Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ИЛЕМ КОҖАМАКТЫ КАРЬЯСЕДЕР

 

Илленче елларның башы Бөек шагыйребез Габдулла Тукай юбилее уңае белән кичәләр уздырыл йөргән чак. Акылларда әдипнең иҗат юлы турында лекцияләр укыла, аның шигырьләреннән һәм аның сүзләренә язылган җырлардан концертлар куела һәм һәркайда диярлек кичәне оештыручыларга шундый сорау бирелә »Безнең районда Тукайга туган тиешле кеше яшәгән ул да шигырьләр язган дип сөйлиләр, кем булды икән ул?» Сүзләр йөри, ә аларны ачыклый алган кеше юк, чөнки ул вакытта әле Миргазиз Укмаси китабы басылып чыкмаган, архивларга күз салучылар да юк һәм без. китапханәчеләр, укучыларның өметләнеп биргән сорауларына бернинди дә җавап бирә алмыйбыз Тукай әллә кайсы заманнарда яшәмәгән, картлар сөйләвеннән без аның исән чагында Барда (Пермь өлкәсе) ягында туып-үскән. Казанның -Мөхәммәдия- мәдрәсәсендә укыган егетләр белән очрашып торганлыгын, шагыйрьнең Барда ягыннан хатлар алып торуын ишеткөләгән идек, ә менә аның туганлык җепләре ни дәрәҗәдә булган, бусын безгә беркем дә әйтә алмый Күл еллар үткәннән соң миңа партиянең Барда райкомы кушуы буенча Пермь архивларында актарынырга туры килде Бу вакытта инде мин М. Укмаси китабы буенча Тукайның бабасы Зиннәтулланың Барда кешесе булганлыгын беләм һем Пермь дәүләт өлкә архивында русча «Ревизские сказки» дип аталган, халык санын алу документларыннан шушы исемне эзлим һәм, ниһаять. 1850 елда үткәрелгән хальи санын алганда Пермь губернасы Уса өязе Барда авылында 107 иче итеп теркәлгән Әмирхан Әмиров гаиләсенә тап булам Гаилә хуҗасы үзе «1836 елда үлде» дип күрсәтелә. Аннан соң 25 яиьлек улы Зәйнелбәшир теркәлә Зәйнелбәширнең Габидә исемле хатыныннан 5 улы булып, алар арасында Зиннәтулла иң өлкәне була Бу вакытта аңа 20 яшь тула Зиннәтулладан кала Зәйнелбәширнең тагын дүрт улы турында түбәндәге мәгълүматлар теркәлгән Гыйниятулла — 1835 елда үлгән, Әюп — 10 яшь. Гомәр — 7 һәм Хөсәен 4 —яшь Әмиров гаиләсе 1859 елгы халык санын алу документында да шул ук составта теркәлә. ләкин бусында Барда авылы дигән сүзләрдән соң җәя эченә алып «Казмакты том» дип язылган, ә 1816 елда үткәрелгән халык санын алу вакытында 102 нчо сан астьыда 47 яшьләк Әмирхан Әмировның (документта ул бу «олы русча Амурхаи дип язылган) 40 яшьлек хатыны Баэеха, ике улы— Мөфашәр (16 яшь), Зәйнелбәшир (14 аиь) һәм бер кызы — Хөббеннса (10 яшь) булуы әйтелә Миргазиз Укмасиның Г Тукай турында аның апасы Саҗидә Хобибуллинаның истәлекләреннән файдаланып язылган «Шагыйрьнең тормыш сәхифәләреннән» дип аталган истәлекләрендә («Сайланма әсәрләр». 1958) Зиннәтулланың Казан әязе Кышкар авылы мәдрәсәсендә укуы. Кушлавыч авылы меәзине. Өч иле авылы мулласы булуы, «үзенең 1 Пярм» льу"»< •«»« «р«»ям («»>« —ПДОА) I" ф | 1 ПДОА III Ф I l*h »ш И гомерен китаплар күчерү һәм оригиналь шигырьләр язу» белән үткәрүе турында әйтелә. Шунда ук без «ул байлыкка, малга әһәмият бирми, язган китап һәм кулъязмаларын, үзе үлгәч, элекке Казан вязе, Солабаш авылының мулласы Хәсәнгата Габәшигә.. илтеп бирергә васыять итеп калдыра», дип укыйбыз. М. Укмаси үрнәк итеп, истәлекләрендә Зиннәтулланың кызы Мәмдүдә үлгәч язган һәм аньң кабере янында укыган бер шигьрен- нән өзек тә китерә. Вакытында Пермь өлкәсенең Барда районында йөртеп укылган «Калын дәфтәр»не (кайберәүләр аны «Бәет һәм шигырьләр дәфтәре» дип тә атыйлар иде) табу бәхетенә ирешә алмасам да, кулыма иске китап алган саен мин анда Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмировның да берәр шигыре килеп чыкмасмы дип ачам. Чөнки М. Укмаси безне «Тукайның бабасы Зиннәтулла да шигыйрь була... аның моннан башка да язган имгырьләре күп булырга тиеш», дип өметләндергән иде. Эзләнә торгач мин 1930 елгы «Белем» журналының 2 нче санында басылган бер мәкаләгә тап булдым. Ул 1929 елның җәендә Чиләбе өлкәсенә ясалган экспедиция отчеты иде. Фольклор әсәрләре җыю өчен җибәрелгән отряд членнары анда ике импровизатор шагыйрь яшәгәнлеге турында ишетәләр һәм аларньн берничә әсәрен язып алалар. Аларның берсе яиь чагында Гашир исемле татар авылында балалар укыткан Зиннәтулла Әмиров, икенчесе — күрше Тәхәлим исемле башкорт авылыннан Хәким хәлфә була. Алар икесе дә бер мәдрәсә бетергәннәр, бер ук елны эшли башлаганнар, укыган чакларыннан ук шигырь язу белән мавыкканнар һәм бер-берсенә хатларны да шигьрь итеп язганнар. Гашир авылы кешеләре Зиннәтулланың бәетләре, җырлар чыгаруы, алар- ны мәҗлесләрдә укуы һәм җырлавы турында сөйләгәннәр. Отчетта Зиннәтулланың егет белән кызга кара-каршы сөйләшү өчен язган бер әсәре китерелә3 . Егет: Ач ишекең, бән күрәем, сәнең буйьҗ зифа дирләр... К ы з: Бәнем буйым зифа дирсең, су буйында кугаларны күрмәдеңме? Е гет: Ач тәрәзәң, бән күрәем, сәнең йөзең гүзәл дирләр... Кыз Бәнем йөзем гүзәл дирсәң, тау битендә Кызарып пешкән җиләкләрне күрмәдеңме? Миңа үзе исән чагьмда Уфада әдәЬият галиме Афзал Кудаш белән очрашып, аның 1940 елда Тукайның апасы Саҗидә Хәбибуллинадан алган хатны укуын тыңларга туры килгән иде. 1940 елның 5 июнендә язылган бу хатында С. Хәбибуллина әтисенең Каҗ- макты егете булуын, Күәм илендә укыганлыгын хәбәр итә һәм аның берничә цмгырен язып җибәрә Безне Зиннәтулланың үзе турында язганы аеруча нык кьоыксындырды һәм шуңа күрә аны тулысынча күчереп алырга булдык. «Инде әтиемнең ата-анасыннан, туганнарыннан берүзе аерылып торуына моңланып үзенә әйткән шигырьләрен язам», дип хәбәр итә дә С. Хәбибуллина түбәндәге шигырьне китерә: «Фәкыйрем Зиннәтулла булды намым, Уса иле идер җай-мәкамем. Туган илем Коҗамакты карьяседер. Пермь табгы, Усага мосафадыр. Зәйнелбәшир идер нам атамыз, Әмирхан ибне Әмирдер бабамыз». Сүзле К:жан-мокаме— гугаи ил; карья — авыл; Пермь габты— Перми губернасы могьнесенАо: мосафалыр — биреде карын мегьносенда Зиннәтулланың шигьри йөрәкле кеше булуы, үзен дулкынландырган-тетрәткән һәр вакыйга уңае белән бәет чыгаруы, шигырьләр язуы аның балаларына, аерым алганда булачак шагыйрь Габдулла Тукайның әнисе Мәмдүдәгә дә йогынты ясамый калмаган. Кайгы-хәсрәтләрен ул да шигырь юлларына сала торган булган. Менә аның шул ук С. Хәбибуллина кулы белән А. Кудашка язылган хатта китерелгән бер җыры: , Өи түрендә бакчада бер сандугач сайрый, Нигә сайрый бу сандугач сагьнып? Шуны сайрый: Минем елаганымны белеп, баламны сагынып Нигә сайрый бу сандугач, сайрый үсеп җиткәнне; Шуны сайрый: Мине күреп, баламнан аерылып Бу тагар талкының «Ха м кызы* есере. ул Зиииагулпе Әмировның оригиналь шигыре гугел Кара Госмане Эзләр дастанга нлте.— « Казан утлары-. 1981 8 саи. 143—148 66 (Род) Нигә сайрый бу сандугач кич белән, Шуны сайрый Күрде бәнем ике күзне яшь белән. * Нигә сайрый бу сандугач сызланып, Шуны сайрый Минем елаганны күреп, баламны кызганып. Шушы мәкаләдә файдаланылган халык санын алу материалларыннан чыгып, без ышанып әйтә алабыз: Зиннәтулла һәм аның бабасы Әмирхан Әмиров — Каҗмакты (хәзерге Пермь елкәсенең Барда авылы) кешеләре булганнар. Шул ук М. Укмасиның С Хә- бибуллина сөйләве буенча язып калдырган язмаларында күрсәтелгәнчә. «Зиннәтулланың атасы Зәйнелбәшир, аның атасы Әмирхан, аның атасы Тәүкил, аның атасы Бәгьдән булып, анасы. Әүзә булган». Филология фәннәре кандидаты М. Әхмәтҗанов җыйган риваятьләргә караганда. Әмировларның кайсыдыр буыны хөкүмәткә каршы чыгышларда катнашып, властьлар тарафыннан эзәрлекләнә һәм чит илгә качып китә. Бер риваятьтә ул Әмирхан баба дип күрсәтелә. Безнең уебызча, ул элегрәк буын, әйтик XVI гасырда яшәгән Бәгьдән яки фамилия барлыкка китергән Әмир булырга мөмкин. Пермь дәүләт архивьнда сакланган 1816 елгы халык санын алу мәгълүматлары шулай уйларга урын калдыра Әмирхан Әмиров ул елны 40 яшендә булган, димәк, ул Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында да катнаша алмаган, аның белән бергә Барда (Каҗмакты) авылында аннан өлкән кеше (әтисе яки бабасы) теркәлмәгән. Димәк, ул бирегә каяндыр күчеп килгән Ә югарыда искә алынган риваятьләрдә М. Әхмәтҗанов җыйган шәҗәрәләрдә Әмирхан баба да Бәгьдән дә Идел буе авылларыннан (берсе Татарстанның хәзерге Куйбышев районына караган Ямбакты, икенчесе Апае районына караган Карабай авылыннан) дип күрсәтелә, һәрхәлдә, болар бүгенге Барда районы кешеләре әйткән сүзләргә туры килә: алар үзләренең ата-балалары XV—XVII гасырларда Кама аръягыннан күчеп килгән дип исәплиләр Бабасының Барда ягыннан булуын Тукай үзе белгәнме? «Тәрҗемәи хәлпендә ул бу турыда язмый. Ләкин ул бабасы туып үскән як егетләре белән очрашып торган һәм бу якларга хатлар язган дип әйтә алабыз Киң катлам укучыларга, мәсәлән, аның 1910—11 елларда Сәгыйт Сүнчәләйгә язган хатлары билгеле С Сүнчәләйнең «Сайланма әсәрләр»ендә алар «Уфа чорына карый» дип әйтелә Безгә мәгълүм булганча. 1907— 1915 елларда Сүнчәләйләр Пермь губернасы Уса өязе Сараш земство мәктәбендә укытканнар. Аларда укыл белем алган кешеләрне әле бүген дә очратырга мөмкин Аларның кайберләрен Сараш турындагы Хәтирәләрендә Риза Ишморат та искә ала. Сараш земство мәктәбендә, ә аннары Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган һәм шул елларда Г. Тукай эшләгән «Әльислах» редакциясенең төрле йомышларын үтәгән, Октябрь социалистик революциясеннән соң өяз мәгариф бүлегендә эшләгән. Барда районын оештыруда катнашып, күл еллар партия райкомында һәм район советы башкарма комитетында эшләгән Әндәр ага Батьркаев безгә С Сүнчәләйнең үзе эшлеген Сараш белән генә чикләнмичә, күрше авылларга да йөреп әдәби кичәләр үткәрүе, анда үзенең Тукайга багышлап язган шигырьләрен һәм шулай ук аерым шигырьләрен Тукайга җибәреп, аннан алган җавап-хатларны башта дәресләрдә, аннары кичәләрдә горурланып укуы турында сөйли иде Бер сөйләвендә Әнвәр ага Батыркаев миңа болай дигән иде: — Хәтеремдә нык сеңеп калганы — бер дәрестә Сәгыйть абзыйның Тукайга җибәргән берничә шигырен һәм аннан алган җавап-хатны укуы булды. Бөек әдип үсеп килүче яшь шагыйрьнең җирле сейләш йогьытысына бирелүен ачы тәнкыйтьләгән иде анда С. Сүнчәләй бу хатларның уникеләп булуы турында яза. ә матбугатта аларньҗ әлегә сигезе генә басылып чыкты Дүртесе кайда калган? «Бу күчертеп бастьрган хатлары күк, калганнары да мөһим иде. Ул хатларда милли, сәяси мәсьәләләр до бар иде Алар да шаять бер табыльрлар»',—дип яэа ул Без дә шулай емет итик!