Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЕР КЕШЕЛӘР

 

Очрашу ң әүвәл, моннан ун-унике ел элек язылган трагикомедиям турында сөй- ләмәкче булам. Дөресрәге, аның баш герое «тумыштан бәхетле» Мәгъ фур хакында. Ул һөнәре белән эшче кеше: үз йорты янында бакча ясый. Алмагач, чия утырта, чәчәкләр үстерә. Аңардан көләләр. Ике эчкече. ‘ аны кыйнап, милициягә тапшырмакчы булалар. Күрше хатыны аның өстеннән Мэскәүгө дәгъва яза. Мәгъфур үстерә башлаган бакчада хосусый милекчелек чире күрәләр. Ниһаять, өч егет — аларга Мәгъфурның үз малае да буйсынырга мәҗбүр була — алмагач үсентеләрен төбе-тамыры белән йолкып ташлыйлар. Мәгъфур нишли? Мәгъфур тагын алмагачлар утырта. Аның фәлсәфәсе бик гади: «Монда бакча булыр һәм анда бәхетле кешеләр утырып ял итәрләр». Ләкин әлеге бушлыкта, канализация өчен дип, ялгышып, канау казыйлар — бакча тагын кж ителә. Мәгъфур аны өченче тапкыр тергезә... Минем бу пьеса идеаль герой, икенче төрле әйткәндә, уңай герой турында иде. Әйтик, Сервантесның Док Кихоты яки Достоевскийның князь Мышкины кебегрәк. Әдәбиятта чаң тавышлары ирекле һәм ирексез рәвештә яңгырый. Вүтән төрле яңгыраш — җиңелчә ирония югйрылыгындагысы — тәүрат пәйгамбәрләре турында уйлаганда барлыкка килә. Матфей. Марк, Лука, Иоһаннан инҗил бар. ә нигә Мәгъфур фәлсәфәсе булмаска? Пьеса язылганнан соң бнк күп еллар үткәч, бер якшәмбедә, хатыным базардан кайтты да әйтеп ташлады: «Җитәр сиңа һаман китапка багынып утырырга! Бар, әнә үзеңнең Мәгъфурыңа кара!» — «Кайсы Мәгъфурга?» — «Ничек, кайсы? Үзеңнең пәйгамбәреңә! Безнең өйдән ун минутлык юл Ибраһнмов урамындагы тугыз катлы ике Йортны беләсеңме? Квартал уртасында — эре панельдән салынган биш катлы йорт. Күрерсең!» Аңа канәгатьсез генә карап алдым да теләмичә генә күтәрелдем. «Ниндидер сафсата?» Бөтен тирә якта ком, ватылган плиталар аунап ята. җир өсте чокыр чакырлы, ә монда, йорт янында — алмагачлар үсентеләре, чия. шомырт куаклары. Тәбәнәк капкадан эскәмиягә узасың. Яңгырдан саклану беседкасы, өстәле дә бар. анда газета һәм журналлар. Ике кыз комда уйныйлар, һәр нәрсәп» кемнеңдер мәрхәмәтле кулы кагылганы сизелә... Кечкенә капканы ачып, эчкә кердем, эскәмиясенә утырдым, көйрәтеп җибәрдем. Елмаясы килә. И әзем үзеннән үзе. минем ихтыярымнан башка елмая. «Хәерле кон. нвшеләр! Бәхетле булыгыз! Бүген 1981 елның 6 сентябре!» — дип язылган. Боларның барысы да мин пьесада язган һәм хыялымда тудырган Мәгъфур бакчасына охшаган да. охшамаган да. Ләкин бу бакчада да трагикомик атмосфера сизелә. Ике егет — алар тәбәнәк койма янында күптән басып торалар — берсе олырак, икенчесе яшьрәк, кызу кызу сөйләшәләр: ниндидер чалбарлар, тире, аларны каян табу хакында. — Егетләр, әйтегез, зинһар, моны кем ясаган? Өлкәнрәге борчулырак кебек Икенчесе канәгать һәм тук елмая, күрәсең, аңа ниндидер файдалы эш килеп чыккан. Миңа соравымны тагын кабатларга туры килде, чөнки болар мине ишетмәделәр - Сиңа нәрсә кирәк соң? Яшьрәгенең кесәсеннән шешә күренеп тара иде. — Бу бакчаның авторы кем дип сорыйм. — Нинди автор? Ә-о. мондамы? Әэменн дөньяда тилеләр! И — Тиле? Ә кайда тора ул? Бу йорттамы? — Ә нига ул сиңа? — Карарга. — Карар нәрсә тапкан! — Яшь егет ахмакларча көлә иде.— Нәрсә ул, хатын- кызмыни? Андыйларга карап күз әрәм иткәнче... — Чәчәкләр утырткан, ахмак,— диде өлкәнрәге ачу белән.— Кичә шешә белән кайтып киләм,— егет миңа игътибар итмичә сөйләнүендә булды.— Казына. Әйдә, мин әйтәм. «сибик», бакчаңны «яктыртыйк» — Ә ул? — яшьрәге кешнәде. — Аракыга аллергия миндә, ди. Ахмак' Тиле! Мин аларны тыңламый идем инде. Тәрәзәләргә, балконнарга карыйм. Шундый уй туды: теләсә кайсы квартирага шалтыратырга, белергә. Ишек ачылыр һәм... Юк, иң әйбәте — аңа монда, бакчада эшләгәндә карап тору. Танышырга соң түгел... Башта ерактан карарга — кешене хәрәкәтләреннән, аяк атлавыннан аңларга кирәк. Күрәсең. мин күңел кайтудан курыкканмындыр. Минем хыялымда эчкерсез кеше обрезы туып килә. Җаныңны кешеләргә ачып салырга да батырлык сораладыр, мөгаен. Яхшылык итәргә тырышу билгеле бер күләмдә генә хуплана, чамасы артып китсә, сине акылдан язганга саныйлар. Күрәсең, мин әнә шул киртәне чыгуны теләгәнмендер?! Шулмы соң ул? Мәгъфурмы? Әгәр дә ул булмаса? Бәлки, аңа охшаган бүтәндер, ләкин ваграктыр? Мин күңел кайтудан курыктым. Ләкин икенче иртәдә мин тагын әлеге билгесез кеше яшәгән йортка таба атладым. «Хәерле көн. кешеләр! Бәхетле булыгыз!- Мин тагын елмаям. Бакчада беркем дә юк. Нишләргә? Тагын әйләнеп килергәме? Өй ишеге төбендәге эскәмиядә ике хатын һәм кулына себерке тоткан бер карт утыра. — Сезнең монда бакча икән... Кем утыртты аны? — дим. — Нигә бу сезне кызыксындыра әле? — ди апаларның берсе. — Үзегез каян буласыз? — дип сузып кына сорады икенчесе.— Милициядәнме, райисполкомнанмы? — Мин узып баручы. Нигә мине нсполкомнан дип уйладыгыз? — Берәрсе зарланадыр инде? Узып баручылар монда күп булды инде. Аннары... хат язалар! Мин пьесамда язган, хыялымда тудырган дөнья белән чынбарлык арасындагы чикнең әкрен генә юкка чыга башлавын тойдым. Татар апасы башын иеп: — Фәтхулла абзый, сиңа килгәннәр! — диде.— Комиссия! Шулай итеп мин Мәгъфурның прототибы белән таныштым. Мин уйлап чыгарган герой белән аларның охшашлыгы гаҗәп иде. Аерма тик шунда: Мәгъфур — пьеса герое, завод кешесе, Фәтхулла Шабанов — чын кеше, игенчеләр нәселеннән, үзе дә иген игүче. Ләкин тегесе дә, бусы да җирнең бакча булуын телиләр... Бу фикер икесендә дә сугыш вакытында туган. Икесе дә беренче алмагачларын анда чакта утыртканнар. Кан эчендә, үлем дәһшәтендә. Бакча эскәмиясендә карт үзе турында сөйләде. — Кырык беренче елның унсигезенче июлендә мин сугышка киттем. Башта элемтәче идем, аннары җиде олау бирделәр, хозротада эшләдем. Кырык икедә яра ландым, сигез ай ятып чыктым. Кырык өчтә һәм кырык дүрттә тагын эшләдем. ГЪмель тирәсендә булды бу хәл. Җирдә бер капчык ята, арыш белән. Нишләп, мин әйтәм, бу байлык әрәм булып ята, хозротада кирәге чыгар. Капчыкка тогы нуым булды, аякка һәм корсакка — бер бер артлы ике пуля. Немец капчыкны прицельдә тоткан икән. Тагын госпиталь. Тугыз ай яттым. Аннары тазардым, ахырга хәтле сугышта эшләдем. Бөтен Европаны йөреп чыктым. Иң авыр елларда — утыз алтыдан, кырык бергәчә, ә аннан соң кырык алтыдан илле икегә тикле — ул үзенең туган авылы Күлле Кимедә колхоз председателе була. Илле алтыдан алтмыш бергә кадәр авыл Советын җитәкләгән. Шабанов хисапчы, бухгалтер, кибетче, төзүче булып та эшләгән. Иген дә иккән, йортлар да салган. Үзенә байлык тупламаган. Мин аның өендә дә булдым— ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсе аныкы, ха тыны белән икәве, икенче бүлмәдә — күрше. Гадәти тормыш. Хезмәт. Ләкин хезмәтне ул эш өчен генә, үз тамагын туйдыру өчен генә башкармаган. Аның хезмәтендә тирән мәгънә бар. Хәтта сугышта катнашуны да ул эш, хезмәт дип кабул иткән. Һәм менә соңгы эш. Инде «финиш сызыгына» җиткәндә, бушлыкта бакча үстерү уе. Кер. утыр, саф һава сула, күккә кара. Бәлки синең дә күңелеңә якты уйлар килер” Күпме инде ул пенсия акчасы?! Шулай да азрак янга калдырып була икән һәм ул эскәмия ясарга, яңа үсентеләр алырга өлеш чыгара. Әмма һәр матур эш — ул »ле каршылыклар белән көрәшү дә, чөнки синең эчкерсезлегеңне аңламыйча син нән үк шикләнә башлыйлар. Тормышның бу ягы турында, явызлык белән көрәшү хакында, карт, эскәмиягә утырганда, миңа болай диде: — Чүп-чар өелеп ята иде, плитәләр, ком. Үлән үсми. Торф алып килдем, бакча үстердем. Икенче каттагы бер хатын көнләшә башлады. Бөтен җиргә шикать яза. Кемнәр генә килмәде! Участок инспекторы килде.— «Синме Шабанов?» — «Мин Ша банов».— «Нигә беседка ясадың?» — «Кешеләр яңгырдан ышыклана алсын өчен Журнал укыйлар».— «Җимер!» — «Юк, ватмыйм».— «Синең ни хакың бар? Кем рәхсәт итте? Үзең дүртенче катта, монда алмагачлар үстерәсең?» — «Мин унынчы катта да яши алам».— «Җимер!» — «Син ват. мин тагын утыртырмын».— «Ә-ә! Шулаймы?! Буйсынмыйсыңмы? Яхшы чакта сүтеп ташла!»— «Мин сугыш һәм хезмәт ветераны, мактау грамоталарым бер, алты бүләк алдым, гомеремдә, бернәрсә да җимергәнем юк»,— дип аяк астына төкердем дә исполкомга киттем. Икенче көнне бакчада милиция киемендә ике кеше кү-рдем. «Нәрсә, ватарга килдегезме?» — «Ник ватарга? Маладис!» — «Участковый бәйләнә». — Шуннан? — дип сорыйм мин карттан. — Хәзер миңа сәлам биреп китә, «сез» дип кенә эндәшә. — Теге шикаять язган хатын нишләде? — Белмим әле. Менә көтәм инде. — Озак көтәргә туры килер микән? — Үземне дә кызыксындыра. Монда төп нәрсә — хезмәт,— карт миңа җитди, тыныч итеп карады.— Үсентеләр өскә үрмәли. Бакча күтәрелер. Хезмәт кирәк. Мин шаккатып куйдым: минем алда бирчәйгән кулына себерке тоткан, иске бишмәт кигән карт түгел, бөек бер утопист, тәҗрибәче утыра бит. Ул яхшылык белән яманлыкны сайлап тормаган, күзгә артык бәрелмичә, сабыр гына үз хәлен- чә, дөньяны явызлыктан арындырырга керешкән. Үзенең очраклы реаль яшәешен ул кеше чынбарлыгының идеаль асылы белән куша. Бәлки ул моны белмәгәндер да. Мөгаен, белмәгәндер, борчулары, теләкләре, хисләре белән, дөньяны бер бөтен кабул итеп тыныч кына яшәгәндер. * «Хәерле көн, кешеләр! Бәхетле булыгыз!» — аның бу өндәмәсендә эшлекле изгелек һәм бернигә дә дәгъвә кылмый торган эчкерсезлек бар. Бу кеше субъективлык богауларын өзеп ташлаган. Фәтхулла Шабанов менә шушы сирәк очрый торган көчле кешеләр токымыннан. Озакламый мин шәһәрнең икенче районына күчтем һәм бу картны ике елдан соң гына кабат күрдем. Килдем һәм бу тирәне танымадым. Бакча актарылып таш ланган. Бер генә агач та. үлән дә юк. Шундук. Фәтхулла Шабанов белән бербер хәл булгандыр дигән уй туды. Исән булса, бакча да яшәр иде. Шулай булып чыкты да: картның йөрәге күтәрә алмаган. Бакча аша җылылык трассасымы, канализа цияме үткәргәннәр. Нәкъ пьесамдагы кебек. Мин аның хатыны белән сөйләшеп утырдым һәм уйладым аның хезмәтендә берәр мәгънә бар идеме соң’ Бернәрсә дә калмаган бит. Шулай да мәгънә бар! Истәлек калды. Кешеләр күңелендә. Мин мондый кешеләрнең киләчәгенә ышанам Андыйларны очратсаң, җанга шатлык тула. Мондый кешеләр өмет бүләк итәләр. Гаделлек сакчысы Урта Уралда, тар гына елга үзәнендә. Татар Яман Елгасы диген мәзәк исемле, бәләкәй генә авылның ойләре таралып ята. Бу авылга XVI гасырның уртасында Идел буеннан күчеп килгән кешеләр нигез салган. • Гасыр артыннан гасыр узган. Бер буын кешеләрен икенчесе алыштырган. Та тар Яман Елгасы авылы көчле һәм мөстәкыйль кешеләре белән тирә-акта билгеле булган. Ат караклары аны читләтеп үткән. Күрше авыл кешеләре дә аларны юк бар белән борчымаска тырышканнар Екатерина П заманында, Урал һәм Идел буен да Пугачев явы күтәрелгәч, бик күпләр восстание җитәкчесенең якын көрәштәше •полковник» Канкаен отрядына язылган Бик күпләр яу кырында һәлак та булган. Архивларда кылыклы гына тарихи истәлекләр саклана. XIX гасырның җитме шенче елларында бу төбәк татарларын чорнап алган зур чуалышларда Яман Елга кешеләре күкерт кебек кабынганнар, үзләренең «генетик» «юләр» гадәтләрен күр «эткәннәр «Властьларга буйсынмаган өчен» берничә кеше Себер каторгаларына җибәрелә һәм шунда гүр иясе була Менә шул чорда хуҗасыз калган бер гаиләдә Афзал Исламов дөньяга килә. Афзаллар токымына көчле һәм акыллы кеше нигез салган. Тырышлыгы һәм хезмәте белән кеше рәтенә чыккан, авылдашлары өчен аның сүзе сүз булган. Шуңа күрә дә революциядән соң Яман Елга кешеләре аны ярлылар комитетының беренче председателе итеп сайлаганнар. Ләкин ярлылар комитеты җир бүлә башлагач кына — 1918 елның җәй башында — чех корпусы фетнә күтәрә һәм Идел буеннан Себер- гәчә бөтен юлларны биләп ала. Авылларга җәза отрядлары тарала, партия членнарын һәм башка активистларны эзәрлеклиләр. Подпоручик Кобяков командалыгындагы шундый җәза отряды Татар Яман Едгасына килеп төшә. Бер мәгълүмат та бирмәгән һәм башка активистларның исемен дә әйтергә теләмәгән Афзал Исламовны Кобяков бишкисәрләре, бөтен халык алдында, үтергәнче кыйныйлар. Җәза отрядының ат тояклары ишетелми башлагач кына, кемдер канга баткан җансыз гәүдәне калын киндер белән каплый. Афзал Исламов шәһит китә, аның алты улы, ике кызы кала. Афзалның беренче кызы җиде бала үстерә. Аның өлкән улы фронтта, Сталинград тирәсендә һәлак була. Афзалның иртә үлгән икенче кызыннан бер малай кала, ул да Кенигсбергта һәлак була. Беренче улы 1914 елны, урман өчен дәгъвада эләгеп, җиде елга каторгага хөкем ителә. Февраль революциясеннән соң гына авылына кайта, яңа власть урнаштыруда актив катнаша. 1926 елда сугышта алган яралардан вафат була. Камчылап үтерелгән ярлылар комитеты председателенең икенче улы беренче бөтендөнья сугышында катнаша, әсир төшә. Германиядән 1919 елны гына туган авылына кайта. «Яңа тормыш» коммунасын оештыручыларның берсе була. Биш малаеның икесе. Бөек Ватан сугышында катнашып, хәбәрсез югалалар. Афзалның өченче улы 1919 елның көзендә Кызыл Армия сафларына языла һәм, татар-башкорт бригадасы составында, гражданнар сугышында. Урта Азиянең төрле төбәкләрендә басмачыларга каршы көрәштә катнаша. Яралану сәбәпле, 1924 елда демобилизацияләнгәч, беренчеләрдән булып «Яңа тормыш» колхозына керә һәм Бөек Ватан сугышы башланганчы төрле эшләрдә йөри. 1941 елның сентябрь аенда үзе теләп фронтка китә һәм, ике айдан, Мәскәү янындагы сугышларда һәлак була. Аның ике кызы һәм өч малае кала. Афзал Исламовның дүртенче улы революциядән соң укытучылар хәзерләү курсларында укып чыга, авыл Советы рәислегенә сайлана, укытучы була, «Яңа тормыш» колхозы оешкач, унбиш ел — аның беренче председателе. Аның унбер баласы була. Ярлылар комитеты председателенең бишенче улы егерменче елларда авыл Советы секретаре, аннары председателе вазифаларын башкара, Урал коммунистик университетында белем ала. Укуын тәмамлагач, партия райком секретаре, райисполком председателе булып эшли. Алтынчы улы, Мәннәф Афзалов, крестьян яшьләре мәктәбен тәмамлап, Сверд- ловскида рабфакта укый, укыта, Кызыл Армиядә хезмәт итә. Армиядән соң НКВДның район бүлегендә эшли, урта мәктәптә директор була. 1938 елны партия райкомының инструкторы итеп билгеләнә, акфиннар белән сугышка үзе теләп китә һәм 1940 елда һәлак була. Аның кызы белән ике малае кала. Монда мин Афзал Исламов токымының берсе. Мәскәү янындагы сугышта һәлак булган Бәдретдин Афзаловның малае Наил Афзалов турында гына сөйләмәкче булам. Ләкин мин Афзаловлар токымының шәҗәрәсенә очраклы рәвештә тукталмадым. Без нигәдәр беркайчан да гади гаиләләрнең — крестьяннарның һәм эшчеләрнең шәҗәрәсе турында язмыйбыз, ул агач исә бик киң тармаклы, көчле тамырлары гасырлар тирәнлегенә китә. Афзаловлар буыны да бик гыйбрәтле. Ул баш күтәрүчеләр, күчеп утыручылар, берничә буын каторжаннар, партизаннар, ярлылар комитетчылары токымы, яңа тормыш коручылар, укытучылар, партиянең принципиаль эшлек- леләре. ирекле солдатлар. Беренче бөтендөнья сугышында, гражданнар сугышында, ак финнар белән һәм Бөек Ватан сугышында көрәшкәннәр. Кыскасы, көчле кешеләр. заманның иң авыр йөген үз җилкәләренә салучылар — сугышта да, тыныч тормышта да. «Бөтен вакыйгаларга кагылып тормыйм. Мәсәлән, Афзаловларның. бөтен ил белән бер булып, сугышта катнашып, ничек һәлак булуларын тасвирлап тормыйм. Бу аерым сюжет һәм бик гыйбрәтле. Шулай да, ике генә сүз белән... Аларның беренчесе. әйтик. Сталинградта һәлак булганы, бөтен расчетын югалтса да. берничә сәгать буена үзенең пушкасы белән танкларга каршы оборона тота; аны яралыйлар, ул танкларга каршы туры наводка белән бәрә; икенче пуля тия аңа, тагын — туры наводка; өченче яралану... Документаль шаһитлар бар. Кеше үлә. шаһитлар кала. Афзаловлар токымының икенчесе, Мәскәү янында үлгәне — безнең геройның атасы, пулеметчы. Берберсенә гаҗәп охшаш күренешләр: сурәтләп тормаска да мөмкин. Пулемет уты белән туракланган немецлар һәм дүрт мәртәбә яраланган үз гәүдәсе... Шундый тәэсир кала: Афзаловларны үтерергә мөмкин, ышанычлы булсын өчен, берничә мәртәбә атарга мөмкин, әмма, әгәр алар исән калсалар, алар аша атлап чыгып булмый. Кешенең соңгы минутлары хакында тагын шундый ук сюжет - нәселдән кил» торган ниндидер тетрәндергеч сыйфат — Кенигсберг янында үлгән Афзалов турында укыйм мин. Хыялда гаҗәеп картина туа; инде ике мәртәбә яралы кеше тагыи атакага күтәрелә. Аңа ике генә пуля аз, өченчесе, соңгысы кирәк! Исең китәрлек үҗәтлек, аңлап бетерүе кыен булган, нәселдән килә торган омтылыш - үз тормышыңны иң ахыргы сызыкка китереп җиткерү. Әллә кеше куркыныч кетә. әллә куркыныч үзе кешене эзли? һәм тагын бер сыйфат — бала-чаганы күп калдыралар. Монда, күрәсең, тормышка, аның куәтенә ышану көчле. Үрентеләр үссә — әрәм булмаслар, тормыш үзе алармы күтәрер, дип уйлый торгандыр бу тамыр кешеләре. Шунысы кызык, чын лыкта бу шулай да. Бер карасаң, хәерчелек, үксезлек, бөтен йл хәрабәләрдә һәм ялангачлыкта, җирне салкын җил каезлый, шулай да Афзаловлар шытымы күтәрелә. Яңадан шул ук каты, үҗәт яшь ботаклар үсә. Аларда — шул ук оптимизм, шул ук кодрәт, һәм бөтенесе яңабаштан башлана. Ыру яшәешенең яңа әйләнеше. Герой рухының табигатен билгеләгәч, ул хәл итәргә омтылган мәсьәләләр чиген билгеләргә телим. Көчле шәхесләр, эпохалар сынганда, янәсе, «бөтен җәмгыять тор мышының тамырдан яңарган» чорында барлыкка килә дигән фикер яши Ләкин хәзер мин бүтән кеше турында язам. Ниһаять, Наил Афзалов. тикшерүче, милиция капитаны... Укучым атышлар һәм эзәрлекләүләр көтә? Юк. Дөрес, аның тормышында тегесе дә, бусы да булган, сүз башка нәрсәләр хакында. Сүз бер кешенең икенчесе артыннан кууы турында түгел, ә дөреслек артыннан чабуы хакында барачак. Менә бу кешенең егерме ике ел шөгыльләнгән мәсьәләсенә кагылышлы мәгълүматлар. 1965 елның август аенда «Известия» газетасында милиция капитаны Д. Ерма ковның Львовтагы бер хәл турындагы мәкаләсе. Өч яшь егет, төрле вакытта бер үк кеше тарафыннан каты яраланганнар. Мәкаләдә шундый сорау куела: нишләп бу кеше беренче җинаятеннән соң иректә калган? Ни өчен милиция хезмәткәрләре аны тоту чарасына керешмәгәннәр һәм шуның белән яңа җинаятьләр эшләнүгә булышлык иткәннәр? Хикмәт шунда ки, беренче җинаять, күрсәткечләрне «бозмас» өчен, хәтта исәпкә дә алынмаган... «Советская милиция» журналы, 1966 елның январе. РСФСРның җәмәгать тәрти бен саклау министры В. Тикунов мәкаләсе. Министрлык бригадасы тикшерүеннән күренгәнчә. Архангельск өлкәсендә йөздән артык җинаять теркәлмәгән йөз кешедән гариза да алып тормаганнар Северодвинскида егерме сигез очракта җинаятькә каршы эш кузгатылмаган. Шулай итеп, мәсьәләнең беренче чикләрен ачыкларга мөмкин. Вакыйга урыны — Львов, Архангельск, Северодвинск... Җитмешенче еллар... Матбугатта беренче чаң кагыла. Вәлки ул типик күренеш түгелдер, очраклы гына булгандыр һәм җәмәгатьчелекне әллә ни борчымагандыр? • Известия» газетасы. 1979 елның март ае. Грозный шәһәре Советы депутаты слесарь А. Рябухин мәкаләсе. Депутат буларак, сессия вакытларында һәм сайлаучы лар белән очрашканда, аңа еш кына «хулиганлык очракларын яшереп калдыру» турында ишетергә туры килә. Милиция отчетында барысы да пл да гөл. чынында исә. кич белән кешеләр урамга чыкмауны хәерлерәк днп саныйлар. Бу «мәсьәләгә» карата капитан Афзалов җыйган материаллар тау кадәр ба рысы да охшаш. Полтава өлкәсендә. Молдавия ССРда. Еиакнев. Чита, Чимкент, Кустанай. Тула, Пермь. Казан шәһәрләрендә.. Тик мәсьәлә сиксәненче елларда үзенең үткерлеген югалтмадымы? Бәлки капитан инде юк ителгән күләгә белән көрәшкәндер? • Правда, газетасы, 1983 елның декабрь ае СССР эчке эшләр министры В. Федорчук шушындый ук .волокиталар», «яшереп калдырулар» хакында газета укучыларына үзенең җавабында Днепропетровск һәм Донецк өлкәләрен искә алып китә. Бер шәхси вакыйга, икеичә факт, өченче, унынчы... Аның артында ни ята? Социаль мәсьәлә, куркыныч чир. һәм вакытта, һәм тирәлектә киңәя баручы чир Сиксәненче елларда илебездә тәртип саклау органнарының эшчәнлеген яхшырту буенча җитди Һәм зур эш алып барыла. Җинаятьчеләрне эзләү, тапкач, аларның гаебен исбат итүгә караганда, җинаять ләрне «күрмәү», әлбәттә, җиңелрәк. Ләкин аңардан җәмгыятькә җиңеллек киләме? Бер төрле исәп хисап аерым кеше күңеленә хуш килергә мөмкин. - аның өчен премия дә. бүләк тә алып була, ләкин аңа кпрап кына тормыш яхшырамы’ Капитан Афзалов. гади тикшерүче, шул сораулар хакында беренчеләрдән булып уйлана башлый. Бөр кеше нишли ала’ Фараз кылыйк, берәү «чир» күрде ди. аңа диагноз куйды Ләкин ул көрәшкә чыгарга батырчылык итәрме? Әгәр инде тәвәккәл ләсә, ул нәрсә эшли ала? Капитан тәвәккәлли. «Матур отчет» уены ул эшләгән бүлектә дә «чәчәк ата» һәм ул җыелышта чыгыш ясарга карар кыла. Ләкин бернинди дә үзгәреш сизелми, гадәти уен дәвам итә, мөнәсәбәтләр исә шундук үзгәрә: элек тикшерүчене «тел тидермәслек» эшләгәне ечен мактасалар, хәзер орышкалый башлыйлар. Дусларча гына әйтелгән беренче кисәтүләр ишетелгәли: җилгә каршы твкермә. Ләкин үз намусы кисәтүләрдән кечлерәк булып чыга һәм капитан тагын чыгыш ясый... Билгеле, кинәт «набат каккан» кешеләрнең кайберләре шәхси файда ечен тырыша. Ләкин арада җәмгыять мәнфәгатен кайгыртучылар да бар. Үзләренчә, алар, берәр төрле фикернең күңелле яклаучылары, Дон-Кихот кебек хәтта аңлашылмый торган сәер көрәшчеләр, һәрхәлдә, алар шундый ук куркусызлар. Аларны шәхси җиңелү, бу адымның үзләренә күңелсезлекләр китерәчәге һич куркытмый шикелле. Күңелсезлекләр исә һич кичекмәстән ява башлый. Н. Афзаловның доклад язмасыннан: «Минем гаризаны тикшерү ниндидер сәбәпләр аркасында сузыла. Бу вакыт эчендә бүлек җитәкчелеге журналларны тикшерү белән шөгыльләнде, кайбер җинаятьләр, ашыгыч рәвештә, узган көн белән теркәлделәр. Комиссия җитәкчесе полковник Дорофенко (фамилиясе үзгәртелде. Д. В.) бер айдан килеп төште һәм миңа тупас рәвештә басым ясый башлады. Фактларны тикшереп тормастан, нигезсез рәвештә «Фактлар расланмады».— диде һәм мине яла ягуда гаепләп, мыскыл итә-итә органнардан куу белән янады. Полковник Дорофенко җыелышта да, «тикшерү» нәтиҗәсе турында сөйләп, бер генә факт та расланмады, диде, һәм. ышанычлырак булсын өчен, аңа тикшерү эшен тапшырган авторитетлы органнарга таянды. Ялган информация нәтиҗәсендә мине яла ягуда, җыелышта үз-үземне дөрес тотмауда һәм үз хаталарымны танымауда гаепләделәр. Хәзергесе вакытта мин фактта эштән читкә тибәрелгән, һәм бүлек җитәкчеләре, һәм Дорофенко минем белән исәп-хисап өзүне ахыргача җиткерергә омтылалар, ягъни минем эштән китүемә ирешергә телиләр...» Ай буе капитан эшкә йөри һәм көннәр буе буш өстәл артында утыра. Хезмәт хакын аңа әле түлиләр, ләкин җинаятьчеләрне тикшерүдән ул инде читләштерелгән. Бер айдан хезмәт хакы килү дә туктый. Армиядә өч ел хезмәт иткән һәм унҗиде ел «тел тидермәслек» эшләгәннән соң, кеше үз һөнәреннән читләштерелә. Эштән азат итү турындагы приказда: «хезмәт буенча яраксызлыгы аркасында» дип языла. Күп айларга сузылган йончыткыч дуэль башлана. Аның хатыннан: «Мине эштән җибәрү мәсьәләсе берьяклы һәм алдан ук ялгыш фикер йөртү аркасында, вакыйганың асылын исәпкә алмыйча хәл ителгән...» Җавап хаттан: «Сезне эшегезгә кайтару турында шикаятегез каралды. Сез эштән дөрес азат ителгәнсез, шуның аркасында Сезнең үтенечне канәгатьләндерә алмыйбыз». Аның гаризасыннан: «Сез минем хатны укып та карамагансыз. Гомеренең иң яхшы елларын милиция органнарында эшләүгә биргән кешенең язмышы Сезне кызык сындырмый да. Урынбасарыгыз, эшнең төи асылын белмичә торып...» Җавап «Икенче тапкыр белдерәбез: гаризагыз алынды һәм каралды. Үтенечегез кире кагылды». һәр хат белән җавап арасында ай, ай ярым, хәтта ике ай вакыт үтә бара Аларның һәр көне, һәр төне көтеп, өмет һәм сабырсызлану белән узган, һәр көне учакка тиң, анда — җан яна. Җавап тагын кыска һәм әдәпле: «Гаризаларыгыз каралды. Хәбәр итәбез: кабул ителгән карарны яңадан тикшерү өчен нигез юк». Ул: Мине ялганда, яла ягуда һәм җыелышта үземне дөрес тотмауда гаепләделәр Ләкин райком бюросында гаепләүнең төп пункты — ялган һәм яла ягу төшеп калды. Җыелышта, янәсе, үземне дөрес тотмавым һәм иптәшләремне мәсхәрә итүем — төп гаеп булып калды. Ләкин миңа аңлашылмый, закон бозучыларны ачып салу — аларны мәсхәрәләү микәнни? Мин ни өчен эштән куылган һәм яшәү чыганагыннан мәхрүм ителгән соң? Еллар буена закон бозу практикасын туктатырга, дөреслекне эзләгән һәм хәзер дә аның очен көрәшергә теләгән өченме?» Җавап: «Сезнең эшегезне карау белән берничә мәртәбә шөгыльләнделәр. Тикшерү нәтиҗәләре Сезгә мәгълүм. Без ни эшләргә дә белмибез, чөнки Сез күтәргән мәсьәләләрне хәл итә торган органнар тикшерүе Сезне канәгатьләндерми. Сәлам белән...» Капитанның хатыны сөйләвеннән; — Эштән чыгарып, ул тугыз ай буена эшсез торганда, бик кыен булды. Кичләрен һәм төннәрен утыра, яза. Мин аның белән утырам. Мин хәтта искә төшерергә дә куркам. Авылдан кунаклар килә иде. Без аның эшсез икәнен әйтмибез, бурычка акча алып, аларны сыйлыйбыз, театрларга йөртәбез. Ул райкомга яки обкомга барып кайта, аннары — тагын кунаклар белән. Аларга шәһәр күрсәтә. Шәһәр тарихын бик яхшы белә: кайда нинди йорт тора, ничәнче елны салынган... Минем оклад медицина лаборанты акчасы, җитмеш биш сум иде. Бу хәл алдыннан гына без кооператив квар тира төзеп, әҗәткә кергән идек. Безнең үз балаларыбыз юк. Ләкин без беркайчан да баласыз яшәмәдек. Илленче елның сентябрендә без язылыштык, туй ясадык, январь- да безгә Робертны, аның энесен бирделәр. Без гомер буе кемгәдер булыштык: әти-әнм- ләргө. энекәшләргә, сеңелләргә. Аның сеңелесенең кызы бездә өч ел торды. Ике яшен- нан минем бертуганымның кызы яши. Менә без дүрт җан, ә эш хакы җитмеш биш сум. Балалардан яшерергә тырыша идек, сизмәсеннәр дип, ә ничек яшерәсең: өстәл буш. Мин бер ярым ставкага эшли башладым. Ә ул төннәрен йокламый, нидер яза. ерткалый. Мин аңа. җитәр, беркемгә дә бернәрсә дә исбат итә алмассың, икенче эшкә урнаш, дим. Ул — юк, хаклык барын исбат итәм, ди. Бер тиен акча юк. аңа дөреслек кирәк: Бөтен кәгазьләреңне яндырам, дим. Ул миңа: юк, Аня, чигенергә ярамый, сабыр ит. әйләнә-тирәдәге кешеләр дә хакыйкатьсез кала, ди. Алар хакына сабыр ит... Тормышта чишелмәгән мәсьәләләр күп. Еш кына без лаф орабыз: тегесе болай түгел, бусы тегеләй түгел. Тик нинди дә булса мәсьәләне хәл итү өчен, үз өстенә җавап лылык алып, халык алдына чыгарга — ходай сакласын! Нигә? Куркыныч! Кайберәү ләр ачыктан-ачык әйтә: «Ә җиңүеңә гарантияң бармы? Яхшылык эшләү өчен — гарантия кирәк, ә?! Гарантия булса (тик аңлашылмый), аны кем бирергә тиеш? Без явызлык белән көрәшә башлыйбыз, хәтта җиң сызганып, юк икән — гафу итегез... Ни әйтсәң дә, күпмедер дәрәҗәдә, болай уйлаучылар хаклы. Әйтик, без нинди дә булса «яман шеш» күрәбез. Кайчагында җәмгыять тә авырый, һәм бу авыру астан гына безнең яшәешебезне ашый, җимерә. «Гарантиялеләр», күрәсең, авырулардан өстен, шулай булгач, эч пошуны тәмәке тарта торган урында яки коридорда бетерү хәвефсезрәк дип фикер йөртәләр. Ә «гарантия» таләп итмәүчеләр? Кем аларны (кан чагында берүзләре генә) җәмгыятьнең авыр тәгәрмәчен әйләндерергә һәм хәтта кайчак аның астына ятарга мәҗбүр итә? Нигә алар, без инде «машина» гасырына кердек, кеше ихтыяры бетте, дип уйламыйлар һәм гасырны үз кулларына алырга батырчылык итәләр? Катлаулы вакыйгаларга бәйле кеше язмышы кайчак кеше мөмкинлекләренең гомум дәрәҗәсенә күтәрелә, мин әйтер идем, гомумән, кешелекнең «булу-булмавы• дигән глобаль мәсьәләгә әверелә. • Гарантиялеләр» ягына басу — кешенең бәләкәйлеген, ихтыярсызлыгын, бернигә дә ярамагаилыгын тану. Әмма саф күңелле кеше үзенең ометен әхлакның башка нигезләренә бастырырга гели. Монда фәлсәфә дә бүтән, ниндидер гарантия турында уй ламыйча, җәмгыять күләм фикер йөртү чагыла. Н. Афзалов хатыннан: «Миңа һәм минем якыннарыма төзәтеп бетерә алмаслык әхлакый җәрәхәт ясадылар. Минем сәламәтлегемә дә зыян килде. Болары хосусан безгә генә кагыла. Ләкин аннан битәр коточкыч мораль зыяи әйләнә-тирәдәгеләргә төшәргә мөмкин бит. чөнки алар гади кешенең намуслы бер талпынышы ни белән тәмамлануын күреп торалар. Менә ни өчен мин мәсьәләне әлегәчә чишелеп бетмәгән дип уйлыйм». Битарафлык, ваемсызлык машинасы җавапларны штамп белән бирә торды, ләкин инде анда да ару һәм аптырау галәмәтләре сизелә иде. Аңа җибәрелгән хаттан. «Гаризагыз буенча үткәрелгән тикшерүдән соң закон лылык бозуның кайбер фактлары расланды. Бу эштә булган кимчелекләрне бетерү буенча тиешле чаралар күрелә». һәм мондый җаваплар күбәйгәннән күбәя бара. Капитанга каршы кешеләр, никадәрле генә көчле булмасыннар, ялгыштылар. Алар нинди токымнан икәнен игътибарга алмаганнар. Мин юкка гына Афзалоа ларның сугышта үз-үзләрен ничек тотуларын язмадым. Аларны бер генә пуля белән егып булмый, өч, дүрт мәртәбә атарга кирәк, исән булсалар, алар аша атлап узу момкнн түгел. Шундый токымнан булган капитан түзмәскә тиеш идемени?! Хәлдән тайдыргыч дуэль тугыз ай буена дәвам иткән. Эшсез калдырылган, яла ягылган, хур ителгән кеше яна ялгыз көрәшә. Көрәш шуны раслый: дөреслек ягымдагы кешене җиңеп булмый. Үлчәү тәлинкәсе әкрен генә, ләкин сизелерлек рәвештә аның файдасына явыша. Ниһаять, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы комиссия аны тулысымча аклый һәм кичекмәстән эшенә кнре кайтару мәсьәләсен куя. Тугыз айдан соң, формасын киеп, дулкынланып, капитан ирто белән яңадан бүлек бинасы янына килә, үз кабинетына аяк баса Башка бүлеккә билгеләүләрен үтенеп тә булыр иде. җитәкчеләр дә шулай телиләр, ләкин ул нәкъ үз урынына кайтаруларын сорый. Хакыйкать очен көрәш бетми, бары аның бер этабы гына төгәлләнә, капитан әле үзен җиңүче итеп сизми. Хәер, нинди жиңү турында сүз булуы мөмкин? Эш алым нары шул килеш кала. Мәсьәләне чишү өчен гомуми тәртиптә кардиналь чаралар күрергә кирәк, һәм көрәш дәвам итә. Көчләр элеккечә Бөтен «катнашучылар, элек коча үз позицияләрендә кала бирәләр Хакыйкатьне яклаганы очен аңа берәү дә җиңү таҗы кидерергә җыенмый- Хаталарны, җнтешсеалеклорне күрсәтү, җәмгыять мәнфә гатен алга сөрү юлында фаш ителгән гаепле кешеләрне ачыклау көрәшне кискен ләштеро бара. Беркем дә үз үзен гаепле итеп танырга ашыкмый. Киресенчә, көчле саклану ныгытмасы кора. Көрәшкә күтәрелә, һич кенә дә уйламаган чаралар эшкә җигелә. Мондый чараларның берсе — Дорофенко һәм аның яклаучылары әвәләгән ялган документ. Ул уйдырманы тикшерү өчен ике тапкыр бригада килә. Ләкин моннан да берни барып чыкмый. Элекке урынында яңадан эшли башлауга, капитан бик яхшы аңлый: аңа мөмкин кадәр төгәл булырга, кечкенә генә хата да җибәрмәскә кирәк, һәм ул ювелирларча төгәллек белән эшли. Соңыннан аны барыбер икенче урынга эшкә күчерәләр. Аңа башта майор, ә бераздан подполковник дәрәҗәсе дә бирәләр. Бәлки кеше тынычлангандыр. чаң сугудан туктагандыр? Юк, хәл ителмәгән әһәмиятле социаль мәсьәлә аны барыбер борчый. Кырык сигез яше тулгач, бу вакыйгалар башлануга унбер ел узганнан соң. ВТЭК аны инвалид дип таба. Афзалов сукырая. Күпьеллык көрәш эзсез үтми, аның күзләренә суга. Ул отставкага чыга. Айлар, еллар буе дәвалану, күз больницаларына йөрү. Бәлки инде кеше тынычлангандыр? Ни әйтсәң дә — инвалид. Башкалар көрәшсен! Мөгаен, аның җәмгыятькә булган хисләре дә тоныклангандыр, бәлки, сүнгәндер? Юк. бу кеше элекке еллардагы кебек үк, һич курыкмыйча һаман да шул ноктага бәрә: «матур отчетлар» уены илдә җинаятьчелек белән көрәшүгә комачаулый, алдашу һәм үз-үзең- не алдау гадәтен бетерергә кирәк... Мин документлар актарам: «Сез куйган сораулар һәрвакыт игътибар үзәгендә...» • Исәпкә алу һәм регистрацияләүне яхшырту турындагы тәкъдимнәрегез каралды...» • Безнең тарафтан тиешле тәкъдимнәр кертелде һәм алар Сезнеке белән тәңгәл килә ләр...» Чыннан да. тәртип саклау органнарының эшен яхшырту буенча илдә җитди эш алып барыла. Бу турыда ишеткәч, минем күңелдә егерме ел буена, бары үзенә генә ышанып, берүзе бу мәсьәләне күтәргән капитан турындагы хатирәләр яңара. Үзенең яшәү факты белән генә дә башкаларны бу мәсьәләне чишәргә мәҗбүр иткән бит ул. Шулай да ни өчен шул кадәр үҗәтләнеп көрәшкән соң безнең капитан? Нәрсә хакына? Аның берәр төрле югары идеясе булганмы? Бу турыда үзеннән сорыйм. Инде утыз җиде яшьлек капитаннан түгел (көрәш башлаганда аңа шулай була), илле тугыз яшьлек кешедән сорыйм. — Ни өченме? Чөнки кешенең яши торган өе чиста булырга тиеш. Ләкин чисталыкны куллары чиста кеше генә урнаштыра ала. — Үкенү юкмы? Ихтимал, элегрәк үкенгәнсездер? — Мин дә үҗәтләндем.— Бу вакыйга сезнең үзегезгә ни бирде? Инвалид булып калдыгыз. Күзләрегез күрми, ая гыгыз йөрми. — Юк. Үкенмәдем. Мин дөреслек җиңәчәген күреп тордым. — Кайсы яхшырак, күзләрнең күрүеме, әллә башка кешеләр өчен яуланган хакыйкатьнең күренүеме? — Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Минемчә, яшәү мәгънәсенең һәлакәтен күргәнче, сукыр калуың яхшырак. — Ә сез ышанып әйтәсезме, яшәүнең мәгънәсе бармы? Ул мине көйдереп карады Аның күрми торган караңгы күзләрендә ышаныч уты дөрли иде. Шәфкатьле кеше Горький тимер юлының Казан бүлегенә караган 13 нче ашханә мөдире белешмәсеннән: • 1983 елның 4 июнендә ашханәгә Казан шәһәренең Ухтомский урамы ... йортта ... квартирада яшәүче г-н Ә. Г Галимҗановтан гомуми авырлыгы 1468 килограмм булган дуңгыз ите алынды. Ә. Г. Галимҗановның гаризасы буенча, 1622 сум 96 тиен акча Ленин районының Сәламәтлек саклау бүлегенә күчерелде». Казан шәһәренең 1 нче Балалар йорты каршындагы Җәмәгать советы члены. СССР фәннәр академиясенең А Е. Арбузов исемендәге институтының кече фәнни сотруднигы, химия фәннәре кандидаты Р. М. Сәгыева хатыннан: • Сүз Казан шәһәренең Бауман райпищеторгына караган 117 нче кибетендә йөк ташучы Ә. Г. Галимҗанов хакында бара. Аның хезмәт хакы күп түгел —110 сум, ул читкә дә эшләштергәли. колхоз базарында сату итүчеләрнең әйберләрен китереп куя. саклый. Аңа акчаның әллә ни кыйммәте юк. Аның балачагы сугыш вакытына туры килгән, белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм булган. Ләкин ул җир йөзендә үз эзен калдыру теләге белән яна. Җәмәгатьчелек ярдәме белән. Бауман район советы башкарма комитеты тарафыннан Межлаук урамы башында аңа җир бүлеп бирелә. Элек бу урынга теләсә кем чүп ташлый торган була. Ул аны чистарта, җиләк-җимеш куаклары утырта. Ул аны тигезли, сазлык урынына вак таш, ком җәя, ватык колонкадан аккан суны читкә борып җибәрә. Урам кешеләре аңа рәхмәт укый. Аннары агай иске-москы материаллардан корылма ясый — дуңгыз абзары һәм азык кухнясы. Соңгы елларда гына да бу кеше тынычлык фондына —600, балалар йортына 13 000 сум акча күчерә. Бер уйласаң, гомуми эшкә керткән өлеш шактый һәм ул моңа каршы бернәрсә дә сорамый, карусыз эшли. Без, кызганычка каршы, аңа берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, чөнки аның бу «хуҗалыгы, законлаштырылмаган; ул беркемнеке дә түгел һәм бу мәсьәләне һичничек хәл итеп булмый. Ә. Г. Галнмҗановка азык табуы, бигрәк тә кыш көннәрендә, ифрат авыр. Без, 1 нче Балалар йорты каршын дагы җәмәгать Советы членнары, гомумтуклану баш идарәсендә, торак-коммуналь хуҗалыгында булдык, район администрациясенең һәм тиешле министрлыкның ярдәм итүен үтендек, ләкин үтенечебезне кире кактылар. Балалар йортының филиалы булырлык бу ярдәмче хуҗалыкның һәм иптәш Галимҗановның хәле безнең өчен барыбер түгел. Әгәр җәмәгатьчелек гадәттән тыш игелекле бу кешегә карата ваемсызлык күр сәтсә, бу зур гаделсезлек булыр иде». Казан шәһәренең Бауман район Советы башкарма комитеты председателе язма сыннан: «Гр-н Ә. Г. Галнмҗановка телдән генә. 5 дуңгыздан артык асрамаска, дип, рөхсәт бирелде. Хәзерге көндә ул 22 дуңгыз тота, ә бу — санитария нормаларын бозу. Моннан тыш, ул үз белдеге белән бу участокта йорт һәм хуҗалык биналары төзегән. Гр-н Ә. Г. Галнмҗановка язма рәваштә йортын җимерергә кушылды • Казан шәһәренең 1 нче Балалар йорты баш врачы гаризасыннан: «1979 елдан бирле 1 нче Балалар йортына Ә. Г. Галимҗанов күчерә килгән акчага соңгы вакытта физиотерапия кабинеты өчен җиһазлар, пианино, төсле телевизор, электр мичләре, җиһазлар, киемнәр һ. б. әйберләр сатып алынды. Халык депутатлары ның Бауман район Советы башкарма комитеты тарафыннан Ә. Г. Галнмҗановка тимер юл вокзалы янындагы тупикта, элек чүп-чар ташлый торган урында участок бирелә. Тиз генә дуңгыз абзары һәм азык кухнясы корып, Ә. Г. Галимҗанов күп күләмдә дуңгызлар үрчетергә һәм аларны сатудан кнлгәи акчаны Балалар йортына күчерергә ниятли. Дуңгызларга азык табуда кыенлыкларга дучар булгач, ул. әлеге участокны юри дик рәвештә Балалар йортының ярдәмче хуҗалыгы итеп раслауда булышуыбызны үтенеп, миңа һәм Җәмәгать советына мөрәҗәгать итте. Аңа азык сатып алуда булышу ларын сорап, без җәмәгать туклануы идарәсенә, шәһәр торак идарәсенә, коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм район Советы башкарма комитетына бардык. Бу участокны юридик рәвештә безгә беркетүдән һәм аны ярдәмче хуҗалык итеп раслаудан Балалар йорты катгый рәвештә баш тарта ► Әкрен генә, игътибар белән аяк астына карап, шәһәрнең иң таушалган урамы буйлап барам. Дөресен генә әйткәндә, ул шәһәрнең уртасында диярлек, янәшәдә — базар, тимер юл вокзалы. Тик тыкрыкка борылсаң — каршыда пычрак диңгез. Безнең борынгы Казанда капма-каршылыкларны шактый күрергә мөмкин, һәм менә шул шәһәрнең бер кешесен, үз дә бөек капма каршылыклар иясе булган кешене очратырга барам. Мартын Межлаук урамының кайсыдыр ташландык почмагында яшел коймалы ак йорт булырга тиеш. Бу кеше турында мин ннләр белом соң? Соңрак, берничә айдан соң. шәһәр Советы башкарма комитетына кергәч, шикаятьләр квбул итү бүлмәсендә миңа шактый калын папка бирерләр. Аңа: «№ 2891 нче эш. Галимҗанов. дип язылган. Ә аңарчы мин бу кешенең кырыкның өстендә икәнен генә белә идем Аракы кибетендә йок ташучы, үзе гомерендә бер тапкыр да исерткеч татып карамаган Бу йок ташучының (элегрәк ул милиционер, шофер, слесарь) ниндидер аңлашылмый торган альтруист (кешеләргә ях шылык итәргә теләүче) икәнен белә идем: соңгы унбиш елда төрле матди ярдәм күр сотүләр белән шөгыльләнә, атапналары ташлаган балаларны карый. Кыскасы, имеш мимешлор күп. алар дөреслеккә күпме дәрәҗәдә туры килә?.. Кечкенә капканы ачам. Эреле ваклы этләр өрә. Акыр сынлы чучкалар каты борын нары белән җир сөрә. Телогрейка, кнрзп итек кигән берәү миңа таба кило. Бүреге түбәсенә чак кына эләгеп тора, күзләре ут яналар. Кабаланып миңа кул суза, елмая — Мено карарга килгәнсең!.. Яхшы! Әйдәгез — Ул безгә сөйләшергә комачаулаучы эткә дәшә.— Артур! Фу! Ике минуттан миңа без инде гомер буе танышлар кебек тоела. Яңа танышым үзенең хуҗалыгын күрсәтә, нидер сөйли, куллпрын бутый, көлә. Киң күңелле, ыша- нучан кеше. — Менә монда буа ясыйм әле. ә бирегә агачлар утыртам! Әле тагын ком алып кайтырга кирәк. Сазлык иде, чүплек башы. Атна-ун көн элек ике кеше килде. Карап- карап йөрделәр дә. берсе сүтеп ташлыйбыз ди. Мин әйтәм: монда буа ясыйм, балык җибәрәм. Икенчесе әйтә: «Аңа сүтү турында әйтәләр, ул балык үрчетүен сөйли. Нәрсә тиле белән сөйләшеп торырга?» —ди. — Шуннан? — дип елмаям мин. — Киттеләр. — Ә сез нәрсә? — Ком алып килдем. Әйбәт, чиста бит, әйеме? Яңа танышым үз-үзен шаярткан кебек тагын елмайды. Тикшерергә килгәннәрдән дә көлә иде бугай ул. Соңыннан, кайда гына күрсәм дә, аның арбасына утырып йөргәндәме, кибет янында җәһәтҗәһәт тартма төягәндәме, яки дуңгызлары янындамы — һәрчак минем каршыда үз-үзенә нык ышанган, шат. бәхетле һәм хәтта гамьсезрәк кеше тора иде. — Яшәве рәхәт бит. ә? Кояш ничек яктырта, ә? Аның яшәү мәгънәсе булган шөгыленә балта чабарга йөриләр. Бу хәл бүтән берәүне хафага салыр иде. Ә аның исе дә китми. «Дон-Кнхот» җене кагылган, сәер кеше. Шундый кешенең барлыкка килү$ очраклымы, әллә ниндидер закончалыклы күренеш бармы монда? Унбиш ел буена, үз эшеннән тыш, тагын бик авыр физик эш башкарып, аннан үзеңә бер тиен дә алмау? Зур-зур акчалар эшләп тә аны үзең Күрмәү7 Акча Әсгат Галимҗановның кулына кермәгән дә бит, гаризасы буенча күчерелгән генә. Мондый адымга үз теләгеннән башка аны берәү дә мәҗбүр итмәгән. Ачкүзлелекнең табигате аңлашыла. Ә менә хирыссызлыкның асылы кайда? Кешедә табигый мин-минлек булмавының сәбәбе нәрсәдә7 Хәтерлим, Галимҗанов дуңгызларына карадым да сарыф ителгән хезмәт турында уйладым. Егерме биш дуңгызга, ким дигәндә, илле чиләк азык кирәк. Табарга, алып кайтырга, пешерергә. Яз һәм җәй айларында бу әллә ни четерекле хәл түгелдер. колхоз базарында калдык-постык өелеп ята. Ә кыш көне? Аның бит әле аты, көчекләре белән ике овчаркасы һәм тана хәтле ньюфаундленды, өйдә болонкасы һәм әнкә мәчесе, ниндидер сайрар кошлары да бар. Бервакыт дуңгызлар янына килгәч, тапый ике эт өстәлгәнен күрдем — урам көчеге һәм овчарка. Каян килгән болар? Бактың исә, Әсгат Галимҗанов аларны ветеринария институтының вивариеннан алып кайткан. Алар тәҗрибә этләре булганнар, операциягә эләккәннәр, аннары кирәкләре калмаган... • Гомер буе хайваннар белән.— диде ул миңа бервакыт сүз арасында гына. Соңыннан белдем, ике ел элек ул әле бүре баласын да тәрбияләгән. Аның гаиләсендә бүре баласы сигез ай яшәгән, аннары Галимҗанов аны урманга җибәргән. Бу юлларны үз героемның сәерлеген ассызыклау өчен язмыйм (билгеле, ул сәеррәк кеше), ә шундый тормыш аның өчен гадәти хәл икәнен күрсәтергә телим. Әгәр ул хайваннар турында да шулай кайгырта икән, ата-анасы ташлаган балаларны күреп, аның йөрәге ничек сыкранмасын? Балалар йортларындагы сабыйларны ничек кызганмасын?! Дөрес, аның тарафыннан күрсәтелгән кайгыртучанлык аңа кыйммәткә төшә. Төнге бердә генә йокларга ята ул, иртәнге биштә эшкә тотына. Гомер буе шулай. Әлбәттә, болар барысы да бераз гына фантастикага тартым, ышандырмый. Ләкин һәр кеше үзенчә яши... Галимҗанов үз-үзенә әнә шундый тормышны сайлаган һәм ул, ни дисәң дә, бәхетле кеше тәэсире калдыра. Аның урынында башка берәү булсамы?.. Унөч ел элек аның хатыны бәлагә тарыган, беренче группа инвалид, өйдән чыкмый. Димәк, өйдәге бөтен эш тә Әсгат өстендә. Дөрес, балалар да булыша. Улы Радик инде заводта эшли, Ләлә училищеда тегүчелеккә өйрәнә. Алар — атаның фикердәшләре. Улы. беренче хезмәт хакы алып кайткач, утыз сумны аерып куйган: «Балаларга акча күчергәндә моны да җибәр»,— дигән. , Гадәти булмаган гаилә. Ятим балаларга берьюлы өч-дүрт мең акча күчерү Галим- жановка кызганыч түгел, ә менә үз балаларына кулдан ике йөз тәңкәлек дҗинсы чалбар алу акылсызлык. Андый әрәм-шәрәм итүгә Галимҗанов беркайчан да барачак түгел. Шунысы гаҗәп, аның балалары да киндер чалбарга акча әрәм итү турында уйлап та карамыйлар Элек Әсгат Галимҗанов дуңгызларын үзе яшәгән йорт янындагы гараж астында тоткан. Гаражда үзе эшләгән кибетнең атын асраган, гараж эчендә зур баз казыган да дуңгызларын шунда япкан, аларны ашату һәм асларын чистарту өчен төрле җайланмалар көйләгән. Төннәрен ике овчарка яки ньюфаундленд белән тирес ташып түк- юн. Фантастик һәм чын мәгънәсендәге «җир асты» предприятиесе күп еллар бары бер максат өчен аннан кергән акчаны Балалар йортына җибәреп тору очен тотылган. Аның бу эшчәилеген хуплап каршылаганнардыр дип уйлау беркатлылык булыр иде Киресенчә, игелекле кеше кайбер эшкуарларга шикле булып күренгән. Төрле яклап тикшерүгә дучар булган ул. йөк ташучы район властьларыннан үзенә кечкенә генә урын сорый «җир астыннан* чыгып, җайлырак эшлисе килә аның Ул чорда илебездә Азык төлек программасы кабул ителә. Балалар йортының җәмәгатьчелек советы юллавын истә тотып, ниһаять, аңа урын бирәләр. Андагы чүп-чар ике катлы йорт биеклегендә була. Хәзер генә ул районның санитария эпидемия станциясе Галимҗанов үрчеткән дуңгызлар «чебеннәрнең баш санын арттыруга» китерә, дип борчыла. Ә ул чүплектә ниләр генә череп ятмаган? Аны еллар буе күрмәмешкә салышканнар. Галимжановка чүплек нәрсә генә ул? Ул бульдозер, машина таба, атна дигәндә чистартып чыгара, ввк таш. ком, балчык, торф алып килә, гипс белән пычкы чүбен болгатып, измә ясый, бина сала — азык кухнясы Каяндыр сумала эретә торган ярым җимерек казан табып ала да, ремонтлап, дуңгызларга ашарга пешерергә көйли. Кыскасы, ике атнадан сәер кешенең «җәмгыяте хәйрия предприятиесе» яңа урында үз функцияләрен башлап та жибәрә. Дуңгызлар санын арттырганда. Галимҗанов аны Балалар йортының ярдәмче хуҗалыгы итәргә, үзе шунда бушлай эшләргә хыялланган, һәм хыялында ул әлеге хуҗалыкта бакча үстереп, балаларны яшелчә белән сыйлавын, буада карплар үрчетеп, аларны балалар табынына куюын да күргән. •Җир астында» ул җиде сигез дуңгыз асраган. Яңа урында исә башта егерме ике, ә аннары егерме бишне тота башлый. Аның якын киләчәктәге планнарына Балалар йортын чыршылар белән урап алу, капка төбенә балаларга һәйкәл салу да кергән. Тормыш кайчак комедиягә, вакыт вакыт трагикомедиягә охшап куя. Ул үзе бөек рәссам һәм вакыты белән шундый — фантастик сурәтләр ясый, андыйны.хәтта язучы хыялы да уйлап таба алмый. Галимҗановның планнары һәм хыяллары беркемгә дә кирәк булып чыкмый. Галимҗановка чүплек башын биләргә рөхсәт биргән башкарма комитет председателе, хәзер аны күрсә, кача: «Үзеңнең чучкаларың белән син мине кабергә кертәсең!» Балалар йортының баш врачы да паникага бирелә: «Карпларың да, һәйкәлең дә, ярдәмче хуҗалыгың да кирәкми!..» Күпмедер дәрәҗәдә бу аңлашыла да. Әгәр элекке елларны Галимҗановның «эчкер сез ярдәм» взнослары чагыштырмача аз булып, елына сигез йөз — бермең сум тәшкил итсәләр, хәзер исә— «предприятие «җир астыннан» якты дөньяга чыгып, калачны җәеп җибәргәч (соңгы ике елда еллык взнослар дүрт меңнән артып китә),— аның кай гыртучанлыгы башкалар өчен авыр йөккә әйләнә. Аның белән нишләргә белмиләр. Гамәлдәге параграфларга, нормаларга, инструкцияләргә, положениеләргә ни Галим җановның үзен, ни аның дуңгызларын дыңгычлап та кертеп булмый. «Ферма»ны ярдәмче хуҗалык итеп расласак? Ләкнн кайсы администраторның андый «камытны» киясе килсен? Ул үзе анда бушка эшләүче булсамы? Әгәр авырып китсә? һәм нәрсә ул — бушка эшләүче? Бер генә җәмгыятьтә дә булмаган нәрсә Ярамый, мөмкин түгел. Нәрсә мөмкин соң? Нәрсә кирәк? Беләсегез килсә, бу кешене тагын бер кат тикшерергә кирәк икән! Сәер дуңгыз караучы белән ОБХСС һәм угрозыск кызыксына — аның игелекле эшенең нәрсәгә «ни тезләнгән» булуын тикшерергә. Аның белән янгыннан саклау хезмәте кызыксына — •электр үткәргечләре» ничек икән анда? Санэпидстанция дә борчыла — һаман да шул «чебен нәселенең арту-артмавы борчый. Аны районның бөте< инспекторлык хезмәт ләре тикшереп чыга. Шәһәрнең баш архитекторы хезмәте Галимҗановны җирдән үа балдеге белән файдалануда гаепли. Хөр күңелле альтруистның түбәсе өстендә яшен утлары уйный. Бервакыт шундый приказ белән бульдозер китерәләр бөтенесен җәһән нәмго олактырырга! Җәмәгатьчелекнең көчле яклавы гына изге эшне һәлакәттән коткара. Кайбер шикләнүчән укучыларның, шикләнеп, иңбашларын җыерулары ихтимал. Чыннан да. бер якта, изгелек эшләргә атлыгып торгам сәер кеше, икенче якта — югелеккә карата көлке мөнәсәбәт. Булуы мөмкмнме моның? Шулаймы бу? Минем алда рәсми рәвештә кузгатылган 2891 иче эшнең материаллары ята. Рәхим игеп, бергә бергә танышыйк! Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе начальнигының белешмәсеннән. • М Межлаук урамында Ә. Г. Галимҗанов бүгенгесе көндә егерме биш баш дуң гыа һәм биш эт тота. Галимҗанов дуңгызларын рөхсәтсез тота башлаган. Соңыннан, янәсе, аңа тотарга рөхсәт биргәннәр, ләкин кулына документ бирмәгәннәр. Ел саен ул дуңгызларын Казан шәһәренең Бауман районындагы үзәк базарында килосын өч сум илле тиен һәм дүрт тәңкәдән саткан. Сатудан кергән акчаны ул Ямашев проспекты ның 88 нче йортына урнашкан Балалар йортына күчергән. Бу 1983 елга хәтле дәвам иткән. Шушы вакыт эчендә Галимҗанов Балалар йортына ун мең сумнан артык күчер ген. 1983 елның язында Галимҗанов үзенең ярдәмче хуҗалыгын законлаштыруны үтенеп. Бауман башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән. Бинаны архитектор Э. Ду- бивко белән район СЭС баш врачы Р. Караулова караганнар һәм. янәсе, аңа дуңгызлар тотарга рөхсәт иткәннәр, тик унбер баштан артык түгел, ләкин соңыннан Караулова бу рөхсәт язуын Галимҗановтан кире ала. Дуңгызларга ашату өчен ризык калдыкларын ул торак йортларның ише: алларында. колхоз базарында, янә килеп. Сул Болак урамындагы 1 нче педагогия институтындагы 44 ашханәләрдән. Нариман урамындагы 151 балалар бакчасыннан җыйган. Ашханә администраторы Н. Сайфуллина һәм балалар бакчасы мөдире Н. Бушуева белдерүенчә, калдык-постыкларны Галимҗанов гадәттә төнлә урлаган. Моннан тыш. розыск чаралары белән шунысы да аныкланды. Галимҗанов дәүләт атын файдаланып Бауман районы колхоз базарында сәүдә итүче гражданнарга авыл хуҗалыгы продуктлары ташу белән дә шөгыльләнә, ә алар аңа акчаны үз кулына бирәләр. 1984 елның 16 апрелендә Галимҗанов Ленинабад өлкәсеннән килгән колхозчы О. А. Джураевка М. Межлаук урамыннан базарга хәтле өч капчык өрек китерә һәм шуның өчен 3 (өч) сум ала. 1984 елның 18 апрелендә Галимҗанов Ленинабад өлкәсе Исфарин районы кешесе М. Р. Роджобовка ун капчык өрек китереп ташлый — Тукай урамыннан базарга чаклы —10 (ун) сум акча ала. Дуңгыз асрау өчен салынган ярдәмче хуҗалыкны нинди төзелеш материалларын нан коруы хакында Галимҗанов бернинди дә документ күрсәтмәде һәм төзү материалын каян туры килсә шуннан, нигездә, сүтелә торган яки капиталь ремонтка ябылган йортлардан алуын әйтте». 110 117 нче кибет йөк ташучысының эш режимын тикшерү актыннан: • Безнең, ягъни торг хезмәткәрләре кадрлар бүлеге инспекторы Сөләйманова Л. П.. хезмәт хакы бүлегенең өлкән бухгалтеры Кудрявцева В. И. һәм финанс бүлегенең өлкән бухгалтеры Бакирова Ф. Л. тарафыннан йөкче Галимҗановның эше тикшерелде. Тикшерү вакытында 15 сәгатьтән 16 сәг. чаклы Галимҗанов эш урынында юк иде». 117 нче кибет директорының аңлатма язуыннан: • Шуны җиткерәм ки. 4 майда 9 сәг. тән 10 сәг. 30 мин. ка хәтле Галимҗанов. аң латма бирү максатыннан, минем белән бергә эчке эшләр идарәсендә булды. Аннан соң ул пыяла савыт-саба кабул итү пунктына 110 кибеттән әрҗәләр илтте һәм товар алырга барырга тиеш иде. Хәзер кайда икәнен белмим». Менә шулай, хөрмәтле укучы! Игелекле булу алай бик гади генә түгел. Үзегез булып карагыз! Шундук әйләнә-тирәдәгеләр сезнең һәр адымыгызны тикшерә башлаячаклар. Тагын бер кәгазьгә мөрәҗәгать итик! Казан шәһәр Советы башкарма комитеты председателе урынбасарының аңлатма язуыннан: • Шәһәр Советы башкарма комитеты Ә. Г. Галимҗановның шәһәр эчендә урнашкан мал-туар абзарын ярдәмче хуҗалык итеп рәсмиләштерүне һич тә ярамый торган эш дип саный. Үз белдеге белән төзелгән корылмалар сүтелергә, ә территория төзеклән- дерелергә тиеш». • 2891 нче эш»нең бик күп кәгазьләрендә хупламау сизелә. Эчтәлегендә генә дә түгел, беренче чиратта сүз сөрешеннән, фикерне нинди сүз белән аңлатудан ук бөркелеп тора ул хупламау. Гаҗәп. Нигә без, кешеләр, яхшы эшкә кырын карыйбыз? Нигә берәүнең изгелеге безне кимсетә кебек? Аның җаны тели!.. Инде җаны да теләгәч, нигә ярамый соң? Галимҗанов турында үземнең танышларыма сөйлим. Мөнәсәбәтләрен күзәтәм. Нигә ул күпләр өчен күзгә кергән чүп кебек? Сөйлим һәм сүзләремә шикләнеп карауны сизем. Нигә? Башка сыймый. Аның кылганы өстәмә аңлатмага мохтаҗ. Үзенең сәер юмартлыгы белән үк ул башкаларны мыскыл итә кебек. Чыннан да. ике полюс бар: дуңгызлар һәм ирешеп булмаслык (һәм акыл җитмәслек) олы җанлылык. Аларны нинди «күпер» тоташтыра соң? Әңгәмәдәшләремнең берсе: — Ул әүвәл моның нормаль хәл икәненә ышандырсын! — ди. — Нигә әле ул сине инандырырга тиеш? ■ — Шулай булмаса. ул — эт кеше! Менә сиңа мә! * Нишлисең, үзенә файда ясарга теләмәгән кеше аңлашылмый. Берәүләр Галмм җановны яшерен кулак дип атады. Икенчеләр Галимҗановның башкаларга ярдәм игәргә тырышуын аның тормышта морадына ирешә алмаучылар токымыннан булуы белән аңлатырга тырышты. Монда логика бик гади. Нормаль, сәламәт кеше андый эшләр белән ул кадәр озак шөгыльләнә алмас иде. Аның адресына бирелгән атама ларның иң таралганы — ул кеше акылга сай, янәсе. Шундый фикер дә бар иде: яхшы лык игәргә тырышуы белән ул үзенең ниндидер гөнаһларыннан котылырга тели. Күп еллар буена да тукталмагач, аның гөнаһлары коточкыч, күрәсең. Аны берөзлексез шуңа тикшермиләр микән? Ныклабрак тикшерергә иде. Ниһаять, 117 нче кибетнең йөкчесе, бөтен кешегә ачу итеп. Балалар йортына һәм башка оешмаларга аеруча күп акча күчерә. Дөньяны явызлык белән генә түгел, яхшылык белән дә кимсетеп була бит Бу игелекне, ирешеп булмый торган идеал итеп, кешеләрнең борын төбенә китереп күрсәтергә генә кирәк! — Балалар турында кайгыртырга кем кушкан аңа? Алар турында дәүләт кай тартмыймы әллә? Шәфкать итүче табылган! Каяндыр тирес арасыннан чыккан да дөньяны шаккатыра, имеш! — Дәүләт карый, әлбәттә. Көчен дә. игътибарын да кызганмый. Ләкин гади бер кешенең алар турында кайгыртуында да һичнинди начарлык юк. — Ник шулай кылана ул? Аннан башка балалар кырылып үләр идеме? — Күптән түгел шул балалар әйбәт, иркен яңа бинага күчтеләр. Дәүләттән бүләк. Ләкин кинәт салкыннар башланды, яңа йортта җылыту системасы көйләнеп җитмәгән ңде. Галимҗанов шуны белгән дә. арбасына дистәләгән электр мичләре төяп, балалар янына килде. Өч-дүрт йөз сумга кибеттән сатып алган. Моның нәрсәсе дәүләт эшенә каршы килә? — Барыбер синең ул Галимҗановың юләр! Яки спекулянт! Әңгәмәдәшемне кешенең теләсә нинди начарлыгына ышандырырга мөмкин иде, ләкин менә кешенең тумыштан игелекле булуын ул һич тә аңламый. Турысын әйтим мин үзем дә танышларымнан ерак китмәгән идем, Галимҗановның холкына тиз генә төшенеп җитә алмадым. Ярар, ә ул үз фәлсәфәсен ничек аңлата? Үзе ни сөйли? Ул бу хакта сөйләми дә диярлек. Һәм фикерләрнең капма каршылыгы, мөгаен, шунда да инде. Ул күбрәк дуңгызлары, аларны ничек тәрбияләве хакында сөйли. Ничек ашата, ничек чистарта — бөтен кайгысы шул кебек. Сабырлыгым җитмичә, мин аңардан «кырт» кисеп сорадым. — Әсгат, карале, син моны нигә эшлисең? — Минем хатынның әнисе дә балалар йортында тәрбияләнгән. — Шуннан? — Онытмаска кирәк. Аннары, беэ авылда чагында... Сугыштан соң бик авыр иде. Безгә колхоз булышты. Кайсыдыр бер очрашуыбызда, ул: «Мин дә. хатын да. балалар да акча ярат мый«,— дип ычкындырды. Тагын шуны да исенә төшерде. Беренче тапкыр акча күчер геч, әти-әиисе (алар ул чагында исән була әле) аны хуплаганнар. Икенче бер сөйләшүебездә Галимҗанов, аңа «шулай» яшәве «ошавын» әйтте. — Суыткыч тулы! Телевизор бар’ Хатын пенсия ала.— дип бармакларын бөкте ул.— Кыз — стипендия, малай хезмәт хакы кайтара. Минем оклад Артык акча иигә кирәк? Артык акча бәхет китерми. Күп акчадан кеше бозыла! Бу аңлатмалар сезне канәгатьләндерәме’ Мине алар, гомумән алганда, канәгать ләндерде. 1984 елның җәендә Галимҗанов үзе карап үстергән дуңгызларны әзерләүләр кон торасына тапшыра. Контораның бухгалтериясе аңа тиешле 4168 сумның нәкъ өч мең сумын, аның гаризасы буенча. Иваново шәһәрендәге Стасова исемендәге Интерна циональ мәктәп интернатның 18911082 иче счетына күчерә. Анда ата-анасыз калган төрле ил балалары — Палестина, Ливан. Әфгаистан. Никарагуа ятимнәре яши икән Португалия журналисты Жузе Серра белән танышкач, мин аңа, сүз уңаенда. Әсгат турында сөйләдем. Португалияле иптәшнең күзенә яшь чыкты. Аның әти әниләре алты ая подпольеда яшәгәннәр, ә Жузе Ивановодагы мәктәп интернатта тәрбияләнгән. Әсгат Галимҗанов андый балалар хакында да уйлаган Әлеге акчаның биш йөз тәңкәсе Казандагы 1 нче Балалар йортына — үзенең элек ке танышларына күчерелгән. Калган акча дуңгыз балалары алуга китә. Монда тормыш — Галимҗанов белән бу еш була — тагын үзенең трагикомик Хмк мәтен күрсәтә. Лаеш районының «Победа» колхозыннан алынган чучка балаларының яртысы шундук үлә Алар чирле булалар Ветеринар килә, кешенең хәленә кереп: «Алар сиңа брак сатканнар.- дип аңлата Мин хәзер справка бнрәм! Колхоздан акча таләп итәрсең!» «Нигә? - Галимҗанов баш тарта Минем акча әрәмгә китмәгән бит Колхозга, дәүләткә кергән» Акча жәлләп әрнеми Галимҗановның taper* «Победа» колхозында дуңгызчылыкның начар торуына гына борчыла ул. Якшәмбе көнне колхоз базарыннан унбиш чучка баласы сатып ала Монда аларның һарберсе 35-40 сум тсфа. Щул ук әйләнеш кабатлана. Кыш көне симео. зур дуңгызларны тапшыра, бала ларын сатып ала.. Кешеләрнең вак тояк эгоизмын күреп туйгач һәм тормыш миңа өметсез нәрсә бу лып күренә башласа, җанымны тынычландыру очен мин Галимҗанов янына барам. Бернәрсәдән дә курыкмый торган, тормышның бетен тискәре, иң кара якларын күреп тә, аңа булган ышанычын һич кенә дә югалтмаган кешеләр булуы — нинди шәп! Без Галимҗановның азык әзерләү бүлмәсендә естәл янында утырабыз һәм политика турында да, кешелекнең киләчәге яки сәнгать турында да түгел, ә дуңгызлар һәм чучка балалары хакында сейләшәбез. Һәм, ни гаҗәп, мин күңелемнең күтәрелгәннән күтәрелә баруын тоям. Соңгы елларда без яңа кеше турында тау-тау кәгазь язып тутырдык. Ниһаять, ул кеше бар. безнең янәшәдә яши, тик без аны танымыйбыз. Без аны тешләп карыйбыз — шулмы, без аны кат-кат тикшерәбез — алдакчы түгелме, ялган исем белән йөрү че түгелме? Алдакчы түгел. Аның ихласлыгын Галимҗановны фаш итәргә дип ачылган «2891 нче эш» үзе үк раслый. Аны Казан шәһәр Советының шикаятьләр кабул итү бүлмәсендә эзләп табарга була. Укучым, әлбәттә, бу кешенең сәер шөгыле ни белән бетәр икән, дип кызыксынадыр. Кабул ителгән резолюциягә таянып, дуңгызлар абзарын җимереп атарлармы һәм бу урынны яңадан «чүплек башы»на әйләндерерләрме, әллә изгелеккә мөмкинлек калдырырлармы? Халыкның ачуы озакка бармый дип уйлыйм. Яңа кешене алар кай арада танып өлгерсеннәр соң? Аның бит әнә гәүдәсе дә күзгә ташланмый, чалбары да йомарланып беткән, баш түбәсенә генә эленеп торучы бүреге дә — ташка үлчим, һөнәре турында, әйткән дә юк. бетеп бара торган эш — йөк төяүче... Әсгать Галимҗанов турындагы мәкалә «Смена» журналында басылып чыккач, редакциягә илебезнең төрле якларыннан йөзләгән хатлар килә башлады. «Мин аннан көнләшәм, ул кеше тормышта үз юлын тапкан. Почтага барып, телеграф аша күпмедер акча җибәрү ул кадәр үк мәшәкатьле эш түгел, андый кешеләр очраштыргалый, ләкин бит бу кеше җыйган акчасын гына түгел, бөтен гомерен, бөтен вакытын ятим балаларның «смета»да, «бюджет»та каралганнан тыш, яңа уенчыкларын булдырырга багышлый. Әлбәттә, ялганчы аңлашыла, ул уч төбендә кебек, ә мондый кеше?-» (Н. Карпенко, Макеевка). «Баштарак мин бу мәкалә «социаль экзотика» өчен язылган, дип уйладым. Ләкин сез хаклы: бу конкрет кешенең шөгыле — фәлсәфи яктан төшенеп җитүне сорый торган күренеш. Ягымлы, кызыклы, хыялны киңәйтә торган. Кем белә, бәлки, Казанның Межлаук урамына килеп чыккач, кешеләр, бигрәк тә читтән килүчеләр, кайда монда Әсгат Галимҗанов йорты, дип сорарлар. Бу кеше — иң яхшы мәгънәсендә, билгеле шәһәрнең истәлекле урыны кебек». «Бу — яңа. коммунистик җәмгыять кешесе, җәмгыятькә хезмәт итү — бу кеше өчен гадәти бер ихтыяҗ. Тагын шунысы гаҗәп. Ул тормышның кара якларын күрми дә, сизми дә кебек, үз максаты белән бәхетле, һәм мин. мөгаен, аны аңлыймдыр: ул үзенең бөтен хыялларын тормышка ашырыр өчен гомере җитмәс дип кенә курка торгандыр...» (В. Чемурзиев, Дубровское авылы). Илебез җәмәгатьчелеге, журналның күпсанлы укучылары сыйфатында, Әсгат Галимҗанов сайлаган тормыш рәвешен әнә шулай бәяләде, һәр хатта диярлек сорау: Әсгат Галимҗанов хәзер ничек яши, аның эшенең язмышы ни хәлдә? Көтелмәгән хәл килеп чыкты. Элек аңа азык телек калдыкларын бирмиләр иде,— каян туры килсә, шуннан үзе таба иде. Кинәт кенә — биргәннәр. Ике мичкә. Районда калдык-постык җыю хезмәтенең бригадиры үзе тәкъдим иткән. Галимҗанов яңа чучка балалары сатып алганның өченче көнендә була бу хәл һәм шул көнне үк биш чучка баласы үлә. Тикшерү шуны күрсәтә» алар күсе агуыннан үлгән. Күңелсез хәл тагын да кабатлана, чучка балалары бер-бер артлы үлеп кенә торалар Базардан сатып алганнары да үлә Әсгат Галимҗановның ятим балалар файдасына башкара торган изге эшенә күсе агуы белән китереп бәрәләр. Башка берәү булса, ачуы килеп, кул селтәр иде. Ләкин Гһлимҗанов башка токымнан шул. Бурычка батып бетә, дуңгызларны үстерә. Дөрес, бу юлы әллә ни күп түгел. Чыгымнары өч мең тәңкәлек, кереме — мең дүрт йөзлек кенә. Үэе турында уйларга кирәк шикелле, ләкин 22 апрель көне якынлаша. В. И. Ленинның туган көне — Галимҗановның балалар учреждениеләре счетына акча кертә торган көне, һәм ул бер меңне Ивановодагы интернациональ мәктәп интернат счетына (№ 18911082), ә дүрт йөзне Казандагы 1 нче Балалар йорты счетына (№ 142411) күчерә. Шунда ук ул Шәлше авылындагы «Урак һәм Чүкеч» колхозы белән үгезләр үстерү турында килешү төзи. Үгезләрне берәү дә агуламады.— ди Әсгат Галимҗанов, үзеннән һәм аңа бәла- каза китергән кешеләрдән көлгәндәй итеп.— Килешү бар бит. Тавыш чыгар дип куркалар. Шәпшенең үз ветеринар врачы бар... Журналда мәкалә басылу Галимҗановның тормышын үзгәртмәде. Көндез, гадәттәгечә, ул үзенең атлы арбасына утырып, кибетләргә хезмәт күрсәтә. Иртә кич үгезләр ашата, авыру хатынын карый. Берсендә Одесса телестудиясеннән ике хатын кыз килә — аның турында кино төшерергә. Казан студиясе дә кызыксына. Кайчакларда Пмимжановка үзе булып уйнарга туры килә. Әйтергә кирәк, аның бу эше бик үк шәп килеп чыкмый. Миңа үгезләр ашатырга кирәк,— дип офтана ул кайчагында кинокамера каршында торганда — эштә дә сүгәләр. Одесса белән казанлылар төшереп бетерүгә. Новосибирскидан кинематографистлар килеп төшә — аның хакында фильм эшләргә. Әсгатне эштә чынлап та орышалар. Сәүдә системасында шактый зур һәм җаваплы постлар биләп торсалар да. кино төшерүчеләр алар белән кызыксынмый бит, йөк ташучыны төшерәләр. Монда да үзенчә көрәш бара — телефоннан шалтыратулар, эреләнеп сөйләшүләр, гаҗәпләнүләр... Галимҗановка хатлар килә. Орлов өлкәсеннән таныш түгел бер хатын аннан әҗәткә мең ярым акча сорый, икенчесенең нәфесе тагы да шәбрәк — өч мең сорый. Аның каравы, бүтән бер хат иясе аңа кешене аңлап, теләктәшлек белдерә. Воронеждан элекке укытучы Г. И. Кондрашова унбиш сум акча җибәрә — «балалар өчен» ди һәм ай саен шушы кадәр җибәреп торачагын әйтә. Галимҗанов бу кешегә шакката: «Җир йөзендә нинди күркәм кешеләр бар! Туп-туры балалар йорты исәбенә күчерсен дип ничек әйтергә икән!» Беркөнне бөтенләй трагикомик хәл була. Аның бусагасында балалы бер хатын пайда була. Төмәннән килгән,— атап аның янына. Хәле бик мөшкел икән. Казанның балалар йортына урнаштырырга булышмас микән. Авыр мәсьәлә була бу. Балалар йорты хатынның үтенечен канәгатьләндерә алмый. Чөнки ул Татарстандагы ятим нәрне генә кабул итә. Төмәннең үзендә балалар йорты бар. Хатын исә аның бала ташлавын Төмәндәге танышлары белмәсен өчен Казанга килгән икән Галимҗанов өендә киңәшмә булып ала. Хатыны, беренче группа инвалид, кызчыкны үзләренә алу ягында. Уллары Радик, кызлары Ләлә дә каршы түгел — Матур бала, -дип сөйләде Галимҗанов миңа ул чакта — Яшь ярымлык Бала— бала инде, гөнаһсыз, ярдәм сорый. Әгәр безнең гаиләгә килеп эләккән икән инде, аша тып-эчертербез, урын табарбыз! Галимҗановларның гадәти квартира—егерме җиде квадрат метр, ике бүлмә, кухнясы юк, миче, газы бар. Әсгат Галимҗанов кибеттән агач карават алып кайтырга яшена.— «Хатынныкы белән янәшә куярга булган идек»... Казанның 1 нче-Балалар йорты үзенең күптәнге танышын кызганып булса кирәк, баланы үзенә ала. Әле монда да безнең Әсгат тынычланмый. Бала асрауга кирәкле акчаны (аена егерме егерме биш сум чамасы) якындагы ел ярым эчендә миннән алыгыз дип гариза яза: теге хатын хәленең мөшкел икәнлегенә аны тәмам ышандырган. Галимҗанов исә үзен Ба.талар йортына бурычлы дип саный башлаган. Район җитәкчелеге даирәсендә Галимҗанов хакында үз драматургиясе, үз сюжеты төенләнә. «Тикшерү шуны күрсәтте: гр. Галимҗанов Ә. Г. үз участогында 16 баш эре мөгез ле терлек (үгезләр), кәҗәләр һәм тавыклар асрый. Маллар торган җирдән. Межлаук урамындагы ике катлы (32 нче һәм 32 нче А) йортларга кадәр ара бик аз —29 һәм 38 метр... Ишегалдында тирес җыела, чебеннәр үрчи Шәһәрләрдә мал асрау хосусый йорты булган кешеләргә генә рөхсәт ителә. Югарыда күрсәтелгәннәр нигезендә. евни тария хезмәте, шәһәр уртасында хайваннар асрау һич тә ярамый, дип таба» Укучыга яхшы таныш булган Р. В. Караулова фикере бу. Энтомолог В. В. Соколова һәм энтомолог ярдәмчесе Р Г Малютова имзалары да шул фикерне куәтлиләр. Ул комиссиянең килүен Әсгат Галимҗанов болайрак аңлатты — Янәсе, черки эзләргә килгәннәр. Бауман районы — шәһәрдә иң иске район Алар башка җирдәге җыелып утырган юынтык суларны да. чебфгнәрне дә күрмәген нар. миндә өч чебен тапканнар. Урамга карагыз! Теләсә кемнең күзен бәйләп монда алып килеп бастырыгыз. Бу урамга карап, кем моны шәһәр, бигрәк тә. шәһәр уртасы дип белер икән? Әнә алар үлчәгән йортларның берсе. Төртсәң, ишелергә тора, иртәгә ул да булмас, утынга ташып бетерерләр. Аварийный хәлдәге барак ул, кешеләрен күчерделәр инде, йортын ишәселәре генә калды. Шуннан черки эзлиләр. Мин арбада барганда еш кына: «Әсгат абый, утырт әле! Әсгат абый, күлдәвек аша чыгар әле?» — диләр Әгәр берәр акыллы хуҗа табылып, миннән сораса икән Галимҗанов, сез мал туар яратасызмы? Яратам Без сезгә уналты түгел, ә йөз. илле баш мал асрарга рөх сот итәбез. Участок бирәбез. Булдыра алырсызмы? Алам! Ял көне базарга каян ит кил төнен карагыз сез? Ульяновск һәм Горький өлкәләреннән? Алар безне туендыра. Та тарстаннан бик аз. Ник икәнен чамалап карагыз?! —Тормыш әкият түгел, хәер, кайчагында әкияткә тартым моментлар да очрап куйгалый. Казан шәһәр Советы председателе урынбасары Р. Р. Насыров белән сөйләшәм. - Тормыш күпкырлы, билгеле, анда барысы да кануннарга сыешып бетми. Әхлак ягыннан килгәндә без Галимҗановны гаепләмибез. Без аның бик яхшы кеше икәнен беләбез. Ул гына да түгел, әхлак ягыннан үзенә бертерле характердагы, уникаль кеше. Ләкин бер зур «ләкин» бар. Аның фермасын бүтән урынга чыгарырга кирәк. Га лимҗановның үз ризалыгы белән без аңа яхшы участок бирү ягында, кыскасы, аны берәү дә кыерсытырга җыенмый. Казан шәһәр Советы председателе Р. Р. Һидиятуллин белән очрашам. — Галимҗановның изгелеге мине сокландыра. Безнең аңа булган мөнәсәбәтебез исполком карарында ачык чагылган. Аңа бу эшләрен дәвам итәргә кирәк. Без — каршы түгел. Киресенчә, тулысы белән аның ягында. Ләкин бөтенебез өчен дә кулай вариант табарга кирәк. Казан шәһәре ул әле утыз сигез поселок та, ә аларда мал һәм кош-корт тотуны без хуплыйбыз. Ә Галимҗановныкы кебек максатка — бигрәк тә. Рәхим итсен, без аңа йорт төзергә булышырбыз, кирәк кадәр җир бирербез, азык... Бәлки ул уналты түгел, ә йөз баш асрарга телидер? Рәхим итсен! Бөтенесен дә закон юлына кертербез. Межлаук урамы очы, әлбәттә, бүгенгә бик начар. Ләкин бу урам акгвардиячеләр пулясыннан һәлак булган революционер исемен йөртә, без аны элекке хәлендә калдырырга теләмибез Без аны төзекләндерәбез Бөтен мәсьәләне— урамны да. Галимҗанов фермасын да, бүген үк капитально хәл итәргә кирәк. Нигә аны иртәгегә калдырырга? Галимҗанов яшәешенең төп сюжетына — аның үгезләренә һәм аларга бәйле хыялларга әйләнеп кайтыйк Галимҗановның Балалар йорты ишегалдына зәңгәрсу чыршы лар утырту. «Ленин һәм балалар» дигән темага һәйкәл кую турындагы хыялын язып үткән идем инде. Зәңгәрсу чыршылар табылмаган, яшелләрне утырталар, һәйкәл турындагы уй торган саен реаль булып бара. Берсендә Галимҗанов янына килгәч, аның уйланып калуын күрдем. — Үгезләр әйбәт, җитдиләр. Инде сугыша башладылар. Үгезләр чыннан да җитдиләр. Галимҗанов үзе генә аларны карый алмый. Улы Радик та булыша Тыныч, гадәттән тыш эш сөючәи егет Шәһәрнең икенче якларыннан Әсгатнең туганнары да булышырга килә. Без монда матодорлар кебек. Шушы арада гына зоотехник булып китте. Тиздән тапшырырга мөмкин. Кайберләре 460 килограмм тартыр дип уйлыйм. Миңа, 420 кг— норма, диделәр. Димәк, һәр үгез мең дә ике йөз китерә. Гомуми суммасы унҗиде-унсигез мең дип исәплә. Азыкка тотып калырлар, жиде-сигез машина алган идем. Димәк, һәйкәлгә унбиш меңләп бирергә була» Татарстанның танылган скульпторлары Рада Нигьмәтуллина белән Виктор Рогожин янына барам. Алар ирле-хатынлы, кайчагында бергә эшлиләр. Рада Нигьмәтуллина балалар темасын яхшы белә, ә Виктор Рогожин социаль карашлы рәссам. «Смена»дагы мәкаләмне укыдылар микән? Гадәти заказ түгел, моңарчы күрелмәгән — гади йөкче шәһәрнең иң төп проспектларында урнашкан Балалар йортына куелачак монументка заказ бирә. Заказ кызыксыну уята. Иртәгәсен рәссамнарны заказчы Әсгат Галимҗанов белән очраштырам. Усал кара үгезне сыйпап, ул болай ди: — Минем эш— үгезләр, сезнеке— чын һәйкәл ясау. Бронзадан! Балалар кечкенәдән матурлыкны күреп үсәргә тиеш.— Келә, авызында бер теш тырпаеп тора.— һәйкәл ясагач, тешләрне дәваларга барам. Хәзергә вакыт юк әле! һәйкәлне ясау башланды. Галимҗанов хыяллана — Казанда куярга, аннан икенчене Ивановода. Стасова исемендәге интернациональ мәктәп-интернат ихатасында. Мәсәлән, «Төрле халыкларның балалары дуслыгы» темасына. Хыяллана һәм, эш кешесе буларак, «Урак һәм Чүкеч» колхозы белән утыз баш үгез үстерү турында килешә... Галимҗанов фидакарьлегенең соңгы айлардагы нәтиҗәсе турында яңа хәбәр: 9 июньдә ул Чернобыль АЭСында булган фаҗига эзләрен бетерү өчен ун мең сум акча күчерде Кеше тормышы гаҗәп. Озаграк яшәгән саен сораулар да күбәя. Вакыты белән кеше гаҗәеп, табышмак, акыл җитмәслек. Бик күп укучылар сорый: Әсгат Галимҗанов үз тормышы турында ни уйлый? һәрвакыттагы елмаюы белән җавап бирә: — Кирәк, яшьләргә үрнәк булсын өчен. Тормыш яхшырак булырга тиеш. Мәрхәмәтлерәк. Мәскәүдә португалияле яшь коммунист Жузе Серра белән танышуым хакында әйткән идем инде. Ул МГУ бетерә, журналист, Португалия компартиясенең «Аванте» газетасында эшләячәк. Әти-әнисе — Португалиянең танылган революционерлары, Салазар режимы чорында озак вакыт подпольеда булалар. Жузе Серра үзенең бертуган сеңлесе белән беренче тапкыр унөч яшьтә генә күрешә. Сеңлесе бүтән илдә тәрбияләнә. Ә егет, әйткәнемчә, СССРда, алты ел Стасова исемендәге мәктәп-интернатта. &еткә йөк ташучы Әсгат Галимҗановның һәйкәле турында әйтәм. Үзе бер тапкыр да күрмәгән Иваново шәһәрендәге интернациональ мәктәп-интернатта да һәйкәл куелачагы хакында сөйлим. Португалия егетенең күзендә яшь тамчылары...