Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШТАБ ОФИЦЕРЫ ЯЗМАЛАРЫ

Иван Ионенко

Иван Михайлович Ионенко (1913)—Казан дәуләт университеты профессоры, тарих фәннәре докторы. Татарстан АССРныц атказанган фән эгилеклесе Ул — Татарстанда Боек Октябрь революциясе. Казан хәрби округындагы солдат массалары арасында революцион хәрәкәт һ. б куп кенә проблемалар буенча язылган берничә монография һәм дистәләрчә мәкаләләр авторы И Ионенко Бөек Ватан сугышының беренче квннәреннэн алып ахырына кадәр хәрәкәттәге армиядә була Сугыштан соң ул яшьләр арасында совет халкының фашистлар Германиясен тар-мар итүдә күрсәткән батырлыкларын пропагандалауга куп коч куя сугыш вакытында Татарстанда. Идел буенда формалашкан хәрби частьларның сугышчан юлын өйрәнү һәм хәрби-патриотик тәрбия эше белән шөгыльләнүче «Кар десанты» хәрәкәтенең республика штабы фәнни консультанты булып тора Тиздән Татарстан китап нәшриятында И Ионенконыц Курлян

ШТАБ ОФИЦЕРЫ ЯЗМАЛАРЫ

Илебез бөек Җиңүнең 41 еллыгын билгеләп үтте. Берлин өстендә тантаналы салют булып яңгыраган соңгы залплардан соң күп сулар акты Онытып буламы соң әлеге май көнен'” Җиңүгә илткән озын һәм авыр юлны онытып булмаган кебек, бу көнне дә онытып булмый. Әлеге юл дәһшәтле сугышлар, миллионнарча үлем хәбәре, күз яшьләре, шатлыклар һәм өметләр белән тулы булды Безнең Җиңүебезгә бөек ышаныч белән тулы булды! Без, сугыш мәхшәрләрен күргән, аннан туган өйләребезгә әйләнеп кайткан кешеләр, исән калганнар һәм һәлак булганнарны салкын акыл белән түгел, ә кайнар йөрәк хәтере аша искә алабыз Менә шуңа күрә дә безнең һәрберебездә сугыш турында үз сүзеңне әйтү, гражданлык һәм әхлакый бурычыңны үтәү теләге яши 1946 елда ук инде мин Суворов орденлы 334 нче Витебск укчы дивизия сугышчыларының батырлыгы хакында истәлекләрем белән уртаклашкан идем Казанда. Татарстан АССР Берләштерелгән үзәк дәүләт музее фронтовик хезмәткәрләре җыелышында булды бу Шул ук елны хәрби округ штабы начальнигы генерал Долговның үтенечен тыңлап. Курляндия ярыматавындагы сугышлар, фашистлар Германиясе армияләренең Курляндия группасын тар-мар итү турында офицерларга ике лекция укыдым Эш шунда. 1945 елның 9—15 маенда Курляндия группасының төп штабын юк итү буенча Ленинград фронты штабы төзегән комиссиядә мин оператив идарә вәкиле идем, һәм миңа әлеге комиссия дошман штабында эшләгән вакытта да. Мажейкяйдагы 1 фронт штабына әйләнеп кайткач та комиссиянең төп документларының каралама вариантын әзерләү йөкләнде Бер үк вакытта, сугыш тәҗрибәсен өйрәнү бүлегендә хәрби хәрәкәтләр тарихчысы буларак, комиссия эше буенча көндәлекләр дә алып бардым Комиссия Истәлектә телгә алынган шәһәр, авыл. елга, күл һ б атамалар шул чордагыча калдырылды дия ярылатавындагы дошман гаскәрләрен тар-лар итүнең соңгы коннәрен тасвирлаган истәлекләр китабы дөнья күрәчәк Укучыларга шул әсәрдән бер өзек тәкьдил итәбез председателенең ярдәмчесе сыйфатында Курляндия» группасы штабы җитәкчеләре белән булган сөйләшүләрнең барысында да катнаштым Алтмышынчы елларда Литературная газета-ның «Чәнечкеле мәкаләләре»нә «Генерал Ферч ничек итеп әсир төшүен онытмадымы икән’» дигән язмамны әзерләгәндә, төрле материалларны өйрәндем һәм хәрби-тарихи очерк яздым ; Аннан алда- рак сержант Степинның 1941 елның июлендә Оршадан ерак түгел Могилев шоссесында күрсәткән батырлыгы турында беренче язмам дөнья күргән иде Шәхси архивымда 18 нче дивизия сугышчыларының батырлыгына багышланган телевизион тапшыруның машинкада басылган күчермәсе, 1971 елның апрелендә Үзәк телевидение буенча Батырлык» тапшыруында күрсәтелгән «Смоленск өчен сугыш» дигән сценарий һәм башка Летериаллар сакланган Боларның барысы да мине яңадан кулыма каләм алырга кызыктырып торды, әмма төрле сәбәп аркасында моны эшли алмадым Профессиональ тарихчының хәтере һәрвакытта да үткен вакыйгалар һәм үзара бәйле күренешләрнең датасы, урыны, үзенчәлеге белән тулы Әмма ничәмәничә дистә еллар үткәннән соң бары тик хәтергә генә ышану дөрес тә һәм мөмкин дә түгел Шәхси архивымда көндәлек формасындагы язмалар, документлар, фронт газеталары, штаблар урнашкан торак пунктлары исемлеге, фронт хатлары, бергә хезмәт иткән дусларым белән сугыштан соң язышкан хатлар, истәлекләр, фоторәсемнәр һәм башка материаллар саклана Минем фронтта булуым гадәттән тышрак дияргә була Беренче ел ярымны исәпкә кертмичә, хәрби хәрәкәтләр «елъязмачысы» һәм тарихчысы булып эшләдем Шуның аркасында күп нәрсәләр белергә, күп кешеләр белән очрашырга һәм сөйләшергә туры килде Алар арасында төрле дәрәҗәдәге командирлар һәм политработниклар. хәтта политбүлек начальниклары, эре штаб начальниклары. Хәрби совет членнары һәм армия командующийлары да бар иде Армиядәге хезмәтемнең өч елга якыны Россиянең төньяк-көнбатыш киңлекләрендә узды Көнбатыш Двина Идел һәм Днепрның югары өлешләре Торжек. Торопец. Смоленск өлкәсе һәм Белоруссиянең борынгы шәһәрләре Россиянең әлеге төньяк-көнбатыш калканының изге үткәне, буыннар бәйләнеше. Валдай калкулыгында. Белоруссиядә. Балтик буенда Ватаннарын үз тормышлары бәрабәренә саклап калган баһадирлар турында искә төшерде Сугыш ветераны, бүгенге көндә танылган тарихчы, академик А М Самсонов бик хаклы рәвештә болай дип язды «Үткәннәр истәлекләрдә дә (аеруча тарихта) чынбарлыкта булганча калырга тиеш» «Сугышның үзе кебек үк. фронтның кырыс чынбарлыгы хаталарсыз, ялгышсыз һәм «негатив момент» дигән нәрсәләрсез була алмый* Без өйрәнгән, хәтердә нык уелган материаллар, факт һәм хәлләр К. Симоновның сугыш турындагы тирән күзәтүләре белән килешүне таләп итә 1977 елда алган кайбер хатларга җавапларында ул бу хакта бик дөрес яза Генерал М Дударенкога җавап хатында ул теләк һәм чынбарлыкны, устав положениеләрен һәм сугышның реаль практикасын бутамаска киңәш итте «Ә бит боларның бөтенесе чынлап та бер-берсенә туры килми, еш кына туры килми иде Үзегезнең зур тәҗрибәгез белән. Сез моны миннән яхшырак беләсез». Хәтергә хокук — изге хокук Сугыштан әйләнеп кайтачак кешеләрнең язмышы нинди буласын берәү дә белмәде, әмма фронтовиклар соңыннан, дистә еллар үткәч тә. тормышның бөтен яктан хаклыкка нигезләнәчәгенә ышандылар Алтмышынчы елларда яшьләр арасында массовый хәрәкәт — КПСС һәм совет халкының революцион, сугышчан һәм хезмәт даны урыннары буйлап Бөтенсоюз походы җәелеп китте Миңа В И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының • Кар десанты-н оештыручыларның берсе булу бәхете тиде Анда катнашуj «Литературная газета». 1963 елның 23 феврале Кулъязманың машинкада басылган нөсхәсе 1961 елда СССР Оборона министрлыгының хәрби тарих институтына, генерал Н И Шехонңевка тапшырылган ' Авторның шәхси архивында фронт i мышы белән бәйле меңнән артык материал саклана Ионлаган хатны О В Меныник- Ионенко саклап калган Туганнардан һәм дуслардан шул исәптән фронтовиклардан өелгән 300 дан артык хатны 1943 елның көзендә кыска СрОКЛЫ ял бирелгәч һәм армиядән 1945 елның көзендә кайтканда үзем белән алып кайттым чы студентлар, илебездәге башка күпләгән отрядлар кебек үк, сугыш юллары буйлап йөрделәр Походтан кайткан десантчылар белән очрашкан, аларның сөйләгәннәрен тыңлаган дулкынланган йөзләрен күргән саен, мин шуны аңладым әйе. боларның барысы да яшьләргә бик тә кадерле, һәм мин үзем күргән, кичергән нәрсәләрне үз эчемдә бикләп яткырырга тиеш түгел. 1944 елның көзендә Курляндия ярыматавында фашистлар Германиясе гаскәрләренең зур группасы кысрыкланды Безнең командование ифрат авыр шартларда. — юлларда үтә алмаслык пычрак, туктаусыз салкын яңгыр ява иде. — яңа һөҗүм әзерләде. 4 нче удар армия сугышчылары алдына Октябрь революциясенең 27 еллыгына Вента елгасы ярына чыгу бурычы куелды. Командарм генерал-лейтенант П. Ф Малышев белән Хәрби совет члены генерал Т. Я Белик гел дивизияләрдә булдылар Яңа һөҗүмнең беренче көннәрендә 1941 елда Казанда оештырылган 334 нче Витебск дивизиясе частьлары һәм подразделениеләре массовый батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. 1126 нчы укчы полк рядовойлары А Ф Кухтин белән И С. Смирнов, оста һәм кыю сугышып, дошманның ике танкын яндырды Күрше дивизия разведчигы В М Яглинский дошманның 26 солдатын әсирлеккә төшерде, алты тапкыр яраланса да. сугыш кырыннан китмәде Ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнде. Ноябрь башында чираттагы һөҗүмгә әзерлек башланды 20 ноябрь төнендә 4 нче удар армия гаскәрләре Вента елгасын кичеп чыкты. Бу вакытта күргән кыенлыкларны, киренкелекне, газапларны сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Һөҗүм 21 ноябрьдә башланды, әмма аның нәтиҗәләре әллә ни куанырлык булмады Ул көннәрдә рота командиры Прохоров зур батырлык эшләде, үлгәннән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде Сержант Т П Лоскутов Александр Матросов батырлыгын кабатлады Вентаны кичү һәм шуннан соңгы һөҗүм безнең сугышчыларның көчен сынаган иң югары нокта булды дияр идем Бары тик үз бурычларын югары дәрәҗәдә аңлау гына кешеләргә аякларында басып торырлык көч бирде, аларны гади солдатлардан әкияттәге баһадирларга әверелдерде. Өстән көне-төне карлы яңгыр яуды Урман катнаш сазлыклы җирдә юллардан үтәрлек түгел иде. Манма су булган, өшегән солдатлар, җилкәләрендә күтәреп, ерак араларга снарядлар, миномет һәм пулеметлар алып бардылар. Пулемет ротасы командиры Риза Таһировның 1944 елның 20 январенда язган соңгы хаты бу көннәрне бик ачык күз алдына китереп бастыра: Хәзер генә тиешле хезмәт урынына билгеләндем Балтик ярында бүленеп калган немецларны дөмбәсләүне дәвам иттерәбез Берәр ничек исән калсам, бу хатны язганнан соң бер атна узгач, үзем турында хәбәр итәрмен Эш шундый күп көн шундый начар. — кар. яңгыр, салкын Менә мин, түмгәктә утырып, сиңа хат язам Әгәр исән калсак, бу хатлар тарихи хатларга әвереләчәк Ул чакта мин бу хатны язганда ниләр булганын барысын да сөйләрмен Хатны укыгач, минем өчен балаларны кочаклап үп». Хатын яза башлагач та Риза < Кием әйбәт, ашау яхшы, тукбыз, тик борын гына дары исенә тыгылган», — дип хәбәр итә. Курляндия сугышлары героена яраткан хатыны Әминәгә әлеге хатны язганда һәм язганнан соң булган хәлләрне сөйләргә насыйп булмый Риза Таһиров батырларча һәлак була Хәзер аның уллары гаилә ядкаренә әверелгән әлеге хаттагы сүзләрне зур горурлык белән укыйлар 1944 45 еллардагы авыр шартларда 2 нче Балтик буе фронты гаскәрләре. Балтик флоты белән бергәләп хәрәкәт итеп, дошманның яхшы ныгытылган оборонасына берничә уңышлы һөҗүм ясадылар, аның үз көчләрен Германия территориясенә күчерү, частьларын азык-төлек һәм сугыш кирәк- ярагы белән нормаль тәэмин итү мөмкинлеген бетерделәр 2 нче Балтик буе фронтына кушылгач та маршал Говоров җитәкчелегендә актив хәрәкәтләр тукталмады Дошманның бу группировкасын таркатып, аны тулысынча капитуляция ясарга мәҗбүр итү өчен, хәлиткеч һөҗүмгә әзерлек башланды 1945 ел маеның беренче көннәрендә, совет гаскәрләренең Берлин опера' Укытучы Әминә Каюмовна өч ул үстерә, аларда һәлак булган әтиләренә карата тирән мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли Өлкән улы Дамир Ризакович — төзүче мастер Индус Ризакович,— КДУ профессоры тарих фәннәре докторы, кафедра мөдире. Энгель Ризакович — Казан дәүләт культура институты проректоры, доцент диясендә искиткеч уңышларга ирешүеннән соң. Гитлер Германиясен тулысымча тар-мар итү фактка әверелде Әмма Германия. Чехословакия. Австриядә һөҗүм итүче гаскәрләребез дошман частьлары һәм берләшмәләренең көчле каршылыгына очрады Бары тик 7 майда гына немецларның баш командованиесе гомуми капитуляция турында карар кабул итте. Төн урталары тирәсендә Курляндия- группасы штабы гроссадмирал Деництан капитуляция турында приказ ала. 7 майдан 13 майга кадәр ниләр булганын аңлар өчен «Төньяк* армияләре группасының соңгы командующие, пехота генералы Гильпертны характерлый торган кайбер мәгълүматларга мөрәҗәгать итик Сугышның соңгы елында ул фюрердан күп нәрсә ала. 1944 елның җәендә — корпус. 1945 елның язында армия группасы белән командалык итә. пехота генералы дәрәҗәсенә күтәрелә, күп кенә бүләкләнә, 1944 елның сентябрендә ул тантаналы итеп үзенең туган көнен үткәрә Әмма аңа ул көннәрдә хәтта саташу рәвешендә генә булса да әлеге туган көнгә чакыру билеты артына соңыннан, берничә ай узгач, совет маршалы Говоров исеменә язу язачагы төшенә дә кермәгәндер Бу «соңгы» документ иске готика шрифты белән язылган, аннары машинкада күчерелгән, әмма аңа имза куелмаган Күрәсең, хатның проекты 8 май иртәсендә язылгандыр, ул котылгысыз һәлакәтне берәр ничек җиңеләйтергә тырышу чарасын эзләү нәтиҗәсе булгандыр Шул ук вакытта Гильперт күпмедер дәрәҗәдә русларның җиңелгән дошманга карата гуманлы мөнәсәбәте турында да уйлангандыр Шунысын искә төшерик: Берлин операциясе башлануга өч көн кала гаскәрләр Австрия башкаласын азат итә. һәм дөнья Америка президенты Франклин Делано Рузвельтның үлүе турындагы хәбәрне ишетә Ул көннәрдә сүз бер-берсенә бөтенләй бәйләнеше булмаган шушы ике вакыйга, факт хакында барды. Без. Тәһран һәм Ялта конференцияләрендә катнашып, исемен тарихта калдырган президент Рузвельтның үлеме уңаеннан үзебезнең кайгы хисләребезне яшермәдек Аның фашистлар Германиясе һәм милитаристик Япониянең тулы капитуляция ясау көннәренә кадәр яши алмавына кайгырдык. Ул көннәрдә Курляндия группасының төп штабында хәлләр бик тә мөшкел була. 10 һәм 11 апрельдә үк инде штабны « рус самолетлары» бик каты бомбага тота. Вилладан бункерга күчәргә туры килә 16 апрельдә генерал Гильперт штаб начальнигы Ферч белән янәшә блиндажда, ә 18 апрельдә инде Берлинда була Потсдамда җир астында традицион төстә Гитлерның туган көнен бәйрәм итәләр Аның якын фикердәшләре хәзер Черчилль белән Американың яңа президенты Трумэнга өмет баглый Алар. Рузвельт үлгәч. Англия белән АКШның идарәче даирәләре арасындагы өченче Рейхның хәрби потенциалын саклауны һәм Советлар Союзына каршы тору өчен берләшүне яклаган группаларның активлыгы артырга тиеш дип уйлый Генерал Гильперт белән оператив идарә начальнигы Рихтер Потсдамда Гитлерның туган көне уңаеннан үткәрелгән кабул итү мәҗлесендә булалар «Курляндия» группасы командующие белән Гитлер арасында барган әңгәмә хакында Рихтер безгә 12 майда болай дип сөйләде «Гильперт гаскәрләрнең зур группасының (390—400 мең солдат һәм офицер) киләчәктә дә Кур- ляндиядә торуының максатка ярашлы булуына шик белдерде Ул саклык белән генә Курляндия дивизияләрен диңгез аша Берлин юнәлешендәге фронтларга — Жуков һәм Рокоссовский гаскәрләренә каршы чыгару турындагы фикерен белдерде Моңа каршы Гитлер, ачулы төстә. Берлин Совет һәм аның союзниклары гаскәрләре кулында калган очракта да Курляндия ярыматавын сакларга кирәк дип җавап бирде Командующийның аптырашта калганын күргәч, фюрер үзенең Черчилль белән союзына ышануын Балтикадагы әзер плацдармны һәм гаять зур техникасы булган армияләр груп- пировкасын инглизләр кулына бирергә өлгергән очракта, нацист җитәкчелеге шактый дәрәҗәдә амнистия алачагына исәп тотуын әйтте» Ул чакта безгә Рихтер сөйләгән бу сүзләр «фюрерның саташуы» гына булып тоелган иде Әмма сугыш беткәч үк Черчилльнең безнең илгә каршы сәйләнен. Трумэнның «атом шантажы >н ишеткәч, уйланырга мәҗбүр булдык Күптән түгел Англиядә архив идарәсе -Уойтхол серләре»н өйрәнү мөмкинлеген тудырды Документлар раслаганча. У Черчилль сугыштан соң «алты атналык өченче бөтендөнья сугышы» стратегиясенә өмет баглаган икән 1953 елгы документларның берсендә «СССРга һөҗүм итү»нең Көнбатыш өчен бердәнбер нәтиҗәле чара икәнлеге әйтелә 1945 елның язында штаб начальнигы Ферч һәм полковник Рихтер баш командующийга басым ясарга тырышалар Алар котылу чарасын гына эзләмиләр. әлбәттә. Кенигсбергны кулда тоту өчен армияләрнең бөтен группасын Курляндиядән Көнбатыш Пруссиягә күчерүдән дә яхшырак юл күрмиләр Безгә шундый мәгълүматлар да билгеле апрель ахырында сапер подразделениеләре Виндава белән Либавага причаллар төзергә китәләр Биредән гаскәрләрне Германиягә озату күздә тотыла Солдатлар арасында: Англия властьлары үзләре торган портларга күчәргә ризалык биргәннәр икән. — дигән хәбәр дә тарала Монда иң төп рольне, әлбәттә, Гитлерның тыюы түгел, ә безнең гаскәрләрнең. Балтик флоты һәм Ленинград фронты авиацияләренең һөҗүмне туктаусыз көчәйтә баруларында иде Гаскәрләрне эвакуацияләү планы барып чыкмагач, гаепне «җиңеләйтү» өчен мөмкин булган барлык вариантларны файдаланырга туры килә Гиль- перт 30 апрельдән 3—4 майга кадәр контр-адмирал Дениц биргән беренче боерыкларны юк итәргә куша Чөнки Берлин алынгач, паника башлана, тәртипсез рәвештә Швециягә качу очраклары күбәя. Генерал Ферч безгә Гильперт белән Рихтер Берлинга китәр алдыннан үзләренең өчәүләп гаскәрләрне Штеттин һәм Любек районнарына күчерү вариантын җентекләп тикшерүләрен сөйләде Маршал Рокоссовский гаскәрләренә флангтан һөҗүм итү варианты да күздә тотылган булган икән. Әмма дошман бернәрсәне дә үзгәртерлек хәлдә түгел. Курляндия группасының язмышы совет командованиесе кулында иде инде. Үзе икърар иткәнчә. Ферч үзләрен «тулысынча һәм берсүзсез капитуляция, әсирлектә газап чигү ояты» көткәнлеген бик яхшы аңлый. Февраль ахырында Ферч баш командующий ставкасына юл тота, анда гаскәрләрне кичекмәстән Германиягә күчерү зарурлыгын тагын бер кат дәлилли Фленсбургтан Курляндиягә ул 3 майда кайта һәм командующийга эвакуация турында приказ һәм җентекле күрсәтмәләр тапшыра 1945 елның 6 маенда Реймста союзниклар каршында капитуляция турындагы сөйләшүләр һәм башлангыч беркетмәгә кул кую барып чыкмагач. Курляндиядә ашыгыч төстә гаскәрләрне Германиягә күчерүгә әзерлек эшен җәелдерәләр 7 май иртәсендә 16 нчы армия берләшмәләре һәм частьлары «дингез позициясе» дип аталган урынга чигенә башлыйлар. Маршал Л А Говоров уң фланг сугышчыларына дошманны эзәрлекләргә приказ бирә Шул ук көнне Тукумс, Салдус. Брацаны шәһәрләре алына Шулай да «Курляндия» группасы командованиесе Германиягә 40 меңнән артык солдат һәм офицерны озатып өлгерә, шуларның 25 меңләбе 7—8 майда диңгез юлы белән китә Кечкенә генә кәгазь кисәге — чакыру билеты, ә аның артында Гильперт хатының караламасы Гильпертның йокы бүлмәсендә табыла Аның өстендә өр-яңа «Маузер» пистолеты ята Ул чакта без. Гильперт өметсез хәлдән чыгу юлын хурлыклы төстә әсирлеккә төшеп, тиешле җәза алуга караганда атылып үлүдә күргәндер, дип уйлаган идек Әмма Курляндия группасы идарәсендә Гитлер белән Геббельс үрнәгенә иярергә теләүчеләр булмаган. Бу да, күпмедер дәрәҗәдә, хәрби җинаятьчеләр нәрсәгәдер өметләнгәннәрдер күрәсең, дигән фимер тудырды Либавага күчәргә ниятләү дә Гильпертның аптырашта калуын раслый. Бу хакта миңа 12 майда штаб коменданты капитан Кошерек әйтте 7 майда Деництан капитуляция турында приказ алгач, командующийның адьютанты Либавага (хәзерге Лиепая) шәраб, шоколад һәм тәмәке төялгән ике машина җибәрү турындагы боерыкны җиткерә Әмма. Либавага килгәч, беренче машинаның шоферына йөкне кире Пелчи замогына илтергә кушыла. Штабка 9 майда гына әйләнеп кайткан икенче машина белән дә шундый хәл була Әмма хат проектына — Гильпертның маршал Л А Говоровка мөрәҗәгате эчтәлегенә әйләнеп кайтыйк Аңа 1945 елның 8 мае датасы куелган Гильперт әле нинди приказ аласын белмәгән көн була бу Ул маршал Говоровны үз кулы астында булган Курляндия группасының боерык алырга әзер икәнлегенә һәм ■■ аларны каршылыксыз үтәргә» ышандыра Шуннан соң ул. моңа җавап итеп, маршал Говоров, бәлкем, гаскәрләренең күрсәткән батырлыкларын «исәпкә алып- һәм «хөрмәт итеп», аларга салкын коралларын үзләрендә калдырган хәлдә ирекле һәм мактаулы төстә Рейх территориясенә чыгарга рөхсәт итәр дигән өмет белдерә. Ниһаять, ул болай дип яза: Әгәр дә Сез. маршал әфәнде, үзегезне минем үтенечне канәгатьлән дерергә вәкаләтле дип санамыйсыз икән, әлеге үтенечемне үзенең җиңүләре белән Европаның беренче солдатына әверелгән маршал Сталин әфәндегә җиткерүегезне үтенәм Зур хөрмәтемне белдереп калам-' Инде хәзер 41 ел үткәч, бу документ хакында ни дә булса өстәп әйтү кирәкме икән7 Әмма шунысын искә төшереп үтми булмый, комиссия членнары аны бик җентекләп тикшерделәр һәм төрле фикерләрен белдерделәр Чөнки Гильпертның мондый адымы көтелмәгән һәм гаҗәпләнерлек иде Әмма без моны Курляндия группасының тулысынча капитуляциягә әзер булуыдыр дип тә фараз иттек Шуның өстенә дошманга карата безнең гаскәрләр күргән түбәндәге чараларны да онытмаска кирәк 7 майда маршал Говоров һәм Хәрби совет члены генерал В. Богаткин Курляндия ярыматавында урнашкан фашист гаскәрләре өстенә немец телендә язылган листовка- мөрәҗәгать ташларга дигән карарга килделәр Листовканың текстын 51 нче армия типографиясенә бирделәр һәм аны тиз генә 70 мең данәдә бастырдылар. Фронт политидарәсе начальнигы генерал Пигурнов исә бөтен фронт линиясе буена тавыш көчәйткеч аппаратлар куярга һәм 7 майда кичке сәгать 8 дән Курляндия группасы командованиесенә маршал Л. Говоров ультиматумы текстын тапшыра башларга приказ бирде. Боларның барысы да дошман гаскәрләренә тәэсир итми калмагандыр, әлбәттә Вакыйгалар күз иярмәс тизлек белән барды 8 майда сәгать 7 дә һәм 8 сәгать 45 минутта Ленинград штабы радиостанциясе радиограмма текстын язып ала. Анда болай диелә: «Икенче Балтик буе Фронты командующиена. Гомуми капитуляция кабул ителде. Элемтә урнаштырам һәм сорыйм фронт командующие белән нинди дулкында элемтә урнаштырырга мөмкин7 Безнең дулкыннар 3050 һәм 2175 (98.3 һәм 137 9м ) Курляндия гаскәрләре группасы командующие пехота генералы Гильперт» Безнең оперативниклар дошманның төп штабында 2 нче Балтик буе фронтының бетерелүен һәм аның гаскәрләренең маршал Говоров командалыгына бирелүен белмәүләренә һәм өстәвенә безнең фронтны Ленинград фронты дип белүләренә гаҗәпләнделәр. Озак та үтмәстән, маршал Говоров түбәндәге җавапны бирергә кушты «Курляндия группасы командующие генерал Гильпертка 1 Минем белән элемтәне 98.3 м дулкында тотарга 2 Реймста килешенгәнчә, капитуляция турында сөйләшүләр алып бару өчен Сезне яки хәрби хәрәкәтләрне туктату һәм капитуляцияне кабул итү. аның тәртибе» турындагы килешүгә кул кую өчен вәкаләтле вәкилегезне көтәм Фронт линиясен бүген. 8 5 45 елда Мәскәү вакыты белән 15 00 дә Скрунда — Пампали юлындагы Сунас пункты янында чыгарга тиешсез. Сезне яки Сезнең вәкилне алгы сызыкта минем вәкил көтәчәк 3. Сез яки Сезнең вәкил фронт линиясен үтеп чыгу өчен шартлы сигнал итеп түбәндәгеләрне куям ак флаг күтәрелсен һәм быргычы трубада «Барыгыз да тыңлагыз>ны уйнасын Минем яктан да шундый ук сигналлар булыр 4 Үзегезнең гаскәрләрегезгә 1945 елның 8 маенда көндезге сәгать 2 дән Сил и участогында (Салдустан 16 км көньяккөнбатыштарак) һәм Вента елгасы участогында хәрби хәрәкәтләрне туктатырга боерыгыз. Бу хакта Сезнең гаскәрләр оборонагызның алгы сызыгында, күрсәтелгән участокта, ак флаглар куеп, миңа ышанып тапшырылган гаскәрләргә хәбәр итәргә тиеш • Маршал Л А Говоровның һәм аның штабының карары 5—7 көн эчендә фашистларның Курляндиядәге группасын әсирлеккә төшереп, аны коралсызландыруны. бөтен Курляндия ярыматавын биләп алуны күздә тота иде Капитуляция шартларын 9—10 майда түбәндәге тәртиптә үтәү план- лаштырылды 8 майда Урта Европа вакыты белән 23.00 дә җирдә, һавада, диңгездә барлык хәрби хәрәкәтләр туктатылып, барлык пехота дивизияләре үзләренең көчәйтелгән средстволары белән берлектә оборонаның алгы сызыгыннан туплану районына, ә алгы сызыктан 4—5 километр ерактагы- лар 9 майда сәгать 11 дән башлап чыгарылсын Либава. Кулдига һ б шәһәрләрдән һәм әлеге шәһәрләр районнарындагы аэродромнардан, зур торак пунктларыннан немец гаскәрләре 9 майга сәгать 8 гә чыгарылырга тиеш Бу шәһәрләрдә һәм немец гаскәрләре урнашкан барлык территориядә корылмаларны җимерү җиһазларны, техниканы һәм мөлкәтне юк итү катгый тыелды Немец частьларын һәм берләшмәләрен махсус әзерләнгән лагерьга чыгаруның тегәл тәртибе билгеләнде Беренче булып 81. 19 нчы латыш. 11. 263. 225, 13 нче пехота дивизияләре, 12. 14 нче танк дивизияләре чыгарыла. Группа командующие. 16 һәм 18 нче армияләр командующийлә- ре 9 майда сәгать 12 гә корпус командирлары кичке сәгать 4 кә үз машиналарында үз рацияләре һәм хезмәт күрсәтүче персоналлары белән бергә Мажейкяй шәһәре районына килергә тиеш иде. Аларга капитуляция вакытында үз гаскәрләре белән идарә итү мөмкинлеге тудырылды Капитуляция турындагы килешүгә кул кую моментыннан башлап Курляндия группасы командующие. 16 һәм 18 нче армияләр командующийләре совет командалыгы приказларын һәм күрсәтмәләрен берсүзсез үтәделәр Капитуляция тәртибен маршал Говоров вәкиле—генерал-полковник Попов 8 майда кичке сәгать 4 тә Курляндия группасы баш командущие вәкиле — командующийның тыл буенча урынбасары генерал-майор Раузерга тапшырды Аңа генерал Раузер 1945 елның 8 маенда төнге 10 сәгать 6 минутта кул куйды. Маршал Говоров приказы нигезендә безнең фронтның һәрбер армиясе кирәкле күләмдә берләшмәләр һәм частьлар бирергә, алары исә 9 майда билгеләнгән маршрут буенча максималь тизлектә ярыматауга кереп, портларны. аэродромнарны, төп шәһәрләрне, юл узелларын биләп алырга тиеш. Ә гаскәрләрнең төп массасы үз урыннарында кала һәм бары тик, немец дивизияләрен әсирлеккә төшереп, коралсызландыргач кына, өлешчә алга таба хәрәкәт итә Гаскәрләрнең төп өлеше Курляндиягә берничә көннән соң гына керде һәм тыныч лагерь тормышына күчте. 8 май вакыйгаларына әйләнеп кайтыйк Безнең гаскәрләр уң флангта һөҗүмне дәвам иттерделәр һәм берничә шәһәрне, зур торак пунктын алдылар Башка армияләр сугышмады, 150 километрдан артык озынлыктагы фронтта тыныч иде. 8 майда таң ату белән үк һавада безнең самолетлар күренә башлады. Аларның саны артканнан-артты Курляндиянең беркайчан да бер көн эчендә бу кадәр самолет күргәне булмагандыр Совет авиациясе Балтик суларын контрольдә тотты, ярыматау портларыннан судноларның чыгуына ирек куймады Либава. Виндава портлары даими күзәтү астына алынды. Көннең икенче яртысында дошман ак флаглар элә башлады Ак флаглар эленгән һәм атыш тукталган участокларда солдат һәм офицерлар төркемтөркем яки ялгыз безнең гаскәрләр урнашкан якка күчә башладылар. Кичке сәгать 3 тә армия станцияләре баш командующий генерал Гильперт приказын тапшыра башлады «Маршал Говоров 1945 елнын 8 маенда 14.00 сәгатьтән сугыш хәрәкәтләрен туктату турындагы тәкъдимне кабул итте Кичекмәстән гаскәрләргә фронтта ак флаглар элү турында хәбәр итәргә Бу чараның каршылыксыз үтәлүенә ышанам Чөнки безнең киләчәк язмышыбыз шуңа бәйле Частьлар үз позицияләрендә калырга тиеш» Бер үк вакытта безнең радиостанцияләр корпус һәм дивизия командирларының приказларын да тотты Алар арасында, мәсәлән, менә мондыйлары да бар иде «Көндезге сәгать 2 дән сугыш хәрәкәтләрен туктатырга һәркайда ак флаглар эләргә. Бернинди каршылык күрсәтмәскә. Руслар безнең позицияләргә якынлашса, урыннарда калырга» Яки: «Сәгать 14.00 дән ут ачмаска боерык бирәм» Радиотелеграммалардагы һәм армияләр группасы штабы документларындагы күрсәтмәләрне чагыштырып карау баштагы югалып калуны гына түгел, ә гаскәрләрне Курляндиядән чыгару турындагы буш хыялларны да раслый Бер яктан. 8 майда җиңелгән фашистик Германиядән бик тиз рәвештә «немецларны Көнчыгыштан чыгару» турында телеграммалар ява. икенче яктан, командование капитуляция шартлары турындагы карарга кул куйганга кадәр совет командалыгының ниндидер ташлама ясавы турындагы буш өметләрдән ваз кичми. Группа командующиеның • якын көннәрдә власть бирелгән рус офицерларының килүе» һәм «алар белән лояль мөгамәләдә булырга кирәклеге» турындагы приказларыннан генерал Раузерның Ленинград фронтыннан кичке сәгать 4 ләр тирәсендә «Капитуляция шартлары»н алганнан соң тулы капитуляция турындагы актка ни өчен алты сәгать үткәч кенә кул куюы бик яхшы аңлашыла. Гомумән немец гаскәрләре үз командованиеләренең сугыш хәрәкәтләрен туктату турындагы приказларын тыныч каршылыйлар Бары тик 19 нчы латыш һәм 12 нче танк дивизияләрендә генә паника булып ала. 16 нчы армия штабының оператив бүлеге бу дивизияләрдәге паника һәм тулы 180 капитуляция турындагы приказны үтәмәү очраклары турында хәбәр итә 9 майда иртүк маршал Говоров Гильпертка приказ тапшыра «9 майда Мәскәү вакыты белән сәгать 10 да Балтик фронтының хәрби суднолары Либава һәм Виндава портларыңа керәчәк» Аннары бу судноларны кабул итү һәм аңлашылмаучылык ихтималын булдырмау чараларын күрергә кушыла. Ә иртәнге сәгать сигезләрдә генерал Ферч штаб начальнигы генерал-полковник Поповка командованиенең Мажейкяйга килергә тиешлеге турында 8 майда маршал Говоров биргән приказның үтәлүен хәбәр итә. Чынлыкта исә Гильперт фронт штабына 9 майда иртәнге тугызларда гына юл тота. Ул ялгызы гына булмый Аның белән бергә 16 нчы армия командующие генерал Фолькаммер һәм 18 нче армия командующие генерал Беге килә. Безнең армияләрнең штабларыннан алынган хәбәрләргә караганда, ту- рыдантуры алгы сызыкта торган барлык немец частьларын һәм берләшмәләрен коралсызландыру һәм әсирлеккә алу дәвам итә. 9 май ахырына 50 000 немец солдаты һәм офицеры әсирлеккә төшә. 10 майда инде бу сан 110 000 гә җитә, алар арасында 20 генерал була Безнең армиянең махсус билгеләнгән корпус һәм дивизияләре Җиңү көнендә ярыматауның эченә үк үтеп керәләр һәм 10 майда стратегик яктан әһәмиятле булган Либава. Виндава, Павилоста һәм башка шәһәрләрне билиләр Курляндия группасының төп штабы белән 16 һәм 18 нче армияләрнең штабларын кичекмәстән контрольгә алырга һәм юк итәргә кирәк иде Җиңү көнендә фронт штабының күп кенә офицеры гаскәрләрдә була, ә Мажейкяйда калганнары Җиңү көне шатлыгын бәйрәм итә Кыска гына митинг булып ала Кыска, әмма гадәттән тыш тәэсирле чыгышларда Ленин партиясенә, тылдагы совет кешеләренә рәхмәт сүзләре яңгырый Ватан өчен гомерләрен биргәннәр тирән кайгы хисе белән искә алына Бар кеше тирән дулкынланган Шатлыкны тылдагы туганнар һәм дуслар белән уртаклашу теләге туа 9 майда Казанга хат яздым «Бүген Җиңүне бәйрәм итәбез Әле генә митингтан кайттым да ашыгып хат яза башладым Кичен Ленинград артистлары концерты булачак. » Бу көн турында җентекләп язарга вакыт булмады, шунлыктан 14 майда язылган хатта да Җиңү көне турында әйтелә: «Җиңү көнне өйләгә кадәр эшләдем, аннары бераз шәһәрдә йөрдем Кичен задание алдым да төн буе мөһим һәм мавыктыргыч эшкә әзерләндем Иртәнге дүрттә Курляндиягә фронтның төп штабына киттем Анда кичәге көнгә кадәр булдым» 9 майда үткәрелгән митингка «Суворовец* исемле фронт газетасы чыкты. Бу бәйрәм санын аеруча көтеп алдык, чөнки анда тарихи ике документ басылган иде Беренчесе — СССР Верховный Советы Президиумының «9 майны Җиңү бәйрәме итеп игълан итү» турындагы Указы, икенчесе — «Германия кораллы көчләренең берсүзсез капитуляция ясавы турындагы актка кул кую» хакындагы хәбәр Газетаның өченче битен ул вакытта бик популяр фронтовик-шагыйрь Яков Хелемскийның «Җиңү байрагы» дигән поэмасы алган иде Көннең икенче яртысында фронт командующие приказы нигезендә штаб начальнигы Курляндия группасы армияләре штабларын һәм төп штабны кабул итеп алу һәм юк итү өчен вәкаләтле комиссияләр төзү белән шөгыльләнде. Идарә һәм бүлек начальникларына төзелә торган комиссияләр составына кертү өчен офицерлар бирү турында приказ җибәрелде 10 майга каршы төндә комиссияләргә инструктаж ясалды Комиссия начальниклары итеп: төп комиссиянеке (яки N° 1 нөке) — полковник Малинский. 16 нчы армия штабын кабул итү буенча (№ 2) — подполковник Марченко, 18 нче армия штабын кабул итү буенча (ЛЛ 3) — безнең бүлектән майор Шеховцев билгеләнделәр Төп комиссиягә түбәндәге офицерлар керде оператив идарәдән капитан Ионенко, разведка бүлегеннән капитан Мутилов һәм тәрҗемәче кече лейтенант Кулагин, артиллерия идарәсеннән подполковник Головин, бронетанк һәм механикалаштырыпган гаскәрләр идарәсеннән подполковник Раесома- хин. инженерлык идарәсеннән подполковник Бигунов. алемтә идарәсеннән подполковник Коржик, хәрби әзерлек бүлегеннән подполковник Евсеев, тыл идарәсеннән подполковник Монастырский, типография бүлегеннән подполковник Макаров шифр (8 нче) бүлегеннән өлкән лейтенант Соколов һәм махсус бүлектән майор Смертин Комиссия ундүрт кешедән тора иде Төп комиссия белән махсус машина, сак сыйфатында дүрт автоматчы, азык-төлек төялгән полуторка, полуторкада военторг вәкиле белән ирекле эшләүчеләрдән чибәр бер кыз барды Офицерлар һәм сакчылар җиде «Виллис»ка урнашты. 10 майда, пәнҗешәмбе көнне, иртән комиссия Мажейкяйдан чыгып китте Кулдига шәһәренә бара торган юлның сул ягында автомат көпшәсенә ак флагчык бәйләгән солдатны очратканда иртәнге тугызлар иде. Ул Пелчи замогына илтә торган юлда тора иде Ниһаять, утар һәм Пелчи замогы бинасы күренде. Безнең элемтә машинасы карт сирень куагы янында тора иде Шунда ук унлап солдат җыелган Алар безнең автоматчылар һәм шоферлар белән шактый кыю сөйләшәләр, сигарет тәкъдим итәләр, әмма кызыксынуларын һәм борчылуларын яшермиләр Офицерлар безне сәламләп уздылар, әмма туктамадылар һәм сүз башламадылар Полковник Д Л Малинский берникадәр вакыт штаб начальнигы генерал Фридрих Ферч бункерында булды. Озак та үтмәстән, штаб бункерлары ягыннан өлкән офицерлар төркеме килде Комиссия председателе, разведка бүлеге начальнигы подполковник Лизонг һәм аның ярдәмчеләре совет комиссиясен элеккеге баш командующий пехота генералы Гильперт резиденциясенә озата барачаклар, дип белдерде Бераздан безне чәйгә чакырдылар Һәрберебез, дошманлык хисләрен тышка чыгармаска тырышып, капитуляция шартларын үтәү буенча эшлекле сөйләшүләр алып барырга әзер икәнлегебезне күрсәтеп утырырга мәҗбүр булдык Безнең үз-үзебезне тотышыбызның «үзара аңлашуга» ярдәм итәчәгенә штаб генераллары һәм офицерлары белән очрашуга кадәр үк ышана идек Кунак бүлмәсендә әзерләнгән өстәл шаккатырлык ук түгел иде коры печеньелы бутерброд, швед пирогы һәм берничә шешә шәраб Безнең өстәл өстендәге әйберләргә игътибар итүебезне сизенгәннәрдер, күрәсең, подполковник Лизонг. без «ярлы», совет самолетлары һәм Балтик флотының хәрби средстволары аеруча соңгы көннәрдә Германиядән азык-төлек китерергә ирек бирмәделәр, диде Иртәнге чәй ярты сәгатьләп дәвам итте. Сүзгә комиссия председателе генә кушылды Чәйдән соң элекке командующийның кабул итү бүлмәсенә күчтек һәм озын өстәл тирәли утырдык. Председатель урынын полковник Д Л Малинский алды Уң якка генерал Ферч, аның белән янәшә полковник Рихтер, разведка бүлеге начальнигы подполковник Лизонг һәм бүлек начальниклары урнашты Штаб начальнигы артына тәрҗемәче майор сыенды Өстәл янында егермедән артык кеше бар иде Генерал Ферч белән подполковник Рихтерга мөрәҗәгать итеп, комиссия председателе болай диде «Безнең комиссия гаскәр төрләре буенча белгечофицерлардан тора, һәм комиссиянең һәр члены тиешле рәвештә сезнең төп штаб вәкилләре белән эш алып барачак ■ Генерал Ферч. идарә һәм бүлек начальниклары сезне булган документлар белән таныштырачаклар, диде һәм әле 7 майда ук документ һәм материалларның күп өлешенең юк ителүен дә яшермәде «Вәкаләтле» генерал һәм өлкән офицерларның күрше бүлмәдә көтеп утыруларын әйтте ул. Минем хәрби хәрәкәтләр журналлары турындагы соравыма полковник Рихтер җавап бирде «Хәрби хәрәкәтләр көндәлеге»н алып баручы ярдәмчесе 5 майда ук инде ике чемодан белән Швециягә киткән икән Часть һәм берләшмәләрнең штандартлары (байраклары) юк ителгән Бу эшләр үч алудан куркып эшләнгән. Әмма без бу чараларның «СС» һәм гестапо ягыннан басым, приказ нәтиҗәсендәме яки стихияле төстә эшләнгәме икәнлеген төшенмәдек Оператив идарә начальнигына яңадан бер тапкыр сорау белән мөрәҗәгать итәргә туры килде Полковник Рихтер минем сорауга бик кыска итеп җавап бирде. Часть һәм берләшмәләрдә штандартлар бөтен кеше күңелен биләп алган өметсезлек һәм курку нәтиҗәсендә юк ителде, диде ул. Киңәшмә тиз бетте, шундук оператив документлар белән танышу, гаскәрләрнең кайда урнашуын, алар белән идарә итүнең, хәрби составның ничек оештырылуын, махсус мөлкәтнең нинди хәлдә булуын һ. б тикшерү башланды Бер үк вакытта полковник армия, һава флоты штабларына һәм тыл начальнигына совет командованиесе комиссиясенә кирәкле мәгълүматларны бирү турындагы боерыкка кул куйды Алар арасында түбәндәгеләр бар иде гаскәрләр составының саны, 9 майга дислокация картасы, тиешле парламентарийлар җибәрмәгән 19 нчы латыш. 12 нче танк һәм 11 нче пехота дивизияләренең дислокацияләре хакындагы мәгълүматлар Әлеге документларны әзерләгән вакытта сугышчылар санын «штаб идарә итә торган» частьлар буенча гына бирү күздә тотылды. «Мәгълүматлар дөрес булырга тиеш» диелгән иде документта Оператив идарә начальнигы башлыча мәгълүматларны 10 майда көндезге сәгать икегә телефон яки телеграф аша хәбәр итәргә кушты Ахырдан ике өстәмә бар иде: тыл начальнигы өчен — «совет командованиесе госпитальләргә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткәнлектән, яралыларның күпме икәнлеген хәбәр итү» һәм составында «латыш иреклеләре» булган 16 нчы армия штабы өчен—маршал Говоровның аларны СС» гаскәрләре исәбенә кертмәве турындагы хәбәрләр. Бу хакта 19 нчы латыш пехота дивизиясенә кичекмәстән хәбәр итәргә кушылды Комиссия председателе элемтә узелында, аеруча «ФАУ-4» установкасында, автопаркта һәм башка объектларда каравылны көчәйтергә кирәклеген әйтте, генерал Ферч белән полковник Рихтерның бу мәсьәләдә шәхси җаваплы булуларын исләренә төшерде Кичке сәгать бишләрдә бер сәгатькә төшке ашка туктадык. Рихтерның боерыгын үтәп, көн ургасында армия һәм корпуслардан мәгълүматлар килә башлады Аларны идарә һәм бүлек начальниклары тикшереп чыкты, аннары безнең комиссия членнарына бирделәр Көн ахырында Һәм 11 май төнендә гаскәрләрнең составы турындагы мәгълүматлар, хәрби берләшмә һәм частьларның 9 майга дислокация картасы. шулай ук тыл частьлары һәм учреждениеләренең дислокация картасы. тәэмин ителешне турындагы мәгълүматлар һ. б алынды Кичке 9 ларда барлык төп документлар пакетларга салынды, мин аларны безнең штаб офицерына тапшырдым Пакетны алу турында кул куйгач, фронт штабы начальнигы ярдәмчесе шундук самолетларның күтәрелү һәм төшү мәйданчыгына китте һәм документларны Мажейкяйга кирәкле урынга үз вакытында кайтарып җиткерде Төп эш эшләнде, әмма без алдагы көндә тагын да катлаулырак эш - штаб составындагы 1054 кешене хәрби әсирлек хәленә әзерләү торуын аңлый идек. 11 майда комиссия үз эшен сәгать 10 да башлады Һәм төшке ашка кадәр беренче көндәге кебек үк бик киеренке эшләде Кичке сәгать 4 ләрдә Д. Л Малинскийга рация аша маршал Говоровның Курляндия группасы штабын кичекмәстән барлык алемтә средствола- рыннан мәхрүм итү һәм кешеләр составын хәрби әсирләр хәленә күчерү турындагы приказын тапшырдылар Шул вакытка 10 нчы гвардия армиясеннән дүрт офицер белән автоматчылар ротасы килеп җитте, ул шундук элемтә узелын ышанычлы сакка алды Сәгать бишләрдә вәгъдә ителгән бер сәгатьлек тәнәфес белдерелде Комиссия председателе комиссия членнарының кайберләреннән үз сорауларына кирәкле җавапларны алды да. кабул итү бүлмәсенә сәгать алтыда җыелырга кушып, чыгып китте Штабны юк итү тәртибе фәкать кичке алты сәгать кырык минутта гына килешенеп бетеп, председатель без көтеп утырган бүлмәгә керде Шундук генерал Ферчны чакырып китерделәр Полковник Малинский шактый әдәпле төстә: «Генерал әфәнде, мин маршал Говоровтан приказ алдым Ул приказ нигезендә Сезнең штаб үз функцияләрен туктата һәм бүген. Мәскәү вакыты белән 22 сәгатьтә хәрби әсирлек хәленә күчерелә», диде Фашист армиясенең кикриге шиңгән әтәче бу сүзләрне бер караганда тыныч кына тынлады кебек Бары тик игътибар белән күзәтеп торгач кына без аның йөзендә югалып калу һәм курку күрдек Бераз тынлык хөкем сөрде, аннары комиссия председателе дәвам иттерде Мин Сездән, генерал әфәнде шундый боерыклар бирүегезне үтенәм Барлык средствола- ры белән берлектә элемтә узелын кичекмәстән безнең сак астына тапшырырга Штабның барлык мөлкәтен һәм автопаркны безнең офицерлар һәм безнең сак астына тапшырырга Сезгә һәм сезнең офицерларга блиндажлардан замокка, аскы катның уң ягына күчәргә Сул як — офицерлар составына, иске кат һәм замок тирәсендәге йортлар рядовой с<кгавка* Тагын кыска гына тынлык урнашты Бар кеше ашыгып язган генералны күзәтте Ул. башын күтәреп, һәрберебеагә күз ташлагач һәм карашын председательгә төбәгәч кенә, полковник Малинский бол ай диде -Мин шуны кисәтеп куям безнең сак астына күчкәнгә кадәр барлык мөлкәтнең сак лануына һәм кешеләр составын хәрби әсирләр хәленә күчерү процессындагы тәртипкә тулысынча Сез җаваплы» Ферч безнең тәрҗемәчегә мөрәҗәгать итте. Анысы комиссия таләпләрен кабатлады Ферч үз штабын юк итү тәртибе һәм шартлары буенча берничә сорау бирде дә үзенең шәхси тәрҗемәчесен чакыруны үтенде. Үтенеч канәгатьләндерелде Кабул итү бүлмәсенә майор керде, аның ярдәмендә билгеләнгән шартларны үтәүнең кайбер детальләре ачыкланды Генерал, «әгәр мөмкин булса» үзен башка тоткарламавыбызны үтенде, чөнки штабны хәрби әсирлек хәленә күчерү өчен вакыт бик аз калып бара иде. Әмма комиссия председателе аны беразга тоткарлады, генерал һәм офицерларны коралсызландырырга, фотоаппаратларны тапшырырга кирәклеген әйтте. Моңа Ферч Мин инде приказ бирдем, һәм ул төгәл үтәлер, дип ышанам».— дип җавап бирде Аннары комиссия председателе: "Штаб территориясендә кайда да булса регистрациягә алынмаган рация табылу ихтималы мөм- кинме?»— дип сорады Моңа каршы Мөмкин түгелдер, дип уйлыйм Мин барлык средстволарны Сезнең вәкилләргә тапшырырга приказ бирдем Шулай да өстәмә чаралар күрермен»,— дигән җавап ишетелде. Шуннан соң генералга үзенең элекке штабына китәргә һәм бирелгән күрсәтмәләрне үтәргә рөхсәт ителде. Шунысын әйтим, ул 8 майдан 9 майга каршы төндә үк әле барлык гаскәрләргә кичекмәстән капитуляция турындагы боерыкка кул куярга мәҗбүр булган иде. 10 майга штабка без килүгә ул штабның барлык идарәләре, бүлекләре һәм подразделен иел әре өчен боерыкка кул куйган Анда сүз безгә тимәү, лояль карау, махсус рөхсәт булмый торып, элемтәгә кермәү турында бара иде. Будапештта булган кебек берәр нәрсә килеп чыкса, үз гомеренең бетәчәген аңлый иде генерал Шунлыктан, чәчләре бик иртә агарган, үткен карашлы, төссез күзле бу кешенең бөтен ихтыяр көче ничек тә исән калуга, үзен ихтимал «яңа» « зур эш өчен «саклауга юнәлдерелгән иде Ул Ленинград янында да, биредә, Курляндиядә дә, командующийлар приказын фәкать солдат буларак кына үтәгәнлегенә ышандырырга тырыша иде 10 майда иртәнге аш вакытында ул үзенең беркайчан да нацизм яклы булмаганлыгын, 1944 елда «Браухич эше» буенча бәлагә очраклы төстә генә эләкми калуын, ниһаять, үз штабында гестапочыларның аның өстеннән күзәтү алып бармаганлыгына ышанып бетмәвен аңлатып маташты. Комиссиянең төгәл һәм күп эшләве, штабның элекке җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән немец педантлыгы нәтиҗәсендә 11 майда кичке сәгать 10 да штабның бөтен составы хәрби әсирлек хәленә күчерелгән иде. Нәкъ сәгать 10 да. совет комиссиясенә алынган боерыкларның өч сәгать элек үтәлүен хәбәр итәр өчен, генерал Ферч килде Аның белән адъютанты һәм тәрҗемәчесе бар иде Үз докладын ул -Менә хәзер барысы да тәмам Без — әсирләр»,— дип тәмамлады Комиссия председателе генералдан үзенең һәм ярдәмчеләренең ничек урнашулары турында сорады Җавап мондый булды «Вакыт бик тә аз иде, без әйберләребезне күчереп кенә куя алдык. Төнлә әйбәтләбрәк урнашачакбыз» Аннары ул болай диде «Солдат һәм офицерлар урнашкан урыннарга барып, аларга тәртип һәм дисциплинаны катгый төстә үтәргә кирәклеген әйтергә рөхсәт ителерме миңа?- Комиссия председателе «Рәхим итегез. Сезнең белән безнең тәрҗемәче йөрер».— диде Ферч «Дисциплинаны моңарчы булган дәрәҗәдә саклау максатында, солдат подразделениеләренә берәр-берәр офицер куярга кирәк түгелме7 » Полковник Малинский бик азга гына уйга калды, аннары комиссия члены, политик идарә вәкиле белән киңәшеп алды Җавап кыска, әмма катгый булды «Фельдфебельләр кую яхшырак булыр» Комиссия председателе генералга тырыш, оешкан эш күрсәткәне өчен» рәхмәт әйтте һәм тыныч йокы теләде Безнең көндәлеккә «Шулай итеп, 11 майда 22.00 сәгатьтән Курляндиядәге армияләр группасы хәрби әсирлектә»,— дигән сүзләр язылды Төнге сәгать 11 ләр тирәсендә комиссия членнары кабул итү бүлмәсенә тагын җыелды. Алар лагерьның һәм элекке төп штаб мөлкәтенең ничек саклануын тикшерүләре турында хәбәр иттеләр. 12 майда иртән комиссия членнары штабның элекке бүлек һәм идарә начальникларыннан сорау алуны дәвам иттерделәр. Комиссия председателе. оператив идарә вәкиле белән берлектә, полковник Рихтердан опера- тив-техник характердагы, аеруча 1945 елның март аенда булган сугышларга кагылышлы мәсьәләләр турында сорашты. Әңгәмә бер сәгатьләп барды. Аның төп максаты фронт штабы начальнигы М. М. Поповка комиссия председателенең доклады өчен өстәмә мәгълүматлар алу иде Әңгәмәбез вакытында Рихтер совет командованиесе комиссиясе белән эшләгән вакытта рус офицерлары арасында начальник һәм аңа буйсынган кешеләр арасында була торган рәсми мөгамәләне күрмәвен әйтте Ул күзәткәнчә, «буйсынган кешеләр (ягъни без — И. И.) кыенсынып яки каушап тормадылар, һәркем үз эшен эшләде, ә барысын бергә алганда, совет комиссиясе бер бөтен булып эш итте». Аннары ул болай дип өстәде: ' Председательнең боерык биргәнен, бар кешегә сиздереп, канәгать булуын яки булмавын күрү кыен иде» Безнең бер-беребезгә хәрби дәрәҗә белән түтел. ә исем-отчество белән мөрәҗәгать итүебез дә аның игътибарыннан читтә калмаган икән Геббельс ведомствосының. Кызыл Армиядә үзара мөнәсәбәт куркуга һәм югарырак чин алдында калтырап торуга корылган дигән гайбәте белән үзе күргән чынбарлык аның миендә һич кенә дә сыеша алмагандыр Көндәлегемдә язылганча. Рихтер белән соңгы очрашуыбыз 13 майда төнге сәгать берләрдә чәй янында булды. Без сорау алуны юкка гына әңгәмә төсендә алып бармадык Сораулар бирдек, безгә бирелгән кайбер сорауларга җавап кайтардык әмма төп максатыбыздан читкә китмәдек Ә максат штаб эше турында, аерым операцияләр буенча (төрле гаскәрләрнең үзара бәйләнештә хәрәкәт итүе һ б.) безне кызыксындырган нәрсәләрне күбрәк белү иде. Шул ук вакытта безне хәрби психология дә кызыксындырды Мин аңа операцияләрнең конкрет берсе турында материаллар мисалында безнең командование һәм штаб адресына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә теләвемне белдердем Ул бик конкрет формада үзенең кайбер фикерләрен әйтте һәм шундук совет командованиесен һич кенә дә тәнкыйтьләргә җөрьәт итмәвен. Курляндиядәге гаскәрләрнең көндәлек хәрәкәтләре нәтиҗәсендә туган кайбер тәэсирләрен генә уртаклашуын белдерде «Сорау алу планы» үтәлгәч, төп мәгълүматлар теркәлгәч фашист дәүләтенең һәм аның коточкыч хәрби машинасының тулысынча һәм хурлыклы төстә җиңелүенең сәбәпләре турында әңгәмә дәвам итте. Үзе әйткәнчә. Рихтер 1944 ел башында ук инде. Ленинград янында ук нәрсәне исәпкә алып бетермәгәнлекләрен . «үз вакытында аңламаганлыкларын». «нәрсәне белмәгәнлекләрен» аңларга тырышкан Фәкать соңгы көннәрдә. Германиянең гомуми һәм тулы капитуляция ясавы турында игълан ителгәч кенә «рус офицерының ниндидер аерым бер эчке кочен, аның интеллектуаль һәм әхлакый өстенлеген» тойган Китәр алдыннан Рихтер, Гитлер һәм аның национал-социалистик партия буенча киңәшчеләре дошманның психологиясен белмәделәр, шунлыктан сугышны оттырдылар, алдан ук үлемгә хөкем ителделәр, диде Ул безнең әңгәмәгә менә мондый нәтиҗә ясады «Сезнең генераллар һәм офицерлар, сезнең штаблар чынлап та шундый югарылыкта иделәр, алар безне кыен хәлдә генә калдырмадылар, ничектер югалып калу һәм зур борчылу тудырдылар. Мин эчемнән җиңелүебезнең котылгысызлыгын 8 майга кадәр күп алдан сиздем. Хәрби машина инерциясе безне туктатып булмас рәвештә упкынга өстерәде ..» Соңгы тапкыр ул безгә мондый сорау бирде «Әсирлектә вакытта миңа өченче рейхның мондый хурлыклы төстә җиңелүенең сәбәпләре турында язу мөмкинлеге тудырылыр микән’» Рихтерга бу мәсьәләне без генә хәл итә алмавыбызны, хәзергә исә Курляндия группасын тулысынча юкка чыгару турындагы шартларны ахырынача үтәргә кирәклеген әйттек, әлеге группа штабының ул кул куйган схемасын көтүебезне исенә төшердек Үзебез генә калгач, без тәрҗемәче белән бер сәгатьләп үткән көндәге вакыйгаларны тикшердек һәм. үзебез дә сизмәстән, озакламый гаиләләребез белән очрашу ихтималы турында сөйләшә башладык Әмма 12 май иртәсенә әйләнеп кайтыйк Бу көнне иртәнге унберенче яртыларда полковник Малинскии ике офицер белән самолетларының күтәрелү һәм төшү полосасына Ленинград фронты штабы начальнигы генерал-полковник М. М Поповны каршыларга китте Без Рихтер белән озак сөйләшмәдек Мин комиссия председателенең аның белән әңгәмәсе вакытында кузгатылган кайбер мәсьәләләрне генә ачыкладым Әле 12 майга каршы төндә үк дежур торган вакытта мине элемтә машинасына чакырып алдылар Оператив идарәдән дежур майор Гильчулин генерал Гвоздков боерыгын үтәгән икән Безнең кыска, әмма эчтәлекле ‘сөйләшүебезнең тасмадагы язмасы сакланып калган -Аппарат янында Малинскийның ярдәмчесе капитан Ионенко» «Аппарат янында майор Гильчулин. Исәнмесез, иптәш Ионенко. Иртәгә, ягъни 12 майда сәгать 11 дә сезгә иптәш Попов килә Аны мәйданчыкта каршыларга һәм үз эшегез турында доклад ясарга әзер булырга кирәк. Минем сүзем бетте Барысы да аңлашылдымы?» Барысы да аңлашылды Каршылауны оештырырбыз һәм докладны әзерләрбез Сезнең суз бетсә, хәерле төн Минем сүз бетте». • Минеке дә бетте Сау булыгыз». Маркиан Михайлович Попов комиссия бинасына килде һәм башкарылган эш хакында башлангыч мәгълүматлар алды Аннары, элемтә узелы һәм автопарк әсирләре урнашкан бинага тиз генә күз йөртеп чыккач, барыбыз да кабул итү бүлмәсенә җыелдык Ул вакытка инде 18 нче һәм 16 нчы армияләр хәрби-һава көчләре штабларын юк итү комиссияләре председательләре чакырылган иде. Генерал М М. Попов комиссияләрнең информацияләрен тыңлады. 18 нче армия штабын юк итү турында майор Н. И Шаховцевның сөйләве аеруча кызыклы булды Аннары, аз гына тәнәфестән соң. генерал Попов комиссия председателенә мондый күрсәтмә бирде лагерьны бик кыска срокта. 15 майга кадәр, тулысынча юкка чыгарырга Моның тәртибе генерал һәм өлкән офицерларны шәхси әйберләре.денщиклары белән бергә. 13 майдан да калмыйча. Тиршкляйга озатырга Калган офицерларны машиналарда Сло- кадагы хәрби әсирләрнең офицерлар лагерена, рядовой составны җәяүләп Вайньодз лагерына озатырга Техниканы транспортлау. үзләштерү, барлык машина һәм кешеләр составын Мажейкяйга җибәрү өчен җитәрлек күләмдә шоферлар һәм белгечләр калдырырга Барлык хуҗалыкны, шул исәптән политмәгариф мөлкәтен җыярга һәм подполковниклар Седлицкий белән Недюха җаваплылыгына тапшырырга Соңыннан аларны Мажейкяйга фронт штабына илтергә Булган барлык документларны, өйрәнү һәм нинди әһәмияткә ия икәнлекләрен ачыклау өчен, разведка бүлегенә тапшырырга. Комиссия членнары 12 һәм 13 майда үз эшчәнлекләрен әлеге күрсәтмәләрне үтәүгә юнәлттеләр Рәсми өлештән соң төшке ашка тәнәфес игълан ителде Төшке ашны әйбәт кәеф белән ашадык, аннары кабул итү бүлмәсенә җыелдык. Анда генерал Попов генерал Ферч белән очрашырга теләк белдергән иде Очрашуда комиссиянең барлык членнары да катнашмады Миңа хәрби хәрәкәтләр тарихчысы» буларак язып барырга рөхсәт ителде Ферч үзенең тәрҗемәчесе белән килде һәм. гадәттәгечә, фуражкасын ике кулы белән корсагының аскы өлешенәрәк кысып, җиңелчә генә баш иеп. җиңүчеләрне сәламләде Генерал Попов председатель урындыгына утырды Ул Ферчны утырган килеш кабул итте, өстәл почмагында бер яккарак куелган креслога күрсәтте Ферч креслога утырды, тезләрен кысып, фуражкасын тезләре өстенә куйды Поповның, әле Бисмарк ук Германияне ике фронтта сугышудан кисәтеп куйган, дигән сүзләренә Ферч берни дип тә җавап кайтармады Әңгәмә үз җаен ала алмады Моңарчы күп сөйләүчән генерал, әйтерсең лә. авызына су капкан иде Ниндидер уңайсыз киеренкелек урнашты. Ферчка очрашуның тәмамлануын әйттеләр. 1945 елның 12 май вакыйгаларына әйләнеп кайтыйк Озакламый Попов. Курляндия группасының элекке штабын юк итүдә Малинскийга уңышлар теләп, китеп барды. Кабул итү бүлмәсенә әйләнеп кайткач, комиссия председателе 13 майның беренче яртысында Тиркшляйга озату өчен, генерал Ферч белән өлкән офицерларны чакыртырга кушты. Ферчка мөрәҗәгать итеп. Малинский аңа үз машинасын, шәхси әйберләрен адъютантын һәм тәрҗемәчесен алырга рөхсәт ителүен әйтте Башка генераллар да үз машиналары, денщик һәм шәхси әйберләре белән баралар Генерал һәм офицерларны озата бару өчен комиссия члены — разведка идарәсе вәкиле капитан Муталов. офицерларны озату өчен майор Иоселев билгеләнде Рядовой состав сак астында җәяүләп барачак Сак начальнигы итеп 10 нчы гвардия армиясеннән майор Саркисьян расланды Төн урталарында генерал Гвоздковтан приказ алынды «Курляндия армияләр группасы штабы начальнигыннан сорап, 13 генералның кайда- лыгын ачыкларга» Шуннан соң фамилияләр һәм хезмәт урыннары санала. Генерал Фөрчның борчулы йокысын бүләргә һәм аны тәрҗемәчесе белән бергә кичекмәстән комиссиянең кабул итү бүлмәсенә чакырырга туры килде 13 генералның фамилиясен игътибар белән тыңлаганнан соң ул тәрҗемәчесе белән сойләшеп алды, фикерләрен туплап, телеграммадагы исемлек тәртибен саклап тормастан, аңлатмалар бирә башлады Аның Пелчидагы соңгы җавапларын китерик «Баш врач, медицина хезмәте генералы Вагнер 30 апрельдә үк, «Висла» группасындагы яралыларны тәэмин итү базасына сөйләшүләр алып бару өчен пароходта Рейх территориясенә киткән иде Штетин тирәсендәрәк автомобиль авариясенә эләккән «Курляндия» пехота дивизиясе командиры Флюгбайль үз дивизиясенең зур өлеше белән 8 майда пароходта Германиягә китте. Генерал Калибе 11 майда Елогеда иде. Тикшерелмәгән мәгълүматларга караганда, совет офицеры аңа автотранспорт колоннасын тылга озатырга боерык биргән Либава крепосте коменданты генерал-лейтенант барон Дигион фон Монтетон 8 майга кадәр үз урынында иде Шуннан соңгы язмышы билгеле түгел. Генерал-лейтенант Коляни, 11 май мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, Кроксете лагерында Аңа Пелчи замогына килергә кушылды Генерал-лейтенант Фишер Курляндиядә Аның хакында 16 нчы армия штабы начальнигы Герсдорф белергә тиеш. 6 нчы «СС» ирекле корпус командиры обергруппенфюрер һәм «СС» гаскәрләре генералы Крюгер, мөгаен, үз-үзен үтергәндер. 11 нче пехота дивизиясе командиры Феар- бент дивизиянең зур өлеше белән пароходта Германиягә китте 18 нче Армия штабы начальнигы генерал Мерктан сорарга кирәк 19 нчы латыш пехота дивизиясе командиры. «СС» гаскәрләре генерал-лейтенанты Штре- кенбахның кайдалыгы билгесез* 8 майга кадәр Салдустан 12 километр чамасы ераклыктагы районда иде 16 нчы армия штабы начальнигыннан ачыклау дөресрәк булыр. 218 нче пехота дивизиясе командиры генерал- лейтенант Ранке 8 майда дивизиядә иде Аны хурлыклы әсирлеккә караганда үлемне артыграк күрүче, инанган солдат дип беләм Авиация командующие, авиация генералы Флюгбайль 9 майга кадәр Виндавадан көньяк-көнчыгышта Пильтене районында иде 6 нчы зенит дивизиясе командиры генерал-лейтенант Антон 9 майга кадәр Айзпуте районында үзенең командалык пунктында иде Һава флоты авиациясенең элемтә начальнигы генерал-лейтенант Затлер Флюгбайль белән бергә булырга тиеш Латвиянең диңгез коменданты контр-адмирал Арнсвольд, ихтимал. 8 майда флоты белән Германиягә киткәндер. «СС» гаскәрләренең Курляндия буенча вәкиле бригаденфюрер Меллер 8 майга кадәр Либавада иде Пароходта киткәндер дип уйларга кирәк» Генерал Ферчка берничә, шул исәптән, генераллар Швеция аша китмәдеме, дигән сорау бирелде Ул мондый сорауларга кире җавап кайтарды һәм берничә тапкыр, барлык диңгез средстволары Киль белән Любенга юл тотты диде . Генерал Ферчның әлеге җавапларыннан соң кайбер күзәтүләр һәм нәтиҗәләр ясарга мөмкин Беренчедән, башлап иң ерткыч хәрби җинаятьләр — «СС» генераллары качкан Чөнки алар йөз меңнәрчә совет кешеләренең тормышы өчен, Ленинград, Новгород, рус халкының изге урыны булган Пушкин таулары, Россиянең төньяк-көнбатыш өлкәләрендәге, Белоруссия һәм Балтик буендагы исәпсез сандагы картларның һәм балаларның җәзалап үтерелүе өчен беренчеләрдән булып җавапка тартылачакларын аңлаганнар Икенчедән, Курляндиядән чыккан транспортларны Германиянең Англия хәрби властьлары контрольлегендәге портларында кабул иткәннәр Бу фактка безнең мөнәсәбәтебезне аңлау кыен түгел Әлеге эпизодта сугыштан соң • салкын сугыш» башлап җибәргән һәм атом белән куркытырга уйлаган Черчилль һәм аның хөкүмәтенең позициясе чагыла 48 генералдан 13 е турында гына төгәл мәгълүмат булмау — бу инде бик үк начар түгел Шунысын да әйтик, безнең гаскәрләр 15—17 майда Курляндия урманнарын тикшергән вакытта 19 нчы латыш пехота дивизиясе командиры. «СС» генерал-лейтенанты Штрекенбах тотылды Аның бер хуторда базда сөт бидоннары арасында карчык киемендә качып ятуын сөйләделәр 13 майда, якшәмбе көнне, иртүк элекке штаб кешеләрен хәрби әсир итеп тиешле урынга җибәрергә әзерлек тикшерелде Иртәнге аштан соң ук комиссия членнарының кыска гына киңәшмәсе булып алды Аннары Д Л Малинский миңа генерал һәм офицерларны озату өчен үзе белән бергә Пелчи замогына барырга тәкъдим итте Иске замокның артында, юл буенда, төрле төстәге машиналар тора, алар янында генераллар, аларның адъютантлары, денщиклары һәм шоферлары җыелган. Безнең машинаны комиссиянең һәм сакчыларның берничә кешесе каршылады Комиссия председателе тагын бер тапкыр озатуга әзерлекне тикшерде һәм сәгать 10 тулып 15 минутта кузгалырга рөхсәт бирде. Генерал Ферч безнең янга килде һәм Малинский белән саубуллашты. КулдинаСкрунда шоссесына беренче булып аның машинасы чыкты. Барлык генераллар тыштан караганда тыныч кына баш кактылар Артиллерия начальнигы карт генерал кулында без ак пудель күрдек Башкаларйы тоткарламыйча. кузгалып китәргә тиешле вакытта гына ул. «Капитан әфәнде, миңа бу этне үзем белән алырга рөхсәт ителерме икән?»—дип сорады. Уңай җавап алгач һәм елмаюымны күргәч, баш иде, денщигы ярдәмендә авырлык белән генә машинасына кереп утырды Генерал арыган, әсирлек оятыннан һәм җәза алачагын сизенгән мескен кеше кыяфәтендә иде Нәкъ шушы кеше артиллерия утларын планлаштыргандыр, ут средстволарын фронт буйлап оператив төстә күчергәндер һәм безнең артиллерия начальникларына күп мәшәкатьләр тудыргандыр дип һич кенә дә уйламассың. Безнең штабларда аны таза, энергияле сугышчы итеп күз алдына китерәләр иде Безнең яннан тагын берничә машина һәм автобус үтте. Фашистлар армиясенең иң зур группаларының берсенең «ми үзәге»н юк итү эше шулай тәмамланды. Көн уртасында председатель Пелсида калган комиссия членнарын җыйды Миңа 13 майда иртәнге якта Курляндиядәге немец гаскәрләре төп штабының тулысынча юк ителүе турында генерал Гвоздковка кичекмәстән донесение әзерләргә кушылды Озак та үтмәстән әзерләнгән документта мондый юллар бар « Генерал-лейтенант Гвоздковка. 1 1945^ елның 13 маенда сәгать 10.00 дә Курляндия группасы штабы юкка чыгарылды. Генерал, офицер һәм рядовойлар түбәндәге санда: 4 генерал. 63 офицер, 812 рядовой, генерал-полковниктан 45 елның 12 маенда алынган шәхси күрсәтмә нигезендә. озатылды Биредә шоферлар һәм мотопарк белгечләре — барлыгы 234 кеше калды» Полковник Малинский үзенең моннан соң да Пелчида калуын кирәк дип санамады Чөнки комиссиянең барлык членнарын диярлек эшләнгән эш турында документлар һәм гомумиләштергән информация белән бергә турыдан-туры начальниклары чакыртып алды, кайберләре хәрби әсирләрне озата китте Өстәвенә бу вакытта Пелчида Седлицкий һәм Недюха группалары эшли башлаган иде инде. Минем күз алдымда фронт штабына соңгы телеграмма җибәрелде: ««Немецлардан калган бик үк әһәмияте булмаган документларны бүген ярдәмчем капитан Ионенко белән җибәрдем Малинский» Ул миңа комиссиядә эшләгәнем өчен рәхмәт әйтте һәм хәерле юл теләде Берничә минуттан инде без — автоматчылар арасыннан алынган ординарецым белән, шоферы немец булган машинага утырдык һәм Пелчи замогыннан чыгып киттек. Пелчи замогында калган офицерларыбыз һәм комиссия председателе 14 майда көн буе штаб әйберләрен тәртипкә китергәннәр, автотранспортны фронт штабына җибәрү өчен әзерләгәннәр Икенче көнне иртә белән бөтен автопарк, махсус машиналар (аларны төнлә төяп бетергәннәр), шоферлар, элемтә һәм картография белгечләре Мажейкяй шәһәренә озатылган 'Колонна начальнигы полковник Д. Л Малинский булган Фашист Германиясенең Курляндиядәге гаскәрләр группасы штабын юк итүгә сарыф ителгән һәм хәтеребездә сугышның соңгы. Бөек Җиңүебезнең беренче көннәре турында тирән эз калдырган берничә көнлек эш шулай тәмамланды