Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ

Шагыйрь Шәүкәт Галиев чыииан да Олы Бакырчы (кайчандыр бу авылда бакырчылар — чеканщиклар яшәгәндер дип уйлыйм мин) авылында хисапчы булган. Газетага күчкәнче, район үзәге Кайбычта да шул эшне башкарган Хисапчылык Шәүкәтнең табигатендә дә бар ул беркайчан беркемгә әҗәтле булырга яратмый (дебет-кредит шаукымы) һәм әйткән сүзен, биргән вәгъдәсен төгәлләп, җентекләп, вакытында түләргә ярата. Ләкин хисапчыллык үзе генә кешенең начармы, яхшымы икәнлеген билгели алмый әле Бу сыйфатны начар кеше начарлык, яхшы кеше яхшылык эшләү өчен куллана. Кайбер богемалар арасында гына бухгалтер — коры, вакчыл тип игеп, шигъри табигатьле кешенең антонимы дип санала, ә Европада, киресенчә, андый кешене ихтирам итәләр Башка төбәкләрдә, бәлки, бу гадәт бүгенге көнгә кадәр сакланмагандыр да, әмма безнең якта хисапчы («чутават») итеп авылның иң зирәк, гадел, абруйлы кешесен куялар иде. Председательләр ел саен алышынып торганда, халыкның ышанычы «чутават-ларда булды Безнең «Урал» колхозы хисапчылары, мәсәлән, Сафуан абый. Разия апа, шул эшкә яшьли керешеп, картайганчы эшләделәр Борынгылар да логика төгәллегенә тик хисап, математика гыйлеме аша гына ирешеп булганны яхшы аңлаганнар Шәрыкта математика фәне — философия, поэтика, риторика һәм дин гыйлеме белән бергә өйрәнелгән Мәсәлән, Гомәр Хәиямие һәм Заһретдин Бабурны хисап яраткан өчен тәнкыйтьләп буламы икән? Минемчә, татар әдәбиятындагы кимчелекләрнең күбесе хисап белмәүдән Сәгатенә өч йөз километр тизлек белән очучы бомбардировщикның алты йөз километр тизлек белән йөрүче истребительне куып җитеп, таран ясый алмавы турында мин бер тапкыр язган идем инде Тагын авиациягә багышланган бер китапны укыганда, кулыма навигация линейкасы альт, хисаплап карадым чутласаң, әсәрдәге бер генә очкыч та һавага күтәрелергә һәм кире уз аэродромына әйләнеп кайтырга тиеш түгел иде. КамАЗ турында эур-зур романнар язылды. Әгәр шул романнарда чагылган экономиканы, андагы техник хисапларны компьютерга тапшырсаң, әсәрдәге геройларның барысын диярлек растрата ясаган өчен җәзага тартып булыр иде Хисап эше кешене кырыс тәртипкә өйрәтә Хисапчылар арасында «мин бухгалтер!»— дип күкрәк киереп йөрүче очрамый Бу эш, бәлки, тыйнаклыкка да өйрәтә 'органдыр' Без, кызганычка каршы, шигъри табигатьле кешене мохит аңламый, андый кеше үзенә тиң дуслар, паеклы ярлар таба алмый дигән хорафатка ышанабыз Шагыйрьләрнең семья тормышында бәхетле була алмаулары турында сүэ чыккач. Шәүкәт -Без ялгыш еиләнүебе.1 өчен дә җавап бирергә тиешбез Гадәттә, мәхәббәтне күңел ачуга көйләгән, семья тормышына җавапсыз караган кеше бәхетсез була»,— ди Үзенең гаилә коруы турында исә шагыйрь болаи яза «Бер авылда үстек Бер мәктәптә, бер класста берга укыдык Мәхәббәтне сиздермичә тенә бор партада бергә утырдык Яшьлек бергә үтте Белом шуннан аерылдылар диеп көтәсез' Бәр шәһәрдә бер үк квартирда яшибез без — гафу итәсез!» Әйе, семья тормышы — безнең яшәешнең фундаменты ул Ә иҗат исә океанда йөэгеи айсбергның су өстеннән күренеп торган елоше генә Аста — безнең холык, дөньяны күзаллау, вөждан, кешеләргә һем җәмгыятькә булган мөнәсәбәтләребез Укучы шул күзгә күренмәгән күләмне, аның Сыйфатларын тоя Иҗади уңышта айсбергның су астында калган сыйфатының өлеше гаять зур. Шуңа күрә иҗат кешесенең шәхси тормышыннан читкә борылып, күрмәмешкә салышып китәргә безнең хакыбыз юк. Шәүкәт яза «Әби әйтә «Кыр казларын күргәч, җирдән бер уч салам алсаң, тезелешеп үсә бәбкәләре, казның оясына салсаң. » Шуңа ышанып ул чак. салам алып, чаптык икәү без өңлергә тезелешеп үсә дүрт балабьЬ, шуннан ары ни сөйлрргә?» пот <. Балалары тезелешеп үскән чакта. Шәүкәт исә, эштән кайткач, китап кочаклап, кичке мәктәпкә йөгерә Бу еллар аның «Чаян»да эшләгән чагына туры килә. Иҗатының актив чоры Сатирик журнал бимазасын кичке мәктәпкә йөрү, бала тәрбияләү һәм иҗат эше белән бергә уңышлы алып бару өчен зур түземлек кирәк Белмим бәлки моңа да бухгалтерлык өйрәткәндер. Шәүкәт эшне гаҗәп пөхтә, көмешчеләр төгәллеге белән башкара белә. Мин үзем кирәк кәгазьне эзли башласам, өйнең астын өскә әйләндерәм Хәлдән таеп туктыйм. Икенче көнне карасам, эзләгән кәгазем янәшәдә генә аунап ята .. Таркаулыкның трагедиягә әйләнгән чаклары да бар. ■Биектә калу»ның соңгы вариантын эшләп бетергәч, караламаны иллюминатор аша диңгезгә томырдым да, тынычланып йокларга яттым. Иртән торып карасам, диңгезгә очкан каралама., өстәлемдә ята. Нинди могҗиза бу? Мистика, сихер? Тикшерә башласам, каралама урынына диңгезгә редакциягә җибәрәсе соңгы вариантны ыргытканмын... Шәүкәт исә, кулын гына суза — кирәк кәгазь аның алдында. Ул җыеп барган материаллар, жанрына һәм темасына карап, җентекләп сайланган, пөхтә итеп теркәп куелган һәр эшендә — тәртип, система, оптималь сыйфат һәм файдалы эш коэффициенты. Четерекле авыр эшләрне бергә алып баруның сере менә кайда! Шәүкәт Галиев белән Переделкино тирәсендәге кырларда, урманнарда йөреп кайттык. Мин билгә чаклы пычракка батканмын. Юлдашымның тик олтаны гына пычранган. Мине юатыр өчен ул тыйнак кына аңлата: «Син бит, дус кеше, сүзгә мавыгып, гел пычракка кереп йөрдең» Юлдагы пычраклардан саклануы әллә ни түгел, ә менә сатирик журналның әхлакый пычраклыкларга каршы көрәшендә? Нәшрият эшенең тынгысыз мәшәкатендә7 Тормыштагы төгәллек кешедә эчке, рухи төгәллек тәрбияли, күрәсең. Шәхес ул — тоташ бер феномен. Гадәтләр — эшкә, хезмәт фидакарьлеге — рухи сыйфатларга, рухи байлык иҗатка килеп тоташкан, һәр шагыйрьнең иҗат юлын яктыртып торган бер бөек идеясе була. Ул — сәяхәтче кулындагы компаска охшап, шагыйрьгә кыйбла күрсәтеп тора Шәүкәт Галиевнең иҗатындагы кыйбла күрсәтүче идея Исәннәрнең кадерен бел. Үлгәннәрнең каберен бел. Шагыйрьнең беренче адымнарыннан башлап шушы тезис аның иҗат офыгын яктыртып, исәннәрне гаделлеккә. Ватанга тугрылыкка, фидакарьлеккә өндәп килә Исәннәрнең кадерен белү — икейөзлелеккә, комсызлыкка, кеше хакына керүгә каршы аяусыз көрәш. «Теңкәбезгә тиеп торалар, оныттырмый үзен юньсезләр; Күз алдыңдасинең гел шулар, шулар тирәсендә гел сүзләр Истән чыга яхшы кешеләр, игътибардан алар мәхрүмнәр, соңга калган җылы сүзләрне ишетә алмый китә мәрхүмнәр»,— ди шагыйрь, шушы тезисына кат-кат әйләнеп кайтып Үлгәннәрнең васыятьләрен үтәргә кирәклек шагыйрьнең иҗатында лейтмотив булып яңгырый. -Күңелемдә күп кешеләр тере, ни кылсам да читтә калмыйлар сугыш ялкыннары арасыннан мөлдерәтеп күзгә карыйлар Сүзсез өнсез димә син аларны. күңелеңә кагып дәшәрләр! Алар хыялынча яшәсәң син. синең белән мәңге яшәрләр» Шушы тезисны шагыйрь эш планы дәрәҗәсендә куллана, программасын һаман киңәитә, тирәнәйтә һәм чор куйган яңа таләпләрдән чыгып конкретлаштыра. «Алар хыялынча» яшәүнең аяусыз дошманы — комсызлык, ялкаулык, умырткасызлык һәм татлы гөнаһлар «Алар хыялы» белән яшәргә тырышучыларга киртәләр очрап тора. «Шома юллар яңалыкка илтми,— дип аңлата шагыйрь.— үз юлыңны кирәк салырга; каршылыклар, кыенлыклар үтеп, егыла-егыла алга барырга Бер йодрыктай йомарлану кирәк, ихтыярны төпкә җигәргә. Иң кыены шулдыр — бертуктаусыз үэ-үзеңне кирәк җиңәргә...» Адәм баласы әллә нинди авырлыкларны җиңә ала Иң авыры — үз-үзеңне җиңү Андыйлар безнең арада шактый сирәк очрый. Дошманга каршы көрәшкәндә гайрәт һәм батырлык кирәк булса, үз-үзеңне җиңәр өчен шушы сыйфатлардан тыш ихтыяр көче, тәртип, фидакарьлек, бөек идеал, иман һәм тагын әллә нинди сыйфатлар кирәк Шәүкәт Галиевнең лирик герое бөек идеалга тугры яши АНың даими идеалы — тугрылык һәм хакыйкать. Туры сүзне кисеп әйткән чакта Кая хәтер саклап торышлар. Бер-беребезгә бигрәк мәрхәмәтсез. Каты бәгырьле без тормышта.. Сискәндерә мине шундый уйлар Берәр иптәш китсә арадан... Ә тереклек үзенекен итә. Шул ук принцип яши яңадан. һәр кешегә ярап, мыштым гына Йөри алырмын дип уйлама. Яшәүдән һәм үлемнәрдән көчле Хакыйкать бар әле дөньяда Хакыйкатькә тугрылык саклау лирик геройны көндәлек тормыш Кешесенә якынайта Ул тыйнак, ипле, гади; ясалма пафосны, купшы сүзне өнәми. «Сиңа әйтер сүзем бар» дигән шигырьдә егет сөйгән кызына тормышны тулысынча үзгәртә торган хәлиткеч сүз әйтергә тиеш. Бу очракта күп шагыйрьләр лирик геройны әллә нинди ялкынлы мәхәббәт сүзләре әйтергә, аллы-гөлле вәгъдәләр бирергә мәҗбүр итәләр Шәүкәт Га- лиевнең герое хәтта шушы очракта да тыйнаклык саклый. Ул өйләнешкәннән соң кызиы таңнан торып мичкә ягу, сыер саву, эшкә йөрү, бала үстерү шикелле мәшәкатьләр көткәнен белә һәм зәңгәрсу хыяллар белән сөйгән ярының башын «йләндерүдәи тыела ■ Әллә инде таң да ата, мичләр тәмәке тарта? Киленнәр таңнан тора тәрәзәләр яктырта Бездә ут алынмаган, мичкә дә ягылмаган.. Карт шул инде әни дә. йә, сузасың син нигә? Көтмик лә, көтмик көзне, узма бу юлы безне... Кернк, инде аи да юк болай йөреп файда юк...» Борынгы гадәтләрне саклап әйтелгән гади, тыйнак тәкъдимдә кызны дулкынландырырлык җитдилек һәм тирән ышаныч бар Тыйнаклык — Шәүкәт Галиев иҗатының даими бер сыйфаты Аны тасвирлау алымнары укучыны хәйран калдыруга көйләнмәгән Метафоралар төгәл, ритм тыныч салмак шигырь тигез болыннар аша узган дәрья шикелле, ашыкмыйча, тойгы җылылыгына төренеп, әкрен генә ага бирә. Хисләр тышка бәреп чыкмый. Шагыйрь аларны. тирән гәрәк яшереп, озак суынмаслык итеп сакларга тырыша. Укучының хисләрен тиз генә кабызып, аны әсәрләндерергә, шушы юл белән шигъри максатка ирешергә Шәүкәт Галиев яратмый. Тыйнаклык — аның шигъриятенең канында, һәр күзәнәгендә һәм сулышында Бу алымны мин борынгы җырларда, дастаннарда очратам Дуамаллык кинәт кабынып китү соңрак, тарихи тетрәнүләрдән соң туган булса кирәк. Борынгыларның «сабырлыклар — сары алтын» дигән искиткеч тирән әйтемнәре бар Сабырлык безне фаҗигале чорларда өмет өзүдән, төшенкелеккә бирелүдән саклап калган Шушы алым Шәүкәт Галиев иҗатын халыкчанлаштыра, фольклорга якынайта. Шагыйрьнең халык иҗаты чыганакларына мөрәҗәгать итүе, шул үрнәктә эшләве очраклы хәл түгел. Ул чыганак Кол Гали чорыннан алып шушы көнгә кадәр шагыйрьләргә шифалы сулышын эреп тора Яшәү мәйданында кешене дөрес юлдан яздыручы бәлаләр шактый күп. Җәмгыятьтә начарлыкларга каршы көрәш бара Ул көрәш беркайчан да туктамый Дөнья яралганнан бирле яшәп килгән начарлыкның берсе—яңалыктан өркү, күнегелгән кануннарга, торгынлыкка ябышып яшәү Торгынлыкны, үзенең өркүен җиңмичә, кеше шәхеслеккә ирешә алмый Шагыйрь иҗатында лейтмотив булып яңгыраган «исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен» белеп, ихтирам җылылыгында, татулыкта һәм башкаларның бәхетле булуларына куанып яшәргә өндәү һаман көчәя, киңәя һәм конкретлаша барып. Туган ил. Ватан зурлыгына ирешә Яшисең ил гамен кайгыртып —- Үткәнен, бүгенен, килерен Чиләнеп бетәсең чишкәндә Мең төрле чуалчык төенен Гомернең буеннан-буена Гел шундый борчылу озатты. Шул минем гомерне кыскартты, Шул минем гомерне озайтты. Ил гамен кайгырту гына «исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен» ихтирам итүгә ирештерә ала. Шушы фикер лирик геройның төп теләгенә һәм максатына әверелә Шәүкәт Галиев иҗатын бары тик шушы позициядән өйрәнгәндә генә тулысынча аңлап була Матбугатта исә, шагыйрьнең иҗатын өчкә бүлеп өйрәнү гадәткә кереп киткән Шәүкәт Галиен — лирик. Шәүкәт Галиев — юморист, Шәүкәт Галиев — балалар шагыйре Бер иҗатны вак кисәкләргә бүлеп өйрәнү эклектик караш тудыра Иҗат шәхесе, әгәр ул «шәхес- мәгънәсен акларлык булса, һәр очракта — вакыйга Башкача кабатланмый башка вакыйгалар белән чагыштырып булмаслык хәлдә уникаль күренеш Шәүкәтнең балалар әдәбиятына керткән өлешен ачыклар эчен, мин рус һәм донья әдәбиятыннан охшашлыклар эзләп карадым Корней Чуковский? Самуил Маршак? Джанни Родари? Джозеф Редьярд Киплинг? Юк, боларның берсе дә шагыйрьнең иҗатын ачыкларга ярдәм итә алмый Аның иҗади диапазоны философик лирикадан башлап, җырлар сатира, юмор аша балалар поэзиясенә кадәр булган киңлекне биләп тора һәм тАушы киңлектәге иҗади кредо шул ук .исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен» ихтирамлауга багышланган. Яшәү тукталмый Ул катлаулы Ул тоташ. Яшәүне бу дөньядан киткәннәрнең васыятьләрен онытмау, аны тормышка ашыру тоташ итеп тора Киткән буыннарның васыятьләре бүгенге көн яшәешен тарихка һем килечеккә тоташтырган Тарих тирәнлегенә тамыр җәел, ботакларын киләчәк иркенлегенә суза алмаган халыкны чорлар давылы үскән җиреннән суырып ала Тамырын тарихка, яфракларын киләчәк һавасына сулып үскен мәһабәт агач та әле афәтләрдән тулысынча азат түгел. Аның яфракларын корт кимерә, тамырларына сукыр тычканнар һеҗүм итеп тор* Империалистик чынбарлыктан килгән агулы һава, әхлакый браконьерлар сулышы — боларның барысы да агачның үсүенә, аның иминлегенә комачаулык китереп торалар Шушы хелне күрел яшәгән шагыйрь чәчәнлек җаеаплылыгын тойган очракта, беркайчан да мохитка битараф кала алмый Социализм төзүгә аяк чалучылар, коммунистик тәрбиягә зыян китерүчеләр җәмгыятьтә очрап торганда, шагыйрь тыныч кына яши алмый. Бу кулга сатира, юмор коралын алырга мәҗбүр итә. Иҗат аренасыннан тәнкыйтьне сыпырып ташларга, әдәбиятны һәм шигъриятне тулысынча мәдхиягә көйләп, алсу гамьсезлек атмосферасында яшәргә өндәүчеләр әле һаман кала киләләр, һәр тәнкыйтьне чынбарлыкка кул күтәрү итеп күрсәтергә теләүчеләр дә юк түгел. «Чаян» мәктәбендә тәрбияләнгән Шәүкәт Галиев сатира һәм юморны снайперларча куллана белә. Сатира белән юмор арасындагы ызанны эзлим Сатира турыдан-туры маңгайга бәреп әйтү. Анда нәфрәт көчле һәм тупасрак. Әллә шунлыктан, ачу басылу белән, сатира көчен югалта башлый, тәэсире кими Сатираның гомере кыска Юмор башкарак юл белән тәнкыйтьли Ул тәнкыйтьләү инициативасын күбрәк укучының үзенә бирә. Юмор озын гомерле, ләкин аны тудыру өчен талант көче, композиция нечкәлекләре, махсус ситуация тудыра белү осталыклары кирәк Шушы атрибутларны Шәүкәт Галиев тормышның үзеннән таба Аның төп алымы — вакыйганың, персонажның хәйлә һәм күз буяудан торган комуфляжын ачып, укучыга аның чын йөзен күрсәтү, асылда эчтәлекнең бөтенләй икенче икәнлеген фаш итү. Көлке — эчтәлекнең тышкы рәвешкә туры килмәвеннән туа, шунлыктан ул — авыз ерып ихахайлау түгел, җирәнгеч тойгы, нәфрәт тудыра торган көлке. Шәүкәт Галиев вөҗдан таптап, җәмгыятьнең әхлакый атмосферасын пычратучылардан тулы бер галерея җыеп, аларның гөнаһлы эшләреннән энциклопедия төзегән. Кемнәр генә юк монда, нинди генә күз буяулар, пычраклык эшләүләр юк! «Җитмәде бер балл» дип. институтка керүче абитуриентның әтисеннән бер тәпән бал китертүче ришвәтче «Лично үзем» дип. хезмәтне һәм тәртип саклауны кабинет һәм персональ машина тәрәзәсеннән генә күзәтеп йөрүче бюрократ начальник «Өйгә кайткач, өйгә кайткач» дип кенә алкоголикларны, хулиганнарны, хатынына кул күтәрүче кыргыйларны яныннан уздырып торучы формалист милиционер .. Хатын-кызларны «Вокзал кебек йөрәге» аша үткәреп, тойгы белән сәүдә итүче азгын ир Җыелышка кадәр һәм җыелыштан соң тәнкыйть куертып, социалистик чынбарлыкның ышанычлы коралын гайбәткә әйләндереп йөрүче «кыю Галләм». . Колхозга «борылыш ясарга килеп», «алты күкәй әзерләшеп, алтмышны ашап киткән» соры корт вәкил Семьяда «берсе—тимер, берсе — игәү» булып яшәүче ир белән хатын. Шагыйрьнең көлке тозагыннан әхлаксызларның берсе дә ычкына алмаган диярлек «Шалт Мөхәммәтҗан», «Әмин белән Дәмин», «Мөстәкыйль Мөстәкыйм», «Аннан-моннан»нар халыкның сөйләм теленә кереп, әйтемнәргә әйләнеп беттеләр Җир йөзендә яшәгән шагыйрьләрне санап чыгу өчен бөтендөнья әдәбиятын аерым күзәтергә, аннан соң гасырларга бүлеп бик озак санарга туры килер иде Шагыйрьләр күп, бик күп. Бу фикер бәхәссез. Ләкин, ни сәбәптер, чын балалар шагыйре әдәбиятта чиктән тыш сирәк очрый Дөрес, балалар өчен махсус язылган шигырьләр аз түгел. Тик балалар поэзиясендә эшләүче шагыйрьләр аз. Бөтендөнья әдәбиятында бары тик балалар өчен генә язган шагыйрьләрдән Джанни Родаридан башканы табу кыен. Эзләгәндә хәтта энциклопедия дә миңа ярдәм итә алмады. Шәүкәт Галиевнең балалар өчен язган шигырьләрен укыйм, Тик «укыйм» сүзе бу процессны тулысынча аңлата алмый. Мин балачак рәхәтлегенә, андагы әкияти чынбарлыкка кире кайтам. Мин бәхетле Нинди рәхәт икән ул тоташ керсезлек, ихласлык тою. Шигырьләрнең үзенчәлеге дөньяга сабыйларча керсез, риясыз карый алудан туган Без, зурлар, өлкәнәю дәверендә, чынбарлыкка «кирәкчә, тиешлемә» карарга өйрәнәбез Балалар исә, урынына карап, җайлаштырып фикер йөртә һәм сөйләшә белмиләр. Алар- ның карашы риясызлыктан туа Сабыйларның үзләрен ничек тотуын күзәтегез әле! Бозылып өлгермәгән чын балада тәкәбберлек тә, ялагайлык та юк. Аның кыланышларында табигый, куанычлы юморга сугарылган гадилек. Шәүкәт Галиевнең иҗатындагы уңышлыклар менә шушы мәсьәләнең асылын аңлаудан килә Аның балаларга багышланган шигырьләрендә «исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел»ергә чакыру тагын да көчлерәк, тагын да җитдирәк яңгырый. Чакыру авазларында үгет-нәсихәт юк Ышандырырга тырышып, хәйлә һәм трюклар куллану да очрамый бу шигырьләрдә. Шагыйрь балаларча ихлас мавыгып эзләнә башлый һәм сизмәстән хакыйкать дөньясына килеп керә Кызыктыргыч уеннар, елмаеп- көлүләр — боларның барысы да дөрес юнәлештә башкарыла. Шушы мавыктыргыч сәяхәттән сабыйлар рухи яктан баеп, үзенчә бер бәхеткә ирешеп кайталар. Ватан сугышы чорындагы тарихи вакыйгаларны, ул чордагы геройлыкларны балаларга җиткерү— һәр шагыйрьнең патриотик бурычы Тик сугыш турында язылган балалар китабында мин даими бер җитешсезлек күрәм Сугышны без балаларга туп атулар, ур-ра кычкырып атакага барулар аша гына күрсәтергә тырышабыз. Бала шушы эпизодларны укыганнан соң, китапта күрсәтелгән геройлыкларны үзенең сугыш уенындагы геройлыклары белән бутый башлый Шунлыктан ул «безнекепләрнең җиңәсен, фашистларның җиңеләсен алдан белеп тора. Шушы алдан белү мавыгуны юкка чыгара. Ә менә Шәүкәтнең «Солдат әби» дигән шигырен алыйк Бала әби кешене батырлык күрсәтү өчен яралмаган дип уйлый Карчыклар, гадәттә, сабыйларның үзләренә тиң Алар йомшак, көчсез һәм вак-гөяк йомыш кына башкара алучылар Реаль әбинең сугыш вакытында самолеттан бомба ташлап йөрүче штурман булуы бала күңелендә көчле парадокс тудыра Бала тетрәнә һәм шушы көтелмәгән хәл онытылмаслык булып сабый күңелендә сакланып кала «Солдат әби» уйлап чыгарылган хәл түгел. Сугыш елларында Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова җиңеп бомбардировщикларда штурман булып очкан Шагыйрь шушы факттан уңышлы файдалана алган Шәһәрләшү елдан-ел көчәя барганда, балаларны табигатькә якынрак тоту, аларны матурлык тоярга, сокланырга, җир йөземдәге тереклек һәм үсемлек дөньясын сакларга ейрөтү — безнең иң житди гражданлык бурычыбыз Шәүкәт Галиевнең лирик герое — күп ■аньгт табигать кочагында Балалар өчен шигырьләр бала тоя һәм аңлый торган сабыйлык дулкынында язылган. Кысла үз кыскычына эләккән бармакның авыртуын тоя Тәгәрмәч эчендә йөгерүгә дучар ителгән тиен азатлыкны, урман иркенлеген сагына. ■Аучылардан качып котылу өчен чыныгырга кирәк-,— дип уйлый куян һәм һәркөн физзарядка ясый Керәшәләр һава бозылуы турында үзара борчылып сөйләшәләр (искиткеч көчле һәм тирән мәгънәле символ). Шагыйрьне туган төбәк табигате, анда яшәуче тереклекләр генә канәгатьләндерми. Ул балалар белән бергә сәяхәт кылып, аларга көнгерәләр, тәвә кошлары, зәңгәр зебрлар курсәтеп иөри Аның иҗатында күбәләк бер тәүлек эчендә дөньяның бөтен матурлыгын күреп, татып калырга өлгерә Балалар, шигырь тыңлаганда, салкын чишмәләрнең чылтырап акканын, ак каеннарның язгы җилдә тирбәлүен, усак яфраклары сөйләшүен ишетеп, тоеп торалар Шәүкәт Галиев иҗаты балаларга шатлык бүләк итә. Шундый мул. юмарт кул белән бирелген шатлык сабыйларны бәхеткә ирештерә Халкыбызнаң ничә мең еллар бөртекләп җыйган, шушы көнгә кадәр күз нурыдай саклаган тел байлыгын балалар аша киләчәк буыннарга тапшыру да безнең гражданлык бурычыбыз Халык телендә күл буыннарның яшәү тәҗрибәсе, ата-бабаларыбыэның рухи казанышлары, халыктагы мөнәсәбәтләр җылылыгы, күңел моңы һәм башка искиткеч кыйммәтле хәзинәләр сакланып калган. Шушы байлыкларны балаларга тапшыру буенча да Шәүкәт Галиев күл еллар буе уңышлы эшләп килә Ул нәниләр белән бергәләп туган тел стихиясенә керә, андагы төрле нечкәлекләрне, тылсымнарны күрсәтеп иөри Татар әдәбиятында балалар этимологиясен беренче булып уңышлы рәвештә куллана башлаучы да Шәукәт Галиевтер дип уйлыйм мин Бу — үзе бер зур тема Сарык йоны алырга көйләнгән «сарыкмахерская». суга чумуда беренчелекне алган кчумпион». көз җиткәч «өэелә-өзелә» җәйне сагынучы алмалар, шапырынырга яратучы «Шапырҗаип Нинди генә тылсымнар юк шагыйрь иҗатында' Иҗат процессында яңа сүз табу, аны уңышлы кулланып, укучыга җиткерү — әдәбиятта шактый сирәк очрый торган куанычлы хәл Шәүкәтнең моңа да кече җитә Шагыйрь тапкан неологизмнар шуклыкка, тапкырлыкка һәм эмоциональ җылылыкка сугарылганнар. Бәлки аларның шушы сыйфатлары онытылмаслык булып хәтердә калуга ярдәм итә торгандыр? Шагыйрьнең фантазиясе мөстәкыйль яши башлаган поэтик образлар тудыра алды. Оптимист Шәвәли хәким Котбетдин, ялкау Камырша образлары тере кешегә әверелеп, безнең балаларыбыз арасында, алар белән уйнап, мәктәпкә йөри башладылар Шәүкәт Галиевнең әле җиң сызганып эшләгән чагы. Шат. тынгы белми торган оптимист талант һаман эзләнүдә Аның иҗаты чор китергән үзгәрешләрдән артта калмыйча, алга бара. Үлгәннәрнең васыятен исәннәргә тапшырып, бер-беребезнең кадерен белергә өндәгән шагыйрьләр безгә бүген аеруча кадерле Мәскәү