Логотип Казан Утлары
Әкият

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ӘКИЯТЛӘРЕ

 

Гаделлек һәм бурлык

Булган бер кеше Мәскәүдаме. Петербхрдәмы, Казандамы, анысын белмәдем, бергә йөрмәдем Аның булган өч улы. Бу кеше үлеп киткән Уллары аталарының байлыгын бүлешергә керешкәннәр. Бүлешә торгач, аның ат башыдай алтыны килеп чыккан. Алай иткәннәр егетләр, болан иткәннәр, бу алтынны бүлә алмаганнар. Аны бүлмәскә, сакларга булганнар Биек таскакъ ясап, алтынны югары күтәреп саклый башлаганнар. Бер атна берсе, икенче атнада икенчесе, өченче атнада иң кечесе сакларга барган. Бервакыт кече-егет йөгереп кайткан да: , Безнең алтынны урлаганнар, дигән Болар бик аптырашта калганнар, бергәләшеп киңәшкәннәр. Сөйләшә торгач Безнең алтынны, мөгаен, бик озын буйлы кеше алгандыр, таск.ткъка тик андый кешенең генә буе җитә, исеме Муса, үзе сакал-мыегын кырып йөри торган матур кеше булырга тиеш,— дигәннәр Егетләр алтынны эзләп юлга чыкканнар. Бара торгач, аларга бик озын бу илы. сакал-мыегын кырган бер кеше очраган Исемен сораганнар Исемем Муса.— дигән теге. Әһә-ә. безнең алтынны син урлагансың икән, кая яшердең, китереп бир' дип. болар бу кешегә бәйләнә башлаганнар Алтыныгызны мин алмадым, күрмәдем, бу якларга беренче килүем, нәрсә югалтканыгызны белмим, дигән юлчы. Шулай да егетләр аны җибәрмәгәннәр, үзләре белән бергә алын киткәннәр Батар каршысына бер карт килеп чыккан Ул карт әлеге юлчылардан: — Сезгә юлда бер хатын очрамадымы? — дип сораган. - Очрады, дигән егетләр,— ул хатын дөя өстендә иде. дөясенең сул як күзе зәгыйфь, airy теше ерык иде. дөянең бер ягына бал аскан булырга кирәк, икенче ягына серкә асканга охшый. — дип сөйләгәннәр әлеге картка. Бу сүзләргә тәмам ышанган карт үзенең хатыны артыннан бармаска булган. Минем хатын турында болар белеп сөйлиләр, аны талап үтергәннәрдер. хәзер хатыным артыннан баруның кирәге юк,—дигән һәм. кире борылып, егетләр белән бергә китеп барган. Болар бергәләшеп патша сараена керергә булганнар. Безне патша үзе шәригатьчә хөкем итсен. - дигәннәр Патша бу юлчыларга үз җиренә керергә рөхсәт итеп, хезмәтчеләренә ал арны ашатырга кушкан. Патша хезмәтчеләре аш китергәч, егетләрнең олысы: Патдызы сирәк икән,—дигән. Аңа уртанчысы кушылып: Ае ярты гына икән,— дигән. Ә кече энеләре: Сезнең борыныгыз сизәме, бу аштан эт исе килә.— диг >и Ә олы егет ашка карап-карап утырган да: Бер дә гаҗәп түгел, патша үзе дә бер карагол малае икән, тур заттан түгел икән,— дип өстәп куйган. Юлчыларга аш биргән ялчылардан патша: — Нәрсә ишеттегез, нәрсә сөйләделәр? дип сораган Вышка. манара Б Ялчылар егетләрнең нәрсә сөйләгәннәрен әйтеп биргәч, патша унга калган Батар аштан ашны аера белә торган кешеләр икән, шәригатьчә хөкем итүе читен, монда баш кирәк,— дип үзенең хөкемен картны сөйләтүдән баш лаган Минем хатын юлга миннән алда чыгып киткән иде. аны бу дүрт егет юлда үтереп ташлаган.— дигән карт - Без аны тотмадык, ана тимәдек, үтермәдек. - дигәннәр егетләр — Алайса сез ул хатынны ничек беләсез5 дигән патша Дөя өстендә 6api an кешенең ха)ын икәнен белүе чиген түгел. ул диясеннән төшкән җирдә үлән аз гына изелеп калган Сул күзе зәгыйфь дөя ук Ягын ашап бара, алгы теше ерык дөя ашаганда үләннең уртасы утырып кала тешенә эләкми Дөянең уң ягында бал булганын, юлга бал төшеп, кортлар /кыелганнан, ә сул ягында серкә булуын бер ягы кибеп, корып барганнан белеп була, дигәннәр егетләр — Без боларны юлга карау белән, ул хатынны күрмәеэк тә әйтә алабыз, дип өстәгәннәр - Синең хатыныңны батар тотмаганнар, үтермәгәннәр, үзләре шулай ' күпне белә торган кешеләр, бар. хатыныңны теләсә кайдан эзләп тап' дип. патша бу-картны сарайдан чыгарып җибәргән Инде эшнең төбе дүрт егеткә калган Патша бу егетләрдән Алтыныгызны Муса алганын ничек белдегез,— дип сорагач, алар Муса биек кеше, анда Мусадан башка кешенең буе җитәрлек түгел, алтынны ул гына алган, дигәннәр - Алтыныгызны мин күрмәдем, алмадым, кайда икәнен дә белгәнем юк. днгән Муса Патша «Бу егетләр бик күпне беләләр, инде аларны ничек хөкем итәргә», дип уйлап утырганда, янына кызы килеп: - Әти, син рөхсәт итсәң, мин аларга юмак сөйләп бирер идем дигән Әтисе рөхсәт иткәч, патша кызы аларга юмак сөйләргә керешкән «Бер зифа кыз белән егет бер берсенә гашыйк булганнар Егет - алырга, кыз барырга сүз куешканнар Ә кыз үсеп җиткәч, әтн-әнисе аны башка егеткә кияүгә биргән Кода кодагыйлар җыелган Мхзыкантлар килгән Бик зур тун ясаганнар Туйлар уйналып, үз вакыты җиткәч, кияүне кыз куенына керткәннәр Шул вакыт кыз йомарланып елый башлаган, кияүне үз янына китермә) >и. кочаклатмаган Кияү бик аптыраган Нигә болай елыйсын, нигә йомарланасын5 Мин сине сөям, син нигә мине сөймисең? Сөймәгәч, мина килергә ник риза булдың5 дигән Әйтсәм әйтим, минем бер шартым бар. днгән кыг Нинди шартың бар, сөйлә! дигән егет Кыз үзенең шарты турында сөйләп биргән Кече яшьтән бер егет белән бер беребезгә гашыйк булган идек Ул мине алырга, ә мин анар барырга сүз куешкан идек Әгәр башка кешегә кияүгә барсам, әүвәл шушы егеттән рөхсәт алырга булган идем Күнәме ул. юкмы, анысында эшем юк. ләкин ул егетне күреп вәгъдәмне үтәргә тиешмен, днгән Алайса, бар да беренче егетең белән шартыңны үтәп кил' дигән кияү Кыз чыгып киткән Бара торгач, моның карт ысына бурлар очраган Алар моның матурлыгына кызыкканнар, у «ен кочакларга, әйберләрен алып калырга уйлаганнар Сөйләшә торгач, бу өч бур куркып калган: — Моны кочаклап- эшне бозарбыз, киемнәрен саткан вакытта тотсалар, тагын да хур булырбыз' — дип. кызны үз юлына җибәргәннәр Бурлардан котылып киткәч, кыз беренче егете яшәгән өйгә килгән дә ишеген дөбердәтеп Ишегеңне ач. мин синең янына шартымны үтәргә килдем, дигән Ә беренче егете Син хәзер мина кирәкмисең, барган кешең белән бул. мин инде риза' днгән Һәм кышы хәтта өенә дә кертмичә кайтарып җибәргән Кыз. өенә кайтып, нәрсә булганын сөйләп биргән дә кияве кочагына кер гәи» Юмасын сөйләп бетергәч, патша кызы уйланып торган да шәригатьчә хөкем итүне сораган егетләргә өч сорау биргән Беренчесе кояшына кертмәгән никахлы хатынын яшьлек шартын үт.пи рсргә жибәргән кияү. сезнеңчә, гадел егетме? Әллә изар булганмы. Икенчесе яшьтән сү ' куешкан әүвәлге егетенә баргач, кышы ризалык белән өенә кайтарып жибәргән яшь кеше гаделме, әллә изәрме? . Өченчесе зифа кызны күргәч, әйберләрен алырга уйлап, соңыннан бер дә тимичә аны үз юлына жибәргән бурлар гадел бурлармы, әллә изәрләрме Ике аты егет бу сорауларга — Никахлы егет тә. сүз куешып, сөйгәненә өиләнми калган егет1 тә гаделлек күрсәткәннәр, кызның юлына чыккан бурлар да гадел бурлар булганнар, дип жавап биргәннәр Ә егетләрнең иң кечесе: Хатынын егете янына жибәргән яшь кияү дә. яраткан кызына■ ишек ачмаган, аны бер үпмичә өенә кайтарып жибәргән егет тә изәр кешеләр, кызга тимәгән, әйберләрен алмаган бурлар да изәр бурлар.—дип әйткән Патша кызы базарның жавапларын тыңлаган һәм Мусаны сарайдан үз юлына чыгартып жнбәрткән Аннан әтисе янына барып — Каракны тоттым, инде үзең хөкем ит. дигән Патша егетләрне үз янына чакыртып: - Алтыныгызны Муса алмаган, кече энегез алган, кайтыгыз да алтыныгызны табып бүлешегез! — дигән Батар кайтып киткәннәр Алтынны бүлешкәннәрме. юкмы анысын белмәдем. алар белән йөрмәдем, үзләрен күрмәдем. Ләкин патша аны бүлешергә кушкан Омск өлкәсенең Тары районы. Кип-Ку.иар авылында 1940 елның 15 июнендә Юма Әбдрәшигов- шиМехәммәт Садри чзып алды.- Хәйяр белән Мәкер әйяр белән Мәкер турында ишеткәнегез бармы? Булмаса. сөйлим. Борын заманда Хәйяр белән Мәкер кушаматлы ике кеше булган, һөнәрләре хәйләкәрлек һәм мәкерлек булган Алар икесе бер хатын белән яшәгән Бер хатын белән торганлыкларын үзләре дә белмәгән Бервакыт базарда алдапйолдап йөргәндә, базарның мәкерлеге һәм хәйяр- лыгы сизелә башлаган Шуннан Мәкер йөгереп өенә кайткан да ■ Әй. хатын, минем мәкерлек сизелә башлады, миңа көн булмас, инде нишләргә? — дип сораган Ә хатын ана Әй. чынлап та күңелсез хәлдә калгансың, син инде бер як читкә качып кит' — дигән. Хатын моның юлына азык әзерләгән пешкән казның уртасыннан икегә ярып, ярты казны, бер бөтен ипинең яртысын биргән Мәкер азыгын төйнәгән дә юлга чыгып киткән Озакламый Хәйяр да йөгереп кайткан һәм: — Әй. хатын, минем хәйярлыкны сизделәр, инде нишләргә? — дип киңәш сораган. — Эшең күңелле түгел икән, сиңа бер як читкә китеп югалып торырга кирәк! — дигән һәм юлына Мәкердән калган ярты каз белән ярты ипине төреп биргән Шулай итеп. Мәкер артыннан Хәйяр да юлга чыккан Болар кая барганлыкларын үзләре дә белмәгәннәр Бара торгач, Хәйяр Мәкер артыннан куып житкән Хәлләре беткәч, икесе бер урында ашарга утырганнар Шулчактабер- беренең ашамлыкларын күреп гажәпкә калалар Чөнки боларның яртышар казын беректерсәң, яртышар ипиен бергә кушсаң, икесе дә бер кулдан чыкканга охшыйлар Мәкер Хәйярдән сорый. — Син. юлдаш, кай жирдә торасын3 -» Каралты урамында торам, ди Хәйяр ' Гакылга зәгыйфь, исәр Х Анда кан тештә торасын» Зариф байлар рәтендә,— ди Хәйяр Ә хатыныңның исеме ничек? — дип сорый Мәкер Хатынымның исеме Балдахмы,— дип җавап бирә Хәйяр Хи-хи-хи,— ди Мәкер, нигә юкны сөйлисен. \л минем хатын, ә ул йорт минем йортым - Менә иске авыздан яна сүз. нишләп ул синен хатын булсын, ул минем хатын, минем йортым' — ди Хәйяр Бәхәсләшә торгач, болар сугыша башлыйлар Бит-башлары тырналып, авызборыннары канап, хәлдән тайгач — Монда безгә сугышып бәхәс бетмәс, әйдә, аның кем хатыны икәнен үзеннән сорыйк, дип, борылып өйләренә кайталар Өндә Сип Мәкер хатынымы, әллә Хәйяр хатырымы? дип сорыйлар батар Ә хатын Бүгенгәчә икегезгә дә хатын идем, инде кайсыгызның һөнәре артык булса. шуның хатыны булырмын. - дип җавап бирә Алай булса, әйдә, миңа ияр ди Мәкер Хәйярга Башта һөнәремне мин күрсәтәм' Болар базар янындагы бер кибеткә керәләр Кибеткә керү белән Мәкер кибетченең кесәсенә тыгылып, акчалы янчыгын ала Ачып караса, эчендә йөз сум акчасы бар икән Мәкер үзенең исеме язылган балдагын да >алып, янчыкны тиз генә кибетченең кесәсенә кире төшерә дә. Каравыл, каравыл! Кибетче минем янчыгымны урлады' дип кычкыра башлый Батар янына тиз генә килеп җиткән стражник. Мәкерне көчкә туктатып, нәрсә булганын ачыграк сөйләргә куша Мәкер Менә бу кибетче янымдагы акчалы янчыгымны эләктерде, дип тагын акыра башлый Бу хәшәрәтне мин беренче күрәм. монда юкка бәйләнеп тормасын ди кибетче Алдалый ул. алдалый, ди Мәкер, ышанмасагыз. янчыгын карагыз, янымда йөз сум акчам белән исемем язылган балдагым бар иде' Кибетче ачуланып ■ Менә карагыз, стражник әфәнде, у з акчам, үз янчыгым, дип кесә сеннән янчыкны алып бирә. Стражник янчыкны ачып караса .акча чынлап та йөз сум икән, исеме язылган балдак та Мәкернеке икән Шулай итеп, кибетчене көлкегә калдырып. Мәкер йөз сум акчалы була Инде Хәйярга чират житә Шул көнне эшер меңгерләрдә, кешеләр йоклар га яга башлагач. Хәйяр Мәкерне ияртеп, патша сарае янына юнәлә Сарай янына җиткәч, башта Хәйяр. аның артыннан Мәкер койма аша сикереп төшә ләр дә каз абзарына керәләр Хәйяр ике казны тиз генә ботарлый да ашханәгә кереп, аларны пешереп ашый башлый Мәкерне лә ашарга чакыра Мәкер нең коты ботына җиткән була «Юк, ли ул. әйдә, моннан китик, патша нын берәр каравылчысы уянса, харап булырбыз, безне үтерерләр» ди «Курыкма. in Хәйяр монда куркыныч түгел элек тамакны туйдырыйк, патша нын үзе янына керәбез эле» Төп уртасы авышып, сарандагылар йокыга талгач. Хәйяр «Әйдә патшаның үз бүлмәсенә керергә вакыт җитте», ди Кирәк була калса дни. батар сарай пешекчеләренең киемнәрен киенеп, саклык белән һәм тиз-тнз генә патша бул мәсенә килеп керәләр. Патша тәмле йокыга талган Ул йомшан вакытта нәкт. нәни бала шикелле узен бишектә тнрбәттереп йокларга ярата икән Аны бер гүзәл кыз тирбәтә икән Тирбәткән вакытта йоклап китмәсен өчен патша кыздан сагыз чәйнәттерә икән Кыз. патшаны тирбәтә-тнрбәтә кузен йомган арада. Хәйяр сиздермәстән генә бишек астына яшеренә Ипләп кенә кызның авызына кыл тыга һәм шул кылга ябыштырып кыз анытмндагы сагызны тартып әла Кыз баскан килеш йокыга китә Катырак йокласын өчен Хәйяр аңар хушын җибәрә торган дару иснәтә Кы». идәнгә ягып, рәхәт йокыга тала Хәйяр инде Патшаны үзе тирбәтә башлый Ә Мәкер коты алынып бер почмакта тора һәм «Әйдә киттек, хатын синеке булыр пшһар китик моннан ■ дип ялына Хәйяр анар дәшми, патшаны тирбәтә бирә Бераз тирбәткәннән сон Хәйяр н«*»к >рәк бер тавыш белән Падишаһым, сезгә бер сорау биримме» ди Сора. сора, ди патша Сезнең алтын көмешегез кайда? И, син аларның кайдалыгын беләсең ич. күрше бүлмәдә генә. — Аларның барысын да алыйммы, әллә үзегезгә дә калдырыйммы? - ди Хәйяр. - Барысын да ал. барысын да! — дип җавап бирә патша йокы аралаш. — Китик инде зинһар, ди Мәкер калтыранып Хатын синеке булыр, бер нәрсә дә алмыйк! — Юк.— дн Хәйяр. алтын-көмеш белән кайтмасак. Балдахчы безгә ышанмас Патша күрсәткән бүлмәгә кереп, батар алтынны күтәрә алганын бер; көмешне икенче капчыкка салып, сарайдан чыгып китәләр дә өйләренә кайталар. Я. инде кем хатыны буласың? — диләр Хәйяр белән Мәкер, күргән-белгәннәре. эшләгән эшләре турында сөйләп. — Синең хатының булам.— дн Балдахчы Хәйярга. Тан атып, кояш шактый күтәрелгәч, патша үзенең бишегендә уянып күзен уып ятканда, янына курка-курка гына кереп, аңар кемнеңдер ике казны бугазлап. пешереп ашап киткәнен, казларның мамыклары гына тузгып калганын хәбәр итәләр. Патша гаҗәпләнеп: Каз абзарына керергә кемнең дә батырчылык иткәне юк иде. анда кем керә алган икән? дип. бишегеннән сикереп тора. — Болай булгач, кассаны да карарга кирәк! Кассаны карасалар, анда алтын да. көмеш тә юк — бернәрсә дә калмаган икән. Патша тиз генә вәзирләрен җыеп алып гакыллата: — Әйтегез, сарайга кем кергән, алтын-көмешләрне кайдан эзләп табабыз? — ди. Вәзирләр арасыннан бер кыюрагы: «Төнлә каз абзарына керергә, сарайдан алтынкөмешләрне алып чыгарга кем батырчылык иткән, шул кеше үзен белдерсен, патша хәзрәтләренә килеп күренсен, ул кеше бертөрле җәзага да тартылмас, алтын-көмешнен яртысы үзенә бирелер», дин. белдерү язып ябыштырырга киңәш иткән Бу белдерүне, билгеле. Хәйяр да укый һәм хатыны белән гакыллашып: «Нәрсә эшлибез.-'» дип сорый Хатыны «Барма, алтын-көмешләребезне дә алыр, үзеңнең дә башыңны чаптырып харап итәр»,— ди. Хәйяр уйлап-уйлап гора да. ни булса да булыр, башымны чаптырса чаптырыр, ди. китә бу патша сараена. — Падишаһым-солтаным. туздырып чабата олтанын, сараеңда мин йөрдем, ике казыңны мин ашадым, бүлмәңә кердем, алтын-көмешләреңне мин алдым, инде тиешле җәзаңны бир! — дн Хәйяр. - Бу эшкә сине кем мәҗбүр итте? — дн патша — Хатын,— ди Хәйяр без Мәкер белән икебез бер хатын белән яшәгәнбез Бәхәсләштек. Хатын безгә кайсыгызның һөнәре артык булса, шуныкы булам, диде, һөнәремне күрсәтәсем килде. Аннары синең, тәмле йокысын качырып, үсмер кызны аяк өсте бастырып тирбәттерүеңә дә ачуым килде Инде хөкем ит. падишаһ, хатын минекеме, әллә Мәкернекеме? Алтын-көмеш миндә каламы, сиңа кайтамы? — Хатын сиңа булсын, ә алтын миңа кайта,—дип. патша алтынны бирмәгән. алдаган. Аннары, бишектә йоклап өйрәнгәнгә, оятыннан гади караватта йоклый башлагач, сырхауга сабышкан да үлгән. Ә Хәйяр үз хатыны белән әлегәчә бергә дус булып рәхәтләнеп торалар икән. Мәкер исә' әле дә курка- курка гына мәкерлек итеп йөри ди. Омск өлкәсенең Дзержинский районы. Үләнкүл авылында 1940 елның 6 июнендә Баки Хөсәенов- тан Мөхәммәт Садри язып алып эшләде