Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТ ЙОРТЫ

Моннан ВО ел элек мәдәни тормышыбызда күренекле вакыйга була Казанда Китапханәи исламия» исеме белән рәсми рәвештә танылган беренче татар китап ханәсе ачыл а Аныңберенче мөдире һәм башлапоештыручысы— «Йолдыз- газетасының редакторы Әхмәтһади Максуди Мөдирлек вазифасын ул Октябрь революциясеннән соң да 1922 елга кадәр үти Бу китапханә турында татар укымышлылары озак еллар хыялланып яшәделәр! Казанда хәзерге В И Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсе 1865 ел дан бирле эшли Ләкин монда татар телендә китаплар булмый Татарлар китапханәне тоту өчен налог түләсәләр дә. аннан тиешенчә файдалана алмыйлар Мәгърифәтчелек хәрәкәте киң җәелгән XX йөз башында татар халкы өчен үз ана телендә китапханә кирәклеге зарури булып көн тәртибенә килеп баса. Җәмәгатьчелекнең бу таләбен һ Максуди берничә мәртәбә шәһәр думасы алдына куя. Ниһаять. 1905 елның 8 февралендә үтенеч канәгатьләндерелә Кирәкярак сатып алу өчен 590 сум акча, октябрь аенда китапханә өчен «Болгар - кунакханәсенең өченче катыннан кечерәк кенә ике бүлмә бирелә һ Максуди үзе янына Закир Сәедов исемле бер хезмәткәр ала Фонд туплау өчен дума биргән акча гына, әлбәттә, җитми һ Максуди 100 китап, бертуган Кәримовлар 488 китап бүләк итә Китапханәнең беренче эше әнә шул бүләк китаплар белән башлана. Китапханә шәһәр үзәк библиотекасының (хәзерге В И Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсе) шөгьбәсе (филиалы) буларак. 1906 елның 2 январенда рәсми рәвештә ачыла Бу көн газета-журнал битләрендә күренекле вакыйга итеп билгеләп үтелә 1916 елның 2 январенда - Китапханәң исламиятнең 10 еллык юбилее үткәрелә Тантанада рус галимнәре дә катнаша һ Максуди җыелган халык алдында ун еллык эшкә хисап ясый Бу вакытта инде«Китапханәи ислам ия» хәзерге Тукайбелән Париж Коммунасы урамнары кисешкән чатта (Знче номерлы тегү фабрикасы конторасы. 20 йорт) Кәримовлар йортының беренче катында чагыштырмача киң һәм якты бинада эшли иде Әдәбият исемлеге дә 3 мең 500 данәгә җитә, фонд аерым кешеләр бүләк иткән китаплар хисабына да байый Гарәп, фарсы, төрек әдәбияты туплана «Әлгасрел-җәдит». «Шура». -Чүкеч- - Яшен Ялт-йолт- -Мелла Насретдин» журналлары «Урал». «Йолдыз». • Вакыт - Бәянел-хак •. «Кояш Әхбар -Азат». Азат халык». «Казан мөхбире». ■ Нур- Таң йолдызы- -Идел Тәрҗеман» ° Шәркый рус- газеталары алына ■ Кояш» газетасының 1913 елгы 14 январь санында басылган «Казан китапханәи исламиясе» исемле мәкаләдә укучыларның Г Тукай. Г Камал. Ф Әмирхан. Ф Кәрими. Р Фәхретдинев. рус язучыларыннан Толстой. Пушкин. Тургенев. Гоголь. Лермонтов Островский. Достоевский. Горький. Л. Андреев. Көнбатыш Европа язучыларыннан Байрон. Шекспир әсәрләрен яратып укулары әйтелә Һәрхәлдә. Китапханәи исламия милли чикләнгәнлек юлыннан бармый, киштәсендә егерме исемдә рус газетасы һәм журналы тора «Русские ведомости-. «Камско-Волжская речь «Новое время-. «Русское слово» газеталарына сорау бигрәк тә зур була Китапханә укучыларын фән һәм культуран ың төрле тармаклары белән таныштыруны максат итеп куя. Китаплар күрсәткечендә философия, хокук социология, технология, авыл хуҗалыгы, математика табигать, медицина, рус тарихы буенча әдәбият исемлеге бирелгән. Китапханәнең беренче һәм төп укучылары — Казанның «Мөхәммәдия». «Халидия». «Касим ия- һ б мәдрәсә шәкертләре, гимназия яшьләре Яшьләр монда имтиханга хәзерләнгәннәр, үзләрен кызыксындырганәдәбиятбелән танышканнар Бу мәгърифәт йортына халык торган саен күбрәк тартылган 1906 елда аңа 13 мең кеше керсә 1915 елда ул 22 мең 373 кешегә хезмәт күрсәтә Китаплар өйгә бирелми, һәркөнне уку залына 150 кеше кереп утырып, үзенең белемен күтәрә Кайбер көннәрдә урын көтеп, чират тезелүе турында газета битләрендә мәгълүматлар бар 1905 елда утыз татар хатын-кызы. Казан шәһәр үзәк китапханәсенә керү өчен рөхсәт сорап, губернаторга гариза бирә Гариза сигез ел хәрәкәтсез ята «Китапханәи исламия - ачылгач кына татар хатынкызларының үтенече канәгатьләндерелә Аларга 1913 елдан башлап якшәмбе көннәрне көндезге сәгать уникедән дүрткә кадәр уку залына керү хокукы бирелә Бу вакыйга шулай ук, татар хатын-кызларының белемгә, иҗтимагый тормышка омтылышын чагылдырган зур яңалык итеп, газета битләрендә билгеләп үтелә. Юбилей көннәрендә китапларны өйгә бирү таләбе дә күтәрелә Ләкин бу мәсьәлә Совет власте елларында гына хәл ителә Китапханәнеңэшчәнлегетагын да киңәя, фонды арта АңаСуфия Таһирова Зәйнәп Хәбибуллина кебек яшь хезмәткәрләр килә 1922 елның маеннан китапханә Мулланур Вахитов исемендәге Шәрык китапханәсе дип йөртелә башлый. Китапханәдә белеш мә-библ йог рафик бүлек булдыруга омтылышлар ясала Гыйльми эш М белән шөгыльләнүчеләр өчен аерым бүлмә булдырыла Авыл китапханәләре өчен хезмәткәрләр хәзерләү курслары оештырыла. Габдулла Тукай исемендәге балалар бүлеге ачыла Бу бүлектә 1923 елның сентябреннән 1924 елның июненә кадәр танылган драматург М- Фәйзи эшли. Ул үзенең көндәлекләрендә бу китапханәне җылы хисләр белән искә ала М. Фәйзи кечкенә укучылардан әдәбият түгәрәге төзи, әдәби кичәләр үткәрә, китап күргәзмәләре оештыра. ■ Коммунага • дигән пьесасын да шушында эшләгәндә яза Пьесаны 1924 елның мартында балалар көче белән сәхнәгә куя 7Ki>ien әйткәндә. Казанда рәсми рәнештә ачылган беренче татар китапханәсе — милли культурабыз тарихында якты бер сәхифә Халкыбызның белем һәм иҗтимагый аңы үсешендә билгеле бер урын тота Милли әдәбиятыбызның бай фонды Октябрьга кадәр нәкъ менә шушында туплана 1929 елда Татарстан Мәгариф халык комиссариаты карары белән китапханәнең татар фонды шәһәр библиотекасына кушыла, ягъни бу очракта үзәкләштерү күздә тотыла Шул җирлектә шәһәр үзәк китапханәсендә татар бүлеге оеша һәм ул Шәрык китапханәсе тәҗрибәләренә таянып үсеп китә Гарәп шрифты белән язылган әдәбият Казан университетының фәнни китапханәсенә тапшырыла Бу әдәбиятттан инде ничә буын галимнәр һәм студентлар файдалана Мулланур Вахитов исемендәге I нче номерлы шәһәр библиотекасы да (Киров урамы, 57 йорт) үзенең башлангычы итеп Шәрык китапханәсен исәпли