ҖӘҮҺӘРЛӘРГӘ ТУЗАН КУНМАСЫН
Татарстанда СССР. Сәнгать академиясе. Бөтенсоюз декоратнв-кул эшләре һәм халык сәнгате м/зее. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты ТАССР Художниклар һәм Язучылар союзлары катнашы белән оештырылган комплекслы гыйльми экспедиция эшләде Бу экспедиция алдына куелган практик максат халык һөнәрчеләре эшләгән эшләрне җыеп Бөтенсоюз музеенда Татарстан коллекциясен туплау һәм Татарстан китап нәшрияты чыгарасы альбом өчен материал әзерләү булса фәнни максат милли культурабызның үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнү. халык һенәрчеләрен барлау хәзерге авылның ничегрәк бизәлүен күздән кичерү буЯды Өйрәнү-эзләнүләрдә сәнгать фәннәре докторы Н Воронов, сәнгать фәннәре кандидаты Д Вәлиева. РСФСРның атказанган рәссамы Ә Тумашев ТАССРның халык рәссамы Т Хаҗиәхмәтов РСФСРның атказанган культура хезмәткәре К Миңлебаев тарихчы Ж, Мөхәммәтшин сәнгать белгече Г Павелковская катнашты Экспедициянең җитәкчесе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. сәнгать фәннәре кандидаты С Червоннаядан шушы ойрәнү вакытында республикабызның төрле районнарыннан җыелган материаллар, халык сәнгатенең бүгенгесе һәм киләчәге турында тупланган фикер һәм уйланулары белән уртаклашуын үтендек 1. Чишмә Чишмәсе лә чишмәсе* Тешне сындырырлык салкын саф су бер киртләчтән икенче киртләчкә челтер-челтер ага да ага Чишмәнең көмештәй челтерәве Кукмара районындагы Россия- колхозы басуында комбайннар гүләвенә шигъри ямь өстидер, кичке эңгергә талган Сәрдекбаш поселогының тынлыгына бертөрле моңсулык бирәдер сыман Ә чишмә өстендә бизәкләп- уеп эшләнгән, әкияттәгедәй матур, бәләкәй генә бер өй нурланыпбалкып утыра Өйчекнең кыегына .алтын ■ әтәч менеп кунган Гүя ул — Пушкин әкиятеннән Тукай шигърияте аркылы егерменче йөз башында ук татар поэзиясендә урын алган әтәч менәмен» салават күпередәй койрыгын чөеп, канатларын җилпеп, кычкырып җибәрер шикелле Бу бәләкәй өйне дә. әтәчне дә агачтан эшләгән кеше Мөхәрләм Ихсанов. колхозның партоешма секретаре Г Низамов сүзләре белән әйткәндә, алтын куллы кеше Юк. һич тә мактап әйтүе түгел партком секретареның, гаделлек шуны таләп ит» бу ааыл остасының барлык һөнәрен саный китсәң ул механизатор да. төзүче- коручы да, архитектор да. үзе үк гидротехник та һәм әлбәттә балта остасы да икән Казан артындагы районның исеме нәкъ әнә Мөхәрләм шикелле һөнәр ияләренең гаҗәеп зур осталыгына сокланудан килә да инде Балтач авылы. Балтач районы Татарстанда эшләгән комплекслы гыйльми экспедиция алдына куелган төп максат Арча Балтач. Кукмара. Саба районнарында яшәүче һөнәр ияләренең иҗатын өйрәнүдән гыйбарәт иде Аннары без. Пит- рәч районы аша Казанга сугылып Каманың аргы ягына — Куйбышев. Алексеевск. Әлки районнарына барып чыктык Экспедициябезнең ■ комплекслы» дип аталуы аның берничә оешманы эченә алуыннан яки төрле профессия әһелләре (борынгы һәм бүгенге сәнгатьне өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре язучы һәм рәссамнар) катнашканнан гына түгел, ә бәлки безне кызыксындырган мәсьәләләрнең күп торле булуыннан да килеп чыга борынгыдан калган сәнгать әйберләренең саклануын, бүгенге авылның эстетик йөзен, художество һөнәрчеләренең киләчәген, үзешчән осталарның иҗатын, авыл жирендә төзелгән музейларның ни белән шөгыльләнүен, халыкның милли художество культурасын үстерүгә хезмәт итәрлек нинди резервлар барлыгын аныклау. күрү һәм ойрәнү иде ниятебез Әйтүе ансат та бит моннан йөз ел чамасы элек тукылган-чнгелгән көнкүреш әйберләрен табуы алай ук җиңел түгел бердән алар бүгенге көндә кулланудан чыгып беткән; икенчедән, мондый үрнәкләрнең күбесе югалган. таушалган-тузган яки бөтенләй ташланган Ә бит безгә әле бүген дә кыйммәтен җуймаган әйберләр кирәк Бел шг- ларны кыска вакыт эчендә эзләп табарга, җае чыкса, музей өчен сатып алырга, анда да әле һәркайсының кайчан һәм кем тарафыннан эшләнгән булуын аныклап, кәгазьгә теркәргә тиешбез Музейда һәммә нәрсәнең дә исеме тәгаенләнгән булса гына кызыклы Югыйсә аның кыйммәте әллә ни зур булмый Останың исеме югалырга тиеш түгел Татар халкы киң күңелле бит ул. Еш кына әтиәнисенең. әби-бабасының төсе итеп сакланган кыйммәтле нәрсә өчен акча алмый, ул аны үз кулы белән музейга бүләк итә: — Һич тә малга кызыгып бирүем түгел, мин аны гомердә дә сатмас идем. әйдә, бүләк булсын... — Сугыш елларында да сатмадык, хәзер аны сатарга калмаган, тормышыбыз әйбәтләнде Музейга кирәк булганга гына бирүем — Әнием төсе итеп саклый идем Мин үлсәм яшьләр аның кадерен белмәс Ичмаса. музейда саклансын Кайбер авылның яки төбәкнең истәлекле әйберләрен (сәнгать әсәре буларак кыйммәткә ия булырдайларын) фотога төшерәбез. рәссамнарыбыз сурәтен ясап ала. Әйтик, Әтнә Күпербаш. Балтач. Шөңшеңәр авылларында матурлап-бизәп эшләнгән өйләр. Казиле Кәчимир, Яңа Үргәгар авылларында агачтан яки таштан салынган һәм беркем беркайчан*язып чыкмаган мәчетләр, иске зиратларда сакланган матур каллиграфияле борынгы кабер ташлары (бу өлкәдә безгә Болгар дәүләт тарих-архитектура заповеднигы директоры Җәмил Мөхәммәт- шин зур ярдәм күрсәтә) Болгарда һәм Биләрдә археологлар казып яткан чокырларның бормалы юлларын өйрәнәбез. X—XII гасырларда Бөек Болгар осталары ясаган керамика әйберләрен профессор А Халиков кулыннан музей өчен кабул итеп алабыз Татарстанда борынгы традицияләрне дәвам иттерүче тармаклар яки бөтенләй яңа художество промыселлары белән танышабыз җирле промышленность чыгара торган продукциягә карата соклануыбызны белдерәбез, кимчелекләрен әйтәбез, ул предприятиеләрдә эшләүче оста куллар белән әңгәмә алып барабыз, җитәкчеләргә киңәшләр бирәбез, авыл Советлары мәктәп, клуб, музейларда халык сәнгатен барлау җыю һәм саклый белеп саклау кагыйдәләрен өйрәтергә тырышабыз һәммә җирдә безне ачык чырай белән каршы алалар, ярдәм кулы суЗарга әзер торалар Югыйсә без бер айдан ким вакыт эчендә сигез районда, кырыклап авылда яки поселокта булып, музей өчен 60-70 күркәм әйбер тапмас идек, йөздән артык истәлекле урынны күреп авыл халкының өйләрендә, һөнәр ияләренең остаханәләрендә. сәнгать промыселлары предприятиеләрендә булып, меңнәрчә сәнгать әсәрен күреп өлгерә алмаган булыр идек Ә бит без күргәннәр арасында ничаклы әйберләр — күнгә төшерелгән бизәк, тукыма, чигү ювелир үрнәкләре рәсемле яки матур язулы шәмаилләр һ б бик күп сокланырлык нәрсәләр дә бар Халыкның көнкүреше бе)гән кызыксынабыз Авыл культурасын тудыручы һәм аның өчен үзләрен җаваплы санаучы осталарны күреп сөйләшәбез Предприятиедә яки өйдә эшләүче күпме кешенең, кайвакыт еллык план айлык план үтим дия-дия. атабабадан килгән гүзәл традицияләрне онытырга. җиңел кулдан продукция җитештерү юлына басарга мәҗбүр ителүен күреп көенәбез Авыл клублары, мәктәп музейлары, картина галереяларында сакланган җиһазларны күреп сөенәбез Арча районындагы Казиле авылында гаҗәеп бер корылмага — авыл җирендә сирәк очрый торган таш мәчеткә юлыктык Татар халкының архитектурасы тарихына кагылышлы фәнни хезмәтләрдә бу корылма турында әле моңарчы берәүнең дә язганы юк Бары тик авыл халкының буын- нан-буынга. телдәнтелгә күчеп килгән хикәяте мәчетнең салыну тарихын онытмаска ярдәм иткән Безгә аны шул авылда гомер кичергән Солтан абзый Гыйлфанов сөйләде Казиле мәчете XIX гасырның азагы һәм XX гасыр башында корылган, архитектурасында Казан осталарының кулы сизелә (шуннан алда гына— 1890 елда—Әҗем мәчете җиткерелгән була), кирпечне дә губерна каласыннан ташыйлар, витражлар өчен төрле төстәге пыяланы да шуннан китерәләр авыл җирендә агач мәчетләр җиткерү стилен дә читләтеп үтмиләр — иркен зал булдырып, манараны төньяктагы очына ук чыгарып утырталар осталарны мишәр якларыннан да. Балтач белән Чүти- дән дә чакырталар Әллә ни бизәп тә эшләнмәгән инде югыйсә шулай да мәчет гаҗәеп мәһабәт күренә Аның кирпечтән сырлап салынган диварлары да. михраб ягында төрле төстәге пыяладан корылган витражтәрәзәсе дә бер күркәмлек биреп тора Мәчет бинасы яхшы сакланган, һәм анда хәзер авылның культура йорты урнашкан. Бары тик 1978 елгы җил-давыл гына мәчет манарасының очындагы айны очыртып төшергән. һәм хәзер ул (бакырдан өреп тутырылган ай үзе бер сәнгать әсәре') мәчет каршындагы бер өйдә саклана Казиле мәчете үзенең оригинальлеге белән дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи биналар исемлегенә кертелергә, шулай ук Татарстанга багышланган альбомнарда һәм архитектура басмаларында һичшиксез урын алырга лаеклы Халык иҗатының традицияләре зур биналар, әйтик, агач мәчет кору эшендә дә нык чагыла Әмма аларның күбесен хәтта әле сәнгать белгечләре дә юньләп белми Шул ук вакытта әлеге корылмаларга җәмәгатьчелекнең игътибары артуын респуб- ликада аларны төзекләндерү эшенең жайга салынуын, дәүләт күләмендә кайгыртучан- лык күрсәтелүен әйтеп үтәргә кирәк. Кукмара районының Уразай авылында узган гасырда ук салынган агач мәчет реставрацияләнеп беткән диярлек — түбәсен дә яңадан япканнар, мәһабәт манарасын да сипләгәннәр Шундый зур эшләр төгәлләнгәннән соң. ул бинада туган якны өйрәнү буенча мәктәп балалары жыйган музей экспонатлары коллекциясе бик әйбәт сакланачак Шул ук районның Кәчимир авылындагы агач мәчетне дә элекке хәленә кайтару мәсьәләсе хәл ителгән. Архитек тура массаларының бер-беренә ятышып торуы, пропорцияләренең тәңгәл килүе гүзәл сәнгать әсәре тудыра аның берберенә беректереп, өч буйдан салынган бинасы бер түбә астына сыенган, сигез почмаклы биек манарасы катлы-катлы итеп эшләнгән, урта бер җирендәге балкон балю- страдабаганалар белән түгәрәкләп уратып алынган; өскә таба очлайган манара зәңгәр күккә төбәлгән Кайсыбер мәчетләрдә бүгенге көнгәчә кыйммәтле эчке жиһазлар сакланган Халык архитектурасының андый үрнәген без Әлки районындагы Яңа Үргәгар авылында күрәбез Анда. Шәрык илләреннән килгән паласлар белән беррәттән, шул авылның оста чигүчеләре тамбурлап, чәчәк бизәкләре төшереп чиккән затлы нәрсәләр, бизәкләр уеп төшерелгән соклангыч мөнбәр, шулай ук мондагы шәмаилнең каллиграфияле язуы һәм төсләре дә уңмыйча саклануы аеруча ямь бирә Ә инде биредә ювелир сәнгатенең төрле өлгеләре һәм борынгыдан калган китапларның да булуы мәчетне музейга охшата. Сәнгать тарихы өчен фәкать мәчетләр генә түгел, матурлап-бизәп эшләнгән өйләр дә зур кызыксыну уята Мәсәлән Әтнәда колонналапсырлап салынган ике катлы йорт үзе генә дә ни тора Андый сәнгать әсәрләрен эстетик яктан дөрес бәяләү алар- ның яхшы саклануына игътибарны тагы да арттырыр иде Ә шулай да иЦ зур игътибарны борынгы татар зиратларындагы кабер ташларына юнәлдерү зарур Тарихчылар һ Йосыпов Ф Хәкимҗанов. Җ Мөхәммәтшин һ б галимнәр тарафыннан болгартатар эпиграфикасын өйрәнүгә күркәм өлеш кертелде күп кенә кабер ташларындагы язмалар бил геле бер фәнни системага салынды тарихи яктан тәгаен аныкланды эстетик яктан чыгып, һәркайсына лаеклы бәя бирелде Болгардагы тарих-ахритектура заповед- нигында җыелган кабер ташлары экспозициясе үзе бер музей тәшкил итә Татарстан АССР Берләштерелгән дәүләт музеенда да гаҗәеп зур кыйммәткә ия кабер ташлары коллекциясе тупланган Ләкин гомумән алганда, эпиграфика сәнгате әсәрләренә игътибар җитешми алар шул иске зиратлар урынында ташландык хәлдә мүкләнеп ята бирәләр Әйтик. Арча районының Олы Мәңгәр авылы артындагы борынгы зират әнә шулай ташландык хәлендә Ә бит анда дөнья бәясе торырлык сәнгать әсәрләре — XVI йөзнең беренче яртысы — • Казан ренессансы > на караган кабер ташлары ачык һавада, юл буенда ауган-түнгән килеш яталар* Ул ташларда, уйлап карасаң, архитектура, пластика, графика, шигърият сүхтәрнек матур язылышы — һәммәсе бергә килеп кушылган Әлеге кыйммәтле сәнгать әсәрләрен җимертми-нитми саклау — бөтенебезнең дә изге бурычыдыр Хәер, язулы кабер ташларының кыйммәте аларның борынгылыгыннан гына да килми Әйтик. Балтач районы. Түнтәр авылы зиратында сакланган кабер ташларындагы язуларга карап, әлеге милли сәнгатьнең үзгәрү рәвешен һәм XVIII йөздә нинди булганын аермачык күзалларга мөмкин Күлле-Киме зиратындагы кабер ташларына матурлап язылган язулар бу төр халык сәнгатенең әле бүген дә яшәвен раслый Бу хәл үзе генә дә ташка язу сәнгатен монументаль-декоратив пластикага җайлы гына кертеп җибәрү мөмкинлеген ача Бөтенроссия музеена Арча районының Казиле авылында яшәүче колхоз пенсионеры Фатих абзый Закиров. Балтач районның Шөңшеңәр авыл ы колхозчысы Мөнәвәрә апа Хайруллина өйләрендәге шәмаилләрне бүләк итеп бирделәр Куйбышев районының Ямбакты авылында яшәүче Бибисара Хәйруллина өендә дә без милли орнамент төшерел язылган шәмаил күрдек. Татар авылларында ишек яисә тәрәзә башына элеп куела торган шәмаилләрнең, әлбәттә, һәр- кайсы да сәнгать әсәре була алмый Әмма Коръән аятен ничек җитте алай гына күчереп язган, бернинди бизәк-рәсем төшермәгән урта кул әйберләр арасында зур осталык белән язылган, рәсем яки орнамент- бИМКлар төшерелгәннәре дә очраштыр- галый Андыйлары. һичшиксез, татар халык сәнгатендә лаеклы урын алырга тиеш Әйтик. Әлки районының Иске Үргәгар авылында пенсионерка Минҗиһан апа Кәш- шафова музейга бүләк итеп биргән шәмаилнең тексты типографиядә басылган Ул каллиграфия остасы Исмәгыйль Нәҗметдин улы Шәмсетдинов (Әйш.» авылыннан) язганнан соң рәссам А Кокаревның Казандагы типо-хромо-литографияссндә НЮ2 елны басылган булып чыкты Кызганычка каршы, республика музейларында шәмаилләр аз җыелган, әле анда да фондта гына сакланып экспозициягә бик сирәк очракларда куела Ә бит бу чыи- чынлап халык сәнгате' Рус халкы борынгыдан калган икона-сурәтләргә сак караган кебек, татар халкы да сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп эшләнгән (матур каллиграфия белән беррәттән. милли орнаментны да эченә алган) шәмаилләрне кадерләргә хак- ч.1 Игътибарга шунысы лаек халыктан чыккан осталар дин сүзләре урынына еш кына тапкыр-зирәк мәкаль-әйтем яки бәет сүзләрен, яисә Тукай шигырен, ә менә революциядән соң — Совет хөкүмәтенең лозунгларын язып куя торган булганнар. 2. Халык осталары Казан татарлары арасында көмешчеләр һәм бүтән төрле осталар борын-борыннан ук яшәп килгән Әмма бу өлкәдә эшләргә омтылучыларның саны торган саен кими бара Әйтик. Саба районының Тенеки авылында халыктан чыккан Хәбибрахман Ганиев үз кулы белән күпме беләзек, йөзек, алка, чулпы җитештергән — һәр нәрсәне дә күңел биреп эшли-эшли. күпме кешене сөендергән' Ата-бабадан килгән һөнәренә үзенең улын да өйрәткән Әмма улының инде көмешче булып Калырга исәбе юк бигрәк мәшәкатьле мондый эш белән бүгенге көндә - тамагыңны туйдыра’ алмыйсың Бу авылда янә дә бер көмешче — Фәттахетдин абзый Хисамиев моннан ике-өч ел гына элек дөнья куйган Без аның кулы белән эшләнгән зиннәтле әйберләрне музей өчен останың хәләл җефете Өммекамал апа белән кызларыннан алдык. Әмма кайчандыр үзенең көмешчеләре белән дан тоткан төбәктә без бүтән бер генә останы да таба алмадык . Партиянең Саба район комитетында борчылып әйткән сүзләребезгә, әлбәттә, колак салдылар, киләчәктә ничек кенә булса да бу төбәктәге һөнәр ияләренә игътибар күрсәтергә булдылар Татар халкының ювелир сәнгатенә бөтенләй үк сүнәргә ирек бирмәс өчен, бүгенге көндә ниләр эшләргә кирәк соң’’ Безнең карашыбызча, иңәүвәл. халык арасыннан чыккан рәссамнарны, осталарны һәр төбәктә, һәр районда исәпкә алырга кирәк, аннары бу һөнәрчеләргә азмы-күпме кулы ятырдай яшьләрне беркетергә мөмкин булыр иде шуннан соң инде аларны, Татарстан Культура министрлыгы белән сөйләшеп иҗади производство комбинаты аркылы махсус заказлар белән тәэмин итү ягын кайгырту зарур. Әнә шулай дәүләт эше дип караган очракта сирәк һонәрләр белән шөгыльләнүчеләр саны да артыр, һәм алар башкарган затлы әйберләр дә бүгенге халык сәнгате өлгеләре сыйфатында музейларда лаеклы урын алыр иде Казан татарларының гасырлар буе яшәп килгән ювелир сәнгатен бетерергә — Россия Федерациясенең культура картасыннац сызып ташларга безнең хакыбыз юк' Республикада бу эшләрне киң күләмдә җәелдереп җибәрү мөмкинлекләре аз түгел Халык осталарының үз эшләрен профессиональ сәнгатькә якынлаштырырга омтылуыннан да бигрәк, аларның нәкъ шушы төбәктә элек-электән килгән милли традицияләрне дәвалТ^йтүләре кыйммәт Әйтик, без экспедиция вакытында Балтач районы. Шөңшеңәр авылында яшәүче балтачы — ей кыекларын, тәрәзә яңакларын, койма һәм капкаларны төрлечә бизәп, үз авылына да. тирәяктагы башка авылларга да ямь өстәүче Рәшит Гариповның хезмәт җимешләрен күреп сокландык Шул ук районның Исмәгыйль авылында халык остасы Мөхәммәтнәби Шәяхмәтовның тал чыбыгыннан гаҗәеп бер эстетик зәвык белән үргән өстәл, диван, карават, кресло-урындыкларын күрү бәхетенә ирештек Хәер, аның хатыны Зәкия апа да туку-чигү эшләре белән һич тә аннан калышмый икән Арча районының Әтнә. Мәңгәр авылларында кул осталарының хезмәтенә бүгенге көнне дә яшьләрнең игътибарлы килүен, аларның хезмәтенә хөрмәт белән каравын һәм әби-әниләренең һөнәрен дәнам итүен күреп сөендек Сөенмәслек тә түгел бит димәк, бу якларда милли сәнгатькә сүнәргә юл куймаячаклар' Кызганычка каршы, татар халкы сәнгатенең бүгенге көндә нинди хәлдә икәнлеге тиешенчә чагылмый, аның гүзәл казанышларын Татарстан сынлы сәнгать музАнда да. Зеленодольскидагы махсус халык иҗатын һәм этнографияне пропагандалаучы музейда да очрата алмыйсың Шулай ук сәнгать белгечләре дә үзләренең фәнни хезмәтләрендә бүгенге һөнәр ияләрен читләтеп үтү ягын карыйлар Ә бит бу төр» сәнгать автономияле республиканың социалистик культурасына турыдантуры бәйләнә, һәм аның казанышлары игътибарлы булуны, халык һөнәрчеләренең бүгенге хезмәтенә дәүләт күзлегеннән чыгып карауны, кыйм- мәтенкадерен белүне сорый 3. Үзешчән рәссамнар хезмәте Авылдагы үзешчән сынлы сәнгатькә аерым тукталмыйча ярамый Экспедиция вакытында без төрле авылларда энтузиастлар ясаган эшләрне очраттык. Арада акварель яки майлы буяу белән язылган табигать күренешләре дә. натюрмортлар да. чүкеп яки чокып ясаганнары да бар Балтач районы башкарма комитеты культура бүлегендә без әле генә республика ХаЬык иҗаты йортында үткәрелгән смотрдан әйләнеп кайткан шүрәлеләр»не. «су аналары»н күрдек. Үзешчән рәссамнарның хезмәтен бәяләүгә төрлечә килергә туры килә Әгәр андый рәссам, табигатьтән килгән сәләтен йомып .калдырмыйча, үзенең туган авылын матурлауга, бизәүгә юнәлдерә икән, бу. әлбәттә, мактауга лаек Колхоз бюджетына һич зарар китерми генә башкарылган мондый хезмәт еш кына хәйран уңышлы чыга Аның кыйммәте — үзенчәлекле булуында. башкалардан аерылып торуында, беркемне кабатламавында Ә инде үзешчән рәссам халык арасында популярлык казанган һәйкәл яисә картинага охшатып ясарга маташа ‘башласа — адәм мәсхәрәсе килә дә чыга ; Республика авылларында. кызганычка каршы, андый хәлләр дә очрый Олы Мәңгәрнең киң урамына кыйммәтле металлдан (титан) Казанның Культура һәм ял паркы алдындагы һәйкәлгә охшатырга тырышып «обелиск* әмәлләп куйганнар. Еш кына мондый «заказ*ларны үтәгән өчен колхоздан яки совхоздан шактый гына каералар Ә бит шул ук суммага худфондтан намуслы профессионалларны да чакырырга мөмкин булыр иде 4. Сәнгать промыселлары •„.Күпчелек предприятиеләрдә иҗади процессны оештыру әле һаман ныклы системага салынмаган. Киң массаларга чы гарыла торган продукциянең художество дәрәҗәсе һәрвакытта да югары булмый. Ка батланмау хас булган иҗади кул хезмәте бик аз керә. Билгеле, һәр промыселда үзәк фигура — халыктан чыккан оста, худож ник. Ләкин аның индивидуаль осталыгына еш кына тиешле бәя бирелми, иҗади зарурлыкка кирәгенчә игьтибар ителми...» • Правда* газетасының 1984 ел. 26 августында басылып чыккан баш мәкалә сендә әйтелгән бу фикерләр Арча милли аяк киемнәре производство берләшмәсендәге хәлләргә бигрәк тәңгәл килде Берләшмәнең баш художнигы Илдус Гайнетдинов белән без шактый озак сөй ләшеп утырдык. Мәскәүдә җиңел промыш ленность институтын тәмамлап кайтканнан соң Арчада әле өченче елын гына эшли. Татар халкының борын борыннан килгән читек чигү, күнгә бизәкләр төшерүнең эсте тик тәмен бәясен яхшы белә. Әмма пронз водстно берләшмәсендә катгый планлы эш барышында яшь белгеч ниләр генә майтара алыр икән? Берләшмә хәзер елына бер мил лнон пар чамасы аяк киеме чыгарса, киләчәктә ул күләмне икеләтү күздә тотыла. Казан күн берләшмәсеннән килә торган хромы да бит әле сыйфат ягыннай ташка үлчим) Бар син аңа катлаулы бизәкләр төшереп кара! Әле бит аның төрле экспери ментлар үткәрү өчен лабораториясе дә. осталар группасы да юк. Баш рәссам көннең көнендә иҗади булмаган эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Шунсыз планы да үтәлми бит әле... Арчаның үзендә яки берләшмәнең ун җиде филиалында яисә өйдә утырып эшләү чсләр тәшкил иткән чигү цехларындагы хатын-кызларның зәвыгы да гомумпродук циянең эстетик кыйммәтен күтәрүдә азмы күпме файда китерә ала. Шул берләшмәдә эшләүче Фазилә Гайнетдинова белән Гөл надия Галиәхмәтова чиккән читекләр юкка гына 1980 елны Лейпциг ярминкәсендә Ал тын медальгә лаек табылмагандыр лабаса Әмма андый сәнгать әсәрен җитештерү- өчен бит әле аның күне дә йомшак булырга тиеш, төс ягыннан да затлы булуы зарур, бизәген дә сайлый белергә кирәк, чигүчеләрне дә план үтәгәндәгечә куаларга ярамый... Татарстандагы иң яшь художество мәктәбе Арчада ачылган. Аның директоры Габделбәр Бәхтияров. мәктәп программасын нан тыш. балаларда әле тагын ничек кенә булса да күн производствосына мәхәббәт уятырга, өстәмә белем бирергә, киләчәктә берләшмә өчен кадрлар әзерләргә хыяллана. Хәер, ни генә димә, әлеге берләшмәдә күпме кеше янып көеп эшли, үзләре эшләп чыгарган аяк киемнәре белән һәркансыбыз- ны сөендерә, киләчәкне уйлый, кайгырта. Ә менә Питрәч керамика участогы бөтен ләй сүнгән, сүрелгән, киләчәккә дә өмете өзелгән. Егерменче елларда «Татарстан, артелендә гөрләтеп эшләп яткан осталар таралган: кайсы кочегар, кайсы каравылчы булып эшли... Керамика производствосының элеккеге данын кайтару өчен аны өр-яңадан торгызасы, борынгы халык сән гатенә якынайтасы, заманча мичләр, кип тергечләр булдырасы һ. б.. һ. б. кирәк булса, бүгенге көндә ипле генә эшләп килгән Кара дуган мебель фабрикасының Чепья цехына бераз гына игътибарны арттыру да бик җиткән. Анда Исмәгыйль осталарының тра дицнясенә таянып, иң гади кәрзинне дә. өстәл-урындыкны да хәйран гына матур итеп, челтәрләп үрәләр, һич югы. күргәзмә яки музей өчен продукция әзерләгәндә генә булса да чуар төсләрдәге полиэтилен чыбыкларны тал чыбыгы белән алмаштыр ган һәм ассортиментны яңабаштан карап чыккан — татар халкының милли тра днцняләренә якынайткан очракта, һичшнк сез. бу фабриканы гаҗәеп үзенчәлекле ху дожество промыселы дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин булыр иде. Моның өчен Балтач районында бөтен мөмкинлекләр дә бар? Игенче белән терлекчегә генә түгел, рәссамнарга да. реставраторларга да. музей хезмәткәрләренә дә. сәнгать тарихын ой рәнүчелоргә дә. укытучыларга да. культураның башка төрле өлкәләрендә эшләүче ләргә дә — һәммәбезгә дә авыл җирендә эш җитәрлек.