Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУЗГА ЯЗГАННАРДАН

Шагыйрь Дөреслекнең теле булыйм! Тормыш гөрзиләре сандалларга салып тапаса да, Дөреслекнең теле булыйм! Чәчәк, күбәләкләр турында дөресен җырлау гына — батырлык түгел, ә батырлыксыз шагыйрь була алмый! Дөреслек — кеше йөрәгенә кергән һәр нәрсәдә... Йөрәктән ерак нәрсә турында дөресен әйтү — жңңел. Сәясәт, абруй, тәхет, шәхес, бәхет турында дөресен әйтү — барлык гасырларда да ут үбүгә бәрабәр булган, шагыйрь гомере буе тәмуг аша шигырь юлы булып сузылган кылдан йөргән! Дөреслекнең теле булыйм — телсез Дөреслек — телле ялган колы... Баскыч Баскыч һәрвакыт биеклек белән тәбәнәклекне, түбәнлек белән бөеклекне тоташтыра. Тугач ук, тәпи баскач ук аягыңа синең баскыч кагыла: беренче басмаң — әниең тезе, аннары — өстәл, аннары — койма башы, аннары — өй кыегы, аннары — иң биек агач очы... Егылгалап төшкәлисең... Борының каный, кулың чатный, тешең сына.. Торгызалар. яралары» бәйлиләр, кеше булырга ярдәм итәләр, чөнки син адәмлектән түбәнрәк төшеп китмәгәнсең. ... Мәтәлгәләп киткәлисен һәм кинәт: «Мөгезеннән тотыгыз, койрыгыннан күтәрегез, чыбыркылагыз, бәлки торып китәр!..» Димәк. син адәмлектән шактый түбәнрәк... һәм бу очракта сиңа бернинди баскыч та ярдәм итмәс. Кеше гомере буе юлда түгел, кеше гомере буе баскыч басмасында. Аны бөеклек өскә тарта. түбәнлек аска өстери. Син бел: баскычның ике очы да — җирдән китү: берсе — манара дәвамы. икенчесе — коеныкы... Тезләнүче Баш тезләнә алмый — аның тезләре юк. Башның сер тулы диңгезләре, яктылык тизлегеннән тиз канатлары, космосны йота алырлык упкыннары, гасырларны сыйдырырлык гүзәл үзәннәре, урманнары, таулары. җанлы һәм җансыз барлык нәрсә белән аңлашырлык аңы бар! Шуңа башның тезләнерлек тезләре юк! Ә син тезләнә алсаң — тезлән... Башның тезләнерлек тезләре кж! Ә син тезләнә алсаң — тезлән: муен югарылыгында кылыч оча. Тезләнүченең күзенә күксез җир тула һәм ул. чиксез иркенлек ләззәтен тоймыйча ук. җир була, гүр була... Әгәр оныкларың канына да тезләнү гадәте күчсен дисәң — тезлән. Ләкин белеп тор алар сине искә төшереп сызланырлар! . Әнә җил исте — тезлән... Әнә төтен чыкты — тезлән... Чит бер радиодулкын төкрек чәчә — тезлән... Бер исәр йолдызлар сугышы белән яный — тезлән... Муен югарылыгында кылыч оча... Маңгай югарылыгында бәхет оча... Башым горур, күзләремнең аскы яртысына барлык гүзәллеге белән җир тула, өске яртысына — иреккә, биеккә, чиксезлеккә омтылышлар чишмәсе — күк! Каргыш Һәр каргыш җинаятькә төбәлгән була... Иң олы җинаять иң беренче булйп каргала... Яманлыкның кешегә һәм кешелеккә, ' тамчы суга һәм чиксез океанга, ком бөртегенә һәм Җир шарына чаткыга һәм туй учагына, сулышка һәм атмосферага кагылганы — җинаять! Ә җинаятьне бары кеше генә эшли. Ә каргышка барлык нәрсә сәләтле! Әгәр дә син — белепме, белмичәме — берәр жинаять эшләсәң — тамыр җимешкә агулы сут сузар, җимеш тамыр өстенә төшеп черер һәм черетер үз тамырын, кылыч безе булып көнгә төн керер, су уттан балага узар — тәмуг туар... Әгәр дә син атом кнопкасына бармак орсаң — шул бармагың утлы табага салган атланмайдай чыжлап эресен — атом кнопкасы басым көчен сизмәс булсын! «Каргыш — буш сүз!..» — димә! Каргыш — чиктән ашкан теләк! Каргыш яралудан курык — каргыш атом шартлавыннан да көчлерәк! Юмартлык Үз аңыңны һәрбер башка, үз күңелеңне һәр кешегә, үз хыялыңны һәр күңелгә, үз сүзеңне һәрбер телгә, үз илеңне барлык илгә күчерергә телисең икән, димәк сиңа иңгән аксакаллар өмете, яңадан кайткан сабыйлар тәвәккәллеге; син үзеңне аңлагансың, аңлагансың илеңнең асылын, гүзәллегенә соклануың яңгыр болытына әверелгән, киләчәгенә ышанычын — юмартлыгын чишмәсенә! Улым! Шушы теләк белән типкән йөрәген синең талмасын! Тик Мәҗнүн булып калма син — кешеләрдән, төрле киртәләрдән куркып, чүлгә качып китеп, үз теләгеннән үзең генә кабынып, тычкан уты булып янма син! Төтен Төтен күреп, син ни дисең? Нәрсәгә юрыйсын? Төтен — яктылык, җылылык кебек үк, яну билгесе: төтенне яшереп булмый. Йөрәк яна —төтене нәрсә? Хыял яна — төтене кая? Ышаныч яна... Төтен — учак эчендә туган бөек хәбәр. Учак һәр нәрсәдә: телдә, сәясәттә, нияттә, әхлакта, йөрәктә, аңда, хәрәкәттә... Төтен күрдеңме — белергә тырыш: нәрсә көлгә әйләнә, нәрсә *үчә, нәрсә җансыз кала — төтен мәгънәле, аны аңлый белсәң, ул сиңа акыллы киңәшләр бирер! Тыңла халык сүзен — Җир төтенен, һәм кемлегеңне белерсең... Хатыннар Алар ирләрдән азрак булырга тиеш... Сугышлар, төрле афәтләр аларны күбрәк итә — ирләр китә, кайтмый... Алар азрак булырга тиеш — аларны без күбрәк яратсын өчен. Азрак нәрсә һәрвакыт кадерлерәк! Аларны сөю — илне. Җирне, яшәүне сөю. һәрберсенә илаһи наз, түгәрәк бәхет тисен өчен алар азрак. бераз гына азрак булырга тиеш. Хатыннар бәхетле булса — Җир бәхетле! Сындырылган ботак. тешләп ташланган алма, тапталган чәчәк кебек язмышлар кимрәк булсын өчен алар азрак булырга тиеш. Алар — безнең күкләргә чөелгән идеалыбыз, безне ымсындырып, төшләргә кереп чакырып, илһамландырып, өндә батырлыклар кылдырып, ир-егет иткән хыялыбыз! Алар ирләрдән һәрчак күбрәк! Үзләренең кадерләрен киметеп булса да, горурлыкларының башын идереп булса да — алар күбрәк! Җирдә бәхетсезләр азрак булсын өчен — алар күбрәк! И рләр, ирләрдән күреп — илләр, илләрдән күреп планеталар сугышмасын өчен — алар күбрәк! Бизәкләр Күзләреңдә матурлыкка мәхәббәт булсын, колагыңда — гүзәл авазларга, тыныч тынлыкка! Җирнең тәнен сылу тәне белән чагыштырма — сылу — чишенгәч. Җир киенгәч гүзәл! Йөрәгеңдә бизәкләргә мәхәббәт булсын — һәм шунда гына син күмерләрнең елаганын, көлнең, канның сыкранганын ишетерсең... һәм кулларың чүкеч сорар, йортлар төзер, гармунга үрелер, алмагачның ярасын бәйләр. Аңыңда бизәкләргә мәхәббәт булсын — шәһәравылларның, һәр сукмакның, аэропортның, һәр паркның, багананың Җир күлмәгендә асылташ икәнлеген күрерсең! һәм үзең үк сизәрсең: кальбеңне җәберсетеп тоткан җимерү, вату, юк итү теләгенең тамыры корый башлар. Аны урыныннан куптарып, башка теләк туар — һәм ул Җирдә иң бөек бизәк булыр!.. Пакьләнү Кулны-битне су белән юып була... Ә күңелне — туфрак белән дә... Туфрак сабан төрәнен чиста тота, ә төрән җирне генә түгел, күңелне дә сөрә, җирне генә түгел, күңелне дә яңа чәчүләргә әзерли... Туфрак кагылган барлык нәрсә пакь: ашлык, һәрбер агач, йорт нигезе, аяк табаны, гөл тамыры... Була кайчак — күңел пычрана, кан тончыга. җанга сулыш алу кыенлаша... һәм шулчак кеше ак мендәрләргә түгел, сөйгәненең җылы күкрәгенә түгел, хәтта әнисенең рәхимле кочагына да түгел, ә туфракка капланып елый, үзен-үзе битәрли. каргый, тәүбә итә — пакьләнә!... «Кардай ак, сөттәй пакь...» — дибез. Бәлки «Сөттәй ак, туфрактай пакь...» — дип әйтсәк, дөресрәк булыр?..