Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬЛЕКНЕҢ ИКЕ КАНАТЫ

Чор. шәхес һәм шагыйрь... Шушы өч төшенчә торган саен ешрак уйландыра аны. «Хикмәт шушы бәйләнештә.— дип яза ул.— Шуңа карап шагыйрьнең олылыгы, кешелеклеге, батырлыгы, гражданлыгы беленә Тумыштан талантлы кешеләр байтак. Шигырьгә дә сәләтле яшьләр, шөкер, килеп тора. Яхшы гына башлыйлар. Еллар үтә. Карыйсың, әйе. шомарган, чарланган, оста яза, ә әдәбиятта үз йөзе, үз эзе юк. Бу нидән? Баксаң, аның чорга, яшәешкә кеше буларак үз ачык мөнәсәбәте, үз иҗади платформасы юк икән, язганында үз шәхесе, үз гражданин «мин»е I юк икән». Шигърият һәм шәхес турындагы бу уйлануларның авторы шагыйрь Равил Фәйзуллин- ның соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән яңа китаплары' хакындагы сүзне шул рәвешле үзенә мөрәҗәгать итүдән башлау урынлы тоелды Чөнки иҗади шәхеснең чор турында һәм шул чорга лаек җырлар язу хакындагы принципиаль уйланулары аның үз иҗатына тәнкыйди мөнәсәбәтнең дә критерийларын билгеләргә ярдәм итә. Шагыйрь Равил Фәйзуллинның исеме матбугат битләрендә күренә башлап, аның һәр яңа адымы әдәби тәнкыйтьтә җанлану һәм фикер каршылыклары уята килгән көннәргә инде ике дистә чамасы ел узып бара икән Вакыт мәрхәмәтсез, ул үзенекен итә, аның үз законнары Әмма шуңарга да карамастан, Р Файзуллин исеме һәм иҗаты бүген дә гомум игътибар үзәгендә. Фикер каршылыклары һәм бәхәсләр дә һаман дәвам итә Хәтта, «яшь шагыйрьләр» дигәндә, бу исемлекне янә аңардан — Р Фәйзуллин- нан башлап китәсе килгән чаклар була, әздән тыелып каласың, һәм бу табигый дә. чөнки шагыйрь үзенең яшьлеккә генә хас беренчел сыйфатларын — өзлексез эзләнүләрен, форма яңалыгы һәм фикри кыюлыкка, шигырьдәге һәр сүзгә мөмкин кадәр күбрәк җегәр салырга омтылып иҗат итү кебек үзенчәлекләрен югалтмады, саклап калды. Мисал өчен, «Кавказ күренеше» дип исемләнгән шигырьне китерик: Каршымда, күз алдымда — итәгендә ак болытлар утлап йөргән мәгърур таулар. Күңелемдә — Туган якның яшел үрендәге оя-оя ап-ак казлар... ' Беренче кат укыганда, ничектер, тел көрмәкләнеп алгандай була, сагайта төшә бу юллар. Кайчандыр, моннан дистә еллар элек, шагыйрьнең «Нюанслар иле»н укыгач туган халәт искә төшә. Ул елларда Р Фәйзуллинның байтак кына нюансларын телдән төшерми, шагыйрьне «аңлаешсызлыкта», шигырь исеме белән уйнал, экспериментлар ясауда гаепләүләр байтак булды, һәм ул тәнкыйть фикерләрен бөтенләй урынсыз иде дип бәяләү мөмкин түгел. Шулай да бер нәрсә ачык — шагыйрь эзләнә, шигъри сүзнең идея- эстетик җегәрлегенә ирешү юлында кыю адымнар ясый иде. Шул чорда аңлаешсызлык үрнәге буларак еш кына мисалга китерелгән бер шигъри «нюанспны хәтергә төшерик ТУЛАЙ ТОРАКТА Кызлар күптән йоклый. Кефир шешәсендә гөлләр таңны көтә. Кемгә ничек, әмма бүгенгәчә күңелдән чыкмый хәтердә сакланып килгән бу юллар, һәм аларны һич кенә дә бушлыкта яисә башка бер җитешсезлектә гаепләргә мөмкин түгел. Игътибар итик, нибарысы өч юл, сигез сүз. Рифмасын китереп такмаклый-такмаклый, дилбегә буе язылган шигъри язма Ч ШАГЫЙРЬЛЕКНЕҢ ИКЕ КАНАТЫ ' Р Фәйзуллии Җырларда — ил гама Әдәби-публиинстии мекалоләр һем юлъаэмалар Татарстан китап нәшрияты, 1904. Р Файзуллин Яктылык Шигырьләр Татарстан китап нәшрияты. 1985 лар янәшәсендә бу — «чүл» кенә. Яшерен- батырыи түгел ич, шигырьгә кытлык юк соңгы арада Әмма җанны кузгатыл, акылны, рухны үзенә ияртергә сәләтле шигъри сүзгә ихтыяҗ зур. Дөрес, «Тулай торакта»—колачлы проблема яисә ярсу хисләр өермәсе алып килгән шигырь түгел. Шулай ук эч пошканнан сырлап куелган такмак та түгел ул Аның үз формасы, җилкәсенә таман күтәргән үз йөге бар Иң элек, аның шундук җанлы бер картина, этюдны хәтерләтүен инкяр итеп булмый Ә бу исә, инде үзе генә дә, шигырь эстетик җегәргә ия дигән нәтиҗәгә нигез бирә Икенчедән, хис, тойгы һәм рухи халәттән өлешсез калган дип тә әйтү мөмкин түгел ул юлларга карап Кызлар йокысы, кефир шешәсендә бөреләнгән гөлләр, яз рухы һәм якынлашып килгән таң Болар, янәшә килеп, күз алдында тагын бер сурәт тудырып гына калмыйлар, ә күңел кылларына кагылып узалар. Туачак таң белән бергә кефир шешәсендәге гөлләр генә түгел, буй җиткергән яшь кызлар да уяначак Шул мизгелне керфек тә какмый көткән егет образы да төсмерләнә сыман.. Кыскасы, ул юллардагы детальләр күңелендә шигъри рух йөрткән укучы өчен байтак зур тәэссорат җирлеге булып тора Инде шагыйрьнең яңа әсәре — «Кавказ күренеше»нә кайтсак, анда да без шигъри сүзгә соң дәрәҗәдә талымлылык белән очрашырбыз. Чит җирләрдә туган якны сагыну хакында аз язылмаган, әмма, миңа калса, Р Фәйзуллинның бу шигырендә нибарысы бер деталь белән күңелне кузгатырлык картина тудырылган Кавказ итәгендә утлап йөргән ак болытлар һәм туган авылы каршындагы тау битендә оя-оя казлар Шушы ике күренешне янәшә куеп, укучы алдында иксез-чиксез ассоциацияләр өчен җирлек тудыра шагыйрь. Әйе, «җирлек тудыра»! Р Фәизуллин укучыга «чәйнәп каптыру» юлын Һичкаичан тотмады Аның карашынча, яңа шигъри әсәр белән очрашкан һәр укучы үзе үк иҗат процессына килеп кушылырга тиеш. Иҗади фикер йөртергә, шагыйрь билгеләп үткән нокталарны үз пунктирлары белән тоташтырырга сәләтле укучыга йөз тота ул Аерым алганда, әлеге фикерне Р Файзуллин тәнкыйтьче И Нуруллин белән үткәргән әңгәмәсендә дә язып чыкты Бездә вакыт-вакыт Р Фәйзуллинны татар поэзиясенең күп гасырлык традицияләре белән хисаплашмыйча, үзенчә бер мәктәп тудырырга омтылган, каш ясыйм дип, күз чыгарган дигән сыманрак бәяләүләр дә бул- галады Миңа калса, бу — нигездән хата фикер. Борынгы терки-болгар традицияләреннән, Йосыф Баласагуилы һәм Кол Галиләрдән, Тукай һәм Дәрдмәндләрдән килүче шигъриятебезне лаеклы дәвам итүчеләрнең берсе бит ул асылда һем шагыйрь үзенең шушы магистраль юнәлешнең дәвамы булуы белән горурлана да ала Шагыйрь исеме һичкайчаи шигырь язучы дигәнне генә аңлатмаган Гәрчә бездә шулай уйлап хаталанучылар да байтак! Шагыйрь, инде югарыда билгеләп үтелгәнчә, ул — гражданин һәм шәхес дигән сүз Заман һәм халкың алдында җаваплылык дигән сүз Шуңа күрә дә чын шагыйрьнең иҗаты бик сирәк очракларда гына шигырь кысаларына сыешырга мөмкин Әдәбиятыбыз тарихын барласак, без шундый хакыйкать белән очрашырбыз аерым бер этап барлыкка китергән олы шагыйрьләр бер үк вакытта ялкынлы публицист, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе һәм туры сүзле тәнкыйтьче дә булганнар Тукай, Такташ, Җәлил мираслары бу җәһәттән дә гыйбрәтле үрнәк булып тора Бүгенге совет поэзиясенең авангардын тәшкил иткән Е Евтушенко, Е Исаев. Р Гамзатов, М Кәрим. С Хәкимнәрнең күп тармаклы әдәби һәм иҗтимагый эшчәилеге дә шуны раслап килә Чор, халык әдәбият язмышына һәм проблемаларына битараф калып, әкәм-төкәм кебек, үз кабыгына кереп бикләнгән шигырь чыгаручы шагыйрь буламы икән!! Бу хакта, замандашлары һәм каләмдәшләре эчен дә җаваплылык тоеп, еш кына уйлануларга бирелә шагыйрь Р Фәизуллин «Без үзебез кемнәр соң! Бүгенге тормышта тоткан урыныбыз һәм яңа җәмгыять тезелешенә керткән өлешебез ниндирәк' Үзебезгә үзебез куйган таләп, бәя, чыннан да. объектив, дөресме! «Шагыйрь» дигән төшенчә үз замандашыбыз уенда, дөресен әйтик, терпе тойгылар уята, шул исәптән, ул тойгыларда, ихтирам белән бергә, берникадәр көлемсерәү тесмере дә юк түгеллеген онытмыйк Нигә алай соң!» Сүз дә юк, сораулар — урынлы, борчылулар да Димәк, әдәбият алдында, hop шагыйрьнең генә түгел, һәр шигъри сүзнең дә урынын фактларга туры карал бәяли бару ихтыяҗы туган Р Фәизуллин үзе үк билгеләп үткәнчә. «Шагыйрь урта кул була алмый Шагыйрь бар яисә ул юк» Әдәби җәмәгатьчелеккә һәм тәнкыйтькә бу кырыс хакыйкатьне инде тирәнтен аңларга вакыт икәнлекне искәртә әлеге уйланулар Р Фәизуллин үзенең шигърияттә очраклы шәхес түгеллеген «Җырларда — ил гаме» дигән әдәби тәнкыйть һәм чублицион» мә каләләр җыентыгы белән янә бер кат исбатлый Әйе, аңлашылса кирәк, тәнкыйть эшчән- леген һәм публицистиканы мин шагыйрьнең шагыйрьлеген билгеләгән, аның гражданлык йөзен күрсәткән төп критерийларның берсе дип саныйм Юк, очраклы исемнәр, бүген укылып та, иртәгәсеи онытылачак әсәрләр тирәсендә әйләнми шагыйрьнең тәнкыйть сүзе. Тукай поэзиясенең халык язмышындагы урыны һәм аны пропагандалау юнәлешендәге кичектергесез проблемалар борчый, Җәлилнең иҗат һәм шәхси каһарманлык үрнәге сокландыра, Г Кутуй, X. Туфаннарның әдәбиятыбыз барышындагы кабатланмас урыны уйландыра аны. Шулай ук бүгенге татар шигъриятенең алгы сафында баручы С. Хәким, Н. Арсланов. Г Афзаллар иҗатына багышланган махсус хезмәтләр яза. чордашлары, замандашлары Ш Галиев, С. Сө- ләйманова, И. Юзеев, М. Шабаев. Роберт Әхмәтҗанов. Р. Харис. Г Рәхим, Рәшит Әх- мәтҗанов, М. Әгъләмов һәм Зөлфәтләр иҗатына үз мөнәсәбәтен белдерә шагыйрь. Шигъри хәрәкәт хакындагы фикерләр проза, драматургия язмышы, әдәби тәнкыйть алдында торган проблемалар хакында уйланулар белән алышына. Сәнгатьнең башка төрләре, республикабызда. Туган илебездә һәм дөньяда барган киеренке вакыйгалар — болар һәммәсе шагыйрь публицистикасы һәм шагыйрь тәнкыйте үзәгендә. Миңа Р. Фәйзуллинның прозаик һәм драматург Ш Хөсәенов иҗаты хакындагы сүзе аеруча гыйбрәтле тоелды Бер уйласаң, ифрат дәрәҗәдә аз яза торган бу әдип иҗатының игътибарга алынуы очраклы саналырга хаклы Әмма ашыгып нәтиҗә ясамыйк, сүз «Мәхәббәт сагышы» повесте, «Профес сор кияве», «Зөбәйдә — адәм баласы» һәм «Әни килде» кебек, һәркайсы әдәбиятыбыз барышында игътибарга лаек вакыйга сыман кабул ителгән әсәрләр авторы хакында бара икән ич. Әдәбиятта исә эшләнгән эшне сан белән түгел,сыйфат белән бәяләр вакыт җиткән. Хәер, бу элек-электән шулай. Кызганыч, вакыт-вакыт без бу хакта оныткалап куябыз Шагыйрьнең «Җырларда — ил гаме» һәм «Яктылык» китапларын янәшә куеп фикер йөрткән тәнкыйтьчегә кемдер сорау бирергә мөмкин: Р Файзуллин үзенең публицистикасында Ватан һәм халык алдындагы бурыч хакында зурдан сүз йөртеп тә. шигъриятенә килгәндә, бу хакта, ни өчендер, бик аз уйлана түгелме? Урынлы сорау Чынлап та. элгәрерәк елларда Р Файзуллин бу җитди темаларга ешрак мөрәҗәгать итә иде. Аның «Гадиләргә гимн» һәм «Көрәшчеләр» поэмалары да турыдан-туры моңарга дәлил булып килә ала Ә «Яктылык»та исә. беренче карашка, «зурдан сүз йөртү» бөтенләй күзгә дә ташланмый кебек һәм. гомумән, шагыйрь соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрендә тематик киңлеккә һәм күзгә ташланып торган гражданлыкка омтылмый да башлады түгелме? Әмма бу шикләнүләрнең урынсыз икәнлеген шундук билгеләргә кирәк. Чөнки шагыйрь әлеге изге төшенчәләр хакында турыдан-туры сөйләмәсә дә, үзенең фәлсәфи һәм лирик күзәтүләргә корылган әсәрләрендә кеше булу. Җирдә яшәү һәм сөя-сөелә белүнең гүзәллеге хакында яза. Бу җырлар — бәгырьнең кылына тиюем. Бу җырлар — гомерем, нәфрәтем, сөюем. Тормышны мин шулай аңлыймын диюем. Ихластан әйтелгән юллар, һәм шагыйрьнең «бәгырь кылыпннан ишетелгән моң, нәфрәт һәм сөю авазы укучыны битараф калдыра алмый — уйландыра. бәхәсләшергә этәрә, күңелдә матур тойгылар уята. Мисал өчен, нибарысы берничә шигъри табыш — этюдлар китереп узыйк: Унбер яшьләр булыр, бер кыз килә, кәрҗин асып. Иелеп-иелеп, кабырчыклар чүпләп ала. Ярда йөргән акчарлакмыни! («Ә дрән диңгез яры Табигатьнең бөек яңарышка әзерлеге тоела һәркайда. Хәтта очкан кара каргаларның күләгәсе зәңгәр бу айда. («М а р т а х ы р ы») Шундый тынлык! Ишетелә кебек үрмәкүчнең җәтмә үргәне!.. («Тансык тынлы к») Әлбәттә. Р. Файзуллин тудырган мондый шигъри этюдларны кабул итү һәм аларга салынган эстетик җегәрнең рухына күчүен тою өчен күңелнең, җаннЫң билгеле бер шигъри дулкынга, акылның образлы актив фикерләүгә көйләнгән мизгеле булырга тиештер. Хәер, теләсә нинди сәнгать әсәре, шул исәптән иң камил шигъри әсәрләр дә. тиешле рухи халәт тудырылмый икән, игътибардан читтә калырга мөмкин. Шулай да. чын шигырь һәм шигъри образ битарафлык- иы җиңү һәм оныттыру юнәлешендәге тәүге адымны үзе ясый. Шагыйрьнең «Яктылык., китабындагы байтак әсәрләрнең шул рәвешле актив җәлеп итү сәләтенә ия булуына ышанасы килә. Шулай да шагыйрьнең яңа җыентыгындагы рухи яктылыкны рәссамнарга хас осталык белән тудырылган гүзәл картина, этюдлар белән генә чикләргә ярамастыр Монда дөньядагы вакыйгаларга, илдәге үзгәрешләргә актив мөнәсәбәт тә һәр даим сизелеп тора, кеше күңелен тагы да баерак. тирәнрәк итеп күрүгә омтылыш, мәхәббәт хисенең олылыгын раслау да күз уңында. Халык язмышы, үткәнгә һәм киләчәккә мөнәсәбәт тә үзенчәлекле шигъри детальләрдә чагылыш таба. Мисалга, күләм җәһәтеннән зур булмавың искә алып, «Теплоходта узып барышлый» дип исемләнгән шигырьне китереп узасы килә Ярлардагы сыр-сыр катламнар — ерак гасырларның эзләре «Үткәннәр гел өнсез түгел!» — дигән кебек атылып чыкты ярдан карлыгач! Тарих проблемаларына актив мөнәсәбәттә булган замандашны сискәндереп куярга сәләтле шигырь Ярдагы оясыннан очып чыккан карлыгач бу очракта, әйтерсең лә. тарихтан килгән гыйбрәт сыман кинәт бәгырьгә килеп кадала, битарафлыкны оныттырып, күңел күзен актуаль заман проблемаларына юнәлтә. Әмма шул ук шигырьне икенче берәүнең бөтенләй башкача кабул итүе дә ихтимал Инде югарыда искәртелгәнчә. Р. Файзуллин шигырьләре билгеле бер актив рухи халәт Кә, иҗади дулкынга көйләнгән булуны таләп итә. һәм шул очракта гына укучы үзе өчен эстетик матурлык һәм идея тирәнлегенә ия яңа образлар дөньясы ачылуын тоя. Гомумән, бу иҗатны йокымсыраган халәттә кабул итеп булмый. Актив поэзия укучыдан да актив мөнәсәбәт таләп ите Татар әдәбиятын ил киңлекләренә һәм аннан дөньяга шигъриятебез алып чыккан Бүген Туган илебезнең теләсә кайсы төбәгенә генә түгел, ерак дәүләтләргә барып чыкканда да, конкрет исемнәр атап, татар поэзиясе хакында олыдан сүз әйтергә мөмкин һәм сине аңлаячаклар! Чөнки Тукай исеме. Җәлил исеме күпләргә мәгълүм һәр- кайда хөрмәт, соклану белән искә алына Ниһаять, мәшһүр Кол Галинең рус телендә күркәм китабы булдырылды (тәрҗемәчесе Сергей Иванов) Әмма, кызганычка каршы һ. Такташ, X Туфан һәм Ф. Кәримнәр иҗаты бүгенгәчә үз хәзинәбез генә булып кала, һәм бу хәл әдәби җәмәгатьчелекне борчып кына калмаска тиеш, кичектергесез чаралар күрергә дә вакыт Р Фәизуллии урынлы билгеләп үткәнчә «рухи байлыгың бар икән, аны бүтәннәр белән бүлешү гаеп тугел ич!» Бүгенге замандашларыбыздан шигъриятебез аксакалы С. Хәким иҗатының рус телендә лаеклы яңгыраш алуы да гомум әдәбият казанышы саналырга хаклы. С. Хәким шигырьләре рус теле аша күп кенә тугандаш телләргә дә тәрҗемә ителде Соңгы еллар- ды татар балалар әдәбиятында уникаль күренеш саналган Ш Галиев әсәрләре дә. ниһаять. үз тәрҗемәчеләрен тапты Аның әсәрләре дөньякүләм танылу юлында Күп дистәләгән шагыйрьләребез бар дибез Тагын кемнәр! Тагын нинди әсәрләр күпмилләтле совет әдәбиятының уртак казанышына әверелү юлында соң! Рус теленде лаеклы яңгыраш алган Р Харис иҗаты һәм, әлбәттә, Р Фәизуллии . Юк. ихлас һәм эчкерсез моңнары белән туган телебездә гүзәл яңгыраш тапкан күп кенә талантлы шагыйрьләребез иҗатын санга сукмау булып аңлашылмасын Чын шагыйрьләр бездә байтак Ә менә шулерның ике-өч меңле тираждан артмый чыккан китапларын күрү җиңел түгел Нигә киңрәк масштабта яңгырамый соң әле алар!!. «Үз өеңдә «мин!- дип күкрәк кагу — бер хәл. ә дөнья күләмендә үзеңнең барлыгыңны горур белгертә алу — үзгә бер дәрәҗә» Р Фәйзуллинның гомум милли культурабызга карата әйтелгән бу сүзләре бүгенге поэзиябез турында сөйләшкәндә дә урынлы яңгырый булса кирәк «Яктылык» китабына килсәк, анда чын мәгънәсендә шигърилеккә ия байтак кызыклы яңа әсәрләр урын алган һәм алар, шулай ук. тиз арада үз тәрҗемәчеләрен табып, тагы да киңрәк шигъри бәйгегә чысарлар дип ышанасы килә. Шулай да бу уңайдан бер нәрсәгә игътибарсыз китү мөмкин түгел соңгы арада Р Фәйзуллин үзенең әсәрләренә исем биргәндә алынма сүзләргә урынлы- урынсыз мөрәҗәгать итү белен мавыга шикелле. Әйтик, «Мираж (ностальгия)» "Элегия». тагы бер тапкыр «Ностальгия», «Сентенция». «Метаморфоза» «Си минор», «Затонда». Әлбәттә, бүгенге татар укучысына чит төшенчәләр димим аларны. кирәксә, сүзлекләр дә кул астында гына Шулай да туган телебездә иҗат ителгән шигырьләр ечеи башка исемнәр дә табу мөмкин булыр иде кебек Бу кадәресе урынсыз ммыгу төслерәк кабул ителә Шагыйрьнең яңа җыентыгында лирик ки черешләр һәм «исләргә дә мул урын бирелгән Нечкә зәвык белән иҗат ителгән эчкерсез мәхәббәт лирикасыннан да матур үрнәкләр байтак. Күңелнең тулышкан, хисләрнең үргыган мизгел-халәтен укучыга җиткерүдә Р Фәйзуллин каләме аерым көчкә ия Шундый үрнәкләрнең берсен укучы хөкеменә тәкъдим итми узу кыен. «Ничекләр киләсе булдың өмет тә итмәгәндә? Килдең менә, үрелергә инде кул җитмәгәндә... Син* диеп янган идем бер яшьлектә, көтмәгәндә.. Шуннан соң егерме еллап. әйтерсең, үтмәгән дә’ Ничекләр киләсе булдың өмет тә итмәгәндә?’» Ничекләр китәсе булыр! — т яшьләрем кипмәгән лә... Мәхәббәт лирикасында шагыйрьнең сүзләре канатлана төшә, бер карашка җиңеләя дә сыман. Әмма шигъри сүз һәм строфаларның киеренкелеге бу очракта да югалмый, алариың һәркайсында аерым бер эчке җе- гәр сиземләнә. Әдәбиятыбызда Тукайлар чорыннан килгән бер матур традиция бар — балалар өчен әсәрләр иҗат итүне намус эше санау Балалар әдәбияты — аерым фидакарьлек һәм гражданлык хисе таләп итә торган өлкә. Әлеге сыйфатлар аңарда ныграк та сынала Анализлана торган һәр ике китапта балалар әдәбиятына аерым урын бирелгән. Публицист һәм тәнкыйтьче буларак үзен чын мәгьнәсәндә борчыган бу проблемага Р Фәйзуллин шагыйрь буларак та даими игътибар юнәлтеп килә, һәм аның балалар өчен язган әсәрләре, миңа калса, шулай ук җитди игътибарга лаек. Шагыйрьнең нәни укучылар белән баласытып түгел, ә фикердәше сыман үз итеп, үзенә тиң итеп сөйләшүгә корылган шигырьләре күпкә кызыклырак. Чор. шәхес һәм шагыйрь төшенчәләре, аларның үзара бәйләнеше һәм аерылгысыз бөтенлеге хакындагы уйланулардан башланган иде бу язма. Инде аны тәмамлаганда, янә шушы бергәлеккә кайтасы килә, чөнки шагыйрь, публицист һәм тәнкыйтьче буларак, Р Фәйзуллинның соңгы еллардагы иҗат эш- чәнлеген барыннан да элек шушы үзенчәлек характерлый. Шәхес һәм шагыйрь буларак бүгенге чорның каршылыкларын һәм кичектергесез проблемаларын аңлый алган һәм шуларны замандашларының күзенә .туры карап ачып бирү сәләтенә ия каләмдәшкә иҗат уңышлары.‘фидакарьлек һәм яңа биеклекләргә күтәрелүен генә телисе кала.