Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӨНӘРЛЕ ӘЛӘЗӘН

Татарстанның Күгәрчен. Чиләбе өлкәсенең Караболак авылларында булганым бар Зурлар Шуңа күрә Күгәрченне якын-тирәдә хәтта «Шанхай» дип тә шаярталар. Караболакның төп урамы исә ике-өч чакрымга сузыла Әмма барыбер Әләзәннән калыша алар. Моңа мәктәпләре дә шаһит әле кайчан гына 800 бала укыган Караболакта бүген нибары 130лап кеше белем ала Чөнки игенчелектә, терлекчелектә техника файдалану бу тармакларда эшләүчеләр санын бик нык киметте. Күпләр, эш эзләп, шәһәрләргә китәргә мәҗбүр булды. Бигрәк тә яшьләр Шуның аркасында Күгәрчен дә күз алдында туза, картая башлады Ләкин Әләзән Әләзән? Кайсы Әләзән9 Әләзәннәр Пенза өлкәсе Городище районында чыннан да өчәү Бүген Түбән Әләзәндә 480. Югары Әләзәндә 700 укучы бар Урта Әләзәннең ике урта мәктәбендә исә ике мең чамасы бала укый. Монда өченче мәктәпне корырга да әзерләнәләр, чөнки соңгы вакытта Урта Әләзәндә ел саен 280 бәби табалар Яшьләр авылда төпләнә баргач, бу санның тагын да үсүе мөмкин ич Тимер юл яки олы бер елга буена да урнашмаган, район үзәге дә түгел Урта Әләзән Казылма байлыклары да, уңдырышлы кара туфрагы да юк Мондый авыллар соңгы елларда тәмам бушап калды. Әмма Урта Әләзән һаман үсә. күтәрелә генә бара һәм киңәя Соңгы вакытта гына да совхоз бүлеп биргән 180 гектар җирдә өр-яңа йортлар калкып чыкты, халык саны тугыз меңгә якынлашып килә Мин белгән татар авылларының иң зурысы булган Урта Әләзән ничек шулай яши икән соң? Авылмы соң ул, шәһәрме? Бу сорауны мин Рәүф Әбүзәревкә дә бирдем Урта Әләзәндә туып-үскән егет. «Әләзән» совхозы директоры Хәмзә Исләев аның турында — Эштә беренче, әмма сүзгә юмарт түгел.— дигән иде — Шулай да күрегез әле сез аны. Үзе дә. гаиләсе дә күпләргә үрнәк Дөрес әйткән икән директор әллә ни гәп куертып булмый гына бит Соравыңа бер-ике сүз белән җавап бирә дә, көрәк кулларын кая куярга белми тынып кала Мин аның кытыршы учларына, юан бармакларына, эре сөякле гәүдәсенә караштыргалап — Сез тракторда эшлисез икән7 —дим — Егерме алтынчы ел — Сукалыйсызмы, чәчәсезме9 — Аз-маз — Ә хатыныгыз9 — Суганда Сорау арты сорау биреп. Рәүфнең биш бала үстерүен, олы улы Мозаффарның бишенче ел инде, атасы кебек, тракторда эшләвен. кызы Галиянең тегү тегүен. Вилданның шоферлыкка укуын. Гали белән Асиянең мәктәпкә йөрүен белдем. Унга унике метр иттереп, ташпулат салуларын, сыер, сарык, кош-корт асрауларын, җиләк- җимеш. яшелчә үстерүләрен ачыкладым — Бала үстерү мәшәкатьле түгелме соң7 Сүзне тыңлыйлармы? — Билгеле. Т — Ничек итеп7 — Терлек, бакча багалар Үзебезнең андыйларга кул тими Чәчү, урак өстендә Рәүфнең эше иртЭнге биштән кичке сигезгәчә дәвам итә икән Егерме алты ел шулай! — Туйдырмыймы соң бу7 — Рәүф миңа берни төшенмәгәндәй шаккатып карап торгач, өстим — Арытмыймы7 — Вакыт юк бит Нәрсәгә вакыты юк арыргамы, минем белән сөйләшергәме7 Рәүф аңлатып торуны. гомумән, кирәк тапмый Бары тик. — Хәзер егерме дүрт көнлек ялыбыз да бар,— дип кенә куя Тормышларының җитешлеге әллә кайдан күренеп тора. Хатыны Рәшидә — Рәүфнең мактау кәгазьләрен карыйсызмы7 — дип сорый — Ел саен бүләклиләр. бик күп Менә бу радио, телевизор кебек әйберләрне бүләк акчаларына алдык Келәмне Бөтенсоюз күргәзмәсеннән бирделәр, көмеш медальне дә шуннан — Хезмәт хакы эчемлеккә генә кала икән — дим шаяртып — Безнең өйгә аракы белән тәмәкенең кергәне юк Шуңа күрә балалар һәрвакыт әтиләренә сарыла, тракторы тирәсендә бөтереләләр Хезмәт Кызыл Байрагы орденын күргәч, мин Рәүфтән — Монысы нәрсә өчен7 — дип сорадым — Ул елны мең гектар чәчү чәчкән идем Менә сиңа «Аз-маз*1 Әләзәндә, «Сезне уйлап, яшь түгәбез суган тураган саен*.— дигән җырны ишетмәссез. Юк, халкы җыр сөймәгәилектән яисә каты бәгырьле булудан түгел бу Күпләр кыш буе суган турый, дөресе, кыш буе суган каезлый монда Җиткереп кара яшьне1 Яшь түкмәгәч, сүз уйнатуның да кызыгы юктыр — Кышын арчыйбыз, җәен үстерәбез,— ди Таифә Булатова — Безнең өчен куаныч булды әле ул Күпләргә җәен генә түгел, ел әйләнә эш табылды Суган игү бик күп кул хезмәте сорый. Чәчүен машина чәчсә дә. аны төзәткәләл чыгасы, аннары өч кат чүбен утыйсы, төбен йомшартасы, җыясы, киптерәсе бар Бик мәшәкатьле Бер гектарны багарга көчкә өлгерәсең. «Әләзән». нәкъ менә эш көче күп булганга күрә, суган үстерергә алынган да инде Хәзер бу үсемлек 820 гектарда игелә Корылыклы елны да гектардан уртача сиксәнешәр центнер уңыш җыелган. , — Минеке утыз берәр центнерга артыграк булды,—ди Булатова—Сугардык Мин үзем эшне вакытында үтәргә тырыштым Басуга машинада барып-кайтып йорн- без. төшке ашны кырда ашыйбыз Иптәшләрем дә тырыша, хезмәт хакыбыз уңыш исәбеннән бит Таифә - егерме дүрт кешеле звено башлыгы Колхоз эшенә дүртенче класста укыганда ук катнаша башлаган — башак җыйган, чүп утаган — Әтинең белмәгән эше юк иде. - дип сөйли ул Атаклы балта остасы Гармунчы Беләзек, йөзек, алка кою дисеңме, сәгать төзәтүме — барын булдыра иде Гражданнар, фин. Бөек Ватан сугышларында катнашып, орден-медальләр тагып кайтты Без — биш бала Әти үз гадәтләрен, сәләтен һәммәбезгә сеңдерергә тырышты, аннары егерме җиде оныгына, аларның балаларына да канат булды Сиксән сигез яшендә инде, әле һаман безне кайгырта, ил-күз алдында лаеклы кеше булуыбызны тели Таифә минем белән сөйләшеп торган арада ике чиләк суган арчыды Ул әнә шулай, бүтәннәр иллеалтмыш килоны каезлаганда, сиксәи-тукганга өлгерә икән Егерме ел буе авыл советына, инде менә икенче мәртәбә район советына депутат итеп сайланган Дүрт баласының һәркайсы урта махс-vc яки югары белем алган — Депутатлык дәрәҗә(ена түгел байтак вазифалар да йөкли.- ди ул — Мәктәптә укыту-тәрбия, урамнарны яшелләндерү, юл төзәтү эшләре — хәлемнән килгәнчә һәммәсенә катнашам Әле менә бер яшь гаиләне яналан тергезеп җибәрүемә шатланам Үзләре эшчәннәр. ике балалары бар яшьлекләре белән берзаман кызыбрак, дуамалланыбрак киткәннәр Икесен дә үгетләгән идем кушылдылар, тату гына яши башладылар — Бу суганнарны нигә арчыйсыз* — Кулланырга әзерлибез Моны әле әйбәтләп юачакбыз, киптерәчәкбез. аннары капларга тутырачакбыз Әләзән суганының сыйфаты яхшы, шуңа күрә аны былтыр ГФР. Голландия дә сатып алды Совхозный партком секретаре Ибраһим Бадаев - Таифә кебекләр суган үстерү буенча алган йөкләмәләрне арттырып үтәргә мөмкинлек бирә.— ди — Хәзер керемебезнең байтак өлешен суганнан алабыз Дөрес, без яшелчә дә үстерәбез, иген дә игәбез Гектарыннан уртача егерме бишәр центнер бөртекле ашлык алабыз, кукурузның яшел массасы 355 әр центнер чыга Ике мең ярым мөгезле эре терлек, шул исәптән мең дә илле савым сыеры асрыйбыз... Совхозның Югары Әләзән бүлегенә барабыз Таш түшәлгән юл ямь-яшел кырларны ярып уза тирәякта үзе тәгәрәп сугара торган җайланмалардан шифалы «яңгыр» ургыла кояшлы күктә күзгә күренмәс тургайлар чутылдый — Менә Нурияне генә алыйк.—ди Ибраһим — Әнисе укытучы, әтисе—авыл советы председателе иде Сигезенче классны тәмамлагач, үзен мәктәпкә секретарь итеп урнаштырдык Әмма мәктәптә калмады бит. фермага күчте Хисапчы итеп куйган идек, үзе теләп сыер сава башлады. Нурия Хуҗиәхмәтова белән очрашкач, мин дә бу күчүнең серен сораштым — Эшнең яхшысы, койтысы юк аның,—диде ул.— Тырышсаң, кайда да уңышка ирешәсең Уңыш китергән эш күңелгә дә уз була, яхшы да тоела. — Шулай да фермада эшләүне кайберәүләр өнәп бетерми, исен, пычрагын яратмыйлар — Нәрсә ул аяк астындагы пычрак? Җыйдың, юдың — бетә китә. Кешенең эче пакь, таза булсын! — Дөрес. Нурия,— дип хуплый аны Ибраһим — Юкка гына депутатлыкка сайламаганбыз икән үзеңне — Авылныкымы, район советыныкымы? — дим мин. Ф — Авылныкы идем, бу юлы өлкәгә сайладылар әле «Әләзән* совхозында һәр сыер уртача ике мең ярым литр сөт бирә икән Ә Нурия үзенекеләрдән 3709 арны сава Сөйкемле сөяге булып, яхшырак сыерларны биргәннәрме икән әллә үзенә’ Азыгын да аңа мулрак тамызалармы’ — Таналарны һәр савымчы үзе сайлап ала.— дип көлә Нурия — Аларның нинди буласын алдан белү бик кыен. Ә азыкны бездә терлеккә малчылар сала, бу эшкә савымчылар катнашмый — Алайса күрсәткечләрегез аермасы нигә болай зур соң? — Сайлаганда, тәҗрибә кирәк. Аннары мал астын үзебез тазартабыз Сыерларыңны яратыбрак, җиренә җиткеребрәк кайгыртсаң, нәтиҗәсе көттерми аның. Өч мең литр савучылар бездә хәзер берәү генә түгел Фермага эшкә керергә атлыгучылар да хәтсез, урын гына юк. — Хезмәт хакыгыз Нйчегрәк’ — Минеке елга 3400 сум чыкты. Нурия алтынчы ел шушы хезмәтендә икән инде Былтыргы уңышлары өчен Почет билгесе орденына лаек булган Бүгенге Әләзән барлык техник казанышлардан файдаланып яши. Мотоциклларны санаучы да юк, җиңел машиналары гына да йөз илле тирәсе Совхозда туксанлап йөк машинасы йөз утыз трактор, аларны иярләгән тракторчы, шоферлар, бу техниканы «имли» торган слесарь, механиклар, бүтән белгечләр йөзәрләгән Әле кайчан гына боларның барысы урынына да атлар, аларны дагалаучы һәм дирбияләренең тимер- томыр өлешен төзәтеп торучы бердәнбер тимерче генә булган. Тимерче' Урта Әләзән тимерчесеме’ Бер, әмма берәгәйле булган ул. Әле дә махы бирми Фәттах Тугышов абзагыз Ун ел буе райсобес кешеләрен тинтерәтүче дә шушы зат икән Ул әле җитмеше тулгач та — Пенсия’ Нәрсәгә ул миңа’ Тәнем таза, беләгем дәрманлы, эшлим әле. Эшләп тапканым да бик җитә, бүтәне кирәкми* —дип киреләнә Быел ул сиксән бергә аяк баскан. Әмма әле һаман атлар дагалауны берәүгә дә ышанып тапшырырга теләми. — Ничек инде таза-сау килеш тик ятасың’ — ди ул — Эш әҗерендә түгел Шөкер. дүрт балам да мал таба, унбиш оныгымның да тамагы тук. өсте бөтен Әмма алай дип мич башында ничек аунап ятыйм инде Тынгысыз, булдыклы үҗәт Фәттах Фашистлар илебезгә басып кергәч, ул 1941 елда ук үз иреге белән ут эченә ыргыла—Ленинградны сакларга китә Яралана Савыккач, тагын алгы сызыкка бара Тиз арада танкка каршы мылтыктан атарга өйрәнә Фашистларда техника мул да. көчле дә Аларны ж иңәр өчен гайрәт һәм төз ату кирәк Синявинекая биеклеге өчен сугыш аеруча каты була Бер якта — Ладога күле, икенчесендә — урман. Дошман әнә шул урман эченнән һөҗүм итә Ядрә яңгыры, шартлау, сызгыру гөрселдәүләр, ыңгырашу, сүгенүләр. Сафлар сирәгәйгәннән- сирәгәя. дәһшәт көчәйгәннән-көчәя Гитлерчыларның «Фердинанд-лары аеруча хәтәр төгәл ата, хәрәкәтчән, бронясы нык. Автоматчы, пулеметчы дошманнар башны күтәрергә дә ирек бирми Ләкин Фәттах та жебегән-юашлардан түгел Тәвәккәл, үчле «Фердинанд» агачлар арасыннан килеп чыгуга, Әләзән егете Фәттах аңа — бах' Фашист машинасын шунда ук ялкын һәм төтен чолгап ала. аңардан сибелешкән гитлерчыларны исә дәртләнеп киткән укчыларыбыз өтә башлый Фәттах нәкъ менә шушы егетлеге өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә Аннары Эстония. Латвияне азат итүләр, сугыш җиңү белән тәмамланганчы тагын дистәләгән, йөзләгән чәкәләшү, батырлык үрнәкләре Урга Әләзән гә килүче һәркем хәзер үзәк мәйдандагы һәйкәлгә игътибар итми калмый Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган ул. Урта Әләзән- нән Фәттах Тугышов шикелле дүрт йоздән артык ир-егет баса Ватан сагына Аларның яртысы яу кырында ятып кала Ә исән-сау туган нигезенә әйләнеп кайткан сержант Фәттах элекке эшен дәвам итә — тырмалар тозәтә, атлар дагалый, агачлар утырта Яңа шөгыле дә бар — оныклар тәрбияли Кая ул пенсиягә чыгып, мич башын җылытып яту' Тугышов Искәндәр Фәттах улы. Юк. югарыда сурәтләнгән тимерче Фәттах малае түгел Авыл зур булгач, Урта Әләзәндә адашлар җитәрлек Әмма үзенең ачык йөзе, базык гәүдәсе, ипле могамәләсе, кылган эшләре һәм тоткан юлы белән Искәндәр өлкән авылдашына — атаклы тимерчегә бик охшаган, аның дәвамы саналырлык шәхес Ул да үзенең хезмәте белән күпләргә шатлык китерә Тик, яңа заман кешесе буларак, ул тимерче Фәттахтан шактый аерыла да Югары белемле төзүче, инженер Авылына ямь. тормышка уңайлык өстәгән эшләрне ялгызы гына түгел, кул астындагы 180 кеше белән күмәкләп башкара. — Совхозыбыз елдан-ел үсә. ныгый бара.— ди ул — Төзелеш бригадабызда гына да егермеләп һөнәр иясе бар Аларның өчесе техникум, икесе институт тәмамлаган Барысы да Әләзәндә туып үскәннәр. Хәзер ел саен җиде йоз мең сумлык капиталь төзелеш алып барабыз Ике йөзәр баш терлек асрый торган сигез сыер, ике бозау абзары Ике мең тонна суган саклый торган келәт. Суган киптерү цехы. Урта Әләзәндә 300 урынлы культура йорты, 1174 урынлы мәктәп. Югары Әләзәндә шундый ук корылмалар 200 һәм 784 урынга исәпләнгән Элек бу авылларда кечкенә генә берәр кибет (берсе саманнан1) булса, хәзер Урта Әләзәндә универмаг бар Азык-төлек кибете өчәү Китап һәм хуҗалык товарлары өчен махсус магазин ачылган Югары Әләзәндә шулай ук уңайлы ике кибет халыкка хезмәт күрсәтә Йөз урынлы шифаханә, дистәләгән өйләр хуҗалык биналары, асфальт заводы Төзүчеләргә эш җитәрлек Балалар комбинаты. 612 мең сумга төшәчәк суүт- кәргеч кору, ике Әләзән арасындагы юлны, үзәк урамнарны асфальтлау, калганнарына таш түшәү — болар барысы да Искәндәр Тугышов һәм аның иптәшләрен коте — .Өлгерербез,— ди ул ышанычлы төстә — Хәзер асфальт заводына кадәр үзебезнеке ич Егәрлеге сәгатенә унбиш тонна Дөрес комташ битум доломитны Сызраньнан ташырга туры киләчәк Дүрт белгеч тә укытып кайтардык Шулай да кайбер урамнарда җәяүле сукмагын гына асфальтларга исәп Уртасын күтәртеп, таш түшәячәкбез Авыл бит, аның эченә машина гына түгел, тракторлар да кергәли Шулай, бар байлыкны да акыл белән файдалану яхшы Мин үзе турында сойләүне үтенгәч, Искәндәр — Сезп) Казим абый Якупов белән очрашырга иде - диде—Алтын куллы оста Әләзән капкаларын, өй кәрнизләрен шул челтәрли инде Бу өлкәдә авылыбызның борынгыдан килгән казанышларын да күрсәтер иде — Әләзәннең бер матур казанышы — күп балалы тату гаиләләр Кайберәүләр хәзер бала үстерүне авырсына башлады — Без Әләзән гадәтләренә тугрылыклы, - дип елмая Искәндәр — Биш бала үстерәбез Өчесе мәктәптә Кызым Гөлсем әнисе кебек укытучы булмакчы. пединститутта чит телләр өйрәнә Улым Рафаил тшелеш институтына керде Алмашка яшь төзүче дә үсә Димәк. Әләзәндә яңарыш ышанычлы дәвам итәчәк. Урта Әләзән гомер буена иген игә терлек асрый, йорт-җир кора 1862 елда монда 287 хуҗалык санала, 1800 кеше яши Илле елдан соң хуҗалыклар 626 га. халкы 3644 кә җитә Хәзер инде аның йортлары меңнән ашкан кешеләре тугыз меңгә якынлашып килә Югары Әләзәндә халык саны еч мең ярым чамасы Шушы ике авылны берләштергән «Әләзән» совхозының бетен жире исә 9500. шул исәптән, сер үлеге 7600 гектар Кеше башына исәпләсәң, бик аз Дүрт мең ярымлап эшкә яраклы кешене гадәти игенчелек, терлекчелек, төзүчелектә генә файдаланып бетерү, димәк, мөмкин түгел Кул көчен күп сорый торган тармакларны үстерүгә карамастан, совхозда нибары мең ярым гына эш урыны бар Кыш көне анысы да кими Туган авылын ташлап китәргә теләмәгән, бер хезмәттән дә чирканмаган бүтәннәргә нишләргә соң’ Ә Дашкин Габбас кебек ун бала үстерүчеләр унысын ун якка таратсынмы? Аларны бер күрер өчен генә дә ун сәфәргә чыгу ата-анага артык кыенга килмәсме’ Каршымда әнә шул унның берсе — Гөлсем утыра — Мин сигезенчене бетергән ел иде.— ди ул,— Совхозыбыз ат заводы өчен бина корган Директорыбыз Хәмзә абый, авылыбызда эш таба алмый интеккән кешеләр турында уйлап, озак баш ваткач, тота да Кузнецк аяк киемнәре фабрикасына китә Урта Әләзәндә аның филиалын ачарга килешеп кайта Әзер бина менә шуннан соң бөтенләй башка максатка билгеләнә, ә без — иллеләп яшьҗилкенчәк Кузнецкига юнәлдек. Фабрикада ике ай буе өйрәнгәннән соң, туган авылыбызга кайтып, аяк киемнәре тегәргә керештек Тиздән яшь коллектив аерым өлешләрне әзерләүдән аяк киемен тулаем тегүгә күчә: чүәк, аннары кроссовка, балалар түфлие Филиал беренче елны ук смена саен мең урынына мең ике йөз нар чүәк тегә. Тора бара эшчеләр саны да арта. 280 гә җитә. Алар хәзер төрле модельле унбиш төрле аяк киеме озата, дүрт ел эчендә 5.2 миллионлык хезмәт башкарылган. Филиал үсә. ныгый, аның белән бергә кешеләр дә үсә. Гөлсем оста тегүчегә әйләнү белән бергә кичке урта мәктәпне дә тәмамлый. Аның апасы Наилә исә шушында ук мастер булып күтәрелә Филиалда күбесенчә хатын-кызлар Уртача айлык хезмәт хаклары — йөз егерме дүрт сум Үз терлеге, үз бакчасы булган, туган-үскән өендә яши торган кешегә азмыни’ Әмма филиал Әләзән халкын җирдән аермый Тегүчеләргә дә сиксән гектар суган үстерү йөкләнгән Шуңа күрә тегүчеләр жәен кырга йөриләр Алар суган караган көннәр өчен фабрика уртача хезмәт хакларының яртысын түләп бара Совхоз исә араны уңыш исәбеннән өзә Узган ел ул. мәсәлән, һәр эш көненә биш сум чамасы туры килгән Димәк, филиал эшчеләренең гомуми хезмәт хакы шактый арта икән' Совхозның үз тегү цехы да бар 1980 ел башыннан монда халат, сырма, бияләй кебек эш киемнәре тегәләр Дашкиннар гаиләсеннән өченче кыз менә шунда 160 иптәше белән бергәләп файда китерә Дүрт ел эчендә бу цех 3.7 миллионлык товар җитештерә һәм 747 мең сум табыш ала Бу цехның да сутан кыры бар Суган киптерү цехыңда ике йөзләп кеше эшли Бу цех барлыкка килгәннән бирле 3.8 миллион сумлык кипкән суган сатылган, табыш — 1.4 миллион сум. Ничә һөнәр иясе яши икән бүген Әләзәндә’ Берәү дә исәпләп карамаган әле аны Барлаганда, мөгаен, йөз санын кулланмый булмас кебек. Ә менә элек күпмегә җыйналуын картлар тизрәк әйтә алыр Бүгенге казанышларны бәяләү өчен үткәнгә борылып карау бигрәк тә гыйбрәтле Пенза якларында йөргәндә • Безнең бабайлар — Идел буеннан* «Фәлән нәсел казанлылардан килә».— дигән сүзләрне еш ишетергә мөмкин. «Әләзән»нең баш агрономы Рифкать Бибарсов миңа өзеп «Безнең ата-баба Болгардан чыккан».— дип белдерде Соңрак мин бу хәбәрләрнең нигезсез түгел икәнлегенә, шәҗәрәләр белән дә раслануына шаһит булдым Гыйльми тикшеренүләр ясалмаса да. Әләзән тарихы күпләрне кызыксындыра икән География укытучысы Жәгьфәр Янгуразов беренче урта мәктәптә хәтта авыл тарихы музеен да оештырган, фәнни китапларны караштырган элекке губерна үзәге Саратовка барып, архивларда да казынган. — Әләзән якларында кеше таш гасырында ук яшәгән.— ди ул.—Геродот хезмәтләрендә. мәсәлән, монда безнең эрага кадәр бишенче гасырда күчмә будин һәм утрак гелон кабиләләре теркәлә Тимер кулланган бу кабиләләрнең беренчесе терлекчелек. икенчесе игенчелек яшелчәчелек белән шөгыльләнгән Унынчы гасыр гарәп сәяхәтчеләре будиннарны инде бортас дип яза. Әләзән ягында халык үрчү, һөнәрчелек үсү шәһәрләр салыну, сәүдә җанлану исә Алтын Урда заманында көчәя Ләкин Тимер яуларыннан соң бу төбәк бөлгенлеккә төшә, яу кырына әйләнә Халык чебендәй кырыла, исәннәре яңа күчмә кабиләләр басымы астында төньяк-конбатыш- тагы урман араларына кача Рус биләмәсенә әверелгәндә, бу яклар шактый дәрәҗәдә бушап калган була. Халык хәтере раслаганча, Идел буеннан күчеп килүчеләрнең монда ике дулкыны — Болгар һәм Казан дәверләре абайлана Аларның бер өлеше морза катламыннан була Урта- Әләзәндә төпләнгән алты нәселнең кайберләре, чуралары — бәйле кара сөякләре белән килә, әмма алардан 1756 елда колак кагалар Җәгъфәр Янгу- разовның раславынча. Агишевлар Идел буеннан. Якуповлар һәм абыйлы-энеле Таһировлар (алтынчылар!) Казан ягыннан. Дашкин, Бибарсов. Янгуразов Бәхтиев- ләр Темников ягыннан килеп урнаша Әләзән якларының кайчандыр Болгар һәм Казан ханлыклары эчендә булуы, бу дәүләтләр зәгыйфьләнгәч һәм юкка чыккач, җирле халыкның кая таба кысрыклануы билгеле Шуңа күрә Темников ягыннан 1680 елларда Әләзәнгә күчеп килгән әлеге нәселләрнең байтагы үзенең элгәреге иле- җиренә генә кайткандыр сыман Үзләренең «болгарлы» икәнлекләрен онытмаулары нәкъ менә шул хакта сөйли дә инде. Әләзәндә өлкән буынның бераз гарәп-фарсы сүзләре катнаштырып, борынгырак әдәби телдә, яшьләргә караганда күпкә сафрак һәм баерак әдәби телдә сөйләшүләре игътибарга лаек Җитмеш бишне тутырган Гомәр Дашкин әле дә булса Мәскәү басмалары белән бергә Казан журналларын да укып бара, борынгы китапларны, кулъязмаларны барларга тырыша — Революциягә кадәр Урта Әләзәндә биш мәчет булган, алар каршысында дүрт мәдрәсә.— ди ул.— Билгеле, шәкертләребез башлыча дин сабагы укыган Әмма укый-яза белү бездә бик киң таралган була Басма китап та. кулъязмалар да кулдан- кулга йөри Соңрак Казан укытучылар мәктәбен тәмамлап килгән мөгаллимнәр дөньяви фәннәрне дә кертә Муллалардан Хафиз Бәхтиев бигрәк тә алдынгы карашлы була Революциядән соң ул үз җирен фәкыйрьләргә бирә ярлылар комитетына керә, шуның өчен 1919 елда кулаклар тарафыннан үтерелә Бездә татар матбугаты революциягә кадәр үк кызыксынып укылган Кирасировларның берсе хәтта Тукай белән хатлар алышкан Безнең бай гына шәхси китапханәбез 1930 елгы янгында харап булды Заманына күрә казанышы Архив раслаганча. 1911 елда Урта Әләзән халкы егерме биш тимер сукага һәм ике иләк машинасына ия була Урак белән чалгыдан, балта-лычактан кала бүтән эш кораллары — агачтан. Төп таяныч — ат Керосин лампасы. җил тегермәне, каурый каләм Урта Әләзәндә тугыз врач, егерме сигез фельдшер һәм акушер эшли торган шифаханә. Китап кибете Өч урта мәктәп (берсе кичке), дүрт китапханә Культура йорты, элемтә бүлеге һәр өйдә радио-телевизор, вакытлы матбугат Ике йөзләп югары беломле белгечнең һәммәсе диярлек шушында туып-үскән Әнвәр Янгуразов, Дәүләтша Янгуразов. Асият Таһиров шикелле офицерлар, дистәләгән врачлар, инженерлар туган авылдан еракта хезмәт итә Асият Дашкин Татарстан республика шифаханәсендә эшләгән, биология фәннәре кандидаты Зөфәр Кирасиров —Таҗикстан- да, биология фәннәре докторы Фатыйх Бәхтиев Мәскәүдә фәнни эш алып бара Болар Урта Әләзәннең совет заманындагы казанышлары Бу казанышларны телгә алганда, әләзәнлеләр Себер егете Габделхәмит Ибра- һимовны хәтергә төшерми калмый. Казан институтын тәмамлап килгән егет укытуның сыйфатын күтәрүгә, авылның рухи тормышын җанландыруга онытылмаслык өлеш кертә Т^ган әдәбиятыбыз һәм телебезгә мәхәббәт тарбияләүче Татарстан кызы Мәнгәрдән килеп шушында тамыр җибәргән Нәкыя Хафизова да истән чыгарылмый Югары Әләзәндә физика укытучысы Мамадыш егете Фаил Гыйльманов та хөрмәт ителә. Г. Камалның «Бүләк өчен» пьесасын һәм башка әсәрләрне сәхнәләштерүдә, концертлар куюда дәртләнеп катнашуы, җәмәгать эшләренә бүтәннәрне дә һәвәслән- дсрә белүе белән танылган укытучыны күптән түгел авыл советы председателе итеп сайлыйлар Әләзән Мәскәүне һәм Казанны тыңлый, зәңгәр экран аша бөтен җир шарының тормышы белән таныша, совет һәм чит ил әдәбиятларын укый Башка күп төрле басмалар җөмләсеннән Татарстан газета-жу риалларына да күз салып яшм — «Азат хатын»ны гына да авылның 360 гаиләсе алдыра Әмма бу өлкәдә барысы да ал да гол түгел әле Өч Әләзәндә унбиш меңгә якын татар халкы яши. тик китап кибетендә ана телендәге бер генә басма да. туган әдәбиятыбызның хәтта тәрҗемәләре дә сатылмый «Әләзән» совхозына нибары уналты данә «Казан утлары» журналы килә Аларның да икесен китапханәләр алдыра Соа- хозның берничә йөз белгече ни өчен туган әдәбияты, сәнгате белән кызыксынмый икән соң’ Берсе генә дә язылмаган лабаса' — Чыннан да бик сәер хәл бу,— ди партком секретаре, «Почет билгесе» ордены кавалеры Ибраһим Бадаев.— Тәрбия эшендә, күрәсең, күп нәрсәгә өлгерә алмыйбыздыр Татарстан белән багланышларыбыз юклыгы да үзен сиздерә Әдәби телне, туган әдәбият сәнгатебезне яхшы белә торган яшьләр культура йортыбызга, мәктәпләребезгә эшкә килсә, хәл тизрәк үзгәрер иде Әләзәндә. Казаннан икәнеңне белсәләр «Әллә концерт куярга килдегезме?» — дип сырып алалар Өметләре акланмаса -Татарның язучылары, композитор-рәссам- нары. артистлары кайда гына йөри икән?» — дип сукраналар Сүз генә кузгат, меңләгән китапка, җыр тәлинкәсенә заказ яудыра башлыйлар Матурлыкка сусау Бу да күңел байлыгы лабаса! Совхоз директоры Хәмзә Исләев белән очрашкач мин халыкның әнә шул рухи ихтыяҗларын да телгә алдым — Аңлыйм.— диде ул.— ни әйтсәң дә. кайчандыр «Галиябану»да Хәлилне уйнаган егет ич мин «Асылъяр»ны да. «Хаҗи әфәнде өйләнә»не дә куя идек Халык ябырылып килә иде Аннары шул спектакльләр белән күрше авылларга гастрольгә дә чыга идек әле Яшьлек дәртем дә. укытучы һәм бухгалтер чагымда вакытым да иркенрәк булгандыр инде Ә хәзергеләрне аңламассың Культура йортлары уңайлы. киеме, җиһазы, музыка кораллары күп. яшьләр авыл тулы, ә шулай да спектакль куярга читтән килгәнне көтеп яталар. Бәлки үзебез дә нәрсәнедер күздән ычкындырганбыздыр — әлегә кадәр матди якны яхшыртуга күбрәк игътибар бирдек Бәхеткә каршы, бу тырышлык бушка китмәгән Әләзән совхозы унсигез ел эчендә, дәүләтнең олы ярдәменә таянып, үзенең төп байлыкларын ун тапкыр арттыра— уналты миллионга җиткерә Шул вакыт эчендә совхоз кешеләренең хезмәт хакы 760 меңнән 2.5 миллионгача үсә Хәзер ул ел саен биш миллион сумлык байлык җитештерә, дәүләткә биш мең тонна суган. 2300 тонна сөт һәм 380 тонна ит тапшыра Бу казанышларга ирешүдә совхоз директорының өлеше дә зур. Авылның үткәнен, совхоз хәлләрен телгә алганда. Гомәр абзый Дашкин: — Директордан уңдык без.— дигән иде Мин инде шунда ук колакларымны торгызып. Исләевнең агроном чагында ук югары уңыш алуы өчен «Мактау билгесе», директор булгач, барлык планнарны үтәве өчен. «Октябрь Революциясе». Ленин ордены белән бүләкләнүен санап китәр дип көткән идем Әмма картым — Авылыбыз зур. анда төрле киек, арада гөнаһлысы да очрый торгандыр, тик Хәмзә иптәш берәүне дә әллә кайларга сөрмәде,— дип сүзен төгәлләде Чын сабырлык, тәрбияче осталыгы һәм. алардан да бигрәк кешеләрне ярату хисе кирәктер моның өчен Җәй җитүгә, әле дә ике мең әләзәнле читкә эш эзләп китә ич. Кирпеч заводларына, төрле төзелешләргә Кышка таба алар инде туган ояларына җыйнала Байтагы кесә калынайтып кайта, арада шуңа масаеп, «мин кем’» дип мөгез чыгаручылары, зыян-зарәт ясаучылары да табыла. — Озын берлек яратучылар да бар барын,—ди бу хакта директор — Әмма халыкның күбесе үзебездә эшкә урнаша аямаганлыктан читкә китә Аларга «шабашник» дип бәйләнгәнче, авылыбызда яңа хезмәт урыннары булдыруны ныграк кайгыртырга кирәк. Исләев моңа директорлык вазифасын үти башлагач ук игътибар итә Әмма яшь совхозның башта мөмкинлекләре чикле була Аякка баса барган саен. Хәмзә Рәятул- лович бу мәсьәләгә ешрак әйләнеп кайта. Мәскәү, Ленинград. Липецк өлкәләре колхоз, совхозларында ярдәмче хуҗалыклар оештыру тәҗрибәсен өйрәнә, булышуны үтенеп, югары оешмаларга мөрәҗәгать итә. Городище район советы депутаты, партиянең райком бюросы әгъзасы, аннары өлкә советы депутаты буларак. — Кешене ата-баба җирендә яшәтү яхшы.— ди директор — Авылда ул табигатькә якынрак Аннары Әләзән кебек авылның сәламәт рухлы үз микроклиматы да бар ич әле Бездә халык тотнаклырак, нечкә күңеллерәк, итагатьлерәк Игътибар иттегезме Әләзәндә ят кешегә дә сәлам биреп узалар. Авыл кешесе яшьтән эшкә күнегеп үсә. аларның гаиләләре дә тотрыклырак Аннары безнең әләзәнлеләр туган авылларына ябышып ята ич. нигә аларның бу теләге белән исәпләшмәскә?.. Кешеләрне аңлар өчен, үзеңә дә дөньяның ачысын-төчесен татып карау кирәк Атасы Мәскәү янындагы сугышларда ятып калганда. Хәмзә әле нибары сигез яшьтә генә була. Биш баланың иң өлкәне' Шуңа күрә энеләрен, сеңелләрен дә бага ул. бабасыннан урман кисәргә, чабата үрергә, сынык чалгы белән печән чабарга да өйрәнә Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бакчачылыкта, аннары кырчылыкта хисапчы Кырыс елларның михнәтен күтәрү аңа шактый озак укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми Туган авылы Югары Әләзәннән Урта Әләзәнгә йөреп белем алуы бишенче класста ук езелеп кала Әмма омтылышы бик нык була малайның. Кием, ризык кытлыгы да туктата алмый җиденче классны бетерүгә Пенза авыл хуҗалыгы техникумына китеп бара 1957 елда инде ул туган авылына — «Алга» колхозына агроном булып кайта Колхоз «Сура» совхозына кушылгач. Югары Әләзән бүлегендә идарәче хезмәтләрен башкара Эшчән Хәмзәне менә шуннан Городище районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы итеп күтәрәләр — Без инде байтак нәрсәләр булдыруга ирештек.— ди Исләев.— Әмма алдагы бурычларыбыз да бихисап. Якын киләчәктә совхозның агач әрҗә ясау торак йортлар кору өчен стандартсыз детальләр җитештерү цехларын ачачакбыз Кузнецк аяк киемнәре фабрикасы филиалын тагын да киңәйтергә, читек тегүне юлга салырга ниятлибез Сура постау комбинаты—эрләү-туку цехын. Пензаның «Пушинка* берләшмәсе — мамык-йон әйберләр бәйләү бүлеген тезиячәк. Әмма ярдәмче хуҗалыклар, исеменнән ук күренгәнчә, киләчәктә дә ярдәмче генә булып калачак Әләзән халкы иген игү. терлек асраудан биздерелмәячәк. Тәҗрибә исбатлаганча, филиаллар ачылу совхозда хезмәт җитештерүчәнлеген шактый күтәрә Филиал эшчеләре үз кырларында суган уңышын кырчылыкта гына эшләүчеләрдән егерме оч центнерга күбрәк үстерә, аларның көнлек хезмәт хакы да совхозный ылар- дан дүрт сумга артыграк Цех эшен кырдагы белән аралаштыру филиалдагыларга шулай ук бик ошый Игенче нәселеннән ич алар' — Күргәнсездер, бездә хәзер тавык кетәгенә кадәр кирпечтән.— диде Исләев — Совхоз үз эшчеләренә тезү материаллары табуда даими булыша Урта Әләзәндә яңа ашханә. 1174 урынлы яңа мәктәп, тәүлегенә егерме дүрт тонна икмәк пешерә торган пекарня, утыз биш эш урынлы конкүреш хезмәте күрсәтү комбинатын сала башлаячакбыз. Озакламый авылдашларыбыз кер юу. кием тегү, чәч алдыру телевизор, сәгать төзәтү кебек бик куп йомышларын Әләзәннең үзендә үти алачак. Инде быел ук музыка мәктәбе ачарга җыенабыз Уз музеебызны халык театрыбызны тергезәсе килә Колачыбыз киң. тиздән еллык саф табышыбыз бер миллионга җитәчәк Сәламәт тәндә сәламәт рух була диләр Тәнебез сәламәт булуы, матди нигезебез ныклыгы шик уятмый хәзер Киләчәктә тук, иркен, бетен генә түгел, матур, кызыклы һәм күңелле яшәргә дә өйрәнербез дип уйлыйм Буш хыял түгел бу Әләзәннең киләчәге дә котлы Калан - Пенза