Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӨП НИГЕЗ

— Төп нигезне бетерәбезмени. улым! ирза ишекне тартып карады, ябылып беткән икән. Әмма аның таптанып торуын сизмәделәр ахрысы, тавыш бирүче булмады. «Өйдә юклармы әллә». — дип уйлады Мирза. Парланган күзлеген сөртеп киде. Әйдәләр икән. Шәйдулла агасы түрне иңләгән сәкегә түшәкне тәгәрәтеп кенә жибәргән дә шуңа чумып ята әнә Мирза тамак кырды — Ә-ә. синмени,— диде Шәйдулла, борылып карамыйча гына. — Мин әле. — Ж.ИҢГӘҢ дип торам Шуңа күрә йоклаган булып ята идем Хатын-кыз биләмнән туймый да соң Чыгып киткәненә кайчан, һаман кайтмый, онытты дөньясын. Биләм дигәндә, картаеп беткәч тә аруны белми хатын-кыз. — Җегәрендә чакта йөрсен. Башкаларның хәлен белешә бит ул — Шулаймы? Анысы бар. хәер — Күз бәйләнер чак житкәнче. сезгә тагын кереп карыйм әле дидем — Мирза тунын салып, чөйгә элде. — Бүтән эшең юк ахры синең. Мирзажан, безгә ничә тапкыр кергәнеңне санамасаң Хәер, хисапка күнеккән кеше бит әле син Әмма ки сиңа ишек тәүлек буена ачык Хәл белергә керүеңдер ич. Бу юлы үз хәлемне белдерергә әле. - Ул-бу юктыр ич? — Шәйдулла урыныннан ашыгып торды. Юк та. бар да дигәндәй.— Мирза, аякларын ишек катындагы паластан алмыйча гына, мич буендагы эскәмиягә утырды — Монда уз — Шәйдулла сәке йөзлеге буйлап жәелгән бизәкле киезгә күрсәтте. — Итекне салып тормаска иде. — һе. әйтерсең, моңарчы сала идең инде! Салма, кем салырга куша сиңа Яңгыр явып, тышта жир лыҗырдамагандыр ич Яуган ди. сезгә кереп житкәнче дә салкын битне чеметеп алды. - Анысы булыр Безнең жыерчыклы битләр чеметергә үтә дә жайлы бит аннары. Мирзажан күрше — Шәйдулла кече якта газ плитәсенә чәй кайнатырга куйды - Чәй дигән кодрәт иясе хәзер жылытып жибәрер үзеңне. — Чәй генә жылыта алмастыр Шәйдулла күршесенә сынап карады. — Ни булды соң сиңа? Иртәнчак язгы кояш сыман елмаеп тора идең, шул арада сөмсерең коелган — Шәйдулла ага. ни ..—Мирзажан капылт тукталды. — Әйт соң Картайдым мин Күрегезме. Мирзажан картайган, вәйт әкәмәт! - дип кеткелдәде Шәйдулла.— Минем күрше Мирзажан картайган. •>. • »т — Исемне матур итеп тутырып әйтәсен син. Шәйдулла ага - Мина ни сан ди син үзеңне картка исәп кылгач? Шуны уйла башта. Си на ничә яшь әле? — Җитмеш сигезенче — Унсигезенче диген. Шулай дисән. ышанырмын — Анысына инде алтмыш ел узган Кимендә — Яшь кимләп-артыклап саналмый Бик белеп тор син моны, энем Тукай әйткәндәй - Мирза алга шуышкан күзлеген этәрде, бат ай да сыланып яткан ак чәчләрен сыпырды « — Картлык басты - һаман иске авыздан яна сүз Җитәрме соң бер ук нәрсәне тәкелдәргә! Балалар кебек, ачуым да килмәгәе' - Иртәнге якта сездән чыккач, мин дә синең кебек түшәккә таянып торган идем. — дип тезде Мирза — Черемгә кител алганмын Шунда төш күрдем Газизә чакыра икән Кил. дн Газизә Мирзаның хатыны иде. былтыр көз җирләде ул аны Каты һәм озак авырды Газизәсе, коры сөяккә калды, кызы Факиһәнең беләгеннән чытырдатып кыскан килеш өзелде. Факиһә әнисенең өчесен һәм җидесен уздыргач кына китте. Шәһәрдә тора ул. үз гаиләсе ишле Мирза япа-ялгыз хәзер. Кызы-кияве атна саен алмашлап кайталар, оныклары олы малай һәм тагын ике игезәк малай кышкы каникуллары буена монда булдылар, әмма Мирзага ялгызлыгын оныттырырга болар гына җитми шул һәм ул күрше Шәйдуллаларга еш керергә гадәтләнде Ике карт бер-берсен аңлыйлар, хәер, алар электән ук уртак тел табалар иде Шәйдулла тугызынчы дистәсен тутыра, хәйран нык әлегә, каралты- курасын үзе карап тота, мал-туарны бетерми, печән-утын әзерләгәндә, бәрәңге утырткандаказыганла. оныклары һәм оныкларының балалары булыша. Бүтән эшләрне карчыгы белән майтара торалар, хастага төшеп, урын өстенә калмауларына сөенәләр Мирзага Шәйдулла тагын озаклап карап торды Күршесенең хәле мөшкеллеген күрде ул - олыгайгач гиз авыша кеше, әмма моны үзенә сиздерергә ярамый өлкән кешенең күңеле тиз кителүчән Син. Мирзаҗан, дәһри кеше ләбаса, ә үзең ырым-шырымга ышанасың икән Укымышлы зат ич син. инде мин, гыйлемсез адәм, төш юрасам, бераз килешер дә иде Шәйдулланың ачулануына кул селтәде Мирза, ләкин аның бу киреләнүен күршесе ошатмады. Картайган имеш! Мин картаймыйммы? Барыннан да битәр, чирләп китмә син Менә шул. Әйдә, чәй кайнады Син яраткан сәйлүн чәе пешердем Җиңгәңне көтмәбез Алданмыйдыр әле ул. замана карчыгы, үзе дә бик тәмләп чәй эчәдер Салып торма аягыңнан, киюе газап дисен ич Зарлануны белми торган идеи, ярты көндә үзгәрдең дә кундың, ходайның хикмәте Мин хәзер дә зарланмыйм Шулай да искәртмичә ярамый - Искәртерлек ни булган? — Булмаган Буласы Белеп торам Чәйнең тәме югалды, берәр касә эчкәч. Шәйдулла табын ризыгын тастымал белән каплады Мирзаның тирән уйга чумуы аны хафаланырга мәҗбүр итте Күңел күзе дөм сукыр булмаган кешегә Мирзаның көзге кырау тишкән чәчәктәй тиз сулуын күрмичә мөмкин түгел иде Явыз чир эләккән дисәм дә инде дип аптырашта калуын яшермәде Шәйдулла Ни арада эзләп тапсын дн инде ул сине, әле күптән түгел генә язгы кояш булып балкыган кешене — Хәзер дә балкыйм' диде Мирза, көчәнеп елмаеп ■ Сиңа үтенечләрем бар - Әйт сок Мунча ягыйк әле. Беренче үтенечем шул. Бүтәннәрен с'оңрак әйтермен, әлегә вакыты килей үк терәлмәгән - Тышта зәмһәрир салкыны, дисең үзең Мунчага тиз генә җылы гншәрме икән соң мондый көндә? Аннары. Мирзаҗан, минем аты малай лар берсекөнгә яга. җиңгәң дә шунда булышып йөри, бүгеннән үк җылы бирмәкчеләр Түз бер көнгә. Беренче кызуына керерсең. Урам аша гына, еракка йөрисе түгел Теләсәң, аркаңны чабармын вг — Рәхмәт Тик мин,— дип каршы төште Мирза бу тәкъдимгә,— үз мунчабызда чабынасы иттем Бергә керербез, анысы. Ялгызым гына шикләндерә Хәл бетеп китмәгәе — Алла бәндәсе, ягаб.ыз соң! Ниткән сүз булырга мөмкин ди! — Шәйдулла өстенә үк киенә башлады.— Хәзер үк җылы бирик. Мирза, тунын төймәләп, эскәмиядән тире бияләйләрен алып киде. Шәйдулланың әзер булуын көтте Күршесенең ярдәм игәргә тиз ризалашуына аның күңеле булды. - Илткән утын җитәрлек, су ташырга бәләкәй чанага бидон бәйләдем Ягыйк әле мич тимерләре кызарып чыкканчы' Караңгы төшкәнче суын да ташып өлгерербез шәт. Шәйдулла ага, әйеме — Өлгерербез! Ярдәмгә берәр оныкны да алып чыгармын, барыбер аты малайга кермичә булмый, җиңгәңә әйтергә кирәк, кая качкан бу картлач, дип борчуга төшмәгәе — Балаларның сабак әзерлиселәре бар. аларга дәшеп тормыйк, суны икәүләп кенә ташыйк. Аннары .. аннары мунчага су да кертмәслек үк хәлсез түгел әле мин. Мунчага җылы биргәндә, алар, дөрләп янган мич авызы каршына утырып, тагын әңгәмә кордылар. Мирзаның Шәйдулланы үз яныннан җибәрәсе килми иде Мичне томалагач, күршесен өенә чакырды ул. Саклана килгән сый-нигъмәтләр белән өстәлне тутырды хуҗа Алар, чәй эчкәч, диванга таянып ял иттеләр, чәй яңарттылар, тагын диванга күчкәнче Мирза, кием шкафы эчендәге кечкенә чемоданны актарып, калын дәфтәр алды. — Аягыңнан өеңдә дә салмыйсың син. Мирзаҗан. Салып җибәр, аякларың рәхәтләнеп китәр. - Иртән киенгән килеш йөрим инде шулай, — диде Мирза, итек башларын бер-берсенә каккалап — Сызлыйлар, салкынгамы шунда, алай дисәм, көне дә сындырды инде бераз Мунча кергәч, тәннең сызлавы басыла минем Шуна исәп тотып якмакчы булдым мунчаны Хәер, парланып- чабынып кына бетмәс тә инде бетүен сызлавы Бу юлы, дип әйтәм — Ул. иелеп, уң аяк йөзенең уртасыннан бармагы белән сызып күрсәтте.— Монысын шушы төшеннән өзде, ә сул аякның бармакларын гына кыеп алды Сугыш дигәнең артык күрде минем аяк башларын . — Алай Үзеңә бикләнгән кеше дә түгелсең, нигә соң аны моңарчы яшердең? — Гариплекне качырып торып буламы соң?' Ни яшерергә тырышсам да, атлаган саен алга иелеп куюдан барыбер сизелгәндер.. Шәйдулла Мирзаның аяк очларын тоткалап карады, анда тән булмавын тойса да, ышанып бетмичә: — Исән кебек ләбаса болар.— дип куйды — Мамык тутырып үстерәм мин аякларны Протез көйли алмадылар — Мирзаҗан, ә ничек бии идең соң. . гарип аякларың белән? — дип. тагын гаҗәпләнде Шәйдулла . Мөгаллим булып килгән елны сабан туенда иллә дә егетләрчә биегән идең! — Шатлык зур иде ул чакта. Шәйдулла ага! Шул басты авырту- әрнүләрне — Мирза, аягүрә торып, аякларын алмашлап селкеткәләде — Менә хәзер биеп булмый Сәбәбе картлыкта гына түгел — Ул. баскан саен алга иелеп атлап, мич каршына барды, учактагы күмерләрне кыскыч белән өйгәләде дә төтен юлын кысты Шатлыгыбыз зур иде безнең Газизә белән ул чакта' Шатланмыйча соң, үзең уйлап кара, гомерең буена оя кормас кошлар кебек йөре-йөре дә менә шушында, кешеләре әйбәт авылга килеп урнаш әле син! Туган җиребезгә кайтып төпләнгән кебек булдык бит без. Кызыбыз Факиһә дә шул сөенечкә сөенеч өстәп үсә иде Их. Шәйдулла ага. тормышның катлаулылыгын сиңа аңлатып торасы юк лабаса. үзең миннән күбрәк яшәгән — Яшәвен яшәгән, әмма ни дөнья күргән соң мин? Бар белгәнем — туган авылымда тәгәрәп үсү дә, гражданнар сугышында ат атланып чабулар, соңгы сугыш михнәтләре шулар белән бетте дә китте — Авыл тормышы да мең катлам Менә син. гади генә итеп, авыл рисең, сугыш дисең. Төшләренә бер дә кермиме шул сугыш, шул михнәт чигүләр? — Кермәгән кая' Сугыш аждаһа булып буарга жыенганда, саташып кычкырып уянган төннәрем күп. Әллә гомер буена да онытылмаячак инде бу газаплар — Безнең гомер кыйссабыз онытылмаячак. Анысы хак — Мирза, кулларына таянып, Шәйдуллага борыла төште — Күр әле, сабан туенда минем биегәнне хәтерлисен икән, ә? — Хәтерләмичә соң! Хәтер капчыгы тишекле-тошыклы түгел лә минем! - — Җырлаган идем дә әле мин шул сабан туенда, туган жирем итеп күргән авылга кайтып урнашу шатлыгыннан жырлаган идем — Җырың уртасында,- дип бүлдерде Шәйдулла Мирзаны көйләргә җыенуыннан,- каршыңа төз адымнары белән Газизәң килеп басты да парлап җырлап бетердегез. — Газизә белән мин генә белгән җыр иде ул Шуны берәү дә нишләптер отып алмады Ә отуларын теләгән идек без Әллә безнең җырга ваемсыз булды кешеләр, әллә сабан туенда яңгыраган бүтән җырлардан аермасын сизмәделәр шунда. Хәер, чнт-ят кешеләр, әле генә килгән кешеләр жырлаган җырның йөрәк түренә үк үтмәве дә мөмкин, һәр йөрәкнең үз жыры, дигәндәй Инде менә бөтенләйгә алып кнтәм Газизә белән икебезнең җырны — Тагын кирле-мырлы сөйләшә башладың бит, Мирзаҗан' Җитәрме сиңа, юкмы, телеңне чатнама суыкта корт чаккыры! - Ачуланма, Шәйдулла ага Газраил якаңа ябышкач, әйтәсе сүзләр күбәя икән Шулай Гәүдәмне югач, сабан туенда бнеп-жырлап алган сөлгегә сөртә күр. яме Тотылмаган ул — Менә син, ә, тыңламас җан булдың, тәмамысы! Иш сон, әйдә, иш тавыңны. Әллә бераз тамак чылаттыңмы соң син. Мирзаҗан күрше? Шулай дигән бул. Ачулан Үпкәләмим. Синең урыныңда мин дә күңел күтәрергә, дәртләндерергә, хушлашуны билгесез вакытка кичектерергә тырышыр идем Ләкин барыбер кешенең соңгы гозерләрен тыңламыйча ярамын. Үзеңә авырлык алып булса да. тыңларга кирәк - Тыңлыйм ич инде, Мирзаҗан Тик тавыңны артык ургылдырып ишмә Үзең беләсең, биек таудан тәгәрәп төшкән кырлы ташны тотып, туктатырга минем дә көч җитмәве ихтимал Менә бит. ә. иртән якты дөньяга изге теләк белән уянасың, кнчкә тормыш дигәнен үзенчә хәл кылып куя Тыңлыйм, Мирзаҗан, тыңлыйм Мирза диван башындагы дәфтәрне алды, күзлеген маңгаена күтәреп, дәфтәрне битләп актарды, кайбер төшләрендә бармагын йөртеп, ашык мыйча гына эчтән укыды Шәйдулла тын гына утырды, кирәксез сүз әйтеп, Мирзаның күңелендә җәелгән яраны зурайтып җибәрүдән сакланды Шулай. - диде Мирза, дәфтәрен ябып - Ш\лай. дип кабатлады тагын - Тормышка ашмаган бер теләгем кала Нинди? дип акрын гына искәртте бераиан Шәйдулла Хәзер Шәйдулла гадәтенчә җитез сөйләшми, тавышы базыкланган иде Ярдәмем тиярлек түгелме? - Хикәя язмакчы идем мин Әкият димәкче буласыңмы? Түгел! дни җанланып китте Мирза Әкият уйлап чыгарылган җан ияләре турында була бит ул. Ә бу - хикәя! Дөньяда булган хәлләр турында Язасың калган соң! Син укымышлы кеше, заманында мөгаллим нәрнең үзләренә дә мөгаллим булгансың Әйбәт укытучы килде, дип. бала-чага тәмамысы мөкиббән булды үзен.» - Мактау сүзләре Мирзаның күңелен күтәрен җибәргәндәй тоелды Шәйдуллага Язасың калган! Язарга кирәк тә иде Күпне күргән Мирзаҗан лабаса син. — Белем бар да. тик мин математик шул. балаларга исәп-хисап өйрәттем, әдәбият гыйлеме түгел. — Кызың Факиһәгә әйтеп торып яздырасы идең. Язу дигәндә аңарга куш инде, аның язган хатларын без дә тыңлап рәхәтләнәбез Газизә мәрхүмә дә. Факиһәдән хат алуга, шуны безгә кереп укыр нде Факиһә кызың булдыра андый шөгыльне Яза торган бармакларына былбыл кунган диярсең — Факиһә5 ', дип сискәнде Мирза, йокысыннан җилтерәтеп уятылган кешедәй Факиһә Юк, Факиһәгә әйтеп яздырырга ярамый, аңа бигрәк тә сөйләп торып яздырып булмый — Минем оныкларның берәрсеннән яздыр соң. кайсы да карышмас. Үзең нигә язмаска ди тагын, кулың каләм тота, күзең аера, фикерең җете, гыйлемең җитеп ашкан Минем генә мәдрәсә сабагы ярты юлда өзелеп калды, ары укып булмады. Мирза дәфтәрне тагын кулына алды, алгы битен ачты. — Яза алмауның сәбәбе бүтән Кушу-алу җөмлә төзүгә караганда күп җиңел минем өчен Ә язып булмый. Булмады язып Теләкне, үти алмадым. Көчемнән килмәде. — Бу кадәресен үзең беләсең, хәер. Сиңа ярдәмем тиярдәй түгел язу шөгылендә. Киңәшләрем исә әйткәннәремнән узмый — Шәйдулла ага. беләсеңме, һәркемнең тормышы турында кимендә бер хикәя язылырга тиеш бит. Бу хикәяне ул үзе кәгазьгә төшермәсә. аның хакында башка берәү язарга бурычлы. — Әкәмәт икән, диде Шәйдулла, уенга алырга исәпләп Минем тормыш кына бернинди хикәялек тормый алайса. Яза калсалар да. кызыклы чыкмас ул. килер буыннарга риваять булып калмас. Туксан ел буе авыл сукмагы таптауның хикмәтен кем табар икән. Йөзгә җиткәч, авыз тутырып әйтерлек бер хикәят булыр нде. бәлки — Синең Йөрүең гел авыл сукмагыннан гына түгел. Гражданнар сугышы, фин сугышы, соңгысы. — Әй. шул өч сугышка туксан еллык гомернең җиде елы күп түгел нч инде Аннары бу сугышларда искитмәле батырлык кылмаган ла мин Качып та йөрмәдем, монысы да хак Тагын ки шунысы. Мирзаҗан энем, сугыш газаплары бер минем башка гына түгел, бөтен ил өстенә афәт булып төште бит Димәк ки. кинолык тормый минем тормыш. Йөзнең теге ягына чыгып бассам гына инде! һәм шуңарчы нәкъ менә минем тормышымда бер-бер галәмәт чәл булса гына инде! Тик кая инде ул миңа йөзгә җитүләр! — Ж.итәсең йөзгә. Шәйдулла ага! — Амин сүзенә. Мәгәр яз хикәяңне. Синнән матур риваять калсын — Мин аны язып карадым, ләкин төзек чыкмады Укып күрсәтимме? Кайбер төшләрен генә Югыйсә, озынга китте лә ул. сузылды, дәфтәр тулды. — Укып җибәр, әйдә. Кеше укыганны тыңларга яратканымны беләсең. Укы. Кояш офыктан аерылды Салмак күтәрелә ул Күтәрелгән саен көләчләнә, күккә ашу сөенеченнән игелек нурларын һаман мулрак чәчә Идел төнге томаннан ачыла бара. Су өстен сабый жил сыпырып уза да бөкекалкавыч шадра дулкыннарда алпан-мниән чайкалырга тотына. Ярда бер малай белән бер кыз шул тәтәлкәпс балык батыруын көтеп утыралар Алар бер-берсенә елышкан, киемнәре юка, икесе дә яланаяк Кыз аякларын күлмәк итәге белән капламакчы була, тик туңудан күгәргән тәпиләре барыбер күренеп кала Малай чебиләгән аякларын 134 бикләгән. Беләүләнгән бушлат астына икесе бергә сыйганнар, әмма бушлатның. зур булса да. төймәләргә изүе җитми Туналар. кояш аларны җылытып җиткермәгән өле — Тизрәк кояш кыздырсын иде, - ди кыз — Туңма инде,— дип юата малай, бушлатны кызга шудырып. Үзенең ун җилкәсе бөтенләй ачык кала. Хәер, малайга, балык чиртсә, кармак сабына үрелергә болай җайлырак та бит — Кояш көйдерер дә әле ул. балык чиртсен иде, диген син — Әнә. чиртә! — Балык түгел, дулкын уйната тәтәлкәне Тегәрҗебе юанрак булды, шуны күреп капмый балыклар Кармак ясарга да нечкәрәк тимер чыбыкка бара алмадым Бүген барам да. табам да мин аны' Шәһәр артындагы чүплектә дөнья андый чыбыклар! Кичә барырга вакыт кына тимәде. — Балыкны тоткач ничек пешерербез? һи. эләксен генә, анысын гына белербез! Учак сүнмәгән, чыбык- чабык өстибез дә ыслап кына алабыз - Тамак ачты.. Хәзер икебез дә ашап туярлык балык эләгә, зурысы. Түз. бәбәй булма Мин учакка ягарга чыбыклар җыя торам, яме Кыз. яр буйлап йөгерә-йөгерә. чыбыклар җыйды Җылынды ул. Инде кояш та хәйран кыздыра башлаган иде Хәзер аларга зур балык эләгәчәк, икесенең дә тамагы туярлык. Мирза шушы урында кинәт туктады, тавыш тын бирмичә тыңлап уты ручы Шәйдуллага карады, хикәясенең эчтәлеге өлкән күршесенә аңлашылып җитүҗитмәвен белергә теләде — Алай,— диде Шәйдулла, сузып кына. Сырлы кара түбәтәе өстеннән генә башын кашып алды Аның шул хәрәкәтеннән пәм бер сүзеннән абайлады Мирза вакыйганы төшенә, димәк. Шәйдулла агасы — Шулай. Алар, күп еллар якын күршеләр буларак аралашып, берсен-берсе шушы (сүзләрдән дә аңлашалар иде Ятимнәр икән болар Ләкин ки малай белән кызның исемнәрен атамагансың Ул чакта исемнәре белән эндәшмиләр әле аларга. кушамат белән генә йөртәләр аларны Революция кузгалганчы ук булган хәл бу Исем нәрне аларга соңрак кушалар Дөресендә, малай кызга, кыз малайга исем куша Алай Бу заманнар сиңа да эләгеп калган шул Тагын укы Мирза дәфтәренең берничә битен актарып кына узды Малай белән кыз. үзләре хәреф танымасалар да гәзит сатып йөриләр, эшләп ашыйлар ягьни. дип. укылачак вакыйгага кереш ясауны кирәк тапты Мирза Инде революция булган, ә тартышу көрәшүнең каты кызган көннәре. Малай белән кыз. култыкларына төргәкләр кыстырып, уң кулларын да газеталар җилфердәтеп, олы урам буйлап йөгерәләр Яңа сан чыкты! Гәҗитнең яңа саны* дип кычкыра малай Яңа гәҗит! — дип кушыла кыз Хөрриятне саклыйк' Хөррият . - дип кабатлый да тукталып кала кыз Ә хөррият нәрсә? Шуны да белмисең! Кешенең үзен иркен тотуы, бәхете, байларга хезмәт итмәве дигәнне аңлата хөррият Хөрриятне сак Пуля сызгыруы малайның сүзен бүлә Кыз. аптырап, малайга карый Малай күзләрен йомган, эчен тоткан, бармак араларыннан кан ага Ул. бөгәрләнеп, җиргә егыла, авыртуга чыдый алмыйча ыңгыраша, храм ташын тырный Малайны лазаретка салалар. Кыз да аның белән керә Бүтән якын кешесе булмавын әйткәч, аңа малайны карауда булышырга рөхсәт итәләр Пуля малайның, йөрәгеннән астарак күкрәгеннән кереп, эчке әгъзаларын артык нмгәтмңчә. арка кабыргасына терәлеп калган була. Кыз малай эченнән пуляны алган докторга гомере буе рәхмәт укып яши, аның белән беренче сөйләшүен кат-кат исенә төшерә. — Исеме ничек аның, малайның? — Карурман... — Исеме ничек дим мин. — Карурман. — Ә синең исемең? — Әллүки. — Кызык икән сез! Аңа ничә яшь? — Яшь? Белмим.. — Ә син ничә яшьтә? Үз яшеңне беләсеңдер ич. — Яшь? Белмим дим ич. Без аның белән Иделдә балык тоттык җәй көне. — Аннары ниләр эшләдегез? — Эшли идек, гәҗит сата идек Хөрриятне — кешеләрнең бәхетен явызлардан саклый идек. — Абыйлы-сеңелле дисәң инде, охшашлык чалымнарыгыз юк, яшьләрегез дә бер чамадыр, унбер-унике яшьләр тирәседер Яки тугыз- ундыр да. Шулай да кемең соң бу малай? — Белмим лә. Ә без үсеп житкәч, ул минем ирем була Абый, дим, Карурман тиз терелерме? Доктор, кызның бу сүзләреннән соң башын бик озак чайкап утырган да: — Савыгыр, ләкин тиз түгел,— дип кызның башыннан сөйгән — Савыктырырбыз.. — Алай.— дип сузды тагын Шәйдулла. Мирза укуыннан туктагач — Алай. Бу малай белән кызның тормышы китап язарлык риваять итеп калдырылган икән шул. Революция карынында яралган булып чыга болар икесе дә. Аннары ниләр булган инде? — Аннары . Үсеп житкәч, чыннан да өйләнешәләр. Белем алалар, сугышта булалар Урта Азиягә барып эшлиләр дә. туган якларына кайтып, рәхәт гомер итәләр. Балалары була, балалары оныкларын сөеп үстерәләр. Мирза караватка мендәр салды. Чалкан ятып, күкрәген уды. Шәйдулла китергән касәдән чәй йотты. — Хәл китеп алды,— диде ул, тирән сулап.— Зыянсыз, узар әле Шәйдулла эндәшмәде. — Васыятемне дәфтәрнең соңгы битенә яздым. Факиһәнең олы ’ малае быел институт бетерә, агроном булып чыга. Ул монда кайтып яшәр. Төп нигезне бетерергә ярамый, шуны ныклап әйткән идем үзләренә. Газизә белән бергәләп әйткән идек. Риза булдылар. Яшьләрне ярдәмеңнән ташлама Хәер, нигә монысын искәртеп торам соң әле? Ышанам мин сиңа, Шәйдулла ага. ышанам... Мирзалар кырык сигезенче елда килделәр авылга Урта Азиядә институтта укыткан булганнар, тик гел авыл жирен сагынып яшәгәннәр Баштарак безнең телгә чит сүзләр дә катнаштырып сөйлиләр иде. тиз оныттылар тагын аларны Йорт-җир җиткерергә, төпләнергә ниятләгәч, аларга урынны Шәйдулланың зур бакчасы башыннан кисеп бирделәр, арткы бер яклы урамны ике яклы итеп сала башлаганнар иде инде ул чакта. Мирза моңа Шәйдулланың үзеннән рөхсәт сорады, карышу-үпкәләү булмады, яңа күршесе йорт җиткергәндә, Шәйдулла үзе дә башыннан ахырынача булышты Тату, ярдәмчел күршеләр булып утыз биш ел гомер иттеләр. ...Бу кичтә Шәйдулла Мирза янында утырды. Карчыгы белән олы малае да иптәшкә монда керделәр. Тышта аяз. Ген уза. Инде моржа башларыннан төтеннәр күтәрелә. Ә Мирза мунчасы җылы биргән килеш калды, юыныр-чабыныр өчен таңнан торып ягылмады Мирзаның гәүдәсен Шәйдулла юды ..Күрәсен күргән икән бу тән. хәтта артыгын да, дип уйлады Шәйдулла, Мирзаның күкрәгендәге һәм аркасындагы яра жөйләрен сыпыр- галады Карурман. Син не базар чатларында жырлап тамак туйдырган жаннар булгансыз икән сез Беренче кушылган исемең ничек иде икән синең, мәрхүмкәй Яшең күпме булды икән? Туган җиреңне дә белмәгәнсең икән син. ятим. Ә соңгы көненәчә зарланмадың, язгы кояш сыман елмаеп туймый идең. Исемеңне тутырып эндәшкәнне яраттың, яшеңне үзгәртмәдең. Кичә яшең турында да сәер сүзләр әйткән идең. Лазарет докторы биргән яшь белән йөргәнсездер сез, мөгаен генә. Шулайдыр Бәлки, пенсиягә алданрак та китә алгансың дыр Ә үзең пенсиягә бөтенләй чыкмадың Төп нигезеңне авылыбызда кордың Авылыбызны туган жирең итеп күрдең.. Син кичергән хәлләрне бер генә дәфтәргә язып сыйдырырлык түгел икән шул. Синең гомереңнең кай сәгате дә кыйссалык торган икән Моннан соң сине дә төшләремдә күрергә язсын. Керерсең төшләремә, боерган булса . Синең гомерең кыйссасын белергә тиеш ич инде мин Ярый ла син аны дәфтәреңә тулырак язган булсаң һе. әллә синең өчен мин язып бетерергә тиеш буламмы?. Алай Анысы, язмышларда охшаш лык бар инде, ил өстенә килгән авырлыкларны үз жилкәбезгә алып салу кадәресендә охшашлык бар Кыйсса язарга миңа васыятең итеп укы дың алайса дәфтәреңне, Мирзажан, васыятең итеп Иртә киттең, Мирзажан. иртә Җырыңны отып кала алмадык. Отып кала белмәдек Газизә белән синең жырны. Җырыгыз сүзләрен кичә сорарга акыл житмәде, ә. Дәфтәреңә язган булсаң, бәхет кенә дә бит Менә син, ә, кичә сине жырлаткан булсам соң мин?! Җырлыйсың килгәндер дә, мин үтенгәнне көттеңме икән? Әллә, Газизәңнән башка Әллүкиеңнән башка, ялгызың гына жырламас идерме?