Логотип Казан Утлары
Сатирик хикәя

ТАВЫК БОТЫ

 

САТИРИК ХИКӘЯ

Альберт Робертович Хәбибуллин үзенә күк капусы ачыл мауга тәмам аптырады Башкалар чуртан тизлеге белән менә дигән карьера ясаганда, ул унөч ел инде һаман йөз утыз тәңкәгә тир түгә Аны түргә дә дәшмиләр, күрмиләр дә Шушы унөч ел эчендә өч бүлек мөдире алышынды Беренчесен үстерделәр, икенчесен төшерделәр, өченчесен әллә кайдан, бөтенләй читтән жил ташлады. Пединститут кына бетергән үзе дип пышылдашты бүлектәге сазаган кызлар Ә Альберт Робертовичларның институты бәрәңгене сабакта үстерү буенча бик зур фәнни* практик эш алып бара иде Киләчәктә бәрәңгене алма кебек сабактан гына өзеп алыр өчен институт әһелләре өч докторлык. егерме кандидатлык диссертациясе яклады Уңганнары. Альберт Робертович кебекләре, күзлек әлыштыраалыштыра. сыза боза каләм туздыра, гомер уздыралар, ләкин бер дә сабакка менәсе килми бәрәңгенен Ялгап та карадылар' асып та — әле сабагы сыгыла, әле төптән үк егыла. Баштарак Альберт Робертович, миңа да даһи уйлар килми калмас әле. барыбер академик булырмын дип хыялланып йөрде. Ләкин андый уй кермәде дә кермәде Башы яхшы эшләсен өчен, кофе эчеп, шикәр суырып карады Әмма бары йокысы гына качты Шуннан соң ул бөек ачышлар тарихын өйрәнергә кереште һәм шундый кызык бер нәрсәгә тап булды Ньютонга гравитация законы турындагы фикер башына алма өзелеп төшкәч килгән икән ләбаса. Альберт Робертович шул көнне үк хатынын култыклап бакчасына китте Жиргә жәймә жәйде дә алмагач астына кереп утырды Жилләр исте, яфраклар селкенде, ләкин алма коелмады Йомырка баса торган каздай, ике сәгать, өч сәгать утырды Буыннары оеды, тәненең бала йоннары кабарды, әмма алма өзелмәде Инде торам дигәндә генә янына кортлы бер хәчтрүш кипкән алма өзелеп төште төшүен, әмма башына тимәгән алма фикер китермәде Ул хатынын чакырды. Әйтергә кирәк. Лиана ханым ирегең даһи академик булуын бик тели иде .Альберт Робертович йокысыз яткан төннәрдә ул үзен колагына якут алкалар таккан, чәч бөдрәләтергә дә ак «Волга»да гына сызгыртып барып кайта торган мөхтәрәм академик хатыны итеп төшләр күрә иде Иренең йокысыз төннәре арткан саен, бәхетле тан якыная сыман тоелды ана Тора-бара алар берсен-берсе каш сикертүдән үк аңлый башладылар Менә әле дә ипле Лиана ханым ирен ярты ымнан аңлап алды Кытай халатының жиннәрен сызганды да алмагачны селкетә башлады Альберт Робер- товичның башына шыбыр-шыбыр алма коелды Алтын фикер генә юк та юк Агачта бердәнбер алма калды Лиана ханымның күзләренә яшь саркыды Юк фикер өчен күпме нигъмәт коелды жиргә! Берәр ай сабыр итсәләр, согын сыгарга булса да ярар иде мондый яшел алма, ә болай елыйсы килгәндә генә ашарлык ич Лиана ханым соңгы яшел алманы өзеп алды да. әллә ачудан, әллә изге ЗАҺИР САДЫЙКОВ (19511 — завод шифаханәсенең баш врачы Вакытлы матбугатта хикәяләр. «Идел» альманахында «Ялгышсыз язмыш» повестен бастырды «Казан утлары»нда беренче тапкыр чыгыш ясый Остаханә теләктән Альберт Робертовичның баш түбәсенә тондырды. Ире чайкалып ук китте Ичмасам ник бер фикер түгелсен шул чайкалган вакытта' Альберт Робертович шуннан соң тәҗрибәне бәрәңге белән үзе генә дәвам итәргә карар кылды Ип авыр бәрәңгене сайлап алды да. аны җепкә бәйләп, алма ботагына асты, үзе ботак астына кереп утырды Җепне сул кулы белән тартып, бәрәңгене күтәрде дә кинәт ычкындырып җибәрде Бәрәңге «шап» итеп аның « башына килеп төште Күзләреннән очкыннар чәчрәде Фикер генә пәйда булмады 3 Тагын бер. тагын бер кабатлады Башы күбеп чыкты Хатыны туктатмаса. £ икесенең берсе: я баш. я бәрәңге изелгән булыр иде мөгаен Алар тәҗрибәне -3 киләсе елда өлгерәчәк алма белән дәвам итәргә килешеп, ай калыккач кына з кайтып киттеләр 5 Хәрәкәттә бәрәкәт, ди халык Атасы Роберт та хәрәкәт, дип тәкрарларга ярата нде. Теләсә нинди хәрәкәттә дә булмый ул бәрәкәт Агым уңаена йөзгәндә * генә иңә. Алтын фикер әйтеп үсә алмаячагын аңлагач. Альберт Робертович с бүтәнчә уңуны кайгыртып баш ватарга тотынды. Туган-тумачага, таныш белешкә * таянып үсүчеләргә гаҗәпләнми иде ул. Шулай тиеш сыман кабул итә нде. j Ә менә бернинди агай энесез, дус-ишсез кинәт кенә үсеп киткән кешеләргә карап 5 телен шартлата иде Шуның тылсымын кайдан чамаларга? Бөтен дөнья үсеш * үзгәрештә, ул гына бозга каткан шыртлака кебек, иркен сулыш ала алмый “ интегә. °- Бөек ачышлар турында хыялланган кеше төрле имеш-мнмешләргә ышанучаи г була икән. Альберт Робертович унөч санын үзе өчен изге фал тапты Әйе, * аның язмышындагы тарихи борылыш нәкъ менә быел булачак Ни өчен быел? Чөнки аның бәрәңге институтында эшли башлавына быел унөч ел. үзенә өч тапкыр унөч, ягъни утыз тугыз яшь тула. Торган йорты егерме алтынчы йорт, ягъни, ике тапкыр унөч Квартиры алтмыш җиденче. Димәк, алты белән җидене кушсаң, тагын унөч килеп чыга. Олы кызы унынчыда, уртанчысы өченчедә укый, ә кечесе әле укымый. Тагын сумма унөч дигән сүз Яшәүләре генә тугызынчы катта. Хәер, дөнья гел син дигәнчә генә булмый инде ул. Альберт Робертович юкка гына өметләнмәде—быел югарыдан күрсәтмә килеп, аларның институтына Колорадо коңгызы белән көрәшүне йөкләделәр Институтның исемен үк үзгәрттеләр. Рәхмәт югарыдагыларга' Бәрәңге илен коңгыз кавеме басып алганда, чыннан да. ничек итеп микроскоп астында күбәләк аягы белән чәчәк серкәләндереп утырмак кирәк? Альберт Робертович эшли торган «бәрәңге чәчәге анатомиясе» бүлеген «Колорадо коңгызы физиологиясе»нә алыштырдылар Яңа директор булып Колорадоның коңгызын гына түгел, үгезен дә җиңәрлек дәү гәүдәле Галихан Сәмерханович Кәбиров килде Элеккеге директорны Алабута институтына күчерделәр. Пешерделәр, пешерделәр үзен, ә барыбер күчерделәр Шундый бит хәзер замана пешерсәләр төшермиләр, төшерсәләр пешермиләр Иске директор үзе белән педагог мөдирне дә алып кнтте Шулай итеп, Альберт Робертович алдында киң мөмкинлекләр ачылды сыман. Өшкертсәң дә. язмыш кояшы болай борылмас сиңа Бәхет чәчәген үрелеп, сузылып түгел, тешләп кенә өзә торган лабаса. Тик менә агымга гына эләгергә кирәк Аңлады хәзер Альберт Робертович агымның нәрсә икәнен. Түрәңнең күз уңында булу икән ул Ул үссә, син дә үсәсең. Ул батса, син дә К)к. үзе батса да. сине калкытырга көче җитә әле аның Киләчәктә я үзенә, я баласына ярап куюың бар Уйлап карасаң, мөдир өчен койган да куйган кеше ннде Альберт Робертович Маңгае киткән мөдирнекеннән чама белән биш сантиметрга киңрәк Шуңа да карамастан, үрләү чарасын табалмыйча иза чикте Альберт Робертович Лиана ханым аңа юк эшне бар итеп, турыдан туры яна директорның үзенә юлыгырга киңәш итте Кайчан очраса да. үрә катып исәнләшергә, түрәне күрү белән, кош тоткан сыман, шатланып елмаерга кушты Йөз ирнең туксан тугызы хатын сүзеннән чыкмый хәзер Альберт Робертович та... директорны күргән саен стенага сыланып исәнләште, җитмәсә башын мөмкин кадәр түбәнрәк ияргә тырышты. Аннары төннәр буе шул бәхетле мизгелләрне кабат күңеленнән кичереп ята торган булып кнтте Берничә көн. исәнләшү өчен җай эзлбп. гомер тартмаган тәмәкесен тотып, гел коридорда директорны сагалады Өч очраса өч. бнш очраса биш тапкыр исәнләшүе Ә директор, үч иткәндәй, гел каядыр ашыга Альберт Робертович яныннан «выжт» итеп кенә үтеп китә нде Институтны яңа эзгә салу җиңел эш түгел шул Мәшәкате күптер дип, гелән аклый нде ул директорны Институт ун көн ннде пыр тузып коңгыз өйрәнә, тнк ул бөҗәкнең үзен генә күргәннәре юк нде әле Галихан Сәмерханович монда озак туктатып тормаячак, трамплин өчен генә килгән, коңгызны җиңү белән, аны каядыр югарыга үрләтәчәкләр, хатыны ниндидер бер тур кешенең кызы имеш дигән сүз дә ишетелде Альберт Робертович бу хәбәрне дә хәтеренә төйнәп куйды. Казанырга кирәк аның игътибарын, чукынсаң да казанырга, днп уйлады ул кабат кабат Шуңа күрә, ачны ялны онытып,^коңгызны өйрәнә башлады Бер генә кош та чүпләми икән үзен Әмма аны юк итү чарасы табылырга тиеш Бәлки әле нәкъ менә аның бәхетенә алыштырганнардыр тикшеренүләр темасын Чөнки ул заманында авиация институтын тәмамлаган кеше. Коңгыз да оча ич. Менә кайда, ниһаять, аның махсус белеме кирәк булачак' Менә канчан ул үзенең тирән вә киң мәгълүматын күрсәтәчәк, очу теориясен ачып салачак1 Кем белә, бәлки табигать тә коңгызны аның бәхетенә генә яраткандыр әле! Альберт Робертович хатынына күз салганда төнге сәгать ике иде инде Лиана ханым тыныч кына йоклый Кызлары бүлмәсеннән дә тигез сулыш ишетелә Рәхәт хатын-кызга! Ә ир кеше төнлә дә баш кашырга мәҗбүр. Юк, гадел түгел бу тормыш Кемдер йокысызлыктан җәфа чиксен, кемдер борын сызгыртып татлы төшләр күреп кәефләнсен Галихан Сәмерханович та рәхәтләнеп йоклый торгандыр Хәер, ул җиңү кәгазенә кул гына куясы кеше Төп көрәшне бүлек мөдирләре алып барачак бит Тукта! Әгәр коңгызга каршы медицина чараларын куллансаң? Кешеләрнең гомерен кисүче сәбәпләр арасында беренче урында — йөрәк авырулары, икенче урында — рак. өченче урында эчүчелек тора, дип укыганы бар Альберт Робертовнчның Коңгызларга да йөрәк, рак авырулары йоктырсаң, я булмаса эчләрен җибәрә торган нәрсә ашатсаң? Юк, бу ярым йорты чара гына булачак. Ә менә өченчесе бик тә кулай. Коңгызларны эчүчелеккә сабыштырсаң, гаиләләрендә ызгыш-талаш китәчәк. Бәрәңге корытасы урында алар барысы да алкоголь тәпәне янына җыелачаклар Шул вакыт коңгыз көтүен себерәсең дә аласың Эчүчелек аркасында балалары да зәгыйфь туачак, олылары исерек баштан үзара сугыша башлаячак, күзләре тонып бәрәңге урынына алабутага ташланачаклар Кышкы салкыннарда ире хатынын яки хатыны ирен өннәреннән куып чыгарачак Күпмесе исерек килеш көрт астында катып үләчәк. Ә күпмесе ачтан Иртәгә үк кереп әйтәчәк үз ысулын Альберт Робертович. Бәхетенә, иртәгә яңа директор Галихан Сәмерханович килгәнгә нәкъ унөченче көн Тагын изге фал ич бу! Альберт Робертович шатлыгыннан хатынының күпереп торган битенә иренен тидереп алды да татлы йокыга китте. Соңгы елларда аның әле бер тапкыр да болай рәхәт йоклаганы юк иде Иртән сикереп торып, яңа тормыш башларга әзерләнеп, Альберт Робертович күнегүләр ясады Лиана ханым иренең шат йөзеннән бөек фикернең кичә — унөченче төндә туганлыгын шәйләп алды. Ирен мөмкин кадәр назларга тырышты Кызларын да әтиләренә игътибарлы булырга кисәтеп куйды Альберт Робертович, бүген эшенә иртәрәк барып, әллә кемнәр кәефен җибәргәнче, Галихан Сәмерхановичка үзенең гаҗәп нәтиҗәле ысулын түкми-чәчми сөйләп бирергә булды Укымышлылыгын күрсәтү өчен, коңгызның корсагын «фюзеляж» дип атарга уйлады Сыек көрән төстәге румын күлмәген, аксыл поляк костюмын киде, куе көрән төстәге чех галстугын такты, түрәсе алдында үзен озын итеп күрсәтү өчен, елга бер генә тапкыр — туйларга гына кия торган, әле кибет исе дә китеп бетмәгән биек үкчәле киң башлы венгр туфлиен киде Менә дигән европейский кеше булып китте Альберт Робертович. Лиана ханым белән кызлары әти кешегә кыюлык һәм уңыш теләп озатып калдылар «Җебеп торма, анысы монысы кирәк булса, әйтегез генә диген. Аш алдында баш иелә ул. дип кычкырды артыннан хатыны Альберт Робертович трамвайда, үзенең ничек директор бүлмәсенә килеп керәчәген, ничек күрешәчәген, сүзне ничек башлап, ничек бетерәчәген бөте несен йөз кабат күз алдыннан кичереп барды. Әйе. әйе, җаен туры китереп, минем хатын ашханә мөдире булып эшли, тегесе-бусы кирәк чакта тартынып тормагыз. Галихан Сәмерханович, дип басым ясамаса да, бу хакта үтемле итеп әйтеп куячак. Эшкә килгәндә бүлектә берәү дә юк иде әле Моны да яхшы фалга юрады Альберт Робертович Ул очрашу күренешен тагын бер тапкыр күзаллады да директор тарафына китте Кабул итү бүлмәсендә беркем дә юк, секретарь да килмәгән иде әле Директорның ишегендәге ачкыч кына унгасулга селкенеп, Галихан Сәмерхановичның яңа гына килүен белгертеп тора иде Хәзер үк борчу тәрбиясезлек булыр, бераз хезмәт ритмына керә башласын, сабыр итим дип уйлады Альберт Робертович Хәтсез сабыр иткәннән соң, аны әллә нинди салкын уйлар биләп алды «Кинәт килеп чыгуы бар Ә ул монда яшерен кәгазь чәлдерергә кергән шпион сыман утыра Эш сәгате башланмаган ич әле Секретарь да килмәгән. Гомумән, гадәт буенча, башта секретарь директорның кабул итү теләген-мөмкинлеген ачыкларга тиеш Әгәр иптәш Кәбиров иртәнге аш вакытында хәләл җефете белән низаглашкан булса-' Рәхәттән шушы сәгатьтә эшкә тотынмас иде ич инде Белә ул Альберт Робертович нәчәлник хатыннарының ирләрен ничек биеткәннәрен! Кул астындагы кешеләр алдында гына әтәчләнә алар, өйләрендә суга төшкән тавык кебек йөриләр Үз уйларыннан үзе куркып, калтыранып куйды Альберт Робертович Як- ягына каранды. Ярый әле мине эт тә күрмәде, ниятләремне берәү дә белмәде дип. * шыпырт кына кабул итү бүлмәсеннән чыгып китте Үзе торып торып сөенеп £ тә куйды Нинди һәлакәттән котылды бит. әй’. Кулъяулыгы белән маңгаен 2 киптереп алды да бүлеккә юнәлде Үлеп яратмый иде ул дәрәҗәле кеше ишеге £ төбендә көтеп торуларны. Әгәр кодрәтеннән килсә, дөньяны ишекләрсез ясар иде = Альберт Робертович үзен хәзерге вакытта иң бәхетсез кеше итеп тойды Берен - чедән. хуҗага керәсе бар Икенчедән, керергә аның батырчылыгы җитми Ннк ♦ кадалып китми шунда мөдирлек дияр идең, исенә өч кызы, якут алкалар һәм ® Лиана ханым килеп төшә... ж Сәгать унынчы ун минут киткәндә. Альберт Робертович янә кабул итү = бүлмәсенә юйәлде Шулчак үзенә-үзе «шеф янында берәр кеше булса ярар ~ иде. секретарь, эше күп. дисә ярар иде», дип барды һәм директор ишеге төбендә коңгыз нәселе бүлегеннән өч хатын кызны күргәч, шатлыгыннан очып - китәрдәй булып, кызу-кызу тагын үз бүлегенә кайтты Юк. диде ул. хәзер.үк 5 кермим Хатын-кызлар шефның кәефен бозып чыгарга мөмкин, ик яхшысы, х төшке аш вакытында, ничектер табигый һәм очраклы ител кенә очрашырга * кирәк Болай рәсми рәвештә керсәң, я. «өч тиенлек сафсатасы белән алтын вакытымны әрәм итте».— дияр Әйе. әйе. иң яхшысы - төшке аш вакытында, бүтән җирдә урын тапмаган кеше шикелле, итагатьле генә рөхсәт сорап, аның янына килеп утыру һәм җай гына, ләкин кыю итеп сүз башлау Әңгәмә аккан судай гади, ипле дәвам итәргә тиеш Бүлекнең сазаган кызларыннан ул Галихан Сәмерхановнчнын «ТУ 134» сигареты гына тартуын белеп алды да. тегеләр икенче тапкыр чәйләргә утыргач. Эт эчәгесе институтына барып кнләм әле, дип чыгып, кноскыдан биш кап әлеге сигаретны алып «керде Нияте ният төшке аштан соң хуҗаны кабинетына озатып куйганда, ул сигарет тәкъдим итәчәк Тамагы туйса, түрә кешенең дә кәефе яхшыра бит Аннары төштән сон алар ял итеп алучан булалар Галихан Сәмерхановичнын Альберт Робертовичны. «Әйдәгез, кереп сөйләшик әле», дип бүлмәсенә чакыруы бик мөмкин! Менә шунда инде, йөрәге сикерүдән туктагач, минутына сиксәннән кимрәк тибә башлагач, күзләрен гашыйкларча ялтыратып, тавышын шагыйрьләрчә калтыратып: «Беләсезме. Галихан Сәмерханович. мин бит кайчандыр авиаконструктор булмакчы идем, күңел әле һаман бнеккә ашкына*. диячәк. Кеше бушка булса, күбрәк тарта бит Иптәш Кәбнровка икенче мәртәбә сигарет тәкъдим иткәндә, капны жонглер сыман әйләндереп «самолетның рәсемен генә күрсәм дә. йөрәк сикерә башлый, беренче мәхәббәтем белән очраш тыммыни». диячәк Аннан сон. сүз ара сүз китеп, бик кызык бер мәзәктән, ягъни, артподготовкадан соң. үзенең коңгызга каршы чиксез нәфрәтен белдерергә һәм. шул мөртәтне тәмам җиңгәнче, армый талмын көрәшүне \зенен гомерлек бурычы санавын әйтергә, коңгызлар арасында алкоголизм тарату ысулының уңай якларын ачып салырга кирәк Самолетны яратуы, күңеленең биеккә ашкынуы аны әле хыялы үлеп бетмәгән, иҗади омтылышлы хезмәткәр итеп танытырга һәм аны мөдирлеккә ип кулай кеше итен күрсәтергә тиеш Альберт Робертович, башка өстәлер артында буш урын калмасын өчен, ашханәгә юри бераз соңрак төште Анда монда каранды да. теләгенә ирешүенә куанып, язмыш мәрхәмәтенә мең рәхмәтләрен укый укый, төрле икеләнүле уйлар биләп алганчы дип. өстәл артында бер үзе ашап утырган директоры янына юнәлде - Рөхсәт итегез. Галихан Сәмерханович. диде ул үз кыюлыгына үзе сокланып. борчыган өчен гафу гына итә күрегез инде, бер генә буш урын да калмаган - Зарар юк. утырыгыз, утырыгыз, диде директор Кәбиров бер лә исе кит МИЧ.) Баш кешенең җылы сүзләре үлгән җанны ла терелтә торгандыр, билләһи' Электр урындыгына утырган кебек курыкса да. директорның тыныч тавышы юаныч бирде Альберт Робертовичка Ашыгыз тәмле генә була күрсен инде, диде ул ran гади теләккә иҗади төчелек кертеп Директор дәшмәде, чәнечкесен авызына китергән арада сәгатенә карап алды да кабат кыяр кетердәтергә тотынды «Юри ишетмәмешкә салыша, мине өнәп бетерми, аппетитын да боздым ахры »,—дигән уйлар йөрәген өтеп алды Альберт Робертовичның Колаклары хәтта башын пешерә сыман тоелды ана Куера барган киеренкелекне таратырга теләп, хәзер инде нечкә, зәгыйфь тавыш белән. — Ашыгыз тәмле булсын,— дип кабатлады ул. Тавышым бетә дигән тагын бер кайнар уй йөгереп үтте башыннан. Анын укыганы да. ишеткәне дә бар хәтәр хәлләрдә кинәт югала икән кешенең тавышы. Хәлен төзәтер өчен ул сиздермичә генә ботын чеметеп алды Шушы авыртудан искиткеч рәхәт булып китте ана. Тетәсә нинди җәзага да риза иде ул, тик директор яныннан гына берәр кая алып китсен иде аны илаһи көч. Официант кыз, Галихан Сәмерхановичның салат тәлинкәсен алып киткәндә. Альберт Робертовичны югарыдан килгән кунак итеп кабул итте ахры: — Ә сез нәрсә телисез? — дип эндәште. Бары тик шунда гына ул үзе алдында берни дә юклыгын күреп алды Артык кызулавы аркасында, чиратка басарга да оныткан икән бит. шайтан алгыры Утырган урындыгы кызган табага әйләнде, йөрәге янә урыныннан купты Ул «Мәшәкатьләнмәгез, хәзер мин үзем», дип тормакчы нде дә.тора алмады, гәүдәсе урындыкка ябышкан булып чыкты Ярдәмгә әле ярый директор үзе килде: — Әйтегез, әйт. тартынмагыз,— диде ул бәрхет төсле йомшак тавыш белән. Альберт Робертовичка бераз җан керде: — Мииңа с-салат белән икенчене г-генә,— диде Унөч ел эшләсә дә, Альберт Робертовичның әле беркайчан да бу өстәл артында утырганы юк нде Ашап кына өлгер, официант тыз-быз ташып кына тора Ә башкалар һәрвакыт үзләре чиратка баса Беренче елларны чиратны озак көтмәс, үзенә артык игътибар җәлеп иттермәс өчен, ул шактый соңрак төшә торган иде Аннары, җыен каты-коты, калдык-постык кына калуын күреп, иң алдан йөгерә башлады Соңгы елларда бөтенләй остарып җитеп, төгәл беренче яртыда түгел, шактый алданрак төшәргә гадәтләнеп китте Официант кыз аңа кыяр салаты китереп куйды да, ялт борылып, тирә-юньгә хушбуй исе таратып, ничек килде — шулай югалды Альберт Робертович чәнечке алгач кына кулының ничек калтыравын сизде. Калтыратмас өчен ул бармакларын ныклап кысып ашый башлаган нде, кыяр кисәге, җайсыз эләгеп, лапылдап поляк чалбарына килеп төште, аннан алыйм дигәндә генә, бармагыннан шуып, венгр туфлиенә чәпәлде Гади генә төшмәде, күңелне бозып, чалбарында һәм туфли башында каймак эзе калдырып төште Кунак диеп, каймакны кызганмыйча салганнар иде аңа Ул арада директор ашын ашап бетерә язган иде инде Түрәңнән акрын ашау, аны көттереп утырту оятсызлык булыр дип, Альберт Робертович чемченгән килеш кенә салатны этәреп куйды Ашаганда эш турында сөйләшүне иң кара тәрбиясезлек санаганлыктан, ул тиз генә ризыгын капкалап бетерергә, Галихан Сәмерхановичны затлы сабырлык белән көтеп алып, урынңан торганда гына «Рөхсәт итсәгез, миңа бер-ике минут кына кадерле вакытыгызны бүләк итүегезне үтенер идем»,— дияргә җыенган иде Икенчегә китерелгән тавык ботын күргәч, Альберт Робертовичны очкылык тотып алды Биредә унөч ел эшләү дәверендә аңа әле беркайчан да андый затлы нәрсә эләккәне юк нде Теләсә кайсы җире эләгә, ә менә бот Аптырый нде ул кешеләргә карап, исләре китә иде — ничек башкаларга гел бот, аңа гына итсез җире эләгә соң аның’ Элегрәк: «Соң төшкәнгә эләкми»,— дип уйлый нде Иртә төшә башлагач та шул ук хәл кабатланды Элек ул. ботлар тиз бетә, дип уйлый иде. торабара. алар кемнедер көтә, дигән фикергә килде Бүтәннәр ашамлык бүлеп торучы хатын-кызларга шаян сүз әйтәләр, көлдерәләр, исәнләшкән, хәл-әхвәл сорашкан булалар да, я нәкъ Альберт Робертович алдын нан. я нәкъ аның артыннан ук ботны эләктереп алалар Кайберәүләре туп-туры «Талиякәй, миңа ботын сал әле»,— ди, һәм аларга салалар Альберт Робертович моннан берничә ел элек, мин кемнән ким, дип, батыраеп: «Талиякәй, миңа да ботын сал әле»,—дигән нде Теге хатын күзләрен акайтып: «Сез нәрсә, тавыкта унике тәпи бар дип беләсезме әллә, кайдан җиткерик аны һәрберегезгә?» — дип кенә кычкырды Шуннан бирле Альберт Робертовичның ялгышып та бот сора ганы булмады Гомумән, ул кош итеннән баш тартты, гуляш, бифштекс кебек нәрсәләргә күчте Аның каравы, ашханәдә эшләүче хатынының сумкасына юл уңаенда гына кысылып кайта торган тавыкның ике боты да өендә әллә ничек кенә гел аңа эләгә иде Ләкин өйдәге бот өйдәге бот инде ул. менә эштә эләктереп кара син аны' Шуңа күрә әлеге бот Альберт Робертович өчен патша туендагы нигъмәт белән бер иде Ботны күргәч, куллары да калтыраудан туктады. тавышы да кире үз куәтенә кайтты Мөдир булсам, шәт. ешрак эләгер әле мина мондый калҗа. дип директорның җылы сүзеннән терелә башлаган җаны бөтенләй канатланып китте Альберт Робертович ботны нык итеп бер башыннан тотты да. ризык ләззәтен тулырак, нечкәләбрәк татырга теләп, күзләрен йомды һәм ботның ин итләч җиреннән батырып тешләп алды Аннары, бер симез карабодай бөртегенә текәлеп карап, .i.ie уң яктагы үз тешләре, әле сул яктагы тимер тешләре белән бик озак кына тәмләп чәйнәде Йотып җибәргәндә тагын күзләрен йомды * Бот итенең тәмнәре үк бөтенләй икенче шул дип уйлады ул һаман куана куана s Икенче тапкыр ботны капканда аның бәхетле күзләре каршыда утырган директорга - төште Менә сиңа, мә! Ул бит шушы каһәр суккан калҗа аркасында алдында £ түрәсе утыруын да оныткан!. 2 Директор Кәбиров карабодайны чүпләп бетереп, шулай ук тавык ботына * керешкән иде Хәер, аңа тавыкның боты түгел, ә койрык үсә торган җире эләккән ♦ булып чыкты Алай итте, болан итте Галихан Сәмерханович. кулына алып f тешләп, чәнечке белән астын өскә әйләндереп, тиресен каезлап та карады. ° тик барыбер ашар җирен тапмады Альберт Робертович, күзләре чәчрәп чыгарлык = булып, хуҗасын күзәтте Тамагы нидәндер шул хәтле каты буылды, ул хәтта “ беравык тын да ала алмыйча утырды Директорын кызганудан үкереп елап < җибәрәсе килде. Ул аңа кулындагы ботны сузарга теләгән иде дә. итен умырып - алырга өлгергән икән ләбаса. Нишләп ашыкты соң әле ул ай буе ач торган | бирән шикелле? Бераз гына сабыр иткән булса, хәзер тәлинкәләрне алыштырып. 2 <Юк инде, Галихан Сәмерханович, бусы сезгә»,—дип ботны шефына сузар иде * Ояты ни тора бит. әй! Бетте, чәлпәрәмә килде хыяллары! Альберт Робертович әле кулындагы ботка, әле директорына күз йөгертеп, нишләргә белмичә аптырашта калды Гүя ул сул кулына бот түгел, ә наган тоткан сыман тоелды Шул наганны хуҗасына тоттырып «Мәгез. Галихан Сәмерханович. атыгыз мин юньсезгә, үтенеп сорыйм сездән! Йөрәгемә пычак кадагыз алла рәхмәте өчен!» — дип ялварасы килде Шушы минутта яшен яшен ләсә яки җир тетрәсә, аны һәлакәттән йолып калыр иде бәлки Ник кенә шартламый икән бу дөнья? Юк. юк. директор тыныч булып кылана гына, җанында җеннәр котырганын әллә кайдан күреп тора Альберт Робертович, күрмәсә — сизә Ул шундый уйлардан тинтерәгән арада, директор, компотын эчеп бетереп. Альберт Робертовичка тәмле сыйлануны теләп, чыгып га китте Мәңгелек бәхете белән саубуллашкандай, ул ишектән чыгып югалганчы, кайгыга батып озатып калды шефын Альберт Робертович Ботны кимереп бетермәкче иде дә. теше үтмәде суынган, катыланган иде ннде калҗасы Компот эчмәкче булды, анысы да тамагыннан узмады «Мария Павловна, сезне Галихан Сәмерханович чакыра», дигән тавыштан гына аңына килде Альберт Робертович Марии Павловна алариын ашханә мөдире иде. Әһә! Тавык боты өчен чакырта «Ник миңа ботын түгел, койрык үсә торган җирен китердегез? Ач калдырдыгыз ич. ишетәсезме?» дип тетмәсен тәтәчәк Мария Павловна директор янында озак тормады Альберт Робертович, башын ауган кәбестә кебек кыйшайтып, күз кырые белән генә ашханә хәлләрен күзәтте. Мөдир официантка кызны кыздыра башлады Беренчесе агарынган, икенчесе кызарынган иде. Кызыкай елый-елый нәрсәдер сөйли, аклана иде күрәсең, ә мөдир хатын аны тыңларга ди теләми, үзенекен тезә иде Кайдан белсен ди ул япь-яшь кыз кемнең түрә, кемнең түмгәк икәнлеген Мин гаепле монда. Марии Павловна, кызга сүз әйтмәгез, диясе килде Альберт Робертовичнын Бар теине үз өстенә алса, хәле җннеләер кебек иде Ул көчкә урыныннан купты, егылмас өчен урындык аркасына бераз тотынып торды, аннары өстәлдә бер тәңкәлек көмеш акча калдырып, сдача бирүләрен дә көтмичә, акрын гына ишеккә юнәлде Залда соңарган берничә кеше генә ашап утыра иде Алар бсрсеиә-берсе иелә иелә нидер сөйләшә, Альберт Робертовнчның гайбәтен саталар иде булса кирәк Ул. авыр гына кымшанып, бүлегейә таба атлады Идән аның табанын пешерә, стеналар, ишек тоткалары артыннан төртеп күрсәтеп, көлеп калалар шикелле тоелды Коридорда да кешеләр очрап кына торды Юри йөриләр, анын хурлыкка калуын беләселәре. тел чарлыйсылары килә сыман иде Альберт Робертович килеп кергәндә, бик кызып аны чәйнәп маташкан хезмәт тәшләре башларын кинәт кәгазьләренә төбәп, шып булдылар Ул тыйнак кына үз урынына узды, өстәл тартмасыннан бер биг кәгазь чыгарып әле һаман уйлана уйлана, рәсем ясый башлады Унике көн буе ул коңгыз рәсеме генә ясаган иде. ә бүген кулы үзеннән-үзе тавык боты сурәтен төшерде Анын янына тавыкның койрык үсә торган жирен дә ясап куйды Әйтерең бармы, ботнын ите, әлбәттә. кубрәк булырга тиеш иде. Ә тегесенең, түрәгә түгел, безнең ише «шыртлакаларга» да ашар жире юк «Бу мәтәлгере тавык боты гүргә кертә бит инде мине», дип уйлады Альберт Робертович хәвефләнеп Әйдә, сөйләсеннәр, көлсеннәр, шул кирәк аңа. Үз бәхетен үзе кисте ләбаса Хатыны, кызлары бәхетен бер тавык ботына алышты бит, әй! Бу хәлдән сон аны Галихан Сәмерхановнч һич тә мөдир итеп куймаячак, билгеле Б&тә. бик яхшы белә Альберт Робертович түрәләрнең холкын, күңеле нечкәлеген Онытмыйлар алар кул астындагы кешенең мондый мәнсезлеген Йөз елдан соң уятып сорасаң да: «Әйе, булды шул, берәү хәләл өлешемә кул сузган иде Әмма аннары күрсәттем дә соң үзенә комагайлыгы өчен!» — диячәк.. Альберт Робертовичнын кызлары да шулай кияүсез тилмерерләр микән инде? Нәчәлникнен аерылып кайткан кызы артыннан да бер көтү егет йөрн. Ә синекеләр шәбрәк булса да, игътибардан читтә кала бирә. Альберт Робертович түземсезлек белән эш сәгате бетүен көтте. Вакыт, үч иткәндәй, гел акрын уздьы Аның тизрәк өенә йөгереп кайтасы, кемне дә күрмәс, ишетмәс өчен, жиде кат юрган астына кереп ятасы килде. Шушы күңелсезлек онытылганчы, гайбәтчеләр теленә бүтән берәр кеше эләккәнче, юрган астыннан башын да чыгармас иде ул. Альберт Робертович эштән кайту белән, чыннан да, түшәккә ауды Кызларына: «Нишләптер температурам күтәрелде, салкын тидердем ахрысы».—дип алдады. Хатынына да: «Кермәдем әле хуҗа янына, әллә нишләп үземне начар хис итәм»,— диде Хатыны «Тавык пешергән идем, сиңа ике боты калды, ашыйсың килсә, тор»,— дигәч, чак үлми калды Альберт Робертович «Бар кешегә дә мөдир, директор булырга дигәнмени? Ул бит әле бөтенләй төшеп калган кеше түгел, белеме югары, эше чиста, план да куа торган түгел Әнә күпме кеше шуңа да ирешә алмый лабаса'» — дип тынычландырырга тырышты үзен Альберт Робертович Тик тынычлану мөмкин түгел иде инде Ул көнне ашханәгә Альберт Робертович ярты сәгатькә соңрак төште. Директорның күзенә күренәсе килмәде Әле кичә генә игътибар иттерүне хыялланган кеше бүген сөргенгә сөрелүгә дә риза, тик хужасы күзенә генә күренмәскә тели иде Альберт Робертовичнын күзләре ашханәдә пешекчеләр жыелган төркемгә төште Алар арасында кичәге официантка кыз юк иде Йөрәге «жу» итеп китте Альберт Робертовичнын, тамагына тагын кичәге төер тыгылды Аны мыскыл итеп койрык китергән өчен директор теге кызны эштән кудырткандыр tAoH.it һич тә шикләнмәде ул «Чиратта" мин, мине дә куачак, Лиана»,—дип куйды эченнән Альберт Робертович. Бу көнне аның эше тагын эш булмады, иртәдән кичкәчә ихтыярсыздан коңгыз урынына янә тавык боты ясады Төнлә исә йоклый алмый интекте Кайта кайта һаман теге тавык боты турында уйланып ятты Яна директорга күреним дип йөргән аяз, төтен хәтле дә болытсыз көннәре исеңә төште Рәхәтләнеп кенә яшәгән булган икән. Бәлки директор ул чакта да аның турында. «Нишләп бу адәм гел коридорда, аяк астында уралып йөрн. эше юк микәнни моның?» — дип уйлагандыр Альберт Робертовичнын ачудан маңгаен бәреп ярасы килеп китте. Ничек мондый фараз ана ул көннәрдә үк килмәде икән? Ахмак, хыялый, гөмбә баш, тилебәрән орлыгы ашаган нәрсә! Маңгаена берничә тапкыр йодрыгы белән кундырып та алды Их! Куачак аны директор эштән, бер көн дә тотмаячак Әүвәл эшсез йөрде, аннары каршысына утырып, күзенә кереп, борын төбеннән тавык ботын чәлдерде Шулай итеп заводка китәр микәнни Альберт Робертович’ Күнегелгән эш иде бит. жылы бүлмәдә чиста эш иде Майлы булмаса да, жайлы иде хезмәте Заводта тавыш, газ, төтен, план .. Беркөнне заводны телевизорда күреп тә ютәле кузгалып куйган иде Альберт Робертович икенче көнне дә, өченче көнне дә эшкә бара алмады Температурасы күтәрелде Калтыранып, туңып чирли башлады Хатыны участок врачын чакырды Врач — уртача яшьләрдәге кыю гына хатын, бер атналык бюллетень биреп калдырды Альберт Робертовичнын бюллетеньне, яңа директорны күрмәс өчен, гомер буена, һич булмаганда, Галихан Сәмерхановнч яна эшкә киткәнче озайтасы килә иде Тик поликлиникада бюллетеньне яптылар. Берни белми бу врач халкы, әй! Синең жаныңда пәриләр пошкыра, ә алар сина «сез - сәламәт», ди .Альберт Робертович бюллетеньнән эшкә чыкканда алар бүлмәсендә алтын тешле, юан гәүдәле яна мөдир утыра иде инде «Нигә минем белән болай бик төче күреште сон әле бу? - дип уйлады Альберт Робертович Йомшак җәеп катыга утыртырга чамалыймы әллә'? Директорның үз кешеседер инде» Шул арада мөдирне директор чакыртып алды. «Әһә, минем турыда әйтәчәк ул ана. Синең бүлектә бер пешмәгән бәндә эшли, карарсың әле. анардан фәнгә берәр файда бармы, юкмы?» — димәкчедер. Тагын эше эш булмады Альберт Робертовичның. Әле йөрәге чәнчеп, әле эче борып, әле колагы чыңлап азаплады Ашханәдә исә тәртип күзәтеп яна ханым йөри иде Мария Павловна күренмәде. «Беттем, ашханә мөдирен дә алыштырганнар», дигән уй төште Альберт Роберт овичка. Шул бер тавык боты ничә кешенең башына җитте буламы инде б\? I омер буена көчек кебек сөяк кимерергә риза, тик менә үткәненнән шул тавык ботын гына сызып ташлыйсы иде Тамагына тәмам кадак булып утырды бит. әй!.. Бүлеккә килеп керү белән, аны үз янына яңа мөдир чакыртып алды Альберт Робертович, коңгыз буенча алып барган эшегез турында хисап бирүегезне үтенер идем, диде ул Юри тәмле телле булып кылана, ә үзе бугазыңны чәйнәргә дә әзер Нигә шундук «Гаризаңны яз», дип кенә әйтмидер — Иртәгә мөмкинме? — дип сорады Альберт Робертович, аңа хәтле башына берәр юньле фикер килеренә ышанган сыман, мин әле терелеп җитмәдем, эшкә үзем генә сорап чыккан идем - Зыян юк. Килештек, диде мөдир Нәрсәдән зыян юк хисап бирүне иртәгәгә калдыруданмы, әллә Альберт Робертовичның үзе теләп иртәрәк эшкә чыгуыннанмы? - Аңламады ул. Куачак лар. эштән куачаклар! «Сау бул инде иркен өстәл, бәхил бул җылы урындыгым», дип. өстәле белән урындыгын кочаклап, үксеп-үксеп елыйсы килде аның Өенә кайткач, Альберт Робертович тагын юрган астына чумды Бик тиз йокыга китте һәм шушы йокысыннан ул тора алмады Альберт Робсртовичны бик зурлап күмделәр Сазаган кызлар, үзләре уйлап тапкан йола буенча, институт хезмәткәрләре каберенә бер төп бәрәңге утырталар иде. Кабер иясе гомерен бәрәңгегә багышлаганны белсеннәр, янәсе. Альберт Робертович каберенә дә бәрәңге утыртканнар иде дә. институтның яңа юнәлештә эшли башлавын сизгән шикелле, зираттагы бәрәңгегә коңгыз төште Бер генә яфракны да исән калдырмады