Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСҮ ЮЛЫННАН

Илдәге шәһәрләребезнең бер-берсенә охшаш яклары да күптер, әмма шул ук вакытта һәммәсенең кабатланмас тарихлары да бар Мин бу сүзләремә мисал итеп районыбызның үзәге булган Лениногорск шәһәренә тукталырга гелим. Лениногорск — Татарстанның көньяк-көнчыгышына урнашкан кала Ул 1955 елның 18 августында шәһәр итеп танылды Аның Яңа Писмән авылы булудан башлап бүгенге заман шәһәрләре дәрәҗәсенә җиткән үсү юлы Бөек Октябрь казанышларына барып тоташа Бу яклар гомер-гомердән үзенең кара туфраклы, мул уңдырышлы басулары белән дан тоткан Гасыр башында бүгенге Лениногорск шәһәре урнашкан мәйданда да игеннәр дулкынланган әле Дөрес. Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк бу җирләрдә нефть ятмалары булырга тиеш дип тә фараз кылганнар Тик аның запасы зур промышленность промыселлары көйләп җибәрерлек микъдардамы-юкмы икәнлеген билгели алмаганнар Бары 1941 елда гына А В Лукин җитәкчелегендәге геологлар Иске Шөгер авылы янында беренче тирән коены казыйлар Хәзер бу урынга һәйкәл куелган Аның турында, кызганычка каршы, бик аз беләләр Чөнки бу беренче кое Ромашкинодагы өченче кое кебек мәшһүр чыганак түгел иде Ромашкиноның даны исә бөтенләй башка 1943 елны бораулау мастеры Пэрифулла Хәмидуллин бригадасы беренче коеның тәүлегенә 20 тонна чамасы нефть бирергә тиешлеген билгели Шул ук вакытта Шөгер мәйданының 2000 метр тирәнлектәге девон катламын да тикшерә башлыйлар Өч кое казыла Девон катламына ■сәяхәт® алымнары ныклап өйрәнелә, девонның комлы ятмасындагы нефтьне барлау мәсьәләләре чишелә Партиянең Шөгер райкомы да. районның хуҗалык оешмалары да нефтьчеләргә зур ярдәм күрсәтәләр 1947 елның январенда бораулау мастеры С Кузьмин бригадасы ул чактагы Яңа Писмән районы, Ромашкино (Тимәш) авылы янында өченче коега • һөҗүм - итә 1948 елның 26 июнендә эш төгәлләнә 1775 метр тирәнлеккә җиткәч, тәүлегенә 120 тонна нефть бирә торган фонтан бәрә башлый Ромашкино чыганагы әнә шулай ачыла Еллар үтә торды Яңа Писмән авылы урынында мәһабәт ташпулатлары, киң урамнары гүзәл бакчалары, Культура сарайлары, стадионнары булган күркәм шәһәр барлыкка кипле Аны фидакарь кешеләребез салды Шәһәребезнең үсүе исә кешеләребез- нең данын еракларга алып китте Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Нефтьчеләребез А Г Тимчцнко. Г М Баһманов К А Валиев М П Гринь М Г Гыймаэов. Г Н Драцкий кебек баһадирлар төбәгебезнең мактанычына әйләнделәр Үткәне генә түгел, районыбызның бүгенгесе Д-» данлыклы Эшчәннәребез казанышларга һәрьяклап өлеш кертәләр Монда илебез халыкларының төрле милләт вәкилләре рус, татар, украин, чуваш, мордвалар бердәм омтылыш белән, тырышып эшлиләр, дус. тату яшиләр Җиребездә кара алтын» ятмалары ачылгач безгә ярдәмгә илнең төрле якларыннан тәҗрибәле бораулаучылар һәм нефть чыгаручылар килде Кыенлыкларыбыз Да уңыш-шатлыкларыбыз да бөтен илнең уртак кичерешләренә әйләнделәр Хәзер районда унҗиде — промышленность, унике — төзелеш, тугыз транспорт оешмасы бар Сәүдә һәм коммуналь хуҗалык оешмалары да үз вазифаларын яхшырт И каннан-яхшырта баралар. Лениногорскида Мәскәүнең Губкин исемендәге нефтехимия һәм газ промышленносте институтының гомумтехник факультеты эшли Нефть техникумы педагогия училищесы, музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләре, унбер урта мәктәп һәм махсус урта мәктәп, ике һөнәр училищесы, М. И. Калинин исемендәге Техниклар йорты, стадион, спорт комплексы, җиде спорт мәктәбе, нефть музее — шәһәребезнең мактанычы менә шулар Шулай да. ни генә әйтсәң дә төп байлыгыбыз — нефть, әлбәттә Район үзәгендә нефть’ хезмәтенә бәйле дүрт зур оешма урнашкан «Лениногорскнефть». «Иркен- нефть~, -Лениногорскбурнефть» һәм катламнарның нефть бирүен арттыру һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәләре СССРның 60 еллыгы исемендәге «Лениногорскнефть» коллективы илгә нефть һәм газ бирү буенча инде утыз биш ел тырышып эшли Илленче елларда миллион тонна нефть алу өчен аңа берничә ел вакыт кирәк була иде Хәзер, хезмәтнең югары җи- тештерүчәнлеге аркасында, бу байлыкны ике-өч ай эчендә табабыз Коллектив үз тарихында барлыгы 340 миллион тоннага якын сыек ягулык бирде Идарәгә эштә яңадан-яңа отышлы ысуллар ачу, аны бөтен ил нефтьчеләренә үрнәк итеп тарату хас Аның эш алымнарындагы кайбер ысуллар дөньякүләм яңалык булып та танылды. Катламдагы басымны саклау өчен су кудырту, торбаларның эчен пыялалау кебек яңалыклар — шундыйлардан Коллектив уңганнарының жиде йөздән артыграгы СССР орден һәм медальләре белән бүләкләнде 1964 елда төзелгән «Иркеннефть» идарәсе турында да шундый ук мактау сүзләрен кабатларга мөмкин Унберенче бишьеллыкта гына да аның нефтьчеләре, техниканы камилләштерү буенча, гомуми файдасы 3,1 миллион сумлык 156 яңалык керттеләр Бораулаучыларыбыз исә барлык уңышларыбызның әйдәп баручыларыннан санала Соңгы бишьеллыкларда бораулаучылар сафына яшьләр күп килде Унберенче бишьеллыкның вакытыннан шактый алда, 1985 елның 16 ноябренда ук үтәлүендә дә. минемчә, бу хәл шактый зур роль уйнады Нефть табудагы гомуми жинүләрдә, һичшиксез, ремонтчыларыбызның фидакарьлеге дә бәхәссез Алар хәзер уникенче бишьеллыкта хезмәтне тагын да нәтиҗәлерәк итеп оештыру турында ныклап уйланалар Бигрәк тә хәзер, Татарстан нефтьчеләре Көнбатыш Себер катламнарын үзләштерүгә катнаша башлагач, ремонтчыларыбызның бу омтылышы ифрат кирәк Мәгълүм ки. күптән түгел «Татнефть» берләшмәсе Ханты-Манси автономияле округындагы Покачев промыселы нефтен үзләштерергә алынды Бу зур эшкә Ленино- горск нефтьчеләре дә үзләренең зур өлешләрен кертәләр Районның колхоз-совхозлары ашлык, яшелчә, бәрәңге, сөт, ит, йомырка җитештерү белән шөгыльләнәләр. Авыл эшчәннәре партиянең һәм Совет хөкүмәтенең уникенче бишьеллыкта алга куйган зур бурычларын тирәннән аңлыйлар. Безнең авыл хуҗалыгы карамагындагы сугарулы басуларның мәйданы 9200 гектардан артты Шуның 5700 гектарлабы — көтүлекләр. Соңгы елларда, гомумән, авыл хуҗалыгы ныклы индустриаль нигезгә күчә бара Бу хәл исә хуҗалыкларның специальләшүенә, концентрацияләшүенә китерә Хәзер районда сөтчелек буенча —дүрт, дуңгыз ите җитештерүгә көйләнгән ике комплекс бар Мелиорацияләнгән җирдән файдалану буенча хуҗалыкара берләшмә булдырдык Терлекчелек комплексларында авыр эшләр механикалаштырылган. аларда хезмәт җитештерүчәнлеге сизелерлек арта Элек егерме биш сыер тәрбияләүче савымчыларыбыз хәзер йөз егерме баш сыерны үз карамакларына алдылар һәр күркәм эшнең әйдәп баручылары — коммунистлар Коммунистларның 76 проценттан күбрәге материаль җитештерү өлкәсендә хезмәт итә Без үзебезнең өлгер нефтьчеләребезне дә. авыл хуҗалыгы уңганнарын да бик кадерләп йөртәбез Менә алар бораулау остасы Ф Вәлиуллин, өлкән оператор И Гая- зов. яшь оператор А Симбиров. слесарь Ю Петров, мастер Г Яминов савымчылар 3 Кирдянова, А Фәрхетдинова. Е Петрякова һәм башкалар Күп эшләребезнең төп таянычы булып яшьләр, комсомоллар санала Шәһәр комсомол оешмасы ун меңләп егет-кызны берләштерә Тормышыбызның һәр тармагында алар башлап йөри Хуҗалыкларда, көнкүреш хезмәтендә үзара ярыша-ярыша эшләүче 137 комсомол яшьләр коллективының 66 сы «Коммунистик хезмәт коллективы» исемен яулап алды. Районыбызның өлкәннәре халыкка һәм илгә бирелгәнлекнең үрнәге буларак кадерле Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алган Г Гафиятуллин. С. Садриев. В Яницкий. И Заварыкин, А Хәйретдинов, Г Баһаветдинов. И Халиков. И Мурзин. Е Яковлев. М. Хәлиуллин — безнең егетләр Бу каһарманнарның сугышчан юллары — языласы романнар өчен хәзинә Әлегә ал арның нибары берсе, Сугышлы авылы егете, гәүдәсе белән дошман утын каплап, коралдашларына җиңү юлын ачып биргән сержант Газинур Гафиятуллин турында гына әсәрләр бар Язучы- ларыбыздан. композитор һәм рәссам нарыбыздан егет-кызларыбызныч Ватан өчен көрәштә һәм тырыш хезмәттә күрсәткән батырлыкларына багышлап язылган әсәрләр көтәбез Район үзәгендәге «Батырлар аллеясы» металлдан коелган мәгърур фонтан, нефть фонтанына килеп чыга Бу монументны без кадерле җиребездә булган нефть байлыгын ачучыларга багышладык Аны 1975 елның 6 сентябрендә тантаналы төстә куйдык Монументны мәшһүр өченче коены бораулаган мастер Сергей Кузьмин. Социалистик Хезмәт Герое Анатолий Арестов һәм ремонтчы Габдел Хөсәенов ачтылар Монумент астына. 2005 елда гына укырга, дип, егерме беренче гасыр яшьләренә Мөрәҗәгать язып салдык Аны Лениногорск төзелгәнгә 50 ел тулу тантанасында алачаклар Район үзәгебез сокдангыч матур безнең. Аның тирә-ягын табигый урманнар, серле таулар бизи. Шуңа өстәп, яз саен үзебез дә өй тирәләренә, бакчаларга чәчәкләр, агачлар утыртабыз. Кунаклар Лениногорскины «әкияттәгедәй гүзәл шәһәр» дип мактыйлар Шәһәр кешеләре, бигрәк тә төзүчеләр аның бу күркәмлеген кадерләп саклыйлар Соңгы вакытта якында гына күлләр дә булдырдык. Авылларыбызны матурайту, мәктәпләрнең, клубларның яңа биналарын салу буенча да зур эшләр алып барыла. Әле күптән түгел шагыйрә Г Зәйнәшеванын бер җырында макталган урында — Керкәле тау итәгендә «Чәй йорты» ачтык Уңган кешеләребезнең тырыш хезмәттән соң ял вакытлары да мәгънәле узсын өчен, спорт заллары, агитмәйданнар төзү көн тәртибенә басты Районыбызда яшь иҗат көчләрен туплап торучы «Чишмә» берләшмәсе бар Шәһәрдә СССР рәсем сәнгате фондының остаханәләре ачылганга әле күп вакыт та үтмәде әмма аның шәһәрне тагын да күркәмләндерүдәге тәэсире әллә каян сизелеп тора Рәссамнарыбызга иҗат өчен илһам эзләп ерак китәргә түгел, әсәрләрнең каһарман. нары булырдай шәхесләр күп бездә Бәхеткә каршы, иҗат көчләребез дә бу хакыйкатьне тирәннән аңлыйлар Рәссам нарыбызның тормышчан әсәрләре «Зур Идел» күргәзмәсендә (1985). башка рәссамнарыбыз Казанда Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган күргәзмәдә катнаштылар. Матурлыкка, яктылыкка омтылыш, иҗатта шул хисне чагылдыру төбәгебезнең талантлы кешеләренә элек-электән хас булган Безнең якта яшәгән һәм мөгаллимлек иткән шагыйрь Габдрәхим Утыз Имәни— шундыйларның берсе Тимәш авылында аның кабере саклана Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә Риза Фәхретдинев укыган Соңрак ул үзе шунда ук укыткан, беренче хезмәтләрен язган Тагын безнең районнан чыккан Ф Туйкин. В Тихонов. К Сушков кебек әдипләрне күрсәтергә мөмкин Аларның юлын яшьрәк буыннар дәвам итә Роза Хафизова, Гәрәй Рәхим, Җәмит Рәхимов. Җәүдәт Дәрзаманов. Мәхмүт Газизов. Шамил Бикчурин. Кәшшаф Әмиров. Альберт Хәсәновның да күп әсәрләре Лениногорскида яшәгәндә язылды Бертуган Камил һәм Фазыл Фәсиевлар. Индус Таһиров Сәгадәт Ибраһимов. Гали Даутов. Әнвәр Шәрипов кебек галимнәр, Шәех Зәбиров. Мөкатдәс Иосыпов. Касыйм Тәхәветдинов кебек журналистлар да — безнең якташлар Бөек Ленин исемен йөртүче районыбызны тагын да ныгыту, матурайту теләге белән янып яшибез