Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ӘСТЕРХАН ЗЫЯЛЫЛАРЫ АРАСЫНДА

1911 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукай Әстерхан шәһәрендә булып кайткан иде Бу хакта матбугатта шагыйрьнең замандашлары кэып калдырган икә-әч истәлек день* курде Шул вакытта Әстерханның Кышкы театр бинасында Габдулла Туканны хәрмәт- ләп, тантаналы рәвештә үткәрелгән әдәби кичәдән соң анда катнашкан бер геркем кешеләрнең шагыйрь белән бергәләп тешкәй фоторәсем дә бар Бу рәсем 1926 елда Казанда чыккан «Татар театры. 1906—1926» исемле китапта да. 1966—1978 елларда, Г Тукайгә бәсышланган фотоальбомнарда да басылган иде. Ләкин ул басмаларда фоторәсемдәге кешеләрнең әчесенең генә исем-фамилиаләре күрсәтелгән Хәзерге нендә бу кешеләр деньада булмасалар да, аларның балалары, акыннары бардыр Һәм аларда Тукайга бәйләнешле материаллар сакланып калган булуы ихтимал Әгәр шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын әирәнүче иптәшләр рәсемдәгеләрнең кем икәнлекләрен белеп, аларның якыннарын эзләүне кирәк тапсалар, бәлки бу язма аларга бераз ярдәм күрсәтер дигән өмет белән рәсемдәгеләрне укучыларга танытырга булдым. Урта рәттә сулдан уңга таба утырганнар: 1 — Касыйм Туйбактин — җәмәгать эшлеклесе, революциядән соң Әстерхан мөселман комиссариаты председателе була, 1918 елда контрреволюцион фетнә вакытында үтерелә. 2—Зәйнелгабидин Солтанов (Зәйни Солтанов). Нариман Нариманов Әстерханда чагында оештырып калдырган драмтүгәрәктә режиссерлык вазифасын башкара. Революциядән соң Казанга күчеп китә һәм Татар академия театрының режиссеры булып эшли. 3 — Габдулла Тукай. 4 — Сәгыйть Рәмиев. 5 — Биккинин — артист. 6 — Давыт Мөхәммәдов — суга баткан пароходларны өскә күтәрү остасы. Драмтүгәрәктә полицмейстердан кичә үткәрүгә, спектакль куюга рөхсәт алу. Кышкы театр бинасын арендалау, афиша бастыру кебек эшләрне башкаручы. Минем әтием. 7—һаҗәрхаи Мөхәммәдова—Әстерхан татар хатын-кызлары арасында беренче булып сәхнәгә чыккан хатын Бу турыда Зәйни Солтанов «Татар театры 1906—1926» исемле китаптагы мәкаләсендә искә алып үтә. Г Камал пьесаларындагы усал хатыннар ролен бик яратып уйный иде. Минем әнием. 8 — Зәйнәп Динникәева — костюмерша. Артта, сулдан уңга таба басып торганнар: 1 —Сәмәки Габдерәхим (чын фамилиясе Әбүбәкеров). Әстерханнан ерак түгел Сә- мәк исемле авылдан. Укытучы. Бу кеше Габдулла Тукай белән аның Уральскида яшәгән чагында ук таныш булган. Шагыйрьнең матбугатта басылып чыкмаган эпиграммаларын да яттан белә дип сөйлиләр иде. 2—Басыйри Габдерәхим — прогрессив фикерле укытучылардан Гарәп телен яхшы белә иде. 3 — Гайфн Шәһит — газета һәм журналда бастырган карикатуралары өчен жандармерия эзәрлекли башлагач. Калмык базары исемле авылга күчеп китә һәм шунда укытучылык итә. Габдулла Тукай аның өендә атна-ун көн кунак булып, кымыз эчеп дәвалана. Минем белүемчә, Тукайның «Мияубикә» исемле китабының беренче басмасындагы мәчеләр рәсемен Шәһит Гайфи ясаган булырга тиеш Аннары, Тукайның «Бер шәехнең мөнаҗәте» исемле эпиграммасын җанландырып күрсәтер өчен. Ш Гайфи үзе шәех булып, хатыны Нурбиби ханым яшь кыз булып киенеп, алларындагы табынга казы, кузы, каз. кымыз куеп, рәсемгә төшәләр Габдулла Тукай турындагы истәлекләргә кер- г»и һәм Ш Гайфинең әнисе тарафыннан язылган истәлектә бу рәсемне тешергән фотографның фамилиясе күрсәтелә Рәсем открытка рәвешендә басылып, халык арасында бии ииң таралган иде. 4 —Әбүбәкер Мазини (чын фамилиясе Хәлилев) Әстерханнан ерак түгел Маилы күл исемле авылдан Башта укытучы булып эшли. Соңыннан. 1922 елда булса кирәк, мылыиа кайтып, мулла була. 5 — Зәлкарнәй Байкин — драмтүгәрәк әгъзасы Соңрак. Байкиннардаи дүрт кеше түгәрәккә катнаша башлады Болар арасыннан иң галантлысы Сара Баикииа революциядән соң профессиональ артистка булып, труппада беренче рольләрне башкара иде. Алгы рәттә сулдан уңга таба: Солтанов Рәхим. Зәйни Солтановның туганнан туганы. Революциядән соң большевик Егерменче еллар башында карагруһчылар тарафыннан үтерелә 2 — Басыйр Абдуллин — драмтүгәрәк әгъзасы. 3 — Адаков Габдерахман—талантлы артист. 1926 елда авырып үлгән. 4— Туктар Динникәев — фельдшер, драмтүгәрәк әгъзасы, суфлер Кулындагы китап Тукай кичәсендә уйналган пьесадыр дип уйлыйм