Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНДАШЛАР БӘХЕТЕН КАЙГЫРТЫП

Тормышның хәрәкәтен һәм закончалыкларын сәнгатьчә ача. яктырта белүче, эзләнүчән һәм тынгысыз каләм ияләренә әдәбият һәрвакыт мохтаҗ була. Ә инде рухи һәм иҗтимагый тормышның үзгәрүе, баюы этапларында әдәбиятны яңа сыйфат үрләренә күтәрүче сүз осталарының булуы аеруча кирәк. Илленче еллар ахыры, алтмышынчы еллар башында яшь язучыларның бер төркеме Рафаил Төхфәтуллин, Гариф Ахунов. Әхсән Баянов. Аяз Гыйләҗев һ. 6 яңа эстетик кыйммәтләрне үзләренчә — җанлы тормыш рухында, сугыш елларында үскән яшьләр күзәтүе һәм кичерешләре рәвешендә әдәби образларда гәүдәләндерү теләге белән прозага килделәр. Алар арасында иҗади-эстетик карашларының шактый ук тенденциозлыгы, фикер ләренең үткенлеге һәм сугышчанлыгы. искергән, инде таушалып, тормыш һәм сәнгать үсешенә комачаулый башлаган күренешләргә килешмәүчән мөнәсәбәте белән Аяз Гый- ләҗев аерылыбрак торды. Аның иҗат тыйгысызлыгы әдәбиятны уйфикер торгынлыгы, образлы чараларның бертөрлелегеннән арындыруга, тормыш хәрәкәтендәге котылгысыз үзгәрешләрнең асылын аңларга, шушы яңа рухны сәнгатьчә ачарга, үзләштерергә ярдәм итәрдәй чараларны эзләү җирлегендә туган иде. Бәлки ул чакта күпләргә бу борчуэзләнүләр яшьлек кайнарлыгы булып кына тоелгандыр. Әмма 30-35 ел үткәч тә тормышка актив мөнәсәбәте, гражданлык пафосының, кешелек җәмгыятен гүзәлрәк итәргә теләү омтылышына кушылып, яңадаи-яңа әдәби образларда гәүдәләнә торуы инде танылган әдипнең иҗат позицияләре очраклы сайланмавы, эзлекле әзерләнүе, какшамаслыгы хакында сөйли. Прозасының нигезен тәшкил иткән «Урамнар артында яшел болын» романы, «Өч аршын җир». «Берәү». «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Мең чакрым юл», «Җомга көн, кич белән». «Әтәч менгән читәнгә», «Кызлар хатлары». «Күзгә-күз» повестьлары, күп санлы хикәяләре әдипнең иҗат колачын, идея-тема диапазонын, стиль үзенчәлекләре һәм төсмерләрен билгеләргә һәм ачыкларга мөмкинлек бирәләр Авторның драматургия өлкәсендәге актив эшчәнлегендә дә идея-эстетик позицияләренең бердәмлеге, максатлы юнәлеше ачык гәүдәләнә Аяз Гыйләҗевның әдәби эзләнүләре, беренчедән, тормышыбызны, әйләнә-тирәбезне сафрак, матуррак, кешеләрне олы җанлырак итеп күрергә теләү хисенә буйсындырылган булса, икенчедән, шул кешеләр — замандашларның рухи яңарышына ирешү өчен әдәбият- сәнгать чараларының үтемлерәк, тәэсирлерәк ысулларына яшәү хокукы бирү, укучылар аудиториясен шул яңалыкларны эстетик планда әзерләүгә кайтып кала. • Өч аршын җир. дә (1962) кеше һәм аның туган җире, коллективы, әиләнә-тирәсе, урыны кебек җитди мәсьәләләр күтәрелә. Татар прозасы өчен болар берсе дә яңа түгел. Әмма мәсьәләләрнең куелышы һәм әдәби чишелеше үтә кызыклы, үзенчәлекле. Кешеләрдән читләшкән, барлык психик һәм физик көчләрен индивидуальлек фәлсәфәсенә буйсындыр- Мирвәлине төп герой рәвешендә тәкъдим итү шактый ук сәер иде. Әлбәттә, андыилар моңа кадәр безнең прозада булмады түгел, тик алар барьерның теге ягында булгангамы, һәрвакыт диярлек, эчке дөньяларыннан мәхрүм Iперсонажлар рәвешендә бирелә иделәр Әдәбият үзе һәм әдәбият фәне озак еллар дәвамында уңай герой психологиясен өйрәнү белән шөгыльләнде Ә биредә исә психологик анализ чит элементка җәмгыятьтән аерылган, аннан читләшкән типка карый Повестьта Мирвәлигә каршы социалистик җәмгыять нормалары рухында яшәүчеләрнең таза тирәлеге куелган. Әсәрдә Мирвәлине яклаучы, хәтта аңа битарафлык саклаучы бер зат та юк. Берәү дә аның белән килешми. Әлбәттә, бу мохит тә башкаларны санламау, мин-минлек, җәмгыятькә, тарих агышына үзеңне капма-каршы кую фәлсәфәсе үсә дә. тамырлана да алмаячак Кайчандыр, үч итеп, йорт-җирләрен яндырып, күмәк хуҗалык амбарларындагы икмәкне яраксыз хәлгә китергән Мирвәлине авылдашлары шулай да ахыр чиктә үз яннарына сыйдыралар — картайган кешенең хәленә керәләр Әмма әхлакый планда бу — гафу итү түгел. Инде ничәмә-ничә еллар авылда беркемнең дә балаларына Мирвәли исемен кушмавы — җитди хөкем Менә шушы факт дөньяда карашлар мәсьәләсендә бернинди дә ташлама, килешү булмаячак дигәнне аңлата. Мирвәлине авылга сыендыру исә — аның үчлеккә, әшәкелеккә нигезләнгән фәлсәфәсенең соңгы дәлилләрен юк итә — аңа кешеләр арасында яшәргә, җәмгыятькә хезмәт итәргә генә кала. Бу — халыкка каршы баручыларның әхлакый һәлакәте дигән сүз. «Кешеләр янындагы өч аршын җиреңә дә лаеклы бул».— шушы рәвешчә индивидуаль шәхеснең җәмгыятьтәге җаваплылыгы идеясе көчәйтелә. Нәкъ шушы тәмамланышка укучыны эзлекле, дәлилле алып килүе Аяз Гый- ләҗевның бу повестьтагы кыйммәтле иҗат табышы булды Аяз Гыйләҗев прозасының бер үзенчәлеге — ул контрастлылык. Повестьларының берсе «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» (1973) дип аталуы да тикмәгә түгел. Яхшылык һәм явызлык, матурлык һәм ямьсезлек, мәхәббәт һәм нәфрәт саф әхлак һәм мещанлык — әнә шулар әсәрләрнең сюжет контрастлылыгын билгелиләр. Бер очракта дөньяга капма-каршы карашлар маңгайга-маңгай бәрешә («Өч аршын җир»), икенчесендә төрле мөнәсәбәтләрнең каршылыгыннан бигрәк, аермасын гына күрәсең («Берәү»), өченче очракта укучы геройның дөньяга карашында кискен үзгәрешләр шаһитына әверелә («Урталыкта»), Укучының мәхәббәтенә лаеклы һәм нәфрәтенә дучар ителерлек персонажларны автор ерак тарихтан яисә чит җирләрдән эзләми, алар үзебезнең тормыш чынбарлыгыннан әсәрләргә килеп керә. Гомумән, Аяз Гыйләҗев — заман язучысы, үз заманының художнигы Материалы — үзе күргән-белгән, кичергән тормыш вакыйгалары Әледән- әле укучы күз алдына Бөек Ватан сугышы чорындагы авыл кешеләре, бигрәк тә шул вакытта зур тормыш юлына аяк атлаган намуслы, саф күңелле, тыйнак авыл яшьләре килеп баса. Автор дөньяга яшь кеше күзләре белән карый, ул күп хикәя һәм повестьларда авыр тормыш сынауларын үтә-үтә чыныгып килүче яшь герой рәвешендә кабатлана, әмма моны бертөрлелек дип түгел, ө күркәм, югары әхлак сыйфатларына ия образның тулылана баруы дип кабул итәсең Аңа әнә шундый зур урын бирелүе дә акланган — аның зур идея функциясе бар — автор иң алгы планга яшьләрдә югары әхлак, коммунистик сыйфатлар тәрбияләү максатын куя Гомумән. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең конкрет адресы бар аларның иң зур күпчелеге яшьләргә юнәлдерелгән. «Дүртәү» (1958) һәм «Язгы кәрваннар»да (1972) яшүсмерләр Ибраһим. Дамир, Әдилә, «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәятптә унынчы класс укучылары Искәндәр һәм Рифгать, бер генә яшькә олырак булса да. аларны укытучы Арзу, «Качак» (1959) хикәясендәге сыер савучы Тәнзилә. -Берәү- (1959) повестендагы Исхак һ. б. образлар аркылы сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үскән татар авылы яшьләренең тулы бер буыны, сөйкемле, уңай типик герой үткән тормыш юлының аерым кисәкләре, этаплары гәүдәләнә Ә дөньяны аңлау, аңа мөнәсәбәткә килгәндә, бу персонажлар арасында әллә ни аерма юк, аларның һәммәсен янәшә куеп, билгеле бер чор яшьләр буынының типик сыйфатларын берләштергән характер дип бәяләргә мөмкин Димәк. Аяз Гыйләҗев әнә шундый җыелма характерның гаять тормышчан, дөрес образын иҗат итә алган А. Гыйләҗев әсәрләрендә заман һәм тормыш җәмгыять алдына әледен-әле китереп куйган һәм чишелешен көтә торган проблемалар күтәрелә Алар арасында уйландыра, борчый, тизрәк хәл итүне сорый торганнары да бар Җәмгыять милкене дөрес булмаган мөнәсәбәт, яшьләрне тәрбияләү эшендәге ялгышлар, авылда эшче көчләр белән бәйле күренешләргә дә язучы үз мөнәсәбәтен белдерергә тырыша Мәсәлән, авылдан яшьләрнең китүе, эшче көчләрнең кимүе процессының А Гыйләҗев мораль ягына игътибар итә ■Берәү» повестеның драматизмы Исхакиың туган җиреннән читләшә аерыла башлавында. Якташлары, туганнарының, денья күргән олы кешеләрнең үзәне карата менәсө- бәтләре салкыная башлавын тою — егеткә иң кырыс һәм катгый хөкем Исхак үз ялгышын аңлый башлый Мөгаен, мондый әсәрләрнең тууына яшьләрнең авылдан шәһәргә агылуы, авылның эшче кулларга ярлылануы кебек экономик-социаль процесслар сәбәп булгандыр Тора-бара Аяз Гыйләҗев мондый борчылуларның үэеннән-үзе барлыкка килмәвен һәм алардән алай җиңел генә котылып булмавы хакында тирәннәирәк уйлый башлаячак («Җомга кон, кич белән- «Әтәч менгән читәнгә»), тормышның катлаулы һәм җитди проблемаларын чишкәндә кешегә күп очракта үз намусы, вөҗданы каршында бергә-бер калырга т^ры киләчәген, һәрвакытта да янындагы изге, ярдәмчел кешеләргә исәп тотып булмавын аңлаячак («Урамнар артында яшел болын», «Урталыкта»). Ә хәзергә, алтмышынчы еллар башларында исә, автор игътибарын тормыш проблемаларының үзара катлаулы бәйләнеше, комплекслылыгыннан бигрәк, аерым эмоциональ яклары — якты һәм караңгы бизәкләре, буяулары, күренешләре җәлеп итә. Авторның конкрет сурәтләр белән эш итү осталыгы үсә бара Әсәрдән-әсәргә юл сурәте, образ күчеп йөри. Тормыш юллары, шул юллардагы киртәләрне үткәндә кыенлыклар һәм сөенечләр... Кешеләрнең ихтирамын казану юллары... «Язгы кәрваннар» һәм «Дүртәүәсәрләрендә сурәтләнгән көзге һәм язгы авыл, урман юллары күренешләре күз алдына рәссам сурәте рәвешендә генә килеп басмый, гүя үзеңне шул авыр юлларны үтүче хәлендә тоясың. «Дүртәү» хикәясендә табигать үзе һәм кешенең физик халәте бергә тасвирлана Хикәянең төп пафосы — караңгыдан яктыга таба бару Вакыйгалар бер тәүлек эчендә сурәтләнә. Ә шулай да бу тәүлек, бигрәк тә төн. арбага икмәк төяп юлга чыккан дүрт яшүсмергә генә түгел, укучыга да мавыктыргыч, очсыз-кырыйсыз булып тоела. Ниһаять, кыенлыклар артта кала, басынкы, төшенке, күңелсез күренешләр әсәр ахырында очраган картның мәгънәле әкияте белән алмашына. Хикәя геройлары — яшүсмерләр күңелендә дә зур үзгәреш була, аларның рухи яктыруы әнә шул сюжет тәмамланышы белән тәңгәл килә Әлеге ситуациянең тагын бер вариантын «Язгы кәрваннар» повестенда очратабыз. Вакыйгаларны бәйләүче композицион алым бер төрле: юл сынаулары һәм ашлык ташу булса да, бу әсәр бөтенләй башкача, якты, оптимистик сурәтләр, буяулар ярдәмендә эшләнгән. Ачлы-туклы яшәп кыш чыккан кешеләрнең бик авыр, җаваплы, газаплы һәм шатлыклы юлы бу. Кыен минутларда юлчылар бер-берсенә ярдәмгә ашыгалар, авыррак йөкләрне үз чаналарына салып тартырга тырышалар, соңгы икмәк, бәрәңгеләрен бергә бүлешеп ашыйлар. Дуслык, татулык, бердәмлек мисалларын повестьтан бик күпләп китерергә мөмкин. Юл кешеләрнең мөнәсәбәтләрен, бу очракта ярдәмчеллекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә Димәк, ярдәм сүздә түгел, эштә, гамәлдә күренә Укучыны уңай мисаллар аша тәрбияләү омтылышы ачык. Авылдашларының үзара җылы мөнәсәбәтләре /тә табигый, самими, ышандыра — менә шушы үзара кайгыртучанлык, яхшылык тантанасы бигрәк тә ачык булып Ибраһим һәм Әлбинә мөнәсәбәтләрендә гәүдәләнә. . «Язгы кәрваннар-да җитди, моңсу лирик стиль өстенлек итә. Лирик штрихлар бик чамасын белеп кенә кулланыла, нәкъ әнә шул эчке күңел җылылыгы белән сурәтләнгән лирик хисси күренешләр әсәрнең гомуми лирик фонын билгели (язгы авыл пейзажы, ерактан ишетелгән моңлы җыр. герой уйларының салмак, эзлекле агышы һ. б ). Язучы бу повестьта халкыбызның кунакчыл, күмәк эштә бер-береңне кайгырту, бербереңә булышу кебек күркәм милли сыйфатлар ачык гәүдәләнгән кайбер әсәрләргә — Шәриф Камал. Галимҗан Ибраһимов иҗатларына таяна, шул традицияләрне дәвам итәргә чакыра. Әсәрдә реалистик детальләр төгәллеге белән яшьлеккә хас югары романтик хисләр пафосы искиткеч матур үрелә. «Язгы кәрваннар». «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Берәү» повестьларының геройлары — сугыш чорында үскән авыл яшьләре — барысы да элек-электән бөртекләп җыелган, тупланган халык тәҗрибәсен, күркәм гадәт-карашларын хөрмәт итүче сабыр, акыллы, тыйнак, хезмәт кешеләренең шифалы йогынтысында тәрбияләнәләр Әнә шул аларга дәһшәтле чор сынауларын намус белән үтәргә көч, мөмкинлек бирә. Характерны формалаштыручы әлеге мохитне туган авыл, якын тирәлек рәвешендә генә сурәтләү берьяклы һәм кирәксез идиллиягә әверелеп китәргә дә мөмкин иде. Бәхеткә каршы, әдип иҗтимагый һәм көнкүреш мөнәсәбәтләренең чынбарлыкта шактый ук катлаулы, каршылыклы икәнлеген, өлегә без күрергә теләгән килешү — үзара аңлашу, гармония дәрәҗәсеннән түбәнрәк һәм ераграк торуын вакытында сизеп алды «Җомга көн. кич белән« (1979) повестенда без кешеләр арасында эчкерсез, саф. дусларча, туганнарча мөнәсәбәтләр тарафдарын — Бибинур карчыкны очратабыз Биредә А Гыйләҗев повестьларын аз-азлап урата башлаган идиллиянең эзе дә калмаган. Укучыны менә нәрсә уйландыра: бөтен гомерләрен башкаларга багышлаган, кешеләр бәхете өчен яшәүчеләр үз ихтыяҗларына килгәндә артык тыйнаклар, үзләрен якларга алар күнекмәгәннәр һәм намуссызлык, битарафлык, әрсезлек каршында көчсезләр, башкаларга ярдәмчелләр кыен вакытта үзләре ярдәмсез калалар... Нинди зур гаделсезлек! Рәхимсез, күпләргә шәфкатьсез булып тоелган финал — Бибинурның ялгызы, урман чокырында кыргыйлашкан этләр өере уртасында калуы — повестьның әнә шул уйланы- лышына гаҗәп төгәл туры килә, төп идея шул рәвешчә ассыэыклана. Авылдашларының битарафлыгы, якыннарының онытуы, туганнарының хыянәте шушы эпизодта яңача ассоциацияләнә һәм әсәрнең логик эзлекле, драматик тәмамланышы рәвешендә әсәрнең эмоциональ пафосын көчәйтә. Бибинур язмышы үзара ярдәмләшү, туганлык тойгыларын кадерләү, табигый кешелекле бәйләнешләр, кеше ихтыяҗына игътибарлылык кебек гадәти, гади һәм аңлаешлы хакыйкатьләр турында бик җитди уйландыра. Шушы гади хакыйкатьләр онытылып, әхлак кагыйдәләрен бозуга юл куелса — олы фаҗигага юл ачык дия сыман язучы. Күренешләрнең асылы, эчке мәгънәсе, сәбәпләренә тирәнрәк төшә, якыная бару белән сораулар кимеми, киресенчә, арта бара Бибинур һәм Зөһрәбану, игезәкләр була торып та, ничек итеп алариың берсе мәхәббәт тарафдарына, ә икенчесе кешеләр нәфрәтләнерлек фигурага әйләнгән? Ни өчен үз канаты астына алып үстергән балалар Бибинурны онытканнар, ташлаганнар? Аяз Гыйләҗев әнә шулай кешеләрнең үз-үзенә таләпчәнлеге кимегәндә котылгысыз әхлаксызлык, мещанлык, паразитлык дөньясына күчү процессын күзәтә, шул үзгәрешнең сәбәпләрен рухи ярлылык, рухи сукырлыкта күрә. Әсәрдә Бибинур образының әдәби эшләнешенә, гаять үзенчәлекле булуына игътибар итми мөмкин түгел Тәнкыйть героиня язмышы аша үтә җитди һәм актуаль проблемалар күтәрелүен бердәм билгеләп үтте, мөлаем характерга сокланып, бу биографияне күздән кичерде, образның социальмәгънәви функциясенә анализ ясады. Шуның белән бергә, «Җомга көн, кич белән» повесте тезелеше, әдәби стиль, сурәтләү чаралары сайланышы белән дә үтә үзенчәлекле әсәр — әгәр бу игътибардан читтә калса, анализ һәм бәя тулы булмаячак Бибинур образы повестьның буеинан-буена үтә Фәкать беренче бүлек кенә башка персонаж турында. Биредә сүз Бибинур тормышында хәлиткеч роль уйнаган кеше — колхоз председателе Җиһангир Сәфәргалин турында бара Беренче бүлектә үк аның үлеме тасвирлана — кешеләр бәхетенә гомерен багышлаган коммунист Җиһангир алар тормышында якты эз, ә Бибинур күңелендә матур мәхәббәт хисе кабызып, дөньядан иртә китеп бара. Бибинур күңелендә аның турында хатирәләр каткат уяначак әле — истәлекләр уйланулар аша Бибинурның тормыш сәхифәләре яктыртыла, характерның төрле яклары ачыла бара. Образның үтә җентекләп эшләнүенә, ышандыру көченә күп терле юллар белән ирешелә: Бибинурның кешеләр белән бәйләнеш җепләре бөтен нечкәлекләре, бетен ваклыкларында тасвирлана. Сүз уңаенда героиняның үз эченә бикләнгәнрәк икәнлеген дә искәртик Шулай булгач, Бибинур — Җиһангир, Бибинур— Зөһрәбану Бибинур — авылдашлары һәм Бибинур белән ул үстергән балалар арасындагы мөнәсәбәт пәрие шактый ук детальләп сурәтләргә кирәк булган Бу мөнәсәбәтләр максималь тулылыгында бирелә, биредә кабатлаулар да урынлы, мөнәсәбәтләрнең үзләре урынына шул кешеләр турындагы уйлар, фикер йөртүләр дә күп очрый Аяз Гыйләҗев тормыш-көнкүреш штрихларының дөреслеге, төгәллегенә һәрвакыт тугры булды, бу — аның әһәмиятле кредосы. «Җомга кен, кич белән» повестенда мондый төгәллек бик зур роль уйный — героиняның ышандыру һәм тәэсир көчен арттыра Икенче бер принцип — ул язу манерасының мавыктыргыч, гади, аңлаешлы һәм кызыклы булуына ирешү Характер сайланышы һәм яктыртылышына тукталыйк Гомумән, яшьләр турында язарга яратучы Аяз Гыйләҗев бу повесть үзәгенә олы кеше — тәҗрибәле, тормышның ачы- төчесен татыган, гомере юлының ахырына якынлашып килүче кеше образын куя. Бу елкәдә татар прозасы туплаган тәҗрибә шактый зур. Шундый образ характер аша җитди актуаль проблемалар кую мисалын язучы Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә очраткан идек Бибинур образының драматизмы капма-каршы куюга нигезләнгән Ул гомерен башкаларга багышлаган, тик кешеләргә булган олы мәхәббәте җавапсыз калган Тәрбияләп үстергән балалары аны онытканнар. Фаҗигале үлеме — коточкыч гаделсезлек әшәкелек тантанасы булып аңлашыла Мондый гаделсезлек, мондый хәлләргә юл куярга ярамый, күңел сукырлыгыннан котылырга кирәк — әнә шулай укучыда тискәре күрешләргә карата актив меисәбәт. мондый күренешләрне кабул итә алмау, кире кагу мөнәсәбәте тәрбияләнә Повестьның катлаулы композицион структурасында поэтик детальләр бик зур роль уйный Мәсәлән, поэтик рефрен —авыл читендәге буаның шаулаган тавышы —гомер агышының символы һем героиняның уйлары истәлекләр дөньясына юнәлүен ишарәләүче бер билге ул Гади көнкүреш вакыйгалары һәм баш геройның соң чиккә җиткән күңел сыкравы янәшә куелганда бу детальнең техир кече аеруча көчәя «Бибинур карчык та көтте Бер кайтырга тиеш бит инде алар! Җаннары булса, аналары янына Сабан туена бер кайтырга тиешлер! Почта кызлары гер-гер килеп сеиләшәләр. алар Бибинур карчыкны юри күрмәмешкә салышалар. Алар карчыкның ни көткәнен бик яхшы аңлыйлар Ә буа шаулый Шаулый! Җиһангир Софәргалннны озаткандагы кебек ул моңсу Буа. Почта. Ялгыз һәйкәл... Буа тавышы бер акрыная, бер көчәя Бибинурга гына шулай тоеладыр ул, чөнки аның зиһене кинәт кенә томаланып куя, аннан тагын ачыла... Ул егылып китмәс өчен чытырдатып күзләрен йома... Егылмый, турая, күзен ачканда буа тагын да ныграк шаулый башлый Әллә канларга чакырып шаулый буа1« Аяз Гыйләҗев җитди проблемаларны укучыга җиткерүнең яңа юлларын эзли. Беренче карашка җиңел һәм мавыктыргыч булып тоелган вакыйгалар, сюжет конструкцияләре, җитди фикерләр алып киләләр, укучы аңына катлаулы сораулар куялар, уйландыралар. Моның иң уңышлы мисалы — «Җомга көн. кич белән» повесте. Мондый эзләнүләр -Әтәч менгән читәнгәповестенда (1980) да дәвам иттерелде Бу — ыгы-зыгылы, шаян, күп бизәкле, бөтерелмә, үтә уйнак бер тонда язылган әсәр Әдип әхлак, яшьләр тәрбиясе, олыны — олы. кечене — кече итә белү кебек җитди әйберләр хакында да сүз кузгата Язучыны кеше тормышының көнкүрештәге гадәтилегеннән бигрәк, кискен рухи үзгәрешләре кызыксындыра. «Урталыкта» (1971) повестеның үзәгендә иҗат кешесе образы тора. Сәгыйть әкрен-әкрен олы идеалларын оныткан, аның интерес-ихтыяҗлары күбрәк дача, йорт-җир кирәкяраклары, кәеф-сафа яратучы дусларының күңелен күрүдән читкә китми башлаган Иҗатында да торгынлык — ул чын иҗатчы булудан бигрәк гап{гади һөнәрчегә әверелеп бара. Үзенә карата тугры сүзне күзгә карап әйтүчеләр белән ачуланышкан, сүзгә кергән. Әнә шундыйларның берсе — гадел, намуслы режиссер Баязит Гарифуллинның төзәлмәслек чир белән авырып китү хәбәре Сәгыйть күңелен тетрәтеп, үзгәртел җибәрә. Остазы белән очрашып, сөйләшеп, аның бәхилләшү сүзләрен алу герой өчен үтә җитди бер нәрсәгә әверелә. Бу очрашу, сөйләшү булачакмы, юкмы— әсәр сюжетының төп сызыгы да шуннан уза, Чөнки ул Сәгыйтьнең алга таба бөтен тормышының мәгънәсен билгеләячәк. Повесть авторның «мин»е исеменнән алып барыла. Ләкин геройның иҗат кешесе булу факты шулай да бу әсәрне автобиографик әсәр дип атарга мөмкинлек бирми әле Аяз Гыйләҗев повестьны биография мотивларына максималь якынайтып, фәкать бер бурычны күздә тоткан: ул укучыга күңел тупаслануы, әхлак позицияләрен югалту, мещанлык чире һәркайсыбызга яный, һәрвакыт чын кеше булып кала белегез, дип искәртә. Әдип иҗатында, шул рәвешчә, тагын бер тематик юнәлеш — «шәһәр» линиясе, шәһәр яшьләре, интеллигенция темасы нык үсеп килә. Алтмышынчы-җитмешенче елларда язучы иҗатында бу тема зур урын алып тора. Шулай да йөрәктән кичереп язылган әсәрләр күбрәк авыл материалына карый кебек. Шәһәр повестьларының кайберләре уртача беллетристик әсәрләр дәрәҗәсеннән югары күтәрелмәделәр (мәсәлән, «Күзгә-куз», «Мең чакрым юл" повестьлары). Бу урында Аяз Гыйләҗев иҗатының сыйфат ягыннан бик үк тигез булмавы хакында да әйтергә туры килә. Ләкин «шәһәр» әсәрләрен дә әдипнең төп иҗат магистраленнән читкә куеп карамаска кирәк Биредә сүз идея, максатлар аермасыннан бигрәк, тормыш материалы арасындагы аерма турында гына була ала. • Зәй энҗеләре» (1963) повестенда А. Гыйләҗев заман героен иҗат итү юлында шактый уңышлы адым ясады. Әсәрдә төзелеш мастеры Гәрәй Шаминның чын тормыш борчулары, эш мәшәкатьләре, шатлыклары, үзе инанган максатка бару юлындагы киртәләрне җимерү, вакытлы җиңелүләрнең ачысы — барысы да вакыйгалар тезмәсе рәвешендә генә түгел, ә күңел хәрәкәте аша җанландырып сурәтләнә Яшь белгечнең осталыгы арту үзеннән-үзе аңлашыла, әмма безне, барыннан да бигрәк, Гәрәй күңелендәге үзгәрешләр кызыксындыра. Повестьны чын-чынлап Гыйләҗевныкы иткән бер сюжет сызыгы барлыкка килә күмәк эшне оештыру барышында Гәрәйнең үз күңеле тупаслана, ярлылана бара. Мастерның дорфалыгыннан намуслы, яхшы эшчеләр дә интегә башлыйлар. Әсәр ахырында Гәрәй — Гәүһәр мәхәббәте белән бәйләнгән сюжет сызыгы геройны рухи савыктыру функциясенә буйсындырыла. Кызганычка каршы, нәкъ шушы урында автор кинәт кенә вакыйгаларны җентекләп дәлилләү принцибыннан читләшә, һәм, әйтергә кирәк, мондый игътибарсызлык яисә ашыгу сәбәпле әсәрнең бик матур, җитди уйланылган идеясе — кеше рухын олылау, бер-береңне аңлау, аңларга омтылу кирәклеге идеясе тоныкланыбрак кала. «Урамнар артында яшел болын» дип аталган роман да (1969) заманыбыз кешеләрен борчучы проблемаларның муллыгы һәм үзенчәлекле төзелеше белән игътибарны җәлеп итә. Иң алгы планга кешенең җәмгыять, халык, ил алдында җаваплылыгы, бурычы мәсьәләсе куела Бу сорау романның баш геройлары — яшь журналистлар Идрис һәм Әхәт алдында да тора. Характерлары, табигатьләре белән бер-берсеннән нык аерылсалар да. бу ике егетне үзара якынайта торган яклар да бар — икесе дә намуслы, әйбәт булсын дип эшләүче, профессиональ яктан югары әзерлекле, культуралы, мәгълүматлы кешеләр алар. Идрисне дә, Әхәтне дә Җир шарындагы хәлләр, кешелек язмышына кагылышлы хәбәрләр уйландыра һәм борчый. Сүз. әңгәмә уңаенда аларның әдәбият, сәнгать, культура өлкәсендә дә хәбәрдар, яхшы хәзерлекле булулары аңлашыла. Биредә оожет агышына турыдан-туры бәйләнмәгән, очраклы рәвештә, сүз уңаенда гына әйтелгән релликә-штрихларга да укучы игътибарлы, сизгер булырга тиеш. Алтмышынчы еллар татар прозасы ечен бу да яңарак, сәеррәк күренеш иде Биредә Аяз Гыйләҗев түбәндәге хакыйкатьне истә тота: һәр яңа әсәрдән алдынгы фикерләр, тирән эчтәлек, тәрбияви эффект таләп ителә икән, бу үз чиратында, яңа әдәби формалар, алымнар, күңел дөньясын сурәтләүнең дә башка чараларын .сорый. «Урамнар артында яшел болын» — нигезенә әйбәт, якты фикер салынган, чын дуслык, тугрылык, совет җәмгыятендә кешенең кешегә булган мөнәсәбәтләренең матурлыгы идеяләрен яклаучы әсәр дип бәяләнде Шуның белән бергә, әдәби җәмәгатьчелек бу әсәрнең композицион яктан таркаурак булуына да игътибар итте Мәсәлән. Ә Еники фикеренчә. роман «бер мәсьәлә белән төенләнгән, бер фикер һәм жис белән сугарылган булырга тиеш. Әмма әсәргә бөтенлек җитеп бетми. Анда өч төрле сюжет бар, өч төрле проблема күтәрелә Әсәрдә баланың тирә-юньгә мөнәсәбәте шактый киң бирелгән Ә автор романда шундый зур проблеманы ташлап, икенче бер мәсьәләгә күчә, укучыны ярты юлда туктатып калдыра». («Социалистик Татарстан» газетасы. 19 июль. 1970 ел.) Планета язмышы, киләчәге өчен борчылучы журналист егетләр («Урамнар артында яшел болын»), кешеләр бәхетенә бар булган гомерен багышлаган колхоз председателе Җиһангир («Җомга көн. кич белән»), үз эшенә, туган ягына сокланып яшәүче Галимҗан («Үги ана яфраклары») һәм башка бик күп шундый геройлар әдипнең иҗат йөзен, күтәренкелеген, оптимизмын билгелиләр Менә шулерның берсенә тукталып үтик. Колхоз шоферы Галимҗан («Үги ана яфраклары») өчен бу гадәти эш көне түгел Бу — аның күңел хисләре ташыган, нечкәргән вакыты. Бүген ул сөйгән кызы Сөмәясе белән аңлашачак, көне буе күңеленнән шуңа хәзерләнеп, уйланып йөри Көзге кыр эшләренең кызулыгы, бертөрлелеге фонында геройның күңел очышы, омтылышы аеруча матур сурәтләнә Кинәт кенә алдан исәпләнгән ллан-хыяллар юкка чыга — кичен икмәк төяп станциягә — өстәмә рейс белән юлга чыгарга кушалар Бурыч һәм бәхет арасындагы дилемма — хикәянең характерын да, төп идеясен дә ачардай үзәк нәкь шушы урында. Шәхси бәхет һәм иҗтимагый бурыч шушы нигездә үзара бәрелешәләр Биредә эчке көрәшнең булмавы мөмкин түгел — егет үзенең хис-теләкләрен йөгәнләргә мәҗбүр Шулай да Галимҗанның үз-үзен тотышында да. эчке уйларында да, инстинктив рәвештә генә булса да. канәгатьсезлек сизелми. «Аның күңел капкасы башкалар ечен ябык, бикле иде» Шулай да, әйләнә-тирәдәге җансыз әйберләр аша рухи халәт ачыла: «Мотор телөр- теләмәс кенә кабынды» «Көне буе ак күлмәк якасының аклыгын саклап йөргән иде, хәзер күлмәге дә каралды. «Әй, хәзер барыбер инде» Теләр-теләмәс кабынган мотор да, ниһаять аклыгын җуйган күлмәк тә — тышкы атрибутлар — әмма алар язучының чын иҗат табышлары Рухи хәрәкәтне бу күренештә шулар аша гына белеп була. Автор характерлар контрастлылыгын да ныклап эшкә җигә Биредә начар белән яхшының пычакка-пычак килеп бугазлашуы юк. Сүз дөньяга, тормышка карашларның төрлелеге турында бара. Грузчик Хәнәфинең килеш-килбәте, үэ-үзен тотышы, тупас теле — берсе дә Галимҗандагыча түгел. Хәнәфинең дөньяга сокланучан Галимҗанга төбәл: «Гомер үтте күләгә булып, шәүлә булып» дип әйтелгән сүзләрендә әлеге аермага бигрәк те басым ясала. Ә инде Хәнәфи өстәмә рейстан баш тартып, машинадан ук төшеп калгач аерманың сүздә генә түгел икәнлегенә төшенәсең. Галимҗанга да шушы юлдан китәргә була иде бит, ләкин характер үсешенең логикасы моңа туры килми шул — әсәрдәге янәшә һәм капма-каршы куелган детальләр тезмәсе ачык идея бурычына буйсындырылган, әдипнең симпатиясе Галимҗан ягында Героиның матурлыгына укучыны да сокландыру максатында автор байтак сурәтләү чаралары куллана үзенчәлекле диалог, табигать параллельләре, образлар кон траст лылыгы. һ 6 «Үги ана яфраклары» әдипнең әдәби техника, форма өлкәсендә ачылмаган мөмкинлекләре гаять зур булуын раслаучы иң яхшы хикәяләреннән иде. Аның иҗатында иң төп казанышлар да хикәя һәм лирик повесть жанрларында нрешелде Роман, озын повесть юнәлешендәге эзләнүләр аңа әлеге тиешле, көткән нәтиҗәләрне биреп җиткермиләр Аерым уңышсыэлыклар, кагыйдә буларак, композиция пропорцияләренә игътибар җитмәгәндә күзәтелә. (Мәсәлән, «Мең чакрым юл») Татар лирик прозасының иң яхшы традицияләреннән берсе — кешене табигатьнең иң гүзәл, иң камил заты итеп карау, уңай характерларның олылыгын табигать матурлыгы гармониясенә тәңгәл кую — Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә уңышлы дәвам иттерелә Хәзерге проза стильләренең бай һәм шактый чуар фонында Аяз Гыйлеҗевның эзләнүләре аеруча игътибарга лаек Менә шушы — яңалыкны сизү, раслау тойгысы әдипнең бөтен иҗат юлы дәвамында шактый эзлекле үткәрелеп килә — ул һәрвакыт яңалык, ачыш эзли, тормыш күренешләрен башкачарак, үэенчерөк күрә һәм аңлата Ә болар реализм әдәбиятының башка бик әһәмиятле таләпләре югары принципиальлек, сәнгатьчә осталык, заманчалык, тормышчанлык, халыкчанлык, партиялелек онытылмаган очракта уңай нәтиҗәләр бирми калмый