Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күпер уртасы

Шагыйрь Әнвәр Давыдов истәлеген» Юкәләр шау чәчәк иде, июнь иде; балкып тора Болакның бар тарафлары... Суда йөзә ак болытлар, суда кыяккамыш, бәйрәм итә иде энә караклары! Шушы мизгел мәңгелеккә калыр диеп, кем уйлаган? Күз чагыла якты көн каршында! Кемне көтә? Ак күлмәктән балкып, шагыйрь туктап тора күпер уртасында... Шул күпердән узды күпме язлар, көзләр, яшел дөнья күтәрелде шаулап кояш яктысына... Ә ул шунда ничә еллар ак күлмәктән басып тора, килеп житеп гомере яртысына. Бер тылсым да кузгаталмый аны шуннан, чыкмый хәтта шул урыннан таныш җыр каршына.. Калды шагыйрь күңелләрдә һәйкәл булып, ярлары юк күпер уртасында... Тора һаман гомере уртасында! Белдерүләр тактасында Үткән-сүткән укып китә, бер язу бар, кадакланган белдерүләр тактасына: «Бүленешәбез. Кирәк безгә аерым-аерым ике бүлмә ике жирдән, аерым булса, үзем риза барысына...» Безнең оя — насыйп булыр икән кемгә: бер бүлмәсе — ундүрт адым (буш бүлмәдә РОБЕРТ ӘХМӨТҖАНОВ (1935)—шагыйрь. ^Егерменче я.з*. •Идел-йорт*. *Олы юлның щцлләре* һ. б. татар һәм рус телләрендә унбиштән артык шигырь китабы авторы. Казанда яши. читлектәге җәнлек кебек көн дә арлы-бирле йөреп үлчәдем мин ялгыз), зур балконлы (анда соңгы сары гөлләр), уты — яна, суы — ага (сусаганны басмый, җылытмый җанны, һич югында хатирәләр утын кабыз!) ап-ак стенада — экрандагы сыман, гел үткән көннәр, көне кыска, төне озын — һич атмый таңы йөреп тора ике чыгыр ике якта (яшьлек вагоннары тавышы колакта); бөтен шарты килгән: унитазы, хаҗәтханә, утын ягасы юк кышка. чүпләрен дә түгәсе юк еракка... (тик юк-барны чыгарасы түгел иде безгә тышка!) Элек нинди серле идек! Яшерә идек, горур идек җиде ят каршында. Дустым. шундый көнгә калдык: безнең уртак бәхет эленеп тора инде белдерүләр тактасында! Яңгырларда, карда бер галәм каршында җилферди! Елый! Чакыра! Хәзер инде безнең тик бер максат: икебезгә ике җирдән аерым-аерым ике бүлмә. Ике бүлмә! Ике йөрәк. бер-беренә сыенып, баралмады кыш каршына бергә. Ике җирдән аерым-аерым ике бүлмә — гомер бакый — икебез барып кергәнгә чаклы аерым-аерым ике гүргә! Инангандай безнең уртак көннәрнең мәңгелеккә инде кайтмасына, кадаклап куйдылар безне белдерүләр тактасына! Чат башына... Төштә күрдем сине... Үткән төндә төштә күрдем сине: мин каршыңа, имеш, чабамын. Кыска гына төшемә нигә кердең? Бик күрәсем килә дәвамын Бик күрәсем. бик күрәсем килә дәвамын. Көзге тургай Күкләр биегәеп, көн яктырды — һаваларда әллә ничә кояш диярсең! әллә кабат җәй башланды диеп, тургайларның бөтен гаиләсе күтәрелде дәррәү көн каршына, табылды дип. язгы жыр башы! Сайрап карадылар. Чыкмады көй... Ишетелде бары чыр да чу!.. Бүз тургаем көн дә җыр каршына оча-оча күңелен көйрәткән. Онытылган вакыт! Үткән җәйләр алып киткән моңны йөрәктән! Ә язларын ничек сайрый иде! «Ут чыгара» иде күкләрдән!.. Тиңсез моңнарның да чиге була. Сабак булыр бу да күпләргә... Онытылганмын мин дә яз куенында, рәхәт калгып,җәйләр үткәнен сизмәгәнмен. Китеп күмелгән бит көн артына — минем көткәнем... Көтеп тормас бит ул кырыс вакыт. Ул искәртеп тора әле дә; Мәхәббәт! дип җырламакчы идем, калдым... көзге тургай хәленә!.. Болын буйлап каршы килә иден. кулым сузып, сиңа үрелдем. Арабызга төште ташкын сулар,— син тауларга китеп күмелдең. Син тауларга, син тауларга китеп күмелдең. Тау артыннан килә синең җырың,— ерагая бара, үткәнгә. Мин кузгалмый шунда басып торам,— сабырлыклар бирсен көткәнгә! Сабырлыклар, сабырлыклар бирсен көткәнгә! Үткән төндә сине төштә күрдем: мин каршыңа, имеш, чабамын... Кыска гына төшемә нигә кердең? Бер күрермен микән дәвамын? Бер күрермен. бер күрермен микән дәвамың?.. Узып киткән ойкычларның тавышлары соңга кала... Тавыш тизлекләрен узып, безнең гомер бара алга. Гомерләрнең авазлары артта кала, артта кала... Фида җаннарның гомере юл күрсәтеп дөрләп бара. Яна гөлтләп! Яктылыкның тизлекләре артта кала. Йөрәкләре метеор күк сызылып оча — яна-яна!.. Җилдерә ат... I Солы кыры борчак белән катыш, тургайлары сайрап армаган!.. Бу — Балачак иле! Яшел кырга сикереп төшеп калдым арбадан. Ат юыртып китте. Күрше агай үрдә көтте атын туктатып... Муенымнан йөрим солы ерып... (төшкә керә шулай күп вакыт!) Башын кыңгыр салган, җырлый агай... «...чыккан чакта туган илләрдән...» ...Ат пошкыра әле дә... Борчак катыш солы исе килә җилләрдән! II ...Җилдерә ат, җырлый агай,— күрше үрдә авазы... Мин бер малай әле, миңа чабасы да чабасы!.. Үрне төшкәч җитәрмен күк (сабый дип карамасын!), каршыма чаба, кул изәп, күрше үр карамасы! Кала зират каеннары, күрше авыл ызаны... Ат пошкыра, офыкларда олы юлның тузаны! Җилдерә ат, сизелми дә күпме вакыт узганы... Җилләр белән ишетелә агайның җыр сузганы: «Олы юлның тузанын...» Җилдерә ат, мин дә чабам, җитеп булмый һаман да... Җилдерә ат: тәгәрмәчләр әйләнделәр табанга... Җилдерә ат! Җырлый агай инде карлы яланда! Җилдерә ат! Җилә вакыт, Җырлый агай, мин чабам: үргә менәм, сулар кичәм,— көн югалтып юл табам! Ат пошкыра, җил сызгыра, агай җырлый, мин — чабам: җитмәсәм җитмәм, җилдерсен, әйдәсен иде һаман яңа үрләргә табан! Чакрым баганаларыдай алышынып тора заман, атылып кала елларым олы юллар чатында. ...Җилдерә ат чорлар аша яңа үрләр артына!