«КӨМЕШ ЧЫЛБЫР» БОҖРАЛАРЫ
Рухи тормышын сүз сәнгатеннән башка күз алдына да кигерми торган һәр укучы, мөгаен. вакыт вакыт, башына кинәт уй төшеп, туган әдәбиятының киләчәген күзалларга омтыладыр — яшь иҗат көчләрен күңеленнән генә булса да берәм-берәм барлап карамыйча булдыра алмыйдыр. Мин үзем, мәсәлән, шулай уйлангалыйм. Ләкин, әдәбиятка бу хезмәт итәчәк әле дип, тәгаен ышаныч багларлык андый талантларның исемлеге һәр очракта да, кызганычка каршы, бик кыска килеп чыга. Күңелемдә үзем өчен генә төзегән шул кыска исемлектә Солтан Шәмси исеме дә бар. Мин аны анда моннан өч дүрт ел элек, • Казан утлары» журналында бербер артлы дөнья күргән «Балконда» һәм »Соңгы юаныч» дигән хикәяләрен укыгач, теркәп куйган идем. Әлеге әсәрләр сәләтле каләм иясенең әдәбият мәйданына аяк басуын хәбәр итеп кенә калмады, ә бәлки әдәбият мәйданына чыккан һәр яңа исемгә теләктәшлек белән караучы укучыларның күңелен яулап алырга да өлгерде. Һәм менә аның әсәрләре аерым китап рәвешендә басылып чыкты 1 Дөресен генә әйткәндә, бу күптән көтелә иде инде. Чөнки М. Горький исемендәге әдәбият институтында укып кайтканнан соң әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнүче бу егетнең төпле әдәби әзерлеккә ия икәнлеге күренеп тора иде. Аның киң катлам укучыларга әйтәсе сүзе булмау мөмкин түгел иде. Әдәби түгәрәкләрдәге әңгәмәләрдә булсын, яшьләр арасындагы төрле бәхәсләрдә булсын, ул үзенең тормышка, әдәбиятка карата үзенчәлекле карашлары, дәлилле фикерләре белән күзгә ташлана иде. Һәм шул ук вакытта аның күңел төбендә, җанын кымырҗытып, ниндидер сер'Ятканлыгы. ниндидер мөһим нәрсәне әйтеп бетермәве дә сизелеп киткәли иде. Ул язган икән. Шауламый-кабаланмыйча гына, әдәбиятка килергә, анда үзенә лаек урын табарга әзерләнгән икән. Кайчандыр С. Шәмсинең журналда басылган «Соңгы юаныч» исемле хикәясе турында үз фикеремне язып чыгарга туры килгән иде инде. Бу әсәр мине, беренчедән, ифрат катлаулы мәсьәләләрне мөмкинлекләре чикләнгән кечкенә жанр кысаларында шактый сыйдырышлы чагылдыра алуы белән җәлеп иткән булса, икенчедән — һәм монысы, мөгаен, иң мөһимедер — яшь язучы үз каләменең бик әһәмиятле көчкә ня икәнлеген күрсәтүе —гадәттән тыш вакыйганың безнең бүгенге тормыш өчен асылда бик табигый булуына ышандыра алуы белән күңелемне яулаган иде. Хикәя нигезендә яткан вакыйга менә нинди. Гомеренең ахыргы елларын шәһәрдә уздыручы карт, карчыгы дөнья куйгач, сәер-сәер зшләр эшли башлый. Дачасындагы җиләк җимеш агачларын кисә һәм түтәлләрен казый. Анда үлән чәчеп үстерә, аны чаба, киптереп, кибәнгә куя, шул эштән хозурлык табып йөри. Менә шушы гайре табигый вакыйганы тасвирлау барышында автор укучыны кеше һәм аның табигый асылы турындагы уйлануларга, хәзерге тормышның гаять катлаулы процессларын күңелдән кичереп, зур гомумиләштерүләр ясауга китерә. Бу пакыйга — баксаң, авылда туып үскән, ярты гомерен авылда үткәргән Картның үз табигатенә, асылына туры килми торган шәһәр шартларына каршы, тагын да гомумирәк караганда. хәзерге шәһәр паркларына, басу читләрендәге урман полосаларына. Карт ише гамьле, моңлы кешеләрнең күңел төпкелләренә сыенып, сакланып калган Табигатьнең үзенә зыян китерүче цивилизациягә, дөресрәге, анын кара көчләренә каршы баш күтәрүе икән. Шушы хәл вакыйганың чын булуына, табигыйлегенә ышандыра, хикәядә азмы-күпме чагылыш тапкан башка четерекле проблемаларны аңлауга җирлек була. Проблемаларның башкалары да бик актуаль һәм, әйтергә кирәк, хәтта җан Солтан Шәмси. Көмеш чылбыр. Татарстан китап нәшриаты. 19Я4. Р әрнеткеч. Болар —урбанизация процессы бара торган хәзерге тормышта милли культура казанышларын, өлкән буын күңелендә сакланучы рухи тәҗрибәне яшь буын нарга тапшыру мәсьәләсе, яшьләрнең урбанизация нәтиҗәләре йогынтысына ныграк бирелүе аркасында буыннар багланышына өзеклек янавы... Менә шушы катлаулы мәсьәләләрнең үзара диалектик бәйләнешен, асылын тоя. аңлый һәм аңлата алуы, кечкенә генә бер хикәя мәйданында аларны бер төенгә төйнәп, сәнгатьчә гәүдәләндерә алуы белән С. Шәмси үзенең җитди каләмгә ня булуын раслады. Сәнгатьлелек телгә алынган икән, фикер сөрешен өзеп бу.^са да. хикәянең художество камиллеген бозып торган бер кимчелекне әйтеп үтмичә ярамас. Хикәядә шундый эпизод бар. Карт шаулап үсеп килгән печәненә карап утырырга ярата, кичләрен аның янына күрше-күлән җыела, сөйләшеп утыралар. Шундый сөйләшүләрнең берсен автор тулысынча китерә. Чөнки ул — укучыга әсәрнең төп идеясен аңлауда ярдәм итәргә тиешле, табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы бик мөһим сөйләшү. Ләкин бу эпизод әсәр тукымасыннан ничектер бүселеп чыгып тора, артык сыман тәэсир кала. Ә хикмәт — шунда. Персонажларның берсе, яшь галим, әңгәмәдәшләренең соравына җавап биреп, озын һәм озак итеп.әлеге проблема турында сөйли. Яшь галимнең проблемага карата оригиналь үз концепциясе булса иде ул, төс-кыяфәтсез персонаж булып түгел, истә кала торган образ сыйфатында ачылып китәр иде яшь галим. Эииаод тәэсирлерәк килеп чыгар иде. хикәянең төп идеясен ачуга нәтиҗәлерәк тә хезмәт итәр иде. танып-белү, информацион яктан да укучыга файдалырак, димәк, кызыклы рак булыр иде. Әмма автор яшь галимнән соңгы елларда көндәлек матбугатта, фәнни-популяр китапларда кат-кат язылудан төссезләнеп беткән фикерләрне генә әйггерә. Шуңа күрә эпизодның эстетик йөкләмәсе чамалы булып чыга. Шушы хәл эпизодның, димәк, хикәянең дә. художество әһәмиятенә берникадәр күләгә төшерә. Шулай да теманы ачудагы оригинальлеге, мәгънәви тирәнлеге, әһәмиятлелеге белән әлеге әсәр китаптагы башка ун хикәянең барысыннан да аерылып тора. Бәлки, шуңа күрәдер, тагын да әйбәтрәк язылган берәр хикәя очрамасмы, язучы тагын берәр матур ягы белән ачылып шатландырмасмы дип өметләнеп укысам да, китап минем С. Шәмси иҗаты турындагы фикеремне әллә ни үзгәртә алмады. Димәк, аның башка әсәрләренә әлеге дә баягы «Соңгы юаныч» һәм «Балконда» хикәяләре югарылыгыннан карап бәя бирергә туры килә. «Балконда» хикәясендә тасвирланган вакыйга. «Соңгы юаныч«тан аермалы була рак, шактый гади. Әсәрнең герое Җиңү бәйрәме көнне ерак туганы — Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалид абыйсы янына хәл белешергә керә, бергә сөйләшеп уты ралар... Хикәя мәгънә төсмерләренә бик бай. анда чагылган хис тойгылар, җем җем уйнап, үзгәреп тора. Мондый әсәрне кат-кат укырга була. Укыган саен, күңел халәтеңә, кәефең торышына карап, анда яңадан-яңа нюанслар, мәгънәви тирәнлекләр табасың Төп идеясе гади кешенең күңел олылыгын күрсәтүгә, аның һичшиксез, илтифатка лаек икәнен искәртүгә кайтып кала кебек. «Балконда» —хикәяләү рәвешенең бездә канунлашкан формасын яшь язучының ни дәрәҗәдә яхшы үзләштерүен күрсәтүе белән характерлы Биредә һәр деталь «эшли», һөркайсының үз йөкләмәсе бер, һәркайсы укучыны язучы аңлатырга теләгән төп фикергә таба илтә. Бер мисал алыйк. Герой белән инвалид карт сөйләшеп утырганда, чырт-чырт иткән сәер тавышлар чыгарып, эт узып китә. Сәер тавышны аның озын тырнаклары чыгара икән. Иң элек бу деталь кызыклы күзәтү буларак игъти барны җәлеп итә. Ләкин мондый сыйфат кына әле аны художестволы деталь итә алмый, билгеле. Аның хикәядәге төп йөкләмәсе — инвалид карт белән геройның әңгәмәләре ябышып китә алмыйча торган уңайсыз бер моментта бүлмәдә нинди тынлык хөкем сөрүен күрсәтү. Шәһәрдә, бөтен илдә бәйрәм шаушуы. ә монда ниндидер уңайсыз тынлык. Эт адымнарыннан чыккан тавыш түгел, өнә шул тынлык сәер икән. Ә тынлыкны күрсәтү хикәя өчен шулай ук мөһим, ул. бүлмәдәге халәттән тыш, карт белән карчыкның тыйнак һәм тыныч күңелләрен характерлау өчен дә кирәк. Яисә менә икенче бер мисал: • Ишектә кабат Гайшә ана күренде. — Әйдәгез өстәл янына, чәй әзерләдем.— диде ул һәм. картына аркасын куеп, карават кырыена килеп утырды. Кадыйр абый аны кочаклап алды. Гайшә апа картын. аркпсына асып, күрше бүлмәгә алып чыгып китте һәм урындыкка китереп утыртты. Урындыкны мин өстәл янына этәрдем» Шушы бер күренештә бу өй эчендәге бәланең никадәр тетрәнгеч һәм зур икән леге дә, карт белән карчыкның аңа никадәр ияләшкәнлеге дә. алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең никадәр гади һәм җылы икәнлеге дә ачылып китә. Хикәя шушын дый детальлә}» белән күңелне әсир итә. Кыскасы, автор хикәя язу сәнгатенең төп хикмәтләреннән саналучы детальләштерү алымын яхшы үзләштергән. Моны китап тагы «Бәхетле песи», «Беренче кар», «Нәни дус» кебек хикәяләр дә раслый. Болар — шактый тигез язылган әсәрләр. Әмма китаптагы әсәрләрнен барысы турында да болай әйтеп булмый. Үзенчәлекле манерада язылулары белән өч-дүрт хикәя бигрәк тә аерылып тора. Аларга аерым тукталырга кирәктер. Мина калса, алар С. Шәмсинең иҗади'эзләнүләре характерын аңларга ярдәм итәрләр шикелле. Әдәбиятта күренекле немец язучысы Б. Брехт исеме белән бәйле «интеллектуаль әдәбият» дигән бер күренеш бар. Сәнгать әсәре кешенең иң элек хисенә һәм шуның аша гына акылына тәэсир итә дип өйрәтә традицион әдәбият фәне. Ә менә Б. Брехт — шушы традицион кагыйдәгә каршы чыгып, үз концепциясен төзегән һәм шуның буенча иҗат иткән язучы. «Интеллектуаль әдәбият» күбрәк укучының акылына тәэсир итүне һәм шул юл белән аны тәрбияләүне бурыч итеп ала. С. Шәмсинең әлеге хикәяләрен мин менә шушы концепция корбаннарыдыр дип уйлыйм. Моның шулай икәнлеген раслый торган дәлилләр аларда шактый җыела. Ул тасвирлау аша түгел, ә сөйләп аңлату аша, ягъни укучының хисенә түгел, бәлки турыдан-туры акылына тәэсир итәргә тели. Әлеге хикәяләргә нигез итеп, махсус рәвештә, яңалык дәрәҗәсе бик чамалы булган коллизияләр — көндәлек тормышның вак конфликтлары алынган. Хискә, гадәттә, иң элек, яңалык, көтелмәгәнлек тәэсир итә. Әсәрләрдә шушы фактор аңлы рәвештә төшереп калдырылган. Мәсәлән, «Якты утрау» хикәясендә сурәтләнгән вакыйганы алыйк. Ир белән хатынның аралары суына башла ган була. Күңел ихтыяҗлары югарырак булган ирне яшь хатын юк-бар таләпләр, шикләнүләр белән борчый, аны аңлый алмаудан үзе дә җәфалана. Хатыны балага узгач, ирне ике айга командировкага җибәрәләр, ул аннан өен. гаилә тормышын сагынып кайта. Хатыны исә туачак бала турындагы уйларга оаштанаяк чума, аңарда яңа төр хисләр уяна, ул вак төяк бәйләнүләрен оныта, ирен сагынып көтеп ала. Бәхетле гаилә тормышы шулай яңадан тернәкләнеп китә. Әсәрнең фабуласы шуннан гыйбарәт. Язучыны биредә (шулай ук «Нихәл, дустым?», «Сагыну» хикәяләрендә дә) кешеләр арасындагы каршылыкларның нигезендә яткан психологик көчләр җәлеп итә. Ә кешеләр фикергә иллюстратив материал кебегрәк кенә тоела. Әсәрнең төп герое — әнә шул тотып карап, күрсәтеп булмый торган, чырай-килбәтсез гомуми көчләр. Абстракт рухи көчләр. Ә боларга, мәгълүм ки, бары тик акылның гына • теше үтә». «Нихәл, дустым?» исемле хикәясендә автор ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең үтә дә нечкә булганнарын, четереклеләрен ачып бирергә алына. Язучы ул мөнәсәбәтләрне диалектик катлаулылыкта тоемлый. Әмма менә шуны күңел канәгатьләнер дәрәҗәдә тулы итеп укучыга җиткерә алмый. .Тасвирлыйсы урында аңлата башлый. Ә аңлатуның иң әйбәте дә берьяклырак була, ахыр чиктә гадиләштерү булып чыга. Мөнәсәбәтләрне картина аша. халәт аша аңлату түгел бу, бәлки сөйләп аңлату. Барысын да аңлатыйм дисәң, сүзләр бик күбәеп китә. Күпсүзлелектән качыйм дип, мөнәсәбәтбәйләнешләрнең бик үк мөһим тоелмаганнарын телгә алмый башласаң — примитивлаштыру, схема килеп чыга. Тасвирлау урынына проблеманы сөйләп аңлату стихиясенең бу ике төре һәммәсе дә әлеге төркем хикәяләрдә үзен сиздерә. Бөтенесен дә аңлатып бирергә омтылу хәтта әсәрләрнең архитектоникасында да чагылыш таба. Әйтик, «Сагыну» хикәясендә язучы, урыны-урыны белән хикәяләү процессын өзеп, әсәр тукымасына газета материалын хәтерләткән информацион блоклар китереп кертә. Әлеге өзекләрнең теле дә сәнгать әсәре теленнән шактый кайтыш. Анда стереотип гыйбарәләр, публицистик • клише»лар ярылып ярылып ята. Фикерне турыдан-туры җиткерергә омтылу аркасында «Нихәл, дустым?» хикәясенең кайбер өлешләре бөтенләй шәрәләнеп калган — алар ниндидер зур бер әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләп чыгуга охшап торалар. Авторның аңлый белү сәләте — күренешләрнең асылын билгеләүдәге, гомумиләштерүләр ясаудагы тапкырлыгы гына әлеге әсәрләрне сәнгать чикләре эчендә калдыра. Мәсәлән, «Якты утрау» хикәясен дөрес тотып алынган психологик күзәтүләр генә тулысынча таралып китүдән коткара. Яшь язучы хикәяләүнең яңа формаларын эзли. Традицион формада иҗат ителгән һәм уңыш китергән «Балконда», «Соңгы юаныч» һ. б. хикәяләреннән соң аның кинәт башкача язып карарга теләвенең сәбәпләрен, теләсәң, аңларга буладыр дип уйлыйм. Эзләнмичә, ялгышмыйча гына әле берәүнең дә уңышка ирешкәне юк. Шагыйрь Р. Харис журналда басылган бер әңгәмәсендә, әдәби иҗат турындагы кызыклы күзәтүләрен уртаклашып, менә нәрсә дигән иде: «Эзләнү — иҗат итү, ягъни иҗат процессы... Процесс күренмәскә, сизелмәскә тиештер дип уйлыйм. Эзләнү иҗатның эчкәрге. яшерен ягы. Аны күрсәтмичә генә укучы аңын шигъри табышка алып барып җиткерә белү осталыктан килә». Төрек шагыйре Н. Хикмәт сәнгать әсәренең формасын хатын-кыз аягындагы нәфис оек белән чагыштырырга яраткан. Үзе күренми, ә аякны матурайта. Кигән оегы җыерылган хәлдә күзгә ташланып торса, әлбәттә, андый аякны сылу дип булмый. С. Шәмсине әлеге хикәяләрендә шул •оек»ның күренеп торуы харап итә. Күрәсең, осталык җитмидер. ‘ Шулай да мин, китаптагы бик үк уңышлы килеп чыкмаган берничә хикәягә карап кына, төшенке уйларга бирелү дөрес булмас иде дип саныйм. Бөтенләй үк ЯӘтиҗәсез эзләнү түгел ич бу. Әйтик, китапны төгәлләп куючы «Урталыкта» дигән хикәя — әнә шул эзләнү җимеше. Исеме, дөрес, бик үк яңа түгел. Шуңа күрәдер, мин бу кечкенә новелланы әллә ни яңа нәрсә өмет итмичә генә укый башлаган идем. Ләкин әсәрнең берниче җөмләсен күз йөртеп узуга, бу битарафлыктан арынырга туры килде. 4...Аякларын көч-хәл белән сөйрәп баручы бер әбине күрдем. Өстендә төсен салган иске пальто, аякларында берәрсеннән арткан зур туфлилар, үзе ябык, кулында гади генә сумкасы, сумканы бер яккарак басып, читеннән ике кефир шешәсе күренә. Җыерчыклы саргылт йөзе тәмам кипкән, күзләре сүнгән, юкарган чәчен шакмаклы яулык белән каплаган...» Теләсә, тасвирлый белә икән бит С. Шәмси. Шушы берничә җөмлә ялгыз шәһәр карчыгының имәнеп китәрлек портретын күз алдына бастыра. Моннан соң инде әсәрне битараф җан белән уку мөмкин түгел. Автор шулай укучыны кызыксындыра да кеше гомере, яшәү мәгънәсе турындагы уйларын — әсәрнең төп мәгънәви эчтәлеген тәшкил иткән фикерләрен язып китә. Бу фикерләр үзләре генә күңелгә болай тирән үтеп керә алмаслар иде, әлбәттә. Ләкин әсәрләнгән җанга алар сары май булып ягалар икән. Юк, язучы ялгызак карчык язмышын сөйләп тормый, ул бары новелла герое «мин»нең билгеле бер мизгелдәге уй-кичерешләрен күрсәтеп бирә. Аның кинәт үзен бәхетле, гамьсез яшьлек белән сырхаулы, сыкранулы картлык арасында — урталыкта торуын ничек итеп үткер рәвештә тоеп алуын, шушы аңлау тоюның ничек итеп тууын — менә шул хис җилпенешен язучы шактый оста тасвирлый. Менә дигән психологик этюд! • Көмеш чылбыр» исемле китапка кергән хикәяләрне укыгач — көмеш чылбырның боҗраларын барлап чыккач туган уйларымны йомгаклап, шуны әйтергә ярыйдыр: кызыклы гына прозаик формалашып килә. Әдәбият турында үз концепциясе бар. үз иҗат кредосы бар. Безгә бары Солтан Шәмсидәге иҗади ниятләрнең чынга ашуын көтәргә, тагын да активрак эшләвен теләргә генә кала.