ҖИҢҮЧЕГӘ — ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМЕ
Партия, әле XXVII съездга хәзерлек барган көннәрдә үк. һәр эшто. һәр коллективта социалистик ярышиы тагын да киңрәк җәелдерүгә, аның тагын да зуррак нәтиҗәләр бирерлек иттереп оештырылуына игътибар юнәлтте КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Михаил Сергеевич Горба чев стахановчылык хәрәкәте ветераннары белән очрашуы вакытында: «Илнең экономикасын интенсификацияләү юлына бастырганда, иң беренче башлап Ленин тарафыннан күтәрелгән социалистик ярышны оештыру мәсьәләсе безнең алга яңача килеп баса,— диде.— Безнең үзебезгә дә бу мөһим чараның күп якларына бөтенләй яңа күзлектән карарга кирәк*. Тәҗрибә күрсәткәнчә, социалистик ярышка кагылышлы эшләр барлык мәсьәләне бербөтен итеп кабул иткәндә һәм барын да дөрес чишкәндә генә яхшы нәтиҗәгә китерәләр. Моңа хезмәтне дөрес оештыру да. фәнни-техник прогрессны тизләтү дә, идарә итү ысулларының камиллеге дә керә. Шул җәһәттән бу урында авыр йөк автомобильләре чыгара торган Кама берләшмәсендәге тәҗрибәгә тукталасы килә Билгеле булганча. КамАЗ коллективы үзенә тиң башка коллективлар арасында социалистик ярышны дөрес һәм шактый отышлы иттереп оештыручыдан санала. Аз гына үткәнгә күз салып. КамАЗ төзүче комсомол яшьләр арасында башлан гаи «Кызыл канәфер* ярышына игътибар итик. Бу ярыш ВЛКСМ Үзәк Комитеты органы булган «Молодой коммунист* журналы тарафыннан оештырылды Ярышның төп максаты бердәм коллектив туплау иде Башлыча мөстәкыйль тормышка беренче аДымнарыи ясаучы яшь җилкенчәкләрдән торган тезелеш өчен алга мондый бурыч куюның сере ачык. Беренче авырлыклардан ук гайрәте чигеп, эш ташларга, икенче бригадага, җиңелрәк хезмәткә күчәргә ашыгучыларга иң кулай киртә иде бу. Әлеге ярыш шартларында һәр бригада үз коллективына кертелгән төзүчене саклап калырга тырыша, чөнки ярышның иң беренче таләбе — тотрыклылыкны тәэмин итү Моңа ирешү исә бары тик барың бер җан кебек бердәм омтылыш белән рухланып эшләгәндә генә мөмкин. Бу хакыйкать үэеннән-үзе яшьләрдә югары аңлылык, белемлелек. кешелеклелек, башкалар өчен корбанга әзер тору кебек сыйфатлар тәрбияли башлады. Кеше күңеленең иң тирәндә яткан серләренә кагылганлыктан, моңарчы ачылмаган рухи хәзинәләрен айкап чыгарганлыктан. «Кызыл канәфер» тиз арада иң популяр ярышка әйләнде. Ул яшьләрнең заманга лаек булып формалашуына көчле этәргеч тә иде Ә ни өчен бу ярышка шундый исем бирелде? Ярышта җиңүчегә бирелгән бүләк нинди иде соң? Укучыбыз күңеленә, мөгаен, шундый сораулар да килгәндер. Аңла тый үтик. Канәфер чәчәге электән үк «Молодой коммунист» журналының символы иде. Журнал тышына Җир шарының схемасы сызыла һәм аңа кызыл белән СССР мәйданы ясала. Шушы кызыл сурәт нәкъ канәфер чәчәгенә охшаш килеп чыга иде. КимАЗда социалистик ярыш оештырылгач, җиңеп чыгучыларга бирелә торган күч мә бүләк журналның рәссамы И П. Леонов эскизы буенча ясалды. Төөүче кулынд\ измә сала торган калак. Шул калак фонында кызыл канәфер чәчәге рәвешенә кер теп җир шары ясалган. Бу бүләкнең беренчесен, ягъни КамАЗны салучы төзүчеләргә дигәнен Москәүдә ясап китерделәр. Ярыш автомобильчеләр арасында да оеш тырылып. тагын бер бүләк кнрәк булгач. «Кызыл канәфер»не КамАЗ осталары коеп бирде. Ярыш нәтиҗәләре оч айга бер мәртәбә тикшерелеп, җиңеп чыккан коллектив ка шушы күчмә бүләк тапшырыла башлады Ярыш шартлары моннан гыйбарәт: план үтәү күрсәткечләре; коллектив членнарының осталыгын һәм белемен күгәрү дәрәҗәсе; коллективка яңа кешеләр алу. ГПТУдан килгән яшьләрне кабул итүһәм дларны тәрбияләү; кадрларның эш ташлау ташламавы, җәмәгать эшләренә катнашу; фәнни-техник иҗатка мөнәсәбәт Әйтергә кирәк: ярыш шартлары хезмәт коллективларында бик кирәкле якларны эченә алган. Бу удар төзелешкә дә. заводларга да Кама буенда эшләргә теләүче йөзләрчә кешеләр агылып торды. Күбесе яшьләр. Алар прасындп Совет Армиясе сафларыннан кайтучылар да. училище тәмамлап килүче ләр до. ерактагы башка төзелешләрдән күчүчеләр дә җитәрлек иде. Яңа коллектив алдына зур бурыч — шушы чуар төрлелектән бер сулыш белән яшәүче өр-яңа хезмәт гаиләсе оештыру бурычы килеп басты Моңа ирешмичә торып КамАЗны да. яна каланы да вакытында сафка кертү һич мөмкин булмаячак иде. «Кызыл канәфер» ярышы шул мөһим бурычны чишүгә турыдан туры хезмәт итте. П Ярышка катнашучылар хезмәтне камилләштерү, йөкләмәләрне арттырып үтәү, һәр адымда шәхси җаваплылык тою кебек ифрат кирәкле сыйфатлар булдырдылар. Ярышның нәтиҗәсен күрсәтә торган берничә мисалны гына китерик. «Кызыл канәфер» бүләгенә лаек бригадалардагы комсомол яшьләр хезмәт планнарын 102 процент» алып 317 процентка кадәр арттырып үтәделәр. Ярыш барышында берсеннән бер» куанычлырак тәкъдимнәр кертелде. Уңганлыкларының даны бөтен илгә таныш ВазынЯ Мәүликов бригадасы: «Әтиләр күтәреп чыккан данлы байрак астында — хезмәттЦю яңа җиңүләргә!». «Хезмәт планнарының һәр көнне һәм һәр жирдә үтәлешен һәркем нең шәхси җаваплылыгына тапшырыйк!» кебек яңадан-яңа өндәмәләр белән чыктылар. Сүзләрен эшләрендәге матур күрсәткечләр белән раслап та күрсәттеләр. Бу башлан гычка Ш. Хөснетдннов. Г Павлов. Р. Хәйбуллин җитәкләгән бригадалар да кушылдылар «Кызыл канәфер, ярышына катнашучылар арасында тәртип күзгә күренеп яхшырды. Бу бригадаларда эшкә соңга калу, тапшырылган бурычны үтәми калдыру, хезмәттәге тәртипне бозу күренешләре бөтенләй очрамый башлады. Алар булган белемнәрен арттыруны алга максат итеп куйдылар. Урта белеме булмаганнар кичке мәктәпләргә, техникум яки училищеларга йөри башладылар. Кайберәүләр, институтка кереп, югары белем алдылар. Шуңа ук өстәп, яшьләрнең һөнәрләрен камилләштереп, икенче-өченче һөнәрләргә өйрәнүләрен дә әйтергә кирәк. Ярыш ачучылар коллективка килгән яшьләрне, һөнәрсезләрне тәрбияләргә алын дылар. Чөнки «Кызыл канәфер»нең төп шартларының берсе иде бу Комсомол яшьләр мәктәпләрдә, пионер дружиналарында, һөнәр училищеларында, автомеханиклар техникумында кәгеп алынган кунаклар иде. 2 нче мәктәптә тәрбиячевожатый булып йөргән «Кызыл канәфер» лауреаты Галина Ермакованы әле дә сагынып сөйлиләр. Югарыда телгә алынган уңышлы якларына игътибар итеп. «Кызыл канәфер» бүләгенә багышланган социалистик ярышны КамАЗ автомобильчеләре дә үзләштерделәр. Төзүчеләр исә алар белән үз тәҗрибәләрен бик теләп уртаклаштылар. «Кызыл канәфер» гигант берләшмәдә дә үзенең бик файдалы вазифасын тулысыңча башка рып чыкты. Вакытында «Кызыл канәфер» лауреаты булган бригадалар соңыннан оештырылган төрле ярышларда да яңа казанышларга ирештеләр. Хәзер КамАЗның двигательләрен һәм хәрәкәтләндерү өлешен тамырдан үзгәртү көн тәртибенә килеп басты. Бу үзгәреш ике күчәрле. 10 тонна йөк тартырлык яңа төр автомобиль чыгара башларга этәргеч булачак. Мондый сыйфатка ия машиналарны чит ил базарларында да теләп алалар. Бу юнәлештә хәл ителергә тиешле тагын б**р мәсьәлә бар әле — ягулыкны мрмкин кадәр азрак сарыф итү мәсьәләсе. Киләчәктә 60—70 мең км узган һәр йөк машинасы 10—14 тонна дизель ягулыгына экономия ясаячак дип күздә тотыла. Әлбәттә, алга куелган мондый яңалыклар берләшмә коллективының һәр кешесеннән эшка иҗади мөнәсәбәт, фидакарьлек таләп итә. Шунлыктан социалистик ярыш тагын да мөһимрәк роль уйный бара. Двигательләр заводы алдынгылары, мәсәлән, бригадалардагы кадрларның даимилеге өчен ярыш башлап җибәргәннәр иде, хәзер аңа ике меңннән артык бригада кушылды. Шул ук вакытта ярышның индивидуаль төре дә әһәмиятен җуймый. Чөнки һәр уңышта аерым эшченең үз өлеше исәпкә алына. Шунлыктан социалистик ярыш аерым бригадаларның гына түгел, һәр эшченең дә үсүенә китерә. Эшчеләр укырга, техник һәм экономик белемнәрне күтәрергә тиеш булалар Аларның бу ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен коммунистик хезмәт мәктәпләре ачылды. Бригадирлар, мастерлар өчен мәктәпләрнең башка торлеләре — конкрет экономика, экономик семинар кебекләре дә бар. Социалистик ярышның иң мөһим нәтиҗәсе шунда, ул һәр кешедә хезмәткә иҗа ди караш тәрбияли, шәхеснең камилләштерүенә китерә. КамАЗдагы ярыш хәтта Брежнев шәһәренең гомуми тормышы матурлануга да тәэсир итте. • Кызыл канәфер»нең күркәм шытымнары КамАЗда шундый киң мәйданга таралган икән, нигә аны республикабыздагы башка төзелешләрдә дә оештырмаска?! Соңгы елларда гниа Алабуга. Түбән Кама. Брежнев төзү коллективлары яңа зур эшләр башлады. Хәзер минераль ашламалар заводы, трактор заводы, атом электр станциясе төзелешләрендә вакытында «Кызыл канәфер» ярышы күтәргән мәсьәләләр кабаттан калкып чыкты. Бу төзелешләргә ерак ераклардан. төрледән-төрле язмышлы кешеләр килә. Мондый шартларда социалистик ярыш бердәм коллектив булдыру, максатларны уртак итү өчен дөрес бер юнәлеш билгеләргә тиеш. Бөтен ил бер булып КПССның XXVII съезды карарларын тормышка ашыру өчен тырышканда, тагын да матуррак күр с-эткечләргө ирешүдә моның, һичшиксез, файдасы тиз сизелер. Шул җәһәттән чыгып караганда, үз вакытында КамАЗда. Брежнев шәһәрендә оештырылган һәм зур җиңү га китергән «Кызыл канәфер» үрнәгеннән файдалану бик урынлы булыр иде