ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Журналыбызның быелгы 2 санында Р. Сафаров һәм Л. Леронов хатлары буенча тәрҗемә турында сөйләшү башланып киткән иде. Аннан соң дискуссияне М. Рафиков. Р. Кукушкин, Н. Арсланов. Р. Юсупов. Ә. Бая нов. Л. Хәмидуллнн дәвам итте. Бу санда сүзне шагыйрьләр Әхмәт Исхак һәм Рәдиф Гатауллин ала. Әхмәт Исхак: Әдәби әсәрләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итеп, төрле милләт укучыларын ул әсәрләр белән таныштыру, һичшиксез, халыкларның үзара аңлашуына, якынлашуына бер-берсен ихтирам итүенә һәм дуслашуына хезмәт итә Сугышка кадәрге һәм бигрәк тә сугыштан соңгы елларда бик күп халыкларның проза һәм поэзия әсәрләрен һәм җыентыкларын тәрҗемә итү бездә шактый күләм алган иде Бу исә бездә художество ягыннан югары сыйфатлы тәрҗемә әсәрләр тудыручы талантлы кадрлар үсүгә һәм ишәюгә дә хезмәт итте Мин андый әсәрләр һәм кадрларны санап тормыйм Бу һәркемгә мәгълүм Ләкин соңгы вакытларда бу эш беркадәр сүрәнләнде шикелле Бигрәк тә мондый хәл поэзия әсәрләрендә үзен сиздерә Ихтимал моның җит ди сәбәпләре дә бардыр Ләкин мин мондый хәлне нормаль дип исәпли алмыйм һәм әдәби җәмәгатьчелеге- безнең игътибарын шуңа юнәлдерергә телим. Тукай. Такташ һәм Муса Җәлил әсәрләренең русчага тәрҗемәләре әлегә тулы- сынча канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый Тукай һәм Такташ әсәрләренең тәрҗемәләреннән беркадәр өлешен редакцияләү процессында мин андый кимчелекләрне бетерергә тырышып карадым, ләкин канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешә алмадым Моның сәбәбе, минемчә, оригиналның телен барлык нечкәлекләре белән белүче тәрҗемәчеләрнең булмавында Бүгенге көндә бездә татар теленнән турыдан-туры рус теленә тәрҗемә игүче яшь кадрлар үсеп килә, ләкин алар әлегә җитәрлек санда һәм зур тәҗрибәле түгел. Бу өлкәдә безнең күп эшлисебез бар Тәрҗемәнең сыйфатына кагылганда, мин беренче урынга оригиналның телен камил белү кирәклеген куйдым Чөнки бу—тәрҗемәнең иң мөһим төп шарты Мин үзем тәрҗемә иткән күп санлы поэма һәм шигырьләрнең иң зур күпчелеген оригинал теленнән (рус. украин, белорус, казах, төрекмән. әзербәйҗан. үзбәк, уйгур һ. 6 телләрдән) тәрҗемә иттем Кулымда оригинал булмаганда соратып алырга, оригиналның теле шундук аңларга кыен булганда, ул телне өйрәнергә тырыштым (мәсәлән. Нә- ваиның «Фәрһад вә Ширин» поэмасын тәрҗрмә итү өчен миңа борынгы үзбәк телен өйрәнергә туры килде). Оригиналның телен белмәгән очракларда тәрҗемәчегә подстрочник дигән нәрсә, ягъни. әсәрне сүзгә-сүз яки юлга-юл тәрҗемә иткән прозаик текст ярдәмгә килә (Безнең татарча әсәрләребезнең һәммәсе диярлек русчага шундый подстрочник аша ителәләр). Бу чара тәрҗемәнең сыйфатына йогынты ясамый калмый Чөнки ул под- сгрочиикны эшләүченең һәр ике телне барлык нечкәлекләре белән белү яки белмәвенә бәйләнгән. Ә тәрҗемә итүче исә. аңа тулы- сынча ышанып эш итә һәм подстрочникны художестволы итеп эшкәрткәндә, үз теленә буйсындырып үзгәрешләр кертми калмый. Күпчелек очракта бик яхшы тәрҗемәләр килеп чыга, ә кайчакта исә. «куян шулпасының шулпасы» гына килеп чыга Подстрочник ярдәме белән эш иткәндә, кем соң биредә тәрҗемәнең авторы — подстрочник ясаучымы, әллә тәрҗемәчеме, дигән сорау туарга мөмкин Моның җавабы бер генә, автор, әлбәттә.— подстрочникны художестволы әсәр итүче тәрҗемәче. Төрле халыкларның әсәрләрен татарчага күчергәндә, ул әсәрнең русчага тәрҗемә ителгән тексты аша тәрҗемә итү юлы да бар Мин андый юлны бик ашыгыч хәлләрдә генә (мәсәлән, төрле даталар, юбилейлар өчен ашыгыч рәвештә кирәк булганда) куллану ягында торам Мондый юл белән тәрҗемә иткәндә, оригинал барлык башка чараларга караганда да күбрәк югалта Чөнки монда русчага тәрҗемә итүченең йогынтысы үзен сиздерә Мин моны Җамбул нмгырьләре җыентыгын тәрҗемә итәргә бирелгән заказны үтәү процессында ачык күрдем Минем кулда Җамбул әсәрләренең оригиналы юк иде Мин аны эзләп таптым һәм русчага тәрҗемәләре белән чагыштырып карадым Аерма зур иде Шигырьләрнең кайбер строфалары төшереп калдырылган. кайберләре икенче урынга күчерелгән сурәтләү чаралары үзгәртелгән, милли колорит бик күп урында югалган иде Мин оригинал аша тәрҗемә итү юлын сакладым Әсәрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, хәтта иң талантлы тәрҗемәче нинди зур осталык кулланмасын, оригинал барыбер беркадәр югалтуга дучар булмый калмый Бу хәл бигрәк тә поэзия әсәрләрендә урын ала Кайвакыт аның үлчәме яки ритмы туры килми Нәтиҗәдә музыкаль яңгырашы бозыла Кайвакыт милли сурәтләү чаралары, икенче телдә яңгырамау аркасында. башка чаралар белән алмаштырылып, әсәрнең милли колориты югала Төрле телдә аерым сүзләр төрле озынлыкта булганлыктан, кайбер юллар юлга сыйпаганлыктан яки төшеп калалар, яки юлларның саны арта, оригиналдагы иң матур рифмалар һәм аллитерацияләр юкка чыга һ б Моңа бер мисал рәвешендә Тукайның «Күңел» исемле шигыренең русчага тәрҗемәсен китерергә була Аны танылган тәрҗемәче Р Моран бик матур тәрҗемә иткән, ә менә рифмалары Тукайдагыча (сызлан - сынган, сүнгән-күигән һ. б ) яңгырашлы түгел. кайберләрең бөтенләй рифма дип әйтеп булмый (не внове — надломленное, погасло — привыкнувшее стремящееся — стремящееся Һ б ). Уңышлы тәрҗемәнең тагын бер шарты — тәрҗемә ителә торган әсәр авторының яшәү июртларын. тарихын, культурасын, йола һәм гадәтләрен белү кирәклеге Шулай булмаганда мәзәк хәлләр килеп чыгуы да бик ихтимал Мисалга Тукайның -Бәйрәм вә сабыйлык вакты- дигән шигыренең элекке тәрҗемәләреннән берсендәге ике строфаны китерергә була Татарчасы аның болай Төшә искә Гарәфә көн яткан чагым. Уйлап, кайчак таң дип. ул атмаган таңым Тһти читек, тәти күлмәк, штаннарны Баш астыма өеп куеп яткан чагым Бу юллар русчага болай тәрҗемә ителгән иде Припомнишь Гарафи канун, когда со сном борясь. Ждал той зари, что и досель, увы. не занялась. Припомнишь блузу и штаны — дню торжества подстать.- Что ими горд клал в головах, бросаясь на кровать Революциягә кадәрге татар авылында нәни Тукай сәкедә яки идәндә түгел тимер караватта ятып йоклаган булып чыга иде Милли колоритның бозылуын Л Пеньковский кебек тәҗрибәле тәрҗемәченең иҗатында да очратырга була Мәсәлән. Нә- ваиның «Фәрһад вә Ширин- поэмасындагы юнчыгыш шагыйрьләренә хас арттырып сөйләү алымы бик мәгънәсез тәрҗемә ителгән Бергә җыеп әйткәндә, тәрҗемәнең төп принциплары мондый бернинди иреклелек- кә бирелмичә авторның төп фикерен әсәрнең эчтәлеген укучыга төгәл ирештерү, оригиналның ритмик төзелешенә туры килә торган үлчәмне табып куллану, язылышының һәркем аңларлык дәрәҗәдәге гадилеген һәм милли колоритын саклау үзлегеңнән бер генә сүз һәм образ да өстәмәү яки төшереп калдырмау, шул ук вакытта тәрҗемәченең үз телендә язылган оригинал әсәр кебек яңгыравына ирешергә омтылу Тәрҗемәдә әсәрнең эчтәлеген һәм авторның фикерен бирүне иң беренче шарт итеп куюны нигезләү өчен В Г Белинскийның шигырь турындагы түбәндәге сүзләренә таянырга була «Шома һәм яңгыраулы шигырь. эчтәлектән башка хәлдә, бары тик поэтик формага сәләтне күрсәтә Шигырь поэтик булсын өчен шомалык һәм яңгырау җитми генә түгел, хис кенә дә җитми фикер кирәк, һәр поэзиянең чын эчтәлеген щул тәшкил итә- (Өчтомлык, т 2, бит 244) Рәдиф Гатауллин: Күптән түгел миңа Мәскәүдә шигърият буенча Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашырга туры килде СССР Язучылар союзы идарәсе уздырган бу киңәшмәдә бүгенге поэзия турында барган сүз. әлбәттә, тәрҗемә мәсьәләләрен дә читләп үтмәде рус һәм тугандаш республикаларның вәкилл.»ре. күренекле шагыйрьләр — Е Исаев. Д Ку- гультинов Г Абашидзе. И Тарба. И Драч, Р Бородулин. Ю Шесталов һ б русчага тәрҗемә. Мәскәүдә басылган шигырь китаплары турында да сөйләделәр Тәнкыйть гадәттәгечә, сыйфатка — начар тәрҗемәчеләргә һәм подстрочникларга. бу эшнең күп очракта кәсеп булуына кагылды. Очраклы тәрҗемәләр, очраклы авторлар Бу зур хезмәткә яратып, олы максатлар белән тотыну кирәклеге, тәрҗемә ителә торган шагыйрьне һәм халыкның тарихын, телен, мә- даниятен. рухын чагылдыручы милли атрибутларын, фольклорын. традицияләрен белмәү очраклары турында әйтелде Шул ук вакытта яхшы тәрҗемәчеләрңрң эше дә жкә алынды Югарыда саналган, киңәшмә дә катнашкан зур шагыйрьләр иҗаты да бөтенсоюз укучысына әйбәт тәрҗемә аша барып җитте бит' Әдәбиятларның үзара аңлашуы турында, милли әдәбиятларның, шагыйрьләрнең ил күләмендә танылуын билгеләп, Д Кугультинов, мәсәлән. Тукай һәм Жалил шигъриятенә дә тукталды, геройивгыйрьне ничек тәрҗемә итүен дә искә алды . Үз чыгышымда миңа да тәрҗемә аша инде илгә танылган шагыйрьләребез, шулай ук русча китаплары белән киң яңгыраш алып килүче урта буын вәкилләре һәм әлегә тәрҗемәчесен көткән, әмма заманча яңгырый алачак, үзенчәлекле куп шагыйрьләребез турында сөйләргә туры килде Сибгат ага Хәкимнең соңгы елларда язган поэмалары бөтенсоюз укучысына барып иреште Бу — сөенечле хәл Әмма шагыйрь И. Юзеев, Ә Баянов. Р Мингалим поэмалары әле тиешенчә яңгыраш алды дип әйтә алабызмы’ Р Файзуллин, Р Харис. Г Рәхимнәрнең яхшы тәрҗемәләренә куанабыз Әмма Н. Арслан. Роб. Әхмәтҗа- нов, Зөлфәт, С Сөләйманова. Ф Яруллин К б. шагыйрьләрнең бүгенге тәрҗемәләре рус укучысының күңелен яулый алырлыкмы? Ә классика ” Быел, зур юбилейлары елында. бөек Тукайның да, Такташ. Туфан, хәтта Жәлилнең дә үзебез күрергә теләгәнчә бик яхшы, милли колоритны саклаган тәрҗемәләре бармы” Үз бөеклегендәме алар” Димәк, аларга аерым бер игътибар, хәзерлек белән зур шагыйрьтәрҗемәчеләр алынырга тиеш Шигырьне — чын шигырь теленә.— эчтәлек сөйләп кенә яки формаль рәвештә генә түгел.— бөтен рухы. моңы, образлы җаны, югары шигърилек белән тәрҗемә итүне һаман әле көтеп калабыз Бу — озак өйрәнүне, илхалыклар тарихын, милли үзенчәлекләрне белүне таләп иткән дәвамлы, күп көч сораган эш Киңәшмә вакытындагы тәэсирләрем, уйланулар булып “Литературная газета» да барган бәхәскә ялганды тәрҗемә турындагы дискуссиядә катнашкан тәҗрибәле, талантлы, ышандыра алырлык аргументлар табучы иптәшләрнең сүзенә колак салсак, һаман үзебезнең хәлгә — үз тәржемәләре- безнең "тәрҗемәи хәл-енә әйләнеп кайтырбыз Әле утызынчы еллар башында ук М. Горький инициативасы белән башланган милли әдәбиятларны тәрҗемә итү эшенең бүген инде шактый зур тарихы, сабаклары бар Әмма алда торган сораулар да шул 1®е кала бирә тәрҗемә өчен тел белү зарурмы? Подстрочник булу җитәме’ Әллә тәрҗемәченең эрудициясе, культурасына бәйле яңа бер версия, продуктмы ул тәрҗемә әсәре’1 Укучылар күңелен яуласа, оригиналдан ераклашса да мөмкиндер бит’ Кайсы яхшырак? Әлбәттә, бәхәсләрнең нигезе бик дөрес: тел белү мәсьәләсе Узган гасыр тәрҗемәчеләре, яки безнең йөздә В Брюсов (антологиясе өчен кирәк булгач, хәтта әрмән телен дә өйрәнгән!). Блок, Маршак, Пастернак Болар — тәрҗемәнең күп телләр белгән бөек осталары Әмма безнекеләр’ Милли шагыйрьләрнең тәрҗемәчеләре безнең телләрне белә, өйрәнә аламы’ Ә татарчаны белмәсә дә, А. Ахматова тәрҗемәләре начар булдымыни? Яки Тарковскийның көнчыгыш шагыйрьләреннән тәрҗемәләре’ Пастернак та. гру- гин телен белмәвенә карамастан, шагыйрьләренең классик тәрҗемәсен эшли алган бит. Димәк, бу — югары культура, чын талантка бәйле’! Ләкин бит алар турында язганда да. бу тәрҗемәләрнең төгәл булмыйча, бәлки зур шагыйрьләр тудырган вариантверсия булуына ишарә итәләр. Юкка гына Н Бараташвилиның “Зәңгәр төс» шигыренең Пастернак тарафыннан классик тәрҗемәсе яки Галактион Табидзеның «Мэри» кебек шигыре (Ахмадуллина) варианты турында бәхәс алып бармый бит грузин тәнкыйтьчеләре Димәк, грузин укучысы, тәрҗемәсе нинди генә шәп булмасын. камил үзенекен якын итә, оригиналны яклый Назыйм Хикмәтнең дә К. Симонов белән очрашып, танышкач ук. тәрҗемә турында бәхәскә кереп, үз шигыренә тәрҗемәче "өстәгән матурлыклар, ялган бизәкләр» белән килешмәвен әйтүе, ягъни шигырендәге фикерен, гадилеген яклавын искә алыйк Ә без үзебез соң’ Тәрҗемә китапларыбызны алып актарсак, кайчак шигыребезне таный да алмыйбыз лабаса! Ягъни яхшыртканнар. шомартканнар, тел чатаклыклары, томанлы фикерләр, сурәтләр юкка чыккан — кыскасы, рәхимле тәрҗемәчеләр безнең өчен шигырьне эшләп үк биргәннәр ләбаса' Тәрҗемәчеләребезнең дә төрлесе бар Татарчасын да укып, төгәл тәрҗемә итә алган Р Бохараев кебек уңган, сәләтле, ике телне дә белгән шагыйрьләргә рәхмәттән башка сүз юк Әмма бу дөресме’1 Барыбыз да тәрҗемә ителергә, хәтта беребездән беребез уздырырга тырышмыйбызмы’ Һәр язганыбыз да лаекмы тәрҗемәгә’ Хәзер хәтта үз телебездәге шигырь белән танылу тапмаган, хәтта шигърилектән мәхрүм үк кайберәүләр дә рус теле аша, яки Мәскәү аша шигърияткә -килү», шагыйрьлек хокукы алу юллары эзлиләр. Аларга каршы нишли аласың’ Алар—әрсез Подстрочник аша шигырьнең логик конструкциясе белән яңа шигырьгә. фикер, фәлсәфәгә дәгъва кылалар, хәтта тәрҗемәчене ышандыралар (ул. әлбәттә, бу иптәшләрнең тәрҗемәсе чыгу фактының гына да бездә сәерсенү тудыруын белмәс Белсә дә, изгелек эшләү, яки - провинциядә акланмаган беек-не яклау йөзеннән дә тәр- жемә итәр ) Шәхси симпатия, дуслык, әш- налек мөнәсәбәтләре дә үтеп керә бит әле бу эшкә Безнең көннәр гримасасы бу' һәм алеге тәрҗемә итә торган шагыйрьнең телен, нигезен белмәү бәласе! Тәрҗемәдә әсәрнең үз вакытында күренүе дә мөһимдер Юкса, 60 яки 70 елларда язылган, үзебездә танылу тапкан әсәрнең 80 елларда русча басылуы бүгенге укучыга яңалык китерерме’ Классиклар белән әле икенче хәл яхшы биографик аңлатма, иҗат тарихы белән бай материалга төреп бирелсә, зур кыйммәтле әдәби әсәрләр анахронизм булмаячак, әлбәттә Әмма бүгенге, агымдагы шигъри әсәрләр белән эш башка -Онытылып» торган яки тәрҗемә чираты көткән цвгыйрьләребезнең русча басылгач яңгырамавы шуңа да бәйләнгәндер Хәер, бөтен- (оюзукучысын -шаккатырыр- күп әоәр- даребез басылмый — тәрҗемә ителми ята дип тә әйтә алмас идек. Сүз — кайбер илтешләрнең тәрҗемә китабы булмау турында -Чират» аларга да җитәр Әмма, нәтиҗәләр турында ла бергәләп уйларга кирәктер Тукай, Дәрдмәнд Такташ. Җәлил, ТУфан, Ф Кәрим, Ә. Фәйзи һ б аз һәм апешчә яхшы тәрҗемәдә дә ил буенча үзләренең зурлыгына «ышандыра алдылар» бит' Алар һаман ихтирам, сөю яулый |ына баралар, без—моның горур шаһитлары Ә бүгенге шагыйрьләр’ Сибгат ага Хәкимнең үз моңы, характеры, фикер, уй агышы белән гражданлык кушылган колачын тәрҗемәдә дә күрсәтә алганны шатланып әйтеп буладыр. Үзебезнең Казан тәрҗемәчеләре — рус шагыйрьләре дә бик яратып тәрҗемә итте аны Бу — үзе бер сабак Аннан, 50 еллардан ук башлап төрле буын имгыйрьләрнең тәрҗемә китаплары чыккан Ә сыйфат’ Күбесенең тәрҗемәдә эшләнеше, яңгырашы, уртача дисәм, килешерләр бит’ Әмма бу тәрҗемәләрне бастырып чыгарырга үзебез үк ризалык биргәнбез Үзебезгә дә. тәрҗемәчегә дә ташлама ясаганбыз Тәрҗемәчеләрнең дә даими осталык үстерү мәктәбе булу шарттыр Мәсәлән. «Дружба народов» журналында. -Комсомолец Татарии» газетасында бер шигырьне тәрҗемә игүгә багышланган конкурс булып, аңа кызыклы йомгак ясалган иде Соңгы берничә елда рус телендә чыккан китапларыбызны тәфсилләп, татарчасы белән чагыштырып өйрәнү, сөйләшү кирәклеге алга басты бу — шагыйрьләр секциясенең алдагы бер утырышына нигез булачак Тәрҗемә ителми торган шагыйрьләр бармы’ Минемчә, юк Дөнья әдәбиятының күпме бөекләрен төрле төгәллектәге тәрҗемәдә укыйбыз бит Әле күптән түгел генә өлкән шагыйрь Әхмәт ага Исхак үзенең күп еллык татарчага тәрҗемәләрен кктап итеп чыгарды Аның иң яхшы тәрҗемәләре — безнең тел-шигъриятнең бер вакыйгасы, үз факты буларак кабул ителә Бу — шатлыклы хәл Әмма тәрҗемә өчен авыр бирелә торган ивгыйрьләр әсәрләр барлыгын да беләбез Тһкташны тәрҗемә итү мәсьәләсе — күптәнге тема Әмма авырлыкларны җиңү процессы үзе бер зур батырлык бит' Ә матурлыкка һәрвакыт батырлык юлдаш булуы шарт Безнең чорда бигрәк тә Французларда элек-электән шигърият тәрҗемә ителә алмый торган жанр булып санала Шуңа да шигырьне проза белән тәрҗемә иткәннәр Әмма безнең илдә тәрҗемәнең практикасы, үз ысуллары бар Алар- ны камилләштерергә генә кирәк Бу — шигырьне чын шигырь теленә күчерә, яратып укыла торган яхшы тәрҗемә аша халкыбызның рухын моңын, бай традицияләрен. күңел байлыкларын югалтмыйча, башка күңелләргә җиткерү бөекләрне бөекләр теленә күчерү дигән сүз Хәзер бу инде хыял түгел, бәлки процесс һәм тарих та Хөрмәтле укучылар! Журнал битләрендә тәрҗемә турында сөйләшү дәвам итә. Сездән хатлар һәм кы- яаклы мәкаләләр көтәбез.