Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАВАПЛЫЛЫК АРТА

Бөек Пушкинның остазы һөм дусты Василий Андреевич Жуковский безнең яклар турында «...Бу сәфәр җанны иркәли. Шаулы иген кырлары Хәтфә ябылган таулар. Имәннәр, каеннар Борма-борма юллар Бөгелмә — үр өстендә, соклангыч манзара»,— дип язып калдырган. Бөгелмә ханындагы истәлекле язмаларны Аксаков һәм Шишков әсәрләрендә дә. Россия Академиясенең беренче членкорреспондеиты Петр Рычков хезмәтләрендә дә очратырга мөмкин Чехо- словакиянең күренекле сатиригы Ярослав Гашек Россиядә булып кайтканнан соң язган егерме дүрт хикәясенең вакыйгалары һәммәсе Бөгелмәдә бара Шәһәрнең элек-электән еракларга билгеле булуы тикмәдән түгел Картага гына күз салыйк: Бөгелмә Казан — Куйбышев — Уфа—Оренбург дүртпочмагының үзәгенә урнашкан. Димәк, иң әһәмиятле сәфәрләр Бөгелмә аша үткән Шәһәрнең үсешендә Россияне Көнчыгыш белән тоташтырып торучы Оренбург тракты аеруча зур роль уйный. 1781 елда ук Бөгелмә өяз шәһәре дип таныла. Бөек Октябрь революциясенә кадәр Бегелмә сәүдәгәрләр һем вак һөнәрчеләр шәһәре буларак билгеле. Ул — әйләнешендә миллион сумнар исәпләнгән ярминкәле зур административ үзәк. Шул ук вакытта өяз элек-электән үзенең тыйгысызлыгы белән дә дан тота. Пугачев хәрәкәте елларында, патша чиновниклары шәһәрне баш күтәрүчеләргә каршы торырлык бер таяныч итеп файдаланырга теләсәләр дә, бик күпләр. Бөгелмәдән китеп, Пугачев гаскәрләренә кушылалар Алар арасында Муса Мостафин, Осип Енгалычев, Ант Уразмәтов, Степан Синебрюхов, Усман Тимеров кебек каһарманнар да була 1904—1906 елларда крестьян күтәрелешләре Бегелмә өязен кабат дер селкетә Бәйрәкә авылы халкының чыгышы Самара губернасыннан җибәрелгән кораллы гаскәр тарафыннан туктатыла Канлы бәрелештән соң авылның кырык кешесе, шул исәптән чыгышның җитәкчесе Вәли Яппаров та, Себергә сөрелә 1905 елның январенда жандармнар Карабаш авылындагы баш күтәрүчеләрне дә шундый ук шәфкатьсезлек белән бастыралар Совот власте Бөгелмәдә 1918 елның 22 февралендә урнаштырыла Большевикларга һәм Совет оешмалары вәкилләренә коточкыч авыр шартларда эшләргә туры килә. Кызыл гвардиянең беренче командиры П Ненастьии. ревком членнары С Просвнркин, Е Петровская үзләрен тугрылыклы ленинчылар итеп таныталар Гражданнар сугышы чорында Бөгелмә берничә мәртәбә кулдан-кулга күчеп тора Революцион комитетның беренче членнары, барысы да диярлек, һәлак булалар Шәһәрне легендар командарм М. Тухачевский җитәкләгән 5 иче армия гаскәрләре революция дошманнарыннан тулысынча азат итә Армия политбүлегендә интернационалист язучы Ярослав Гашек та була. Ул берничә ай буе Бөгелмәдә хәрби комендант урынбасары вазифасын үти. Коллективлаштыру хәрәкәтен Бегелмә крестьяннары хуплап каршылыйлар Авырлыкларны бергәберге җиңү, эур эшләрне өмәләр белән башкару — аларның электән килгән гадәтләре, шуңа күрә күмәк хуҗалыкка берләшергә алар рәхәтләнеп риза булалар Күмәк хуҗалыкларны машиналар белән тәэмин итү авыллар белән шәһәр арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайта. Бу күренешкә икенче бер рухи яңарыш — стахановчылык хәрәкәте кушыла Хезмәттәге мондый революцион борылышлар кешеләрнең фикерендә, аларның хезмәткә карашында да күренә башлый 1935 елны Бөгелмәдә җыелган ударниклар киңәшмәсендә П Миргородская болан дип сейли «Безнең эштәге норма — кенгә 300 келте бәйләү Мин иген шәп үскән урыннарда кененә 1200 келте бәйлим Иптәшләрем башта миңа сәерсенеп карадылар Б Кайберәүләре көлде Ачуланучылар да булды Аннары үзләре дә минем кебек эшләргә тырыша башладылар. Минем хәзер 500 хезмәт көнем бар Хакын алгач, өлешемә тигән ашлыкның артыгын дәүләткә сатам да тун алам. Кышын кар тотарга йөргәндә җылысына рәхәтләнермен...» Бөгелмә тимер кэлчыларыннан беренче булып Николай Спиридонов стахановчылык хәрәкәтен башлап җибәрә Кышкы юлда 1460 тонналы состав белән Пронине станция- сениән Бөгелмәгә китә ул. Юл үргә табан Чорына күрә, йөге дә бик авыр булганлыктан, аның расписаниегә сыюына берәү дә ышанмый Әмма состав шәһәргә нәкъ вакытында килеп җитә. Беренче уңышы белән рухланган Спиридонов, яңадан Пронинога барганда, йөкнең 1800 тонналысын тага һәм станциягә 17 минут алданрак килә. Ленин ордены һәм Почет Билгесе орденнары белән бүләкләнгән машинист СССР Верховный Советына депутат итеп сайлана. һәр тармакта яңача эшләүгә күчкән район үз җиренең уңдырышлылыгын арттырырга тырыша башлый. 1940 елны «Тигез басу» колхозының уңышлары Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә куелып, агроном Г. Бешеное Мәскәү күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнә... Бүген Бөгелмә шәһәренең уртасында, каһарманнар истәлегенә багышлап салынган һәйкәл каршында көне-төне мәңгелек ут дөрли. Бөек Ватан сугышына районның 15 мең кешесе йиткән. Шуларның өчтән бере яу кырында ятып калган. Сигез егетебезгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ун офицерыбыз — Александр Суворов ордены кавалеры Укучылар хәтерлиләрдер күптән түгел кино экраннарында «Алар актерлар иде» исемле нәфис фильм барды. Әсәрдәге үзәк персонажларның берсе кырыгынчы еллар башында Симферополь драма театрында баш рәссам булып эшләгән Бөгелмә егете Николай Барышев язмышын күздә тотып иҗат ителгән. Николай сугышка кадәр Казан сәнгать техникумын тәмамлый. Симферопольдә исә «Лачын» исемле яшерен оешманы җитәкли, фашистларга каршы көрәш алып бара Шәһәрне дошманнан азат итәргә нибары өч көн кала, «Лачын» группасының сере ачыла, Николай Барышевны һәм аның иптәшләрен җәзалап үтерәләр. Бөгелмәлеләр тылда да бөтен осталыкларын, көчләрен җиңү көнен якынайтуга юнәлдерәләр Танк колоннасы төзергә, «Бөгелмә колхозчысы» исемле самолет ясарга акча җыеп тапшыралар «Бөгелмә колхозчысы» сугышның ахырынача дошманнарны дөмбәсли, Берлинны утка тотуда катнаша. Үз төбәгең турында язу кызык та, катлаулы да Чөнки районда ирешелгән барлык уңышларга тукталасы килә. Әмма бу мөмкин түгел. Арада аерым бер баскыч булып торган бер вакыйга бар; 1981 елны, 200 еллыгы уңаеннан, Бөгелмә шәһәре Почет Билгесе ордены белән бүләкләнде Хөкүмәтебез һәм партиябез район хезмәт ияләренең соңгы елларда ирешкән уңышларын шулай зурлады. Бөгелмә — Татарстандагы иң биек урынга салынган шәһәр. Аны катнаш урманнар, иген кырлары, калкулыклар уратып алган. Шулар арасында борынгы авыллар, шәһәрчә салынган яңа поселоклар сибелгән. Илленче елларда Бөгелмәдә Татарстан нефтен үзләштерү юнәлешендәге зур эшләр башланды. Бу яңалык шәһәргә дә. бөхен районга да көтелмәгән үзгәрешләр китерде. Шәһәр индустриясенә яңа тармак кушылдьг «Бөгелмәнеф- темаш» берләшмәсе нефть табу һәм аны эшкәртү аппаратурасы җитештерә башлады. Аның Дәүләт сыйфат билгесе белән чыгарыла торган продукциясе илнең күп якларына гына түгел, утыздан артык чит илгә дә озатыла Башка предприятиеләребез дә, әитик, өи җиһазлары фабрикасы, ипи пешерү, кирпеч сугу заводлары, ит комбинаты үз әйберләренең 60 процентлабын Сыйфат билгесе белән чыгаралар. Шәһәрнең көнчыгышында «Татнефтегеофизика» предприятиеләре тезелеп киткән. Узган бишьеллыкта Бөгелмә егетләре нефтьнең 68 яңа чыганагын ачтылар. Шуның өчен аларның икәвенә—техник фәннәр кандидаты Лев Воронковка һәм кыр геофизикасы партиясенең операторы Владимир Кочкинга СССР Дәүләт премиясе бирелде. Татарстан кешеләре өчен иң яңа һөнәрдән саналган чынаяк заводы да — безнең шәһәрдә. Анда ясалган савыт-саба республика ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә сизелерлек өлеш кертте. Бөгелмәнең икенче ягында автотранспорт оешмалары. «Нефтеавтоматика». «Санпвх- деталь», электротехник җиһазларны ремонтлау заводлары гөрли. Бу коллективлар узган бишьеллык планнарын иң беренчеләрдән үтәделәр. Бөгелмә промышленносте 1985 елда гына да планнан тыш 11 миллион сумлык продукция чыгарды Хәзер, КПССның XXVII съезды карарларын тормышка ашыру йөзеннән, хезмәт коллективлары эшне интенсивлаштыруга тагын да зуррак әһәмият бирәләр. Бу юнәлештә заводфабрикаларга, аерым цехларны үзгәртеп кору буенча, шәһәрнең төзүчеләре зур ярдәм күрсәтә. 5 нче төзүмонтаж тресты коллективын аерып мактарга мөмкин. Трестның иң уңган бизәкчесе Елена Леонтьева Ленин комсомолының бүләгенә лаек булды. Хәзер без шәһәрнең һәм, гомумән, районның шушындый булдыклы кешеләре ял сәгатьләрен, эштән буш вакытларын да күңелле һәм файдалы итеп уздырсын өчен мамкин кадәр уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз. Бөгелмәдән читтәрәк, урман аланында сәламәтлек саклау һәм спорт комплексы булдырдык Кышын шунда ук чаңгыда шуарга мөмкин Теләгән кеше чаңгыны вакытлыча моннан гына ала Буфет эшли Юыну бүлмәләре дә бар. Әле тагын трамплин, волейбол, баскетбол, теннис мәйданнары асарга кирәк. Тимераякта чабарга яратучылар, бәләкәй тәгәрмәчле тимераякта җәен дә күнекмәләр узсын өчен, махсус юллар сузарга исәп. Безнең Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионы булган штангачыбыз Николай Колесниковның күрсәткечләре күпләргә таныш. Бөтенроссия «Труд» спорт җәмгыяте чемпионнары Р. Миңлегулов (дзюдо), Д Ткачев (авыр атлетика), «Локомотива спорт җәмгыяте чемпионы И. Фәттахов (дзюдо) кебекләр Николайның юлын дәвам итәләр. Хәзер авыллардагы яңарыш күзгә аеруча нык бәрелә. Калинин исемендәге колхозда яңа мәктәп салынды, «Прогресс» совхозында 300 урынлы балалар бакчасы өлгереп килә Бөгелмәдәге балалар бакчасының яңасында бассейн да бар Мөмкинлекләр ял итүнең яңадаи-яңа төрләрен файдаланырга өйрәтә Газинур Гафиятуллин исемен йөртүче урамга багышлап, аерым бәйрәм үткәрү дисеңме, тимер юлчылар династиясе көне дисеңме, «Кечкенә авыллар көне» дисеңме — ни генә юк! «ТатНИПИ- нефть» институтында «Җизнәкәй» исемле фольклор ансамбле оештырылган иде. Хәзер ул бик популярлашып бара. Шәһәрдә чәчәк үстерүчеләр, сәяхәтчеләр, күп белергә теләүчеләр, шахматчылар клубы эшли Аучылар һәм балыкчылар ирекле җәмгыятькә берләштерелде Район хезмәтчәииәре Бөгелмә рус драма театрының һәр спектаклен көтеп ала Тамашачыларга ТАССРның атказанган артистлары И. Демидов, Р Сәлимов һәм В Чумаков, Н. Чижик, В. Бухало кебек актерларның уены аеруча ошый. «Ленин байрагы» газетасының редакциясе каршында әдәбият сөючеләр берләшмәсе эшли. Аның утырышларына татар һәм рус телләрендә язучы яшь шагыйрьләр, прозаиклар катнаша, осталыкларын чарлыйлар, иҗат серләрен аңларга омтылалар Бөгелмә районының мәктәпләрендә биш йезгә якын укытучы эшли Моннан да күбрәк педагог һәм инженерлар җиде училищеда яшүсмерләрне төрледән-төрле һөнәргә ейрәтә. Уку-укыту системасына мәктәп реформасы таләп иткән яңалыкларны мөмкин кадәр тизрәк кертү өчен янып-көеп йөрүче Галия Вәлиәхмәтова, Светлана Гайдай, Галина Максимова, Анатолий Ефремов. Людмила Смирнова, Владимир Сотников, Галина Денисова. Нина Горшунова кебек оста педагогларыбыз бар. А ларның эшкә бирелгән лейләре үзе үк яшь буынны дөрес тәрбияләүдә беренче үрнәк булып тора Хезмәте никадәр генә күпкырлы булса да, районыбызның теп мактанычы — әлбәттә, нефть промышленностена бәйле эшләр. Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында җитмештән артык фән докторы һәм кандидаты бар. Аларның хезмәте илнең нефтькә бай барлык өлкәләрендә һәм Алжир. Сүрия, Ирак кебек чит илләрдә дә киң кулланыш таба. Институтта хәл ителгән егермеләп ачыш АКШ, Англия, Канада, Франция, Япония, ГФР, Мексика һем башка илләр тарафыннан патентланган Институт хезмәткәрләренең ике йөзләбендә СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең медальләре бар Нефтьне җир асты юллары буйлап ташу идарәсе исә Почет Билгесе ордены белән бүләкләнде Республикабызда беренче буларак орден алган Бөгелмә шәһәренең промышленносте күп тармаклы, ә районның авыл хуҗалыгы исә специальләшә бара «Семеновод» — иң яхшы орлыклар җитештерүче совхоз «Пугачевский» совхозы республикакүләм танылган комплекста дуңгыз үрчетә. «Восточный» совхозында затлы тиреле җәнлекләр үсә Карабаш совхозы яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Шулай да һәр хуҗалык игенен дә игә, терлеген де асрый Арышның һәр гектарыннан уртача 28,3 центнер уңыш җыеп. Татарстанда рекорд куйганыбыз да бар Бу бишьеллыкта бертеклеләрнең һәр гектарыннан 26-27 центнер уңыш алырга чамалап торабыз Кайбер хуҗалыкларыбыэ иген үстерүнең бик матур үрнәкләрен күрсәттеләр «Восточный» совхозы, мәсәлән, гектардан 47,6 центнер ашлык җыйды, «Птицевод» — 31,2 центнер, «Семеновод»—28,6 центнер Маяклар бар. максатыбыз тормышчан. Терлекчеләребез дә республика күләмендә мактап телгә алырлык Р Лотфуллииа, К Хеснетдинова, М Горланова, Л Малышева. А. Захарова. Н. Корноухова, А Слесарева кебек савымчылар һәр сыердан елга 6200- 6400 шәр литр сет ала Киләчәк көннәребезгә дә маяк булырдай эшләр башында коммунистлар атлый Бер ганә мисал. Соңгы вакытта безнең нефтьчеләр Көнбатыш Себердә дә зур эшләр алып бара башладылар. Урьеәта геофизика конторасы бүлек начальнигы коммунист В Виноградовның бик үтемле конкрет тәкъдимнәре булды. Себер шартларында эшләүче коллективларга аның зур ярдәме тнячек. Кыскасы, Бөгелме хеэмәтчәннәре КПССның XXVII съезды карарларын тормышка ашыруда кечлерон кызганмыйлар