Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИГЕЗ

Танылган график Илдар Әхмәдиев Кама автогиганты төзелешенә берен челәрдән булып килде һәм «КамАЗ» рәссамнар группасы составында нәтиҗәле иҗат итте. Төзүчеләр турындагы нзорепортажларын ул республика матбуга тында даими бастырды. Менә шулай бөтен бер серия туды. «КамАЗ юллары», • Җыр». «Чаллы тәрәзәләре», «Сменадан соң», «Вахта». «Апрель»... Әлеге линогравюра һәм акварельләрнең исемнәре генә дә рәссамның удар төзелеш мәйданын күпъяклап яктыртырга омтылуын күрсәтә. Төзелештә рәссам бик күп эшчеләр белән дуслаша, шулай итеп, хезмәт процессының эченә үтеп керүгә ирешә. Мондый кызыксынучанлыкның нәтиҗәсе дә кызыклы булып чыга. КамАЗ турындагы картинасы өчен ул гадәти булмаган сюжет сайлый: дус күргән төзүчеләр бригадасында яңа өйләнешүчеләр туе... Рус егете белән татар кызы гомерләрендәге истәлекле вакыйганы хезмәттәшләре даирәсендә билгеләп үтәргә карар кылалар. Менә алар ЗАГСта язылыш каннан соң бергәләп төзелеш мәйданына киләләр. Туй истәлеге сурәттә калсын!.. Әлеге сюжет графика кысаларына гына сыймый, һәм рәссам беренче мәр тәбә нәкыш сәнгатенә, тематик картина жанрына мөрәҗәгать итә. «Безнең бригада. Туй истәлеге»... Тормышның үзеннән алынган әлеге җанлы «кадр» рәссамга аерым вакыйганы гына түгел, ә автомобиль гигантын төзүче яшьләрнең гомумиләштерелгән портретын күрсәтергә ярдәм иткән. Бер-берсенә охшаган төрле-төрле йөзләрне бер уртак куаныч берләштерә: нигез салу шатлыгы! Төзелеш мәйданы нигезендә яңа гаиләгә дә нигез салына. Аларның бөтенесе дә яңа нигездә басып торалар. Бәйрәмчә күтәренкелек төсләр бирелешендә дә чагыла: тирә-якка аклык сирпеп торучы кәләш күлмәге, ниндидер алсулык белән өртелгән кирпеч стена, көмешсу-көрән киемнәр... Кама автомобиль гигантын салуга үзеннән иҗади өлеш керткән рәссам Илдар Әхмәдиевка «Камаз төзелеше ударнигы» исеме бирелде, һәм ул «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнде