Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Теләк

Мәхәббәттән талчыкканмы? — Хисләре... калган телдән: Ярын тели аңларга ул Беркатлы җаны белән. Гаугалардан арыганмы — Кан сауганмы кальбенә? — Чорны тели аңларга ул Риясыз җаны белән. Хәтерләүдән ялыкканмы? — Хәтер — утлы күмер лә... Тарихны тели аңларга Ул — мәҗрух җаны белән. Әллә үзеннән туйганмы? — Кан тама каләменнән. ...Вакытны тели аңларга Ул — фани җаны белән. Мәрхәмәт Ялгызым болынга бардым. Чәчкәләр серен алдым... — Әй, егет, ни сагышың бар. Сиңа җандашың дәшә: — Телимсең, сөйгәнең булам — Диде шаян миләүшә. — Әй, егет, ни хәсрәтең бар, Ни кайгың,— баштан ашкан? Го.мер юлдашың булыйммы? Диде горур ромашка. — Әй, егет, кемеңне җуйдың. Өнеңне күрдем тештә. Телимсең, әнкәең булам,— Диде уйчан мәтрүшкә. Ялгызым болынга бардым. Чәчкәләр серен алдым. Без — Хәтер! Илһам Шакировка Бу катмарлы дөньялыкка Без үксеп, елап килдек... «Карурман»ны ишетмәсәк, Без сагыш булмас идек. Бу катмарлы дөньялыкка: — Син нинди садә! — дидек. Илләр имин, тату торса. Без кайгы булмас идек. Бу катмарлы дөнья безгә Азмы көч, ныклык бирде! Җирдә мәкер яшәмәсә, Без нәфрәт булмас идек. Бу катмарлы дөнья безне, Юк, бөгә алмас инде. Җанда ышаныч тоймасак, Без шатлык булмас идек. Бу катмарлы дөнья гамен Без панцирь итеп кидек. Шагыйрь иманы булмаса. Без хәтер булмас идек. ...Без хәтәр булмас идек! Ул көн... Һәммәсенә түзгән, күнгән хәтер •— Күнегалмас ләкин үлемгә... Өчпочмаклы кайгы булып яши Авылымда ул көн бүген дә. Әбкәйләрнең сандык төпләрендә (Ак бүзләре белән янәшә), Өчпочмаклы кара хәсрәт булып Яши ул көн... яши һәм яшәр! һәм фашистның яңа варислары Табынганда кабат тәрегә, Борманнардай посып ята ул көн Ярчык булып — Илем тәнендә. Замананың неовәхшиләре Үрелгәндә кабат кыныга, Ракетадай посып ята ул көн Җирнең күкрәк куышлыгында, һәммәсенә түзгән, күнгән хәтер Күнегалмас ләкин үлемгә... Кара кайгы булып яши ул көн Авылымда минем бүген дә. Әбкәйләрнең сандык төпләрендә (Туй күлмәге белән янәшә!) Соңгы набат булып күкри ул көн. Хәтер белән хәтер ярәшә... Сурәт турында баллада Билгесез татар рәссамына Гасыр әле күкрәк баласыдай Тыпырчынган чакта бишектә, •Соңгы хәбәр» йөрде мәхәлләдә. Шакый-шакый килде ишеккә. — Тагын теге денсез, хәлфә улы Гаурәт ясап безне хур иткән. Ул азгынга тизрәк чара күрик, Я ләхәүлә. Ул кафер икән. һәм рәссамны тотып алдылар да Кыз сурәтен утка салдылар. Аягүрә ялкынланды учак. Әверелде сынга — шул чакта Үз йөрәген алып салды рәссам Мәгъшукасы янган учакка. Ә бер читтә чапан, түбәтәйләр Дога кылды: «Корсын нәсле дә!» ...Янган сурәт бик тә охшаш иде Пикассоның мәшһүр рәсменә. I Трак ай Тракайда — Литва татарлары. Горур татар, серле татарлар! Нинди генә җилләр ташлагандыр — Мәгъриптә дә азмы татар бар!? Нинди генә җилләр ташлагандыр. Тарих, әйдә, үзе сөйләсен... Яр буенда тыпырчынып ята Нух бабайның ярык көймәсе. Мәкальнең... дәвамы Шундый заман җирдә. Шундый вакыт, димәк: Нотык сөйләү түгел. Кылган гамәл кыйммәт! Җир саулыгы өчен. Ил саулыгы өчен — . Син хакиме Җирнең... һәм хадиме. Кешем! Шушы юлда — Илнең Олтаны бул, Кешем! ...Илдә олтан булу — Солтан җаннар эше! әссамның «Майорка утравында яшәүче испан кы!ы* картинасы күздә тотыла Автор. Авылдаш имәнгә мәрсия Ул ышана иде әле Шаулап, күкрәп үсәсенә,— Яшен теле, елан булып, Уралмаса кәүсәсенә. Яшен теле, елан булып. Уралды шул билләренә... Ныклык бир, җирем, имән күк Мәгърур, асыл ирләреңә. Мәрхәмәтле язмыш телә — Күңелләр болай да китек: Азмы яшьтәшне — имәндәй! — Яшибез бүген яд итеп! Сүзләр йөри Төрле сүзләр йөри шагыйрьләр хакында. Тере һәм мәрхүм шагыйрьләр хакында... Берәве ач-фәкыйрь яшәгән, янәсе. Берәве уңмаган хатыннан. Бер шагыйрь көн иткән ди сукбайлыкта. Өстен булам дип даннан, байлыктан... Бер шагыйрь, янәсе, сыра бик яраткан. Бер шагыйрь фәкать «Мальборо» тарткан. Ә бер шагыйрь гашыйк булган Чит бер хатынга... Ләкин, ни хикмәт. Шигырьләр турында түгел, суз...— Шагыйрьләр хакында...