Поэзия
Эмир Махмудов Атакага бара шигырьләр... Яу кырында, тыгыз окопларда Ятып калсалар да шагыйрьләр. Халыкларга авыр вакытларда Атакага бара шигырьләр. Атакага бара Фатих Кәрим. Бар җисеме, тәне талса да. Атакага бара Муса Җәлил. Моабитта башын салса да. Оста генераллар җиңеләләр. Атакага шагыйрь барганда. Шигырьләре Берлиннарны ала, Шагыйрьләре ятып калганда. Үлемнәрне җиңеп үлә шагыйрь... Шигърияттә яши чын ирләр... Шашынмагыз, дөнья җәлладлары!— Атакага чыга шигырьләр. Үткәннәргә салават Ялгыз калган чакларымда Тынгы бирми төстәшем. — Эч серләреңне сөйләп бир,— Дигән сыман яшьтәшем Сынап карый күзләремә. Нинди җавап көтәсең? — Мең сукмак,— ди.— синең алда,— Кайсы юлдан китәсең? Мең сукмакның берсе генә Илтә сөйгән ярыма. Бердәнберем өзелеп көтә. Барып җит. тик арыма... Зур дөнья адаштырдымы Сөйкемле сөйгәнемне?! ' ӘМИР МӘХМҮДОВ (1947) тәнкыйтьче «алим һәм шагыйрь, филология фәннәре кандидаты. «Матурлык тантанасы» исемле шигырь китабы авторы Казанда яши Кемнәр урлап, киң җиһанга Таратты серләремне?! Сөйгәнемнең серен ачып Бирде бер көн сердәшем: — Ул башканы сөя инде! Алар яши гөрләшеп. Ялгыз юлга чыккан чакта Эзләп тапты төстәшем. — Сөйгән ярыңнан хат бар!— дип. Юкка чыкты сердәшем. Кулларымда язган хаты, Аның һәр сүзе алдын: «Хатларым да, күз яшем дә Булыр, ахры, сиңа ят, Гафу ит, сөекле ярым, Үткәннәргә салават!» — Үткәннәргә салават!— дип. Кабатлады иреннәр... Яшеннәр кавыштыралса, Гашыйклар көнләшерләр! ...Күңел күгендә яңгырый Инде менә ничә кат: — Сибәли бәхет яңгыры — . Кайгыларга салават! Яшьлегеңә йөгереп кайт! Мәхәббәткә кире кайт! Сөйгәннәренә кайтала Җирдә бары кыюлар. Үз халәтемә кайттым мин, Алып кайтты кыл юллар. Яшьлегем тугайларында — Алмачуар колыннар. Зәңгәр күкне яңгыратып Теләк тели былбыллар: «Сез очрашкан бакчаларда Сиреньнәр серләшерләр, Гашыйкларны көнләштерер, Кавыштырыр яшеннәр...» Сыкрау Сыкрый күңел, сызлый йөрәк. Кая куйыйм бу җанны?! Кояшлы көн. Тирә-юнь тын... Озатабыз Туфанны. Тынычлан, җан! Тыныч җиһан... Күзләреңнән ку яшьне! Җиһан белән ул — бөек Җан! Күмеп булмый Кояшны! Хыяллар иле Юалы тугайларыма кайтып юаныйм әле. Янар чәчәкләр эчендә тагын югалыйм әле... Ерак сукмаклардан урап, сина юл алыйм әле! Сулар кипкән, тугайлар юк, калган хыяллар иле... Елан агуы Искәртмәстән чага елан— Кешем, авыр тын алуың. Әҗәл белән көрәш бара. Бармы җирдә җан даруы? Искәртмәстән чага елан... Коткармый елап алуың... Син чыдамлы, син түзәсең. Сизсәң дә җаның талуын, Сөйгән ярың — алиһәңнең Белсәң дә елап калуын. Могҗиза! Күзләреңдә — нур,— Әйтерсең еллар януы. Тормыш бүләк итә сиңа Тылсымлы елан агуы: Үзендә икән даруы! Ярың килә көлә-көлә... Кайгы ярып, бәхет килә... Рахмай Хисмәтуллин Сабан туена! Читенлек белән саклаган Саф күңел Акларымны, Ят капкаларны какмаган У йларым-затл арымны. Дөньядан күптән аласы — Алмаган Хакларымны, Күп күңелләргә баглап та. Салмаган Хатларымны, Беркемгә яшь күрсәтмичә. Җиде төн урталарында Елаган Чакларымны Чыгарам Сабан туена — Чыгарам Яшерен Чаптарымны! И Ватан Ниләр булса да ил белән: Тәмугым, оҗмахым да. Гафу ит, кайчак сөйләнсәк — Хагын да, нахагын да... Нинди чакларың булмасын, Син илем — газиз Ватан. Син миңа гомер — җан биргән. Син — анам һәм дә атам. Яңгыр яуганда, читтә... ...Туган якта аяз, нурлы, корыдыр. Кайтсаң, кәкре юллары да турыдыр, һәр кешесе Алып кебек олыдыр. Гүя анда каберләр дә җылыдыр... Килми калмас, килер соңгы көнебез: Чит җирләрдә рәнҗер микән көлебез? Кемгә әйтим: «Туган якка күмегез...» — Рәхәт эзләп, читкә киттек үзебез. Зират үтәм: белмим, кемнәр гүредер... Карлы яңгыр... Тешләр тешкә тиярдер. ...Туган җирдә үлгәннәр дә тередер... Борынгыдан калган тыйнаклыкмы? Яшерәбез, никтер, белгәнне. Өйрәнгәнбез изгеләштерергә Үзебездән өскә менгәнне, Белер-белмәс бездән көлгәнне. ...Тау башына, шиксез, нур мул төшә, Күләгәләр төшә үзәнгә. Өстәге үзен бик зур сыман тоя — Бары тик без башны игәнгә... Саумысез, ирлек елларым! Шулмы яшьлекнең китүе, Килдеме вакчыл гакыл?! Нәрсәдер булды күңелгә. Өзелде ниндидер кыл... Нишләдең син, диңгез кебек Давыллап торган күңел, Бер гөл керфеген какса да, Шатлыклар тулган күңел?! Ни булды кырлар, урманнар, Океаннар сыйган күңел. Мең төрле телләр, күзләрдән Энҗеләр җыйган күңел? Сарды шул тирә-ягымны Вакчыл уй, вакчыл гакыл «Дөнья бу! Яшим дисәң, син Куй җырны, малга сатыл!». ...Хушыгыз, шигъри елларым. Сау бул, даһилар юлы. Хыяллар куйды канатын. Уйларым сагыш колы... ..Ләкин, юк! Яшьлек үтсә дә, Җырсыз юл миңа түгел! Җыр-моңсыз яши алмыйдыр Күк кебек иркен күңел! Үтте еллар. Дулый-дулый Яуды карлар, исте җил. Очты кошлар... Кайтты кышлар... Ялганды өзелгән кыл! Ялганды кыл, яңарды кыл. Моң тулып яшәрде кыл! Тоташып яңа кылларга, Җаным, күкләргә атыл! Саумысез, ирлек елларым! Саумы, хөр кеше юлы! Хыялым — халкым канатлы, Уйларым — илем тулы! Минем тәнем үземнеке түххгл, Үземнеке түгел бу җаным. Бар нәрсәмә материя хуҗа. Узгынчысы мин бу дөньяның. Материя мине тудырган да Яшәештә иткән бер чәчәк. Нинди асыл булса җан-кальбемдә, Чиксезлеккә шуны илтәчәк. Карт бакчачы — вакыт елларына Җаным аша тәннән нур ала. һәр мизгелем мәгънә, гыйбрәт тулып. Мәңгелеккә кереп урала. Үзем теләп тумадым мин бу җиргә, Хак табигать үзе чакырып китергән. Кирәк булганмын мин, димәк, аңарга: Минем аша үзен тоеп карарга. Кайгырыйммы килер диеп үлем бер? Туу-үлү — минем эшем түгелдер... Үлем-китем — материя кайгысы. Табигатьнең мин бары моң нервысы. Моңым уйнап, китәм үтәп йоласын, Дөнья үзе бер утырып еласын!