Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЗГЫ АҖАГАН

ргали өчен ин авыры — әҗәлгә тине — икенче көн иде. Дөрес, әллә ни хәвефләнерлек урын юк кебек, тавыш-тын ишетелми, булыр төсле дә түгел. Бары үз вөҗданы алдында газап чикте Иргали. Миңсылу күзенә чагылмас өчен, юк эшне бар итеп, күрәсе кешем бар иде дип. өйдән үк чыгып китте Чыгып китешли күрде Иргали, балдызкае, гадәттәгечә. күптән инде аякта, пыр туздырып эшләп йөри: мал-туарны эчереп, алларына сала, асларын җыештыра Лапаста кош-корт мәш килә: казы-үрдә- ге. тавыгы-күркәсе — һәммәсе берберсен тапташып диярлек җим чүплиләр.. Шунда ук бер көтү күгәрчен белән әрсез чыпчыклар да мәйханә килә. Иргали, күкрәген тутырып сулыш алды да. гадәте буенча, күзләрен күккә төбәде Игенченең шул инде, елның ел буе күзе һавада булыр Яз көннәре турында әйткән дә юк. иксез-чиксез өметләр баглап, явым төшем көтә ул: язгы яңгыр һнчкайчан да а|/тык булмый, янәсе Гомумән. Иргали шашып ярата басу юлларын Киң күкрәктәй тибрәлеп, тирән сулап яткан калку киңлекләрне ярата Жнләс җилләрдә ефәк җәймәдәй җилфердәп яткан куе-яшел төстәге уҗымнарны ярата Жирне ярата' Урамны тутырып атлый Иргали Жаны талпына, җаны очына Төнге «сәяхәте» исеннән чыкмый аның, тынгылык бирми. Ә бит ул үзенең иманына тузан да кундырмам дип яши иде түгелме соң? Әлеге адымы иманының сыналуы түгел идеме? Чыннан да. аның тарафыннан кылынган ул гамәлне нинди бизмәннәргә салып үлчәргә соң? Бу вакыйганың тагы бер бик т^ уңайсыз ягы бар иде. ул Рәхимҗан Соңгы вакытларда ир белән хатын арасында ниндидер низаг сыман нәрсә чыгуын Иргалигә үз колаклары белән ишетергә туры килде Дөресрәге, балдызының соңгы сүзләрен ишетеп калды ул Нәрсәгәдер ризасызлык белдереп «Китче әле' Өстемдә торма, ичмаса. Атлаган саен чир белән мактанмыйлар » дип. чынлап торып Рәхимҗанны тиргәве көтелмәгән хәл иде Иргали өчен Кем белә, бәлки күндәм ирнең сызланган яки арып чак кына хәл җыярга утырган чагы булгандыр Тагын уйлар Бу юлы да балдызкае турында, үзарада килеп чыккан яңа мөгамәлә турында Кем белә, бәлки бу миңа язмышымның соңгы бүләгедер дип. үз-үзен аклагандай итте Иргали Азып тузынудан килеп чыккан хәл түгел бит Ул бит Мнңсылуны чыннан да үлепләр ярата, үз итә. Балдызкае да аңа җаннарын бирергә әзер Аларның үзара шаяры Дәвамы Башы 5. 6 саинарла шып. бер-берсенә шактый ук кыю сүзләр әйтешеп ташлаган чаклары да булмады түгел, бүлгалады Булмаган кая ул! Әле дә булса хәтерендә, җәйге челләдә печән кибәне кунганда бугай, атарга янәшә басып эшләргә туры килде. Иргали, балдызкаена сиздермичә генә, анын эшләү рәвешен чамаларга теләгәндәй, күз салгалап алды Озак,еллар бергә эшләү дәверендә алар арасында тартыну-ятсынулар кимесә дә. Миңсылу һаман да әле җизнәсенең туры карашын күтәрә алмый иде Шуны белгәнгәме, аңа күз тутырып карамаска тырышты Ирга ли Әмма ул көнне балдызкае, үч иткән кебек, күз явын алырдай гүзәл, сылу иде Өстендәге күкбаш чәчәкләре төшкән зәңгәрсу күлмәге дә. an-ак алъяпкычы да. тула оек белән киеп алган җыйнак кына чабаталары да үзенә шулкадәр дә килешеп тора иде. Йөзләре алсуланган. Арт ка кайтарып бәйләнгән яулыгы астыннан, эре-эре алкаларны хәтерләтеп, бөдрәләнеп, чигә чәчләре күренеп тора Хәрәкәт ясаган саен, икегә үреп салган авыр толымнары атынып-атынып куялар да талир тәңкәле чулпыларын чыңлаталар. Жизнәсенең карашын тоюдан күзләрен яшерергә мәҗбүр булган Миңсылу. алны-артны, уңны-сулны абайламыйча, эшләвен белде, кулындагы тал агачыннан киселгән өч җәпле җиңел сәнәге белән шылтырап кипкән печән учмаларын кибән өстенә чөепме-чөя Балдызының шулай бары тик татар хатыннарына гына хас сөйкемле оялчанлыгын шашып ярата Берүк вакытта ул күңеленең кай җире беләндер сизенә дә: юк. гадәти ярату да. гадәти генә тартылу да түгел иде бу. Шунда Иргали түземлеген җуеп.күңелендәген әйтергә мәҗбүр булды. — Йа-а. балдызкай1 Бигрәкләр дә матур, сылу икәнсең бит... Тегесе дә җавабын таба тагын. Чак кына тулырак, елмаюы түгелергә торган иреннәре хәрәкәткә килде: - И-и. җизнәкәй! Моңарчы күзкәйләрең кайда иде соң синең? Шулай диде дә. бит очларын уймакландырып тагын бер нурланып елмайгач, җәһәт кенә кибәннең икенче ягына күчте. Бәндә баласы бәхеткә комсыз була Бәлки Иргали дә балдызкаен күрү, тагын да якынайту, бөтенләйгә үзенеке итү максаты белән баргандыр әлеге адымга Чөнки бәхеткә омтылу, җанны җилкендерүчән теләк- хыяллар һәркемгә хас, тик аларны тормышка ашыру гына теләсә кемнең кулыннан килә торган нәрсә түгел. Иргалинең исә бу җәһәттән шәхсән ныклы фикере бар: алынсам — эшлим дигән уйда иде ул үзе турында. Нинди хикмәттер. Мнңсылуның ул бер генә мизгелгә дә эшсез торуын, ялгышлык белән генә булса да ял итәргә, хәл алырга туктаган чагын күз алдына китерә алмый. Ачы таңнан төн урталарына кадәр, әпипәгә биегәндәй, берөзлексез эш белән мәш килә. Ашарга-эчәргә утыргач та. табын яныннан җиде-снгез тапкыр кубар ул, я ризыкның икенче төрен китерер, азык-төлек калдыкларын сыпырып алыр, кемгәдер тастымал бирер, икенче берәвенең савыт-сабасын алыштырыр... . Бигрәк тә җәй көннәрендә хезмәт ишәя. Беренче кояш нурлары галәмне яктыртканда. Миңсылу көндәлек эшенең яртысын диярлек төгәлләп куйган була, терлекләр каралган, сыерлар савылган, көтү куылган, каз-үрдәк су буена алып төшә торган тыкрыкка куып чыгарылган Кинәт тынып, бушап калган ишегалдында бары тик мал-туар, яңа савыл ган сөт исе генә хакимлек итә. Таш келәтнең ачык ишеге аша сепаратный гөжләве генә аермачык булып ишетелеп тора. Икенче караганда инде Миңсылу бакчада, җиләк-җимеш куаклары, алмагачлар төбен йомшарта. яшелчәләргә су сибә, бәрәңге төпләрен өя Ул арада иртәнге чәй вакыты якынлаша Миңсылу янә ишегалдында Кабат юынып алгач, самавырны алып чыга, елкылдап торуына да карамастан ялт иттереп сөрткәли Бары тик шуннан соң гына шаулатып су сала, ут элдерә Итәкләрен кыстырып күеп. җәһәт кенә болдыр идән нәрен сыпырып-ышкыштырып ала тирә юнь елмаеп кала. Юл уңаенда олы як мичен агарту белән мәшгуль Гөлүсәгә ярдәм итеп чыгарга да өлгерә Алар тарафыннан акшарланган мичне күреп, күрше-күлән хатын кызлары аһ-вах итәләр, мактау сүзләре таба алмый интегәләр «Абау-у. мичегезгә кершән сөрттегезме әллә5» — дип. куллары белән сыпырып карарга мәҗбүр булалар, агы йокмыймы, янәсе Җиренә җиткереп эшләнгәч, кайдан килеп ак йоксын ди. Башта ак таш * мунча мичендә яндырыла, пудра хәленә китерелеп төелә, аннан соң вак 5 җиз иләк аша үткәрелә Бары тик шуннан соң гына куе сөттә изелеп. < сөзмә ясала. ’ * Иртәнге чәй табыны алгы як сәкесе өстенә әзерләнә. Иң әүвәл сәке- д не тоташтан каплаган ак киез өстенә ындыр табагыдай олы киндер 3 яшъяулык җәелә. Чынаяктәлинкәләр. савыт-сабалар, кашык-калаклар ♦ китерелә. Баздан балы, куе сөт өсте чыгарыла Кичәдән калган таба “ ■ ашы коймак-кабартмалар куела. Икмәк турала Бары тик шуннан соң = гына табынның түренә, олы җиз поднос өстенә. тирә-юньгә пар бөркегән самавыр менеп кунаклый Чәй пешерү, чәй ясау да Миңсылу карамагында: ул әзерләгән чәй эчеп туйгысыз тәмле була Табын янында сүз бик озаймый, бары тик башкарылган яки алда * торган эшләр генә телгә алына Әнә берьюлы ике ат җигеп Чаллыдан * бүрәнә сөйрәтүче Рәхимҗанның сүзе булган икән У — Теге шайтан малайлар ташлы урыннан узышканнар ахрысы, җирән байталның дагасы какшаган Тимерчелеккә сугылып чыгасы бу лыр. Рәхимҗан Гөлүсәгә бирнәгә биреләсе бураның бүрәнәләрен ташый Боерган булса, көзгә туйлары «Шайтан малайлар» дигәне Таҗи бе лән Һади. Төнгелеккә хәзер алар йөри Быел башлы күзле булырга тиеш ле Гази абыйларын хәзер алар алыштырды Иргалинең дә сүзе булган Ул сабан туе. печән өмәсе, кунак төшем вакытында суелган сарыкларның тиреләре белән кызыксынды Кичек мәстән иләтеп. «Шайтан малайларының» үлчәүләрен алып, тегүче Шәях мәт абзыйларыннан тун тектереп алырга кирәк. Күндәм Рәхимҗанга әйт кенә ул эшне башкарылганга сана Чәйдән соң һәркем үз эшенә алына Табынны ялт иттереп җыеш тырган Миңсылу да җир йоткандай юкка чыга Басудагы бәрәңге кыры на чыгып чаба ул Йорт җанлы Миңсылу аннан да буш кул белән кайт мае, баш түбәсенә кечерәк чүмәлә кадәрле үлән утырткан булыр. Сыер сауганда алларына салырга бик тә ярап куя ул. Төш якынлашканда. Миңсылу янә ишегалдында Үлән сүле, зәһәр билчән яшеллеге йоккан кулларын һәйбәтләп юып. аш-су хәзерләргә керешә. Ә инде аш-суга осталыгы, пакьлыгы турында әйтеп торасы да юк. ул әзерләгән нигъмәтләрне мактап туя алмыйлар Казанда яшь тәкә ите кайный. Кунада ике җәймә токмач камыры әзерләнеп куелган Мин сылу мич алдында табалар белән матавыклана пешеренә-төшеренә Икенче караганда инде мунча торбасыннан сузылып кына төтен күтәрелә. Миңсылу төз нык аякларын кәз-кәз басып, иңендәге көянтә-чн ләкләрен тирбәлдереп, су ташый Мунчаның мәшәкате күп аның мул итеп селте суы әзерлә, баздан баш юарга ачы катык алып чык. саба гына саплы мәтрүшкә кыстырып бәйләгән берьюлы ике каен себеркесе пешеклә, ал арны ләүкә өстенә куелган салкын сулы олы ләгәнгә тыгып куй Мунчаны томалар алдыннан кабат һәйбәтләп юып чыгарасы бар. Җәйнең бу чоры, ягъни беренче яртысы, ял гына ул. Көзгә таба баш лана тормышның хикмәтләре Көн нке-өч тапкыр озынрак булса да. бетәрлек булмый эш дигәнең Игенченең урак уру. көлтә кертү, кара көзгә кадәр ашлык суктыру, бәрәңге алу кебек көндәлек төп эшенә тагын кин дер. җитен йолку, киндер чылату, аннан соң ташу кебек санап бетергесез эшләре өстәлә өлгер генә! Игенче хезмәтенең иң җаваплысы. ип кәттәсе, әлбәттә, миләр кайнап чыга торган урак өсте булыр иде Андый вакытта Миңсылу күзгә күренеп үзгәрә, аның дәртсенеп-җилкенеп эшләгәнен кайвакыт махсус тамаша кылып карап торырлар иде. Кишәрлекләп бүленгән кырда аны куып тотарлык кеше табылмас иде. Аның кулындагы Мәкәрҗә ярминкәсе бүләге — урагы, яшен урынына уйнап, челтерчелтер килеп, аһәңле авазлар чыгарып «җырлар» иде Миңсылуның җиңсәләр киеп алган кулларына күз иярми. Өлгер хәрәкәтләнеп, зур-зур учмаларны шундый иттереп сала, исләрең-акылларың китәрлек. Көлтә бәйләүләре турында әйткән дә юк: хәрәкәтләренә күз иярми, бәйлисе көлтәләр, җан кергән сыман, үз билләрен үзләре буып куялармыни! Җитмәсә тагын көлтәләре дә, нәкъ курчак сыман, матур булырлар иде. Куйган кибәннәре турында әйтәсе дә юк. чиркәү гөмбәзләре сыман тезелешеп утырырлар иде. Ә инде ындыр табагына күчкәч, тезеп салынган көлтәләр өстендә дөпе-дөпе биегән чабагачы яшен ташына әверелер иде. Шуның өстенә Миңсылуның һәр эшкә кулы ябыша, ирләр кебек усал, Гөл апасы әйтмешли, теләсә нинди эшеңне кулыңнан тартып алып, җимертеп башкарыр иде. Җитмәсә тагын, беләкләрендә көч-егәр дә һәрчак сизелеп тора Шуңадыр, ир-ат иңе сыгылырлык хезмәтләргә алынудан да тартынмый ул Көрәксәнәккә ябыша, кирәксә, ат җигә, кыр эшләре вакытында тырмалауга гына түгел, сука башын тотарга да күп сорамас иде. Гомумән, бу түбә астында кул кушырып эшсез торган кешене күрмәссең. Сәламәтлеген югалткан, сырхауга саналган хуҗабикә Гөлнисаның да шөгыле бихисап, тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Ачы таңда барысы белән беррәттән торып, тау-тау итеп йон тетә. Бик матурлап бизәлгән каба төбенә утырып, җеп эрли Өйдә — үсеп буйга җиткән кыз. Бирнә әзерләргә кирәк. Шунлыктан бәйләү, тегүчигү ише эшнең дә исәбе-хисабы юк. Чүпләм сөлгеләр, киҗеле тастымаллар, чиккән кашага- лар, ходайның биргәненә шөкер, җитәрлек булды бугай инде. Ул да түгел, Гөлниса олы хуҗалыкның чуты бетмәс башка эшләренә күчә. Бераздан инде ул. җилпучы өстенә кирәгеннән артык иелеп, иләген дөпе-дөпе китереп, чоланда он или. Ә он мул тотыла: ипи бик еш салына, пеше- ренү-төшеренүсез калган көн юк диярлек, булса да бик сирәк Икенче караганда инде ул. болдыр баскычына чыгып утырып, кул тегермәне әйләндерә, ярма ярдыра Димәк бәлеш салырга җыеналар Аның шулай икәнлеген абзарда көтүдән аерып калдырылган бүлтерек бәрәннең бөтен дөньяны бер итеп бәэлдәвеннән үк сизенеп булыр иде Шулай булгач, сугым пычагыңны барла, суыңны җылыт, эчен-маен алырга табак-савытыңны, кул сөртергә тастымалыңны әзерли башласаң да бик таманга туры килер... Гөлниса шулай үз-үзен белештермәенчәрәк эшләп ташлый да. көч- хәл белән тураеп, билен уарга керешә. Йөзе күзгә күренеп үзгәрә аның: башта көзге яфрак төседәй хәсрәт сарыла, аннан килеп әрнү катыш усаллык, көчсез ярсу галәмәтләре дә чагыла башлый. Сүзләрендә әр. агулы зәһәрлек ишетәсең килмәсә, андый чакта хуҗабикәнең күзенә чалынмау, аның тирәсендә булмавың хәерлерәк... Эшнең иң авыры, көч-егәр таләп иткәне, әлбәттә, ир-ат җилкәсендә. Рәхимҗан сәламәтлеккә туймау сәбәпле, бүрәнәнең юан башын Иргалигә күтәрергә туры килә иде. Әмма ул зарланмады Эш — аның бәхете. Көннең-көн буе казганып, арып-ватылып, ярты төннәрдә өйгә кереп авулардан да рәхәтрәк нәрсә булдымы икән?! Билгеле, күмәк хезмәтнең чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алган чаклары да була иде Җитмәсә тагын, ел да кабатлана иде ул сабан туйларына тиң көн. Озынлыгы унҗиде сәгатькә җиткәндә, үлән-чәчкәләр- нең. агач-куакларның иң егәрле, иң сутлы чагында була ул әлеге бәйрәм көн Халыкта ул вакытны июнь ае көзне кунакка көтә башлаган чак дип атыйлар. Зурдан кубып бик нык әзерләнеп, бәйрәм табынына гына куела торган азык-төлекне мулдан алып, берьюлы өч атны да җигеп, ачы таңнан чыгып китә торганнар иде. Шул бер тапкыр табигать куенында 6 булганда, урманның кеше сирәк аяк атлый торган ерактагы аланнарына сәйранга чыкканда, күпме төрле дәва үләннәре, кышка җитәрлек мунча себеркесе, яшь малга урман печәне, юкә. карама, өрәңге яфрагы юнәтеп кайтырлар иде в ...Ул көнне Иргали иртәнге чәйгә соңарып кайтты Бу хәл ярап та куйды балдызкае белән табын янында күзгә-күз очрашмады Минсы- * лу күптән инде абзар-кура тирәсендә $ш белән мәшгуль иде. Чәйне дә < хатыны Гөлниса ясап эчертте. ' < Көн чамадан тыш озын булып тоелды Иргалигә. Ниһаять, төн Тирә- < юнь тәмам тынгач, ул яңадан мал-туарны карап керергә җыена башлады Е Анда эш тә юк югын. Иргали белә, балдызы барысын да ялт итеп куй- « ган сыерларга башак болгатылган. атка солы салынган, яшь маллар ♦ алдыннан себерке-мазары шау чәчкә чорында чабылган урман печәне * өзелгәне юк. х _ Бөркәүне ачып керүгә. Иргалине яраткан аты кешнәп раршылады 3 Бу көннәрдә ул ялгыз Иргали аты янына килде, ялларын, колак арт- * ларын сыйпаштырды һай-й. тел юклыгы чукындыра, югыйсә хуҗасына •әллә ниткән ягымлы сүзләр әйтер иде малкай Гадәти ат түгел ул. ә ~ сауран дигән нәселле. Якын-тирәдә генә түгел, гомумән, күренгәне юк « андый атның бу төбәктә. Гәүдә-санга әллә ни эре булмаса да. ару-та- i луны белмәс юрга ул. Төсе дә бик мәзәк, бик үзгә аның — сыек җирән төстә. Әмма сырты буйлап койрык очына хәтле кара сызык сузыла. Яллары озын, койрыгы җирдән сөйрәлеп йөри. Шундый җилле юырта, аяклары җиргә тими сыман Бигрәк тә адымнан юыртуга күчүен ярата Иргали, аны берни белән дә чагыштырырлык түгел. Сауранның Иргали кулына эләгүе дә бнк мәзәк булды. «Кудька-Бур- лак сиңа калдырырга кушты», дип, бер чегән китереп бирде Иренмәгән, Чаллыдан атап килгән Таборлары белән Әстерханга төшеп китәселәре бар икән, югыйсә үлгәндә дә әлег — дип әрнеп-өзгәләнеп кычкырып калулары Газиның бәгырен чи яралап кына калдырмаячак, ә гомере буе эзәрлекләячәк Бу тавышка ул төннәрендә чәчрәп-сискәнеп уяначак. Әсирлектә, концлагерьларда чит-ят хатын-кызларның ачыргаланып кычкыруы да аңа Гөлүсәнең ярдәмгә чакыруы булып ишетеләчәк * Күңеле шулай бәргәләнеп, вөҗдан газапларыннан җанын кая куяр ; га белмичә аңгыраеп йөргән көннәрнең берендә Гази тормышында нскәр- < мәстән генә янә бер вакыйга булып алды Бу хәлдән соң аның исеме дә < атаклы әтисенеке белән янәшә халык теленә килеп керде. Көннәрнең берендә, күрше авыл егете Әхмәтне ияртеп. РКСМнын ♦ беренче рәисе Саттаров килеп төште. Минут эчендә комсомол активын ® җыеп алырга кушты. Шунда барысының дә чәчләре үрә торырлык = шомлы-шөбһәле хәбәр җиткерде Бөтен Кама Чулман буен дер селкетеп. J халыкның өнен алып, берсеннән-берсе яманрак җәбер золым салып йн- ; рүче. кансызлыгы белән даны чыккан Тимершик бандасы бу якларга ки- - леп чыккан, имештер Әгәр дә хак булса, бүген төнлә Салаязга орынып Z торган Тын Алан утарында башлыклары җыелачак икән Бу банданың * вәхшилеге турында нинди генә тетрәндергеч хәбәрләр йөрми иде халык ; телендә. Авыл активистларын, колхоз һәм партия җитәкчеләрен асу кисүләр дисеңме, тереләтә утта яндырулар, хатын-кызларны мәсхәрә итүләр. хәтта сабый балаларны үтерүләр дисеңме Соңгы корбаннары күр ше районның ике милиционеры булган Урманда ботаклар астыннан та бып алганнар үзләрен Башларын башка, гәүдәләрен-гәүдәгә ботарлап ташлаганнар ди Саттаров «Борын төбегездә ниләр эшләгәнне белмичә ятасыз, пени маешь!» —- дип тиргәп тә куйгандай итте Әмма алда торган җаваплы эш аңа бик иркенәергә ирек бирмәде Ул шул банда җитәкчеләренең кемнәр булуын, кемнәрдә җыелачакларын төгәл белергә һәм сәгате-минуты белән районга, тиешле органнарга хәбәр итәргә тиеш икән Сүзне әллә ни озакка сузмадылар, шундук план сыман нәрсә дә кор дылар. Яшьләр ике төркемгә бүленде Төп төркем Гыймали бай өен күзә тү астына алачак. Бакча артларына тозак куелачак Саттаровнын уенча, бандитлар да. атлары да шунда, б«/й утарында булырга тиеш Әмма Тын Алан егете Әхмәт. РКСМ секретарен бүлеп, тагын бер көтелмәгәнрәк хәбәр өстәде: авылның Кара Гайнетдин дигән бер имансыз бәндәсе Гыймади байлардан капчык белән нәрсәдер күтәреп алып кайтканын абайлап калганнар Үткәне караңгы, ниндидер җинаятьләре өчен заманында җавапка да тартылган әлеге Кара Гайнетдин өендә җыелмыйлармы икән? Каралты-курасы да шактый аулак урында, кеше күзеннән читтә ди Сүзгә Надыйров кушылды. Әлеге шикле Кара Гайнетдин дигән кешенең кайсыдыр яктан Газиларга чак кына чыбык очы булуы турында сүз куертып алды. Шул сүз комсомол Газины әлеге шикле кешенең өен тикшерергә җибәрү өчен җитә калды Гази юлда Кеше күзенә артык ташланмасын өчен, ялгызын гына туры юлдан җибәрделәр Бу хәлгә Гази теләсә дә. теләмәсә дә. ризалык бирде Чыннан да. Кара Гайнетдин аңа әнисе ягыннан хәрендәшрәк кеше иде Ләкин инде алармы үзара бәйләгән туганлык җепләре күптән өзелгән, аннан соң Гайнетдин ике-өч хатын башына җиткән кеше Шулай булуга да карамастан. Газиның берничә тапкыр аның өендә булганы һәм «җизни» дип мөрәҗәгать иткәне бар Аяк асты туңдырган Кантарлы булса да. такыр юлдан атлавы җиңел Тирә-юньдә шыксыз бушлык, ачы җил генә хакимлек итә Моннан берничә генә көн элек яуган беренче кар бөтенләй дияр i к эреп беткән Бары тик чокыр чакыр урыннарда, куаклык буйларында гына кар көрт ләре күренгәли Алар да инде көпшәкләнеп, җете аклыкларын югалткан нар Шуна күрә, читтән караганда, егылган каен агачы кәүсәләрен хәтерләтәләр иде Жилжил атлаган Гази авыр болытлар әүмәкләшеп хәрәкәтләнгән күк йөзенә карап алды: ае гына да юк бит, ичмаса. Шулчак, юлның сул як кырында үсел утырган куакларның шәрә ботакларын, үләннәрнең кипкән сабакларын, коелган яфракларын кыштырдатып. нәрсәдер хәрәкәтләнеп алды. Йөрәге жу-у итте Газиның. Төнге кош яки куян-төлке ише нәрсәдер дип, үз-үзен тынычландыргандай итте ул. Нәкъ шул мизгелдә фаҗигале үлем белән дөнья- куйган әтисе күз алдына килде. Продкомиссар Хажи Зәкиевне дә нәкъ менә шушындый караңгы төндә харап иткәннәрдер, мөгаен. Әтисе икмәк төяп кайтып килгән юлның да як-яты. нәкъ менә мондагыча, вак куаклык һәм кеше буе булып котырып үскән шаутан таяклары белән капланган булгандыр Аларның да корыган сабакларын җил сыйпап узгандыр Аерма тик шунда. ул вакытта яз иде. Чыннан да, бандитлар өерләре белән каршысына чыгып, күкрәгенә обрез терәгәч, әтисе үз-үзен ничегрәк тотты икән? һәрхәлдә, атын җан- фәрман куып кача башламагандыр, кешесе ул түгел Уттай янган күзләрен бандитлардан алмыйча, гәүдәсе, як-якка җәелгән куллары белән арбадагы капчыкларны каплагандыр. Шулай итеп, ул икмәкне генә түгел, революция казанышларын да, Совет властен да саклагандыр Ул вакытта, пролетар шәһәр ачлыктан интеккәндә, икмәк һәрнәрсәне хәл итә иде шул. ' И-и, әти1 Сыйнфый көрәшнең һаман да тынганы юк әле. Көчәя генә бара, һәркённе диярлек асу-кисү, ерткычларча җәзалаулар турында ишетеп кенә торабыз Дошманнар, контрлар беренче коммуналарның хуҗалыкларын, икмәк амбарларын, малтуар каралтыларын яндыра. Әнә Бәһрам абзыйның да өң ишегенә язу кыстырып киткәннәр Нибары бер авыз сүз: «Барыбер иманыңны укытабыз, коммун эте!» Менә мин дә хәтәр сәфәргә чыктым, әти.. Шундый уйларга бирелеп, биш-алты чакрым араны йөгереп үтүен сизми дә калды Гази Тын Алан утары йоклый Бик сирәк өйләрнең тәрәзәләрендә генә, тычкан уты сыман, яктылык чагыла. Кайдадыр урманга елышып утырган урамда эт өрә Ямьсез итеп елап-улап өрә. Этнең алай өрүен бер дә яхшыга юрамыйлар. Гази Кара Гайнетдин өенә арткы бакча ягыннан, су буе үзәнлегеннән күтәреләсе итте Әмма караңгы тыкрыкка борынын төртүе булды, өстә, урам башында хәрәкәтләнүче ике күләгәне абайлап алды Әйе. ике ир-ат Әнә берсенең тәмәке уты да очкынланып алды Гази күрше бакчасына сикерде Кара Гайнетдин өенә җитәрәк, җилләсен өчен бәрәңге сабагы таратылган читән аша «җизнәсе» ишегалдына төште. Саклык белән ян тәрәзә янына килде Әхмәт ялгышмаган булып чыкты, банда җыены, чыннан да, Кара Гайнетдиндә икән Кечкенә тәрәзә эчтән бик шәпләп томаланган Бары тик читендә ут яктысы сызылган Гази, бөтен булган игътибарын туплап, тәрәзәгә азышты. Эчтә бедер-бедер килеп берьюлы берничә ир-ат сөйләшә. Вакыты белән тавышлары шактый ук күтәрелеп алгалый, андый чакта сүзләре дә аермачык ишетелә Әнә кайсыдыр кемгәдер янап куйды. — берәр хикмәт чыгаргалаганчы. иманын укытырга да, вәссәләм!.. — Әйтмә дә! — Әтисе дә бер бәлшәвик азгыны иде аның — Әй-йе!. Ходай орган, ил өстенә бәла-каза китерергә өндәүче ходай каргаган адәм актыгы... — Кояштыр менә, шуны күрсәм, бөтен вөҗүдем, кальбем котыра... Гази Гыйззәт хәзрәт тавышын ачык танып алды «Аңа монда ни калды икән?» дип уйлап куярга мәҗбүр булды ул. Бәлки биредә ил картлары гына җыелгандыр7 Алай дияр иде. ни өчен тәрәзәләр шул тиклем томаланган да урамга бер түгел, икешәр дозор куелган? Гази, тагын да поса төшеп, тәбәнәк нигезгә менеп тезләнде дә. тәрәзәгә елышып, яңадан тыңлый башлады — Башына җитмичә туктамас ул. имансыз! Кайсыдыр хәзрәтне тынычландыра башлады Артык хәвефләнергә урын юк. хәзрәт . Иншалла Тагын берьюлы сөйләнеп алдылар Кемнеңдер исән калу-калмавы * турында гәп сата башладылар. Шунда бүтәннәрдән аерылып торган көр < тавыш үзенең ризасызлыгын белдерде 5 Ишкәнсез икән алайса. Эх-х. сезне! Этне аны үлде дигәч тә ярты * көн кыйнарга кушканнар Шулчак үч иткән кебек, иске дранча түбәне шыбырдатып, мылтык « ядрәсе сыман, ярмалы кар ява башлады Урам яктагы ике ир-атның ♦ капкага таба якынлашулары да күренде Болар сакка куелган кешеләр “ булырга тиеш иде. = Гази нәрсә эшләгәненә исәп-хисап биреп тормастан. шактый ук £ җилле итеп, тәрәзә рамасына каккалап алды Шактый зур саксызлык х күрсәтүен ул бары тик шунда гына сизенде. Ләкин соң иде инде Өй эче £ дә тып-тын калды. Кар явуы аермачык булып ишетелә башлады Гази « җәһәт кенә ишек янына күчте. Аны ишеткәннәр Таныды Гази; Кара Гайнетдин тавышы - Кем?. Югалып калырга һич тә ярамый иде. Бу мин идем, җизни. Ач әле. - Кем дидең?. - Соң. мин инде... Синен^ Салаяз кайнишең — Гази — Ндә-ә, алай икән... Кара Гайнетдин аптырашта иде булса кирәк. Тавышында пошаманлык Үзен күрмәсә дә. сизенде Газн. хәрәкәтләрендә таркаулык. Ач инде, дип кабат аваз салды Гази. Кара әле. кем. Газиулла кайнеш. Ни бит. миндә сырхау кеше бар иде.. Барысын да беләм. җизни. Гыйззәт хәзрәтнең дә сездә икәнен беләм. Миңа ул кирәк Ндә-ә!. Алай икән Тукта алайса Чак кына сабыр ит Жиз- нәсе өй ишегенә юнәлде. Аның кунаклар белән киңәш табыш итүе, кабаланып. ярым пышылдап гәп корып алуы ишетел 1с Гази әрсезләнүен белде, ишекнең тимер келәсен хәрәкәтләндереп кабат шакып куйды Бу кадәресен Кара Гайнетдин дә көтмәгән булгандыр, мөгаен Жизнәсе яңадан ишек янында Нәрсә, кайнеш. йомышын шулай кичектергесез идемени соң? Ндә-ә. төнгә карап килүеңне әйтәм Кичектергесез иде шул. җизни Газн. беткән баш беткән дип. алдаша ук башлады Хәзрәт бик кирәк иде. Йомышның иң зурысы аңарда. Ндә-ә. алай икән! Өй хуҗасы яңадан кунаклары белән киңәш-табыш итеп алды булса кирәк. хЭмма озак түгел, шундук ишек артында тавышы ишетелде. Алай бик кирәк булгач, әйдә, үт инде Тик ни бит Ни дип торам Гази хуҗадан алда яктылыкка омтылды Ут шәүләсе төшеп торган яртылаш ачык ишекне үзенә тартты Шундук күңелен курку катыш шом өтәләп алды Үзен искәрмәстән генә ерткычлар өненә эләккән сыман хис 1гтте Бик сәер күренеш каршылады аны Өннең яртысын биләп торган сәке алынган Табын киез җәелгән идәнгә хәзерләнгән Урта бер җирдә »ур агач табак тулы ит турап куелган Ашъяулык өстендә телем телем итеп киселгән икмәк, казылык, ботарлап ташланган каклаган каз ите өемнәре Газн үзен бик тиз кулга алды Ул белә бертөрле дә шик мазар уят маска тиеш, югыйсә харап. Күр әле син аларны. аулаграк урында очрашсаң да өннәрең алынырлыклар бит. Иң түрдә, урта бер җирдә, мендәргә янтая төшеп, таза гәүдәле бер бәндә утыра. Кием-салымы шәп Карап торырга шактый ук чибәр үзе. Ап-ак киң маңгае да. чем кара мыеклары да үзенә килешеп тора Күзләре ут. Вәкарьле карашы Газида. Аның сул ягында — элеп киптергәнгә охшаган арык-какча бәдәнле бер зат Каратут йөзен җиткән сакал-мыек баскан Карашы ерткычныкы Шундук Гыйззәт хәзрәт. Янында йөзе яртылаш капланган такыр башлы, тырпаеп торган йонлач кашлы бер кеше ята. Хәзрәт, шул кешенең баш очында, кулларын күтәреп, бөтен шартын китереп. дога кылып уты ра. Менә ул йөзен Газига таба борды Йөзе нурсыз иде хәзрәтнең. Тавышында да ризасызлык. — Яа-а. тәңрем, кичерә күр берүк Гүр иясе булырга яткан кешегә дә тынгы юк бит Лә-хәүлә! Иманнары беткере Хак тәгалә эше белән мәшгуль булуымны белә торып, зиһенемне чуалтып йөрүләрен күр инде... Гази үзенең аптырап та. каушап та. югалып та калуын яшерергә тырышып, авылдашының кичерүен үтенде. — Мең кәррә гафу, хәзрәт!.. Хәзрәт ачуланырга ук кереште. — Ни барэ Әйт тизрәк Авыру янына утырып, иркенләп тәһлил әйтергә дә ирек бирмисез бит. И-и. хәсисләр!.. Ни иде. хәзрәт... Сине эзләп бер ат җиккән кеще килде. Бик кирәк, хәзер үк кирәк диде. Менә мине йөгерттеләр... Газига алдашып, хәйлә корып, озак баш ватарга туры килмәде. Нәкъ шул вакыт, бөтенесен берьюлы ерткычка әверелдереп, тышкы яктан агачмы, тимер әйбер беләнме. пыялалары коелып төшәрдәй итеп, тәрәзә рамасын төя башладылар Бу көтелмәгән хәлдән Гази да коелып төште. Аңардан битәр, өйдәгеләрнен хәле хәл иде. Гарасат җиле истемени, секунд эчендә дәррәү кубып, барысы да аякландылар. «Сырхау» беренче- ләрдән булып чәчрәп сикереп торды. Ыгы-зыгы купты. Кайсыдыр ике лампаның берсен сүндерде Икенчесенең карлыккан тавыш белән: Кабаланмаска! . Берәмләп-икешәрләп кенә таралырга Кораллар ахыр чиктә генә кулланыла. Төшендегезме? Ә хәзер, барыгыз.. Марш! — дигән боерык ишетелде Шулчак Гази ярым караңгы тар аралыктан берәүнең мәче җәһәтлеге белән атылып чыкканын абайлап калды... Башкасын хәтерләми. Күз алдында гөлт итеп, исәп-хисапсыз очкыннар учмасы чәчрәвен һәм аяк астындагы идәннәргә җан кереп, каядыр бер якка шуып китүләрен генә чамалап калды Күпмедер вакыт үткәннән соң. колагына: «Газины үтергәннәр!..» — дип кычкырган өн килеп җиткәнен хәтерли тагын. Ә инде үз-үзен аңлар- абайлар хәлгә килгәндә, ул кантарлы юл буйлап доңгырдап тәгәрәгән арба өстендә сузылып ята иде. Икенчеме, өченчеме көнне белде Гази: Кара Гайнетдин өенә җыелган банда җитәкчеләренең берсен генә дә кулга төшерә алмаганнар. Атлары да Гыймади бай абзарында түгел, су буе үзәнлегендәге рига бөркәве астында калдырылган булган Бер Гыйззәт хәзрәтне генә, тикшерүчеләргә чакыртып, авыл белән район үзәге арасын таптаталар ди. Газиның авыр наган сабы белән сугып ярылган маңгае шактый вакыт җөйләнмичә газаплады. Ялганган җөе дә. мәңгелеккә салынган мөһер сыман, бик мәзәк булып калды: кыл урталай бүленгән уң кашының кыйгачланып килгән өлеше, нәкъ кош канаты кебек, өскә чөелде, икенче өлеше, кемгәдер күз кысканга охшап, борынына таба тартылып тора иде. Егетебезгә «Тамгалы Гази» дигән кушамат та тагылды. Аның каравы авыл яшьләре арасында Газиның дан-шөһрәте бермә- бер артты Өерләре белән җыелган бандитларның өннәренә басып кереп кара әле син. уен эшмени! Бер Бәһрам абзые гына хуп күрмәде аның бу адымын «Бизбашка икәнсең! Шул да булдымы егетлек .. Үтереп китсәләр шунда.—дип чынлап торып әрләде. Аннары, булмый икән синен белән. дигән кебек, шул ук көзне Газины Казанга укырга җибәрде «Башын кая илтеп орырга белмәгән кеше сыман җил куып йөрмә әле. Гази энем,— диде ул.- Жан дустым Хаҗиның балалары турында мин дә кайгыртмасам. кем кайгыртсын ди...» * Казан медицина институты студенты булталаганчы, әзерлек курс- < ларына йөреп, рабфакта укып, ике-өч ел чамасы вакытның үтеп киткәне < сизелмичә дә калды Ә замана берни белән дә санашмыйча ага торды. < берәүләр өскә калыкты, икенчеләре төпкә китеп юк булды Кадыйр На z дыйров. мәсәлән, ераклардан күренерлек булып, дулкыннарның бик биек- S ләренә күтәрелде, район Советы башкарма комитетына бүлек мөдире итеп ♦ эшкә алынды. Аның туганнан туган Илшат абые кыска гына вакыт эчендә 5 колхоз председательлегенә сайланды . Кеше гомере - бер бөтен, диләр Кемнәргәдер бәлки шулайдыр г Әмма Гази еш кына инде дүрт-биш кеше гомерен кичергәндәй тоя иде ' үзен Бер гомере балачагы, яшьлеге. Ятимлектә, ачлы-туклы узса да. 7 язгы таң кебек якты, сагышлы төш кебек татлы, моңлы җыр кебек матур 5 булды аның яшьлеге. Бик яшьли. азларның гына бәхетенә тия торган чын - мәхәббәтне белде, аның назын татыды, газапларын кичерде Гомеренең * иң бәхетле, берни белән дә чагыштыргысыз гүзәл, керсез, гамьсез мизгелләре шул еллар булгандыр, мөгаен Тикмәгә генә яшьлектә һәр айный утыз көне утыз төрле дип әйтмәгәннәрдер. Шуңа күрә дә Газиның үзе бер гомергә тиң яшьлеге якты бер истәлек, чын ядкарь булып хәтеренә иңде дә калды. Аннары инде беренче һәм соңгы мәхәббәтен югалту ачысы Казан каласы. Яна тормыш, яңа дуслар Алай итәм дә болай итәм дип хыяллану, үсеш-омтылыш еллары Болары инде икенче бер гомер һәм. ниһаять, бөтен дөньяны кара сугыш сөреме каплаган заман Газиның да әсирлектә калып, фашизм афәтенең бөтен авырлыгын, тоткын кичерергә тиешле барлык газабын, ачысын, мәсхәрәсен, нәләтен, каһәрен күреп, нацистларның ерткычларча җәзалауларын татып фашизмның мең төрле үлем «тегермәннәре» аша үтеп, исән калу еллары. Монысы да гомер дип атала Аерма тик шунда, берничә кешегә бүлеп бир сәң дә. бик таманга килерлек гомер иде анысы Бәлки шуңа күрәдер, географияне дә Гази бөтен Европаны биләп алган концентрацион лагерь лар, халыкны күпләп юк итү геттолары, җәзалау камералары, төрле илләрнең, төрле милләтләрнең хәрби тоткыннары күмелгән туганлык каберләре аша гына белә кебек Газины тормыш дулкыннары, аямый нитми, алай да бәрде, болай да сукты Концентрацион лагерьларның да. төрмәләрнең дә төрлесен күрсәт тс Хәтта кешелек дөньясының хурлыгына - фашизм билгесенә әверелгән Освенцимны да күрергә язган булган икән Газига иң әүвәл «Үлем фабрикасы» дип даны чыккан Аушвиц концлагере «могҗизаларын» үз башыннан кичерергә туры килде Менә кайда булган ул тәмугның тәмугы, җәһәннәмнең төпсез базы Әле дә булса хәтерендә лагерь башлыгы эсэсчы җәллад фриц Мәйдән яңа килгән тоткыннар колоннасын болай дип «тәбрикләп» каршы алган иде «Алдан үк кисәтеп куюны кирәк дип табам безнең концлагерьдан чыгу юлы бер крематорий морҗасы гына» Чыннан да. әлеге «комбинатның» унлаган мичләре бер генә сәгатькә дә сүнеп тормагандыр Анда «Фильтрация». «Экзекуция», яки турыдан туры «төтеннзацня» дип. көненә берни чәшәр йөз кешене юк итеп торалар иде. Шуның өстенә, юри дә төрлечә мыскыллау түбәнсетүләр, бәрү сугулар, төрлечә мәсхәрә игүләр, тоткын нарнын карга чукырлык итләре калмаса да, этләрен өстереп, әсирләрне талату, киемсалымнарын өзгәләтүләр дисенме барысын да үз күзләре белән күрде, ү» җаны тәне белән татыды Гази Бер сүз белән әйтсәң ерткычлык. Җитмәсә тагын ачлык, ялангачлык, көч җитмәслек эшләр белән интектерүләр, коточкыч эпидемияләр... Бер үк вакытта шул кадәресен дә күрде Гази: тоткынлыкның барлык газабын кичергәндә дә, бөтен ачысын татыганда да, әҗәл дигән нәрсә адым калмый үкчәгә басып йөргәндә дә әсирләр явыз, мәкерле дошман алдында баш имәделәр, сынсалар сындылар, әмма бөгелмәделәр, туган ил өчен көрәшкә даими әзер тордылар Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашып, никадәр батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәттеләр алар Гази җәфаланган ике төрмә, өч концлагерьның, һәркайсында бар иде андый яшерен оешмалар. Концлагерьларның иң мәрхәмәтсезе булган Аушвицта, төрле милләт кешеләре туплангангамы, әлеге оешма да «Хәрби әсирләрнең сугышчан бердәмлеге» дип атала иде Гази һичкайчан да андый оешмалардан читтә калмады. Аушвицта да ул тиз арада үз кешегә әверелде, әлеге антифашистик оешманың элемтәчесе булып китте. Юк. үзе эзләмәде Гази, вакыты җиткәч, күзәтү сынавы аша узгач, яшерен оешма әгъзалары үзләре таптылар аны Чөнки Гази, дәвалаучы буларак, гадәттә, медпунктка билгеләнә торган иде. Ә медпункт, кагыйдә төсендә, әҗәл мәйданыннан, ягъни барак-блоклардан чак кына читтә, комендатура, каравыл казармалары, административ корпуслар урнашкан җирдә Газины эшкә коралланган эсэс конвое алып китә иде Аңынчы инде иреккә чыгарылырга тиешле шифрланган кәгазь кисәге Газига килеп җиткән була иде. Кәгазь бәләкәй генә, андый-мондый шик туа-нитә калса, шундук авызга кабып, йотып җибәрерлек крнә. Порошок салынган нәни кап сыман итеп төрелгән язуны Гази кешегә тапшырмый, дарулар. эреле-ваклы шешәләр, медикамент савытлары тутырылган пыяла ишекле шкафтагы бер тартма эченә сала Күп тә үтми, кораллы полицай керә, җикеренгәләп, кирәксә-кирәкмәсә дә бәйләнеп, иснәнеп йөри Шкафны да ачып күздән кичерә. Шул арада кәгазь дә юкка чыга. Тагын бер хәл сәер булып тоелды Газига: беркайчан да аңардан җавап таләп итмәделәр Бу эш бүтән канал буенча, башка кеше тарафыннан башкарылгандыр, мөгаен Конспирация дигән нәрсәнең катгый законнары шуны таләп иткәндер, күрәсең. Концлагерьда кешене исем-фамилиясе белән атау юк, берәр кушамат яки алдан-арттан киеменә сугылган сан белән атап йөртәләр. Газига да, эш урынында гел халат белән күренгәнгәме. «Фәрештә» дигән кушамат тактылар Көннәрнең берендә концлагерьның комендатурасы, каравыл казармалары урнашкан яктан төннең-төн буе күңелле музыка, шул музыкага кушылып гөр килеп җырлашу тавышы ишетелеп торды Әсирләр: фронтта ул-бу булдымы икән әллә, шул уңай белән бәйрәм итәләрме? дип, бераз пошаманга да төшкәннәр иде. Әмма иртәгәсен «чыбыксыз телеграф» аша алынган хәбәр сәгате-минуты белән барын да ачыклады: Берлинның үзеннән олуг кунак килгән Информация шулкадәр төгәл иде ки, кунакның кем булуы гына түгел, чин-дәрәҗәсе дә, нинди йомыш белән йөргәнлеге дә билгеле булды. «Кунак» — ата нацист, империянең иминлек баш идарәсе өдкән киңәшчесе рейхскомиссар обергруппенфюрер Отто Шульц иде Йомышы да билгеле Гиммлерның практик күрсәтмәсен алып килгән Моннан ары берьюлы меңәрләп җәзалап үтерелгән тоткыннарның гәүдәләрен яндырмыйча күмү катгый рәвештә тыелачак икән. Моңарчы күмелгәннәрен дә казып алып яндырачаклар ди Моның өчен лагерьда өстәмә рәвештә тагын берничә йөз кешедән торган махсус зондеркомандалар төзеләчәк икән. Димәк, кешелекнең иң явыз, иң вәхши дошманы фашизм да җинаять эзләрен юк итүне кайгырта башларга мәҗбүр. Димәк, сәбәпләре бар Икенче көнне дә шул ук хәл. әсирләр, эштән эт булып арып- алҗып кайтып, ятакларына аварга да өлгермәделәр, яңадан бөтен лагерь эчендә шау-шу купты Тоткыннарның күңелләренә мең төрле шом салып, берсеннән-берсе яманрак уйлар кузгатып, тревога сиренасы үкерә башлады Нәрсә бу? Союзниклар авиациясе һөҗүм иттеме әллә? Бәлки, парти заннар һөҗүм ясаганнардыр? Шау-шу торган саен көчәя барды. Яңадан этләр өрде. Әҗәл мәйданы апель-плацның таш җәйгән юлларыннан, да- таланган аяк кнекнәре белән дөпе-дөпе басып, кемнәрдер йөгерештеләр Сирена үкерепме үкерде. Көчле прожекторлар яктылыгы, барак тәрәзәлә ре аша үтеп, сәндерә-сәкеләрне ялмапайкап үтте Шулчак, яман дөбердәп, барак ишеге ачылып китте Аннан, куллары- * на автоматлар тоткан, өч-дүрт эсэсчы атылып керде. Туп-туры Гази белән < аның ярдәмчесе поляк яткан агач сәндерә янына йөгерешеп килделәр. < Килделәр дә, ут капкан диярсең, секунд эчендә киенергә куштылар < «Димәк, эзгә төшкәннәр Бетүем шушы икән»,—дигән уй өтәләп алды 5 Газиның миен. Шундук. «Ә полякның ни катнашы бар. ул бит минем 3 яшерен оешма элемтәчесе икәнлегемне белми»,—дигән икенче бер уй да ♦ чагылып үтте. ® Чыгып китәр алдыннан икешәр катлы ятаклар арасыннан кемдер: = «Фәрештә», үзеңне сакла кирәклегеңне онытма!» — дип хәбәр салды ; Тавыш бик таныш иде. Ул арада конвойчыларның берсе, шул якка ыр- ’ гылып. автоматы түтәсе белән кемнедер акыртып дөмбәсли башлады к Ишегалларын. блоклар арасын йөгереп кенә үттеләр Медпунктка J барып җиттеләр. Бары тик шунда гына барысы да ачыкланды рейхскомнс- £ cap лагерьдан көндезге ашлардан сон гына китеп барган Әмма, ерак * элдертә алмаган — лагерьдан ике йөз километрлар чамасы ераклыктагы таулы урманнарга җитәрәк партизаннар засадасына эләккән Атышлар әллә ни озак дәвам итмәгән, эсэсчылар, ике автомашиналарын калдырып, кире борылырга мәҗбүр булганнар Шунда жәллад рейхскомнссар да яраланган Атыш вакытында лагерь хезмәткәрләренә хезмәт күрсәтүче баш врач та үтерелгән Газиларны шул обергру ппенфюрер Отто Шульцка операция ясарга дип чакырганнар икән Гази операция ясарга әзерләнә башлады һәр адымы санаулы. һәр хәрәкәте күзәтү астында Ниһаять. Гази ике ут арасында. Инде нишләп карарга? Юк. үлем куркытмый иде аны. кеше канына баткан әлеге вәхши җәлладны дөмектерү өчен гомерне бирү дә кызганыч түгел Моны һәрбер патриот бәхеткә санар иде Җәзасын татыту да әллә ни кыен булмаячак, тиздән, бик тиздән Гази кулында яшендәй уйнапелкылдап торган скальпель булачак Әмма ул элемтәче дә Баягы таныш тавыш та тикмәгә генә кисәтмәгәндер аны Чыннан да. ничәмә-ничә ил вәкилләренең күзе аңа төбәлгән Кем белә, бәлки ул бүгенге көндә тышкы дөньяга бердәнбер каналдыр? Шул элемтә дә өзелсә, нишләрләр? Ул арада бер төркем офицерлар, як ягыннан тотып, яраланган обергруппенфюрерны алып кереп, операция өстәленә салдылар Газига тиз генә яраны карарга һәм кичекмәстән ярдәм итәргә куштылар Аларга ап-ак халатлар киеп алган ике ханым да ияргән Операция алар күзәтче леге астында үтәчәк икән Берсен таныды Гази Эльза Кох Концлагерь персоналларына медицина хезмәте күрсәтүче фельдшер Берничә тапкыр вак төяк йомыш белән медпунктка да кергәләгәне бар Га ти өстәл янына килде Шуны гына көтеп торган диярсең, офицер ларның берсе, кобурасын чишеп, парабеллумын чыгарды да «Андый мондый хәл була нитә калса, икегез дә шушы урында шушы ук секундта юк ителәсез». дип янап кисәтеп тә куйды Гази операциягә кереште Поляк та үз урынына, өстәл янына басты Өлкән киңәшченең ярасы әллә ни хәтәр түгел, партизан пулясы Отто Шүльцнын умырау сөягенә барып эләккән булырга тиеш Гази, җитез- җәһәт хәрәкәт ясап, скальпель белән нң әү вал җилкә мускулын ярып җибәрде Канны туктату чараларын күрде Ниһаять, пуляны тапты Бары тик шуннан соң гына, җәлладны акыртып-бакыртып. пинцет ярдәмендә пуляны каерып чыгарды Аның һәрбер хәрәкәтен тын да алмын күзәтеп торган офицерларга «партизан бүләген» күрсәтте дә шалтыратып идәндәге ләгәнгә ташлады Баракка кайткач. Гази, төн дип тормады, тиешле кешегә булган хәлне бәйнәбәйнә сөйләп бирде. Яшерен оешманың катгый карарын көтте. Иртәгесен эшкә киткәнче үк ишеттерделәр «Фәрештә» дөрес иткән, безнең өчен «тышкы дөнья» белән элемтә бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк хәзер Ә обергруппенфюрер әллә ни ерак китә алмас, үз җәзасын барыбер алыр. Ике атна үттеме икән, көннәрнең берендә Газиның эш урынына яңадан ике эсэсчы керде Аны яңадан үзләренә ияртеп алып чыгып киттеләр Ни күрсен, иреккә алып чыга торган зур тимер капка ягына таба алып киттеләр үзен. Менә түбәләренә зур-зур прожекторлар беркетелгән. тәрәзәләреннән пулемет көпшәләре тырпаеп торган ике манара уртасына урнашкан проходной янына життеләр. Ике-өч пост аша узгач, ниһаять, нейтраль зонага чыктылар Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган тәмуг артта калды Яа а. хода! Төшме бу өнме? Монда бөтенләй икенче дөнья һавасына кадәр үзгә. Саф-саф агачлар утыртылган Юлларга сары ком- сибелгән Түтәлләрдә гөлләр чәчәк ата. уртада — зәвык белән бизәлгән түгәрәк клумба. Гази янә аптырашта: кая алып баралар аны?.. Бераздан инде ул. крематорий морҗаларыннан чыккан кара кучкыл төтенгә күрсәтеп, кайчандыр бу лагерьдан чыгу юлы бер генә дип кисәткән эсэсчы җәллад ФрИц Мэндэн кабинетында иде. Зур зал сыман бүлмәдә, концлагерь хуҗасыннан тыш. тагын берничә югары дәрәҗәле офицер бар Шундук таныды Гази, ул операция ясаган рейхскомиссар да бүлмәдә иде. Сул кулы кара тасма белән муенына асылган «Коткаручымны күрсәтегез»,— дип. ул чакырткан булган икән Авызын ерып. Гази янына килде Кочакларга җыенган сыман итеп, сау кулын коткаручысының җилкәсенә салды, үзенең рәхмәтен белдерде. Башкалар да шат. көлешәләр, рус хирургын мактыйлар. Шундук фотограф бөтерелә, обергруппенфюрерга нәрсәдер әйтә, кочакларга куша булса кирәк, үзе маймыл җитезлеге белән өстәлгә сикереп менеп тә. идәнгә кырын ятып та. аппаратыннан ялт та йолт китереп, ялкын көлтәләре очыртып, карточкага төшерә. Фотограф җитез хәрәкәтләре белән генә түгел, кашларына кадәр төшереп үстергән җирән чәче, әрекмән яфрагы чаклы зур колаклары, кызгылт көрән төстәге кысан киемнәре белән дә маймылны хәтерләтә иде Газины озак тоткарламадылар Империянең иминлек баш идарәсе өлкән киңәшчесе аны залның бер ягында әзерләнгән бәйрәмчә табын янына алып килде Елкылдап торган ике бәллүр стаканга шнапс койды, чәкешергә ишарә ясап, үзенекен кулына алды Әмма Гази эчүдән баш тартты Аны кыстамадылар Кулына тегермән ташыдай зур гына икмәк, бер кило чамасы ветчина, өч-дүрт плитка шоколад тоттырдылар да яңадан эш урынына — медпунктка кадәр озатып куйдылар. Ләкин рейхскоми. арга бәйле хәлләр моның белән чикләнмәде. Көннәр көзгә таба авышкач, тагын бер вакыйга булып алды Концлагерьның яшерен оешмасы тарафыннан шифрлап язылган кәгазьне алырга кергән полицай. Гази алдына бер журнал китереп куйды. Берни дә аңламыйча торган докторның «Бу ни? .» дигән соравына каршы, бары тик бер авыз сүз әйтте: «Бу журнал ярдәм дә итәр, вакытына карап, башыңа да җитәр...» Гази әлеге сәер сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә теләгәндәй, дәреслек форматындагы, әллә ни калын булмаган басманы кулына алды Караштыра башлады Урта бер җирдә, тулы бер биткә урнаштырылган фоторәсемне күреп катты да калды Фотода әлеге җәллад Башында биек кокардалы фуражка, күкрәге төрле зурлыктагы, төрле металлдан коелган тәреләр, тагын әллә ниткән елтыр орденнар белән бизәлгән Рейхскомиссар Газины бөтенләй «үз итеп» кочагына алган сыман, берьюлы утыз алты тешен ыржайтып көлеп тора Рәсем астында мондыйрак сүзләр «Империянең иминлек баш идарәсе баш киңәшчесе обергруппенфюрер Отто Шульц үзен үлемнән коткарып калган «Фәрештә» кушаматлы хәрби Ъсиргә совет хирургына үзенен рәхмәтен белдерә» Гази «Эшләр менә кая таба киткән икән». - дип. журналны да ңдәнасты төркеме җитәкчеләренә җибәрде Алынган җавап янә ул кадәр хәвефләнерлек түгел иде: «Фәрештә» юкка борчылмасын, заманы шундый Аның интернациональ Берләшмәгә күрсәткән хезмәтләрен Ватан һичкай- * чан да онытмас... ; Юк. баш авыртканда бирелә торган дару да. сәлам хаты да«булмаган * Гази тарафыннан иреккә юлланган кәгазь кисәкләре Көннәрнең берендә. « бөтен концлагерь территориясендә сәер тынлык урнашты Мондый тын- z лык, гадәттә, яман давыл яки гарасат алдыннан була Ялгышмаган Гази «Әзер торыгыз бүген төнлә күтәреләбез .» ♦ дигән хәбәр алар барагына да килеп җитте Чыннан да. төн урталарында. ® дөньяның кинәт асты өскә килгән сыман булды Ут чыккан диярсең инде = менә Өзек-өзек итеп, өннәргә шом салып, тревога сиренасы у керергә . кереште Тынуны белмичә үкерде ул. Аңа этләр өргән, кемнәрнеңдер 2 яман кычкырып команда биргән тавышлары ишетелде Мылтыклардан. - пулеметлардан аткан тавышлар һаваны ярды. Аларга автомат тавыш J лары кушылды Ул да түгел, гөрселдәп миналар, гранаталар шартлады ' Шул вакыт, тупсаларыннан очып төшәрдәй булып, шаулап, барак ; ишеге ачылып китте. Иптәшләр! Кузгалыгыз! Барыгыз да апель-плацка! Партизан нар налеты башланды Комендатураны штурмлыйлар Безне ирек көтә Үлем ерткыч фашистларга! Алга, иптәшләр1 дигән тавыш яңгырады Тоткыннарны җил тузгыттымыни, дәррәү аякланып, ишеккә ташландылар Барактан атылып чыккан шәйдә чак кына каушап югалып калган сыман булды Гази Тирә-юньдә чын мәгънәсендә сугыш бара иле Атышлар да кызганнан-кыза Әледән-әле гранаталар, миналар шартлый Апель плац, нәкъ көндезге кебек, яп-якты Көчле прожекторларның күзләрне камаштырырлык яктысы.тирә-юньне айкапмы айкый һавага әледән-әле төсле ракеталар оча Күпмедер күтәрелгәч, хәлләре беткән сыман, бер урында асылынып торалар Шуның өстенә тагын, берничә урында яман ялкынланып, бензин сибеп ут төрткәнгә охшап, сак манаралары яна Нәкъ шул вакытта каравыл казармалары ягыннан көчле «ур ра!» тавышлары яңгырады Бу баш күтәргән тоткыннар иде Гази өчен тагын табышмак: күрче зинһар, әсирләрнең кораллары булган лабаса! Кайдан алганнар да кайда саклаганнар диген син аларны Шулчак концлагерьның штраф бараклары ягыннан да «Ур-ра!» тавышлары ишетелде. Димәк, «үлем комбинаты» партизаннар тарафыннан төрле яктан камап алынган булган Шуннан соң атышлар чак кына тына төшкән кебек булды Гази, кирәгем булыр дип. медпункт урнашкан корпуслар ягына йөгерде Комендатура биналары, проходнойлар тирәсен дә әле һаман да атышлар бара иде Гази медпунктка керде Эленеп торган сумкасын алып, иң элек кул астына эләккән кайбер хирургия инструментларын, һәрчак кирәк булачак медикаментларны җыя башлады Тагын нидер эшлисе бар кебек тоелды аңа. әмма хәтеренә төшерә алмады Ул арада агач бинаның баш-башыннан дөрләп килгән янгынның төтене бүлмә эченә тула башлады Гази тышка ыргылды. Ул баскыч төбенә чыкканда, атышлар тынган Шулай да сирәк мнрәк көчле гөрселдәү тавышлары эледәй әле һаваны яра тора Төшенде Гази, партизаннар крематорий мичләрен, ягулык хәзинәсен, баракларны шартлаталар икән Тирә-юньдә бөтен дөньяны ялт иттереп, ялкын үкерә агач барак блоклар, тагын ниндидер корыл малар. сак манаралары яна Гаять зур мәйданны биләп торган апель-плац гөр килә. Халык белән шыгрым тулы ул Анда митинг бара Әледән-әле көчле ур-ра тавышлары яңгырый Гази да шул якка йөгерде. Ораторның соңгы сүзләре аның да колагына чагылып үтте. — Сез азат, иптәшләр! Җегәре булганнар кулларына корал алсыннар Ә инде партизаннар берләшмәсенә ияреп китәргә хеле житмәгән яралыларны, авыруларны лагерьның тышкы ягында олаулар көтә Тагын бер үтенеч бу тирәдән мөмкин кадәр ераграк китәргә тырышыгыз Аерым-аерым да. зур булмаган төркемнәргә бүленеп тә таралыша башлагыз, иптәшләр Кай якка гына юл тотсагыз да. авыллар тирәсенә барып чыгарга тырышыгыз Кем икәнлегегезне белгәч, ярдәм кулы сузмый калмаслар. Тик үзәк магистральләрдән, олы юллардан читтәрәк булырга тырышыгыз. Ашыгыгыз, иптәшләр!. Карательләр дә. эсэсчылар, патрульләр дә озак көттермәс. Гази да. халык ташкынына ияреп, жимерелеп-каерылып ташланган иләмсез капка ягына юнәлде. Лагерьның тышкы ягында, комендатура корпуслары каршында мәхшәр: ыгы-зыгы, шау-шу, һаваны ярып төрле әмерләр яңгырый, атлар кешни . Килеп тыгылган олауларның да исәбе- хисабы юк. Партизаннарның күпчелеге эш белән мәшгуль. Бер якта каравыл казармалары турысында, чаналарга төрле калибрлы пулеметлар, автоматлар, башка төрле сугыш кирәк-яраклары төйиләр Икенче бер урында тезелешеп торган олауларга кием-салым, азык-төлек ташыйлар һәркайда кызу эш кайный Көчле итеп ныгытылган лагерьны штурмлау шактый авыр, бәрелеш дәһшәтле булган ахрысы Носилкалар белән дә. болай култыклап алып та яралыларны ташыйлар Гази шул якка юл тотты Әллә ни ерак барырга туры килмәде, комендатура корпусы каршындагы зур гына мәйданның бер читендә, ике-өч палатканы абайлап алды, яралыларны шунда туплыйлар икән Мәйдан кырыенда торган юан гына кәүсәле бер агачка, кызыл хач белән ярым ай эмблемасы төшерелгән ак флаг кадаклап куелган Гази яралыларга ярдәм итү пункты янында әллә ни озак юанмады. Беренче ярдәм күрсәтелгән яралыларны олауларга утыртып озатып торучы фельдшерларга ярдәм итеп торды ул. Шулчак яралылар тезелешеп яткан олаулар янына тыиы-көне беткән бер яшь кенә партизан йөгереп килде — Федорович' Бәла анда. «Батя» яраланган. Ярасы житди булса кирәк... Хирург эзлиләр Бу хәбәр яшен суккандай тәэсир итте сакаллы фельдшерга. — Кайда1 «Батя» кайда дип сорыйм бит мин синнән... — Комендатурада.. Бәлки минем дә ярдәмем кирәк булыр дип. Гази да, кабалана- кабалана Федорович белән янәшә атлаган партизанга иярде Гази комендатурага керү белән таныды концлагерь шефы эсэсчы Фриц Мендэн кабинеты иде бу Берничә урында төрле төстәге юан шәмнәр яна. Түрдәге тимер рәшәткәле тәрәзә буенда, кара төстәге олы күн диван өстендә, яралы ята. Аны партизаннар чолгап алган. Киемнәренә, үз-үзләрен тотуларына караганда, берләшмә командирлары, комиссарлары булырга тиешләр Сакаллы фельдшер, терекөмеш йоткан сыман хәрәкәтчел партизан, аларга ияргән Гази кергәч, игътибар аларга күчте Шулчак Федоровичны жилтерәтеп. кичекмәстән кемнедер табарга, ниндидер кичектергесез чаралар күрергә куштылар Сакалбатыр үзенең тәмам аптырашта калуын белдерергә теләптер инде, жилкәләрен җыерып. кулларын гына жәяргә мәжбүр булды Нәкъ шул вакыт, лагерь киемнәре өстеннән өр-яңа кыска тун киеп алган кеше, төркемнән аерылып. Гази янына килде. — Менә сез кайда икән” — дип, күптәнге танышын очраткан кеше сыман. Газиның к\лын кысты - Әйдәгез, танышып алыйк булмаса Кызыл Армия полковнигы Кутырев. Ниһаять, менә якыннан таныштык Әйтергә теләгән сүзем шул. рәхмәт, иптәш' Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә’ Тоткыннарның бик тә яман, ифрат та авыр хәлен аз гына булса да җиңеләйтү өчен күп тырыштыгыз, зур көч куйдыгыз Б\ турыда ил онытмас... Гази полковник Кутыревның «Хәрби әсирләрнең сугышчан Берләшмәсе» җитәкчеләренең берсе икәнлегенә шундук төшенде, әмма авыз * ачып бер сүз дә әйтергә өлгерә алмыйча калды. Кызыл Армия полковнигы ; бөтенесенә дә берьюлы мөрәҗәгать итеп, болан диде Менә, иптәшләр, таныш булыгыз, безнең беренче номерлы элемтә- < чебез Шуның өстенә әле ул. нәкъ сез эзләгән, сезгә кирәкле кеше — 5 хирург Кирилл Павловичка да бердәнбер ярдәм итәр кеше шулдыр. 5 минемчә Куллары шифалы булырга тиеш Кушаматы да «Фәрештә» ♦ аның... ' « I азига яралыны карарга куштылар Аңа шәмнәр, кесә фонарьләре = белән яктыртып тордылар Яра җитди, кыр шартларында гына операция . ясарлык түгел иде Минамы, гранатамы ярчыгы ашказаны турысын тишел 2 үткән Яра тирәнме, юкмы? Ярчык кай тирәдәрәк? Болай гына рентгенсыз ►. яки ачып карамыйча, белерлек түгел иде. Гази үз фикерен ачыктан- 5 ачык әйтте. Яралыны бу хәлендә бер урыннан икенче урынга күчереп « йөртү дә авыру файдасына түгел диде , Шундук фикер алышу башланды Яралыны партизаннарның моннан йөз илле, йөз алтмыш чакрым ераклыктагы төп базаларына алып кайту турында сүз булуы да мөмкин ту гел иде Алайса нишләп карарга’ Бәлки шушында, комендатура бүлмәләренең берәрсендә генә ясаргадыр’ Юк, бу да котылу юлы түгел иде Беренчедән, катлаулы операция үткәрү өчен шартлар тудырып булмаячак Икенчедән, концлагерь белән элемтә өзелүдән шикләнгән эсэсчыларның патрульләре, нке-өч сәгать тә үтми, килеп җитүләре бар Дөрес, лагерь каравылына ярдәм тиз генә килеп җитмәсен өчен, тиешле чаралар күрелгән элемтә сафтан чыгарылган. бу төбәккә салынган олы юлларның күперләре шартлатылган Ахыр чиктә концлагерьдан нибары утыз утыз биш чакрым гына ераклыкта урнашкан, партизаннар үзләре генә белә торган урман кардо- нына юл тотарга дигән карарга килделәр Бераздан инде алар, яралыны печән түшәлгән чаИага һәйбәтләп сузып салып, җил уйнатып, иге-чиге күренмәгән басулар киңлеге буйлап элдертәләр иде Алда да. артта да тагын атлылар Аларында автоматлар, пулеметлар белән коралланган партизаннар бара Озата килүләредер дигән нәтиҗә ясады Гази Алар бер чанада дүртәү. Яралы, аның янында ак тунлы, йонлач бүрекле комбат Дилбегә фельдшер Федорович кулында. Яралының аяк очында, шинель өстенә тагын бер шинель киеп алган Гази Гази, теләсә-теләмәсә дә. яралы белән комбатның үзара гәпләшүенә игътибар итте Я-ә. комбат диде яралы, шактый ук нык тавыш белән Югалтулар зурмы’ Кирилл Павлович Сезгә хәзергә сөйләшү авырдыр Барысы турында да соңрак Авыру үзсүзләнүен белде Ә син сорауга җавап бирә торган бул... Комбат буйсынды Бар. Кирилл Павлович Әмма зур түгел Тоткыннар нинди хәлдә иде? Бик бетешмәгәннәрче? Төрлесе бар Кулларына корал алып, шундук безнең сафларга кушылучылар да булды Арада, әлбәттә, бөтенләй кешелектән чыгарылган нары да җитәрлек иде Штраф баракларыннан яндырыр өчен әзерләнгән йөздән артык әсирне коткардык Күтәреп алып чыгарга туры килде Аларны нишләтергә булдыгыз? Кием салым өләштек Төрле базаларга алып китәчәкләр үзләрен Күп булмаса да. транспорт кулга төшерелде дүрт автомашина, унлап мотоцикл. Лагерь тирәсеннән тизрәк эзне суыткалаганчы. аларны да файдаланырга булдылар Ягулыклары беткәч, берәр җиргә мәтәлдерерләр үзләрен.. — Ә арсенал?.. — Кораллар мул булды. Сугыш кирәк-ярагы да җитәрлек алынды... Кирәкмәгәннәре юк ителде. Таң атып, күктәге каурый болыт итәкләренә ут капканда, алар инде кеше үтеп керә алмаслык тоташ кара урман эчендә урнашкан, өч- дүрт кенә йортлы кардонга килеп җиткәннәр иде. Операция бик уңышлы үтте. Яралының бәхетенә, эчке органнар артык зарарланмаган. Шулай да кырык сантиметр чамасы эчәгене кисел алырга туры килде Партизаннар Шатлыкларыннан нишләргә дә белмәделәр Сакалбай Федорович, рәхмәт йөзеннәндер инде. «Батя»ныи кем булуын да чиште Гази операция ясаган кеше Белоруссия Коммунистлар партиясенең БарановичиКос- сово партизан отрядлары берләшмәсенең командиры. Өлкә комитеты секретаре Кирилл Павлович Алидюк булып чыкты. Комбат белән фельдшер Федорович яралы янында кардонда калды Гази «Батя»ны озата килгән партизаннар белән аларның базасына китте. Исән калуым, котылуым шушы икән дип сөенеп бетә алмады ул. Әмма отрядта «Батя»га операция ясаган кеше төсендә кадер-хөрмәт казанып, әллә ни озак яшәргә туры килмәде Газига Концлагерьны пыран-заран китереп тузгытканнан соң атна-ун көн үттеме икән, берләшмә разведкасы берсеннән-берсе яманрак хәбәрләр алып кайтты. Партизаннарның Гази килеп урнашкан «Н» төркеме һәрьяктан диярлек карательләр һәм эсэсчылар белән камап алынган. Партизаннарны юк итү операциясенә регуляр гаскәри частьлар тартылган. Анда пехотадан тыш. танклар белән самолетлар да катнашачак ди. Алынган мәгълүматлар дөрес булып чыкты Иң элек урман өстендә дошманның разведка самолетлары күренде Түбәннән генә, агач башларына тияр-тимәс кенә очып уздылар алар. «Каршылык күрсәтү файдасыз. командирларыгыз белән большевикларны юк итегез дә бирелегез! Исән-имин калуыгыз гарантияләнә», дигән листовкалар ташладылар. Бераздан урман эче яңадан гөрелте белән тулды. Болары инде бомбардировщиклар. Кинәт кояш яктысы күренмәс булды, тирә-юнь мәхшәргә әверелде. Бомбалар шартлаудан җирнең асты-өскә килде... Уты- төтене. ялкынысөреме — бар да бергә аралашты... Яралыларны кайчандыр штаб вазифасын үтәгән зур гына землянкага ташыдылар Гази да. отрядның фельдшерлары, санитарлары белән бергә, яраларны бәйләде, башка төрле ярдәмнәр күрсәтте. Землянкада булсалар да. канкойгыч сугышның торган саен якынаюын, кызганнан-кыза баруын тойдылар Яралылар да ишәйде, ярдәм күрсәтеп өлгерә алмый башладылар. ■ Дошман олы калибрлы минометлардан ут ачты булса кирәк, якында гына миналар ярылудан землянка тетрәп торды, яралылар өстенә түшәмнән мул булып туфрак коела башлады. Атышлар тагын да якыная төште Шулчак землянкага бер партизан атылып кереп: — Иптәшләр' Чигенергә мәҗбүрбез - дип өн салды. Гази яңадан аптырашта калды. Нишләргә? Врач була торып, ул да партизаннарга ияреп чигенсә, бу яралылар нишләр? Мондый уйның икенче тапкыр тууы иде инде. Дөрес, монда калган тәкъдирдә дә. әллә ни кыра алмаячагын яхшы төшенде ул Фашистлар яралы дип тормаячаклар. барыбер вәхшилекләрен итәчәкләр... Ул арада атышлар чак кына тына төште Шуны гына көтеп торгандай. якында гына этләр өргән тавышлар ишетелде. Димәк, дошман борын төбендә генә . Гази землянканың түрге өлешендә яткан яралы янына килде Җәрәхәте тирән, исән калуы икеле. Ул якынайганда, тап-таза яшь егетнең башы кырыйга янтаеп төшкән, сулыш алуы туктаган иде инде. Бая иптәшләре күтәреп кертеп салгач, яралының күкрәген ачар өчен. Гази иң әүвәл анын наган тагылган киң каешын ычкындырып, коралын баш очына алып куйган иде. Хәзер ул шул коралны үз кулына алды Ул арада землянка тирәсендә ыгы-зыгы купты, фашистларның үзләренчә кычкырып сөйләшүләре ишетелде. Нәкъ шул вакыт, автоматын алга таба су- _ зып. нидер кычкырынып-җикеренеп, землянкага бер немец бәреп керде < Гази төзәп-нитеп тормады, атты Фашист, ишек катында яткан яралыларга сөртенгән сыман, алга таба йөзтүбән ауды. Ишектән төшкән яктылыкны томалап, бүселеп, тагын бер эсэсчы = килеп керде Анысы да, биленә тагылган кораллары белән доңгырдап. = землянка идәненә ауды Әлеге олы гәүдәле немец солдаты артыннан ук. очраган бер кешене о өзгәләп ташлардай булып, бозау кадәрле овчарка атылып керде Аңа Е атар өчен Газиның пулясы калмаган иде инде. Кирәге калмаган коралын ; җәһәт кенә читкәрәк шудырды Гази. ' Калганы саташулы төш күргән кебек кенә булды Берьюлы бәреп - кергән берничә фашист, халат кигән Газины шәйләп алып, землянкадан ? чыгарга куштылар Үзләре дә аңа иярделәр Яктыга чыккач, күзләре камашудан, берни дә күрми торды Гази, аннары аптырап калды Зем = лянка урнашкан мәйдан сыман олы аланлык автоматлы немецлар белән уратып алынган Уртада, кай арада бергә җыеп өлгергәннәрдер, төрле кыяфәттә яралылар аунап ята Күпчелеге канга баткан, кичекмәстән ярдәм кирәк. Әсир төшкән коралсызландырылган партизаннар да шунда Фашистлар, мәйданны бушатырга куштылар Моның өчен әсир партизаннар. яралыларны землянкага күчерергә тиешләр иде Башта Гази берни дә аңламыйча торды. Бары тик дошманнарның берсе, танкларга каршы кулланыла торган гранаталар бәйләмен тотып, землянка ишеге янына якынайгач кына нишләргә җыенуларын абайлап алды Калганы күз ачып йомганчы булды. Землянка торган урып мизгел эчендә ялкын, төтен, тузан болыты эчендә калды. Сөрем чак кына тарала төшкәч күрде Гази, землянка юк. аның урынында гаять зур дүрт кырлы чокыр i ына ярылып ята иде Гази яңадан хәрби әсирләр колоннасынд.1 Кая алып баралар берәү дә бернәрсә белми. Элгәреге төнне ниндидер ташландык чиркәү ишегалдында, ачык һавада, мул булып яуган кар өстендә уздырдылар Иртәгесен берничә кеше ауган җирләреннән тора алмады Хайваннар урынына маңгайларына терәп диярлек атып чыктылар үзләрен Егерменче гасыр вәхшиләренә карата нәфрәт вулкан сыман кайнаса да. буылып торган ярсу богауларны шартлатып өзәргә сәләтле булса да. түзәсең, соңгы тамчы көчеңне туплап, колоннага килеп басасың, коллык^тот- кынлык юлын дәвам итәсен Ицунче көнне кояш баегач, ниндидер тимер юл станциясендә тоткыннарны пульман вагоннарга тутырдылар Таракан урынына катып үлмәсеннәр диептер инде, мичкәдәге балык урынына дыңгычлап төяделәр, ятып яки утыру түгел, берьюлы ике аякка басып торырлык та түгел. Бу җәза ике тәүлек буе дәвам итте Вагон ишеген дә ачмадылар Ниһаять, поезд туктады Ыгы-зыгы. шау-шу тулы шактый зур станция булырга тиеш Ишек ярыгыннан тышкы якны күзәтүче «хәбәрче» сүз ләренә караганда, состав тоташтан коралланган полицайлар белән чолгап алынган Платформа буйларында этләрен җитәкләгән карательләр дә бар Ниһаять, дөбердәп ишек ачылды. Җиргә аяк басты юк Вагонның ачык ишегенә терәлеп үк диярлек, фургонлы автомашиналар килен туктады Бер фургонны икенчесе алыштырды. Бер дә иге-чиге юктыр кебек аларның Ниһаять. Газига да утырыр чират җитте Ул утырган фургонның, ни хикмәттер, түбәсе юк. түбә урынына тимер рәшәткә генә Бу турыла ул пилоткасын колагына кадәр төшереп кигән, өрәк кебек арык күршесенә дә әйтте. Юк. зарланудан түгел, болай гына, сүз алышырга теләп кенә әйткән иде «Юкка хафаланма -диде тере мәет, телгә килеп — Аның каравы Фургонлы машиналар белән киткәннәргә караганда берничә сәгатькә соңгарак калып., көлең күккә очар. Фургоннарны танымадыңмыни душегубкалар иде ич. Аларны турыдан-туры Освенцимның крематорий мичләренә. . озатачаклар. » Фашизмның вәхшилек билгесенә әверелгән «Освенцим» дигән сүзне ишеткәч, тәне эсселе- суыклы булып китте Газиның. Анда, хәрби әсирләрне крематорий мичләрендә генә яндырып өлгермәү сәбәпле, меңләгән мәетне берьюлы агач белән аралаштырып штабельләргә өеп яндырулары турында партизаннар отрядында чакта ук ишеткән иде инде ул. Аушвиц концлагере. Освенцим белән чагыштырганда, «кече тәмуг» кына дип сөйләгәннәр иде. Төн урталары якынлашканда, тиешле урынга килеп тә җиттеләр. Көчле прожекторлар, янып торган учаклар белән яктыртылган мәйданда, ниһаять, каты жиргә аяк бастырдылар Төн булуга да карамастан, барак ише жиргә кертеп тормадылар, олы мәйдан уртасында сафларга тезделәр. Алда да, артта да, унда да, сулда да коралланган солдатлар. Этләрен җитәкләгән карательләр дә, кара күләгәләр сыман, әрле-бирле йөренеп торалар. Сафта торганда, тирә-юньгә күз салды Гази. «Тере мәет» ялгышмаган икән, як-ягында сак манаралары калкып торган иләмсез зур капкадан кайтып кергән автофургоннар, чыннан да. «пассажир»ларын төшерү өчен, мәйданда туктап-нитеп тормадылар, туп-туры ялкын шәүләсе уйнаган, кара төтен бөркелеп торган якка юл тоттылар. Шулчак. Газиның уйларын бүлеп, колоннаның аргы башыннан рус телендә боерык яңгырады: - Аушвиц лагере тоткыннары, өч адым алга! Марш! . Юк. алга чыгарга атлыгып торучылар табылмады Әмма команда бирүченең моңа әллә ни исе китмәде. «Барысы да аңлашылды ..» дигән сүзләре генә аермачык булып ишетелеп калды. Ул арада бер төркем эсэсчылар, кемнедер эзләгәндәй итеп, тезелешеп торган хәрби тоткыннар сафы алдыннан уздылар. Иң алда, якалы шинель, биек кокардалы фуражка кигән офицер атлый Муенында тәре ялтырый. Погоннары да елкылдап тора. Үз турысына житкәч. дәрәҗә-чинын да күреп калды Гази: эсэс оберштурмбанфюрере иде. Янәшәсендә фельдполицай атлый Тагын күпмедер вакыттан соң кеше кыяфәтендәге шушы вәхшиләр, Газины да. колоннадагы берничә йөз башка кешене дә. тәмуг ялкынына салып, көл итәчәкләр Нәрсә өчен? Нинди гөнаһлары хакына? Мин дә. нәкъ алар кебек, кеше ләбаса! Ә кешене табигатьнең тажы, табигатьнең алласы диләр Шулай булгач, нигә дип әле бу вандаллар мине жир йөзеннән юк итәргә тиешләр ди? Башка милләт, башка дин, башка карашта булганым өченме? Нигә дип әле адәм баласы берберсенә карата шул кадәр мәрхәмәтсез булырга тиеш ди? Без бит болай да бу дөньяда кулак кына, һай-й, бу сугышны! Аңардан да яман, аңардан да нәләт төшкере нәрсә юктыр бу жиһанда Гази шыксыз кара төтен бөркелгән крематорий торбаларына кабат күз салды Тагын бер нәрсәгә игътибар итте ул һәм үзенчә нәтижә дә ясады. Үлем мәйданына алып керә торган зур бушлыкның як-ягында. тере коридор булып, ике-өч метр саен кораллы эсэсчы тора. Каравыл алынмаган. Тикмәгә түгел бу. Димәк алар колоннасын, алар партиясен сират капкасы аша кертеп жибәргәнне көтәләр. Ә инде «һәркемгә үзенеке » дип язып куелган капканың аръягына бер эләктеңме, үзеңне беткәнгә сана. Ни генә кылансаң да. соң булачак Әнә эсэс оберштурмбанфюреры үзенең өере белән отыры ерагая бара Берничә минуттан Юк, берничә секундтан соң Газиның гомере өзеләчәк гомер кояшы сүнәчәк... Юк. бу мәгънәсез үлем белән килешәсе килмәде аның. Ни диеп але ул күрәләтә торып үз аяклары белән тәмуг утына керергә тиеш ди?! Шунда ул нишләвенә исәп-хисап биреп тормастан. чәчрәп саф алдына бәреп чыкты һәм. жан фәрман разбой салып, акыра-бакыра башлады «Миңа оберштурмбанфюрер кирәк. Срочно чакырыгыз! Ана әйтер сүзем бар...» ♦ Бу көтелмәгән хәлдән тирә-юньдәгеләр шашып калды Әмма озакка « түгел. Газидан биш-алты адымда гына торган полицай русча: «Мол чать. J идиот! » — дип. аның өстенә ташланды һәм автоматы белән бер сугуда < юк итәргә теләгәндәй итеп, гөрселдәтеп, Газиның күкрәгенә тондырды д Өнсез булды Гази Әмма ул барыбер аягында басып калды Күкрәген « тутырып сулыш алды да. киреләнгән кеше сыман, яңадан сөрән салды ♦ Тагын шул ук сүзләрне кабатлады. Шунда, аның авазын туктату нияте “ беләндер инде, арткы яктан икенче бер каратель килеп, сыңар кулы белән = бугазыннан буып алды. Шундый итеп буды. Газиның күз аллары әлже- . мөлжеләнә башлады Ләкин ул бу юлы да югалып калмады, кисәк кенә Z алга таба иелде дә. буучыны башы аша чөелдереп. асфальтка тондырды - Кемшңдер искәрмәстән генә китереп сылавыннан, үзе дә бер читкә атылып китте. Аның егылуын гына көтеп торганнармынн. дагаланган * күн итеге белән типкәли үк башладылар Гази сикереп торырга теләп. 5 тагын талпынып карады, тик өлгерә алмый калды, тешләрен яман ыржайт кан бозау кадәр овчарканың өстенә ташлануын күреп, куллары-терсәк- ләре белән йөзен капларга, жиргә иңәргә мәжбүр булды Әмма чак кына хәрәкәт итәргә мөмкинлек туу белән, ул яңадан телгә килде, яңадан бөтен мәйданны яңгыратып берүк сүзләрне тәкрарлый башлады: «Срочно майорны чакырыгыз' Аның үзенә генә әйтәсе сүзем бар Шулай ук тапшырасы нәрсә дә узем белән Менә ул. » 1,,п - шинеленең ун як күкрәгенә төртеп күрсәтте Бу хәл эткә карагайда да яманрак котырынган карательләрне чак кына айныткандай итте. Берсе, жәһәт кенә иелеп. Газиның күкрәк тирәсен капшап карады Кәгазь барын абайлап алгач, якындагыларга нәрсәдер әйтте Тегеләре дә тынып калдылар Шундук, жәһәт кенә жирдән күтәреп алдылар да. ике яктан эләктереп, туктап калган эсэсчылар янына алып киттеләр Майорга рапорт биреп, алдына Газины китереп бастырдылар Нәрсәдер аңлаттылар Оберштурмбанфюрерның ризалык биреп ияк кагуын күргән карательләрнең берсе. Газиның эчке кесәсен сүтеп, юешләнеп эштән чыкмасын өчен ялтыравыклы кәгазьгә таслап төреп кунган журналын тартып чыгарды Кирәкле битен ачарга Гази үзе ярдәм итте Майор ның берни дә аңламыйча торуын күргәч, фоторәсемдәге өлкән советник янында торган халатлы кешене күрсәтеп «Менә монысы мин » дип аңлатып бирергә мәжбур булды Майор кулындагы журналны янында үрә катып торган полицайга сузды Тегесе, фонарь кабызып, журналның ачылган битен яктыртты да. рәсем астындагы текстны укып, тәржемә дә итеп бирде Журнал яңадан оберштурмбанфюрер кулына күчте «Бу. чыннан да синме?» «Күрмисезмени, әлбәттә мин», дип жавап кайтар ды Гази һәм кабат: «Әле дә ярый йөземне саклап яхшы иткәнмен, югыйсә танымаган булырлар иде»,- дип уйлап куйды Сорау артыннан сорау башланды, жавап бирергә генә өлгер «Ә ни өчен Ау швицтан качты гыз?» «Концлагерь тулысынча тар-мар ителде, таш өстендә таш калмады...» «Партизаннарга ничек барып эләктегез?» «Кая барырга тиеш идем соң мин? .» Фашистлар ү4ара әңгәмә корып алдылар Ниһаять. майор үзенең соңгы сүзен әйтте Ике эсэсчы. Газины уртага алдылар да мәйданның сул ягындагы озын баракка таба алып киттеләр Тар гына тимер капка төбендә торган сакчылар янында туктадылар Газины шуларга тапшыр дылар Әсирне исән-сау килеш кабул итәргә, кичекмәстән урын күрсәтеп, ашарына бирергә куштылар Оберштурмбанфюрерның әмере пвн 1ый диделәр 3 *К Уа М7 33 Шул вакыйгадан соң ике-өч көн үттеме икән. Гази эләккән барактагы тоткыннарны каядыр озатырга әзерли башладылар Өс-башларын алыштырдылар Көненә бер тапкыр гына булса да кайнар аш бирделәр. Тоткыннарны шулай чиста тотып, туйганчы ашатып, соңыннан яраланган вермахт офицерларына бирү өчен, тамчысын да калдырмыйча каннарын сыгып ала торган махсус концлагерьлар да барын Гази ишеткән иде инде. Шуңа күрә дә ул бу хәлләрне нәрсә дип юрарга да белмәде. Нәкъ шул көннәрдә берәү килеп. Газига өмет чаткысы салып, мондый- рак сүзләр пышылдады: «Күлмәк киеп тугансыңдыр син. егет... Болайга киткәч, яшисең икән әле. Сезне эшче батальоннары лагерена озадачаклар. Оҗмах ук түгелдер, билгеле, һәрхәлдә мондагыдай булмас — Нурсыз йөзенә каткан елмаюлы битен Газига тагын да якынайта төшеп, дәвам итте: Шулай да әйт әле. нинди могҗизалы көч коткарып кала алды сине? Югыйсә, оберштурмбанфюрер Рудольф Шпоннерның моңарчы беркемгә дә мондый мәрхәмәт-шәфкать күрсәткәне юк иде Әнә синең белән бер партиядә китерелгән хәрби әсирләр, шул ук төнне күккә иңделәр » Нурсыз йөз, чукыныр өчен изге сурәт эзләгәндәй, як-ягына каранып алды Гази бх бәндә турында зондеркомандадандыр яки берәр бандеровчыдыр дип. үзенчә нәтиҗәдә ясаган иде инде. Аның имансыз йөзе, шыксыз елмаюы, шактый вакыт күз алдыннан китмичә газаплаган иде. Чыннан да. берничә' йөз кешедән торган тоткыннарны автомашиналарга төяп тимер юл станциясенә илттеләр. Вагоннарга төяделәр. Аерма тик шунда: бу юлы вагоннарга су баклары куелган, ашарларына да ике-өч көнгә җитәрлек паек биргәннәр иде Польша чиге буендагы Ллнпсе концлагерына күз ачкысыз буранлы көнне барып җиттеләр Поезд составы лагерь эченә кереп туктаган. Вагоннардан стройга тезелешү өчен сикереп төшүләре булды, өске өлешенә чәнечкеле тимер чыбыклар сузылган иләмсез биек агач койма буенда дарга асып куелган егермедән артык ярым шәрә мәетләрне күреп, аптырап калдылар Ачы җил исә Шакырдап каткан мәетләр чайкалып, бер- берсенә шакы-шокы бәрелгәлиләр «Менә сиңа җәннәт'» — дип уйлап куйды Гази. Монда да эсэсчылар, монда да полицайлар. Этләр дә җигәрлек. Озак көттермәделәр, иярченнәре белән уратып алынган комендант күренде. Нотык сөйли башлады Тылмач русчага сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп тора. Бөек Германиянең көчкуәтен тагын да арттыру өчен күңел биреп эшлисез икән, тамагыгыз тук. өстегез бөтен, туган илегезгә — якыннарыгыз янына исәнимин кайтуыгыз гарантияләнгән булыр. Ул көнне якынайту тулысынча үзегезгә бәйле: моның өчен яхшы эшләргә генә кирәк. Тиздән, бик тиздән коллар, кимсетелгәннәр иле Россия тулысынча азат ителәчәк. Бөек Германиянең җиңелү белмәс гаскәрләре бернинди каршылыксыз һаман алга бара Моңарчы динсез большевиклар тарафыннан изелгән барлык халыклар ирек алачак. Бер милләтне икенче милләт изү бетәчәк... Ирек алган һәр милләткә үз телендә сөйләшү, үз динен тоту, үз җирен үзе идарә итү статусы, ягъни аерым штат булып яшәү хокукы биреләчәк. Моны бөек фюрер үзе вәгъдә итә сезгә! Лагерь башлыгы әсирләрнең игътибарын дар агачларында асылынып торган мәетләргә күчерде — Болар диверсиядә катнашучылар.. ягъни, лагерьның эчке кагыйдәләрен бозучылар. Әмма, монда җәзаланганнарның барысы да җинаятьчеләрдер дигән фикердән ерак торам мин. Бәлки бөтенләй гаепсезләрдер Чын җинаятьче исән калып, мыек астыннан гына көлеп йөридер Болар — кою цехын сафтан чыгарып, ягъни, диверсия ясап, безнең эшкә аяк чалырга маташучылар Кабатлап әйтәм. боларның. бәлки, бөтенләй гаепләре юктыр Әмма безнең лагерьның эчке кагыйдәләре буенча, җинаять ясалса, аны башкаручы тотып бирелмәсә, диверсия ясалган цехта яки бүлектә эшләүчеләрнең һәр өченчесе үлем җәзасына хөкем ителә Бу турыда әнә һәр җирдә акка кара белән язып куелган Әгәр дә исән-имин туган илегезгә кайтырга телисез икән, эш урыныгызда уяу булыгыз, бер берегезне күздән яздырмагыз дип кисәтеп куям Кою цехы әйә янадан эшли Плипсе концентрацион лагерьдан бигрәк зур бер заводны хәтерләтә иде Монда кою, тимерчелек, механика цехлары, жыю корпусы һәм уннарча мастерскойлар бар. Завод танкларны, зур калибрлы үзйөреш- * ле тупларны төзәтү белән шөгыльләнә Төзәтеләсе техника яу кырларын- 5 нан поездларга төйп кайтарыла Янган, ярым җимерелгән, тубын яки ' чылбырын югалткан машиналарның бер дә иге-чиге юктыр кебек Кай- < берләренең люклары да ачылмаган була, андыйларда янган мәетләр дә 2 очраштыргалый. Тулы экипажлары белән 5 Тагын бер нәрсәгә игътибар итте Гази: монда режим башка кони- ♦ лагерьларныкы белән чагыштырсаң, жнр белән күк арасыдай Эшкә дә. “ эштән дә конвойсыз йөриләр. Бары тик бараклар янында гына постлар = куелган Анда кемнең кайчан эшкә киткәне, кайтканы исәпкә алына 3 Көннәрнең берендә. Гази янына, электросваркада эшләүче бер әсир * кереп: «Агайэне. кул пеште, берәр нәрсә сөрт әле. Бәлки бәйләп үк ► куярсың?» дип саф татарча мнрәжәгать итте Бу көтелмәгән хәлдән әллә нишләп китте Гази Хәтта күңеле тулды £ кебек. Үзара әңгәмә корып алдылар. Эштән соң ничек тә очрашырга * сүз куештылар Житмәсә тагын якташлар да булып чыктылар: сваркада эшләүче Сарман ягыннан икән Сүзендә торды Гази. Эштән соң санитар сумкасын асты да, бер авыру ның жәрәхәтен ашыгыч бәйлисем бар дигән сылтау белән, якташы яшәгән баракка юнәлде Пешкән кулны һәйбәтләп юып. яңадан бәйләгәнче, ярты сәгать чамасы вакыт узды Туйганчы гәп саттылар. Сорауларның күбрәген Гази бирде Әмма Газига, туганнан да якын, жаннан газиз якташы барлыгын тоеп, озак яшәргә язмаган икән. Көннәрнең берендә ул медпунктка килеп керде дә, мәңгегә бәхилләшкән кебек итеп. Гази белән саубуллаша башлады Мгнә. нәрсә, кордаш диде ул. докторны чынлап торып сагай- гып Минем белән берәр хәл була-нитә калса, зинһар бердәнбер үтенечне үтә Ил корткасы әниемә, жәмәгатемә. балаларыма мине кайда, нинди шартларда күргәнлегеңне житкерә күр Исән калып, өеңә кайту бәхетенә ирешә алсаН дип әйтүем Сарман татары авылын атады, үзенең исем- фамилиясен әйтте Газиның хәтерендә мәңгегә киртләнеп калсын дигән кебек, кат-кат кабатлады - Зинһар онытмаска тырыш Гази үзен шактый сәер тоткан якташының әлеге сүзләрен уен- көлкегә алырга тырышып карады - Юк сүз сөйләмә әле' Син нәрсә’ Васыять әйткән кебек Юкка рухыңны да төшермә, өметеңне дә өзмә Хәзергә һәйбәт кенә эшләп тора сың. Өстәмә паек та аласың түгелме соң әле?. Юк, кордаш' - диде якташы. Газиның күңеленә иңә башлаган шомлы сагаюны тагын да көчәйтә төшеп - Бу жәһәннәмнән. бу кыямәт базыннан чыгарга язмагандыр миңа Сарман ягы кешесе чыгып киткәч. Гази үз-үзенә урын таба алмый тинтерәде. Ә бит бу сөйләшүгә ике генә көн кала Гази аның ничегрәк эшләгәнен карап торган иде Ү» язмышына тәмам буйсынган кеше кебек, конвейерда тезелешеп торган танклар янында ут уйнатып йөрүен күрде Шайтан житезлеге беләң асларына кереп, анда очкын көлтәләре чәчрәтте Ул да түгел, озын шланг эчәгеләрен сөйрәп, башнясы аша да. астагы люктан да танк эчләренә кереп мәш килде Аның житез елгыр хәрәкәтләренә караганда, күңел биреп эшли сыман иде Әллә шулай булып тоелды гына микән’ Нәкъ шул көннәрдә лагерь хужалары өчен бәйрәмгә тиң тантаналы көн житте Комендант, янына офицерларны, төрле түрәләрне жыеп, фронттан танклар алырга кайткан фрицларны тәбрикләде Кабул итеп алыгыз дип. өр-яңа сыман елкылдап торган утыздан артык танк ягына күрсәтте Арада тимгел-тимгел итеп буялган «тигр»лар да бар иде. һәркайсының кабыргасына ап-ак буяу белән фашизм эмблемасы — т?ре сугылган иде. Саубуллашу сәгатьләре җитте. Хуҗалар япь-яшь. берсеннән-берсе таза, арысландай фрицларга тагын да олырак җиңүләр теләп, кулларын кыстылар Багана башындагы репродуктор аша дәртле марш яңгырады. Танкларның барысына да берьюлы диярлек җан керде. Җир иңри, җир тетри башлады. Тирәюньне сөрем катыш тузан басты. Куәтле дизельләр үкерә, көпчәк чылбырларының яман чыңлавы-чакырдавы һаваны яра иде Танклар, тигез колоннага тезелеп, төбенә кадәр ачып куелган капка аша чыга башлыйлар... Әмма бу тантаналы озатуның ахыры дәһшәтле тәмамланды. Өч- дүрт сәгать тә үтмәде, полигонга китеп барган танклар дөбер-шатыр кире борылып кайтып, яңадан иртән кузгалып киткән урыннарында дизель-моторларын сүндереп, тынып калдылар. Концлагерьда ут чыктымыни, ыгы-зыгы купты. Төркем-төркем булып коралланган эсэсчылар йөгерештеләр. Әсирләрне гадәттә иртә-кич тезеп куеп барлый торган мәйданга чакырып, чаң суктылар. Газн да. кара болыт кебек булып, тоткыннар җыелган мәйданга чыкты һәм үз урынына килеп басты. Шулчак строй алдына кием-салымнары тетелеп беткән, танырлыклары калмаслык итеп кыйналган алты әсирне чыгарып бастырдылар Арада Сарман кешесе дә бар иде. Әллә нишләп китте Гази, йөрәге чәнчеп- сызып куйды. Якташын бик нык җәзалаганнар булса кирәк, аягында көч-хәл басып тора. Лөзс дә. күмер төсенә кереп, кара көйгән иде. Менә ни өченсоңгы тапкыр очрашканда васыять сыман нәрсә әйтеп калдырырга булган икән. Сүз дә юк, Гази кулыннан килгәннәрнең барысын да үтәр. Тик менә Сарман ягы кешесенең фамилиясе хәтерендә калмаган, авыл исеме дә онытылган, һай-й, бу гамьсезлек! Хәер. Гази аның ул сүзләрен ничектер чынга да алмады кебек. Ә исеме? Исеме дә. ватылган пыяла сыман, таралып киткән кебек булды. Галимме. Сәлимме? Юк, Җәмил иде бугай? Әллә Хәлимме? Шулай булса кирәк. Эх-х. шайтан алгыры, хәтерен күр инде.. Менә хәзер: «Кара әле. якташ, исемфамилияң ничегрәк иде синең? Авылың исемен дә кабат әйт әле»,— дип бик сорарга иде дә, юк шул. соң . , Гази шулай баш ватып торган арада, концентрацион лагерь буенча чыгарылган боерыкны укырга өлгергәннәр иде инде. Җәлладлар, язмышлары хәл ителгән тоткыннарны як-яктан эләктереп алдылар да. койма буендагы дар агачлары янына алып киттеләр.. Бары тик соңыннан ишетеп белде Гази: Сарман татары, яшерен гк пма карары буенча, фронтка озатылырга тиешле күпчелек танкларның тун көпшәләрен, кору замокларын электросварка белән эштән чыгарган булган. Танклар шул сәбәпле кире борылып кайтканнар икән. Дөрес. Гази туган илгә әйләнеп кайткач, якташының соңгы әманәтен үтәргә тырышып карады Сарман ягы кешеләре белән очрашкан саен, хәтергә төшмәсме дип. авыл исемнәрен дә әйттергәләде. Әмма күпме генә тырышса да. күңелдә өмет чаткысы кабызырлык сүз ишетә алмады. Ул сорашкан кешеләрнең күпчелеге берүк сүзләрне кабатлыйлар иде: «И-и. туганкай, кайтмый калган дип сорама син. кемнәр исән-имин кайту бәхетенә иреште дип сора. .» Үзебезнекеләртарафыннан азат ителгәнчегә кадәр Газига кабат җәзалау камераларын да. каты режимлы төрмәләрне дә башыннан кичерергә, кырыкмасакырык тапкыр әҗәл белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Аушвиц концлагерендагы элемтәче полицай-антифашист: «Бу журнал ярдәм дә итәр, урынына карап, башыңа да җитәр*.— дип дөрес әйткән булган икән, «кара сакалы» — Европаның оккупацияләнгән халыклары өчен чыгарылган «Сигнал» журналы туган илгә аңардан да алданрак кайтып җиткән иде инде... 2 Һади Азнакайга беренче рейс белән барып төште Иртә нде әле Таҗи яшәгән урамны да бик тиз тапты Поселокның иң тыныч һәм яшел почмакларының берсе икән Менә Һадига кирәк булган коттедж Ишегал дына кадәр яшеллеккә күмелгән Шунда ук. терраса буйларында, өй кыегына кадәр сузылып үскән үрмәле гөлләр шау чәчәктә утыралар Уң якта эре Чупай ташыннан салынган гараж Аның каршында * ук куе зәңгәр төстәге «Волга» тора Тагын бер «Волга» ишек алдында. < Анысы аккош кебек ап-ак иде Шул вакыт күкрәгенә кадәр ачык калдырып тегелгән бизәкле сарафан « кигән бер яшь кенә ханым, баскычтан йөгереп төште дә. җнлкапкага арты | белән торган «Волга» янына килде Ишеген ачып, яртылаш машина эченә 5 керен, арттагы тәрәзә буена өелгән әйберләр арасыннан нәрсәдер эзли ♦ башлады Бу сылу гәүдәле ханымны Һади баштарак «Әллә минем * яңа җиңгәчәем микән?» — дип тә уйлаган иде Бәлки шуңа күрәдер. ха- = тынга ишеттерү максаты белән, ул юри гадәттәгедән катырак кычкырып- J — Исәнмесез! — диде. 3 Хатын, җәһәт кенә машинадан чыгып, иләмсез күтәрелгән сарафан - итәкләрен тарткалап куйганнан соң. егетнең сәламенә каршы русчалап у җавап кайтарды. «Әллә инде үз телен дә онытканмы, җүнсез » — дип * уйлап куйды Һади. Үзе дә русчага күчеп. Зәкиевны күрергә теләге ? барлыгын аңлатып бирде. — Ә ник өйгә кермисез? — диде әлеге чибәр ханым Ул инде: «Рәхим итегез!» - дигән кебек, кулы белән ишек ягына ишарә ясап юл да күрсәтте, һәм ялан аягына киеп алган артсыз босоножкаларын шапы- шопы китереп, баскычтан йөгерә йөгерә менеп тӘ китте Бусагадан атлап керү белән аның: «Таҗи Хаҗиевич! Ишетәсезме5 Капка төбендә сезне бик чибәр бер егет көтеп тора», дигән тавышы ишетелде Абыйсы озак көттермәде Башта «Өйдә дә тынгылык бирмиләр», дигән кыяфәт беләнрәк чыкты ул Җитмәсә тагын, табын яныннан гына күтәрелгән булса кирәк, йөзебите чак кына тирләгән, елкылдап тора Өстендә җиңнәре сызганып куелган ап-ак нейлон күлмәк. Изүләре чишүле Абыйсы да шактый үзгәргән, юаная төшкән, хәтта чак кына корсагы да бүлтәеп чыкккан Таҗи баскыч төбенә аяк басуга, энесен танып алды Ике атлап, бер сикереп, эреэре квадрат плиталар җәелгән ишегалдыннан йөгереп кенә үтте дә энесен кочагына алды Кайттыңмы, малай актыгы’ дигән булды ул. Һадиның җилкәләрен төйгәләп - Син нәрсә, әллә нинди бичура кебек капка төбендә басып торасың? Әйдә, өйгә рәхим ит' Яхшымы-яманмы. мин бит синең туган абыең бугай?! Чак кына уңайсызланган, шул ук вакытта бераз дулкынланган Һади да телгә килде: Кунаклар бар. ахры? Булса сон' Әллә ни чит кешеләр юк анда Бар да үз кешеләр Туган-тумачалар Минем туганнар синең дә туганнар була түгепме соң? Ә5 Өйгә керделәр Биштәрне ишек катында ташлап калдырдылар. Таҗи энесен җилкәсеннән кочаклап, ят зат нигъмәтләр белән тулы табын янына килеп, кунаклар белән таныштыра башлады Ханымнар һәм әфәнделәр' диде ул ясалма пафос белән Тавышы көр. каяндыр бөереннән чыга нде аның Таныш булыгыз сезнең каршы гызда басып торучы бу блудный сын минем бертуган энем була инде Исеме Һади. Фамилиясе Зәкиев Рәхим итеп, арагызга кабул итүегезне утенәм! ’ Абыйсының б\ өйдә килде-кнтте кеше ту теллеген күрү өчен әллә ни зур тәҗрибә кирәкми нде Табындагылар җанланып кына калмыйча, хәтта дәррәү урыннарыннан ук кузгала башладылар Табын янында утыручылар белән таныштыру эшен дә Тажи үз өстенә алды. — Ә хәзер, әйдә, танышып та алыйк!.. Ин беренче булып, өстәлнең уң ягында, бая ишек алдында күргән ханым кебек үк җиңел сарафан киеп алган, чак кына тулыланырга өлгергән хатын-кыз каршысына килеп бастылар. — Менә монысы Һади энем, синең җан жиңгәң булыр Ачык чырайлы бу ханым, урыныннан тормыйча гына, йөзекләр белән бизәлгән an-ак нәфис кулын Һадига таба сузды Ничектер, җыйнак- матур кулын үбәргә тәкъдим иткән кебегрәк итеп, аркасы беләнрәк сузды. — Исәнмесез! — диде Һади, мөмкин кадәр илтифатлы булырга тырышып Һади.. — Исемем Алмазия. Алма жиңги дисәгез дә була. Бая машина янында күрешкән ханым белән дә исемнәрен әйтешеп, кул биреп күрештеләр. Роза исемле икән анысы Исеме жисеменә бик муафыйк, чыннан да. гөлчәчәктәй сылу икәнсең дип уйлап куйды Һади Соңыннан инде табынның иң түрендә утырган кунак янына якынлаштылар Монысы урта яшьләрдәге, күрер күзгә шактый чандыр, хәтта бераз бетешкән кыяфәттәге ир-ат иде Чигә чәчләрен тигез генә булып чал суккан Нык карашлы, һәрбер хәрәкәтендә ихтыяр көче барлыгын сиздереп тора торган, тулы мәгънәсе белән замана кешесе иде бу. — Ә монысы.— диде Тажи, тавышын тагын да көрәйтә төшеп.— кунакларыбызның да кунагы, табын күрке, хөрмәтле Галим Халимович Шәңгәрәев була инде Аның титулларын әйтеп тормыйм, чөнки бу фани дөньяда аны белмәгән бер генә зат та юктыр. «Нефть магнаты» дигән кушаматы да бар. Әлеге кушамат, казан төбенә касмак каткандай, ябышкан да калган үзенә. Рәхим итеп, танышып алыгыз1 Һади өлкән кунак белән кул бирешкән арада. Тажи һаман да сөйләнеп торды Роза ханымның ире. Ә безнеңчә, үзебезчәрәк әйткәндә, каенагабыз була... Һади күрешкәндә үк Галим Халимовичның үткер карашын, кулларының көчленыклыгын тойды Аннан-моннан гына кулларын чайкаштырып алдылар да. Һадины җилтерәтеп табын янына утырттылар. «Менә нинди тормышта яшәп ята икән » — дип уйлап алды Һади, бик канәгать кыяфәт белән, дәрәҗәсен белеп, табын түрендә утырган абыйсына күз салып Аннары алдына китереп өелгән нигъмәт-ризыкларга күз йөртеп чыкты Кыздырылган ит-мазар, төрле салатлардан тыш. алма белән әфлисуннарга кадәр бар иде монда. Җитмәсә тагын әле генә агачтан өзеп алып табынга китереп куйганнар диярсең үзләрен! Абыйсы сүз унаенда. Һадиның Камчаткадан кайтып төшүе турында әйтте Тиледән туры сүз дигәндәй, университеттан куылгач, вербовка белән китәргә мәҗбүр булуын да өстәде. Бу сүз дамаларны бер мәлгә сагайта калды Кнскенжитез хәрәкәтле каенага, ягъни мәсәлән, «нефть магнаты», хәтта, аның ни өчен университеттан куылуы белән кызыксынып куйды. — һы-ы! — диде ул. Һадиның җавабын ишеткәннән соң.-- Кыз на мусына тап төшергән пошляк белән мин дә нәкъ шулай итәр идем Аңламыйм мин бу бюрократларны... Таҗи, энесе Һадиның укырга юридик факультетка керүе, кайчандыр юрист булырга хыяллануы турында әйтеп куйды. — һы-ы! Үзегез дә тапкан булгансыз икән һөнәр,- дип элеп алды «нефть магнаты» Эшмени ул! Аксак-чулак. сукыр-чукрак кебек җыен гарип-гораба хезмәте ич ул. Тик зинһар, кияү, бу сүзләрем өчен гафу итә күр. һәрхәлдә, үзеңә кагылмый дип сана минем бу сүзләремне. Юриспруденция — синең шөгылең, юкка вакытыңны әрәм итмичә, юридик факультетка читтән торып укырга кер дип. мин үзем сиңа тәкъдим иттем Монда сүз энен Һади турында бара Мондый өрлек кебек килеш-килбәт 38 , белән нефтьче булырга кирәк егеткә — Аннары капылт кына Һадиның уй- фикерләре, хыял-максатлары белән кызыксынып куйды. - Берәр җиргә эшкә керермен дип торам...— диде Һади, әлегә бу мәсьәләне өзеп хәл итмәгәнлеген белдереп Эш дисен алайса? Эш яхшы нәрсә, әлбәттә — Бу сүзләрне дә алеге дә баягы «нефть магнаты» әйтте Хәрәкәтләренә. сүз рәвешенә ♦ караганда, вакыты белән ул орды-бәрдегә. каян туры килде.шуннан чаба 5 торган кешегә охшап куя иде Бу юлы да башта Һади белән килешкәндәй j итте, әмма шунда ук үз фикерен дә әйтмичә кала алмады.— Эш турында « уйлавың, һичшиксез — шәп! Әмма гаилә белән уралышканчыга кадәр. ? төпле белем алу турында уйлау да комачауламас иде. Уку белән тату 5 булмау харап итә безнең татар малайларын Шуны бел начар күпер йөкне ♦ күтәрә алмаган кебек, тотрыклы белеме булмаган кеше дә хәзерге көндә ® әллә ни майтара алмый. Замана кеше алдына башкарак, икенче төрлерәк = таләпләр куя хәзер. — Галим Халимович тамагын чылатырга теләгән 3 сыман, алдындагы рюмкасын алып, иреннәрен генә чылаттЫ да кире ’ куйды Әмма аның әйтәсе сүзләре бетмәгән булган икән, чак кына - Һади ягына борыла төшеп, тигез генә тавыш белән дәвам итте — J Аннары, сезнең яшьтә инде киләчәк турында, ягъни мәсәлән, карьера * турында да уйларга бик вакыт Сез мине дөрес аңлагыз «карьеризм» s димим мин. «карьера» дим Боларның икесе ике нәрсә. Тормыш — мәктәп. Ә мәктәптә һәркем бер класстан икенче класска күчүне максат итеп куя Тырышып, көч куеп та. ниндидер сәбәпләр аркасында бер үк класста утырып кала икән, кеше гарьләнә, газаплана, хәсрәтләнә Бу исә үз чиратында кирәкмәгән башка төрле фикерләрне тудыра Кеше үзен җәберләнгән, гаделсезлеккә тарыккандай хис итә башлый Аңарда кешеләргә карата гына түгел, бөтен дөньяны күралмау хисләре уяна Беренче карашка әллә ни күзгә ташланып тормаса да. йоннан төргән гөнҗәләгә охшашлырак бу кеше торган саен Һадиның күңелен җәлеп итә барды Аның белән әңгәмә алып баруы, сүз куертуы рәхәт тә. уңайлы да иде. Шәңгәрәев фикеренә әллә ни каршы килмичә генә Һади болай диде: Барыбер, бер-нке ел эшләп, баш-күз алмыйча, бераз аякка басмыйча. уку турында хыялланып булмас әле. һы-ы!. Бер-ике ел дисең алайса? — дип сорап куйды тегесе. Ләкин бит хәзер вакыт берәмлеген еллап түгел. секунд минутлар белән исәпли торган заман Аннары искәрмәстән генә Һадиның хәзер ничә яшьтә булуы белән кызыксынып куйды Егерме алты.- диде егет Һадиның җавабы Шәңгәрәевны гаҗәпләндерде Егерме алты' — дип куйды ул. гадәттәй тыш хәбәр ишеткәндәй итеп. Менә, күрдеңме инде. Сүзне Таҗи элеп алып дәвам итте. Укудан бүленеп, берничә ел колхозда механизатор булып эшләде. дип аңлатты ул. «Нефть магнаты», әйтерсең лә. шушы сүзне генә көтеп торган һы-ы! Син бу бит инде нур өстенә нур дигән сүз Безнең егетебез хәзер үк ярым нефтьче икән ләбаса' Хикмәте техниканы бе лүдә Соңгы сүзен ул аеруча катгый рәвештә әйтте Юк. җәмәгать' Хәзер көн тәртибендә бары тик бер мәсьәлә калды ул да булса, егетнең укуын дәвам иттерү Һади көл мичә, булдыра алмады Быел юк инде диде ул. «юк белән башыгызны катырмагыз әле» дигән кебек ител - Хәзер соң инде . Укырга бп>вакытта да соң түгел Имтиханнар күптән башлангандыр ннде Шәнгәрәе* ишетергә дә теләмәде — Башлану ул әле төгәлләнү дигән сүз түгел.— Аннары искәрмәстән генә тагын сорау бирде.— Документларын үзең беләнме? - Юк ' ’ ”' г - — Кайда алар? — Университетта. — Ягъни мәсәлән. Казанда? — Әйе... — Казан аша кайтмалыгызмыни? — Казан аша да... Ник ала кайтмадыгыз? — Ничектер Кирәге булыр дип уйламаган идем,—диде Һади, бу сорау алуга чак кына уңайсызланып Ләкин олы кунак, ниндидер карарга килгән кеше сыман, әйтә салды: — Ярар, анысы әллә ни зур бәла түгел. Кайтартырбыз — Шунда ук капылт кына хатыны ягына борылып, аңардан ниндидер блокнот сорады. — Сумкададыр ..— диде тегесе, иренең ни теләгәнен аңламыйча. — Китер! Тиз бул... Хатыны, шунда тәрәзә төбендә генә торган, бинокль тартмасына охшашлы сумкасын кулына алды Аннан бармак бите кадәрле генә кызыл блокнот чыгарып, иренә бирде. Тегесе исә, шул нәни кенәгә кулына эләгү белән, урыныннан тормыйча гына телефон трубкасын алды. Заказ бирү номерын җыйды. — Үскәнем, исәнмесез! Сезне Шәңгәрәев борчый иде. Әйе!..— Кулындагы сәгатенә күз төшереп алды да дәвам итте.— Миңа срочно Казан кирәк иде... Турыдан 71 белән алыгыз. Әйе, әйе! Зәкиев квартирасы белән тоташтырырсыз. Телефон трубкасын урнына кую белән гаять гади мәсьәләне хәл итәргә җыенган сыман итеп, Һадины чын-чыннан шаккаттырырлык сорау биреп куйды. — Хәзер иң әүвәл кайда укырга керүегезне хәл итәргә кирәк...— диде Галим Хәлимович бердә исе китмәгән кыяфәт белән — Кайда укырга теләр идегез? Мәскәүдә — Губкинадамы, әллә Уфадамы?.. Олы кунакның бу кыланышлары Һади өчен, ничектер, ярым шаярып, мәзәк ясау өчен генә шулай ителәдер кебек тоела башлады Шулай җиңел генә хәл ителә торган нәрсәмени сон ул? Чынлыкта исә бу бит миллионлаган яшьләрнең иң изге хыялы Баш җитмәслек нәрсә ич бу?.. Менә әкәмәт! Һади шулай икеләнеп, нәрсә дип, ничегрәк итеп җавап кайтарырга да белмичә аптырап утырган арада, бу мәсьәләне Шәңгәрәев үзе үк хәл дә итте. — Минемчә, «Икенче Баку» шартларында эшләргә җыенган кеше өчен, Уфада уку хәерлерәк булыр Практика үткәндә дә уңай нәтиҗәләр бирә... Шул вакыт аның сүзен кырт бүлеп, бик яман итеп телефон шалтырады. — Әһә, шәһәрара Димәк, мине!. — Галим Халимович трубканы алды Әйе, әйе!.. Казанмы? Да, да!.. Ул үзенә кирәкле телефон номерын әйтте.— Ничек? Жавап бирмимени? һы-ы! Алайса чак кына сабыр итегез. Ә? Сабыр итегез дим,— Кабат блокнотын актарып, ниндидер номерлар эзләде, һәм тапты бугай — Ал-ло! Ишетәсезме?..— Яңадан телефон номеры әйтте Шундук җавап та бирделәр. — Ал-ло! Кем әле бу? Ә-ә-ә!. Салют, туган! Таныдыңмы? Әйе мин борчый идем Нинди йомышмы? Тыңла алайса...— Галим Халимович үзенең үтенечен аңлата башлады «Срочно!..» диде кая җибәрергә икәнлекне әйтте - Фамилиясе? Зәкиев. Зәкиев дим. Син, Кузьмич, язып ал әле.. Феномен хәтергә караганда, язып куярга ярый торган карандаш сыныгы һәйбәтрәк дигән бер акыл иясе Яздыңмы?.. Зәкиев Исемеме’ Исеме Һади Әй-йе, әй-йе! . Нәрсә? Монысы инде икенче Зәкиев Зәкиевларнын икенчесе. Кечерәге, яшьрәге. Юк. күп түгел. Нәрсә’. Анекдот? Йә-йә. сөйләп кара алайса. Македонский?.. Соң шуннан Шәп. шәп! - Аннары искәрмәстән генә рәхәтләнеп, башын артка атып кычкырып көлә баш * лады.— Кара әле. җүнсез.. Синнән дә бер адәм рәтле сүз чыгар икән < Ха-ха!.. Малай чагындагы баш сөяге дип әйтә диме? Ха-ха! Ярар. Кузьмич Пока дим. Анекдотын өчен рәхмәт Кларага сәлам Хуш' * Шәңгәрәев телефон трубкасын куйгач та әле, яна гына ишеткән мәзәк - тәэсиреннән арына алмыйча, көлүен дәвам итте Аннары Таҗи ягына ~ борылып, кем белән сөйләшкәнлеген аңлата башлады--Син беләсең * аны.. Филиалда эшли. Хәтерлисеңме, таныштырган идем Университет = мәсьәләсен хәл иткәндә Шуны искә төшерде. Ничәү сон ул Зәкиевлар. z ди?.. Менә жүнсез! Баш сөяге белән сату итүчегә ошап киттең дн Бер - аферист шулай, музейларның берсенә керә дә, Александр Македонский- х ныкы дип. баш сөяге тәкъдим итә. Алалар, әлбәттә, һәйбәт кенә бәһа да •түлиләр. Күпмедер вакыт үткәч, теге аферист яңадан шул ук музейга ? килә. Кулында яңадан баш сөяге мсжык Тик. бик бәләкәй Монысы ~ кемнеке? дип сорыйлар тегенәрдән. Күзен дә йоммый: Македонскийныкы * ди. Сон без бит инде сездән бөек Искәндәрнең бер баш сөяген сатып алган идек ләбаса дигәч, тегесе дә югалып калмый: «Бусы аның малай чагындагы баш сөяге».— дип җавап кайтарган ди Ах-х. шайтан алгыры' Очраткач, күрсәтермен әле мин аңар атасының баш сөяген Галим Халимович һаман да әле көлеп, күңел көрлеге белән, алдында торган рюмкасын кулына алды — Менә, бер эш эшләнде дә! дип әйтте ди җәллад, чираттагы корбанының башын чабып өзгәч Безнең дә кайбер мәсьәләләр хәл ителде дисәк тә ярый...— диде ул. һәм шуның өчен эчеп куярга тәкъдим итте. Ул арада әңгәмә кинәт кискен борылыш ясап, икенче якка кереп китте Монысын инде хатын-кызлар башлады Ал арны Һади яклаган авыл кызының кем булуы, хәзер кайдалыгы һәм кем булып эшләве кызыксындырды. Һади ике авыз сүз белән аңлатып бирергә мәҗбүр булды Ә инде Айзәрәнең хәзерге вакытта тормышта икәнлеген ишеткәч, шул ук Галим Хәл им ович, сүзне яңадан уен көлкегә борып җибәрде — һы-ы!..- диде ул. күзләре белән генә елмаеп - Б1шан син хатын- кызга! Гомумән алар, ягъни мәсәлән, хатын кызлар, нәкъ көтелмәгән хәл кебек. Биш минуттан сон ал арның нәрсә теләвен шайтан үзе генә белә Аннары креслосының аркасына тагын да янтая төшеп, искәрмәстән генә кеткелдәп көлә башлады - Чит илләрдә төрле-төрле җәмгыять ләрне берләштергән бик күп төрле клублар эшли Хәтта, игезәкләрне берләштергән клублар бар Европа буенча сәяхәт иткәндә Швейцариядә дә булдык Анда мәсәлән.«Тотрыклы ир 1әр» клубы эшли Консультантлар булып, бик бай тәҗрибәле ирләр, гаилә башлыклары утыра Өйләнергә җыенган яшьләр, гомумән, гаилә корып җибәрергә теләүчеләр, шунда кереп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алалар Без дә кердек . Юлдашым. «Краенодарнефть» берләшмәсенең баш геологы, күпмедер акча түләп, кызык өчен бер сорау бирде. Хатын-кызларның ниндие: кара, җирән, сары, яки котырт кара төстәгесеме, кыскасы, чәче нинди төстә булганы тугрылыклырак була? дип сорады ул Кон сультант ике генә сүз белән җавап кайтарды Безгә тәрҗемә иттеләр «Чаларган чәчлесе » дигән икән Табын янында утыручылар көлешеп алдылар Баштарак ничектер игътибар үзәгендә булган Һадины соңрак бермәлгә онытып тордылар Әңгәмәләрен дә күбрәк үзләрен кызыксындырган, үзләренә кагылышлы мәсьәләләр тирәсендә йөрттеләр. Һади «нефть магнаты»на. аннары аның сылу хатыны Розага карап куйды Яннан бу ханым тагын да сылурак һәм иренә караганда шактЙЙ яшьрәк булып күренә иде. Бу ир белән хатын арасында да бары Чик үзләре генә белә торган гаять катлаулы мөнәсәбәтләр һәм нйндадер мөгамәләләр бардыр кебек булып тоелды егеткә. Бераздан бөтен табын белән дәррәү кузгалып, ыгы-зыгы килеп, балачагаларын җыеп. гүзәл Ык буена ял итәргә төшәргә әзерләнә башладылар. Берьюлы ике «Волга»га төялеп, елга буена төшкәндә дә. аларны анда ниндидер ял итүчеләр күтәреп диярлек каршы алганда да. Һади ялгызы гына бер күл буена барып балык каптырганда да. тезелешеп утырып, шау-гөр килеп хуш исле гаять тәмле уха ашаганда да. аның күңел төбеннән ниндидер бер хис күтәрелеп, үзендә ниндидер үзгәреш хасил булуын төшенде. Гаҗәеп нәрсә икән ул кеше психологиясе дигән нәрсә. Гаять нечкә, катлаулы һәм четерекле икән. Җитмәсә тагын «вакыт» дигән нәрсәгә буйсынучан, бирелүчән икән Ә бит инде ул үзе кичергән гаделсезлекләрдән соң күңелендә туган ачы нәфрәтнең, йөрәгенә сызылган тирән яраларның, җан әрнүләренең һәм, ниһаять, каткан бәгыренең кайчан 6yic.« да бер эрүенә өметен җуя башлаган иде. Хәтта. Җәүһәрия җиңгәсен ташлаган өчен, абыйсы Таҗины да һичкайчан кичермәс. гафу итмәс кебек булып тоелган иде. Андый ярсулы хисләр, шашы- нулы тойгылар күңел түрендә мәңге төзәлмәс тирән җәрәхәт булып калыр дип уйлаган иде ул. Гаҗәп хәл! Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә икән. Көтелмәгән яңа мохитка эләгүе чак кына тормыш хозурлыгына бирелү Һади күңелен әллә нишләтеп айкады да ташлады. Гүя университеттан куылулар, җәһәннәм читенә язылып китүләр бөтенләй булмаган, булса да ниндидер ямьсез, саташулы төш кенә булган, күңел төбендә исә бары тик шуның шыксыз юшкыны гына утырып калган... Ямьле Ык буенда алар рәхәтләнеп су коендылар, кояшта кызындылар. болын-әрәмәлекләрдә чәчәкләр җыйдылар, бары тик шуннан соң гына, кояш баю ягына авышкач кына, кайтырга чыктылар. Юлда шактый ук тынгысыз уйлар иза чиктерде Һадины. Беренче очрашкач та, Таҗи абыйсы тормыштан бик канәгатьтер сыман булып тоелган иде. Бу халәт хәтта аның йөзенә дә чыккан иде кебек. Өйдә дә ал да гөл. гүзәл Ык буенда да аларны. биек койма эченә кертеп, өсләрен манара рәвешендә бизәп-чуарлап салынган өйләр каршылады. Өйләр янында алар өчен аш-су әзерләргә, башка төрле хезмәт күрсәтергә махсус кешеләр көтеп тора иде инде. Бу тирәләрдә олы түрәләрнең бик еш ялга килгәнлеге әллә каян сизелә Өзелүне, черүне белми торган, «буровой җебе» дип даны чыккан капрон шпагаттан үрелгән садокта балыкның да җаның теләгәне тотып куелган Җиз подносны хәтерләткән өчәр- дүртәр килолы корбаннар да. чучка баласы кебек симез-йомры сазаннар да. күлдән тотып китерелгән табан балык белән кара балык та бар иде. һәммәсе, әле яңа гына судан чыгарылган сыман тереләр... Һади да. савыт-саба, урын-җирләр тутырылган махсус вагоннан бер кармак табып алып, яр астына, бөдрә тал төбенә төшеп утырды. Караса. абые белән Шәңгәрәев тә аның янына килеп, яр өстендәге яшел үләнгә кырын ятып, үзара гәп сата башладылар. Кызык сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде Һадига Китек күңел тиз җәрәхәтләнер дигәндәй, «нефть магнатымның абыйсы Таҗи белән сөйләшүе, маңгайга чиерткәндәй шактый ук каты итеп, турыдан бәреп әйткән сүзләре Һадиның күкрәгендә ниндидер ачы әрнү калдырды Ул. мәсәлән. Шәнгәрәевның кайбер сүзләрен күтәрә алмас иде. — Юк, Таҗи, бу синең эш түгел,— дип башлады Шәңгәрәев. кешенең хәтере калу-калмау белән санашмыйча.— Университетка, юридик факультетка читтән торып укырга кереп, бик тә яхшы иттең. Вакыт ул иң олы һәм мәрхәмәтсез хөкемдар, барын да җае белән үз урынына куя килә Юриспруденциянең эш профиле киң. зур. иң әһәмнятлесе — ыша нычлы Социалистик законлылыкмы ныгыту, суд органнарында, юстиция. прокуратура, эчке эшләр органнарында эшләрсен. Юриспруденциядә ялгышудан курыкмыйча эшләргә мөмкин Чак кына икеләнәсен икән, рәхим ит. синен карамакта юридик консультацияләр, кодекс китаплары, мен төрле белешмәлекләр. Статьялар да, пунктлары да акка кара белән язып куелган Ә партия хезмәткәре булу кәсеп тә. һөнәр дә түгел * Ул ифрат та җаваплы. ифрат та иҗади эш. Аны теләсә кем булдыра ал- 5 мый. Моның өчен призвание кирәк, табигый талант кирәк. — иң әһәмият- « лесе — кешене үзеңнән дә артыграк ярата белү, бөтен галәмне иңләрлек J олы җанлылык кирәк Әнә, хатының Алмазия - врач Ул кешеләр з дәвалый. Бик һәйбәт! Ә бит партия хезмәткәрләренә бөтен кешелекне J сәламәтләндерү миссиясе йөкләнгән Шул бөек эшкә әзер дип саныйсын ♦ мы үзеңне? Мин. мәсәлән, синең урында булсам, мондый сорауга өзеп = җавап кайтарырга кыенсыныр идем Абыйсы үзенә җиңеллек китерерлек бер авыз аклану сүзе дә әйт- ; мәде. Нинди кеше сон бу Шәңгәрәев? Ничек җөрьәт итә ул кешеләр j белән шулай сөйләшергә? * Һадины иң гаҗәпләндергәне шул булды алар кайтканда, махсус - пакет эченә салынган документлары аны инде өйдә көтеп тора иде х Икенче көнне иртән уянганда, аны капка төбендә Бөгелмә аэропортына илтеп кую өчен «Волга* көтеп тора иде инде. — Менә сиңа «Сәлам хаты»,— диде әлеге дә баягы- Галим Халимович - Бу пакетны турыдан-туры ректорның үз кулына тапшырасың Ә хәзер, әйдә, саубуллашыйк . Хәерле юл сиңа' Билет аэропорт кассасында көтә Ә Уфада «Башкирия» гостиницасында номер броньланган. Озата чыктылар Хатын-кызлар, гаять зур эш башкаргандай тыз-быз килеп, юлга дип төйнәлгән төргәкләрне машинага урнаштырган арада, «нефть магнаты» Һади янына килде, култыклап чак кына читкә тайпыл- дырды һәм егетнең йөзенә текәлеп болай диде: Менә нәрсә. Һади Хаҗиевич Әгәр дә мин хәзер снңа. ничектер, ярдәм кулы сузам икән, моны дөрес аңла. Субъектив мотивлары бар моның Чөнки синең хәзергә эшең дә. торыр урының да. дус-ишләрен дә юк Шуның өстенә исемең дә тапланган Ул нәрсә үзен атлаган саен сиздереп торачак Чөнки син илләр гизеп, турне ясап кайтмаган Аңлый сыңмы1 Хәзер синең хәлеңдә, синең урында башка берәр кеше булса, мнн барыбер ярдәм итәргә тырышыр идем Син мине дөрес аңларга тырыш Киләчәктә дүрт ягың кыйбла, үз җаеңны үзең карарсың Ә хәзер, әйдә, саубуллашыйк Хәерле юл сиңа' Һади имтихан вакытында беренче фәннән үк «5» ле билгесе «алуы на» да карамастан, институтны ташлап китәргә мәҗбүр булган Сәбәп ләре турында ул миңа берничә ел үткәч кенә, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде 3 Менә ничәмә ничә көн инде Гази истәлекләр тозагыннан ычкына алмыйча иңрәп ята Уйлары мең дә беренче тапкыр инде томаннар эчендә калган ерак елларны урый, хәтер дигән тынгысыз нәрсә үткәннәрне актара Шунда бик ачык төшенде Гази барлыгынмы биләп торган уй хыял лар бер бәйдән ычкындымы, очар кошларга әверелүләрен көт тә тор. аннары инде син аларны тиз генә йөгәнләрмен димә. Уй-хатнрәләре һаман бер тирәдә аның тормышының бөтен ямен бар куанычын пыран-заран итеп үзе белән алып киткән Гөлүс,» турында. бер ни белән дә чагыштыргысыз зур мәхәббәтенең илаһи куанычлар сөе нечләр белән башланып та уфтанулы үкенеч, кара фаҗига белән тәмам тануы турында Аерылышу югалту ачысын шул тикле авыр кичерде ки. тилерү акылдан язүга якын ниндидер тоташ иңрәүгә, тәмуг газабына >верелде Ин яманы шул иде: бөтен барлыгын яулап алган әлеге сагыш юксынулар. әрнү-сызланулар. вакыт үткән саен, бары тик артты, тирә нәйде Шунда янә бер нәрсәне ачык төшенде Гази: еллар түгел. гомез үткәндә дә, үлгәндә дә. яшьли сөйгән яр. беренче мәхәббәт сулмый д?, сүрелми дә икән. Шулай: кайда син? Исәнме? Исән-сау булсаң, кай тарафларда йөрисең, нинди уй-максатлар белән яшисең? дип. өзлексезсызу-сызланулар. өзгәләнүләр эчендә шактый гомерләр үтте. Гөл үсәсе .белән кабат күрешә алу. аякларына егылып гафу үтенүләр турындагы иң татлы хыялларын тормышка ашыру өметләре тәмам челпәрәмә килгән бер чакта, бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда. Иргали абыйлары турында хәбәрдар булды да куйды... Ул вакытта Гази Казан медицина институтында укый иде. Начар укымады. Курсташлары арасында авторитетлы булды. Хәер, һәркемнең социаль чыгышы, биографиясе хәлиткеч роль уйнаган заманда башкача булуы да мөмкин түгел иде Әмма Гази һичкайчан да әтисе дәрәҗәсенә аркаланмады. Дөрес, ул елларда югары уку йортларына эләгү бәхетенә ирешүчеләр арасында бик күпләрнең биографияләре аныкына охшаш иде Авыл мәктәбе. Комсомол. Рабфак һәм, ниһаять, институт. Гази курсташларының һәркайсы диярлек «Я Советлар, я ачлык?» дигән лозунг астында мәрхәмәтсез сыйнфый көрәш барганда тик ятмаган кешеләр. Аерма тик шунда. Газиның уң кашын урталай бүлеп торган, мәңгелеккә салынган мөһере — тамгасы бар. Яшерен-батырын түгел, тыйнак, аз сүзле Гази кызлар күзеннән дә читтә калмады. Арада мәхәббәт үк булмаса да. дуслык тәкъдим итүчеләр дә табылды. Әмма бу хәл Газиның күңелендә бары тик Гөлүсәне терелтте, кызларга күз салганда да ул бары тик Гөлүсәнең чалымнарын эзләү белән генә мәшгуль иде. Иң зур хыялын тормышка ашыргач — институтка керү бәхетенә ирешкәч, күңеленә утырган юшкыннар чак кына юылыр, йөрәктәге төерләре бераз язылыр дип уйлаган иде Гази. Кая ул! Җанын яулаган хыялый ашкынулары, сагышмоңланулары яңа көч белән дөрләгәндәй булды. Шунда Гази ничәнче тапкырлар инде бер нәрсәгә анык төшенде, яшьлек мәхәббәте кешенең картаюы белән дә. авырып хәл эчендә ятуы белән дә санашмый, ул котылгысыз, ул үлемсез, аңардан качар әмәл юк икән Әле дә хәтерендә Газиның. Икенче курсны тәмамлаган көннәр иде. Искиткеч матур җәй башы Туган авылына кайтып, ничәмә-ничә кышларның карлары эреп, шул кар сулары белән юылган яшьлек эзләрен эзләп, шигъри Чулман буйларында бер йөрермен, рәхәтләнеп бераз ял итәрмен дип уйлаган иде. Чөнки әлеге мәһабәт елга буенда кайчандыр печән чабулары, шунда Гөлүсә белән бергә хикмәтле төн уздырулары бөтен бизәкләре белән чәчелмичә-түгелмичә күз алларына килә дә баса. Ул көннәр аның яшь күңелендә гомер күренмәгән, гомер кичерелмәгән, мәңге-бакый онытылмаслык бер ямь. бер гамь, бер моң булып уелып калган иде. Ә чалгы тавышлары Алар кире кайтмас яшьлегебезнең. югалган бер матурлыкның гомерлек истәлере булып, колакларда соңгы сулышы бызга кадәр чыңлап торыр ахры. Ләкин Газиның бу хыялы да тормышка ашмый калды. Нәкъ шул елның җәй башында ил өстенә афәт килде. Бөек Ватан сугышы башланды. Шулай итеп аның әллә ни зурдан булмаган өметләре дә. кайсыдур борылмалы-сыгылмалы юллар чатында адашып калып, юкка чыкты. Ул елны медицина институты студентларын җәйге каникулларга таратмадылар Тикмәгә генә булмаган икән Атна-ун көн дә үтмәде, моңа тикле бик еракта сыман тоелган дәһшәтле сугышның үзе белән булмаса да. аның өрәге, кара күләгәсе, шәүләсе белән күзгә-күз очрашырга туры килде.. Сугыш башланган көнне үк институтның аудиторияләре тузгытылган умарта күче кебек гөр килде Митинглар уздырылды Дүртёнче-би- 44 шенче курс студентларының күпчелеге фронтка җибәрүләрен үтенеп гаризалар яздылар. Парткомга, комсомол комитетына гариза күтәреп чабучылар арасында Гази да бар иде. Әмма беренче-икенче курс студентлары өчен махсус боерык эленде Фронтка, беренче чиратта, медицина работнигы буларак нинди дә булса файдасы тиярлек кешеләр кирәк, шуны истә тотып, түбән курс студентларыннан кыскартылган махсус курс- ♦ ларда хәрби фельдшерлар әзерләнә башлаячак диделәр Аңар карап. Газиларга кул кушырып утырырга туры килмәде. Көн < дими, төн дими санитар поездларын, пароходларны каршыладылар, яра- < лыларны госпитальләргә урнаштырдылар, мәктәпләрдә, тулай тораклар- з да оештырылган яңа госпитальләрне җиһазлауда булыштылар. Ә инде Д яралыларның артуы, дәвалаучы врачларның байтагы фронтка китү сә- ♦ бәпле, студентларга да җиң сызганып эшкә алынырга туры килде. ; Газига бәхет елмайды Аны. лаеклы ялга китеп тә. хәзер яңадан = үзенең эш урынына кайтырга мәҗбур булган Казан каласының мәшһүр ' хирургы, республикада иң беренчеләрдән булып Ленин ордены белән J бүләкләнгән Зифа Кадыйровна Акчуринага беркеттеләр Шул атаклы _ хирургның ординаторы булды ул Чак кына соңрак Гази. Зифа Кадыйров ' на белән янәшә басып, үзлегеннән әллә ни катлаулы булмаган операция * лӘр дә ясый башлады. Бигрәк тә яралыларның яңа төркемнәре кайткан 2 көннәрдә авырга килә иде Тәүлекләр буе операция бүлмәсеннән чыкмыйча. баштанаяк кара тиргә батканчы эшлиләр иде алар Газины башта ук Акчурина мактауга бик саран дип кисәтеп куйганнар иде. Әмма аякларында басып торырлык хәлләре калмагач. Зифа Кадыйровна аны үз кабинетына чакырып алып, йомшак креслога утыртып ял иттерә иде. Көннәрнең берендә мәшһүр хирург юмартланды бер авыз җылы сүз әйтте.«Синең, коллега, кулларың бик ипле куренә. Табигатең дә тыныч. Әгәр дә тырышсаң, иң әһәмиятлеге үз эшеңне яратсаң, синнән, һичшиксез, әйбәт хирург чыгачак». диде Ашау-эчүләр такы-токыга калды Кышкы каникул алдыннан Гази да фронтка китәргә рөхсәт алды Сәфәр чыгарга бер атна чамасы калды дигәндә, туган авылына кайтып әнисе, хезмәт гаскәренә китәргә повестка алган энесе Һади белән саубуллашып килергә булды Таҗиның Алабугада, ниндидер курсларда укуы турында хат аша белә иде инде ул Гази таң белән тимер юл вокзалына килде Пөзьяшәр картлар да хәтерләмәгән ифрат та яман, очканда кошларның сулышын буа. кешеләрнең җилекләрен суырып ала торган гадәти булмаган кыш иде ул Чатнама салкын булуга да карамастан, вокзал тирәсендә мәхшәр Төтен, пар Жир тетрәтеп, авыр составлар уза Төрле авазлар чыгарып паровозлар кычкырта Шәһәр тирәсе вокзалы ягында сабан туе дияр сең. кара болыт сыман булып халык җыелган. Гармуннарда уйныйлар, җырлыйлар, бииләр Шунда ук үкерешеп елыйлар Салкынга чыдый алмады Гази, тизрәк вокзалга узды Ыгы-зыгы цде монда, шау-шу Жиңнәреиә кызыл тасмалар бәйләгән хәрби патрульләр йөренә Каяндыр, репродуктор аша. әле яңарак кына чыгарылган җыр яңгырый Ирләр хоры тарафыннан башкарылган әлеге җырның сүзләрендә генә түгел, музыкасында да ил өстенә яман афәт килгәне, халкыбызны зур сынау көткәне аермачык булып сизелә иде Гази балалар күтәргән, ачыккан-йончыган хатын кызлар арасына чиратка басып, бер кечерәк кенә ипи телеме өстенә кибүдән кәкрәеп кил ran карындык калынлыгы гына сыр куелган бутерброд сатып алды «Без нең эшебез чаклы, без җиңәрбез’» дигән зур плакат астында торган көе ике капты да бер йотты аны Перронга чыкты Вокзал алдындагы беренче юлга хәрби эшелон килеп туктаган Бер башыннан икенчесен күрермен димә Теплушкаларда солдатлар Ачык платформаларда, брезент асларында танклар, канат лары аерып алынып төялгән самолетлар, көпшәләре төртеп торган тагын әллә нәрсәләр, һәр вагонда диярлек толыпларына төренгән корал.щ сакчылар Ул состав көпчәкләре белән яман чыелдап кузгалып китәрп дә өлгермәде, каршы якт^н икенче бер эшелон килеп житте. Анысы ашь- га-кабалана, сәлам да бирми, үкереп узып та китте. Анысына да җыйнаграк келәт чаклы ящиклар. машиналар, йөз төрле станоклар төялгән «Заводлар күченә»,—дип уйлады Гази. Ул да булмады, вагоннарына хач билгеләре сугылган санитар поезды якынлашты Анысы да Казан вокзалында ишекләрен ачып тормады, туктап өлгермәс борын ук кузгала да башлады. Жиргә поезд начальнигы формасы кигән бары тик бер кеше төште. Перронда торган дежурга нәрсәдер әйтеп, честь бирде дә. ачык ишеге янына юнәлде. Гази анын артыннан ташланды. Ике сүз белән хәлен аңлатты... «Менә повесткам, әни белән саубуллашырга дип жибәрделәр ..» «Әни» сүзе теләсә нинди ишекләрне ачтыра торган могжизалы сүзгә әверелгән иде шул. Вятка Аланына кадәр генә дип тә өстәгәч, начальник кеше каршы килмәде. тамбчрДа кайтырга рөхсәт итте. Ә Вятка Аланында исә. аны махсус көтеп торганнар диярсең. Чаллыга * ниндидер станоклар алып барырга дип жыенган. иләмсез зур тимер чаналар таккан тракторларга тап булды. Чаллы белән Салаяз арасы нибары унике чакрым чамасы. Тешләре- тешкә тими, бөтен гәүдәсе дерелдәгән Газига жылыну өчен бик ярап куйды ул йөгерү Менә туган авылы. Соңгы тапкыр булганына күп дигәндә . алты-жиде ай чамасы вакыт үткәндер. Әмма авылның танырлыгы калмаган, шундый бетәшкән, боегып, бушап калган. Бәлки шуңадыр, ул Газига мәет чыккан йортны хәтерләткән иде. Аның каравы әнисе, гадәттәгечә, тавышына жанны эретерлек жылы- лык өстәп, күтәренке күңел белән күгәрчендәй гөрләп каршы алды Газины. — И-н. балакайларым ла! Туңыплар үлә язгансың ич Кая. чишенә күр жәтрәк. Менә монда мич тирәсенәрәк елыш. Хәзер. Гази улым, аш салып жибәрәм. Ит шулпасы. Ничек кайтасылар иттең? Ял дисәң ял. каникул дисәң, каникул вакыты түгел дигәндәй? Ярар, бигрәкләр һәйбәт булган. Ничек соң. улым, укуларың ару гына барамы? Чак кына тар- тылыплар киткәнсең димме Бик ачыгыплар яшәмисеңдер бит. улым? Гази зарланмады. Ә инде аның Чаллы аша кайтканлыгы турысында ишеткәч. Һади янына сугылып чыгу-чыкмавы белән кызыксынды. Гази өчен бу яңалык иде — Нәрсә. Һади шунда гынамыни? — дип сорап куйды ул. — Бәрәч! Ул сиңа хат язып салдым дигән иде ич. Алмадыңмени? Ул жәһәттән жаным тыныч Атна саен булмаса да. кайтыплар йөри ичмасам Элеккеге пароходлар-баржалар төзәтә торган мастерскойларны сугыш заказларын үтәүче заводка әверелдерделәр бит. Янына ук терәп, яңа биналар салалар ди тагын. Кичәгенәк Бөкре Әхәте кайткан иде. Шул сөйләп торды Мылтык, автомат түтәләре, гранат диме шунда, шуңа саплар ясыйбыз ди. Ә Һадилар самолетларның, тупларның көпчәкләренә кидереп куя торган иләмсез зур. киң табанлы чаңгылар әзерли ди. Башта калын, яссы фанерны калайга төрәләр икән дә. аннан килеп астына, тач кошевой чаналарныкы кебек итеп, тимер табаннар куялар икән... Гази әнисенең ябыгып-тартылып киткәнлеген абайлап алды. Күз төпләренә кадәр кара көеп тора. Сыеры-фәләне юк. ашау-эчүе такы-токыдыр дигән уй чагылып узды. Әй-йе. әнисе аның ифрат авыр чакта да кайгысын тышка чыгарып уфтанмаучы, хәсрәтен сабыр гына эчкә йота белүче гап-гадн авыл хатыны, татар хатыны. — Әни. ниндирәк эшкә әйтәләр? Бик авыр түгелме? — Төрле эшкә йөрим. Тәнендә жаны булган кеше бу заманда эшсез тора аламы соң?! Мәңгелек каһәр, ләгънәт бу сугышка! . Көр. нык тавыш белән әйтте ана кеше бу сүзләрне Хәер, анын кәефе чыннан да ярыйсы ук күтәренке иде. Гази моның серенә дә төшенә: ярты гына ел үтүгә дә карамастан, бу дәһшәтле сугыш чамасыз хәвеф-хәтәр китерергә өлгергән, бик күп гаиләләр кара кайгыларга уралган бер заманда, аның өч улының өчесе дә. ходайның биргәненә шөкер. исән-иминнәр. Башкаларныкы кебек ут эченә барып керсәләр дә. берни эшләр хәлең юк Ил белән Гази тагын бер нәрсәгә игътибар итте әнисе төсе-килбәте белән генә түгел, өстендәге кием-салымнары белән дә карчыкларны хәтерләтә * иде. Озын чуар күлмәк өстеннән алдына эре бизәкле алсу төстәге алъяп- * кыч япкан, башындагы яулыгын да. нәкъ карчыклар сыман итеп, арка « сына җәеп җибәргән. Эре тәңкәле чулпылары гына элеккегечә, ут уйна- « тып йөргән яшь чакларындагыча. дәртле чынлый иде Шулчак «Үземнең фронтка китүем турындагы хәбәрне ничекләр = игеп җиткерергә инде?» дигән уй кабат Газиның күңелен яман тырнап ♦ узды. Ул арада Зәйтүнә, өстенә киеп тормастан гына, салкын кертүдән = курыккандай ишекне җәһәт кенә ачып, өйалдына -чыкты Кай арада ’ чормага күтәрелеп өлгергәндер. Гази үзенең баш очында, әнисенең аяк ; тавышларын ишетте Түшәм ярыкларыннан пычкы чүбе катыш туфрак _ коелды Әйе. дип уйланып алды ул. өй дә тәмам эштән чыккан Моңарчы ' рәтләү чарасы күрелмәде, моннан соң кайчан кул җитәр Каз түшкәсе күтәреп кергән әнисе «һай й. көннәрнең зәһәрлек j ләре!» — дип. суыктан зарланып, мич арасыннан кече якка узды. Үзе. зш арасында, һаман сөйләнүен белде. — Ни Ни дип торам. Гази улым, бездә дә бер яңалык булыр сы ман бит әле. диде ул. казанга шаулатып су салган арада. - Нинди яңалык тагын’ — Укуын төгәлләп кайту белән. Таҗиебыз башлы-күзле булыр сыман — Кит аннан? Газиның гаҗәпләнүе тавышына чыкты Кемгә өйләнмәкче соң? - Аяк очы урамындагы Хаммат кызы Җәүһәриягә Гази тавышындагы гаҗәпләнү тагын да арта төште Бәй! . Бик яшь түгелме соң ул кызчык? — Унҗидене тутырды инде. Зәйтүнә учак астына өргәләп алды Чырага чытырдап ут кабынганы ишетелде, нигә янган каен тузы исе чыкты — Фермада эшли Савымчы Үтерепләр уңган инде менә Күкләр гә чөеп мактыйлар үзен - Ул да булмады, ана кеше тавышы кинәт үзгәр де Озын гомерле булыр әле чукынмыш! Әнә үзе кереп килә Зәйтүнә сүзен түгәрәкләргә дә өлгерә алмыйча калды, ишектә өстене өр-яңа плюш ж а кет кигән, башына соры төстәге мамык шәл бөркәнгән. килёш-кнлбәтеннән. һәрбер хәрәкәтеннән тазалык-сәламәтлек бөр келеп торган түп-түгәрәк йөзле, алсу битле, ясап куйгандай матур кыз күренде — Гази абый кайткан икән ләбаса! Менә һәйбәт булган Исәнме. Гази абый' Җәүһәрия түргә узып, өстәл янында утырган. әмма кызны күрү белән, аягүрә баскан Гази белән кул биреп исәнләште Исәнме-саумы, авылыбыз сылуы' Гази Рәгънәле итеп елмаеп, кызның җыйнак булса да. көч егәр барын сиздереп торган нык кулын кысты. * Кыз оялды, сылу йөзе тагын да алсулана төште Әле дә ярый, гадәттәгечә күгәрченнәр кебек гөрләп. Зәйтүнә чыгып өлгерде Җәүһәрия дә, үзенең йомыш белән генә кергәнлеген сиздерергә теләгәндәй «Менә. Зәйтүнә түти, теге сип сораган нәрсә», дип. өй хуҗасына кечкенә генә төенчек сузды - һай й. рәхмәтләр генә яусын инде үзеңә, Җәүһәрия җаным' Коткардың бит. тәки Зәйтүнә, төенчекне алъяпкычы белән каплагандай итеп, кече якка кереп югалды Җәүһәрия дә. мин китим әле дип саубуллашып, ишеккә таба юнәлде. Гази, урыныннан кубып, кызны озата чыкты Баскыч төбендә, җаен туры китереп, сүз дә катты Әллә ни уратып тормады: «Туганлашырга I җыенабыз икән әле».— дип турыдан гына ярды. Кызның сылу йөзенә кабат елмаю кунды, башы янә түбән иелде. Әмма Газиның әйтергә теләгәне, әйтергә җыенганы бу түгел иде. Ахырда тәмам үзгәргән, җитдиләнгән тавыш белән эндәште: — Жәүһәрия. үскәнем, бер үтенечем бар сиңа... Хәзергә үзең генә бел Мине дә алырга торалар Саубуллашырга днп кенә кайттым Үтенечем шул: әнине ташлап бетермәгез, яме Үзең беләсең, армиягә алыну гына түгел бит... Кыз да. сүзнең нәкъ шул турыда буласын белеп.әйтер сүзләрендә алдан ук ятлап куйган диярсең. — И-и. Гази абый! — диде ул — Шаккатам! Үзегез дә инде.. Бу турыда әйтеп торуның кирәге дә юк иде... Ләкин авылдагы яңалыклар моның белән генә чикләнмәгән булган. Хәбәрнең иң зурысы. Газиның фикерен чуалтып, бер авыз сүз белән сынын катырганы, бусага аша атлап өйгә кергәч көткән икән. — Гази, синме? — днп сорап куйды ана кеше, ишек ачылып-ябылуны ишеткәч. — Мин. әни. — Баядан бирле әйтергә днп җыенам, һаман җае чыкмыйча тора,— дип башлады Зәйтүнә сүзен — Ни ич... Рәхимҗан абыең кайтып төште бит әле. Гази: — Кайсы Рәхимҗан? — дип сорау бирүен үзе дә абайламыйча калды. — Кайсы дип. Рәхимҗан абыең бер генә иде ич. Иргали күршеләр белән Себергә киткән Рәхимҗан... Газига әллә нәрсә булды, бөтен тәне кинәттән дертләп китте. Йөрәген әллә нинди тыелгысыз сагыш чеметтереп алуын тойды. «Гөлүсә... Гөлүсә яныннан кайткан » Ул да булмады, күңел түрендә чыңлап нечкә генә кыл өзелгән сыман әрнү сызып үтте. Тын алуларына кадәр үзгәрде. Бермәлгә ул үзен өн белән төш арасында бут,алып калгандай хис итте. Берсеннән-берсе яманрак уйлар өермәсе. «Гөлүсә . Исәнме икән? Кем белә, бәлки инде ул Гази өчен күптән юктыр.. » Ничәмә-ничә еллар буе сызып, әрнеп торган, мәңге төзәлмәс җәрәхәте кинәт кенә кабат яңардымыни!.. Гази чак кына һушына килә башлау белән, үз-үзен кулга алырга булды Күңелендәге үзгәрешне сиздермәскә тырышып, алай гына да түгел. хәтта бөтенләй исе китмәгән бер кыяфәт белән сораштыра башлады. — Кайчан кайтты? — Ике-өч көн генә әле. — Үзе генә кайтканмы? — Үзе генә... — Кемнәрдә туктаган? — Салиха карчыкта ди. «Менә, кеше тормышы үз күчәре тирәсендә бер әйләнеш ясаган да...» дип уйлап куйды Гази. Ай-Һай. мәзәк тә соң бу язмыш дигән нәрсә! Уе башкада булса да. теле икенчене сөйли: х — Безгә кердеме? — Кереп чыкты. Абау, ходаем, кыяфәтләре! Чыкмаган бер җаны гына бар Үлгән кешенең өрәген күргәндәй булдым. Бигрәкләр бетешкән инде, йөзенә балавыз сарысы йоккан. Как сөяккә калган Чит-ят җир җилсез киптерер дия торганнар иде. тәгаен шулдыр. — Чирләде микәнни? — Әйе. саулыкка туя алмаган. Себер һавасы килешми ди үзенә. Салкын тын юлларын өтәли, үпкәләрне меңгә телә ди. Шул инде, яшьлегендә кыйналулар, күкрәк читлекләрен издерүләр эзсез генә узамы СОҢ... Гази әнисен урта бер жнрдә бүлде Чакырмадыңмы соң? Чәйгә дип әйтүем. — һәй-й. тиле! Чакырмыйммы соң! Гомерлек күршеләр булдык, кадер-хөрмәтләрен дә күп күрдек — Әнисенең куна такталарын каккалап, иләк дөпелдәтә башлавы аермачык булып ишетелеп торды — Тик менә, ике-өч көнсез дә керә алмам, берничә кешегә вәгъдә иттем диде Кичә Сабир абзыйларда булган Аның Себер хәлләрен сөйләвен ишетер өчен * ярты авыл җыелган ди. ; Бу хәбәрдән соң. билгесез бер куаныч кичерә башлавын тойган з Гази, янә сорау бирде Башкалар исән-саулар диме соң?. Әнисе аның соңгы соравын әллә инде ишетмичәрәк калды, әллә инде 5 ишетеп тә җавап бирергә ашыкмады Ул бермәлгә тынып торды Аның әй- ♦ тер сүзләренең тышка бары тик авыр көрсенү булып кына чыгуын Гази f бүлмә такталары аша аермачык ишетте. Бу минутларда Газиның да җанында мең төрле кадерле мизгелләр җанлана, җанын сызландырган моңлы, ләззәтле тойгылар чайкала иде ; Уйлый калсаң, чыннан да. акыл ирешмәс, җан җнлкендергеч яңалык ич _ б\ Ул бүген үк. юк. менә хәзер үк сәгате-минуты белән Рәхимҗан абыен ' ңреп. җанын, бөтен барлыгын биләп алган сорауларына җавап табарга * тиеш. g Бакса, әнисе аның «Башкалар исән-саулар диме соң?» дигән соравын ишеткән ләбаса! Әнә ул. коштабак төбенә агач кашык белән еш-еш бәргәләп тоз эретә булса кирәк янә авыр көрсенеп, бары тик бер авыз сүз әйтте: — һи-и. балакай! Булган ди анда хәлләр! Ләкин Газиның Себер кадәр Себердә ниләр булганын төпченеп торырлык тәкате калмаган иде инде Ул «Әни. мин хәзер әйләнеп кан тырмын .» — дип. аннан-моннан гына киенде дә. чыгып та йөгерде Зәйтүнәнең: «Ишетсен колагың, озаклап йөри күрмә, тиздән аш өлгерә, бәбкә каз » дигән сүзләре генә ишетелеп калды Нәрсә днсен соң тагын5 Яшьли сөйгән ярны югалтудан да яманрак нәрсә, аннан да ачырак хәсрәт юклыкны, әллә ана күңеле сизми иде дисеңме1 Гази көрт ера-ера, бакча артлатып кына йөгерде Гөлүсә! дип. бу инде аның беренче тапкыр гына канатлануы түгел иде Моннан берннчә ел элек тә шулай тиздән, бик тиздән очрашабыз, керешәбез, дигән өмет чаткылары кабынган сыман булган иде Ил өстенә Иргалине тәки аклаганнар икән, хөкемдә хаталык җибәрелгән булган дигән хәбәр таралып өлгергән иде Ышанычлы кешеләр авызыннан чыккан иде ул сүз Хак булса. Себер тикле Себердән кайтмый калыр идеме Гази шундый уйлар белән Салиха карчыкның абзар-лапассыз өенә барып җиткәнен сизми дә калды Анда аны «ялган» йозак каршы алды Көтмәгәндә-уйламаганда алынган әлеге хәбәрдән җаны тәмам уры ныннан купкан, тәкатен җуйган Гази «Инде нишләп карарга?» — дни ут йотып, кыбырсый ук башлады Әмма, нәкъ шул вакытта ул. тоташтан йонлач киемгә төрелгән бер кешенең ат юлыннан тар сукмакка төшеп. капкага таба якынлаша башлавын абайлап алды Гәүдәсен тотуына, атлау рәвешенә караганда, бу. һичшиксез. Рәхимҗан булырга тиеш иде Әнә җнлкәиңнәре төшкән, башы иелгән, гүя ул туган-ускән якларына кайткан да күптән югалткан һәм мәңге таба алмас нәрсәсен эзли чыккан диярсең. Аның бөтен килеш-килбәтендә, гәүдәсен тотышында, ниндидер кара хәсрәткә чуму, китмәс яман чирдән изалану галәмәтләре бар иде Гази аны җил капка янында каршылады Ул инде: «Исән имин генә кайтып җиттеңме. Рәхимҗан абый’» дип. җан күршесен кочагына да алмакчы иде Әмма аны бу адымыннан берьюлы берннчә төрле сәбәп тыеп калды Берлән. Рәхимҗан абыйсының үз үзен тотышында ниндидер өнә мәү. читләшү сыман нәрсә барлыгын тою булса, икенчедән, күршесенең яртылаш ак мамык шарфка төрелгән йөзенә күз салу булды Чыннан да. үләргә кайткан икән бу. дигән уй чагылып китте Газиның башында 49 Ямьсез кара төс кунып ябыккан чырае күм-күк. яңаклары баткан, йонлач бүреге астында чокыраеп торган күз тирәләре күләгәле Шуның, өстенә тагын, тын алганда, күкрәкләре, сулыш юллары, бозык гармун күреге кебек, берьюлы берничә төрле зәгыйфь аваз чыгарып гыжылдый иде. Газиның андый чакта хәл-әхвәл сорашып әйтелә торган гадәти сүзләренә каршы ул калкына-калкына ютәлләү белән генә җавап кайтарды Гази кабат: «Әйе. тәмам беткән бу».— дип уйлап куярга мәжбүр булды. Рәхимҗан шарф белән томаланган авыз-борынын ачмыйча гына: «Әйдә, керик»,—дип. ишеккә таба ишарә ясады Керделәр. Урамдагы беренче тәэсире өйгә кергәч, Рәхимҗан өс-башын салып элгәч тә үзгәрмәде. Өске өлгеләре генә калдырып капланган, ачык өлеше дә ярым туңган тәрәзәләрдән яктылык саран саркып керә иде Мондый өйдә Рәхимҗанның саргаеп суырылган, балавыздан койганга охшап калган йончу йөзе тагын да озынчаланып. тагын да шыксызрак булып күренде. Сүзне шактый сәер башлады Рәсимҗан. Утлы күмер кебек янып торган күзләре белән Газиның йөзенә бермәлгә текәлеп карап торды да әйтә салды: — Белмим, моннан ике-өч ел элегрәк ничегрәк очрашыр идек икән, һәрхәлдә, болай күрешә алмас идек. Йөзеңә үк төкермәсәм дә. сәламеңне алмаган булыр идем... Гази бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый, аны ни дип юрарга да белми, бермәл аптырап торды. Аннары инде. Гөлүсәне үз янында калдырмыйча. адәм әйтеп адәм ышанмаслык бәла-казаларга дучар иткәнем өчендер дигән нәтиҗә ясады Ул инде: «И и. Рәхимҗан абыем ла! Сез бер утта янсагыз, мин берьюлы мең утта яндым Үкенүемнән үләр дәрәҗәләргә җиттем», дип аһ-зарын белдерү өчен авызын да ачкан иде. Әмма тегесе. әйтер сүзен әйтми калмагаем дигәндәй, бсрсеннән-берсе авыр сүзләрне тезде дә тезде Гөлниса апасының илерә-илерә каргауларын да, «изгелеккә яманлык белән кайтаручы эт җан икән», дип тиргәүләрен дә. ике сүзнең берендә Газиның исемен ләгънәт белән телгә алуларын да калдырмады Бу сүзләр сагайта калды Газины. Хәер, җан күршесен беренче күрү, эчкә баткан күз карашларыннан сирпелгән яман салкынлыкны тою белән үк. ул юньле сүз ишетмәячәген, көткән әңгәмә булмаячагын чамалаган иде инде. Әмма Рәхимҗан абыйсы күңел төбенә мәңге эрүе бетмәс боз булып ятарлык сүзләрне соңгарак калдырган икән — Кыз бала ышаныч күрсәтә, дип андый түбәнлеккә бармыйлар аны. Чын ир-егет эше түгел ул Кыз баланың абруе чук өстендә, аннан төшсә - чүп өстендә ди. Кыз баланың бәхетсезлеге намусы тапталудан башлана, гомере әрнү, үкенеч белән үтә... Бу сүзләр инде Газины өнсез иттеләр. Бермәлгә зиһене чуалып киткән сыман булды Чү-ү!.. Бөтенләй башка нәрсә турында сөйли түгелме соң бу? Шулай ич! Очрашканнан бирле тикмәгә генә кыз баланы кан елаткан намуссыз бәндәгә караган кебек карамагандыр. Ахыр чиктә түзәр чамасы калмады Газиның. — Ни сөйлисең син, Рәхимҗан абый? Нинди адым турында гәп алып барасың әле сиң? Кемгә саныйсың син мине?.. Тегесе күзен дә йоммады. — Чәчәкне койган булгансың ич. Гази искәрмәстән әйтелгән сүздән янә югалып, янә өнсез калды. .Аягы астындагы идәннәрнең бер читкә шуышуларын тойгандай булды — Нинди сүз б>. Рәхимҗан абый! Нинди нахак сүз?! — Егетнең тавышы чатнады Бер селтәнүдә, бер сүз белән үзенең гөнаһсызлыгын аңлата алмаудан ул ут бөркеп утыра иде.— Беләм Үзем дә беләм . Гөлүсә алдында мин соңгы сулышымны алганда да гафу ителмәслек гаепле. Тик ул яктан түгел. Әгәр дә ул яктан катрә бөртеге кадәр генә гөнаһым булса да. аяз көнне яшен суксын, баскан урынымда җир убылсын! Әнием белән ант итә алам... Элеккеге авылдашының сырхау йөзендә, эт кояшы сыман сүлпән генә шәфкать чалымнары чагылып, миһербанлык нурлары кабынгандай булды • — Ж.Ә-ҖӘ. тынычлан. Газиулла,— диде Рәхимхан, бераз көттереп кейә Сүзләрен хак. Соныннан бар да ачыкланды. . Ахыр чиктә Гөлүсә үзе танырга мәҗбүр булды. Баштарак сина биргән вәгъдә-антлары на * турылыклы булып калу өчен үз-үзенә яла яккан булган - Нәрсәгә кирәк булды сон андый хәлләр?..—дип өзгәләнде Гази. < Тавышы тулы әрнү-уфтан^ иде аның. * - Булды инде... Кияүгә сорап, яучы килгәч купты ул низаг-знлзи- = ләләр... ‘ » - Чыкмадымы сон? * Юк. чыкмады. Сине оныта алмый ул. Газиулла. Гази йөрәге әрнүгә чыдый алмаган сыман, кулларын күкрәге туры- z сына кушырды. и — Эх-х, Рәхимхан абый! Бер генә күрәсе иде үзен. Аннары үлсәм дә х үкенмәс идем... Күршесенең йөзендә сүлпән генә елмаю сыман нәрсә чагылып утте. s Бары тик шунда гына Гази, хисләренә бирелеп, артык сүз ычкындыруын * абайлап алды Үзен тизрәк кулга алып төзәтенде дә. сорау артыннан i сорау яудыра башлады — Димәк исән?! Гөлүсәне әйтәм. . — Исән — Синең аша хат-фәлән хибәрмәдеме соң? Хаг хибәрмәде Ә менә сәламнең иң кайнарын юллавымны үтен де. Бөтенләй үк онытып бетермәсен мине диде Онытаммы соң?' Рәхимхан абыеның кабат чыгып китәргә җыенуын чамалап алды Гази. Шунлыктан, сүз югында сүз булсын дигән кебек итеп, әнисенең үтенеч-гозерен тагын бер тапкыр күршесенең исенә төшерде Тегесе ике-өч көннән һичшиксез керәчәген әйтте. Иң әүвәл. баштарак вәгъдә иткән кешеләрдә буласы бар икән. Хәзер исә ул югары оч Туктар картлар! а җыена иде. Кечкенә генә булса да күчтәнәч кыстырып бармыйча ярамас, килешеп бетмәс дип. ал дан ук хәзерләп куелган шул күчтәнәчен алырга кайткан булган Соңрак. • ут алгачрак. Газига да шунда барып чыгарга кушты Кич утырырбыз. Кичәгенәк тә халык бик күп җыелган иде. Авыл дашларының язмышлары, хәл-әхвәлләре белән бик кызыксыналар Шул арада Рәхимхан, сәке йөзлеге буенда торган, кечерәк сандык ка охшатып чыбыктан үрелгән әрҗәдән тәмәке янчыгы кадәр генә кап чыкка салынган бер төенчек чыгарды Монысы Себер күчтәнәче - эрбет чикләвеге иде Борының кычытмадымы? дип. Гази кесәсенә дә бер кушуч чикләвек салды Белеп аша. үзем әзерләгән чикләвек. Рәхимхан яңадан киенде Кичен очрашырга сүз куешып, урамга чыктылар Кичне көтеп ала алмыйча тинтерәп бетте Гази. Үзенә урын тапмады Шулай да түзде Гази, чыгып чапмады Әнисе белән бик тәмләп гәп сатып утырдылар Күбрәк Зәйтүнә сөйләде. Кабат авылдашларын телгә алды. Рәхимхан әйткәннәрне исенә төшерде Мәсәлән. Себергә барып урнашу белән. Иргалине бригадир итеп сайлап куйганнар Алтын җирдә ятмый шул ул дип. үзенчә нәтиҗә ясап куярга да онытмады Ә инде кояш баеп, яртылаш карга күмелеп утырган авыл өйләре нең тәрәзәләрендә тычкан уты кебек кенә яктылык күренә башлау белән. Гази югары очка йөгерде Ул Туктар картларга барып кергәндә, табын инде җыештырылган. шактый гына халык та җыелырга өлгергән иде Өй һавасында итле шулпа, таба ашы исләре саклана иде әле. Хуҗалар Гази ны. яманлап йөрисен икән, авылдаш, дип. чак кына шелтә белдереп каршыладылар. Шулай да чәйләп алырга кыстагандай иттеләр. Ул арада ишек артында, өйалдының туңган идәннәрен дөбердәтеп, дөпе-дөпе китереп итекне итеккә бәргән тавышлар ишетелде. Гази да. стена буендагы озын эскәмиядә утыручылар арасында урын табып, тнз генә шунда чүкте. Ишектән, үзләренә мул итеп салкын ияртеп, тагын берничә кеше керде Гадәттәгечә шау-гөр килеп хәл-әхвәл, исәнлек-саулык сорашулар башланды. Өлкәннәр артыннан тагын бер төрдем яшь-җилкенчәк керде. Бераздан инде утырырга яраклы, бүкән, урындык ише нәрсәләр дә бетте. Малай-шалайлар идәнгә, бозау бәйләнгән аралык тирәләренә урнаштылар Ишек төбе дә буш түгел иде хәтта. Барысы да Рәхимҗанның Себер хәлләрен сөйләвен тыңларга килүчеләр иде. Өйнең яртысын алып торган сәке йөзлегенең урта бер җирендә, асылмалы лампа каршында. Рәхимҗан утыра. Күрде Гази: элеккеге күршесенең йөзенә йоккан хаста сарылыгының эзе дә калмаган. Әнә ул, кәзәки изүен чишеп җибәргән дә янәшәсендә утыручылар белән нәрсә турындадыр сөйләшә, хәтта елмаеп та куйгалый. Йончыган йөзенә җан кергән, күз карашларына кадәр- үзгәргән аның. Җыелган халык, төп хикәяче, ягъни Рәхимҗан сүзгә керешкәләгән- че. бедербедер килеп, үзара гәп сата. Ничектер үзеннән-үзе. алдан ук сөйләшеп куйган кебек, авылдашлары тарафыннан Иргалинең исеме телгә алынды. Кемдер аның таза йөрәкле, корыч ихтыярлы булуын, солдаттан кайтып төшкән чакларын искә төшерде. — Кайдан килгән диген син аңа шул тикле көч-гайрәт? Йокыны- ятны белмәс иДе Башкаларның төшенә дә кермәгән уңыш җыеп алыр иде... — Әйтмә дә! - дип элеп алды икенчесе — Ул иккән игеннәр дугалы атларны күмәрдәй, булыр иде. хикмәт Гази да Иргали абые турында уйланып утырды. Элегрәк ул аны үзе өчен үрнәк кешегә санады. Чыны шул. Ниндидер кайгы-хәсрәт кичерүләр, бәлаларгә дучар булулар ул әле батырлык түгел. Ә менә шул күтәрә алмаслык бәла-казаларны, ачы' хәсрәтләрне эченә йотып, дөньясына ләгънәт укымыйча, еламый-нитми. төшенкелеккә бирелми, кеше булып калу, бу инде теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел. — Хаксызга рәнҗеттеләр кешене.— дип куйды кайсыдыр. — Әйтмә дә1 - диде икенче берәве.— Бигрәк караладылар шул үзен. Я-л-көн каршында рисвай иттеләр. Иң яманы — кеше үтерүче исеме тактылар. — Хет бер авылдашы яклап кыл селкетсен!.. — Бездә шул инде Аның юктан бар булып, кешечә яши башлавын күралмадылар. Юкта бирә алмый, булса —г күрә алмый, дип тиккә генә әйтмәгәннәрдер. . Күңелләре сызган кайберәүләр: «И-и, бу коргыры тормышны!» — дип. хәсрәт ялкыны өреп, көрсенгәләп тә куйгаладылар Сүз иярә сүз китеп, кемдер Иргалине хөкем иткәндә хата җибәрүләре. аның аклануы турында искә төшереп алды - Шундыйрак хәбәр таралган иде Хак булдымы шул сүз? — Хак иде,— диде Рәхимҗан. Янә сүз куертып алдылар. Алайса нигә борылып кайтмады, янәсе. Әй-йе шул. дип дәвам итте икенчесе. Чит-ят җирдә яшәү түгел, үлүе дә яман бит Гарьләнгәндер, артык ямьсез кыландылар шул дип. Иргалинең хәленә керергә маташучылар да табылды. — Ул хәбәрне алырга Иргали абый белән бергә бардык.— диде Рәхимҗан, бу әңгәмәне түгәрәкләргә теләгәндәй итеп - Ул вакыйга үзе бер хикмәтле, гыйбрәтле хикәя, иркенләбрәк сөйләрмен әле.. Төп сүзгә керешергә вакыт та җиткән иде инде. Шулчак Рәхимҗан искәрмәстән генә: «Кичә кай тирәдәрәк туктаган идек әле?..» — дип copafi КУЙДЫ. Берьюлы берничә яктан җаваплар янгырады — Кызыл Ярга, ягъни Красноярскига барып җиттегез — һәммәгезне дә этап дворына китереп яптылар - Ә. әй-йе! Шулай бугай — дип ялгап алып китте Рәхимҗан— Сон шул! Поездан төшерделәр дә. яңадан бик җентекләп барлап, этап дворына алып киттеләр «Двор» дигәч, әллә берәр станция ише җирме. * дип уйлаган идем Карасам, хәйраннар калдым тирә-юне биек койма 5 белән уратып алынган, кечерәк бер авыл тикле урын икән Як-якта озын * бараклар тезелеп киткән Ара-тирә аерым йортлар, лапаслар да күрен- * гәли. Иң күзгә ташланганы — килеп бөялгән олауларның күплеге иде. J Бер дә исәбе-хисабы юк Тормыш дулкыннары тарафыннан кагылган. 5 кыйблаларын югалткан халык Урта бер җирдә мәйдан шикеллерәк ♦ урында, ду китереп сату итеп, алыш-биреш оештырып мәтәшәләр Печән, f солы ише нәрсәләрне йөге белән кала базарыннан китереп. «Двор» кап- = касы төбенә китереп сатуларын да абайлап алдык Безнең белән бер поездда килүчеләрнең барысын биек койма буена- ’ рак кысрыкладылар да. шунда урнаша торырга куштылар Бик юл өс- _ тенр туры килмәвебезгә дә шатбыз Атларны туардык, арбаларны җай- ' лап куйдык Илдә илле, берсеннән-берсе жилле дигәндәй, кырык мирдән * җыелган халык, шунлыктан алны артны чамалау, итәк-чабуны җыебрак , тоту турында да онытты юк Сираҗи исемле бәндә дә безнең янда Ат арбаларыбыз бер вагонга туры килү сәбәпле, юлда ук танышкан идек Камышлы ягыныкы Аның хәле безнекенә караганда да мөшкел Хатыны белән икесенә өч бала Җитмәсә тагын өчесе дә. кем әйтмешли, аяксыздан ыштансыз Хатыны Мәрьямбикә атлы. Кыяфәте бик бетәшкәнгә охшый Эчендәге хәсрәте ярылып яткан моңсу йөзендә чәй тәлинкәсе кадәрле олы күзләр генә Кулында әле яна күкрәктән аерган сырхау бала Бала җанлы, бик кешелекле Сираҗи безнең белән якынаюына сөенеп бетә алмый. Әлеге алла орган «сәяхәткә» чыгуының сәбәбен дә әллә ничә тапкыр сөйләп бирер гә өлгерде Колхоз төзелгәч тә: мал-туарны ярата дип. атлар карарга куялар моны Ике өч ел буена исеме макталып телдән төшми Әмма көннәрнең берендә, җәйге матур таңнарның берендә, кырыктан артык ат төнгелектән кайтып керә Сираҗи инде күптән эш урынында Янәшәдә ‘ торган коедан су чыгарып, салкыны сына торсын дип. озын улакка тутырып куя Тузан болыты күтәреп ажгырып кайтып кергән атлар, гадәт тэгеч.1. озын улак янына килеп тезеләләр Шунда көтелмәгән хәл була: сәгать-сәгать ярым эчендә бер-бер артлы унтугыз баш ат гөрселдәп җиргә ава. Кайберләре җиккән чакта, тәртә арасына кергәч аяк суза, берничәсе аранга кереп тәгәрәп үлә. Соңы шул тикшерүләр башлана Күз күрмәгән, колак ишетмәгән әллә ниткән гаепләр актарып чыгаралар һәм. рәхим ит Колхоз милкенә кул сузган корткычлар өчен Себер юлы на үлән үсмәгән, янәсе Рәхимҗан, шактый ук эзлекле итеп, сөйләгәннәрен күз алдына ки пфеп бастырырлйк итеп сурәтләп, барысын да таңга калдырып, хикәя ләп ме-хикәяли Газиның үз уе Бөгелмә станциясеннән ничегрәк итеп чыгып китүләрен. Красноярскига кадәр ничек барып җитүләре турында ишетә алмый калуына уфтанып утыра Шундук: соңрак җаен туры китереп, бер сораштырырмын әле дип. үз-үзен тынычландырып та ала Рәхимҗан барысын да авызына караткан Ятабыз шулай этап дворында ут йотып Көн артыннан көн у тә Барасы юл. җитәсе җир турында ләм мим. беркем берни белми Шул бил гесезлек үтерә, пычаксыз суя һай й. ул билгесезлек' Киләчәгеңдә, нртә- ге көнеңдә ни көткәнен белмичә яшәүдән дә яманрак нәрсә юктыр бу (өньяда Бу хәл кешенең йөрәгенә шом сала, күңелен астыртын шик та лый Кая карама аһ-зар Билгесезлек афәте өркеткән халык нәкъ җнл тузгыткан тузганак тнярсенинде менә, мәш килә Менә шундый чакта ке шеләр бер-берсенә елышучан булалар. җиде-ятка карата да якташлык хисе, туганлык тойгысы уяна. Андый чакта туган якның эте дә якын днк мәеләр иде аны Вакыт табып, этап дворын әйләнгәләп тә чыккаладым. Кая карама — мәхшәр көне Арабызда кая барып бәрелергә белмичә иңрәп, югалып- каушап калучылар да бар Тавыкның бар сәяхәте — ындыр арты дигәндәй. гомерләренә авылларыннан ары җир күрмәгән бәндәләр дә очраш- тыргалый. Тикмәгә генә — кеше тәмугка кергәндә дә юлдаш эзли димәгәннәр- дер Карыйм, шулай билгесезлек алдында шүрләп, югалып калучылар бер-берсенә елышу, берсе икенчесен барлау ягын карыйлар Ничектер үзеннән-үзе шулай чыкты, бик күпләр, ниндидер өмет баглап. Иргали абый янына елыша башладылар Бер караганда, гаҗәп тә түгел шикелле, чөнки һәркем көчлерәк затка, үзенә арка таянычы булырлык кешегә тартыла. Иргали абыйның шыңшымавын, бернәрсәдән дә зарланмавын, офтанып күтәрелеп бәрелмәвен, үз-үзенә нык ышанган кешеләргә генә хас тынычлыгын күреп, чыдам, нык. утны-суны кичкән, дөньяның ачы- сын-төчесен күп татыганга охшаганлыгын бик тиз чамалап алдылар. Заманында берничә ел Кызыл Армия сафларында да булганлыгын белгәч. аңа ышану икеләтә артты Андый кеше барында бернинди афәткә дә. гаделсезлеккә дә. кимсетүгә дә юл куелмас, теләгән тәкъдирдә җил- янгыр да тидермәс, дип өметләнделәр булса кирәк. Чыннан да. Иргали абый, үзен ирексез мөсафир, ярым тоткын санап, җебеп төшмәде, өс-башына һәрчак чистаны кияр иде. үз вакытында ялт итеп кырынып йөрер иде Өстенә үзенә килешеп торган шинелен киеп алды. Үзегез беләсез, төсекыяфәте килгән, буй-сыны килешле, ачык чырай. матур йөз. Бөтерелеп килгән гайрәтле мыегы гына да ни тора! Шуның өстенә күп йөргән, күп күргән, күп аралашкан Русчасы нык. Үзе иблис кебек кыю Тормыш таҗы батырлык, дигәндәй, кемнең кем булуы белән санашып тормый, башын горур тотып, аяк терәп сөйләшә ала. Сүзе дә үтә Соң шул! Иң элек Касыйм татарлары чолгап алды үзебезне. Бераздан Сембер мишәрләре дә килеп җитте, һәркайсы безнең ише — язмыш тарафыннан рәнҗетелгәннәр Кем әйтмешли, күмәклектән күңелләребез күтәрелеп киткәндәй булды Ни генә әйтмә, үз телебез, гореф-гадәтебез.. Бу хәл этап башлыклары күзеннән дә читтә калмаган, күрәмсең Беркөн иртән биленә наган таккан бер хәрби кеше Иргали абыйны кәнсә- гә чакыра килде Хатынкызларга коелып төшү өчен шул җитә калды. Гөлниса апа: «И и. ходаем ла!» — дип. бизгәк тоткан сыман, калтырана ук башлады Әмма Иргали абый анда әллә ни озак тормады, ниндидер куанычлы хәбәр ишеткәндәй, күтәренке күңел белән борылып та кайтты Безгә дә сәфәр чыгарга вакыт җитә икән Татарларның үзләренә бер партия әзерлиләр. Шундук өстәп тә куйды — Шул яңа партиягә мине, чегәннәрнең җитәкчесе сыман итеп, баш итеп куймакчылар. Бүген үк исемлек төзи башларга куштылар Шул сәгатьтән алып безнең Иргали абый, тәмам күз өстендәге кашка әверелде дә куйды Моңа кадәр карап-сынап кына йөргән татарлар да. үзләренең риясыз ышанычларын белдереп, моңа чат ябыштылар. Алдан баручы түгел, артыннан ияртә белгән — җитәкче ди бит Исемлек төзи башлау белән, алагаем зур. авыр гәүдәсен алпан-тилпән китереп, яныбызга янә бер бәндә килде Килеш-килбәте абруйлы, укымышлы кешегә тартым. Өс-башы бөтен генә түгел, затлы дип әйтерлек. Язгы кояш туры карап, көндезләрен шактый кыздырса да. башына камчат бүрек, өстенә кара постау тышлы бүре тун. аягына эт тиресе белән җылытылган пималар киеп алган Кыяфәте дәрәҗәле Шуның өстенә. сүз рәвеше лә бик диндар кешегә тартым Яныбызга килде дә бу. бик күптәннән бирле зарыгып көткән кешеләрен очраткандай, сөйләнә дә башлады. — И-и. бәрәкалла’ Үзебезнең мөэмин-мөселманнар икәнсез ләбаса. Я-a, раббым! Әһле мөселман кардәшләрне тугры китерүеңә бер түгел мең шөкер Аллаһе тәбәрәкә вә тәгаләнең рәхмәте зур, шәфкате диңгездәй киң ди шул. Үзегез кай яклардан, кай тарафлардан буласыз сон5 Безнең Чулман буеннан икәнлекне белгәч, янә элеп алып китте - Борынгы Чулман ягы моңлы-аһәңле. белемле-мәгърифәтле тө- * бәк дияләр иде Борынгы Чулман ягы — моңлы-зарлы, канлы-яшьле « тарихлы як. дип тә өсти торганнар иде әүвәлерәк. Әй-йе! — Шулай диде дә бу. рөхсәт-фәлән сорап тормыйча «Яле бер дога!» — дип. арба янына * чүгәләде дә, бөтен шартын китереп, әгузебисм аллаларын укырга кереш- z те Озак укыды Ахырында учлары белән симез-нтләч йөзенә килешеп = торган чаларган сакал-мыекларын сыпыргалаганнан соң янә сөйләнеп ♦ алды. — Риясыз ниятләү догасы булса, кайда зекер ителсә дә. кабул итәр- = мен. рази әйләрмен дигән хак тәгалә Беренче күрүдә үк искәрдем ; иманлы, шәфкатьле, тугрылыклы бәндә күренәсең. Кордаш ыру. зат-ка- \ вемнәрегезгә. барлык әрвахлар шәрәфенә багышланган догам булсын. _ берүк' Карт иелә төшеп, симез, табак битен яшерә төшеп, елап та * алды кебек. Гафу итә күрегез, кан кардәшләрем Нишлим соң 5 ' х Туып-үскән җирләрдән аерылу кеше йөрәгенә шулай гомере буе төзәлмәс у яра-җәрәхәт сала торгандыр шул инде Фани дөньядан бакый дөньяга китәсе көннәрем дә бик җиткән кана да бит! Нинди гөнаһларыбы». кайчан кылган языкларыбыз бәрабәренә мондый җәзаларга, бәла-каза ларга дучар ителәбездер Яа-а. тәңрем' Шунда ук үзе белән дә таныштырып алды Оренбург ягыннан икән Исеме Шаһиулла Галим-голәмә, укымышлы кеше икән «һәр тарафта олуг ихтирам казанган имам-хатиб. мөгаллиммен, дип танытты үзен Заманында «Хөсәення» мәдрәсәсендә укыган - Мәҗнүн бер руханимын Диния нәзарәтендә рәсми дәрәҗә били идем, ягъни казый идем ■ Кыскасы, үзен һич тә алыштыргысыз кеше итте дә куйды бу Әлеге «алла тарафыннан каргалган» сәфәргә дә ул «үзе теләп», каенесен озата бару максаты белән чыккан Каенесенен исеме Шаһбаз Әйтүенә караганда, бик тә зиһенле, бик тә укымышлы, бик тә тәүфыйкълы бала икән Ахыр чиктә үзенең гозерен дә җиткерде - Зинһарлап сорыйм, кем, изге бәндә Безне дә үзеңнән калдыра күрмә Ходай тәгалә хаҗ кылган саваплар бирер үзеңә Алладан ярдәм изгеләрдән мәдәт сорап, сәҗдә кылырмын Күңелем сезгә карата гелән изгелектә, хәер-дога кылмакта булыр, ходай кушса Алла хакы өчен дип сорыйм Ике догамның берендә сезнең иманлы, рәхимле, шәфкатьле исемеңезне яд итәчәкмен, ходай кушса — Салпы якка салам кыстырып куярга да онытмады, әлбәттә. Алла илчесе Мөхәммәткә Җәбраил фә рештә аркылы күктән иңдерелгән изге Коръәндә мондыйрак аять бар Тыңлап кына бакчы, кем. мелла, нәкъ синең кебек изге күңелле җан ту рында әйткән диярсең инде менә: «Алла туры юлдан алып барырга те ләгән кешенең күкрәген ислам өчен киңәйтеп җибәрә, кемне юлдан я» дырырга теләсә, аның күкрәген тарайтып куя» Хәтереңә иңдереп куй. кем. бу гыйбрәтле сүзләрне Олы җанлы, киң күңелле Иргали абый аларны да исемлеккә теркә де Карт бик тә кызганыч бер кыяфәткә керде дә. сүзнең җеген җеккә китереп, тәмләп кенә, көйли биреп, сөйләвен белде Аллаһе тәгалә кешене каргаса, картлык көнендә туган туфрагын нан аерсын икән Актык сулышымны ата бабаларыбызның сөякләре кү мелгәи мөкатдәс җирдә, изге җирдә алырмынмы әллә дигән идем, язма ган икән Па. ходай, гафур рәхим' Гомерләр аккан, язмышлар кичерел гән, кайгысын хәсрәтен, шатлыгын куанычын кичергән туган җир бит ул! Инде дә шушындый, туган җирләрне ташлап чыгып китү кебек иң каты котылгысыз җәзага дучар ителгәнбез икән. Габдерәхим хәзрәт Утыз Имәни әйткәнчә «Зәгъре михнәт чикте җисмем. тулды күзем зәгьре аз», ягъни, тәнем михнәт ачысы чикте, күзем яшь белән тулды, диясе генә кала. Янә дә килеп бу хәлләрне ходай тәгалә безне сынар өчен жибәргән диясе, һәм дә килеп, диндәшләр буларак, тормыш мәшәкатьләребезне урт так итәсе кала Беренче күрүдә үк сине. кем. мелла, аек иманлы зат. мәрхәмәтле кеше икәнлегеңне абайлап калдым. Бу изгелекләреңне соңгы сулышыма чаклы онытасым юк. Бөтен затың игелек күрсен. Боерган булса, һәрчак бердәм булырбыз. Үз чиратымда мин дә бурычлы калмам... Мөхтәрәм ил карты, хөр.мәтле аксакалы булырмын Янә дә килеп, фикердәшең, мәсләктәшең булырмын Кирәксә, терәк-таянычың булырга әзермен. Фидаиләрчә хезмәт кылырмын үзеңә. Дөнья булгач, үлем-чы- гым. дәфен кылу ише нәрсәләр дә булмый калмас Әй-йе! Шуңа күрә тормыш диләр аны Балаларга сабак тыңлатырмын, гыйлеммәгърифәт, тәрбия бирермен, аңлы, итагатьле булып үсәрләр Акмулламыз болайрак фараз кылган: Адәмгә гыйлем, һөнәр пар канаттыр. Дөньяда гыйлем кеше асыл заттыр; Наданнар, беләсез бит. алла колы. Җактыны күрәлмаган жарканатдыр Шул ук кичне Шаһи картның туганнан-туган энесе Шаһбаз да күренеп китте Кунакка барырга чыккан диярсең егетне: киенгән-ясанган. Карчыганыкы кебек үткен зәһәр караш. Күсе койрыгы кебек нечкә мыегының чылгыйлары асылынып тора Ж,ае чыккан саен ул аларны әледән-әле аска таба тарткалап алгалый. Килеш-килбәт, буйсын нәзакәтле. Аксөякләр затыннан икәнлеге һәрбер хәрәкәтеннән сизелеп тора. Чегәндәй каратут йөзле, очкыннар чәчеп торган әрсез үткен караш. Юк. гади күз карашы түгел бу. карчыга карашы, кешене үтәдән-үтә тишәргә теләгәндәй итеп, ачыктан-ачык оятсыз-туры караш иде... Гази. Рәхимжан абыеның әлеге карт белән аның каенесе Шаһбаз турында тикмәгә генә шулай төпченеп, кабат кайта-кайта сөйләмәвен күңеленең кай жире беләндер сизенә дә башлаган иде инде. - Исемлекне этап башлыгына илткәндә,— дип дәвамлады Рәхимжан үзенең хикәясен,— Иргали абыйга мин дә иярдем. Анда Иргали абыйга карата булган мөнәсәбәтне күреп, кабат хәйран калдым. «Гражданин Миргалиев» дип кенә торалар. Кешенең абруе тирә-юнендәгеләр- нең мөнәсәбәтеннән үк күренеп тора шул. Иргали абый тәкъдим иткән исемлекне тикшерә-карый башладылар Терки торгач, егерме өч олауга житкәнбез. Барлыгы сиксән жиде кеше, һәрбер кәгазь кисәген күздән кичерделәр. Иснәп кенә карамыйлар инде, мин сиңа әйтим! Шулай да катыргы тышлыкка тегелгән бер «Эш»не: «Монысы хәзергә калып торсын әле», дип. бер читкә алып куйдылар. Документларның Шаһнулла карт белән аның каенесе. Шаһбазныкы икәнлекне белгәч,Иргали абый аларның ни өчен калдырылуының сәбәбе белән кызыксынды. — Без аларны Себернең түренәрәк озатыласы партиягә билгеләргә дип торабыз,— диде биленә наган таккан хәрби киемле начальник кеше — Статьялары үзгә.. Гомумән, нәрсәләре беләндер күңелемә ятып бетми алар. Сизәм. куллары канлы аларның. Ниндидер могжиза белән генә атылмый калган булырга тиешләр... Иргали абый да һәр сүзгә буйсынып, дәшми кала торганнардан түгел Картның бик нык ялынуын, гозерләвен. бик инде татарлар белән бергә булырга теләген белдерүен әйтте. — Ә инде статьяларга килгәндә, беребез дә аларны сайлап алмадык.— диде ул ипле генә итеп.— Шулай ук ирекле көннән дә йөрмибез... Аннары безне дә турыдан-туры жәннәткә озатырга жыенмый торгансыздыр бит?.. Начальник кеше мыек астыннан гына елмайды. «Үзегезгә карагыз, атайса»,— дип. Шаһи картларның документларын да безнекеләр янына куйды. «Алабыз дисез икән, рәхим итегез! Тик соңыннан өстәмә мәшәкатьләр тудырып, күңелсезлекләр китереп чыгара күрмәсеннәр дип кисәтеп кенә куюым ..» Иргали абыйны үзегез беләсез, чая, телгә-тешкә үткен: «Зур көтү бүредән курыкмый. әллә ни кыра алмаслар», дип кенә җибәрде Шулай да минем якка борылып «Нишлибез. Рәхимҗан туган, ала- * бызмы үзләрен?» — дип киңәш-табыш итте Миңа нәрсә, күнсәм дә күн- < дем. күнмәсәм дә күндем Эх-х. шунда: «Кемнең кем икәнен. Иргали J абый, начальство яхшырак беләдер, тикмәгә кисәтми торганнардыр, әллә < кабат уйлап карыйсыңмы?» — дип әйтсәм, ак сакаллы карт буласы икән- 2 мен дә бит. кем белгән аларны! Изгелеккә дәгъва иткән кешеләр дә 5 шул тиклем, адәм әйтеп адәм ышанмаслык бәла-казаларга, фажигаларга ♦ тарытырлар дип кем уйлаган?! о Олауларыбыз янына җыелган халык безнең кайтканны дүрт күз * белән көтеп тора иде инде Иргали абыйның фәрманы кыска булды й «Барыгыз, жыена башлагыз, иртәгә сәфәр' » Шаһиулла карт та шунда иде — Иншалла! Бу көнне дә көтеп алдык,—дип куйды ул Башкалар дәррәү кубып таралыша башласалар да. Иргали абый ' Шаһи картка чак кына сабыр итәргә кушты Тегесе сагая калды Иргали ? абый хәтер-фәлән саклап тормады, алар турында начальствоның бераз икеләнеп торуларын ачыктан-ачык әйтте дә салды — Нинди эш белән гаепләндегез? Статьягыз нинди нде? булды Иргали абыйның соравы Картны алыштырып куйдылармыни! Кашлары жимерелеп кенә кал мады, капчыкланып торган авыр, шешеңке кабаклары астыннан гына сөзеп караган күзләреннән кинәт суык бәрел чыккан сыман булды Пөзе агарынды Сулыш алуларына кадәр үзгәрде моның — Алланың ачы каһәре суккыры Себердән дә ары җибәрерлек әллә ни яманлыклар кылганыбыз юк Бер аягым жнрдә. икенчесе гүрдә дигәндәй, намазлы авыз белән ялган сөйләп тормам бит инде Шунда карт, миңа ышанмасаң. менә моңа ышан, дигән кыяфәт белән тунының түш кесәсеннән таушалып тәмам эштән чыккан кәгазь кисәге чыгарды. Иргали абый хафаланма, кирәкмәс, дигән сыман итеп, кулын гына селтәде — Андый шикле уйларга бирелеп, өстенә тау каһәрле гөнаһлар ала күрмә берүк, кем. мелла Шулай ук кара мөһер сугарга да ашыкма Мөселманлыгыңа оят килер Тавышын йомшарта төшеп, янә тезеп китте бу.— Мөселман белән мөселман тылмачсыз да аңлашыр ди. Бар да үз фикереңне әйт Безгә бик тә кирәкле кеше диген. Чыны шул ич Бер тапкыр әйткәнемчә, тормыш булгач төрле чак булыр Мәетләрне үзем юармын, кәфенләрмен, ясин чыгармын Сәфәрләребезнең дә хәер-догалы булуын юл буе теләрмен, боерган булса Ә инде барып җиткәч. бала чагага сабак бирү эшен үз өстемә алырмын, ходай кушса Хезмәт хакы-фәлән дә сорамам Әй-йе! Тик зинһар дип. ялыныпялварып. алла хакы өчен дип үтенәм Иргали абый картны бүтән газапламады, кайтып жыена башларга кушты Озын юлга, ерак сәфәргә бергәләп чыганагыбызны әйтте Карт янә көйләп вәзенләп дога сүзләренә кереште — И-и. ходайның изге бәндәсе! Хәзер барам да иман яңартып иң изге саналган догаларымны кабатлыйм Әй-йе! Безгә күрсәткән бу изгелекләреңне ходай тәгалә бише белән кайтарсын берүк Кайсы изгеләр каныннан яратылган тәүфыйкълы бәндә син” дип илереп такмаклаган җиреннән кинәт кенә тавышын әкренәйтеп Иргали абыйның үзенә генә ишетелерлек итеп болай диде Ходаем кәрим, ярлыка Жыясы ризык ларыбыг бетмәгән булып, ходай сәламәтлекләр биреп, бәла казалардан имин кылса, юлларыбыз уң әйләсә. сүзем сүз. ниятләнеп, нәзер итеп әйтәм. буш итмәм Яхшылыкка яхшылык димештер изге китапта Әманәткә хыянәт булмас, боерган булса Шулчак тыңлап утыручылардан берсе: «Нәрсә бирде соң?» дип сорап куймасынмы. — Бирер чукынса. Алырсың эт авызыннан белен.—дип җаваплады Рәхимҗан Шулай да вәгъдәсен онытмаган булган Барып җиткәч, урнашкач исенә төшерде Анысы өчен дә рәхмәт. Кем әйтмешли, исәп- хисапны да бик тиз өзде Мин инде; мулланыкы мулдан булыр, дип зуррак нәрсә дә өмет иткән идем. Бирде, бирмәгән кая! Шулай да җавабын тапты тагын үзе: «Ат биргән — сызган, тун биргән — тузган, хәер- дога — барысын да узган!..» — дип. тез чүгеп, бик һәйбәтләп, озак итеп дога кылды Шунын белән — аллаһе әкбәр. битебезне сыйпап торып калдык. Рәхимҗан, сүзләренең авылдашлары күңеленә хуш килүен абайлап алгач, тагын да җанлана төшеп дәвам итте. — Ир-егет яуда булмаса. юлда сыналыр ди Иргали абый да этапка билгеләнгән халыкны ерак сәфәргә әзерли башлады... Ниһаять, юлга чыгар көн дә килеп җитте. Баштарак «сәфәр» дигән хәбәр, ничектер, кешеләрне җанландырып җибәргән сыман иде Ни әйтсәң дә. шомлы билгесезлекне көтеп, бер урында утыру түгел, әкренләп селкенә торырбыз, иртәмесоңмы, барыбер билгеләнгән урынга барып җитәргә туры киләчәк Әмма шундук икенче уй: юллар озын, юллар хәвефле. Алда тагын да хәтәррәк билгесезлек, анда ниләр көткәнен белүләре бик кыен Таң белән безнең олауларны капкага каратып тезеп куйдылар Шак тый озын иде ул. Сафның башында, азагында, пар атка мичәүләп җигелгән тимерхут арбалар куелды. Алары безне озата барасы кораллы сакчылар өчен. Әллә ничәнче тапкыр олауларны санап, аларда баручыларны исемлек белән барлап, шактый ук теңкәгә тиделәр. Олауларның һәркайсында сандыклар, олы-олы әрҗәләр.' төйнәп салынган урын-җир- ләр. иләк-чиләкләр, савыт-сабалар, эреле-ваклы төеннәр, чүпрбк-чапраклар һәрбер арбада диярлек, шул әйберләр арасыннан, бала-чага, карт- кортка баш калкытып тора Читтән караганда - чат чегән таборы Ниһаять, олы капканы шыр ачып куйдылар һәм һаваны: «Куз-га-а- ал!..» дигән фәрман ярды Шаһиулла карт та аваз биреп куйды: — Я-a. тәңрем' Барысы да синең ихтыярда Теләсәң нишләт. Ышанып. синең карамакка тапшырылдык. Изге сәгатьләрдә була күрсен берүк... Шулай бергә укмашып, бергә тупланып, билгесез юлга чыктык Уйлар борчулы. күңелләр гасабилана Юл дигәнең бәхетлеләр өчен генә кыска да алар өчен генә җиңел Йөрәгеңне хәсрәт тырнаса, акылыңны билгесезлек томаласа, күз алдыңда берсеннән-берсе яманрак күренешләр рәшәләнсә, үтеп кара син ул юл дигәнне, очыкырые юк аның. Бераздан Красноярск урамнарын артта калдырып, күгелҗем кара төстәге урман - тайга каплаган калкулыкка күтәрелә башладык. Тауның текә битләвендә атларны туктаттык, һәркайсының күзе Кызыл Яр ягында. Әнә. Покровский дип аталган, тау түбәсенә урнашкан ялгыз чиркәү. Моннан ул ак болыт кисәге сыман гына булып күренә. Безне бу якларга китергән чуен юлдан торган саен читләшү дә әллә нишләтеп җибәрде Бу хәл. туган якларыбыз белән бәйләп торган соңгы җепнең дә шартлап өзелүе сыман тәэсир итте. Күпләр елыйлар Житмәсә тагын ансыз да яралы бәгырьләрне телгәләп паровозлары да- «Ху-шы-гыз!. Сау бу-лы-гы-ыз! Хәерле ю-уул!.» дигән сыман үзәкләрне телгәләде. Хуш. туган як. зарлы-моңлы як. төшләргә кереп газаһлаган як! Кайчан булса да бер кайтып күрергә язганмы ул туган як дип атала торган изге җирне? Бу турыда һичкем берни белми. . Шушы урында Рәхимҗанның тавышы сынып, калтырап куйган сыман булды Сәер тынлык урнашты Аралыкка бәйләнгән бозауның юеш идәндә таюы да. сарык бәрәннәренең элеп куелган юкә миннеген кетерт- кетерт ашаулары да аермачык булып ишетелеп куйды Әмма Рәхим- /кан үзен бик тиз кулга алды, тамагын кыргалап янә сүзгә кереште. Туган якның кадерен белер өчен, чит-ят ж ирләрдә кангыраеп йөреп Kapapia кирәк икән. Бары тик шул чакта гына туган туфракның газизлеген тоясың икән Әй-йе! . Күз яше чыгарырлык сагынулы көннәрне күп кичерергә туры килде. Баштарак бик жирсендек. туган як тартуга чыдар чамалар юк иде. Юк. туганнар, сагыш дигән нәрсә сүнмй дә. сүрел ♦ ми дә икән ул! = Ил гизүче киек казлар кебек тезелешеп барабыз да барабыз Күз < күрмәгән, колак ишетмәгән якларга И-и, жәяүле язмыш! И-н. каһәрләнгән язмыш! Ничәмә-ничә үрләр менелде. төшенде. әмма барасы юл- г ның азагын белгән кеше юк Тоташ кара урман эчләренә барын кергәч. J арбаларның бөтен буыннары белән берьюлы иңрәп шыгырдавы тагын да ♦ ачыграк ишетелә башлый Як якта үркәч-үркәч таулар күренгәләп кала. ® аларны Себер дә сопкалар дип йөртәләр икән Тайга, тайга дип сөйләнә- 2 ләр иде. ниһаять, тайганы да күрдек Менә кайда икән ул кара урманнар! * Кара дисәң дә кара, ичмаса Үзләре сазлы мүкле, җитмәсә Йртә-кнче ' томанлы юеш Юлыбызның берничә көн атаклы Инәсәй елгасы буйлап тө- * шәчәген Иргали абый белән алдан ук белә идек Атларны ашатып > эчертеп, кешеләрне тамак ялгап алу өчен көндезге тукталышларыбыз * шул мәшһүр елга туры кнлгәләде. Елга дисәң дә елга, ичмаса Мул сулы. ' көчле агымлы, көмештәй саф сулы бу елга буена килеп чыккан саен хәйран калабыз, иркенләп сулыш алгандай булабыз Безнең Чулман анын янында бер бәләкәй инеш кенә «Инәсәй тракты» дип аталган олы юл буйлап сәфәребезне дәвам итәбез. Гасырлар буе сөргенчеләрне, катыржаннарны күреп, алар белә эш итәргә күнеккән жирле халык сине бар дип тә белми Юлаучы йортларына кунарга кергәндә жан урынында түгел, төннәр буе торыпша белән капланган арбаны карап, лапас астына туарып куелган атка күз-колак булып чыгасың Хәер, ул өйләргә керсәң дә. йоклармын, ял итәрмен, димә, чебен- черкигә чыдар чама юк Ж.итмәсә тагын, арада шактый ук четерекле, тынгысыз кешеләр дә бар Шул ук Шаһиулла карт белән аның каенесе Шаһбаз, һәр сөрген пунктында диярлек, һаман ат арба тирәсендә, һаман чышын-пышын киләләр. кемнәрнедер каядыр жнбәрәләр. Шулай итеп алар акчага да. затлы нәрсәләргә дә алыштырып, көмешкә таптыралар Кузгалып китүнең өченче көнендә бугай, күрәм. Шаһбаз дигәне атын Гөлниса апа белән Гөлүсә бара торган олау артына төшерде Төне буе эчүдән нәкъ пешкән балан сыман кызарып киткән күзләре тач иблиснеке Аның керфек кагуны белмәгән кырыс, нәфрәт ялкыны бөркелеп торган күз карашлары белән очрашмас өчен генә дә әллә ниләр бирерсең Ком гарәбенекедәй каратут йөз үзендә Борыны, абзыеныкыннан үзгә була рак. карчыганыкы кебек кәкрәеп килгән Ияге буйлап үскән салпы мыегы аның йөзенә тагын ниндидер жан кайтаргыч шыксызлык өсти. Ул жүнсез нең аяк атлауларында ук өмет юк иде Атламый, гүя. сак кына басып, посып килә диярсең инде менә Гөлүсә исеме телгә алыну белән, барысы да бердәм хәрәкәтләнеп куйдылар Тыңлап утыручыларның үзенә таба борылуларын тойган Гази башын ияргә мәҗбүр булды «Әнә нинди сынауларга озатканмын икән мин сине, бәгырем' » дигән уйның, агуланган ук кебек, йөрәгенә килеп кадалуын тойды Ул арада РәхИМжан хикәясен дәвам итте: - Адәм баласының җелегенә төшәр өчен яратылган әлеге дөмек керләре, икенче көнне дә атларын Гөлүсә утырып бара торган атау арты на төшерделәр Ә атлары сокланып туя торган түгел Киң күкрәкле, озын торыклы нәселле ат Аксыл җирән яллары тезләренә төшеп тора Ак бәкәлле зифа сылу аякларын җиңел елтыр атлауларын күрсән ул дә кнт инде Арбалары яныннан узып барганда мине дә туктатты бу Гөлүсә турында бик төпченеп сораштыра башлады. Кияүдәме? Иргалинең кеме була? Ай-Һай. гүзәл..янәсе. Нишләмәк кирәк. Гөлүсә кебек сылу канда да күзгә ташланучан була. — Юкка нәфесеңне сузма, сиңа тәти торганнардан түгел ул,** дидем Сүзләремне ошатмады, күзләре белән ашардай итеп, үтә дә мәкерле итеп әйтә салды.— Алай җайлы-җайсыз сөйләшмик әле. агай-эне. Кушмак сездән, йөгермәк бездән дип. берьюлы бишкә бөгелердәй булып син бөтерелерсең әле каршымда...—’дигән булды эт йөз. Тегенең оятсыз рәвештә, бернинди тартынусыз күзләрен тасырайтып баруын чамалап алган Гөлүсәнең дә танырлыгы калмады, бичараның сылу йөзләренә хәвеф хикмәтләре чыкты. Бераздан ул Азатны тотып барган Минсылу арбасына күчеп утырырга мәҗбүр булды Үзен ил олысы, ил карты итеп танытканы да кимен куймый иде булса кирәк, аның да итләч кызыл борыны, табак бите, кан чәчрәп чыгардай булып, тагын да шешенеп киткән, күз асларына күгелҗем капчыклар асылынган булыр иде. Арбадан төшүнең нәрсә икәнен дә белмиләр болар Маңгайларын маңгайга терәп нәрсә турындадыр гәп сатып алалар да тәгәри-тәгәри көлешәләр. Боларнын бу кыланышлары бер безнең генә түгел, башкаларның да нәфрәтен кузгатты Алар ягына һәркем диярлек күзләренең агы белән генә карый иде Бары тик бер Иргали абын тыйнак-сабыр кыяфәттә. Яңак итен кимерсә кимерде, әмма сүз катмады. түзде Шулай итеп барабыз да барабыз. Көпчәкләр һаман әйләнә, камыт баулары, тәртә башлары авыр шыгырдый, арбалар як-якка авып-түнеп китәләр, әмма тирбәлә-чайкала. һаман алга тәгәриләр. Кайвакытларда ерткыч кыяфәтенә кергән Шаһбаз, арбага кырын төшеп шыңшый башлар иде Жыруына кадәр әллә нинди, җан кайтаргыч иде аның. Кая китте яшь чакларым? Шаһзадә булган вакытым? Йез мең алтын торыр иде Минем атланган атым Бер тапкыр шулай, сопканың текә итәге буйлап- төшкәндә бугай, бу җүнсезләрнең аты. алда барган олау өстенә менә язды. Башкалар атның башын тотып төшкән җирдә, болар дилбегәне дә кулларына алыр га теләмәгәннәр, арба башына чалынган килеш калдырганнар Ат куш аякланып, кеше арбасына менгәч кенә акылына килгән Шаһбаз: «Тын ру-у. кабер тактаңны’. » — дип. атның авызлыкланган тезгенен шундый итеп тартты, камыт-дуга малкайның колаклары турысына менеп кунаклады Мескен хайванның ертылып чыккан авыз кырыеннан күбек катыш кара *кан китте. Шуннан соң мин боларнын иманы юклыкка тәмам төшендем. Шул хәлдән соң. җаны кыйналуның аръягына чыккан Иргали абый да түзмәде, болай диде: «Нәрсә, акчагыз бик күпме әллә? Көн дә кызмача булуыгызны әйтәм Барасы юллар озын Анда да безне әзерләп көтеп тормыйлардыр » Шаһиулла карт, киек барын сизенгән ау эте сыман сагайды һәм үтә җитди кисәтелгән сүзне йомшартырга теләп әйтте, «һай-й. кем, мелла, син дә сөйлисең сүз! Гомере буе сәдакага яшәгән ил картына каян килсен ди ул күп акча. Мәрхүмәмнең кыз чагыннан килгән вак-төяк зиннәтләре бар иде. шуларга алыштырып алгалыйм Каенеш кызганыч Йөрәге җа- нулардан кая керергә тишек таба алмый, котырган сыер сөте түгел, агу эчәрсең. Әйдә, хәерле каза булсын, азга гына булса да дөнья мәшәкать ләреннән. кайгы-уфтанулардан онытылып торсын, дим» Үр артында үр. офык артында офык дигәндәй, кара урманнар үтеп, тау-кыялар арасын кичеп, һаман алга барабыз. Сәфәр чыгуыбызга нәкъ тугыз көн булды дигәндә, ниһаять, җәйрәп яткан гүзәл Инәсәй елгасы буена урнашкан пристенгә килеп җиттек Тоташтан агачтан салынган кечерәк кала сыман җир икән Олы юлдан читләшүебезне таң белән сәфәр чыккач ук төшендек. Пристен урнашкан поселокның иң кырый өйләре турысыннан узып, кара урманга керү белән, үзебезне нәкъ җир астына барып эләккән сыман хис иттек. Шул тиклем куе томан төшүен күрү түгел, хәтта ишеткәнем дә юк иде. Көзге караңгы төндә, бөтен дөньяны баскан су эченнән барабызмыни! Кул сузымында берни күренми Үч иткән кебек юл да ♦ изрәп, тәмам эштән чыгып беткән Үзең атлыйсың, узең кая басачагың- < ны, нәрсәгә барып төртеләсеңне белмисең. Тирә-юнеңдә авыр йөк салынган < арба күчәрләре шыгырдый да атлар пошкырып куйгалый Үзең атлаган буласың, ә үзеңнең йөрәгең сыза — хет кычкырып з жыла Күңел күгендә сыңар йолдыз өмет чаткысы гына да юк бит. 5 ичмаса. Тоташ билгесезлек. ♦ Тап тар юлның як-ягында. тоташ стенага охшап, ике-өч кеше ко- ~ лачы җитмәслек коточкыч юан агачларның кәүсәләре пәйда булды. Алар- = ның. дымланудан каракучкылланып. бары тик кәүсәләре генә күренә. 3 ябалдашлары кайдадыр өстә, куе томан эчендә. Менә кайда булган икән J ул чын мәгънәсендә кара тайга! Тайга дисәң дә тайга, ичмаса! дип. хән- к ранга калдык. Көн туды. Аңа карап кояш яктысы күрмәдек. Биек эрбет, нарат. * чыршы, карагай агачларының куе ябалдашлары, биниһая чатырны хә- £ терләтеп. баш очыбызда тоташып үскәннәр Бераздан як-ягын биек үрләр чорнап алган, көн яктысы да рәтләп үтеп керә алмый торган бер үзәнлек сыман җирдә туктадык. Яр астында, эреле-ваклы ташлар арасыннан, сикереп-ярсып инеш агып ята Үч иткән кебек, көненең дә рәте-чираты юк. Иртә яктан ук яман җилләп, болытлап торды Аннары. Каф таулары артыннан мәшрикъ белән мәгъриб җилләре килеп чыктымыни тайга тоташ шауга күмелде Карт эрбет, нарат агачларының түбәннән генә йөзгән болытларга терәлгән ябалдашлары җан' өшеткеч авазлар чыгарып шаулашалар Кара тайга, үзенә чираттагы корбан таләп иткән ач ерткыч сыман үкерепме үкерә Тоташ кара урманның караңгы кочагында, кәфенлеккә төренгән шомлы күләгәләрне хәтерләтеп, аксыл-күгелҗем томан хәрәкәтләнә Әле кичәле-иртәле генә Иргали абый, җае чыккан саен, үзенә иярткән кешеләрнең күңелләрен күтәреп, рухларын ныгыту ягын карый иде. «Борчылмагыз, туганнар, адәм баласы яши алмаслык җиргә илтеп ташламаслар. заманы ул түгел. Аннары күзләре белән генә елмаеп өстәп тә куяр иде — Кайда да бер күк-җир арасы. Аннары бит әле без бөтенләй үк чит-ят җирдә дә булмаячакбыз Яхшымы яманмы, бу бит безнең кан кардәшләребезнең борынгыдан килгән изге туфрагы Шулай итеп ул кешеләрне төшенкелеккә бирелүдән, өмет-ышаныч дигән нәрсәләрен сындырудан саклады. Безнең хәлдәге кешеләр өчен өметен җуюдан да яман, аннан да хәтәр нәрсә юклыкны яхшы төшенә иде булса кирәк Ул көнне сөрген пунктына караңгы төшкәч кенә барып кердек. Шул ук көнне Иргали абын, бер генә тапкыр бозаулаган, җыйнак кына гәүдәле бер ала сыер сатып алып, безнең арба артына китереп бәйләде Таң белән сәфәр чыгарга гына торганда, бу хәлне каравыл башлыгы абайлап алды, һәм кешене зур җинаять өстендә тоткандай итеп «Яра мый! Инструкциядә мал-туар ияртеп барулар катгый рәвештә тыела Гаилә башына - җигүле ат — и все!..» дип. Иргали абыйга ябырылды Күкрәгендә диңгез кайнаганда да сабыр-түземлеген югалтмый торган Иргали абыйга әллә нәрсә булды, кинәт кенә катгый кырыс тавыш белән: «Кая. юлда ук балаларын үтереп бетерергә дип язылган инструкцияне күрсәт алайса Совет власте раслаган инструкциядә шулай диелгәнме? Кая. карыйк әле! » дип үзе үк конвой хуҗасын элеп алып селкеп салмасынмы' Юлга җыенган мөсафирлар авызларын ачтылар да. курку белмәс Иргали абыйга карап, хәйран калдылар Урынлы-урынсыз сыер турында сүз кузгатуына сакчылар башлыгы үкенде булса кирәк Сәфәр чыккач, ул инде бу турыда бөтенләйгә оныткан кеше сыман, Иргали абый белән янәшә атлый, нәрсә турындадыр гәп сатып, чын күңелдән рәхәтләнеп көлә иде. Сыер алуыбыз бик тә ярап куйды. Әнисе алдында утырып барган Азат, яңа савып алган сөт эчеп рәхәтләнә генә Хәер. Миңсылуга да эш артты, малкайга терттерт атларга жиңел булсын өчен, көненә өчәр тапкыр сава, сабый балаларга сөт өләшә. Сыерлы булганнан бирле миңа да оек-чабаталарны салып, черем итеп алулар тәтеми башлады. Ниһаять, район үзәгенә килеп житүебез турында хәбәр салдылар Чыннан да. олы үзәнлектә, як-ягын урап узган әллә ни киң булмаган елга буенда зур гына поселок күренде Авылларның һәркайсы кебек, моның да тирә-юнен, өстенә авардай булып, саргылт-яшел тайга диңгезе чолгап алган. Аерма тик шунда, поселок ныгытмага охшаган, аны башЛары очланган биек бүрәнәләр коймасы чолгап алган иде Конвой башлыгы, үзләренең килеп житүләренә куангандай итеп, әй тә салды: — Менә, заманында каты режимлы булуы һәм үзенең ныгытмалары белән дан казанган острог шушы о>ла инде. — Острог дигәне нәрсә тагы?..—дип аваз бирде кайсыдыр аргы почмактан — Тирәсен ныклы ныгытмалар әйләндереп алган өтермәннәрне шулай атый торган булганнар,— диде Рәхимжан, бик белдекле кыяфәт белән. Шулчак кемдер төн уртасы якынлашуын искә төшерде. Хужалар да: «Бәй, чыннан да! Бик соң икән инде»,— дигәч, бер Рәхимжан гына түгел, көндәлек эшләрен, зарури шөгыльләрен онытып, төрле шомнарга батып тыңлап утырган авылдашлары да дәррәү урыннарыннан купты Хужалар Рәхимжан өчен дип самовар яңарта калды. Гази да, алар- ның барчасына хәерле төн теләп, таралыша башлаган авылдашларына иярде

Ахыры киләсе санда