Логотип Казан Утлары
Повесть

КЫЙГАК, КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА

ПОВЕСТЬ рамнар трактор эзе белән яргаланган Бары тик капка төпләрендәге эскәмия асларында гына яшеллек күренә. Әнә шул тигезсез урам буйлап бер каз бара Ул. нәрсәгәдер хәвефләнгәндәй, озын муенын алга сузган Аяк астын 1агы юлга карамый, шуңадыр күрәсең, әле түмгәккә абына, әле трактор эзенә төшеп китә. «Кыйгак. кыйгак!» дип кычкырып куя үзе. Ләкин башка казларның аңарда гаме юк. Чөнки аларның кырыйларында, пип-пип килеп, сөйкемле бәбкәләре кайнаша. — Кыйгак. кыйгак! Бәбкә чыгара алмаган бичара каеның тавышы кешеләрнең биек коймаларына бәрелеп хәлсезләнә, юкка чыга. Ишегалдында һәм тыкрыкларда бәбкә саклап ятучы балалар, бу каз монда килеп кушыла күрмәсен тагын, я бәбкәләрне чукыр дип. каз якынлаша башласа, мунчаладан ясалган пумалаларын болгый башлыйлар — Кыйгак. кыйгак! Урам коесына суга дип чыккан хатыннар каз күздән югалганчы карап калалар - Кем казы икән? - Карт казга охшый Муеннарында, түшләрендә мамыгы коелып беткән Аннары сүз башка нәрсәләргә күчә. Малик малае өйләнгән ди. Кит аннан? Кемне алды икән? Шәһәрдән алып кайткан ди. — Алайса Малик малайсыз калган икән. Алып китәчәк, менә мин әйтте диярсез. Колхозда эшлим дип әйтә ди бит Председатель теге яңа салдырган өйне бирәм дип әйткән ди үзләренә. — Бирер, бирер Шәһәрдән кайтканнарга бирә ул Гомер буе колхоз йөген жигелеп тартканнарга гына берни юк. Кемдер хатынның бу сүзе белән килешә. кемдЪр килешми Бәхәс ФӘНИС ЯРУЛЛИН (1938) — шагыйрь, прозаик, драматург Цистадан артык китап авторы Татарстан комсомолының И Жалил исемендәге премиясе лауреаты Казанда яши кузгалып куя Сулы көянтә-чиләкләр иңнәрне баса, ләкин, авыл хәбәрләре сөйләнеп бетми торып, беркемнең кузгалып китәсе килми Ком арасыннан ялтыравык кабырчык эзләгән балалар сыман, һәркайсы үзенен хәтер катламын актара Әгәр инде башкалар ишетмәгән хәбәр табып алса, комнан кабырчык тапкан баладан ким сөенми * Инде таралырга дип торганда, арадан берсе иң кызыклы хәбәрне < тапты ахрысы, көянтәсен икенче иңенә күчереп - Сез ишеттегезме әле. Сәхи кайткан бит.— диде Бусы инде Малик 5 малаеның өйләнүе генә түгел иде. Күзләрдә кызыксыну очкыннары ка- * бынды 5 — Исән микәнни әле ул? ж — Шайтан таягына ни булсын... 2 Авыл хатыннары иңнәренә көянтә-чиләкләрен аскан килеш озак з сөйләнделәр Кое янына килүче һәр хатынга әлеге хәбәр җиткерә то- . рылды Берничә сәгатьтән инде Сәхинең кайтканлыгы турында авылның < барлык өлкән кешеләре белә иде. Яшьрәкләр генә Кем соң ул Сәхи? — дип сорау бирәләр Мондый сорау бирүчегә * өлкәннәр шундый гаҗәпләнгән күз белән карый ки. әйтерсең сүз бөтен * дөньяга билгеле булган космонавт яки атаклы галим турында бара. s әйтерсең Сәхинең кем икәнен белмәү зур гаеп «Сәхи кем?> — дип сораучы яшьләр мондый караштан соң оялып, кыенсынып тын калалар > Төпченергә батырчылыклары җитми. Кемнең инде үзенең белмәгәнлеген £ кешегә күрсәтәсе килсен? и Ә Сәхи үзе турында бөтен авыл сөйләгәнне гүя ишетми Озын күн | пальтосын иңенә салып капка төбенә чыгып утыра, зиратларны әйләнеп о кайта. Күңел төбендә ниндидер уе барлыгы әллә каян күренеп тора Хәер. е уйсыз кем бар соң? Чит җирләрдә, ят якларда озак йөреп, үз нигезенә кайткан кеше күңелендә нинди уйлар кузгалмас? Ә Сәхигә шактый йөрергә туры килде Чынлап та кем соң ул Сәхи? Бу сорау чит кешеләр күңелен генә түгел, Сәхинең үз җанын да борчып тора Кем мин? Ничек яшәдем? Сәхи, дөресрәге. Сәхия, шушы авылда туып үсте Әниләре сугышка кадәр үк бик яшьли үлеп китте Сәхия белән Сәкинә әтиләре кулында калдылар Әтиләре Локман колхозда арбадыр, чанадыр ныгыта, сынган тәртәләрне алыштыра, кыскасы, балта эшендә эшли иде Сәхия, әтисенә ияреп, бригадага барырга ярата Анда ул иң элек ат абзарына кереп чыга, бигрәк тә нәсел айгыры күзен яндыра аның Сәхиянең, шул айгырга атланып, авылны урыйсы, болыннарны иңлисе килә Ләкин әтисе кызының теләген ишетергә дә теләми - Чү. чү. кызым, чү! ди ул. атлар тирәсендә кайнашкан кызын күреп Тибеп җибәрсәләр, гомерлеккә имгәтерләр үзеңне Алла сакласын! Әмма Сәхия әтисенең сүзенә колак салмый Аранга кереп, атлар койрыгыннан кыл йолкый, кылларын йолыккан саен, атларның чәбәләнеп куюлары аңа кызык кына Ул үзе йолыккан кылдан камчы ишә, аннары шуны көннәр буе шарт-шорт шартлатып йөри Әтисе ана Сиңа малай булып туасы калган, ялгышкансың, ди Ялгыштым шул. ди Сәхия әтисенә чын чынлап үпкәләп Ма лай булсам, син мине кара айгырга атландырыр идең Әй алла, исең китте инде шул кара айгырга! Күреп торасың бит. усал ул Өстенә атланган егетләрне дә чөеп кенә ыргыта. Беркөнне әнә Нуриман малаен мәчет тыкрыгындыгы баганага бәреп калдырган Ярты сәгать нсәңгереп яткан мескен Әле һаман күз төпләре күгәреп йөри Ә син кара айгыр дисең Сәхия кара айгырның усал икәнлеген белмимени? Нәкъ менә усал булганы өчен кызыга ул аңа һич югы койрыгыннан кыл йолкып аласы иде бер Әмма кара айгыр әкәмәт сизгер янына бара башласаң, казак ларын тырпайтып куя. күзләре фонарь кебек яна башлый, танау тишекләре киңәя. Йотарга җыенган аждаһа диярсең Мондый чакларда Сәхия түгел, өлкән агайлар да аңардан ераграк йөрергә тырышалар Тик Сәхиянең үз көчсезлеге белән килешәсе килми Ж.итмәсә аны малайлар гел котыртып торалар. — һи. минем әти бригатта эшләсәме’ Кара айгырны биетеп күрсәтер идем. — Син белмисеңмени? — дип бүлә икенче малай.— Кара айгыр бит яулыклы кешеләрне яратмый Малай үзенең тапкырлыгыннан үзе көлә башлый. Аңа башкалар иярә Үзләренең малайлыклары белән Сәхия алдында мактанып алырга җай чыгуына һәркем шат Сәхия малайларның бу сүзләренә бик үртәлә. Кайвакыт эшләр сугышуга кадәр барып җитә. Әмма киребеткән малайларны Сәхиянең кечкенә йодрыклары гына куркытамы соң’ Үртәлгәнеңне күргән саен, ныграк үрти алар — Әти,— ди Сәхия беркөнне,— миңа кепка ал әле — Бусы нәрсә тагын? - ди ата кеше гаҗәпләнеп.— Кыз балага ниемә ул кепка?—Сәхия ык-мык килеп баскан урынында таптанып тора Серен әтисенә чишәсе килми. Кара айгыр яулыклы кешеләрне якын җибәрми икән дисәң, әтисе мәңге кепка алып бирмәячәк. Болай да. атлар тирәсенә^ара башласаң, коты чыга. Хәйләнең ышандырырлыгын уйлап табарга кирәк. — Ни бит, әти. - ди ул. кепканың бит козырегы бар. Ә минем кояшта күз чагыла. Ьеркөннәрне кояшка каршы барганда, күз чагылмасын дип. күзләрне кысып бара идем, бригат капкасына килеп бәрелгәнмен. Күздән утлар очты Атасы кызына сынаучан караш ташлый: «Берәр хәйлә кормыймы бу кызыкай?» Шулай да Сәхиягә кепка алып бирә. Сәхия, башына кепка киеп алгач, батыраеп киткәндәй була. Кара айгыр янына курыкмыйчарак килә башлый Ләкин никадәр батыраймасын, айгырның елкылдап торган сыртыннан сыйпау бәхете эләкми. Айгыр аңа: «Мине бик яратсаң да. читтәрәк йөр, юкса тояк астына кереп, көлчә булуың бар»,— дигән шикелле утлы күзләре белән карап куя. Бүтән кеше бәлки әллә кайчан бу ниятеннән ваз кичәр, башка уен белән мавыгыр иде. Сәхиянең исә үҗәтлеге арта гына барды Болай гына эшләр пешмәячәген аңлагач, хәйлә белән алдырмакчы булды Кара айгырның улагы абзарның нәкъ өрлек астында иде Сәхия әнә шул өрлек өстенә менеп ятты да. айгыр улакка иелгәч кенә сузылып, тегенең койрыгыннан берничә кыл йолкып алды Айгыр капкан башагын чәйнәүдән туктап як>ягына каранды' Аның бөтен карашы: «Бу нинди оятсызлык? Кайсыгыз минем тынычлыгымны бозарга җөрьәт итте?» — ди кебек иде. Сәхия пырхылдап җибәрүдән чак тыелып, эченнән болай дип уйлады «Мин сине үзем белән санлашырга өйрәтәм әле. Иха-хай диясе урында. Сәхиякәй ди башларсың» һәм айгыр тынычланып ашый башлауга, тагын тегенең койрыгыннан берничә кыл йоЛкыды. Кара айгыр бу юлы кушаяклап тибенеп җибәрде. Әгәр ул әз генә акыллырак булып, артын чөясе урында, киресенчә, арт тәпиләренә басып, муенын югарырак сузса, үзен җәберләүчене үткен тешләре белән каптырып/алачак иде Әмма табигать гайрәт биргәнгә акылны артык чумыруны кирәк тапмаган. Сәхия кара айгыр тикле җан иясен үрле-кырлы сикертә алуы белән бик бәхетле иде. Айгырның койрыгыннан йолкынган кылларны малайлар алдына салганда, ул үзен әкият батырыннан ким сизмәде — Кара айгыр кылы түгел бу,— диде малайлар ышанмыйча — Сиңа койрыгын йолкыттырып торса, нинди айгыр була ди ул! Әллә аны тешсез алаша дип белдеңме? Сәхинең күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Үзеңнең кылган эшеңне күрсәтү, кешеләр алдында раслау ул эшне эшләүгә караганда да кыенрак икәнен Сәхия белми иде шул әле. «Теләсәм, мин кара айгырның калагын кисеп ала алам. Белдегезме?» - диде ул шик белдерүләренә бик рәнҗеп. Малайлар тәгәри-тәгәри көлделәр Көлеп туйгач. Хәйдәр исемле төптән чыккан малай: Әгәр дә мәгәр айгырның колагын кисә алсаң, мин сиңа көпә- * көндез Хәбибулла абзыйларның кыярын урлап ашатам дип әйтеп салды. £ Хәбибулла абзый кырыслыгы, катылыгы белән авылда бер кеше з иде. Ел саен кыярын, помидорын, кишерен-шалканын күп итеп үстерә - Тик аның бакчасына беркем керә алмый: беренчедән, ихатасы бик нык 2 малайлар түгел, чебен дә очып үтә алмаслык Икенчедән. Хәбибулла i абзый кулына эләгүнең ни икәнен малайлар яхшы белә Белмәгәннәр әнә с Фатихтан сорый ала Ул былтыр Хәбибулла абзыйның кыярын татын 2 карады Хәзер әнисенең яңа аерткан бал ягып биргән кыярын да ашамый * ди. Югыйсә аны Хәбибулла абзый кайберәүләр кебек кыйнамаган, ко- g лагыннан сөйрәп, әнисенә дә алып бармаган Фатихның кесәләренә. з күлмәк изүләренә тутырган кыярларын алдына өеп куйган да: «Аша!» « дигән Фатих ашамый икән «Бәлкн сиңа юып бирергәдер», дигән = Хәбибулла абзый һәм ишегалдындагы комганнан су агызып, кыярларны = әйбәтлә п юып куйган «Инде ашарсың бәлки», дигән Фатих нишләсен г инде, бер кыярны ашаган Ә Хәбибулла абзый аның саен кыстый икән 2 «Аша-аша. тартынма. Урлап алганда кыенсынып тормагансың бит» ® Фатих яшенә төелә-төелә. тагын бер кыярны ашаган Хәбибулла абзый ~ ның кыставына каршы ул ишетелер-ишетел мәел ек тавыш белән «Бүтән = ашый алмыйм, туйдым», дигән «Юк инде, дигән Хәбибулла абзый. « рас син аларны ашарга дип җыйгансың икән, берсен дә калдырмыйсың Шунсыз сиңа моннан чыгу юк» Шулай дип. Хәбибулла абзый капкаларын эчтән бикләп куйган. Үзе исә утын кисәргә тотынган Картлач берәр җиргә чыгып китсә. Фатих бу кыярлардан котылу чарасын тиз табар иде әлбәттә. Тик алдарсың Хәбибулла абзыйны' Аның күзләре тилгәнне кеннән очлырак Үзе ул бөтенләй сиңа карамаган төсле, ә үзе һәрбер хәрәкәтеңне күреп тора Фатих әз генә кымшана башласа, балтасын бүкәнгә чабып, моңа карап куя икән Фатих Хәбибулла абзыйның күңелен йомшартмакчы булып «Өешимме?» дип. утынга барып ябышкан икән. «Мин башта кешене туйганчы ашатам, аннары гына эшкә кушам», дип. утынны өйдермәгән Фатих кыбырсып кыбырсып куйган Өйгә кайтасы. бозау карыйсы бар Кайткач, тагын әнисеннән эләгәчәк Хәбибулла абзый моның каршысына килеп чүгәләгән дә. «Нәрсә, тамактан үтмимени? - дигән. - Үтмәс шул Урланган әйбер тиз туйдыра Ә син әнә туймастай кылангансың Менә хәзер ашап бетер инде Әгәр кыяр тотып ашарлык хәлен калмаган булса, үзем тотып ашатам» дигән һәм. сарыкка ипи каптырган кебек. Фатихка кыяр ашаткан Тәки ашатып бетерткән бу. Шуннан соң капкасын ачып «Инде кайт та әниләреңә әйт. Хәбибулла абзыйның фәлән хәтле кыярын ашадым, диген», дигән Хәйдәр менә шушы Хәбибуллаларның кыярына кермәкче Җитмәсә көпә-көндез Билгеле, ул Сәхиянең айгыр колагын кисә алмаячагына нык ышанганга әйтте бу сүзләрне Карап карыйк. Сәхиянең моңарчы үз сүзен үтәми калганы юк иде әле Әтисенең бик каты хәтерен калдырачагын белде Сәхия, ләкин малайлар алдында да сынатасы килми иде һәм ул тәвәккәлләде кесәсенә сарык йоны ала торган кайчы тыкты, аяк киемнәрен салып атты да абзарга кереп китте Ә абзар өрлегенә менү аның өчен берни тормый иде Ике сикереп, өч атлауга, ул инде өрлеккә менеп сузылып яткан иде Кара айгыр бернидән шикләнми, керт-керт башак ашый Сәхиянең утлы күз ләре аның сыртын бораулый Их. шушы елтырап торган сыртка түшең белән сузылып ятарга, хәер. юк. иярсез нисез атланып, айгырны ак күбек кә батырганчы чабарга иде. Тик бу мөмкин эш түгел, әтисе ул турыда ишетергә дә теләми. Сәхия, өрлеккә ни өчен менгәнен онытып, шактый ятты Айгырның һәр хәрәкәте соклангыч һәм килешле иде. Хәтта вакыт-вакыт башына кунган чебеннәрне куар өчен, колакларын селкетеп алуы да матур иде Әйе. айгырның колагын киссәң, нәкъ менә шундый чакта гына кисә аласың Чөнки колакларын шомрайтканда ул башын югары күтәрә, өрлеккә якыная һәм Сәхия югалып калмады, өрлектән түбәнгә үрелеп, айгырның колак очын кыртлатты да алды Кара айпыр абзарны ишеп төшерердәй итеп кешнәп җибәрде. шашкын көч белән тибенде. Әгәр Сәхия курыкса яки башы әйләнеп өрлектән егылып төшсә, ул егылган урында бары тик юеш нокта гына калган булыр иде Тик Сәхия егылмады, айгыр бераз тынычлана төшкәнче, өрлекне бөтен көченә кочаклаган килеш кымшанмыйча ятты Урамга малайлар янына чыккач кына үзендә бераз баш әйләнү сизде. «Барыгыз,—диде ул кипшергән иреннәрен ялап — Айгырның колагын кереп карагыз». Малайлар ышанмыйча абзарга йөгерделәр Ә абзардан чыккан чагында Хәйдәрнең борыны салынган иде. Малайлар аны үртәргә тотындылар: — Кыярны кайчан ашыйбыз. Хәйдәр? — Хәбибулла абзый — кыярларымны Хәйдәр җыеп чыкса ярар иде дип утыра ди анда — Коймадан керәсеңме, капкаданмы? — Койма башына менәргә арты авыр, астан керергә корсагы сыймый. — Ә капкадан керергә йөрәге җитми. Корсак зур булса да, йөрәкнең бәләкәен куйганнар сиңа. Малайларның сүзенә үпкәләмәде Хәйдәр. Дөресен әйткәндә, аларны ишетми дә иде Аның үз кайгысы кайгы. Авызың әйткәнне колагың ишет- мәсә, шулай була ул. Ә Сәхиягә килгәндә, ул бик бәхетле иде. Хәбибулла абзыйларның кыярын ашамаса да. күңеле күкнең җиденче катында иде Хәтта бу эше белән әтисен бик каты рәнҗетәчәген дә онытты ул. 2 Әтисе тирәсеннән ераграк йөрергә тырышты Сәхия. Инде ул кылының этлеген сизенгәндер, менә менә ку зеннән^һшь чыгар дәрәҗәдә үпкәләр, кешеләргә күтәрелеп караудан читләшер, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр балтасыннан аерылмас дип көтте. Тик. ни хикмәттер, әтисе соңгы вакытта үз тирәсендә кайнаган тормышны күрмәде. Сәхиянең урам да малайлар белән сугышуына да. киемен ертып кайтуына да әһәмият бирмәде Әйе, ата кешенең үз борчуы борчу иде Ул сугышка китәргә повестка алып кайтты. Инде сугыш бетүгә таба барганда, илебезнең әле бу шәһәрен, әле теге шәһәрен данлы армиябезнең азат итүе турында хәбәрләр ишетелеп торганда үзе кебек күзлекле кешегә мохтаҗлык беткәндер. дип уйлаган иде Локман. Сугышның нинди авыр чакларында пичәмә ничә тапкыр кире борып кайтардылар бит ки ыйсә. Сугышка китүенә болай пошыныр идемени ул? Фронттагылар эшләгәнне эшләп, кешеләрнең күзләренә туры карап яшәүгә ни җитә? Болай да сугыш чыкканнан бирле Локман авылдашларының йөзенә күтәрелеп караудан тартына башлады. «Менә безнең ирләребез, улларыбыз яуда, ә син өрлектәй ир монда йөрисең Балта чабу да булдымы эш1» дип әйтерләр кебек тоела иде аңа Кызлары аннан башка нишләр? Шул борчый Локманны Хәтта кесәсендә йөргән повестка турында әйтергә дә батырчылыгы җитми аның. Сәкинәсе бу хәбәрне ишетүгә мышык-мышык елый башлаячак. Ә Сәхиясе: «Әти, мин дә синең белән барыйм әле». — ди башлар Әйтерсең, ул кунакка бара. Их. әнкәләренең гомере кыска булды Яннарында әнкәләре йөргәндә, каз бәбкәсенә дә тилгән ташланмый. Аның кызлары канат чыгармаган каз бәбкәләреннән артык түгел Шул әле Күрше-тирәләргә әйтте инде Локман узенең сугышка китәсен. «Бөтен ышаныч синдә. Зәйнәп әби,— диде үзләреннән ике өй аша яшәуче Зәйнәпкә — Берүк күз-колак була күр» « Китәр көне житкәч кенә Локман бу хәбәрне кызларына әйтә азды г Башта ул аларның икесен ике ягына утыртып сөйде Аннары, күзлегем з парланды дигән булып, күзен сөртеп алды, шуннан соң гына «Мине ; сугышка алалар, мин китәм инде, балалар»,— диде Нәкъ Локман уйлаж ганча. Сәкинә мышык-мышык еларга тотынды, ә Сәхия әтисенең коча- < гыннан атылып чыгып «Шәл булган, әти.—диде — Әнә теге Габдулла абзый кебек орден апкайт Синең орденнарыңны мин тагып чыгып ма лайларның күзен яндырырмын Ату. бер нәрсә булса, синең әтиеңнең з буыны черек, жүнле кешеләр күптән инде сугышка киттеләр инде дип “ үртиләр Ә хәзер үртәп кенә карасыннар1» Сәхия әтисенә әйберләр тутырышты Берара жай табып § - Сугыш нәрсә ул. әти? дип сорады Сугыш кешеләрнең акылсыз эше,— диде Локман озак уйла- * ганнан соң. = Син сугышта нишләрсең икән, әти? Балта тота белгән кулны мылтык тотарга да өйрәтерләр, кызым - Берәр фашистны чәкү белән миңа яз. әти, яме? Миңа чәкетеп торсалар, язармын Бер фрицне дә чәкемәгәч, барып та йөрмим мин анда - Сәхия | нең үз әтисен бик герой итеп күрәсе килә иде Авылдагы бүтән ирләр ~ кебек я бригадир, я председатель, һич югы берәр атлы эштә эшләмәвенә ~ дә эче поша. һәм. безнең әти кешеләргә кычкыра белми, шуңа андый жир ләргә куймыйлардыр дип, үз-үзен юата иде Локман көз көне китте. Бакчада бәрәңгеләр алынып беткән, колхоз игеннәре бөтенләй диярлек урылган, көлтәләр зур-зур эскертләр итеп ындыр янына ташып куелган, инде кыш буе ат молотилкасында сугасы гына калган иде Кыш ашарыгызга бәрәңгегез бар. шөкер, диде Локман Сәкинә кызым, син укуыңны нишләтерсең икән инде? Сәкннә авылда жиде классны тәмамлап, быел гына район мәктәбенә сигезенчегә йөри баш лаган иде. Ул әтисенең соравына жавап бирмәде, бары тик җебегән борынын гына тартып куйды Кызына биргән сорауга ата кеше узе үк жавап кайтарды: Колхоз эшенә йөрергә туры килер сиңа, кызым Тамак туйдырырга кирәк бит Менә, алла бирсә, сугышларны бетереп кайткач укытырмын Башың бар Ә Сәхия әле яшьрәк, укуын ташламас Локман кызларының үзеннән башка яшн алуларын һич күз алдына китерә алмады. Өйдә бер ипилек он юк Бригадада эшләп йөргәндә коне нә өч йөз грамм булса да ипи алып кайта иде Бөтен карап торган нәрсә бәрәңге. Ә өс баш? Ә утын’ Ата кешенең күзләрен тагын яшь каплады Халыкның желегеи төрле яктан суыручы сугышның һаман бетмәвенә эчендә ачу кайнады Күлме ирләр сугышта ятып калды. Ә бит аларны еккан пулялар, снаряд ярчык лары монда тагын ничәмә-ничә кешеләрне яралый. Купме кешеләрнең йөрәге җәрәхәтле. Әгәр ана ул-бу була- калса, буыннары да ныгып җитмәгән кызлар нишләр? Апа тигән пулядан кыхтары егылмасмы? Авыл башына чыгып житкәнче шушы уйларыннан арына алмады Локман Ике ягыннан атлап баручы ике кызына әллә нинди акыллы киңәшләр, файдалы сүзләр әйтеп калдырасы килде. Ләкин гомер буена җитәрлек акылны, үзгәрми торган киңәшне каян аласың? Саубуллашканда, гадәттә, нн кирәкле сүзләр онытыла Локман та «Сәхия кызым, күлмәгеңнең төймәсе төшкән икән, кайту белән т.оын куй», дигән сүзләрдән акыллырак суз таба алмады — Ярар, әти, тагармын,— диде Сәхия, төймә тишегенә бармагын тыгып Әтисенең күз алдында кызы мәңгелеккә шулай — төшкән төймә тишегенә бармдгын тыккан килеш сакланып калды Арбага менеп утырганнан соң Локман: , — Утынга нишләрсез икән инде, балалар? — дип кычкырды. . — И-и, әти, аптырама,— диде Сәхия күңелен төшермичә.— Бригатта иске арба, әрәмәдә чыбык бетмәс әле. Әтисе бригадада балта остасы булып эшләгәч, алар моңарчы утынга кытлык күрмәделәр. Йомычкасын, иске арба тәртәсен дисеңме — гел алып кайтып тордылар Көннеке көнгә җитеп баргач, аларга күпләп утын әзерләүнең хаҗәте юк иде. Сәхия, әтисе киткәч тә тормыш шулай барыр, дип уйлый иде. Ләкин әтиләре юклык бик тиз үзен сиздерә башлады Гадәттәгечә, Сәхия бригадага йомычкалар җыярга барган иде. Арбасына бер кочак нәрсә салырга өлгермәде, каяндыр Титак Габделхак килеп чыкты да Сәхия янына килеп басты. «Нәрсә, урлашырга килдеңме? — диде ул, ямьсез күзе белән Сәхияне ашардай булып.— Колхоз малын урлыйбызмы?» — Мал түгел ул, йомычка,— диде Сәхия. — Ә-ә, шулаймыни? Мал түгелмени? Бәлки әле син урлатмыйсыңдыр да. ә? — Урлашмыйм шул. Титак Габделхак Сәхиянең арбасындагы йомычкаларны җиргә себереп төшерде Аннары бераз вакыт арбага бәйләнгән каешка карап торды. — Ә-ә, әле син колхозның аркалыгын да чәлдеңмени? — Ул каешны чишә башлады Шул вакыт Сәхия чырылдап аның кулына барып ябышты һәм тешләрен Габделхакның кулына батырды «Тотынма каешка, әтинең чалбар каешы ул»,—дип ысылдады үзе Титак Габделхак кулы авыртуга түзә алмыйча каешны ычкындырып җибәрде Аның кул аркасында Сәхиянең дүрт теш эзе ярылып калды. Сәхияне ай күрде, кояш алды. Әтисеннән сирәк кенә хатлар килгәләп тора иде Әтисе исә кызын юатып «Кызым. Габделхак абзаң алай начар кеше түгел, әле син аны аңламыйсың Кешеләрнең күңелен менә бу ләгънәт сугыш тупасландыра. Ул бит сугышның беренче көненнән үк өч малаен ут эченә озатты. Жаны теткәләнгән чагына туры килгәнсеңдер Берүк үч алам дип, берәр башсызлык эшли күрмә, кызым»,— дип язды Кара инде, әтисе Сәхиянең күнелендәген каян белгән диген Ул бит чынлап та Титак Габделхактан ничек үч алырга икән дип баш ватып йөри иде Башында бик шәп план да туган иде. Ә план мондый: Габделхак абзыйларның өйләре тыкрык янында, тыкрыкны көрт баса, шул.көрт өстеннән генә боларның өй түбәләренә менәсең дә морҗаларына берәр чүпрәк тыгып куясың. Өйгә нишләп төтен чыга дип, тик баш ватсыннар Ә син рәхәтләнеп көлеп йөрисең Әйе, бер өйрәтсәң ярар иде. Тыкрыкларындагы таудан чана шудыртмый, ашала дип беләме? Сәхия эченнән озак вакыт Титак Габделхакны сүгеп йөрде Яңадай бригадага утынга дип бармады Йомычкаңны башыңа бөркәнеп йокла, диде ул. Әрәмәдә тал белән каракаен бетмәгән Ык каткан, кай төштән чыгасың килсә, шунда күпер Тик менә бәләкәй чана дигән нәрсә алай җиңел түгел икән. Әрәмәдә сиңа юл салып куймаганнар Билдән карга чума-чума, башта куак төпләрен таптарга кирәк Бер куактан бер кочак, икенче куактан бер кочак чыбык кисәсең, көрт ярып, аларны чана янына ташыйсың Төяп, кайтырга чыккач кына каршы буран башлана Ахылдап өйгә кайтып егыласың Мичкә ягып җибәрерлек тә хәл калмый Өстәвенә, нигә укырга йөрмисең дип. күргән саен укытучылар җанга тия. Сәкинәнең башы ындырдан кайтып керми. Ашлык сугалар Шунда ичмасам ' кесәсенә әзрәк борчактыр, бодайдыр ише нәрсә дә салып кайта белми Малайлар белән бергә җыелган вакытта алар болай дип хыяллана лар. бик хурлык. Үзегез өчен генә түгел, сугыштагы әтиегез өчен, бөтен авыл - өчен хурлык бу. Үлгәннәрнең рухын рәнҗетүдән дә зур гөнаһ юк Тереләр „ үзләрен яклый алалар, ә үлгәннәр рәнҗи генә Аларнын рәнҗүе төшүдән = куркыгыз, балалар Зәйнәп әбинең сүзләре Сәкинәгә бик нык тәэсир итте Ул гөнаһтан * бик курка Әгәр берәр ярамаган эш эшләсә, озак газапланып йөри, күңеленнән андый эшне яңадан кабатламаска антлар итә. ләкин курка-курка, га.заплана-газаплана. тагын икенче начарлык эшләп ташлый Синең сүзеңә карап, дип сукранды ул Сәхиягә. Сеңлесенең генә моңа һич исе китмәде. Алай бик гөнаһтан курыксаң, егетләреңә әйт. утынны өйләреннән алып килсеннәр, ди Сәхия Бәхеткә күрә, көннәр язга якынлашып килә иде Телдән телгә күңелле хәбәрләр күчә торды Кешеләр, менә-менә сугыш бетәргә тиеш дип сөйләнделәр Тик нишләптер кызларның әтиләреннән хат килү тукталды Бу хакта үзара сүз чыккан чакларда алар Кайтадыр, шуңа язмыйдыр, диештеләр Зәйнәп әби дә' «Кайтыр. алла бирсә, кайтыр», дип. аларны юатып килә иде Ләкин кызлар өчен иң авыр көннәр әле алда булган икән Кайтыр дип көтеп торган әтиләренең «үлде» хәбәре килде Башта кызлар тәгәрн-тәгәри еладылар Дөньяда кинәт кызык бетте Урамда гармун тавышы ишетелүгә ишеккә атылмый башладылар Сәкинә болай да кешеләр белән рәтләп ачылып сөйләшми иде. бөтенләй йомылды Сәхия исә үчне үзеннән көчсезрәк малайлардан алды Мәктәпкә бармады. Үзләренең турысыннан сумка күтәреп үдүче берәр малай якн кыз күрдә. йөгереп, каршысына чыга иде дә тегенең сумкасын актарып. ипиен алып кала, ә инде ипие булмасв. кнтап-дәфтәрләрен таратып ташлый иде Әтисенә дә ачулы иде Сәхия Дан-шөһрәтсез үлеп калуы өчен ачулы иде. Башкаларга язган кебек «Сезнең әтиегез фашист илбасарларга каршы көрәшкәндә, батырларча һәлак булды» дип тә язмаганнар ичмасам Шундый уйлар әрнетте Сәхия күңелен «Их. нигә мин малай булма иим икән? Яшем җитми дип тормас идем, качып китәр илем дә фашист ларның көлен күккә очырып кайгыр идем Автомат бнрмәсәләр. рогатка белән маңгайларына таш чәпәр илем» Ә рогатка белән ата белә Сәхия. Немец генералларының окоптан баш калкытканнарын гына көтеп тора- сык да агач башыннан шалт итеп тондырасын Ике метрлы генералың маңгаен тотып тәгәрәп килеп төшә Ул генералның тәгәрәгәнен күреп, бүтәннәре йөгереп чыга Аларына дигән таш та кесәдә көтеп тора. Рогаткаңның керешен тартып кына өлгер' Иң эре генералларын кырып салгач, вак-төяк фашист нишләсен — билгеле, алары табан ялтырату ягын караячак. Иң кызыгы шунда: бернинди мылтык аткан тавыш юк. ә генераллар тәгәри тора. Бу урын җенле икән дип. яңадан ул тирәгә мәңге аяк басмаячак алар.. Бәлки әле фронтка качып китү уен тиз генә башыннан чыгармаган булыр иде Сәхия, сугыш бетеп куйды. Әй. ул көннең күңеллелекләре! Кемгә карама— иң матур киемнәрен кигән. Урамда сабан туе диярсең. Җырлыйлар, бииләр Кайберәүләр бераз «төшереп» алырга да өлгергәннәр Ә Кәлимулла абзый моңарчы малай-шалай күзеннән гел яшереп тоткан патефонын капка төпләрендәге эскәмиягә чыгарып куйган. «Я. кайсыгызның патефон уйнатасы килә? Курыкмагыз. курыкма Менә моннан борыгыз». — дип. малайларга үзе өйрәтеп тора Туктаусыз әйләнеп утырган кара тәлинкәдән малайларга таныш булмаган телдә ниндидер жыр агыла Ә Зәйнәп әби бер табак күкәй пешереп алып чыккан. Күкәй өелгән табак янында бала-чага кайнаша. Алар Зәйнәп әби күчтәнәчен маңгайларына бәреп ваталар да юеш туп белән уйнап, урамның барлык балчыгын җыйган кулларында әвәли-әвәли әрчиләр Әрчеп бетергәндә, күкәй нәкъ малайларның куллары төсенә керә. Ләкин бу аларны куркытмый Эрерәк балчык эләккәндә генә алар ку кәйләрен чалбар төпләренә ышкып алгалыйлар Шул рәвешле «чистартканнан» соң Зәйнәп әби күчтәнәч.е тишек кесәдәй төпсез авызга чума. Зәйнәп әбинең табагын бушатуга. Әсма түтинең коймагы пешеп чыга. Авызлар майлана, куллар майлана. Майлы кулларын түшләренә ышкып малайлар башка җирләргә тамаша кылырга китәләр. Бүген һәркемнең тамагы тук, күңеле көр. Әтиәниләре эшкә кушмый. Телисең икән, урам пычрагына ятып түшең белән шуыш — бер сүз әйтмиләр. Сәхия белән Сәкинәнең күңелендә генә бөгәрләнеп кара кайгы ята. Аларның көтеп алыр әткәләре дә, бәйрәм күлмәге тегеп кидертер әнкәләре дә юк. Сәкинә бүген хәтта көзгегә-дә карамый. Кызарып беткән күзләрен кул аркасы белән уып, учак тирәсендә әвәрә килә. Сәхия үтмәс пәке белән чыбыркы сабы юына, ул әллә ничә талны бозып атты инде, һаман теләгәнчә килеп чыкмый. Апа. диде ул ахырдан чыбыркы сабын идәнгә ыргытып.— Беләсеңме. безгә нишләргә кирәк? — Нишләргә? - Баздан бәрәңге чыгарырга. Зәйнәп әби очраган саен шуны әйтә. Бәрәңгегезне баздан чыгарып, келәт идәненә таратыгыз, утыртыр вакыт җитә, шыта торсын ди. — Базга син төш тулке, — диде Сәхия. Апасының бакалардан коты чыгып курыкканын белә Сәхия, башка вакыт булса: «Бака немец генералы түгел, аңардан куркасы юк»,- дип. бер төрттереп алыр иде. бүген шаярасы килмәде — Ярар, төшәрмен,— дип киенә башлады Эш кызларның күңелен күтәреп җибәрде. Бәрәңге шактый иде. — Монда әле безнең байлык бар икән, — диде Сәхия —Утыртканнан соң калса, сатарбыз Сиңа бер җилле генә күлмәк алып җибәрербез. Рәмзиеңнең күзен яндырып... — Әй кыланмасана — Сәкинә бәрәңге белән Сәхиягә кундырды Сәхия дә җавапсыз калмады Алар эшләрен онытып бәргәләшеп алдылар Үртәшү сүзләре яуды. Шул вакыт алар янына Зәйнәп әби килеп керде — Менәтерәк минем уңганнарым нишләп ята икән. Әйбәт, әйбәт, балалар Бик вакытлы тотынгансыз. Үз җаегыз белән бакчагызны да каДлй торыгыз Бәрәңгене җиргә керткәнче генә кайгыртырга кирәк, аннары ул үзе сезнең, турыда кайгырта башлый Аллага шөкер, бәрәңгегез җитәрлек күренә Бакчагыз бик әйбәт сезнең, ел саен бәрәңгегез котырып уңа. Әткәгез бакчагызны ат тиресе белән ашлап кына торды Хәзер менә шушылай тату итеп эшләп йөргәнегезне күрсә, әткәгез иллә шатланыр иде. Зәйнәп әби. кызларга күрсәтми генә, күгәрчен канатыдай яулык * почмагы белән күзләрен сөртеп алды Бәлки аның күңеленнән яуда | ягып калган дүрт улы узгандыр Бәлки кырда кышлаган язгы башак ж ашап агуланып үлгән кызлары исенә төшкәндер Ярый, үскәннәрем, мин чыгыйм әле. Эшләгән кеше янында тор- - ганчы дип чыгып китте Зәйнәп әби * Кызларның эше бетеп килә иде инде Бәрәңгене чыгарып бетер- i гәч, бер кызган килеш, базны чистартып ташладылар Зәйнәп әбинең = «үскәннәрем» дип мактавыннан күңелләре күтәрелгән иде аларның 2 Ипи белән бәрәңге кебек үк. кешегә җылы сүз дә кирәк шул Эшне түгәрәкләгәч, иң эре бәрәңгеләрне әрчемичә, ярып кына g пешерделәр дә өстенә тоз сибеп ашадылар Әтиләре бәрәңгенең өстенә 2 шулай тоз сибеп ашарга ярата торган иде ф Сәкинә тулышып, матураеп килүче кыз хәзер Юан итеп бер то- - лымга үреп куелган чәч. өскә кигән телогрейка астыннан чыгып күзне = үзенә тартып тора Лөздә язгы җилләр яккан алсулыкка сирәк-мирәк е; сипкелләр кушылган Текәлебрәк караган һәр караштан кабынып кнтә 2. торган бит очлары Беренче карашка аңарда кайбер кызлардагы кебек » «кычкырып торган» матурлык юк төсле Бәлки бу Сәкинәнең холкы басынкы, характеры юашлыктан киләдер, әмма күрә белгән кешегә = Сәкинәдә матурлык җитәрлек Яктылыкка, җылыга үрелеп үсүче гөл е кебек яшьлек Ул бит хәзер унҗиденче яшь белән бара Ә Сәхия бөтенләй апасына охшамаган Табак биттә тырпаен торучы яңак сөякләре Кайсылай тарасаң да. тыңлауны белмәүче кара чәчләр Сызылып киткән куе нәзек кашлардан тыш бүтән кеше кызыгырлык җире юк Ни өчен ул кашлар шулай нәзек булгандыр, алла белсен. Сәкинә әнә кашларының чабатадай җәенке булуына пошынып йөри Бирер иде Сәхия апасына үз кашларын Пычагымамы аңа матурлык? Яшәр өчен матурлык түгел, көч кирәк, гайрәт кирәк. Син матур дип. бер кешенең дә әле, әлбә пешереп, кунакка чакырганы юк Тормышта көч үзенең кирәклеген һәр көн. һәр сәгать сиздереп тора Берәр эшне эшләргә бик теләп тә. көче яки сәләте җитмәгән чакларда Сәхия янә үзенең кыз булып тууы өчен әрни Егет кешене дөньяда һичбер нәрсә рәнҗетә, кимсетә алмас кебек тоела аңа. 3 Бәрәңге бакчасының шактый өлеше казылып бетеп килә иде инде, шул вакыт кызлар сәер һәм күңелсез ачыш ясадылар келәткә чыгарып куелган бәрәңге көннән көн кими иде Апа' диде Сәхия кылдан үрелгән камчысын шарлатып - Бәрәңгене безнең әллә җеннәр ташыймы икән? Менә бу почмакка сатарга диң, иң эре бәрәңгеләрне юри өеп куйган идем, өем бөтенләй беткән Шыта торсын дип. идәнгә таратыл саннарының да күбесе кимегән Сәкинә келәт идәнендә таралышып ятКан бәрәңгегә карап елап җибәрде И аллам, кемнең генә кулы барды икән? Тагын күлмәк ала атмыйм икән инде Шыңшыма әле! Күлмәк сиңа, әле монда утыртырлык бәрәңге калмаган Ә нәрсә ашарбыз-* Шушы сорау аларның башларына күсәк белән тондыргандай итте Сәхия йөгереп^кенә Зәйнәп әбине алып керде — Ятимнәр өлешенә тигән кешенең тамагына таш булып утырсын.— диде Зәйнәп әби ни әйтергә белмичә. Ул үз әйберен урлаткан кешедән дә ныграк борчыла иде. Бераз вакыт һушын җыя алмый торды,— Ж.ир битләр,—диде ул үз-үзенә — Кем өлешенә кул сузганнар бит Әй алла, карак кеше гомер-гомергә көчсезне, яклаучысы юкны та лый шул. Әгәр көчле кешеләрнең әйберенә нәфсең сузсаң, кулына бик каты итеп сугачакларын белә Юк. юк! Болан калдырырга ярамый моны, балалар. Сәвиткә барып әйтергә кирәк. Килсеннәр, эзләсеннәр, тикшерсеннәр. • Бәрәңге урлану хәбәре тиз арада бөтен авылга таралды. — Бичаралар, хәзер нишләрләр инде,— диештеләр кешеләр, һәркемнең телендә бер сорау кабатланды: — Кем эше икән? Авылда караклыгы белән даны чыккан Зәйнулла исемле кеше бар иде Инде менә Сәкинәләрнең бәрәңгесе урлану хәбәре ишетелгәч, кешеләрнең шиге аңа төште Авыл советында председатель булып фронттан бер кулын өздереп кайткан Зәкиев эшли иде. Хәлне аңлатуга, ул Сәкинәләргә төшеп китте — Алай бик борыннарыгызны салындырмагыз әле, табарбыз,— дип. кызларның күңелен күтәрергә тырышты Зәкиев — Кайчанрак бәрәңгегезнең урланганын белдегез? — Бүген генә. — Келәтегез бикле идеме? — Бикле дип. . Келәсен тимерчыбык белән борып куйган идек. Менә шуның белән. Зәкиев кызлар кулыннан тимерчыбыкны алып әйләндереп карады. Тик бу аңа берни сөйләмәде Ул келәт тирәсендә йөренде, эзләргә күз салды, әмма шикләнерлек нәрсә тапмады «Арба-мазар эзе күренми,— дип сөйләнде ул үзенә. — димәк, күтәреп ташыганнар Капчыклап. Кызларның әйтүләренә караганда, бәрәңгеләре күп булган Шушы тирә кешесе булырга тиеш Белгән кеше Тагын шул каһәр суккыры эшедер, мөгаен. Сәкинәләр бакчаларының чирегенә генә бәрәңге утырта алдылар. Ачлык һәр почмактан упкындай авызын ачып карап тора башлады Колхозда эшләгән өчен бирелгән әз-мәз икмәк көче телгә йогарлык кына иде. — Сеңлем,—диде Сәкинәгә беркөнне авыл советы председателе Зәкиев — Менә без сезнең хәлегезне җиңеләйтергә уйладык әле. Клубка мөдир итеп куярга исәп үзеңне. Я. ничегрәк уйлыйсың, булдыра алырсыңмы? — Белмим шул. абый* — Белемең бар,— дип дәвам итте Зәкиев.— Әз булса да акча керер Белмәгәннәреңне яшереп торма. үзебезгә кил. ярдәм итәрбез. Эшне аны яңа тотыш анда беркем дә белеп тотынмый. Менә мин дә мылтык тотып үскән кеше түгел идем, фронтка алып китеп, мылтык тоттыргач, атарга өйрәндем Ә кайткач тагын өр-яңа эш бирделәр председатель итеп куйдылар Билгеле, авыр булды, әмма бирешергә исәп юк. Шуның белән әңгәмә тәмамланды. Сәкинә яңа эштә эшли башлады Клуб тикле клубка мөдир булып алгач, һич кимендә бер рәтле-башлы күлмәк кирәк иде. Яңа күлмәк табу турында Сәхия белән икәүләп озак баш ваттылар. Бу кыенлыктан чыгу юлын Сәхия эзләп тапты. — Теге чаршаудан тектер,— диде ул.— Ни пычагыма безгә чаршау? Барыбер сандыкта әрәмгә ята Элегрәк бәйрәм көннәрендә, кунак-фәлән килгәндә, әниләре өйгә чаршау, кашагалар. әйләнмәләр элә торган иде Андый чакларда һәр почмактан ниндидер күркәмлек, җылылык бөркелгән кебек була иде. Әнкәләре үлгәннән соң бу эшкә кул селтәделәр. Хәер. Сәкинә бервакыт май бәйрәменә өйләрне юып чыгаргач, бөтен җирне элеккечә итеп бизәп караган иде. Әткәләре эштәй кайтып керде дә әллә нишләп китте Тамагына кайнар төер утырды, ә кич белән, гомердә эчмәгән кеше, эчен-исереп кайтты — Әй, кызларым, үскәннәрем,—дип еларга ук тотынды ул,— ятим калдык бит без. Менә бу чаршауларны, кашагаларны әнкәгез үз куллары * белән суккан иде Без монда бәйрәм итәбез, шатланабыз, ә ул анда | җир астында ята — Әткәләре шулай кече якта шактый яшь түкте Үзе g дә, әнкәсез калган кызлары да жәл иде анар .Аннары ул. нәрсәнедер з исенә төшергәндәй, урыныннан сикереп торды һәм чаршауларны, каша- - галарны берәм-берәм тартып төшерә башлады. S Шушы шайтан орган нәрсәләр җитте анын башына. Дөньяның < әле бер ертыгын, әле икенче тишеген ямап, монсын булдырыйм, тегесен = житкерим дип яшәп харап булды Их дөньясы. Әйе,әнкәләре аларнын бик-бик эшчән иде. Йокыдан торып, урамга * карый да, берәсенең морҗасыннан төтен чыкканын күрсә, йөрәге «жу» £ итә: «Соңарганмын! Башкалар торып мичкә яга башлаган!» һәм ул | көнне аның ашы аш, эШе эш булмый Кулыннан әле бер нәрсә, әле « икенче нәрсә төшеп аптырата Авыл гомер-гомергә Мәгъдәниягә карап = йокысыннан торырга, эш башларга күнеккән Урак урганда, көлтә бәй- “ ләгәндә, Мәгъдәния артыннанжитәм димә. Әгәр берәрсенең үзара якын- - лашыл килүен күрсә, аның йөрәге ярылачак Ә өйгә кайтуга аны өр-яңа 2 эшләр көтеп тора. Сүс талку, киндер сугу, бәйләм бәйләү Кышның 3 эт эчәгесе кебек озын төннәрендә җиделе лампа астында шып шып кин- i дер сугып, күз нурларын әз түкмәде Мәгъдәния Кияүгә чыгарга җыенучы = кызлар, синең кулың җиңел, синнән әйбер алган киленнәр кире әйләнеп ё кайтмыйлар дип. ашъяулыгын, тастымалын аңардан алалар иде. «Синең кулың җиңел. Синең киндерләреңнең ниндидер нуры бар», дигән сүзләр Мәгъдәнияне чын чынлап канатландыра, әйберен мактаган кешедән бәяне кимрәк алырга тырыша иде Хәер, без барыбыз да шуның өчен яшибез түгелме соң? Эшебезне башкалар яратсын, башкалар югары бәяләсен өчен тырышабыз Әгәр сәләтеңне күрмиләр, бәяләмиләр икән син юк һәркемнең җанында иҗат очкыны ята, шул очкынга сүнәргә ирек бирмәсәң, аны үстерә, дөрләтә килсәң сине барыбер бервакыт таныячаклар Танылу - шагыйрьләргә. әдипләргә генә түгел, һәркемгә кирәк Кеше башта танылу, үз йөзен табу өчен тырышса, бер танылгач инде шул исемне аклар өчен бөтен көчен куя. Ә бу исә тырышлыкның тагы да зуррагын сорый, туктап калмауны таләп итә Язмышны кеше үзе яза диләр Бу сүзләрдә, мөгаен, чаклык кж түгелдер Әнә ич Мәгъдәния әҗәленә ничек ашкынды Башта эрләгән җепләремне сугып бетерим дип тырышты Ә сугып бетергәч, язгы бозлар киткәләгәнче бәкегә алып төшеп бәләклибәләкли юып калыйм, язгы кояшта агарып, язгы җилләрдә йомшап кипсен диде Ә елгада бозлар кузгалырга торган чак иде Бәке тишелгән бозның урыныннан күчкә иеп, менә-менә яңадан кузгалачагын белеп керде Мәгъдәния Ләкин үзенең өлгерлегенә ышанды Әгәр боз киткәнче, киндерләрне юып өл- гермәсәң. яңадан мондый форсат булмаячак Елга үз ярларына кайтып, су буена басма салынганчы күпме гомер үтәчәк, көннәр югалачак иде Шушы ашкыну алып китте Мәгъдәнияне Аның гәүдәсен бик озак эзләделәр Локман, хатынын җирләп кайтканнан соң. ярты өйне биләп торучы киндер сугу станын балта белән тураклап ташлады, номгак-йомгак җепләрне янган мичкә атты. «Тотынмагыз, диде ул кызларына. кул эше эшлим дип чекрәеп утырмагыз. Дөньяның тишек-тошыгын барыбер ямап бетереп булмый Әнә үз гомерендә бер кием бияләй бәйләп кимәгән Мөгелсемнәр дә ачка үлми» Йомшак холыклы Локман бу юлы сүзендә каты торды Кызла рыннан кул эше эшләтмәде. Әнисе барында Сәкинә тегү эшенә бераз өйрәнә башлаган иде. тик, әнкәләре үлгәч. «Зингер» машинасын әткәләре сатып җибәрде. Бүген менә кулына әнкәләре суккан чаршауны тотып, авыл буйлап күлмәк тектерер кеше тапмыйча йөргән чакта Сәкинә беренче тапкыр әтисенә рәнҗеде. Ә бит кайчан гына әле башка кызлар бәйләм бәйләп, җеп эрләп яки берәр әйбер тегеп чекрәеп утырганда, әтисенең шундый әйбәт булуына сөенеп черт-черт көнбагыш яра иде Эзли торгач күлмәк тегүче табылды Күлмәк бик килешле чыкты. — Түшең белән шуышып йөрсәң дә, бу сиңа бер биш елга җитә инде,— дип шаярып алды Сәхия. Апасының клубта эшләве аны бик шатландырды. Хәзер инде ул теләсә нинди кинога бушлай керә ала. Сугыш турындагы киноларны бик ярата Сәхия, андый фильмнарны кабат-кабат карый Малайлар каршында дәрәҗәсе бик үсте. Алар турысыннан сызгырмый узмыйлар. Сәхиянең үзен дә ике бармагын авызына кабып сызгырырга өйрәттеләр. Ә бит кайчан гына алар очындагы иң шәп сызгыручы Рамил болай сызгыру серен Сәхиядән яшереп маташкан иде. Хәзер исә үзе үк: «Әйдә, сызгырырга өйрәтәм»,— дип, Сәхияне чакырып чыгарды Ә Хәйдәр үзенең абыйсыннан ялынып алган сигездән үрелгән камчысын бүләк итте. 4 Эшләр шулай әйбәт кенә көйләнеп барганда, Сәкинә әллә нишләде: иң беренче аның йөзеннән елмаю качты Сәкинә хәзер башка чаклардагы кебек көзгегә карап утырмый, чыгып киткәндә яулык астыннан бүселеп торган чәчләрен әле маңгаена, әле колагына табарак тарап матурланмый. Гаебе бар кеше кебек түбәнгә карап йөри, хәтта күзләре дә кызаргандай күренә. Ә иң гаҗәбе мунчага бара башласа, ничек тә сеңлесен ияртмәскә тырыша. Беркөн Сәхия шаярып: «Аркаңны әллә ләүкә астындагы җеннәрдән ышкытасыңмы?» — дигән иде, кызып китүне гомергә белми торган Сәкинә сеңлесенә әллә ниләр әйтеп ташлады: «Синең миндә ни эшең бар, ләпек? Син шул малайлар белән кеше бакчасыннан шалкан урлаудан бүтәнне белмисең. Сиңа җиңел. Ә мин җиткән кыз кеше Ә җиткән кызны...» Сәкинә сүзен әйтеп бетермәде, яшенә капланды Бәлки ул «Җиткән кыз — кызарган алма, аңарга һәркем кызыга Кызыгып кына калмый, үрелә, өзәргә тырыша. Өзеп алып, тешләп караучылар да җитәрлек»,— дияргә теләгәндер Сәхия юату сүзләре белми, гомумән, елаган кешене аның җене сөйми иде, апасына җикеренде: — Өшегән бәрәңге! Авызыннан сүз чыкканчы, күзеннән яшь коела башлар шушы җыбыткының Җүнләп сөйли белмәс — Син нәрсә аңлыйсың соң . — Мин аңгыра түгел, бөтенесен күреп торам шул майлы күз Рәмзиеңнән алдангансыңдыр әле. Бер дә юкка корсагыңа тастымал урап йөрмисеңдер. Сеңлесе авызыннан чыккан бу хакыйкатьне ишеткәч. Сәкинә агарып катты Бите буйлап тәгәрәп төшеп килүче җитез тамчылар ияге һәм борын очларында эленеп калды. Кызның күңеленә коточкыч шом йөгерде. «Димәк. Сәхия барысын-барысын белә. Ул белгәнне башкалар белмәсме? Юк, бу хурлыкка түзәргә ярамый, китәргә кирәк авылдан, китәргә’ Кадалсын клубы, чәнчелсен Рәмзие!» Шулай уйлады Сәкинә, ләкин чыгып китәр өчен паспорт кирәк иде Колхоз председателе, үлсәң дә. паспорт алырга белешмә бирмәячәк Ул әнә районда көннән-көн ныграк шаулый барган нефть эшенә китүчеләрне дә кире борып алып кайткан диләр. Председатель Насыйбуллин нан бөтен кеше кан калтырап тора, «Без ни өчен сугышта кан койдык! — дип. өстәлгә бер генә китереп суга диләр аны — Шушы җиребездә ипекәй үстерер өчен, кешечә яши белүебезне раслар өчен түгелмени? Колхоздан син качсаң, мин качсам ипекәйне кем үстерер? Ә бит безнең бурычыбыз бар кешене ипиле, бәрәңгеле итү генә түгел, безнең бурычыбыз - авылның йөзен үзгәртү .» * Председатель Насыйбуллиннын бер мәзәк ягы бар иде җыелыш < ларда сүз сөйли башласа, ике сүзнең берендә өф-өф ди иде Такташ- з ныкыдай озын сары чәчләре - Насыйбуллин «Иптәшләр!» — дип әйтү- g гә, йөзенә килеп төшә һәм председатель аларны «өф-өф!» дип авыз » турысыннан читкәрәк өреп җибәрергә мәҗбүр була Сөйләгән сүз аның < болайрак килеп чыга: -«Иптәшләр, өф — бүген без өф. гаять җитди — ж өф. сынау алдында торабыз - өф Без — өф. гаять явыз - өф. гаять мәкерле — өф. фашистны дөмектереп өф. тыныч тормыш яулап ал- з дык өф Без өф. ошбу авырлыкларны да өф. совет кешеләренә * генә хас — өф. фидакарьлек белән җиңеп чыгарбыз - өф-ф!» Залда утыручылар аны елмаеп тыңлый Шундый җитди сүз сөй- § ләвәндә. кешеләрнең мыек асларыннан көлеп утыруларына аптырый * иде Насыйбуллин Бервакыт бу турыда хатынына зарланып алды «Без- * нең авылда кешеләр әллә нинди Син адарга язгы чәчү яки игеннәрне J вакытында җыеп алу турында сөйлисең, ә алар синең һәр сүзеңнән ~ авыз ералар Белмим, моның нинди кызыгы бардыр?!» — Синең сөйләвеңнән көләләр алар, диде хатыны. - Сүз саен ~ «өф-өф» дисең бит Белеп тор син «өф-өф Насыйбуллин» Хатынының бу сүзләреннән соң Насыйбуллин «өф-өфен» ташлап ка- 5 рарга маташты, хәтта чәчен дә кыскарттырып карады, әмма гадәтен : ташлый алмады «Өф өф»тән башка сөйләнгән доклад артык коры * сүзләр бер-берләре белән бәйләнеп җитми кебек тоелды аңа һәм ул. кеше үзенең сакаулыгына күнеккәндәй, моңа әһәмият бирми башлады Сәкинә килеп кергәндә председатель нидер язып утыра иде Я. сеңел нф. - диде ул башын калкытып Ни йомыш өф? Мин. Насыйбуллин абый - Сәкинәнең шуннан артыкка батыр лыгы җитмәде, елап җибәрде Насыйбуллин урыныннан торды, кабинетында әрле-бирле йөрергә тотынды Елап сөйләшүчеләрне җене сөйми иде аның. Алдында әгәр яшь кыз бала утырмаса: «Башта күзеңне, борыныңны корытып кер. һәркемнең яшен сөртеп, юатып утырырга минем вакытым юк». - дип. кабинетыннан борып ук чыгарган булыр иде. Ләкин ятим балага каты кагылудан тыелып кала алды, Я. я. сөйлә, апаем Миңа диде Сәкинә үксүен басарга тырышып, миңа а авыл дан кн-итәргә-ә кинрәк. абый Монысы нинди каприз тагын! - дип өстәлгә китереп сукты Насыйбуллин Өстәлдәге кара савытлары сикерешеп куйды Ә Сәкинә үзенә суккандай урындыгына сеңде, бөрешеп калды.- Мин сине җит днрәк сүз белән кергәнсеңдер дип тыңлап утырам тагын Әллә енн читтә майлы ботка пешереп көтеп торалар дип белдеңме’ Мина майлы ботка кирәкми, диде Сәкинә Председательнең кызып китүеннән соң кызның яше кипте, күрәсең, үзенең эчендә дә ниндидер ярсу кузгалгандыр Мин авылда кала алмыйм, абый Бәлки сәбәбен аңлатып сөйләрсең, кызый Сәкинә түбән карады Оят эшне эшләү бер кыен. .» кешеләргә сөйләү икеләтә кыен Ничек инде олы кешегә мин шундын-шундый дип әйтәсең. Әгәр Рәмзигә карата эчендә ачу кайнаса .шардан үч аласы килсә, тагын бер хәл иде Юк бит. Рәмзи аны көчләмәде, куркыт малы Йери торган кызларын ташлап, гел үзе янында кайнашуына Сәкинә эчтән тантана итте. Сәкинәне бу эшкә әллә нинди курку катыш кызыксыну этәрде Әгәр моны яшереп калдырырга мөмкин булса, бераз газапланып йөрер иде дә онытыр иде Әмма моны яшерү хәзер янган күмерне кесәдә йөртү белән бер Кешеләр Сәкинәнең гайбәтен сата башлаячак Ә кешеләр сүзеннән бик курка ул. — Я? — диде Насыйбуллин кыза башлап - - Мин монда сезнең барыгызны көйләп утыра алмыйм Сәкинә тотлыга-тотлыга сөйләргә кереште. Сөйләгәндә җиң төймәләрен өзеп бетерде Аны тыңлаганнан соң Насыйбуллин: — Тә-әк!—дип, янә өстәлгә сукты — Эшләгәндә эшләдек, хәзер авылдан качабыз дисеңме? Ә соң моңардан, — председатель аның бил турысына ымлады. - качып кына котылып булыр микән? Кара сакал бит ул гел арттан йөри Юк. мин сиңа белешмә бирә алмый-м Дөньяның рәхәте белән михнәте бергә йөри аның Берсен татырга курыкмагансың, кешеләр йөзенә туры караудан да курыкма. Аннары синең бит әле үзеңнән кече апаең бар Аны кемгә калдырмакчы буласың? Сәкинә бу турыда уйламаган иде. Аптырап калды. Тик каушавын сиздерәсе килмәде. — Ул миннән шәбрәк әле,— диде — Шәбрәкме, түгелме, бала әле ул Сәкинәнең хәлен аңлый һәм аны артык гаепләми иде Насыйбуллин Нишлисең бит, ялгышкан. Адәм баласына ялгышу хас. Берәүләр ялгыш ларыннан сабак алалар, икенчеләре инде миңа барыбер дип. яңаларын ясыйлар Әгәр хәзер бу бала авылдан китеп барса, мәңге чыга алмаслык ялгышларына кереп батмасмы? Председатель Сәкинәгә соңгы кат ярдәм итмәкче булып: — Менә нәрсә, апаем,- диде,— беркая китмисең. Телисең икән, Рәмзине, боргычлап алып, яныңа китереп куям Бер мизгелгә Сәкииәнең күңеленә сөенеч йөгереп алды: әйе. Насыйбуллин абый боргычлап китерсә. Рәмзиең кая барсын? Теләсә, Насыйбуллин абый Сәкинәне Рәмзинең муенына гармун итеп аса ала, йөрерсең авыл буйлап күтәреп. Шундый уйлар эчендә күпмедер вакыт тантана итеп утырды Сәкинә. Тик бу мәсьәләдә сүз чыккач. Рәмзинең мыскыллы көлүе исенә төште: «Сез күбәү бит. матурым Бөтенегез барыбер минем кочагыма сыймас»,— дигән иде ул — Юк. абый, кирәкми, — диде кыз, айнып киткәндәй. Председатель чарасыз иде. Насыйбуллин кабинетыннан Сәкинә: «Барыбер китәм»,—диган уй белән чыкты. Өенә кайту белән, ул Сәхиягә сиздерми генә әзерләнә башлады, әмма яшерерсең Сәхиядән! Эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук сизде. — Нәрсә, качабызмы? — Гомер буе авылда чиләнергә димәгән. — Ә мин?.- Сәхиянең күзләре бервакытта да булмаганча моңсу иде. Ул елап җибәрүдән чак тыелып калды. Берәрсе килеп, башыннан сыйпаса, юатса, яшьләре мөлдерәячәк иде. Ләкин юатучы булмады - Бар, бар. кит. - диде ул бераздан ярсый башлап — Урам пычрагы итеп маңгайга чәпи башлаганчы тай. Әнә, абзардан кәҗәне апкит. Менә бу чүпрәк-чапракларыңны да — Сәхия кулына ни эләксә, шуны ыргытты. Кәҗә турында сүз чыгуга, Сәкинә дерт итте аны сатарга уйлаганны каян белгән диген! Кеше түгелдер, җендер бу Син уйлап өлгермисең, ул әйтеп сала. — Кәҗәне сатмый, акча каян алыйм мин?—диде ул Сәхиягә.— Әллә анда миңа әзерләп куйганнар дисеңме? — Әзерләмәгәч нигә качасын? — Анда синең эшең юк. - Авылдан чыгып киткәнгә генә әллә корсагың шиңәр дип беләсеңме2 - диде Сәхия апасына, бәгыренә үтәрлек итеп Сәкинәнең сүз көрәштерергә исәбе юк иде, дәшми-тынмый җыенуында булды. Кәҗәне алучы табылды. Сәкинә сөенә-сөенә үзенең фаҗнгасына таба юл тотты — Мин сиңа матур күлмәк, ак туфлиләр алып җибәрермен.— диде ул чыгып киткәндә — Хәзер сиңа ундүрт тулды. Үз көнеңне үзен күрерлек булдың. Матур күлмәкләр, ак туфлиләр алып җибәрәчәгенә нык ышанып ♦ әйтте Сәкинә, чөнки ул әле шәһәр тормышының, өскә ябынган кыска £ бишмәт кебек, башка тартсаң — аяклар ачыла, аякка япсаң — баш ачыла | икәнен белми иде... 5 Сәкинә киткәч, Сәхия ачудан өйдәге барлык хатын кыз киемнәрен | утка якты «Бөтен бәла шушы кыз булып туудан Җитмәүчелек, үз- 2 үзеңне яклый алмау бөтенесе шуның аркасында Әгәр Сәкинә егет кеше ♦ булса, үзен рәнҗеттерер идеме? Рәмзинең ләшпәйгән танавына берне * генә менеп төшәр иде Ә менә Сәхия үзе Ундүрт яшьлек малайлар п хәзер урман кисәргә йөриләр Сыер җигеп тырма тырмалыйлар Кеше £ алдында курыкмыйча тәмәке тарталар Аларга беркем сүз әйтә алмый, °- чөнки алар эшләп кайткан Бетте, моннан соң мәми авыз кыз булып ._ йөрдек юк!» = Сәхия бар нәрсәне кырып салганнан соң сандыктан әтисенең кешлеккә t кия торган костюм-чалбарын тартып чыгарды: «Җитте сиңа Күп яттың 6 көя туйдырып Файда күрсәтә башларга вакыт!» Ул чалбарны киеп карады, чалбар шактый озын иде Кире салып, балагын кисеп атарга туры килде Зәңгәр чалбар балагын тегәрлек зәңгәр җеп юк иде. Сәхия аның өчен уфтанмады. «Урамга бер чыгып керүгә, акмы-зәңгәрме икәнлеге беленми башлаячак барыбер», дип фикер йөртте. Ныклабрак карасаң, балакның берсе озынрак, икенчесе кыс карак икәнен күрергә мөмкин булыр иде. әмма Сәхия андый вак-төякне исәпкә алмады Балак озынрак тоелган якны ныклабрак күтәреп куйды да шуның белән вәссәлам. Чалбарның төбе култык астына кадәр җитеп торуы да куркытмады аны, каеш белән билне буып, күлмәк астында калдыргач, чуртым күрәме аны?! Ә күрсәләр соң' Күп кешедә мондый чалбар юк әле Урамга егет булып чыкты Сәхия Тик менә башка кияргә кепка гына юк. кайчандыр әтисе алып биргән кепкадан күптән инде җилләр искән иде. Әтисенең эшләпәсен киеп карады - ошатмады Беренчедән, артык зур. икенчедән, ярты сәгать эчендә малайлар үзеңә «эшләпә» дигән кушамат тагачаклар Бердәнбер чара апасыннан калган киезләнеп беткән башлыкны кию иде . Тирән кесәләренә көнбагыш тутырып, капка төбендә чырт-чырт көнба гыш яручы Сәхиягә авылның олысы-кечесе карап үтте Тиз арада аның янына малайлар җыелды. Чалбарны тотып тотып карадылар Алар тоткан җирдә уймак уймак эзләр калды Сәхиянең моңа исе китмәде Чалбар никадәр тизрәк каралса, шуның кадәр яхшырак иде Атасының чалбары белән мактанырга чыккан, дип төрттереп алды арадан берсе Булса снн дә мактаныр идең, синең атаңның чалбары юк. диде Сәхия Булмас! Булса нигә кими? Киндер ыштан төбе белән урам себереп йөри Сәхиянең бу сүзләреннән малайлар шаркылдашырга тотындылар Сәхияне үртәгән малай башкалар артынарак посты. Ә Сәхия, үз сүзләренең шундый тәэсирле чыгуын күреп, тагын һөҗүмгә күчте. Беркөннәре урамнан трактор бүрәнә өстерәп килә дисәм, синең атаңның ыштан балагы өстерәлеп тузан туздырып бара икән. Бусы инде теге малайның сабыр савытына тамган соңгы тамчы иде. Сәхиягә ул. «Беләсең килсә, сине детдомга озаталар»,— диде. Бу сүз яңакка чабудан авыррак иде Сәхия агарып китте, ләкин бик тиз үзен кулга алып өлгерде һәм малайның якасына барып ябышты «Дуңгызның борын тишегеннән чыккан нәрсә' Кем әйтте сиңа алай дип, ә?» — Кем әйтәсе юк. бөтен авыл сөйли,— диде малай гыжылдап.— Анда әнә калач кына ашаталар ди Малай сүзен әйтеп бетерә алмады, Сәхия үзенең таштай башы белән аның эченә дөкеде Малай бермәлгә тынсыз калды. Тик озакка түгел, үпкәсенә һава тулып өлгерүгә, йодрыкларын эшкә җикте. Тәпәләш китте. Күпмедер вакыт эчендә малайның өзелгән җиңе, Сәхиянең я^асы җирдә аунап ята иде инде һәр икесенең борын юешләнде, һәр икесенең к\ зләре янды Сугышып арыганнан соң әйткәләшү, кемнең ныграк кундырганын ачыклау китте. Шушы көннән Сәхиянең исеме бер хәрефкә кыскарды, Сәхигә әйләнде Малайлар аны тиз арада үз иттеләр Көчен аямыйча сугыша белүе, күпме тукмалса да. шыңшымавы өчен яраттылар Тик Сәхине бу җиңү сөендермәде, аның күңеленә шом һәм шик оялады. «Чынлап та балалар йортына җибәрсәләр? Юк, үлсәм үләрмен, бармам! Әгәр инде милиция белән озаталар икән — качам! Качам да урманда бер үзем яши башлыйм Чәнчелеп китсеннәр» Ул үзен Робинзон Крузо кебегрәк бер кеше итеп күз алдына китерде. Дөрес, Робинзон Крузо турындагы китапны укыганы юк аның, малайлар сөйләвенә караганда. Робинзон Крузо куркусыз кеше булган Кыргый җәнлекләр аулаган Ни өчен Сәхи Робинзон Крузодан ким булырга тиеш? Ояга качкан куяннарны Сәхи койрыкларыннан өстерәп чыгарачак. Их. куян ите тәмледер ул1 Куянның бәлеше шәп була диләр. Куяны эләгүен эләксә, бәлешсез дә тамакка төртелеп калмас иде лә анысы Туйганчы куян боты кимергәч, имән төбенә сузылып ятып йоклыйсың Их! Шулай хыялланып ятканда, Сәхиләргә авыл Советы председателе Зәкиев килеп керде Зәкиевне күрүгә үк Сәхинең колаклары сагайды, йөрәге ешрак тибә башлады. Зәкиев нигәдер сүз башларга ашыкмады: өйнең эчен карап чыкты, чөйдәге кием-салымнарга күз салды, аннары гына сәкегә утырып сүз башлады: - Я, ничек яшибез? — Сәхи сүзсез генә җилкәсен сикертеп куйды — Бик кыен түгелме? Бу сорауга да җавап ишетелмәде, чөнки Сәхи сагаеп сүзнең төп темага күчүен көтте, һәм. ниһаять. Зәкиев дипломатлыкны бер читкә куеп, Сәхигә болай диде: — Менә нәрсә, үскәнем Без сине балалар йортына җибәрергә булдык.. • Сәхи сикереп торды, битенә кайнарлык йөгерде. - Юк! — диде ул.— Барасың килсә, үзең бар. ә мин — Туктале, тукта, кызмый гына сөйләшик. Син бит бәби түгел, аңла. — Бәби түгел шул. Әнә бәбиләрне җибәрегез детдомга. Ә мин аннан барыбер качачакмын - Анда синең өстең бөтен, тамагың тук булыр, укырсың. Ә берничә елдан «туп» итеп кайтып төшәрсең. Анда әйбәт.. — Миңа әйбәт кирәкми. — Киреләнмә әле, үскәнем Монда бит, үзең күреп торасың, тормыш авыр Ләгънәт төшкән сугыш бөтен тормышыбызны җимерде. Сугыш җимерекләрен төзәтеп, ныклап аякка басканчы, шактый еллар үтәр. Ә хәзергә синең кебекләргә генә түгел, өлкәнрәкләргә, буын ныгыткан кешеләргә дә таманга туры килә. Зәкиев озак сөйләде, тик Сәхия күңеленнән аның сүзләрен ниндидер гарьлек белән кире кага барды Каршы әйтмәгәч, Зәкиев аны үзе белән килешүе дип аңлап Шулай, апаем. Әзерләнебрәк тор. урын булуга, илтеп куярбыз,- диде " Барыбер мин анда бармыйм, бармыйм' — диде Сәхия елар чиккә җитеп — Эшкә йөрим мин Берәр атлы эш бирегез мина. — Атлы эш уЛ — атаң җиккән атка утырып йөрү түгел. Ат белән ♦ урман ташыйлар, җир сөрәләр, урак уралар Синең менә шуларның ? кайсына көчен җитә? — Бәрәңге ашап көч булмый 5 Менә ипекәй ашасын дип, балалар йортына җибәрәбез бит инде * Минем ипи ашасым килми И и. киребеткән нәрсә! Кеше аңа яхшылык тели, ә аның үз * киресе — кире Зәкиев ишекне шарт итеп ябыц чыгып китте Сәхия сәкегә тәгәрәп еларга тотынды Үзен кызгану, тормышны 2 нәгъләтләү хисләре кайнар дулкын булып күкрәккә бәрде Тиктомал- ж дан сулыш кысылды, тын алганда, эчтән ыңгырашу авазлары бәреп 2 чыкты. Шулай үксеп ята торган бермәлне ул йоклап китте һәм бик § матур төш күрә башлады Менә аның әнисе япь-яшь, матур. Сәхиянең “ башыннан сыйпап. «Балам, син кешеләргә рәнҗемә, ди - Яшәү беркем- * гә дә җиңел түгел Авыр дип. эчеңә ачу җыйма Ачулы кеше - - көчсез = кеше». «Юк, әни. ачулы кеше көчле кеше Бик каты ачуым чыкканда, 2 мин үземнән көчле малайларны җиңәм» Әнисе Сәхия белән килеш- > ми, йомшак, ягымлы тавышы белән әкрен генә сөйли Үзе һаман кызының , чәчләреннән сыйпый «Чәчләреңне малайларныкы кебек итеп кискәнсең - икән» «Әйе шул. лакандагы суга карадым да кисеп аттым Минем : җебегән кызлар буласым килми» Әнисе әкрен генә көрсенеп куя «Әй • бала, бала!» Шул урында гнш өзелә. Күзләрен ачып җибәрсә Сәхия янында Зәйнәп әби утыра Үзе нәкъ Сәхиянең төштәге әнисе кебек тирән итеп көрсенә. Сәхиянең уянганын күргәч тә шул халәтендә озак утырды ул Бераздан гына: «Гариф бабаң кичә тегермәнгә барганые. менә бу шишара белән чәй эчеп җибәрик әле», дип, ашъяулыкка төрелгән кисәкне өстәлгә куйды Ипи яңа пешкән иде, тәмле исе борынга килеп бәрелде Ипи исе Сәхиянең бөтен кайгысын оныттырды, ул сикереп урыныннан торды: — Хәзер самавыр куеп җиппәрәбез Сәхия күз иярмәс хәрәкәтләр белән самавырның көлен какты, су салды Күмере юк иде. күмер урынына коры-сары тутырды БЬзнең самавыр тиз кайный ул. диде үзе. Зәйнәп әби ни өчендер урыныннан кузгалгач. Күрәсең, чыгып китәр дип курыккан дыр Сәхиянең бу минутта бер дә ялгыз каласы килми иде Самавыр чынлап та тиз кайнады Зәйнәп әбинең ашъяулык почмагын да ниндидер үләннәр булган икән, башта Сәхия моңар игътибар итмәгән иде, шул үләннәрне чәйнеккә салып чәй иттеләр Ипиен олы-олы кабып эчкәч, шикәр юклык сизелмәде. Сәхиянең күптәннән болай тәмле чәй эчкәне юк иде. маңгаеннан тирләр бәреп чыкты Тамак туйдыргач. Зәйнәп әби читләп-читләп кенә сүз башлады: «Быел да көтүне Ибрай бабаң ала икән Ул алса, безнең җан тыныч инде. Тик менә үземә берәр шәп памушник кирәгие дип әйтә ди» Сәхия Зәйнәп әбинең тел төбен аңлап җитмәде Табар, беткәнмени кеше Ипиле эшкә бөтен кеше атлыгып тора Әйе. әйе. Шулай, балам Нинди елларда да көтүченең тамагы тук була Бераз вакытка сүз өзелеп торды Чыгып китәргә җыенып. Зәйнәп әби, ашъяулыгын төреп, кулына тотты. Ишеккә җиткәч кенә әйтте: «Әллә, мин әйтәм. Ибрай бабаңа памушпиклыкка син барасыңмы дим. Балалар йортына җибәрәбез дип тә бәйләнмәсләр иде үзеңә Уйлап карамыйсыңмы?» Бу сүзне башка кеше әйтсә. Сәхия аңа тозлап борычлап җавабын бирер иде. әмма Зәйнәп әбигә каршы әйтә алмады Жыен булмаган кеше көтүгә керә дип уйлый йде ул. Дөрес, көтүченең тамагы сыйлы. Ул ягы әйбәт Көн саен ипн ашасаң, беләкләргә көч керер иде керүен Уйлана торгач Сәхия көтүчелеккә кереп карасаң да ярый дип тапты Зәйнәп әби әйтмешли, детдомга җибәрәбез дип аптыратмаслар. Тик менә таң тишегеннән йокыдан тору белән килешәсе килмәде аның. Ятып җитмисең, торырга кирәк. Йокылы башны мендәрдән кубарудан да авыррак нәрсә юк сыман Беркөнне ул Ибрай бабайга мондый тәкъдим әйтте «Әйдә болай итәбез. Ибрай бабай. Син көтүне иртәнге якта көт. төштән соң мин көтәрмен» Ибрай карт аның тәкъдимен ишеткәч «Без бит авылны йокыдан уятучылар. Иртән торып, чыбыркыңны бер шартлатуга, хатыннар сикерешеп торып, сыер саварга тотыналар Ә син «Ашыгыгыз»,— дип. тагын бер шартлатасың. Кемне шулай, таңнан торып, бөтен авыл озата? Көтүчене! Кемне бар эшен ташлап, бөтен авыл каршы ала? Көтүчене! Мондый пачут губернаторларга гына тисә тигәндер Ә син шушындый пачуттан үзеңне мәхрүм итмәкче буласың».— диде Ибрай бабай Сәхиянең күңелендә бу эшкә мәхәббәт уятырга уйлый иде. күрәсең Тик Сәхиянең бик ашкынып торганы сизелми Балалыгыннан аерыла алмый Көтүдәге тәкәләргә атланып, җаннарын ала. Борылып- борылып үскән мөгезле бер сарык тәкәсен аяктан ега инде Бу минем мотоцикл дип. авылны чыгуга, шуңа атлана Теге мескен. Сәхияне чөеп ыргытмакчы булып, ничекләр генә сикерми. Әмма төшерерсең Сәхияне' Тәкәнең сыртына тигәнәктән ким ябышмый ул. Көтүдән качарга яратучы сыерларга да көн күрсәтми Сәхия: авызыннан күбекләр килгәнче чыбыркылап йөри «Синнән җүнле көтүче чыкмас,—ди Ибрай бабай.— Малларны жәлли белмисең» Бер җәй йөргәч, бу эшне ташлады Сәхия Кышкылыкка ашарына җитәрлек иде. Укытучылар өенә килеп ялынса, мәктәпкә баргалады. Җиденче класста бер ел укыган иде инде ул. күчмәде генә. «Сыер койрыгын борырга белем кирәкми, барыбер шуннан ерак китәсем юк»,— дип. бөтенләй туктады. Укуын ташлавын белгәч, бригадир аны рәхәтләнеп эшкә җигә башлады. Ашлык сугу машинасыннан салам тарттырыр га. тирес түгәргә, хәтта олылар белән урман кисәргә җибәрде. Сәхия эшне ярата иде. карышмады. Бик арыган чакларда бригадирдан җайлы гына котылу чарасын тапты ул. Ә хәйлә бик гади, алдавыч йозакны өйалды тактасының бер ярыгыннан кул тыгып тышкы якка элёп куясың да. вәссәлам' Бригадир, бу өйдә кхк икән дип. борылып китә Сәхиягә кызык Бригадирны төп башына утырта алу рәхәтлегеннән тәгәри-тәгәри көлә ул Бу хәйләсе бәлки озакка барган булыр иде. ләкин Сәхия үзен-үзе тоттырды: ишеген тышкы яктан бикләп, беркөнне бәрәңге пешерергә тотынды Ә төтенне яшерә алмыйсың Юкка гына мич турында: «Аның ашаганын бөтен авыл күреп тора»,—дип мәкаль чыгармаганнар- дыр. , Кыш шулай төрле эшкә чабып узды Ә язга чыккач. Сәхиягә өр-яңа эш таптылар Тракторларга суташырга куйдылар аны Яз җиттеме, колхозга МТСтан берничә трактор килеп төшә Колхоз МТСтан килгән тракторчыларга аш пешерүче, су ташучы билгели. Су ташучыларга ат бирә. Тракторлар сөрә торган кырның һәр ике башына олы-олы су савытлары утыртыла Су ташучы шушы савытларны һәрвакыт тулы тотарга тиеш. Чөнки тракторлар, бераз эшләүгә, кыза башлый, радиаторда су кайный. Кайнаган суны өзлексез алыштырып торырга кирәк Шулар өстенә тракторчыларның үзләренә эчәргә, аш пешерергә, чәй кайнатырга. савытсаба юарга гел су кирәк булып тора Сәхия бик яратты бу эшне. Атның гына артык өшәнгәне эләкте. Сыртын - ыңгырчак, муенын камыт кырып бетергән Кырыена килеп, чыбыркы шартлатсаң да. ике колагының берсен селкетми Коргаксыган мичкәне кыршаулары гына тотып торган кебек, сөякләре таралып китүдән тиресе генә саклап тора мескенне. Атның бердәнбер ошаган җире — колаклары булды. Җирән атта — ике ак колак. Сәхия үзенең ак колаклы жирән биясен Аккош дип атады. Юк. аккошка охшаганга түгел, дөресен әйткәндә, аккошны күргәне юк иде аның, бу исем матур яңгыраганга шулай йөртә башлады ул атын Сәхия дилбегәләрне кагып - Очтыкмы. Аккошым? — диюгә, жирән бия йокымсырап торган жиреннән сыңар күзен ачып карый. Сәхия чыбыркысы белән кабыргаларына берне менеп төшкәч, селкенеп куя. ә инде чыбыркы икенче тапкыр ♦ чыжлап узгач әкрен генә кузгала башлый Шулай, артык ашыкма. - £ дигән була Сәхия Ж.әй бар. кыш бар ашыгып, ни эш бар. ди бит i Гариф бабай Җирән биясенә сөйләнә-сөйләнә Ык буена барып туктый Сәхия * Яр кырыендагы чирәмлеккә атын тугарып жибәрә: «Ашый тор. Аккошым. ' әле мин бу мичкәгә чиләкләп су тутырганчы, ике тапкыр туеп өлгерерсең, * Тик кара аны. Аккош булдым дип. очып китә күрмә Син очып китсәң. £ мине бу эштән очырырлар Безгә хәзер бик нык тырышырга кирәк. = Өф-өфнең күзе дүрт булсын» хТракторчыларга да ошады Сәхия «О-о, безгә Сәхи балык шулпасы = алып килгән!» — дип каршы алдылар аны беркөнне Сәхия башта ни - өчен болай диюләрен аңламый торды, баксаң — ул алып килгән суда ♦ әллә никадәрле вак маймычлар йөзеп йөри икән Тракторчыларның = төрлечә шаяру-көлүләренә ул күнегеп килә инде. «Үсеп буламы, егет!» - дип. шалт итеп җилкәгә сугуларына да исе китми Дөнья аны әз сукты- п мыни! Зәйнәп әби әйтмешли, бусы хәере генә Сәхия инде туктаусыз 2 кыйналып торган ат төсле, тормыш чыбыркысы тагын кайсы яктан килеп * төшәр икән дип. гел сагаеп йөри Ә көтеп-көтеп тә. чыбыркы төшмәсә. хәт- х та бераз пошына, тынычлыгын югалта башлый Биредә күңелле иде аңа. ә иң шәп ягы шул тракторчыларга пешкән - әйбәт токмачлы ашны сыйганчы ашарга була Өстәвенә, һәр көн саен өч йөз грамм ипи бирәләр Дөрес, ул ипи күп вакыт борчак оныннан пешә, ә борчак ипие әз генә искерә башладымы, сындырганда сузыла, гүя аның эченә чуалган җепләр тутырып куйганнар да ипинең кайсы башын сындырма, шуннан чуалган җеп очлары эләгеп чыга Тик Сәхия моңарга шаккатмый, анык ашказаны тимерне эшкәртерлек, бугаздан гына үтсен. Аш пешерүче Тәлига апа «Менә Сәхидән үрнәк алыгыз», дип. тәлинкәсенә салынган ашны ашап бетермәүчеләргә аны үрнәк итеп куя Тәлига Сәхия өчен генә апа. тракторчылар өчен ул яшь. җиткән кыз. Тракторчылар кайвакыт майлы кулларын сузып: «Бер генә кочаклыйм әле үзеңне Кулларым майлы булса да. кочагым җайлы минем», дип Тәлигага таба якынлаша башлый Тәлига чырылдап кычкырып җибәрә. Өстенә ул гел кара итәк белән ак кофта кия. «Кофтамны пычратасың, якын килмә», дип чырылдаган саен, тракторчылар аны ныграк кысрык лый Кайвакыт Сәхия Тәлига кофтасының күкрәк турысында бармак эзләре күрә. Имам исемлесе бигрәк тынгылык бирми Тәлигага Будкада Талиганың ялгыз калганын күрсә, мәче шикелле тыл тын гына басып, кызны кочаклап алырга тырыша. Тәлига кармакка эләккән балыктай тыпырчына, тик колхоз ипне ашап тазарган Имамнан алай гына ычкынырмын димә «Шул үгезнең маңгаена нигә чүмечең белән тондырмыйсың5» ди Сәхия андый чакларда «Син. үскәнем, бик яшь әле», ди Тәлига Ә Имам Сәхиягә каш астыннан сөзеп карый «У ух. с абака! Пәрисең шунда кирәкмәгән җиргә юеш танавыңны тыгып» «Хатының килсә, кирәгеңне бнрдерермен әле. дн Сәхия тантана белән. Имамның хатыны барын югын белмәеә дә Ул синең таш маңгаеңа нәрсә белән кундырырга белер» Чынлап та. кайвакыт тракторчыларның хатыннары килеп чыккалый, кайберләре исә будкада кунып ук киткәли иде Сәхиянең бу сүзләреннән соң Имам, калҗага юлыгып та эләктерә алмаган ач маэмайдай. Тәлигага комсыз караш ташлый, ләкин күпмедер вакытка кулына ирек бирергә батырчылыгы җитми йөри Әмма мондый хәл озакка бармый, борау күзләр тагын Талиганы эзәрлекли Әй. Талигасын әйтер идем үзе чыр-чыр килә, үзе шуңарга ныклап берне кундырмый Әйтерсен. ач бүрене юри котыртып йөргән куян — гел шул маңгайсыз Имам тирәсендә чуала Кешенеке төсле кыяфәте булсын иде ичмасам. Бармак киңлегендә маңгае юк Кабактай башка ике тишек тишкәннәр дә, ни яшел, ни зәңгәр түгел ике күз чәпәгәннәр. Борынын әйт тагын, туу белән песи ашаган. Төбе генә калган. Табак хәтле биттә ул борын бәлеш уртасындагы шулпа тишегенә куелган камыр бөке кебек тора. Аның каравы, авыз мул Күрәсең ходай: «Сиңа бүтән нәрсәнең рәтлесе тимәде, ичмасам авызың бөтен кешенекеннән артык булсын», дигәндер инде. Ашый башласа, кеше кадәр өч сыпыра Ул туймас тамакка Тәлига итнең иң зур кисәген сала Шушы булдымы кеше Тфү! Сәхиянең исәпләвенчә, Имамның кеше яратырлык җире юк иде. Ләкин ул аның хатынын күргәч шаккатты: шундый чибәр, мин сиңа әйтим, карап кына торырлык Өстенә кигән киемнәре ялык-йолык итеп тора Районда сатучы булып эшли икән. Хатыны килгәч, Имамның күзләре Талиганы борауламый башлады Әйтерсең, Тәлига бөтенләй юк: «Гөлзәрия. Гөлзәрия»,— дип, гел хатыны тирәсендә бөтерелә, әмма хатыны алан бик тиз эреп төшәргә охшамаган. Чебен кугандай, иренең сүзләренә кул гына селти. Аның Талигадан нидер сорашасы килгәнлеге күренеп тора. — дип кычкырды. Дөресен әйткәндә, Аккошның үлемендә Сәхия гаепле түгел икәнен белә, бары тик моннан ары уяурак бул, йоклап йөрмә, кешеләрнең төрлесе бар дип кисәтмәкче генә иде Әллә ничек кызыбрак китте. Житмәсә талашып тора. Молокосос Районда да җитәрлек кыч- ♦ кыралар Насыйбуллинга Сәхия өенә ярсып, кызып кайтып керде. Бер тибеп җибәрүгә, бәләкәй i капка очып төште, икенче тибүгә, ишек канатланды «Ярар, кадерне ? белмәдегез, инде үзегезгә үпкәләгез Миңа гына колхозда чиләнергә димә- * гән. Артымнан елап килсәгез дә. ике аягымның берсен атламам Әнә, ерак ' китәсе юк, басуда гына буровойлар үкереп эшләп утыра Бардым кердем» ж Язмышын шулай хәл итте Сәхия. Кешеләргә, тормышка үпкәсе зур £ иде Жаны тиз генә эремәде. Үз-үзен ышандырыр өчен нефть эшенең з уңай якларын күңеленнән санады Паспорт өчен борчылмады ул, чөнки кулында инде күптән председа- 2 тель мөһере сугылган кәгазь бар иде Ул аның кулына болай төште: § беркөнне идарәдә төнге дежур торучы апа кунакка китте, үзе урынына * кызы Рәҗибә калды. Рәҗибә, берүзем кунарга куркам дип. иптәш кызын _ ияртте. Ә ике кыз булган җиргә егетләр килми каламы? Бераздан идарәдә = кечкенә аулак өй иде инде Шунда егетләр ничектер председательнең өстәл тартмасын ачып карыйсы иттеләр - О-о, егетләр. - диде берсе,— монда председательнең пичәте кал- — дип, көзгене бала алдына куя. Бала үзенең җиләккә буялган * битләрен сөртмәкче була, ләкин тагы да ныграк буяла гына $ — Ярый, ярый,- дип тынычландыра аны Сәхия — Болай матуррак та әле — Бала бәхетле елмая. Калган җиләкләрен сабагыннан берәм- £ берәм өзеп, Сәхиягә каптыра башлый Кайвакыт Сәхиянең бу баланы з тупылдатып сөясе, җиләкле битләреннән үбәсе килә, әмма батырчылыгы ж җитми, гел нидер тыеп кала Ә балага машина кабинасында кызык Рульне борып, «ту-ту» килә, § рычагларны тарткалаган була . — Син баланы артык иркәләп бозып җибәрмә,—диләр аңа — Ан- _ нары беребезне дә тыңламый башлар Бала — уенчык түгел: бер кешегә = бик нык ияләшмәве яхшы. Соңыннан кыенга туры килә ул аңа j Сәхия моның шулай икәнлеген аңлый, ләкин машина күрүгә утырырга > тырпылдап торган малайны нәүмиз итәсе килми, тагын күтәреп ала s - Үскәч мин шуфнл булам, - ди малай Ту-ту. выж выж Шушы малай янында кайнашудан Сәхия сөенеч таба, хәтта ул күңе- 5 лен байтактан җилкендереп йөргән кунак егете турында да онытты - бугай, һәрхәлдә «оныттым» дип үзен ышандырырга тырышты. Ләкин язv мышка аларны яңадан очраштырырга кирәк булган икән әле Сәхия үзенең машинасында җилдереп каядыр бара иде, күпер янында туктап калган бер «Победа» күреп, тизлеген әкренәйтте Әнә. «Победа» хуҗасы үзе дә шунда икән. Ул, майланган кулларын яшел үлән белән сөр тә-сөртә, Сәхиягә туктарга ымлады — Нәрсә, егет, әллә «очкынын» югалттыңмы? - - Тракторчылар янын да эшли башлаганда, Сәхия бер абыйның нәрсәдер эзләгәнен күреп, ни эзлисең, абый, дип сораган иде Менә очкынын югалттым, шуны эзлим, дигән иде тракторчы абый. Әй эзләште, әй эзләште Сәхия аңа югалган очкынны Чөнки ул һәр яңа кешедән тракторчыларның шулай көлүләрен белми иде әле Хәзер менә аптыраган шофердан Сәхия үзе көлмәкче булды. Әмма каршында басып торган кешенең кайчандыр үзләренә килгән ак костюмлы егет икәнен таныгач, кинәт кенә теле аңкавына ябышты Егет Сәхияне танымады, хәер, каян танысын — ул аны караңгыда гына күргән иде бит - Томаулаган сарык кебек төчкереп барды барды да сүнде.-диде егет Сәхиягә ялварулы карап Сәхия үзенең каушап, югалып калуын сиздермәскә тырышса да. ниндидер эчке калтыравын баса алмый азапланды Ярый әле егет үзе сүзчән булып чыкты, машинасы тирәсендә бөтерелеп, һаман теленә салышты «Шәп бахбай бу. моңарчы әле алай кәҗәләп күрсәткәне кж иде, - диде ул капотын сыйпагандай итен - Әти машинасы. Әле мнн үзем белән таныштырмадым бугай Таныш булыйк Адонис Саматов. Ул Сәхиягә кулын сузды - Саматов фамилиясе сезгә таныштыр дип уйлыйм» Әйе, Сәхиянең атаклы нефтьче Саматов турында ишеткәне бар иде Адә герой исеме бирелгәч, бөтен газеталар язды, радиолар сөйләде Димәк Адонис шул атаклы нефтьченең малае Исеме әллә нинди ят исем Шул ук вакытта серле дә Сәхия уйлавынча, бу егетнең исеме шулай башкаларныкына охшамаган булырга тиеш иде дә Егеткә аның әтисен генә түгел, үзен дә белгәнлеген, клубта күрү белән, йөрәгенең иң тирән катламнары актарылуын, шуннан бирле җанын да көрәш барганлыгын сөйлисе килде Сәхиянең Үзе «Победа»ның моторында казынды, үзе янәшәсендә басып, туктаусыз сөйләнүче егетнен иңенә кагылып китүдән ниндидер рәхәтлек алып, эченнән сөенеч кичерде. Машинаның кай җире төзек түгеллеген ул шундук аңлады, карбюраторга бензин килми икән, насос белән өрдереп җибәрсәң, сәгать кебек эшләп китәчәк Әмма Сәхия бу бәхетле мизгелдән озаграк ләззәтләнергә теләде. Шул ук вакытта үзен булдыксыз итеп тә күрсәтәсе килми иде Нәрсә, булмыймы? — диде Адонис, аның янына иелеп Егетнен чәчләре Сәхиянең муенына тиде, сулышы битен иркәләде Б}ла,—диде Сәхия әллә нинди ят тавыш белән — Кая, насосын бармы? Карбюраторны өрдерергә кирәк. Егет җәһәт кенә багажниктан насос алып килде. Үзе Сәдиянең өлгер кулларына сокланып карап тора башлады Карбюраторга бензин килә торган юлларны чистарткач, машинаны кабызып карадылар Ачкычны бер боруга, машина гөрләп эшләп китте. «Ну егет икәнсең,— дип. Адонис Сәхиянең җилкәсенә сукты Син бул- масаң, бахбайны тарттырып кайтырга туры килә иде Бу бахбай бүген әле мине бер асылъяр янына алып барырга тиеш — Адонис «менә шулай безнең эшләр» дигәндәй, күз кысып куйды - Моның белән асылъярның капка төбенә килеп туктасаң, дәрәҗәң икеләтә арта, дустым. Борыны иң югарысының да кикриге шиңә. Синең алдыңда бөтерелеп йөри башлыйлар». Егет күбрәк сөйләнгән саен, Сәхиянең йөзе караңгылана барды, ләкин Адонис аны күрмәде, һаман тел тегермәнендә көрпә очыруында булды: «Ә бервакыт бахбаема утыртып, бер асылъярын алып киттем урманга. Ну. малай, шәп нәрсә иде «Җиләк җыябызмы, Адонисчик?» - ди бу «Җыярбыз, — дим,— ләкин минем башта синең җиләктән авыз итеп карыйсы килә иде». Әй ялындыра бу: тегеләй боргалана, болай боргалана Кычкырмакчы, ычкынмакчы була һы, ычкынырсың минем кулдан1 Андый- ларны гына күргән бар Кул белән ега алмаганын без аның тел белән егабыз, үзләре үк, елый-елый, кочакка керәләр аннары. Әй, малай, шәп бит кызларның ул җиләкләре! Ух!»— Адонис тагын бер тозсыз сүз әйтә башлаган иде, Сәхия, гайка .бора торган ачкыч күтәреп, аңа ташланды. Җитте! Кызлар турында тагын бер генә пычрак сүз әйтсәң, авызыңны мәңге ыржайтмаслык итәм Син нәрсә! — диде Адонис артка чигенә-чигенә,— Әллә ачкыч бездә юк дип беләсеңме?. Адонис машинасын кабызып китеп баргач, Сәхия яшел чирәмгә тәгәрәде Йөрәген әрнү кимерде, күзләрдән яшь бәреп чыкты Үзенең кешеләрдә еш алдануына, күпме алданса да, һаман акыл кермәвенә, һаман ышануына ачуы чыкты «Юк,—диде ул үз-үзенә — Китәргә кирәк моннан. Ераккарак китәргә. Онытырга кирәк бөтенесен. Кызларның иң кадерле нәрсәсен җиләк кебек өзеп йөрүче Адонислардан, авыр балачагыңны. кимсенүле яшьлегеңне адым саен искә төшереп торучы бу төбәкләрдән ераккарак китәргә. Ят җирләрдә тормышны икенче якка борып җибәрү, мөгаен, җиңелрәктер». 8 Сәхия Себер якларына китеп барды, ә киткәндә, саубуллашырга дип. Зәйнәп әби янына керде Зәйнәп әби авырып ята икән: Сәхияне күргәч, урыныннан калкынып куйды. «Соңгы вакытларда сезгә кергәләп булмады, ничек соң. бәбкәм, бик кыен түгелме?» Зәйнәп әбинең «бәбкәм» дип яратып әйткән сүзеннән Сәхиянең күңеле тулды. Ул. Зәйнәп әбинең күкрәгенә башын салып, үксергә тотынды Зәйнәп әби кытыршы куллары белән йомшак итеп башыннан сыйпады «Җыла, бәбкәм, җыла, җиңеләймәсме? Сиңа бигрәк авырга туры килде шул. Кыз баланы ходай дөнья йөген җигелеп тартырга ярат маган да бит. нишлисен инде» Зәйнәп әби әкрен генә сөйләнде Сәхия елауның болай ләззәтле икәнен белми иде, рәхәтләнеп бушанды Бераз җиңеләйгәч тә Зәйнәп әбинең самавырын куеп җибәрде. — Рәхәтләнеп бер чәй эчик әле, Зәйнәп әби Мин менә әзрәк тәм- * том алып кергән идем — Мәшәкатьләнмәскә иде, балам, мин бит ураза — Ураза? — Сәхия аптырап калды - Юк. юк,—диде ул аннары — з Сина ураза тотарга ярамый Сугыш елларында бөтен гомергә җитәр- t лек итеп тоттык инде без аны Ә хәзер ашарга кирәк Ашамыйча 1 терелеп буламыни? Эчәбез әле чәйне. Зәйнәп әби, теге мкытта бездә j эчкән кебек тәмләп эчәбез Гөнаһысын мина язарлар Сәхия сумкасыннан конфеттыр, җимештер ише нәрсәләр чыгарып, з өстәлгә тезде. — Ә менә болары. Зәйнәп әби. сиңа яулык белән исле сабын — * Сәхия яулыкны Зәйнәп әбинең өстенә салды — Минем төсем итеп бәйләр- з сең, Зәйнәп әби. Мин кнтәм инде. . Сәхия үзенең ниятен сөйләп бирде ’ — Анысы шулай, диде Зәйнәп әби. аның сүзен тыңлагач, — тик, = балам, бәхет дигән нәрсә кайда да бер бит ул. Күңелеңә авыр алмасаң. мин сиңа бер сүз әйтер идем — Әйт, Зәйнәп әби. я — Салып ташла син үзеңне ямьсезләп торган шушы киемнәреңне, v Син бит алай тупас түгел, күңелең матур синең Яшермә үзеңнең матурлы- * гыңны Йомшаклыктан курыкма, йомшаклык ул, балам, көчсезлек түгел ' Хатын-кызга ул кирәк Мәрхүм Гариф бабаң миңа, синең күңелең * йомшак, шуңа яратам мин сине ди торганые. Беләм, сиңа бирешмәскә кирәк иде. Тырыштың, тырматтың, бирешмәдең. Ул ягыңа сүз әйтә алмыйм Хәзер ул заманнар үтте бит инде Аллага шөкер. Дөнья әйбәтләнде Зәйнәп әбн белән Сәхия ул көнне туйганчы сөйләштеләр Икесенең дә күңелләре бушап, җиңеләеп калды Чыгып киткәндә. Зәйнәп әби болай диде: әткәем һәм әбекәй-бабакайла- рым табыла башлар әле. - Бик мөмкин. Кеше үзенең хаталарын тора-тора анлый Аңлагач, ялгышларын төзәтәселәре килә. Юк инде, мин ал арга мондый мөмкинлек бирмәячәкмен Нигә ул тиклем усаллык3 Алар да жәзасын күрсеннәр Ә беләсеңме, синең әниеңне тормыш болай да аз җәзаламады. Белмим һәм белергә дә теләмим Минем әнием юк Мин бит ЖИЛДӘН туган малай. Җилдән туганнарның әтисе әнисе булмый Сережа үз сүзләреннән канәгать иде. тагын ямьсез итеп көләргә тотынды. Сәхия аны бөтенләй ишетмәгән шикелле малайның мыскыллы ыржаюдан туктавын көтте Менә нәрсә, үскәнем, диде ул аннан сабырлыгын жуймаска тырышып Кеше үзенең тууына жаваплы түгел, әмма яшәвенә жаваплы Әгәр синең эчеңдә ачу гына булса, сиңа яшәү кыенга киләчәк Син бернигә дә ирешә алмаячаксың. Ә бит синең, мөгаен, көчле, батыр буласың киләдер Килсә соң! Менә менә, барыбызның да көчле буласыбыз килә. Тик көчлелек нең нинди икәнлеген генә белеп бетермибез. һы. әллә мин аңгырамы3 Шуны белмәскә' Көчле кешедән бар да курка. Ә көчле кеше үзе беркемнән курыкмый Теләсә кемне салып кына ега Сәхия малайның беркатлылыгыннан елмаеп куйды Кайчандыр ул үзе дә шулай уйлый иде бит Көчлелекнең урамда сугышып башкалардан өскә чыгу гына түгел икәнлеген аңлатырга кирәк иде S Зәйнәп әбине мисал итеп алды Менә тыңла. дип башлады ул сүзен — Канчандыр синең кебек бар дөньяга үчле берәү яшәгән Аны тормыш бик кыерсыткан, әтисен- әнисен тартып алган Бер туйганчы ашар өчен ул көннәр буе чапкан Бөтен яклап кысрыклаучы тормышка бикбик рәнжегән ул. Йодрыкларын һаман ныграк йомарлый барган Үзе яшендәгеләрне генә түгел, үзеннән зурракларны да шактый кыерсыткан Бүтәннәрне күбрәк елаткан саен, үзенең өстенлегенә ышана барган Ә базарның күршесендә бетәшеп беткән бер әби яши икән Көннәрдән бер көнне шул әби әлеге көчле малайларга жып-жылы ипи күтәреп кергән. «Мә. бәбкәм, аша».— дигән ул Ә малай белә: бу әбиләрнең дә ашарларына юк Чөнки заманасы шундый — сугыш заманасы. Әби моңа ипине үз авызыннан өзеп керткән. Менә синең бик нык ачыгып караганың бармы? — Бар Качып киткәч, туры килде. — Шулай ачка үләрдәй булып йөргәндә, синең кулыңа бер телем ипи килеп керде ди Син шул ипине үзеңнән ачрак икенче берәүгә бирә алыр идеңме? — Нигә бирим ди мин аны? Ул үзе тапсын. Шул-шул Ә теге әби бирә алган Үз кулындагы ипине бүтәннәргә сузу өчен, урамдагы малайлар белән сугышуга караганда күбрәк көч кирәк булгандыр аңа. мөгаен Сәхия үзенчә көчлелеккә төрле мисаллар китерде Аның мисаллары шундый аңлаешлы, гади иде. Сережа хәтта каршылык күрсәтә алмый торды Бу таныш түгел түти аңа кай ягы беләндер серле булып тоелды. Әнә ич: «Теләсәң, мин сине бик көчле кеше итә алам»,- ди. Үзе мөгаен Сережаның жиленнән аварга торадыр әле. һәм Сережа, бу беркатлы түтине төп башына утыртырга уйлап, ачык ишектән тиз генә шылмакчы булды. Әмма теге түти әллә нинди гайрәт белән аны шундый итеп эләктереп алды, әйтерсең Сережаның беләге авыр ишеккә кысылып калды. Без бит синең белән качышлы уйнарга сөйләшмәдек,— диде ул малайның кулын жибәрмичә - Син әле мине тыңлап бетермәдең. Мин сине алып китәргә дип килдем. — Ә минем китәсем килмәсә? — Килер. Син әле үзеңнең ни теләгәнеңне белеп бетермисең. — Син беләсеңме? — Беләм Чөнки мин синең яшьтә булып карадым. — Алайса әйтеп кара, мина ни кирәк? — Сиңа, үскәнем, иң элек таяныр кеше кирәк. Аннары тамыр жәяр өчен туган жир. үзеңне ныклы сизәр өчен нигез кирәк. Бу түти акыл сата дип уйлама, мин моны үземнән чыгып әйтәм. Мин үземә ни кирәген артык сон аңладым. Ә менә сиңа әлегә соң түгел. Вәт шулай, үскәнем. Җыенып тор Мин сине алып китәчәкмен Ә хәзер, бар. күчтәнәчләреңне дусларың белән бергәләп аша. Әгәр үзеңнең көчлеметүгелме икәнлегеңне беләсең килсә, үзеңә бик кадерле нәрсәңне башкаларга биреп кара. Сәхия шулай диде дә малайның жилкәсеннән кагып чыгып китте. Ул инде Сергейны үзе белән кайтырга күндердем дип уйлаган иде. иртәгесен малайдагы үзгәрешне күреп шаккатты Сережа бүген аның белән сөйләшергә бөтенләй теләмәде, ә Сәхия ныграк төпченә башлагач: «Ни кирәк сезгә миннән, нигә килдегез?» дип кычкырынырга тотынды. Сәхия анын сүрелә төшкәнен көтте. - Тынычрак сөйләшик әле. диде ул.— Ни кирәкме? Дөресен генә әйткәндә, ни кирәген үзем дә белмим әле. ләкин кирәк. Синең менә бер ялгызың яшәп караганың бармы? Юк Син үзеңне бик бәхетсезгә. кешеләр тарафыннан рәнжетелгәнгә саныйсың Ә бит синең яныңда үзең кебек иптәшләрең, кирәк чакта барып сыенырга акыллы тәрбиячеләрең, уйныйм дисәң, бөтен төрле уенчыкларың бар Син бер мәртәбә дә миченә ягылмаган салкын өйләрдә ятып йокламагансың, төннәрен дердер калтырап уянмагансың, күңелеңдәге хыялларыңны сөйләр кеше тапмыйча интекмә- гәнсен. Синен, башкалар умырып ипи ашаганны күреп, авызыннан сулар килмәгән. Дөрес, синең дә ялгыз гына яшеренеп елаган, әнненнен тезләренә башын салып иркәләнәсе килгән көннәрең булгандыр Син инде, хәзер мин үстем, андый чакларым артта калды, мина беркем кирәкми дип уйлыйсыңдыр Юк. үскәнем, кешеләр һәрвакыт бер-берләренә кирәк Ул көнне алар сүзсез генә аерылыштылар Сергей инде бу түти яңадан килмәс дип уйлаган иде. ялгышкан булып чыкты Сәхия иртәгесен д.» янадан килде - Миннән туймадыгызмы әле? — дип каршылады аны Сережа — Син бит майлы ботка түгел, майлы боткадан тына туялар, диде Сәхия — Юк. миннән дә бик тиз туялар. - диде Сергей Мина әни тиешле кеше бер килсә, ике-өч атна күренми йөри Әйе. Сәхия үзе дә апасын аңлап бетерми Сөйләвен тыңлап торсан. Сережа өчен җанын ярып бирер төсле Хәтта күзеннән яшь агызмый сөйли алмый. Ә эшкә килгәндә бөтенләй киресе. Ничә сумлык күчтәнәч алып барганына кадәр чутлап бара Аннары кешеләргә шуны тотып селки, имеш, менә мин аның өчен күпме тырышам, ә ул кадерне белми Сәкинә уз гомерендә бер тапкыр да кешеләргә яхшылык эшләү бәхетен татып карамаган, күрәсең Юкса һәр нәрсәне исәп-хисапка гына кормас иде. Сергей әнисе янына кайтырга ризалашса да. аңа җиңел булмаячак. Шушы нәрсәне аңлаганга күрә, Сәхия хәзергә апасын авылга кайтырга артык кыстамады, басымны кубрәк Сережага ясачы Әйдә. Сережа бераз бүтән тормышка, чын тормышка күнегә торсын Үзе турында кайгырту сизеп, җаны эри төшсен 10 Сәхия авылга үзенең бәләкәй чагындагы кебек ут күзле, йомры башлы малай җитәкләп кайткач, авыл гөж килде Менә кемгә дип салган икән гүрнәчәдәй өйне - Әйттем бит мин сезгә, таш арасыннан чыккан улән кебек, уйламаган җирдән кайтып керер дип Ә Сәхия авылдашларының узенә текәлгән күзләрен күрмәде. Ул Сережага ншегалларын. өйләрен күрсәтеп йөрде Үзе югында утыргычын малайлар шомартып бетергән атынчык янына алып килде Көчли көчли анда Сережаны утыртып атындырып алды Сережага яна урында ин ошаган нәрсә абзар почмагында сөялеп торучы иске мотоцикл булды Ул ап-ак кирпечтән салынган йортка да. бүлмә саен куелган ялтыравыклы җиһазларга да исе китмичә әлеге «җен калтырчасына» барып тотынды Сәхия мотоциклны тибеп кабызды Күрше тавыкларының котын алырлык тавыш яңгырады Малайның авызы ерылды Беренчедән, бу түтинең тылсымчы кебек бер тибүдә мотоциклны кабыза алуына сокланса, икенчедән, теләгәндә йөрерсең, узенә булыр, дигән сүзләре йөрәгенә май булып ятты. «Качарга туры килсә, матанны йөртергә ныклап өйрәнергә кирәк», дип күңеленә салын кунды. Ул әле үзенең бу якларга, тышкы яктан кырыс күренгән Сәхия тутасына көннән-кнн ныграк ияләшәчәген. Сәхия тутасы сөйләгән тамыр җибәрер туфракны шушында табачагын белми иде Сәхия өр-лңндан яшьлегенә кайткандап очынып йөри башлады Аның күңелендә моңарчы бер тапкыр да татып карамаган бәхет төртеп кил.» иле. Бу бәхет кеше язмышы өчен борчылу, кемгәдер таяныч икәнеңне аңлау бәхете иде