кайсы укучы танып алырга тиеш соң? Әлбәттә, татар шагыйрен русчага тәрҗемә нтәм икән, мин инде аның рус поэзиясе өчен күренеш булып өлгерүен телим. Бүгенге көндә бик күбәйгән тәрҗемә әсәрләр арасында һәр авТор үз йөзен саклап калган булырга тиеш. Моңа ничек ирешергә соң? Минемчә, иң беренче чиратта, тәрҗемә оригиналга аһәң, яңгыраш ягын нан охшаш, адекват булырга тиеш. Ә моны кем белә һәм тикшереп карый ала? Бары тик ике телдә укучы кеше генә. Хәзер бит инде безнең мондый укучыларыбыз да аз түгел. Чыннан да, әнә инглиз шагыйрьләренең тәрҗемә әсәрләре ике телдә дә басыла бит. Бер якта әсәрнең оригиналы була, ә икенчесендә — аның тәрҗемәсе. Минемчә болай эшләү оригиналга хөрмәт дигән сүз. Укучыга аның рухын да, формаль якла рын да күзалларга ярдәм итү дигән сүа. Бездә сирәк кенә басыла торган сувенир китаплар, кызганычка каршы, андый мак сатны бик үк күздә тотмыйлар. • Сез, татар шагыйрьләре, үз иҗатыгызга игътибарлы караш булсын өчен тырышасызмы соң?» — дип сорыйсым килә минем кайвакыт күпләрдән. Һәм Муса Җәлилнең яшьлек шигырьләреннән берсен — «Мин булырмын» шигырен русчага тәрҗә мә итү процессы хәтергә килә. Бу әсәргә яшь егетнең керсез хисләре һәм алдан ук ниндидер трагедия сизенү тойгысы шулкадәр мул сыйдырылган — миңа аны русча яңгырату өчен ике еллап вакыт кирәк булды. Яшь Җәлилнең кристаллдай сафлыгына һич кенә дә хыянәт итәсем килмәде! Ә инде үземнең әнә шул тәрҗемәмне басты рыр чак җиткәч, шагыйрьнең һәр сүзе, һәр ноктасы өчен чын мәгънәсендә көрәштем Менә әлеге шигырьдән бер өзек: И из кувшина твоего напьется,— Не осуждай его за вольность эту: То при последнем издыханье бьется Святое сердце — я буду это. Тагын подстрочниклар турында берни чә сүз. Алар, әлбәттә, телне белмәгән тәрҗемәчеләргә ярдәм итү өчен эшләнә. Безнең күп кенә зур шагыйрьләребез рус укучысына әнә шул юл белән җиткерелә. Бу ысулның зур таләпкә җавап биреп бетерә алмаганлыгы хәзер инде көннән көн ачыграк күренә бара. Чөнки үзең ишетмәгән нәрсәне ничек итөп башкаларга көйләп бирмәк кирәк? Подстрочник әнә шул бит инде ул! Минемчә, подстрочникны музей га куяр көнгә инде бик үк ерак калмаган булырга тиеш! Югарыда әйтеп үтелгән ике телдә укучы кешеләрне дә мин уйлап чыгармадым Югары культуралы һәрбер кеше башка телне белү өстенә хәзер үз телен һәм культурасын яхшы аңларга, белергә тиеш. Бу — безнең тормышыбьп кагыйдәсе «Сабантуй. поэмасында ул хакта менә мондый юллар бар: Чтобы зваться человеком — это понял я давно — нужно быть не только с веком, а с народом заодно! • Ул вакытта балки тәрҗемә эше гомумән дә бетәр?» —дип каршы төшүчеләр табылуы мөмкин. Юк, ул бетмәс — бары тик тагын да югарырак баскычка гына күтәрелер! Чөнки тормыш шуны таләп итәчәк! Илдус Миңнеханов: Күргәнегез бардыр инде хатын-кыз, кер юганда, затлырак киемнәрне аралап куя, беркайчан да кайнар суга китереп тыкмый. Шулай да беркөн үземнең иң «фыртный» дигән күлмәгем ялгышлык белән машинага салынып, кайнар суда ярты сәгатьләп пешкәч, карарлыгы калмаган иде... Кайбер әдәби әсәрләрнең дә, әнә шулай, тәрҗемәдән соң нык кына «уңып» калуын күрәсең. Моның сәбәпләре билгеле дә була: я тәрҗемәче ике телне дә җитәрлек яхшы белми, я ваемсызлык күрсәтә. Ләкин кай- чакта оригиналның төсе китүен сизеп торасың, нигә икәнен аңлап булмый. Милли колорит юк дисәң, ул «апа абэы»лар җөм лә саен диярлек, эчтәлек туры килми дисәң, чатнап тора, хәтта тылмач та шулка дэр төгәл итеп бирә алмас. Шулай серле рәвештә былтыр минем зәңгәр кәчтүмем дә химчисткадан «агарынып» кайткан иде. Сәбәпләре соңыннан билгеле булды — тик былтыргыны быел сөйләп тормыйм. Ә менә әлеге тәрҗемәләр турында бер фикер бар — уртага салам. Билгеле булганча, һәр язучының үз стиле була. Укучыны әсәрдәге тормыш эченә гаҗәеп маҗаралар, кызыклы «та рихлар» түгел, ә бәлки нәкъ менә көчле, үзенчәлекле стиль алып керә дә инде. Әгәр дә тәрҗемәче язучы стиленнән аерылмаса, башыннан ахырына кадәр «бер аяктан» барса — бу гаять зур уңыш булыр иде. Гәрчә бүген андый «җимешләр» белән артык мактана алмыйбыз әле. Стиль югалту һаман да зур югалту булып кала. Чөнки кайбер тәрҗемәчеләр стильне бөтенләй исәпкә алмый, ә бер ншеләре. әһәмият бирсә дә, эчтәлек белән мавыгып китеп, күздән ычкындыралар. Шуңа өстәп, стиль бит ул өстә генә ярылып ятмый, кайчагында аны күрүе, тануы да кыен. Менә язучы җөмлә укылышын юри әкренәйтә: өтерләр тутыра, «гаҗәбрәк» яисә авыр укыла торган сүзләр кыстыра — ничек тә укучы бу урынны тиз генә узып китмәсен, ди. Әгәр ди инде син бу җөмләне кыска гына, «нормальный» бер-нке сүз белән тәрҗемә итәсең икән, эчтәлек никадәр төгәл бирелмәсен — язучы теләгән эффект барып чыкмаячак. Бушлык туачак. Мондый бушлыклар, ахыр килеп, тәрҗемәне тоныкландыра, әсәрнең йөзен боза. Ә инде бүгенге әдәбият дөньясына чыга икән, ул анда үзенә урын таба алмаячак. Нәтиҗә чыгарып, шуны әйтәсе килә: тәрҗемә процессында иң мөһиме — язучының стилен күздән ычкындырмау. Үз стилеңне һәрвакыт тезгендә тотып, һәр төрле редакцион үзгәртүләрне соңгы чиктә генә кулланырга кирәк. Әгерҗе.