Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЗГЫ АҖАГАН

Алтынчы көн

Башкарылган эшебезгә йомгак ясау коне иде бу. Барыбыз да халык депутатларының Чаллы районы башкарма комитеты утырышлар залына җыелдык. Шактый ук күңелсез, бнк гомуми сөйләшү булыр дип уйлаган идем, әмма ялгышканмын Чынлыкта исә командировкамның иң кызыклы, ин эшлекле көне шушы алтынчы көн булды Ул җыелышта безне. Кама буе нефте турында сөйләшүдән тыш, тагын бер нәрсә көткән икән. Хәер, ниндидер олы вакыйга буласын райбашкармага барып кергәч тә төшенергә мөмкин иде. Анда газета-журнал, радиотелевиденне хәбәрчеләрен дә очраттым Билгеләнгән вакытта — төп-төгәл сәгать унда көткән кеше килеп тә җитте. Бу илебезнең иң эре төзү оешмаларыннан саналган, меңләгән төзүчеләрне туплаган берләшмәнең җитәкчесе иде. Менә ул трибуна артында БАМ, Атоммаш кебек бөек төзелешләрне телгә алганнан соң, сүзне безнең Чулман төбәгенә күчерде Илебез автомобиль төзелешенең алгы сафына басарга тиешле КамАЗны да. тиздән калкып чыгачак егерме-егерме бишәр катлы мәһабәт Аккаланы да, Европада иң зурлардан саналачак Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсен дә. ГЭСын да. шушы тирәдә калкып чыгачак Татарстан атом электр станциясен дә. трактор заводын да телгә алды Илебездәге иң олы төзелешләрне күргән-белгән кеше мин,— диде ул Әмма мәшһүр Чулман буенда калкачак корылмалар барыбер хыял җитмәслек шикелле тоелалар Моны аңлау өчен бүгенге Чаллының тиздән миллион кешеле шәһәргә әвереләчәген генә әйтү дә бнк җитәдер КамАЗ үзе генә дә бөтендөнья төзелешенә әвереләчәк Бүгеннән үк инде Көнбатыш илләренең йөздән артык атаклы фирмасы бу гигант төзелештә катнашырга теләкләрен белдерде Елына йөз илле мең зур йөк автомашинасы эшләп чыгаруга исәпләнгән Кама автомобиль берләшмәсе. фән һәм техниканың иң яңа казанышларын. СССР халыклары дуслыгын, аларның хезмәт батырлыгын гәүдәләндерәчәк Бер үк вакытта Ахыры Башы 5. 6. 7 саннарда ул күпләр өчен чыныгу, җитлегү, хезмәтне фәнни оештыру мәктәбенә әвереләчәк Коммунистик төзелешнең алгы сызыгы саналган бу эшләрдә дә комсомоллар башлап йөриячәк. Бу ген үк инде меңнәрчә һәм меңнәрчә яшьләр, комсомол юлламасы белән, Чулман буена килергә теләкләрен белдерделәр Бу төзелешләрнең һәркайсы яшь замандашларыбыз дәрт- дәрманына һәйкәл булачак. Ал арның «Эшебез гасырларга ‘ калырлык булсын'» дип тырышачагына ышанам ’ Бу көтелмәгән очрашудан мин, канатлар куелгандай, дәртле бер хис белән чыктым, һәм менә ничәнче тапкыр инде күңелем түрендә: Эх-х, теләсә кемне дулкынландырырлык итеп халкыбызның бөеклеген, заманыбызның аты вакыйгаларын, кайнар сулышын лаеклы гәүдәләндерә алсаң иде икән дигән фикер тууын тойдым • * * • Гази ни кылырга да, җанын кая куярга да белмичә, һаман ята да ята Билгесезлектә могҗиза көтеп яшәү өзгәли лә икән үзәкләрне. Якты көне күптән инде төнгә әверелде, әйләнә-тирәсе караңгы җәһәннәмгә охшап калды. Үч иткән кебек, уйлары да нәкъ картларныкыча, әллә кайларда йөриләр-йөриләр дә, ниндидер эчке авазга буйсынып, ихтыяр- сыздан үткәннәргә, яшьлегенә кабат әйләнеп кайталар Менә хәзер дә ул. чит-ят җирне шактый таптаганнан соң, туган якларына кайтып төшкән чакларын күз алдына китерде Шактый еллар үтүгә дә карамастан, пароходтан төшеп, беренче тапкыр туган туфрагына аяк баскан чагын, соңгы сулышы чыгып, күзләре йомылганда да онытасы юк. Соңгы пароходларның берсе белән кайтып төште ул. Көз иде. һәр- кайда шыксыз ачы җил хакимлек итә. Иртә-кич аяк асларын шатырдатып туңдыра Ләкин Газига бу яклар гаять тә ягымлы, гаять тә матур булып күренде Куңел күзе шулай итеп күрергә теләгәндер инде . Район үзәге Чаллыда әле яңа гына шаулап Октябрь бәйрәме үткән. Шул тантана уңаеннан эленгән кызыл әләмнәр, лозунглар һәм транспарантлар да алынмаган иде. Гази узе белән күп җирләрне гизгән иске чемоданын кулына, биштәрен аркасына аскан көе пароходтан төште. Яр өстенә күтәрелде. Әйберләрен бер читкә куеп, җиргә тез чүкте... Исәнмесез, үскән җирем, эчкән суым, йөргән сукмакларым! Саумы, гөлгә тиң яшьлегемә сөенеп туймый яшәгән туган ягым! Саумы, рухымны җылытып, йөрәгемне ымсындырып. күңелемне җилкендереп торган газиз туфрагым! Ашыгыпаш- кынып кайттым ерак чит-ят җирләрне гизеп Кабул ит. нахак җәберләнгән үксез балаңны... Бер яктан: «бу көннәрне дә күрәсе бар икән!» — дигән уй туса, икенче яктан: «инде кая барырга’» —дигән сорау да башын калкытып куя иде. Билгеле, хәзергә әле Газиның омтылышы бер: ул да булса — туган авылына кайтып егылу. Әмма туган авылына якынлашып килгән саен: «Ә кем янына?» дигән сорау туып, күңелне бимазалап куя иде. Билгеле, бер-нке көнгә кем янына да сыеп булыр, куып чыгармаслар Шулай уйлана торгач, тагын да ачырак хакыйкать ачылгандай булды Гази өчен. Кара инде, ә! Бер генә туган-тумачалары да юк икән ләбаса' Менә бит. ә!.. Әтисенең яшьтәш-көрәштәшләре дә кайсы Бөек Ватан сугышында, ә кайсы соңрак үлеп-нитеп беткәннәрдер инде. Уйлый калсаң, хәйран калырлык, һаман да шул, әлегедә баягы, изге җанлы бер Җәүһәрия утырып калган Аның да хәзер кардәш-туганлыгы ташка үлчим. Бер турылыклы, шәфкатьле күңеле генә бар Таҗиның. Җәүһәрияне ташлап, кайдадыр нефть районнарының берсендә башлы- күзле булып, шактый зур түрәгә әверелеп яшәве турында ишетеп белә иде инде Гази Кече энесе Һади да кайдадыр шул якларда адашып калса кирәк... Газига сайланып, баш ватып торырлык чама калмаган иде инде Ул туган авылына кайтып, иң элек әтисе белән әнисенең каберенә баш ияргә булды. Берьюлы шунда Җәүһәрия килен янына кереп, иң авыр вакытларда ярдәм кулы сузып, җан саклап калырга булышканы өчен рәхмәт әйтеп чыгар Гази җәһәт кенә күтәренде дә район үзәгенең югары очына таба юл ♦ тотты Алар авылына шуннан чыгып китәләр Салаязныкылар машина- = ларны һәм олауларны, гадәттә, шул башта көтәләр Озакламый, доңгырдап, зур ябык әрҗәле машина килеп чыкты J Кабинасында кеше барлыгын күрсә дә. Гази механик рәвештә кулын з күтәрде. Машина, тирә-юньгә тузан бөркеп, аның янына ук килеп тук- 5 тады. ♦ — Кая?..— дип сорады яшь кенә егет — Салайзга иде.. = Егет дәшми-тынмый гына кабинасыннан сикереп төште дә машина- Q сының арткы яктагы ишеген ачты Менегез! Без үзебез Салаязга түгел. Шулай да аңар орынып ь ук узачакбыз. ' Ярар, ярар!..—диде Гази Ул утырган машина механика мастерское булып чыкты Бер якта ~ эскәнҗә беркетелгән верстак сузылган. Гази, шул верстак буена килеп басты да. тимер рәшәткәле бәләкәй генә тәрәзәдән карап бара башлады. Рәшәткәле тәрәзә. Күпме юллар үтелмәде, ниләр күрмәде бу газиз башкайлар! Күктә авыр болытлар йөзә Көя күбәләкләренә охшап, тузгып-туз- гып төссез кар бөртекләре очкалый Шулай тәрәзәдән күзләрен алмыйча уй-хыялларына бирелеп, туган авылы җирләренә кайтып җиткәнен сизми дә калды Гази. Менә «Тау өсте басуы» дип атала торган киңлек. Әле дә хәтерендә, малай чагында алар монда яш.л кузак ашарга менәләр иде. Ә инде көз көне, борчагы җыеп алынгач, коелып калган бөртекләрне чүпләрләр иде. Берәмләп кенә җыйсалар да. «шти» пешерерлек борчак кайта торган иде Нишләмәк кирәк, тормышларының бер генә вакытта да тулы-җитенке булганын хәтерләми Гази Машина кинәт туктап калды Аны уйларыннан арындырып, яман чайкалдырып туктады. Әле лә ярый ике куллап верстакка тотынып калды Югыйсә түрдә яткан төрле тимер-томыр өстенә барып капланасы икән. Көч-җегәр. хәл беткән шул дип уйланып куйды Гази Шофер егет Тышкы яктан ишекне ачты Килеп җиттек, абзый кеше. Хәзер без Чакмалыга борылабыз. Рәхмәт сезгә. диде Гази Егет аңар әйберләрен чыгарышырга һәм текә баскычтан төшәргә ярдәм итте. Гази, нык җиргә төшеп басу белән, егетне бәхилләтергә теләп кесәсенә тыгылды. Әмма шофер «Сез нәрсә' » - дип. бимазалаган чебен-черкидән котылырга теләгәндәй итеп, кулын гына селтәде. Аннары кабинасына сикереп менеп.үзе артыннан ишекне шапылдатып япты да. тирә-якка зәңгәрсу төтен-сөрем бөркеп, китеп тә барды Гази төшеп калган урыннан авылның арт урам дип атала торган өлеше генә күренә. Төп өлешен зират каплап тора Озак хозурланып тормады Гази, яңадан күтәренде дә. зираттан чак кына читтәрәк. авыл башындагы калкулыкта торган ялгыз кабер әтисе кабере янына юнәл де. Менә ул... Олы гына таш куелып, рәшәткә белән уратып алынган. Рәшәткәсе муртаеп, череп беткән. Эчке якта, утыртылган таш төбендә, уңып төсләрен җуйган кәгазь чәчәкләр ята Гази чардуган буена әйберләрен урнаштырды да кабер алдына чы- 1ып басты Баш киемен салды. Яссы ташка чокып язылган сүзләрне укыды: «Авылның беренче коммунисты, ячейка секретаре Хаҗи Зәкиев 1922 елның язында кулаклар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелде» Бераз басып торганнан соң. кабат каберне әйләнеп чыкты Шул ва кит кабер ташының каралган бер өлешенә акбур белән: «Дан сезгә. дан. Хажн абый' » — дип язып куелган сүзләр чагылды Помры хәрефләренә караганда.бу инде, һичшиксез, Хажн абыйлары кебек үк курку белмәс батыр булырга хыялланучы малайлар эше иде. Ыргып-ярсып искән көзге ачы жил үзенекен итте: Газины чынлап торып дерелдәтеп, калтыратып алды. Якасын күтәреп куйды, кепкасын батырыбрак киде. Аннары инде: «Ярар, әти Мин тагын килермен әле»,— дип. әйберләрен эләктереп, зиратка таба юнәлде Зиратның киртәләре тәмам муртаеп, череп беткән, урыны-урыны белән хәтта бөтенләй коелып төшкән Әле дә ярый, зират кырыйларын буйдан-буйга куе булып котырып үскән канәфер, карга миләше куаклары каплап тора. Гази череп жи.мерелеп төшкән киртә аша атлап, зиратның «Иске рәт» дип атала торган башына керде ААоңсу күренеш каршы алды аны Йөзәр яшьлек карт тупылдар. кәкре-бөкре булып үскән моңсу каеннар, күптән инде шәрәләнгәннәр. Ваграк агачкуаклар да яфракларын койган Зират киңәеп ачылып калган Бәлки шуңа күрәдер, каберләр дә, ничектер. кинәт кенә күбәеп кнгкән кебек күренделәр. Ал арның күбесе иңгән, инде жир белән тигезләнеп, көзге яфраклар астында бөтенләй югалып калган, кабер икәнлеген дә белер хәл юк Ә бит анда кемнәрнеңдер якыннары, кайчандыр сөйгән-сөелгән кешеләр ята Кешеләр' һай-й, бу дөнья дигәнең! Гази әйберләрен яшен сукканга охшап чәрдәкләнеп, сынып төшкән бер агач төбенә куйды. Як-ягына күз салды.. Тирә-юньдә эре-эре яссы сөякләрне хәтерләтеп саргаеп, вакыт үз тамгасын салудан кара-кучкылланып калган ташлар гына ята Аларга ай сурәте төшерелеп, гарәп хәрефләре белән ниндидер сүзләр язылган Кайберләренең язулары тәмам эштән чыккан, укырлыклары калмаган Шунда ук, сирәк-мирәк кенә булса да, буралап эшләнгән чардуган калдыклары күренгәли Ләкин алар да инде күптән черек өемнәренә әверелгәннәр Бары тик бер чардуган сакланган, ул да булса, заманында Мәккәләрдә булып кайткан Садыйк хәзрәт чардуганы иде. Шактый урынны биләп торган бу чардуган, яссы таштан өелеп, ниндидер сыекча белән катырып салынган Гази түргәрәк узды Кайдадыр, зиратның авыл ягы өлешендә, аның әнисенең дә кабере булырга тиеш Бу турыда Гази бары тик хат аша гына белә Әнисе белән соңгы тапкыр саубуллашуын гына хәтерли ул. Әнисе, мәрхүмә, газиз баласы белән соңгы тапкыр күрешүен сизенде ахрысы, тыела алмыйча, сулыгып-сулыгып елап калган иде. Шулчак Газига, кабер түмгәкләрен хәрәкәтләндереп, жир сулыш ала сыман булып тоелды... . * «Әнинең каберен Җәүһәриядән сорарга кирәк булыр Шәт ул белә торгандыр»,— дигән уйлар белән ул яңадан әйберләре янына килде. Шунда беренче авыл советы рәисе БЭһрам карт каберенә тап булды. Урам буйлап үткәндә анар әллә ни дикъкать итмәделәр Хәер, олы юл өсте шул. үтеп-сүтеп йөрүчеләргә халык күнегеп беткән. Менә нәрсә турындадыр бик зәһәр бәхәсләшеп бер көтү малай-шалай узып китте. Әнә чишмә буеннан менеп килүче бер төркем житкән кызлар һәм киленчәкләр күренде. Әле генә каз өмәләре башланган ахрысы, су буеннан менүчеләрнең дә көянтәләренә чиләк урынына өчәр-дүртәр каз түшкәсе эленгән. Гази, шул төркемдә Җәүһәрия киленнәре дә юкмы икән дип. кыз- жилкенчәкләр ягына күз салды Хәер, булса да Гази аны хәзер барыбер танымас иде Ул киткәндә. Җәүһәрия әле жиләк кебек житлегеп килә торган япь-яшь кыз. Тажи белән дә йөрешеп кенә маташкан чаклары иде. Аннан соң бит инде күпме гомер үтте, күпме сулар акты Гази кайчандыр үзләре яшәгән, төп йортлары торган урынга килеп жнтте Әтисе салган нигезгә. Хәзер монда жиде ятлар яши Алты почмаклы, калай түбәле, бик житенке йорт тора , Туган нигезнең ташлануына да бик күп еллар үткән шул инде Үз ләренең йорты тузып, яшәрлеге калмагач, әниләре Җәүһәрия киленнәренә күченә. Бу турыда да Гази хатлар аша гына белде Гази уйлавынча. Җәүһәрия дә шушы урамда, шушы тирәдә генә яшәргә тиеш иде Ул адымнарын әкренәйтеп, як-ягына карануп алды Берәрсениән сорап белешү нияте белән, бер өйнең жил капкасы турысын- _ да туктап калды JOK. анар өйгә кереп, сорашып-нитеп йөрергә туры кил 5 мәде. бая су буеннан менеп килүче төркемнән аерылган бер кыз анар таба якынлаша иде инде. Гази авыр йөк күтәргән яшүсмер кызны кө- * тел алды Башта исәнләште, аннары йомышын әйтте Менә ике йорт аша безнең күршедә генә тора ул Җәүһәрия * апа. диде кыз. юлыннан бүленеп Көянтәсенең як-ягына дүртәр. буш = кулына яңадан ике каз түшкәсе аскан Шулай да Гази яныннан X китеп барырга ашыкмады, туктады. Алсуланган йөзен кабат Газига таба j борып, тартынып кына Сез әллә Гази абый буласызмы? — дип сорап куйды Бу көтелмәгән сорау каушатып жибәрде Газины. Әйе. мин бу диде ул. кызның каз тәпиләре кебек кып-кызыл х кулларына күз төшереп Җәүһәрия апаны сорагач, шулайдыр дип уйлаган идем аны Алайса, кайтуыгыз котлы булсын. Гази абый' Рәхмәт! Безгә дә кереп утырыгыз. Гази абый Әтиләрнең дә хәзер эш ләре кимеде Рәхмәт, үскәнем! Ә үзең кем кызы соң син? Күршегез Муса кызы мин. Гази ышанырга да. ышанмаска да белмәде Кит инде! Гайсә Мусасыныкымы? Шуныкы инде Туган жиргә аяк басмас борын, үзеңнән шактый яшьрәк кешенең үсеп буйга житкән кызларын күрү, шуның өстенә әле якты йөз белән чакырып торулары әллә нишләтеп жибәрде Газины Боек күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. Кыз юлын дәвам итте. Ә Гази әле генә ул күрсәткән капкага таба юл тотты Җәүһәрия өйдә иде. Ниндидер папкалар, кәгазьләр белән мәш килеп утыра Газины күрү белән үк таныды, кәгазьләрен читкә ташлап, чры ныннан сикереп үк торды И-и, Гази абый кайткан лабаса! Шаклар катам Менә бит. ә' дип хәтта чак кына балавыз да сыгып алды Исән-сау булгач, бер күре шәсең икән аны Кара инде, ә' Гази абыйны да күрер көннәр бар икән' Менә бит. ә! Шаккатам! Кырык эшен кырык якка ташлап, шундук табын әзерләде чәен мәен дә чыгарып кунды Тиресеннән чыгардай булып бөтерелде Җәүһәрия Көндезге эшенә дә бармады. Баскыч төбенә чыгып: «Бик кадерле куна гым бар Барып йөри алмам. Үзегез генә карарсыз анда » дип кем гәдер кычкырып керде Үзе сөйләнде, үзе ут уйнатып бертуктаусыз хәрәкәтләнде Иң элек каз баш аяклары һәм бүтәкәләре тутырып, тегермән ташы кадәрле бәлеш ясап тыкты. Ул ла булмады «Мунчага ут төртеп килим әле». иш. өстенә дә киеп тормыйча, янә өермә кебек чыгып йөгерде Көннең ничек үткәнен сизми дә калды Гази. Ә инде'кичен, утлар алгач, ул кемгә дә булса ир-атлы күршеләргә кереп куну турында сүз куз гатты Җәүһәрия анар авыз да ачырмады Хәтта бераз үпкәсен дә бел тер тәндәй итте. Нинди сүз ди ул тагын Юк. юк' Булмаган нәрсә белән башын ны катырма әле Шәклар катам' Беркая да бармыйсыз Менә сезгә өй. менә сезгә йомшак урын-жир. Ә үзем мин төнен-төн буе фермада булам. Дежур торам һәр төнне берничәшәр сыер бозаулый хәзер . Җәүһәрия китеп, биш-алты минут үттеме икән, капка келәсе яңадан шалтырады Юк, өй хужасының кире борылуы түгел иде бу Нәкъ шул вакытта кемнеңдер баскыч төбендә, аннан өйалдында әкрен-салмак кыймылдап. ишек янына якынлашканы ишетелде Бусагада, таягына таянган. бик бетәшкән бер карчык пәйда булды. Шактый ук соңгарып килеп кергән карчыкны күргәч, Газиның бәгырен өтәләп, ниндидер бик таныш бер сискәнү дулкыны үтте. Ул арада карчык артыш таягын ишек яңагына сөяп куйды да күксел тамырлардан гына торган, корышып каткан кулларын алга таба сузып. Газига таба якынлаша башлады — Газиулла балам!.. Синме сон бу?!. Ярабби, төш кенә түгелдер ич И-и. дөньялар! Исән-имин генә кайттым дисең инде алайса. Гази башта, күгелжем иреннәре тоташтан дерелдәп торган карчыкны танымыйчарак торды. Әмма тәмам якынлашкач, аның жилсенгән күз төпләрен, арык йөзен күргәч, төсмерләде, әнисенең якын ахирәте, гомерлек дусты, Салиха карчык иде бу. Бермәлгә Гази, үзен ничегрәк тотарга белмәгән кеше сыман, аптырабрак калды Әмма озакка түгел, шундук карчыкка таба атлап, куш кулын сузды. — Исәнме, Салиха түти! . — Газиулла кайткан дигәч, дөньялардан китәм икән дип торам. И-и, ходайның рәхмәтләре! Газиз башкайларың исән булгач, бер әйләнеп кайтасың икән аны. Бу шатлыклы, бу куанычлы көннәрне, бичаракай, әниең генә күрә алмады Язмаган икән. И-и, көткән дә иде, бәгырькәем. Авыр туфраклары жиңел була күрсен, ахирәттә ожмах нурлары белән нурлан , сын. берүк - Салиха карчык, шәленең очы белән йөзен каплап, елап- сыктап алды. Әлегедәй күз алдымда, бәгырькәем, капка төбенә чыгып утырыр иде дә, күзләрен Чулман ягы юлларыннан алмас иде Иллә-мәгәр көткән дә иде үзеңне, мәрхүмә... Гази, түрдән урын күрсәтеп, әбине утырырга чакырды - Хәзер, хәзер. Газиулла балам Чак кына хәл алам да. Кайтуың турында ишетү белән, соң дип тормадым, тыным кабып килеп тә життем менә... — Килеп чыгып бик һәйбәт иткәнсең,Салиха түти, үзем дә кереп, хәлеңне белеп чыгармын дип тора идем әле. Карчык утырды Шәлен чишеп, бишмәтенең төймәләрен ычкындырып җибәрде Нәкъ менә әбинең шушы хәрәкәтләрендә Гази әнисенең чалымнарын күргәндәй булды. — И-и. заманалар! Шул газиз балакаемны бер күрсәм, сәламәтләнеп үк китәр идем, карап күзләрем талмас, сөйләп сүзләрем бетмәс иде, дигән сүзләре әле дә булса хәтер төбемдә Шул инде! Бала өчен ана йөрәге әрнемичә кемнеке әрнесен ди. Ана күңеле бала өчен нәние биләүдә чакта гына түгел, балигъ булгач та сызлый. Баланы тикмәгә генә бәгырь җимеше димәгәннәрдер шул.. Әби кеше, иркен сулыш алган сыман, бер генә мизгел дәшми торды да Газиның хәлләре белән кызыксына башлады. Әмма Гази үзе турында җәелеп китеп сөйләргә ашыкмады, ничектер, тартына калды Моны сизенгән Салиха карчык сүзне үзе дәвам итте. — Әй-йе, Газиулла балакай, тормыш дигән нәрсә җитәрлек каккан алайса үзеңне... Язмыштан узмыш юк ди шул. Сугышта булуларың бер хәл иде Сугыштан соңгы хәбәрләр бик ватты мескенкәйне Шул инде, хыял-максат тау артында, бәлаказа ишек алдында димәсләр иде аны. Әлеге яман хәбәрләр ишетелгәч, гомер буе кан саркытып җәфалый торган мәнге төзәлмәс җәрәхәт алган сыман булды мәрхүмә. И-и, тотынды, ялгыз башы моңаерга, гомер бакый онытасым юк ул көннәрне. Ә үзе. эчендә янган утта көеп, сулып калса да. сер бирмәскә, түбәнсенмәскә тырышты... Гази сүзгә икенче төрлерәк юнәлеш бирергә теләгәндәй, әнисенен озак авыруавырмавы белән кызыксынгандай итте Бик газапланмадымы соң? Жук. Газиулла балакай, урын хастасы булып озак ятмады Ә нн- де тәрбиягә килгәндә, киленегез Жәүһәриягә мен рәхмәт. Улы ташлады дип тормады, үз өендә, үз әнисен тәрбияләгәндәй карады Аллаһе тәгалә * озын гомер, бәхет, тәүфнкъ бирсен үзенә. Аяк-куллары сызлаусыз бул- < сын Тагын шул: хәерхаһ кешеләр күп иде. Мөхтәрәм картлар да күп җыелды. Бераз соңгарып булса да. энеләрең дә кайтты. Ходайның бир- < гәненә шөкер, үзем күзләрен йомдырдым, үзем кәфенләдем, мәрхүмәне 5 Ул арада Гази, җәһәт кенә нелеп, карават астына тыгылган чемо- == даныннан бер төргәк чыгарды. ♦ Менә. Салиха түти, шушыны җылы кулларың белән кабул итеп * ал әле. Әниемә дип әзерләгән бүләгем иде Үлгәнлеге турында ишеткәч = газиз анамның күзләрен йомдыручыга булыр дип. күңелемә беркетеп куйган идем... 3 И-и. Газиулла балам' Бердән, ходайга, икенчедән, сиңа мең мен - рәхмәтләр укырмын Миндәй ятимә карчыкның шулай күңелен күрүләрен J өчен аллаһе тәгалә үзеңә бәхет, озын гомер бирсен — Салиха карчык * иелә төшеп, тагын тавыш-тынсыз гына елап алды И-и. аллам. Газиул- * ла балам! Сине күргәч үземнең Сәлимҗаным белән Галимҗанымны күр гәндәй булдым Алар да кайтмадылар, алайса? Жук Жиде-ят җирләрдә, яу кырларында шәһит киттеләр.. Сугыш дигән нәрсә аяуны белми икән шул ул! Мең-мең нәләт аңа Күпме михнәтләр кичердек шуның аркасында. Ялгызлыкта үләрмен, дип башыма да китермәгән идем кана Ялгыз картлык вакыт җитми үлүгә тиң икән ул. Газиулла балам Шул газиз балакайларымның вафат хәбәрләрен алганнан бирле, баш әйләнү өянәгенә тарыдым Син дә мин корт каның моң зарыннан туйгансыңдыр инде. Үзең, үзең турында әйт. нинди уй максатлар белән яшисең? Син әле. ходайга шөкер, яшь. үт көчең, үз җегәреңдәге кеше. Сиңа тагын бер сөаль: ни ни дип торам, үзең яшәгән җирләрдә башлы-күзле бул маг айсыңдыр бит? Гази елмаймыйча булдыра алмады Каян килеп. Салиха түти! Алай димә син. Газиулла балам, юл озын, гомер кыска дигәндәй, гелән йөрәк өзгеч зар белән яши алмассың Әй-йе! - Карчыкның тагын нәрсәдер әйтергә җыенуын, нәрсәдер җиткерергә бик теләгәнлеге йөзенә чыккан иде. Ни. Газиулла балам . Жәүһәрияне әйтәм әле. өенә кадәр ямьле шуның, хуш исле, муллык җитенкелек исе Илләмәгәр уңган да инде. берүк күзләр генә тия күрмәсен үзенә. Әнә фермаләрдә дә; шул уңган Жәүһәрня белән янәшә эшләгәндә, гадәтн көн дә бәйрәм булып тоела, дип әйтеп әйтәләр ди Икенче көнне Газины чәйгә дип тә. ашка днп тә чакырдылар. Гайсә Мусаларында да булды Ул алдынгы механизатор булудан тыш. колхозның партоешма секретаре да икән әле Табын мул иде Сүз дә җитәрлек булды Билгеле инде. Газиның кай тирәдәрәк төпләнергә уйлавы турында да сүз чыкты Гази яшермәде: әгәр дә мөмкинлек чыкса, больница тирәсенә, үзенең төп эшенә урнашырга теләге барлыгы турында ачыктан ачык әйтте Кунакчыл авылда нке-өч көн рәттән аштан ашка йөргәннән соң. тынгысызлана башлады Гази, тормышына тизрәк ачыклык кертү теләге туды Энесе Һади янына. Таулыга юл тотканга кадәр, иң әүвәл. яшьлегенең бер балкышы булган, җанына бик тә газиз Чулман буйларын бер әйләнеп кайтырга ниятләде. Яшьлек эзләре буенча хыялларга бире леп бер йөрсә, күңелләре тулыланып, җаны бөтенәеп, мәңге төзәлмәс йөрәк яралары чак кына язылып китәр сыман иде Гази, дөньяларын онытып. Рәхимҗанның хикмәтле, гыйбрәтле маҗаралар тулы хикәяләрен тыңлап утырган авылдашларын күздән кичерде Халык кичәгегә караганда да күбрәк җыелган. Түшәктә яткан хасталарга кадәр аякланганнар иде ул кичне. Рәхимҗан абые каршында, эленмәле җиделе лампаның икенче ягында. хуҗабикә утыра Шушы арада гына, авылда иң беренчеләрдән булып иренең үлгән хәбәрен алган Сабира атлы яшь сылу хатын. Ире Зариф бөтен Чаллы районында атаклы механизатор иде Шунлыктан өйләре дә авылда бер шул аларның. Әнә хуҗабикә. күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, нәрсәдер уйланып утыра. Берсеннәнберсе бәләкәй өч бала белән нихәлләр итәрмен. Дип уйлыйдыр ул мөгаен. Шундый хафалы уйлардан авыраеп калган башкаен әледән-әле күтәреп-күтәреп куйгалый ул Дөрес, аңа кара печәтле кәгазь килмәде. Әмма бер-бер артлы ике хат алды ул Баштагысын. русча язылганын. Зарифның фронтташ иптәше җибәргән Аларның икесен дә авыр туп сөйрәп йөри торган тракторга билгеләгән булганнар. Юлда бик яман бомбага тотылганнар. Зариф шунда һәлак булган. Ниндидер Кунцево станциясе янындагы туганнар каберлегенә үз куллары белән җирләве турында язган иде. Үзүзен аңлый алмас бер халәттә саташып йөргәндә, икенче хат китереп тоттыралар Сабирага Монысын инде Зариф үз кулы белән язган була. «Әнисе, бүген- иртәгә фронтка озатырлар дип торабыз. Анда ни көтәдер, хәзергә әйтүе кыен Уйларымда да. төнлә төшләремдә дә гел сез Сине, әнисе, бәләкәчләремне сагынуга чыдар чамалар юк...» Ул хатларның әнә икесе дә матча ярыгына кыстырып куелган... Рәхимҗан башларыннан кичкәнне ашыкмыйча гына сөйли Аны сулыш та алмыйча тыңлыцлар. Шактый ук йомык, аз сүзле күршесенең гәп сатарга шул кадәр үк сәләте бардыр дип Газиның башына да килгәне юк иде Әнә ни турында гына сөйләмәсен, күз алдына китерә дә бастыра бит. имансыз Иргали абыйны бәхетле йолдыз астында тумаган дип кара инде син1 Шунда, җәһәннәм читендә, кара тайга уртасында, танышы очрап торуын күр әле син аның Танышы дип әйтү бик үк дөрес тә булып бетмәс Башта Кайзер Германиясенә, соңрак акларга, чит ил интервентларына каршы бер частьтә сугышканнар, бер окопта ятып, солдат тормышының барлык ачысын-төчесен бергә татыган булганнар Бар бит әле дөньяда ике күреп бер сөйләшкәнне туганыдай якын итә торган олы җанлы, киң күңелле бәндәләр Роман да нәкъ шундый урыс иде. Очрашулары да бик мәзәк булды Берсе «Миргалиев. братан, син түгелме соң бу' Син ич! Менә дөньяны кысан димә инде сИн моннан соң » дип. икенчесе шаккатып «Роман! » дип. бер-берсенә ташланып, иң якын туганнар кебек, кочаклашып күрештеләр. Китте исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашу. Китте гәп. китте сүз. түз генә. Я. братан, сөйләп җибәр, нинди җилләр, нинди ачы язмышлар китереп ташлады сине бу якларга? ■ Син әйтмешли, ачы язмыш хикмәте. Роман.. Булмас ла! Чыны шул. Бездә, адәм ышанмаслык сүзне атаң сөйләсә дә ышанма диләр Син бит акгвардиячеләргә. Антантага каршы көрәшкән батыр кызылармеец. Ут. су һәм бакыр торбалар аша үткән ир-егет! Командирлар сине башкаларга үрнәк итеп куялар иде Хәтерлисеңме Перекопны. «кара барон» Врангельне? һични аңламыйм, братан, дөресен генә әйт әле. Нәрсә булды? Ничек килеп чыкты мондый хәлләр?.. Була икән ул. Роман Кешегә авырлык салып та яшәмәгән идем. Була икән Юк белән, бөтенләй пүчтәк белән шушы көнгә калдым — Эй-йе, братан, биек нәрсә янына жил шаукымы чүп-чарны күбрәк жыючан була шул. — Иң яманы. Роман, туган илдән, туган туфрактан аерылу — Аңлыйм Түган як кеше гомеренең таяну ноктасы гына түгел ул... ' ■ Озата килүчеләр китеп баргач, без тулысынча әлеге Роман карама- * гында калдык Бик хикмәтле кеше булып чыкт.ы ул. Авызы һәрчак ерык. Шул | ерык авызы сүздән бушамас үзенең.Сүзе дә гелән уңай якка, гел без « дигәнчә тагын Роман дигәнебез ике көнлек ял игълан итте, барыбызны 2 да фатирларга таратты, һәркаида мунча ягарга, олау башына берәр мич 5 ипи салырга фәрман бирде. Ә безне үзенә алды Шунда ихлас олылап, бик ♦ тә үз күреп, яратып, риясыз кунак итте Шунда гомеремдә беренче тап- “ кыр буларак аю итеннән, аюның бавыр-бөерен туң майда катырып әзер- = ләнгән сэбярин дигән ризыкны авыз иттем Телләремне йотам дип торам и Сый-хөрмәттән табыннар сыгылырлык иде Хужа кеше, бераз төшергәч, 2 Иргали абыйны кабат кочагына алды «Юк, Миргалнев, теләсәң нәрсә >- диген, әмма синең, революция солдатының, батыр кызылармеецның жи- наятьче булуына үтерсәләр дә ышанмыйм Монда нидер караңгы! .» — « Ди бу. ж Билгеләнгән көнне таң белән острогка жыелдык Хәер, анын инде хәзер төрмә диярлек жире калмаган Кайчандыр тоткыннар яшәгән барак ларны пушнина, ягъни жәнлек тиресе кабул итү пунктына әверелдергәннәр Лапасларны келәт иткәннәр Ныгытманың бер өлешен агач эшкәртү, такта яру цехына әверелдергәннәр Атлар жигелгән. азаулар бәйләнгән, кыр казлары сыман итеп капкага каратып тезеп куелган Иртәнге һаваны яңадан Роман тавышы ярды Килгән чаклы ук булмаса да, алда озын сәфәр, яхшырак әзерләнегез, янәсе. Җитмәсә тагын юл. күп дигәндә, бер-ике генә авыл аша узачак. Төннәрне дә йолдызлар астында гына үткәрергә туры киләчәк икән. Киң күңелле Роман бәйләм-бәйләм көрәкләр, чалгылар, балта, пычкы ише нәрсәләр чыгарып өйде Кызып китеп бер зур гына лапасның ишеген ачып жибәрде Анда жәнлек тиреләре, башка төрле товарлар өстенә каплый торган бөркәвечләр, капчык-торыпшалар Роман көлә, шаяра Алыгыз, янәсе, әмма яхшылыгымны хәтерегездән чыгармагыз. Сезнең хәлегез, имештер, чегәннәрнекеннән дә яманрак Аларнын, ичмаса, жил-яитырдан ышыклану өчен кибиткалары була Ә сезнең баш очыгызда ачык һава, тирә-юнегездә кара тайга гына булачак Шырпы, тоз. сабын, керосин кебек әйберләрне дә кубрәк алырга кушты, яшереп-нитеп маташмады, барып урнашачак жирегездә каккан казык та юк, диде ул. • Ә инде безне Роман дәдәйнен озата барачагын ишеткәч, сөенеп бетә алмадык, эчләргә жылы кереп, күңелләр күтәрелеп китте Ниһаять, йөкләребезгә тагын торыпша, көрәк, бүтән кирәк-яракларны өстәдек тә юлга * чыктык Юлларның юл днярлеге юк иде ул тирәләрдә Кая карама, күлдәвек. сазлык-баткаклы к • Роман дәдән дөрес әйткән, чыннан да беренче төнне тайгада кундык. Кая таба күз салма, көмеш томан бөркелгән урман киңлекләре, шомлы һәм серле карурман ешкынлыгы Өлкә үзәгеннән чыкканнан бирле, бу безнең беренче тапкыр төнне ачык күк астында уздыруыбыз иде Арбаларны агачлар арасынарак кертеп, урта бер жирдә мәйдан сыман нәрсә ясадык Атларны, аю фәләннән саклау өчен, эчке якка алдык Уртада берьюлы ике өч урында зур зур учаклар яктык Тайга эченнән әледән- әле шомлы авазлар ишетелә Атлар тынгысызлана Күзләре аларган Романның Иргали абыйга бүләк итәр өчен иярткән лайкасы, бүре алуыннан курыккандай, караңгылыкка карап, елый-елый өрә Иң тенкәгә тигәне, әлбәттә, чебен-черки иде Аларнын өтәләвеннән, талавыннан муен- битләр, куллар күптән инде тоташ жәрәхәттә. Черки, озынборын тавы шыннан бөтен тайга чыңлап тора сыман. Ьалаларнын әлеге тамашага чыдый алмыйча елашуыннан йөрәкләргә кан сава. Бераздан атлар кая керергә тишек тапмый башлады, безнең янга төтен эченә ыргылалар, кешниләр Бөтен мәйдан эчен төтен белән ыслап, ничек кирәк шулай төнне уздырдык Хәер, төн диярлеге дә юк иде аның. Бер яктан, тоташ куе томанга төрелеп, караңгы иңсә, икенче яктан, һәрнәрсәне манма чыкка манчып, таң атты Анда таң да бездәгечә атмый. Ничектер күңелләргә шом салып, бөтен дөньяны иңләп тайга янып килгән сыман, кояш чыгасы як кан кебек кызыллыкка манчыла. Иртүк торып, утларны бик һәйбәтләп сүндереп. зуррак кисәүләрне күмеп, янә юлга чыктык. Өйлә вакытлары авышкач, зур гына бер авыл аша узарга туры килде. Кешеләр әллә ни күзгә чалынмады, бары тик этләр генә һау да һау килеп озатып калды. — Игътибар беләнрәк карап үтегез бу авылга.— диде Роман — Хәтерегездә тотыгыз, сезгә иң якын авыл шушы булачак. Авыл Советы да шушында. Авыл артта калды. Аны чыгып.бер-ике сәгать үттекме икән, урман чак кына сирәгәйгән сыман булды. Юллар да күзгә күренеп үзгәрде. Изрәп-ялтырап яткан болганчык сулы күлдәвек тә, арба көпчәкләре җимергән сазлык-баткаклыклар да бетте Без барган бу ачыклыктан бик күптәннән бирле атлылар үтмәгән- легенә төшену өчен әллә ни зур зирәклек кирәкми иде Арба эзләрен куе үлән, вак куаклык басып киткән. Бака яфрагы түшәлгән аучылар сукмагы да аермачык булып ярылып ята. Тагын күпмедер юл үткәч, иләмсез зур ачыклыкка килеп чыктык. Роман дәдәй «перевал» игълан итте. Әлеге ачыклыкны күздән кичерәм. Ул шыксызның да шыксызы. ялкыны сүнгән тәмугны хәтерләтеп торган, янгын кичергән бер урын иде Аланның түрге өлешендә, күзгә ял биреп, оя-оя яшь усаклар гына агарынып утыралар. Урта бер җирдә, анда-санда тырпаеп торган агачлар арасында, аучылар телендә кышлау дип атала торган сыңар тәрәзәле генә ялгыз бер бүрәнә йорт тора Өйне дә күздән кичереп чыктым Түрдә, ярган сайгаклардан ятак ясалган Агартмаган мич буенда ике-өч ягарлык коры утын белән каен тузлары ята Каша- гасына ярты кап шырпы куелган. Тәрәзә каршындагы өстәл өстендә ике калай савыт берсендә тоз. икенчесендә ниндидер ярма. Тайганың язылмаган законы буенча аучылар шулай бер-берсе турында кайгыртышалар икән Мин ул өйдән чыкканда бик күпләр атларын туарып утлауга җибәргәннәр. хатынкызлар учаклар ягып мәш килә иде инде. Күрәм. ир- атлар каяндыр яр астыннан чиләк белән су алып менеп атларын эчертәләр. казан-чәйнекләрне тутыралар Шунда юнәлдем һәм текә яр астында, күз тиюдән курыккандай куе агачлар артына яшеренеп кенә агып яткан мул сулы, көчле агымлы елганы күреп, хәйран калдым Юк. алай мин уйлаганча ук шыксыз урын түгел икән ләбаса! Мондый уй тикмәгә генә күңелем төбендә тумаган, күрәсең Көт- мәгәндәискәрмәгәндә килеп чыккан бер кечкенә’ генә вакыйга безне бөтенләйгә шул урында төпләнеп калырга мәҗбүр итте. Әлеге дә баягы шул Сираҗи атлы кешебез китереп чыгарды ул могҗизаны Чиләк алып, аучылар сукмагыннан суга төшеп барган җиреннән гөрселдәп җиргә ауды да: «Туганнар' Күрегезче соң бу бит безнең йорт, нигез тараканы' .» дип. кешеләрнең өнен алып, еламсыраган тавыш белән разбой салды Аның мүкәләп диярлек бер җирдә бөтерелүен күргәч: елан-фәлән чактымы әллә үзен, дип баштарак пошаманга төштек Ду кубып йөгерешеп янына килдек Ә ул. учына алган нәрсәне югалтудан курыккандай, бер үк сүзләрне тәкрарлапмы тәкрарлый «Күрегезче. туганнар' Күрегез’ Йорт тараканы ич бу. Кешеләр белән мәңге бер нигездә яшәүче җан иясе Я. раббым! Безгә дә шушы урынны нигезебез итәргә, шушын да телләнеп, газиз туфракны үбеп, антлар итеп, тамыр жәяргә. нәселебезне дәвам итәргә язды микәнни?!. Нәкъ үзе бит . Күрегез, йорт тараканы бит...» Бу көтелмәгән хәлдән кайберәүләр тәмам аптырап хәйран-вәйранга калдылар, икенчеләре, мәзәк табып, теш агартырга кереште Беренче карашка. Сиражиның сукмак өстеннән өй тараканы табып ♦ алуында алай бер дә ис китәрлек нәрсә юк та иде кебек Кем белә, бәлки ; жил-жил килеп су ташыганда берәрсенен кием-салымыннан төшеп кал- < гандыр Мондый хәлнең булуы бик ихтимал иде Чөнки кайларда гына < туктамадык, нинди генә урыннарда төн уздырырга туры килмәде, анда = гап-гади өй тараканы гына түгел, әллә нинди хәшәрәтләр дә ияртергә 3 мөмкин иде. ♦ Сиражинын үз тугызы тугыз, бернигә дә игътибар итмичә сөйлә- 5 нүен белде Имештер, аның бабасының бабалары да. көчләп чукындыру- = дан качып, нәкъ безнең кебек өерләре белән күз күрмәгән, колак ишет 2 мәгән якка чыгып китәләр Алар да. нәкъ безнең кебек, ниндидер бер 2 кыргый урында йорт тараканына тап булалар Шунда, газиз туфракны - үбеп, нәсел-ыругны үрчетергә, буынны дәвам итәргә антлар эчеп, нигез , коралар — Без дә жә.мәгать. туктыйк шушында. Үкенмәссез, туганнар' Өй * тараканын, нигез тараканын очратуны борын борынгыдан яхшыга юраганнар. изге фалга санаганнар Ә инде кешенен гомерлек өйдәше авылдан качса, ул авылдан игелек тә. бәрәкәт тә кача, имештер Андый авылны кичекмәстән ташларга кушканнар, чөнки аны иртәме-соңмы, барыбер яман афәт көтәчәк, дип өсти торган булганнар ил картлары Ул арада бөтен ир-ат һаман да әле жирдә утырган Снражи янына жыелып өлгергәннәр иде инде Иргали абый белән Роман дәдәй дә шунда. Апа мәзәк, Снражи әйткән сүзләр белән кызыксына Иргали абый аңлаткан-төшендергән саен тегенең ансыз да ерык авызы тагын да ерыла бара. Соңыннан ул да. Иргали абыйны якын күреп, үз фикерен әйтте. «Әгәр дә урын чыннан да ошый икән, пожалуйста, мин каршы түгел,— диде ул. Бергәләп киңәш-табыш итегез дә. конкрет карарга килегез. Ә урыны чыннан да шәп!Елгасы үзе генә дә ни тора. Мәлдер сулы чишмәләре дә әнә кул сузымында гына. » Иргали абый шунда катгый бер карарга килеп, жыелгаи ир-атка утырышырга кушты һәм: «Нишлибез, жәмәгать? » — дип. беренче жыен- кнңәшмәне ачып жибәрде Сүз алып сөйләү кадәресе юк, аның каравы сорауларны яудырыпмы яудыралар Шунлыктан иң әүвәл сүзне Роман дәдәйгә бирделәр Иргали абый янына, түгәрәк эченә, кереп урнашкан Роман дәдәй. бу хәлне алдан ук көтен алгандай, түш кесәсеннән карта чыгарып, тезләре өстенә жәеп салды Нечкә генә чыбык алып, хәзерге минутта безнен кан тйрәдәрәк булуыбызны аңлата башлады. Әмма анын һәрбер сүзен диярлек, шунда ук берьюлы икеөч сорау белән бүлә тордылар. Бу нинди елга?. Кая таба ага? Икенче берәве, сүзнен бүленүенә үзенең ризасызлыгын белдереп, әйтә сала - Нинди булсын. Инәсәй елгасының берәр тармагыдыр. Юк икән шул Ярына Себернең борынгы башкаласы урнашкан Уб елгасы кушылдыгы булып чыкты ул Исеме дә безнеңчә, саф татарча нкән Бу хәбәр күңелдә берничә төрле хис уятты .Моннан ике-өч кенә көн элек Инәсәй елгасы буенда идек, кай арада шул кадәр ара үттек сон әле? - дип. башта йөрәк жу-у итсә, елганың нәкъ үзебезчә аталуы күңелне юатып жибәргәндән булды Андый чакта адәм баласына күп кирәкмени соң! Роман дәдәй. чыбыгы белән карта өстенә төрткәләп, хәзер алар туктаган аланлыкны аучылар «Кешеле эрбет» дип йөртүен әйтте Ә ни өчен алай дип атаганнар’ — Чыннан да. ни өчен «Кешеле»?.. — Кем белә инде аны, белсәләр аучылар беләдер,— дип җаваплады Роман дәдәй.— Менә монда, елганың өске өлешендә, бая без узган Ильня дигән зур гына авыл Ерак түгел, күп дигәндә, унбиш чакрымнар чамасы гына Рус авылы Таза яшиләр —Роман дәдәй. нәрсәнедер исенә төшергәндәй. чак кына уйланып торды да дәвам итте.— Шул ук авылда бөтен Себердә атаклы Михай-Баянай дигән аучы яши «Сыңар янак» дигән кушаматы да бар. — Ә ни өчен алай дип атаганнар?.. — Бер яңагын «Тайга хуҗасы», ягъни аю. «сыйпаган»...— Роман дәдәйнең кысынкы күзләрендә елмаю, әллә шаяра, әллә чыны шул. аң ламассың аныкын. — Йомышыгыз төшсә, ана мөрәҗәгать итү ягын карарсыз. Алтын кеше. Хатыны эвенк. Анын өчен милләт аермасы юк. Әгәр дә хак булса, аның янына аю ауларга дип Тобольск. Енисейск татарлары да килгәли- ләр. ди... Кемгә ничектер, әмма Михай-Баянайның исеме үк минем күңелемә хуш килде. «Ми.хай» дигәненнән бигрәк, үзебезчәрәк яңгыраган «Баянай» дигән өлеше ошады, күңелгә сары май булып ятты. Ниндидер изгелек, тел белән әйтеп аңлатып булмый торган миһербанлылык бар иде сыман бу исемдә Ә инде Михай дәдәйнең үзен күргәч, якыннан танышкач, җан дуслар булып киткәч, ялгышмавыма тәмам төшендем. Соңрак «Баянай» дигән сүзнең мәгънәсен дә белдем. Эвенкча: сунарчылык алласы дигән сүз икән. Роман дәдәй. тезләре өстенә җәеп салган картадан күрсәткәләп: — Менә монда, агымның өске өлешендә, тагын бер авыл бар Моннан егермеегерме биш чакрымнар чамасында. Староверлар, баптист- сектантлар яши Җәй көннәрендә яннарына барырмын димә, кеше-фәлән үтеп керә алмаслык сазлыкбаткаклыклар эченә яшеренеп утырганнар Башка дин кешеләрен бер дә өнәп бетермиләр Кыскасы, кыргый халык Совет власте һаман да үтеп керә алганы юк Законнары үз кулларында Җинаять ясаган кешеләренә хөкемне дә үзләре ясый, җәзаны да үзләре билгели. Законнары каты, җәзалары яман — гаеплене җәен дә. кышын да. анадан-тума чишендереп, агачка бәйләп куялар. Өч-дүрт сәгать тә үтми, кеше әзер: кышын — бозга әверелә, җәен - черки, озынборыннар талап үтерә... Авызларын ачып, хәйран калып тыңлап утыручылардан кайсыдыр сорап куйды: — Безгә зыЪн-җәберләре тимәсме соң?.. Роман дәдәй гадәттәгечә елмайды да. бернинди шик-шөбһәгә, хафалануга урын калдырмаслык итеп әйтте. — Юк. фанатик булсалар да. үзегез зыяи-җәбер салмасагыз. бар да һәйбәт булыр Шуннан соң Сираҗи сүз алды. Ул туктаган урынны мактады, төрле яктан килгәнлеген әйтте, җәннәт белән генә чагыштырмады инде Өлкән кеше дип. Шаһиулла картның да сүзен ишетергә теләдедәр. Кыстатып тормады карт, тамагын кырып алды да. сакалын сыйпаштырып. әзер тәгъбирләр белән сиптерә дә башлады — Минем уй-фаразымны беләсегез килсә’ шул: без күңел ачарга чыккан сәйяхлар түгел Тагын ни диим? Инде төпләнәсе урынга килсәң, күреп торасыз: алла каргаган кара урман уртасы Дүрт тарафны да адәм баласы үткесез тайга биләгән . Иге-чиге бардырмы аның, белгән юк Әй йе! Сайланыр форсатыбыз юк. язмыш тәкъдиренә буйсынырга туры килер. Югыйсә, алла сакласын, тагын әллә ниткән бәлаләргә таруыбыз бар. Башлыгыбыз Иргали зирәк бәндә күренә, аның ихтыярына беребез дә киртә булмабыз Нәчәлнигебез дә без. мөселманнарга карата бик миһербанлы күренә. Ул әйткәнгә дә күник, ходайга тапшырып, шуны муафыйк күрик. Киләчәктә насыйп булса... Иргали абыйнын йомгаклау сүзеннән соң җыен таралды Тирә-юньдә ниндидер башка тирлерәк җанлылык башланды Чөнки һәркем әйләнә- тирәгә башкача карый башлаган иде инде Тайганың янгыннан калган, кара көйгән өлеше дә баштагыча ук җан кайтаргыч булып күренми, гайрәтне чигерми иде Чөнки һәркем бу тирәләрне хәзер үзенең тормышына. киләчәгенә бәйләп карый Аның күз явын алырдай булып ма- * тураюы тулысынча үзләренә, бары тик үзләренә генә бәйле булачагын уй * лый иде Кешеләр зур эшкә алынырга җыенгандай, бер-берсе белән ' киңәш итәләр, вакытлыча гына булса да ниндирәк куыш әмәлләү турын- < да баш ваталар. Кемдер баз казып керү хәерлерәк булыр ди. Икенче z берәве, тереләтә караңгы кабергә керер хәлем юк дип. тирмә чатыр юнә- = тү ягында. ♦ Без исә икенче төрлерәк карар кабул иттек ике арбаны янәшә кун- f дык та. астын төнгелеккә ятак, ә өстен якты «бүлмә» ясарга булдык = Менә кайчан кирәк булдылар Роман дәдәй биргән капчык-торыпшалар' Ул арада Роман дәдәй безне озатыша килгән сакчыларын үзе янына чакырып алды да ниндидер йомыш кушты Тегеләр сикерешеп торып. - мылтыкларын кабат күздән кичергәннән соң. яннарында мәш килгән . 1ай- J каны ияртеп, елга буе сукмагы белән ешлыкка кереп югалдылар Күп тә үтмәде, тайга эченнән, җиз кыңгырау чыңлаганны хәтерлә- j теп. Лайканың өргәне ишетелде. Ул да булмады, барчабызны сискәндереп. бер-бер артлы мылтыктан атулар һаваны ярды Бераздан сакчыларның берсе, туарып җибәргән атларын тотып, янә урман эченә кереп юк булды. Күп тә үтмәде, сука калагына охшаган мөгезләре белән җирне сөрдереп, тау кадәрле ике пошины сөйрәтеп ачыклыкка чыгардылар. Сугымчылары да бнк тиз табылды Көн кичке якка авышу белән. Роман ДоДӘЙләр китәргә җыена башлады. Беренче эш итеп, нәрсәгәдер чиксез куангандай, алсу телен чыгарып сикеренгән Лайканы безнең арбага бәйләп куйды Тайганың үз законнары. этсез булмый, янәсе Монда нәселле яхшы эт күз дә. колак та. Я. братан Миргалиев' диде Роман дәдәй яңадан Иргали абый ны кочагына алып Әйдә, саубуллашыйк Тик озакка түгел. Атна ун көннән ничек тә килеп чыгу ягын карармын Бер дә булмаса. башка берәү аша азык-төлек, бүтән кирәк-яраклар җибәртү чарасын күрермен Ә хәзер, әйләнечрәк булса да. авыл аша китәбез Михай-Баянайга сезнең турыда хәбәр салып чыгарга кирәк булыр Иртәгәдән дә калмыйча янына үзең бар Тагын шул: хуҗа булып син каласың, барысы өчен дә җавап синнән соралыр Хәзергә авылыгыз булмаса да. авыл советы председателе вазифасы сипа йөкләнә Картага la «Кешеле Кедрач аланы» дигән урынга «авыл» дип тамга сугылды Мин дә кайту белән отчет ясыйм Кабатлап әйтәм. иртәгә үк «Сыңар Яңак» янына барасың Тайганың үз законнары кеше бер-беренә аеруча мәрхәмәтле, миһербанлы мон да. һәрхәлдә, ташлап бетермәсләр Шулай итеп, тайга уртасында өелдек тә калдык Кич җитте Халык сагайды. Сизәм. һәммәсен, ниндидер шомлы киеренкелек иза чиктерә Ир-ат кына түгел, хатын кызлар да. каядыр билгесез бер якка йөгерә башларга җыенгандай, балаларын кулларыннан төшермиләр Күрәм. барчасынын күзе Иргали абыйда Юк. кү з 1әп кенә ка 1мады- лар. киңәш табыш итәргә җыенгандай,, безнең арба.зар тирәсенә елыша ук башладылар. Белмим, әгәр да шулчак Иргали абый да ихтыяр көчен бер генә мизгелгә югалта-нигә калса, нишләгән булыр идек икән без. Ләкин ул һәркем үз язмышын, үз киләчәген аңа ышанып тапшырганны күңеленең кай өлеше беләкдер-тоя. мондый хәлдә авыз йомып ка лырга тиеш түгел теген дә сизенә. . ндый сүзнең бу минутта кеше күңеленә өмет чаткысы булып ятачагын, яшәргә ышаныч тудырачагын, дәрт- дәрманны көчәйтеп җибәрәчәген тоя иде булса кирәк Табигать сирәк очрый Торган акыл, зирәклек биргән бер зат ул. Сүзне бик гади нәрсәләрдән башлады Иргали абый. Атларны тышауламаска. арканламаска кушты, буталып-егылып аяклана алмыйча харап булулары бар диде. Яшь балалы .хатын-кызлар төнне аучы алачыгында уздырыр диде. Анда ышык, черки-чебеннән котылуы да жинелрәк булыр Ачык һавада калучыларга да эш табылды төнлә кизү тору өчен нәүбәт билгеләде Берничә урында зур итеп учаклар ягарга, сизгер-сак булырга, төрле көтелмәгән хәлләргә әзер торырга, йокы белән мавыгып, бөтенләй онытылып китмәскә кушты. Яныбызда кораллы сакчылар юк. икеләтә-өчләтә уяулык таләп ителәчәк дип өстәргә дә онытмады. — Язмыштан узмыш юк. кардәшләр -диде ул.— Жылап-шыңшып. ялыныпялварып. язмышның шәфкатьсезлегеннән зарланып кына хәзер бернәрсә дә үзгәртеп булмаячак Тәкъдир шаяруларын чын ир-егетләрчә кабул итә белергә кирәк Чөнкцбезгә сайлар өчен бүтән төрле тормыш та. язмыш та юк. Арада, бәлки, ул-бу коткармасмы, бераз сабыр итик диючеләр дә табылыр Ләкин алдан ук шуны әйтәсем, кисәтеп куясым килә: һәрбер өмет тормышка ашып бетми Өмет кенә морадка житкерсә. һәркем кул кушырып утырыр иде. тик утыру — үзмаксатка әверелер иде. Безнең юл ул түгел. Күреп торасыз, кардәшләр, тормышыбызны буш урынга, тигез жиргә казык кагудан башларга туры киләчәк. Әйтергә теләгәнем шул: дөнья көтү, тормыш итү тулысынча үз карамагыбызга тапшырылды Бер нәрсәгә анык төшеник, кардәшләр, киләчәгебез. иртәгәге көнебез тулысынча үз кулыбызда Bain очыбызда түбә, абзар-кураларыбызда мал-туар, келәтләребездә икмәк булсын дибез икән — монда вәгазь, үгет-нәсихәт артык — яшәвебезнең рәвеше дә. мәгънәсе дә безнең хезмәтебезгә бәйле. Көч сарыф итми, кара тир түкми булмас Җиң сызганып, булсын дип бергәләп алынсак, иншалла. тамакка интекмәбез. Мир белән этәргәч, тау күчкән ди. Хөкүмәтебезгә килсәк, ул үзе безгә ярдәм кулы сузарга тора. Ссуда биреләчәк, өлкә үзәгендә үк белештем Иргали абый фикеренчә. кешенең бөтен олылыгы да. бөеклеге дә. дәрәжәсе дә — хезмәттә, бары тик хезмәттә. Эш белгәнгә уңыш юлдаш ди бит. Үзегез беләсез, эш дигәндә Иргали абый жан атып тора. Хезмәт белән юана да. куана да торган кеше ул. Нинди генә эшкә алынмасын. ул башкарган һәркемгә үрнәк иде Тере ялкау булудан мәет булуың артык дип кенә жибәрә иде ул. — Киләчәккә йөз тотып, көр күңел белән яшик, кардәшләр Дөрес, морадыбызга ирешер өчен байтак вакыт кирәк булыр Түзәргә гуры килер. илдәшләр, сынаулардан сыгылмыйк.— Бу сүзләрдән соң тыңлап торучыларның күзләрендә өмет чаткылары кабынгандай булды, йөзләре ачылып китте.— Монда без яхшысын да. яманын да күргән кешеләр, һәркемнең иңендә үз язмышы йөге. Ул яктан ходайга шөкер һәркайсыбызның үз үткәне, анда теләсә кемнең тыкшынырга хакы юк Кирәге дә юк. Үткән беткән һәркем кулы белән кылганны жилкәсе белән күтәрә.- Дөрес, арада нахакка гаепләнгәннәр дә бардыр Кайчандыр өстебезгә ябырылып килгән бәла-казалар, михнәт-газаплар. кара кайгы, ачы хәсрәтләрне юлда килгәндә арбадан төшеп калдыга саныйк, илдәшләр! Яңа тормыш башлыйк Коргаксыган күңелләр язылсын Хәзер бөтен көч-дәрманыбызны туплап шул яңа тормышыбызны төзүгә юнәлтик. Гаилә иминлеге дә. үзара татулык та. ахыр чиктә, жан тынычлыгы да хезмәттә, кардәшләр Мәгълүм хакыйкать бар. бәхетне аны эзләп түгел, эшләп табалар Ә без — белгәнегезчә, бәхет эзләүчеләр. Ә бәхет эзләүче бәхетледән дә бәхетлерәк дигән бер акыллы баш Халык арасында чын күңелдән көлешеп алдылар — И-и. рәхмәтнең иң зурысы сиңа. Иргали туган!. — Авызыңа бал да май. — Акыллыдан акыллы сүз шул... — Тагын бер үтенечем бар. кардәшләр! Зур үтенеч! - дип кабатлады Иргали абый Халкыбызның йөз суын түкмик, хилаф эш кыл- мыйк Ьез монда яна кешеләр Бик җентекләп күзәтерләр, сынарлар, һәр- кайда ихтирамлы татар халкы дигән могтәбәр исемгә тап төшермик Батар татарлар дип һәркайда. һәрчакта исемебезне хөрмәт белән телгә алсыннар Кеше сүзе кешегә шулкадәр тәэсир итә дип әйтсәләр, баштарак ышанмас идем Иргали абый сүзләре дә кешеләрнең йөзләренә нур иң- ♦ дерде. күңелләренә канат куйды, үз көчләренә ниндидер инану тудырды = Кешеләр таралды, төрле җирдә гөлт итеп учак ялкыннары кабынды. 5 Алар да җанлырак яна төсле. Казаннарда поши ите кайный, һәркайсы. i көндәлек гадәти эше белән шөгыльләнгәндәй, шактый ук иркен хәрәкәт- 2 ләнә Тыз-быз килеп учак янында кайнаша яки. төн үткәрү өчен, куыш 5 әзерләү белән мәшгуль иде. • Кичке ашны бик тиз түгәрәкләдек. Шуннан файдаланып мин дә. че- ® бен-черкидән сакланыр өчен йөземне, муен-кулларычны дегеткә буядым х да. черем итеп алырга ниятләнеп, башымны арба астына тыктым Ничек яткан булсам.шул көе «мәрткә» дә киткәнмен Кемнәрнеңдер иләмсез каты итеп тарткалап төрткәләвеннән, нәкъ * ямьсез төш күргәндәге кебек, уянып киттем Нәрсәләрдер дөпе-дөпе ки- ' лүеннән. кемнәрнеңдер ачыргаланып кычкыруыннан йөрәгем ярыла икән * дип торам Көч хәл белән аңыма килсәм, тирә-юньдә - мәхшәр. Халык 2 шашкан диярсең Атлар арбалар арасына, мәйдан эченә бәреп кергәннәр Шашкан сыман бер-берсе өстенә менәләр, әйлән-бәйлән уйнагандай. бер урында зыр-зыр килеп әйләнәләр-тулганалар Тояклары астында җир тетри, шатыр-шотыр килеп коры агачлар сына Атлар пошкыруына. cyfiiандагы сыман кешнәвенә кемнәрнеңдер акырганы бакырганы кушыла Кемнәрдер җан-фәрманга буш казаннарны, савыт-саба ише нәрсәләрне кага Утлы кисәүләр белән коралланган кешеләр акыра-бакыра әрле-бирле йөгеренәләр Лайка өзгәләнә. Бер сүз белән әйтсәң, хәйран тамаша, мәйдан эчен ут алган диярсең. Бу көтелмәгән хәлдән зиһенем чуалып китсә дә. җәһәт кенә сикереп торып, халык мәш килгән якка ташландым Шунда мәгълүм булды әле яңарак кына бирегә тайга хуҗасы — аю килгән булган Ул куптарган икән әлеге ыгы-зыгыны. Ул төнне бүтән ятарга туры килмәде Ут янына җыелып алган ир-атлар өзми дә куймый да. «төнге кунак» турында гәп саттылар Сүзнең төрлесе бар Кайсыдыр тукгаган урыныбыз алла каргаган тоташ тайга гына түгел, аю төбәге дә икән әле Беренче кем күргән? Атлар ны ничегрәк итеп куркыткан? Ничегрәк үкергән? Ничекләр итеп качып киткән? Тан беленү белән. Иргали абый, ат җигеп Н авылына барырга җыена башлады. Үзе белән .бары тик Сираҗины Өйдәгеләр яучы сүзләреннән тәэсирләнеп тынып калдылар Аларнын җавап бирергә атлыгып тормауларын кунак Ягъсүм үзенчә юрады булса кирәк. Имбайларнын бөтен нәселнәсәбе турында да суз куертып атуны кирәк тапты Туганнарының бик ипле, бик төпле кешеләр булуын мактап кына калмады, җиде буыннарына җитте, гомер-гомергә муллыкта яшәгән ♦ мал-мөлкәтле, затлы нәселдән булуларын җеген җеккә китереп тезде дә ? тезде Борын заманнардан бирле бөтен Тубыл. Төмән. Тум төбәкләрендә * дөнья һәм шәригать хөкемнәрен хәл итүдә катнашканнар, сәүдә-кәрван < йөрткәннәр икән алар Көнбатыш Себер Рус дәүләтенә кушылганнан сон да. аларнын нәсел- ; ыругы дәүләт терәге булудан туктамаган Шәҗәрә башы КолмәмәТ. « мәсәлән, озак еллар буе i убыл татарлары солтаны булып торган Патша = галЪҗәнапләренә тугрылыклы хезмәт иткәне өчен берничә тапкыр затты - киемнәр, исеме язылган кораллар, җир-су һәм урман белән бүләклән- ' гән Ә инде «Әби-патша» указы белән алар нәселенә дворян дәрәҗәсе у бирелгән Юка ефәккә алтын белән язылган Указ әле дә булса сандык * төбендә саклана икән. «Атасы болан атмаганның баласы калан атмас. - диде. Күргәнегезчә, балабыз бик итагатьле, әдәпле, заманына курә Z укымышы да җитәрлек Ата-анасы өчен бердәнбер бала Әгәр дә безнең 2 бу тәкъдимне муафыйк дип күрәсез икән, мин кайткач ук кан-кардәшләрем белән элемтәгә керер идем » Әмма Иргали абый белән Гөлниса апаның «ризык эшен белеп б\ т- мый» диюдән узмавын күргән Ягъсүм. төзәтенгән сыман итеп әйтте: «Әгәренки инде чак кына Сабыр итик, уйлашыйк киңәшик дисез икән, рәхим итегез, җавапны хәзер ук бирмәсәгез дә ярый® Шулай диде дә. без гә озын гомерләр теләп, иелә-бәгелә саубуллашып, китеп тә барды «Бәлки туган якларыбызга кайтырбыз* дигән уй хыяллар белән яшәгән Гөлүсә тормышка чыгып Себердә калуны ишетергә дә теләмәде Алай гына да түгел: «Мине җир читендә ташлап калдырмакчы буласызмы?» - дип рәнҗеп, үкси-укси җыларга ук кереште Ә Лачын һаман килде Ахыр чиктә ул да. нинди хыяллар белән яшәвен. ялтыравыклы сүзләр белән бизәмичә, кызга ачты «Тиздән без китәбез » дигән җавапны алгач, егетебез өнсез калды. Аннары Гөлүсәнең кире кагуы белән һич кенә дә килешә алмавы, андый хәл була- нитә калса, дөньяда яшәмәячәге турында әйтте Шундый шомлы сүзләр белән саубуллашкан Лачыныбыз бер заман суга баткандай юк булды Егетебез үзенең язмышына буйсынды ахрысы дигән уй да туа башлаган иде инде бездә. Әмма юллар төшкәнне генә көткән икән, бахыр Көннәрнең берендә тайга эченнән бөркәүле чаналарга парлап җигел гән атлыдар килеп чыкты Кыңгырау-шөлдер авазларына караганда, килде-китте генә мөсафирлар йөрмәвен чамалавы кыен түгел иде Ни күрик, безнең капкага таба борылдылар батар Йөгерешеп каршы атырга чыктык Чыннан да. ялгышмаган икәнбез, кунакларның бик кәттәләре килгән иде Ик элек Лачынның атасы Имбайны танып алдык «Тагын без әле. » дип. Иргали абын белән кочаклашып күреште бу Ягъсүме дә шунда Авызлар ерык, күзләр ут яна Ни әйтсәң дә. күптәнге таныш лар бит Ә.Мма кунакның нң олысын чанадан төшереп кенә маташалар иде Ике ңсше ике яктан зур саклык белән генә җитәкләп төшерделәр тегене Шундук таныштырдылар да. Бу Лачынның әнкәсе Жомабикә иде Багың гәүдәле Өстендә аю тнрсчеццә|Н тегелгән тун Башында диңгез кошы^гагара мамыгы кушып бәйл^урдн .^онлач шәл Аякларыңда батан тнреуе белән тышланган каюлы унтылар Килеш килбәте горур, у з дәрәҗә сен белгәнлеген әйтеп бетерә торган да ту гел. Барысы да биеп кенә тора лар монын каршында, һәрнәрсәнең ул дигәнчә генә булырга тиешлегенә күнеккән, күрәмсең. Бөтенесен дә үз кулында йомарлап тотканлыгы, чикләнмәгән хокукка ия хуҗабикә булуы әллә кайдан сизелеп тора. Тагын бер нәрсәне күңел бик»ачык тойды: кире кагылган саен газиз баласының тәүге мәхәббәте сүрелү генә түгел, киресенчә. Казан ягы кызына ныграк тартыла баруын сизенгән ана. ниһаять, әлеге хикмәтләрне күрергә, әтрафлы бәяне бирергә үзе килгән һәм барысын үзе теләгәнчә хәл итәргә җыенганлыгы кыяфәтенә чыккан Безнең сәламебезне коры гына кабул итте. Кыяфәт җитди. Йөзе чытыккамы, чем кара кашлары бергә кушылган. Менә тегене җитәкләп диярлек өйгә алып керделәр Шунда Жомабикә бердәнбер газиз улын «кешелектән чыгарган», туган йорт нигезеннән биздергән Татарстан кызы Гөлүсәне күрде. Күрүгә болыттай караңгы йөзе ачылып киткән сыман булды, кашлары да чак кына язылды Соклануын яшереп тормады. «Бәрәкалла' — дип Гөлүсә янына килде һәм кочакларга теләгән сыман итеп, ике кулы белән булачак килененең иңенә кагылып куйды. Бары тик шуннан соң гына: «Саумы. кызым1 ..» — дип кәләшне хуп күргәнлеген белдерде. Шул чак Жомабикә, як-ягына борылып карамыйча гына, бармак шартлаткан сыман хәрәкәт ясады Аны сүзсез дә аңларга гадәтләнгән кешеләре күз ачып йомганчы ике зур гына төргәк алып кереп, идән уртасына куйдылар Шунда Жомабикә Гөлүсә белән Гөлниса апаның җилкәләренә өф-ф! дип өрсәң, һавага күтәрелергә торган җиңел, йомшак, күз яуларын алырдай затлы кеш туннары салды. Бу хәлне күзәтеп торучылар, бер кеше сыман, җиңел сулыш алдылар Әмма иркен суларга иртәрәк иде әле. Шулчак бөтенләй көтелмәгән, барыбызны да тораташтай катып калырга мәҗбүр иткән хәл булды. Гөлүсә: «Рәхмәт, мина сездән берни дә кирәкми*.— дип, җилкәсендәге тунны салып Жомабнкәгә тоттырды да ишек катында эленеп торган үз киемнәрен йолкып алып, чыгып ук йөгерде. Гөлниса апаның: «Җүләр- ләнмә. Гөлүсә! Нишләвең бу?..» — дигән сүзләре дә ярдәм итмәде. Уңайсызланудан кая керергә тишек тапмаган ата белән ана: — Күңелегезгә авырга алмасагыз иде. Чак кына сабыр итешик. Белмәссең яшьләрнекен. Бар да һәйбәт булыр. Күнәр' Ата белән ана сүзенә дә күнмәсә! — диештеләр. Ләкин хикмәтләр моның белән генә чикләнмәде. Кәләшне күреп кенә түгел, ишетеп тә сайлыйлар ди бит. Сон шул! Кайсыдыр җүнсезе Шаһбазлар белән булган вакыйганы тәки тишкән бит. башы беткере Житмә- сә тагын коточкыч итеп ишеттергәннәр. Имештер, ул кыз аркасында кемдер үтерелгән, кемнәрнеңдер башы өтермәндә чери. Ни эшләсә дә, кодрәтеннән килә, көче җитә, һәрнәрсә дә бары тик ул дигәнчә генә булырга тиеш дип уйлаган илтотмыш Жомабикәгә шул җитә калды, ире Имбайнын. кан туганы Ягъсүмнен сүзләрен колагына да элмичә, атларны җиктереп кайтыр юлга чыгарга катгый әмер бирде. Шулай итеп шул. заманында бөтен Себерне тоткан кунакларыбыз ары талпынып, бире түнеп дигәндәй, ахыр чиктә бернинди дә игә килә алмыйча төксәешеп. кунарга да калмыйча, төнгә карап китеп бардылар. Хак булса, Жомабикә: һәркем кәләшне сөрелгәннәр, каторжаннар арасыннан эзләр иде аны дип әйткән имештер. Тәгаен әйткәндерме, һәрхәлдә шулай дип ишеттерделәр. Кеше авызын томалап куеп була димени' Бу вакыйгалар узган елның кышында булган иде. Ә аннан сон дөньяның асты өскә килде—җәен сугыш башланды Ул вакытта инде тайгадагы авылыбызда алтмыш-җитмеш хуҗалык бар иде Халыкның берише хатлар язышып, ачлыкхәерчелектән качып, тормышның муллыгына кызыгып килде. Чыннан да;, муллыкта яшәдек. Сугыш башлануның икеңнр көнендә, авылдан ирләр'китә башладылар һәркайсы Иргали абый янына килде, һәркайсының сүзе бар. «Иргали абый, гаилә синен карамакка кала, зинһар ташлап бетермә, таянычлары, ярдәмчеләре була күр'...» Лачын да беразга югалып торды 'Афәт килгән жәйнен көзендә көтмәгәндәискәрмәгәндә район үзәгендә очраштык монын белән Күрдем дә исләрем-акылларым китте, егетебезнең күләгәсе генә калган Каршымда дөньядан ваз кичкән кеше тора диярсен инде менә Пәзендә тирән хәсрәт. Ирексездән әнисе Жомабикәнен «Казан кызы гына харап итте балакаемны Ул гына сихерләде, ул гына бозды»,— дип ишеттергән * нахак сүзләре хәтеремә килде Кабат күздән кичерәм тегене Кайда ул < элеккеге чәчрәп-яшьнәп торган егет' Күзләрендә энгер-менгер. Андый халәт, гадәттә, өмете өзелгән, яшәү ямен югалткан кешеләрдә була Әйе < дип уйлап куйдым мин. аты ярату хәсрәтсез булмый торгандыр шул z Аннары тагын Лачын яшендәгеләр кирәгеннән артык хискә бирелүчән « булалар ♦ Егет, гадәттәгечә, сокланып карап туймаслык атка атланган Безгә “ юл тотышы икән бахырның Бәхетенә, Гөлүсәнең укуларын тәмамлап = кайткан чагы иде Бер-ике көнгә генә соңласа да. Гөлүсә практика үтәр- _ гә күрше авылга китәсе иде. Лачынның атын тәртә башына бәйләдек тә. * үзе минем янга арбага күчеп утырды Серләребез уртак иде безнең. Нин- - ди хисләр, нинди газаплар кичерүен миннән яшерми торган иде Еш кына Z миңа яшәү өчен сирәк-мирәк кенә булса да Гөлүсәне күрү, сезне күрү « кирәк дия торган иде бахыр s Бу юлы ла сүзе булган: «Саубуллашырга барам ..» — диде ул Шундый итеп әйтте, йөрәгем жу итеп китте «Ник алай?..» дигән булдым сер бирмәскә тырышып. «Сугышка китәм», — диде бу. «Кайчан?» «Обоз иртәгә кузгала» «Нәрсә, повестка бармы, әллә үзең теләпме*» «Үзем теләп.. » - булды ж.авабы Кайта торгач «Аучылар түбәсе», «Аюлар төбәге» дип атала торган урынга да життек. Шушы тирәдә инде аюлар берьюлы өч аучыны өз- гәләгән булган Юл кырыенда һәйкәл сыман нәрсә дә куелган Бу тирәләрне мин, гадәттә, жил уйнатып кына уза торган идем Янымда Лачын утыргач, кая ул шүрләү, уйлап та бирде юк Соң шул. кайтып барабыз Лачын белән Көзге юл шәп, тимерхут арба келтери генә Инде «Аюлар төбәге»н дә узып китеп бара идек, шулчак атларга әллә нәрсә булды, берберсен кысрыклап, яман өркеп, кушаяклап юл читенә сикерделәр «Аю' » диде Лачын, тау түбәсенең куе кура белән капланган өлешенә ым кагып Шулай диде дә. арбадан сикереп тә төште «Син кая? .» мин әйтәм Күзен дә йоммады егетең: «Аюны алам.. Гөлүсәгә соңгы бүләгем булыр» ди Әйтүе булды, яшь чыр шыларга, дәү-дәү ташларга посып, юлбарыс тизлеге белән өскә таба менеп тә китте Вакыты белән күздән дә югатып торгалый бу Мин исә өннәре алынып тәмам ярсыган атларны башларыннан боргычлап тоттым да: ни белән бетәр бу хикмәтле тамаша дип,күзәтә бирәм Мәхәббәтеннән исәрләнеп. Гөлүсә дип саташып, хараплар гына булмаса ярар иде дип. Жаннарымны учымда кысып торам Күрәм. куе куралык каплаган өстәге мәйданчыкка күтәрелде бу Әлеге ачыклыкта ара тирә генә, юан-юан йөзьяшәр эрбетләр дә бар Лачын. ауга чыккан жанвар тизлеге белән, шундый агачларның берсе янына барып басты «Инде нишләр?» дип тын да алмый көтәм Шулчак Лачын, кура агачларын шатыр-шотыр китереп изеп-таптап йөргән ерткыч ягына карап, нәрсәдер кычкырды Башта, әллә мина дәшә микән дип торам Юк. аю белән сөйләшә икән Лачынның аваз сатуын гына көтеп торган диярсен, шунда, нәкъ тау кадәрле булып, аягүрә баскан аю калыкты. Зурлыгын күреп өннәрен алынырлык иде инде менә Тайга хужасы ү I чиратында, бимазалап йөрүләренә ризасызлыгын белдергән сыман итеп, үкереп жавап кайтарды Ул да булмады, юлында нәрсә очра са шуны изеп-тузгытып ташларга жыенган үгез сыман яман үкереп. Ла чын өс генә килә дә башлады Инде изә, инде бетерә, харап итә егетне дип күзләремне чытырдатып йомар чиккә життем Ажгырып килгән аю тәмам якынлашып, аягүрә басып,Лачын өстенә ташланырга гына торган да, көтелмәгән хәл булып алды. Егет, күз иярмәслек кискен хәрәкәт ясап, башындагы томатын салып аюга сузды Тегесе чебен аулаган мәче җитезлеге белән, баш киемен эЛәктереп тә алды... Шушы хәрәкәте харап итте ахры аюны. Кинәт янә әллә нәрсә булды, тайга хуҗасы, бер генә мизгелгә таш сын кебек катты да калды.. Лачынның уң кулындагы сунар пычагы белән ерткычның йөрәген айкап чыгарган чагы булган икән Шуннан соң башланды хәлләр Әҗәл ярасы алган тайга хуҗасы, дөньяның астын-өскә китерергә теләгәндәй, котны алырлык яман авазлар чыгарып. Лачын өстенә ыргылды. Ә тегесе, нәкъ яшен ташы сыман, эрбет артына сикерде. Үз каны исенә исергән ерткыч, агач артына поскан һәм әле бер якка, әле икенче якка уйнаклап торган сунарчыны эләктерә алмавына тәмам ярсып, ахыр чиктә, ике кеше катачы җитмәслек агачны төбе-тамыры белән йолкып атарга теләгәндәй, эрбетне кочагына алды Күрәм, шыксыз тырнаклары астыннан тирә-юньгә эреле-ваклы агач кайрылары гына оча... Ахыр чиктә җанвар, агач башына менәргә җыенгандай, сикеренгә- ләп алды Шунда ул тагын да яманрак тавыш белән үкерергә кереште. Яман иде бу аваз. Гадәттә, күзенә ак-кара күренмәгән, ярсыган яшь үгезләр. аяклары белән җирне тырный-тырный шундыерак авазлар чыгару- чан була Кем белә, бәлки үзенең туган тайгасы белән шулай саубуллашкандыр Шулай үксүгә охшаган авазлар чыгарганнан соң, җиргә чүкте бу, күренмәс булды. Әлеге үксүгә охшаган авазлар әкренләп шыңшуга, аннан әрнеп ыңгырашуга күчте Бераздан бар да тынды. Шунда Лачынның «Рәхимҗан абый, чак кына сабыр ит инде...» — дигән тавышы ишетелде Аюны тунарга чамалый торгандыр инде дип уйладым мин Чыннан да, ярты сәгать чамасы уздымы икән, юл кырыенда җилкәсенә тау кадәрле итеп аю тиресе күтәргән Лачын күренде. Ерткычның чак кына өтәләнгәнгә охшаган җирән-көрән тиресен күргән атларны көч- хәл белән тыйдым, өннәре алынудан кая керергә тишек тапмыйлар малкайлар, таптыйлар дип торам үземне Тирене арбага салгач, күрдем, Лачын да терсәктән кара канда. Аю каныдыр дип уйлаган идем, карасам, аның да бер беләге буйдан-буйга ярылган, аерылып төшкән сынар җиңе чак-чак кына эләгеп тора. Яшь наратның чәерле каерысы белән яраны каплап бәйләгәндәй иттек тә кай- • тырга чыктык. Лачынның саубуллашырга дип килүе турында ишетү өйдәгеләрне әллә нишләтеп җибәрде. Акыллы, гадел, тормышның ачысын-төчесен хәтсез татыган Гөлниса апа, кызына гына ишетелерлек итеп болай диде: «Бала яуга китә, дөньяныкын белеп булмый, кызым, берүк кешечә озата күр үзен, өметләрен кисәсе булма. Ризалыгым юк* Гөлүсә дә ана сүзеннән чыкмады, егеткә моңарчы булмаган игътибар, якты йөз күрсәтте. Иң әүвәл һәйбәтләп ярасын юды, бәйләде, канга баткан киемнәрен юып элде, соңрак ямады. Ә инде кояш баегач, Лачын белән икесе яр өстенә. гадәттә, яшьләр җыела торган җиргә чыгып утырдылар. Чебен-черки булмаса да, учак кабызып җибәрделәр Берсенә берсе күтәрелеп карарга кыймаган сыман утырдылар рәхмәт төшкер- ләре. Моны күреп, мин дә ярты чиләк чамасы эрбет күркәсе алып чыгып, учакка илтеп салдым Шулай итеп сагыз-чәерен яндырмыйча торып, яңа уңыш күркәсе эчендәге чикләвеген алырмын димә. Соң шул Гөлүсә белән Лачын, учак янында чикләвек чиертеп, шактый озак утырдылар Кайтуларын күзәтеп тордым, егет, беренче таПкыр буларак. Гөлусәнең кул очларынң^у г.ына җитәкләгән. Шуның өчен Гөлүсәгә эч^нәң генә рәхмәтләр укьуд^|. Лачын нидәгеләр белән саубуллаша башлады Аты инде ял иткән, ашатылганэчертелгән. Шунда Гөлниса апа. тугай улын озаткан кебек итеп, егетне күкрәгенә алып кысты да. «Исән-сау кайт, балам!» — дип изге теләкләр теләде. Юлына дип кирәк-ярак, азык-төлек ише нәрсәләр дә хәстәрләп куйган иде. Лачын Ягъсүм абыйлар аша китәм дип.атмады Атын ияртеп урамга чыкты Гөлүсә дә капка артына кадәр озатты үзен Шунда, төсем итеп сакларсың дип, егеткә кулъяулык бүләк итте Әнисе әйткән теләкләрне ул да кабатлады диде ул Яныбыздан гына Волоколамск юлы үтә Хәзер без 251 нче биеклекне саклыйбыз Мин генерал Панфилов кул астындагы укчы дивизиядә икәнмен. Күпчелек халык Себердән Монда инде безгә кадәр бик каты бәрелешләр булган Юлның як ягында жнмерек-ватык машиналарның, танкларның исәбе-хисабы юк .» Аннары инде Лачын мәхәббәт, сагыну- юксыну сүзләре тезгән «Саубуллашкач, бернәрсәгә бик ачык төшендем тайга анам да, туган Инәсәем дә син икәнсең. Гөлүсә! » дигән иде Әлеге хаттан соң икеме өчме көн узгач, һәркайсыбызга яшен суккан дай тәэсир иткән хәбәр алдык Аны Ягъсүм китерде Лачыныбыз Мәскәү- не дошманнан саклап калу өчен 6apiaH дәһшәтле сугышларның берсен дә батырларча һәлак булган Өйдәгеләр иңрәп калдылар Гөлниса апа. бала килеш утлы мәхшәргә барып кереп башын салган бит дип. балавыз да сыгып алды. Шул ук кичне Газн Рәхнмжан абые авызыннан, колагын тор гызырлык кына түгел, тәмам тетрәндерерлек хәбәр ишетте Гөлүсә, курсларын тәмамлап кулына документ алу белән, үзе дә фронтка китәр төслерәк итеп әйткән, имештер Дөрес, ул моны сер итеп Рәхнмжан абыеның үзенә генә тишкән Шул житә калды Гази кунакның бүтән сүзләрен ишетмәде Беренче мизгелдә аны бәлки әле очрашу урыныбыз да сүтелгән йомгак кебек чәбәләнеп беткән фронт юлларының берәрсендәдер дигән уй яулап алды Бу уй аның бик күп елларга сузылган хыялый юлдашына әверелде Очрашуның мең төрлесен күз алдыннан уздырды Нинди генә шартларда, кайларда гына очрашып кавышмадылар алар' Менә Гази каты яраланган, имештер Аңына килеп күзен ачса, ни күрсен өстенә иелеп, аның хәленә кереп, Гөлүсәсе басып тора. Шунда Гази телгә килә «Гөлүсәм, беренче һәм соңгы мәхәббәтем, барысы өчен дә кичерә алса идең икән» дип гафу үтенә, имештер Икесенең дә күзләрендә мөлдерәмә яшь «Ничек кичермим ди инде. Гази! Мин дә син дип кенә яшим ич » Газиның соңгы тапкыр күрүе иде Рәхнмжан абыен Иртәгәсен таң белән Казанга чыгып китте Фронтка чыгар алдыннан исә бер авыл дашын очратты Иң әүвәл әнисе турында сорашты Сүз иярә сүз китеп, телгә Рәхнмжан абые да килеп керде «һаман да чиратлап кунакка йө рүеп, авызына каратып Себер накынгалә, л: - лар Гөлүсәнең җилкәсендә көянтә-чиләк. Ул күренешне гомере буена да * онытасы юк Газиның. Алар хәтта күрешмәделәр дә. Сүзләренең дә рәте- * башы булмады. Егетнең хәле аеруча мөшкел иде, кызның йөзенә күтәре- * леп карарга кыюлыгы җитмәде Әмма Гөлүсәнең әрнеп-сызланып «Шулай итеп аерылышырбыз да микәнни5 » дигән сүзләре аны аңына китерде һәм ул кызның йөзенә күтәрелеп карарга мәҗбүр булды Кара- маса, мең тапкыр яхшырак буласы икән Кыз баланың яшь элпәсе аша балаларча гөнаһсыз карашы гомере буена мәңге җуелмас эз булып күңел түренә уелды да калды Аннары Бөгелмәдә саубуллашулар. Гөлүсәнең шунда «Га-зи-и. онытма мине-е!. * дип ачыргаланып кычкырулары Шул тавыш, шул аһәң аны гомере буе эзәрлекләде, тормыш юлы буенча озатып йөрде, төшләренә кереп, шабыр тиргә батырып уяткан чаклары еш булды Фронтта вакытта, әсирлек афәтләрен кичергән чакта, берәр хатын-кыз тавышын ишетә-нитә калса. Гатүсәсе ярдәмгә чакырып кычкырадыр дип. җаннары өши, тамырларындагы каны туңа торган иде Аны иң изгәне, өзгәләгәне, үзенең тораташтай битараф калуы иде Ир-егетләрчә саубуллаша да белмәде бит ул үзенең бердәнбере белән Шунда. «Гөлүсәм1 Минем сине соңгы сулышымда да онытасым юк Галәм читенә китсәң дә, янына барырмын, җир асларыннан юллар салып булса да, эзләп табармын!* - дип кенә кычкырасы иде кана Юк бит, юк! Ихтыяры богауланган кеше сыман, шул адымны ла эшли алмады бит ул Ничек итеп уфтанмыйсың да. ничек үкенмисең ди' Ә бит аларның мәхәббәте якты иде. саф иде. изге иде. мәңге онытылмас җырга тиң иде Тиздән, тагын берничә минуттан, ул Гөлүсәсе белән очрашыр Тик бер генә тапкыр күрәсе иде дип күпме гомер хыяллануын, акылдан шашу дәрәҗәсенә җитүен Гази узе генә белә Нинди хикмәттер, кавышу минутлары якынайгач кына, әлеге тәкатьсез теләге, кинәт кенә каядыр икенче планга күчеп, икенче бер хис белән алышынган сыман булды Ул каушый калды Гүя аңа беренче мәхәббәте белән түгел, ә вөҗданы белән ку згә күз очрашасы бар кебек тоела башлады Әлеге уй туу белән Газиның йөрәге яңадан урыныннан купты, шундый какты, күкрәгенә сыймый башлады Яңадан «Аңымны гына җуймасам. һушымнан гына язма сам ярар иде», дигән ун биләп алды аны Шулчак ниндидер көч урыныннан күтәрде Газины Аякларын караваттан төшерде Башы әйләнүгә. кү( аллары караңгылануга түзәр чама юк Шулай да ул. у з-үзен көчләп' диярлек, карават башына тотынды да аягүрә басты Башта стенага, аннан өстәл кырыена тотынып, көзге каршысына килде Әмма уз-үзен танымады Аңа сакал мыек баскан, ку зләре эчкә баткан ят кеше карап тора иде «Әй-йе. чыкмаган бер җа ның гына калган. Бу кыяфәттә Гөлүсәң күзенә ничек күренерсең?..» — дигән ун чагылып китте аның башында. Гази, исерек кеше кебек, анда-монда тотынгалап. мич аралыгына керде. Ут кабызды. Юынгыч янында кабат көзгегә күз төшерде. Җитенке сакал-мыекны электр бритвасы белән генә алырлык түгел иде. Бит-яңа- гын мул итеп сабынлады да киштәдә торган иске бритвасы белән кырына башлады. Юынып-сөртенгәннән соң. мөмкин кадәр турырак атларга тырышып, яңадан караваты янына килде. Бераз хәл җыеп утырганнан соң. тумбочкасыннан ак күлмәген алып киде. Урын-җирен, мендәр тышын алыштырды. бары тик шуннан сон гына, тәмам хәлдән таеп, караватына авып төште. ' Тагын да ныграк ябышты бу мина Үзе үкси, үзу сөйләнә Бирмим. Минем әнием' Беркемгә дә бирмим, минем мамнте' Ярсый башлаган бала, нишләгәнен дә абайламыйча, тәрбиячесенең кулын тешләп алды хәтта Ахырда тәрбияче хатып-кыз. тешләнгән кулын угатап: Соңрак, бераз тынычлангач, үзем килен алырмын», дип минем адресны сорады, кайда эшләвем белән кызыксынды Бала шулай итеп миндә калды Фатир .хуҗа сы нәни кунакка миннән дә артыграк куанды Шунда Гөлүсә, сабыры төкәнгән кеше сыман, искәрмәстән генә сорау биреп куйды Гази ә үзен өйләнмәдеңме сон? Юк. Гөлүсә, өйләнмәдем Ник алан3 Кемне дә булса бәхетсез итәсем килмәде Алайса тәрбияләп аякка бастырам да Себер тарафларына алып кнтәм үзеңне. Тайга һавасыннан шифалырак нәрсә юктыр ул Балыкка, ауга йөрерсең Ерак барасы түгел, суер, көртлек, боҗыр, теллетәвеч кебек кош-кортлар бакча артында гына Малай-шалайлар таяк белән дә бәргәләп алгалыйлар И-и, хыялый җан' - диде Гази, соңгы көч егәрен, ихтыярын туплап. Кая инде ул мина... син әйткән юллар? Чине Гөлүсә бүтән сәфәр көтә Гази әлеге сүзләре белән Гөлүсәгә карата артык рәхим шәфкатьсез лек күрсәтүен шундук чамалап алды Әмма юату сүзләре эллрп торырга соң иде инде. Сүзне икенчегә бору нияте белән. Иргали абые. Гөлниса апасы турында сораштырды Рәхмәт. Гази. Әти дә. әни дә исәннәр, тик бик нык картайды лар Беләсеңме, бер^апкыр әти чак-чак кына туган авылыбызга кереп чыкмый кала. Моннан берничә ел элек. СССР Халык хужалыгы күргәзмәсенең «Җәнлекчелек» павильонында безнең борын-борыннан атаклы Баргуза кеш тиреләре Алтын медаль белән бүләкләнгәннән соң була ул хәл казанга житәрәк. поезддан төшеп калу нияте белән, әйберләрен дә жыя ул Ниһаять, поезд гөрелдәп Идел аша салынган күпергә килеп керә. Дәрья буйлап аккош кебек пароходлар үтеп барганын күреп кала. Әмма Казан станциясендә төшәргә жыенгач кына, орденнарының үзе белән түгеллеген абайлап ала Әти. сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен. Ленин ордены, соңрак Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Шуларның тагылмаган булуы аның юлына киртә була да кала. «Эх-х. бер күрүе — бер гомер, дип Вятка Аланы станциясендә тагын бер тапкыр талпынып карый Әмма анда да әлеге уеннан кире кайтырга мәжбүр була Дус бар. дошман бар. дигәндәй; «Мине сөреп нәрсә оттыгыз соң?» — дип йөзе аклыгын расларга теләгән булгандыр инде.. Гөлүсә бер генә мизгелгә сүздән туктады да. Газиның сулып калган ап-ак йөзенә кызгану катыш сөю белән карал торды. Шунда сырхау телгә килде: — Алай итеп карама миңа. Гөлүсә. . югыйсә елап жибәрүем бар .— диде ул ялварулы бер тавыш белән. Гөлүсә, жинаять өстендә тотылган кеше сыман, каушап-югалып калды. Әмма озакка түгел Шундый тетрәткеч минутта да елмаерга көч табып. Газины яман да хәтәр уйларыннан арындырырга теләгәндәй, сөйләвендә булды: . — Күп тә үтмәде . безнең нәселле жәнлекләр совхозының даны илебезгә генә түгел, бөтен дөньяга таралды. Әти эшне зурдан йөртә белде. Совхоз директоры да. бер үк вакытта баш зоотехнигы да иде РСФСРнын атказанган зоотехнигы» дигән мактулы исем дә бирделәр үзенә Ун- унбиш ел рәттән инде район Советында депутат булып тора. — Бу сүзләрне Гөлүсә бары тик сүз булсынга. тик Гази кирәкмәгән ямьсез уй-хисләргә. өметсезлеккә бирелмәсен өчен генә сөйләде. Шулай итеп, сырхауның уй-фикерен читкә юнәлтеп, дөрес эшлидер сыман иде — Совхозыбыз мех житештерү белән шөгыльләнә, һәр елны жиде-сигез миллион саф табыш алабыз Мин үзем дә әги белән бергә эшлим. Баш ветврач мин хәзер. Диссертация якладым, авыл хужалыгы фәннәре кандидаты — Гөлүсә!. Кулыңны бир. -диде Гази тыныч. (зерүк вакытта шомлы тавыш белән.— Тиз бул’. — Нәрсә. Гази5 — Гөлүсәнең тавышы каушап, калтырап чыкты. — Менә... аерылышабыз да... — Юк. юк. Гази' Юкны сөйләмә — диде Гөлүсә. Газиның өмет чаткылары сүнгән күзләренә карап - Ярты гомерем буена көТеп алган беренче кавышуыбыз бит бу' Ю-ук' Булуы мөмкин түгел ’ Ул арада Гази күз аллары караңгылана башлавын тойды Кинәт кенә киң офыклы дәрья ачылгандай булды. Шул манзарада алар икәү, имештер Яшь чаклары, янәсе Шулчак яшен балкышы сыман гына булып миен «Менә әжәлем дә килеп житте».— дигән уй өтәләп алды Ә бит әле аның күңелендә дулаган хисләр дә. Гөлүсәгә Әйтәсе сүзһэр дә байтак иде Эх-х. үкенечле дөнья' — Гөлүсә - диде Гази ниндидер хәлсез бер пышылдау белән — Хуш' Бәхил бул Мин китәм.. Андый чакта күңел алдаламый Күз- зәремне йомдыргач әгәр дә шикләнмәсәң Үтенечемне үтәрсең, яме? Дәшәрсең миңа Син янымда булсаң, үлгәч тә яшәвемне, дә&ам итәрмен Ишеткәнемне .. ничек булса да керфегемне кагып 6V.ntd да... белдерермен... — Ю-ук. Гази-и' — диде Газүсә эчке бер тетрәнү белән.— Юу-ук. үлмисең.. Ул тәкате бетеп сикереп торды да сырхау өстенә иелде. Газины шушындый да битараф, шушындый да гажиз кыяфәттә күрермен дип ул 60 башына да китермәгән булгандыр. күрәсең Кинәт кенә дөньяның асты өскә килгән сыман булып тоелды ана. һәм ул. кабат Гази өстенә иелгәндә, чәчрәп чыккан кайнар яше аша. Газинын тутырып, томырылып караган хәрәкәтсез күз караларын гына абайлап алды. Автобуска кереп урнашсак та. кузгалып китә алмыйча торабыз: _ «Хәзер, өстемә генә әләм дә лыгам » дип калган Гайния түтине кө- ' тәбез Автобустагыларны күздән кичерәм Больница шоферы Өлфәт. < сыңар кулын уңга сулга хәрәкәтләндереп. Газинын кай тнрәдәрәк торганлыгын анлата булса кирәк Күзләремне читкә алам Әле яңа гына яфрак яра башлаган, куе- * рырга өлгермәгән карт тирәкләр аллеясы аша җәйрәп яткан гүзәл _ Чулман күренә. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем иртә якта гына : елганың аръягында оеп торган каракучкыл авыр болыт тарга әллә ни бул z ган — бар да хәрәкәттә Күзе-башы тонган болытлар әүмәкләшеп. - айкалып-ургылып берсе өстенә икенчесе ябырылалар Аларның шулай - өзлексез хәрәкәтләнүеннән күк гөмбәзе кайнап торган сыман. Гүя анда. - иксез-чиксез киңлектә, ниндидер дәһшәтле көчләр арасында мәрхәмәтсез ' көрәш бара... Ниһаять, больницаның күп тапталудан ашалып-уентыкланып бет- ' кән кин таш баскычында кулына сөтле шешә, тагын ниндидер банка.гар тоткан Гайния түти күренде Ул. аһ-вах килеп, автобуска кергәч үк. кузгалып та киттек Беравык тын бардык һәркем үз уена бирелгән Яңарак кына ишеткән хәбәр һәркемгә үзенчә тәэсир иткән Мин дә инде күңелем белән гөнаһсыз сабый чакларда бергә әүмәкләшеп үскән балачак дхстым Гази янын да Б\ уй тәнемә ниндидер рәхәт бер җиңеллек иңдерде ■> күңелемдә дуамал хисләр өермәсе уятты Ничегрәк итеп очрашырбыз икән? Әл бәттә. өенә бәреп керү белән «Гази' Яшьлегемнең тугрылыклы дус ты. саумы!» диярмен Кочагыма алырмын Шулай озак күрешә алма выбыз өчен гафх үтенермен. «Тиңдәшсез куанычлы хәбәр алып килдек үзенә».— диярмен.. Алдагы креслоларның берсенә урнашкан Гайния түти дә өзми дә куймый, бер үк сүзләрне кабатлый - Менәтерәк, әйттем бит' Гелән әйтә килдем мин сезгә Юк дидем. Газиулла андый җинаятькә бара торган кешегә охшамаган. Андый түгел ул. тиккә генә мазалыйлар адәм баласын дидем. Ниһаять, безнең автобус җиләк җимеш бакчаларына күмелеп утырган өйләр янына - үзәнлеккә төшә башлады Нинди тыныч, нинди аулак урын' дип сокланырга да өлгерә алмый калдым машинабыз уенчык кебек кечкенә бер йортның ачык капкасы турысына килеп тә туктады. Без җәһәт кенә автобустан төшеп, ишегалдына үттек Арала рыннан яшел үлән энәләре төртеп торган яссы ташлар өстеннән, җил җил атлап үттек тә болдырга күтәрелдек Өй ишеге дә ачык иде Әмма без эчкә үтә алмадык, ишек катында тораташтай каттык та калдык Караватта куллары күкрәге өстенә куел ган Гази ята Ачык тәрәзәдән кергән җил. аның чал чәчләренә «кан өргәндәй, селкеткәләп куя. Ак йөзендә, күптәнге теләгенә ирешкән кешенекедәй. гаҗәеп бер тынычлык иде Газиның гәүдәсе янында исә буйга сынга бик тә килешле, йөзгә- бнткә дә сөйкемле бер ханым басып тора һәм. акылына зәгыйфьлек килгән кеше сыман, йомшак тавыш белән — Гази!.. Гази дим. Ишетәсеңме, бу мин Синең Гөлүсәң' Ише ТӘсеңме?. дип һаман бер үк сүзләрне тәкрарлый иде Азкокаа — Matcmiii - Дая I9H7 1484