АВГУСТ, ИКМӘК
... Натюрморт Татарстан сынлы сәнгатенең сугыштан соңгы чорында, сюжетлы тематик картина, портрет һәм пейзаж белән беррәттән. әлеге жанр аеруча көчле үсеш алды. Туган як табигатенең бәяләп бетергесез гүзәллеге мондый әсәрләрнең топ аһәңен билгели. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Евгений Зуев натюрмортларында, мәсәлән, җиребезнең бәрәкәт һәм матурлык чы ганагы булуы бигрәк тә ачык гәүдәләндерелә. Автор тирә-яктагы гадәти әйберләрдә дә сәнгать сөючеләрне тәэсирләндерерлек шигърият күрә, озак еллар шәһәрдә яшәвенә карамастан. Идел буе киңлекләренә мәхәббәтен киметми, туган туфракның хезмәт кешесенә юмарт булуын әсәрдән әсәргә калкурак күрсәтергә омтыла. • Урман бүләкләре». «Җир җимешләре»... Әсәрләренең исемнәреннән үк күренгәнчә. Е. Зуев урман-кырларның үзенчәлекле портретын тудыра. Аларда рәссамның идея-эстетик карашлары да ачык чагыла. Натюрмортларда ватанчылык башлангычына зур әһәмият бирелә. Полотноларда без ботен халыкка аңлаешлы гадәти предметларны күрәбез. Җитмешенче еллар башында иҗат ителгән натюрмортлар сериясен генә алыйк. Елның унике аена багышланган әлеге җыел мада рәссам аерым фасылларның кабатланмас эчтәлеген образлы-символик тоем ярдәмендә тирәнтен ачуга ирешкән («Июль, җиләкләр». «Октябрь, кәбестә» һ. б.). Шулар арасында «Август, икмәк» исемлесе күңелгә аеруча якын булуы белән аерылып тора. Авылча чигелгән пөхтә эскәтер өстендә — ипи (карасы да. агы да), суган, кисеп ясалган тоз савыты, пычак, тар муенлы чүлмәк, агач кашык... һәркемгә үз әйберләр. Әлеге әсәр чын мәгънәсендә күңелне кузгата. Үзеңне авыл өендә итеп сизә башлыйсың. Әле генә мичтән чыккан ипи исе килә төсле. Тәрәзәләрдән август аеның алтынсу нурлары бөркелә. Август икмәге, яңа уңыштан пешерелгән ипи... Яшәү символын гәүдәләндергән әлеге икмәктә без игенченең фидакарь хезмәт нәтиҗәсен дә. халкыбызның кунакчыллыгы образын да күрәбез, фронтовикрәс- самның игенче һөнәре өчен тыныч аяз күкнең мөһим шарт булуы турында искәртүен дә сизәбез. Юрин ГОРШУНОВ