Логотип Казан Утлары
Шигърият

Канатлар

Кыр казлары!.. Тегермәнче кисә. Очып китмәсен дип, канатларын. Ак канатлар — киемнәре кебек Яуда әсир төшкән солдатларның. Канатсыз каз — читлектәге киек, Кешеләрнең азмы канатсызы?! Өметләре сүнгән шәм шикелле, Еллар озын алда, гомер озын... Кыр казларын зәңгәр күк чакыра. Август күге әнә нинди биек! Канатлары, бәлки, күк читенә Алыр иде әле тиеп-тиеп. Каңгылдаша казлар, канатсыз да Күтәрелеп очып китәр кебек. Күкрәк белән күкне ярыр өчен Бер омтылыш бары җитәр кебек... Ә канатлар жирдә яңа юнган Йомычкадай ята кочаккочак... Ничек ташка әверелми куллар, Ничек кулдан төшеп сынмый пычак? Бабамнар ул алда... һаман юлда — Ишетелә аяк тавышы. Алар байрак йөрткән кайнар еллар Гасырларга таба авышты... Әткәмнәр ул алда... Утка керә. Ишетелә йөрәк кагышы. Үлемсезлек алган елларының Киләчәккә таба агышы... ...Ә бездән соң дөнья нинди булыр? Үзгәрмәсме җирдә шатлык, моң? Арттан килүчеләр ишетерме Шулай безнең аяк тавышын?.. Шулай безнең йөрәк кагышын? МӨХӘРРӘМ КАЮМОВ (1941) —яшь шагыйрь. шигырьләре журналда берничә тапкыр дөнья күрде. Казанда яши. Саннар төрле-төрле бит ул. Җөпләре бар, таклары бар. Зурлары бар, ваклары бар. Ялганнары, хаклары бар. Бакчадагы чәчәкләрдән Саннар әллә ничә төстә: Каралары күпме тмыш Дахауларда янган мичтә. Кызыллары Ил-ананын Туган елы, туган көне. Шул заманның ялкыннары Яктырта бит бүгенгене Съезд документларын мин Ләззәтләнеп укыйм кат-кат. Саннар, саннар! Миллионнарның Өметедәй якты, ап-ак. Ул саннарда — Сәйдәш моңы. Сабыйларның шат авазы. Җир яшьлеге, ил яшьлеге, Кешелекнең яңа язы. Саннар гади, саннар гадел, Бар булмаган алар юктан. Партиянең йөрәгеннән. Зиһененнән кайнап чыккан. Анда безнең омтылышлар. Ышаныч һәм ныклы терәк. Илләр таңы имин булыр,— Фәкать шундый саннар кирәк!.. Иек Сынды күчәр. Сынды. Дүрт тәгәрмәч Сазга бата — авыр үгезгә. Печән йөге җиргә сеңә бара Кораб баткан кебек диңгездә. Булса булыр унбиш адым гына.— Ләкин менә ничек үтәргә? Әткәм йөкне Алып батыр сыман Көчле иңе белән күтәрә. Чүкте кинәт. Солдат, яраланса. Бөгәрләнә шулай — кинода... Борыныннан, күрәм, кан ага... Шунда миңа чынлап әйттеме ул. Әллә инде ялгыш ишеттем: — Улым, улым! Дөнья сиңа кала, Кулларымнан минем эш китте... Куасы юк — киерелеп тарта. Күкрәк белән. Вакыт — үгезем. Йолдызлыклар буйлап Җир-арбада, Әйтерсең лә барам бер үзем. Тәгәрмәчләр тигез тәгәрәми, Юлы такыр түгел заманның. Сазлыклары аша бер уздырса. Бер йоттыра кайнар тузанын... Шул арбада миллион язмыш җебе Бер төенгә бергә төйнәлгән. Ләкин ана яшел печән түгел, Мичкә-мичкә дары төялгән. Барган саен, йөгем авырая. Афәт җитә соңгы сьвыкка. Очмасмы соң Җирем-яшел арбам Чиксезлеккә — төпсез сазлыкка? ...Әй кешелек! Бөек Тылсым көчен Күрсәт әле. күрсәт әйдә бер: Шушы дарыларның һәр бөртеген Шатлык орлыгына әйләндер?! — һәрберсеннән чәчәк шытып чыксын... Саннар Иске тегермән Шаулап акмый елга элеккечә. Сәер кебек шуңа, ят сыман. Яр башында торган тегермән — бер Эшкә яраксыз карт ат сыман... Замананың авыр чакларында Кайнаштылар монда атлылар. «Уфалла»лы толлар кайгыларын Шушы тегермәндә тарттылар. Мөшкәләрдән ап-ак шатлык акты. Күз яшьләре эчкә йотылды. Тою белән яңа икмәк исен. Дөнья авырлыгы онытылды. Яр астында күпме учак янды, Чиләкләрдә умач кайнады. Кайнар умач шундый тәмле иде,— Үзебез туйдык — күзләр туймады... Ә тегермән уйга баткан төсле, Нидер эзли кебек сулардан. Әйтерсең лә аның матур чагы Менә шунда төшеп югалган. Чатта торам... Өч тар сукмак алда. Нигә кинәт жднда көч сүнде? Өч тар сукмак... Гүя йөрәгемә Төзәгәннәр шулай өч сөңге. Сиңа барам көмеш сөңге буйлап, Үткән еллар тарта чабудан. Баскан саен, сөңгем тирбәлә дә, Ирексездән кинәт абынам. Сөңге буйлап барам... Циркач шулай Аренага чыга канатта. Бергә үттек гомер мизгелен без Канат буйлап түгел, пар атта. Тынмаган җиз кыңгыраулар чыңы,— (Менә шуны тыңлап киләмен.) Ак бураннар һаман элеккечә Җәя алда ап-ак келәмен... Сиңа барам көмеш сөңге буйлап, Сезнең якта шундый җылылык! Мәхәббәтең саклый алган булсаң, Мин бу юлда калмам егылып...