Логотип Казан Утлары
ТРАГИКОМЕДИЯ

СӨЙГӘНЕМНЕҢ ТУГАН КӨНЕ

ИКЕ АКТЛЫ ТРАГИКОМЕДИЯ

КАТНАШАЛАР:

Бану апа — 70 яшьтә. Шәфика — 38 яшьтә Тәнзилә — аның кызы. 19 яшьтә Самат — 34 яшьтә. Мәдәния — 34 яшьтә, 3 в л ф ә т — уллары. 12 яшьтә Сандугач — 33 яшьтә. Вәлит — 32 яшьтә Ак халатлы кеше Вакыйга бүгенге көндә шәһәрдә бара

БЕРЕНЧЕ АКТ

Арткы планда — зур фоторәсем проекциясе күренеп китә: Бану апа кечкенә балалар арасында. Ерактан скрипкада уйнаган көй ишетелә. Вәлит өстәл артында клиентлар кабул итәВәлит Керегез! Бану (керә) Исәнме, балам7 Вәлит (башын күтәрми генә). Утырыгыз Бану (утыра) Балам, хәлләрең ничек7 Сәламәтме үзең7 Вәлит (көтелмәгән сораудан гаҗәпләнеп) Рәхмәт, әби. зарланмыйм Бану Итекченең итеге юк дигәндәй, кайчак врачлар үзләре дә авырып китәләр Вәлит Булгалый Б ан у Гаиләдә татулыкмы7 Хатының, балаларың исән-саулармы7 Вәлит Аллага шөкер дисезме әле7 Әйдәгез, болай итик Доктор буларак. Сез түгел, м ин Сезгә сораулар бирәм Нидән зарланасыз7 Бану Син әйтмешли, аллага шөкер, тамак тук, өс бөтен Бүгенге көндә зарланып утырсаң, замана үпкәләр Тормыш бик бөтен, балам, бик тә килгән, тәнең- әгъзаларың гына сау булсын. Вәлит Йокыгыз нормальме7 Бану Безнең яшьтә йокы кая инде ул. (Төп уена күчеп ) Калды. ерак Вәлит Ә7. Нәрсә калды7 Бану Юк. бернәрсә дә калмады Вәлит Сәер Ничә сәгать йоклыйсыз? Бану К?м санап торган инде аңы Вәлит Нигә йокламыйсыз? Бану Әллә нәрсәне югалтканмын кебек. , Вәлит Нәрсәне7 Бану. Бик кирәк нәрсәне Вәлит. Шулай да’ Бану Үзем дә белмим Белсәм, табар да идем Валит Ниләр уйлыйсыз’ Бану Хәзерме’ Вәлит Төнлә, йокламыйча’ Бану Чумам төрле уйларга. Вәлит Мәсәлән'' Бану Мәсәләнме’ Әйтик, күршем Зәйнулланы алыйк Эчми, тартмый, гакыллы гына совхозда эшләп йөрде Менә дигән йорт, сарай, гараж салды. Машинасы ялт итеп тора, күз явын алырлык' Инде кеше булдым дигәндә. Зәйнуллабыз, мин сиңа әйтим, дуңгызга әйләнде! Эчә башлады каһәрең! Сүгеп тә карадым, әйбәтләп әйтеп тә . Юк, аякка басалмый "Нигә эчәсең’ — мәйтәм.— элек эчми идең бит’» «Минем элек максат бар иде.— ди.— хәзер барысына ирештем.— ди,— хәзер миңа берни дә кирәкми »,— ди мәлгунь. Төне буе шул Зәйнулла өчен борчылып ятам Өй тулы балалары бигрәк жәл! Вәли т Тагын ниләр уйлыйсыз’ Бану (төп уена күчеп, көйләп) Җырлата да. елата да Вәлит Ни дидегез? Бану Берни дә әйтмәдем Вәлит Тагын ниләр уйлыйсыз дим' Бану. Әйтик, мәсәлән, газетада укыдым Африкада бер хатын алты бала тапкан ди, бахырым Ушларың китәр Нишләр инде ул мескенем’ Үзе бер балалар бакчасы1 Кемнәрдән ярдәм сорар’ Сабыйлар жәл! Безнең илдә булса әле бер хәл. Төннәр буе шул балаларны күз алдына китереп ятам Әллә үзем китим микән, балам, шунда, җибәрмәсләрме’ Вәлит Дару эчеп карадыгызмы’ Бану (төп уена күчеп, көйләп) Зинһар авыр кагылмагыз. Вәлит Ни дидегез’ Бану Берни дә әйтмәдем Вәлит Дару эчмисезме дим Бану Эчмәгән үлән калмады, хәзер — тәэсир итмиләр шул Тагын газетада укыдым Югославия дигән илдә армиядә бер солдат бар икән Мәхлүгемнең бер төн дә йокы күргәне юк ди Тонге каравылга куйсалар,— сөенә ди Әй, бала, бала, өйләнсә, хатынына төне буе йокы бирмәс инде, ничек кенә яшәрләр Шул солдат бичараны кызганып ятам-ятам да йокы мичкәсенә чумганымны сизми дә калам (Көләләр ) Синең йокың иңчек соң. балам’ Вәлит Әз-моз Бану Син дә йоклый алмыйсыңмы’ Син. балам, төнлә уйланма, көндез генә башыңны ват Безнең кебек башсызларга синең кебек башлы адәмнәр бик кирәк Уйланма (Тоя уена күчә, көйләп.) Мәхәббәтнең сулган көне В ә л и т Ни дидегез’’ Бану Юк, әйтмәдем Мин инде шулай үз-үаем белән сөйләшәм кайчак. Үзем белән генә түгел, бөтен дөнья белән Дөньяны аңлыйм да кебек дөнья мине аңламый Бер хыялым бар әле. балам, әллә бөтен илләр җыелган оешмага барып әйтим микән’ Вәлит Нинди хыял’ Бану Дөньяны һәлакәттән коткару өчен бер генә юл бар дип Вәлит Кызык Нинди юл’ Бану Кешеләр, хыяллары белән булса да. бала чакларына кайтсыннар, үзләренең хәзерге тормышларын балачактагы уйлары белән чагыштырып карасыннар Акыллары белән олы кеше, күңелләре белән бала булсыннар Шул чакта адәм балалары бер-бер- сен күралмаудан, дошман күрүдән баш тартырлар. Вәлит Әмма ‘бу юл белән генә Бану Димәк, син үзең дә моңа ышанмыйсың. Без. адәм балалары, шулай шул ышанмыйбыз, үзебездәге яшеренеп яткан күңел җәүһәрләрен тагын да тирәнгәрәк күмәбез, үзебез белән теге дөнья гд алып китәбез Әллә синең балачагың юк идеме, бала’ Әнкәң тудыргач, син дә якты хыяллар беләң генә җирдән атлап киткәнсеңдер (Тагын үзенең төп уена кайта, көйләп.) Юк һәм булмас минем өчен. (Берничә тапкыр кабатлый ) Вәлит Карап-карап торам да. кем апа. Сез миңа дорес килгәнсез кебек Миңа атап килдегезме’ Бану Килгәч-килгәч. сиңа да күренергә ниятләдем Агыйделдә әйттеләр -Анда баргачбаргач, нервлар докторы Газизовка күрен1» — диделәр Вәлит Килүегезнең төп максаты’* Бану (көйләп). «Сөйгәнемнең туган көне» Вәлит Ә? Бану (көйләмичә^ Сөйгәнемнең туган көне Вәлит Ә. шулаймыни’ Апа. сезгә дәваланырга кирәк дип табам Әмма бер шартым бар. Бану Әйт Вәлит Сез миңа тулысынча ышанырга тиешсез Ни әйтсәм, шуңа Бану Әгәр дә мәгәр минем авыру икәнемне исбат итә алсаң, шартыңа күнәм Мин чыннан белергә тиеш авырумы мин. сәламәтме’ Анда мине печать сугылган справка белән көтәләр кайбер адәмнәр Вәлит. Кечкенә формальность Сезгә — карточка ачабыз Авыруыгызның тарихы Бану Авыру булсам Вәлит Тикшерербез Исем-фамилия- гез? Бану Бану апа Вәлит Бану апа’ (Текәлебрәк карип ) Фамилиягез’ Бану Миңа фамилия белән дәшүче юк Олысыкечесе Бану апа' Вәлит Туган елыгыз’ икәнегезне әйтмәдегез’ Чак таныдым... Бану Синдә шул ук халат, авырулар _ Валит.,Вәлитне доктор Айболиткй әйләндерүче — Сез. Бану апа' Уеннан уймак! Бану. Йоклата алмыйча иза чигә идем үзеңне Мин әкият сөйли башлау белән, һәммәсе күзләрен йома, ә син, терекөмеш кебек күзләреңне тәгәрәтеп ятасың да ятасың Вәлит. Шуннан соң Сез безне скрипкада уйнап йоклатырга өйрәттегез. Гомер буе шул моң арттан калмый ияреп бара. Юк. ияреп түгел, алдан бара, тынычландыра. гамьләндерә Хәзер мин. Бану апа. невропатолог буларак, авыруларны йоклатып дәвалыйм Әнә шул кой белән тынычландырам. йоклатам Сезне дә дәваларбыз. Бану апа Үз моңнарыгызда тибрәтеп кенә Бану Тамаша' Башкалар кайда соң, күрәсеңме’ Вәлит. Миндә — уникаль фоторәсем! Зурайтырга алып килгән идем (Рәсем ала.) Карагыз! Иң уртада —Бану апа! Бану Илаһым! (Сөенеп, куз яшьләренә төелеп.) Монысы — син! Ә менә бу почык борын... Вәлит Рөстәм Таймасов — танылган скрипач' Сезнең тәрбия! Искиткеч молаем кеше! Бану Монысы. Монысы... Вәлит Сәүбан Гәрәев Төзүче Социалистик Хезмәт Герое Исегездәме, йорт төзергә өйрәткәнегез’. Бану. Хикмәт. . Зәкия! Вәлит БЬла тапканда үлде, мәрхүмә Атказанган укытучы иде Исегездәме, Бану апа булам ди торган иде. Бану Истә, бәгырьләрем, истә. Самат түгелме соң бу’ Вәлйт. Әйе Сандугач... Бану Самат. Сандугач бәләкәчләрем Исәннәрме-саул арм ы ’ Вәли т. Сандугач миңа килгән иде Искә алып утырдык Самат та ул да элекке балалар бакчасына ике өй аша гына торалар. Бану Минем анда болай да барасым бар. Керми тузәлмәм Вәлит Нинди йомыш. Бану апа’ Бану. Сөйгәнемнең туган көне Вәлит (сәерсенеп). Сезгә башта дәваланырга тәкъдим итәм. Бану апа! Иртәгә — килегез! Бану Калды — ерак Күзләремне Шатлык моңы юган көне (Скрипка уйнала. Бану шуЛ моңга таба китә.) 2 Н Шәфика Кайда булдың’ Тәнзилә Су коендым Шәфика Кемнәр белән? Тәнзилә Дусларым белән Шәфика Көне буемы? Тәнзилә Кояш көне буе кыздыра бит Шәфика Сиңа ничә яшь’ Тәнзилә Унтугыз тула! Шәфика. Унтугыз яшьтә мин иртә таңнан төнгә кадәр фермада Тәнзилә Тездән пычракка баттың Әтиәниеңне карадың Ә син - Шулаймы’ Шәфика Якынрак кил' (Үзенә таба тарта.) Бану- Җитмеш — тулар-тулмас Вәлит Әйе . Бану Яшьлек килә дә китә, картлык килә дә... китми. Вәлит Адресыгыз? Бану Агыйделкәй — алкын, суы — салкын. Аккошлары үргә йөзәдер. Вәлит Семья хәлегез? Бану Ялгызлыкка хатын-кызлар түзә. Ир-егетләр ничек түзәдер Вәлит Һөнәрегез9 Бану (хыялланып) Әлли-бәлли-бәлли- бәү. Әлли-бәлли-бәлли-бәү Вәлит Бала караучы, димәк Бану Тәрбияче Вәли Озакмы’ Бану Гомер буе Вәлит Кайларда эшләдегез? Бану. Агыйдел. Казан. Педучилище. Тагын Агыйдел Вәлит Казан? Кайчан’ Бану Сугыштан соң. Вәлит Ике катлы таш йорт? Бану (сөенеп) Әйе' Вәлит Тукай урамы? Бану Тукай урамы' Вәлит Доктор Айболит! Хәтерлисезме? Бану Айболит’ Вәлит Бану апа! Бану Син кем, балам, кайсысы? Вәлит "Вәлит, син доктор Айболит булырсың, исемең дә килеп тора». Моны син әйттең, Бану апа' Бану Бану апа үзенең иске ак күлмәгеннән халат тегеп бирә. Син. янәсе, укол кадау өчен, тәрбияче апаңның оек энәсен сорамыйча гына аласың Вәлит "Авыру»ларга укол кадаганда, энәне идән ярыгына төшереп җибәрәм Ә ул... Бану Син. шаян, качасың Ә ул. Вәлит Доктор Айболитны. тотып алып, колагын бора Мин кычкырам: «Бану апа' Ой. болит' Ой, болит!» Бану Менә мин хәзер, күпме еллар узгач. яраГып кына тагын колагыңны борам' Вәлит Ой, болит! (Кочаклап) Бану апа. кадерлем Нигә соң Сез кергәч тә кем Коммуналь өйдә Шәфиканың бүлмәсе. Стенада Тәнзиләнең биш-алты яшьтә төШкән фоторәсеме, скрипка. Төн җиткән. Шәфика кайтып керә. Кулында т- хуҗалык сумкасы. Ут кабыза. Тәрәзәне ачып куя. Кухняны карый. Тәнзиләнең һаман кайтмавын белеп, авыр сулап, креслога утыра. Аптечкадан дару альт эчә. Йокымсырый. Ишектә ТәнзйХә күренә. Кулында дипломат. Тәнзилә Иркәлисең киләме9 Шәфика Кемнәр белән булдың9 Тәнзилә Егетләр белән1 Мөстәкыйль тормыш башлый торган вакыт Унтугыз яшь бер генә тапкыр була1 (Магнитофон куя ) Шәфика Туктале, кызым Туган кө- иеңне үткәреп ейрәнмәгәч ни Кая инде истә тоту Бүгенмени соң әле Кара әле Ачуланма инде. Тәнзилә (Өстәл әзерли башлый ) Акрын Сәгать уннан соң— ярамый' Тегеләр тагын тавыш куптарырлар Тәнзилә Синеңчә булсын (Музыканы акрынайта) Шәфика. Тәнзилә, син инде балигъ булган кыз Тәнзилә Беләм Шәфика Киләчәгең турында уйларга вакыт Тәнзилә. Уйлау—картайта Әнә синең кырык яшьтә чәчләрең агара Шәфика Күбесе синең вчен кайгырып Сине ательега эшкә кертү өчен генә дә күпме иза чиктем Тәнзилә (шифоньердан күлмәген алыштыра) Юкка гына' Мин кичә расчет алдым Шәфика Ташладың9 Тәнзилә Әйе Шәфика Кем рөхсәт итте9 Тәнзилә Үзем1 Шәфика Әниең бармы синең9 Тәнзилә Бар* Шәфика. Аның белән киңәштеңме9 (Җавап юк ) Кем синең өчен, бәхетле булсын дип. йөрәге авыру килеш, көне-төне тырышып йөри? Ике мәктәптә икешәр смена музыка дәресләре биргәч, кем кичләрен өйдән-өйгә йөреп, төнгә кадәр балалар өйрәтеп йөри? Синең өчен түгелмени9 Тәнзилә Миңа берни дә кирәкми Шәфика Ник эшеңне ташладың9 Иртәгә үк барасың' Тәнзилә Аяк та атламыйм' Шәфика Нинди бала син9 Беркемдә мондый бала юк Берни теләмисең Сине музыкант итәсем килә иде. юк, музыка мәктәбен ташладың Медицина институтына керергә көчләп карадым кулыңнан тотып имтиханнарга алып бардым юк' Ни генә телисең син9 Тәнзилә (тәрәзә янына килеп) Мин бала чактан ук күккә очарга теләдем Әле дә телим' Әтием кебек Шәфика Аны искә төшерәсе булма' Тәнзилә Самолет очып киткән саен • Әти'» — дип кычкырып йөгерә идем Шәфика Ялгышкансың Тәнзилә. Балалар бакчасында хыялланып. зәңгәр күккә карап ята идем Шәфика Буш хыял! Тәнзилә. Әти мине алырга килгәч, кочагына ташланып «Әти, мине дә зәңгәр күним алып мен әле!» дип ялына идем • Хыял гына булсын. Тәнзилә, син дә очарсың!» — дия торган иде Шәфика Искә төшерерлек түгел синең атаң Ул сине ташлады Тәнзилә. Ул (басыл ясап) сине ташлады Аның урынында булсам, мин дә Шәфика Дәшмә' Син әллә аңардан башка яши алмабыз дип уйлыйсыңмы9 Китсен. юлына — ак җәймә' Дөньяның тоткасы бездә — хатын-кызларда! Ул мескен. миңа баш булырга теләде Тәнзилә Муен булмаган жирдә — баш булмый. Хәзер мин башсыз да. муенсыз да Шәфика Тәнзилә, борчылма, кызым, икәү рәхәтләнеп яшәрбез Йөрәктәге яра онытылыр Бәхетнең дә койрыгы бар — бер эләктерсәк, ычкындырмабыз Тәнзил ә Ә ул Ул9 Кире кайтмасмы9 Шәфика Кайтмасын Гаиләсен ташлаган ир — бәхетсез Тәнзилә Ул монда бәхетсез иде Тынчу иде. монда> һава җитмәде аңа Шушы вак тормыш ыгызыгысыннан ычкынып киткәч, зәңгәр күктә рәхәт булгандыр аңа. Мине дә үзе белән аласы килгән иде,— бирмәдең Ул мине һаман күккә. биеккә чакыра Шәфика Йолкып ат күңелеңнән' Ул безгә лаек түгел' Тәнзилә (тәрәзәгә карап) Баш әйләнгәнче биеклеккә менәсе. парашюттС тирбәлә-тирбәлә яшел болыннар, кара урманнар өстенә сикерәсем килә. Аэроклубка язылгач, барып, исемемне сыздырдың. Кистең очар канатларымны' Шәфика Очу — кызлар һөнәре түгел. Әниеңнең болай да хәсрәтләре азмы9 Егылып төшеп харап буласын киләме9 Тәнзилә Яратмаган эштә озак еллар саргаеп сулганчы, зәңгәр күктә бер сәгать очып, егылып төшүең артыграк' Шәфика Атаң каны котыра синдә' Тәнзилә Котырсын! Шәфика. Атаң холкы белән ерак китә алмассың Тәнзилә Яши-яши аңладым әти, сине ташлап, дөрес иткән Шәфика Ә9 Ни дидең9' Күз алдымнан югал, жүнсез кыз! (Үзен-үзе белеш- төрмичә, rpj/сталь савыт алып, Тәнзиләнең аяк астына ыргыта.) Тәнзилә ӘТИ истәлеге (Җыя ) Бердәнбер ядкарь. (Шәфика йөрәген тотып, креслога утыра Шау-шу ишетеп, күршеләр җыелыша башлый , Самат (керә) Тагын тавыш* Мәдәния (керә) Тагын гауга* Янәсе' Самат Хатыным Мәдәния белән бергәләп. йөз дә беренче тапкыр кисәтәбез Онытмагыз. бу — коммуналь квартира Әгәренки тагын бер генә тапкыр сәгать уннан соң тавыш куптарсагыз, лично үзем өстегездән анонимка язам Хезмәт ияләренә үз хатыннары белән тынычлап йокларга мөмкинлек тудырасызмы сез. юкмы9 Мәдәния Тудырасызмы сез. юкмы? Тәнзилә Гомер буе дус яшәгән күршеләребезне кунакка чакырмакчы идек менә әнием белән Өстәл әзерләгәндә ялгыш тәлинкә төшеп китте Мәдәния Янәсе Шәфика (хәлсез) Кыланма Тәнзилә Менә әнием өстәл әзгрлә- де сезнең өчен (Дипломатыннан шампан шэра бе ала ) Шампанское алды Мәдәния Янәсе Самат (шикләнеп) Юк инде! Мәдәния. Самат, түз. бирешмә! Тәнзилә. Кадерле күршеләр, килегез өстәл янына (Бокаллар алып куя.) Сәбәпсез мәҗлес түгел. Миңа — унтугыз яшь тулды' (Тегеләр бербереенә карашалар да өстәл янына киләләр.) Әни. син дә кил (Шәфика көч-хәл белӘн өстәлгә якыная) Самат. Туктале. алла бәндәләре, без бит сәгать уннан соң шауламаска дип кул куйган адәмнәр. Мәдәния Янәсе' Минем Саматым бик принципиальный’ Самат Кул куючылардан тагын бер фамилия җитми! (Сызгыра ) Сандугач (йөгереп керә) Миннән башка, төнлә тавыш куптарасыз’! Мәдәния (Саматка) Әһә' Син шулай чакырасыңмыни Сандугачны’ Шулай очрашасызмы’ Самат Ярар инде. Мәдәния' Үзең дә беләсең, овчаркага шулай дәшәм' Сандугач Янәсе . Кем? Минме овчарка? Самат Юк инде. Безнең Эт турында сүз бара Күптән түгел генә алдык Затлы нәселдән Искиткеч матур Сандугач исемле икән Сандугач Әһә' Минем гүзәл исемне эткә тактыгыз” Самат Яратып инде, сөеп Мәдәния Янәсе? Сөеп’ Кемне ’ Самат Сандугачны инде Мәдәния Әһә. син шулаймы әле' (Саматның чигәсенә ялтырата ) Янәсе С а ндугач Рәхмәт' Самат Сдача кирәкме? Мәдәния Кирәкми Рәхмәт! Самат Мин бит үзебезнең этне әйтәм. Шундый исем биргәннәр ич! Исемен үзгәртми булмас Шул көннән башлап, күрше белән этле-мәчеле яшибез Беркөн дә: •Сандугач, прогулкага' дип кычкырган идем, ике Сандугач килеп чыкты Мәдәния Янәсе Хәзер парик ясаган җирән чәчеңне алып атам кияү табал- мый тилмергән нәрсә! Сандугач. Крокодил' (Сама+ка.) Ал овчаркаңны! Шәфика Туктагыз, зинһар өчен. . Кешеләрчә бер генә көн булса да яшәгән юк бит. Этләр, мәчеләр, титрлар дуслашалар... Мәдәния Сандугачкаем, кара әле моны, ничек сөйләшкән була, янәсе! Сандугач. Фәрештә! Мәдәния Яңәсе' Тавыш-гауганың үзәге шушы! Көне-төне скрипка акырта Шәфика Менә хәзер сәбәп тә юк тавышланырга. Мәдәния Бар' Бик бар! Самат Сәбәп бик зур! Бүген сез башлап сәбәпсез тавыш чыгардыгыз' Менә— сәбәп! Сандугач. И миннән башка! Менә сәбәп! Тәнзилә (бокалларга коеп) Күршеләр. әни Тотыгыз бокалларыгызны! Бүген сезнең белән күрше булып яшәүга унтугыз ел тулды! Мәдәния (авыр сулап). Янәсе! Унтугыз ел! Самат Түзә адәм' Сандугач Краннан күпме сулар акты! Мәдәния Исегездәмр. Сандугач кранны ачып калдырып, бөтен өйне су баскан иде . Сандугач (җырлап). Узган гомер кире кайтмый Сулар үргә аксд. да! Самат Күпме тәлинкә ватылды... Мәдәния. Бергә яшәдек, бергә картайдык... янәсе. Шәфика Бер-беребезнең гомерләрен кыскарттык Тәнзилә Ә гомер нинди кыска, күршеләр' Мин сезне гомергә бер тапкыр кунакка чакырдым Унтугыз елда, хөрмәтле күршеләрем, миң сездән күп нәрсәгә өйрәндем. Рәхмәт сезгә' Сез мине бербереңнән көнләшергә, бер-береңнең уңышы өчен кайгырырга өйрәттегез! Рәхмәт сез- г»' Бу сыйфат та миңа кирәк булыр. Аннан соң сез мине усал булырга өйрәттегез Монысы өчен дә рәхмәт! Тормышта кулланырмын' Күтәрегез, күршеләр, бокалларыгызны! Мин туганчы ук әнине сез үзегез кебек вакланырга өйрәтеп өлгергән идегез инде Рәхмәт! Шәфика Тәнзилә! Тәнзилә. Әни. бүгенгә булса да тыел' Бер генә сәгатькә соңга калып кайтса да. синең әтигә: Кем белән йөрдең?» — дип бәйләнүләрен, минем алда да. болар алдында да аны кимсетүләрең, күршеләрнең дә сезнең араны бозу өчен тырышулары истә, һаман да истә! Тырышлык- ларыгыз бушка китмәде, рәхмәт! Йомшак күңелле, сабыр холыклы әти түзде-түзде дә. сезнең ваклыклардан, боз катламы кебек көнкүрешегездән ычкынып, зәңгәр күккә күтәрелде' Тынчу миңа монда әтидән башка, тын җитми миңа, сезнең атмосферагыз кыса, һаман түбән идерә минем башны Мин сездән, китәм! Шәфика Кая китәсең? Тәнзилә Зәңгәр күккә! Шәфика Атаң янына барасы булма! Тәнзилә Юк. әтигә түгел, әти киткән якка. Шәфика. Ул кадәре үк шәфкатьсез бала булырсың дип уйламадым. Тәнзилә. Мин синнән өзелеп төшкән бала' Күршеләр, сезнең шатлыгыгыз өчен тост күтәрик кухняда — бер кеше Мәдәния (Саматка) Эч инде җае туры килгәндә Самат (эчеп). Маладис. кызым* Дәрес эшлисең китеп Мәдәния (эчеп). Бик узыналмас хәзер әниең* Сандугач (көнләшеп) Кияүгә чыгасыңмы әллә? (Эчә Җырлый ) Коммуналь фатирлары* Кияү тапса, исем киткән Яңадан кайтыр әле* Бану Авырыйсыңмы, берәр җирең авыртамы9 Врач чакыртыйммы9 Шәфика Берни дә. беркем дә кирәкми* Бану Авырмасаң, тор. утыр, кызым Берәр ярдәм кирәкме9 Шәфика Валидол алып бир' Әнә! Бану (редикюлен актара) Йөрәгең авыртамы, кызым9. Мә Җиңел булып китәр. (Өстәлдән су а.1ып бирә) Су кабып җибәр Хәзер тор. күтәрел, менә шулай (Шәфикага торырга ярдә.мләшә ) Шәфика. Син кем9 Бану Бану апа Шәфика НИНДИ Бану апа9 Нигә кердең9 Бану Моннан ике йорт аша гына — мин сугыштан соң эшләгән балалар бакчасы Хәзер — тып-тын. шаклар да каттым склад ясаганнар, җансызлар И гомер. и тормыш Озак-озак карап уйланып тордым нәниләрем йөгерә-чаба. шаяракөлә килеп чыгарлар кебек Шулчак, ила- һым, колакларым ялгыш ишетәме диелм, сезнең тәрәзәдән шундый да якын, шундый да таныш кой ишетәм Ялгыш кермәдемме. син минем баламмы9 Шәфика Балаң9 Мин нишләп синең балаң булыйм9 Ялгышкансың, апа рану Бер дә ялгышмадым. шушы йорт* Тыштан ук таныдым төсе генә үзгәргән. Килеп кердем мин бу өйгә, онытылырлык түгел Син әллә, кызым. Харисның кызы, туганымы9 Шәфика Ишеткәнем дә юк Бану Харисның улы Айвазны беләсеңдер Мөгаен Шәфика Белмим Бану 'Күп сулар акты шул Кызым, балалар бакчасына йөргәнеңне хәтерлисеңме9 Шәфика Кая безгә ул елларда бакча Сугыштан соң Бану Уйла, ашыкма Бу мин бит инде тәрбиячең Бану апа Шәфика. Бернинди Бану апаны да белмим Мин авылда туып үстем Бану Шулаймыни Ә каян беләсең бу көйне9 Аны бит балаларга мин өйрәткән идем (Койләп куя ) Шәфика Тәнзилә кызым җырлый иде. Бану Ә кызың кемнән ишеткән9 Шәфика Әтисеннән. Бану Әтисенең исеме ничек9 Шәфика Нәҗип Б а н у. Нәҗип9 Ике Нәҗипне беләм Чәчләре керпенеке кебек үрә торган каты чәчле Нәҗипме9 Шәфика Чәчләре йомшак, сирәк иде Бану Аланса башкасы Мин аларга • Очты, очты » дигән уен өйрәттем «Оч- ты-очты гәҗитләр очты, очты-очты Нәҗипләр очты • Нәҗип наным кул күтәргәч. әйтәм • Ялгыштың, Нәҗипләр оч Сама т Пропискадан тешәргә онытма* Тәнзилә (чемоданын алып) Бар да сез теләгәнчә Шуны онытмагыз, күршеләр. әнине, мин юк дип. кыерсытмагыз Мәдәния Янәсе* Сандугач. Тагын да явызланыр әле* Тәнзилә. Кыерсьп сагыз. онытмагыз: үзегезчә җавап бирермен! Озату кичәсе шуның белән тәмам! (Усал ) Хушыгыз! (Күршеләр, китәргәме-китмәекәме дип, бер-берсенэ карашып торалар ) Хушыгыз! (Тегеләр чыгалар Шәфика Кызым, китмә Тәнзилә Беренче бәхәс түгел* Монысы хәлиткеч! (Җыена > Шәфика Кешеләрчә сөйләшеп, аңлашып була иде бит Тәнзилә Син мине кайчан аңларга тырышканың бар’ Кызыңның кайчан туганын да белмисең бит син Мин спектакль ясадым, миңа унтугыз яшь оч айдан тула Шәфика. Әниеңә рәнҗеп китәсеңме' Тәнзил ә. Юк. Шәфика Үпкәләпме9 Тәнзилә. Юк. Шәфика Иртән китәр идең ичмасам Т ә н з ил ә Зәңгәр тонне яратам Шәфика Сине каян эзләргә9 Тәнзилә. Эзләмә, әни! Табалмассың. (Чыга Шәфика. Кызым! Тәнзилә’ (Тәрәзәгә ташлана ) Тәнзилә* Китге (Акрын атлап, аптечкага бара, дару алып .>ч • / Киттеләр (Бераздан хәл кергән кебек була УЛ, нидер исенә төшереп, скрипкасын ала Уйнарга тотына Ишектә звонок Ул аны ишетми, уйнавын дәвам итә Бану апа к< pen, көйне->(ырны бирелеп тыңлап тир ң Бану (кой беткәч) Момкинме* Исән месез9 Шәфика (әйләнеп карамыйча) Ки тегез. барыгыз да китегез* (Скрипкасын өстәлгә куя ) Бану Саумы, балам* Шәфика Берегез дә кирәкми* (Кинәт борыла. Бануга игътибар да итмичә. башын тотып, диванга каплана I Бану (аның янына барып) Тукта сеңелем, шашынма (Чәченнән сыйпап ) Берәр кайгың бармы9 Шәфика Китегез* Югалыгыз* мый'- «Оча, Бану апа. ди бала. Нәҗип летчик була, оча'» — ди. Шул Нәҗипме’ Шәфика. Шул! Бану Кайда ул? Шәфика (күккә күрсәтеп) Очты' Очты Нәҗипләр очты! Син нәрсә әле миннән сорау аласың’ Ни кирәк сиңа’ Нигә кердең’ Юлыңда бул! Бану Хәзер китәм Берәр ярдәм кирәкмиме’ Кибеткә, аптекага чыгып керергә’ Туганнарың’ Шәфика Бәлки син, төннәрен кереп, квартира талап йөрүче карчыктыр Бану Алай тәмсез телләнмә, кызым . Биздергән дә. сөйдергән дә тел ди Йөзләрең агарып киткән. Ят. сиңа тынычлык кирәк (Башын тотып ) һай. башың кайнар икән Температураң күтәрелгән. Син торма, өзлекмә. ятып кына тор Менә шулай Өзлексез дару да эчмә. Менә дигән үләннәр белән үзем дәвалармын (Чәчләреннән сыйпап) Кай төшең авырта соң, бала’ Шәфика Йөрәк. Бану И нечкә урын ул йөрәк дигәнең Шатлыклар да. хәсрәтләр дә шул нәни кош шикелле тыпырчынган йөрәккә җыела Торма, бала, ят тынычланып Мин хәзер сине тирбәтәм Йом шомырт төсле түм-түгәрәк күзләреңне (Бишек тирбәткән кебек ) Тыңла Бану апаңны СӨЙЛӘШМИ генә ят (Өстенә одеал алып яба Көйли.) Әлли бәлли-бәлли бәү. Күзләреңне йом гына. Шундук йоклап китәрсең. Ятсаң уйсыз — тын гына. Бану апаң — үз гомерендә исәпсез-хисап- сыз нәниләрне йоклаткан апа ул Сабыйларны йоклата да үзе дә изрәп китә торган апа Менә хәзер син рәхәт йокыга талырсың. Синең бар дөньяң түгәрәк, бар җирең җиткән Син әкрен искән җил уңаена ямь-яшел болын буйлап юыртып баручы колын сыман Хәзер син минем Бану апа икәнемә ышандың Әйт әле. балам, Бану апа. диген.. Шәфика. (уяулы-йокъыы). Бану апа... Бану. Әйт хәзер Бану апаңа... нинди хәсрәтең бар’ Шәфика Менә, ташладылар. Бану апа... Бану. Кемнәр’ Шәфика Башта — ирем очты. Зәңгәр күккә! Гомерем буе үкенерлек, ялгыштым Белмәдем кадерләрен Бану Бану апаңның да куп андый үкенечләре Шәфика Бердәнбер кызымны югалттым Аңламадым күңелен. Адаша бала... Бану Күңелендә изгелек булса, кайтыр .. Хәзер оныт барысын да Йокла. Сине беркем дә ташламаган Син ямьсез төш кенә күргәнсең. Бану апа йоклаткан бала беркайчан да куркыныч төшләр күрмәс Син йоклап киткәч кергән төш матур, бик матур булыр Тыңла, бер әкият сөйлим.. Сөйлимме, кызым’ Шәфика (йокыга китә-китә). Сөйлә, Бану апа... Бану. Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан—сотник, үрдәк—үрәт- ник булган заманда япвгән ди бер карчык. Аның исеме булган ди Бану апа. Аның бик күп балалары булган ди. Кызым, тыңлыйсыңмы’ (Шәфика җавап бирми.) Тыныч йокла . Шәфика (уянып, бала тавышы белән) Бану апа, китмә, мин куркам . Алай- болай булып куйсам Бану апа! Васыять әйтергә беркемем дә юк. Тыңла. Бану апа' 3 Шул ук бүлмә. Унбиш көннән соң. Стенада —Шәфиканың рәсеме, скрипка. Беркем дә юк. Зөлфәт керә дә башта Шәфиканың рәсеменә карай тора, аннан, скрипканы алып, уйнарга тотына. Бану кайта да Зөлфәтне тынлап тора. Зөлфәт, Бануны күреп, ачык тәрәзәдән сикерергә уйлый. Бану Балам, курыкма. Зөлфәт Мин берни дә алмадым Бану Ышанам Кил монда' Зөлфәт Ә тотар идең бугай! Бану. Синең бер гаебең дә юк Зөлфәт Скрипкә уйнадым ич Бану. Бик тә өздереп уйнадың Үзеңнең скрипкаң юкмыни’ Зөлфәт Юк шул— (Бануга якыная бара.) Бану Кем өйрәтте? Зөлфәт Шәфика апа исән чакта, монда кереп, тегеләрдән качып уйный идем Бану Кемнәр алар ■-тегеләр»? Зөлфәт Кем булсын... Әти, әни Бану Ни диләр’ Зөлфәт Юк белән хыялланма диләр Җырлап баеп булмый диләр Әти гармунында уйный идем, сатты Ба н у Үскәч кем буласың килә. Зөлфәт’ Зөлфәт Тегеләргә әйтмисеңме? Бану. Валлаһи, билләһи, әйтмим! Зөлфәт. Музыкант. Шәфика апа кебек Һәр кешене җырларга өйрәтәсе килә Бану. Хыялыңа ирешерсең, балам' Зөлфәт Юк шул. Тегеләр миңа •Гастроном директоры буласың»,— диләр. Мин теләмим Шәфика апа нишләп үлде ул’ Бану Йөрәк авыруыннан Зөлфәт Йөрәк нидән авырта’ Бану. Һаман хәтеремдә Бәләкәй Зөлфәт Синең дә бәләкәй чагың бар идемени? Бану Кил балам якынрак кил Исемең ничек синең? Зөлфәт. Зөлфәт Бану Нигә минем исемемне сорамыйсың? Зөлфәт Әбиләрнең исеме буламыни... Бану Бану апа мин Шулай Зөлфәт дус. бәләкәй чакта, бер малай рогаткадан атып сыерчык баласын үтерде Звлфәт Үтерде9 Минаны1 Бану Менә шул квннән мин йөрәкнең барлыгын, еш-еш тибүен тойдым Шәфика апаң да әнә шундый хәлләрне күп күргәндер, мәрхүмә Зөлфәт Ә син скрипкәдә уйный беләсеңме9 Бану Беләм Уйныйммы9 Зөлфәт Маташтырып кара (Бану уйный I Кара син миннән дә остарак уйныйсың ич Бану (балага әйләнә бара) Икебез дә әйбәт уйныйбыз, э-зме. Зөлфәт9 Мин әкиятләр дә яратам әле Зөлфәт Мин дә Бану Әкият геройларыннан кем буласың килә9 Камыр батырмы9 Зөлфәт Кит аннан Камыр батыр Бану Нигә9 Зөлфәт Әти әйтә • Хәзерге заманда Камыр батырны сразы кабып йоталар лутчы аждаһа бул! - — ди Бану Ә син9 Зөлфәт -Сезнең өчен аждаһа, үзем өчен Шүрәле булам' - —дидем Бану Нишләп Шүрәле буласың килә9 Зөлфәт Каеш тотып миңа сугарга килгәч кенә, әтине кытыклап квлдерәм Бану Зөлфәт әйдә уйныйбыз! Зөлфәт Әйдә* Вәлитнең дәвалау кабинеты. Караңгы. Скрипкада таныш көйне уйныйлар. Вәлит тавышы Дәвалау сеансын башлыйбыз* Урыннарыгызга ятыгыз' Хә- , зер барысын да. барысын да онытыгыз Үзегез кичергән авырлыкларны кайгы- хәсрәтләрне дә онытыгыз Күңелегез хуш. дөнья матур, иркен, сез аллы-гөлле чәчәкле табигать кочагында тирбәләсез Менә сезнең арыган күзләрегез рәхәтлек тәэсиренә бирелеп, әкрен генә йомылалар Бану тавышы. Самат, киттек, акыл- лым' Самат тавыш ы Бану апа. кая алып барасың9 Бану. Бакчага Самат Анда ипи бирәләрме9 Бану Бирәләр, сөеклем Туйганчы ашарсың Самат Туйганчы9 Туйгач, нишләрбез9 Бану Уйнарбыз Самат Уйнап туйгач, нишләрбез9 Бану Уйларбыз Самат Нәрсә уйларбыз" Бану. Тормыш, кешеләр, яшәү турында уйларбыз, акыллым Самат Мин үскәч сине гел-гел кунакка чакырырмын. Бану апа Бану Вәлитне дә Сандугач Сандугачны да Нәҗипне дә Барысын да Барырсызмы Бану апа9 Бану Барыбыз да бергә җыелып ки лсрбез. Самат үскәнем' Музыка тына. Яктыра. Шул ук өйдә. Саматлар квартирасы. Мәдәния ялгызы счет төймәләрен тарта. Самат кайтып керә дә. дәшмичә, тәрәзәгә карап тора. Мәдәния Ике мең да вч йөз дә илле биш тәңкәгә китереп кушабыз Саматкаем кайттыңмы ’ Кйтереп кушабыз, шалт итеп мин бүген күбек сатып җыйган ун тәңкәне' Иллә дә яратам шул сыра чөмерүче ирләр не, рәхәтләнеп алданалар, мокытлар Саматкаем син генә үз акчаңа зчә күрмә барлык ирләр сыра мичкәсенә кереп ятсын, тончыксын тагын терелсен, аракы ирләрне аллаһе тәгаләдән аерса да, аллаһе тәгалә ирләрне аракыдан аермасын' Мин сугып кайткан ун тәңкәгә, шалт итеп, син алып кайткан Самат, чыгар бала өлешен Күпме алып кайттың9 Самат Тот капчыгыңны' Мәдәния Шулкадәр күп каердыңмы9 Эшләр майланган кебек бара. Саматкай Кеше рәтенә чыгарыйк әле Зөлфәтебезне Бер заман, малайкаем, килеп чыга безнең Зөлфәт гастроном ишегеннән' Шоферы көтеп тора' Арткы ишеккә килгән эрелеваклы начальникларга теләр-теләмәс кенә сәлам биреп, министрга китеп бара' Янәсе' Самат, әллә директор итмибезме соң Зөлфәтне9 Директорлар киләләр дә китәләр Ә урынбасар кала Давай урынбасар гына итик Хуҗаның урынын басарбасмас кына йөрсен балда-майда йөзеп Китер бала ti.it- шен* Сиңа әйтәм Самат Сукыр бер тиен дә юк' Мәдәния Юк9' Самат Юк Мәдәния Алдама' Самат И булмас та* Мәдәния Шаярма' Самат Уен эш түгел Мәдәния Ни булды9 Самат Аяк чалды' Тез астына сукты* Мәдәния Кем9 Самат Екты’ Изде' Мәдәния Акчаңны югалттыңмы9 Самат Югалтмадым! Колак кактым' Мәдәния Таладылармы9 Самат Югалса да. таласалар да. насыйп акча үзе кесәгә килеп керә Акчаның юлын кисгу' Мәдәния Кем ул шулай балабызның киләчәген кисә' Начальнигыңмы9 Самат Начальник булса әле бер хәл Тортсәң аварга торган бер сиңа кирәк булса. Са-мат балам И-и язмыш. и-и гомер! Габдулла малае Самат» (Шифоньер янына килә.) Самат, син мине танымадыңмыни, балам’ Ачуланма, бәгырь, мин дә сине танымадым Кыяфәтең танырлык түгел шул. бигрәкләр дә нык үзгәргәнсең Нинди таныш тавыш, нинди таныш йөз дим Исемеңне әйткәч кенә келт итеп исемә төште. Самат наным, исеңдәме, балалар бакчасында, миңа үпкәләп, шкаф эченә кереп качканың’ Эзлибез, тапмыйбыз. Мин синең йомшак ягыңны беләм (Кинәт кычкырып ) Самат, чык. анда тычкан бар! (Шул вакыт шифоньердан атылып Самат килеп чыга ) Самат улым, нигә миңа үпкәләдең’ Нигә миннән качасың? Самат (инстинкт буенча бала сыман башын иеп тора). Белмим... Бану. Самат, беренче һәм соңгы тапкыр әйтәм. наным, кеше әйберенә тияргә ярамый' Аңладыңмы! Самат Аңладым Мәдәния Кара, нәрсә шул карчык алдында. гаепле бала кебек, башыңны иеп торасың' Күтәр башыңны' Мин күтәрткәнне Самат (балалыктан ычкынып, уз халәтенә кайта) Карчык, сиңа миннән ни кирәк’! Бану «Эндәшә батыр утынчы «Сиңа миннән ни кирәк’- Мин сиңа «Шүрәле»не өйрәткән идем, онытып бетермәгәнсең Мәдәния Янәсе Ни сөйли бу. Самат’ Самат Шүрәле’ Син үзең Шүрәле! Бану (сөенеп) Исеңә төштемени’ Әйе шул. мин Шүрәле булдым, син — Былтыр. (Уйнап). Бик озак торгач карашып', күзне күзгә нык терәп. Эндәшә батыр утынчы Самат (тупас, чынлап, уенга кермичә) Сиңа миннән ни кирәк’ Бану. Бер дә шикләнмә, егет. син. мин карак- угры түгел. •Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры r Z түгел. Гадәтем ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм; Мин әле күргәч сине, шатланганымнан И I үкерәм Самат, нәнием (Балачак шаянлыгы, сафлыгы уятырга теләп. Шүрәледәй, бармакларын селкетеп, тегеләрне кытыклау хәрәкәтләре ясый.) Самат Якын килмә, урман сарыгы! Мәдәния Каравыл, үтерәләр! Милиция' (Кытыклауның көлуелмаю урынына ямьсез тавыш белән акыру китереп чыгарганын күргән Бану аптырап кала Әмма әле бөтенләй ук вметен өзми ) Бану Самат синме бу? Исеңдәме мин сине биергә өйрәттем (Кул чәбәкләп ) Мәдәния Янәсе! Хәзер мин аны үзем аударам' Кем ул’ Әйт' Самат. Әйтергә оят' Хурлык' Аяк чалырлык хәле дә юк бер Мәдәния Кем’’ Самат Карчык' Мәдәния Янәсе! Карчык’ Самат Җитмеш яшьлек карчык Мәдәния Кайсы карчык’ Самат Шәфика бүлмәсендә калган карчык' Мәдәния Кит аннан! Шул’ Самат Шул Мәдәния Нишләтте’ Самат Беләсең бит каршы йортта капремонт ясыйбыз! Соңгы айда Саматның күпме табыш белән кайтканын беләсең. Менә шул карчык, имансыз. өйДән-өйгә кереп. ул слесарьга акча тиеш түгел, бер тиен дә бирмәгез'"—дип үгетләп йөргән. И юк акча' Юк' Кабахәт! Мәдәния Намуссыз! Җир бит! Самат Аждаһа' Әгитәциягә бирелеп өлгермәгән берәүдән биш тәңкәне эләктереп кайтып килә идем каршыма килеп чыкмасынмы шул кортка «Габдуллин, кесәңдәге биш тәңкәне пенсионерга кире кертеп бирмәсәң. хәзер үк милиция бүлегенә алып керәм!» — ди Мәдәния Янәсе' Кире бирдеңме’ Самат Бирми кара' Мәдәния Я, нишләтә’ Самат Күз бәбәкләремә шундый карап куя: сикереп жибәрәсең Мәдәния Янәсе' Шул хәлсез карчыктан куркып, биш тәңкәңне кире бирдең’ Их. үзекәйләрем булсам бирер идем мин аңа' (Звонок.) Самат Шул! Тагын эзләп килгән Мәдәния Нишлибез’ Кертәбезме’ Самат Кертмәсәң дә. керә ул Мин качам' Ач' (Шифоньер эченә кереп кача) Бану (керә) Исән-сау гына яшисезме, күршеләр! Мәдәния Янәсе! Исән булмасак. докторсыңмы әллә” х Бану Безнең Агыйдел буйларында күршетирәне такта чәй. якты чырай белән каршы алалар, кызым Мәдәния Бездә башкачарак: чырае бар. чәйнең тактасы да. бөртеге дә юк' Ни йомыш” Янәсе . Бану Безнең Агыйдел якларында күрше-тирәгә иләк-чиләк сорап кына түгел, хәл-әхвәл сорап та керәләр Мәдәния Бездә иләк тә. чиләк тә юк Без — кала кешеләре, сала кешеләре түгел! Ни йомыш’ Бану Кызым миңа слесарь Габдуллин кирәк иде биреп тор әле Мәдәния Янәсе Самат өйдә юк' (Шул вакыт шифоньер эчендә нәрсәдер төшеп китә.) Бану Самат дисеңме’ Кызым тагын бер кабатла әле Самат (Утыра ) Менә 112 Бие. бие. Хәйбулла, Биегән кеше бай була. Бай булмаса. тук була, Ашарына юк була. Әле дә биисеңме. Самат балам'' Мәдәния Янәсе Буш кайтса — бие- тәм! Бану Сугыштан соң ачлык еллар Шушы ой бит Шушы бүлмә Ул чак шыр ялангач иде Анаң авыру, атаң — сугыштан кайтмады Ашарыгызга юк Шундый да кызгандым үзеңне, кочаклап алдым бер чак Авызымнан өзеп сиңа, әниеңә ашаттым Мәдәния Янәсе Адәм ышанмаслык сүзне, чын булса да, сойләмә, карчык' Бану Елый-елый бакча мөдиренә кердем. Барыбер урнаштырдым үзеңне Самат Таныдыңмы инде, балам? Әле һаман танымыйсыңмы' Исеңдәме мин синең башыңнан сыйпап сорыйм •Самат, акыллым үскәч кем буласың7» Син. бәгырь, түм-түгәрәк зәңгәр күзләреңне мөлдерәтеп, әйтәсең «Бану апа булам'» Алдыңда әнә шул сине көннәр-төннәр буе баккан, тәрбияләгән. ашаткан Бану апаң тора лабаса Я. Самат улым, кил инде, бер кочакла Бану апаңны' Таны мине, бәгърем, таны! (Тынлык J (Мәдәния Саматка усал итеп карый). Самат Знать не знаю' Синең кебек карчыклар завались кайсын танып бетерәсең.. Мәдәния Әһә! Акылың алтын икән! Кайчандыр бер телем икмәк ашаткан да, кырык ел узгач, онытылып беткәч, хәлдән тайгач, исәп-хисап ясарга килгән, янәсе Самат Нәрсә, карчык, шуның өчен акча сорап килдеңме7 Мәдәния Бездә Әндри казнасы юк Башкаларга, байларга бар соранып Бану Самат синме бу. әллә ялгыштыммы7 Юк юк Бәхетсезлегемә каршы, син шул бу! Мин тербияләгән бала Мәдәния Янәсе Бала бала Аны мең кеше тәрбияләгән Берсе дә эзләп килми! Ник килдең, йомышыңны әйт тә Бану Мин Зөлфәт беләк уйнарга кердем (Тегеләр бер-берсенә карашалар ) Ул өйдә юк икән Самат та бәләкәй чакта гел Зөлфәткә охшаган иде Хыялы нинди татлы. матур иде. наный (Үзалдына сөйләнә.) Агыйделдә ике басма Берсеннән чыгалмадым Күрмәенчә күпме түздем. Исемнән чыгармадым Эзләдем, таптым Шулай ук югалттыммыни7 Мин бит сезне күрергә килдем (Чыгарга кузгала) Нишләдегез сез. балакайлар7 (Скрипка уйнала Бану, башын иеп. әкрен генә чыга ) Зөлфәт (йөгереп кер») Бану апа кермәдеме7 Мәдәния НИГӘ ул сиңа’ Зөлфәт Уйнарга Мәдәния Бала-чага булдыңмы әллә шуның белән уйнап йөрергә' Утыр — әл- гибрәңә' Кибеттә кирәге чыгар' Зөлфәт Каникул! Бераз китап укыйм да — уйнарга' (Утыра ) Мәдәния Зөлфәт' Зөлфәт Әү, әни' Мәдәния (кечкенә тартма биреп) Тот! Янәсе Зөлфәт Нәрсә бу7 Мәдәния Шәфика апаңны ярата идеңме әле7 Зөлфәт. Ярата идем Мәдәния Бу — аның төсе Йөзек Исән чакта сакларга калдырган иде Мәрхүмнең әйберен өебездә тоту — хәерле булмас Син моны Шәфика апаңның өстәл тартмасына салып куй. янәсе Зөлфәт Ярый, әни' Самат Карчык Үзенә алса7 Мәдәния Бу — аны сынау да' Кара аны. теге карчык күрмәгәндә генә кертеп куй. янәсе Бу хакта аңа — ләм-мим' Шәфика апаң хакына Төшендеңме7 Зөлфәт Төшендем Киттем (Чыга ) Самат. Төшенмәдем Мәдәния И жирафым, жирафым Эләктерәбез карчыкны' Самат Эләгерме7 Зөлфәтне юкка Мәдәния Белми дә кала ул Кибеткә кергәнче замдиректор булганчы, шомара торсын Янәсе ИКЕНЧЕ АКТ Караңгы. Скрипкада — таныш кө*. Вәлит тавышы Хәзер барысын да онытыгыз Олы яшьтә икәнегезне дә. үзегез кичергән авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләр- не дә онытыгыз Гомерегездә кичергән иң матур күренешләрне күз алдына китерегез' Бану тавышы Сандугач кызым кара әле күккә' Сандугач тавышы Ой. нинди матур' Нәрсә ул’ Бану Салават күпере' Сандугач Салават7 Нигә Сандугач күпере түгел7 Ул — минем күпер' . Бану Ул. балам, барыбыз өчен дә Табигатькә дә. адәм балаларына да' Сандугач Мин анда менәргә телим* Әйдә. Бану апа* Бану Кара әле. исәпсез күп төсләр ал. кызыл, зәңгәр, яшел Вәлитнең дәвалау кабинеты. Сандугач ДОин менәм' Ул төсләрне тасмама тагам1 Барысын да' Бану Ул матурлык, кызым. Вәлиткә дә Саматка да. Сандугачка да Сандугач Бану апага да Бану Бану апага да Табигатьнең иң гүзәл иң сабый чагы шулдыр Кагылмыйча гына карап торыйк, кызым Сандугач Ярый. Бану апа кагылмыйк Үскәч мин салават күпере булам' Музыка. 5 Сандугачның бер бүлмәле квартиры. Сандугач (көзге алдында) Әй. бөдрә чәч. күзең кара, кашың кыйгач. Ха-ха-ха, сандугач. Өзелеп сайрый таң тугач (Звонок Ишекне ача.) Бану (керә Кулында чәчәк бәйләме) Сандугач баласымы карлыгач баласымы, кемнәр яшәп ята икән бу ояда’ Сандугач Бәрәч, син әле китмәдеңмени’ Бану Юк әле, кызым Сандугач Күмдең Җидесен үткәрдең. Тагын ни көтәсең’ Бану Нәҗип баламны. Тәнзилә кызымны тапмыйча китмим Сандугач Эзлисеңмени’ Бану Эзлим Сандугач Юкка гына сандугач кунасы ояга керәсең, әбиюшкә' (Ритмик музыка куеп, биюле гимнастика ясарга тотына ) Бану Күрше белән сөйләшергә сандугач теле кирәк Әти-әниең сандугач сыман татлы телле итәргә теләптер, гүзәл исем кушканнар Теләкләре кабул булсын’! Сандугач Нәрсә ул кулыңда’ Бану Иртә белән алсу чәчәк тотып. Кердем, балам, синең яныңа Сандугач Сатасыңмы’ Ни хак’ Бану Үзем сатып алдым Сан д у г а ч Берәр танышыңа бирәсеңме’ Бану Әйе Сандугач Кемгә? Бану Күршемә Сандугач Кайсы күршеңә’ Бану Сиңа Сандугач Миңа’ Бану Әйе сиңа, кызым Сандугач Нигә аны миңа бирәсең’ Бану (бәйләмне өстәлгә куеп). Туган көнең котлы булсын, кызым’ Сандугач (гимнастикадан туктап). Туган көнем’ Бану Әйе. кызым Сандугач Минем’ Бану Синең. Сандугач Шаяртма! Бану Ихлас Сандугач (паспортын алып карый) Дөрес Минем туган көнемдә синең ни эшең бар’ (Бану дәшми ) Каян белдең’ Анам да белмәгәнне Бану Үземнең балаларымның кайчан туганын белә идем мин ул чакларда Сандугач Үз балаң’ Кем’ Бану Син. Сандугач кызым Сандугач Ялгыш кергәнсең, әби Мин синең балаң түгел' (Түгәрәк алып, билендә әйләндерергә тотына ) Бану Балам. Сандугач Нәрсә.алимент сорап килдеңме әллә’ Шулай да. әби. мине каян беләсең’ Бану Балалар бакчасына йөргәнеңне хәтерлисеңме’ Сандугач. Әллә... Бану Исеңдәме, әти-әниләрең ялга киткәч, сиңа күз-колак булырга дип. өегездә мине калдырганнар иде Сандугач (качалка урындыкта тирбәнә). Булгандыр Бану Шул көнне без синең туган көнеңне үткәрдек Бер группада йөргән Нәҗипне. Саматны чакырдык Өчегез дә бик дуслар, татулар идегез. Ничек истә калган дисәң, минем ул көнне үземнең дә туган көн. сезгә әйтеп тормадым Әниең кушканча. ул көнне мин. мунча ягып, бик шәпләп каен себеркесе белән сине чаптым Исеңдәме’ Сандугач Искә төшә башлады бугай бераз. Бану (такмаклап) Атаң кискән утын түгел. Анаң яккан мунча түгел. Картны күрсәң, бабай диген. Карчыкны күрсәң, әби. диген Тәмле-татлы телле бул. Минем кулым түгел. Әйшә-Батманың кулы. Минем телем түгел, Идел кичкән инәкәләр теле Шуннан соң мин сине йокларга салдым (Качалкада тирбәтеп) Йоклый торган чаккаең. Йдклый инде ак каен. Күзләреңне йом инде Йокла, сандугачкаем Шулкадәр дә изрәп-оеп йокладың. Күз тидерүдән куркып карап тордым И гомер' Нинди мөлаем, татлы телле идең ул чакта Нишләдең син, Санйугачым’ Кешеләрне сокландырып сайрарга туган кошчыгым нишләдең? Сандугач. Бану апа. башымнан сыйпа Бану Мин сине бүген яратмыйм Сандугач Ни өчен’ Базу Гөнаһың бар Сандугач Нинди гөнаһ* Бану Кассирша икәнеңне белеп, самолетка билет сатканыңны карап тордым Ар тык акча алдын күз алдымда' Димәк, беренче тапкыр түгел’! Сандугач Июль-августта билет — дефицит' Билет миндә! Телим — бирәм. телим — юк' Бану Ни өчен кешеләрнең хәләл акчасын аласың’ Сандугач Талап алмыйм — үзләре бирәләр Ничек алмыйсың ди Бер мин генәме’ Бану Иртәгә үк гаебеңне төзәт' Юкса Сандугач Юкса’ Бану Начальнигыңа җитәкләп алып керәм Үзем! Сандугач. Ярый. оныт. Бану апа (Скрипка моңында балалыкка бирелеп) Чәчемне сыйпа әле. Бану апа Бану Нишләдең, ә. бала’ Сандугач Чыннан да. нишләдем мин’ Озын төннәр буе газапланам Бану Ни борчый сиңе. кызым’ Сандугач (ачылып) Башкаларның бәхетеннән көнләшәм Бану Көнләшү адәмгә зур газап китерә. бәхет китерми, балам Сандугач Шулай икәнен дә беләм жиңәлмим үземне Бану Ачыл, кызым Бану апаңнан яшермә серләреңне Нигә сиңа күршеләреңнең оясын җимерергә кирәк иде’ Сандугач (сикереп тора ) Ни өчен Нәҗип мине түгел. Шәфиканы яратты'' Мин кай җирем беЛән ким Шәфикадан’ Ни өчен мине түгел, аны’ Бану Сиңа җиңеллек килдеме соң’ Оя таралды Нәҗип гаиләсен ташлаган Шәфика — вафат. Тәнзилә — китеп югалган Сандугач Яратмаган өчен. Нәҗиптән үч алдым' Теләгемә ирештем Бану Шуның белән җаның тынычландымы соң. кызым’ Сандугач (утыра). Юк. Бану апа. газаплар артты гына Синдә тылсымлы үләннәр бар диләр, дөресме’ Б а ң у Дөресен дөрес Сандугач Сизәм серле карчык син. курыкма, беркемгә дә әйтмәм Бану әби. малай, давай мине теләсәң нишләт, өшкер, төкер, но управдом Сәләхов күз салырлык кыз яса* Әби Бану Әбекәем, җаныкаем диң Сандугач Әбекәем. җаныкаем Бану Зннһар өчен диген Сандугач Зинһар өчен Бану "Мөмкин булса, үтенеп сорыйм* Сандугач Уф' Мөмкин булса.үтенеп сорыйм Әбекәем Бану Мин әйткән шартларны үтәсәң, үзеңнән Сәләхов кына түгел, үткән-сүткән. узган-барган, күрше-күлән күзен алмас Сандугач Акчасыннан тормам Әйт әле. әби. нигә соң миңа каһәр суккыры ирләр карамыйлар’ Күхтәренә кереп тә карыйм ни генә кыланмыйм көн саен киемне алыштырам, нечкә билле булу өчен гимнастика ясыйм итәк тә, джинсы да киеп карыйм Авызым тулы алтын, муеным тулы — асыл таш. беләгем тулы — көмеш шифоньер тулы — дефицит кием' Мин кемнән ким’ Барысыннан да артык' Мәдәниягә кадәр ир тапты бит Бигрәк ямьсезмени сон мин адәм карамаслык” Төсем-битем кыяфәтем дә килгән кебек, бәләкәй генә борыным да үз урынында ни җитми миңа, әбекәй’ Эте-бете кияүгә чыга, талашып булса да торалар да. рәхәтләнеп аерылалар Мин. сабака. шулардай киммени соң’ Шулай үтәр микәнни яшь гомерем кеше бәхетеннән көнләп’ Өшкер-төкер. дарула әле. әбекәем Ышанмыйм даруларыңа барыбер өшкер Бану Аңладым хәлеңне, кызым Самат та. син дә төне буе йоклый алмый интектегез Ә Нәҗип — юк Бану апагыз да сезне уйлап керфек какмады Дару бар миндә, кызым Мин сезгә Агыйдел буйларының тылсымлы чишмә суларында болын чәчәкләрен кайнатып алып килдем Әмма кызык хасияте бар бу серле даруның Аны эчү алдыннан хыялың белән балачакка кире кайтырга, бөтен тәнеңне-җаныңны сафландырырга кифәк Бу даруны эчү алдыннан да эчкәч тә. якын-тирәдә яшәүче кешеләр күршеләр турында, аларның гүзәллеге, сафлыгы турында уйла бәхетсезләрнең кайгысына кер. хәлләрен уртаклаш -җаным.— бәгърем канатым, гүзәлем, кадерлсм* кебек татлы сүзләреңне кызганма кешеләрдән Шул шартларны җиренә җиткереп үтәгәндә генә, бу могҗизалы дару сине матурлар җаныңны сафландырыр, тылсымлар сихерләр Синнән дә гүзәл кыз булмас (Сулы шешәне өстәлгә чыгарып куя ) Сандугач (шешәне тартып алып) Шушыны Эчәргә’ Бану Бер дә шикләнмә Саф. чиста Челтерәп тора Сандугач Күпме сорыйсың’ Бану Табигатьнең күз яшьләре сатылмый Сандугач Бар инде, әбекәем кит' Бану Рәхмәтен кайда адәм баласы’ Сандугач Эчеп, әкияттәге гүзәл кызга әверелсәм, әйтермен Бану Мин үз сүземдә калам кызым Әгәр гаебеңне төзәтмәсең. иртәгә үк начальнигыңа барам Син акча алган кешене мин беләм (Чыга) Сандугач Менә сиңа — көтмәгәндә — ревизор' Котылырга кирәк' (Шешәгә карап) Менә милициягә — факт' Әллә бераз чөмереп карарга инде’ (Эчә ) Тфү' Тәмле' Тәмле' Без бит әчегә өйрәнгән, әби юшкә' Күрше ояны Саматлардан йолкып алып, тправдом Сәләх..пны йортка кертмә- сәм' -исемем Сандугач булмасын' (Ритмик гимнастика ясый ) 6 Авансцена. Б а н у (керә) Туганнар, кордашлар, энесеңелләр. балалар' Тәнзилә исемле кызны күрмәдегезме9 Әнкәсенә охшаган зәңгәр күзле, моңлы тавышлы, үзе сипкелле, үзе сөйкемле бер кыз булыр Очрасагыз, әйтә күрегез: аны өендә көтәләр' (Мәдәния белән Салат, Сандугач керәләр) Мәдәния Менә ул' Эзенә төштек' Самат Эләкте! Мәдәния Качып китмәкче' Янәсе! Сандугач Әйттем мин сезгә ычкына бу' дип Бану. Ни булды, балалар’ Мәдәния Тотыгыз' Талады! Өйне басты! (Саматка) Кычкыр! Самат (әкрен). Каравыл Сандугач Сихерләде! Харап итте' Бану. Кем кемне талады’ Мәдәния. Кем дигән кеше' Янәсе' Син' Өй басучы! Карак' Сандугач. Аферистка! (Кулындагы шешәне селкетеп) Менә шушы нәстә белән сихерләде' Экспертиза таләп итәм' «Бөтен ирләр сиңа гына карап торыр».— диде Әйләнеп тә карамадылар. Ни карап торасыз, тотыгыз аны' Бану Җыелган халыктан оялыгыз' (Шау-шу, ыгы-зыгы) Мәдәния Янәсе! Менә шушы йөзегемне урлап, өстәл тартмасына яшергән' Шәһитләр, дисезме’ Бар' Янәсе' Менә... (Саматка) Әйт' Саматка (теләмичә генә) Мин... Мәдәния Менә иң якын күршем Сандугач! Янәсе' Бану Сандугач, син дә шуңа ышанасыңмы? Сандугач Үз күзләрем белән күргәч, ышандым' Мин — шаһит! (Тавышлар: «Менә сица заман карчыклары!», «Ни җитмәгән инде аңа!», -Милициягә тапшырыгыз!»). Мәдәния Әйдә, карчык, атла! (Килеп тота Саматка) Тот! Бану Туктагыз, балалар (Самат туктап кала ) Мин үзем дә барам Җыелган халыкка бер сүзем генә бар. (Тавышлар -Тыңлап тормагыз!» «Әйтсен!») Мәдәния Янәсе Бану. Туганнар, кордашлар, эне-сеңел- ләр' Тәнзилә исемле кыз юкмы арагызда’ Мәрхүмә әнисенә — Шәфикага охшаган зәңгәр күзле Тәнзилә (атылып чыга) Мәрхүмә?' (Кычкырып җибәрә ) Әни' Бану Кызым. Тәнзилә, синме бу?' Тәнзилә Әнием кайда минем’ Нигә дәшмисез’ (Тегеләр каушап калалар.) Мәдәния апа’ Самат абый’. Сандугач апа’ Минем әнием үлдемени’ Бану Әниеңнең туфрагы җиңел булсын. кызым Тәнзилә Мин Бану апаң булам Шәфика мәрхүмәне соңгы юлга озатучы апаң. Са н ду га ч Бу — явыз карчык, ышанма. Шәфика яши иде әле — ул аны сихерләде' Мәдәния Фатирыгызны басып алу нияте белән! (Саматка) Печать бас! Янәсе! Самат. Дөрес! Бану Син мине тыңла. Тәнзилә кызым Болар өскә тагын яла якканчы, әниеңнең төсен — ядкарен тапшырыйм Алкалары Сандугач Сак бул Тәнзилә! Мәдәния Безне тыңла! Янәсе' (Тәнзилә, нишләргә дә белмичә, ике арада бәрелеп-сугылып iiepuj Бану Син мине тыңла. Тәнзилә балам Мин әтиең Нәҗипнең адресын таптым Менә ал' Әтиеңне эзләп тап та шушы хатны укыт, аннан үз өегезгә кайтыгыз Анда сезне васыять көтә Мин өйдә булырмын. (Тәнзилә, кулындагы адреска карап, аптырап кала) Мәдәния Нәрсә шуны тыңлап тораСан д у I ач Милиция үзе хәл итәр! Самат Без сине кулга алабыз, карчык' Бану Туктагыз, балалар Бер сүз әйтәсем бар сезгә Сандугач кызым, сез үзегез оныткансыз, минем һаман хәтеремдә, мин сезне бакчадан озатканда менә шундый җыр җырлаган идем Очыгыз, кошлар, очыгыз. Агыйдел суын эчегез. Үсеп җиткәч күрешербез. Ә хәзергә хушыгыз Әле һаман да ышанмыйм. Әллә инде Бану апагызга иң авыр чакларда гына көйләгән җырын җырларга насыйп булдымы’ Самат Атла, карчык! Мәдәния Кызгандырмакчы янәсе Сандугач Синең кебекләрне күп күргән' Бану Мин инде өлкән кеше, әз генә туктап, шуны гына җырлап алыйм, балалар. (Туктый.) Агыйделдә үскән лә анасы. Кай күлләрдә икән баласы, Газиз балаларын эзлиэзли. Диваналар була анасы. С а м ат Кругом! Марш' Бану (Саматка карап, соңгы емет беБик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар. җибәр Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар. сиңа ни бар Самат Разговорчики! Бану И җегет. һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең. Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез' кем син? исемен кем синең’ Тәнзилә, мин сине көтәрмен' , (Бануны алып чыкканда. Золфәт йөгереп керә ) Зөлфәт. Бану апа9' Сине кая алып баралар9 Туктагыз ул нишләгән9 Җибәрегез аны' Мәдәния Өйгә кайт| Самат Ну-ка1 Бану Зөлфәт, балам, борчылма мин кайтырмын, без синең белән әле уйнарбыз Милициягә кереп чыгыйм инде йомышларым да бар Көт Зөлфәт' Зөлфәт Милициягә9’ Ни өчен9 Сандугач (чыга-чыга) Анаңның йөзеген урлаган өчен, баштан сыйпамаслар (Бануны алып китәләр.) Зөлфәт Йөзек" Бану апа' Әни' Әти' Ул йөзекне мин салып куйдым! (Артларыннан йогерә ) Тәнзилә (алкаларны кулында тоткан килеш) Кайттым • Бусы — алкалары. Бусы — кабере«,— диделәр 7 Авансцена. Унитаз күтәреп. Самат уза. Мәдәния (керә) Са-мат' Самат Каян таныдың9 Мәдәния Артыңнан Самат Артымда — унитаз Уф! (Унитазны куя Бала чагындагы бер шигырьне искә төшерергә тырышып) Бар иде мәдрәсәдә бер уни таз Мәдәния Янәсе Нинди таз9 Самат Юк ла унитаз Мәдәния Кемгә бу9 Самат Теге бүлмәгә — үзебезгә' Мәдәния Ыштансыз билгә — каеш' Алырсың ул иблистән' Самат Чигенмә! Мәдәния Милициядә хур итте Җир тишеге булса - кер дә кит' Самат Золфәт бозды Эттән туган нәрсә! Ярдым үзен! Мәдәния Бозалар малайны' Башта — Шәфикалар, хәзер — карчык! Самат Бөтенләй безгә охшамаган Әллә Мәдәния Янәсе9 Самат Әллә күршеләр эше инде9 Мәдәния Бәләкәч кенә үз ирем була торып, үз хатынын да ташлаган күршедән бала табаммы соң9 Янәсе Самат Юк шикләнмим анысы — сиңа кем карасын! Мәдәния Тач үзең, җебегән' Үземә охшаса, o' Өйрәтергә вакыт кына тими Самат Тегеләр коткысы димәкчемен Мә д ә н и и Шулай булмый* Үзебез көне-төне эштә' Күршеләрдә үсә бит' Инде — кари ык котырта' Сама т Бүген кич кунакка чакырган буламы? Хи-хи-хи' Бакча балалары дигән буламы Хи-хи-хи Әллә керикме Мәдәния Бүлмә безнеке булмыйча бусагадан атламыйм Самат Мин дә! (Хыялланып.) Их. шул бүлмәләргә кереп, шушы унитахтарга утырыр көннәр булырмы бер Күрербезме шул рәхәтлекләрне9 Мәдәния Унитазыңны бик күрсәтеп торма! Килеп чыкса Самат (унитазга утыра). Син дә утыр Күренмәсен Мәдәния (утыра) Юк белән башыбызны ашамасын башсыз нәрсә' Их күрербезме икән шундый рәхәтлекләрне9 Янәсе! Сандугач (керә) Бик эре генә утырган буласыз, баедыгызмы хчлә күршеләр9 Мәдәния Баербыз да шул! Сандугач Нәрсәгә утырдыгыз сез, күршеләр9 Мәдәния Юк Утырмадык Сандугач Утыргансыз ич Самат Төп башы ич Мәдәния Төп башы икән. Сандугач Төп башына гына түгел, унитазга утырта әле ул сезне карчык (Көлә ) Мәдәния Ә без авыз ачып карап торырбызмы9 Сандугач Сез болай да ачык авызлар' Сезгә дигән фатир — менә! (Кукиш күрсәтә.) Без уйлаганча, карчык фатирны басып алырга уйламый да' Тәнзилә белән Нәҗип өчен саклый' Ул алариы эзләп тапкан Алсам, мин ала идем ул фатирны' Аңлагыз. мокытлар, эш фатирда гына түгел ... Карчык сезгә дә. мина да — бөтен барлыгы беләк куркыныч кеше' Алар жирдә яшәгәндә - безгә рәхәт тормыш, тынгылык юк! Аңладыгызмы, мокыт иптәшләр9 Мәдәния Анысы дөрес, күрше Самат Мокыт тәк мокыт! Мәдәния Нишләргә соң9 Самат Ничек котылырга аннан9 Сандугач Шул сорауны көтәм Уйлыйк' Мәдәния Өчебез өч яктан Тотабыз да Самат Бәргәләп чыгарабыз* Сандугач Консерваторлар' Искергән метод* Мәдәния Таптым' Самат Тапты Мәдәния Чакырып, ялган телеграмма бирәбез Самат И котылдык' Сандугач Селәгәйләр ысулы' Самат Дөрес' Мәдәния Үзең әйт. күрше' Самат Коткар' Сайдугач. Кайчаннан шул сүзне көтәм Аның милициядә үзен ничек тотуын күрдегез Алдында «Бану апа. Бану апа'-—дип кенә йөриләр Милиция дә Гап-гади чишмә суы'- дип яклап калды Ул активлаша башлады Әлсгә киная белән генә сезнең дә. минем дә гөнаһлар барлыгын әйтте Карчык ярты юлда кала торганнардан түгел Операция безнең хурлыклы җиңелү белән тәмамланды Анардан котылу өчен бердәнбер юл бар' Мәдәния Күрсәт юл' Сандугач Үлебезгә активлашырга* Ызгышталашларны онытып вакытлыча гына булса да. безгә берләшергә Әйе әйе берләшергә кирәк' Мәдәния. I Берләшергә’ Сандугач. Берләшергә’ Авыр булса да! Мәдәния Ни өчен’ Сандугач Ул безгә — таш белән, ә без — аш белән' Мәдәния Янәсе Без — таш белән' Самат Юк. мин — юк! Сандугач Без — аш белән' Ашын ашаган, яшен яшәгән әбекәйгә ярдәм кулы сузарга кирәк Мәдәния Янәсе Я|>дәм’ Самат Кул’ Юк. мин — юк! Мәдәния Кит аннан' Сине тыңлап торган без җүләр Самат Мин — юк! (Китәргә кузгалалар ) Сандугач Күршеләр! Килегез әле якынрак! Үзегезнең файдага’ (Тегеләр теләмичә генә якынаялар) Ул безне бүген кунакка чакырды (Колакларына нидер әйтә тегеләр канәгать булып, хуп күреп, көләләр) Әйдәгез, хөрмәтле күршеләрем, карт кешене көттермик' (Китә Мәдәния белән Самат аңа иярәләр Мәдәния унитазга ымлый. Самат кире кереп унитазны күтәреп китә ) ларым да килеп җитәр Вәлит. Нәҗип Сәү- бан. Рөстәм. Санияләрне дә чакырдым Сөенеп бетә алмыйм шундый д* саф күңеллг кешеләр булып өлгергәннәр балакайлар Самат белән Сандугач биредә Рәхәтләнеп сайрашырсыз әле бәләкәй чактагы дусларыгыз белән Бер утыру — бер гомер ди Сандугач. Нигә башта ук әйтмисең аны. Бану апакаем Белсәм — тагын да модныйрак. тагын да импортныйрак джинсымны киеп керер идем Монысы ничегрәк’ (Кыланып йөри ) МӘДӘНИЯ Шторлары яңа икән Самат (ачып карап) Унитаз искергән икән. Бану апа. син өйрәттеңме әллә миңа такмак’ «Бар иде мәдрәсәдә бер унитаз» Бану (сөенеп) «Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай» дип өйрәткән идем шул Их. Самат, Самат, син бик тыңлаучан малай идең ул чакта. Бу керүеңдә аз гына шул Саматны хәтерләтеп куйдың Бер эш кушам әле үзеңә Син чүкеч тотарга әвәс идең Шушы рәсемне стенага куеп бир әле. наным Әле генә фотографиядән зурайттырып алып кайттым Ачып карарга да курыктым Бозсалар. аңа охшатмасалар, нишләрмен’ Менә. эл, балам (Салат, нишләргә икән, дигән сорау белән тегеләргә карый, ризалык алгач, рәсемне ала. ача. стенага беркетә. Рәсемдә — ак күлмәк кигән, япь-яшь егет Скрипка уйнала Караңгылана Прожектор нуры рәсемдәге Айвазны һәм Бануны яктырта Бану, чын Айваз белән очрашкан кебек, онытылып, хыялга бирелеп, рәсемгә омтыла ) Айваз! Бу— син син! Нәкъ мин белгән, мин сөйгән унсигез яшьлек Айваз! Хәлил белән Галиябану кебек, бер-беребезне яратышкан, мәңге бергә гомер кичерергә вәгъдәләр биргән идек Арабызга сугыш керде, сине дошманнар үтерделәр. Яуга киткән чакта әйткән сүзләрең ничә еллар инде йөрәгемне яндырып тора: «Исән кайтсам, бәхетле яшәрбез, бик күп балалар үстерербез. синең кебек мин дә балалар яратам, өй тулы балалар бакчасы булыр Сугышлар узар, кешеләр бер-берсенә тагын да ныграк якынаерлар, бер-берсенең кадерен күбрәк белерләр» Их. Айваз газизем, әйләнеп кайтмадың. Юк, юк, мин синнән башка беркемне дә сөймәдем, кияүгә дә чыкмадым Сиңа гына дип саклаган яшьлек чәчәкләрем коелдылар Балалар да юк, оныклар да Сугыш минем тамырларымны кисте Кайгырма. Айвазым, мин бәхетсез түгел шушы килеш тә. башкаларныкы булса да. балаларым — күп Бәхетем дә. бәхетсезлегем дә — шуларда Исеңдәме сиңа җитмеш яшь тулган көнне, балаларыбызны, оныкларыбызны алып, үзең яшәгән шушы бүлмәдә очрашырга сүз куештык Мин килдем. Айваз' Син дә кайттың Хәзер балаларыбыз җыела Туган көнең котлы булсын. Айвазым' (Чәчәк бәйләме куя Рәсемгә кагылып ) Күзләреңдә әз генә үпкәләү сизелә сыман әйе синең шушы бүлмәдә яшәвеңне, кайчандыр җирдә яшәвеңне биредә беркем дә белми онытканнар.— күп еллар узган шул Балалык сафлыгын саклаган ждның нинди пакь, юмарт иде' Бөтен йорт күрше- тирә — бер гаилә кебек тату, ихлас иде сез И Шәфика бүлмәсе. Бану өстәл әзерләп йөри. Бану (көйләп) Бүген бигрәк күңелемнең Мөлдерәмә тулган көне Сандугач (ишекне ачып) Бану апа, мөмкинме? Бану Кемнәр анда’ Керегез' (Сандугач, аңа ияреп Мәдәния белән Самат керәләр ) Сандугач Исәнмесез, җаным-бәгь- рем Бану апа' МӘДӘНИЯ (кычкырып) Саумы, күрше’ Самат Сәлам, карчыгым! Бану И. күршеләр икән, әйдәгез, аз гына иртәрәк килсәгез дә. рәхим итегез' Сандугач. Сезне сагынуга түзәлмичә, йөгереп кердек. Бану апабыз! Бану Узыгыз, түрдән узыгыз, кунаклар' Сандугач Узарга да оялабыз кичәге хәл өчен Бик җайсыз килеп чыкты Кичерегез зинһар өчен Мәдәния Зөлфәт бутады Самат Эттән туган нәрсә! Мәдәния Бала-чага бит Без — ышандык С а м ат Мин аны! (Каешына тотына.) Бану Узган эшкә — салават' Утырыгыз. балалар, утырыгыз' Хәзер башка бала исән чакта Кадерле изге миңа бу бүлмә1 Без монда бер-беребезне таптык Синең үлгән көнең юк. туган көнең генә бар' Күңелемдә гомерем буйларына бер җыр йөрттем Ул җыр синең белән очрашкач бөтенләй тулышып, ташып чыкты Бүген .минем моңлы бәйрәмемдә Сөйгәнемнең туган көнендә Сандугач (караңгыда/ Сиздегезме9 Мәдәния. Сизелмәслекмени Самат Кызык' ^әмит' Сандугач Нәкъ вакыты' Әйдәгез' Мәдәния Тәвәккәлләдек' Сандугач. Юлыбыз уң булсын’ (Сандугач артыннан чыгалар/ Бану җыры. Калды ерак Күзләремне Шатлык моңы юган көне Җырлата да. Елата да Сөйгәнемнең туган көне (Зөлфәт кереп, тыңлап тора да. түзэлмич». стенадан скрипканы ала. уйнап кушыла^ Бүген бигрәк Күңелемнең Мөлдерәмә тулган көне. Зинһар авыр Кагылмагыз.— Сөйгәнемнең туган көне Юк һәм булмас Минем өчен Мәхәббәтнең сулган көне. Яу кырында Ятып калган Сөйгәнемнең туган көне (Яктыра/ Бану Зөлфәт7 Син Кем уйный дисәм Ничек өйрәндең* Зөлфәт Стена аша Сездән ишеттем Бану Рәхмәт, балам (Кочаклый* Зөлфәт Айваз абый исән булса, ул безне аңлар иде Бану Әйе. аңлар иде Ул аңлый Зөлфәт әнә бит Канәгать Зөлфәт Бану апа. нигә алар алай итәләр? Бану. Кемнәр7 Нишлиләр7 Зөлфәт Шундый чакта чьуып ки таләр? Бану (реаль дөньяга кайтып* Ә-ә-ә Мин гаепле Кунакларны онытып, истәлекләргә бирелгәнмен. Кайчак шулай хыялланып. ЫЧКЫНЫП КИТӘМ инде МИН Зөлфәт Шәфика апа үлгәч, мин дә шулай булдым Бану апа, нигә алар шулай итәләр'’ Теге вакытта да Йөзек Бану Күңелең йөзек кашы кебек чиста, балам Гомерең буе тап төшермә Мин киткәч тә Зөлфәт Син китәсеңмени. Бану апа7 Бану Менәменә Тәнзилә апаң белән Нәҗип абыең кайтыр. Аларны кавыштырам да китәм Зөлфәт Алар да кайтсын, син дә кал' Скрипкада кем уйнар7 (Скрипкасын суза* Бану Син уйнарсың. Зөлфәт. (Скрипканы ала да Зөлфәткә кире бирә* Мин аны сиңа бүләк итәм Зөлфәт Миңа7 Ул — Шәфика апаныкы. Бану Шәфика апаң аны миңа васыять итте Ә мин — сиңа Ал. балам’ Зөлфәт Миңа7' Скрипка' Рәхмәт. Бану апа' Бану Йөрәгеңнән чыккан саф моңнарны Шәфика апаңның Бану апаңның ядкаре итеп сакла Зөлфәт Киткәч, сине каян әзләргә. Бану апа? Бану Бик сагынсаң, айга кара Айда очрашыр күзебез1 Зөлфәт. Бану апа. үзең белән мине дә алып кит' Бану Син кал. бала Әти-әниеңне ташлау — егетлек түгел Әмма. алар каршы килә дип. күңелеңдәге балачак моңын югалтма Ямьсезләнмичә генә аңлатырга тырыш әтиәниләреңә Зөлфәт Аңламасалар7 Бану Кирәк чакта Шүрәле булып кытыкла, кирәк чакта Былтыр егет бул' Зөлфәт Әйдә, син киткәнче, тагын бер уйныйбыз' (Скрипканы өстәлгә куя* Бану Нинди уен7 Зөлфәт Сукыр тәкә Бану Әйдә' Зөлфәт Мин синең күзләреңне бәйлим Бану Бәйлә' (Яулыгын салып бирә* Зөлфәт. Күренмиме7 Бану Борчылма. Зөлфәт, минем күзләрем болай да караңгылана баралар Кач’ Зөлфәт. Эзлә. Бану апа' (Кача/ Мин монда' Кәккүк' (Шифоньер эченә кереп китә.) Бану (куллары белән кар.«аланып. Зөлфәтне лзли) Зөлфәт, кайда син7 Мин сине эзлим (Кинәт туктап кала, хыялга бирелә/ Мин сезне эзлим, балакайлар аваз бирегез' Айваз, хәзер син дә миңа бала бит Әллә кайларга китеп югалдың. Барыгызны да бергә җыясым, үзем исән чагында, әлегә күзләрем аз-маз чамалаган чагында күрәсем хәлләрегезне беләсем килә Сез кайда җавап бирегез Зөлфәт Кәк-күк' Кәк-күк' Бану Үскәч. Бану апагыздан барыгыз да качтыгыз качуын барыбер эзләп табармын, шаяннарым' (Шифоньер янына килә* Зөлфәт улым, син дә миннән качарсыңмы. син дә балачагыңны югалтырсың МЫ’ (&MU* Зөлфә г КәК-күк' Бану Зөлфәт кайда син7 Әллә мин үзем дә балачагымны югалттыммы соң7 Юкса, балаларым мине ташлап качмаслар иде (Җырлый* Агыйделнең аръягында Калды балачакларым Калыр идем, китмәс идем. Белсәм калачакларын. Зөлфәт Мин монда' Бану Юк. балакайларым, мин Бану апагыздан качкан өчен бер дә рәнҗемим балачактан качмагайлары дип кенә борчылам (Эзли Мәдәния, Самат һәм Сандугач ак халатлы, озын буйлы, гайрәтле ике кешене ияртеп керәләр.) Сандугач Менә * Үзегез карагыз! МӘДӘНИЯ Ышанмый хәлегез юк! Самат Тс-с-с! (Бану, Зөлфәтне тотам дип, Мәдәнияне килеп кочаклый) Мәдәния Әбәү1 Коткарыгыз! Самат! Бану. Барыбер тотам! (Ак халатлы кешене тота) Мәдәния Эләктерегез! Сандугач Шашкан чагы' Самат Үзен тотыгыз! (Бануны ике яктан эләктереп алалар) Бану (яулыгын чишеп) Ярабби, ни бу’ (Ак халатлы кешеләрнең берсе өстәл янына утыра. Кәгазь, каләм ала.) Мәдәния Ычкына! (Бануның икенче ягыннан тота) Ак халатлы кеше. Бану’ Мәдәния. Бану. Бану' Бану. Бану апа! 3 ө л ф ә т (шифоньердан чыгып) Бану апа! (Барысы да борылып карыйлар) Нигә эзләмисең’ (Аптырап кала) Бану апа. сине нишләтәләр' Җибәрегез аны! Мәдәния Ычкын' Бану Зөлфәт балам, кер өеңә Борчылма Зөлфәт Тимәгез аңа' Самат (каешына тотына) Ну-ка! (Зөлфәт чыга) Бану Балалар, тотмагыз, вакытым тыгыз Кунаклар каршылыйсым бар Мәдәния Китми тор. әбекәй Ак халатлы Сез бу әбинең күршеләреме’ Мәдәния Алла сакласын, каберең якын булмасын! Сандугач Оҗмахта да шундый күршең булмасын Фу' Самат Ул безгә ни брат ни сват Мәдәния. Урамнан килеп кергән карчык Башта без аны өй талап йөрүче дип уйладык Сандугач Аферистка дип Мәдәния Домоуправлениегә жалу яздык . Самат Игътибар итмәделәр И дөрес булган! Сандугач. Милициягә илтеп бирдек. Самат. Алмадылар' И дөрес' Сандугач Хәзер генә барып җитте: кызганабыз да инде үзен. Мәдәния Мескен' Самат Теге йортка . ягъни сезгә мохтаҗ әби булып чыкты Ак халатлы. Бу шәһәрдә кемең бар. әби’ Б^ну Килгәндә беркемем дә юк иде Ак халатлы Хәзер? Бану Туганнарым да. дусларым да бар Мәдәния Янәсе Юк. юк. беркеме дә юк' Ак халатлы Кемнәр ул туганнарың’ Бану Шәфика мәрхүмә Тәнзилә Зөлфәт Самат. Мәхлук. безнең малайны әйтә. Мәдәния Күрәсез ич. Сорап та тормагыз Ак халатлы. Бу шәһәргә каян килдең син. әби’ Бану Балачактан Сандугач Балачактан картлыгына килгәндә ниткән адашкан Самат Саташкан. Мәдәния. Бала акылына кире кайтСандугач (пышылдап) Сез аны бик җәфаламагыз инде безнең интектергән дә җиткән Тәмам ниткән бит, бичаракай Ак халатлы. Бу әбинең башкалардан аерылып торган тагын нинди сәер билгеләрен әйтә аласыз? Мәдәния. Безгә күрше, тугань(м, дип дәшә Самат «Балам» дип тә җибәрә. Сандугач. Мин аңа җиде ят бит инде мине котлап, чәчәк бәйләме керткән Мәдәния Урамдагы бер тапкыр да күрмәгән узган-барган белән бер чакрымнан исәнләшә Самат Гомергә бер күрмәгән карчыкларны. ахирәтләрем дип. чәйгә җыйган. Тегеләрдән ни индийский чәй. ни запчас сорамаган Сандугач Сөйгәненең туган көнен үткәрергә җыена Мәдәния Үзенең бер бөртек баласы да юк. ■ балаларны күрергә килдем» дип саташа, бахыр. Самат. Безнең балага да «балам» ди Мәдәния Бер көнне скрипка күтәреп балалар бакчасына барган Самат Тили-тили, тили-чили Сандугач бөтен бакча баласы артыннан йөри. Мәдәния Бала-чага тиле-милене кызык итә бит. «Бану апа, Бану апа. скрипка!» Ак халатлы (сикереп тора). Скрипка’ Бану апа’ Тәрбияче Бану апа. сезме бу’ Сугыштан соңгы елларда соңгы телемен балаларга ашаткан Бану апа’ Сезме бу’ (Бану башын селки) Минем абыемны су астыннан алып чыккан Бану апа. сезме бу? (Бану апа елмаеп, башын селки, күзләрендә — яшь) Бердәнбер пальтосын ялангач балаларга кидергән Бану апа’! Бану Рәхмәт балам Ак халатлы Мин сез эшләгән бакчага соңрак килдем Сезнең хакта легендалар сөйлиләр иде Бану Улым, мин ашыгам Хәзер балаларым килә. Сандугач Сез нәрсә, аны шундый хәлдә ташлап китәргә уйлыйсызмы’ Мәдәния Харап итә Үзен дә. безне дә! Самат Алмасагыз — жалу' Ак халатлы Әйе Картлык Сезне алып китәргә туры килә, әбекәй Машинага1 Бану Балаларыма әйтегез, мин озакламый әйләнеп кайтырмын Мәдәния Янәсе Сандугач Көтәрбез әбекәчкәем* Мәдәния. Борчылма. кайтырсың1 Самат (уйланып) Кайтырсың Сандугач Котылдык' Мәдәния Аллага шөкер1 Самат Кайтыр микән'' Ай-яй-яй Мәдәния Нәрсә, әллә кызганасыңмы7 Самат Чыннан да дивана түгелме соң ул? Сандугач. Нинди аерма, дивана ни. түгел ни. . Мәдәния Янәсе Барыбер* Сандугач (тәрәзәгә карап) Карагыз* Машина артыннан кем йөгерә’ Мәдәния Зөлфәт* Эт сойрәгере малай* Самат (тәрәзәгә карап) Искә төште Бану апа артыннан шулай йөгергәнем Сандугач Борчылма* Мәдәния (Саматка) Йөгерер-Йөге- рер дә синең кебек калыр әле Самат (уйланып) Әйе Минем кебек. Сандугач Карагыз, кемнәр килә? С а м u т Вәлит Сәүбан Рөстәм Сандугач. Бер бакча балалары Мәдәния һе-һе-һе, Бану балалары Янәсе* Самат. Мин киттем Мәдәния Кая’ Самат Әллә ничек. (Читкә китеп баса ) Сандугач Бу заманда оялып торсаң Оялдым ди* ӘЙ. дуслар, бакчадашлар без монда* (Кулына чәчәк бәйләме тотып, Вәлит «рә ) Вәлит О.бакчадашлар. исәнмесез! Сандугач Исәнмесез. Вәлит Рәхи- мович* Мәдәния Хуш киләсез* Самат (әкрен генә, читтән) Узыгыз. Вәлит Кадерле юбилярыбыз хөрмәтле Бану апаның җитмеш яше тулу көнен котларга килдегезмени, балачак дуслар’ (Тегеләр дәшми) Юбиляр үзе кайда соң? (Тынлык ) НИГӘ дәшмисез’ Әллә’ Сандугач Вәлит Рәхимович. кечкенә уңайсызлык Бану апаны әле генә алып киттеләр Вәлит Кая’ Кая алып киттеләр’ (Тынлык ) Мәдәния Кая булсын — теге йортка* Сандугач Тәмам ниткән мескен ычкынган Әйбәтләп кенә озаттык Нишлисең бит Мәдәния Тиле артыннан тилереп булмый Бик кызгандык Еладык аерылышканда Сандугач Сабый акылына кайткан Адашкан Вәлит Сез сез* Аны алып киткәнне тыныч кына карап тордыгызмы’ (Җавап юк ) Әллә үзегез фатиха бирдегезме’ (Җавап юк ) Әллә үзегез шалтыраттыгызмы’ (Дәшмиләр I Мин. Бану апаны соңгы көннәрдә тикшергән, дәвалаган доктор буларак, әйтәм Бану апа — абсолютно нормаль кеше* Дөрес сәер тотышына карап, башта миндә дә бераз икеләнү булды Акыл һәм күңел сафлыгы белән ул барыбыздан да аерылып тора, гайре табигый сыман күренә Кем ычкынган’ Бану апаның бер баласы — мин сездән сорыйм кем адашкан’ Тәнзилә (керә Стенадагы Шәфика рәсеменә карап) Әни! Соңга калып булса да акылга килгән адашкан кызыңны гафу иг* Бану апа* Кайда ул’ Әнием урынына калган Бану апа кайда’ Хәзер әти дә кайтып җитә Бану апа Ул кая китте’ Вәлит Дуслар* Бану апабыз — авыр хәлдә* Әйдәгез минем арттан* (Вәлит ашыгып китә Тынлык Салют, икеләнеп тора do, башын иеп, кыюсыз гына Вәлит артыннан китә Скрипкада — у зэк взгеч люң.)

Пәрдә