ҮРГӘ КҮТӘРЕЛГӘНДӘ
Моннан еллар элек расланган Мамадыш шәһәре гербында яшел иген ||\ !/\ кыры, алтыи бодай көлтәсе һәм ике көмеш урак сурәтләнгән Елъязмаларда V әйтелгәнчә, гербта әлеге якның бар нәрсәгә дә бай булуы тасвирланган Ул чорларда безнең якларда игенчелек, сәүдә, һөнәрчелек киң таралган булган. Пәнҗешәмбе көннәрендә шәһәрдә һәм авылларда базарлар эшләгән, елга бер талкыр — 7 июль көнне—зур ярминкә үткәрелгән Анда крестьяннар һәм һөнәрчеләр үз хуҗалыкларында җитештерелгән продуктлар белән сату итәләр Октябрь революциясенә кадәр Мамадыш әнә шулай башкалардан бериие белән дә аерылмаган сәүдәгәрләр шәһәре була. Сату-алуда иң зур урынны икмәк алып тора. Кайбер мәгълүматлар күрсәткәнчә, Мамадыш пристане аша бер миллион потка кадәр икмәк озатыла. Әмма шушы икмәкне үстерүче крестьяннарның өстәлендә ул сирәк күренә 1895 «"Да Петербургка җибәргән бер хәбәрендә Казан губернаторы болан яза «Мамадыш тирәсендәге авылларда яшәүче дәүләт крестьяннары, бигрәк тә татарлар, соңгы корылыклы елларда гаять зур бөлгенлеккә төштеләр Алар үз гаиләләрен туендыра алмыйлар, басулар чәчелми, балалар хәер эстәп көн күрә» Статистика күрсәткәнчә, бу елларны бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 2-4 центнер үңыш алына. Әмма Мамадыш ягы крестьяннары халыкның җелеген суыручы сәүдәгәрләр, руханилар, байлар, динчеләр каршында баш иеп. бил бөгеп кенә яшәмиләр Пугачев гаскәрләре безнең якларга килеп чыккач, мамадышлылар «крестьян патшасы»н, чаң сугып, ипи- тоз белән каршы алалар Кирмән, Җөри, Комаровка һәм башка авыл крестьяннарыннан бер төркем Бәхтияр Канкаев отрядына кушыла һәм Казан янындагы сугышларда катнаша. Мамадышлылар танылган революционерка Вера Фигнер истәлеген хөрмәтләп саклыйлар. Аның яшьлек еллары безнең якларда үткән Ә хәзер иң матур урамнарның берсе аның исемен йөртә Иске Мултан эше буенча бездә язучы В. Г. Короленко була. Әсәрләре өчен М. Е. Салтыков-Щедрин безнең якларда шактый бай материал туплый 1900 елда әнисе һәм елкән аласы белән В И Ленин утырган пароход Омар һәм Соколка пристаньнарында туктала 1919 елда бортында Н. К Крупская булган «Красная звезда» аг ит пар ох оды Соколкада тукталыш ясый. Гражданнар сугышы елларында Мамадыш янында канлы бәрелешләр була. Шәһәрне аклардан азат итүдә Ленинградның йөзләгән эшчесе һәм латыш укчылары башларын салалар Хәзер алар истәлегенә Пузанка тавында мәһабәт һәйкәл бар Гражданнар сугышы герое В М Азии һәм 19 яшьлек полк командиры В И Чуйков (соңыннан Советлар Союзы Маршалы) кызылгвардиячеләре ротасы, ут астында Вятка елгасын кичеп, төбәгебезне Колчак гаскәрләреннән чистарталар. 1918 елның 20 сентябрендә шәһәрдә яңадан һәм бөтенләйгә Совет власте урнаштырыла Яңа эраны ачкан легөндар «Аврора»ның залпы яңгыраган көннәрдә аның бортында өч якташыбыз хезмәт итә. Албай авылы егете С В Домолазов гражданнар сугышы тарихына «Албай Чапае» дигән исем белән кереп кала Кыска гына вакыт эчендә ул 600 коммунисттан торган «Мамадыш коммунистик батальоны» төзи һәм айларга каршы керәштә өч мәртәбә сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә 1921 елда Татарстан республикасы хөкүмәте үтенече буенча Домолазов Татарстанның хәрби комиссары итеп билгеләнә Дивизия начальнигы Домолазов Идел буе һәм Дон хәрби округларының кавалерия инспекторы булып эшли. 1917 елның ноябрендә Мамадышка беренче Бетендеиья сугышы окопларыннан коммунист А. В Давыдов кайта Ул. шушы як кешесе буларак, хәлне тиз аңлый, властьны Татарстан — туган төбәгем үз кулларына алган эсерларга һем аларның иярченнәренә каршы кискен керәш җәелдерә, көнгә берничә мәртәбә халык алдында чыгышлар ясый, эшчеләр белән очраша. РСДРП- ның Казан губерна комитеты белән тыгыз элемтә урнаштыра Мамадышта чыга торган «Безнең көннәр» газетасында ул кул куйган өндәмә басыла. А Давыдов эшчеләрне һәм крестьяннарны большевиклар партиясенә яэылырга'Чвкыра. Әнә шулай итеп өяздә беренче большевиклар оешмасына нигез салына. Район коммунистлары халык хуҗалыгын күтәрү, илне индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын коллективлаштыр/. культура революциясе, Бөек Ватан сугышы елларында да үз-үзләрен аямыйлар Районның беренче стахановчыларыннан тракторчы, коммунист Гаян Миңлекәев хезмәттәге батырлыклары өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. 1939 елда башкалабыз Мәскәүдә ачылган беренче Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Почет китабына районыбызның берничә хуҗалыгы һәм производство алдынгыларыннан 38 кеше кертелде. Бөек Ватан сугышына мамадышлылар үз араларыннан 13 меңнән артык якташларын озаталар. Аларның һәр дүртенчесе яу кырында ятып кала. 1,5 мең кеше туган якларга инвалид булып кайта. 7 меңнән артык фронтовик орден-медальләр белән бүләкләнә, дүрт якташыбыз — Г. Я Нигъмәтуллин, И. Т. Максимов, М. К. Москвин, М. А. Просвирник Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Тылдагылар «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» дигән теләк белән хезмәт итәләр. «Мамадыш колхозчысы» дигән сугышчан самолетлар төзү өчен генә дә алар 2 миллион сумнан артык акча җыеп тапшыралар, «Татарстан колхозчысы» дигән танк колоннасы төзүдә актив катнашалар. фронт өчен җылы киемнәр җыеп озаталар, фашист илбасарлардан азат ителгән шәһәр һәм авылларны торгызуга зур өлеш кертәләр. Райондашларның тиңдәшсез хезмәте нәтиҗәсендә биш ел эчендә авыл хуҗалыгы һәм промышленность сугышка кадәрге дәрәҗә белән тигезләнә. Унберенче бишьеллыкта районда ПМК-2, ПМК-761, механикалаштырылган колхозара күчмә колонна көче һәм хуҗалык ысулы белән 2937 урынга исәпләнгән мәктәпләр, 1 800 урынлы культура йортлары һәм клублар, балалар бакчалары һәм яслеләр, больницалар һәм поликлиникалар файдалануга тапшырылды, 25 мең квадрат метр торак салынды, капиталь төзелешләр өчен 77 миллион сум акча тотылды. Мамадыш һәм Кама урман хуҗалыклары, май-сыр комбинаты, автотранспорт предприятиесе.«Сельхозтехника»ның һәм «Сельхозхимиялнең район берләшмәсе. Түбән Кама сал агызу рейды, колхоз-совхозлар үз көчләре белән зур төзү эшләре алып баралар, колхозчылар белән иңгә-иң торып авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген тагын да күтәрергә тырышалар Авылларны социаль үзгәртеп кору буенча зур эшләр башкарылды. 1985 елда мәктәпләр, клублар һәм торак йортлар төзү һәм аларны файдалануга тапшыру буенча планнар 120—130 процентка үтәлде. «Пятилетка» совхозында. «Яңалык» колхозында урта мәктәп биналары файдалануга тапшырылды Аларда бик яхшы спорт заллары бар. «Таң» колхозында да урта мәктәп салына. «Пятилетка» совхозында башлангыч мәктәпнең уку кабинетлары белән бергә балалар комбинаты — ясле бинасы файдаланыла башлады. Районда 27 спорт залы бар. Аларның егерме бере—мәктәпләрдә, спорт залы да булган культура йортлары да арта. Милли һәм ирекле көрәш буенча балалар — яшүсмерләр спорт мәктәбе уңышлы эшләп килә. Биредә кыска вакыт эчендә биш РСФСРның спорт мастеры, бер СССРның спорт мастерлыгына кандидат, беренче разрядлы 22, төрле разрядтагы 158 спортчы әзерләнде. «Татэнергострой» тезү идарәсенең икенче механикалаштырылган күчмә колоннасында спорт залы, бассейны, душы, ләүкәле мунчасы, ял итү бүлмәсе, профилакторие булган зур спорт комплексы төзелә. Төзүчеләребез уникенче бишьеллыкта тагын да зуррак эшләр башкарырга алындылар. Районның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында кызыксынганда һәр тарафта уңай үзгәрешләр күзгә ташлана. Әле моннан унбиш-егерме еллар гына элек һәр сыердан елга 1600—1950 килограмм сөт саву рекорд саналса, хәзер без район буенча өч мең килограмм савуны максат иттек. «Мамадыш» совхозының Татарстан АССР Верховный Советы депутаты, коммунист, КПСС райкомы члены Софья Васильевна Гарифуллина һәр сыердан биш мең килограммнан артык сөт сауды. Шулай ук Г. Мостафина, А. Мальцева, Л Сәләхиева. Г. Галиева. Н. Нәдершина, Л. Тупаева һәм башка дистәләгән савымчыларыбыз да биш мең чиген уздылар. Сигезенче бишьеллыкта Социалистик Хезмәт Герое исемен алган «Мамадыш» совхозы дуңгыз караучысы Миңнури Хайруллина ирешкән күрсәткечләр дә безнең бүген чик түгел инде Нәселләрне яхшырту, кул хезмәтен механикалаштыру, абзарларны төзекләндерү, азык базасын ныгыту, терлекчелекне укымышлы кадрлар белән тәэмин итү әлеге тармакны отышлы итәргә мөмкинлек бирде. Терлекчелектә «Дружба». «Спартак» колхозлары. «Мамадыш», «Берсут», «Омар», «Яке» совхозлары аеруча яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Куйбышев исемендәге, «Таң», «Чулпан», «Алга», Ленин исемендәге, XXII партсъезд исемендәге, «Уңыш», «Маяк» колхозлары савымчылары көче белән район буенча дәүләткә сет сату планын вакытыннан алда үтәргә мөмкинлек арта. Терлекчелектә ике сменалы эшкә күчтек Шунысы куанычлы: терлекчеләр әлеге прогрессив алымны производствога тизрәк кертүне җитәкчеләрдән үзләре үк таләп иттеләр. «Кызыл флаг» колхозында шулай булды, терлекчеләр катгыйкарарга килделәр «Җитәр, күп сөйләндек. Су язып май төшмәс. Тиз арада мәсьәләне хәл итәргә кирәк!» — диделәр. Бу фермада ике сменалы эш шуннан оешып та китте. Районыбыз терлекчеләренең башкалар белән уртаклашырлык тәҗрибәләре дә шактый. КПСС райкомы, урыннардагы башлангыч партия оешмалары алар арасында социалистик ярышны җәелдерү дә җитәкчелек итәләр. Ферма коллективларына агитаторлар беркетелде, депутат посты һәм халык контроле постлары эшли. Терлекчеләрнең нәтиҗәле хезмәтен оештыру һәм культуралы ялын тәэмин итү йөзеннән кызыл почмаклар җиһазлаидырылды. ашау-эчү бүлмәләре көйләнде, эш урынында медицина, сәүдә, культура-көнкүреш хезмәте күрсәтү җайга салынды. Безнең якларны табигать үзенең җир-су. урман-болыниары белән артык кыерсытмаган. Тик ул республикада иң төньяк районнарның берсеннән санала Җиребезнең көлсу, көрән туфрагын тәрбияләп, ашламалар белән сыйлап тормасаң, орлыкның иң әйбәтен чәчмәсәң, туфрак эшкәртү һәм игеннәрне тәрбияләү технологиясен төгәл санламасаң, уңыш алырмын димә. Бу исә ааыл хуҗалыгы эшчәннәренә, тармак белгечләренә аеруча зур җаваплылык өсти. Әлегә кадәр игенчелеккә караш салкынрак иде. Дәрес, җир буш калмый, сөрелә, чәчелә, җыеп алына. Кышын кар мулдан яуса җәен яңгырлар тоткарланмаса уңышы да чагыштырмача начар түгел. Тик аның чуарлыгы— исең китәрлек Мисал өчен экономик яктан иң нык хуҗалыкларның берсе — «Кызыл флаг» колхозын алыйк. Унынчы бишьеллык. 1976 елда хуҗалык игенчеләре бертеклеләрнең һәр гектарыннан 21 4 центнер уңыш җыйдылар 1977 елда—9,9 центнер, 1978 дә— 18,8, 1979 да— 15,2, 1980 дә— 16.2 центнер. Район буенча да шул ук хәл. Унберенче бишьеллыкның беренче елларында да уңыш язмышын табигать үзгәрешләре йогынтысыннан чыгару турында кайгыртучанлык җитәрлек булмады. КПССның XXVI съезды материалларында һәм КПСС Үзәк Комитетының аннан соңгы Пленумнары карарларында исә бу мәсьәләләргә нык игътибар таләп ителә иде. Шулардан чыгып, без игенчелектә зур борылыш ясарга булдык Хәзер барлык хуҗалыкларда сабан культураларын игүдә интенсив технология кулланыла 1986 елда 27 000 гектар мәйданда бөртекле культуралар шушы ысул нигезендә үстерелде 2 5 мең гектар бәрәңге индустриаль технология нигезендә игелде. Туңга сөрелгән җирләрдә буразналар сызып калдыру, оячыклар ясау, культивацияләү, каралган күләмдә сөрү катламын тирәнәйтү кебек саклау алымнары үткәрелә, сөргәндә «Мальцев корпуслы» сабаннар кертелә Минераль һәм органик ашламаларны да күбрәк куллана башладык Моңа кадәр без абзар тирәсендәге салам катыш тиресне басуларга ташу белән чикләнә идек Черемәгән тирес белән басуларга чүп үләне орлыклары чыгарылды, игеннәрне чүп басты. Хәзер бездә тиресне бары тик компост хәлендә генә файдалану кагыйдә итеп санала Минераль ашламалар белән дә шул ук хәл Күп көч куеп йөзләрчә километрдан кайтартылган кыйммәтле ашламаның җил-аңгыр астында кыя ташка әйләнеп каткх чаклары аз булмады. Мондый хәлдән котылу өчен, беренче чиратта, һәр хуҗалыкта ашлама складлары төзедек, җаваплы кешеләр билгеләнде Агулы химикатлардан теләсә ничек файдалану әйләнә-тирә мохиткә аеруча зыян китерә. Самолеттан ашланган басу тирәсендә яфраклары саргаеп кипкән урман киңлекләрен күрел, кемнең генә йөрәге сыкранмый икән! Без самолет ярдәменнән баш тарттык Минераль ашлама туфракка культивация үткәргәндә һәм чәчкәндә игеннәрне карап үстергәндә кертелә. Игеннәрне тәрбияләү махсус калдырылган эзләрдән алып барыла. Шулай итеп, без ашламаның тулысынча туфракка керүенә ирешәбез, сулыкларны, урманнарны пычратмыйбыз. 1985 елда без бертеклеләрнең һәр гектарыннан 18 центнер уңыш җыеп алдык, дәүләткә 35 мең тоннадан артык Мамадыш икмәге озатылды. ашлык сатуның еллык һәм бишьеллык планнары арттырып үтәлде Бу безнең шартларда да тотрыклы уңыш алырга мемкин икәнен тагын бер кат раслады, игенче күңелендә психологик борылыш булды. Бүген без «Друҗба», «Кызыл флаг». «Таң». «Чулпан». «Родина». Куйбышев исемендәге. «Спартак» колхозлары. «Мамадыш». «Пятилетка» совхозлары кебек алдынгы хуҗалыклар мисалыннан чыгып, шуны әйтә алабыз фәнни нигезләнгән һәм практикада расланган прогрессив технологияне кулланып, гектарның көчен еддан-ел күтәрә барырга мемкин Моның ечен безнең РСФСРның атказанган механизаторы. 40 нчы елке партия конференциясе делегаты, коммунист И Әүхәдиее (Ямашее исемендәге колхоз), Татарстанның атказанган механизаторы Д Миңлеәхмәтов («.Таң» колхозы). С Мозаффарем. X Ввлнев («Друҗба»), А Мин к аш ое («Мамадыш» совхозы) кебек йөзләгән тәҗрибәле игенчеләребез, ышанычлы техникабыз, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарыбыз, сортлы орлыкларыбыз җитәрлек. Киләчәктә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 20-25 центнер һәм аннан да артыграк уңыш җыярбыз дип ышанабыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген күтәрүдә партоешмаларның, хуҗалык җитәкчеләренең һәм белгечләрнең кадрларны сайлап алу һәм урнаштыру турында тирәнтен кайгыртулары да әһәмиятле. Аларны алдынгылар үрнәгендә тәрбияләү, эш һәм ял өчен тиешле шартлар тудыру, мораль һәм материаль кызыксындыру чараларын белеп куллану — партоешмаларның мөһим бурычы. Райондашларның намуслы, тьрыш хезмәте нәтиҗәсе аларның тормыш һәм көнкүреш хәленең һаман яхшыра баруында ачык чагыла. 1934 елда районыбыз газетасы бер колхозчы гаиләсенең патефон сатып алуы турында шатлыклы хәбәр бастырган, Ә бүгенге колхозчыларның ниләр сатып алганын саный китсәң, газета бите генә җитмәс кебек. Мамадышның урамнарына асфальт җәелде. Бишәр катлы, барлык уңайлыклары булган йортлар калкып чыкты. Җәен тиз йөрешле суднолар район үзәгеннән дистәләгән шәһәрләргә китеп торалар Казан-Брежнев трассасы автобус маршрутларының саНын арттырырга мөмкинлек бирде Унберенче бишьеллыкта юллар салырга гына 6 миллион сумнан артык акча тотыла. Без алга шундый бурыч куйдык: һәр бригада колхоз үзәгенә, һәр колхоз район үзәгенә ныклы юлдан теләсә кайсы вакытта килеп-китеп йөрерлек булсын! Күптәнге бу хыял уникенче бишьеллык башында тулысы белән тормышка ашачак Соңгы елларда безнең авыл хуҗалыгы һәм промышленностьта гына түгел, культурабыз үсешендә һәм көнкүрешебездә дә күркәм яңалыклар булды Район үзәгендәге спорт мәктәбе биш ел эчендә бер мастерлыкка кандидат, утызлап беренче разрядлы спортчы тәрбияләде. РСФСР чемпионы Ф Фатыйхов, Н Хәбибуллин — шулай ук шушы мәктәптә үскән көрәшчеләр. Мәктәптә 4 тренер җитәкчелегендә 300 ләп яшүсмер шөгыльләнә. Мамадыш командасы татарча көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге зур приз өчен барган ярышларда республикада беренче урынны яулады. Хәзер кайбер авылларда кышын да сабан туе үткәрелә Аларда һәр хуҗалыктан йөзләгән спортчы катнаша, һәр культура йортында һәм клубларда спорт буенча төрле түгәрәкләр эшли. Кырда сынатмаган егетләр келәмдә дә бил бирмәскә өйрәнәләр, чыныгалар, тәҗрибә туплыйлар. Унберенче бишьеллык нәтиҗәләре тагын бер вакыйга белән истәлекле. Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Кама урман хуҗалыгы директоры Иван Захарович Ивановка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Билгеле, бу барлык район коммунистлары, барлык хезмәт ияләре өчен зур шатлык. Уникенче бишьеллыкта геройлар сафын ишәйтерлек батырлыкларга ирешү теләге белән яшибез һәм эшлибез. Безнең төбәк табигате, данлы тарихы, хезмәт уңганнары белән генә түгел, матурлыкка, хезмәткә мәдхия җырлаучы талантлары белән дә күренекле. Сөн суында коенып үскән, зәңгәр чишмәләрдән, бихисап урман-болыннарыннан илһам алган композиторлар—Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннары белән горурлана бу яклар. Туган җирне мактал җырлаучы Миңгол Галиев тә — төбәгебезнең зур шатлыгы. Татарстан әдипләре арасындагы якташларыбыэдан Шәйхи Маннур, Зиннур Мансуров, Әхмет Гадел. Ринат Мөхәммәдиев мамадышлыларның горурлыгы санала. Республикага танылган «Нөкърәт» вокаль-инструменталь ансамбле б.езнең районда канат ныгытты. Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә чыгыш ясаган «Нөкърәт бизәкләре» балалар ансамбле—аның бүгенге дәвамы. Район газетасы редакциясе каршында «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе эшли. Ул үзенең 20 яллык юбилеен билгеләргә җыена. Бүген «Агымсу» үз тирәсенә дистәләрчә кешеләрне тупли'.й. Алар арасында төрле яшьтәгеләр, төрле һөнәр ияләре бар. Иҗат көчләренең мәктәп яшендәгеләре район пионерлары һәм мәктәп балалары йорты каршында оешкан «Карлыгачлар» берләшмәсенә йөри. Мамадыш — авыл хуҗалыгы районы. Әмма сөт елгалары белән генә түгел, нефть фонтаннары белән дә танылыр көннәре җитә аның. Районда табылган нефть ятмалары шул хакта сөйли. Мамадыш — авыл хуҗалыгы районы. Дәүләткә тапшырыла торган миллион пот икмәге белән генә түгел, җитештерә торган өй җиһазлары, агач материаллары белән дә тирә- як өлкәләргә танылды ул. Мамадыш — авыл хуҗалыгы районы. Әмма бездә тегелгән аяк һәм өс киемнәрен, тукылган тукымаларны республикабызда теләп алалар Бөек Октябрьга кадәр спирт заводыннан башка бернинди промышленносте дә булмаган Мамадышта дистәләгән пред- Һриятиеләр эшли, меңнәрчә кешеләр материаль байлык тудыра, машина рулен кулына ала, укучыларга дәрес аңлата, авыруларны дәвалый. . ..Районның киләчәге тагын да куанычлы. Мамадыш районы хезмәтчәинәре менә шул якын киләчәкне тизрәк күрү өчен тырышалар, яңа үрләр яулыйлар