Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨМЕТНЕ АКЛАГАН КАЛӘМ

АТИЛЛА РАСИХКА —70 ЯШЬ Атилла Расихның исемен атау белән, күз алдыбызга инде күптән әдәбият сөючеләрнең күңел байлыгына әверелгән хикәяләр, повестьлар һәм романнар килеп баса. Ул әсәрләр инде меңләгән татар укучыларының рухи ихтыяҗын үтәүгә, халкыбызның катлаулы һәм бай тормышын сәнгатьчә гәүдәләндерүгә кертелгән җитди өлеш дип танылды, башка телләргә тәрҗемә ителеп, Татарстаннан еракларда да яратып каршыланды. Атилла Кадыйр улы Рәсүлев 1916 елның 16 сентябрендә Троицк шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа Бала чагыннан ук китап укырга ярата һәм аңарда бик яшьли иҗат дәрте уяна. Үзенең әйтүенчә, ун-унбер яшьләрендә үк инде ул шигырьләр, хикәяләр генә түгел, пьесалар да яза башлый, шулерны күрше балалары белән бергә уйнап та карыйзәкләр өсти. Ул хәрби темага мәкаләләр, очерклар, хикәяләр яза. яшьләр өчен «Бәхет орлыклары» маҗаралы повестен тәмамлый Әйтергә кирәк, ул сугыш елларында татар каләмдәшләре арасында иҗади активлыгы белән аеруча күзгә ташлана—әсәрләре «Фронт хакыйкате» газетасында да, Татарстан матбугатында да бик еш күренгәләл тора. Утызынчы еллардагы иҗатына әче сатира, усал ирония хас булса, фронтта чакта һәм аннан соң А. Расих талантының яңа кырлары ачыла Бу дәвердә язучының күңелен солдат батырлыгы, фәнни эзләнүләр романтикасы били Балалар өчен «Хәвефле сынау». «Урланган хәзинә», «Сәхи бабай маҗаралары» дигән повестьлар иҗат итә Җиңел укыла торган мавыктыргыч сюжетлы бу әсәрләр хәзерге көндә дә татар балаларының иң яраткан китапларыннан санала А. Расих бу әсәрләре белән туган әдәбиятыбыз тарихында маҗаралы жанрны яңартып, көчәйтел җибәрүче һәм тулы канлы чын детективны барлыкка кигерүчеләрнең берсе рәвешендә таныла. Язучы үзенең төп һөнәре булган зоотехник эшен дә ташламый. 1950 елда, аспирантура тәмамлагач, диссертация яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Казан ветеринария институтында башта ассистент, аннары доцент вазифаларын үти, терлекләрне тукландыру буенча республикада яхшы белгеч булып таныла Тормыш белән тыгыз бәйләнештә яшәү, әледән-әле авылларга чыгып йөрү, читтән күзәтүче булып түгел, бәлки тормышны үзгәртеп коручы, актив катнашучы булып йөрү А Расихның иҗади үсеше өчен ныклы бер нигез була. Илленче елларда аның иҗатында яңа бер борылыш башлана — ул җитди реалистик алымда, зпик ысулда язуга күчә Әнә шулай әдипнең күп тармаклы, социаль-көнкүреш һәм тарихиреаолюцион эчтәлекле «Дустым Мансур» (1955), «Язгы авазлар» (1963), «Ике буйдак» (1965), «Ямашев» (1967— 1984), «Каһарманнар юлы» (1972), «Сынау» (1981) романнары басылып чыга «Дустым Мансур» әсәрендә язучы беренче бишьеллыклар дәверен сурәтли Зур тезелештә күмәк хезмәтнең эшчеләрне яңа рухта тәрбияләүдәге ролен, терле милләт кешеләренең бер гаиләдән тату яшәвен гәүдәләндерә «Каһарманнар юлы» романында исә Гражданнар сугышы елларында Беренче Татар бригадасы үткән данлы көрәш юлы һәм безнең көннәрдә шул тарихны өйрәнүче яшь лар. Ундүрт яшендә инде Мәскәүдә чыга торган «Октябрь баласы» журналында аның «Борылышта» исемле беренче хикәясе басыла Ләкин чын язучы булып киткәнче әле аңа дөньяның ачысын-төчесен байтак татырга туры килә. 1928 елда Казанга күчеп килгәннән соң, иң элек ФЗӨ мәктәбендә белем ала һәм Вахитов исемендәге заводта токарь булып эшли, аннары ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, әүвәл Дагстанда, шуннан соң Татарстанда зоотехник вазифасын башкара Язучы чын мәгънәсендә иҗат эшенә 1934 елда керешә. Әнә шул елларда «Атилла Расих» дигән исем белән «Чаян» журналында телле-төшле, усал гына юмористик һәм сатирик хикәяләре басыла башлый Озакламый ул инде «Совет әдәбияты» журналына да аяк баса. Бөек Ватан сугышының беренче айларында ук А. Расих фронтка китә. Белоруссия, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша, сугышны Эльба елгасына җитеп тәмамлый. Фронтта күргән-кичергәннәре А Расихның иҗатына яңа рух, яңа буяулар һәм би галим Хәйретдинев, сугыш ветераны Хәбибрахман абзый һәм башкаларның фидакарь хезмәте һәм тормышы яктыртыла. А. Расих киң катлам укучыларга, барыннан да бигрәк, бүгенге авыл тормышы һәм авыл хуҗалыгы фәне кешеләре турындагы романнары белән танылды Алар—«Язгы авазлар», «Ике буйдак» һәм «Сынау». «Язгы авазлар-да илленче еллардагы зур социаль үзгәрешләр көткән бер татар авылы тасвирлана Язучы республикабыз авыл хуҗалыгының артта калуын, эшкә фән кушканча тотыну, фән белән практиканы бергә үрү кирәклеген, бүгенге көн таләбенчә, бик кискен итеп куя Башка әсәрләрендәге кебек, автор монда да тормыштагы җитешсез якларны каты тәнкыйтьли һәм кайнар дәрт белән яңалыкны яклый. «Ике буйдакпта автор турыдан-туры авыл хуҗалыгы фәне, гыйльми этика мәсьәләләренә кагыла, теория белән практиканы чын-чыннан кушу кирәклеген күтәрә. Әсәрнең үзәгендә — ике яшь галим — Рәхим белән Заһид образлары. Алар икесе ике төрле характердагы, катлаулы тормыш юлы үткән һәм уйтеләкләре белән бер-берсеннән нык аерылып торган кешеләр Рәхим образында язучы заманыбызның яңа рухлы алдынгы галимен — абруйларга сукыр килеш буйсынмаучы, хакыйкатькә ирешү юлында теләсә нинди авырлыкларны да күтәрергә әзер торучы чын иҗат кешесен сурәтли. Роман үзенең бөтен эчтәлеге, бөтен сулышы белән тормышка җайлашучыларга, карьеристларга, мещанлык карашларын алга сөрүчеләргә каршы юнәлтелгән. «Сынау» романында шушы ук рух — авторның яңалыкны яклавы, тискәре күренешләргә сугыш игълан итүе тагы да үткенрәк булып күз алдына баса. •Сынау» романында Фәрит белән Әлфия образлары аша әдәп-әхлак, тормышка, хезмәткә намуслы мөнәсәбәт мәсьәләләре күрсәтелә. Әсәрдә тормышка ике төрле караш очраша Беренчесен гәүдәләндерүдә кешеләр өчен бөтен барлыгын биреп тир түгүче Галиәкбәр карт образы да мөһим роль уйный. Ул авыр сугыш елларында Ватанны яклап сугышкан, укыган, хезмәттә дә сынатмаган — кафедра җитәкләгән, хәтта пенсиягә чыккач та әле ул яраткан шөгылен дәвам иттерә, соңгы сулышына чаклы бүтәннәргә кирәкле булырга омтыла. Кафедра хезмәткәрләренең, кош фабрикасы эшчеләренең дә күбесе шундыйлар. Романда тормышка, яшәешкә икенче төрле караш Галиәкбәрнең үз кызы Сафура образы аша ачыла. Сафура — фәкать үзе өчен, үз рәхәте өчен генә яшәүче бер эгоист җан. Дус-ишләренә, хәтта әтисе белән сеңелесенә дә ул матди файда күзлегеннән генә карый үзе азрак бирел, башкалардан күбрәк алырга тырыша. Язучы бу романда замандашларыбызны уйландыра торган байтак башка мәсьәләләрне дә кузгата, гыйбрәтле язмышлар, тормышчан образлар иҗат итә һәм реаль чынбарлыкта шома, тигез юллар булмавын, кайберәүләрнең язмыш сынауларына каршы тора алмауларын сурәтләп, укучыларны кабаткабат уйландыра, аларны матур һәм мәгънәле яшәргә өнди. Язучының «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнары җәмәгатьчелек тарафыннан авторның һәм. гомумән, татар прозасының зур казанышы төсендә кабул ителде. Шушы трилогиясе һәм «Ямашев» романы өчен А. Расих 1981 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Егермедән артык китап бастырып чыгарган әдип бүген дә актив иҗади тормыш белән яши. Ул хәзер элегрәк язган «Утлы сәхифәләр» пьесасы каһарманнарына — комиссар М. Вахитов, юлбашчыбыз В. И. Ленин образларына кабат әйләнеп кайтты — давыллы революция елларын күләмле проза әсәрендә гәүдәләндерергә алынды. Бер үк вакытта автобиографик әсәренең дә яңадан-яңа бүлекләрен кәгазьгә төшерә. А. Расих берьюлы ике җирдә — институтта һәм Язучылар союзында күп кенә җәмәгать эшләрен үтәве белән дә мәгълүм. «Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы, Татарстан Язучылар союзының проза секциясе җитәкчесе. Язучылар союзы идарәсе әгъзасы сыйфатында ул озак еллар әдәби хәрәкәтебезнең үзәгендә кайнап килде. Аның әдәби алмаш тәрбияләү эшчәнлеге бүген дә дәвам итә — яшь иҗатчыларны Язучылар союзына алу комиссиясе члены ул. Әдипнең беренче хикәясен заманында Муса Җәлил редакцияләп бастыра. Ул яшь егетне соңыннан да күз уңында тота, аның иҗади үсешенә зур өметләр баглап, матбугат битләрендә: — Үзенең оригинальлеге, фикер һәм иҗат эзләнүләрендәге кыюлыгы белән күзгә бәрелгән яшь автор А. Расихны күрсәтеп үтәсем килә,— дип белдерә. «Хезмәт Кызыл Байрагы». II Дәрәҗә «Ватан сугышы». «Мактау билгесе» орденнары һәм байтак медальләр кавалеры Атилла Расих үз остазының бу өметләрен тулысынча аклады Шуңа күрә, меңләгән укучылары белән берлектә, без аны бу көннәрдә ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иҗатында яңа уңышлар телибез.