Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИГЕЗ САЛГАНДА

Партиянең Татарстан елкэ комитеты беренче секретаре Г. И. Усманов XXVII съезд трибунасыннан: «...Татарстан атом электр станциясен төзү өчен аерым җаваплылык тоябыз,— дигән иде.— Кызганычка каршы, биредә дә СССР Энергетика һәм электрлаштыру министрлыгын телгә алырга туры килә. Станциянең заказчысы һәм подрядчысы буларак, министрлык төзелешне тизләтүдә тиешле кызыксынучанлык һәм ныклык күрсәтми. Шул сәбәпле күп кенә мәсьәләләр үз вакытында хәл ителми...» Республикабызның бу җитди төзелешендә эшләр, чыннан да, байтактан бер урында таптана, һәм бу хәл барыбызны да борчый иде. Съезд «1986—1990 елларга һәм 2000 елга кадәрге чорга СССРның экономик һәм социаль үсешенең Төп юнәлешләрен» раслады. Анда Татарстан атом электр станциясенең дә куәтләрен сафка кертү каралды. Беренче блок 1989 елда эшли башларга тиеш дип билгеләнде.- Съезд гомумән дә капиталь төзелештә моңарчы яшәп килгән җитди кимчелекләрне ачып салды, аларны бетерү юлларын да күрсәтте. Иң беренче чиратта, «үткән елларда дисциплина һәм җаваплылыкның гомумән кимүе төзелешләрдә эшнең барышына һичшиксез йогынты ясады»,— дип басым ясап әйтелде. Татарстан өлкә комитетының съезддан соң үткәрелгән беренче пленумында да станция төзелешендәге тоткарлыклар кискен тәнкыйтьләнде, аларны бетерү юллары күрсәтелде, «капитал салуларны планлаштыруны камилләштерү белән бергә, төзелештә бөтен эш конвейерын, төзү подразделениелә- рендә хезмәтне оештыруны яхшыртырга, тәртипне һәм дисциплинаны ныгытырга, ...дәүләт планнарын берсүзсез үтәү өчен җаваплылыкны күтәрергә кирәк». Димәк, башлап таяныр ноктабыз, этәргеч көчебезнең берсе бүген — җаваплы- л ы к Хәзер җаваплылык иң әһәмиятле ихтыяҗга әйләнде. Җаваплылык хисе исә бары тик үзеңдә үзең булдырсаң гына барлыкка килә ала. Абстракт җаваплылык юк. Синдә, миндә, иптәшләребездә булса гына, ул реаль чынбарлыкны, сизелерлек көчне, иҗтимагый күренешне тәшкил итә. Җаваплылык хисе, иң беренче, хуҗа була белүгә бәйле. Чын хуҗалар гына үзе өчен, йорты-җире, эшеколлективы, иле өчен җаваплылык тоеп яшиләр, гомуми эшебез өчен борчыла, кайгырта, көрәшә беләләр. Димәк, бүген безгә тәүге чиратта чын хуҗалар кирәк. Хәер, Кама Аланына килеп төшкән сәгатьләрдә, куанып дулкынланган минутлар да булды. Бирегә килеп чыккан саен шатлыклы үзгәрешкә юлыкмыйча калмыйсың. Я ул биш, тугыз катлы өр-яңа йортлар булыр, я мәктәп, бакча, кибет, ашханә булыр. Биш елда Кама Аланында торак мәйданы гына 60 мең квадрат метрдан күбрәк төзелде. Культура-көнкүреш объектлары да салына тора. Тау итәгенә сыенып, үзенчәлекле бер шәһәр төсмерләнеп килә. Тауның каршы итәгендә — булачак станция ягында—янә бер шәһәрчек: җиңел өйләрдән тулай тораклар, туклану, сәүдә объектлары, ремонт, техника базалары. Ә шәһәрдән шактый еракта промышленность базасы калкып чыккан: бетон-измә заводы, котельный, йөк причалы, хезмәт күрсәтү объектлары булачак станциягә якын ук урнашкан, болары турыдан-туры шуңа кирәк. Бу юлы Кама Аланына аяк басуга иң сөендергәне шул булды, ниһаять, төп төзелеш үзе дә башланган. Съезддан соң ук, 19 мартта, күк йөзе тәмам зәңгәрләнеп җиткән бер көнне, 1 энергоблокның атом реакторы куелачак урында казу эшләре П башлана. Биредә «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең Умат Камбулатович Наурбиев җитәкләгән атаклы механизаторлар бригадасы төзелешнең иң җаваплы этабына керешә Сөенерлек, сокланырлык күренеш иде бу: караш җитмәслек киң мәйданда йөзлә*ән экскаватор, автоскрепер, бульдозер, үзбушаткычлар, дөньяны дер селкетеп, җир казыйлар, балчык ташыйлар, тигезлиләр Нигез чокыры күзгә күренеп тирәнәя, киңәя бара Бер максат, бер теләк белән янган бердәм кешеләр генә, үз эшен, шушы куәтле техниканы биш бармагы кебек белгән осталар гына һәм, иң мөһиме, шушы эш өчен үзен ил алдында җаваплы тойган кешеләр — чын хуҗалар гына шулай эшли ала. Биредә теләсәң-теләмәсәң дә. алар адымына күчәсең, алар сулышы белән сулый'башлыйсың Бүген безнең барыбыздан да заман таләп иткән үсеш, тизләнеш темпы менә шушына охшаштыр инде. Шушындый темпны станция тезелешендә Наурбиев бригадасы башлап җибәрүе — бер дә очраклы хәл түгел Әнә бригадир үзе дә котлованның читенә килеп баскан. Көн кояшлы. Умат Камбулатович чокырның арыгы ягына карый да уйланып тора. Хәзер тасвирланачак күренеш, сез бу юлларны укыганда, дөньяда инде барыбер булмас Бүген без аны соңгы тапкыр күрәбез Фотограф чакырырга берәрсе- нең башына килде микән? Юктыр Алайса игътибар биребрәк карыйк, хәтергә тирәнрәк уеп калдырыйк. Карыйк һәм уйланыйк. Котлованның колачын безгә эур-зур саннар белән тасвирладылар. Без исә, күз алдына ачыграк килсен дип, бер чагыштыру гына китерик мәйданның картасын сызганда, урта кул Беляхча авылы, мөгаен, зур әстәл читендәге бер бит кәгазь чаклы гына күренгәндер Күренгәндер дибез, ченки авыл инде юк Күчкән. Урынын менә шушы чокыр-котлованның бер почмагы алган. Әмма авылның урынын да. хәзерге мәйдан нигезеннән нинди биеклектә торганын да бүген әле белеп- күреп була. Бер хуҗалык калган Басу уртасындагы ялгыз агач тебе кебек тырпаеп тора. Авыл юк, бөтен тормыш. хәрәкәт — яңа мәйданда, ә бу хуҗалык берүзе өстә — тел башында. Юк. ул — чокырның тирәнлеген күрсәтүче ориентир түгел. Якында гына шул максатка калдырылган махсус ■ тепате бар. Казырга кыен булганга яисә башка берәр техник сәбәп аркасында тиелмәгән участок та түгел. Бер хуҗалык, киреләнеп, күчмәгән, шунда яшәп ята. •Ten башына» якынрак килик. Яшисен яшәгән, бераз кыйшайган, түбәсе йөз ямаулы әй Тәбәнәк кенә җил- капка. Күптән инде яңа кадак, балтачүкеч күрмәгән кә- ралты-кура Ишегалдында мал-туар, кош-корт Арт якта. җәй якынлашып килүгә карамастан, башланмаган диярлек печән кибәне. Хуҗа колхоз фермасында төрлекче икән Берүзе калып, механизаторлар эшенә, гомуми тезелеш темпына нык аяк чалганга җитәкчеләрнең, бригадирның, гомумән, барлык тезүчеләрнең түземлекләре тәмам текәнеп. ачулары тәмам кабарса да. алар әле сабырлыкларын Язучы Илдар Низамов үзенең илле яшьлеген дистәләрчә публицистик язмалар, лирик парча, хикәя, повестьлар авторы буларак, иҗади муллыкта каршылый. Аның әсәрләрендә төп игътибар бүгенге көндә барыбызны да борчый яки дулкынландыра торган актуаль мәсьәләләргә юнәлдерелә. Хезмәт кешесенең асыл сыйфатларын (-Кул җылысы»), халыклар дуслыгының кыйммәтен («Илдә мин дә сандугач»), туган тел мәсьәләләрен («Матбугатның тәэсирле сүзе») яктырткан әсәрләрне укучы бик теләп үз итте. В И. Ленин идеяләренең ИделКама буйларында гамәлгә ничек ашырылуы турындагы «Ул кабызган утлар» китабы өчен язучыга Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе бирелде. Илдар Низамовның китаплары арасында «Киерелгән җилкәннәр». «Өмет». «Мәхәббәт хаты» кебек лирик парча, хикәя һәм повесть җыентыклары аерым урын алып тора Монда язучының туган ил табигатенә, кешеләр язмышына, саф хисләргә булган мөнәсәбәте аеруча калку гәүдәләнә Язучының хезмәте күп тармаклы Ул әдәби әсәрләр иҗат итүе, нәшриятта эшләве белән бергә, читтән торып. Казан дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлады Татар әдәби теле мәсьәләләренә кагылышлы фәнни хезмәте ечен аңа филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсе бирелде җуймаганнар, аңа хәтта өенә менеп йөрергә сукмак-баскыч та әмәлләп биргәннәр. Шуннан менеп бара. Ир уртасы таза ир. Чырайда үҗәтлекме, мин-минлекме, әллә гамьсезлекме — тәгаен генә аңларлык түгел, чөнки карашы авыр мәнесез. Аның каравы, ферма печәнен тутырган капчыкны кысып тоткан... Сизел торам -Туктале син. тел төбеңнән үк ярылып ята белер-белмәс кешене гаепләргә торасың»,— дияргә җыенучы бар сыман. Юк инде, туктатмагыз! Хуҗасы, чиртсәң, кан чәчрәп чыгарлык таза ир булып та. өйнең тәрәзәләрендә якты кашагалар урынына муртайган такталар гына икән, өй каршында, койма буйларында агач-куак урынына кычыткан, алабута котырып утыра икән, башкаларның терлек тагарагы такырайган көннәрдә дә, аның башланмаган диярлек печән кибәне бүксәсен киереп утыра икән, һәм шул бәндә үзенә башкалардан өстенрәк хокуклар даулый икән, барыннан да бигрәк, менә хәзер — төзүчеләр бер омтылыш, бер сулыш белән алга ыргылганда, бөтен ил. кискен үзгәреш дип, күмәк янганда, ул аркылы килеп маташа икән, мине, аның күзләренә карап, Ят кеше син. дип әйтүдән тыймагыз, зинһар! Кызганычка каршы, без хәл-вакыйгаларны. кешеләрнең холык-фигыльләрен. эш- хәрәкәтләрен гадел бәяләргә, акны — ак, караны кара дип кистереп әйтергә тартынабыз. хакыйкатьне кемдер бүтән әйтрр дип көтәбез. Без әлегә моны үзебезнең гражданлык бурычыбыз дип санарга күнекмәгәнбез. Хәзер бу аеруча кирәк Партиябез һәм социаль-экономик өлкәдә, һәм тәрбия- идеология өлкәсендә алга баруда кискен борылыш курсы билгеләгән икән, шул юлдан җәһәт адымнар белән атлау өчен һәркайсыбызга җаваплы бурыч йөкләнү белән бергә, тулы хокук та бирелеп, моңарчы булмаган мөмкинлекләр дә ачылган икән, моннан бик тә файдаланырга кирәк иде. Моның өчен үзеңне хуҗа итеп тою хисе —үз өеңдә, үз коллективыңда, республикаң, бөтен илеңдә чын хуҗа булу хисе яшәргә тиеш. Хуҗачыллык хисе дә тумыштан килми, ул бары үзеңдә тәрбияләнә генә ала. «Үз заводыңда яисә колхозыңда, цехыңда яки фермаңда чын хуҗа булмый торып, ил хуҗасы була алмыйсың»,— диде М. С. Горбачев XXVII съездда сөйләгән Политик докладында. Үзен хуҗа итеп тойган кеше исә начарлыкка нәфрәт белән караудын тайчынмас. Ул халыкның, бурычын яшергән — бөлгән, чирен яшергән — үлгән дигән акыллы сүзен яхшы аңлый. Вакытында шундый таләпчән, гадел карашка юлыккан булса, менә бу Ят кеше дә бүген авылдашлары белән бергә яшәр иде, ә япа-ялгызы «төп башында» утырмас иде, алга баручылар көпчәгенә таяк тыгып азапланмас иде. Кызык хәл: аны телгә алганда да «хуҗа» сүзе ишетелгәләде. Сүзнең элекке мәгънәсе дә яши бирә Әмма безнең чынбарлыкта «хуҗа» сүзенең бөтенләй башка мәгънәсе туды. Чын хуҗа дип без бөтенләй бүтән кешене күз алдына китерәбез. Безнең уртак милкебез — туган җиребез, туган авыл, шәһәребез, андагы уртак социалистик милкебез, Туган илебез бар Шушы милеккә карата мөнәсәбәтебез, фикеребез бар. Шул иманфикернең нинди булуына карап, без кешенең нинди Хуҗа икәнен бәяМоннаи өч ел элек әле авыл җыенында күченү турында киңәш-табыш иткәндә, аларга төрле-төрле тәкъдимнәр әйттеләр ерак та түгел коттедж тибындагы йортлардан өр-яңа поселок төзелә, шунда төпләнергә мөмкин, телисең икән, йорт-җиреңие күрше авылга күчерәбез; мәшәкатьләнәсең килмәсә, Кама Аланындагы шәһәрчә йортка кер. диделәр. Билгеле, туып-үскән нигездән кубу берәүгә дә җиңел түгел. Әмма гомуми эшебезгә кирәгрәк икән. ил. халык сорый икән, һәм бу киләчәк тормыш өчен беркемгә дә. хәтта Ят кешенең үзенә дә зыянга түгел, бары яхшыга гына икән, ник моңа каршы килергә?! Җыенда да шулай хәл ителгән иде, һәм көне-сәгате җиткәч, һәркем үзе теләгәнчә кученә-урнаша башлады. Ят кешенең бизмәне бер генә тәлинкәле иде. «Илгә кирәк», дигән тәлинкәсе юк. «Миңа кирәк1» дигән тәлинкәсе генә бар. Менә шушы -Миңа кирәк!~не дә ул әле кабат-кабат үлчи — ничек күбрәк файда каерып калырга?! Шушы ук айларда Брежнев шәһәрендә тагын бер кёше уйга калып утырды. «Кам- гэсэнергострой» җитәкчеләре, бригадирларны җыеп, берләшмә коллективына яңа бер җаваплы эш — Татарстан атом электр станциясе салуны тапшыруларын әйттеләр Карашлары әледән-әле чал чәчле, шулай да егетләрнекедәй төз, мәһабәт гәүдале бригадир Умат Наурбиевка тешә. Теләсә кайсы корылма нигездән башлана, ә нигез ул, иң башта, җир эше. Наурбиевның бригадасы — җир казу техникасын иярләп бу эшнең бетен нечкәлекләрен белгән осталар Соңгы елларда республиканың барлык күренекле корылмаларына башлап алар аяк басты: КамАЗ, Зәй көпчәк заводы. Бигеш аэропорты Дан-шөһрәте еракларга таралган коллектив. Әмма бригадир уйлана Төзелешне башлап җибәрү — кыен эш. Теләсә кем тотына алмый. Теләсә кемгә бирмиләр дә. Тик бит ул үзе дә. күп кенә башка механизаторлар да инде яшь түгел, алтынчы дистәгә якынаючылар шактый — дан-шөһрәт ымсындырмый, орден-медальләр, мактаулы исемнәр җитәрлек Квартир да әйбәт, эшкә дә җылы автобуста сәгате-минуты белән кайтып-китеп йөрисең, техниканы да җылы гаражда гына карыйсың. Яңа төзелешкә барып төшсәң Башта техниканы япа-яланда карарга, ремоит-фәләнгә исә йөз чакрымдагы Брежневка кайтарырга туры киләчәк. Кешеләр дә башта кайтып-китеп йөрер Аннары тулай торак. Күнегелгән, уңай квартираң сагындырыр. Ул уйлый. Хәлбуки үзе белә: озак икеләнергә вакыт юк, көтәләр. Ул башын чайкаса, җитәкчеләр башка бригадирларның кылын тартыр Шулай да ул кабаланмый Җиде кат үлчәп, бер кат кына кисә Наурбиев гомер буе нигез салды, шуңа күрә белә: нигез дөрес, нык булса гына, корылмалар тез. ышанычлы торыр Җиде үлчәү бәлки аңа җиңел түгелдер. Ул — көньякта туып-үскән кайнар канлы кеше. Әмма ул үзендә уйлану сәләте булдырган. Азактан үкенмәс өчен, терсәкне тешләп азапланмас Коммунист буларак, тынгысыз җан буларак, ул уртак эш өчен жа'ваплылык тоеп, кайда яңа башлангыч, кайда гомуми омтылыш, шунда юнәлергә күнеккән, бүтәнчә яши алмый: Кыенлыкка түзеп, аның белән көрәшеп яшәргә өйрәнгән Монда да кыен булыр, монда да ул үзе түзәр. Хатын, балалар да аңлар — алар аны яхшы беләләр. Ә бригада аңа иярерме? Монда эшкә кереп, уңай шартларда гына яшәгән яшьләр дә шактый, һәм бригадир үз коллективындагы җитмешләп кешене берәм-берәм барлап утыра — ул бит барысы исеменнән дә җитәкчелеккә вәгъдә бирергә тиеш Димәк, җиде тапкыр гына түгел, җитмеш тапкыр үлчәү сорала. Күңеле инде әллә кайчан хәл иткән: сиңа бит өмет белән карыйлар, «синең килешүең уртак эш өчен, ил, халык мәнфәгате өчен кирәк», дип ышаныч белдерәләр, мондый чакта синең беркайчан да кире какканың булмады Ниһаять, бригадир, башын күтәреп, еметле. ышанычлы караш белән җавап бирә Шулай ител, атаклы бригада бу юлы да меһим төзелешкә беренчеләрдон кузгалды. Бульдозер, скреперлар, йөзләрчә үзбушаткыч, экскаваторлар шәһәр буласы, промбаза буласы нигезләрне казу, ныгыту, тигезләү эшенә керештеләр Тирен-тирән ермаклар күмелеп, тигезләнде, юллар күтәрелде Их, барлык бригада, участокларда, идарә, трестларда да шушы бригададагы кебек тәртип, темплар булсын иде дә бит! Кызганычка каршы, бу тезелештә до аңлашылмаучылыклар. тәртипсезлек шактый очрый Бригадир кеткән-уйлаган. коллективның беренче җыелышында ук тәшендереп-кисәтеп кунган җитешсеэлекләр берсе артыннан икенчесе өскә килеп төшә торды: юлга, техниканы карауга, ашау эчү, ялны оештыруларга кеч. вакыт артык күп китте. Башка участок, бригадаларда бу хәлләрне авыр кичереп, ризасызлыклар белдереп, хәлне тагын да катлауландырдылар Наурбиев бригадасында исә кыенлыклар каршында аптырап калып, вакытны, кеч- нервларны әрәм итмәскә күнеккәннәр Килешү тоЗеп, эшкә алынгансың икән, кыенлыкның якасына ябыш, бетенең бер булып җигел, уйла, эзле, иҗат ит, кыен хәлден ничек тә чык — закон шундый Бу да хуҗаларга бик кирәкле сыйфат Әйтик, техниканы йеэ чакрымдагы базага кайтарып ремонтлау яисә шыр яланда карап, кешеләрне интектерү чын хуҗаларчамы я?1 Әлбәттә. АЭСның үзен салырга керешер ечен башта промбаза. тораккенкүреш объектлары корыла Станция салырга алары да җитешер Промбазаның үзен коручыларга ничек? Бу эш бит бер айда, ярты елда гына бетми, аңа да еллар кирок Механизаторлар исе бүген үк нормаль яшәп, нормаль эшләргә тиеш- Шунлыктан, Умат Наурбиев кило-килошкә бригадага база озер- лоү хосторон күрә башлады Тик бу нәрсә бер генә план-смотада да каралмаган. димак, аңа бер кеше дә урын, акча. материаллар бирми. Үзен тотынасың икән, син — тәртип бозучы. Объектта җиңел йортлардан тулай торак әзер булгач, бригада көн саен кайтып йөрүдән туктады, вахталап эшләүгә күчте. Бер атна эшлиләр дә икенчесендә, кайтып, ял итәләр. Шунда бригадир белән кайбер өлкән эшчеләрне ял иткән көннәрдә элекке базада еш күрә башладылар. Исәптән чыккан автомашина бортларыннан-фәләннәрдән җыеп, турайтып, тигезләп, калай әзерлиләр, шуларны ямыйлар, ялгыйлар. Панельләр барлыкка килә. Иске объектлардан тимер-бетон, торба ташландыкларын да шулар янына кайтарып өяләр. Яр буенда яртылаш комга күмелеп яткан вагончыкны искә төшерәләр, аны да алып кайталар. Өлкәннәрнең ни-нәрсә белән маташуларын аңлап алып, яшьләр дә аларга ярдәмгә килә. Хәтта Кама Аланында да алар эштән бушаган берничә генә сәгатьтә дә «тимер- томыр җыю» белән мавыгудан туктамыйлар. Бригадир урын булдырырга йөри. «Бер ашъяулык» җир кирәк, шуңа рөхсәт алып булмый. Җитәкчеләр тыңларга да теләми: вакытлы корылмаларга проект та, акча да,урын да бүленми. «База бары файдага гына. Без аны ял сәгатьләрендә үзебез эшлибез. Җыелма була — хаҗәте беткәч, сүтеләчәк».— дип тә карый бригадир. Юк! Теләсәң — ела, теләсәң — көл, башка сыймаслык парадокс монда да кабатлана. Наур- биев төзелешнең башлангыч стадиясендә техникага хезмәт күрсәтүне кыр шартларында оештыру алымын Украинаның атаклы төзүчесе Социалистик Хезмәт Герое В Цветков бригадасыннан өйрәнеп кайтып, беренче тапкыр К^мАЗ төзелешендә үк гамәлгә ашырган иде. Бер машинаны базага алып кайтып, гади генә төзәткәләп чыгару өчен ким дигәндә ике-өч көн кирәк. Мондый ремонт айга ике ясала. Йөзләп машина, механизм булганда, күпме вакыт исраф ителүен санау бер дә кыен түгел. Ә моны эшләгән җирдә оештырсаң, чыгымнар берме-бер кими. КамАЗ төзелешендә бригада, үзенә вакытлы база корып, махсус ремонт звеносы оештырып, бик зур отышка иреште. Аның тәҗрибәсе үрнәк дип табылды, ил күләмендә үткәрелгән семинарлар шул базада булды. Башта анда да, айнан соңгы төзелешләрдә дә аяк терәп каршы торганнар иде. Инде сыналган, файдасы һәркемгә ачык хакыйкатьне янә тәкрарларга тотын инде! Парадокс булмыйча ни булсын! Мәсьәләнең әхлакый ягы да бар бит —кеше, иңбашта, эшләгән урынында нык таяныч тоеп яшәргә тиеш, Кама Аланында эшләп, Брежневтагы ярдәмгә генә таянып торып буламыни!? Волокита, бюрократизм иҗади эш каршына шундый биек койма булып килеп басалар ки, югалып калуың да ихтимал Чын хуҗа исә шундый чакта үзенең асыл холкын күрсәтә дә инде ул тәвәккәл, батыр, кыю һәм усал була ала. Наурбиев бу очракта Казаннан бер зур җитәкче килүдән файдалана. Төзелеш җитәкчеләре белән объектларда йөргәндә ермак читендә туктап калганнар иде, гозерен сөйләде дә бирде. Мондый әңгәмә булып алды. — Бу урында проект буенча нәрсә каралган? — диде җитәкче. — Бернәрсә дә каралмаган. Яшел зона. Ермак чите ныгытылырга, яшелләндере- лергә тиеш. — Димәк, вакытлы база беркемгә дә комачауламас? — Ә проект, инструкция? Кем җавап бирә? — дип каршы төшәләр. Җитәкче Наурбиевкә борыла: — Нигә нәкъ шушы урынны сайладыгыз? Сезнең бит төп эшегез станция төзелешендә булачак? — Беренчедән, котлованга керешкәнче, берничә ел шушы объектларда эшләячәкбез. Икенчедән, станциянең икенче, өченче чиратларын да күз алдында тотарга кирәк. Без киткәч, бу мәйдан яшьләргә ял. спорт өчен урын ясарлык булып калачак, тирәсенә бакча утыртырбыз...— дип аңлата Умат Камбулатович. — Бирегез участокны! — диде җитәкче, ике сөйләшмәслек итеп,— ул бит барыбызга караганда да киләчәкне күбрәк уйлаган, мондый кешегә дә ышанмасак... Озын сүзнең кыскасы шул. бүген менә алдыбызда Наурбиев бригадасының яңа базасы — «йортыхуҗалыгы» тора. Таш түшәлгән тигез мәйдан. Ермак читендә эре-эре калай блоклардан биек, иркен мастерской бинасы. Асфальт идән, кирәкле механизмнар, хәтта катлаулы станокларга кадәр бар. Җылы, якты мастерской буш. Бригаданың барлык техникасы эштә, димәк. Мондый база булгач, машина тик торамы соң!? Янәшәдә берничә вагончык бар: кызыл почмак, ял бүлмәсе, чәйханә. Бер вагончык киемсалым киптерү өчен җайланган. Мәйдан алма, чия һәм башка төрле агач-куаклар белән әйләндереп алынган. — Авыллар күченгәндә калган агачларның төбен дә әрәм итмичә алып кайтып утыртыл бетердек.— ди Умат Камбулатович. Монда килер алдыннан гына берничә авылда. Казан тирәсендәге бакча-дачаларда булып, аларда сыерчык ояларының юклыгына җан әрнеп йөргән иде, монда менә әрнүләргә дәва булды — байчадагы сыерчьк ояларында кагына-очына сыерчыклар сайрый. Мастерской артында иске агач деталь-механизмнар күреп, Умат абыйга карагач, ул елмаеп җибәрде — Җил тегермәне ул! Сүтеп атканнар иде. Җыеп алып кайттык менә. Бу вакыт табып корып та куябыз әле без аны. Мәктәп балаларын, яшьләрне экскурсиягә чакырырбыз Кеше ул, үткәнен аңласа гына, бүгенгесенең кадерен белә Киләчәкне уйлап эш итү, алга карап яшәү, максат куеп, шуңа эзлекле омтылу чын хуҗаның канындаҗанында булырга тиеш. Бүгенге белән генә яшәү безнең әхлакка туры килми. Ләкин бу сыйфат әле күбебезгә җитенкерәми. Шуның аркасында өйдә дә, эштә дә безне вакыт-вакыт һич көтелмәгән мәшәкать, күңелсезлекләр, чыгымнар сагалап тора Мондый хәлләр аеруча төзелешләргә хас. Аларда планлаштыру, лроектлаштырудагы җитди кимчелекләр XXVII съездда да бик урынлы тәнкыйтьләнде. ТатАЭС төзелешендә дә планы расланып та аңа әле проект документлары, акча, материаллар хәстәрләнмәгән булу һәм, киресенчә, документлар әзерләнеп тә объектның планга кертелмәү яисә икенче бер объектка бәйләмичә калдыру очраклары бар. Юлларны гына алыйк. Станция урыны тәгаен билгеләнгәч тә булачак шәһәр белән ике арада капиталь юл салырга мөмкин түгел идемени!! Дүрт ел узды, вакытлыча дүрт юл салынды, хәзер берәү дә юк, барысы да эштән чыккан. Күпме акча түгелгән, кылдый- былдый юлларда күпме техника ватыла, күпме кеше азаплана. Артык бензин ягуны, кеше вакытын, ниһаять, нерв тузуларны да санасаң... Юньле хуҗа барысын да исәпләр иде, гаеплеләрдән түләтер иде. Бүтәнчә кабатланмас өчен сабак булыр иде. Электр линияләре белән дә шул ук хәл. Котлован вакыт-вакыт җансыз кала. Күпме техника, кеше тик тора. Вакытлыча сузылган линияләрнең я баганалары ава. я чыбыклары өзелә, я трансформаторлары яна. Күрмиләр түгел, күрәләр, шуларга әрнемәгән, «алай ярамый» дип өстәл төймәгән җыелыш бик сирәк. Телгә алына, ә кабатламау өчен катгый чаралар күрелми. Конкрет гаеплеләрне тапканда, чыгымнарны үз кесәләреннән түләттергәндә нәтиҗәсе тизрәк сизелер иде, сүздән эшкә күчү шушы булыр иде Без барында котлованда ике йөзләп кеше эшли иде Ашханә юк. Механизаторлар төшке ашка, автобусларга төялеп, бишалты километрдагы ашханәләргә йөрергә мәҗбүр. Күпме вакыт, бензин әрәм китә. Үзем язам, үзем уйлыйм: бу язмалар басылып чыккач. «Әйе, андый кимчелекләр бар иде, әмма без аларны бетердек, нигә искә төшерергә, үткән эшкә салават»,— диючеләр табылыр. Юк, андыйлар белән дә килешмәскә, ризалашмаска рөхсәт итегез зинһар! Кимчелекне бетергәннәр — бик яхшы. Әмма безнең юл кимчелекләрне бетерә-бетерә. шулар өстеннән бару юлы түгел, бәлки алардан башка бару юлы. Хуҗа кеше үз җитешсез- легеннән дә, күршенекеннән дә сабак алыр, әлбәттә, бүтәнчә кабатламау өчен тырышыр. Бүген без дә төзелешебезнең барлык этапларын, азагына чаклы, бөтен вагытөягенә чаклы күз алдына китереп бетергәнбезме соң, һәр стадия, һәр операция өчен җаваплы кешеләр һәм барысын да бер кулда туплаган бер хуҗа бармы! һәр башкарасы эшебез алдан, төпле уйланып, фәнни нигезләнеп планлаштырылганда гына аның вакытында, яхшы сыйфатлы итеп үтәлүенә шик булмас Әгәр хуҗаның планы ышанычлы икән, атлаган саен үзгәрә торган түгел икән, ул башкаларга да катгый таләпләр куя ала. ТатАЭС тезелешендә йөзләгән субподряд оешмалары катнашуын искә алганда бу таләпнең үтәлүе аеруча әһәмиятле шартка әверелә Алга карал, төпле план белән эшләүдә подряд ысулы ныклы таяныч була ала Моңарчы бу алым ТатАЭС тезелешендә бик сүлпән, шикләнеп, як-якка каранып кына керә барды Хәзер илдә бер генә төзелешне дә бу прогрессив алымнан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Биредә дә омтылучылар бар. Корбвнгалиев, Уразаев бригадалары һем башка кайбер коллективлар үз инициативалары белән яңача эшли башладылар Азмы- күпме тәҗрибә дә туплана. Ләкин, әлеге дә баягы, төзелештә хуҗаның бер генә булмавы, план, проектларның тәмам ачыкланмаган, бер-берсенә бәйләнмәгән хәлдә торуы бу прогрессив алымга да аяк чала. Наурбиев бригадасының тәҗрибәсе киң колач белән таратылмавы да шуны күрсәтә Хәлбуки бригада, республика тезелешләрендә беренче булып, өзлексез подряд ысулын кертте һәм аны бу объектта да туктаусыз камилләштерә бара Яңача эшләүнең мәгънәсе шунда: килешү тезеп, бригада үз объектында чын хуҗага әверелә, анда эшнең барышы эчен, аннан да бигрәк, азагына кадәр уңышлы очлануы эчен тулысы белән үзе җавап бирә. Биредә тәртип шундый бригада планын тикшерүдә һәр механизатор катнаша, ченки эш хакы эшнең нәтиҗәсенә бәйле. Кем генә булсаң да — тел механизатормы син. ремонтчымы, скреперчымы әллә шофермы, прорабмы — барыбер эшнең азаккы нәтиҗәсенә карап алачаксың. Шуңа күрә планны кабул итеп, килешүгә кул куйганчы, коллектив аны җиде кат үлчи, нигезле, реаль булмаса, бәхәсләшә, ресурс, материаллар белән тәэмин ителүенә шик калса, кире кага. Шулай итеп,ул башкаларны да планга аек карарга мәҗбүр итә. Инде килешүгә кул куелган икән, вәгъдә биргәнсең икән, аны үтәми кала алмыйсың. Чын хуҗаның сүзе эштән аерылмас. Наурбиев бригадасында бу — беренче закон. Ул үтәлсен өчен бригаданың һәр члены — барысы бер кешедәй — бөтен көчен, сәләтен бирергә омтыла. Бу төзелештә дә инде коллектив членнары һәм хезмәтне оештыруга, һәм дисциплинаны ныгытуга, һәм эш шартларын, ялны тагын да яхшыртуга юнәлгән күп санлы тәкъдимнәр керттеләр Эзләнү, иҗат итү туктамый. Умат Камбулатовичның бер фикерен аерып күрсәтәсе килә. «Өзлексез подряд ысулының нигезен алдан уйланган, фәнни төгәл инженерлык әзерлеге, югары дисциплина, оста җитәкчелек, өзлексез материаль тәэминат тәшкил итә. Менә шушы шартлар үтәлә торган булса, аны безнеке кебек җир эшләре бригадасында гына түгел, башка коллективларда да кулланырга кирәк»,— ди ул. Игътибар итик, кабатлыйк: өзлексез подряд ысулын, димәк, тулы хуҗалык исәбен төзелештә һәр подразделениеда кертеп була! Ягъни бригадада да, участокта да. идарәдә дә. ниһаять, бөтен тезелеш масштабында да. Бүген бит төзелешкә нәкъ шул үзе кирәк тә! Шунсыз биредә кискен борылыш ясап булмас, шунсыз съезд куйган срокларга сыешып булмас. Умат Наурбиев бригадасы егетләре бүген шул яңалыкның башында баралар. Үзләре икеләтә энергия белән эшләп, тынгысызлык, иҗади инициатива белән яңалыкны камилләштереп кенә калмыйча, башкаларга да ярдәм кулы сузарга, үзләренең һәр яңа казанышларын бүтәннәрнең дә казанышы итү өчен омтылалар. Бу да чын хуҗаларга хас сыйфат. Умат Камбулатовичка мин. Өмет абый, дип әйдәшәм. Ул риза. Исеме безнеңчә шулай яңгырый. Холкыфигыленә дә, яшәү рәвешенә дә туры килә: ул гел алга карап, өмет белән, яшьләрчә зур максатлар белән яши; аңа да, ышанып, өмет белән карыйлар, ул исә өметле җавап кайтара. Менә ул котлован ярына килеп басты. Аргы ярга карап тора башлады. Берничә бульдозер һәм башка машиналар «төп башына» якынаялар иде. Ят кеше кичә, ниһаять, йортын күчерергә ризалык биргән «Әллә кайчан кирәк иде дә бит! Кеше үзен генә уйларга күнексә, аңа барыбер «төп башында» утырып калу яный»,— дип куйды Өмет абый Шулай да бу минутта аның карашы якты, йөзендә елмаю иде. Хәзер аның механизаторлары эшкә керешәчәк, булачак нигез урыны тагын да киңәеп китәчәк Мәһабәт корылма калкачак нигез чокырының ике ярында ике хуҗалык. Берсе үзе өчен генә яшәгән, кешеләрдән тәмам аерылып «төп башында» калган кешенең хуҗалыгы. Икенчесе күмәк эш өчен борчылып, тиеннәрне янга калдырып, изге нияттән, киләчәккә карап салынган хуҗалык. Тегесе менә-менә бетәргә тора. Монысының тирә- ягында бакча чәчәк ата, күгендә сыерчык, тургайлар сайрый. Ике хуҗа, ике нигез. Берсе бетә, берсе кала. Мәңге яшәргә кала.